Логотип Казан Утлары
Шигърият

МИНЕМ ШАТЛЫГЫМ

-«-'өдрә чәчле иркәм, шатлыгым син, Синең өчен яши бу йөрәк. Син булмасаң, Әйе, син булмасаң, Бу йөрәгем үзе ник кирәк? Таң кебек ал, матур галстуклы Пионер син, минем шатлыгым. Син булмасаң, Әйе, син булмасаң, Яшәвемнең булмас шатлыгы. Янакларың кипкән, әби җаным, Шатлыгым син күңел түремдә. Син булмасаң, Әйе, син булмасаң, Нидер җитмәс иде күңелгә. Көмеш чәчле бабай, Шатлыгым син, Синең өчен ага бу каным. Син булмасаң, Әйе, син булмасаң, Боегыр иде төсле шул җаным. Урманга бай, Суга, гөлләргә бай, Шатлыгым син, матур Туган ил. Син булмасаң. Әйе, син булмасаң, Кемгә кирәк, нигә кирәк мин?! Бөтен шатлык, Кайнар мәхәббәтем Кешеләргә, халкым -илемә. Шулар өчен бирел бөтен дәртне Көлә беләм сугыш җирендә. Көлә беләм, 123 Шаулап җырлый беләм, Көрәшләрдә күңел ямь таба. Күз алдымда каты үлем күрәм, Җиңә беләм, Җиңү — мәртәбә! АНТ Ташкент урамнарын беләм әле, Канаулы да алар, сулы да. Читләренә үскән тирәкләре Шундый төзләр, шундый сылулар. Бер әйләнеп чыккач тагын да, Әйләнәсе килә яннарын. Бөдрә башындагы кошчыкларның Тыңласы ла килә сайравын. Гөлстандай матур илемне, Сылу кыздай сөйгән җиремне, Мәсхәрәләү өчен таптарга Дошман кузгалганын белдем мин. Йөрәктә ант янды ут кебек. Ачу ташты, ташкын су кебек. Үч алырга, диап, дошманнан Мин каршына чыктым юл бүлеп. Җирдә үокән һәрбер гөл өчен. Басып йөргән изге җир өчен Кайнар тиргә батып көрәштем, Сөйгән анам кебек ил өчен! Кызганмадым кайнар канымны, Кызганмадым йөрәк-җанымны, Дошман «Җиңдем!» дигән чакта да Мин үзем гел өскә атылдым. Минем антым, Аның һәр сүзе йөрәктә ут кебек тордылар, һәрбер эшем, һәр адымым өчен С екундом е р к еб ек булдыл а р. Мин йөрәктә антны сакладым, Антым белән илне якладым! Илем өчен булган көрәштән дә Бөегрәк нәрсә тапмадым! 15 апрель, 1942 ел. КАНЫҢ, ҖАНЫҢ БЕЛӘН ТҮЛӘРСЕҢ! ■А ршын ярым сатин, Мендәр тышы, Ион юбкага күзең майланды. Комсыз карак булып. Ишек җимереп, Сандык ватып, авыл әйләндең. Урамнарда уйнап йөри торган Үсмер балаларны аттың син. Гәүдәләрен кисәкләргә турап, Карчыкларны утка яктың син. Минем илем — өлкән, Җирем — изге, Халкым минем — батыр арыслан. Илемә дә, изге җиремә дә Халкым мәхәббәте ябышкан. Ассаң да син, Атсаң, яндырсаң да. Мактансаң да утлы көч белән, Илемне дә, халкым, җиремне дә Җиңәр көчең югын мин беләм! Аякларың инде җиргә тими, Көн ягына таба атларга. «Горур» көчең, «Дан»ың, Иблислегең Танк асларында таптала. Бу әле тик сиңа җәза башы, Халкым сине шулай «кичерә». Түләү көне җитә, Түләрсең син — Каның, җаның белән немчура! Тетрәп, туфрак булган шәһәр үчен, Янган авыл үчен күрерсең; Хурланган кыз, Асылган тол өчен Каның, җаның белән түләрсең! 15 январь, 1942 ел. ШАГЫЙРЬ КАБЕРЕ ЯНЫНДА Бу кабер бер Taj' башында, мин аңарга баш идем; Баш идем дә, күзләдем мин үз илемнең киңлеген. Анда урманнар, сулар һәм анда таулар, киң басу; Барысы ямьле, барсында да яши халыж, шау да шу. Шул халыкка туп .аталар, бомбовозлар ташлана; Баш, аякларны ваталар, канлы елгалар ага. Зар елыйлар кыр-басулар, сыкранып тетрәнә җир; Зәңгәр урман кара көйгән, мәсхәрә алдында ил. Әй, шагыйрь, бел, син сөйгән ил изге җир ул, Кара тап Төшмәс аңар, ул каралмас, ул азат, фәкать азат! Тамды яшем туфрагыңа, синең өскә, Туган ил! Антым ул синең исемеңә, бөтенләй синеке мин! 15. 8.41