ХИКӘЯНЕҢ ТӘЭСИР КӨЧЕ
Әдәби әсәрләр күп, язучылар төрле. Бер ише язучыны укыгач, ничектер, фикерең ачылып китә, тормышка, кешеләргә игътибар бе- ләнрәк карый башлыйсың. Икенчесе сине төрле уйларга сала, өченчесен укыганда — көлеп җибәрәсең. Кыскасы, һәр талантлы каләм иясе чынбарлыкны танып-белүнең яңа әдәби алымнарын таба, әдәбиятны яңа бизәк, яңа буяулар белән баета. Габдрахман Әпсәләмов та әнә шундый язучыларның берсе. Ул бүгенге көн кешеләрен тасвирларга, заман темасын, чорның актуаль проблемаларын күтәрергә ярата. Аның иҗаты эмоциональ тәэсир көченең, укучыга булган тәрбияви йогынтының зурлыгы, активлыгы белән аерыла. Шуңа да аның әсәрләрендәге хис тиз ара эчендә укучыга күчә: ул, үзе дә сизмичә, романдагы яки хикәядәге персонажларның берсенә әйләнә һәм, автор белән бергә, нәрсәне дә булса расларга, якларга тотына. Сүзне яңа җыентыктагы 12 «Миләш» исемле хикәядән башлыйк. Бу әсәр беренче тапкыр 1960 елда «Азат хатын» журналының 12 нче санында басылган иде. Китапка керткәндә, автор аны кабат эшләгән: хикәя тагын да бөтенәйгән, төзекләнгән. Беренче карашка, «Миләш» хикәясенең әллә ни искитәрлек җире дә юк кебек. Баштан ахырга кадәр килә торган үзәк бер вакыйга, мавыктыргыч ситуация дә табылмаган шикелле. 12 Г. Әпсәләмов. Миләш, Хикәяләр. Татарстан кятап нәшрияты, 1963 ел. Әмма гел үсә, гел көчәя баручы төп тема, уртак бер хис бар монда. Шул хис аерым кисәкләрне бергә җыйган, әсәрне бер бөтен иткән. Автор моңа ничек ирешкән соң? «Миләш» хикәясе мисалында, Г. Әпсәләмов иҗатының бу үзенчәлеге белән киңрәк танышып үтик. Хикәя көзге урман күренеше белән башлана. Табигатьне тасвирлау өчен язучы уңышлы детальләр, матур буяулар тапкан. Нибары бит ярым чамасындагы шушы кереш өлешне укуга, күз алдына тере, җанлы урман күренеше, көзге табигать килеп баса... Әнә шундый матур урында санаторий урнашкан. Аның үз тарихы бар. Заманында зур байның дачасы булган бу тирәләрдә. Гражданнар сугышы елларында бай дачасында госпиталь оештырганнар. Госпитальдә дәваланучы бер комиссар, В. И. Ленинга хат язып, биредә эшче-крестьян өчен санаторий төзүне үтенгән. Ял итүчеләр бүген дә әле комиссарны хөрмәт белән искә алалар, аңа рәхмәт укыйлар. Әнә теге күлгә таба алып бара торган аллея буенда матур алан бар. Алан уртасында пар миләш үсә. Ал арны бирегә дәваланырга Ә 138 килгән карт укытучы утырткан... Хәзер инде пар миләшнең тарихын тәгаен генә белмиләр дә. Комиссарның да, укытучының да исемнәре билгесез. Бәлки, күптән инде үлгәннәрдер. Җирне бизәп, матурлап калдырган бу ике кешенең якты истәлеге, кешегә ’ яхшылык, изгелек теләү символы булып, халык күңелендә саклана. Әйе, чыннан да, табигатьнең гүзәл бер почмагы икән бу. Монда һәммә нәрсә матурлык, кеше хисләренең күркәмлеге турында сөйли, күңелдә олы тойгылар уята. Чираттагы ял итүчеләр белән санаторийга зифа буйлы, матур ак йөзле бер ханым да килә. Җитмәсә художник икән әле үзе. Әнә ул, буяуларын күтәреп, теге пар миләш каршысына килеп тә утырган инде. Менә хәзер сәнгать әсәренең гүзәл бер үрнәге иҗат ителер. Бу пар миләштә ул кешенең бөеклеген һәм матурлыгын, табигатьнең бөтен гүзәллеген чагылдырыр. Хикәянең бөтен барышы, анда сөйләнгән вакыйгалардан алган якты хис безгә шундый әсәр көтәргә тулы хокук бирә. Ниһаять, комиссарның һәм укытучының якты истәлеге шуны таләп итә. Менә шунда инде. Г. Әпсәләмов каләменең үзенчәлеге яктырып китә. Әлеге хатын безнең ышанычны акламый. Ул табигатьнең бу гүзәл почмагын буяп, чүпләп яңа урыннарга —хисләр яңартырга сызган. Бу хатынга карата бездә чиксез нәфрәт кузгала. Автор башта табигать гүзәллеген, кеше хисләренең бөеклеген калку итеп, күпертеп сурәтләп, безне шуңа сокландырды да, аннан шул ук урынга әлеге хатынның пычрак жанын китереп куйды. Ак, чиста эскәтердә кара тап ничек аерылып торса, әйбәт кешеләр арасында теге «художник»ның буш җаны да шулкадәр котсыз, нәфрәтләндергеч булып күренә. Контраст буяулар, капма-каршы куелган вакыйгалар чынбарлыкның асылын, образларны тулырак, тирәнрәк ачарга ярдәм итә, әсәрнең эмоциональ тәэсир көче арта. Бу — сәнгатьнең мөһим законы, һәм Г. Әпсәләмов аннан оста файдалана. Менә «Ташчы хатын» хикәясе. Халык белән тулган шәһәр урамы буйлап көпә-көндез елый-елый бер хатын кайтып килә. Кем диген әле?! «Таш бәгырьле Маһруй» дип даны таралган хатың үзе бит. Нинди контраст! Таш бәгырьле хатын елый. Ник елый, нәрсә булган? Хикәя дәвам итә. Буяулар куера, киеренкелек тагын да көчәя. Маһруй апа бөтен бер шәһәр салышкан алдынгы ташчы икән. Үзенең квартиры юк. Авыр сугыш елларында ул кеше борчып йөрмәгән, тешен кысып булса да түзгән. Хәзер инде, теләгәндә, бер бүлмә генә бирә алырлар иде дә... Әнә бит шома телле Миңле- кәевләр матур вәгъдәләр белән сыйлаудан узмыйлар. Кимсетүчеләр, арт ишектән йөрергә киңәш итүчеләр дә табыла. Бераз акча төрт янәсе, квартира синеке булачак. Маһруй апа әнә шуңа елым, гарьлегеннән елый. Маһруй апаны яклыйсы килү хисе уяна, барлык Миңлекәевләрне, итәк астыннан эш йөртүче эреле-ваклы комбинаторларны себереп түгәсе килә башлый безнең бу хикәяне укыгач. Контраст вакыйгалар, капма- каршы куелган образлар белән эш итүне язучының һәр хикәясендә диярлек күрергә мөмкин. «Онытырлык түгел» дигән хикәядә карт ана сугышта югалган кызын юксына. Барысы да оныттылар кызымны, дип үпкәли Гөлсем апа. Баксаң, ил онытмаган икән аның батыр кызын. Сугыш бетеп, унике ел узгач, кызының истәлеге итеп орден китерәләр Гөлсем апага. Тәэсир көченең зурлыгы ягыннан караганда, «Әттиләү» — җыентыктагы иң уңышлы хикәяләрнең берсе. Хикәянең тетрәтерлек, күздән яшь чыгарырлык урыннары бар. Бала күңеле — кояшка омтылган гөл кебек. Аңа һәрвакыт якты йөз, ягымлы караш булсын. Әтисен шуңа күрә өзелеп ярата да Шамил. Тик менә әнисе генә, ничектер, кырысрак, салкынрак карый шул улына. Өстәвенә ата белән ана арасында әледән-әле вак-төяк ызгышлар. 139 ачуланышулар да кабатланып тора. Шундый куңелсезлекләрнең берсеннән соң, Шамилнең әтисенә өйдән бөтенләй үк чыгып китәргә туры килә... Бала күңелен кара болыт каплый. Төннәрен ул әтисен эзләп елый. Беркөнне әтисен эзләргә дип, шәһәргә чыгып китә һәм салкын тидерә. Әттиләүне (Шамилне) больницага салалар. Әнисе гаепле Шамилнең язмышы өчен. Әгәр ул, мещан бәхетенә кызыгып, өйдә юк-бар өчен ызгыш чыгармаса, Әттиләүнең яраткан әтисен кумаса, бала шундый хәлгә калыр идемени?! Укучы «бала менә әтисе белән китеп барыр да, теге салкын жан- лы ана ялгыз калыр — хаклык өстен чыгар», дип көтә. Юк, язучы иске, тапталган юлдан китми. Балага әле, хәтта ул бик яхшы булса да, әти генә җитми эткән. Әтн-әниләре бергә, тигез торганда гына бала бәхете тулы, түгәрәк булачак, ди автор. Әһәмиятле, кирәкле нәтиҗә бу. Шушы хикәя уңае белән язучы әсәрләрендәге тагын бер үзенчәлеккә тукталасы килә. Хәер, бусы бер Г. Әпсәләмов иҗатына гына хас әйбер дә түгел бугай. Сүз язучының бөтен нәрсәне ахырына кадәр сөйләп, аңлатып, тәфсыйллап бирүе турында бара. Кимчелекме, әллә уңай, мактауга лаек сыйфатмы бу? Безнеңчә, кимчелек. Хис һәм фикер, тема һәм образ берлеге, аерым кисәкләр арасындагы пропорциянең аеруча бөтеи, тигез саклануы таләп ителгән бу жанрда — кыска хикәядә һәрнәрсәне ахырына кадәр аңлатып бирүнең зарары бигрәк нык сизелә. Язучы, мәсәлән, төп теманы читкә куеп торып, баланың әнисе турында озаклап сөйли, шактый тәфсыйллап аерылышу картинасын бирә. Гөлчәһрәнең ничек итеп ирен эзләп йөрүләрен сурәтли. Кыска гына хикәядә шундый аңлатуларга 4—5 бит урын бирелгән. Эш бит санында, хикәянең озынга сузылуында гына түгел, билгеле. Шулай ук югарыда сөйләнгәннәрне укучы белергә, һәрхәлдә күз алдына китерә алырга да тиеш. Сүз дә юк, хикәя аңлаешлы булырга, андагы барлык «мылтыклар да атарга» тиеш. Тик бер шарт белән: алар барысы да бер ноктага — төп темага, төп образга төбәлгән булсын, һәр деталь, һәр аңлату теманы ачыклауга хезмәт итсен. Шулай булмаса, хикәя таркаулана, төссезләнә, эчке киеренкелек кими. Автор хикәядәге һәр эпизод, һәр персонаж белән аерым-аерым мавыга башлый икән, бу үз чиратында тема үзгәрүгә, идея күчешенә дә китерергә мөмкин. «Аккош күле» хикәясе белән шундыйрак бер хәл булмадымы икән? Хикәядән аңлашылганча, Гөлфия ниндидер югары, романтик мәхәббәт эзли, шундый сөю көтә иде кебек. Аның сайлаганы басынкы табигатьле, «ябыграк ак йөзле», акыллы бер диңгезче— Фәрит булып чыга. Фәриттә Гөлфия гашыйк булырлык нинди сыйфатлар бар? Чыннан да, Гөлфия хыялында туган, ул көткән егетме соң ул?.. Ахырга таба тема яңадан алышына кебек. Язучы инде хатынкыз, хәрби кешегә тормышка чыгып, бәхетле була аламы дигән мәсьәлә тирәсендә күбрәк әйләнә башлый. Гел үсеп, көчәеп бара торган төп тема ачык эшләнмәгән бу хикәядә. һәрнәрсәне ахырга кадәр тәфсыйллап бирүнең тагын бер уңайсыз ягы бар. Миңа калса, монысы — иң җитдие. Барысы да аңлатып бирелгән әсәрләрдә укучы өчен иҗат мәйданы, җирлек калмый. Әйе, нәкъ менә иҗат мәйданы. Әсәрдә характерлы бер деталь, ишарә белән генә бирелгән аерым эпизодларны, персонажларны укучы үз башы, үз хыялы белән тулыландыра, ачыклый ала икән, аның әдәби әсәрне укудан алган тәэсире дә зуррак, файдалырак булачак. Язучы, аннан соң, укучыларны кеше хисләрен, матурлыкны аңларга өйрәтергә, уйландыра белергә дә тиеш бит әле. Әйтик, шул ук «Әттнләү» дә язучы Гөлчәһрә образына характерлы бер деталь белән ишарә генә ясаса, укучы аның тулы портретың үз хыялында тудыра алмас идемени?! 140 Г. Әпсәләмов хикәяләрендә уңышлы чагыштырулар, әдәби детальләр, матур бизәкләр күп. Ул табигать күренешләре белән кеше хисләре арасында матур параллельләр уздыра белә. Әмма күпчелек очракта шул арны үзе үк аңлатып, әйтеп тә бетерә. «Онытырлык түгел» дигән хикәядә шундый урын бар: «Кеше йөрәген янып торган утка охшаталар, һай шулай гына булсачы!..» Матур бит. Аңлашыла да. Укучы уйлап карасын инде, «һай шулай гына булсачы!» дип, язучы нәрсә әйтергә теләгән икән... Юк, автор моның белән генә канәгатьләнми, тизрәк үзе дәвам итә. Аңламаслар дип шикләнә, ахыры. «Сүнми торган ут юк бит. Янарянар иде дә бер сүнәр иде, газабы да туктар иде. Юк шул, ана йөрәге андый түгел, ул мәңгелек утта һәм хәсрәттә яна» (5 нче бит). Менә тагын бер мисал. «Маһруй апа башын күтәрде. Күк йөзе зәп- зэңгәр. Төштән сон, баш өстендә гел әйләнгәләп йөргән һәм ара-тирә кояшны да каплап киткәләгән өтек болытлар барысы да таулар артына посып баралар иде» (118 нче бит). Маһруй апаның шул минуттагы рухи халәтең тулы, дөрес ачарлык нинди матур деталь! Ләкин язучы шунда тукталмый, монысын да үзе үк аңлатып бетерә һ. б. ш. Г. Әпсәләмов хикәяләренең уңай яклары турында да, аерым хикәяләрендә очраган кимчелекләр турында да күп сөйләргә булыр иде. Ләкин сүзне кыскарта төшеп, шуны гына әйтергә кирәк, Г. Әпсәләмов халык өчен файдалы һәм кирәкле хикәяләр язган.