Логотип Казан Утлары
Хикәя

Хикәя ТУРЫНДА ХИКӘЯЛӘР

«Совет әдәбияты» журналы редакциясе, үзегезнең иҗат лабораториягез турында яшь каләмнәр өчен, гомумән бу эш белән кызыксынучы укучылар өчен әйбәт кенә бер мәкалә язып бирсәгез иде, дип мөрәҗәгать иткәч, мин башта, ничек җавап бирергә дә белмичә, аптырабрак калдым. Беренчедән, хикәяне иҗат итү турында башкаларга нинди дә булса азмы-күпме файдалы берәр фикер әйтә алырмынмы дип, икенчедән, күренекле әдипләр үзләренең иҗатлары, турында сүз кузгатасы урында, минем башлап авыз ачуым тыйнаксызлык булмасмы, дип икеләндем. Аннары, редакциянең зур ышаныч һәм ихтирам белән өндәве миңа ниндидер бер көч кертте. Хикәя турында әйтәсе сүзләрем байтак җыелган иде һәм бу мәкаләдә мин шуларны әйтергә булдым. Әңгәмә барышында адреслы һәм адрессыз «адресатларга» кагылгалап китәм икән, үпкәләштән булмасын. КҮБӘЛӘКНЕҢ... ТАУНЫ СЕЛКЕТҮЕ әйнең иң ямьле, иң күңелле вакытлары. Көннең нәкъ үзәге. Без яңа гына су коенып чыккан бер төркем тракторчы һәм комбайнчылар белән Ык ярында утырабыз, һава шулкадәр бөркү ки, ичмасам яфраклар тирбәлерлек тә җил исми. Болай да бик тын, бик акрын агып яткан Ык елгасы гүяки бөтенләй туктап калган. Апың төбендә яр буйлап тезелеп киткән аксыл кабыргалы биек-биек тауларның шәүләләре, ул таулар Ыкның төбендә дә, җир өстендәге кебек, һичбер нинди хәрәкәтсез-нисез сузылып ята бирәләр. Менә кечкенә генә бер култыкта туктаусыз күбәләклар оча. Араларыннан берсенең канатлары ничектер җиңел генә суга тиеп китә һәм шул чакта Ык төбендәге «таулар» кинәт селкенеп куялар. Өрфия кебек юка канатлы, тал бәбәгенең йоны кебек җиңел гәүдәле бу җан иясе Ык тауларын «селкетә»! Шушы күренешне күзәтеп торганда башыма әллә нинди фәлсәфи фикерләр килде. Ык төбендә «селкенеп» торган тауларга озак карап утырдым. Аннары күзләрем яр буеның яшел камышлары арасындагы корыган юан камышка текәлде. Ул үзенең картайган һәм каткан, ләкин уклау кебек төз һәм шома гәүдәсе белән башкалардан аерылып тора иде. Аны бәлки көчле җилләр дә чайкалдыра алмыйдыр. Ә менә әлеге күбәләк очып киткәннән соң елга өстендә барлыкка килгән дулкын астында апың су төбендәге шәүләсе җеп еланы кебек уйнаклап торуында дәвам итә. Бу күренеш тә миндә бик тирән уйланулар тудырды. Яки менә елга уртасындагы балалы казлар. Алар Ык суы белән бергә кояш нурларын йота-йота үргә таба йөзәләр. Беренче карауга кояш нурларын йотып булмый бит, югыйсә. Ә болар йоталар. Бу мисаллар табигать дөньясыннан китерелде. Болариы мин үз күзләрем белән күрдем. Кешеләрнең характерларында, үз-үзләрен тотуҖ 126 ларында, теге яки бу мәсьәләдә ничек хәрәкәт итүләрендә, әле яңа гына әйтеп үтелгәнчә, сине уйланырга мәҗбүр итә торган сәер күренешләр, күп очрыйлар. Шушы ук Ык буендагы авылларның берсендә мина менә мондый бер фактны күрергә туры килде. Бу хәл яз көне булды. Чәчү әйләнеше буенча, агымдагы елда борчакның кайсы басуга чәчеләчәге белән кызыксындым. Шул турыда берничә өлкән кешеләргә сүз ачып карадым. Аларнын. күпчелеге борчакның кайда чәчеләчәген, нишләптер, әйтә алмадылар. Ягъни ачык белмәделәр. Ә менә малайлар беләләр булып чыкты. Шул ук колхоз территориясендә дистәгә якын глубинка амбарлары бар иде. Малайлар ул амбарларның кайсында борчак сакланганлыкны да хуҗалык мөдире белән бер дәрәҗәдә беләләр иде. Чөнки, беренче очракта, малайлар борчак басуына йөрүнең маршрутларын яздан ук билгеләп куялар. Шуның өчен алар аның кайда чәчеләчәге белән бик нык кызыксыналар. Икенче очракта исә, алар кыш көннәрендә әлеге глубинка амбарлары тирәсендә, ягъни борчак амбарлары янында еш чуалучан булалар. Аларны бу гадәтләре өчен гаепләп тә булмый. Балачак шулай шуклык белән, кызыклы вакыйгалар белән гомернең башка чакларыннан аерылып тора ләбаса. Минемчә, тормышта очрый торган әнә шундый күренешләр хикәянең ярала башлавы бугай. Теория буенча бу бәлки бик үк дөрес тә түгелдер. Ләкин минем үземә шулай тоела, һәрхәлдә мондый фактлар, күренешләр, күбәләкнең тауны «селкеткәне» кебек, хикәя язуны сорап минем чабуымнан, балакларымнан тарта башлыйлар. СЮЖЕТ БЕЛӘН ОЧРАШУ Хикәянең ярала башлавы турында әйтеп үттек. Ләкин кайбер яралгының хикәягә әверелми калуы да мөмкин. Шулай булса да, аның нәрсәсе беләндер хикәягә катнашы була. Кайчакларда исә әзер сюжетлы вакыйгаларга тап буласың. Моннан дүрт-биш ел элек, үземнең тугая якларымда йөргән чакта, якын бер дустымны очраттым. Аның беләи басуларда, болыннарда, әрәмәлекләрдә йөрдек. Йөрдек-йөрдек тә, бер аланга туктап, чәй кайнатырга булдык. Учак ягу өчен коры-сары җыйганда, минем, дустым иске яфраклар белән күмелгән бер ак таш тапты. Анык күптән үлгән әтисе умарталыкта эшләгән икән. Ул шушы таш белән багана умарта башын каплап куя торган булган. Шушы уңай белән бу дустым миңа әтисе турында кызыклы гына истәлекләр сөйләп бирде. Әлеге ташның нинди шартларда табылуын сурәтләп, мин «Дустымның күңеле» исемле психологик хикәя яздым. Моның өчен мин әллә нинди чуалчык сюжетлар эзләп интекмәдем. Бу вакыйга ничек булган — шул килеш яздым да чыктым. Чөнки бу типик вакыйга иде. Хикәя, әлбәттә, тиз арада үзенә җирлек тапты. Иң яратмаганым — вакыйганы бармактан суырып чыгарып, көчәнеп язу. Син инде вакыйганы тормыштан алмыйча, аны уйлап чыгарасың икән, ул барыбер хикәя була алмый. Бу турыда сөйләгәндә халык телендә йөри торган «көчең җитмәслек эшкә көчәнмә» дигән әйтемне искә төшерү урынлы булыр. Тик монда «көчәнү» сүзе белән «тырышу» сүзен бутамаска кирәк. Хикәяне, һичшиксез, тырышып язам. Мәгәр, беркайчан да көчәнмим. Көчәнергә туры да килми. Чөнки тормышның эчендә кайнасаң, беркайчан да материалга мохтаҗлык сизмисең. Бу уңай белән тагы берничә мисалга тукталыйк. Моннан күп еллар элек .миңа әниемнең ничә яшьтә икәнлеге турында метрика белешмәсе артынпан йөрергә туры килде. Ул вакыттагы кануннар буенча, бу турыдагы эш Казан шәһәр загсы аркылы кузгатылырга һәм белешмә туп- туры загсның үзенә килергә тиеш иде. Мин шушы йомыш белән ике-өч көн саен загска кереп чыга торган булдым. Белешмә һаман килми дә килми. Ике айлап вакыт үтте. Көн аралаш диярлек загска кереп-чыгып 127 йөрүем аркасында, анда эшләүче хезмәткәрләр белән танышып беттем. Аларның характерларын, гадәтләрен өйрәндем. Алар да мине таный башладылар. Ниһаять, белешмә килде. Шул көннән алып, загска йөрүем тукталды, Миңа, ничектер, күңелсез булып китте. Нәрсәдер житми башлады. Чөнки анда кереп чыгарга мин тәмам гадәтләнгән идем инде. Ә хәзер керүемнең ихтыяҗы калмады. Беркадәр вакыт үткәч, урамнан үтеп барышлый, шунда эшләүче бер ханымны очраттым. Ул якты чырай белән исәнләште дә: — Сезне әллә нишләп юксынабыз, белешмәгезнең килмичә торуы тагы да озаккарак сузылса, яхшырак буласы икән, — диде. — Нишләп алай уйлыйсыз? — дип сорадым аннан.. Ул болай дип җавап кайтарды: — Сез кергән саен без үзебездәге кәгазь «ботка»сын, волокитаны ачыграк аңлый идек һәм кешеләрнең кечкенә генә йомышларын да тиз генә үти алмаганыбыз өчен эчебездән әрни идек. Аннары, ничектер, сез үз кешебез булып киткән идегез. Хәзер әллә ничек... —дип сүзен очлый алмыйча туктап калды һәм җиңел генә кызарып куйды. Миңа да шулай бераз кызарырга туры килде. Чөнки безнең арада ниндидер бер якынлык барлыкка килгән иде бугай. Шуннан соң ул: — Алай тиз генә бизмәгез бездән, йомышыгыз булмаса да, кергәләп йөрегез әле, — дип, көлемсерәп китеп барды. Миңа, хикәячегә, шушы җитә калды. Башымда нечкә юмор белән сугарылган, җылы мәхәббәт белән өретелгән матур бер сюжет туды. «Загста» исемле юмористик хикәя язганымны сизми дә калдым. Бу хикәя бик тиз «Совет әдәбияты» журналында басылып та чыкты һәм шушы хикәям өчен Шәриф Камал ага беренче тапкыр минем кулымны кысты. Ул көнне язучылар җыелышы иде. Җыелыш алдыннан мин Шәриф Камал ага белән исәнләшергә дә өлгермәдем, ул мине ишарә белән үз янына чакырып алды да: — Мәхәббәт турында әмма матур хикәя язгансың, Гариф туган, синең әле мондый хикәяне биргәнең юк иде,— диде, көлә-көлә. Берничә көн үткәч, һичбер төрле сәбәпсез-нисез, хатыным белән мине кунакка чакырып, телефоннан шалтыратты. Без — Хәят апа, Шәриф Камал ага, аның бер якын дусты (фамилиясен хәтерли алмыйм) — озак кына сөйләшеп утырдык. Сүз кыска хикәянең үзенчәлекләре, Антон Павлович Чехов, Фатих Әмирхан әсәрләре турында барды. Укучы бу юлларны мактану яки тыйнаксызлык дип аңламасын. Мин хикәянең тууы турында язам һәм ул турыда язганда үземне бик иркен хис итәм. НИНДИ ПОЗИЦИЯДӘ ТОРАСЫҢ, НИНДИ ИДЕЯНЕ АЛГА СӨРӘСЕҢ Шулай, матбугат дөньясында иң күп уңышка очраган һәм кат-кат басылып килгән барлык хикәяләрем конкрет материалларга, конкрет прототипларга таянып, шуларга нигезләнеп язылган. Ләкин натурада ничек булса, шул килеш язылгап дип әйтергә теләмим һәм бу карашны яклаудап бпк ерак торам. Тормышта күрергә туры килгән теге яки бу вакыйгага син нинди күзлектән карап бәя бирәсең, аңа нинди идея эчтәлеге саласың, ягъни, бөтенесен бергә туплап әйткәндә, син аңа нинди позициядән торып карыйсың. Мәсьәләнең асылы менә шунда. Н. С. Хрущев 1963 елның 21 июнендә Советлар Союзы Коммунистлар Партиясе Үзәк Комитеты пленумында сөйләгән речендә бу хакта бик ачык әйтте. Ул болай диде: «һәр язучыбыз, һәр сәнгать эшлеклесе үз эшенең коммунизм позицияләрен какшатырга түгел, бәлки иыгытыр- 128 га тиешлеген аңлап эш итсә, яхшы булыр. Шулай эшләгәндә ул үз иҗатына тагын да югарырак таләпләр куячак, үзенең, эшенә ныграк контроль ясаячак һәм шул чагында җәмәгатьчелеккә идея ягыннан чиле-, пешле әсәрләрне тәнкыйтьләргә кирәк булмаячак. «Ә хөкемче кем соң, идеология эшенең дөрес юнәлештә баруын кем билгеләячәк?» дип сораулары мөмкин. Партия хөкемче, партия һәм халык хөкемче, бөтен идеология эше, һәр әдәбият һәм сәнгать әсәре алар интересларына, коммунизм эшенә хезмәт итәргә тиеш!» Мин изге ниятле, саф күңелле, сабыр холыклы, намуслы, гадел кешеләр турында, хәзергене һәм киләчәкне раслый торган күренешләр турында^ язарга яратам. Моны миңа берәү дә көчләп такмый, моны минем йөрәгем шулай тели. Әйбәт кешеләрне, уңай күренешләрне язганда сөенечемнән, үзем дә сизмәстән, вакыйгаларны куертыбрак та җибәрәм. Ләкин артык бизәмим. Хикәяне мәгънә ягыннан көчәйтү, аның тәэсир итү йогынтысын куәтләү исәбенә куерту чаралары куллану ул бик табигый килеп чыга. Май ботканы бозмый, дигәндәй, кешеләргә яхшы сыйфатларны күбрәк өстәсәң, алар тагы да яхшыра, тагы да матурлана төшәләр. Аларның үзләре артыннан башкаларны ияртү, бүтән- .нәрне кызыктыру көчләре тагы да арта. Уңай якларны күбрәк, ешрак күрсәтүче язучыларны әдәбият мәйданында «ялтыратучылар», «шомартучылар» дип гаепләү дәвере дә булды. Ләкин ул еллар үтеп китте инде. «Шомарту» турында фикер йөрткәндә, шул турыларда уйлаганда Н. С. Хрущевның югарыда әйтеп үтелгән реченнән тагын бер өземтә искә төшә: «Партия безнең азучыларыбыз- га, сәнгать эшлеклеләренә «шомартып күрсәтүче» дигән ярлык элүчеләрне гаепли. Безнең халкыбыз, партиябез эшләгән барлык яхшы эшләр турында язучы кеше шомартучы буламыни? Билгеле, юк! Партиялелек позицияләрендә торучы язучых сәнгать эшлеклесе үзенең әсәрләрендә җәмгыять тормышындагы уңай күренешләрне дә, тискәре күренешләрне дә дөрес чагылдыра һәм моны тормышны раслаучы позицияләрдә торып эшли. Билгеле, безнең тормышыбызда кимчелекләр бар, ләкин яңа, революцион күренешләр, үткән заман калдыкларын читкә алып ташлап, искелеккә каршы көрәштә ныгый һәм үсә. Кайберәүләр- нең тискәре күренешләр турында гына язарга, илебез турында, кешеләребез турында, чынбарлыгыбыз турында һәртөрле әшәкелекләр казып чыгарырга өндәүчеләргә түзеп торырга мөмкинмени. Андый позицияләрдә торучы кешеләр — алар совет средасында буржуаз идеология агентлары». КАНАТ ЧЫГЫП ҖИТМӘГӘН КОШЛАР Хәзерге көндә машинада бастырып куелган уннарча хикәяләрем папкаларымда һичбер хәрәкәтсез ята. Бу вакытка кадәр аларны матбугат органнарына тәкъдим иткәнем дә юк. Чөнки ул хикәяләр, үземнең ышануымча, кирәгенчә эшләнеп җитмәгәннәр әле. Мин аларны канат чыгып җитмәгән һәм шуның аркасында очып китә алмый торган кош балаларына тиңләр идем. Мәсәлән, шулариың берсен — «Шүре сүтелде» исемле хикәяне алып карыйк. Бөек Ватан сугышыннан кайтканның икенче елында мин бер иптәш белән Мөслим районына командировкага бардым. Без тукталган хуҗа хатынга бер көнне үзенең күршесе, өлкән генә яшьтәге хатын тегү машинасы сорап керде. Аларның үзләренең дә машиналары бар, ләкин ул ватык икән. Безнең хуҗа аңа машина биреп чыгарды. Өч-дүрт көннән соң машинаны кертеп куйдылар. Икенче көнне исә безнең хуҗабыз җөй тегәргә утырды һәм үз-үзенә: «Болар сусапы алыштырганнар бит», диде. Шулай диде дә, кинәт урыныннан кузгалып, йөгерә-йөгерә күршесенә кереп китте. Ике арада тавыш куп- 9. ,С. Ә.- и. 129 ты. Мин, ишек алдына чыгып, гаҗәпләнеп тыңлап тордым. Хаклыкның кем ягында булуы мәгълүм түгел иде. Безнең хуҗабыз: — Сусаны алыштыргансың, көнең шуңа калган икән, — дип күршесен гаепли. Күршесе: — Валлаһи алыштырмадым, күзең тонгандыр, юньләп кара! — дип ант итә иде. Ызгыш-кычкырыш барышында билгеле булганча, машинаны алып торган хатынның ире күп кенә җинаятьләр эшләгән. Без туктаган йорт хуҗасы исә, шул җинаятьләрне белә торып, бу вакытка кадәр дәшми килгән. Ә менә кечкенә генә машина сусасы турында башланып киткән ызгыш әнә шул җинаятьләрне ачып салды. Безнең хуҗабызның кулындагы суса эчендәге шүре гүяки идәнгә төшеп китте һәм аңа уралган озын җеп туктаусыз сүтелә барды. Кычкырыш нәкъ менә шулай дәвам итте. Без киткәч, бу мәсьәлә суд-тикшерү органнарына барып җиткән һәм озак вакытлар таләп итә торган чуалчык эшкә, ягъни чияләнгән төенгә әверелгән... Күренә ки, сюжет шактый мавыктыргыч. Өстәвенә, әлеге символик шүре аеруча кызыклы. Командировкадан кайткач, мин бу вакыйганы кабат күз алдыма китердем һәм югарыда телгә алган хикәяне яздым. Кызганычка каршы, ул хикәя булып чыкмады. Мин аны үзем яратмадым. Анда хикәя ечеи кирәкле элементлар бөтенесе дә: сюжет та, вакыйганың төйнәлүе, чишелүе дә, хикәянең башы да, ахыры да бар иде кебек. Шуңа карамастан, ул хикәя түгел иде. Моның сәбәбе, бәлки, суд- тикшерү органнарының эченә керә алмавымда, бәлки ызгыш-талаш кебек ямьсез картиналарны дөрес бирергә көчем җитмәүдә булгандыр. Бәлки бу теманы гомумән мин яратмаганмындыр. Анысын өзеп әйтә алмыйм. Ләкин бу суса эчендәге шүре минем хикәямдә тормышта булганча сүтелә алмады. КЫСКАЛЫК ТУРЫНДА КЫСКАЧА ГЫНА Кайчакларда шундый кешеләр белән очрашырга туры килә, алар үзләренең ике-өч авыз сүз белән әйтеп бирерлек фикерләрен тиз генә аңлата алмыйча, күп сүзлелек белән йөдиләр. Ул сиңа туктаусыз сөйли, ләкин син аның нәрсә әйтергә теләгәнен төшенмичә яки төшенеп бетә алмыйча газапланасың. Мондый кешеләрне шактый еш‘очратырга туры килә. Алдыйларга халык «авыз эчендә ботка пешерә» дип бәя бирә. Күп сүзлелек, озынлык хикәянең өстендә торган чир ул. Кыскалык турында «Совет әдәбияты» журналының быелгы алтынчы санында Ибраһим Нуруллинның игътибарга лаеклы мәкаләсе чыкты. Ул анда кыскалыкның нәрсәләрдән гыйбарәт булырга тиешлеген бик ачык мисаллар белән исбат итте. Аның әйткәннәренә колак салырга кирәк. Мин хикәяне кирәкмәс детальләр, буш бугазлар, органик рәвештә бәйләнмәгән күренешләр, хәтта бүлекләр белән тутырып, хезмәт, кәгазь һәм укучының вакытын исраф итүләргә тукталмастан, телнең үзенең кыска булырга тиешлеген, гәрчә бу яңа фикер булмаса да, әйтеп үтәр идем. Бу исә сүзләрнең тирән мәгънәле, образлы булуына кайтып кала. Мондый сүзләрне халык теленнән чүпләп-чүпләп җыярга тырышам. Әйтик, хикәядә сүз көннең эсселеге турында бара. Мопы «көн бик эссе», яки «көн бик кызу», дип башлап китеп, әллә никадәр сузарга мөмкин. Ә менә минем блокнотымда язылганча, көннең эсселеген тракторчы: — Җир бик нык катты, хәзер төрәннәрне көнгә ике тапкыр алышты* рабыз, — дип аңлата. Көтүче исә бу хакта сүз барганда: 130 — Бүген сарыклар башларын җирдән алмыйлар, — дип сөйли. Бу турыда умартачыны тыңлап карыйк: — Бүген дүртенче көнгә китте инде, кортлар гел югарыдан кайтып төшәләр, ташыйлар инде балны ташуын да!—ди, шатлана-шатлана. Аңлашыладыр, һәрбер профессия кешесе көннең эсселеген никадәр үзенчәлекле һәм образлы рәвештә әйтеп бирә. Сокланып туймаслык, сокланып. Быел җәй мин ике механизаторның үзара сөйләшүен тыңлап, алар- ның образлы телләренә хәйран калдым. Алар техниканың авылга яңа гына керә башлаган, машиналарның камилләшмәгән чоры турында сөйләшәләр иде. Шул вакыт аларның берсе, колхозлашу заманнарын искә алып: — Ул елларда тракторлар түшләре белән җиргә тиеп йөриләр иде бит, — диде. Техниканың камилләшмәгәнен, беренче тракторның җитешсезлеклә- рен никадәр дөрес һәм образлы итеп әйтеп бирү! Менә тагы бер карт белән бер ир уртасы кеше сөйләшәләр. Урта яшьлесе ярым сораулы караш белән картка әйтә: — Арыш нишләптер кәярәк быел,.— ди. Карт аңа: — Көздән урдыгыз, туган. Шуңа күрә кәягә килде, — дип җавап бирә. Сүзнең уҗымга терлек кертүнең ярамаганлыгы турында барганлыгы әллә каян ук аңлашылып тора. Бу инде китап яки гәзет теле түгел шул! Кәбестә турында бер терминны искә төшереп үтим. Рус телендә «цветочная капуста» дип атала торган бер төр кәбестә бар. Русчадан тәрҗемә итү аркылы кергән булса кирәк, татар матбугатында аны «чәчәк кәбестә» дип язалар. Халык ничек атый? Халык аиы «эремчек кәбестә» дип синең күз алдыңа китереп бастыра. Дөрестән дә, ул эремчек кебек ак төстә һәм ярым таралып торучан була. Мәгълүм ки, еллар белән еллар беркайчан да бертөрле булмый. Бу, хәл аерым игеннәрнең уңу-уңмауларында гына түгел, ә барлык үсемлекләрнең үсешләрендә чагыла. Быел, мәсәлән, эт эчәгесе котырып үсте. Аның озынлыгы дүртәр-бишәр метрга, хәтта аннан да артыкка җитте. Ул аеруча борчак басуларын басты. Борчак үзе дә җиргә ятып, бик иркенләп сузылып үсә торган игеннәрдән санала. Эт эчәгесенә, уралыр өчен, шундый озын сабаклы игеннәр кирәк тә. һәм ул быел борчак белән гүяки ярыша-ярыша сузылды. Нәтиҗәдә, чабу өчен күп кенә җайланмалы яңа машиналар булуга карамастан, борчакның эт эчәгесе басып киткән участокларын чалгы белән кулдан чабарга туры килде. Июльнең ахыргы атнасы кергәндә шушы юлларның авторы Әлмәт идарәсенең «Алга» колхозында, дөресрәге, аның Сасы күл авылындагы бригадасында булды. Шул көнне учетчы һәм чалгы белән борчак чабучы арасында сүз барганда бик образлы диалог ишеттем һәм аны блокнотыма язып куйдым. Борчак чабучы бу эшнең кыенлыгы турында учетчыга болай диде: — Чалгы белән селтәгәндә артыңа борылып карасаң, пакосның буеннанбуена, башына чаклы селкенгәнлеген күрәсең. Борчакны каерып чыгарып булмый, кул башларына төшә, малай. Сүз эт эчәгесе дигән дошманның борчакны тәмам урап алганлыгы, шунлыктан, чапкан чакта пакосның буе белән селкенеп торганлыгы турында бара. Ә колхозчы крестьян «эт эчәгесе» дигән сүзне телгә алмыйча да аның зыянлылыгын искиткеч оста итеп аңлата ала. Безнең арабыздан кайберләребез, әгәр эт эчәгесенә бәйләнешле хикәя язарга утырсак, үзебезнең телгә фәкыйрьлегебез яки игътибарсыз- .лыгыбыз аркасында, җөмлә саен бу сүзне кабатлар идек һәм хикәяне эт эчәгесе кебек сузар идек. (Моны берәүгә дә теләмим, әлбәттә). Ә халык. 9» 131 нсә озынлыкка, бертөрлелеккә түзеп тора алмый. Хәтта ул берүк әйбер турында артык күп сөйләгән кешегә: «Чүбек чәйнәп .сүс чыкмас», дип бик мәгънәле кисәтү дә ясап ала. Халыкның шушы кисәтүенең бик урынлы икәнлеген куәтләү йөзеннән мондый бер чагыштыру китерәсем килә. Әйтик, кызу чәчү вакытында биш-алты төрәнле сабан таккан агрегат җир сөреп бара. Тракторчы агрегатны бер дә кирәкмәскә буразнада туктата да, үзе каядыр йөрергә китә. Агрегат хәрәкәтсез тора бирә, җир сөрелми, кадерле вакытта эш тукталып тора. Хикәяне дә алакола төстәге кирәкмәс картиналар, урынсыз чигенүләр, чүбек чәйнәүләр һәм башка шундый биш потлы гирләр белән тутырып укучыны интектерүче язучыны мин агрегатын буразнада калдырып киткән тракторчыга охшатыр идем. Аерма шунда, тракторчының агрегаты тик тора, ә автор хикәясенең сюжеты ял итә. Образлы, матур тел белән язылган, ачык идеяле, кыска хикәя ул бер стакан куе ширбәт белән бер. Ул бер чүмеч су кушылып сыекланмаган. Шунлыктан, бу ширбәтне укучы йота да җибәрә һәм аның тәме озак вакытлар тамак төбендә кала. ХИКӘЯГӘ ЯҢАДАН ЖАН КЕРӘ Хикәяне озак вакытлар йөрәктә йөртсәң, ул синең башыңнан чыкмый. Кинәт бер момент була, хикәя тышка бәреп чыгарга ашыга башлый. Менә шунда инде аны язмыйча түзеп булмый. Монда «язу» дигән фигыльне хикәяне кәгазьгә төшерү мәгънәсендә алам. Чөнки мин хикәяне өстәл артына утырып эшләмим, ә чәй эчкәндә, урында ятканда, юлда йөргәндә һәм башка шундый вакытларда эшлим. Хикәя тәмам әзер булгач кына, ягъни аны кәгазьгә төшерү вакыты җиткәч кенә, өстәл артына утырам. Кайберәүләр мона сәерсенеп карарлар. Ләкин ничек кенә карамасыннар, мин шулай иҗат итәм. Әлбәттә, хикәяне кәгазьдә кат-кат эшләргә, аны кат-кат төзәтергә дигән караш бик дөрес. Моңа каршы килеп булмый. Шулай да кемгә пичек. Берәүләрнең хикәяне әллә ничә тапкыр язулары, ләкин аңа карап хикәянең чыкмавы мөмкин. Ә берәүләрнең бер тапкыр гына язган әйберләре дә чын хикәя булырга мөмкин. Бу мәсьәлә һәрбер хикәяченең индивидуаль сыйфатларына, вакыйганы бик тиз күреп алып, сюжетны ансат коруларына, хикәягә ачык идея юнәлеше бирүләренә, тел байлыкларына бәйле булса кирәк. Кабат әйтәм, тыйнаксызлык дип, ялгыш аңлашылмасын, мин үзем хикәяне кәгазьгә нигездә бер кат кына язам. Бу, билгеле, язганнан соң бернинди дә төзәтү кертмим дигән сүз түгел. Төзәтәм һәм үзгәртәм. Ләкин аерым җөмләләрне, аерым сүзләрне генә. Ә хикәянең үзен төзәтмим. Чөнки ачык идея салынган хикәя, минемчә, төзәтүгә мохтаҗ булмый. Идеясе томанлы яки буталчык булган хикәя генә төзәтүне, кат-кат эшләүне таләп итә. Нәтиҗәдә, күпчелек хәлләрдә хикәя барыбер хикәя булып чыкмый. Шуның өчен хикәяне ашык- пошык, кул очыннан гына, кабаланып кына эшләмим. Кайбер хикәяләремне берничә төрле вариантларда күңелдән язам. Аларны кемгә дә булса сөйләп, тәэсир итү көчен сынап карыйм. Шуннан сок. гына төпле бер фикергә киләм. Хикәяне язып бетереп, игътибар белән карап чыккач, сюжетны тотып тора торган детальләрне, аерым җөмләләрне һәм җөмлә эчендәге кирәкмәс сүзләрне, һич кенә дә кызганмыйча, рәхимсез рәвештә кыскартканнан соң, аны машинистка янына утырып диктовать итә башлау белән хикәягә икенче тапкыр җан керә. Кулдан язып чыгу белән генә аның барлык әгъзаларының аерымаерым ничек хәрәкәт итүләре күзгә күренеп җитми әле, анда әле син хикәянең тулы организм буларак, сулап, кыймылдап торганлыгын гына күрәсең. Машинистка янына утырып диктовкага керешү белән үк инде, иң элек аның ритмы, агышы, сүзләр- 132 пең ятышлы яки ятышсыз яңгыравы, авазларның чиратлашуындагы сикәлтәлекләр, дөбердәүләр һәм кайбер урыннарда хикәянең ят тавыш биреп куюлары колакка чалына. Боларның һәммәсен дә булмаса да, күпчелеген машинистка янында утырганда ук төзәтә барам. Кулдан язылган текстны машинкада күчереп басуга караганда, аны диктовать итүнең артыклыгы да минем өчен менә шунда. Хикәяне диктовать иткәндә яки кемгә дә булса кычкырып укыганда, аның җитешсезлекләрен ничектер тизрәк тотып алам. Машинкада бастырып алып кайткан хикәяләремне укып чыкмыйча, ашарга утыра алмыйм. Монда инде аңа өченче тапкыр җан керә дисәм, төгәлсезрәк булыр, һәрхәлдә, машинкада басылганнан соң хикәя, я син инде мине иркемә куй, мин китим инде, дигәнсыман, үзе сиңа мөлдерәп карап тора башлый. Иң якын, иң кадерле кешеңне ерак сәфәргә озаткандагы кебек, аның өсбашы бөтенме, сүтелердәй урыннары юкмы, азыгы җитәрлекме, янында кирәкяраклары бармы, — һәммәсен дә тагын бер кат күздән кичерәсең дә, хикәягә хәерле юл теләп, аның белән саубуллашасың. Бу инде айлар, ә кайчакларда еллар буе синең белән бер түшәктә яткан, синең белән гел бергә йөргән йөрәк парәсе кебек бер матурның сине калдырып каядыр китеп баруы була. Шуңа күрә дә «хикәя» дигән сүзне мин һич кенә дә салкын кан белән әйтә алмыйм. Укучыга аз гына булса да рухи, мәгънәви азык бирерлек берәр хикәя язам икән, бу — минем өчен әйтеп бетермәслек шатлык. Әгәр каләмдәшләремнән берәрсенең газета-журнал битләрендә яхшы хикәяләре чыга икән, үзем язган кебек куанам. Бу хәл, күрәсең, хикәянең канга сеңүеннән, шуннан тәм табуымнандыр инде дип уйлыйм. ХИКӘЯНЕҢ ЯЗМЫШЫ Газета-журнал редакцияләре, гомер-гомергә диярлек, яхшы хикәяләргә мохтаҗ булалар. Алар, хикәя сорап, язучыларга еш мөрәҗәгать итәләр. Син, әгәр әзер хикәяң булса, аларның бу соравын буш калдырмыйсың, хикәя бирәсең. Шушы минуттан алып инде аның язмышы башлана. Кайбер язучылар хикәянең бөтенләй басылмый калуы яки басылмыйча озак вакытлар редакция портфелендә ятуы, яки артык дәрәҗәдә кыркылып, бозылып басылуы турында зарланалар. Бу яктан мин бик үк зарлана алмыйм. Шулай да биредә, кайбер хикәяләремнең капма-каршы язмышларга очраулары турында эчемдәген әйтмичә кала алмыйм. Монда бу мисалларны китерү белән тәнкыйтьчегә, рецензентка, редакторга колак салмагыз дип әйтергә теләмим, яшь хикәячеләрне һәртөрле хәйләкәрлек юлларына басарга да өндәмим һәм хәзер телгә алыначак хикәяләрне күккә күтәрүне дә алга сөрмим. Ярый, мисалларга килик. Хәзерге «Ялкын» журналының «Пионер» исеме белән чыккан чагы, дөресрәге, сугыштан соң яңадан чыга башлаган вакытлары иде. Мин «Иң матур исем» дигән чирек табаклы хикәя яздым һәм шуны редакциягә китереп бирдем. Ул вакыттагы редколлегия члены Г. Гобәй иптәш хикәяне яраксыз дип тапты. Аның карашы белән мин һич кенә дә килешә алмасам да, хикәяне кабат карап чыктым һәм аның басылырлык икәнлегенә яңадан ышандым. Шул елны нәшриятта хикәяләр җыентыгым чыгарга тиеш иде. Бу хикәяне шул җыентыкка керттем. Җыентыкны рецензиягә бирделәр. Рецензент әлеге хикәяне Г. Гобәй иптәш кебек яраксыз чыгарып кына калмады, аның эчтәлегеннән көлде. (Бу рецензия миндә хәзер дә саклана.) Тәмам аптырадым. Рецензентлар хикәягә объектив бәя бирәләрме яки киресеңчәме икәнлекне кат-кат уйладым. Аннары рецензентлар ялгышамы, әллә минме, дигән сорауны да алдыма берничә тапкыр куйдым. Ләкин бу хикәянең басылачагына һаман ышандым. 133 Шул елпы «Совет Татарстаны» газетасы кыска хикәяләргә ябык конкурс ачкан иде. Ни булса да булыр, әгәр алар да басмасалар, мин ялгышкан булып чыгам, дигән уй белән почта аркылы бу хикәяне конкурска җибәрдем. Әлбәттә, имзам ябык, ягъни девиз белән иде. Өч көн үтте. Дүртенче көнне кичкырын редакция коридорында миңа Фатих Хөсни иптәш очрады. Ул үзенең гадәттәге ачык чырае белән, авызын бик шәп итеп ерып көлә-көлә исәнләште дә: — Иртәгә газетта «Иң матур исем» дигән әйбәт бер хикәя чыга. (Фатих ул вакытта редакциядә эшли иде). Синеке булмагае, стиле бик охшаган, — диде. Шатлыгымнан иәрсә эшләргә дә белмәдем, йөрәгем әллә нишләде, ихтыярсыз көлеп җибәрдем, һәм Фатих хикәянең минеке икәнлеген аңлап алды. Иртәнчәк инде мин бу хикәя белән, почта йөри башлаганчы ук, бик иртә витрина алдында, газета битендә очраштым. Шактый кимсетүләргә дучар булган, бер дә хаксызга кыерсытылган баланы кызганган кебек, хикәяне дә кызганып куйдым. Күңел бик нык дулкынланды. Беркадәр вакыт үткәч, редакция конкурска йомгак ясады һәм бу хикәя шунда икенче бүләкне алды. Ә инде берничә айдан соң конкурс уңае белән һәм конкурстан тыш газета битләрендә басылган иң яхшы хикәяләр тәнкыйтьче һәм язучы Кашшаф Гази иптәшнең сүз башы белән аерым китап булып чыкты. Сүз башында минем бу хикәям турында бик уңай фикер әйтелгән иде. Инде матбугат дөньясына беренче тапкыр дәреслекләр аркылы килеп кергән хикәягә тукталам. Моның язмышы, шулай ук, бик сәер һәм гыйбрәтле дияр идем. Мәгълүм ки, гадәттә дәреслекләр матбугатта басылып чыккан әсәрләрнең яки тулы текстларыннан яки аерым өзекләреннән төзеләләр. Шуңа карамастан, минем бер хикәям, бу кагыйдәгә каршы буларак, матбугатта чыкмаган килеш дәреслеккә килеп керде. Ничек булды? 1959 нчы елда мин «Песигә... хат килде» исемле хикәя яздым. Рецензент А. Әхмәт иптәш аңа, бу хикәя дә, әкият тә түгел, дип бәйләнде һәм аны җыентыкка кертмәскә тәкъдим итте. Редактор К. Котдусова иптәш рецензентның фикерен кул-аяклары белән яклады. Нәтиҗәдә бу хикәя җыентыктан төшеп калды. Мин бик әрнедем. Ничаклы гына аңлатырга тырышсам да, рецензент та, редактор да киреләнүләрендә дәвам иттеләр. Уйлап карагыз, бу хикәя дә, әкият тә түгел дип, бу яки теге әсәрне юкка чыгарырга мөмкинмени? Болай бәя бирү ул әле әсәрне яраксызга чыгару өчен дәлил була аламыни? Бу бпт жанр мәсьәләсендә катып калу, чикләнү дигән сүз. Әсәрнең язылу формасы белән поэма да, шигырь дә, хикәя дә, әкият тә булмавы, ләкин бик шәп художество әсәре булуы мөмкин ләбаса. Бу хикәя менә шундый тар карашлылык белән харап булу алдында калганда гына икенче бер язмышка очрады. Нәкъ шул айларда тәҗрибәле педагог һәм дәреслекләр төзүчеләрдән И. Гумерова һәм М. Вәлитова иптәшләр, миңа телефоннан шалтыратып, яңа хикәяләрем белән танышырга теләүләрен белдерделәр. Икенче көнне мин аларга якын арада типографиягә төшереләчәк хикәяләрем белән бергә әлеге «Песигә... хат килде» исемле хикәяне дә бирдем. Башка берничә хикәя белән бергә бу хикәя дә дәреслек төзүчеләрнең үзләренә дә, рецензентларга да, редакторларга да бик охшаган һәм ул яз көне икенче класс укучылары өчен төзелгән «Туган тел» дигән дәреслектә басылып чыкты. Бу хикәя дәреслекнең икенче басмасында да үзенә урый алды. Тик шуннан соң гына инде аны быел чыккан «Абыем кебек буласым килә» исемле җыентыкка кертә алдым. Моның белән нәрсәне расларга телим? Иң элек хикәядә идея ачыклыгы, изге теләк ярылып ятарга, хикәя башыннан ахырына кадәр ачык максат белән өртелергә һәм син үзең хикәяне язуда алдыңа куелган 134 әнә шул төп теләкләргә бик нык ышанган булырга тиешсең. Андый хикәя матбугатка үзе тишеп керә, ул үзе юл таба. Бусы — бер. Икенчесе — хикәянең язмышын ялгыз бер кеше генә, күпчелек очракларда, дөрес хәл итә алмый. Чөнки берәүгә охшаган хикәянең, гәрчә ул объектив яктан чыгып бәя биргәндә дә, икенче берәүгә бөтенләй охшамавы яки киресенчә булуы мөмкин. Шуңа күрә акыллы һәм тәҗрибәле редакторлар кайчакларда үз зәвыкларына туры килеп җитмәгән әйберләрне дә, әгәр алар башкаларга ошаса, басып чыгаралар. Бер дә мин-минлек белән авызларыннан төкерек чәчмиләр һәм әдәби зәвык мәсьәләсендә үзләрен күк читенә менгереп куймыйлар. Бу уңай белән мәрхүм Гомәр Гали исемә төште. 1932 елда мин, «Фамилиясез кеше» исемле озын хикәя язып, аны Татарстан дәүләт нәшриятының матур әдәбият секторына бирдем. Секторның мөдире Гомәр Гали иде. Ул хикәяне укып чыккан да, һәм рецензент һәм мөдир буларак, кулъязманың читенә, хәтеремдә калганча, болан дип язып куйган: «Хикәя художество ягыннан түбән. Шуңа карамастан, аны басарга һәм хәзер үк договор төзергә кирәк». Бу хикәя аерым китап булып басылып чыгып кына калмады, мәрхүм Тажи абый Гыйззәт шул озын хикәяне, авторның рөхсәте белән нигез итеп алып, «Фамилиясез тимерче» дигән пьеса язды. Ул да аерым китап булып басылып чыкты. Берәр ел чамасы вакыт үткәч, Гомәр Галидән «Фамилиясез кеше»- нең художество түбәнлегенең нәрсәдән гыйбарәт икәнлеген һәм, шулай була торып та, ни өчен басып чыгарганлыгын кабат сорадым. Ул бик бирелеп сөйли торган кеше иде. Художество турында, аның чаралары турында сөйләде-сөйләде дә: — Ник бастыгыз дисеңме? Әсәрдә әйтергә теләгән фикерең ачык. Синең идеяң колхозда иясезлекнең нинди көлке һәм аяныч хәлгә китерүен ачып салу. Син аны бик куе вакыйгалар аркылы шактый көчле итеп бирә алгансың. Мин генә түгел, хикәяне укыган башка кешеләр дә шушы фикерне әйттеләр. Шуңа күрә, гәрчә әдәби яктай бераз йомшаграк булса да, бастык без аны. Ләкин болай коры язуыңны кабатлама. Сиңа моннан соң ташлама булмаячак, аны белеп тор! — диде. Әйе, югарыда әйтелгәнчә, хикәя турында бер кешенең фикеренә, уңай якка яки тискәре якка булуына карамастан, мөкиббән китү ярап бетми булса кирәк. Кайчакларда исә үзенең инкар итә алмаслык дөрес фикере белән ялгыз бер кеше дә сине әйләндереп сала. Бусыннан да күз йоммаска кирәк. 1936 елларда яз башларында үземчә матур гына тоелган хикәя яздым. Төп материал итеп ярышучы бригадаларның фекал җыю өчен ничек көрәшүләрен алдым. Кайбер конфликтлар аркылы шуны бирергә тырыштым. Бу хикәя редактор Газиз Нәби иптәш кулына керде. Ул хикәяне укып чыккач мине чакырды һәм әдәпле генә итеп: — Артык мавыгып киткәнсең, Гариф. Фекал өчен дә ярышмасыннар инде, малай, — диде һәм кычкырып көлеп җибәрде. Кинәт айнып киттем һәм уңайсыз хәлдә калдым. Кая ул хикәяне яклап тору! Оялуымнан шунда ук чыгып киттем. Аның миңа шушы бер авыз сүзе җитте, хикәянең яраксыз икәнлеген мин бик тиз төшенеп алдым. Бөтенләй кирәкмәс нәрсә белән мавыгу, материалны сайлый белмәү мине шушы хәлгә китергән иде. Бу вакыйга исемә төшкәй саен ул елларда үземнәи-үзем ояла торган булдым. Минем мондый уңайсыз хәлгә калуым тәҗрибәсезлекнең, уйламыйча язарга тотынуның мәгънәсез нәтиҗәсе иде. ӘСӘРНЕ ТУДЫРАЧАК „ӘСӘРЛӘР" «Әсәрләр» дигәч, бик тыйнак һәм тотанаклы язучыларыбыздан Сөббух Рәфиков күз алдыма килеп басты. Әле былтыр көз көне генә бервакыт аның белән сөйләшеп утырабыз. Ул яңа гына аэропорттан 135 кайтып төшкән. Шулай әдәби мәсьәләләр, планнар турында әңгәмә алып барганда, ул өстәлгә чалбар кесәсеннән карандаш белән язылган ертык газета кисәкләре чыгарып салды да: — Болар — «әсәрләр» — диде, бик нечкә елмаю һәм бик ягымлы караш белән. Бу сызмаларда күп нәрсәләр: үткен әйтемнәр, килешле җөмләләр, мәгънәне төгәл аңлата торган матур сүзләр һәм ике-өч абзац белән төртеп куелган бик кызыклы вакыйгалар бар иде. Болар, чыннан да, әсәр булачак «әсәрләр» иде. Сөббухның мондый игътибарлы- лыгына чын күңелемнән куанып утырдым. Хәзерге вакытта лабораториямдә минем дә шушындый байтак «әсәрләр»ем бар. Аларның кайберләре инде чын мәгънәсендә әсәргә әверелү алдында торалар. Болар: «Сарай айгыры», «Мәетсез кабер», «Иске кар базын сүткәндә», «Бер сернең тарихы», «Афзал һәм автовокзал» исемле хикәяләр. Соңгысын быел авылда чакта эшләп бетердем. «Быел бетердем» дип шуңа әнтәм, бу хикәяне язу өчен 1960 елда ук инде материаллар, Сөббух Рәфиков әйтмешли, «әсәрләр» туплый башлаган идем. «Афзал һәм автовокзал» исемле бу хикәянең автовокзалы бүген дә бар һәм аңа бәйле Афзал агайның портреты бүген дә тере. Республикабызның төньяк-көнчыгыш районнарының берсендәге бу автовокзалда мин аз утырмадым, һәм Афзал агай белән дә аз очрашмадым. Бу вакыйга мине магнит кебек үземә тартты. Аны өстәмә материаллар белән баеттым. Ничәнче тапкырдыр инде, быел җәй тагы шул автовокзалга барып, сәгатьләр буе утырдым. Үзем дә сәбәбен белмим, чирек табак күләмле бу хикәяне ни өчендер, башка бер урында, әйтик Казанда түгел, ә шушы автовокзалның үзендә уралып йөргәндә эшләп бетердем. Зур эш майтарган кеше кебек минем болай «эшләп бетердем» дип әйтүем бәлки кайберәүләрне гаҗәпләндерер. Чөнки бнш-алты битле кыска хикәя язуны бик җиңел эш дип караучылар, үкенечкә каршы, безнең арабызда юк түгел. Мондый кешеләр кыска хикәяне бик тнз «пешереп» чыгаралар. Әмма болай уйлаучыларның хикәяләре, күзәткәнемчә, матбугат органнарының регистрация дәфтәрләренә кереп чыгудан ары китә алмыйлар. Чөнки болай ашык-пошык кына язылган хикәяләр бик зәгыйфь булалар. Ярый, бу хакта артык күп җәелмичә, әсәрне тудыра торган «әсәр- ләр»гә кайтыйк. Бу «әсәрләр»ие аерым кәгазь кисәкләренә язып йөрим дә, бер уңай вакытта аларны блокнот битләренә күчерәм. Яңгыравы белән матур һәм популяр кеше исемнәрен дә шушы блокнотка кертеп куя торган гадәтем бар. Чөнки геройларның исемнәрен бик днккать белән сайларга кирәк. Бу хәл. кыска хикәя өчен аеруча әһәмиятле. Кеше исемнәре бик күп бит. Аларның кайберләре кыска, кайберләре нке катлы. Арада начар мәгънә аңлата торган, яки ниндидер матур сүзне кыскарту, бозу исәбенә ясалган исемнәр дә очрый. Кыска хикәячегә кеше исемнәре аеруча күп кирәк. Чөнки язучы үз гомерендә йөзләрчә хикәя тудыра. Аларның һәрберсенә, нкешәр-өчәр геройдан исәпләгәндә генә дә, күп кенә кеше исемнәре кирәк була. Ниндидер бер хикәягә кергән исемнәрне икенче хикәядә кабатламаска кирәк. Инде бер исемне син кайчандыр хикәягә керткәнсең икән, аны онытма. Әйе, хикәядәге геройларның исемнәрен нык уйлап, сайлап алырга кирәк. Моның өчен мөмкинлек зур. Чөнки исемнәр бик күп. Күптәй сайлап алу кыен эш түгел. Ә менә хикәянең үзенең исемен табу исә минем өчен бөтенесеннән дә кыенрак. Кыска хикәягә исем табуда А. П. Чеховтан, Фатих Әмирханнан өлге алам. Уйлап карагыз, Фатих Әмирханның хикәя исемнәрен: «Хәзрәт үгетләргә килде», «Көндезге сәхәр» һ. б. Болар бит укучыны әллә каян ук үзенә тартып, кил әле монда, дип чакырып торалар. Хикәягә укучыларны җәлеп итәрлек исем бирү ул бик әһәмиятле. Әдәбият мәйданында сыңар аяк белән генә басып торган чакларда мин моның әһәмиятен аңлап җиткерми идем. Хәзер торган саен ныграк анлыи барам. Аңлый барсам да, хикәягә исеме җисеменә муафыйк дип әйтерлек матур исем куша белүдә башкаларны кызыктыра алмыйм. Шулай да, сирәк булса да, шәп кенә исемнәр тапкалыйм. һәм мондый искәрмәс табышлар булганда куанычымнан сикерәм. Дөрестән дә, кулай, матур, кызыклы исем укучының хәтерендә озак вакытлар саклана. Моның шулай икәнлегенә мин үз тәҗрибәмдә ышандым. Мәсәлән, «Җимерелгән читән», «Котылу», «Язылып бетмәгән хат», «Без кавышкан кич», «Ул болан уйламаган иде», «Аларның мәхәббәте», «Хәтернең алдавы», «Чамасыз Мөсәббихә» кебек исемнәр кыскалык ягыннан да, мәгънәгә туры килү һәм укучыны җәлеп итү ягыннан да шактый кулай дияр идем. Була шундый чаклар, хикәя үзе әзер, ә исеме юк. Кайвакытларда исә башта хикәянең исеме туа, ә аннары шул исемнең тәэсире белән хикәя үзе туа. Бер башлагач әйтеп бетерим инде. Хикәяне иҗат итүдә минем өчен читен булган тагын бер нәрсәгә кагылып китим. Бу — пейзаж мәсьәләсе. Пейзаж хикәяне хикәя итә торган элементларның берсе булып санала. Хикәянең идеясе бүгенгене һәм иртәгәне расларга, ныгытырга тиеш, дип куябыз икән — ә аны башкача куеп та булмый — аның барлык элементлары да шуны чагылдыруга хезмәт итәргә тиеш. Әле генә әйткәнемчә, пейзаж ул барлык элементлар арасына керә. Шулай булгач, аны коры декорация өчен генә түгел, ә мәгълүм идеяне чагылдыру, шуны көчәйтү өчен бирергә һәм бирә белеп бирергә кирәк. Моның шулай икәнлеген аңлыйм һәм дөрес аңлыйм дип уйлыйм. Ләкин, аңласам да, пейзажны бирә белмәү белән интегәм. Күп кенә хикәяләремдә пейзажлар теләгәнемчә булып чыкмый. Бу яисә теге күренешне чагыштыру өчен предметлар сайлый белмәү белән йөдим. Нәтиҗәдә, пейзажлар яки тонык, яки төссезрәк булып чыгалар. Хәер, бу бер минем генә бәлам түгелдер. Әле шушы юлларны язып утырганда кичәге көннең (29 июль, 1963 ел)] календарен ертып алдым һәм аның артында язылганнарны укыдым. Монда бер журналистның «Кама буе алтыны» исемле язмасыннан өзек китерелгән. Анда пейзажга бәйле менә мондый чагыштыру бар: «Юан кибәннәрдәй көмеш резервуарлар кояшта ялтырый». Алла язмасын болай язарга! Бу чагыштыру һич кенә дә урынлы түгел. Бердән, хәзерге укучыларның күпчелеге, бигрәк тә яшьләрнең кибәнне бөтенләй диярлек күргәннәре юк һәм алар аны белмиләр, икенчедән, кибән кояшта ялтырамый һәм аның резервуарлар белән бернинди охшашлыгы юк. Өченчедән, йөзләрчә тонна нефть тутырылган резервуарларны кибән белән чагыштыру, гәрчә ул борынгыча әйткәндә, егерме биш, утыз арбалы зур кибән булса да, һич кенә дә күңелгә ятмый һәм ул идеяне аз гына да көчәйтми. Көчәйтми генә дә түгел, киресенчә, аны йомшарта. «Шакысаң.— ачарлар, эзләсәң — табарсың», дигәндәй, эзли белеп эзләгәндә һәм күрә белеп күргәндә хикәяне тулыландыра торган матур да, көчле дә пейзажларны табып була. Кабат әйтергә кирәк, алар хикәягә кыстырып куелган әйбер кебек тормасыннар, ә аның кеше күзе төшәрлек матур тегелгән костюмы булып хезмәт итсеннәр, йөргән җирләрдә мепә шундый пейзажлар очраганда мин алармы язып кую өчен әлеге блокнотымны ачмый кала алмыйм. Үз гомеремдә тупланган кайбер тәҗрибәләрдән чыгып язарга утырган хикәя турындагы бу хикәяләрне шушылар белән тәмам итсәк тә ярыйдыр. Әгәр болар хикәягә карата укучыда аз гына булса да файдалы фикер һәм мәхәббәт уяталар икән, моңа мин бик шат булачакмын. Июль—август 1963 ел