Логотип Казан Утлары
Публицистика

Кече күңелле зур кеше Кутуй.

.. Беренче күргәндә нпн- дн булып күңелгә кергән булса, ул гомергә шундый булып хәтердә калды. Җиңел сөякле, җыйнак, җитез гәүдәле бу егет Казанда кайнап торган әдәбият һәм сәнгать дөньясының һәрвакыт үзәгендә була иде. Аны һәркем таный, ул һәркая өлгерә, зур мәсьәләләр турында бәхәс барган даирәләрнең уртасына ук керә һәм үзенең ачык, кискен, дәлилле сүзен әйтә, шуның белән аудиторияне бөтенләе белән уз ягына тартып ала һәм үзенә карата торган иде. Эрудиция дигәндә, ул чың мәгънәсендә галим, ул узе бөтен Рус әдәбияты дисәң — зиһененә, хыял дөньясына сыйдырган да, андагы бөтен дулкын һәм давылларны, гүя, күңел күзе белән күреп тора. Пушкин, Толстой, Достоевский һәм Горькийларның күп әсәрләре» төбеннән-жиреннән белү генә түгел, рус әдәбиятында хәтта белгечләргә дә аз мәгълүм булган язучылар турында, жае килсә, язганны укыган кебек, бик иркен, бик табигый тостә сөйләп китә, ул гынамы әле! Кутуй аларның тормышларында булган кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгалар турында хикәя кылырга керешә, хәтта аерым әсәрләре өсвариантларын төрлечә яза-яза, ничек итеп матурын эзләгәнен, әлеге җөмләләрнең үзләре» шунда яттан китерә-китерә, тыңлап торучыларны хәйранга калдырып, энциклопедиянең ботеи бер бүлеген укып биргән кебек тойгы калдыра торган иде. А1ондый чакларда Кутуйны тыңлау узе бер дәрес, үзе бер мәктәп була. Хәзер яшь язучыларның тугәрәх утырышларына өлкән язучылар сирәк йөриләр, яки бөтенләй йөрмиләр. Элек алай тугел иде. Чираттагы утырышка килергә теләгән кешеләр әле җыелып бетмәгәннәр, ә инде үзенең эт тиресеннән тегелгән кыска тунын киеп, Такташ килеп өлгергән, бер якта, почмаккарак посып, тузган чәчле Туфан утыра, ул инде ниндидер яшь шагыйрьнең бүген укылачак шигырен эләктереп алган да, таныша, чыгышка әзерләнә дә башлаган. Менә яшьләрнең өелеп торган бер төркеме уртасында — Кутуй. Әле теге көнне генә, сәхнәгә чыгып, зур зал. зур аудитория каршына басып, Казанның каймагын тәшкил иткән халыкның бөтен игътибарын үзенә биләп алган бер шагыйрь һәм оратор, үзенең акыл һәм рухи көче белән кешеләрне сокландырып, кул җитмәс- тәй югары булып тоелган бер трибун, менә хәзер яшьләр төркеме уртасында басып тора, ул үзенең зурлыгын әнә хәзер белми дә, яки, белсә дә, оныткан, бөтенләй оныткан, әнә бөтенләй малай булып, кече күңелле иң гади үсмер малай булып калган. Кулында аның ниндидер кәгазь. Мөгаен берәр яшь язучының түгәрәккә китергән әсәредер. Хәзер ул бу кәгазьгә карамый. Инде аны укып та чыккан булса кирәк. Ул сөйли. Ул «с» авазын үзенә хас бер акцент белән әз генә сакауландырып әйтә, ләкин бу аның сөйләмен бозмый, киресенчә, үзенчәлекле бизәк кертеп, сөйләм аһәпен тагын да бер университет: дөнья әдәбиятыннан белмәгән нәрсәсе юк. бу аның үз диңгезе, ул аның бөтен чоңгылларын, бетеп киңлекләрең тендә аларның ничек эшләүләрен, үзе күреп торган кебек, сөйләп бирә, язучының теге яки бу образны каян алып, ничек иҗат иткәнен генә тугел, хәтта аерым җөмләләрнең 105 ягымлыландырып җибәрә. Юк, текәлебрәк карасаң, бу — малай түгел. Дөрес, аның озынчарак коңгырт йөзеннән, як-якка каерылып төшкән тотам-тотам чем-кара озын чәчләренең торышыннан тиктормас, тынгысыз яшьлех күркәмлеге сирпелеп, рәхәтләндереп, күңелне үзенә тартып тора, һәрвакыт тыныч кыла елмайган рәвешле кысылыбрак торган кара күзләреннән мәгънәсе әйтеп бетерелмәгән ак чаткылар снбелсп-сибе- лел куя. Шаян чаткыларны акыл нуры балкыта, бу шаян күзләр, синең күзләреңә туп-туры карап, бер үк вакытта синең күңелеңне юмалап та, сине сынап, өйрәнеп тә торалар. Шуңа күрә аларда бер үк аакытта шуклык та, ниндидер талгын сабырлых та бар. Хәзерге өлкән язучылардан бик күбесенең беренче адымнары әнә шул, кая гына барып чыксалар да, тагылган кебек, бер-бгрсеннән аерылмас шигъри дуслардан торган өчлек — Такташ, Кутуй, Туфан күзе алдыннан үтте. Ул заманнар хәзер хәтердә үзенчә ягымлы романтик зәңгәрлеккә өртелеп, каядыр, еракта-еракта кебек кенә сакланалар. Ләкин бер нәрсә искә төшсә, бәгырьне кинәт пычак телгән кебек чиксез авыр, чиксез әрнүле булып китә. Бу үзе «җидегәнчелек» дигән нәрсә белән бәйләнгән. 1930 елның көзендә, һич көтмәгәндә, матбугат: «Татар язучылары арасында «Җидегән» исемле контрреволюцион яшерен оешма ачылды», — дип белдерде. Шуннан башланып китте очсыз-кырыйсыз шау-шулар, һичнинди гаебе булмаган язучыларны контрреволюцион җинаятьләрдә гаепләүләр, үртәүләр, тар-мар итүләр... Гадел Кутуй да «Җидегән»нсң җитәкчеләреннән дип белдерелде. Совет җәмәгатьчелеге исеменнән әйтелгән һәр нәрсәгә шагыйрьләрчә ихлас күңелдән ышана торган Такташ та, әлеге уйдырмалар тәэсиренә бирелеп, үзенең иң якын дусларыннан берсе булган Кутуйдан йөз чаерде, аны төс-бит үзгәртеп, совет язучылары арасына килеп кергән дошман, дип атады. Күң тә үтмәстән, <Җидегән»дә член булган дип исәп ителгән язучылар кулга алындылар. Шул араларда, күрәсең, кулга алынган язучыларга карата Такташ төптәнрәк уйлана башлаган булса кирәк. Түбәндә Кутуйяың Такташ белән Хәйруллннга адресланган хаты игълан ителә. Икенче адресатның кемлеген ачыклап булмады. Хат Аван Такташ кулында саклана. Аван, анасыннан ишетеп, әткәй төрмәдә яткан Кутуйга күчтәнәч илтә барган, Кутуй, күчтәнәчне алгач, шушы хатны язып чыгарган, дип аңлата. Моның шулай булуы ихтималын хатның эчтәлеге, үтә эмоциональлеге һәм кинаяле стильдә язылуы күрсәтеп тора. Хаттан олы җанлы намус иясенең нахакка гаепләнү нәтиҗәсендә туган зур драмасы ачыла. «Үлем — ул микем иң соңгы көрәшем һәм иң соңгы җиңүем булыр», — ди Кутуй. Әллә кемнәр күпме генә казынсалар да, чынлап тикшерү «җидегәнче» дип исемләнгән язучыларны гаепләрлек нәрсә ача алмады. Кутуй һәм башкалар төрмәдән чыгарылдылар. Шулай да матбугат, «Җидегән» дигән контрреволюцион оешма булган дип, яраны әледәк-әле яңартып торды. Тик шәхес культы фаш ителгәч, XX съезддан соң тикшерү нәтиҗәсендә генә хакыйкать тулысынча әйтелде: «Җидегән» дигән оешма да, «җидегәнчеләр» дә булмаган, мондый нәрсәләр намуссыз бәндәләр тарафыннан гына уйлап чыгарылган, аннан соң инде уйдырма коточкыч төскә кертелгәнче күпертелгән. Такташ исән чагында бу уйдырма ачылмады. Ике зур язучы —• Такташ б5лән Кутуй арасына явызлык китереп керткән зәһәрле ялган үзенекен эшләде: Такташ дөньядан әлеге язучылар турында хараңгы уй белән китеп барды. Кутуй теләсә нинди авырлыкларны да кыю каршы ала торган сыгылмас оптимист иде. Аның ленинизмга булган ышанычын бернәрсә дә какшата алмады, аның коммунистик идеалына бернинди явызлыкның да тап ягарга көченнән килмәде. Шул хәтле кыенлыклардан соң да аны дөньяга таныткан «Тапшырылмаган хатлар» әсәрен язды. Ил өстенә килгән хәтәр көннәрдә коммунистлар партиясе сафына кереп, газиз гомерен һәм талантын Бөек Ватан сугышында совет халкының җиңүе очен бирде. 1941 елның җәе, июнь ахырлары иде. Ул үзен фронтка җибәрүләрен сорап гариза бирде. Зур хәсрәтле көннәр иде: фашистлар илебезнең эчкәрге өлкәләренә керәләр дә керәләр, шәһәрләр артыңнан шәһәрләр ава. куркыныч Ленинградка, Мәскәугә якынлаша... Ниндидер ашыгыч эше бар иде бугай — Кутуй урамнан тиз-тиз атлый, үзе әллә миңа, әллә үзүзеиә сөйли: — Нихәтле фаҗига, нихәтле хәсрәт, бәхетсезлекләр китерәчәк бу сугыш... Нихәтле корбаннарI.. Нихәтле гарипләр, толлар, ятимнәр! 106 Ул әллә аһылдавын, әллә үксүен тыйды —• кинәт тынып, ничектер, уз эченә йомылып атлый башлады. Әмма сугышка аның үзен тиз генә алмадылар. Ул сугыш сафына бер ел чамасы соңрак килде. Минем кулда аның хезмәткә алынып, беренче башлап гаскәри бүлегенә барганда миңа адреслап язган хаты бар. Ул аны поездда (Казан- Мәскәү арасында) язган. Лннан Кутуйның сугышка нинди уйлар, хисләр белән баруын аңларга мемкин. Шуңар күрә мин аны түбәндә урнаштырырга булдым. Кутуйның сугыштан язган хатлары күп. Алар адресатларында сакланалар. Шундыйлардан үземдәге берсен мин журналда урнаштырырга булдым. Бусында Кутуйның ннде сугышчан хезмәтен ничек башкаруы күренә. Кутуй сугыш кырыннан кайта алмады. Кече күңелле бу зур кешегә үз әсәрләрендә, халык күңелендә яшисе булып калды. Хатип Г о с ман. ГАДЕЛ КУТУЙ ХАТЛАРЫ «Такташ... Хәйруллин... «Бәхил булыгыз!» Сагынганда, яхшы кеше, дус кеше, иптәш кеше иде, дип кенә сагыныгыз... 2 Кем белә... бәлки, «бу зур эш»кә сезнең вакытыгыз да булмас. Ф. Әсгатьне оныткан кебек, мине дэ онытырсыз. «Денья матур... Ләкин ни кызыгы калыр... Мин үлгәч...» Шулай инде... Яхшылык белән искә төшермәсәгез, лото уены вакытында — «лото» уйнарга чакырып, (үлгән вакытларында да) безне юеш калошка утырткан иде, — дип, азарт белән искә төшерерсез... Мин киттем... киттек белән киттем.:: Мине әллә нинди эшләр белән... әллә кайлардан килеп чыккан..: әче-төче бәндәләр... әллә найларга алып киттеләр.;: До двидания. мой друг, до свидания Без руки и слова...3 Шул... Үлем — ул минем иң соңгы көрәшем һәм иң соңгы җиңүем булыр... Дускай Такташ, синең миңа биргән азыклы бүләгең — татлы бүләгең — батыр кояш нурлары алдында ашалган пар алмаң булыр... Рәхмәт.:: Хушыгыз.:: Гадел» 2 Сагыну — бу урында мишәрчә, «искә алу» мәгънәсендә әйтелгән. 3 До свидания... — С. Есенинның үләр алдыннан язып калдырган шигыреннән. «Хатип туган! 107 Бүтәннәр хәрби хезмәттә. Фатих Кәрим, җиңел яраланып. Казанга кайтты. Гариф Гали кайдадыр көтепханәдә эшли. Риза Ишморат Казанда хәрби клубта эшли. Сибгат резервлар әзерли. Баян, Маннур, Муса газета эшендә. Соңгы икесе еш-еш кына яңа-яңа шигырьләр җибәреп. торалар. Мәхмүт Максуд тылда эшли. Әле китәр кеннәрне генә Казанда күрдем үзен. Гамир Насрый һәм Бубеннов фронтка киттеләр. Әхмәт Исхак Алтай тирәсендә диләр. Казанда күп кенә рус язучылары булдылар. Акрын-акрын кайтып (Москвага) бетәләр инде. Асеев, Пастернак. Тренев, Леонов Чистайда. Янка Купала Услонда*. Ләкин безнең җитәкчеләребез алардан һич тә файдалана белмәделәр. Театр гастрольгә районнарга чыкты. «Менә!» дип әйтерлек әйбәт әсәрләр күренми эле. Берничә вак-төяк җыентык чыкты. Язучыларның күбесе (Разин, Кави, Мирсәй, Гобәй, Шабай) радиода көндәлек эштә. Мин гвардейская частька барам. Эшем ничек булыр, белмим. Рядовой булып барам. Һәрхәлдә файдасыз булмам дип уйлыйм. Казанда хәзергә тыныч. Завод-фабрикалар гөрләп эшләп яталар. Казанга бер генә немец самолеты да очып җитә алганы юк. Нормаль тормыш бара. Обкомда яңа җитәкче. Искесе төшерелде. Вагон селкетә, язуы кыен. Үбеп: Г аде л. 7 июнь 1942 ел». 1 Хөснетдинов — ул вакытта Старая Руссо төбендә оборона сугышлары алып баручы 138 укчы дивизия солдаты. 2 В ә д ү т Мифтахов — сугышта һәлак булган яшь шагыйрь. 3 Нәби Дәулн, Абдулла Алиш, Таҗи Гыйззәт, Мин Шабай, Разин (Гомәр Бәширов), Сибгат Хәким, Нур Баян, Ш. Маннур, Муса Җәлил, Михаил Бубеннов — совет язучылары. Имаметдинов — ул вакытта «Совет әдәбияты» журналының редакторы. 4 Н. Асеев, Л. Пастернак, Тренев, Леонид Леонов — рус язучылары, Янка Купала — белорус халык шагыйре. ,■ 14 декабрь 1942 ел «Кадерле Хатип! Игътибарың һәм итагатең өчен тагын бер кат рәхмәт әйтәм. Син җибәргән газеталарның 4 барысын да алдым. Аларны мин генә түгел, казахлар да укыдылар. Син минем бу хатны алганда мин инде Мәскәүдә булмам. Мин тагын фронтка ки- тәм. һәйбәт ял иттем. Яңа көч тупладым, үз белемемне арттырдым, һәр көн саен язучылар союзына йөрдем, ике-өч урында кичәләрдә чыгышлар ясадым. Язарга вакыт юк, э тәэссүрәт дисәң — диңгез. Сугыш беткәч язу өстәле янында чын-чынлап утырырга туры киләчәк. Ә хәзергә кургашын белән дошманны кыйнаячакмын. Ләкин бу эле, миңа язучы сүзе хезмәт итми башлады, дип әйтүем түгел. Юк. Мин ярыйсы агитаторлардан саналам. Әйтик, минем бу сәнгатемне син элек тә начар белми идең. Казаннан, иптәшем, кызым һәм туганнарымнан башка, миңа беркем дә диярлек язмый. Шамовтан бер хат, С. Әдһәмовадан 5 бер хат алдым — бары-югы менә шул. Ә үзем күп яздым, язганнарга хәтта җавап та килмәде. Бераз хәтерне калдыра... Өс-баш бик яхшы. Сәламәтлеккә зарланмыйм, кәефем менә дигән, бу бигрәк тә фронтка китү алдыннан шулай. Өйдән исән-сау дип язалар. Синең эшләр ничек бара? Нәрсә дә булса язасыңмы? Минем адресым хәзергә элеккечә: миңа язылган хатлар минем эздән барачаклар, яисә минем әйләнеп кайтуымны көтеп ятачаклар. Әхмәдиев, Мөдәррис иптәшләргә һәм редакторыгызга сәлам 6 . Сезнең барыгызга да уңыш һәм саулык телим. Кулыңны нык итеп кысып калам. I Дустың Г а д е АХ. Бу хат русча язылган. Биредә тәрҗемәсе урнаштырылды. 4 Төньяк-көнбатыш фронтта чыгарылган татарча «Ватан өчен» газетасы күздә тотыла. 5 Афзал Шамов, Сәрвәр Әдһәмова — татар совет язучылары. 6 Абдулла Әхмәдиев, Шәрәф Мөдәррис—«Ватан өчен» газетасының хезмәткәрләре, редактор Гани Гыйльманов. зучыга бик еш халык каршында чыгарга кирәк була. Укучылар белән очрашумы ул, радиода чыгышмы, митингмы яисә башка берәр уңай беләнме, кайчан гына, кайда гына булмасын, халык язучыдан матур итеп әйтелгән мәгънәле сүз көтә. Ләкин, кызганычка каршы, ораторлык осталыгы күп кешедә булмый. Гадел Кутуйда андый сәләт бар иде. Ялкынлы речьнең аеруча кирәклеге сизелгән чакларда минем искә һәрвакыт Кутуй килеп тешә, ничектер үзен- нән-үзе: — Мекә хәзер Кутуй булсачы! — дисең. Татарча сөйлиме ул, русчамы, шигырь укыймы, хикәяме, Кутуй тыңлаучыларын авызына каратырлык, аларны дулкынландырырлык, шатландырырлык яки борчырлык дәрәҗәдә ялкынлы һәм үтемле итеп сөйли белә иде. Жыелышларда Кутуйга суз бирелүгә үк халык җанлана башлый, чандыр гына гәүдәле, озынча битле, көләч чырайлы бу чнбәр кешедән ул трибунадан төшкәнче күзен алмый иде. Гадел Кутуй уз гомерендә берсе артыннан берсе кабатланып торган җитди кыенлыклар, хәтта фаҗигалар кичергән кеше. (Хәтта аның үлеме дә фаҗигале булды: Ул Боек Ватан сугышында безнең җиңү көннәребез якынлашкач кына машинада үпкәсенә салкын тиюдән үлеп калды). Әмма без аның караңгы чырайлы вакытын күрмәдек диярлек. Кутуй артист табигатьле кеше иде. Искә төшүгә ул һәрвакыт эчкерсез саф күңелле кешеләргә генә хас булганча рәхәтләнеп, шаулатып көлеп җибәрүче көләч йөзле, үткен сүзле шаян Гаделша булып килеп баса. Гадел Кутуй фронтка үзен җибәрүләрен сорап, гариза бирде. Әгәр ялгышма- сам, ул элек армиядә булмаган иде шикелле. Хәрби кеше булу аңа ипчектер болай да ятышып бетми, сәләмәтлеге дә бик үк шәптән түгел иде. Әмма сез аның хәрби комиссариатка язган үтенеченә игътибар итегез. Ул үтенечтән әпә нинди көчле омтылыш, әнә нинди ялкынлы тойгылар бәреп тора: «Мин, совет язучылары члены, әдәби хезмәт белән шөгыльләнүем сәбәпле, соңгы елларда беркайда да эшләмәдем һәм хәзерге көндә дә эшләмим. Дәһшәтле сугыш көннәрендә, барлык совет халкы социалистик Ватанны саклау өчен ерткыч фашистларга каршы күтәрелгәндә, мин өйдә кала алмыйм. Мине Хәрәкәттәге Армия сафларына кабул итүегезне сорыйм. Дошманны каләмем һәм штык белән кыйнаячакмын, тормышымны партия эше өчен бирәчәкмен. Мылтыктан ата һәм фронт хәбәрләре яза алам. Ком- политсоставның теләсә нинди боерыгын үтәргә әзермен. (1903 елда туганмын, партиясез). Чакыруыгызны, өемнән чыкмыйча, һәркөн саен сәгать 12 гә кадәр көтәчәкмен. Минем адресым: Казак, Комлев урамы, 33, кв. I. Кутуев Гаделша*. Армиягә китеп, берничә ай үткәч, ул ничектер Казаига кайтты. Кутуйның фронтка киткәнче Ради оком итетта башкарган аше ифрат җаваплы булу өстенә, язучы буларак та аның иҗатының халык өчен әһәмиятен искә алып, аңа бронь бирелгән иде, Шул турыда суз кузгатып, әгәр теләсә, аның тылда эшләргә калуы мөмкин икәнлеге әйтелде. Кутуй башын гына чайкады: — Юк, булмый, — диде. — Кала алмыйм. Шундый дәһшәтле сугыш барганда, мин монда ята аламмы соң?! Булмый! Кутуй озакламыйча китеп тә барды. Зур әдәби һәм иҗтимагый мәсьәләләр күтәреп чыгарга яратучан, әдәбият алдына күтәренке таләпләр куючан, кыю фикерле, киң карашлы, ифрат хәрәкәтчән һәм күп эшләүчән талантлы әдип иде Гадел Кутуй. Әгәр талантының тәмам олгереп җиткән чагында шулай вакытсыз һәлак булмаган булса, Гадел Кутуй совет әдәбиятына «Тапшырылмаган хатлар» кебек талантлы язылган әсәрләрне тагын да биргән булыр иде.