Логотип Казан Утлары
Публицистика

Г ЕНЕРАЛ ЯЗМАЛАРЫ

1 -d ст» март. Төн буе котырган буранның әле хәзер дә туктал- я ганы ток. Көндезге сәгать икеләр тирәсендә без батальон “ комиссары Николай Федорович*Галай белән полкның уң флангысыннан, алгы сызыктан, кайтып керсәк, землянка бик тәмле ит исе белән тулган. (Кононенко госпитальгә китү сәбәпле, аның урынына килгән Н. Ф. Галай энергияле, хәрби һәм политик яктан зур тәҗрибәле булуы белән тиз арада безнең коллективның ихтирамын казанып өлгергән кеше иде.) Мондый ашамлыкны күптәннән авыз итәргә туры кил мәгәилектән, без, аптырашып, бер-беребезгә карашып куйдык. Өстәлгә күзебез төшсә—чыннан да әле яңа гына казаннан алынган берничә кисәк ит, пар бөркеп, күңелне кытыклап тора. Без, бу «сюрприз» турында повардан сорашып, эшнең нәрсәдә икәнлеген ачыклагач, әлеге тансык азыкны ашарга гына утырган идек, корпус политбүлеге начальнигы урынбасары өлкән политрук Крюков килеп керде, һәрвакыт шат күңелле һәм зур хәрби тәҗрибәгә ия булган бу кешене, яхшы киңәшләре өчен, без, командирлар, барыбыз да ярата идек. Ул үзе дә безнең полкка бик теләп килә һәм: — Бер яктан, .батальоннарда киеренке шартларда эшләргә туры килсә дә, икенче яктан, мин сездә рухи ял итеп китәм, Фатих Гарипо- вич, — дия торган иде ул. Бүген дә, килеп керү белән, гадәтенчә шаян сүзләр сөйли-сөйли, өс- башын каккалап, куе калын кашларына каткан бозларны сыпырганнан соң, өстәлгә күзе төшеп: — Бу нинди ит, каян алдыгыз? ■— дип сорап куйды. — Нигә гаҗәпкә калдыгыз? Без хәзер ит кенә ашап яшибез! •— дип шаяртып куйды комиссар. Ләкин барыбер бу итнең тарихын сөйләп бирергә туры килде. Менә ничек булган иде ул. Үткән төнге күз ачкысыз буранда КП янында торучы сакчы, таң алдыннан якынаеп килгән аяк тавышын һәм килүченең бик нык мышнавын ишетеп, тирә-якны тагын да җентекләбрәк күзәтергә керешә. Ләкин, буран бик көчле булу сәбәпле, башта берни дә күрә алмый. Тро- 1 Дәвамы. Башы 9 санда. 86 фей автоматын кысып тоткан бу сакчы, фин разведчиклары һөҗүм итә калса, шундук ут ачарга әзерләнеп, затворын тартып-корып куя. һәм шулчак бу сакчыдан, күп дигәндә, җиде-сигез метрда гына зур бер «кеше» пәйда була. — Тукта! Кем килә? — дип кычкыра сакчы, устав кушканча. Ләкин зур колаклы мүкләк поши, хәрби законнарны белмәү сәбәпле, сакчының боерыгына буйсынмый — адәм баласы белән шаярырга ярамавын сизенеп алып, килгән юлыннан кирегә чаба башлый. — Юк инде, фин разведчигы, качып кына котыла алмассың! — дип уйлап алган сакчы автоматыннан ут ача. Ату тавышына йөгереп чыккан кешеләр барып карасалар — «разведчик» инде җан тәслим кылып яткан була. Әнә шулай итеп, безнең полк ул көнне инде байтактан ашарга туры килмәгән яңа иттән авыз итте. Барысына да ит эләккәндер дип әйтә алУннан сулга — Е. Ф. Г а л а й, Ф. Г. Б у л а т о в һәм полк комиссары Ломов. 1942 ел. мыйм, әмма ит шулпасын барлык солдат та ашаганына шигем юк, чөнки мин ул поши итен барлык батальоннарга да тигез итеп бүлеп бирергә боерган идем. Сүз уңаенда безнең полкта булган тагын ’бер шатлыклы вакыйганы искәртеп үтәсем килә. Анысы 1942 елның февраль аенда булды һәм чын мәгънәсендә бәйрәм төсен алды. Бер көнне безнең полкка Уралдан посылкалар килеп төште. Дөрес, алар әллә ни күп түгел, әмма шул посылкалардагы кием-салым, ашамлыклар янында Урал хатын-кызларының йөрәкләреннән чыккан хисләре белән сугарылып язылган хатларындагы сүзләр безнең барыбызга да бик нык тәэсир итте. Ул посылкаларда ни генә юк: җылы бияләйләр, оеклар дисеңме; Уралның эшчән кызлары чиккән тәмәке якчыклары, кулъяулыклар дисеңме; җылы шарф, мех курткалар дисеңме; папирос яки тәмәке дисеңме — бар да бар. Ә солдатлар өчен иң кыйммәтлесе— шул әйберләр эчендә Урал кызларыннан килгән хатлар иде. Шуларның берсең генә булса да, укучыга тәкъдим итәсем килә. 87 «Кадерле иптәш! Чын күңелемнән чыккан кайнар сәламем белән бергә сиңа шушы бияләйне җибәрәм. Бүләгем кечкенә булса да, зур итеп кабул ит! Шушы бияләйне киеп мылтык тоткан кулларың туңмасын, дошманны кыйнаганда калтырамасын. Без заводта 16 шар сәгать эшлибез. Еш кына өйгә кайтырга да туры килми, цехта гына кунып калабыз. Чөнки без беләбез: дошман усал һәм мәкерле, аны дөмектерү өчен сугыш кораллары күбрәк кирәк. Шуңа тырышабыз, һәм илебезне яклау өчен барган бу көрәштә мин дә синнән калышмыйм дип уйлыйм. Әгәр мин сиңа тиңдәш булырлык булсам, синнән хат көтәм. Сиңа исәнлек-саулык һәм дошманны күбрәк кыруыңны телим. Зина». Кайбер бүләкләр эчендә Урал кызлары үзләренең рәсемнәрен дә җибәргәннәр иде. Рәсемле бүләк эләккән сугышчылар аларны бик кадерләп кенә, кырыйларыннан гына тоталар да: — Менә, егетләр, карагыз әле, мин нинди бәхетле! — дип, горурланып иптәшләренә күрсәтәләр һәм хат язарга утыралар иде. Кем белә, бәлки аларның кайберсе әнә шул уңай белән танышып китеп, сугыштан соң кавышканнардыр һәм хәзер дә тату гына яшәп һәм эшләп йөриләрдер әле. Дөнья бит, ниләр генә булмас дисең!.. Ә ул бүләкләрнең кыйммәте шунда, сугыш елларында фронт та, тыл да бер теләк — фашистларны тизрәк тар-мар итү теләге белән яшәгәнлекнең җанлы шаһиты иде алар. Шул бүләкләр арасыннан миңа эләккән җылы яшел йон шарфны мин сугыш беткәнче бәйләп йөрдем, һәм ул әле хәзер дә, изге бер истәлек булып, чемоданымда саклана... КҮРШЕ ДИВИЗИЯГӘ 1942 елның өченче апреле. Көн аяз, җилсез. Күлләр өстендәге чиста кар кояш яктысында күзләрне чагылдырып җемелди. Агач ботакларыннан салмак кына тамчылар тама. Менә шушы көнне мине корпус штабына чакырдылар. Тиз генә җыенып, ат белән Чикозерога бардым да, анда корпустан килгән машинага утырып, Винницага киттем. Корпус командиры генерал В. Д. Цветаев мине ачык йөз белән кабул итте. — Армия һәм корпус командованиесе, — диде ул, исәнләшеп, полктагы хәлләрне сораштырганнан соң, — сезгә зур эш йөкли. Апрель операциясендә сезгә дивизия белән командалык итәргә туры килер. Моңа ничек карыйсыз? Дөресен әйтергә кирәк, минем йөрәк леп-леп итеп сикерә башлады. Юк, курыкканнан түгел, бәлки комкорның миңа шундый җаваплы эшне тапшыруыннан иде бу. «Мондый зур ышанычны аклый алырмынмы соң?» — дигән уй йөгереп үтте минем баштан. Ләкин каршы килү дә бик үк ошап бетмәс иде. — Әгәр миңа ышанасыз икән, үземә йөкләнгән бурычны үтәргә әзермен, иптәш генерал!—дидем мин. Комкор картасын өстәлгә җәеп куйды һәм, шул карта буенча, миңа дивизиянең урынын күрсәтте. Аның оборона участогы Онега күле буеннан башлап, Ошта торак пункты аша көньяк-көнбатышка юнәлгән иде. — Бу дивизияне кабул иткәч тә, — диде генерал, — сезгә аны, фронт буйлап, Панфилович дивизиясенә таба күчерергә туры килер. Яна участок, яңа юнәлеш билгеләнер. Конкрет бурычны Оштада алырсыз. 17 сәгатьтә күрешербез. Мин комкор янына иртәнге унда килгән идем, унбердә ашыга-ашы- га полкка кайтырга чыктым. Юлда кайтканда минем күңелне нке нәрсә борчыды. Аның берсе — яраткан, аерылмаслык булып күнеккән полкым. 88 аның булдыклы, батыр офицерлары, сержантлары, кызылармеецлары. Мин бит офицерларны гына түгел, бик күп сержантларның да фамилиясен белә идем. Минем күз алдымда алар бар да шат йөзләре, киң күңелләре белән балкып торалар. Менә бу минутларда, онытылып китеп, үзеннен ихтирам казанган сугышчыларыңны тагы да, тагы да якынрак хис итәсең һәм һич тә ал арны калдырып китәсе килми. Минем күңелне кытыклаган икенче нәрсә үз алдыма куелган яңа бурычка бәйләнгән. Менә бу мәсьәлә уйландыра да, горурландыра да. Яна уйлар, яңа планнар баштан узалар... Мин сәгать 12 гә кайтып җиттем. Штаб офицерлары бары да өйдә, хәбәр көтәләр икән. Мин сөйләп бирдем, иптәшләремнең йөзләре кырысланды, аларга да аерылышу читен иде булса кирәк. Инде дивизиягә китәргә дә 3 кенә сәгать калган иде. Саубуллашу өчен, батальон командирларын чакырырга куштым. Алар килеп җиткәнче, Звонов землянкасы киңрәк булганга, анда җиңелчә генә сый әзерләделәр. Ул арада батальон командирлары: капитан Волков, капитан Доватор, партбюро секретаре Тамарлаков, элемтә начальнигы капитан Исхаков та килеп җиттеләр. Тезелешеп утырдык. Беренче тостны комиссар Николай Федорович тәкъдим итте. Ул үзенең сүзен командирның китүенә бәйләде. Уңышлар теләде. Аннан соң полк ветераны И. П. Звонов чын күңелдән чыккан җылы сүзләре белән хезмәт елларын, сугыш кырларында кулга кул тотышып җитәкчелек итү вакытларын искә алып узды. Звонов чыгыш ясаганда Татищеве лагерьлары, Монголия, ерак Байкал арты урманнары үзенә бертөрле матур булып искә төштеләр. Сәгатьтән артык вакыт узды. Эх, кыен икән дә соң дуслардан аерылып китүе. Дөрес, мин озакка түгел, апрель операциясе чорында гына аерылышып торырга, аннан яңадан үз полкыма кайтырга тиеш идем. Ләкин бу бит сугыш, ә сугышта нинди генә хәлләр булмый! Мин дә чын күңелемнән үземнең булдыклы ярдәмчеләремә һәм мәҗлестә катнашкан барлык офицерларга киләчәк һөҗүмнәрдә зур уңышка ирешүләрен теләдем һәм, китәргә җыенып, машина янына чыктым. Ирексездән күзләр чылана башлады. Барысы да мине кочакладылар. йөз километр араны узып, мин Оштага килеп җиткәндә, сәгать кичке сигез иде инде. Мине штаб начальнигы подполковник Голубев-Кри- цер каршылады. Дивизия штабы юан бүрәнәләрдән салынган зур тәрәзәле йортка урнашкан иде. Аның эче җылы, якты. Бу өйнең идәне дә сары буяуга буялган. Дөресрәге, буявы әлегә чаклы сакланган. Юеш, тәбәнәк землянкадан соң, бу йорт эче миңа искиткеч матур тоелды, «менә кайда икән ул дөньяның рәхәте!» дип уйлап куйдым. Ул арада ишек ачылды. Өстенә яңа сары тун кигән генерал В. Д. Цветаев килеп керде дә: — Әһә, килдегезме? Эшне нидән башлыйбыз? — дип, миңа доклад ясарга ирек тә бирмичә, сораштыра башлады. Мин штаб начальнигы докладын тыңларга теләвемне белдердем. Дөресен әйтергә кирәк, беренче мәртәбә эшкә керешү миңа шактый кыен иде. Аннары дивизия комиссары Т. П. Лесняк килеп керде. Мин аны күрмәгән идем әле. Штаб начальнигы полковник Я. Г. Голубев-Крицер гомуми обстановка һәм дивизиягә куелган приказ турында яхшылап сөйләп бирде. Бу приказ буенча, бер тәүлек эчендә оборона участогын икенче дивизия частьларына тапшырып, безнең дивизия бишенче апрельнең киченә фронтның Винницы участогына барып җитәргә тиеш иде. Безгә командирларны да җыярга вакыт булмады. Бер төн эчендә, ягъни дүртенче апрель иртәсенә, полклар һәм башка частьлар, оборона 89 участокларын 'башка дивизия частьларына тапшырып, походка әзерләнделәр. Без барасы юнәлештә, карта буенча хөкем йөрткәндә, юллар бөтенләй юк, булганнары да начар һәм сазлыклар аша үтәргә тиеш иде. һәм шулай булып чыкты да. Безнең маршрут фронтның беренче сызыгына параллель һәм бик якыннан гына үтәргә тиеш булганлыктан, алдан разведка һәм сапер подразделениеләрен җибәрдек. Аннары авангард полкы, ә аның артыннан штаб колоннасы юлга чыкты. Урман араларына һәм юл буйларына сугышчан сак куярга туры килде. Минем бик хәтердә: Генерал Цветаев үзенең тынычсыз гадәте белән менә шул югарыдагы чараларга зур игътибар итәргә кушкан иде. Мин чанага менеп утыргач, тагын бер мәртәбә: — Иптәш Булатов, мин сезгә ышанам, вакытында хәвефсез-хәтәр- сез частьларны тиешле урынга җиткерерсез! — дип калды. Бу кайгырту бик урынлы һәм дөрес иде. Мин бүген үзем дә уздырып җибәрү пунктында авангардка билгеләнгән полк командиры подполковник А. В. Зуевичка бу мәсьәләне аерым рәвештә хәтеренә төшергән идем. Ләкин башка командирларны кисәтергә өлгермәгән идем әле. Без бераз юл алгач, минем боерык буенча, полк командирлары майор Т. Н. Николаев һәм майор В. Л. Сахаров (ул полк командиры булып билгеләнгән һәм миннән бер-ике сәгать кенә соң килгән иде) килделәр. Алар белән артиллерия полкы командиры подполковник Я. Я. Рубен да бар иде. Аларны, Сахаровтан башкасын, минем беренче күрүем иде. Вакыт тар булганлыктан, бик ашыгыч кына танышып алганнан соң, полк командирларына кирәкле боерыкларны бирдем дә, алар үз частьларына киттеләр, ә без, артиллерия начальнигы подполковник С. М. Карамзин, штаб начальнигы Голубев-Крицер белән бергәләп, чанага утырып, алга юнәлдек... 10—15 чакрымнан юл бетте. Хәзер инде колонналар агачларны кисеп киңәйтелгән сукмаклардан кысыла-кысыла гына баралар иде. Аннары туптурыга киткән урман межасына килеп чыктык. Ләкин озак барырга туры килмәде, киң сазлыкка барып терәлдек. Җәяүле кеше дә үтеп чыга алмаслык бу баткаклыкны төньяктан урап узарга туры килде. Тагын сазлык. Монда инде юл салынган, ләкин атлар кереп баталар, туплар туктыйлар... Урман тып-тын һәм бу тынлыкны бозарга да ярамый иде. Кычкырып команда бирергә дә офицерларның хаклары юк, дошман якын. Сазлыкка баткан атларны, туп, минометларны чыгарганда, атларга ярдәм иткәндә дә иркенләп, җәелеп эшләргә мөмкинлек юк. Кискен рәвештә куелган марш тәртибенә буйсынып, һәркемгә ашыгырга туры килә иде. 4 апрельдә ул-бу булмады, көн тыныч узды. Ләкин бишенче апрель көнне, күрәсең сизенеп алды булса кнрәк, дошман тынгысызлый .башлады. Безнең сак һәм разведка подразделениеләренә дивизия колонналарын чын-чынлап сакларга туры килде. Бүген дошман самолетлары да очарга керештеләр... Сәгать көндезге унбердә безнең колонналардан ерак та түгел бомбалар төшеп ярыла башлады. Бәхеткә каршы, ул тирәдән безнең гаскәр узып киткән иде инде. Алда, Спиридоновская авылы ягында, каты атышулар ишетелә башлады. Голубев-Крицер рация аркылы разведбат командиры белән элемтәгә керде. Батальон командиры: «Спиридоновская белән Ивки арасында фин отряды белән очраштык. Бурычны үтәүне дәвам итәм!» — дип хәбәр итте. Нәкъ .бер сәгатьтән яңа радиограмма укыдык. Бу радиограммада 90 безнең моторота көче белән фин разведотрядыныц туздырылуы хәбәр ителгән иде. Ак финнәр «тел» алуны максат итеп куйган булганнар икән. Ләкин аларныц бер солдаты үзе әсир ителгән. 5 апрель киченә, бик зур кыемлыкларга карамастан, тәүлегенә 50 шәр километр юл узып, барлык подразделениелар дә тиешле урынга килеп җиттеләр һәм билгеләнгән участокны кабул итәргә керештеләр. Безнең оборона сызыгы 50 километрга сузылган һәм ул, Малая Кузра, Большая Кузра күлләре буйлап, Никифоровская авылы аша үтеп китә иде. Без алыштырган Сомсонов һәм Иванченко полклары сулга күчтеләр. Дивизиянең барлык автомашиналары, сугыш техникасы һәм припаслары, азык-төлек запаслары көньяк юлдан Винница аркылы килев, тиешле районнарында тупланганнар иде инде. 5 апрельдән 11 енә чаклы һөҗүмгә әзерләндек. Безнең дивизия армия күләмендә планлаштырылган һөҗүм операциясендә төп юнәлештә түгел иде. Мондый киң фронт шартларында дивизиягә дошман оборонасын өзү өчен участок бирелмәде һәм бу мөмкин дә булмас иде. Аерым отрядлар белән өч юнәлештә һөҗүм итү өчен полкларга сугышчан бурыч куелды. Сахаров полкы ике батальон белән Травники авылы юнәлешенә; Зуевич полкы дүрт батальон белән Малая Кузра күленә таба; Николаев полкы Соболевщина юнәлешенә һөҗүм итәргә тиеш иде. 6 апрельдә иртән разведка начальнигы дошманның көче, аның оборона системасы турында доклад ясады. Аның мәгълүматларына караганда, дивизия каршында дошманның 8 нче укчы полкы, 61 нче егерь батальоны, 9 нчы полкының 1 нче батальоны, 4 авыр артбатареясы, алты батарея полк артиллериясе һәм башка күп кенә көчләре тупланган иде. Шуның өстенә, финнәр оборонасы күп сандагы дзодлар, тимер чыбык киртәләре, мина кырлары белән ныгытылган. Архангельск тракты, Лодейное поле, Подпорожье, Гоморовичи, Левинь һәм Ошта аша сузылган кораллар һәм резервлар китерү өчен уңайлы киң юллар да финнәр кулында булуын искә алсак, безнең каршыдагы дошманның ни дәрәҗәдә уңай шартларда икәнлеген күз алдына китерүе читен булмас. Дошман турындагы бу мәгълүматлардан чыгып, мин катгый бер нәтиҗәгә килдем: дивизия кирәк кадәрле снаряд һәм миналар белән тәэмин ителергә тиеш... Бүген иртәдән бирле кар ява 'башлады, йомшак эре кар һаваны бөтенләй каплап алды. Сәгать 10 да башланасы рекогносцировкага комачаулык китерде. Менә хәзер сәгать 11. Әмма карның туктарга исәбе юк әле. Без бу хәлгә борчылып утырганда, штабка бер офицер килеп керде. Ул менә шушы документны китергән иде. «А к т. Без түбәндә кул куючылар: хәрби фельдшер Хәмитов 3. X., политрук ярдәмчесе Зыков И. С., кызылармеецлар: Синицын С. В., Клочко Ф. Е., Ничаев, Егоров Я. бу актны шул хакта төзедек: Н. авылы янындагы күл эчендә, авыр яраланганнан соң, ерткычларча үтерелгән совет сугышчыларының мәетләре табылды. Үтерелүчеләрнең кайберсенең .битләре пычак белән чәнчелгән, колаклары кисеп ташланган, башлары сугып ярылган. Политрук ярдәмчесе Алексей Борисович Лунинның күзе чокып алынган, борыны бөтенләй киселгән, бармаклары чабып ташланган һәм бит итен кисеп алганнар. Мәетләр арасында бер лейтенант гәүдәсе дә бар, аның фамилиясен белә алмадык. Мондый яра эзләре гади сугышчылар тәнендә дә бар. Әлбәттә, ак финнәр үзләренең кабахәт эзләрен яшерергә тырышканнар. 91 Шул максат белән, ерткычларча үтерелгән совет сугышчыларының гәүдәләрен күлгә батырганнар. Бу хәл 1941 елның көзендәге сугыш вакытларында булган. Хәрби фельдшер Хә м нтов 3. X. Политрук ярдәмчесе Зыков И. С. Кызылармеецлар: Синицын С. В. Кл очко Ф. Е. Нечаев. Е г о р о в Я1942 ел, 5 апрель», — Моннан да зуррак кабахәтлекнең булуы мөмкинме соң?!’—дип кунды штаб начальнигы, актны укыгач. Шушындый этлекне эшләгән ак финнәргә булган ачудан һәркемнең тешләре кысылган иде. — Мин шунда ук комиссар Леснякка бу актны бөтен сугышчыларга җиткерергә һәм дивизия газетасында бастырып чыгарырга куштым. Сәгать уникедә, кар явуы бераз кимеп, көн ачыла төште һәм без рекогносцировкага керештек. Штаб бик катлаулы шартларда һөҗүм операциясе планлаштырды. Бу' эш берничә көнгә сузылды. Чөнки операциянең һәр детален ныклап, төрле яклап хәл итәргә кирәк иде. Шунлыктан, бу көннәрдә штаб офицерларына тәүлегенә 3—4 сәгатьтән артык йокларга туры килмәде. 7 апрель көнне, кичке ашны ашап утырганда, миңа генерал Цветаев шалтыратты. — Ну, нихәл, рекогносцировка ничек бара? Мин ачыктан-ачык, бернәрсәне дә яшермичә, сөйләп бирергә булдым. Мәсьәлә болай: фронт сызыгының күп өлеше урман арасыннан уза иде. Шунлыктан дошман позициясен күзәтү артык кыен. Подразделение командирлары үзләре дә юньләп рәтенә төшмәгәннәр. Бу — бер. Икенчедән, өч полк өч юнәлештә һөҗүм итәргә тиеш. Аларның арасы унар километрга сузыла. Шуңа күрә рекогносцировка күп вакытны ала. Бигрәк тә безнең башны ваткан нәрсә снаряд, миналарның аз булуы иде. Бу докладымда аерым рәвештә әнә шул мәсьәләгә тукталдым. — Сугыш припасы бүтән юк! — диде комкор, коры гына итеп һәм, башка сорауларыма җавап та биреп тормыйча, трубканы куйды. — Минемчә, генерал ачуланган, — дидем мин. — Снаряд бирергә уйламый да, — диде Карамзин. Без тагы бер мәртәбә киңәштек. Комиссарга хәрби совет аркылы хәрәкәт итәргә тәкъдим ясадык. Ә артиллерия начальнигы, безнең мөмкинлекләрне яңадан хисаплап, тагын заявка бирергә тиеш булды. Шулай итеп, бу мөһим нәрсәне хәл итү өчен командование белән безнең арада көрәш башланды дисәң дә ярый. Бер үк вакытта төнге сизгерлекне тикшерү эшләре дә алып барылды. Мәсәлән, 9 апрель көнне без .болай иттек. Голубев — Сахаров полкына, комиссар — Николаев полкына, Карамзин — артполкка, ә мин Зуевич полкына киттек. Менә мин бер штаб офицеры белән чанада барам. Урман эче караңгы. Кар йомшак. Ат баскан саен тезенә чаклы бата. Агач башлары арасыннан җемелдәп йолдызлар күренә. Минем өстә сары тун. Аның, йомшак якасын күтәреп куйдым да, үрәчәле чанага кырын ятып, рәхәтләнеп барам. Хәзер мин бернәрсә дә уйламыйм, ял итәргә тырышам, ләкин минем күңелгә кинәт кенә шик килеп төште: «Нәрсәдер озак барабыз 92 шикелле, мин бит бу полкта булган идем, болан озак барганьимны хәтерләмим...» Ул арада кучер атка берне сыптырып та алды. Янәсе, әкрен бара. Сыртына чыбыркы төшкәч, ат бер-ике адым алга сикереп куйды, ләкин ныгытып юыртып китәргә исәбе юк иде, аның аягы тирәнрәк бата башлады. Ихтыярсыз, минем күзем атның тез тиңентен карга батып барган юан аякларына төште. Чананың икенче ягында утырган штаб офицеры да муенын сузып алга караштыргалый башлады. Аннан соң, бүрегенең колакларын чишеп, миңа күз салып куйды. Күрәсең, кидер әйтергә тели иде. Нәкъ шул секундта арттан, уң яктан: — Тукта, кая барасыз, атам! —дип кычкырган тавыш ишетелде, һәм шуның артыннан ук безнең алда дошман автоматчылары ут ачты. «Трат-та, трат-та-та!..» Димәк, без нейтраль зонага чыкканбыз. Мондый куркынычтан котылу өчен безгә артка борылырга кирәк иде. Ә ничек борылырга? Бәхеткә каршы, без урманның сирәк җиренә чыгып җиткәнбез икән. Ат сул яклап үзе борыла башлады. Бу шулкадәр тиз арада булды ки, ат, борылып җитәм дигәндә генә агачка бәрелеп, тәртәне сындырды. Без, чанадан төшеп, атка булыша башладык. Кучер карабиннан дошманга таба ата иде. Ул арада безнең яктан бер пулемет та эшли башлады... Бу минутларда безгә үлем дигән нәрсә куркыныч түгел иде. Безнең йөрәкне алган нәрсә — дошман кулына эләгү. Ә без бит дошманнан, күп булса, 100 метрда гына идек. Без, Спиридоновская авылын чыккач та, икенче юл белән киткәнбез икән. Мин офицерга артык ышанганмын һәм чак кына дошманга эләкмичә калдык бит. Шунлыктан башта үземне үзем ачуландым. Мин бу вакыйгага тикмәгә тукталмадым. Бигрәк тә һөҗүмгә әзерләнгән вакытта саклык чараларын көчәйтү иң мөһим эшләрнең берсе булып тора... Миң полкны тикшереп кайтканчы төнге 12 булган иде. Ул арада комиссар белән Голубев-Крицер һәм, алардан чак кына соңарып, Карамзин да кайтып җиттеләр. Мин төнге вакыйганы сөйләп бирдем. Бу хәлдән подразделениеләрдә, бигрәк тә беренче сызыкта, саклык, сизгерлекнең тиешенчә куелмаганлыгы күренә иде. Димәк, тикшереп торуны, контроль ясауны көчәйтергә кирәк. Партия оешмалары, коммунистлар һәм барлык офицерлар составы бу эшкә ныграк әһәмият бирергә тиешләр иде... 11 апрельгә чаклы һөҗүмгә әзерләндек. Ләкин сугыш припаслары мәсьәләсен хәл итә алмадык һәм операцияне үзебездә булган сугыш припаслары белән генә башларга туры килде. Дивизия ун көн сугышты. Язгы баткаклык, фронтның киң булуы, снаряд, миналарның азлыгы, әлбәттә, эшне кыенлаштыра иде. Ләкин, шуңа да карамастан, 7 нче аерым армиянең сугышчан боерыгын үтәүдә безнең дивизия дә зур өлеш кертте. Дошманга берничә нык удар ясады. Бу ударлар финнәрнең игътибарын үзенә тартты һәм дошманның төп ударны башка дивизияләргә каршы юнәләсе күп кенә көчләре безнең фронт каршында тоткарланырга мәҗбүр булды. * Бу һөҗүм операциясе вакытында бигрәк тә майор Сахаров полкы яхшы сугышты. Менә берничә эпизод. Бер көнне лейтенант Читанов җитәкчелегендәге автоматчылар взводы камалышта кала. Ләкин автоматчылар каушамыйлар, сан ягыннан үзләреннән берничә мәртәбә күбрәк булган дошманга каршы геройларча көрәшәләр. Читанов яралана, ләкин стройдан чыкмый. Ак фин- нәр, лейтенантның кул күтәрүен көтеп, атмый башлыйлар. Тынлык ур. наша. Ләкин дошман ялгыша. Шушы тынлык моментыннан файдаланып, Читанов взводын атакага күтәрә һәм божраны уңышлы рәвештә ерып чыга. 93 Коммунист, өлкән лейтенант Шакәримов үзенең разведка взводы белән 2 нче батальонның сул флангысыида хәрәкәт итә һәм ул, бик яхшы атучы буларак, өч «күке»не бәреп төшерә дә взводын штурмга күтәрә. Яралана, ләкин, алда торган биеклекне дошманнан чистартмыйча, стройдан чыкмый. 14 апрель көнне өлкән лейтенант Бодет батальоны, геройларча сугышып, дошманны бик нык кысрыклый һәм куып китә. Ләкин финнәргә өстәмә көч килә, һәм алар контратакага ташланалар. Әмма Бодет ашыкмый. Бик сабырлык белән ак финнәр батальонының якын килгәнен көтә. Сугышчыларга бу көтү гаҗәеп озак кебек тоела. Ләкин командирны тыңлыйлар. Дошман урман арасыннан карлы суга бата-бата тәмам якынаеп җиткәндә, батальон командиры тавышыннан бетеп тирә-як яңгырап китә: — Атыгыз! Бу көтелмәгән удардан каушап калган фин батальоны, йөзләрчә солдатларын югалтып, чигенергә мәҗбүр була. * 22 апрельдә операция тәмамланды. Ун көнгә сузылган бу сугышның әһәмияте нәрсәдә иде соң? Безнең дивизия үзенә куелган бурычны үти алдымы? Турыдан-туры әйтергә кирәк, дивизия югары командованиенең ышанычын тулысынча аклады. Ә ун көнлек каты сугышның әһәмияте менә нәрсәдән гыйбарәт иде. Беренчедән, бу сугышларда финнәрнең меңнәрчә солдаты юк ителде. Безнең участокта дошманның зур югалтуларга дучар булуын үзе теләп әсир төшкән фин солдаты Ропанен да раслады. Финнәрнең 8 нче укчы полкының 3 нче ротасы солдаты иде ул. 7 нче аерым армия фронтларында, сугышның беренче көннәрендә генә дә, финнәрнең 18000 нән артык солдат һәм офицеры юкка чыгарылды. Менә шуның нәтиҗәсендә, фин армиясенең һөҗүмгә әзерләнүе өзелде, тормышка ашмады. Икенчедән, җәен, фашист гаскәрләре көньякта һөҗүмгә күчкәч, апрель операциясе көннәрендә үзләренең сугыш припаслары запасын расходка чыгарып бетерүләре аркасында, финнәрнең төньяктан аларга ярдәм итәрлек көче юк иде инде. Өченчедән, безнең дивизия дошманның шактый зур көчен үзенә юнәлтеп һәм тоткарлап торып, төп юнәлештә һөҗүм итүче башка дивизияләргә, бигрәк тә Панфилович дивизиясенә, зур ярдәм итте. Безнең дивизия финнәргә үз гаскәрләрен башка участокларга китерергә комачаулык итеп кенә калмады, бәлки башка юнәлешләрдә сугышырга тиешле тактик резервларын безнең белән сугышка кертергә мәҗбүр итте. Дөресен әйтергә кирәк, бу бурычны уңышлы үтәп чыгуыма мин бик канәгать идем һәм күтәренке рух белән яңадан үз полкыма кайтырга әзерләнә башладым. 23 апрельдә дивизиягә армиянең хәрби советы члены генерал Васильев килде. Апрель сугышы көннәрендә безгә берничә мәртәбә килгәне булганлыктан, мин аның белән таныш идем инде. Аның икенче мәртәбә килүендә безнең арада булган бер сөйләшү хәтеремдә калган. Эш менә нәрсәдә иде. Операция башлануның беренче көннәреннән үк, корпус штабыннан безгә ялган информацияләр килә башлады. Бер көнне безгә: — Панфилович частьлары Гоморовичииың көнбатыш ягында сугышалар, ә сез нишләп ятасыз? — дип, ә икенче көнне: — Гоморовичи безнең кулда. Панфиловнчның бер часте, Подпорожье ягыннан олы юл буйлап килеп, Гоморовнчидагы дошманны тар- мар итте, — дип хәбәр иттеләр. 94 Корпус штабыннан зур дәрәҗәле кеше хәбәр итә бит моны. Шулай булгач, әллә чыннан да дөресме икән дип уйлап куям. Ләкин, әгәр Го- моровичи районында сугышлар барса, һичшиксез, 6—7 километрдагы ул сугышны без сизмичә калмас идек. Ул яктан бер генә туп тавышы да ишетелгәне юк лабаса! Билгеле, үз командирын турында югарыга жалоба бирү бик үк килешеп бетми, әмма күрәләтә ялганга да түзеп торуы читен иде. Шунлыктан, мин бу турыда хәрби совет члены генерал Васильевка сөйләгән идем. Әйтергә кирәк, шул көннән башлап, безгә бүтән ялган информация килми башлады. Ә бүген исә, мин генералга бурычның үтәлүе турында доклад ясадым да полкка кайтырга рөхсәт сорадым.Ул армия штабына шалтыратып сөйләште дә миңа рөхсәт ителүен әйтте. Бу кыска, ләкин гаять катлаулы һәм киеренке операция чорында мин штаб начальнигы Я. Г. Голубев-Крицер, артиллерия начальнигы С. М. Карамзин һәм гомумән барлык штаб офицерлары белән якыннан танышып, дуслашып өлгергән идем инде. Без һәрвакыт бергәләп, уртак тел табып, үзара киңәшеп эш иткән идек. Инде менә алар белән хушлашырга туры киләчәк... ТАГЫН ПОЛКТА 23 апрель көне кояшлы иде. Күп кенә урыннарда кар эрегәнлектән, тирәяк ала-колаланган. Мин ат өстендә әкрен генә Шакшозерога кайтып барам. «Дәрт бар, дәрман юк» диләр. Мин дә тизрәк кайтып җитәргә тырышам, түземсезлек белән барын да күрәсем килә, ләкин юл бата, ат әкрен атлый. Шулай да полкка якынлаштым инде. Бу районда хәзер хәлләр үзгәргән. Полк КПсы Шакшозероның көнчыгыш ягына, юл кырына күчкән. Дивизия КПсы элекке полк КПсы урынында. Мин бер землянкага килеп житкәндә, беренче булып, комиссар күренде. Ул арада шатлыгыннан ак тешләрен ялтыратып Звонов та килеп җитте. Шул ук якын дуслар. Кәеф-хәтерләре яхшы күренә. — Рәхим итегез, хуҗа кайтты! — диләр. Икәүләп кочакладылар... Аннары Звонов землянкасында әйбәтләп кичке ашны ашадык. Кайтып кергәннән бирле сүз һаман бер нәрсә — узган сугышларның барышы, нәтиҗәсе, кыенлыклары һәм уңышлары турында барды. Без төнге икегә чаклы сөйләшеп утырдык. Минем өчен иң авыр минутларның берсе—-икенче батальон командирының геройларча һәлак булуларын ишетү иде. Капитан Иван Архипович Волков батальоны 14 апрель көнне кыен хәлдә кала. Бу батальонга, каршыда торган дошман подразделениесен юк итеп, «Фигурная» исемле калкулыкны алырга сугышчан боерык бирелә. Волков бик зур сабырлык белән, ләкин ышанычлы итеп, үзенең сугышчыларын һөҗүмгә әзерли һәм шуннан соң батальонын атакага күтәрә. Волковчыларның каты басымына түзә алмыйча, ак финнәр калкулыктан качарга мәҗбүр булалар. Ә батальон дошманны куып, полкның башка батальоннарыннан шактый алга китә һәм финнәргә зур югалтулар ясый. Шундый кызу сугыш барышында өстәмә көч килү сәбәпле, финнәр берничә тапкыр контратакага ташланалар, хәл кыенлаша, ләкин волковчылар командирның: — Бер адым да артка чикмәскә! — дигән командасына буйсынып, тигезсез көрәшкә керешәләр. Ак финнәр батальонны өч яклап камап алалар. Тагын, тагын өстәмә көч китерәләр, ләкин волковчылар, зур югалтуларга карамастан, геройларча көрәшүләрен дәвам итәләр. Бу сугыш, бу кан коеш 24 сәгать 95 буена сузыла. Волков батальонында нибарысы 15 кеше кала һәм алар, үзләренең яраткан командирлары янына тупланып, һаман дошманга каршы торалар. Волков үзе инде расчеты һәлак булган пулеметны ала да дошманны кыра башлый һәм, ярдәм килгәнгә чаклы, шул аз санлы сугышчылары белән дошманны тоткарлап тора. Ләкин соңгы минутта үзе дә һәлак була. Новосибирск өлкәсе Татар районы Каззтком авылында крестьян семьясында туып үскән һәм армиягә чаклы колхоз председателе булып эшләгән бу себер егетенең безнең арадан китүе бик тә кызганыч иде... Бу сугышта 600 дән артык фин солдаты юк ителә. Волков үзе генә дә 60 финне үтерә. Капитан Волковның бу геройлыгын безнең Ватаныбыз онытмады. СССР Верховный Советы Президиумы указы белән, 1943 елның 22 февралендә, Волков Иван Архиповичка Советлар Союзы Герое исеме бирелде. ...Кайтканның икенче көнендә иртүк дивизиягә киттем. Полковник М. И. Панфилович һәм полк комиссары Зайцев бүген мине көткәннәр икән. — Сезнең полк яхшы сугышты! — диде комдив, беренче сүзе итеп. Аннары апрель сугышларында Звонов белән Галайның тиешенчә җитәкчелек итүләре турында үзенең әйбәт фикерләрен сөйләп бирде. Ә соңыннан: — Сезгә, Фатих Гариповпч, — диде комдив, — тиздән приказ булырга тиеш. Күрше дивизиягә дивизия командиры урынбасары булып билге ТӘШ полковник. — Анысы инде, иптәшкәем, командование эше, аларга югарыдан яхшырак күренә торгандыр, ә безнең эш — приказга буйсыну, — диде Панфилович, шаяртып. Гомумән, характеры буенча зур оптимист һәм шаярырга ярата иде ул. Аннан соң операция нәтиҗәләренә тукталдык. — Бик авыр шартларда сугышырга туры килде!—диде комдив, картасын алып. — Менә карагыз: безнең юнәлештә дивизиянең һөҗүм полосасында 70 процент җир — сазлык. Карның тирәнлеге метр — метр да егерме сантиметр, шуның өстенә кар астында су. Юл юк. Юлны урман кисеп, агачлар тезеп ясарга туры килде... Менә подполковник Д. Ф. Григорьев та килеп керде. Ул озын мыек үстергән. «Димәк, хәзер дивизиядә мыеклы кешеләр икәү икән!» — дип уйлап алдым һәм, ихтыярсыз, полковник Панфиловичка карап куйдым. Ул сакалына кушылып үскән бу сары мыегын 1941 елның көзеннән бирле йөртә иде инде. Шунда Улан-Удэ искә килеп төште. 1940 нчы елның язы иде. Безне дивизия командиры Девятов җыйды. — Монголиядән кайтышлый генерал Ака Иванович Городовиков керергә тиеш. Атларның барысын да чистартып куегыз! — дип боерык бирде комдив һәм Ака Ивановичның атларны аеруча яратуын әйтте. Бу чорларда полкларда штаттан тыш атлар бик күп иде. Ике көн, ике төн сигез йөздән артык атны «мунча» керттек. Кайбер атларны икешәр кабат юдылар. Киңәшмәдә комиссар Ф. С. Галаджев:. ләнәсез! — Полк та җитәр иде миңа, ип- И. А. Волков. 1942 ел. 96 — Городовиков атны Будённыйдан ким белми, сак булыгыз! —дигән иде. Менә смотр вакыты да килеп җитте. Атлар полк мәктәбе казармасы каршына тигез сафларга тезелеп куелганнар иде. Тиздән генерал да килде һәм, мин аңа рапорт биргәч, атлар янына барып, берничәсенең чисталыгын тикшерде. — Канчан «мунча» керттегез? — диде бу бер дә көтмәгәндә. Аннары бер атның колагын ачып карады да: — Молодцы, тырышкансыз, — диде, — ләкин менә колакларын сөртмәгәнсез! Соңыннан атларны үз яныннан берәмләп уздырырга боерды һәм мәктәп ишеге янына әзерләнеп куелган урынга килде. Менә кызыл комач җәелгән өстәл, урындыклар. Өстәлдә карандаш, кара, графин белән су. Атларны уздыра башладылар. — Врач! Әнә теге кашка кара атны кара әле! — диде генерал. — Әнә, моннан бишенче булып килә, нәрсә белән авырый ул? — Юк, авырмый! — диде врач. — Авырый дим мин сезгә! Туктатыгыз әле! Озын колаклары азрак салынган зур гәүдәле кавалерия атын үзе янына алып килгәч, Ака Иванович аның авызын ачып карады. — Дөресме, доктор? ■— Так точно, иптәш генерал! — диде врач. Бу хәлгә без барыбыз да сокланып, шаккатып калган идек... Миң бу эпизодны шуның өчен сөйләдем, чөнки комдивның һәм Григорьевның мыеклары миңа Ака Ивановичны хәтерләтте. Аның мыегы да нәкъ шулай озын һәм, сакалына кушылып карлыгач койрыгысы- ман аерылып киткән иде. Аерма тик шунда гына: Ака Ивановичныкы чем-кара, комдивныкы сап-сары, ә Григорьевныкы коңгырт иде. ...Григорьев белән исәнләштем. Мин югында аны артполк командирыннан дивизия артиллерия начальнигы дәрәҗәсенә күтәргәннәр иде. Мин мыек мәсьәләсен кузгатырга булдым. Көлешеп, күңел ачып, сөйләшеп алдык. «Дивизионный» хәрби шәһәрчеген, Ака Ивановичның килүен телгә алып киттек. — Мин барын да хәтерли алмыйм, ләкин генерал Городовиков безгә атлар өчен рәхмәт белдергәне хәтердә. Аннан соң синең белән 1941 елның февраль аенда «Почет билгесе ордены» белән бүләкләнүебез истән чыкмый. Димәк, начар эшләмәгәнбез! — диде Григорьев. УКЧЫ дивизиядә Май башында мине П. В. Гнедин дивизиясенә җибәрделәр. Китәр алдыннан актык мәртәбә дусларым белән саубуллаштым. Алгы сызыкта казылган окоплар, траншеяларга чаклы күңелгә якын. Ә шул окоплардагы ачык йөзле, үткен күзле, сөялле куллы батыр солдатларны калдырып, алардан аерылып китүе аеруча кыен иде. Мин түзә алмадым, китәсе көнне тагы бер мәртәбә алгы сызыкны урап кайттым. ...Гнедин дивизиясе Яндыба елгасы тирәләрендә урнашкан иде. Монда да су, баткаклык. КП районында землянка ясарлык та урын юк. Землянка урынына буралап .будкасыман тораклар ясалган. Килеп җиткәч, штаб начальнигына кердем һәм ни күзем белән күрим — Голубев-Крицер өстәл артында утыра. Исәнләштек. Ул да әле шушы көннәрдә генә монда килгән икән. Без Петр Виссарионович Гнединга киттек. Тулы, зур гәүдәле хәрәкәтчән, салмак кына сөйләшүче бу кешегә 50 яшьләр чамасы,булырга кирәк. Минем докладны тыңлаганнан соң, комдив ашыкмыйча гына мондагы хәлләр белән таныштырды. Икенче көнне үк мин полкларга киттем. Бер атна буена дивизия белән танышырга туры килде. Тикшерү нәтиҗәсендә, полкларда оборона планының булмавы ачыкланды. Ә бит һөҗүм хәрәкәте оештыруны ныклап планлаштыру никадәр мөһим булса, оборона сугышы да шулай ук билгеле план белән алып барылырга тиеш иде. Дивизия командирына минем беренче докладым менә шул турыда булды, һәм бу җитешсезлекләр тиз көннәрдә бетерелде. Гомумән 5 ай җәйге оборона бурычын үтәү көннәре яхшы узды. Дивизия командиры, комиссар, штаб начальнигы белән бөтен эшне дә бергәләп, уртак тел табып хәл итә идек. Мин ул айларда күбрәк алгы сызыкта булырга тырыштым, чөнки урынбасарның урыны шунда булырга тиеш. Үзеңдә булган белем һәм тәҗрибәне түбәнгә чаклы җиткерү, җитешсезлекне ачу — командирларга ярдәм күрсәтүләрне фәкать шул юл белән генә тормышка ашырырга мөмкин иде. Дивизиянең оборона фронты киң: Подпорожьеның көньягындагы «31 квартал» исемле поселоктан башлап Яндыба елгасына кадәр сузыла; аннан соң Свнрьстройга барып терәлә; Свирь елгасының көньяк ярлары буеннан сузылып, Лодейное Поле шәһәренә тоташа, аннан тагы көнбатышка китә һәм, шулай итеп, 50 километрга сузыла иде. Сентябрь ае башларында җылы, аяз көннәр башланды. Шундый көннәрнең берсендә штаб начальнигы Зорин белән (Голубев-Крицерны икенче эшкә алганнар иде) полковник Иванов полкыннан кайтып киләбез. Менә Яндыба суына да килеп җиттек. Бу елганың киңлеге 4—5 метр гына. Әмма аның урман һәм куаклар арасыннан боргаланып, челтерәп агуы ничектер күңелгә рәхәтлек бирә, дәрт өсти. Чыннан да, безнең землянкалар Яндыба ярында гына казылган булса да, без инде шунда ничә айлар торсак та, һаман әле аның матурлыгыннан ямь табабыз һәм һәрвакыт мактап сөйли идек. Бүген дә шул турыда сүз чыкты. Зорин үзенең тугай ягындагы матурлыклар хакында сөйләде, мин үзебезнең Ь1к буйларын мактадым. Аннары 1941 елдагы октябрь айлары, ул вакыттагы авыр сугышларны искә алдык. — Әгәр дә дошманның ул чордагы планы эшкә ашса, безнең эшләргә күрелмәгән үзгәрешләр керер иде, — диде Зорин. Әйе, аның бу сүзләре дөрес иде. Чыннан да, әгәр ак финнәр Тих- винга чыгып, немец гаскәрләре белән кушыла калса, Ленинград өчен «Зур җир» белән бердәнбер элемтә чыганагы булган Ладога күле, ул вакытта халык атап йөрткәнчә әйтсәк, «тормыш юлы» бөтенләй киселер иде. Шуларны искә алгач, Зорин: — Их, Ленинград, Ленинград! Мин бит монда, синнән ерак булсам да, сине саклыйм, синең белән горурланам! —дип кычкырып җибәрде. Без кайтып җитеп, атларыбызны урнаштырырга да өлгермәдек, мине дивизия командирына чакырдылар. Ашыгып кына килеп кереп, гадәт .буенча, «иптәш полковник» дип авызымны ача гына башлаган идем, комдивның генерал формасыннан икәнен күреп, аптырап калдым. Ул арада комдив үзе дә елмаеп куйды һәм: — Әйдә, бу юлга ялгышсаң да ярый, Фатих Гарипович. Ләкин кара аны, икенче бу аңлашылмаучылык кабатланмасын!—дип шаяртып алды да: — Ә сезне полковник булуыгыз белән котлыйм! — дип кулымны кысты. Һәм миңа да полковник дәрәҗәсе бирелүен әйтте. (Подполковник дәрәҗәсен миңа 1942 елньщ мартында биргәннәр иде.) Кызыл байраклы укчы дивизиянең җәйге оборона хәрәкәтенә кагылганда кыскача шуны әйтергә кирәк. Барлык офицерлар составының, партия оешмасының һәм гомумән барлык подо аз дел ениел әрнең бердән7. .с. ә,- № и 97 98 бер теләге дошманга күбрәк югалту ясау, позицияне киңәйтү, шулай итеп, бөек Ватан алдында үзләренә төшкән бурычны үтәүдән гыйбарәт иде. Әйтергә кирәк, дивизия бу бурычны намус белән аклады. Шушы фикеремне дәлилләү өчен, күп санлы героин эпизодларның берсенә генә тукталып китмәкче булам. Иванов полкы участогында оештырылган сугышчан разведка хәрәкәте бүгенгедәй хәтеремдә әле. Бер юнәлештә безгә дошманның көчен һәм оборона ныгытмаларын төгәлрәк ачыкларга кирәк иде. Шул максат белән көчәйтелгән укчы рота сугышлы разведка оештырды. Дошман өчең көтелмәгәндә башланып киткән бу һөҗүм нәтиҗәсендә, разведрота финнәрне ул позициядә бөтенләй туздырып ташлады һәм үзе шунда ныгып калды. Дивизиянең башка полкларында да сугышлы разведка оештыру эшләре дәвам итте. Якын көннәрдә «Дөя» исемле калкулыкны алу өчен дә хәзерлек эшләре башланган иде, ләкин миңа ул һөҗүмнең нәтиҗәсен күрергә насыйп булмады, декабрь башларында Мәскәүгә укырга барырга приказ килде. Икенче көнне барысы белән саубуллаштым да, машинага утырып, армия штабына киттем. Минем белән 1939 елдан бирле озатучы булып хезмәт иткән Себер егете Чернов та барды. Чөнки без инде берберебезгә бик нык ияләшкән идек, шуңа аны калдырасым килмәде. Яндыбадан 30 километр киткәч, Шапша юлына чыктык. Бу 1941 елның көзендә безнең полк үткән юл иде. Мин ул көннәрдәге авырлыкларны — көзге пычрак вакытларында узган сазлыклар, тайгалак сукмаклар, туктаусыз өстән коеп торган яңгырларны исемә төшердем. Хәзер, ягъни бер елдан соң, безнең машина бер туктамыйча, агачлар белән ныгытылган, кырын җирләре турайган, хәтта тайгалак кызыл балчыктан да арынган тигез юлдан бара иде инде. Бер яктан, кырык беренче елны искә төшереп, тирән уйларга батсам, икенче яктан, бу күренешләр күңелне юаталар, горурландыралар иде. Шул уйларга бирелеп бара торгач, Алеховщинага килеп җиткәнне сизми дә калганмын. Анда подполковник С. Т. Рублевны һәм полковник Иванченконы очраттым. Алар икесе дә октябрь сугышларында полк белән җитәкчелек иткәннәр иде. — Иптәш Булатов, безне тагын алыш-тилеш китермәсләр микән? — диде Рублев, дусларча исәнләшкәннән сон. — Безнең алыш-тилешләр башма-баш кына булды ул вакытта. Әгәр дә тагын шундый хәл кабатлана калса, өстәвеңне әзерләп куй, — дип, шаяруга каршы шаяру белән җавап бирдем мин. — Анысын син үзең дә хәтереңнән чыгарма! — дип көлде Рублев. Ә мәсьәлә болай. Май аенда мине Гнедин дивизиясенә, ә Рублевны Панфилович дивизиясенә җибәргәннәр һәм, шулай итеп, безнең арада урын алмашу булып алган иде... Кич белән безне командарм генерал Трофименко кабул итте. Дивизиядә еш кына булгалаганлыктан, ул безгә таныш иде инде. Зур һә.м таза гәүдәле, сөйләшкәндә күзләрен тутырып карарга яра- тучан бу кырыс, ләкин гадел генерал безне бу юлы да бик җитди төс белән кабул итте һәм турыдан-туры: — Сугыш — сугыш, әлбәттә, ә укырга кирәк! — дип сүз башлады. Аннары безгә киңәшләр биреп, уңышлар теләде дә, иртәгә юлга чыгарга кушып, чыгарып җибәрде. 12 ноябрьда без Мәскәүгә укырга киттек. МӘСКӘҮДӘ Мәскәүгә сәгать төнге унбердә килеп җиттек. Шәһәр караңгы, машиналар кечкенә фараларын гына яктыртып йөриләр. Күктәге йолдызларны каплап, шәһәр өстендә аэростатлар тирбәләләр. Без шул ук кичне үзебез укыячак академиягә барып урнаштык. Берничә көннән бик киеренке программа буенча укулар да башланды. Укучылар арасында минем иске танышларым да байтак булып чыкты. Беренче көндә үк полковник Хәмитовны очраттым. Аның белән 1937 елларда Алабугада бергә хезмәт иткән идек. Алабугадагы Хәмитов бик нык үзгәргән: юанайган, тазарган һәм шактый таушалган иде. Мин ул күрмәгәндә генә барып кочаклаган идем, Хәмитов сискәнеп китте һәм үзе дә мине кочаклап алды. Нәжип Хәмитов яшь чагында бик аз гына татарча укыган һәм шуннан бирле гел рус арасында йөреп, туган телен оныта язган булса да, очраган саен татарча сөйләшергә тырыша, ләкин аның бу сөйләшүе ярым-йорты гына һәм бик көлке чыга торган иде. Бер көнне кич ул минем янга килде дә: — Иптәш Булатов, минем Уфада бер сестрам бар. Шуңа хат язарга нужно было. Урысча укымыйлар алар, — ди. — Русча укый белмәсәләр, татарча языгыз сез аларга! — мин әй- ТӘ.М. — Мин гарәп буквасы белән язуны булдыралмыйм, онытканмын! — Шулай да, иптәш Хәмитов, язып карагыз! — дидем мин моңа һәм көн саен яздыңмы әле дип сораштыра башладым. Берәр атна вакыт үтте, ә бу һаман язам дип йөри. — Соң кайчан бетә инде ул, шулай бик күп язасыңмыни? — дигән идем: — Язам, язам, скоро готовый була! —дип җавап бирде. Үзенең йөзе бик җитди, димәк, чынлап әйтә. Инде минем күңелемдә Хәмитовка карата ниндидер бер кызгану тойгысы туды. «Мөгаен, бу яза алмый торгандыр!» Бер көнне, кичке ашны ашагач, Хәмитов язган хатын күтәреп минем янга килә. Минем кровать янына утырабыз. Хәмитовның төсенә ниндидер шатлык билгесе чыккан. Зәңгәр күзләре очкынланып тора. Хәзер аның кыланышында, сөйләшүләрендә Алабуга «заманнары» күренә иде. — Вот яздым. Укып кара әле!—ди бу, бер бит кәгазь сузып. Менә ннчек язылган иде ул хат. «Кадерле апа инде, исәнмесез инде! Мин сугышта булдым инде, бик исән булдым инде. Мәскәү каласында яхшы укыйм инде...» Мин түзә алмыйча, аңа сиздермичә генә, көлеп куйдым. — Иптәш Хәмитов, хат дөрес язылган, ә менә бу «инде»се нәрсәгә кирәк соң? — дидем. — Нигә, шулай була инде! — Ярый, хатыгызны үзем язып бирермен, ә сез күчереп язарсыз,—■ дидем һәм шул ук кичне язып та бирдем. Нәҗип Хәмитов Мәскәүгә укырга килгәнче дивизия штабы начальнигы булган. Безнең белән бергә алты ай бик уңышлы укыганнан соң. ул корпус штаб начальнигы булып билгеләнде һәм тагын фронтка китте... һич көтмәгәндә, укып бетерер көннәрдә генә, урамда Кононенконы очраттым. Ул хәзер подполковник дәрәҗәсенә күтәрелгән иде. Бик җылы итеп күрешкәннән соң, Кононенко минем хәлне сораштыра башлады. — Тукта әле, Андрей Антонович, әүвәле үзеңнең хәлләрне сөйлә!— дидем мин. — Мин Фрунзе академиясендә полк командирлары курсында идем. Менә әле яңа гына укып бетердем. Полк командиры итеп билгеләделәр. Берничә көннән фронтка! — дип, бик горурланып сөйләп бирде ул. — Сине госпитальдән соң отпускка җибәрделәр бугай!? — Әйе. Мин «Дивизионный»да семья янында да берничә көн булдым. — Ну, минем карчык ничек, балалар ни хәлдә? — дидем мин. 99 J00 — Әйбәт кенә яшәп яталар. Фатыйма Сабировна ашханәдә эшли. Мин сездә булдым. Ашау-эчү яклары такы-токы гына. Мин кергәндә, кечкенә кызың Флеза өйдә иде. — Я, ничек торасыз, сеңелем, тамак тукмы? — дигән идем, кызын бик шатланып, урындык куеп, шкафка менеп китте. Аннан бер кечкенә төргәк кәгазь алды да аны өстәлгә куеп, актарып күрсәтте. — Менә, абый, бүген көндез ашарга ике кисәк ипием Sap!—ди. Әлеге икмәк кисәкләре янында тагын бер төргәк бар иде. — Ә анысында нәрсә? — дип сорагач: — Шикәр, абый, шикәр! — дип җавап бирде һәм ул төргәкне дә актарып күрсәтте. Анда бер балкашыгы шикәр комы икән. Семьяң белән беренче күрешүем әнә шулай булды, — диде Кононенко, елмаеп. — Нигә соң минем Фатыйма «тормышлар бик әйбәт, безнең өчен борчылма», дип яза икән, алай булгач? — дидем мин. — Дөнья хәлен аңлаган кешеләр фронтка гел шулай күңелле хат язарга тырышалар алар, — диде Кононенко. Мин полк офицерларының семьялары турында сорашкач, Кононенко: — Төрлесе бар, Фатих Гарипович: кайберләре эшли, җаннары-тән- нәре белән тырышалар, — дип, көрсенебрәк җавап бирде. — Әллә эшләмәүчеләре дә бармы?’ — Бар шул, хәтта кайбер баласыз-чагасыз буйдаклары да эшләмиләр икән. Ачуым килеп, бик нык орыштым үзләрен. Бер тотынгач, барысын да беләсе килә иде: — Тыл нинди тәэсир калдырды? — дидем. — Тыл бик яхшы. Анда көне-төне эш кайный. Авырлык зур, ләкин күңелләре күтәренке, җиңүгә ышанычлары зур. Аннары фронт хәлләрен искә төшердек... Кононенко белән .булган сөйләшүдән соң күп тә үтмәде, полковник Кропатинны очраттым. 1923—26 елларда, мин Татар-башкорт хәрби мәктәбендә укыганда, Кропатин безнең рота командиры иде. Бик пөхтә киенеп йөрүче, чибәр йөзле һәм озын буйлы бу кешене башта танымый тордым. Ул да хәзер шактый үзгәргән иде инде: рота командиры вакытындагы җиңел атлаулары салмакланган, үзе олыгайган һәм юанайган, ләкин кешегә карата булган мөгамәләсе нәкъ элеккеге кебек ягымлы булып калган иде. Н. А. Кропатин элек үзе тәрбияләп чыгарган офицерлары турында бик рәхәтләнеп һәм горурланып сөйләп утырды. Хәер, горурланмаслык та түгел шул. Чөнки Татар-башкорт хәрби мәктәбе заманында зур дан тоткан һәм Кызыл Армия сафына күп санлы яхшы командирлар тәрбияләп биргән уку йорты бит ул. — Иптәш Булатов, менә сез дә бит полковник булгансыз, мин бик шат! •—дип, минем дә аркамнан кагып куйды Кропатин. — Ә синең Муенның кайда соң хәзер? — диде ул аннары, кинәт кенә.—Хәтерлисеңме: сез аның белән шундый охшаш идегез, мин күп очракта аера да алмый идем. Сүз заманында минем белән бергә Татар-башкорт хәрби мәктәбендә укыган һәм аерылмаслык дустым булган Бөгелмә егете Ибраһим Мусин турында бара иде. Бер-беребезгә тышкы яктан охшау белән бергә, рухи зәвыкларыбыз да аерылгысыз иде безнең. Кыскасы, Ибраһим белән безнең арада «минеке» яки «синеке» дигән төшенчә югалган, барысы да безнеке иде. Ләкин тормыш катлаулы бит ул. Укуларны тәмамлагач, безгә дә аерылышырга туры килде һәм ул чорларда Ибраһим Сверд- ловскида армиягә кадрлар әзерләү буенча эш алып бара иде. Аннары без бик сагынып, үз вакытында зур дан һәм хөрмәт казанган мәктәп комиссары Шамил Усманов, укытучы Кави Нәҗми, Ибраһим Касыймов һәм ул еллардагы безнең белән бергә укыган һәм эш 101 ләгән бик күп кешеләрне искә алдык. Чыннан да истәлекле иде шул ул еллар. Хәрби эшкә өйрәнү белән бергә, безнең курсантлар төрле түгәрәкләрдә дә катнашалар иде. Мин үзем әдәбият белән бик кызыксына идем. Моңа, ихтимал, язучылардан Кави Нәҗминең (ул вакытта Кави Нәҗми безнең мәктәптә укытучы булып эшли иде), Гадел Кутуйның, Нур Баянның (алар укучылар иде) безнең арада булуы һәм Һади Такташның еш кына әдәби кичәләргә килүе ярдәм иткәндер. Стена газетасы редколлегиясендә эшләү белән бергә, әнә шул язучылар тәэсирендә мин үзем дә шигырьләр язгалый идем. Соңыннан тамашачылар тарафыннан бик җылы каршы алынган «Шәмсекамәр» исемле пьесаның авторы Мөхәммәт Әблиев тә ул әсәрен безнең белән бергә укыганда, курсант чагында язган иде. Шул уңай белән булган бер вакыйганы да искә алып үтәсем килә. Икенче рәттә: сулдан дүртенче К. Нәҗми, бишенче М. Әблиев. Беренче рәттә сулдан дүртенче Ф. Бу.ютов. 1926 ел. Кыш көне иде. Тәрәзәләргә боз катып, бик матур парчалар хасил иткән. Тыштагы салкын һава ишек ачылып ябылганда форточкалардан бөркелеп килеп керә дә, таралып, юкка чыга. Без кыр занятиеләрендә көн буе саф һавада йөреп кайтсак та, Әблиев: — Без саф һаваны күп суладык сулавын, ләкин мчием Шәмсекамәремнең дә, форточка аша гына булса да, чиста һаваны сулыйсы киләдер бит, — дип, шаярып форточками тулысынча ачып куйды. Без: •— Әй, Мөхәммәт, бетмәде инде шул Шәмсекамәрең, кайчан төгәллисең инде аны? — дип көлешә генә башлаган идек, бүлмәгә Кави Нәҗми белән Гадел, Кутуй килеп керделәр. — һаман шул Шәмсекамәре белән саташа икән әле бу Әблиев,— дип көлеп куйды Кутуй, эшнең нәрсә икәнен сизенеп алгач. Тыйнак кына елмаеп, Кави Нәҗми Кутуйның колагына нидер әйтеп алды да икесе дә рәхәтләнеп көләргә керештеләр. Ихтимал, язучылар килеп керәсен белсә, Әблиев «Шәмсекамәр» турында сүз башламаган да булыр иде, ләкин хәзер (инде бер эләккәч, кешеләрнең авызын томалыйсыңмыни?) ул да кушылып көләргә мәҗбүр булды. Аннары, гадәтенчә, күзләрен кыскалап куйды да сүзне икенчегә борып җибәрергә ашыкты: 102 —• Кутуй футуризм сазлыгына кереп баткан да шуннан чыга алмый ята, диләр. Дөресме икән шул сүз?—-диде ул. Тагын, бөтен казарманы яңгыратып, көлешеп алдык. ■— Баткан булса, монда килеп йөри алмас иде ул, — диде Кави Нәҗми, көлү тавышлары бераз тынгач. Аннары өстәл тирәсен урап алган курсантлар янына килде.— Я, матур егетләр, нишлисез, кәефләр ничек? — «Шәмсекамәр»не карыйбыз, — дидем мин һәм, бу сүзләремнән оялып, колакларымның кызышып китүен сиздем. Ләкин болай диюем бөтенләй үк урынсыз да түгел иде, чөнки без чыннан да Әблиевнең ул пьесасының соңгы көннәрдә язылган өлешен укырга-тикшерергә җыенган идек. Бу әсәрнең баштагы бүлекләре белән К. Нәҗми һәм Г. Кутуй да таныш иделәр. Шунлыктан, бүгенге өлешен тикшерүдә алар да катнаштылар һәм авторга матур-матур киңәшләр бирделәр. Аннан соң стена газетасы турында сүз барды. Без газетаның чираттагы номерын чыгарырга җыенганлыктан, өстәлдә байтак кына мәкаләләр һәм газетаның макеты ята иде. Газетабызның редакторы курсант Шөгаеп Нәбиуллин безнең эшнең барышы турында сөйләде. Шунысы кыйммәт һәм кызыклы: Кави Нәҗми бөтен булган мәкаләләрне бик дикъкать белән карап: «Менә бу монда бара, ә менә монысы «Кызыл Армеец» газетасында урын табар!» — дип аерып-аерып куя барды. Ә Гадел Кутуй исә газетага әзерләнгән ике шигырьне укып, икесенә ике төрле бәя бирде. Берсен мактады, ә берсенең авторы белән очрашып сөйләшергә булды. ■— Ә моны кем язган? — диде Кутуй, китәргә әзерләнгәч кенә. Минем ядкарь дәфтәрем өстәлдә иде, шуның ачык битенә күзе төшкән икән шагыйрьнең. — Мин яздым, — дидем, оялып кына. ■— Язган икәнсең, укып та күрсәт инде! — ди бу. Хәрби мәктәптә укулар җиңел түгел иде, әлбәттә, ләкин яшьлек авырлыкларга бирешеп торамыни соң ул?! Тормышыңның кызык моментларын да истә калдырасы килә бит. Мин, Татар-башкорт мәктәбенә килеп кергән көннән башлап, үземнең баштан узган вакыйгаларның көлкелерәк булганнарын яза барырга булган идем. Менә шуның бер кисәгенә Кутуй килеп басты. Оялыбрак кына булса да, мин әлеге биттә язылганнарны укырга булдым: «Кысып куйдым билгә каешны, Оныттым бит Сукаешны Иске шлем, зур ботинка юлыккан, Озын булды шинелем дә тубыктан. Килеп бастым көзге каршына — Чекрәеп тора «солдат» каршымда. — Бу минме? — дим. Әйе, мин бу, Ләкин түгел егет, уйнап йөргән Ындыр артында! Барысы да күңелле генә итеп елмайдылар: — Язып бару бер вакытта да зарар китермәс. Аннан соң без ан- дыйларны әдәби түгәрәктә тикшерербез, — дип елмайды Кутуй. Бу сүзне чынлап әйттеме, юри әйттеме — мин анысын төшенә алмадым. — Мактарлыкмы? — диде Кави Нәҗми, Кутуйга карап. Кутуй ап-ак тешләрен күрсәтеп тагы көлемсерәде дә, күрәсең, минем «шигырьнең» мактарлык җире булмаганга һәм яманларга да кыймыйчадыр инде, җавап бирмәде, бил каешы тирәсеннән гимнастеркасын ипләргә кереште. 1 С укаеш — минем туган авылым. —- Кутуй ансат кына мактамас, һәрхәлдә сезнең бу нәрсәгездән футуризм духы сизелми бугай! — дип көлеп җибәрде Кави Нәҗми. Көлке сүзләр һаман дәвам итәрләр иде, ләкин бу бит казарма: — Смирно! — дигән тавыш ишетелде һәм... дежурныйның рота командиры Н. А. Кропатинга рапорт бирә башлавы бу әңгәмәгә чик куйды. ...Күп еллар буена Казанда татар укчы дивизиясе белән җитәкчелек иткән генерал Якуб Чанышев та ул чакта Мәскәүдә укыды. Байтак еллар инде Казанда булмаганлыктан, андагы яңалыклар белән кызыксынып, ул миннән сораштырып караса да, үзем дә 1937 елдан бирле Татарстанда яшәмәгәч, аңа әллә ни зур мәгълүматлар бирә алмадым. Укулар тәмамлангач, генерал Чанышев, корпус командиры булып билгеләнеп, тагын фронтка китте. Расписание буенча, уку сәгатьләре көнгә 10—12 сәгать кенә булса да, чынында безгә 14—16 сәгать укырга туры килде. Шунсыз без академия программасын 6 ай эчендә үзләштереп чыга алмас идек. Хәтта якшәмбе көннәрен дә уку өстәле артында уздырырга мәҗбүр булдык. Мәскәү урамын безгә сирәк күрергә туры килде. Менә минем хәзер, бу язмаларымны язганда, ул вакыттагы киеренкелеккә күңелем ышанмый кебек. Ләкин аңа гаҗәпләнергә дә кирәкми. Ул вакытта завод-фабрика эшчеләре дә унбишәр-уналтышар сәгать станокта эшләделәр ич... Апрель аенда укуны тәмамлаганнан соң, безне, кадрларның баш идарәсенә чакырып, хезмәткә билгеләүләр башланды. Мине генерал Свиридов кабул итте һәм: — Мин сезне Идел буена запастагы дивизия командиры итеп җибәрмәкче булам! — диде. Мине чыннан да шунда җибәрергә уйлагандырмы, әллә «моның кәефен сынап карыйм әле» дип кенә шулай дигәндерме — анысын әйтә алмыйм. Ләкин мин: ►— Фәкать фронтка, иптәш генерал!дидем. •— Фронтка гаскәр әзерләү дә мактаулы эш бит. Мин үземнең теләгемне тагын кабатладым. *— Нинди эшкә? — диде генерал. Мин бу сорауны көтмәгән идем. Азрак каушап калдым. «Дивизиягә дип әйтсәм, күп була, полк дисәм...» һәм, тегесен дә, бусын да әйтмәс өчен: — Анысын үзегез хәл итегез инде, ләкин мине фронтка, фәкать фронтка җибәрегез, — дидем. — Ярый, алайса, сезнеңчә булсын! — диде генерал, хәйләкәр елмаеп. — Калуга янында укчы дивизия оештырыла, шул дивизиянең командиры булырсыз. Мин шул ук көнне, кирәкле документларны алып, юлга әзерләнә башладым. (Дәвамы бар.