Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әдәбият һәм сәнгать яңалыклары

ОТЧЕТ-САПЛАУ ҖЫЕЛЫШЫ Татарстан язучылары союзы партоешмасының. отчет-сайлау җыелышы булды, Бюроның отчет докладын партоешма секретаре А. Гумеров ясады. Ул отчет чорында язучылар коллективы башкарган иҗади эшләр хакында сөйләде, әсәрләрдәге уңай күренешләрне билгеләп үтте һәм әдәбиятка үтеп кергән аерым халтура әсәрләрен тәнкыйтьләде, шулай ук нигездә унышлы хәл ителгән әсәрләрнең төзәтелергә тиешле кимчелекләренә тукталды. Аннары иптәш А. Гумеров партия оешмасы бюросы башкарган оештыру эшләрен хәтергә төшереп үтте. Фикер алышуларда беренче булып сүз алган шагыйрь Г. Хуҗиев бюро эшендә шактый зур кимчелекләр булуын, аерым алганда, яшь язучыларга иҗади ярдәмнең тиешенчә күрсәтелмәвен билгеләп үтте. Хәзер, диде ул, әдәбиятка яшьләр күп килә. Әлмәттә союзның бер бүлеге оештырылды. Чистай шәһәрендә дә үзләренең хикәяләре белән хәтта республика газеталарында катнашучы авторлар бар. Аларга ярдәм күрсәтергә кирәк. Шагыйрь Г. Латыйп, бюро эшендәге кимчелекләрне тәнкыйтьләп, бюро членнарының Татарстан китап нәшрияты белән тиешле элемтә тотмавын, художестволы китаплар чыгару планының елдан-ел кыскартылуын тәнкыйтьләде, язучыларның еллар буе китап чыгара алмый интегүләрен күрсәтте. Укучылар әсәрләрне һаман күбрәк таләп итә, ә район магазиннарына китап җитми, диде ул. «Совет әдәбияты» журналы редакторы Г, Мехәммәтшин бюро эшендәге уңай якларны күрсәтеп үтте һәм докладта партоешма эшенең тулы чагылмавын әйтте. Отчет чорында, диде оратор, биш коммунистның персональ эше тикшерелгән. Мондый фактларга бездә урын булмаска тиеш. Киләсе бюро тәрбия эшен нык яхшыртыр дип ышанабыз. Татарстан язучылары союзы лравление- се председателе Мирсәй Әмир партоешма һәм правлениенең иҗат мәсьәләләре буенча да, оештыру мәсьәләләре буенча да бергәләп эшләргә тиешлекләре турында сөйләде, КПСС Үзәк Комитетының июль Пленумыннан соң язучыларның иҗатында әйбәт борылыш сизелүен әйтте. — Әсәрләрнең сыйфаты яхшыра бара. Теманың сай эшкәртелүе хакында элегрәк бик хаклы рәвештә тәнкыйть сүзләре әйтелә кнлсә, хәзер бу хәл төзәлә. Әсәрләрдә уңай характерлар, якты картиналар өстенлек ала. А. Гыйлэҗевның «Өч аршын җир» повестенда, мәсәлән, караңгы күренешләр күбрәк иде. Ә менә ул «Зәй энҗеләре» исемле, бик якты хисләр белән сугарылган икенче повесть язып бетерде. А. Расих та кара буяулар белән мавыга иде. Хәзер ул да яңа әсәрендә — «Ике буйдак» романында җитди темага мөрәҗәгать итә, вакыйгаларны чын мәгънәсендә партияле карашта торып тасвирлый, яхшы кешеләр турында яза. Бу — бик сөенечле күренеш. Мондый борылыш безнең әдәбиятта хәзер гомумән сизелә. Кимчелекләр ток дип әйтү шулай ук дөрес булмас иде. Аерым алганда, безнең драматургия нык аксауда дәвам итә. Яхшы пьесалар күренгәли. Ләкин алар соңгы еллар җимеше түгел. Соңгы вакытта язылган, яхшы, күренекле әсәрләр хәзергә юк. Әдәби тәнкыйть шулай ук авыр жанр булып кала бирә. Авторитетлы тәнкыйть юк. «Советская культура» газетасында, мәсәлән, X. Кумысннковның тирән ялгыш фикерле мәкаләсе чыкты. Бу өлкәдә тәртип урнаштырасы бар. Әдәби тәнкыйть, драматургия, гомумән, иҗат мәсьәләләре яңа бюроның игътибар үзәгендә торырга тиеш. Фикер алышуларда шулай ук Н. Гайсин, X. Вахит, А. Булгаков, И. Гази, Ә. Юныс, Р. Мостафин иптәшләр катнашты. Алар иҗади эшне җанландыруның төрле юллары турында киңәшләштеләр һәм яңа бюрога тәкъдимнәр әйттеләр, бурычлар куйдылар. Җыелыш партоешманың 8 кешелек яна бюросын сайлады. Бюро составына Г. Әлсәләмов, М. Әмир, Ә. Баянов, А. Булгаков, А. Гумеров, Т. Журавлев, Г. Латыйп, Г.Мөхәммәтшин иптәшләр кертелде. «ФӘТХУЛЛА ХӘЗРӘТ» ҮЗБӘК ТЕЛЕНДӘ Мәшһүр татар язучысы Ф. Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт» исемле повестен үзбәк телендә Үзбәк матур әдәбият нәшрияты бастырып чыгарган. Әсәрне татарчадан Р. Чурагулов тәрҗемә иткән. Повесть ал- 157 дыннан Ф. Әмирханның иҗаты һәм тормыш юлы турында тәрҗемәченең сүз башы бирелгән. Китап матур тышлыкта, Фәтхулла хәзрәтнең чың йөзен ачып биргән рәсемнәр белән бизәп чыгарылган. Художнигы — Ә. Назыйров. Тиражы 30 мең. Бәясе 35 тнен. ТАТАР ШИГЫРЬЛӘРЕ УДМУРТИЯДӘ Безнең якташыбыз, удмурт шагыйре Гай Сабитов бала вакытыннан ук татар әдәбияты белән, бигрәк тә Габдулла Тукай һәм Һади Такташ әсәрләре белән кызыксына. Ижевск шәһәрендә яшәгән хәлдә, ул татар поэзиясе белән бәйләнешен туктатмый. Соңгы елларда Г. Тукай, һ. Такташ әсәрләрен тәрҗемә игүне дәвам иттерү белән бергә, ул Муса Җәлил һәм башка шагыйрьләрнең дә күп кенә әсәрләрен тәрҗемә итте. Күптән түгел Сабитов тәрҗемәсендә, Ижевск шәһәрендә, М. Җәлил шигырьләреннән җыентык басылып чыкты. Анда патриот-шагыйрьнең фашист тоткынлыгында, Моабит төрмәсендә иҗат ителгән әсәрләреннән «Җырларым», «Кызыл ромашка», «Тик булса иде ирек», «Катыйльгә», «Егет көче», «Кичер, илем» һәм башка шигырьләре урын алган. Шушы көннәрдә удмурт китап нәшрияты Г. Тукайның балаларга багышланган шигырьләреннән тагын бер җыентык басып чыгарды. Бу шигырьләрне дә шагыйрь Г. Сабитов тәрҗемә иткән. Китап үз укучыларын бөек шагыйрьнең «Шүрәле», «Кәҗә белән сарык» әкият-поэмалары, шулай ук «Эш», «Туган тел», «Җир йокысы», «Яңгыр илә кояш» һәм башка шигырьләре белән таныштыра. Китап Ижевск художнигы И. Нурмөхәм- мәтов эшләгән иллюстрацияләр белән бизәп, матур тышлык белән чыгарылган. «БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТ» ҮЗБӘКЧӘ Алишер Нәвои исемендәге Наманган үзбәк драма һәм комедия театры драматург Хәй Вахитның «Беренче мәхәббәт» драмасын сәхнәгә куйды. Спектакльне тамашачылар җылы каршыладылар. Драма шулай ук Сәмәрканд. Коканд театрларында да зур уңыш белән бара. КОМПОЗИТОРНЫҢ ИҖАТ КИЧӘСЕ 14 октябрьда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгуть Латыйпов- ның иҗат кичәсендә композиторның вокаль һәм инструменталь әсәрләре яңгырап торды. Кичәдә РСФСРның халык артисты Фәхри Насретдинов, РСФСРның атказанган артистлары Зөләйха Хисмәтуллнна, Василий Җарков, Татарстанның атказанган артисты Йосыф Гыйззәтуллин, артистлардан Фәгыйлә Тимерова, И. Зуевич һәм башкалар катнашты. Каэан дәүләт педагогия институты студентлары хоры җырлады һәм берләштерелгән тынлы оркестр уйнады. Хорга һәм оркестрга Лариса Панкина һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Олег Хропчевский дирижерлык итте. Рояль партияләрен Татарстанның атказанган артисткасы Екатерина Соколова һәм Евдокия Спасская алып барды. АРТУР ЭЙЗЕН ГАСТРОЛЬЛӘРЕ ССР Союзының Зур театры солисты, РСФСРның атказанган артисты Артур Эй- зенны Казан тамашачылары яхшы белә. Октябрь аенда талантлы артист белән ка- заплылар тагын очраштылар. Ул 18 октябрьда композитор А. Даргомыжскийның «Су кызы» («Русалка») операсында Тегермәнче партиясен, 20 октябрьда Дж. Россининың «Севиль чәч алучысы» («Севильский цирюльник») операсында Базилио партиясен башкарды. Гастрольләр зур уңыш белән үтте. 300 НЧЕ СПЕКТАКЛЬ СССРның халык артисты, композитор Нәҗип Җиһановның Советлар Союзы Герое, патриотшагыйрь Муса Җәлил либреттосына иҗат ителгән «Алтынчәч» операсы, берничә ел инде Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсеннән төшмичә, зур уңыш белән бара. 20 октябрь көнне бу атаклы әсәрнең 300 нче спектакле булды. (Режиссеры — РСФСРның халык артисты Н. Даутов, дирижеры — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Җ. Садриҗнһанов.) Спектакльдә баш рольләрне ТАССРның атказанган артисткасы Рәйсә Билалова, РСФСРның халык артистлары М. Булатова, Ф. Насретдинов, РСФСРның атказанган артистлары 3. Хисмәтуллнна, В. Җарков, Татарстанның атказанган артисты И. Иш- бүләков башкардылар. * * * Халыкара конкурслар лауреаты, Ленинград артисткасы Галина Федорова Казанда концертлар бирде. Аның Урицкий исемендәге клубта һәм университетның актлар залында ясаган чыгышларын тамашачылар әйбәт кабул иттеләр. * * * Әрмәнстан дәүләт оркестры В. И. Качалов исемендәге зур драма театры бинасында һәм Офицерлар йортында чыгышлар ясады. Концертларны тыңлаганнан соң, тамашачылар бу сәләтле коллективка яңа иҗат уңышлары теләделәр. * * * 11 октябрьда Казанның В. И. Ленин исемендәге культура сараенда республика күчмә театры казакъ язучысы А. Таҗиба- евның «Әшнәләр» исемле әсәрен сәхнәгә куйды. Спектакль шәһәрнең башка клубларында да күрсәтелә. 158 МУСА БЕЛӘН ОЧРАШУ A. AV Горький музеенда яшь язучылар, әдәбият белгечләре һәм укытучылар өчен иҗат кабинеты оештырылды. Кабинетка Горький әсәрләре. Зур Совет энциклопедиясе һәм башка ярдәмче материаллар куелды. Ул атнасына өч көн ачык була. * * « Сәнгать фонды салонында СССР художниклар союзы члены, Казан художнигы Г. А. Рахманкулова картиналары күргәзмәсе булды. Күргәзмә залына художникның 90 нан артык аквареле куелды. Шәһәр җәмәгатьчелеге аны зур кызыксыну белән карады. Художникның күргәзмәгә куелган әсәрләре буенча Татарстан художниклары союзында фикер алышу булды. Г. Рахманку- лованың «Шлюзларда», «Атлантик океан» һәм «Гавр» кебек этюдлары үзләренең колоритлары белән уңышлы эшләнгәннәр. Кавказ циклыннан «Чәчәк аткан кизил» һәм «Көньяк умырзая чәчәкләре» натюрмортлары һәм башка күп әсәрләре яхшы бәя алды. ПРОПАГАНДИСТЛАР КОНФЕРЕНЦИЯСЕ Партиянең Татарстан өлкә комитетында пропагандистларның беренче республика методик конференциясе үткәрелде. Пленар утырышта «Пропагандистның югары ндеялелеге һәм осталыгы — хезмәт ияләрендә коммунистик караш нормалаштыру эшенең хәлиткеч шарты» дигән темага КПСС өлкә комитетының беренче секретаре иптәш Ф. А. Табеев доклады тыңланды. Конференция барышында секцияләр эшләде. Пропагандистлар шулай ук язучылар һәм художниклар белән дә очраштылар. Татарстан язучылары союзы правлениесе председателе М. Әмир татар әдәбиятындагы яңалыкларны, иҗади эшнең бүгенге торышын характерлаган чыгыш ясады. Татарстан художниклары союзы правлениесе председателе X. Якупов тыңлаучыларны художникларның нинди әсәрләр өстендә эшләүләре белән таныштырды. Очрашуда язучылардан Ш. Галиев, Г. Мөхәммәтшнн, И. Юзиев та катнаштылар. МӘСКӘҮДӘ ҖЫР ҺӘМ ШИГЫРЬ КИЧӘЛӘРЕ Сентябрьнең 28 Һәм 30 көннәрендә, Октябрьның 7 һәм 8 лэрендә Мәскәүнең берничә концерт залы Һәм культура сараенда татар җырлары Һәм шигырьләре кичәсе үткәрелде. Кичәләрдә, татар халык җырларын һәм композиторлар әсәрләрен башкарып, җырчылар Әлфия Галимова белән Эмиль Җәләлетдинов, композитор Рөстәм Яхин, татар поэзиясе әсәрләрен укып, артист Айрат Арсланов һәм шагыйрь Зәки Нури катнаштылар. Ватаныбыз башкаласының Политехника музеенда «Әдәби очрашулар» циклыннан лекцияләр һәм кичәләр үткәрелә. 29 сентябрьдә музейның лекторий залында мәскәүлеләр геройшагыйрь Муса Җәлил шигырьләре белән очраштылар. Махсус оештырылган бу кичәдә шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында кереш сүз (Зәки Нури) әйтелде, аның әсәрләреннән зур композиция (артист Айрат Арсланов) яңгырады, аның сүзләренә язылган җырлар (композитор Рөстәм Яхни, филармония солисты Эмиль Җәләлетдинов) башкарылды. БУЛАЧАК ГЕРОЙЛАР АРАСЫНДА Г. Бәширов күптән түгел Әлмәт шәһәрендә нефть вышкалары монтажлаучылар белән очрашты. Язучы әңгәмә вакытында әдәбиятчыларның бүгенге бурычлары, аларнын нинди темаларга нинди әсәрләр язулары һәм үзенең иҗат планнары хакында сөйләде. Нефтьчеләр, үз нәүбәтләрендә, материалларга экономия ясау өчен ничек көрәшүләре, бораулау вышкалары төзүне тизләтүгә ничек ирешүләре, авыл хезмәтчелләренә нинди ярдәм күрсәтүләре турында хәбәр иттеләр. Г. Бәширов берничә көн «Зәй» колхозында да булды. ӘДИП МАЛИКОВ—СЕБЕРДӘ Татарстаннан Лена елгасы буена берннчә бораулау бригадасы киткән иде. Шундагы Марково поселогын хәзер «Поселок открывателей», яки Нефтеленск дип атап йөртәләр. Безнең якташларыбыз Владимир Чернозубов Һәм Александр Травин бригадалары нефть мәйданнары ачуны дәвам итәләр. Әлмәттә яшәүче шагыйрь Әдип Маликов, күптән түгел Себердә иҗади командировкада булып, анда нефтьче якташлары белән очрашты. Ул нефтьчеләргә Әлмәт язучылары Р. Төхфәтуллин, С. Сөләйманова, Г. Ахунов китапларын тапшырды. Очрашу кичәсе үткәреп, анда Татарстан нефте, татар әдәбияты турында сөйләде. Үзенең шигырьләрен укыды. Лена нефть эзләү экспедициясе эшчеләре Татарстан язучыларына сәлам әйтеп калдылар. ФӘРИТ ИСӘНГУЛОВ КИЛДЕ Башкортстанның балалар язучысы Фәрит Исангулов Татарстанда булып китте. Язучы Казанда мехкомбинат эшчеләре һәм Казан дәүләт университеты студентлары белән очрашты. Лениногорск шәһәрендә ул телевидение аша чыгыш ясады. Язучы бу чыгышларында тыңлаучыларны Башкортстан әдәбиятындагы яңалыклар белән таныштырды һәм «Агыйдел» журналында 1964 елда басылачак әсәрләр турында сөйләде, үзенең иҗат планнары белән уртаклашты. ДИН ТУРЫНДА ХАЛЫК» ТЕМАСЫНА Яшь язучы Э. Касыймов 6—II Октябрьда «Дин турында халык» дигән темага Алабуга районында лекция һәм әңгәмәләр уздырды. Ул анда Боидюг радиосы аша чыгыш ясады, культура йортында, Бондюг эшчеләр поселогының 2 номерлы мәктәбендә. Сәйтәк сигезьеллык мәктәбендә, Бәзәкә авыл клубында барлыгы җиделәп лекция һәм әңгәмә үткәрде. 27 сентябрьдә Рәисә Ишморатованың «Нур һәм шәүлә» драмасы укып тикшерелде. Фикер алышуларда катнашучылардан Г, Ханов, 3. Шаһиморатов, X. Вахит әсәрдә уңай яклар булу белән бергә, алынган төп геройның ачылып бетмәгән булуы, характерның тиешенчә эшләнмәгәнлеге турында әйттеләр, киңәшләр бирделәр. ИЖ.АТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ Шагыйрьләр секциясенең 9 октябрьда үткәрелгән утырышында «Шигырьләрдә ясалма образлылыкка каршы» дип исемләнгән доклад тыңланды. Докладны шагыйрь 3. Мансур ясады. Ул татар совет поэзиясендә, мәсәлән, һ. Такташ шигырьләрендә һәм поэмаларында художестволы сурәтләү чараларының гаҗәп күп төрле, бай булуы хакында сөйләде. «Бүгенге көн поэзиясендә дә гаҗәп матур образлар һәм образлы шигырьләр бар», — диде ул. — Г. Афзалның «Мыек борам» шигырендә, мәсәлән, сурәтләү чаралары аша бик үзенчәлекле образ тудырылган. Г. Хуҗиев та «Ташладың син туган якларыңны» шигырендә нәфрәтләндергәч образ тудыра алган. Шул ук вакытта докладчы безнең поэзиядә, уңышлы мисалларның күп булуы белән бергә, әле ясалма образлылык чиренең дә шактый киң таралган булуын, М. Хөсәеннең «Чор һәм җыр» җыентыгында моның аеруча нык сизелүен әйтте. Доклад буенча фикер алышуларда Г. Ху- җиев, Н. Дәули, Г. Латыйп, Г. Мөхәммәт- ШШ1, 3. Туфайлова, И. Юзеев катнашты. Балалар әдәбияты секциясе утырышында күренекле драматург, халык авыз нҗаты әсәрләрен җыю һәм туплап чыгаруда зур хезмәт күрсәткән язучы Нәкый Исәнбәт чыгышы тыңланды. Ул үзенең бу чыгышын балалар фольклорын җыюның бүгенге торышын, аларны җыюның әһәмиятен һәм мөмкинлекләрен күрсәтүгә багышлады. Шулай ук күренекле әдип утырышка катнашучылар алдында үзенең бу эш буенча күп еллар буе тупланган бай тәҗрибәсе белән уртаклашты. Докладтан соң балалар язучыларыннан Җ. Тәржеманов, Л. Ихсанова, 3. Туфайлова иптәшләр чыгыш ясады. « * » Язучылар союзының Әлмәт бүлекчәсендә сентябрьнең икенче яртысында «Маяк* газетасы сотруднигы һааа Сафпнаның «Тормыш әле башлана гына» исемле повесте тикшерелде. Яшь язучы бу әсәрендә укытучылар тормышын яктыртуны максат итеп куйган. Тикшерүдә катнашкан Г. Ахунов, Р. Төхфәтуллнн. С. Сөләйманова Һәм башка иптәшләр, әсәрнең уңай якларын әйтү белән бергә, кимчелекләрен дә күрсәттеләр, повестьны эшләгәндә файдасы тиярлек киңәшләр бирделәр.