Логотип Казан Утлары
Публицистика

«БАТЫРЛЫК»

Х^кучыларга киң билгеле булган «Рядовой Антипов», «Комбайнчылар», «Курган», «Устав һәм йөрәк», «Саф жил» китапларының авторы, Казанда яшәүче рус язучысы Тихон Кононович Журавлевка шушы елның август аенда илле яшь тулды. Шул уңай белән Татарстан китап нәшрияты аның «Батырлык» (224 бит, бәясе 45 тиен) исемле җыентыгын бастырып чыгарды. Җыентык шул исемдәге повесть һәм берничә хикәядән тора. «Батырлык» повестенда («Комбайнчылар» повестеның яңа варианты) вакыйга республикабызның Тау ягында, Зөя елгасы буендагы колхозларның берсендә бара. Әсәрдә бик кыска вакытта, урак өстендә, булып үткән вакыйгалар сурәтләнә. Шушы вакыт эчендә геройларның характерлары да, омтылышлары да, язмышлары да фидакарь хезмәт фонында ачыла. Повестьның беренче битләрен уку белән үк укучы элек комбайнчы булган, хәзер колхоз механигы Кадыйровны һәм аңың семьясын — хатыны Наташаны, бабасын, улы Петяны яратып өлгерә. Кадыйров бүген эшкә чыкмаган, ул, фермадагы эшләрен бетереп, ял алган. Урамнан комбайннар гөрелтесе ишетелә: колхоз бүген уракка төшкән. Шуңа Кадыйровның күңеле тыныч түгел. Ул да күңеле белән басу киңлекләренә омтыла. Уттай кызу эш өстендә өендә ял итеп яки балык тотып ята аламы соң ул! Парторг Маһинурның тәкъдименә Кадыйров шатланып риза була һәм кулын имгәткән Карев урынына комбайнга утыра. Көнләшү, нәфес, данга кызыгу кебек шәхси, вак хисләрнең иҗтимагый омтылышлар алдында, хезмәт процессында юкка чыгуын автор гаҗәп нечкә һәм оста итеп сурәтли. Кадыйровта да, Маһинурда 141 да — уртак омтылыш. Ындыр табагындагы эшләрне бергәләшеп машинага көйләү, колхозны электрлаштыру өчен әмәлләр эзләү күренешләрендә, көндәлек эш турында чын күңел белән кайгыртуларда, артельнең киләчәге турында уйлануларда бу уртаклык матур чагыла. Аларның һәр икесе гомуми эш өчен бөтен сәләтләрен биреп тырыша торган кеше булып күз алдына килеп баса. Маһинур беләк Кадыйров бүтән колхозчыларда һәм механизаторларда да шундый сыйфат тәрбияләргә тырышалар. Алар арасында бер-берсен якын итү, дус итү хисе дә юк түгел. Бу бик табигый: омтылышлары, фикерләре уртак булган кешеләр бер-бер- сен бик тиз аңлыйлар, бер-берсен хөрмәтлиләр, дус итәләр. Кадыйров- ның хатыны Наташага көнләшерлек урын бар. Ләкин Наташа өй эчендә генә бикләнеп ята торган хатын түгел, хәзер фермада эшли, сугыш вакытында комбайн йөрткән, һәм Наташа, көнләшү хисенә бирелеп, төрле гаугалар оештырып йөрми, Фатьямовның ярдәмчесе булып штурвалга менә. Ә Фатьямов кем соң? Ул элек яхшы гына механиза- торкомбайнчы булган. Әмма бик күп мактап сөйләүләр, газетада бербер артлы сурәтен бастырып чыгарулар аның башын әйләндергән. Ул эш булсын дип инде улкадәр тырышмый, рекорд артыннан куа. Аңа бер урынына ике ярдәмче, ике салам өюче бирергә әзер торалар. Запас частьләргә дә ул интекми. Иген басуының да тигез җире аңа. Ләкин геройлыкка моның беләк ирешеп буламы? Маһинур, Наташа, Кадыйров, Карев Фатьямовка коллективтан аерылырга ирек бирмиләр, аны, көндәлек эштә төрле ярдәм күрсәтеп, ниһаять, аякка бастыралар. Хәтта ул инде Кадыйровнын. ярдәмчесе булырга да хурланмый. Шунысы бик характерлы: повестьтагы геройлар бер-берсе белән гаҗәп эчкерсез, самими, кешелекле мөнәсәбәттә. Алар бер-берсен туганнары урынына күрәләр. Повестьның геройлары — киң күңелле, зур фикерле, олы җанлы чың совет кешеләре. Әсәрнең һәр битеннән авторның үзе дә, аның үз геройларына мөнәсәбәте дә сизелеп тора. Повесть геройлары бер-берсен үз иткән, дус иткән кебек, автор да үз геройларын ярата, дус итә, туган итә. Укучы авторның үзен дә повестьның кешелекле, олы җанлы геройларының берсе итеп кабул итә. Геройлар күңелендәге якты хисләр, матур омтылышлар, туган җиргә, кешеләргә тирән мәхәббәт укучыныкы булып әверелә, аның да күңеле яктырып китә, тормышка бүтәнчәрәк карый башлый. Моңа ирешү — язучының зур казанышы. Повестьны укып чыкканнан сон бер сорау туа. Әсәр ни өчен «Батырлык» дип исемләнгән сон? Гадәттән тыш батырлык күрсәтү турында һич тә сүз бармый бит анда. Әйе, авторга кушылып әйтәсе килә, батырлык гадәттән тыш кешенең гадәттән тыш эш эшләвендә түгел, ә бүтәннәрдән берни белән дә аерылып тормаган гади кешеләрнең көндәлек гади эшләрендә. Ә алар, кирәк булганда, теләсә нинди батырлыкка сәләтле кешеләр. Җыентыкка кергән хикәяләрдә шушы ук фикер — гади кешеләрнең гади эшләрендә чагылган зур омтылышлар сурәтләнә. Менә «Бүләк» хикәясе. Комбайн артыннан салам өюче Наташа партия съездына нинди бүләк әзерли алсын соң? Аның бит бар эше — салам өю генә. План да юк, аны арттырып үтәү дә юк. Комбайн суккан саламны өясе' дә барасы. Комбайнчы урдыра, ике норма үти, тракторчы сөрә, ягулыкка фәлән кадәр экономия ясый — болар бүләк! Гомуми эш өчен дәүләт күзлегеннән карап фикер йөртсәң, салам өючегә дә хезмәт бүләге әзерләргә мөмкин икән. Гади авыл кызының, салам өюче колхозчының гомуми эш өчен тырышуы (аның тәкъдиме буенча иген урылган кырны бер үк вакытта сөрү мөмкинлеге туа) — бу батырлык түгелмени! «Рифгатьтә кунакта» исемле очерк та бик гыйбрәтле. Социалистик Хезмәт Герое, атаклы комбайнчы Рифгать Кәлимул- линның батырлыгы нәрсәдә?.. Рифгатькә герой исеме бирү турында Указ чыккан көнне аның янына, кырга фотограф һәм студент-дипломант килә. Студент Рифгать комбайныннан яңа җайланмалар эзли, ә фотографны аның сакал-мыегы кырылганмы — шул кызыксындыра. Чөнки газетага шома йөзле, «культурный» сурәт кирәк. Фотограф Кәлимуллинны комбайнга утырган килеш түгел, мотоциклга атландырып төшерергә тели. Чөнки аның комбайны — «Коммунар» — инде хәзер заводларда эшләнми торган иске комбайн. Студент-диплом антның да «Коммунар»дан күңеле кайта. Фотографны да, студентны да кеше үзе, аның эчке дөньясы, омтылышлары түгел, ә тышкы күренеше, эш коралы гына кызыксындыра. .Ә аны герой иткән нәрсә — комбайн да, гадәттән тыш җайланмалар да, тышкы матурлык та түгел. Рифгать— гади кеше. «Ул бер якка карап аягын салындырып утырган да бер генә кулы белән штурвал тәгәрмәчен боргалый». Геройның героик булмаган .мондый торышы нрексездән кунакларда елмаю тудыра. Аның «Коммунар»ы Советлар Союзындагы йөз меңнәрчә башка комбайннардан берни белән дә аерылмый. Күләме дә, габариты да бер. ! Чыннан да нәрсәсе белән соң ул герой? Бу сорауга җавапны бер генә сүз белән әйтеп булмый. Моның серен Кәлимуллинның йөрәгеннән, характерыннан эзләргә кирәк, һәм автор шулай итә дә. Моның өчен ул геройның эш дәверен дә, институтта экзамен бирүен дә, аның белән әңгәмә күренешләрен дә сурәтли. Нәтиҗәдә Рифгать гади, тыйнак, эз- ләнүчән, тырыш, киң холыклы, олы җанлы, чыннан да герой исеменә лаеклы кеше булып күз алдына килеп баса. Хикәяләренең берсендә Тихон Журавлев бер тәнкыйтьченең «Әдәбиятта сурәтләнергә лаеклы героик күренешләрне бөек төзелешләрдә генә табарга була, һәм анда барып тормышны өйрәнү — үз-үзен аз гына ихтирам иткән язучының изге бурычы», —дип хат язуы турында сөйли. — Мин, — ди автор, ирония белән, — шау-шу, гөрелте астында җанлы кешене игътибар үзәгеннән төшереп калдыруымнан шикләнеп, бу төзелешләргә барырга җыенмагач, мөгаен, үз-үземне артык ихтирам итми торганмындыр. Әйе, гадәттән тыш батырлык күрсәтүче геройларны эзләп әллә канларга барып йөрү һич тә мәҗбүри түгел. Алар — һәр җирдә. Аларны күрше квартирадан да, урамнан да, күрше колхоздан да табарга була. Алар безнең белән бергә эшлиләр, бергә ашханәгә керәләр, безнең белән бер купеда юлда йөриләр, ял итәләр, күңел ачалар. Тихон Журавлев үзенең әсәрләрендә нәкъ әнә шул гади кешеләрнең рухи дөньяларына үтеп керә һәм көндәлек вакыйгалар, эшләр фонында чагылган зур батырлыкны сокландыргыч итеп сурәтли.