Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАТЫР СУГЫШЧЫ ҺӘМ ШАГЫЙРЬ

Совет әдәбияты» журналының быелгы 5 нче санында Сәгыйть Таҗетдиновның «Батырның үлеме» дигән истәлеге басылып чыкты. Анда Совет Армиясенең батыр командиры һәм шагыйрь Мөҗәһит Хәйретдиновның 1944 елның сентябрендә Дахау үлем лагеренда фашистлар тарафыннан җәзалануы һәм гәүдәсенең крематорийда яндырылуы турында язылган иде. Бу !иотәлек'не укыганнан соң мин X. Мөҗәйнең кулъязмаларын җыйнадым, Дахау концлагерендагы тормышы белән якыннан таныштым. ...1946 ел. Нюренбергта фашистик Германиянең хәрби җинаятьчеләренә суд бара... Залга гаепләүче шаһитларның берсе — 1939 елда Чехословакиядән Германиягә заложник итеп озатылган һәм берничә ел буена Дахау лагеренда утырган доктор Франц Блаха керә. Ул, фашист җинаятьчеләргә ачулы караш ташлап, Дахаудагы коточкыч хәлләр турында сөйли: — 1944 елда Дахау концлагеры- на совет хәрби әсирләренең зур төркемен китерделәр... Гитлерчылар, үз максатларына ирешә алмагач, ярым үлек хәлендәге бу әсирләрне лагерь лазаретына ташладылар. Әсирләрнең кайберләре коточкыч җәзалауга түзә алмыйча, шунда үлде, исән калганнарын фашистлар 1944 елның сентябрендә лазареттан алып киттеләр Һәм аларны да җәзалап үтерделәр 1 «Новый мир» журналы, 1957 сл, № 8. Е. Бродский «БСВ». Кемнәр соң алар, җәзаланып үтерелгән бу хәрби әсирләр? Алар 92 кеше. Аларның барысы да Совет Армиясенең өлкән офицерлары. Бу кешеләр чолганышта калып, яраланган яки контужен булган хәлдә, 1941—42 елларда немецләр тарафыннан әсир ителәләр. Гитлерчылар аларны Мюнхенга озаталар. Мюнхен — фашизмның туган урыны. Совет хәрби әсирләре гитлерчылар оясында фашизмга каршы яшерен оешма төзиләр. Яшерен оешма «БСВ» («Братское сотрудничество военнопленных» — «Хәрби әсирләрнең туганнарча ярдәмләшүе») дип атала. «БСВ» немец коммунистлары белән бәйләнеш тота, алар белән киңәшеп эш итә. Яшерен оешма членнары хәрби әсирләр, Германиягә каторгага куылган кешеләр һәм немец эшчеләре арасында фашизмга каршы пропаганда алып баралар, прокламацияләр тараталар, кораллы восстание хәзерлиләр... Ләкин восстание булмыйча кала, ниндидер сатлык җан яшерен оешма һәм аның членнары турында гестапога белдерә. Гитлерның приказы буенча бу яшерен оешма туздырыла, аның җитәкчеләре һәм членнары кулга алына. Фашизмга каршы күтәрелгән патриотлар ашыгыч рәвештә Дахау үлем лагерына озатылалар. Бу кешеләр арасында полковник Тарасов, подполковник Хән- ретдинов, подполковник Шелест, майор Зингер, Громов һәм башкалар була. Быел мин Башкортстан АССР- ның Октябрьск шәһәрендә һәм С ХАЛКЫБЫЗНЫҢ БАТЫР УЛЛАРЫ 118 Стәрлетамак районындагы Дүртөй- ле авылында булдым. Октябрьск шәһәрендә яшәүче — элекке хәрби әсир һәм яшерен оешма члены М. Сәяхов, Дүртөйле авылы укытучысы, хәрби әсирләр яшерен оешмасы җитәкчеләренең берсе В. Бикта- шев миңа X. Мөҗәйне Дахаудагы үлем барагында күрүләре, фашистлар тарафыннан аның бнк каты кыйналуы: бите, башы укмаш-ук- маш кара кан булуы, аркасының һәм аякларының җәрәхәтләнүе турында сөйләделәр. Өлкән лейтенант Вәли Бикташев озак еллар буена Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, Бөек Ватан сугышы башланган көннәрдә ул алгы сызыкта була, фашист илбасарларына каршы батырларча сугыша. 1942 елның җәендә Харьков янында барган каты сугышларның берсендә комиссар В. Бикташев хезмәт иткән полк чолганышта кала. Дәкин совет сугышчылары, дошман тылында калуга карамастан, искиткеч нык торалар, гитлерчыларның бик күп җанлы көчләрен һәм техникасын юк итәләр. Бу тигезсез бәрелештә В. Бикташев каты контузия ала, аңын югалта. Күпмедер вакыттан соң аңына килсә, немец солдатларының сүгенәсүгенә кемнедер кыйнауларын күрә. Фашистлар В. Бикташевның үзен дә өстерәп алып китәләр һәм ат сараена ябып куялар. Аны, меңәрләгән хәрби әсирләр белән берлектә, Германиягә озаталар. Юлда барганда, ул кача. Ләкин гестапочылар аны тотып алалар. Бикташев яңадан качарга омтылып карый. Икенче тапкыр тотылгач, политик тоткын дип, аны үлемгә хөкем итәләр һәм Дахау концлагерына ябалар. Анда ул фашизмга каршы оештырылган яшерен оешма членнары — врачлар тарафыннан коткарыла һәм икенче кеше исеме белән йөри башлый. Шул вакытта ул Дахаудагы яшерен оешмага член булып керә һәм оешма җитәкчеләренең берсе итеп сайлана. Лагерьдагы тоткыннар гаять авыр шартларда яшиләр. Тоткынлыкта кичергән фаҗигале хәлләрне искә алып, В. Бикташев болай ди: — 1944 елның июле иде. Тац атып килгәндә, Америка самолетлары шәһәрне бомбага тоттылар... һава тревогасыннан соң фашистлар Дахау концлагерындагы политик тоткыннарны эшкә алып барырга дип тезеп куйдылар. Менә шул вакытта бер әсир 92 совет офицерын каяндыр алып килүләрен һәм анарны 27 нче үлем барагына ябып куюларын әйтте. — Без, гомуми баракта торучылар,— дип дәвам итә Бикташев,— лагерь тирәсендә эшкә йөри идек. Шулай ук күрше бараклар янына да баргалап килә идек. Ә 27 нче барактагылар — үлемгә хөкем ителгән тоткыннар, алар беркая да чыга алмыйлар. Яшерен оешма членнары бу баракка керергә һәм үзләренә дигән кечкенә паекларны андагы иптәшләргә бирергә тырышалар иде. Яшерен оешма җитәкчесе И. А. Панов белән киңәшкәннән соң, мин бу барактагы Мөҗәһит агай янына үтеп керә алдым. Ул бер почмакта ялгызы утыра, һәм аның күз төпләре кара көйгән, йөзе җәрәхәтле иде. Шешенгән коңгырт күзләрендә яшь бөртекләре күренде. — Хәлемне белергә килүең өчен бик зур рәхмәт, туганкай, — диде ул һәм сорау алганда ерткычларча җәзалаулары турында әйтте, әсирлектә язган шигырьләрен сөйләде. Бу шигырьләр партиягә, халыкка турылыклы булу, туган илне сагы- нусөю турында иде. Совет — Германия фронтында Гитлер армиясе чигенә башлагач, Гиммлер Дахау концлагеры начальнигына тоткыннарны күбрәк кырырга һәм документларны юк итәргә боерык бирә. Тоткыннарны массовый төстә кыру башлана, аларны хәтта крематорий мичендә дә яндырып өлгерә алмыйлар, меңәрләгән мәетне лагерь янындагы чокырга ташлыйлар... Мөҗәһит әиә шундый коточкыч шартларда яши. Лагерьда көннәр мең төрле җәфа, кайгы-хәсрәт чигеп, минут саен үлем көтеп, әкрен генә үтәләр. Әсир төшкән совет офицерларын җәзалау дәвам итә, алариың кайберләре үлгән икән, дигән хәбәрләр тоткын- 119 нарның йөрәген сыкрата. Шушы хәбәрләрне ишеткәч, В. Бикташев бик кыенлык белән булса да Мөҗә- һит Хәйретдинов янына икенче тапкыр керүгә ирешә. Бу вакытта инде Мөҗәһит бөтенләй танырлык булмый. — Минем эзгә төштеләр, туганкай, — ди Мөҗәһит. — Миңа да, 27 барактагы иптәшләрнең барысына да инде крематорий гына... — һәм ул Бикташевка үзенең адресын әйтә: — Исән кайта алсаң, хатыныма, туганнарыма хат язарсың... Мин Коммунистлар партиясенә, Ватаныма турылыклы хәлдә үләм, кулымнан килгәннең барысын да эшләдем, халык алдында үз бурычымны үтәдем. Туган илдән читтә, дошман җирендә, фашизм оясында һәлак булу күңелне рәнҗетә... Ләкин безне онытмаслар... ...1944 елның 4 сентябре. Күптә кара болытлар йөзә, яңгыр сибәләп тора. Кан белән юылган таш юлдан эс-эс офицерлары совет политик тоткыннарын атарга алып баралар. Әсирләрнең киемнәре ертылып беткән, аякларында агач төпле салам башмаклар, күбесенең башлары, куллары марля белән бәйләнгән, битләре җәрәхәтле... Кайберләре берике атлау белән егыла, эс-эсчы- лар 10 Шнель — тизрәк. 11 Шисен — атарга! аларга автоматлар, пистолетлар белән сугалар. Әледән-әле: «Русь — коммунист!», «Русь, шнель!» 10 дигән тавышлар ишетелә. Ату мәйданы... Тар һәм тирән канау... Кинәт рус телендә «Интернационал» яңгырый. Вставай, проклятьем заклейменный, Весь мир голодных и рабов!.. Фашистлар шартларга җитешеп: «Шисен!»11 дип кычкыралар һәм әсирләргә ата башлыйлар. Данко йөрәкле совет патриотлары гестапочыларга нәфрәт белән карап, җырларын дәвам итеп үләләр... Крематорий миче дөрләп яна. Кешеләр, әле үлеп тә бетмәгән баһадирлар, шунда көл булалар... X. Мөҗәйнең батырлыгын, шундый авыр шартларда шигырьләр иҗат итүен Октябрьск шәһәрендә торучы М. Сәяхов та раслый. Ул аның «Әнкәмә», «Ык буе» дигән шигырьләр дә язуын әйтә. Тик бу шигырьләр хәзергә кадәр сакланганнармы — билгесез. Бәлки алар лагерь архивындадыр... Ләкин Дахау Хәйретдин Межэйнен язучылар белән төшкән рәсеме. Уннан сулга Хәйретдин М ө ж ә й. Әбүзәр Т ү р ә п һәм Мирсәй Әмир. 120 Германия Федератив Республикасы ягында. Лагерьның кайбер биналары бүгенге көндә Америка солдатлары өчен казармага әйләндерелгән... Патриот шагыйрь, батыр сугышчы X. Мөҗәй фашизм тырнагына эләккәч тә көрәшен туктатмый, ге- ройшагыйрь Муса Җәлил кебек фашизмга каршы дәһшәтле көч булып күтәрелә. Миңа аның шигырьләрен, сугышта язган кулъязмаларын, фоторәсемнәрен, документларын эзләп, Пенза шәһәренә барырга туры килде. Шагыйрьнең тормыш иптәше Мәрьям ханым миңа X. Мөҗәйнең «Окопларда язылган шигырьләр» һәм «Сугыш язмалары» дип исемләнгән 5 дәфтәрен тапшырды. Алар авыр сугыш шартларында, окопларда, блиндажларда язылганнар. Мөҗәйнең апасы Хаҗувафаның әйтүенчә, ул бик яшьли, мәктәптә укыган елларында ук шигырьләр яза башлаган. Хаҗувафа апаның тормыш иптәше Мөхетдин абзый әнә шул елларда Мөҗәһит язган өйрәнчек шигырьләрне дә бик кадерләп саклый. М. Хәйретдпнов 18 яшендә Совет Армиясенә алына һәм үзенең әсәрләрен матбугатта солдат буларак бастыра башлый. Ул шигырьләр, хикәяләр, пьесалар яза. 1931 елда Казанда үткәрелгән әдәби конкурста бүләкләнә. Утызынчы еллардагы «Атака», «Чаян», «Безнең юл» журналларында, «Кызыл Татарстан», «Яшь ленинчы», «Кызыл яшьләр», «Кызыл Армия» газеталарында X. Мөҗәй имзасы белән басылган бик күп шигырьләрне, очеркларны күрергә мөмкин. 1932 елда Казанда, тәнкыйтьче һәм әдәбият белгече Гомәр Гали редакциясендә аның «Мылтыклылар» дигән беренче китабы басылып чыга. Ул күтәренке һәм көр тавыш белән, оптимистик рухта болай дип яза: Алда — сугыш! Алда — кискен көрәш! Ләкин, Сыйныфыбыз өчен үлем юк! Шулай булгач, апам, ник еларга, Синең үлә торган энең юк. Халкым өчен, кирәк булган чакта, Бнрәм, апам, бирәм барын да! X. Мөҗәй Совет Армиясе сафында озак еллар хезмәт итә. Ул 1938 елда Хасан күле районында япон самурайларына каршы сугышларда катнаша. Андагы дәһшәтле көннәр турында көндәлек алып бара. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк X. Мөҗәй — алгы сызыкта. Ул — полк командиры. Сугыш тынып торган араларда «Сугыш язмалары»н алып бара, шигырьләр, очерклар, кыска хикәяләр иҗат итә. Аның ул чактагы шигырьләре арасында иңкөчлесе—«Немец халкына командир һәм шагыйрь X. Мөҗәйдән ачык хат» шигыре. Ул немец халкының үз гаебен юа алачагын, моның өчен коралны совет солдатларына түгел, бәлки фашистларга каршы борырга кирәклеген әйтә, 1919 елдагы шикелле «яңадан Берлин урамнарында ялкын» кабызырга чакыра. X. Мөҗәй үз Ватанын сатучы, ларны күрә алмый. Аларга иң-нц ачы нәфрәт белән карый. «Качкын» дигән шигырендә ул болай дип яза: Ул каһәрләнгән кешенең Күп-күмгәк булган төсе. Барлык бандиттан да бандит, Шул инде качкын кеше! Ул Ватанына төкергән, Таптаган эчкән антын. Ул бүген качса, иртәгә Безнең дошманга якын! Бу турыда X. Мөҗәй «Сугыш язмалары» дәфтәрендә менә ничек язган: «Бу авылда байтак сволочьлар да булган, алар хатыннарын, балаларын ташлап немецлар белән киткәннәр. Бу кешеләр турында халыкның үз хөкеме бар, киләчәк көннәрнең берсендә алар халык алдына басачаклар!» Фашистларның көннәре санаулы булуы, җиңеләчәкләре турында шагыйрь зур ышаныч белән яза. «Каның, җаның белән түләрсең!» шигырендә түбәндәге юллар бар: Ассаң да син. Атсаң, яндырсаң да, 121 Мактансаң да утлы көч белән, Илемне дә, халкым, җиремне дә Җиңәр көчен югын мин беләм! Фашистларның котларың алган «Катюша» турындагы «Миномет» дигән шигыре аеруча истә кала. Бу шигырен ул болай дип тәмамлый: Канга — каннар! Җанга — җаннар! Тик шулай дошманга суд. Эх, миномет! Ялтырап үт, Бәр тагын да, әйдә, сук! X. Мөҗәй үз сугышчыларын яхшы белә, аларның характерларын, сугыш осталыкларын, хәрби тәртипләрне төгәл үтәүләрен, шәхси батырлыкларын күзәтә, аларның рухларын күтәрә. Алар турында үзенең «Сугыш язмалары» дигән көндәлегенә дә язып куярга ОНЫТМЫЙ; «Воробьев Борис. Бу кеше 33 яшен тутырган һәм җир өстендә үзе генә түгел, ике ул, ике кыз атасы да. Воробьев тактик кы-на түгел, уйланган эшне үз кулы, үз аягы белән башкара торган бер кеше. Ул Кусть хуторында дүрт фашистны үтереп, мылтыкларын күтәреп кайтты. Воробьевны мин Кустьта да һәм бүтән сугышларда да күрсәткән батырлыгы өчен хөкүмәт бүләге белән бүләкләүләрен сорадым». Совет Армиясе һөҗүмнәре башлангач, фашистлар хурлыклы рәвештә чигенәләр. Фашист солдатлары һәм офицерлары рус кышының салкынлыгына чыдый алмыйча өшиләр, халыкның өс-башын талап киенәләр, одеялларга, бала юрганнарына төренәләр. Бу турыда X. Мөҗәй бик үткен итеп яза: «Гитлер солдатларын түгел, офицерларын да яхшы киендерә алмый. Буранлы көннәрдә аның гаскәре куначадагы тавык кебек, тышка чыгып карарга да курка... Без аларны аулыйбыз». Фашист армияләренең көче бетә баруы, башта «герой» булып атакага күтәрелүләре, совет сугышчыларыннан үзләренә «күчтәнәч» эләккәч, зур югалтулар белән чигенүләре, оборона ныгытмаларына сукыр тычкан кебек посулары турында X. Мөҗәй көндәлегендә без түбәндәге юлларны укыйбыз: «Немецлар «өн»нәреннән чыкмыйлар. Бүгенге разведка вакытында кызылармеец Матвеев ПТРдаң атып, бер танкларын җимереп ташлады. Башта «герой» гына килә торган 6 танкның берсе, башы тишелгәч тә, туктады. Немецларның болай тик ятуларына беренче сәбәп... җимерелгән полклар җыйнал- масы — сброд булуы...» Гитлерчыларның ерткычлыгы турында шагыйрь нәфрәтләнеп яза: «Урман арасында бер үлек гәүдәгә очрадым. Ул башы белән гарепкә (көнбатышка) таба ята. Куллары да шул якка, үргә сузылганнар. Немецларны куганда һәлак булган булса кирәк. Әйләндерәм. Уң күзе тирән итеп чукып алынган, аяк киемнәрен салдырганнар... Күкрәгендә — пычак эзләре, аркасында — сөягенә кадәр теленгән «йолдыз». Ниндидер «профессор» бер дә ашыкмый гына «операция» ясаган... Бәлки, аның өчен берәр фашист тимер тәре белән бүләкләнергә уйлагандыр. Ләкин... билгесез боец өстендә, кайчандыр, үткән көннәрнең берсендә канлы эшләр эшләгән фашист тимер тәрегә ирешә алмый үлекләр арасында ятадыр. Ята, һичшиксез, ята! Шул, тик шул гына көтә ул фашистларны! Алар, һичшиксез, һәлакәткә хөкем ителгән кешеләр! Билгесез боецның үле гәүдәсе. Моны күрәләр, бер гәүдә өчен дошманның унысын егалар, һәркемдә үч, һич бетми торган үч кайный!» X. Мөҗәй фронтта да үзенең әдәби эшчәнлеген үстергәннән-үстерә бара. Ул «Ант», «Автоматчы», «Бүләк», «Разведчик Сысоев», «Каның, җаның белән түләрсең», «Пулемет һәм кыз» дигән шигырьләр, «Шакир», «Сөт», «Музыкантлар» һ. б. очерклар иҗат итә. Аның әсәрләре халыкка рухи азык бирәләр, дошманны тизрәк тар-мар итүгә чакыралар. Язучы Фатих Хөсни X. Мөҗәй иҗатына югары бәя биреп, Бөек Ватан сугышы вакытында менә болай дип яза: «X. Мөҗәй — командир һәм бай 122 тактан бирле инде әдәбият белән кызыксынучы кеше. Ул Ватан сугышының башыннан бирле дип әйтерлек сугышта, Хәрәкәттәге Армиядә йөри. Ләкин сугыш аның күңелендәге бу «әче бал»ны түгә алмады, ул туплар гөрселдәве астында һаман шигырьләр, очерклар, хикәяләр язарга вакыт таба. Соңгы вакытта аннан алынган очерклар һәм хикәяләр, яки вакытлы матбугатта басылган шигырьләре Мөжәйнең үсә баруын күрсәтәләр. Хикәяләрендә булсын, шигырьләрендә булсын, аның материалны якыннан белеп язганлыгы күренеп тора». Батыр солдат һәм шагыйрь X. Мөҗәй дошманга каршы штык белән дә, каләм белән дә көрәште. Чолганышта калып, фашистлар тарафыннан әсир ителгәннән соң да ул көрәшен туктатмады. Дахау лагерындагы коточкыч газаплар, кыйнаулар коммунист шагыйрь X. Мөжәйнең рухи -көчен сындыра алмады. Ул үлем лагеренда да бөек Коммунистлар партиясенә,' Туган иленә турылыклы булып калды. Хәйретдин Мөжәйне үлде дип әйтү кыен. Батырлар үлмиләр, батырлар мәңге яшиләр!