Логотип Казан Утлары
Повесть

Зәй энҗеләре

Гәрәйнең соңгы боерыгы бер дә ошамады Тур книга. «Мин кайтканчы бетон алмый торыгыз!» Ни дигән сүз бу? Туркннга ышанмыймы? Семен Михайловичка?.. Ярый, аның кебек институтлар бетермәсен дә, ди... Әмма Туркин да, утызынчы елда авылларында чнрсятник, прораб... Юк, энекәем, дөньяның кендеге синең кулда дип барганда үзең т.урында гына уйлау олы кеше, инженер эше түгел... Тирә-якта мең уңайсызлык: көн туды исә, эшчеләр китеп тора, кайберәүләр Зәйне ташлап ук клггәләр. Сварщиклар, буяучылар, арматур- чылар җитми. Аларны башка участоклардан вакытлыча биреп торалар. Вакытлы гына килгән кешедән ни көтәсең? Башка участоклар ялкаурак, эшлексезрәк эшчеләрен биреп торырга тырышалар. Бүген бар, иртәгә юк кешеләргә эш кушсаң да, үзең калтырап торырга кирәк. Туркин исә эшче белән ике арада уртак ышаныч булганны ярата иде... Ул бүген бөтен участокка бер үзе! Иртәнге ыгы-зыгыдан котылып, бригадаларын эшкә (бүлеп (бетергәч үк, (плащын җилбәгәй җибәреп, ярдәмче корпуска таба китте. Бу да ал арның объекты. Монда ГРЭС- ның идарә аппараты урнашачак. Ташчылар бригадасын күптән түгел генә Әлмәттән һөнәр мәктәбе бетереп кайткан яшьләрдән оештырып шунда беркеттеләр. Бу бригада — Туркинның куанычы. Арыган чакларында, я булмаса бераз кәефе кырылып торса, Семен Михайлович шунда кагыла... Яшьләр олылар кебек зарлана да белмиләр, тормышның вак-төяк көндәлек җитешсезлекләренә төкермиләр дә, җимерттереп эшлиләр... кәү манарасы кисеп ташлаганнан бирле, -ьөзүче- балта остасы булып киткән кеше. Бригадир, де уйласаң, син каты ялгышасың. Бу дөньяда һәркем үзенә күрә кендек, һәркемнең үз тавышы, чыпчыкның да үз сайравы бар... Нигә син тормышның агышын үз ягыңа гына борырга телисең?.. Гәрәй Ту.ркинны бик нык рәнҗеткән иде, бик нык... Участокта эш мәтәлчек атьип, көч-хәл белән генә кыймылдап алга Повесть1 10 1 Дәвамы. Башы 9 санда. 11 Төп корпус янына җиткәч тә, ул яшьләр эшли торган йортка күтәрелеп карады. Дәү, биек кранның угы очындагы трос кармаклары җилдә тибрәнеп буш килеш һава сөзәләр. Тавыш-тын юк. Эшкә керешмә- гәннәрме әллә болар? Бер-бер хәл булмасын тагын, бәхетсезлек... Тур- кинның күз алдыннан бер-бер артлы мөмкин 'булган бәхетсезлежләр үтеп киттеләр. Ул җил-сңил килеп текә баскычтан өскә менә башлады һәм яшьләрнең шау-гөр килеп сөйләшеп торуларын ишеткәч, тукталып азрак хәл алды. Егетләр тын, җилсез почмакка кереп тулганнар да, кырын-ярык ятып нидер сөйләшәләр, ярыла-ярыла көләләр. Бәйрәм җиткән болар- га! Прорабны күргәч кыймылдашып алдылар да, шуның белән бетте. Берәү дә урыныннан купмады. Тартмаларында измә, алларында өем- өем кирпеч. Нигә болан вакытсыз ял ясаганнар әле болар? Туркин алар янына килеп утырды. Егетләр 'бер-берсенә карап күз кысышалар, әйтер сүзләре бар, ахрысы... — Семен Михайлович! — Әү, малайлар? — Монда, менә бу урында директор бүлмәсе булачак икән. — Шулаймыни? — дигән булды Туркин, сүз җебенең кая таба сузылуын аңларга тырышып. — Шулай, шулай!—дип шаулаштылар егетләр. — Тәрәзәләре кояш ягына караган, гөрле-качышлы уйнарлык зур да. Ишеге дә ике яктан. — Бик әйбәт. Җиренә җиткерел эшләргә генә калган. Директор җаваплы кеше, әйбәт бүлмәдә эшләсен. — Анысы шулай, — дип суздылар малайлар. — Без менә директор бүлмәсендә рәхәтләнеп аунап калыйк әле дибез. — Ничек аунап? — Шулай! Үзе монда юк бит әле. Төзеп бетергәч, бу бүлмәгә әллә эләгеп була, әллә юк. Ишек төбенә кызыл иренле 1бер овчарканы утыртып куйса, якын да җибәрмәс. Хәзергә рәхәтләнеп, бот күтәреп ятабыз. Яшьләр шаркылдап көлештеләр. — Әгәр ул овчарка куймаса? Кешелекле, бик акыллы хуҗа булса? -— Кем белсен, — диештеләр егетләр. Оятларына көч .килдеме, олы кеше алдында бот күтәреп ятуны кыенсынган егетләр берән-сәрән торып эшкә тотындылар. Почмакта, прораб янында өч егет кенә калды. Болары кеше азайгач тагын да иркенләбрәк сузылышып яттылар. — Сез шулай дисез, Семен Михайлович. Без дә мәктәптә укыганда яхшыны яманнан аерырга өйрәндек дип йөри идек. Теләкләр бик матур иде безнең. Менә Шаминны гына алыйк... Директор да түгел әле, конторада утырып тамырланган бюрократ та түгел, ә ярманы н>ичек эре яра! Сөйләшеп булмый үзе белән, янына барырлык түгел. Укыганда безне кешегә саныйлар иде, монда, җәмгыятькә файда китерә башлагач, кадеребез юк. —■ Без, Семен Михайлович, моннан китәргә булдык. — Кая китәргә инде сезнең исәп? Ераккамы? — Адаев чакыра, йортлар салырга. Анда фатирны да беренче чиратта бирәчәкләр, ди. Акчасы да өметле. Чакырып китергәч, кадеребез дә булыр төсле. Күренеп тора, егетләр ныклы карар да кылып бетермәгәннәр, алар бик кызыксынып Туркинның сүзен көтәләр һәм аз гына борчылалар да иде. Моны сизгән Туркин юри ашыкмады, кесәсеннән папирос чыгарып кабызды. Дәшмәде. •— Нигә безне тиргәмисез инде, Семен Михайлович? — Тиргисем килми. Сорыйсым гына бар. Нигә китәсез? — Ашарыңа ипиең, торырга урының булмасын... — Вәлиәхмәтнең әншсе кунакка киләм дигән. Әнисе улына беренче мәртәбә кунакка килә! Ә кая? Вәлиәхмәт, үзе хакында сүз чыккач, өметсезләнеп борылып ук ятты... ■Кара син аны, юнысезне! Адаевны... Ниләр кыландырып, балаларны котыртып ята икән!.. Шамин да шәп! Ничек итеп яшьләрнең күңелләрен боза, аларны ялгыш уйларга мәҗбүр итә... Аңа да ныгытып әйтергә кирәк... Бик нык итеп!.. Ә егетләрне моннан җибәрергә ярамый... һич тә... һәм Туркин кызып китеп, үзе дә сизмәстән Шаминны яклый башлады: — Кызу... Дуамал... Кире... Болары дөрес, егетләр. Ләкин тәртип урнаштырырга тырышамы? Тырыша. Урлашмый, эчми, килүе белән объектны биш бармагы кебек өйрәнде. Болары барысы да бик мөһим. Теле каты икән, йомшартырбыз. Өйрәтербез. Бер коллектив пч без!.. Мондагы кебек кызык, мавыктыргыч эш беркайчан да юк. Өйрәнү, белү өчен бу участоктан да шәбе юк... Үтемле итеп, кызыктырып сөйләгән иде Туркин, егетләр дә бүлдерми генә тыңлаганнар иде, кич белән табельче кыз яшьләр бригадасыннан ике егетнең башка участокка китүен әйтте... Туркин ничек булса да аларны юллап кире кайтырга кирәк дип планлаштырып куйды... Шулай янып йөргәндә үзенең ике көннән соң җанфәрман килеп Шам’ин яныннан китәргә йөриячәген бөтенләй белми иде әле ул... Бетонны монда дүрт күз белән көтеп алалар. Дүртенче участокның төп эше асылда бетонлау булганга, һәркемнең телендә бер балык башы: — Цемент килгән икән... — Иртәгәдән бетон бирә башлыйлар... Тимер юл әлегә бик зәгыйфь, цемент эшелоннары көттереп кенә, сусап үләбез дигәндә генә килеп җитәләр. Шуңа күрә Гәүһәриянең күзләрен зурайтып, йөзен алландырып конторага чабып килүеннән Туркин хәбәрләрнең шәп 'булуын аңлап алды. — Бетон булачак, — диде Гәүһәрия, көчкә тын алып. — Хәбәр иттеләр, — диде Туркин көлеп, — менә график төзеп утырам. — Ә Шамин нәрсә әйтер? — диде кыз, куркыш кына. — Рәхмәттән башканы әйтә алмас... Тәвәккәлләгән таш йоткан, Гәүһәрия! Төп корпусның нигезенә тотынабыз. Мин Галиев бригадасын шунда күчердем. Әзерләнә башладылар. Таңнан синең бригада да шунда. — Шамнн тузыныр инде! — Куркасыңмы? — Курыкмыйм, кызганам мин аны! — Монысын Гәрәй Гыйльмановичка әйтергә кирәк әле! — Әйтә күрмәгез... Балалар кебек үпкәчел бит ул... Мин үзем дә. егет кеше булсам, аның кебек үк барын туздыры.р идем! — Бусын да әйтергә ярамыймы? — Берсен дә... Туркин йөрәксенеп эшкә керешергә булды... Алты йөз квадрат метрда идән җәяргә кирәк иде... Дүрт-биш машина аллы-артлы бетон китерә башладылар. Алар бетонны төп корпус фундаментлары өчен казылган зур котло1ван кырындагы такта тартмаларга китереп аударалар. Гәүһәрия кызлары җәһәт кенә машина әрҗәләрен чистарталар. Бетон тимер улаклар буйлап теләр-теләмәс кенә түбәнгә шуыша, анда Галиев егетләре көрәкләр белән аны тиешле урынына озаталар. Вибраторлар гөрли, бетон массасы калтырый һәм рәхәтләнеп кенә үзенә бирелгән ояга кереп 12 утыра, тыгызлана, ката. Монда күзең үткен булырга тиеш! Бер генә кабырчык та, буш урын да калмасын. Шушы бетон ястык өстенә тонна- тонналы бетон мендәрләр, алар өстенә тонна-тонналы баганалар, каркаслар, җиһазлар, кырык ике метр биеклектәге турбогенераторлар куелачак... Бетонлауның бер асыл хасияте бар: аның күләмлелеге, саллылыгы, авырлыгы кешеләрне дә зуррак, олырак фикерләр белән яшәргә мәҗбүр игә. Өч көн буе олы хисләр белән дулкынланып, эш рәхәтен тоеп яшәде Туркин. Гәрәй килгәннән бирле нигәдер йомшап, көчен тый- лыктырып йөргән иде ул. Картаймаган икән әле Семен Михайлович’ Япь-яшь егетләр кебек икән! Әнә Гәүһәрия дә әйтеп тора: — Егет икәнсез әле, Семен Михайлович! — Егетен егет, гашыйк була гына күрмә!.. Гәүһәрия кызарып йөзен читкә бора һәм, юк, булмам дигәнне аңлатып, башын чайкый... Йөзе кинәт җитдиләнеп кала... Өченче көнне кич бригадалар котлован янына җыелдылар да, үзләре башкарган эшкә хәйран калып: «Кара әле, без эшләп ташладыкмы моны? Шушы кадәр бетонны кулдан үткәрдекме?» — дип, тел шартлатып, тирләрен сөртеп басып тордылар. — Рәхмәт сезгә, егетләр һәм кызлар! Менә шулай эшләсәк иде без!.. Эшчеләрне оза-ткач, салкынча вагонга Туркин янына Гәүһәрия керде. — Шаминнан телеграмма юкмы? — Күренми. — Озак кунак булды ул. — Хәзер кайтса да ярый! Күзгә күренеп комачаулар дип шүрләгән идем... — Сез дә алай уйламагыз инде, Семен Михайлович! Үзенә-үзе начарлык теләргә юләрме әллә ул?.. Ялгышты Гәүһәрия... Туркинның сизенүләре дөрескә чыкты... Гәүһәрия чыгып китеп аз гына торгач та контора янына бер машина килеп туктады. Шартлап ишек ачылды, һәм кулына чемодан тоткан Шамин атылып килеп керде, йөзе балкыган, чәчләре тузгыган, өстендә өр-яңа костюм. — Бер кочак сәлам Семен Михайловичка! — Юллар уңдымы? — дип, кулын бирде Туркин аңа. — Миңа тиз генә, бәласез генә йөрергә язмагандыр инде. Пароход белән чыккан идем. Чаллыга кадәр а-ру гына кайттык. Аннан соң... Алтмыш чакрым юлны ун сәгать үрмәләдек! Күперләр җимерелеп беткән, юл эзләп әллә канларга барып чыктык. Шофер берни белми, төшеп ярырдай булдым үзен! — Исән-сау кайтып кергәч бик ярый. — Сездә ниләр бар?—Гәрәй, хәйләкәр генә елмаеп, аның каршы- сына килеп утырды: — Әлегә тынычлык. — Качалармы? — Бераз бар. Туркин малайлар белән булган очрашулы сөйләп бирде. Гәрәй кулын гына селкеде: — Табигый сайланыш! Безнең белән көчлеләр генә кала, ялкаулар сыптырталар!.. — Ялкаулар түгел алар. — Миңа димәгәе, теләсә кем булсыннар! Шамин участогына йө- герәйөгерә килерләр әле... Казанга киткәндә әйткән идем бит? Мин бернәрсә унлап йөрим. Очына чыгам мин аның! Менә шуннан соң күрсәтермен мин кайберәүләргә! Телләрен тешләрләр. Төп корпусның идәнен бетонлаганда ук сынап карыйбыз аны. . 13 Туркин көлеп җибәрде. — Әллә ышанмыйсын.? — Идәнне бетонладык. — Ничек? — Өч көн тоташтаен бетон килде. Гәрәй чемоданын аударып сикереп торды: — Ә кем кушты?.. — Үзебез. Гәрәй ишеккә ташланды, болай да чак эләгеп торган ишекнең өске күгәне каерылып чыкты. Семен Михайлович аның артыннан чыгарга уйлаган иде, йөзләренең ак, эшләренең пөхтә икәнлеген белеп урыныннан кузгалмады. .Күңелен кинәт биләгән ачуын басып, калтыранган куллары белән тәмәке кабызды. Котлованда караңгы иде инде. Моны аска төшкәч кенә аңлады Шамин. Арыбире талпынды да йөгереп өскә менде, котлован эргәләренә куелган .прожекторларны кабызды. Берсен генә түгел, өчесен дә... 9т телемнәре кискәләгән дәү чокырда, борынгы йола биюен башкарган сихерче-шаман кебек, ул әрле-бирле тулгана, боргалана, чүгәли, сикерә иде. Ярыклары арасыннан болганчык су саркып торган опалубка тоткаларына тибеп-тибөп карый, капшый, сүгенеп икенче почмакка чаба. Каркас баганалары утырачак урыннарда калдырылган тимер штырьларны тарты-п-тартып карый, татын сүгенә... «Дренажда ике машина бетонны миннән башка кабул итеп дөнья сасыткан идегез! Монда тагын нинди мәсхәрә ясадыгыз икән!» Гәрәй аркылыга-буйга таптанып йөрсә дә, бәйләнер урын тапмады, талмагач отыры ярсып, кызып китте. Конторага кереп Туркинны йолыккалый башлады: — Башыгыз эшләмәгәч, нигә тотынырга! Илле метрга носилкалар белән бетон ташыткансыз. Минем планнарны чуалттыгыз. Моннан соң кушмаган эшкә ябышмагыз! Үтәлгән эш өчен беркайда да, беркемне дә ачуланганнарын күргәне юк иде Туркинның, ул ярсуыннан сүз әйтә алмаслык хәлгә килгән иде. Сикереп торды да конторадан чыгып та китте. Чокыр-чакырлар арасында тын гына оеп яткан караңгылыкта аның җилбәгәй җибәргән аксыл плащы күренгәләп китте. Ул нигәдер аз гына аксаклыңда иде... Иртәл алар төзелеш районы начальнигы Борисов бүлмәсендә очраштылар. Гомерләрендә берчберсен күрмәгән, белмәгән кешеләрсыман, сәлам дә бирешмәделәр, борылып та карашмадылар. Стеналарга кадакланган, бүтән вакытта беркем дә укымый торган агач телле, боз күзле плакатларны күңелдән ятлаганчы укыдылар. Начальник юк иде әле, алар иртәрәк килгәннәр иде. Секретарь кьиз участок начальнигы белән прорабның ата күркәләр кебек сыртларын кабартып, кәпрәешеп бер бүлмәдә чак сыешы-п торуларыннан бөгелә-сыгыла көлә иде. Көтепчкөтеп арыгач, алар ишекнең ике ягына утырыштылар. Шундый олысымак кыланалар, дәшмиләр. Гәрәйне кызыксыну корты кимерә: «Нишләп йөри икән бу карт төлке?» Утыра торгач, аның түземлеге калмады: — Нәрсәгә килдегез? — дип сорады. — Эшем бар. Гәрәй карап-карап торды да учына йомарлап тоткан кәгазьне сүтеп Гуркннга күрсәтте... Өлкән прораб Шамин үзенең прорабы Туркинны сүз тыңламауда, тәртип бозуда гаепләгән, фактлар китергән (әлеге дә баягы шул идән инде!) һәм аңа шелтә бирүне үтенгән иде. Туркин язуны күз очлары белән генә укып чыкты да үз учындагы кәгазьне алып күрсәтте. Ул участок начальнигы Шамин белән килешә 14 алмавын язган һәм тизлек белән башка участокка күчерүләрен үтенгән иде. Гәрәй моны ук көтмәгән иде. Ул агарынып китте. Сул кесәсенә тыгылды. Таш чыкырдаган тавыш килде. Ишеккә карады, тәрәзәгә йөгереп барды. Начальник күренми әле... — Семен Михайлович, чынлапмы? — Чынлап. — Әйдә, икебез дә гаризаларыбызны ертыш ташлыйбыз? Гафу ит син мине... Туркин озак кына башын чайкады, торып чүп савыты янына килде, кәгазен вак-вак кисәкләргә ертып тартмага ташлады. Гәрәй дә шул ук хәрәкәтләрне кабатлады. Тик анын кәгазь кисәкләре зуррак иде... Кич белән Зәй телеграфыннан кечкенә генә телеграмма китте. Куйбышев ГЭСына Василий Дмитриевич Корякин исеменә язылган иде ул. Корякинны Зәйгә эшкә чакырган бу телеграммага төзелешнең, баш инженеры Кондаков белән бергә дүртенче участок начальнигы Гәрәй Шамин да кул куйган иде... 10 ГРЭС төзү идарәсе шунда ук. объектларга якын гына, ике катлы ак йортка урнашкан, йортның бүлмәсе саен кырмыска оясы: бер генә минутка да хәрәкәт, шау-шу тукталмый. Киләләр, китәләр, баскычлардан йөгереп кенә йөриләр. Ачык ишектән диспетчерның микрофонга кычкырганы ишетелә. Стеналарда приказлар: һәр көн яңалары... йорт алдында нәни генә бакча. Бәләкәй ябалдашлы яшь агачларның яфраклары сап-сары. Агачлар арасында кыеш-мыеш таралган чәчәк түтәлләре. Түтәлләр арасында буш картон кап тотып партоешма секретаре Кәбир Суфианов йөри. Ул чалбар балакларының очын кайтарып куйган, пиджагын җилбәгәй жнбәргән. Бакчаны тәбәнәк кенә койма ураган. Койманың бирге ягында тырышып кырынудан иякләре зәңгәрләнеп беткән, чиста ак күлмәк киеп кара галстук тагып җибәргән Адаев басып тора. Кәбир түтәлләр өстенә иелгәч, ул, ата казсыман, муенын сузып карый да, парторг турайгач, берәр сүз ката. Сүзенең дә ата-анасы юк, тегеннән берне, моннан икене эләктереп кенә сөйли... — Кичә яңа йортка нигез салдык... Мин һаман шунда әле... — Уникенче йорт!.. Булдым мин анда... — Орлыкларын җыясызмы? — Чәчелеп әрәм булып бетмәсеннәр дим. Үзебезнең кызлар җыярмы дип йөрдем. Юк, дәртләнмиләр!.. Яз көне менә утыртып җибәрербез. Чәчәкләр яратасызмы, иптәш Адаев? — Яратуын яратам, үстергәнем генә юк. Кәбир тегенең һәр сүзен күңеленнән ычкындырмый. Нигә һаман юк- бар тирәсендә болгана соң ул? Зур йомышым бар, диде. Нигә турыдан- туры шуңа күчми? Димче карчык кебек әйләндереп, тулгандырып азаплана. Ул орлыкларны пөхтәләп кәгазьгә төрде, чалбар балакларын төшереп койма кырына килде. — Сүзем бар иде, иптәш Суфианов. — Сөйләгез, сөйләгез, мин тыңлыйм. — Монда ничектер уңайсыз. — Адаев бөгелә-сыгыла идарәнең ачык тәрәзәләренә ымлады. Тәрәзә пәрдәләрен әллә җил уйната, әллә... — Мөмкин булса, бүлмәгезгә керик әле. Кәбир авыр сулап бүлмәсенә атлады. Була бит шундый кешеләр, начальник белән өстәл артына утырганда гына сөйләшә алалар. Адаев 15 белән төнәген төзелештә очраштылар. Анда нидер кинаяләп маташты, бүген монда азапландыра... Бүлмәгә кергәч Адаев жанланып китте, авыр урындыкны Кәбиргә табарак күчереп куйды, иркенләп, җәелеп кереп утырды. Терсәкләре белән өстәлгә таянып сөйли башлады: — Мин, иптәш Суфианов, коммунист булмасам да, хаклык өчен көрәшче! Шуңа күрә генә килүем, сез әллә нәрсә уйламагыз тагын!.. Ләкин мондый башбаштаклык беләп килешеп яши алмыйм! йөрәгем түзми! — Өзеп кенә әйткәндә, нинди башбаштаклык инде ул? — Беләсезме, ул колбиләүче белән бер! Участокта үзенең культын урнаштыра... Бар кешене чүпкә чыгара, тын алырга да ирек бирми. Үзен ялагайлар чолгап алды. — Кемне? — Шаминны! Дүртенче участок начальнигын... — Сез анда эшләмисез бит инде. — Хаклык өчен көрәшеп киттем! Кичә минем участоктан ике егетне үз ягына аударган. Котыртырга Туркинны җибәргән... Дөньяда яшәтәсем килми шундый кешеләрне... — Ниләр эшли инде ул? Шамин дим... — Шыр-надан башы белән җитәкчелек итә. Түзеп тормаслык деспот! Культ, чын әйтәм, культ!.. Прораблар бер атна да чыдый алмыйлар үзендә! — Хәтерем ялгышмаса, анда Туркин эшли шикелле. — Дөньяда беренче ялагай! Шамин янында Туркин гына килешеп яши ала торгандыр. Aptca сөяксез бәндә бит ул! Тегеләй дә ярый, болай да. Ике яклы пычак... — Участокта эшләүче йөз илле кешенең барысы да Туркнн кебекләрме? — Ну, сез бөтенләй аңламадыгыз мине, иптәш Суфианов! Мнн бит җитди сигнал белән килдем... Ә сез елмаеп утырасыз!.. Куандырдыгыз мине, Адаев. Шуңа елмаям. — Ничек? — Аптырап йөри идем әле: нигә бу Шамин өстеннән бер дә жалоба белән килмиләр мин әйтәм. Дүртенче участоктагы буталчыклыкны белом. Халыкның чуар икәнлеге дә мәгълүм. Әгәр ул чын-чыннан эшне рәтләргә ябышкан икән, каршылыклар, бәрелешләр килеп чыгарга тиешме? Тиеш, иптәш Адаев... Шаминның кайнарлыгы да бар! Якалык шома гына юл ярмый... Жалобалар күренмәгәч, әллә юаш, боламык малай җибәрдекме икән, дип борчыла башлаган идем. — Кеше өстеннән жалоба килә, ә сез шуңа шатланасыз. Аңламыйм мин моны. — Ә сез аңлап китегез! Сезнең өчен аны аңлау бик зарур. Күчкәнсез икән, әйбәт кенә эшләгез. Тегене деспот, моны ялагай дип гайбәт сатып йөрмәгез. Хаклык өчен көрәшәсез икән, нигә аннан киттегез? — Килешә алмадык... — Шамин да бик үк килешеп бетми, әмма китәргә гариза биргәне юк. Хаклык сезнең кулда икән, канга-кан, пәрмә-пәр сугышырга кирәк иде! Сезнең нигә китүегезне беләм мин... Адаев, лап-лоп басып, башын түбән иеп чыгып китте. Кәбир чыннан да куанды. Куанырга сәбәпләре дә бар иде аның. Төзелешкә яңа хуҗалар, яңа белгечләр килүенә чын күңелдән шатланган кешеләр дә күп булды. Шуларның берсе партия оешмасы секретаре Кәбир Суфианов иде... Шушыннан ерак та түгел, Зәй ягы дип йөртелгән бер татар авылында, туып үсте Кәбир. Бала чакта ук тере, акыллы малай иде ул. Үсеп, 16 тернәкләнеп җитүгә, ил аның кулына корал бирде. Сугышка китәргә туры килде. Үзенең туган якларын бик сөйсә дә, Европаны җәяү йөреп чыккан солдат күңеле Татарстан авылларының бертөслерәк, фәкыйрьрәк яшәвенә ачына иде. Армиядән кайтуга ул партия аппаратында эшли башлады. Татарстанда башланган тирән үзгәрешләрнең халыкка ни китерәчәген ул бик яхшы төшенә иде. Шуңа күрә ГРЭС төзелә башлап, үзен шунда партия оешмасына җитәкче итеп җибәрергә тәкъдим иткәч, ул берсүзсез риза булды. Аның күптәнге хыялы тормышка ашты... Хыялланырга яраткан кешеләр, гадәттә, ике төрле булалар. Бер иш кешеләр хыял диңгезендә йөзеп әллә нәрсәләр күз алларына китерәләр: мәрмәр сарайлар, прәннектән катырган йортлар, шоколад капкалар... Тагын әллә нинди сихри әйберләр, кызыктыргыч кәеф-сафа корулар... Кеше хыялы канларга гына барып җитми! Ләкин мондый кешеләрнең хыялы кысыр була. Чөнки бу кеше хыялында үзенә урын билгеләми. Хыял дип күз алдына китергәнен аннан башка гына кемдер эшләргә, табарга, әзерләргә, булдырырга тиеш. Бары да әзер булгач кына, шул тир түккән кемдер моның янына килә дә: «Рәхим итегез, хөрмәтлем, менә сарайлар салынды, юллар төзелде, бар да бар, барысы җитеш,, капкалар ачык, кабул күреп рәхәтләнеп, каза-мазар күрмичә генә яши бирегез», дип, тегеңә рәхәт дөнья ачкычын тоттыра. Ансат һәм җиңел! Андый хыялчылар эшкә дә дәртләнеп керешәләр, ләкин беренче кырау аларның канатларын шәлперәйтә, кикерикләрен шиңдерә... Икенче берәүләрнең хыяллары тыйнак, азмаган була. Барыннан да мөһиме, хыялланган нәрсәләре уртасына ул һәрвакыт үзен куя. «Мин шулай итәр идем, эшләр идем, тырышыр идем, көчемне кызганмас идем», дип уйлана ул. Аның күңеле алдан ук сизенә: юк, алга барыш җиңел генә булмаячак, мәрмәр сарайлар әфсен укып кына салынмыйлар, алтын сарайлар салудан элек, бер бөртек алтын табарга күпме көч киткәнен чамаларга кирәк! Кәбир дә хыялланырга ярата. Бигрәк тә Татарстанда нефть чыгып, тимер, асфальт юллар салынгач, ул тормышны яхшы якка үзгәртергә мөмкинлекләрнең бермә-бер артуын күрде. Ниһаять, аңа да үз көчен теләгәнчә кулланырлык эш табылды... Башта бик авыр булды. Кешеләргә дә, аңа да. Кешеләргә авыррак булган саен аның хәле тагын да читенләште. Кытлык, булмый, бармый, җитми... Башта куркаклар телендә әнә шул сүзләр генә булды. Тормыш кыюларны гына чарлый, ныгыта, җиңәргә өйрәтә. Куркаклар төнлә-төнлә авылларына ычкындылар. Кеше күзенә күренергә оялып сыптырдылар. «Ач тамагым, тыныч колагым! Мич башында ятып бәрәңге корсагымны ял иттерсәм, миңа мең артык!» Берәүләр шулай китте. Колак төбендә көзге чебен кебек җан кыйнап безелдәделәр дә качтылар. Тормыш зарланганны яратмый. Тормыш уен-көлке түгел, анда көн саең бәйрәм, атна саен туй булып тормый. Тормыш — көрәш. Кешенең дә, кешелекнең дә яшәү халәте—көрәш. Көрәштән туктадымы — кешелек яшәүдән туктый... Кәбир әнә шулай уйлый... Икенчеләр качмадылар. Мондагы уңайсызлыкларны алар үз файдаларына борып җибәрергә маташтылар. «Әһә, кибеттә бәрәңге юкмы? Юк! Кишер юкмы? Күренми. Ит-май җитешмиме? Җитешми! Тиз генә җитешәсе дә юк. Мач килде әле бу!..» Гомер буе запас белән яшәргә күнеккән крестьян агае эшче булып китеп, кибетләрдә киштәләрнең шырлыгын күреп, аптыраудан сакалын учлап йөргән арада, өлгер куллы кайберәүләр ашыгып-кабаланып ян ындырларында кишер-кәбес- тә үстерә башладылар, аннан-моннан суккалаган такта-токта аран- нарда өчәр-дүртәр дуңгыз мыркылдатырга тотындылар. Итнең бәясе фәлән кадәр! Тәэминатчы агайлар борылгалаганчы сатып та җибәрәбез!.. ГРЭС янында кулай һәм уңайлы поселок салу күздә тотыла иде. Ул план чуалды: поселок чатлы-ботлы урамнар бәрабәренә дүрт якка да бүселә башлады. Әле көндез генә ак әремнәр җилфердәп утырган бушлыкка төн үткәнче йорт торгызып куялар; түбәсе, тәрәзәсе бар, хәтта миче дә төтәп утыра. Дәгъва белән кергән милиционерны яңа мичтә пешкән коймак белән сыйлап чыгаралар. Барын да күрергә тиеш парторг, барына да өлгерергә. Мең кеше, мең төрле характер. Яшьләр белән җиңелрәк. Алар шау- шусыз гына гомуми торакта яшиләр. Семьялылар белән кыен... Аларның характерлары утырган, ялкаулары ялкау булып, сараннары саран булып пешеп җиткән. Төзелеш магниты аларның барысын да тарта: эре тимер кисәгем дә, вагы-төягеи дә, хәтта чүп-чарын да... Парторг һәммәсенең мазасын табарга, чарасын күрергә тиеш. Төзелеш аның үзе өчен дә яңа эш. Ул күп белем, тәҗрибә сорый. Укый Кәбир, көне-төне китаплардан аерылмый. Вакыт тапкан саен төзелеш серләрен актара. Кешеләрнең күңелләрен җылымса речьләр белән генә кузгата торган заманнар үтте. Ул моны күптән белә. Кешеләрне ялган өмет, буш вәгъдәләр белән алга чакырып булмый. Кеше тормышны үзе татып карарга тели. Кәбир аларның күзләрен ачарга гына тиеш. Ул башкалар күрмәгәнне дә күрә, башкалар сизмәгәнне дә сизә... Аяныч булса да, тырышса да Кәбир СУ-6 вакытында эшкә тиешле юнәлешне биреп бетерә алмады. Төзелешнең бөтен нечкәлекләрен белү җитмәде аңа, тәҗрибәсе аз иде. Коллективны тиз генә тудырып булмады... Сораулар мең булса да, җавап бер генә иде: болай бармый, болай төзеп булмый. Кешеләр бозылалар, ялгышалар. Кичәге намуслы колхозчы, эшче булгач, дөрес юлны абайламый кала... Тормыш авыр әле. Ә кем аны җиңел булыр дип өметләндерде? Ташлар үзләре генә таудан тәгәрәп төшеп фундамент булып ятсыннармы? Болыннарда дамбалар үлән белән бергә үсеп чыксыннармы? Кәбир үзе дә җиңелне эзләмәде. Кешеләр белән рәттән ипи чиратында да торды, фатирсызлыктаи да интекте. Үзең кешеләр белән иңгә иң барып, бер һаваны сулаганда гына синең сүзеңнең бәясе бермә-бер күтәрелә, ышанычы арта. Әнә шулай язгы бизгәктәй калтыранып-дерелдәп торган төзелешне Куибышевгидрострой системасына тапшырдылар. Берән-сәрән дә, күпләп тә Зәйгә белгечләр — чын-чынлап электростанцияләр төзүчеләр агылды. Ничек куанып каршы алмыйсың аларны? Сиңа ярдәмчеләр килә, синең иптәшләрең килә!.. Килүчеләр ГРЭСның чирен бик тиз тотып алдылар: иң әүвәл элекке мирастан котылырга кирәк. Югалган, әрәм-шәрәм ителгән материалларда гына түгел, кешеләрнең күңелләренә дә кереп утырган иде бу афәт. Яңа җитәкчеләр бу эштә Кәбир ягыннан иң якын теләктәшлек таптылар... Шул чагында, иң авыр дип исәпләнгән бер урында — дүртенче участокта эчкече Адаевның койрыгына басканнар икән, нигә шатланмыйсың?.. Шатланасың, әлбәттә. Тик Кәбирнең күңелендә а? гына борчылу да бар иде. Шамин кайдадыр җитди ялгышлар да җибәрә, ашыга-кабалана. Боларын да күреп алырга һәм ачыкларга кирәк иде аңа.... 2. ,с. ә.* ю. 17 18 11 Эшчеләр, эшчеләр... Нигә Гәрәй килгәндә кырысланып калалар алар? Нигә Кәбирне күргәч елмаялар, кулларын сузып аңа каршы китәләр? Гәрәй белмәгән нинди сүзләр таба ул, кайсы күңел кылларына чиртеп аларның кәефен үзгәртә? Әнә бит, бүген Туркинпың күзләре туктаусыз көләләр: — Эшчеләр теге башбаштаклык заманының кайтмаслыгына ышандылар инде, — дип тора. Гәрәйгә бу сүз ошамады, ул тәрәзәдән карап торган җиреннән ялт кына борылды да сул кулындагы ташларны җитез генә уңына күчерде: — Әһә, ышандылармы?.. Шулай булыр ул! Әгәр барыбыз да бергәләп катырак торсак, аларның кирелеген тизрәк сындыра идек. Беләм мин аларны! — Эш катылыкта түгел, иң чыдам металларны да эретеп, җылылык биреп коялар. — Бүре баласын бүреккә салсаң да урманга карый, Семен Михайлович. Шунда утырсын ул. Менә монда! — Гәрәй йодрыкларын ачып күрсәтте. Учында ташлар барын оныткан икән, алар идәнгә төшеп Тур- кинның күн итеге янына ук тәгәрәп килделәр. — Сез бу иптәшләрдән бер дә аерылмыйсыз, ахры? — диде ул, ташларны иелеп алып. — Шактый шомарткансыз... Гәрәй мәче җитезлеге белән аның кулыннан ташларны тартып алды һәм, кесәсенә салып, хәйләкәр генә елмайды: — Аерылмыйм... Шулай... Эшчеләр үзгәрде дисең инде... Сәбәбе бер: барлык участокларда да койрыкларын бордылар аларның. Кышын учак җылысын, җәен күләгәне яратучыларга камда да рәт калмады. Борыныңны төртеп кара: норма!.. Эшләгәнеңне аласың... Ярар, ул җәһәттән колак тынды. Хәзер начальство белән чәкәләшеп алырга да мөмкин! Бик вакыт... Бер фронтта җиңдек. Мин ул Семенчукка ачуташ каптырмыйча туктамыйм. — Нигә? — Җплгә каршы көчлеләр генә йөри! Туркин аптырап калды, Гәрәй җиңгән кыяфәт белән көлә-көлә чыгып китте... Шулай... Хәзер эшчеләр җитәрлек... Аларның бер өлеше башта ук Гәрәйне хуплап каршылады. Тәртипсезлектән туйганнар икән!.. Гәүһәрия бригадасы кызлары бөтенләй якын итәләр... Теге буталчык төнне Гәүһәрия ии уйлап калырга риза булды икән?.. Нәрсә генә димә, ә ул кызлар зур таяныч... Инде башка планнарны сүтеп чыгарырга кирәк. Бик вакыт! Туркинның күзе акайдымы? Барын да белгәч, колагы да саңгырауланыр әле! Нибуч! Яшәргә, яшәргә, яшәргә, җиңелмәскә!.. Гәрәйнең каршысына Давыт чыгып килә. Соңгы вакытта көненә икешәр мәртәбә бөгелә-сыгыла сәлам бирә Гәрәйгә. Ә килгәндә... Бүре урынына күрә иде. «Сиңа да управа табылыр!» дип кенә кычкыра иде. Ул вакытта Давытны аңлау җиңелрәк иде. Уйлары уч төбендә иде. Гәрәйнең моннан китүен генә тели иде ул. Ә хәзер?.. Ни уйлый икән? Кем ул Давыт?.. — Гәрәй Гыйльманович! — Мин ул. Йөзе чиста Давытның, чибәр. Дәртле борын яфраклары үтә күренмәле кебек... — Менә монда утырып торыйк әле. — Утырыйк. Инструменталка янына такта китереп өйгәннәр. Шактый дымлы, каһәрләр. Әллә шундыйны китергәннәр, әллә яңгырдан соң җилләп өлгер 19 мәгәннәр. Гәрәй, утыргач, кулы белән такталарны ышкып-ышкып карады. Каен! Исе ап-ачык булып борынны ярып керде. — Тешец сызлыймы әллә, Давыт? — Тешләр нык!.. Бәрәннең бот сөяген тешләп өзәм мин. Булсын гына. — йөзең сытылып тора. — Юк, юк... — Ни әйтергә теләгән идең? — Көз җитә әнә! Кайгы... — Әйе, җитә, — диде Гәрәй, бер читкә карап, хыялланып. Ул тактаны тагын ышкып алды да кулын иснәде. — Көз артыннан кышы да ерак калмый аның, — диде Давыт, күзләрен яшерергә тырышып. — Безнең якның Кыш бабае бик холыксыз, чанасы җиңел, бер ыжгырып килеп җитсә, җилегеңне суырмыйча туктамый... — Куандырасыңмы? Нәрсә маташтыра бу Давыт? Читкә караган булып, яңагын кашып, көз, кыш хакында сөйләнгәләп ни чыгарырга уйлый? Менә ул Гәрәйгә елышыбрак утырды. — Кышка берәр җылырак урынга ояласы иде. — Аю кебекме? — Юньле адәм баласы кебек. — Җылы урыннар юк, булмас та! — диде Гәрәй, ачык итеп. — Берәр куыш-мазар әмәлләгәндә шәп булыр иде, ә? — Нинди куыш? — Әйтик, миңа нәни генә столярка торгызырга рөхсәт итсәгез... Гәрәй тегенең тел төбен һаман аңламады, гаҗәпләнеп: — Нәрсәгә ул? — дип сорады. — Такта-токтаның чуты юк бит монда. Тегеидә-монда аунатып череткәнче мин аларны җыештырып өстәл-урындыклар ясаштырыр идем... Койтымойтыдан да әллә ниләр укмаштырырга була! Әй, мин ясаган шкафларны күрсәң син! Кирәк икән, полировать итеп тә җибәрәбез. Риганыкыннан ким булмый!.. Ипидер... Рөхсәте сездән, эше миннән, ә табышы... — Ә табышы? — дип сорады Гәрәй, ачуын сиздермәскә тырышып. Давыт саф, көчле тавыш белән көлеп җибәрде: — Анысы билгеле инде: табышы уртак! — Менә моны күргәнең бармы? — Учында чуер ташлар булганга Гәрәйнең йодрыгы тагын да шәбәеп, зураеп киткән иде. — Миңа нәрсә? Икебез өчен кайгыртуым гына... Тирән чоңгыл кебек кинәт бөтереп үк алды Гәрәйне бу уй: ничек шулай, көпә-көндез, туп-туры килеп бәрелде әле бу Давыт? Шундый пычрак тәкъдимне ачыктан-ачы'К ясарга ничек йөрәге җитте?.. Ә-ә, әле иң шәбен азакка калдырган икән ул!.. — Барыбер монда озак торачагың юк! Очырталар бит үзеңне! — дип пышылдады ул. — Суфианов юкка гына көн саен килеп йөри дисеңме? Беләм мин ул шыпырт агайны!.. Гәрәйнең чыраена күтәрелеп карагач, ул шыпан-шыпан гына торды да инструменталка артына кереп шылды... Җитәр! Гәрәйгә үзенең кемлеген ачып бетерергә вакыт! Кара син аны, җинаятькә өнди бит!.. Бер минут кичектерергә ярамый. Бригадалар оешты, кешеләр әлегә җитәрлек, хәзер җиң сызганып, учларны төкерекләп эшкә керешергә!.. Ул төзелешнең план бүлегенә китте. Аннан сызымнар алырга һәм үзенең моңарчы беркемгә дә әйтмәгән уен, теләген ачып салырга кирәк... Күләгәгә сеңгән хөрәсеинәр «китәр әле!» дип өметләрен җылытып йөрмәсеннәр!.. 20 План бүлегендә аны куандырмадылар: — Пристанционный узелның сызымнары? Уһу, сез кая чабарга уйлыйсыз икән!.. Аның сызымнары килеп җитмәгәндер шул. — Ничек җитмәгән? Миңа эшкә керешергә вакыт. Бпш-ун минут казынганнан соң, аңа шул ук сүзне әйттеләр: — Көтәргә туры килер, иптәш Шамин, сызымнар әлегә бездә юк. Ай, көтәргә яратмый да инде Гәрәй! Аның үз графигы, үз планы бар хәзер. Баш инженер янына кереп мәслихәтләргә дә... Ә аңа кергәнче бик нык әзерләнергә кирәк. Кондаковның күзе тоиарлык булсын. Бер эшкә тотынгач, план бүлегеннән болай юаш кына, кыйналган бозау шикелле чыгып китмәс әле ул. Гәрәй Шаминны белмисез икән әле! Өермә булып килеп керер дә, давыл булып чыгып китәр!.. Сызымнарыгызны ярты ел алдан сората торган булырсыз. Вакыты гына җитсен... Әйе... һава салкынча. Давыт кебекләрне посырып кыш килә. Күпме алар, Давыт кебекләр? Нәрсә дп бит: «ычкынырсыз!» ди. Алай тиз генә ычкынырга дип килмәде Шамин. Үз дигәнен эшләмичә китә торганнардай түгед ул. Башлаган икән, ярты юлда калдырмас. Бүген үк Семен- чук янына барырга, табарга, эзләргә, һичшиксез табарга..Ул гына ярдәм итмәсә Суфиановка... Аннан Конда/совка... Каршыдан Гәүһәрия йөгереп килә, аның күлмәк итәге җилферди. Озак йөгергән, ахры, сулуы капкан, күзләре дүрт булган... Кара син, күзләрен матур гына икән ич синең, кызыкай!.. — Гәрәй Гынльманович! — Чабышка чыктыңмы әллә, Гәүһәрия? -— Ава, ава! — Нәрсә ава? — Кран... Механика цехыннан килгән бер бригада атнага якын инде идарә йорты янына тагын бер кран куеп маташа иде. Өченче көн, ниһаять, кранны торгызып куйдылар. Ике көн эшләдек дигәндә... — Кранчы кызның коты алынган. Якадан эшләмим, ди. Гәрәй Гәүһәрия белән рәттән йөгерә иде: — Курыкканга куш! Җил атындырса да ауган кебек инде ул! Йорт тирәсендә эшләүчеләр, кайсы кая таралышып, читтән генә куркышып тамаша итеп торалар иде. Дәү, авыр кран бер яктагы рельсларын сытып чалшайган иде. — Гәрәй Гынльманович! — дип пышылдады Гәүһәрия. Гәрәй борылып карады һәм кызның күзләренә тулган ниндидер якынлык, кызгану чаткыларын күреп сискәнеп китте. — Бармагыз, хәзер ава ул... Гәрәйнең йөзе ачудан чалшаеп ямьсезләнде. Ул кызның кулын этеп җибәрде дә ике тапкыр кран тирәли әйләнеп чыкты: — Гәүһәрия, йөгер, трактор алып кил! Кыз аның дуамаллыгын күрә, шуңа, ахры, китәргә дә, китмәскә дә белмичә, икеләнеп таптанып басып тора иде. — йөгер!.. Ә сез, трослар алып килегез!.. Ике-өч кеше инструменталкага чапты. Әллә кайда, бетон балкалар өеме артына поскан Давытның ак, чибәр йөзе күренеп калды... Тросларны атынып торган кран кабыргаларына беркеткәләгән арада, ухылдап трактор да килеп җитте. Ай-һайлап, кырык тамактан кычкырып кранны утыртып та куйдылар. Аумасын өчен аны бер яктан трактор тартып тора иде. — Инде Семенчукны чакырыгыз! Механик үзе килмәде, үзе урынына комбинезон кесәсе саен өчәр ачкыч тыккан өтек кенә бер егетне җибәрде. 21 — Үзем белой йөгерешкәнче, энем белән чабышып кара, дип утырамы әллә ул, Балда? Үзе килсен! — Бер сезнең участок кынамы әллә? — дип карулашты көр тавыш белән өтек. — Үзе килсен, үзе!—дип кычкырды Гәрәй... Семенчук көттереп кенә килде. Ябык озын гәүдәсен туп-туры тотып кына исәнләште, салмак кына атлап, бер дә ашыкмыйча кран янына килде һәм скрипка кыллары кебек тартылган корыч тросларга эре сары тырнаклары белән чиртеп-чиртеп карады. Үзе чиртә, үзе берни дә бул- магаисыман ваемсыз гына фыот-фыот дип сызгыра иде. — Кранны дөрес эшләтмәгәнсез. Өстегездән акт төзергә туры килә. Тирә-яктагы эшчеләр шаулаша башладылар. Мондый ачык оятсызлыктан миңгерәүләнеп киткән Гәрәй томанлы күзләре белән Семенчук- иыц юка иреннәренә карап тора иде. Сызгырамы һаман? — Ничек дөрес түгел? — Шулай. Гомумән, иптәш Шамин, сезнең участокта нервлы сикерешләр барын әйтер идем мин. —- Күз алдындагысын ачыклыйк, иптәш Семенчук, — диде Гәрәй, җенләнеп. — Йөкне чама белән алганда, укны дөрес йөрткәндә берни дә булмаска тиеш иде. Актны хәзер үк төзибезме? — Үз гаебеңне таный бел, ичмасам, механик кисәге! Рельсларны балкалар өстенә тигез утыртмагансыз ич. Акт кирәк икән, хәзер үк төзибез! Тик сезнең өстән! Гәрәй артыграк кычкырып җибәрдеме, механик кинәт кенә сызгыруыннан туктады, ике кулы белән чебен кугансыман чәбәкләп артка чигенә башлады, һәм рельска абынды. Моңарчы селкенеп тә карамаган озын гәүдә лап иттереп җиргә барып төште. Нәкъ шул күңелсез моментта почмактан төзелеш районы начальнигы Борисов килеп чыкты. Механик мүкәләп аңа таба китте, аягына басып ютәлли-ютәлл» нечкә тавыш белән кычкырына башлады: — Хулиганнар белән эшли алмыйм! Күрдегезме, ни кыланалар! — Ашыкмагыз әле! Борисовка эшне сөйләп бирделәр. Төзелеш районы начальнигы Шаминны беренче көннән үк нигәдер сөймәде... Бүген дә инде механикка эләгә дип торганда Борисов Гәрәйгә ташланды: — Аңламый башладым мин сезне, иптәш Шамин. Юк нәрсәләргә дә шаушу куптарасыз, буталыш чыгарасыз. Эш темпына комачаулык китерәсез. Кыйшайган икән, турылагыз да куегыз. — Ничек юк нәрсә булсын бу? Бер зарплатаны гына мин аларга өч мең сум түләдем! — Акчаны без дә саный беләбез. Сезгә шул вак-төякләр тирәсендә шау-шу чыгарып үз эшегезнең бармавын акларга гына булсын. Бүгенге көнгә кадәр тәртип юк! Резервуар әзер түгел! Хурлык. —- Арматура цехы тота. — Сәбәп табып кешегә сылтарга сезне куш! Уңган килен кар өстендә дә казан кайната. Кранны ныгытыгыз да, эшчеләрнең бер өлешен резервуарга җибәрегез! — Бездән тормый. — Мин кабатларга яратмыйм... Аптырашка төште Гәрәй: күрә торып нигә механикны яклады әле бу Борисов? Егылып җирдә яткангамы?.. Көчең җитмәсә көрәшкә кермә! Көне буе кая басканын да белми йөрде Гәрәй. Үзе дә тынычлыгын югалтты, башкаларга да нык кына эләкте. Шулай ярсып чабып йөргән 22 дә, аны йомшак кына тавыш белән берәү туктатты. Борылып караса, Суфианов уйланып килә. Авызына сап-сары өрәңге яфрагы капкан. Гәрәй чак кына көлеп җибәрмәде. «Бүгенге низагны, бәрелешне беләме- юкмы? Белә, ахры...» Кәбир Гәрәйне куып җитте. Рәттән киттеләр. Секретарь яфрагын кулына алды һәм әйләндерә-әйләндерә: — Юлда ята, — диде. — Урманнан ук очып килдеме икән? — Берәрсе алып кайтып ташлагандыр. — Урманга барганың юкмы? — Кая ул! — диде Гәрәй, башын чайкап,— арка кашырга вакыт юк. Авырмы? — Авырлыгын да белгән юк, буталчык. — Гәрәй авыр сулады.— һич очына чыга торган түгел. Аңламыйм мин, Кәбир Мәрдәнович! Барыбыз да бер һава сулыйбыз, бер максатка, әйтик, ГРЭС төзелешенә карап табынабыз. Тормышыбыз да, гомеребез дә, алла-нманыбыз да шул.. Тик үзаралай ннгә шул кадәр буталабыз икән? — Әйе, — диде аның сүзен җүпләп Кәбир, — эшне җиңел генә, уйнатып кына алып барып булмый. Мөгаен, без тәртипле яши белмәгән- гәдер ул. Оештыра алмыйбыз... Сезнең хакта еш кына уйлыйм мин. Яшь, көчегез ташып тора, шулай да зарланасыз!.. Зарлану — көч җит- мәү дигән сүз ул. Көчегез җитми, чөнки барын да үзегез күтәрергә азапланасыз. Алдан да җигелергә, яннан да булышырга, арттан да кауларга... Барына да беркем дә өлгерми. Кеше тормышта да, хезмәттә дә үзенең урынын бик нык белергә, аны анык, төпле, какшамаслык итеп билгеләргә тиеш. Шул чагында үзаралай буталышлар да бетәр. — Кемгә ышанасың монда? Кешеләр әле төче камыр кебек, тиешле формаларын алып җиткермәгәннәр, йомшак җирләрен утлы әтәч чукымаган әле аларның... — Ну, бусы дөрес түгел инде! Формалашканнар алар. Тик бу килеш алар миңа ошамыйлар дисәгез генә! — Сезнеке дә дөрес... — Өйрәтергә кирәк, укытырга! Кыска сроклы курслар ачабыз. Укытырга килерсезме? Мондый тәкъдимне көтмәгән иде Гәрәй, аптырады: — Мин начар педагог!—дип акланып маташты ул. — Бусы әйбәт түгел, — диде Суфианов һәм кинәт сорап куйды: — Шушы кран ава яздымы? Гәрәй сискәнеп китте, кран янына ук килеп җиткәннәр икән. — Шушы, нәләт суккан. Кәбир кранны беренче мәртәбә күргән кешесыман бик җентекләп карал торды. — Әллә ни хикмәте дә юк үзенең. Әгәр тәҗрибәле, нык эшчеләрегез күбрәк булса, юк нәрсәләр өчен дә механикка чапмас идегез... Тел белән уйнауга караганда, баш белән уйлау шәбрәк бит, шулаймы, Гәрәй Гыйлъманович? Ул дәшмәде. — Миңа тагын бер сүз әйтергә рөхсәт итәсезме? — диде шаяртып Кәбир. — йөзне әйтегез. —йөз күп була! Бер дә җитәр... Менә син белгеч, инженер. Носилкалар күтәреп бетон ташучы кызларны күргәндә, ни уйлыйсың син? Секретарь Гәрәйгә әле сии, әле сез дип эндәшә иде. Син дип эндәшкәндә ул гадирәк, ягымлырак тоела иде... — Күп нәрсәләр уйлыйм... — Ә син шул минутта аларның ни уйлавын беләсеңме? •— һәркем үзенчәдер инде! 23 — Моны да белергә кирәк. Ана буласы кешеләр... Назлы, чибәр кызлар. Шушы зур төзелешкә көн саен күпме машиналар кайтартып, син һаман бетон тирәсендә тавык кебек тырманмакчы буласынмы? — Юк, — диде Гәрәй уйлап та тормыйча. Кәбир аңа күтәрелеп карады. — Юк, — дип кабатлады Гәрәй, кискен итеп, — тавык булып тырманырга уйламыйм. — Эш нәрсәдә соң? — Канат табарга кирәк. — Анысын ясатырбыз, — диде Кәбир, көлеп, һәм кинәт җитдиләнеп өстәде, — канатланып ялгыз гына очып китәргә тырышма! Андый гадәтен бар... Гәрәй бик җитди итеп: — Бетон насосы кайтартырга кирәк, — диде. — Аны тиз кайтартып булырмы? —- Семенчукны җиңәргә булышсагыз, тиз. Мин аңа әйтеп карагай идем, авызын гына ерды. Чыпчыкларга туп атып йөрмә әле, ди. ГРЭС төзелешләрендә бер җирдә дә бетон насосын кулланмыйлар, ди. Анысында безнең ни эшебез бар?.. Суфианов Гәрәйгә ярдәм итәргә сүз бирде. Аерылганда алар бер-бер- сенең [«өчләрен сынашкандай озак кына кул кысышып тордылар... Гәрәй туп-туры Семенчукны эзләп китте. Иң элек аның складларына поход ясап алырга кирәк. Адашып килеп кергән бетон насосы аунап ятмыймы икән анда? Әгәр дә табылса, тизлек белән ходка җибәрергә, бетон салуны бермә-бер арттырырга, җиңеләйтергә һәм планда язга гына каралган корылышларны башлап куярга мөмкин булачак... Механикның болай да озын чырае сузылып ук китте: — Нәрсә? — дип сорады ул, нәзек муенын боргалап. — Складларыгызны карап чыгарга рөхсәт итегез әле. — Ревизорлар күбәйде, — дип көрсенде механик. — Көн дә берәү килеп тора. Әйтерсең лә без үз складларыбызда ни барын белмибез! — Үземә кирәкне генә карыйм. — Үземә, үземә... Ә без кем? Төзелешнең үгәй малайларымы? Сез, иптәш Шамин, кешеләргә тамганы бик тиз саласыз!.. Мин бала-чага түгел, төзелешләрдә чәч агарткан кеше... Семенчук бу тынгысыз егеткә нәфрәт күзләре белән карап тора... Рөхсәт итәме соң, юк, әлбәттә! Гәрәй йодрыгын кесәсенә салып чыгып китте: «Юкка бу саңгырау торна янына килеп йөрдем!» Ул, механикның чыгып китүен генә сагалап торды да, склад мөдире явына ашыкты. Түгәрәк, балаларча ачык йөзле, һәрвакыт ачкычлар бәйләме белән уйнап-шаярып йөри торган мөдир Габдулла Шәрәфисв Гәрәйне ачык чырай белән каршылады. — Габдулла, әйт әле, син изгеме? — Хатын изге, ди. Тартмыйм, эчмим, кыек юлда йөрмим. — Складта эчмичә буламы соң? — Сыйларга ниятең бармы әллә? — Сыйларга да, сыйланырга да яратмыйм. Складларыңның аулак почмакларында казыныйк әле бер. — Сиңа ни кирәк соң? — Бетон насосы. — Ну, ул юк! Бетон насосы >инә түгел ич. Сүтелгән булса да күз гөшәрлек. Насос юк! — Эшчеләргә бик авыр, интегәбез. — Тукта, тукта, — диде кинәт җанланып Габдулла, — теге хуҗалардан калган бер склад бар безнең. Тимер-томыр шактый әле анда. Әйдә әле! 24 Шунда чаптылар. Озак эзләргә дә туры килмәде, аулак бер почмакта, пәрәвезләр саргай, азрак тутыккан, әмма әле яңа дип әйтерлек бетон насосы ята иде. Эзләгәнен шулай тиз табуына куанган Гәрәй Габдулланы кочаклап алды: — Син чыннан да изге’ Хатының ялгышмаган’ Сәлам әйт үзенә. Ул беренче эше итеп Суфиановка шалтыратты һәм кичкә кадәр насосны күчертеп, ташытып та куйды... Семсичук складында тезелешеп торган сварка аппаратларын күреп тәмам хәйран калды Гәрәй. Алар бер аппарат өчен ярылырлык булып йөриләр. Менә икенче номерлы насос станциясендә аппарат юклыктан эш тукталды. Арматурачылар тик торалар. Ә насос станцияләрен тизрәк өлгертергә кирәк. Турбогенераторларның фундаментларын бетонлый башлаганчы, алар аскы катламнардагы суны өскә чыгарып торырга тиешләр. Жпр асты сакчыларын куярга бик вакыт! Механиктан, аппарат бирегез, дпп. ничә тапкыр сорады. Кулын гына селки... Гәрәй Борисов янына керде. Сөйләп бирде. Борисов иренеп кенә башын кагып куйды һәм: — Иртәгә планерка вакытында минем искә төшерегез, — диде. —- Иртәгә хәтле көтә алмыйм. Ашыга белмисезме әллә сез, иптәш Борисов? — диде тыелуны белмәс Шамин. Моны ишеткәч, Борисов сикереп торды: — Иптәш Шамин! Телегезне тыярга өйрәнегез! Югыйсә ул артык озын, — диде... Бетон насосын жыеп урнаштыру Гәрәй көткәнгә караганда мәшәкатьлерәк булып чыкты. Монда бетон ташучы машиналар өчен махсус эстакада ясап, насосны түбәнгә урнаштырырга мөмкин түгел иде. Шул сәбәпле насоска бетонны бушату өчен күтәргеч-жайланма — скип ясарга туры килде. Скип йөрсен өчен насосның бер ягына ике рельс беркетелә. Әнә шул янәшә рельслар буйлап ике кубометр бетон салынган скип—чүмеч өскә күтәрелергә һәм бетоннан бушагач, жай гына аска төшеп йөрергә тиеш. Монда югары математиканы да белергә, металл арның каршы килү теорияләрен дә исәпкә алырга кирәк. Бетон мамык түгел, аның бер кубометры да... Скип аерата төгәллекне сорый торган нечкә эш... һәм шул эш тагын механика цехына, Семенчукка барып терәлде. Гәрәй салкыннарга кадәр насосны эшләтеп калырга ашыга иде. Аны ходка жибәргәч төтен суыру трубасының фундаментың һәм башка ха- жәт урыннарны бетонларга мөмкинлек булачак. Дүртенче участок эшчеләренең беренче гомуми жыелышы булды. Сүзләр күп жыйналган иде, кызып-кызып та, дустанә, тыныч кына да гәпләштеләр. Эшчеләр Октябрь бәйрәменә төтен суыру трубасының фундаментын бетонларга дигән йөкләмә алдылар... Шундый тыгыз, кызу көннәрнең берсендә баш инженер Кондаков механизмнарны торак төзелешенә тупларга дигән приказ чыгарды. Резервуардагы, насос станцияләрендәге сварка аппаратларын шунда бирергә туры килде. Гәүһәрия Гәрәй янына килгәндә күз яшьләрен чак тыеп тора иде: — Тагын тик утырырга калдык!.. Гәрәй бер сүз дә эндәшмәде, шыпырт кына Габдулла янына барып кайтты. Ул исә, бар булганын сыпырып алып бетерделәр, дип телен генә шартлатты... Анысы дөрес инде, йортлар салуны ашыктырырга кирәк. Төзүчеләргә дә азрак адәмчә яшәргә ярыйдыр!.. Гәрәй дә әти-әнисен чакырырга уйлый. Павлина түтәй кетәгендә күпме ятырга мөмкин? Алар бүлмәсенә соңгы атнада ике койка өстәделәр. 25 Участокта эш, авырлык белән булса да, тиешле эзенә кереп бара. Гәрәйнең таләпчәнлеге, ару-талуны белмичә көне-төне төзелештән чыкмый ятуларының беренче нәтиҗәләре күренде: бригадирлар сызымнарны аңлый башладылар, эш тәме сыкрануларны, офтануларны киметте. Туркин җиңеләеп, иркен сулап куйды... Аппаратларны биргәннең икенче көнендә Шамин янына конторага Гәүһәрия керде. Гәрәй бик бирелеп нарядлар карап утыра иде. Томы рылып торган бу сәер кызның һаман нидер әйтәсе килгән кебек була иде. Аның бүген дә шым гына үзе тирәсендә әйләнгәләвеи күргәй, ул уңайсызланып: — Нәрсә бар? — дип сорады һәм, үз тупаслыгың үзе аңлап, шунда ук өстәп куйды: — Утырып тор, Гәүһәрия. — Утырып тормыйм,— диде Гәүһәрия, кызарынып.— Гәрәй Гыйль- .манович... Аппаратларны бездән йолкып алдылар, ә алар тик тора. — Ничек тик тора? — диде ул, кинәт башын күтәреп. — йорт янына китергәннәр дә ташлаганнар. —- Беркем дә эшләмиме? — Бүген көндезге аштан кплешли, безгә дигән йортларны ничек салалар икән дип карарга сугылдым. Карасам, безнен аппаратлар! Тоташтырмаганнар да! Таныйм ич мин аларны, күнегеп беткән идек... Гәрәй башка бер сүз дә сорамады, кәгазьләрне өстәл астына йомарлап тыкты да атылып вагоннан чыкты. — Әй!—дип кул болгады. Такта бушатып китеп баручы машинаның әрҗәсенә сикереп менеп шоферга кычкырды. — Алга! Гәүһәрия мондый кинәтлекне көтмәгән иде, борчылып, нәүмиз булып контора ишеге төбеннән күзе белән аларны озатып калды. Тагын дуамаллык эшләмәсә инде!.. Әрҗәдә рәхәт! Машина кайсы якка борылса да җил! Каршыдан исә. Таныганнар, Гәрәйне күреп, кул болгыйлар: — Әнә, Шамин кемнедер тукмарга бара! Йортлар тирәсендә кылбырдак киләләр, тыз-быз йөриләр. Вәлиев йортлары кайда соң? Аппаратларны аңа биргәннәр иде. Әһә, менә шунда туктат... Аппаратлар кайда соң? Эчкә үк кертеп куйганнар икән, Гәүһәрия берәр сүз әйтмичә калмагандыр аларга!.. — Вәлиев!—дип ярсып кычкырып җибәрде Гәрәй.— Вәлиев! Кая олактың син? Югарыдан тавыш килде: — Монда. Машина гөрләүләрен басып, Гәрәй тагын кычкырды: — Монда төш әле! Вәлиев учларын торба ясап кушлап түбәнгә иелде: — Нәрсә акырасың? — Монда төш әле! — Ә? — Төш диләр сиңа! Вәлиев «Менә җүләр, акылыннан язгандыр бу Шамин» дип, шикләнеп кенә аска төште. — Тавыш та бар үзеңдә, әй! — Аппаратларны күргәзмәгә куйдыңмы әллә? — Шуңа килгәндер дигән идем! Семенчук гаепле, икенче көн инде сварщиклар җибәрми. — Ә син ни карыйсың? Нишләп кенә ятасыз сез? — Күрмисеңмени, түбә ябабыз. Вәлиевнең тынычлыгы аның җенен чыгарды, ул шоферга кырт кына борылып: — Әйдә! — диде. Икәүләп аппаратка барып ябыштылар. 26 — Нишлисез сез, җүләрләр? — Мин ике көн буена буылам!.. Ә алар... эт ялкаулары... Тот, тот, курыкма... Жиңеиә килеп ябышкан Вәлиевне җиңел генә селтәп җибәреп, шофер нишләргә, кемне тыңларга белми торганда, йортлар арасыннан пке-өч кеше иярткән Борисов килеп чыкты. Вәлиев тотлыга-тотлыга барын да сөйләп бирде. — Тагып хулиганлыкмы? — дип сорады Борисов, кызарынып-бүрте- нсп. — Ике көн тик яткыралар бит, Иван Борисович!—диде инәлеп Г әрәй. — Анысы өчен җәзасын бирербез. Минем янга керергә иде! Хәзер үк китегез моннан! Аппаратларга кагылмагыз. Баш инженер боерыгы белән тапшырылган әйберләр. — Сез җәзасын бирә торыгыз, мин аз булса да эшләп алыйм,— диде Гәрәй, киреләнеп. — Алырга хакың юк! —• дип Борисов кыза ук башлады. — Семенчук сварщиклар җибәрмәгән икән, җавабын үзе бирер! Аның белән дә сөйләшә белербез. — Ике көн бит! — дип ыңгырашты Гәрәй. — Тагын ике көнсез җибәрми әле ул. Беләбез ич инде... — Кагылма аппаратларга, — дип кычкырды Вәлиев, батырланып. Тик Гәрәйнең ачуы ярларын ватып-җимереп чыккан иде инде. Ул атылып барды да ике аппаратны да машина әрҗәсенә ыргытты. — Киттек! Каян көч килгәндер аңа, Вәлиев тә, Борисов та, авызларын ачып, шаккатып карап калдылар... Ике көннән партия бюросы утырышы булды. Көн тәртибендә, башка мөһим мәсьәләләр белән рәттән, «4 нче участок начальнигы, КПСС членлыгына кандидат Шамилның эшчеләр һәм инженер-техник персонал белән мөгамәләсе» дә куелган иде... Бу мәсьәләгә барып җиткәч, бюрода ике кеше аерата борчылып утырдылар. Берсе, табигый буларак, Гәрәй үзе иде, икенчесе исә Кәбир Суфианов булды... Әйе, Шамин дуамал; йөгәнсез кеше. Анысында Кәбирнең шиге юк. Андыйларны вакытында тыя, авызлыклый белергә кирәк. Тик менә, аның дуамаллыгын тикшергәндә тынычлыкны, күләгәне яратучылар посып калмыймы? Кәбирнең күңелендә Гәрәйгә әр-шелтә белән бергә теләктәшлек тә уянып ала. Шул икеләнүенә ачынып, шиген бюро членнары белән уртак итә алмавына бик нык борчыла иде ул. Димәк, Гәрәйне, үзенең яшь коммунистын, белеп бетерми икән әле Суфианов. Димәк, ул башкалар алып килгән материалларга колак салырга мәҗбүр. Ә материаллар бик төрле-төрле, аларның кайберләре, Семенчук кулындагылар,- кара төс алып, ямьсез яңгырадылар... Семенчукка ялгыш якка кереп китәргә ирек бирмәсә дә, Кәбир Ша- минны аямады. Ул үзе дә, Кондаков та Гәрәйнең тәртип урнаштыруы белән артыграк мавыкканнар иде. Гәрәй исә, ышанычтан файдаланып, чыгырыннан ук ычкынган. Кешеләргә ышанырга кирәк, әмма аларны тикшерү, күздә тоту, ышанмау түгел, бу иптәшлек кенә дип Кәбир сүзен бетерде. Көрәшергә? Бик яхшы, тик көрәшнең чаралары да, нәтиҗәсе дә җәмгыятькә зарар түгел, файда гына китерергә тиеш, иптәш Шамин... Бюро членнары шелтә бирүне таләп итеп кул күтәргәндә, Кәбир дә икеләнмичә аларга кушылды... Гәрәй ул төнне гостиницага кайтмады. Икенче, өченче төннәрне дә аның мендәре буш иде. 27 Ягылмаган, җил оясында утырган шул салкын вагонда җиде төн кунды ул. Ничек шулай булып чыкты әле? Кемнәрдер тешләрен шыгырдатып арттан янап калганда да, каршыга чыгып йодрык төйнәгәндә дә көлемсерәп кенә караган Гәрәй бит ул. «Көчле икәнеңне белү өчен көрәшеп карарга кирәк!» Теләсә ничек сүксеннәр, ачулансыннар иде... Ул барыбер җилгә каршы барачак!.. Тик партия җәзасы!.. Бу уен түгел, бу җитди кисәтү... Синен гомер юлыңны туктатып кисәтү... Әле члены булып та өлгермәгәндә, исемеңә кара тап ташлау... Нн өчен?.. Ул, кич җитте исә, төзелешкә килгән беренче көннәренә кадәр кайтып, үзе үткән адымнарны сүтеп карый... Дөньяда иң газиз нәрсә — эш, дип өйрәтте аны әти-әнисе... Дөньяда иң тәкъдир ителгән нәрсә — эш, дип тукыдылар аңа мәктәптә. Ул эштән, хезмәттән башка көрәшне, заманны, тормышны күз алдына китерми. Эш өчен ул әллә никадәр корбаннарны да гафу итәргә әзер! Ләкин, эш өчен янып җәза алырмын дип уйламый да иде ул! Юк, бюро членнары хаклы түгелләр... Туркин да эш өчен җәзаларга теләдең дип аңа үпкәләп йөрде түгелме?.. Эш белән эш арасында аерма бар!.. Аны да күрә белергә кирәк... Җиденче төнне кемдер сак кына-тәрәзәгә чиртте. Гәрәй, терсәкләренә таянып, өстәл кырында утыра иде, чиртүгә бөтенләй дикъкать итмәде. Чакырылган кунагы юк әле!.. Тагын чирттеләр. Ул караңгы тәрәзәгә ачулы караш ташлады. — Нинди шайтан йөри анда? ~ Бу мин, Гәрәй Гыйльманович,— диде хатын-кыз тавышы. — Гәүһәрия? Ул ишекне ачты һәм яңгырда күшегеп, туңып беткән кызны вагонга кертте. — Ай-яй җил!—диде кыз, чыланган яулыгын чишә-чишә. Аның матур дулкынланып торган кара чәчләре елкылдап килеп чыктылар... — Син өшегәнсең ич! Ул термостан калай кружкага кайнар чәй агызды. Гәүһәрия, ике кулы белән кружканы учлап, иреннәрен көйдерә-көйдерә бер-ике мәртәбә чәй йоткач, Гәрәйгә күтәрелеп карады: — Чәйне каян аласыз? — Монда... иасос станциясендә дежурный кайната, — диде Гәрәй, өстәл өстендәге ипи валчыкларын сиздермичә генә сыпырып төшереп. — Тәмле! — Җиләк яфраклары куша, ахры, ул... — Мин гостиницага барган идем... — Нигә? — Сезне күрәсем килеп. — Мине?.. Кызның йөзе алсуланып яна, калын чәчләреннән исерткеч татлы исләр аңкый иде. Гәрәй шунда гына үзе утырган вагонның шыксыз, салкын икәнлеген, җилдә калтырап торган пыялаларның калын лай катламы белән пычрануын абайлады... — Гәрәй Гыйльманович, — днде кыз, күзләрен тутырып карап.— Без барын да беләбез, барын да күрәбез. — Сез барын да белә, күрә торган булсагыз, мине чакырып та китермәсләр иде. — Нигә сез гел-гел үпкәлисез? — Үпкәләмим... Кеше табигатенең ерткычлыгына гына шаккатам. 28 Менә шушында җае гына, сәбәбе генә табылсын, сез мине тотып ашарга да күп сораячак түгел! — Безме?.. Минме?.. — Син димим, Гәүһәрия. Әмма бик күпләр теш кайрыйлар!.. Кешеләр әшәкеләр... Мигә боларны сиңа сөйлим әле!.. Кайгысыз башыңа хәсрәт алма, бар кайт, Гәүһәрия. — Мин кайтыр өчен килмәдем. Кызның шулай нык, җитди итеп әйтүе Гәрәйгә үтел керде. Алар ка пылт кына аякларына бастылар. Гәүһәрия күзләрен кыса төшеп аңа талпынды: — Гәрәй Гыйльманович, Гәрәй абый... — Гәүһәрия... Ярамый, кирәкми... Яңадан бер сүз дә әйтмәгез. Әйдәгез, мин сезне озата барыйм!.. Караңгы урамнардан сүзсез генә үттеләр алар. Гәрәй уйчан, гадәттән тыш уйчан, Гәүһәрия моңсу һәм таркау иде...' 12 Көз —■ хәйләкәр! Ул нәрсә әзерләгәнен башта кешеләргә сиздермәде. Җылы аяз көннәре ярсу күңелләрне дә изелдерә, сөякләрне мәмрәтә торган карчыклар чуагы белән юатып, кырлар өстендә юка, ак пәрәвезләр тибрәткән булып, өлгергән игеннең, яшелчә-җпмешләрнең тәмле-татлы исләре белән алдаштырып торды. Кешеләр аны-моны сизмәсеннәр дип агачларны мыштым гына сарыга, кызылга һәм сәер төсләргә манды. Агачлар йокларга әзерләнәләр иде, алар мул буяуларны иңнәрендә күтәреп тора алмый башладылар, көзнең шыксызлыгыи күрсәтергә ашыктылар, яфраклары тутлап, куырылып, берәмберәм бөтерелеп түбәнгә, юл читләрендәге ызаннарга, чокыр-чакырларга төштеләр... Көзнең акрын маташуын күреп ярсыган җил, бер заман тау артыннан салкын яңгыр төяп ыжгырып чыкты да, ян бакчадагы шомыртларның, урамдагы тупылларның кәүсәләрен ялангач куллары белән эләктереп алып дер селкетә башлады. Чупырдап торган урамнарга юмарт кияү егете кебек учлапучлап сары тәңкәләр койды. Яңгыр, бер тотынгач, бурый-бурый яуды. Көз күкнең төбен тиште. Җәйге җылы көннәрдә оеп кына утырырга күнеккән агачлар, җилнең теңкә корткыч дәртеңнән котылу мазасы эзләп, башларын әле бер якка, әле икенче якка посырыр- га азапландылар. Җил аның саен аяусызланды, урамнарны үтеп, шәбәеп урманнарга бәреп керде, бөтен җирдә шәрәлек, саз, күңелсезлек өләшеп йөрде... Көз! Менә ул: аягың чыланудан, борының туңудан курыкмасаң, ишегеңне ачып кара! Көз... Ишетәсеңме, көнне ничек дуылдата? Иртәгә күрерсең әле, төзелештә ниләр кыландырды икән ул!.. Төзелештә иң авыр, күңелсез көннәр. Ышыкта утырсаң, эш туктый, эшкә тотынсаң, ярты сәгатьтә коры җеп бөртегең калмый. Кешеләрнең хәле шулай булганда, машиналарныкы бөтенләй өметсез. Казылган урыннардан йомшак кызыл балчык өемнәре җебеп ага. Корылмалар, йортлар тирәсенә аяк тыгарлык түгел. Мең бәла белән юлдай килгән машиналарны объектлар янына тракторлар белән өстерәп китерәләр. Болай да авыр, куп чыгым сорый торган бетон эшләре өстәмә көч, акча сорал җанны кыйный. Бетон насосын куюмы ашыктырырга кирәк! Насос булса, аның кырык метрга җиткән трубалары буйлап бетонны теләсәң кая кудыр!.. Гәрәй Суфианов белән дә шулай килеште, Кондаков та аны хуплады. Булган насосны тик яткырган өчен Семенчукны нык кына пешерделәр... 29 Көннәр торган саен аяусызлана, әшәкеләнә барды. НиндН эшкә барып тотынсаң да, аптыраш иде. Шундый көннәрнең берсенДӘ Куйбы- шевтан Корякин килеп төште. Аны шатланышып каршыладылар. һич югында сменалап эшләргә, аз-маз ял итәргә мөмкинлек чьп<ты. Хәзер үз янында ике прорабы бар Гәрәйнең... Туркин һәрвакыттагыча бирелеп, тыныч кына, ашыкмый гына эшләп йөри. Аның сүзсезлегенә дә, сабырлыгына да күнекте Гәрәй... Менә Корякин гына эшкә чыккан көненнән бирле аны борчый... Зарланмый да, кызмый да, бер сүз дә дәшми. Килә, эшли, саубуллашып кайтып китә. Авызын тутырып бер сүгенсә, ичмасам, Гәрәй аны яхшырак аңлар иде. Ә болан башыңны ватып йор менә: нәрсә уйлый ул шулай озак итеп?.. Шуңа күрә, көн туды исә, Гәрәй һаман бер сүзне кабатлый: — Вася, син миңа үпкәләмисеңме? — Мин үпкәләргә тиешме әллә? — Шундый кыен вакытта, авыр эшкә чакырттык бит үзеңне. — Белен пешереп көтеп тормавыгызны белдем. — Ә нигә алай күңелсез син? Бигрәк тә бүген... — Минме? — Корякин кашларын югары күтәреп чак кына уйланып торды. — Бүген иртән хатынны санаторийга озаттым. Трусковсцка. Ишеткәнен бармы? Юеш, дымлы һава бер дә ярамый аңа. Кызны әбиләренә җибәрдем... Менә синә мә! Корякинның хатыны авыру икән ләбаса! Нигә бер дә зарланмады сон ул моңарчы? Әйткәне дә булмады... Танышлыкларыиа биш ел бит инде! Дөрес, тегендә чакта Гәрәй ялгызаклар торагында гомер сөрде, семьялылар белән бик аз аралашты. Ә эштә... Корякин белән күчәр башлары эләгешкән чаклары да аз булмады... Дуслашып та яшәделәр алар. Ул хакта ник бер сүз әйтсен... Астыртынмы әллә бу Василий? Әйтсә ни булган?.. Куйбышевта котлаванда эшләгәндә таныштылар алар. Икесен дә бер участокка җибәргәннәр иде. Анда озак булмадылар булуын: Гәрәй өлкән прораб белән тынышмыйча башка урынга китте. Анда да озакка аерылышмадылар: икесе дә үзәк лабораториядә очраштылар. Анда Гәрәй, Василий кебек яшь, энергияле, таләпчән, үткен күзле кешеләр кирәк иде. Мәңгегә аста күмелеп кала торган тимер-бетон конструкцияләрне бик тәфсыйллап, кагыйдәләр кушканча урнаштырырга кирәк иде. Шул чагында Василий Корякин Гәрәйне беркадәр яратып та калган иде. Төннең кай чагында булмасын, иң аулак участокларга да килеп чыга белә, ялгышны, хәйләкәр ялкауларны тотып ала белә иде ул. Тәртип бозучылар белән аяусыз иде Гәрәй! Куркытып та, янап та, сатып алырга да тырышып карадылар аны. Барып чыкмады... Шул чагында алар бер-берсенә ярдәм итешеп яшәделәр. Ә хатынының авыру икәнен әйтмәде. Нигә яшерде икән? Гәрәйне сер уртак итәрлек кеше түгел дип санадымы әллә?.. — Монысын белмәдем, Василий Дмитриевич. Корякин үпкәләмәде, күңелсезләнде генә: — Белсәң дә шул булыр иде инде. — Нигә алай дисең? — Болай гына... Ә Туркин белән Корякин бик тиз якынайдылар... Югалткан җиреңдә нидер табасың да диләр... Василий монда килеп Гәрәйне югалтты. Күпкәме?.. Ләкин югалтуына шикләнми иде ул... Аның каравы Туркинны тапты. Бәлки Гәрәйгә әнә шул ошап бетмәгәндер? Гомумән, ни булган аңа? Элекке кебек нык басып, ышанычлы итеп йөрми. Очраганда күзләрен читкә бора. Туры карасаң, кәефе китә, боргалана, бөтерелә башлый. i 30 Ни булды сиңа, Гәрәй? Нигә син Корякиннан куркаклык эзлисен? Белмисенме әллә син аны? Исеңдәме, теге йолдызлы төннәрне котлован төбендә берәр бригада янында хәл җыярга утырганда без тормыш, яшәү хакында озак-озак сөйләшә идек. Оныттыңмы әллә шуларны? Ярар, хатынының сырхаулавың оныт та, ди. Сүз арасында гына әйтелгән хәбәрләргә колагың сак түгелдер... Менә үзең өйләнеп, гаилә белән тора башла әле, белерсең! Аларын да ишетә башларсың... Тик син Корякинның кем икәнлеген башыннан-аягынача беләсең ич! Син аның ап-ак чәчләрен генә кара. Сез кордашлар бит... Сии дөмбәскә кебек таза, ә ул чал чәчле, өлкән кыяфәтле... Әйе, снн ата-анаңнан акчалар, посылкалар алып Ленинградларда укып йөргәндә, Василий нужа суын кичә башлаган иде инде... Тормыш белән сине мәктәптә таныштырган чакта, ул үзе тырышып-тырмашып юл ярып бара иде. Мәктәпләрдә адашмау гаҗәп түгел, анда синең адымнарың күзәтү астында! Ә япа-ялгызың... Ачыны төчедән аера белү өчен ачысын да, төчесен дә татып карарга кирәк. Кайсысын алдан татыйсың, бу да бик мөһим. Ачыны алдан татыганда гына төченең кадерен беләсең. Гел-гел татлыга күнеккән авыз каһәр кебек ул, ачыдан йөз чөерә!.. Василий ачы белән авызланды. Шактый озак татыды ул ачыны. Хәзер дә аны балда-майда йөзә дип кем әйтер?.. Ятим үсте ул. Балалар йорты... йөз балага бер ана. Бер ананың иркә сүзләре йөз балага азрак түгелме?.. Аннан һөнәр мәктәбе... Төзүчеләр техникумы... Василийга беркем дә өзеп кенә юл күрсәтеп тормады. Аның артыннан дүрт күз — ата һәм ана күзләре — сагаеп карап, кирәк чагында иркәләп, дәртләндереп янмадылар. Ләкин һәр җирдә, һәр почмакта яхшы кешеләр, изге күңелләр очратты ул. Балалар йортында Катя апа булса, техникумда кемдер шунда Митрәй агай булды... Тегендә — ул, монда менә — Туркин... Татлыга авызы күнегә алмаса да, кешеләргә, коллективка тартылып, кешеләр белән бергә үрелеп үсте ул. Бик яшьләй бер сыныкны икегә түгел, дүрткә бүләргә өйрәнде. Дуслык хи- - сенең кешеләрне олылавын иртә төшенде Корякин. Дуслык хисен саф килеш, тапсыз килеш йөртүнең кыенлыгын да яшьләй белде... Ниләр генә күрмәде инде Корякинның яшь башы! Чәчләре юкка агаргандыр дисеңме әллә аның?.. Япь-яшь Корякинны кыюлыгы, тапкырлыгы өчен тау-коткару командасына -отделение командиры итеп җибәрделәр. Әле эшкә өйрәнеп кенә килгәндә, Кызыл Кыядагы күмер шахтасында янгын чыкты. Шахтада янгын! Коточкыч куркыныч хәл!.. Алты мең киловаттлы электр чыбыгында замыкание булып ала. Очкын күренә... Очкыннан янгын кабына, көчле вентиляторлар һаваны суырып җил ясап торалар. Ут дулап күтәрелеп китә, күмер катламнары төти башлый... Тирә-юньдәге шахталардан коткару командалары Кызыл Кыяга ташланалар. Тизрәк, тизрәк!.. Радиотелефоннардан чакыру яңгырый. Үзенең җиде кешелек командасы белән Василий да килеп җитә... Килгән шәпкә үк шахтага төшәләр. Төтен, газ, тын алырлык, аяк атларлык түгел. Куркыныч, билгесезлек. Тик шахтаны саклап алып калырга кирәк. Аста миллионнар яна. Миллионнарны коткарырга кирәк... Кешеләрне чыгарып бетерергә... Җиде кешелек отделениенең җитмеш кулы бар кебек! Алар шахтерларны коткаруда катнашалар, утның юлын бүләләр... Кызу көрәш вакытында шартлау булып, җиде кешелек отделение обвалда бүленеп кала. Тавышлар тына... Караңгы, кысан... Өч көя буена билгесезлектә яшиләр. Табарлармы, юкмы? Обвал зурмы, кечкенәме? Бөтен якта да саңгырау стеналар... Дүртенче көнне аларны эзләп табалар. Ишелгән җир аркылы тимер труба үткәреп сөт бирә башлыйлар. Тагын дүрт көннән казып чыгаралар... 3) Җир астында җиде көн. Бала чакларда укыган әкият кебек... Җиде кешенең командиры. Василий... Җиденең иң яше ул... Арада алты балалы берәү бар. Ул чәчләрен йолка-йолка көне-төне үрсәләнеп елый... Болай да кыең хәлне ул тагын да читенләтә, күңелне борчый... Бер Василий гына бирешми, күңеле күтәренке аның... Ул ышана... Тәннәрендә дәрт, көч барында үлем белән күзгә-күз очрашып алган кешеләр тормышка икенчерәк карый башлыйлар, аларныц күңелләре аек, юллары туры була. Син шуны белмисеңме әллә, Гәрәй? Җир астында Василий җилкәсендә җиде кешенең язмышы торды, җиде кешенең үлеме күзгә карады. Җиде кешенең хәсрәте яшь, сылу командирның кара чәчләренә кырау булып кунды... Көн яктысында, кояш нурларына чыккач кына башкалар бу җиде көннең Василий өчен дә никадәр авыр, газаплы булганын күрделәр... Боларның барын да беләсең ич син, Гәрәй. Юк белән нигә борчыйсың аны? Пычрак куркытамы аны? Янгыр өркетәме? Җир өстендә, мең иптәше барында, шулардай куркамы ул?.. Беләсең килсә, синең сәерлегең генә борчый аны, синдәге үзгәреш шомландыра. Сизәсеңме, һәр адымыңны күзәтә ул, һәр сулышыңны тыңлый. Нигә? Корякинның беләсе килә. Ул синнән элекке Гәрәйне, тынгысыз, сүзен бирмәс тугры, каты куллы һәм күп вакыт хаклы Гәрәйне эзли... Эзләнә торгач, ул үзе өчен шактый күңелсез үзгәрешләрнең тамырын ачты... Тышкы яктан бик батыр булып кыланып, адым саен йодрык йомарлап, күкрәк кагып йөргән Гәрәй үзе монда куркуга төшкән иде. Әйе, һичшиксез шүрли иде ул, көзге пычрактан да курка, эшнең чуалуыннан да шикләнә, моңарчы насосны күрмәгән слесарьлар буталырлар дип тә коты чыга. Шушы зур хуҗалыкка җитәкче итеп җибәрелгән көннән буталган, уз сукмагын тапмаган һәм югалып калган иде ул. Ордым- бәрдем сугыла башлап, ул тотрыксыз, чәрексез тәртип урнаштырган һәм тора-бара үзе дә шул тәртипнең колына әйләнгән иде ул хәзер. Ләкин осталыгы бар: коллективны туплау кулыннан килмәсә дә, үз кәйсезлеген томалый алган, яшергән. Шуңа күрә аның дуслары да, якыннары да юк, ул дуслар арасына, кешеләр белән тыгыз мөнәсәбәткә кереп үзе белән үзе очрашудан да курка иде. Василий сагаеп кына үзенең шик-шөбһәләрен Туркинга сөйләп бирде. — Элек болай түгел иде ул. Үзгәргән, бик нык үзгәргән... Туркин башта уйланып торды, аннары көлде: Куркаклыгы бар бугай шул... Теге вакытта урлап алып кайткан аппаратларны илтүне үзенә йөкләгәннәр иде, бармады, мине җибәрде. — Ә сез бардыгызмы? -- Бармый нишлисең? — Мин булсам бармас идем! Җайлап үзен җибәрер идем. Үзе егылган үзе торырга өйрәнсен! Тора алмаса, башка нәрсә... Абынган икән, абайрак булыр; күккә генә түгел, җиргә дә карап йөрер. — Әллә ничек, кызганыч булып китте... — Юк, Семен Михайлович, мин бармас идем!.. Әллә бу сөйләшүне ишетеп калды инде Гәрәй, аның Корякинга мөнәсәбәте көн саен үзгәрә барды. Кырысланды, тупасланды һәм Василийга бер дә ошамый башлады. Бераз гына күрми торды исә сорау алырга керешә, кая бардың, нигә, нишләп... Әпчи карчыклар кебек төпченергә тотына. Бүген дә менә Василий ташчылар бригадасы янында озаграк торып кайткан иде. Алар иртән Гәрәй белән нарядларны карап-барлап куярга сөйләшкәннәр иде. Кайтып керсә, конторада болытлар куерган, Гәрәй, яшен яшьнәтергә җыенып, ташларын уа-уа идән буйлап йөренә... — Ялкау тамырларына су сибәсеңме син, Вася? 32 — Булгалый,—диде, сүзне чынга алмыйча Василий. — Киткән җиреңнән кайта алмыйсын. — Егетләрне кирпеч җекләрен сыларга өйрәттем. — Шуның өчен бер сәгать кирәк булдымы? — Сүз белән генә әйтеп булмый бит, эшләп күрсәттем. — Син дә Туркин агай кебек шәфкать туташына әйләндеңмени? Мондый гадәтләрең барын белми идем. Корякин сөйләшергә уңайлы чак килеп җитүен аңлады; — Мин дә,— диде ул, — синең бик күп гореф-гадәтләреңне хәзер генә аңлый башладым. — Мин дә тикшерү объектына әйләндеммени? — дип сорады Гәрәй, иреннәрен чалшайтып. — Эшчеләрне өйрәтү нигә ошамады? — Өйрәтергә кирәк: сүз дә юк! Тик синеңчә түгел. Туктап, озаклап, тәмләп, сузып маташудан ни файда? Шулай-шулан эшләгез дип кушарга да китәргә иде. — Акырып-бакырып эшләтә торган заманнар үтте бит, Гәрәй Гыйльманович. — Заманнар үтсә дә, эшче эшчелеген куа инде ул! — Дөрес, эшче эшче булып кала. Ләкин нинди эшче? Кем ул? — Эшченең бәләкәй генә шөрепсыман икәнлегең син яхшы беләсеи! Урынына ни кадәр тыгыз борып кертсәң, ул шунда ныграк һәм ышанычлырак утырачак. Василий кул бармакларының калтыравын сиздермәс өчен урыныннан торып йөреп алырга булды... Ачуы ташыганын белдермәскә кирәк... Кызып китмәскә... Икәвең дә кызып кычкырыша башласаң, сүзнең мәгънәсе югалачак... Ә хәзер җитди итеп, олыларча аңлашырга вакыт... Ул үзенең карталарын ачты. Чират Василийда... — Алай... Мин тагын белми йөрим... Шөреп икән ул эшче!.. Дөрес, бу сүзне синнән алда да кайбер бөек кешеләр әйткән иде инде... Ул чагында безнең барыбыз өчен дә бер кеше уйлый, ул гына кайгырта, ул акыллы, зирәк, ә калганнар бар да шөрепләр генә иде! Аларны муеннарын борып кертеп утыртканнар да, алар әнә шул зирәк акыллы, бөек кеше утырган арбаны тарталар иде! Ул чакта да эшче шөреп булмады, Гәрәй Гыйльманович... Мин шул заманнарда үстем, укыдым, эшләдем... Миңа бер кеше дә: зурлары да, кечкенәләре дә син шөреп булырга әзерлән, дип өйрәтмәде... — Анысында минем ни эшем бар?.. Гомумән, мин сиңа күптәннән әйтергә йөрим... Син катырак куллы бул... йомшаклык белән безнең тәртипне бозма... — Әйе, монысын күптәннән әйтәсең калган. Гәрәй урыныннан торды һәм, һәрвакыттагыча соңгы сүзне үзе әйтеп калырга чамалап, ишек янына табарак килде: — Син уенга алма. — Тукта әле! — Безнең чанага утыргансың икән, безнең көйгә җырла! ■— Жырламасам? — Өйрәтербез! Гәрәй чыгып китте. Нигә тыңламады әле ул Василийны?.. Участок начальнигы белән яңа килгән прораб арасыннан кара мәче үткән икән, дигән хәбәр эшчеләр арасына тиз таралды. Кайберәүләр тыйсалар да, Гәрәй муенын сындырыр әле бер дип өметләнеп йөриләр иде. Алар шатландылар. Ә шактый халык моңа ачыктан-ачык пошына иде: — Дуслык юк җирдә рәт булырмы? — Тагын ни бүлә алмадылар икән инде?.. Бу яман хәбәрне ишеткәч тә, Гәүһәрия Василий янына йөгереп килде: — Василий Димитриевич, дөресме? — Дөрес дип... — Сез килгәч шатланган идем мин! — Нигә? — Япа-ялгыз бит ул!... Ә ялгыз кеше кызганыч... Кызганыч булмасын иде ул... — Хафаланма, Гәүһәрия, ялгыз булмас ул... Мин безнең сөйләшүгә артык җитди игътибар бирмим... Чөнки Гәрәй арыган, буталган иде... Теле шулай диде, ә күңелендә хафа иде Василийның. Кызга барын да ачып салырга кыймады... Нигә яшь күңелне пыр туздырырга?.. Апа сөйләми кала алды, тик күңелгә килгән фикерләр кем беләкдер уртаклашуны телиләр иде... Туркин белән сөйләшергәме әллә?.. Гәрәйгә ишетелсә, икәүләп, астыртын гына эш оештырып яталар, дип уйлар. Ямьсез... Аңа ямьсез уйларга ирек бирмәскә кирәк, болай да шактый чуалган ул... Кем соң? Төзелештә моңа Суфиановтан да кулай кеше юк иде. Дөрес, парторг беләк әллә ни якын танышлыгы да юк Василийның. Учетка басканда озак кына сөйләшеп утырганнар пде. Аннары берничә мәртәбә монда, участокта очрашып сөйләштеләр. Василий кешеләргә бер күрүдә ышанырга ярата, һәм сирәк ялгыша иде. Суфиановка ул бер күрүдә ышанды... Ни әйтер икән? Әләк-мазар белән йөри, зарлана дип уйламасмы?.. Уйламас! Сүз ал арның уртак иптәшләре Гәрәй Шамин турында барачак бит... Василии Кәбирнең бүлмәсендә булмавын теләгән иде. Бүлмәдә, кәгазьләр, кара савытлары куелган өстәл янында аның килүе бик үк матур күренмәскә дә мөмкин. Кайдадыр, башка җирдә, эш арасында' күрешеп сөйләшүгә ни җитә?.. - Бәхеткә каршы партком ишеге бикле пде. Кәбирне мәктәп төзелешендә диделәр. Саз ерып юлга чыкты Василий, машинага утырып мәктәп төзелешенә кадәр барды. Тик Кәбир монда юк иде. «Булды. Китте»,— диделәр. Фурманов урамында бер йортның котельныен су баскан, шунда китмәдеме икән, дип өстәде бригадир. Су чыннан да шактый зыян китергән икән. Кәбир анда да булган, насослар табарга булышкан һәм киткән иде... Инде очрашудан өметен өзеп урам буйлап акрын гына кайтып китте Корякин... Көн сүрән, яңгырлы булса да урамнарда да эш бара. Агач утыртырга чокырлар казыйлар. Чокыр казучы бер төркем кызлар уртасында Кәбирне күргәч, Василий тып итеп туктап калды «Шулмы? Ул!» Бик бирелеп нидер сөйләшәләр иде, ул алар янына ук барырга яхшысынмады. Бер читтәрәк, аягын чирәмгә сөрткән булып, тәмәке кабызды. Тәмәкенең исе ачы, үзе тәмсез иде. Ул бүген артыграк тарта түгелме? Иртән башлаган кабын бетереп тә килә! Хатыны белсә... Ярамый! Ташларга кирәк моны!.. «Шамин белән эшләсәң, ташлаган җирдән дә тарта башларсың!» Кәбир Корякинның үзен көтеп торуын аңлаган икән, кызлар белән саубуллашты да туп-туры аңа карап китте. — Ява бит, Василий Димитриевич! Агачларны утыртып өлгермибез! — Ярдәмгә безне чакырыгыз. — Зарар итмәс иде. Килерсезме соң? — Агачлар качмас!.. Менә бәйрәмгә фатирлы буласы иде!.. — Сез кайсы якка? ~ Үзебезгә таба. Чопыр-чапыр бара башладылар. Кәбирнең аягында нык хром итек, 3. ,с. Ә.* 10. 33 3J өстемдә башлыклы кара плащ. Ул стройда баргансыман кулларын як- якка атындырып йөри... — Агачлар качмас дип сез мине бераз гына рәнҗеттегез! — Чынлапмы? •— Агачларны утыртып өлгерергә кирәк, һичшиксез!.. Менә мисал әчеп әйтик, сезгә квартира бирәбез. Күңелле генә тора башлыйсыз... Кыш үтә. Яз җитә. Бер заман тәрәзәләрне ачып җибәрәсез, анда ямь- яшел чуклы агачлар... Гөлләр! Йортлар каршысында, тнрә-.ягында агачлар булганда гаҗәп дәрәҗәдә күңелле, рәхәт бит ул. Әле кичә генә бакчачылар яныннан кайттым, йорт тирәләренә алма-чия утыртасы иде дип йөрим... Кәбирнең кызлар белән сөйләшүдән аерылып бетмәгәне күренеп тора иде. Шулай да аны кызыксынып, бирелеп тыңлады Василий. Иртәдән бирле күкне тыгызлап, сыеша алмыйча бер-берсен иңнәре белән төртешеп, маңгайлары белән сөзешеп маташкан болытлар, ахры, бер карарга килеп, җир өстенә вак иләктән су сөзәргә тотындылар. Шактый баргач, Кәбир шатлыктан кысылган күзләрен Корякинга күтәреп карады: — Мин сөйлим дә сөйлим, сезнең дә нидер әйтәсегез килгән иде кебек? Василий уйланып бара иде, кинәт куелган сораудан аптырап калды. Бирелеп кенә Кәбирне тыңласа да, күңеленнән Гәрәй белән бәхәсләшә иде. Кинәт кенә үзенең көче артканын тойды ул һәм үзләре генә дә Гәрәйне игә китерә алырлар, аңа әшәке уйларыннан котылырга булышырлар кебек сизде. Шуңа күрә Кәбнрнең соравына: — Болан гына! Үтеп барышлый гына тукталган идем, — дип җавап бирде. Кәбнрнең нидер көтеп сагайган йөзенә баягы рәхәтлек чыкты һәм ул шатлыгын яшерә алмыйча: — Ә Шамин белән ничек? — Тынышасызмы? — дип сорады. — Тынышабыз! Дуслар без аның белән! — Бусы әйбәт... Югыйсә, мин Шаминның дуслары юграк дип йөри идем. Дуслар булуыгыз әйбәт... Алар кул биреп аерылыштылар... Юк, Гәрәй, син бая сүз .бетте, аның соңгысын үзем әйттем дип уйлаган идең... Юк! Менә хәзер генә Василий аларга җавап тапты. Хәзер кайтырга да кара-каршы утырып сөйләшергә кирәк. Бүгенгене иртәгәгә кичектерергә ярамый... Кибеттән алып кайткач та, плащың озынрак, дигән иде хатыны. Хаклы булган икән, итәкләре йөрергә комачаулый. Тиз барып булмый. Кистереп ташларга кирәк! Ул туп-туры котлован янына китте. Аска карады. Балта осталары агач эстакаданы ясап бетереп киләләр. Алар беләи рәттән үк диярлек сварщиклар кайнаша. Алар трубаларны тоташтырып беркетәләр. Хәзер барысы да тукталганнар да уртага җыелышканнар. Уртада аксыл плащын җилбәгәй җибәргән Туркин белән Гәрәй кызып-кызып нидер сөйләшәләр. — Беләм! Үзем җавап бирәм! Мин дигәнчә булсын,—дип кычкыра Гәрәй. Туркинның да нидер сөйләгәне күренә, тавышы гына ишетелеп бетми. Гәрәй тузыныпмы тузына: — Эшне бүлеп тормагыз, Семен Михайлович! Корякии Туркянга ярдәм кирәклеген төшенеп тиз-тиз эстакадага менде. Туркин, теләгәнен тормышка ашыра алмаса да, үзенең хаклы икәнлеген теле белән әйтеп калып үзен юатырга маташа иде ахрысы... Тыңлап торгач Василий шуны аңлады: Туркин Гәрәйне ни беләндер шиккә төшергән. Шамии кирелеге беләи генә аны тыңламаска, санла з* 35 маска тырыша иде. Ничек инде участок начальнигы ялгышсын да, аның прорабы хаклы булып чыксын?... Ялгыш булса да аның сүзе сүз... Ялгыш икән, соңыннан төзәтелер... Тик менә шушы шау-шу вакытында, тирә-якта слесарьлар, балта осталары, сварщиклар карап торганда, Гәрәй Шамин үз өстенлеген расларга тиеш!.. — Бәхәс каян чыкты? — дип сүз катты Василий. Гәрәйнең авызы чалышаеп китте, ул төксә күзләрен аңа терәп шунда ук элеп алды: — Ә сез кайда йөрисез, иптәш Корякин? Жалобалар белән чаба башладыгызмы? Иртә, иртә! Иң элек эш күрсәтергә иде! Тел түгел, эш! Корякин аның бу сүзен бөтенләй ишетмәгән кебек Туркинга борылды; — Ннгә болан кызыштыгыз әле? — Юк өчен, — диде юаш кына Туркин. — Сварщиклар трубаларны лке яктай да ябыштырып беркетә башлаганнар. Мин туктаткан идем, Гәрәй Гыйльманович ошатмады. Шамин Семен Михайловичның аңлатуын чак түзеп тыңлап тора иде. Корякин аңа сүз бирмәскә тырышып шунда ук: — Сез хаклы, Семен Михайлович, — диде. — Бетон кудыра башлагач та бетоновод трубалары, тәртәгә җигелгән дию пәрие кебек атынып, калтырап торачаклар. Ике яктан да эстакадага беркетсәң шунда ук каерылып төшәчәк алар! — Синеңчә нишләргә инде?—дип сорады мыскыллап Гәрәй. — Бер генә яктан беркетергә! Труба үз дигәнен эшләсен: атынсын, калтырасын! Тик очып кына төшмәсен!.. Тимер юлда да арада ярык калдыралар. Монда да бетоноводка үзе дигәнен эшләргә ирек бирергә кирәк. — Үз дигәнегезне эшләргә бик ярата башладыгыз әле сез, иптәш Корякин. — Мин түгел, Гәрәй Гыйльманович труба ярата! Шамин кырт кына егетләргә борылды: — Ике яктан да ябыштырып беркетегез! Кымшанырлык җае калмасын... Кирәк икән ломнар, чылбырлар белән бәйләп куярбыз, әмма бетоноводка селкенерлек урын калдырмабыз! Корякин аптырашкан егетләргә карап кырт кисте: — Юкка көч түкмәгез! Бер генә яктан, а.нда да борылышларда гына беркетегез. — Дөрес, — дип, аңа кушылды Туркин. — Сүз берләшеп миңа каршы чыгасызмы? — Чыгабыз. Ничек инде күрәләтә ялгышырга ирек бирик? Бусы инде бернинди киртәгә дә керми иде! Гәрәй нишләргә белмичә таптанып тора башлады, дымлы бүрәнәдән таеп чак кына аска мәтәлеп төшмәде... Ничек сөйләшә башлаган бу Корякин. Әләк белән йөргәнен кемдер кайтып әйткән иде инде... Үз башына чакырттымы әллә аны Гәрәй?.,. Җитмәсә, Туркинны да үз артыннан ияртә... Аның телен ничек кисәргә инде? Ул шул тылсымлы сүзне эзләп, ярылырга җитеп ачуланып торганда, Кондаков белән Суфианов килеп чыкты. Ул алар янына бара башлады һәм, берике метр киткәч, кинәт кенә артына борылды: — Бер яктан гына беркетегез! Тизрәк булыгыз! — диде ул беркемгә дә карамыйча. Туркин белән Корякин бер-берсенә карап елмаештылар. Аларның икесенең дә күзләре куанычтан көләләр иде. Тик Корякинның Гәрәйгә дип әзерләгән сүзләре күкрәгендә бөялеп калдылар... 36 13 — Гәрәй, Гәрәй! Тор, улым. Әйләнеп ят! — Ә-ә, нәрсә бар? — Саташасың, кычкырасың... Чалкан яттыңмы, дим... Әллә урының кәйсезме?.. Кем бу? Гәрәй кайда ята?.. Әнисе ич. Каян килеп чыккан ул монда — гостиницага? Гәрәй уянды да исәнгерәп түшәмдәге кара тапларны күзәтеп ятты... Ул теш күргән икән... Уятучы әнисе. Бусы инде өн... Менә аларның килүенә биш көн булды. Гәрәйнең квартира алуына бер атна. Кулына ордер алуга ук әтиләренә телеграмма суккан иде. Алдан ук сөйләшеп куйганга, алар бик тиз килеп җиттеләр. Ул аларның икесен генә көткән иде, бишәү килделәр. Гәрәйнең сеңелесе Лира ике баласы белән кияүдән аерылып кайткан икән. Аны да ялгыз калдыра алмаганнар. Әнисе Лира ишетмәсен дип пышылдап кына: —Берүк караңгы чырай күрсәтмә инде, балакаем, — дип ялынган иде... Яңа Зәй поселогында Шампннар кинәт ишәеп киттеләр: аның абыйсы да, семьясы белән монда күчеп килеп, гаражда эшли башлады... Әнисе Гәрәй бүлмәсенең ишеген сак кына ябып чыгып китте. Теге якта шыпырт кына сөйләшә башладылар. Димәк, барысы да уянганнар... Шулай каты кычкырдымы икән ул?.. Бер дә андый хәлнең булганы юк иде бит! Ята иде, рәхәтләнеп йоклый иде... Төшенә ни керде сон әле аның? Тьфү... һаман шул каһәр суккан насос белән җенләнеп ятты түгелме?.. Бер уянгач, тиз генә йоклап китә алмады ул. Чалкан ятып түшәмдәге кара күләгәләр арасыннан әле ат сурәте, әле болан сызыклары табып каранып ятты. Нигә аның төшенә насос керә, әйтик, Гәүһәрия керми?.. Теге жиллсяңгырлы төкне урамнар аша сүзсез генә кайтканнан бирле, уңайсызланып, аның янында ялгыз гына калмаска тырышып йөри ич... ЯРата микән әллә?.. Юк сүз! Нәрсә ул кызлар мәхәббәте: язгы су кебек ду- лый-дулый ага да, җәй кояшы кыздырып җибәргәч карасаң, елга дигәнең коры бер сыза булып чыга. Төбендә әрем-курай гына үсеп утыра... Карап торуга акыллы гына кыз... Әйтергә кирәк әле үзенә... Акыллы баштан исәрләнеп, юк белән йөрмәсен!.. Бәлки Гәрәйнең йөрәге кырыстыр? Анда мәхәббәткә урын да калмагандыр инде? Алайса нигә ул йөрәк Чайковскийиыц беренче концертын уйнаганда шашып-шашып тибә: мәхәббәткә сусап сулыгып дөпелди. Кояш баеганда аның күңелен ни чеметеп ала?.. Ә нигә төшенә Гәүһәриянең хуш исле чәчләре, озын керфекләре керми?.. һаман шул насос... Өндә дә төштә дә... Кемне җиңәргә тели ул аның белән? Василий кичә: «Син үзеңдәге куркуны җиңәргә телисең!» диде... Читтән шәбрәк күренәме әллә?.. Тик яткан нәрсәнең байтак детальләре югалган булып чыкты. Аны җыеп, торгызып кую шактый озакка тартылды. Төнәгеи кич, ниһаять, насосны җыеп, туплап бетерделәр. Бүген җибәреп, сынап карыйлар. Гәрәй, эштән соң гына китә алса да, юл уңаенда бетон заводына кагылды. Салихов анда иде. —Тәвәккәлләп иртәгә җибәрәбез. Тоткарлама инде, югыйсә бетон урынына заводың-ниец белән үзеңне йотарбыз. Салихов мыегын да селкетмәде: — Алдан кычкырган күкенең башы авырта. 37 Шамин ясалма көлде: — Кычкырганым бар, әммә башымның авыртканын хәтерләмим. — Сызгыртасың, Шамин. — Валлаһи! — Партбюрода тикшергәннән соң атна буе исеңне җыя алмагансың, дип сөйләделәр. ’— Кем әйтте? — Койрыклы җен. Сүз иясе белән йөриме, җүләр? Гәрәй агарынды... Гайбәтен таратканнар икән! һамаи-һаман ул үзе хаклы булып чыга түгелме? Эшчеләр аңың абынганың гына көтеп торалар! Җае чыкканын... Җае чыкса, түбәләрләр иде... Шул уянуыннан йокы кермәде аның күзенә. Бүлмәгә соргылт сүрән яктылык кереп көн туа башлауга торып, юынып, кырынып алды. Сүзсез генә ашады һәм гадәттәгедән иртәрәк эшкә чыгып китте. Кайбер вакытта ул машиналарны көтеп ала иде, бүген туп-туры кырлар аша ГРЭС төзелешенә карап китте. Урам аркылы чыгып, тыкрыкка борылыйм дигәндә генә, чатта басып торучы Гәүһәрияне күрде. — Гәүһәрия? — Хәерле нртә, Гәрәй Гыйльманович!.. — Нигә болай иртәләдегез? — Ә сез нигә болай нртә? — Мин мин инде ул... Гәүһәрия аны очратуына куана иде ахры, көлеп җибәрде: — Ә без кәҗә мөгеземе?.. Мин бүген төне буе йокламадым. Гәрәй гаҗәпләнүеннән хәтта аяк атламас булды: — Нигә? Сине дә насос борчыдымы әллә? — Юк, — диде Гәүһәрия, җиләк кебек кызарынып. — Мин сезнең хакта уйладым. — Кара син аны, — диде Гәрәй ни әйтергә белмичә, тәмам аптырап. — Кыендыр сезгә безнең белән... Сез бит әллә нинди... — Бер дә әллә нинди түгел, — диде Гәрәй, ашыгып-ашыгып. — Бер дә!.. Каян уйлап чыгардың син аны? Мин башкалар кебек үк... Аның күңеле бер мәлгә генә нечкәреп китте. Ул кызның кулын эләктереп алудан үзен чак тыйды. Әмма бу хис озак биләмәде Гәрәйне. Якты, әйбәт уйларны хатын-кызлар хакындагы әшәке, үҗәтлек уйлары басып китте. Ул ясалма, ялган көлеп кызның күзендә янган якынлык, дуслык утын сүндерде. Гәүһәрия Гәрәйдәге үзгәрешне шунда ук сизде. — Мин иптәш кызларымны көтеп тора идем, — дип туктап ук калды. Алар соңгы йортларны үтеп япан кырга чыгып баралар иде. — Үзләре дә юлны беләләр ич!—диде Гәрәй. — Юк. мин аларяы көтәрмен дигән идем... Аның Гәрәй белән барасы да килә, кызлык горурлыгы аның ясалмалыгын, Гәүһәриянең сүзләрен уенга алуын кичермәскә дә тырыша иде. Җиңелде кыз. Ияреп китте. Тик сүз җебе ялганмады. Кыз рәнҗегән, Гәрәй таркау иде... Бүген эшчеләр дә гадәттәгедән иртәрәк җыелдылар. Балта осталары, арматурчылар да бетончылар тирәсендә йөргән булалар. Чапан кебек озын плащ кигән Семенчук та килгән... Салихов булып Салиховы да шалтыратып яткан була: — Дию пәриегез кайчан тыгына башлый?.. Әйбәт кенә җавап бирде үзенә Гәрәй. — Октябрь бәйрәменә алган йөкләмә бар. Сынатмагыз инде! — Безнең кайчан сынаткан бар? Менә үзегез... Тантаналы минут якынайган саен Гәрәй үзен тирә-яктагылардан өстенрәк, көчлерәк итеп тоя. Аның тантаналы минутлары бит! Аныкы! — Башлыйбызмы? — дип сорый Семенчук. 38 — Башлыйк, — дип ым кага ана Гәрәй. «Синец йөрәгеңдә дә бераз ут дөрлиме? Колга?» Кузгатабыз дигәндә генә насос янына машина килеп туктады. Кабинадан чытык, сүрән йөзле Борисов килеп чыкты. Гәрәйнең йөрәге нидер сизенеп жу итеп китте. Борисов елмаерга азапланып барысы белән дә кул биреп исәнләште, Гәрәй турына җиткәч кулын бирергәме, юкмы дпгәнсыман тукталып аңа карап торды. Бирде һәм: — Ә сине прокурор чакыра, — диде. Гәрәй салкын, дымлы учны ычкындыргач кулын селкеп торды: — Мин аның баҗасы түгел бит! Нигә чакырсын ул мине? — Анысын баргач күрерсең, — диде Борисов төксе генә. Ул шунда гына Борисовның шаярырга исәбе юклыгын аңлады: — Чынлапмы? —- Хәзер үк кит. Менә машина. Чакырган җиргә барырга кирәк. — Насосны сынап карамыйча аяк та атламыйм. -— Гайсә пигамбәр! Мөхәммәт! — диде Борисов, тирә-яктагыларга Гәрәйне төртеп күрсәтеп. — Алла! Шуннан кечкенәгә риза түгел! Аннан башка бер эш тә чыкмаячак! Насос та кузгалачак түгел, башкасы да. Күрдегезме, ничек сөйләшә? — Барып кайт, — диде Корякин йомшак кына. — Барыбер борчылып кына торырсың. Сорасы нәрсәләре бардыр. Аңлаш. Монда үзебез дә башкарып чыгарбыз. Туркин куркынган иде. — Нәрсәгә чакыралар икән? — диде ул шыпырт кына. — Юпьлегә түгел инде, — диде юри кычкырып Семеичук. — Сине чакырмыйлар, мине дә түгел. Анда беләләр!.. Борисов сүзсез генә аны җүпләде. Гәрәй Корякинга нидер әйтергә теләгән иде, тыелды, ашыгып китә башлады. — Тәпи тәпиме? —дип Борисов аны туктатты. — Машина барында... Утыр да кит. Анда, үзең беләсең, соцга калганны яратмыйлар. Гәрәй усал төкерде: — Көтәрләр! Машина прокурорга хезмәткә түгел, бетон ташырга килгән. Башка эшләре юк, көтәрләр!.. Ул насос тирәсендә сагаеп тынып калган төркемгә җәһәт кенә күз төшереп алды. Нигә алар бер сүз дә дәшмиләр? Сөенәләрме?.. Хәерле булсын! Ул сул кулын селкеде һәм турыдан суктырып автобус тукталышына китте. Котлованнан ерак та түгел ярдәмче биналарның берсе салына. Шушы көннәрдә генә аның бетон каркасларын җыеп, түбәсен ябып куйганнар иде. Шыраеп утырган шәрә баганалар арасына барып кергәч, Гәрәй көннең шактый салкын җилле икәнлеген абайлады. Нинди шыксыз көз бу! Җил урый-урый, бөтерелеп өрә. Ул, адымнарын акрынайтып, тыңлап торды: кузгаттылармы?.. Ишетелми... Нигә чакырды икән аны прокурор? Җил күзендә утырган буш корпусны үтеп чыгам дигәндә аны Гәүһәрия куып җитте. Тыны кысылган, яулык астыннан җемелдәп торган кара чәчләре атлыгып чыкканнар, олы бияләйләрен бер кулына тоткан. — Гәрәй Гыйльманович! Гәрәй абый... Ничәнче тапкыр Гәрәй абый дип эндәшәсең инде син миңа? Әһә, теге төнне беренче мәртәбә... Нигә шундый ямьсез, шыксыз урыннарда, күңел борлыккан, таланган Чакларда гына очрашалар алар? Башка вакытта сине күрмиме әллә ул?.. Гәрәй Гәүһәриянең дымсу күзләренә тутырып карады: — Салкын монда... Җан биздергеч сквозняклар... —■ Мин дә сезнең белән барыйммы? Кыз шушы сүзләрне әйтте дә, куркынып як-ягына каранды. 39 — Бергәләп прокурорны тукмап кайтыргамы? Гәрәйнең аңа җылы, йомшак сүз әйтәсе килде. Ул ирексездән кызга тартылды. Борисов яныннан алып киткән усаллык җиңелде. — Чыннан да барыйммы? Кызның зур күзләре җитди итеп, борчылып һәм ярдәмгә талпынып яналар иде. — Курыкма, Гәүһәрия, берли дә булмас. — Кем белсен, кем белсен, — диде кыз үзенең бер үк сүзне кабатлавын сизмичә. Чөнки егет кайнар куллары белән аның бармакларын кысып тоткан иде. — Минем әтине дә утыз җиденче елны шулай чакырып алганнар. Шуннан ул кайтмаган. Мине күрергә дә кайтмаган. Мин туганда ул үлгән булган инде... Гәүһәрия чайкалып кытыршы, салкын баганага сөялде. Гәрәй аның иңбашларыннан тотып алды һәм үзенә таба тартты: — Хәзер утыз җиденче ел түгел! — Кем белсен... Прокурорларны күрсәм калтырыйм мин, урамның, икенче ягына чыгам. — Каушама, мине өркетерлек кеше тумаган әле. — Мин сезне көтәрмен, бик нык көтәрмен! Кыз аиы күздән югалганчы озатып калды. Салкын җил алармы якынайтты. Моны алар икесе дә сизделәр... Ни калды икән бу прокурорга?.. Александрова эше белән дисәң, тикшерүче үзе төзелешкә килеп аннан сорау алып киткән иде инде... йөрисең, янасың... Иң кирәк чагында сине бүлдерәләр. Әллә телефоннан гына шалтыратасы калганмы?.. Бер чыккач барырга да, тиз-тиз эшне бетерергә. Авыз эчендә ботка быгырдата торган чак түгел... Ул үзәктә автобустан төшеп калды һәм ашыга-ашыга прокуратурага китте. Иске Зәйнең тар пычрак урамнары, ватык-потык киртәләр тоткан тыкрыклары аша үткәндә, аның күңелендә карары береккән иде инде. Тик эшләр бөтенләй ул көтелмәгән якка борылып киттеләр... Моннан бер атна элек Лиза Александровага һөҗүм ясаган шофер Будринны Зәйгә судка кайтардылар. Шул көнне иртән генә эчеп-хули- ганланып йөргәне өчен Давытны да биш тәүлеккә утыртып куйганнар иде. КПЗда алар бер камерага туры килделәр. Танышлар! Күптән күрешкәннәре юк, сөйләшер сүзләр буа буарлык! Уртак танышлар, уртак эшләр... Кемнәрнедер искә алдылар. Сүктеләр. Янадылар. Давыт айнып җиткәч тегене пешерергә тотынды: — Хатын-кыз кирәк булса, үземә киләсең калган! Табар идек әле. Юк өчең утыр менә хәзер!.. — Сезнең кыдрачыгыз гаепле! — диде маңгаен кашып Будрин. —- Башыма бәла утыртты. Үз янымда хатын-кыз утырганда чыдый алмыйм мин! Каным уйный. Әкәмәт! — Нинди кыдрачыгыз? — Давытның колаклары үрә торды. — Шамин! Анасын корт чаккыры... Теге быткычны шул утыртып җибәрде бит. — Син гаепне үз өстеңә алдыңмы? Тандыңмы? — дип сорады Давыт тизтиз. Ул сәкедә ята иде. Сикереп төшеп Будринның сакал баскан чыраена терәлеп үк тегене ашыктыра башлады. — Тайдым дип... ык-мык килдем шунда! Ни язганнардыр... — Җүләр! Тинтәк! Бер чакта да, күрәләтә җинаять ясасаң да, гаебеңне танма! Үтерсәләр дә танма!.. Үзең дә колагыңа киртлә, бала- чагаңа да әйтеп калдыр/ Җүләр!.. Будрннның талканы коры! Акырып җибәрде: — Чамалабрак! Борылышта мәтәлеп төшмә! Давыт Будрин янына килеп утырды, җирәнеп аның керле күлмәгенә, пычрак тырнакларына карады. 40 — Кемгә кызасын? Минамы?., Тыңла, ахмак, котылыр чамаң бар синең! Судта Шамин котыртты дип бар... Басуга алып чык та, рәхәтен күр, дип кушты диген. Шуның коткысына гына бирелдем, диген. Җылап җибәр! Берсе сүзгә ышанса, икенчесен күз яше белән җиңәрсең! йөнтәс, дәү Будрин бөгердәп алды: — Остэ-а! ■—диде ул, вак тешләрем ыржайтып. — Групповойны сөртсәләр, чыгар тишегеңне тапмассың. Давыт тузына ук башлады: — Шаминны утырталар, ә сине чыгаралар. — Кем ышансын миңа? Шамин бит ул начальник, инженер. - — Ышандыр! Минем грамыт ягы чамалы, диген. Аңлап бетермәдем, хаталык булган, диген. Совет власте мескенләнгәнне ярата ул... Шамин- кың прораблыгын әйтим... Чак тора ул! Аңа чынлап бәйләнер нәрсә генә табылсын. Җеп очы гына... Бары актарылып чыгачак! Характеристикасы хөрт бит аның... Яратмыйлар аны бездә! Берәү дә!.. Их, прокурорлар аны момент... Күптән формуляр сагалый ул этне, төрмәдәге урыны елын... Менә бусы фартовый булачак!.. Будрин судта бөтенләй яңа күрсәтмәләр бирде. Лизаны көчләргә Шамин гына котыртты, дип аяк терәп торды. Суд эшне яңадан карарга кайтарды. Шул көннәрдә дүртенче участок начальнигы өстеннән башка материаллар да алынган иде. Тикшерү органнары Шамин өстеннән булган материалларны прокурорга тапшырдылар... Үзен көчләүдә катнашуда гаепләүләрен ишеткәч, җитмәсә, шул хурлыклы эшнең инициаторы булуын белгәч, башта ул ышанмый торды. Инде гаепләүнең уен түгеллеген аңлагач, бик тиз кыза башлады: — Сез бу материалларда дөреслек бар дип уйлыйсызмы? — Уйлыйбызмы, юкмы, әлегә бурыч: тикшерү! — Алайса, нигә мине чакырдыгыз? Александрова үзе әйтсен. Яхшылыктан башка нәрсә эшләмәдем мин аңа. һәрвакыт әйбәт мөнәсәбәттә булдым. Прокурор, яшь кенә ягымлы егет, сүзсез генә өстәл тартмасын ачты һәм бер кәгазь алып Шаминга сузды. Бу — Александрованың аңлатма язуы булып чыкты. Гәрәй шаккатты: Лиза язганмы моны?.. Имзасы бар, датасы... Дөрес, аның үпкәләргә, рәнҗергә хакы бар дип йөри иде Гәрәй... Тик аны «кешелексез, дорфа, холыксыз» дип раслар дип аның башына да килмәгән иде... Прокурор алдында яткан чуар тышлы «Дело»ның үзенеке икәнен белгәч, аның кызуы шактый сүрелде... Александрова күрсәтмәләреннән соң ук прокурор Давытның язмасы белән таныштырды. Давыт: «Өлкән прораб миңа яшертен столярка оештырырга, мебель ясап ятарга, акчасын аңа бирергә кушты», — дип язган иде. — Ничек уйлыйсыз? Тикшерергә тиешме без боларны, юкмы? — Мин моны көтеп йөргән идем. ■— Димәк, үз артыгызда гаеп барын сизенгәнсез! — Алай түгел... Кешеләрнең вак гайбәтчеләр, көнчеләр икәнлеген күптән беләм инде мин. Берәр җирдә абынганыңны гына көтеп торалар!.. Шулай булып чыкты да. — Ашыгыч ясыйсыз нәтиҗәне, иптәш Шамин. Гәрәй «Дело»га төртеп күрсәтте... . Аның өчен бөтен нәрсә ачыкланды: менә нәрсә өчен гаярләнгән икән Корякин! Менә нәрсәгә карышып маташкан икән Туркин! Прокуратура Шамин өстеннән байтактан казына икән инде!.. Җитмәсә, бүген нигә чакыралар икән, дип сорашып маташалар бит... Их, кешеләр, кешеләр! Арттан чагарга гына оста шул сез!.. Мария кебек, Николай кебек, Лида кебек... — Нишләргә тиеш инде мин? 41 Прокурор аңа ак кәгазь сузды: — Киң итеп аңлатма языгыз! Ничек, кайчан, кемнәр күрде? Гаебегез юк икән, без юкка казганырга уйламыйбыз. Тырнак астыннан кер эзләү безнең эш түгел... Кул бармаклары сызлаганчы, гәүдәсе бөкрәеп катканчы язды Шамин. Барын да язды. Килгән көннәрне ниләр уйлавын да, Лизага ничек ярдәм итәргә теләвен дә, эшчеләргә карата үзендә яхшы теләкләр генә булуын да. Язганын бер кат карап чыкты да, уфтанып эре хәрефләр белән имзасын куйды... Уфтанырсың да, кем яклар аны? Кем аның намусы саф икәнлеген раслый алыр? Бер ялгызымы?.. Алҗып прокурор яныннан чыкты да автобус тукталышына чапты. Тукталышта бәләкәй базар. Сүз саталар, һәркем телен кыймылдатып булса да көзге җилдән азрак җылынырга, онытылырга тели. — Автобус күптән киттеме? Җыелган кешеләр Гәрәйгә дошманлык күзе белән карадылар. Әллә аңа гына шулай тоелдымы? Тирә-яктан әр сүзләре яңгырады: —- Кадалды инде! — Батты! — Чәнчелде... — Җәяү чыксак биш урап кайта идек инде... Гәрәй узгынчы машиналарның берәрсен туктатырга ниятләп урам уртасына чыкты. Сиңа кирәктә машинасы йөриме соң аның! Сарман ягыннан икәү үтте, чөгендер төягәннәр. Кабиналарында кысылышып кожан кигән агайлар утыра. Чөгендер өстенә үк менәргә базмады Гәрәй... Төзелештә ни барын белгән булса, черек бәрәңгеле машинадан да баш тартмас иде... Түбәсенә кадәр пычракка баткан, тәрәзәләренә коймак-коймак саз сыланган ала-кола автобуска суыкта катып беткән кешеләр ярсып, чи- иый-чиный ташландылар. Кемдер «ай» дип кычкырды. Тирә-яктагы ташкын Гәрәйне җирдән күтәреп алды да, «эһ» дигәнче кысып-сытып автобус эченә ыргытты. Кәҗә тәкәсе хәтле генә автобуска иллеләп кеше кереп тулгач, сулар һава калмады. Кычкырыш, талаш китте. Каяндыр, почмактан кондукторның тавышы ишетелде: — Арзан чакта билет алып калыгыз! — Мондый әҗәл тагарагына утырып йөргән өчен үзең акча түлә! Кондукторда җавапсыз калмады: — Дүрт йөз тәнкә акча өчең миң ай буе шушы машинада тилмерәм әле! Ун минутта укаң коелмас! Ава-түиә кузгалып киттеләр. Кемдер кондукторның баягы сүзен җүпләде: — Иркәләндек хәзер! Тездән саз ерып бәләкәй арба тарткан чакларны оныттык... — Азрак иркәләнәсе дә килә бит адәм баласының! Автобуска керү кыен, чыгу аннан да читенрәк! Төймәләр кырыла,, җөйләр шытырдый: «тагын, тагын... бераз гына! һоп лә!» Явымлы, пычрак көн оҗмах булып күренә... Арматура цехы янында эшләүчеләр Шаминга кул болгадылар. Нишләде икән? Нигә бер дә тавышы ишетелми? Энергия юк дисәи, краннар эшли... Ул барып җиткәнче үк чамалап алды: машиналар тик тора, өч-дүрт кеше насос янында тәмәке тарталар. Кузгата алмаганнар! Ул котлован кырына килде дә кычкырып җибәрде: — Василий! Нәрсә, котларга кушасыңмы? Чокыр төбендә, арматура чыбыклары арасында кайнашкан кызлар арасыннан Корякин күтәрелде, пычрак куллары беләк маңгай тирен сыпырып, балаларча рәхәт итеп елмайды. Кызларның берсе Гәүһәрия 42 икән. Шаминның тавышын ишетүгә, ул дерелдәп китте һәм, дулкынлануын башкаларга сиздермәс өчен, аска иелде. Василий тайгак такталарга баса-баса өскә менә башлады. Гәрәй ана кулын сузып, чыгарга булышты; — Нинди әкәмәт ясадыгыз тагын? — Беләсеңме, Гәрәй Гыйльманович! Чыннан да әкәмәт килеп чыкты! Тик, кайгырма, хәзер җибәрәбез!.. Насос шундый шәп эшли! Үкертә генә! — Эшләгәч, нигә моңарчы бот кашып яттыгыз? — Мәҗбүр булдык! Сынап карамыйча бетон җибәрергә риза булмады. — Кем? — Семенчук. Борисов та аны куәтләде. — Өшегән авыз! Шуларны тыңлап тордыңмы? Я, тизрәк бул... — Шул. Иң элек трубалар буйлап су җибәреп карарга куштылар. Башта аз гына салган идек, бармый! Аптырадык. Бер заман аттыра башлады! Китте су, китте су! Туктатыр әмәл юк. Көн салкын, үзең күрәсең. Тимер арасына кергәне ката да башлады. Чыбыкларны арчыйбыз. Чистартабыз. Ярамый бит. Боз өстеннән бетонлап булмый!.. Гәүһәрия бригадасы кызлары бау таккан чиләкләр белән бозлы суны өскә чыгарып бер кырыйга түгәләр икән. Дәү генә пычрак күлләвек ясап куйганнар. Чирый да башлаган... — Ишкәнсез сез! Егет икәнсез!.. Гәрәй Василийны бер якка этәреп аска төште. Арматура чыбыклары юка ак боз белән капланганнар иде. Күке төкереге кебек өзек-өзек урыннары да бар. Хәзер һәр чыбыкны берәм-берәм боздан әрчергә кирәк иде. Гәрәй чуер ташларын кысып Василийга кычкырды: — Ә сине, үлеп кабердә ятканда да гафу итмәм! Семенчукның җү- ләрлеген белә идем, әмма синең тинтәклегеңне... Гәүһәрия аны бүлдерде: — Кушканны үтәми дә булмый шул, Гәрәй Гыйльманович... Гәрәй җавап бирмәде, аңа борылып карап иренен генә тешләде. Нишләргә? Колмак сабагы кебек чәбәләнгән чыбыкларны берәмтекләп чистартып чыга башласаң, монда кышларга туры килер... Иртәгә көн җылыныр бәлки... Ә җылынмаса?.. Җылынмаса бүген үк үзең шул эшкә керешергә! — Кем бар анда! Паяльный лампалар алып килегез! Бетон заводыннан кеше килде: — Әй, сез, ударниклар! Бетон аласызмы, юкмы? Гәрәй Шәйхенур бригадасы егетләренә һәм балта осталарына кул белән бетон салып торырга кушты. Кирәк-кирәкмәгән урынга бетон ташып алар чиләнеп беттеләр. Василий Гәрәйнең кызуының сәбәпләрен яхшы аңлый, ул үзе дә Семенчук белән каты бәрешеп алган иде. Башта ул су китәр дә, җир аны сеңдереп тә бетерер дип өметләнгән иде. Көзге яңгырлар белән туксыр- ган җир суны бөтенләй сеңдермәде. Көтелмәгәндә көн дә салкынаеп китте... Паяльный лампалар белән эретеп, мастероклар белән чокчынып арматура чыбыкларын чистарта торгач, көн дә үтеп китте. Караңгы төште. Эш башлауны иртәгәгә кичектереп, акрын гына таралыштылар... Халык пыр тузып бәйрәмгә әзерләнә. Урамнарда гадәттә булмаган җанлылык. Хәрәкәт. Көлгән, сөйләшкән тавышлар төрле яктан яңгырап торалар... Гәрәй генә кашларын җимереп, авызын турсайтып кайтып бара... 43 Планнар җимерелде: Октябрь бәйрәменә алган йөкләмә кырылып аста калды. Шуның өстенә прокурор!.. Бөтен тормыш, эш, язмыш чәнчелеп кирегә авып бара. Алар Корякин белән янәшә кайтып баралар. Дәшмиләр. Арыган аяклар сызлый. Иңбашлары авыртып, авыраеп тора. Каршыдан төньяктан кистереп салкын жил исә. Шәрә таулар, кургашын офыклар артына поскан Кыш бабай үзенең якынаюын хәбәр итеп туктаусыз өрә. Күктән туктаусыз нидер ява: әллә яңгыр, әллә кар, белеп тә булмый... 14 Гәүһәриянең көне буе күңеле көеп йөрде. Ул бик тырышса да Гәрәйне прокурорга ни өчен чакыруларын белә алмады. Эш арасында берничә тапкыр Корякин янына килеп, бик кыенлык белән генә кыюсызлыгын җиңеп: — Василий Дмитриевич, тилмертмәгез инде мине, белешегез! Сезнең дустыгыз бит ул, әйтер әле!-—дип ялынды.' Корякин, аңа ярдәм итәсе килсә дә, иңсәләрен генә җыерды һәм сыңар күзен кысып Гәрәйгә ишарәләде: — Күрмисеңмени?.. Янар тау белән .бер ич! Якын барырлык түгел, ут ата, дулый!.. Кызның сак күңеле Гәрәйне юиьлегә чакырмауларын сизенә иде. Участокта Шампнга теш кайрауларын да, астыртын гына янауларында ишетеп килә иде ул... Аннары Гәрәй кайтып бер җикеренеп кычкыруга, ул аның күңелендә даулар актарылганын аңлады... Юк, юк! Соңгы вакытларда болан тупас җикеренми иде ул. Күз карашында да моңарчы күренмәгән йомшаклык чагыла иде. Ә бүген... Кая ул елмаю, кая ул йомшаклык! Сүзләре дә, кысылып, кан сауган иреннәреннән төссезләнеп, җимерелеп чыгалар. Бер насос кына аны шулкадәр чыгырыннан чыгара алмас иде! Монда башка җитди сәбәпләр бар... Кайтыр вакыт җиткәч «азрак нарядлар караштырасым бар» дип, ул иптәш кызларыннан арттарак калды. Бер читкәрәк китеп ботинкасын чистартты, иелгән арада да Гәрәйдән күзен алмады. Ул канторага керер дә, шунда бер-нке сүз алышып өлгерербез дип өметләнде кыз. Тик Гәрәй кантора ягына әйләнеп тә карамады. Иртәге өчен бетон заводына хәбәр ителгәнме дип Туркиннан сорады да, алар Корякин белән кайтып та киттеләр. Шәйхенур да. башка бригадирлар да аңа иярделәр. Гәүһәрия дә яулыгын күзе өстенәрәк төшереп алар артыннан атлады. Читтән торып та кешегә уз фикерләреңне көчләп тагып була, диләр. Әллә Гәүһәриянең күзләрендә бер дә көч, сихер юкмы икән? Авылда чакта егетләр: «Серле синең күзләрең, Гәүһәрия!» дип юкка гына йөргәннәр икән!.. Башка вакыт булса, Гәрәй кызның үтәли тишкән карашын теләсә кайсы ноктадан да сизгән булыр иде. Бүгенге көннең авырлыгы, буталчыклыгы аның тойгыларын, хисләрен тупасландырган иде. Ул үзенә төбәлгән кайгыртучан кайнар күз карашын тоймады. Гәүһәрия турында уйлап та карамады ул. Кызның өзелергә торган кыл кебек нечкә күңеле монысын да сизде... Соңгысын сизү барыннан да авыррак иде... Тукталышка җитәрәк Гәрәйгә ияргән төркемне машина куып җитте. Гәүһәрия аны-моны уйларга да өлгермәде. Гәрәй машипаны туктатты һәм кабинага кереп тә утырды. Таралышып машинага юл бирделәр, ул пычрак суларны чәчә-чәчә гүелдәп гараж ягына китеп тә барды. Машинаның мелт-мелт итеп барган кызыл утына ачуланып, нәфрәтләнеп карады кыз... 44 Ни эшләмәк кирәк? Иртәгәге көнне көтәргә кала инде! Ои, күп шул әле аңа! Озак шул әле... Бүгенге көн бетеп җитмәгән. Алда башланмаган туп-тулы төн... Тукталышта кеше күп булса да, тыл-тын. Кешеләр авыр эштә: балчык, арматура, бетон тирәсендә йөреп арыганнар... Автобус көттереп кенә килде. Көзге пычраклар башланганнан бирле алар сагындырып кына йөриләр. Кешеләр сүзсез генә кысылышып, түземлелек белән генә этешә-төр- тешә кереп тулдылар. Гәүһәрия читтәрәк тора иде, аңа урын да калмады... Тагын халык җыелды. Тагын көттеләр. 'Кызның эче поша иде. Ул, онытылырга ымсынып, берәм-берәм кешеләрне күздән кичерергә тотынды. Шунда аның күзләре үзен сагалаган коңгырт, бераз шуграк күзләр белән очраштылар. Плащ якасын күтәреп куйган бу кешене ул башта танымый торды, таныгач кат-кат сәлам бирде. — Бай булырсыз әле, Кәбир абый, танымадым! — Көтәбезме, Гәүһәрия? — Көтми кая барасың? Кәбир идарә йортыннан чыгуга ук, бер кырыйда борлыгып торган Гәүһәрияне абайлаган иде. Ул кызны күрергә кирәк иде аңа. Бер ара көндез дә чакыртып алырга уйлаган иде. Бәйрәм алдыннан уңайлы булырмы икән дип чакырмый калдырган иде. Инде кызның үзен очраткач, аның бер читтә шыпырт кына басып торуын да күргәч, ул сөйләшеп алырга булды. Сүз—кичектерә торганнардан түгел иде... — Ябыккансың дип әйтимме, Гәүһәрия? — Яңгыр суыңда юынганга гына ул. Көне буе пыскаклый бнт. — Килешә тагын үзеңә! — Сез сөйләрсез инде, Кәбир абый... Кыз шаярган кебек булды. Әмма тавышында шуклыкның, уеннын. эзе дә юк иде. Кәбир Иске Зәй ягына карап алды. — Автобус әле чыкмаган да. Күренми. — Әйе. Озак көтәргә туры килер инде. Сез ашыгасызмы? — Гәүһәрия! — Әү, Кәбир абый? — Әйдәгез, җәяү генә киттек. — Юл бик былчырак бит. — Бәләкәй генә суз дә бар иде. Еракка текәлеп торган кыз җәһәт кенә борылып карады. Аның матур йөзе агарынып китте. — Авырыйсыңмы әллә син, Гәүһәрия? Бер дә мондый чагыңны күргәнем юк иде. Кәбир Гәүһәрияне күптән үк белә, ул берничә ел алар авылында колхоз партоешмасының секретаре булып эшләгән иде. — Авырмыйм, Кәбир абый! Әйдәгез, киттек... Менә моннан корырак... Кырыйда, тапталган үләннәр өстеннән берничә сукмак салганнар. — Насосны җибәрә алмадыгыз инде бүген? — дип сорады бераздан Кәбир. — Иртәгә. — Иртәгә алайса? — Интектек бүген, Кәбир абый. Гомергә болай борчылганым юк иде... Кулбашларыбыз калмады. — Насосны җибәргәч, эшегез бераз җиңеләер инде. — Шулай дип тырышкан көн, Кәбир абый... Кәбир сүз башларга кыймыйча бара иде... Ипләп кенә атлый торгач, тимер юлга да җиттеләр... Як-якка өем-өем таш бушатканнар.,. Тимер 45 юлны аркылы чыгып азрак баргач, гараж төзелеше. Ябылмаган биналар... Мичкәләр... Тагын машиналар... Шуларның барысын да бер төскә манчып эңгер-меңгер иңә. Аяк астындагы чуар-чабар сулы пычрак кара келәм төс&н ала... Гаражны үткәч тә, Кәбир уңга борылырга тиеш, Гәүһәрия — сулга, гомуми торакка... Я, нигә дәшмисең инде, Кәбир?.. Прокурордан Гәрәй Шамнн турында хәбәр алгач, аның мораль тотнаксызлыгы хакында бәйнә-бәйнә хәбәрләр ишеткәч, нигәдер Гәүһәрия белән сөйләшергә кирәк дигән идең бит!.. Теге кичне урамда син аларны бергә очраткан идең... Әйбәт кыз бит ул Гәүһәрия. Менә дигән комсомолка... Гәрәйне яхшы белергә тиеш ул. Ләкин кызны борчымаслык итеп ничек сорарга? Әгәр тиешле-тиешсез күңел кылларына кагылып куйсаң? Кәбир ерактан уратырга булды: — Шамин бик борчылдымы? — дип сорады ул. — Бн-ик, Кәбир абый. Бик борчылды. Насосны тырышып куйдырып йөрде бит, дәртләнеп. Үзе булса гомергә дә су җибәртеп тормый иде ул! — Үзен чакырып алганнар шул... Кыз аның сүзендә яшерен чакыру ишетте һәм тиз генә сорап кунды: — Мигә икән, Кәбир абый? Белмәдегезме? — Өстеннән жалобалар язганнар. — Кемнәр? — диде кыз, куркынып. — Байтак материал бар ахры анда... — Ни яздылар икән? — Гәүһәрия, үзенең ике бит алмасы да уттан януын тоеп, яулыгын тартыбрак куйды. — Лиза Александрова уңае белән дә... Мораль тотнаксызлыкта гаеплиләр... Хатын-кызлар белән күңеле чиста түгел, диләр. — Дөрес түгел берсе дә! —дип кычкырып җибәрде Гәүһәрия. — Сез шуларга ышанасызмы? — Мин ышанырга ашыкмыйм, — диде Кәбир, көлемсерәп. — Ачыкларга кирәк монда, Гәүһәрия... — Күңеле әйбәт аның, Гәрәй абыйның. Гадел бит ул. Туры сүзле. Бүген менә кызды, ничек кызмыйсың соң? Җаны бар кешегә бәргәләнеп ачуланырлык бит! — һәр нәрсәдә тәртип, чама дигән чик бар бит. — Чама, чикләр белән генә канәгатьләнеп булмый шул кайчак. — Нәкъ менә шунда гаеплиләр инде а.ны! Эңгер-меңгер куерып оеды. Автомашиналар ут яндырып йөри башладылар. Еракта нәзек кенә итеп паровоз кычкыртты. Кыз, Кәбир киткәнче әйтеп калыйм дигәндәй, ашыгып-ашыгып сөйләп ташлады: — Аның беркемгә дә явызлык эшләгәне юк. Беләм мин ул Будрип- ны!.. Безнең торакка килеп йөри иде ул. Үч итеп кенә аңа күрсәтә ул. — Кемгә үч итеп? — Миңа, — диде кыз уңайсызланып. — Минем арттан йөрде ул. Күрше авылдан гына бит. Электән үк белә... Бергә тракторчылар курсында да укыган идек. — Син курсларда да укыдыңмыни әле? Ничә яшь соң сиңа? — Күп инде, Кәбир абый! Ике дистә тулды. —- Кешеләр хакында яхшыны ишетүдән дә күңелле нәрсә юк, Гәүһәрия. — Чыннан да, бик яхшы кеше ул безнең Шамин. Кинәтлеге бар барын... Аның зыяны тимисыман!.. — Юлың уң булсын, Гәүһәрия. — Хушыгыз, Кәбир абый... Аерылыштылар. Берсе — уңга, икенчесе сулга китте. Икесе дә бер үк уйларны уйлап киттеләр. Кәбир аз гына тынычлана төшкән, кыз исә тагын да ярсыган, борчылган иде. Ул, Кәбир караңгылыкка кереп киткәнче генә барды да тукталып киртәгә тотынды. Тез буыннары йомша 46 ган иде аның. Әллә ачудан, әллә арыганнан... Өстеннән язганнар икән, өлгергәннәр! Кемнәр маташтырды икән? Кайсы явызлары? Шуны беләсе иде... Беләсе иде дә чырайларына ябышасы иде! Өйгә кайтасы килми иде аның. Шаминны көтеп калганын барысы да күрделәр... Моңарчы ул Гәрәйгә булган мөнәсәбәтен башкалардан гына түгел, үзеннән дә тырышып-тырышып яшерә иде. Никадәр ныграк тырышып яшерсәң, кешеләр шулкадәр тиз сизенәләр дә. Барны яшереп булмый, юкны күрсәтү кебек үк авыр ул. Барны тиз күрәләр!.. Гәүһәрияне дә әллә кайчан күргәннәрдер инде. Хәтта әнә Кәбир абый да аның белән киңәшә... Кызлар, егет артыннан йөри дип, көлмәсләрме? Ул җәһәттән Гәүһәриянең кырыслыгын беләләр ич... Аның әче теленә байтагының эләккәннәре бар. Туптуры анда кайтырга ярамый... Аз булса да өзелгән уй- фикерләрне ялгап тынычланырга кирәк. Уф... Ул дөрләп янган битен туктаусыз искән җил ирегенә куеп торды. Бит суынмады, җил генә җылынган кебек булды. Монда торып суынырга әмәл юк иде. Тора-тора Гәүһәрия шуны аңлады... Кайтыргамы? Кызлар сагаеп аны көтәләрдер... Яшертен күз карашлары гел аның хакында искә төшереп торачак... Торса ни?! Бүген барысы да азрак үзгәрмәдеме әллә?.. Иртән тегендә икәүдән-икәү генә җил кочагында торганда Гәрәй аңа бик якын итеп, үз итеп карамадымы әллә? Карады, карады... Нигә шундый көнне аны прокурорга чакыртып алдылар соң?! Кайтармаслар, ябып куярлар дип коты чыкты кызның... Моны барысы да сизделәр... Вакытлы-вакытсыз калка шыгырдаса да, урман юлында ялгыз-буйдак шәйләнсә дә еллар буе әткәсен көткән әнисен хәтерләде ул бүген... Болан булмый... Үзенең мөнәсәбәтен күз карашы белән сиздерүдән дә сакланган кыз Шамин артыннан йөрүне, аны яклауны үзенең төп эше, җан бурычы, намус кушканы дип кабул итте. Каушап тормаска: тотарга да Шаминнарның үзләренә барырга! «Исәнмесез! Сез мин килер дип уйламагансыздыр... Ә мин түзмәдем!» Ай, оят... Ата-анасы монда, сеңелесе өйдә... Ун күз белән сәерсенеп карап торсалар... Берәр йомыш уйлап табарга' кирәк!.. Болай да ярамый... Шушындый караңгы төндә, эш киемнәреннән, пычранып беткән бер кыз килеп керсен әле... Шикләнерләр, әллә ни уйлап бетерерләр. Кәбир абый булып, ул да шикләнә ахры... Әллә Гәүһәриянең Гәрәйне сөюен бөтен төзелеш белеп бетергәнме? Тукта! Кызның аяклары дерелдәде, күкрәге буйлап кайнар дулкын йөгереп үтте. Нәрсә диде ул? Сөюен дидеме? Сөюен? Гәрәйне сөяме әллә ул? Сөю шушылай була микән инде?.. Егерме яшькә җитеп кичке уеннар, биюләр, клублар, үзаралай була торган кыжыр-быҗырлар белән артык мавыгып китә алмаган Гәүһәрия үзен хиссез, сөю дәртеннән мәхрүм кеше дип саный иде. Сиздермә- сә дә әрни иде ул. Егерме яшькә җиткәнче иптәш кызлары әллә ничә- шәр егет белән танышып, гыйшык хатлары алышып беттеләр. Якшәмбе ялларында алар үзаралай шәл хатларны мактанышып бер-берсенә укышалар. Ә Гәүһәриянең хатлары да юк, сөйләрлек истәлекләре дә калмаган. Чөнки аңа бер егет тә ошамады моңарчы. Беркемне дә яратмады ул. Егетләр белән очраклы туры килеп сөйләшә башласа, зур көчле кулларын оялып артына яшерә иде ул. Башкача бертөрле дә дулкынлану, каушау сизми иде... Куллары зур шул аның, дәү! «Әтиең кулларына охшаган!..» Шул зур куллары өчен диярлек тракторчылар курсына барып керде ул. Анда да гел егетләр белән укыды... Тик анда да мәхәббәт килмәде... 47 ГРЭСта береңчеләрдән булып комсомол путевкасы тотып эшли башлады ул... Машиналар аз иде әле, аны җир казырга җибәрделәр. Тора- бара бригадир итеп куйдылар. Менә шунда Шамин килде... Кызнын кыска гомерендә беренче кеше. Гомер язын бизәгән беренче тургай... Анык җанын тетрәткән, уяткан кеше. Аны тупас,' кыргый, дорфа кеше диләр... Гәүһәриягә нәрсә? Ул боларның берсен дә күрми, ышанмый да... Я ходай! Чыннан да шул кешене сөяме ул? Алай сөйгәч нигә икеләнеп торырга? Тотарга да барып керергә! Бүгем үк алар сөйләшергә тиешләр. Аңа нинди бәла әзерләүләрен белә торып, ул читтә калсынмы? Китте кыз. Аяк астында туктаусыз су чупырдады... Тегендә, кемнеңдер кәбестә бакчасы киртәсенә сөялеп уйланып торганда, Гәүһәрия бик йөрәкле булса да, Шаминнар өе янына якьшая башлагач, аның күкрәгенә вак калтырау тулды. Калтырау, отыры көчәеп, туктаусыз очкылык тотуга әйләнде... Кып-кызыл борын белән, очкылык тотып, калтырап кешегә барып керәләрме? Борылды кыз. Борылып йөгерә үк башлады... Ул кайтып кергәндә, кызлар чишенеп^ ес-башларын алыштырып, матурланып беткәннәр иде. Ишек төпләрен дә җыештырганнар, кем чәй кайната, кем китап, кем чигү өстәмә иелгән иде. Гәүһәрияме көтәләр иде. Ул ишекне тар гына итеп ачып кысылып керүгә, барысы да эшләрен бүлеп, күтәрелеп карадылар. Тик берәү дә хихылдамады, көлмәде. Кызлар аңа килгән мәхәббәтнең бәясен аңлыйлар иде... Таңны көчкә аттырды ул. Кичтән берәү белән дә сөйләшмичә яткан иде, иртән дә иптәшләренә сүз катмады. Эшкә барырга чыккач кына, иптәш кызын, үз бригадасыннан Фәйрүзәне, бер кырыйгарак чакырып алып, ишетелеришетелмәс кенә пышылдады: — Бригаданы эшкә урнаштыр... Мин аз гына соңгарак калып килермен... Бер эшем бар иде... Ул туп-туры прокурор янына китте... Еласаң да бер авыз, көлсәң дә бер авыз! Гомере буе милиция формасы кигән кешеләрдән куркып яшәде Гәүһәрия. Яшь вакыттан ук, әнисе: «Әтиегезне менә шушындый кешеләр алып китте», — дип әйтеп килгәнгәме, милиция очраганда кыз посыбрак, күләгәдәрәк калырга тырыша иде... Гаҗәп, аңлашылмый торган бер сәер хәл иде бу! Милицияләр бар, күрше Ганҗәнең әтисе бар, Фәридәнең... Аның гына әтисе юк!.. Үсә төшкәч ул милицияне прокурордан, судьяны адвокаттан аера башлады. Прокурор, яз җитә башласа, күрше Галимә апаларга вәкил булып килә иде. Шәп, туры ат җигелгән тарантаска утырып йөри иде ул. Күн сумкасы һәрвакыт кулында булыр иде. Бервакыт заемга язылганда: «Син халык дошманы хатыны! Корткыч хатыны!» дип наганы белән өстәл төя-төя әнисен сүккән иде... Гәүһәрия әнкәсенең күлмәк итәгенә уралып мышык-мышык елап торган иде... Районга комсомол билеты алырга баргач вак-вак тәрәзәләр сырышкан кырыс бер йортның ишеге өстендә «Прокурор» дигән сүзне укыгач, ул, урманда шөпшә оясына очраган кебек сискәнеп, тиз-тиз урамның икенче ягына чыгып сызды... Әтисен аклап кәгазь җибәрделәр... Ләкин кәгазь—кәгазь инде ул... Аннан пи юаныч? Әнисен чакырып сөйләштеләр... Район газетасында кемдер җылы истәлек белән чыкты... Тик аның әтисе барыбер юк иде... Гаҗәп, Гәүһәрия туганны да көтмәгән ул... Менә бүген үзе прокурорга бара. Нигә? Нәрсә дип әйтер ул? Каян башлар? Аның барып йөрүен белсә, Шамин ни дияр? Теге вакытта, Давыт белән чәкәләшкәндә яклаган өчен дә тиргәште түгелме? Ачуланса ачуланыр... 49 Барырга кирәк! Бөтенесен сөйләп бирергә... Гәрәйне нигә яратмауларын да әйтергә, Лиза эшендә аның гаебе юклыгын да ачарга... Лиза белән якыннар ич алар! Әгәр берәр нәрсә булса әйтми калыр идеме әллә? Сөйләшергә ярата ул Лиза апа... Әйтер иде... Сүзләр күп, фикерләр тупланган, әзер иде... Прокурор янына кергәч, Гәүһәрия сүзсез катып калды. Ул нигәдер бу бүлмәдә теге каз ите ашарга яратучы, юан, наганлы прокурор утырадыр дип уйлаган иде. Бүлмәдә япъ-яшь бер егет булып чыкты. Бер дә элекке прокурорга охшамаган иде ул... Бүлмәсе генә караңгы, тәрәзәләре кечкенә, стеналары тузанлы... Әллә тәмәке төтене сеңгән инде? — Утырыгыз, утырыгыз! «Тәмле телле булып кылана!» Шулай да утырды кыз... — Ягез, мин сезне тыңлыйм! Ачуы чыкты кызның! Тыңлыйм, имеш... Колак артыңа карандаш кыстырып, беләк юанлыгы папиросыңны чыгар! Теге кардәшең кебек... Син акыллы икәнсең, кешенең йөзенә бер карап ал да, барын да аңла. Сине бит шуның өчен утыртканнар, белсен, өйрәнсен, сизсен дип. Сүзләр көтәсеңме? Таянычың шул гынамы? Ә син туп-туры кара да төшен: бу кешегә ярдәм кирәк, әйбәт кеше ич бу, безнең кеше... Тугры кеше... Колагыңны салып тыңла да, аның йөрәк авазын ишет!., «йөрәк авазларын тыңлау» дигән фән бар идеме сезнең институтта? Аны да укымагач биш ел буе ник селкенеп йөрдең син? Фәлән параграфлы кодексны ятлапмы?.. Артистлар ай саен яңа роль ятлыйлар, диләр... Сүзләр сорыйсыңмы? Җөмләләр... Фигыльләр... Туры тәмамлык... Кыек тәмамлык, кыек килеш. Туры тәмамлык белән дә кыек сүзләр әйтеп була... Нәрсә ул сүз? Тфү, теш казнаңны селкетсәң, сөяксез телеңне кыймылдатсаң, иреннәреңне мыймылдатсаң өрелә дә чыга ул!.. Көнбагыш кабыгы кебек: яртысы ак, яртысы кара... Сиңа ниндиләре кирәк? Син кешенең йөрәген яулап алырга тырыш, йөрәген, ишетәсеңме, прокурор?!. Син миңа таушалып беткән, жансыз «тыңлыйм»нарыңны әйтмә! Бер минут эчендә әллә ниләр уйлап бетерде кыз. Прокурор тын да алмыйча кызыксынып аның бер агаруын, бер кызаруын күзәтеп тора иде. Ул ике кулын да сузып, аңа көч бирергә теләп: — Сез мине күрергә телим дигәнсез. Ягез, каушамагыз!—диде. Нигә каушасын ул? Унөч яшьтән үз ипиен үзе эшләп ашаган кеше каушап торсынмы?.. Юк, юк, менә шулай аякларны идәнгә нык итеп терәргә, гәүдәне турайтырга, бәбәкләрне бәчрәйтергә һәм... Уф... Бигрәк бәләкәй бу бүлмәнең тәрәзәләре... Тычкан тешләре кебек тезелешеп торалар... — Мин... Гәрәй абый хакында... Гәрәй Шамин турында сөйләшергә килгән идем... — Шулаймы? — диде прокурор, кинәт ачылып. — Жалоба белән килдегез инде алайса? К.ыз моңарчы күрсәтергә оялып утырган кулларын чыгарып тезләре өстенә таянды һәм алгарак иелеп: — Бу йортка жалоба белән генә йөриләрме әллә?—дип кычкырды. — Юк, мин алай димәдем... — Йөриләрдер, әлбәттә! Тик иң элек килгән кешенең үзен карарга кирәк... Нигә йөри ул монда? Нигә килгән?.. Семенчук беренче булып чапкандыр инде!.. Француз кебек кулларын кесәсенә тыгып, көне буе эшссзлектән сызгырып йөргәндер дә, кая әле, барып бутап кайтыйм әле, дип киткәндер... Селлин-селлии килә, бугай!.. — Нигә француз кебек? —дип сорады прокурор, елмаюын яшереп. — Анысын белмим! Иртәдән кичкә кадәр трай тибеп йөргәнгә кушамат такканнардыр... Адаев та язмый калмас... Барысы да грамотный- лар... Кәгазь очсыз, карандаш бер тиен генә. Ал да яз гына. Инстру- менталкада көне-төне эчеп яткан өчен кудылармы үзен? Кудылар!.. Шулар зарланадыр... Мин бит төзелешнең беренче көннәреннән монда. Утырып кына җыламый идек! Барын урлыйлар, ташыйлар иде. Шамин килгәч кадак та санаулы. Күзе үткен аның. Кызып киткәч шактый нәрсәләрне актарды Гәүһәрия... — Бу кешеләр өстеннән дәгъва белән килгән икән, аларга җәза сорый дип уйламагыз... Үзебез дә боргычларбыз аларны, Шамин да кирәкләрең бирер. Семенчукларга гына көч житәрлек! Прокурор аны бүлдермичә генә тыңлады. Суз арасында ниндидер каты тышлы кәгазьләрне ачып карады. Сызып, билгеләп куйды... — Ә сез кем соң? Шаминга нинди мөнәсәбәтегез бар? -Минме? — дип гаҗәпләнеп сорады кыз. — Гәүһәрия Курамшина мин. — Курамшина? Әтиегез Гариф Курамшинмы? — Әйе. Нигә аңа исегез китте? — Әтиегезнең реабилитация эшен мин алып барган идем... Яхшы кеше булган ул, гадел кеше! — Сез? — Нигә аңа исегез китте? — диде прокурор, көлеп. — Китсә дә гажәп түгел... — Шаминның кеме буласыз соң сез? — Бергә эшлибез... Әллә шул җитмиме? — Ул сезнең монда килүегезне беләме? — Каян белсен! — дип ачуланды Гәүһәрия. — Сиздерә күрмәгез. Гомер гафу итмәс... Сүз Шамиинан төзелешкә күчте, төзелештән тагын аңа сикерде... Кыз тагын бер мәртәбә Гәрәйгә әйтмәүләрен үтенде. Прокурор серне сакларга вәгъдә биреп аны озатты... Күп кешеләрне очратты моңарчы ул! Яшь булса да алтынчы елын прокуратурада эшли иде инде. Шактый язмышлар белән танышырга туры килде аңа... Кызганычка каршы, мондый кешеләр белән сирәгрәк очрашырга туры килә прокурорга... Мондый очрашулар аның күңеле өчен бик рәхәт икән... Ул шуның рәхәтеннән аерыла алмыйча беркавым башкаларны чакырмыйча ялгызы гына утырып торды. Тәрәзәләрнең нәни икәнлегенә ул үзе дә сукрана иде. Гәүһәрия чыгып киткәч бүлмә яктырып, киңәеп калган төсле булды. Ул урыныннан торып, тәрәзә янына килде. Караса ап-ак кар ява. Чиста, ак кар катлавы урам сазларын, кычытканнарны, түмгәкләрне, чүп-чарларны күмеп киткән иде. Ул җиңел сулап урынына утырды һәм көндәлек эшенә чумды... 15 Гәрәйнең Туркинга ачуы килде. Иртән беренче сүзе итеп; — Сез төнәген Гәүһәрия белән сөйләшә алдыгызмы? Эштән соң сезне иөтеп тора иде, — дип сөйләнеп маташа! Әйтерсең лә, Гәүһәриядән дә кирәгрәк, мөһимрәк эш юк! Әйтерсең лә, алар төнәген бөтен участоклары белән адәм көлкесенә калмаганнар. Вакыт аз. Бүген алтынчы ноябрь—кыска көн. Иртәгә бәйрәм. Олы, зур тантана... Бүген үк бәйрәм итә башламаганнармы? Кибетләрдә аракыны кырып-себереп алып бетергәннәр, дип сөйләделәр... Бәйрәмгә алган йөкләмәне бүгенге көн хәл итә. Я җәһәннәм базына мәтәлеп, төшәчәк ул, я күккә күтәреләчәк... Насос эшләрме бүген, әллә кәҗәләнерме?.. Кырыкмаса-кырык мәшәкать арасында: «Гәүһәрияне күрдеңме?» имеш... Качмас Гәүһәрия! Төнәген күрмәсә, бүген очратыр... 4 - с Ә,- № 10. 49 50 Күзенең агы белән карады Туркпнга Гәрәй... Каравын карады, үзе берәнсәрәнләп тә, төркемләп тә килүче эшчеләр арасыннан аны эзләде... Тегендә таш баганалар арасында талпынып озатып калган иде бит ул... Бәйрәмгә бүген үк керешкәннәре күренмәде әле. Хәтта төнге каравылчы Шәнгәрәй абзый да, бүрек колакчыннарын селкетеп, бик егетләрчә, насос тирәсендә әйләнгәли. Нигә кайтып китми инде ул? Кәмит итәләрме әллә?.. Гәрәй кызларның берсеннән: — Гәүһәрия кайда? — дип сорамыйча түзә алмады. Тавышын тупас, дорфа итәргә теләгән иде ул. Бригадир башы белән эт сугарып йөриме ул, дип ачуланганын сиздерергә уйлаган иде. һич тә көтмәгәндә юксынып, моңаеп сорады да куйды... — Хәзер килеп житә. Семенчукны күргәч, җәһәт кенә икенче якка борылды Гәрәй: болан да кырку ашка тагын бер кашык тоз!.. Менә барысы да урынында. Бетон төяп өч машина килеп җитте. Егетләр, вибраторларын кочаклап, эстакада өстендә саклап торалар. Насос өстенә Туркин белән бер яшь егет менеп бастылар. Беренче чүмечне Туркин күтәрәчәк!.. Ниһаять, тоташтырдылар! Насосның терсәге хәрәкәткә килде, кыяркыймас кына бер-ике талпынды да тигез ритм белән арлы-бирле йөри башлады. Бара! Туркин ипләп кенә чүмечне күтәртә башлады. Эшли! Чүмечне кире төшереп шоферларга кул болгады. Беренче машина зәһәр чыелдап әрҗәсен күтәртә дә иде инде. Шыбырдап бетон коелды. Кызлар әрҗәне дәррәү генә чистартып та алдылар... Чүмеч җай гына кузгалды, менеп җитте һәм бетонын бушатып сак кына тәгәрәп төшеп тә утырды. Семен Михайлович катлаулы операция ясаучы хирург кебек җитди һәм сак иде. Иртәдән бирле учыннан чуер ташларын ычкындырмаган Гәрәй беренче тапкыр җиңел сулады. Семенчукның мактанычы скип эшли дигән сүз. Эш насосның үзендә калды. Бетонны бетоноводка кудыра башладылар. Утыз биш метрлы юан труба сызланып, тавышланып алды. Аннан соң чак кына дерелдәргә кереште. Эстакада да аңа ияреп калтырый иде. Бүрәнә җекләре бер- берсе белән чыелдап үбешә-үбешә урыннарына ныграк берегә бардылар. Сызгырып, чыжылдап труба стеналарын таш белән тукмый-кый- ный бетон китте. Аргы очта торучы егетләр талпынып, акырып җибәрделәр. Моңарчы жансыз авызын ачып тик яткан труба улакка бер өем бетон төкерде. Төкерде дә ыжгырып тик тора башлады. Ул арада Туркин кызып-кызып икенче машинаны күтәртте, өченчене... Насос пыр туздырып бетонны трубалар буйлап эшерә иде. Китте бетон, китте бетон!.. Труба бетонны читкә ыргытмасын, махсус тимер улакларга гына төшерсен өчен аның авызын алдан ук хәстәрләгән брезент белән томалап куйдылар. Хәзер ул, бетонны төкергәндә, брезентны төрле якка чайкый, селкетә иде. Бетончылар вибраторларын сөйрәп аска сикерделәр. Көрәкләр хәрәкәткә килде. Тирә-як тавыш, кычкырыш һәм моңарчы монда ишетелмәгән ят авазлар белән тулды. -— Китте!.. — Болай булгач бара! — Салихов, даешь бетон!.. Насос бетонны шундый көч белән куа, тимерләр белән эстакадага беркетелгән труба богауларын җимереп ташлап, аста кайнашкан егетләр янына сикереп төшәргә ыргыла иде. ’’ 51 Машиналар бер-бер артлы килеп кенә торалар. Чожт иттереп әрҗәдән бетон шыбырдаганы ишетелә дә, скип дүрт тәгәрмәченә утырып, күңелле генә мыгырдап, өскә менә башлый. Менә, менә дә капланып насос авызына бетонын бушата. Өстәге егетнең авызы ерык! Ул бүген эшнең кендеге! Шамин булып Шамил мактады аны бүген. Кемне мактаганы бар начальникның? Баш бармагын күрсәтте... Барысының да йөзе кып-кызыл, көннең салкыная баруы да, иртән ара-тирә генә япа-ялгыз очып килгән кар бөртекләренең инде мулла- пып, илгәзәкләнеп төрле яктай бөтерелгәләүләре дә кешеләрнең кәефен тырный алмын, киресенчә, кичәге кайгы-хәсрәтне бүгенгенең шатлык тушы каплап китә иде. Семенчук кына уртак шатлыкка кушылмыйсыман. Ул бер генә минутка да үзенең тезелеш районының баш механигы икәнлеген онытмый. Туп-туры катып, папиросын бармак очлары белән генә эләктереп, сүзләрен теш арасыннан чыгарып кына кукраеп йөри. Туркин белән Корякинга Семенчук белән Гәрәйнең тату гына янәшә карап торулары сәер кебек күренә ахры, алар борылып карап көлешәләр... Туркин гына көннең үзгәрә баруын сизенә һәм Корякинга кар бөртекләрен күрсәтеп: — Көне генә суытмасын, кара, ничек тузгын! — дип әйтеп ала... Моны ишетеп калган Гәрәйнең Туркннга тагын ачуы чыга. Куанганда тулаем куанырга кирәк! Ярым-йорты хисләр нигә алар? Шәп барамы? Шәп! Куан авызың ертылганчы!.. Шулай да каты орынып Туркннга бер суз дә әйтми ул, •инструменталкага белешергә генә җибәрә: салам маталарны әзерләгәннәрме, китергәннәрме? Суытып җибәрсә бер катка бетонны капларга, сакларга кирәк булачак... Төтен суыру трубасының нигезе бүген әзер булачак! Инде аскы өлешне бетереп киләләр, бетоноводның бер звеносын сүтеп һөҗүмне яп стеналарга күчерергә кирәк булачак. Гәрәй Корякинга шуны әйтергә генә уйлаган иде, тирә-якта нидер булды... Барысы да дәррәү акырып җибәрделәр. Бетон тутырып салмак кына өскә йөзеп менеп барган скип, насос янында тамаша кылып торган шоферларны һәм ачык авызларны сыек бетон белән коендыра-коендыра, яшен ташыдай җиргә атылып төште. Тимерләр ышкылып чикылдаштылар, скип тагылган корыч трос өзелеп елан төсле бөтерелеп бәргәләнде... Скнпның бер якка каерылган рельсларын күргәч Гәрәйнең исенә килгән беренче уе шу'л булды: «Менә, прокурорга тагын бер материал!» Гәүһәрия нәкъ әнә шул кыямәт вакытка туры китереп кенә кайтты. Ул иренен тешләп бер кырыйда басып торган Корякинга ябышып: — Тагын ниләр генә булып бетте инде? — дип инәлде. Аңа берәү дә эндәшмәде. Рельслар ябыштырганда авырлык үзәге дөрес бирелмәгән булып чыкты. Шуңа күрә скип бер яктагы рельсны каерып чыгарган иде... Җанланып кына килгән эш өзелде. Терелеп кенә килгән эшчеләр сурайдылар. Яз-жән булса ул кадәр әрнемәс тә иде Гәрәй. Монда Кыш бабаң менә киләм, менә киләм дип кар чәчеп янап торганда, эш планнарың атналык, айлык итеп түгел, көнлек, ярты көнлек итеп төзегәндә шушындый хурлык... Иртәгә бәйрәм дигәндә шушы кадәр адәм көлкесе... Бәйрәм алдыннан алган тантаналы йөкләмәң булганда... Егет сүзе —тимер казык, төтен суыргычның фундаменты бәйрәмгә көлеп торыр дип күкрәк какканны бөтен кеше белгәндә... Машина ватык. Көй ямьсез. Планнар җимерелгән. Язмышың прокурор өстәлендә... Менә сиңа көрәш! Менә сиңа җиңеш!.. Бетончылар котлованнан өскә менделәр. Әле генә терсәкләре белән тырышып-тырышыһ утырган насос акрын гына суына иде... Аңа кунган кар бөртекләре эремиләр хәзер... — Эшли икән үзе эшләсә! — диде кемдер, насосны сыйпап. Бу сүзләрдән кинәт айныды Гәрәй, борылып карады. — Семенчук кайда? — Китте,— диде аңа Гәүһәрия. — Кая китте? — Тегендә таба. — Ә син кайда йөрисең? Нигә эшкә вакытында чыкмадың? — Соңгарак калдым. — Барыгызны да чыбыркылап, каулап торырга кирәк! Яхшы сүз сезгә төс түгел. Нигә җыелдыгыз әле монда? Аю биетәләрме әллә? Вето новодта бетон катырырга телисезме? Участок начальнигының байтактан болай тузгыганы, тугарылганы юк иде. — Гәрәй Гыйльманович, алар гаепле түгел бит. Кызма юкка. Аһа, бу Корякин һаман акыл өйрәтеп маташамы?! — Ә кем гаепле? Минме? Минем өскә барын да өяргә ярата башладыгыз әле сез!.. Ак этнекен дә, кара этнекен дә миңа!.. Шәңгәрәй кайтып китмәгән икән әле, конторадан чыгып кычкырды. •— Заводтан шалтыраттылар. Тагын күпме бетон аласыз диләр... Гәрәй теш арасыннан гына сүгенде. — Хәзер үк бетоноводны сүтегез, чистартыгыз, юыгыз. Ялтырап торсын. Аннан соң өйгә... Куанып ачкан авызны елап ябарга туры килә... Эшчеләр, Корякин белән Гәрәйнең, талаша башлавын күреп, таралыштылар, трубаны сүтә, чистарта башладылар. Гәрәй кызган саен Корякин тынычлана бара иде. Бетоноводны сүтеп, юып бетерүгә, ябалак кар төшә башлады. Әле генә бетонлаган фундаментны салам маталар белән төреп, каплап куйдылар. Өстән кабыклар белән томаладылар. Ул арада насос янындагы фаҗиганы, җимерек детальләрне кар каплап китте. Гәрәй кайтырга әзерләнгәндә генә үзе янында шат, күтәренке бер тавыш ишетте: — Балыкчы, саумы! Караса: Вадим. Спай гына кыска пальто кигән, башында озын йонлы йомшак папаха. Авызын колакларына җиткереп ыржаеп тора. — Нигә шаккаттың? Танымыйсыңмы әллә? Сагындым үзеңне... Көнен белеп кенә килдем бит... Патшалыгыңны күрсәтәсеңме? — Күреге юк бит, — дип Гәрәй аңа кулын бирде. Вадим аның кулларын эләктереп алып кыса, селкә башлады: — Ничек, Зәйдән канәгатьме? — Ярыйсы,—дип мыгырданды Гәрәй. — Нефть табып бирәм әле мин сезгә, нефть! Аннан соң күрерсез! Гөлбакча итәм мин Зәй буйларын... Вадим Гәрәйнең кырыслыгын бөтенләй күрми, ул башыннан аягы- нача чумып, үз шатлыгында йөзә иде. — Я, сайра, эшләрең ничек бара? — Тукталды. Әнә насос ватылды. — Ватылды? Әйтәм, балтаң суга төшкән! Ватылса, төзәтерсез! Нигә аңа кайгырырга? Дөнья матур, яшәү күңелле... Яна килгән кунакны Корякин бик кызыксынып карап тора иде. Гәрәйнең кашлары кыймыл-кыймыл килә башлагач, ул аны бер яккарак дәште: — Әйдәгез, Гәрәй Гыйльмановичиың патшалыгын үзем күрсәтәм. Аның әз генә эшләре бар әле. — Сез кем соң? — Корякин мин. Василий. <52 53 Әйдә алайса, кадерле Корякин! Василий дустым, киттек. Әйләнеп килик. Бу нәрсә? Нигә монда моны өйдегез? Генераторлар шушында буламы? Кайчан куясыз аларны?.. Василий көлеп җибәрде. Вадим телен шартлатып Гәрәйгә карап алды: — Ә мин бәйрәмне бергә уздырырбыз дип килгән идем тагын! — Үпкәләмә, Вадим... Башка вакытта инде. Бүген көне түгел... Вадим мәсьәләне туп-турыдан сыпыртса да, Гәрәй аны үзләренә чакырмады. Үзен үзе яратмаган чагында ничек кеше көе көйлисең?! Бер чакырылыр әле, Вадим егет кеше... Аңлар... Ул конторага керде, ары-бире каранды. Кем беләкдер сүз алышырга, азрак тынычланырга кирәк иде. Тагын котлован янына чыкты. Инструменталка ягыннан кызлар белән Гәүһәрия килә иде. — Кайтасызмы инде, Гәүһәрия? — Кайтып барыш... — Мине дә ияртәсезме? — Әйдәгез... Кызлар, аңлаган кыяфәт белән бер-берсенә карашып, алгарак үттеләр. Гәрәй белән Гәүһәрия арттарак калды. Икесе дә байтак сүзсез бардылар. — Кайгырмагыз инде шул насос өчен! — Насос чүп... — Шулай булгач... — Артымнан көлеп, сызгырып каласыларын белгәнгә генә эчем поша. «Менә теге Шамин инде, зур күтәреп ора алмый калган начальник!..» Дошманнарны шатландырдым... Гәрәй эре-эре атлый, кызларны куып җитеп тә Ииләләр... Сөйләшәсе, аңлашасы иде бит... — Нинди дошманнарыгыз булсын сезнең? — Алары җитәрлек... Менә дуслар гына... — Дусларыгыз да күп инде... — Кайда алар? — Нигә, тирә-ягыгызга әйләнеп карагыз әле... Гәүһәрия берәм-берәм санап китте. Кыз санаган саен, Гәрәйнең йөзенә мыскыллау ачыграк чыкты. — Юк, Гәүһәрия, дуслыкка ышанмыйм мин. Кешеләрнең мөнәсәбәтен дөрес үлчәми ул сүз. — Ә мин? — дип сорады кыз шыпырт кына. — Нәрсә «мин»? — Дусмы, дошманмы сезнеңчә? Гәрәй җавап бирергә ашыкмады. Ул бераз гына аптырашта калган иде. Кыз кайнарланып тагын кабатлады: — Мин кем сезнеңчә? Дусмы, дошманмы? — Тормыш белән әле яңа гына очрашып маташкан, борынын канатырга өлгермәгән яшь кеше син, Гәүһәрия. Синең кебек чакта дуслыкка мин дә ышана идем... — Дусларсыз кыендыр ул... — Кыен, — дип көлемсерәде Гәрәй. Кыз аның сүзенең асылын аңламады, көлемсерәвен үзенчә кабул итте: — Сез көчле, Гәрәй абый... Барысын да җиңәрсез. Прокурор да, беркем дә сезгә комачаулый алмас. Тагын суз сез бардылар. Нигә дәшми инде бу Гәрәй? Әһә, сүзе бетмәгән икән әле: — Күпләр минем абынганымны көтеп торалар. Бик күпләр... Кайберәүләрнең тамагына сөяк-булып кадалдым ахры... Аннары, гомумән, кеше баласына усаллык хас аңа, гайбәт хас... Дуслык дигәннең астын 54 да ялаганлык кына ята... Үзең күрәсең, участокта эш чатанлап кына кыймылдый... Бар гаеп-кыекны тырышып-тырмашып минем өскә өяләр. Скип та минем җилкәгә төшәчәк... Гәүһәрия бик тырышып киресең ышандырырга маташса да, Гәрәйнең сизенүләре дөрескә чыкты: скипиы онытмадылар. Төзелешнең шук кешеләре Семеичукка — өлкән скип, Шампнга кече скип дигән кушамат тактылар... Ул боларның барын да бик авыр кичерде... 16 Василий эчке бер ышаныч белән бәйрәмне Гәрәйләрдә үткәрермен дип йөри иде. Сирәк-мирәк талашкалап алсалар да, дуслар лч алар! Бергә эшлиләр, бергә борчылалар, сөенечләре дә, көенечләре дә уртак. Әнә шул бергәлек көндәлек вак-төякләрдән өстен түгелме әллә? Әгәр Гәрәй азрак тынычрак, Василий азрак баш бпрүчәнрәк булса, алар ярашып кына эшләрләр иде. Тик Гәрәй артык чәүчәләк, Василий исә, үзен хаклы дип санаганда, дөреслекнең очына чыгарга ярата... Вадимның кунакка килергә теләген Гәрәйнең сүрән генә тыңлавын күреп торган Василий үз уеның барып чыкмавын аңлады. Ул Вадимны үзенә чакырып карады: — Хатын читтә, кыз әбиләрендә. Япа-ялгызым! Бергәләп утырыйк булмаса. Вадим көлемсерәп башын какты: — Монда белешләр дөнья минем!.. Тик нигәдер шушы җен янында утырасым килгән иде. Яратып калдым мин аны... Ни булган аңа? — Белмим, — дигән булды Василий... Алар дуслашып, бер-берсен онытмаска сүз куешып хушлаштылар. Вадимның соравына тиз генә җавап тапмады Василий. Четрекле сорау бирде шул ул. Василий чыннан да Гәрәйне ниндирәк корт чагуын төшенмичә калды... Нидер булган аңа... Насос кына түгел... Прокурор янында башлангандыр бу күңелсезлек... Без белмәгән берәр яшертен эше бармы? Ярдәм кирәкме аңа? Кайтып барышлый ул азык-төлек кибетенә керде. Биш-ун минут чират торып бик һәйбәт симез үрдәк сатып алды. Кайтып сызгыра-сыз- гыра чишенде, үрдәкне кат-кат юып чистартты, иренмичә шырпы яндырып төкләрен өтте. Кастрюль төбенә аз гына су салып пешерергә утыртты. Азрак йомшый башлагач та үрдәкне судан алып бик шәпләп кыздырырга иде аның исәбе. Кухняда эше беткәч, олы якка ут кабызды, өстәлгә чиста ашъяулык җәйде. Тагын нинди эшләр калды икән дип сызгырынып бөеренә таянып торды да комод өстеннән алып кызының һәм хатынының фотосын өстәлгә урнаштырды. Үзе шуларга каршы гына диванга менде, аякларын бөкләп утырды һәм китабын ачты... Үрдәк пешкәнче азрак укырга да була. Аннан соң менә дигән бәйрәм сые булачак... Бүлмә җылы. Яп-якты. Тып-тын. Китап кыштырдаганы да олы тавыш булып яңгырый. Ул әледән-әле башын күтәреп кызына һәм хатынына карап ала, борын яфракларын киереп тәмле исне исни. Утыра торгач, аның аяклары ойый башлады. Ул китабын бер якка куеп аякларын сузып җибәрде, кулларын җәеп кат-кат киерелде һәм рәхәтлектән күзләрен йомды... йомшак диван аны талгын гына тибрәтте, аның арыган тәненә йокы үтеп кереп, нервларны берәм-берәм сүндереп йөрде. Контрольгә куелган нервлар да бирештеләр: ул йокыга ук китте... Ноябрь җиле кара күк буйлап болытлар ташыды. Болытлар алама, ямьсез канатларына төяп әле яңгыр тамчылары, әле кар бөртекләре 55 алып килделәр. Ноябрь төне дә, бәйрәм итәргә теләп, урамнарда су катыш кар ярмасы бутап ботка пешерде. Соңга таба кар җиңде... Василий боларның берсен дә сизмәде. Аңа бер-бер артлы матур төшләр керә торды... Имеш, әнисе учакта, өчаяк өстендә үрдәк кыздыра икән. Василий тәмле генә бер калҗаны эләктерергә чамалап үрелеп карый, буе җитми. Әнисе карап тора, үзе шырык-шырык көлә: «Буең бигрәк бәләкәй шул, улым!» ди икән... Василий: «Мин зур үстем инде, әни!» — дип кычкырырга торганда гына, әнкәсе пешекче Катя апага әйләнде. Шул Катя апа бит инде детдомда чакта Василийның туган көнендә ярма ташы хәтле алма бәлеше пешергән иде... Алма бәлеше ясады, ә үрдәкне кызгана, бирми... Бәйрәм бит бүген, Катя апа, бер калҗадан ни булган?! Уянгач та озак кына елмаеп ятты Василий... Төшендә дә үрдәк белән саташып яткан иде, өнендә дә шул ис аңкый түгелме? Шунда гына аның хәтеренә утта утырган кастрюль килеп төште... Кухняга чабып барып, капкачын ачып карагач, ул рәхәтләнеп көлеп җибәрде... Кып-кызыл кастрюль төбендә уч төбе кадәр генә көйгән, күмергә әйләнгән кара нәмәрсәкәй ята иде... Бөтен җир: кухня, коридор үрдәк исе белән ысланганнар. Василий сәгатькә карады. Нәрсә, туктаганмы әллә? Ун сәгатьтән артыграк, йокламас бит ул! Тәрәзә пәрдәсен ачкач, ул ирексездән күзен йомды: бөтен дөнья ап-ак иде. Кыш килгән! Менә бусы шәп булган! Гадәттә, төзүчеләр кышны өнәп бетермиләр. Василий да төзүче буларак аны яратмый. Әмма җирдә әле беркем дә таптарга өлгермәгән ак келәм ятканда, яисә бугазларны куырып, тәнне җиңеләйтә торган суыкларда курыккан песи койрыгы кебек туп-туры күккә үрләгән төтен баганаларын күргәндә ничек куанмыйсың? Дөнья .мәшәкатьләрен уйлап кына яшәп буламы? Кыш шәп! Шул шәплекне тулаем тойганда ничек сөенмисең!.. Ул кабаланып кием шкафын ачты. Хатынының шым гына эленеп торган күлмәкләрен күргәч, шкафны ник ачканын да онытып, беркавым басыл торды. Салкын гына чыжтырдаган күлмәкләрне кочагына тутырып яңагына куеп торды, һәм шул минутта бүлмәдә ялгыз гына калырга ярамаганлыгын сизенде. Ялгызлык — кешенең дошманы! Ул тиз-тиз киенде, кухняга чыгып тагын бер мәртәбә газны тикшерде. Газны ба- лоннар белән квартира саен таратып йөриләр иде... Баскычтан йөгереп диярлек төште ул. Көн шактый салкын кебек тоелса да, яңгыр катыш яуган кар епшек иде. Йорт артыннан күлмәкчән ике малай йөгереп чыкты.. Алар туктаусыз көлешәләр һәм бер-бер- сен йомарламйомарлам кар белән төешәләр иде. Василий да иелеп кар учлады һәм малайларга ыргытты. Тегеләр шунда ук һөҗүмнең юнәлешен үзгәрттеләр: уртак дошман аларны берләштерде. Алмаш- тилмәш ыргытып алар Василийны кар белән күмеп ташладылар. Менә өске катта бер форточка ачылды һәм матур тавыш: — Валерий, кер, балам! Салкын тидерәсең, — дип кычкырды. Олырак малай — Валерий күндәм генә башын селкеде һәм соңгы тапкыр карый ыргытып, чабып кереп тә китте. Кече малай: — Абый китмә, хәзер чыга ул, — дип ялынды. Күлмәкчән малайның ябык иңбашларына карап, Василий: — Спи дә кер, туңасың нч. Күлмәгең юпь-юеш, — диде. Малайга кисәтү ошамады: — Мин синең улың түгел лә, нигә кайгырасың?диде ул калын тавыш белән. Аның кыяфәте шулкадәр җитди иде. Василий көлми чыдый алмады. Җыерылган кашлары, иреннәре кемне хәтерләтте соң бу малайның?! Гәрәйне бит... Алып килеп үзенә күрсәтергә кирәк әле... һәм шул минутта ул Гәрәйләргә барырга карар итте... 56 Чакырмаса ни. Чакырганда гына йөрергә, кодалармы әллә алар? Дуслар бит!.. Гәрәй йокыдан икеле-микеле кәеф белән уянды. Әйбәт дип тә булмый аны, начар дпп зарланырлык та түгел. Ул кроватьны дер селкетеп киерелеп, тураеп алды. Ишек ачылды. Ишектә Лираның балалары: биш яшьлек Алсу белән өч яшьлек Илдус. Әбиләре аларның икесен берьюлы кочаклап ишекне япты: — Тс-с, шаулап йөрмәгез... Гәрәй абыегыз авырып тора. Авырып? Нигә алан диде әле әнисе? Төнәген кич беркая да бармаган өченме?.. Юк, улын, авырмый синең, ана! Кара әле, беләкләре нинди нык аның, күкрәге калкан кебек, бот мускуллары тартылып уйнап тора... Шушы сихәт тәненең кайсы почмагынадыр урнашкан җаны гына тынычсыз... Лира балалары. Ятимнәр... Әтиләре бәйрәм .белән котлап телеграмма да сукмады. Нинди әшәке бәндәләр бар әле арада!.. Гәрәй белән бер заманда туып, бер һава сулап үскән кеше... Өч кешене ятим итәргә дә өлгергән... Сугыш, афәт ятимнәре түгел, күңел ятимнәре... Газеталарның дүртенче битен ачып карарлык түгел. Яхшы кешеләрне үртәгән кебек аерылышу турындагы белдерүләр язалар. Ни өчен? Кемнән көләсез сез, кешеләр? Утырып еларга кирәк урында, көлешеп ятасыз! Менә бу кешеләр кырык ел бергә гомер сөрделәр, алты бала үстерделәр дип гыйбрәт бирәсе урынга,'аерылышкан сөрхәнтәйләрнең данын таратып газеталарга басабыз!.. * Балалар әбиләрен санламадылар. Тагын ишекне ачтылар, көлүләрен чак тыеп үрелеп-үрелеп карал тордылар да Гәрәйнең елмаюын күргәч чыдамнары бетте: кычкырып көлеп абыйларының кочагына атылдылар. Ул ал арга сырлы уенчык чаналар тоттырды; — Сезгә бәйрәм бүләге. Талашмыйча гына уйнагыз. Кичтән алар йоклаганнар иде, абыйларының чана ясаганын күрми калганнар иде. Хәзер сөенешеп чыкылдаша башладылар: ■ — А, минеке матуррак, — диде малай. — Матур,—дип иреннәрен күпертте кыз, — беләсең... — Матуррак, — дип идәнгә тнпте малай киреләнеп. Гәрәй икесенең, дә чаналарын тартып алды һәм алыштырып бирде: — Икегезнеке дә бик матур. Кыз бүләкне күрсәтеп мактанырга әбисе янына чапты. Гәрәй малайның җитү чәчен сыйпый-сыйпый аны үз янына утыртты.. — Ә бу чанага нәрсә җигәбез? — дип сорады малай. — Чикерткә. — Ә аны каян тотабыз? — Болыннан. — Әйдә, хәзер үк чыгыйк та тотыйк. — Чикерткә җәй көне генә була бит. Илдус турсаеп уйга батты һәм кыенлык белән булса да абыйсының шаяртуын аңлады: — Җәй көне кар булмый бит! Чананы кайда шудырырбыз? — Холодильникта. — Ә холодильник кайда? — Кибеттә. — Кайсы кибеттә? Гәрәй рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Чана шома, тәрәзә төбендә дә бик шәп шуа икән. Кызганыч, чикерткә генә юк! Уйнап аргач, малай тагын сораштыра башлады: — Әби безле синең янга кертми. Син чирләдеңмени? — Чирләмәдем. 57 — Кайсы төшең авырта соң синең? Ни дип җавап бирергә инде сиңа, тынгысыз җан?! Ни беләсең әле син?., һәм Гәрәй балага, җитди итеп, олылар белән сөйләшкән төсле җавап бирде: — Чирләмәдем мин, бер начар эшкә генә юлыктым. Малай чыраен сытты: — Син аракы эчтеңме? Кичә бабай да эчте. — Шайтаннар эчсен аны аракыны! Эчсен дә эче күпсен! Илдус үзенең кадерле абзасының нинди начарлык эшләвен күз алдына китерә алмый иде. — Син аягыңны суга чылатып кайткансыңдыр әле? — диде ул кинәт ачылып. — Аяклар да коры иде... — Алайса син әбигә әйтмичә генә шикәр ашадыңмы? Малай белгән әшәке эшләр бетте. Ул аптырап абыйсының кулларыннан тотып алды: — Таптым! Син безнең ишек алдындагы теге Витя кебек берәрсе- нен күлмәгенә пычрак чәчрәттеңме? — Менә, менә, — диде Гәрәй малайның ияк астын кытыклап,— чәчрәттем шул... Тик үземә дә эләкте... — Әби юып куйды инде, — диде малай. — Нәрсәне? — Чалбарыңны. Пычрак чәчрәттем дисең бит. Шул чакта ишек ачылды һәм балкып әнисе килеп керде: — Гәрәй, күрче, улым, безгә кем килде! Әнисенең тавышы аерата мөлаем бүген, кечелекле... — Кем? — диде Гәрәй, малайны идәнгә бастырып. Дөп-дөп басып Василий килеп керде. Ул, Гәрәйнең әле ятактан тормавына игътибар да итмәстән, авызын ерып якын ук килде һәм аның шәрә иңбашына шап иттереп берне кундырды: — Бәйрәмнәр котлы булсын! Елмайды Гәрәй, йөзе ачылып, чибәрләнеп китте: — Уртасында бул! — Кунакка килдем. Куып чыгармыйсыңмы? — Рәхим ит! Син дә килмәсәң инде... Утырып җибәр! Гәрәй торып чалбарын киде, урындыкны Василийга таба этәрде. — Озак йоклагансың син. — Соң яткан идем. Бала-чагаларга вак-төяк ясаштырып утырдым. — Килеп чыктым әле менә. Пластинкалар күп бит синең. Берәрсен уйнатып җибәрерсең. Моңлырагын, ә? — Кыяфәтеңә караганда, син бер дә моң эзләгәнгә охшамыйсың. — Гәрәй абый чирләгән лә ул, аңа шау-шу ярамый, — дип сүзгә катышты малай. — Син бар, уйна. Олылар янында чуалма. Гәрәй нидәндер шикләнде ахры, борынын сузып иснәнеп торды. — Юк әле, юк, — дип авызын ерды Василий. — Авызга тигәне юк. Кыстасаң берәр йөз грамм салырга каршы түгел. — Тигән булса да зыян юк. Бәйрәм бит! Гәрәй ялт итеп урынын җыештырып куйды, уңайдан гына чүгәләп, сикергәләп гимнастика да ясап алды. Василий өстәлдә яткан китапны актарып утыра иде. Күтәрелеп карады: — Прокурор абзый ни дип снне юксынган? — Тс-с! — дип йодрык күрсәтте Гәрәй ишеккә ымлап. Аның чырае кинәт караңгыланды. — Син нәрсә, Василий Дмитриевич? Монда килеп -58 әтн-әнинең котын очырмакчы буласыңмы? Алар болан да минем өчен кан калтырап торалар... Өйләнмәгән егет! Болан гына, сүз арасында итеп кенә сораган иде Василий. Хәзер исә гаҗәпләнеп күзләрен акайтты: Куркырлык эштер дип уйламаган идем мин! Медаль бирергә чакырмаганнар!.. Анда, егеткәем, инәдән дөя ясаучы осталар утыра. Гәрәй шаяртамы, чын сөилиме, һич аңлап булмый... — Алай ук түгелдер лә!—дип ышанмады Василий. Гәрәй, кызып, кулларын болгап күзләрендә ут уйнатты: Җыен ата ялкау, башка эшкә чыдамаган, тел болгап яшәргә генә ■өйрәнгән туң түмәрләр эшли бпт анда!.. Шәхес культы бетте дип йөргән булабыз тагын... — Алам, — дип сузды Василий. — Синең өстән материал кергәнме? Гәрәй ялт иттереп аңа карады: — Бераз бар... Син аз гына утырып тор инде,- мин битне чайкаштырып алыйм. Тиз дисә дә шактый озак юынды Гәрәй. Кергәндә бите кызарып янып тора, үзе яшәреп, матурланып киткән иде. Василий бая өзелгән сүзне ялгады: — Культ калдыгы бетмәгән дисең инде син... Дөрес ул, әй... Тиз генә котыла торган чир түгел шул. Барыбызда да аның әшәке шаукымы бар! Барыбызда да!.. Гәрәй килешмәде: — Барыбызда да дип, аның оясы шул суд, прокуратура тирәләрендә инде. Василий көлемсерәде: — Синдә юкмы аның шаукымы? — Врачлардан тикшерткәнем юк. — Әйтик, синең кайбер гадәтләреңне генә ачыклыйк... Эшчене, кешене винтик дип санау каян килә дисең?.. Теге вакытта үз карашыңны син ачык итеп әйттең ич! — Кичәгене дәвам итәргә килдеңме? — дип Гәрәй тагын йөзен чытты. Василий кычкырып көлде: — Сүз җае чыкканга гына! Бәхәсләрдән туйдым әле... Синең белән дус яшисем килә. — Белгән юк инде, — дип башын чайкады Шамин. Әңгәмә кайсы якка борылып китәр иде, билгесез, ул арада Гәрәйнең әнисе бер тәлинкә кайнар пәрәмәч кертте. Бүлмәгә шунда ук тәмле ис таралды. Пәрәмәчнең аягы җиңел булды: аның артыннан ук салкын каз ите, йорт казылыгы, тозлы кыяр һәм башка ашамлыклар өстәлгә, Стефан Цвейг китабы янына, тезелештеләр. Гәрәй китапны алып, кадерләп кенә өреп, этажеркага илтеп куйды. Өстәлдә тау булып кайнар пәрәмәч утырганда сүзгә урын каламы? Эшкә тотынырга кирәк! Кара- каршы утырдылар да Гәрәй белән Василий елмаештылар. — Ах, пәрәмәчләре! Авыздан сулар китерә, — диде Василий. — Сез аны ашап карагыз, татып. Ул бер пәрәмәчне алып капты һәм чәйни-чәйни мактый башлады: — Пәрәмәч ашап телне йотып җибәргәнче мактап калыйм әле, Бә- нат апа! Мичек болай тәмле итеп пешердегез моны? Бәнат апаның кәефе килде. Карчыгының аш-суга осталыгы белән һәрвакыт мактана торган Гыйльман абзый да бүлмәгә кереп җитте. Гәрәй аны зурлап, кыстый-кыстый түргә үк утыртты. Барысы да өстәл тирәсенә җыелышып, тәбәнәк кенә, әмма шактый юантык чәркәләргә 59 'мөлдерәмә аракы тутыргач, Василий эчке бер җылылык белән шушы кешеләргә үзендә якынлык, туганлык хисләре тойды... Гәрәй дә тәмам үзгәргән, ул ата-аиасы алдында кечелекле, тыныч һәм гаҗәеп бер дәрәҗәдә әдәпле иде. Беренче чәркә олы бәйрәм хөрмәтенә! — Килүең яхшы булган әле! —дип шатландыра Гәрәй Василийны.— Төнәген менә Вадим белән мәзәгрәк булды... — Ул үпкәчел кеше түгелсыман!.. Әле икенче чәркәләргә дә сүз җитәрлек, табын түгәрәк, ризык мул, күңелләр күтәренке, һәммәсе дә, чама белән генә кыстатып, пәрәмәчләренә дә, каз итенә дә өлгерәләр... Тыштан бәләкәй күренсә дә, чәркәләре шактый мул сыйдыра икән, икенчесе туп-туры тез буыннарына ук төшеп китте... Өченчене тутыргач, Гәрәй уен-көлке катнаштырган булып чәркәсен тәрәзә төбенә үк алып куйды: — Җитте, җитте, бусы да башка китте! — Ә мин тост әйтергә генә тора идем! — Әйт, әйт, Василий, — диде Гыйльман абзый. — Хуҗаларны кунак кыстагач... ничегрәк булыр соң ул? — Тостыңны әйтеп кара алайса!.. — Бәхетле син, Гәрәй... — Әйбәт башладың, — диде көлеп Гәрәй. — Чыннан да бәхетлемен... — Бәхетеңне үзең аңлап та бетермисеңдер әле... Әнкәң кыздырган пәрәмәчләрне ашап, әткәң белән янәшә утырып бәйрәм хөрмәтенә берне төшереп алу да безнең буын яшьләренең күбесе өчен ирешә алмаслык бәхет... Гомумән, бәхетле син! Укырга да өлгергәнсең, белемең җитәрлек. Синең урында булсам, очып кына йөрер идем мин! — Әйдә алайса, күчеп утырышыйк, — диде Гәрәй көлеп. Василий сүзен кычкырып, тантана белән әйтеп бетерде: — Мин бәхет өчен һәм кешеләргә канат, дәрт биргән, көч өстәгән дуслык өчен эчәм! Гәрәй чәркәсен кире утыртты: — Әйбәт башладың, начар тәмамладың! — Нигә? — Мин эчәрлек тост әйтә алмадың. — Бик әйбәт сүзләр әйттең, Василий. Молодец икәнсең, — диде Гыйльман абзый һәм эчеп тә җибәрде. — Мондый сүзләрдән соң аракы эчәсе килми шул... Елыйсы килә... — Кунакның кәефе китмәсен, улым, — дип өзгәләнде Бәнат апа. Эчүен аннан башка да эчтеләр, тик мәҗлес өстенә салкын күләгә төште... Корякин, картларга аны-моны сиздермәскә тырышып, мактый-мак- тый ашавында булды. Картлар, азрак утыргач, яшьләрнең үзләрен генә калдыруны кулай санап, чыгып ук киттеләр. Алар кузгалуга, Василий ашаудан туктады, чиста тастымал белән иреннәрен сөртеп урыныннан торды: — Мөгез чыгарырга яратасың син, Гәрәй! Менә шул! — Төче сүзләрдән арыдым мин, арыдым! Ялган белән яшәгәнче, авыр булса да, дөреслек белән гомер итәсем килә. — Син Туркинның иң яраткан җырын беләсеңме? — Җырларга туры килгәне юк. — Сиңа әйтмәдеме икән ул аны? Гаҗәп... Ерак Себер дә эшләп йөргәндә карт .бер башкорт өйрәткән аңа бу җырны. Тыңла: Суның кадерен чүлдән кплгон Юлчылардан сорап бел. Дусларыңның чын дуслыгын Авырлыкта сынап бел. Гәрәй дәшмәде. — Шәпме? — Нәрсәсе шәп булсын? Авырлыкта сынадым... Шуңа күрә дуслыкка ышанмыйм да. — Ничек яшәргә уйлыйсың сон син? — Элеккечә. Урамнан җыр, гармонь тавышлары килде. Василий тәрәзә янына барып карады: — Мәктәп балалары үтә. Демонстрациягә чыгарга вакыт. Әйдә, бергәләп йөрербез. — Мин соңрак... Бөтенләй үк соңга кала күрмә, Гәрәй! Сак бул... Василий өлкән хуҗалар янына чыгып аларга кат-кат рәхмәтләр әйтте. Ул урамга чыкканда, ары баштан икенче колонна килә иде. Ул җил- җил атлап, җиңеләеп, аларга каршы китте. Кулларын артына куйган Гәрәй тәрәзәдән аңа һәм шау-гөр килеп бәйрәм иткән халыкка карап тора иде... Ахыры бар