Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯШЬ ШАГЫЙРЬЛӘР ИҖАТЫ

РАВИЛЬ СЭЙФЕТДИНОВ ЭШТӘН КАЙТКАНДА ^езне хезмәт үзе табыштырып, Үзе кавыштырган, Без бергә. Фермадан гел менә, хәзергедәй. Бергә кайтсак икән гомергә. Их, Ап-ак карлар — кышкы ромашкалар, Ничек явып тора бу төндә! Әй, уйный бит, уйный шат елмаю Алсуланып янган битеңдә. Мөмкин булса, хәзер бар дөньяны Кочып алыр идең берьюлы. Күзләреңдә — җирнең мең шагыйре Әйтеп бетергесез сер тулы. Мин бәхетне күрәм, тоям: ул — син, Ул — син, минем жанлы карбикәм. Эш артыннан туган шатлыктан да Татлырак хис тагын бар микән?! ЛИРИК ЭСТАФЕТА Соң бит юри генә, болай гына Кар йомарлап аткан идең. Егет исә бер сүз эндәшмичә Бүреген салып каккан иде. Әй, син көлгән идең шырык-шырык Шул хәзерге үз иреңнән. Аннан бирле карлар күп эрегән, Үзең төсле кыз өлгергән. Бүген әнә тәрәзәдән кара Кызың кемгә кар атканын: Узган яшьлегеңне яңабаштан Матур итеп кабатлавың. 62 РӘХМАЙ ХИСМӘТУЛЛИН ИЛЕМӘ ^ин ашыгам иртәгесе көнгә, Ашыгып ла очкан кошсыман. Хезмәт көнем җимеш китермәсә, Яшәүләрем ярлы, бушсыман. Кадалсын ла пошмый карау җиргә, Мин кояшның җырын ишетәм. Шуңа да мин бары романтикны Барыр юлларыма иш итәм. Туган илем, Күңелем кырларында һәр көнеңне синең, җыр итим. Ал син минем йөрәк ялкыннарын, Планетаның бозын эретим! АЛЫП КИТ СИН, ПОЕЗД! Ерак Себергә китуче романтикларга: багышлыйм. Тынып булмый илләр иңләмәгәч, Буйламагач көрәш сахрасын. Яшәүнең бит бөтен кызыгы шунда — Матурлыкның төзү яңасын. Зур бәхет ул — сукмак салу Шунда, Кайда кеше аяк басмаган, Беркем әле кайда шатланмаган, Яна җырлар керфек ачмаган, Кайда әле беркем яратмаган, Очрашмаган ике~саф йөрәк... Алып кит син, поезд, шул җирләргә,. Алып кит син мине тизрәк! КЛАРА БУЛАТОВА 4 ФИКЕР КАРШЫЛЫГЫ '*ыр юлыннан икәү бара. Кыр юллары тип-тигез. Агрономга — егерме яшь, Завклубка — унсигез. 63 Көндезен кыз, ерак, дими, Урый басу юлларын. Кунак ашы — кара-каршы: Кич клубта — агроном. Уртак эштә уртак сүзләр Нигә генә кагылмый. Тик куп вакыт сүзләрендә Уртак фикер табылмый. Бүген тагын бәхәс бара Күк чәчәккә карата. Агроном — «терпеть не может», Кыз — аларны ярата. Завклуб хәйран аларга: — Күр, нинди гүзәлләр! — ди. Агроном юкка чыгара: — Паразит үләннәр! — ди. Кайсы хаклы? Сез кем яклы? Кырлар, хөкем итегез... Агрономга — егерме яшь, Завклубка — унсигез. ТАУНЫ САРГАН ИДЕ ИСЛЕ ҮЛӘҢ Язга илтәр кебек киткән эзләр. Тик борылып кире атлыйсы. Кайда безнең бергә үткән көннәр? —• Шунда калган жанның яртысы. Тауны сарган иде исле үлән, Чәчәк аткан иде гөлжимеш. Куакларны көртләр күмгән көннән Гөлҗимешләр эзләп йөр, имеш! Зирек, зелпеләрне ак бәс төргән, Тәлгәш каеннарны каплаган. Гөлҗимештә инде таҗлар шиңгән, Чәнечкеләр генә сакланган. Миңа һаман тауда алсу гөлләр, Яшь үләннәр исе бар төсле... Шунда безнең бергә үткән көннәр. Шунда калган җанның яртысы. КАВИ ЛАТЫЙПОВ ОВИДИЙ И рек сөйгән өчен дошманнары Овидинны читкә сөргәннәр, Таш-тау арасында илен сагынып Елый-елый үлсен, дигәннәр. ...Констанцада һәйкәл янында Румын миңа шулай сөйләде. Ә Овидий, гүя, ода укый, Күреп хәзер азат җирләрне. ФӘНИС ЯРУЛЛИН ФАКЕЛ ТӨПЛӘРЕНДӘ ҮЛӘН ҮСӘ Факел төпләрендә яшел үлән, Ә кырларда кышкы җил уйный. Янып торган факел җылысыннан Җир яшерә кышын — җир сулый. Сокланамын сезгә, үләнкәйләр, Матур сүзләр тапмыйм дәшәргә. Сез дә ахры җирне сөясездер: Көч тапкансыз кыш та яшәргә. Җирне шулай өзелеп сөйгән чакта Яшәр өчен юллар табыла. Салкыннарда җирне сөю көче Җылы факел булып кабына