Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТӘНКЫЙТЬКӘ КАРАШ

С*үз -бара тәнкыйть турында Кем аңа ничек карый: — Инде миңа, — ди Тоймасов, — Нинди булса да ярый. — Юк!—ди Хаков, каршы төшеп,— Тәнкыйть — ул кәнфит түгел. Күбрәк тисә өлешеңә, Ай-Һай, үртәлә күңел. Тәүбәҗан елмаеп куя: — Нигә сыкрансын күңел? Серенә төшенә белсәң, һич тә куркыныч түгел. Әйтик, түбәннән булса, мин Вәгъдә биреп утырам. Югарыдан эләккәндә, Тәүбә итеп котылам. Аударый: «Бар үз җаем, — ди, — һәр очракка карата...» — Тәнкыйтьне ул башкаларга Аударырга ярата. Башев әйтә: мин тәнкыйтьне Җанымнан артык күрәм. Үзе уйлый эчтән генә: % «Аннан нишләсен беләм!» БУЛА АЛМАДЫМ ТҮРӘ /Лэртфель тота белмисеңме,— Нигә булырга түрә? Үзем менә җайлар идем Барын постыма күрә. Иң әүвәле ипләп кенә, Зур бер өй салыр идем. Күрше-күлән йөрмәсен дип, Овчарка алыр идем. Шаккатар иде тирә-юнь, Гөрләтеп торыр «дем. Бакчама ак мунча салып, Дача да корыр идем. Барыр җиргә машинасы Утыртып китәр иде. Хатыным да «эһ» дигәнче Базарга җитәр иде. Хәл-әхвәл сорашып дуслар Аптыратырлар иде. Кунакка дәшеп, еш кына Шалтыратырлар иде. Чакыру билетлары биреп Концерт-мазар карарга, Дус-ишләрдән кайберәүләр Тырышыр иде ярарга. Путевка да булыр иде Курортларда йөрергә... Моның өчен, белмим, элек Кем күңелен күрергә?!