Логотип Казан Утлары
Очерк

ТИЗЛӘТЕЛГӘН АДЫМ

Коммунистик эшләп, урып-җыюда хезмәтне белеп оештырып, нинди югары нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеген сезнең мисал ачык күрсәтә. Сезнең урып-җыюны үткәрү һәм дәүләткә ашлык тапшыру йөкләмәгезне срогыннан алда үтәү тәҗрибәгезне илебезнең бүтән районнарындагы колхоз һәм сопхозларның өйрәнүләре һәм киң кулланулары би» мөһим. Н. ХРУЩЕВ (1963 елның 14 августында Ставрополь краеның «Темижбек» совхозы игенчеләренә җибәрелгән котлау хатыннан.) ыелгы ямы өч километр булган Ярәмәй өчен бу әле бик аз, әлбәттә. Яшьләр чынлап керешсәләр, көзләрен, яз көннәрендә бу эш белән чынлабрак шөгыльләнсәләр, мондагы туфракта- һәртөрле агач бик һәйбәт үсәр иде. Партия оешмасы секретаре Нурулла Хәяров яки авыл советы председателе, комсомол оешмасы комитеты секретаре Галимҗан Әмирханов моны җитди итеп көн тәртибенә куйсыннар гына, авыл халкы аны бик тиз күтәреп алыр иде. Әнә бит — табылды кешесе, Шәрифулла Басыйров кайтты да авылга, тотынды эшкә — никадәр яңа биналар җитеште. Шәрифулланың үз проекты белән салынган ферма каралтылары, башняга охшашлы түгәрәк дуңгыз абзарлары белән, борынгы крепостька охшап торалар. Моннан өч-дүрт кенә ел элек аларнын берсе дә юк иде бит әле... Кунак өенә урнашып, капкалап алабыз да «Восток-57» маркалы зур радиоалгычны борып җибәрәбез. Мәскәү Ставрополь игенчеләренең уңышлары турында сөйли. Кунаклар без генә түгел икән. Тавышка күрше бүлмәдән тагын ике кеше килеп чыкты. Болары да — журналистлар. Берсе — өлкә газетасының махсус хәбәрчесе, икенчесе — телевидениедән кинооператор. Кинооператор Юрий Григорьевич — озын буйлы, ябык гәүдәле, очкынланып торган үткен күзле, юка борынлы, нечкә иренле утыз биш-кырык яшьләрендәге кеше — колхоз тормышын ярыйсы гына белә. Сүзгә дә саран түгел. Бик тиз сөйләшеп китәбез. — Мина еш- кына колхозларга чыгып йөрергә туры килә, — ди ул, өстәлдә чәчелеп яткан шахмат фигураларын тартмага тутыра-тутыра. — Узган ел шушы вакытта, урак өстендә, иртән иртүк Казан арты авылларының берсенә килеп төштек. Якшәмбе көн иде. Көн матур, күк аяз. Төшерү өчен менә дигән. Иртән үк, күләгәләр озын чагында, төшереп калырга ашыгам. Күләгәләр бит алар картинада эффектны арттыра. Ындыр табагына юнәлдем. Капкага: «Урып-җыюны үрнәк темп белән үткәрик», — дип бик матур итеп язып куелган. Аны төшереп алам. Карасам— ындыр табагында берәү дә юк. Каравылчыдан сорыйм. Ык-мык итә, юньләп җавап бирми. Кояш инде шактый күтәрелде. Сәгатькә карыйм— сигезенче ярты. Шул вакыт капкадан җиде-сигез хатын-кыз килеп керделәр дә уртада өелеп яткан көшел өстенә утырыштылар. Аларны да төшереп алам. Инде күренеп тора: кинорепортаж урынына кинофелье- тон чыга. Бу хатын-кызлар шәһәрдән колхозга булышырга килгән тегүчеләр булып чыкты. «Ә хуҗалар үзләре кайда соң?» —дим. «Базарда кыяр- помидор саталар», — дип җавап бирәләр кызлар. Күп уйлап тормыйм» 89 машина очратып, район үзәгенә очам. Базар уртасында — машина. Кузовына язылган «Уборочная» сүзен төшереп алам. Агроном да, ындыр бригадиры, главбух та чыннан да биредә икәннәр. Менә дигән фельетон алып кайттым. Темплары чыннан да башкаларга үрнәк булып чыкты, ләкин тискәре яктан. Ә биредә бөтенләй башка. Бүген көндезге 12 дә уракка төштеләр, 700 гектар арышны иртәгә кичкә теземгә салып бетерергә исәплиләр. Менә бу, ичмасам, темп... — Шулай шул, — дим, — техника шәп нәрсә бит... • — Эш техникада түгел, — Юрий утырган урыныннан торды, түгәрәк өстәл өстендәге графина дак салкын чәй агызып эчте, — эш техниканы файдалана белүдә. Ә болар, республикада беренчеләрдән булып, яна, тизләтелгән метод белән — группалап эшләүгә күчтеләр. Менә нәрсәдә икән хикмәт, «имәндә икән чикләвек», — диярсең шул. Баягынак, әлеге хатны тулысы белән укып чыккан булсам, бу турыда сораштырып торырга да туры килмәгән булыр иде дә бит!.. Хәерле булсын. Соң түгел әле. — Нәрсәдән гыйбарәт соң ул яңа метод? Юрий «шуны да белмәгәч, ник килдең монда», дигән кыяфәт белән, күзләрен тутырып, беравык миңа текәлеп карап торды. Ләкин ул минем сорауга жавап бирергә өлгерә алмады, ишектән, гадәтенчә елмаеп, парторг Нурулла Хәяров килеп керде. Нурулла өч ел эчендә бөтенләй үзгәрмәгән диярлек. Тик тәбәнәк буйлы булганга болай да юан күренгән гәүдәсе тагы да калыная төшкән. Кечкенә борыны түм-түгәрәк бите уртасында бөтенләй югала язып калган. Җитлеккән бодай башагына охшашлы кашлары астына утыртып куелган җитен чәчәге кебек зәп-зәңгәр, кеп-кечкенә күзләре иреннәре елмайганда да елмая, елмаймаганда да елмая. Күрешеп, исәнлек-саулык сорашканнан соң: — Әйдәгез, мин сезне алырга килдем, — диде ул операторга карап, уң кулы белән бөдрә чәчләрен сыйпый-сыйпый. — Мин хәзер, — диде Юрий һәм тиз генә комбинезон киеп алды. Аларга мин дә иярдем. Капка төбенә килеп туктаган «Волга» машинасына утырыштык. Кич булып килә иде инде. Эсселек сүрелгән. Тузан да монда ул кадәр түгел икән — иртән яңгыр явып киткән. Ферма каралтыларын үтеп, басуга юнәлдек. Очсыз-кырыйсыз бодай басуы. Ул әле яшел. Шулай да уңышын чамаларга була: сабаклары бик үк биек булмаса да, башаклар бик эре, түбәнгә иелеп, асылынып торалар. Бер генә дә чүп үләне күрмәссең. Алда үзйөрешле комбайннар, лафет таккан тракторлар күренде. Арыш басуына җитәбез. Камыл өстеннән азрак барабыз да комбайннарның, лафетларның якынлашуың көтәбез. Мин шул арада группалап уруның үзенчәлекләре, 36 сәгатьтә арышны теземнәргә салып бетерү мөмкинлекләре турында сорашам. Элек «Ирек» колхозына берничә тапкыр килгән булсам да, механизаторларның, кырчыларның эше белән танышырга туры килгәне юк иде. Декабрь, март айларында алар белән ничек танышасың!.. Безнең халык — журналистлар — һәр урында гадәттән тыш яңалык эзләүчән була бит. Күп вакытта гади кешеләрнең гади эшләрендәге батырлык игътибардан да төшеп кала. Моны яшермичә әйтергә кирәк. Ә кешегә бер күрү белән генә бәя бирергә тырышу күп вакытта ялгыш нәтиҗәгә китерә. Кешенең, фәлән колхозда эшләүче, фәлән авыл кешесенең, эчке дөньясына үтеп керү һәм аны арттырмыйча яки киметмичә кәгазьгә төшерү бик җаваплы эш. һәм шуңа күрә дә, мондагы механизаторларның осталыгы турында белсәм дә (мәсәлән, Татарстанның атказанган комбайнчысы Усман Алиев турында), алар турында сүз әйтергә батырчылык 90 ито алмаган идем. Мено бу юлы алариыц эш өстендә туры килдем. Элекке елларда, башка бик күп колхозлардагы кебек биредә дә арыш урагын уру, теземнәргә салу ун көнгә, ике атнага сузылган. Дөрес, алар да, илебездәге барлык авыл хуҗалыгы эшчеләре кебек үк, ике фазалы методны — аеры уру методын кулланганнар. Һәм шулай ук, республикабыздагы бик күп колхозлар кебек үк, бу алымның өстенлек: ләреннән тулысынча файдалана алмаганнар, уруга баштан ук җитәрлек әзерлек күрмәгәннәр. Механизаторлар арасындагы ярыш та формаль характерда булган. Мәсәлән, бу турыда Усман Алиевнең сөйләгәне бар. Ул һәртөрле авыл хуҗалыгы машинасын белгән кебек үз организмын да белмидер әле. Усман — чынчынлап машина докторы. Шуңа күрә аңа беркетелгән машина бервакытта да «авырмый», һәм ул һәр елны тугыз йөз, мең гектар урып-суктыра торган булган. Анда- монда күренгән башаклы игенне түгел, гектарыннан 15 центнер, йөз пот чыга торган игенне. Бу турыда аңа район һәм республика оешмаларыннан ел саең бирелеп килгән Грамоталар, бүләкләр, мактаулы исемнәр ачык әйтеп тора. МТСлар бетерелде, машиналар белән механизаторлар да колхозларга кайтты. «Ирек» колхозында механизаторлар күп. һәр семьяда дпп әйтерлек механизатор бар. Аларның һәрберсе үз колхозына кайтып төпләнде. Каюмов председатель булганнан соң, аларныц һәрберсенә эш табылды. Язгы чәчү дә, бәрәңге, чөгендер утырту да, кукуруз чәчү дә үз вакытында тәмамлана. Урак өсте җитә. Колхозда һәр комбайнга урып- сугарга тиешле җир тигез итеп бүленеп бирелә. Комбайны урырга әзер булган комбайнчы да, әле машинасын ремонтлап бетермәгән комбайнчы да уракка бер көнне төшкән булып исәпләнә. Усмаи Алиев үзенә беркетелгән мәйданны инде урып, теземнәргә салып бетергән була, ә кайбер комбайнчылар исә әле керешмәгәинәр дә, керешкән булсалар да, комбайннарының берәр часте ватылып, кыр уртасында тик торалар... Мондый вакытта чын механизатор үзенә беркетелгән шундый кыйммәтле машинаның тик торуы белән килешә аламы соң? Ә ашлык та комбайнчыны көтеп тормый бит, коела, я булмаса аны җилде яңгыр егып китә, я боз суга. Нишләргә? Бүтән комбайнчы басуына керергә ярамый, ярамый түгел, ул участокны урырга тиешле комбайнчы анда үзе кертми. Чөнки аның да хезмәт көне эшлисе килә. Тагын әле җитмәсә шунысы да бар: һәр комбайн сукканны ындыр табагына илтү өчен алдан билгеләнгән, идарә утырышында каралган кадәр машина бирелә. Бер комбайннан ашлык илтәргә машина җитми, ә бүтән комбайннар тик тора. Мондый шартларда нинди ярыш булсын?! Чынбарлыкта ул юк, бары кәгазьдә генә. Комбайнчыларның эш күләмнәре дә, аның өчен алган хезмәт хакы да бер — бу күпме вакытта башкарылган, аны исәпләү юк. Менә шуңа күрә комбайнчылар арасында каршылык туа. Тиз һәм яхшы урганы да, сезон буена үзенә бүленеп бирелгән бил- I геле бер участок урганы да бердәй хезмәт көне, хезмәт хакы ала. Тиз, үз вакытында, үз вакытыннан да иртәрәк урыл бетергәне калган вакытны эшсез уздырырга мәҗбүр. Ә бүтән участокларда, уруның озакка сузылуы нәтиҗәсендә — никадәр югалту! Ә Усман, үз участогын урып бетергәннән соң, андый эгоистик исәпхисапны онытып, көннең болытланып китүен күрә дә, берничә көн буена комбайны ватылып яткан участокка беркемнең рөхсәтеннән башка кереп, утыз-кырык гектар бодайны егып, теземнәргә салып ташлый, һәм ул, әлбәттә, дөрес эшли. Машина да, комбайнчы да шундый кызу эш өстендә эшсез торсынмыни?! Аның мондый «башбаштаклыгына» каршы төшүчеләр дә була, ләкин Усман уз дигәнен итә, сезон буена, кем ни әйтсә дә, комбайнын да, үзен дә бөтен мөмкинлегенә эшкә җигә. Ул моны күп хезмәт көне, акча алу өчен генә эшләми, гомуми эш файдасы өчен, намусы шулай кушканга 91 эшли. Бер уйлаганда, аның кебек белгечкә һәр колхозда, һәр предприятиедә эш бетмәгән бит! Төрле кеше бар: кайберәүләр бөтен сәләтен, бөтен мөмкинлеген эш өчен бирәләр, ә үзләре турында алар аз кайгырталар. Ә икенче берәүләр — киресенчә. Мондыйлар комбайнчылар арасында да юк түгел. Әйтик, Усмаң Алиев дүрт йөз, дүрт йөз илле гектар игенне берничә көн эчендә теземнәргә сала һәм суктырып бетерә, ә бүтәннәргә моның өчен берничә атна кирәк... Хезмәт хакы эшләнгән эш- хисабына түләнә. Әгәр Усман: «Тиешлесен эшләдем, артыгы кирәкми»,— дип, обывательләрчә фикер йөртсә, бүтән комбайнчыларның аңа ачуы да килмәс нде, ул бүтәннәр «өлешенә» кермәгән дә булып исәпләнер иде. Шул ук вакытта ул үзе дә бүгенге көннең уңай яктан телгә алынырлык кешесе дә булмас иде, аңа республиканың атказанган комбайнчысы исемен дә бирмәгән булырлар иде. Ләкин эш анда гына түгел. Эш шунда: мондый комбайнчыларга, аларның осталыгын, мөмкинлеген исәпкә алмыйча, бары тик комбайнчы булуларын истә тотып, эшне, ягъни урып- жыю өчен участокларны, тигез бүлеп бирү һәм бу участокларны тулаем алар карамагына беркетү (бары тик урып-җыю чорында гына) ничә еллар буенча дәвам итеп килде. Менә быел бер төркем авыл хуҗалыгы җитәкчеләре Ставрополь краеның «Темижбек» совхозында булып кайтты. Анда урып-җыю эшләрен тизләтелгән агым методы белән алып баралар, вакытны көннәр белән түгел, сәгатьләр һәм минутлар белән исәплиләр икән. Бу делегация составында булган Әдһәм Каюмов колхоздашларын Ставрополь краендагы «Темижбек» совхозы игенчеләренең тәҗрибәсе белән таныштыра. Уракка санаулы көннәр генә калса да, уңышны иң кыска срокларда һәм югалтусыз җыеп алу өчен төзелгән планнарга әһәмиятле төзәтмәләр кертелә. Ставрополь игенчеләре методын кулланганда, исәпләү буенча, 680 гектар арышны 35 сәгать эчендә теземнәргә салырга мөмкин икән. Моның өчен ни эшләргә кирәк соң? Колхозда 4,9 метр киңлектәге 8 ургыч бар. Аларның эшен ике сменалы итеп оештырсаң, һәр ургыч тәүлеккә 20 сәгать урдыра ала. һәр агрегат сәгатенә 12 км тизлек белән йөрергә тиеш. Норма тәүлеккә яки сменага түгел, сәгатькә билгеләнгән. Бер агрегатка бер сәгатьлек норма — 3 гектар. һәр агрегаттан максимум эш нәтиҗәләре алу өчен участоклар алдан ук әзерләнеп куелган, барлык басу кырыйларын үзйөрешле комбайннар урып чыккан, басу 30—40 гектарлы загоннарга бүленгән. Моның файдасы шунда икән: игенне киң басуда түгәрәк буенча әйләнеп уру уңайсыз, беренчедән — әйләнешләрдә урылмаган, тапталган ашлык кала, икенчедән — текә борылышларда машина сафтан чыга, өченчедән — комбайннардан ашлык ташыганда теземнәр машина астында таптала. Яңа метод белән урганда, теземнәр затоннарның озын яклары буйлап кына салына, ә затоннарда уру агрегатларын группалап файдаланалар. Группалап эшләүнең дә уңай яклары күп: эшкә контрольлек җиңеләя, агрегатларга техник хезмәт күрсәтү яхшыра. Бу метод белән эшләгәндә Усман Алиев әйткән уңайсызлыклар га да юл калмый: һәр комбайнчы яки лафетчы һәм тракторчы үз машинасының эше турында гына түгел, коллектив эшен кайгыртырга мәҗбүр. Алдан ук машиналарның ремонтлау сыйфатын бергәләшеп яхшыртырга мөмкинлек туа. Теземнәрне җыеп суккан вакытта да ашлыкны алу өчен машина көтеп комбайн тик тору якн бункер тулганны көтеп машина тик тору бетәргә тиеш. Әйе, яңа методның уңай яклары күп. Ләкин бу метод быелгы эш өстендә республикабызның кайбер колхозларында гына кулланылды. Ә бик куп районнар һәм колхозларның җитәкчеләре бу метод турында ишетсәләр дә, ишетмәмешкә салындылар, нскечә эшли бирделәр. Никадәр ашлык югалды, никадәр акча җилгә очты. Акча дигәннән, без бу 92 колхоз бухгалтериясендә яңа .методның, югалтуларга чик куюдан һәм сроклар кыскарудан тыш турыдан-туры күпме экономия бирүе белән дә кызыксындык. Былтыр, иске .метод белән урганда, бөртеклеләрнең һәр гектарын урыпҗыю 3 сум 74 тиенгә төшкән. Ә быел яңа метод белән урып-җыю нәтиҗәсендә һәр гектарны урып-җыюга бары 2 сум 90 тиен генә акча тотыла. Димәк, үзкыйммәтне киметү исәбенә генә колхоз 38 мең су.м табыш ала. Бик гыйбрәтле сан бу. Бу методта үзләштерү өчен кыен булган берни дә юк бит. Авыл хуҗалыгы белгечләре эшнең темпын күтәрү, сыйфатын яхшырту турында ныграк уйлансалар, аны берничә ел элек үк тәкъдим иткән булырлар иде. Яңа дип. ул хәтле яңа да түгел. Моннан ун еллар элек М.ТС механизаторлары сәгатьле эш графигын киң кулланалар иде. Хәтта бу метод белән эшләүче механизаторларның тормышын сурәтләп, Ф. Хөсни «Авыл өстендә йолдызлар» исемле повесть язды. Группалап эшләү методының да өстенлекләре Т. Журавлевның «Батырлык» (беренче варианты «Комбайнчылар») исемле повестенда күрсәтелә. Димәк, алар тормышта безнең республика шартларында да киң файдаланылган методлар... Менә без Ставрополь краеннан Әдһәм Каюмов белән яңарып кайткан бу методны куллануның практик эш нәтиҗәләре белән кызыксынабыз. Буе ике километрга якын озынлыктагы загон буйлап ике агрегат килә. Хәяров ал арны туктата. Трактордан Мистаков Шәүкәт, лафеттан Тукаев Нургали төшә. Сорауларга алар теләр-теләмәс кенә җавап бирәләр: — Нинди тизлек белән йөрисез? — Дүртенче, — ди тракторчы һәм, юк-бар сораулар биреп эшне бүлмәгез әле, дигән кыяфәттә капотны ачып, нәрсәдер караган була. — Ничә минутта әйләнеп чыгасыз? Тракторчы ишетмәмешкә салына. Нургали күндәмрәк икән, безнең янга килә дә, папирос кабыза-кабыза, җавап бирә: — Егерме җиде, — ди. Исәплибез. 3 гектар урынына, сәгатенә 3,5 гектар чыга. Димәк, һәр ике агрегат 20 сәгатькә 70 гектарлап арышны теземнәргә сала дигән сүз. Без исәпләгән арада, Хәяров, тракторчы Шәүкәтне бер читкә дәшеп, нәрсәдер аңлата. Хәзер инде тракторчы да безгә ул кадәр кырын карамый. Юрий эшкә башлый. Тракторчыны һәм лафетчыны үз урыннарына утырта, объективка светофильтер кидерә дә экспонометр белән яктылыкны үлчәп ала һәм аппаратны аларга төби. Аннары ул тракторның кабинасы өстенә үк менеп утыра, .мотовилоның куе булып үскән арышны тигез итеп җәймә өстенә алып салуын һәм җәймәнең аны теземгә озатуын төшереп ала; аңнары тракторны туктатырга кушып, кабина түбәсен шакый. Оператор, трактор кинәт туктаган шәпкә, кабина өстеннән чак кына егылып төшми кала. Нургалигә бу кызык тоела, ул көлеп җибәрә, ә операторга шул гына кирәк: ул аны көлгән чагында төшереп ала. Операторның әле Казанга кайтасы, аннары төшергән пленканы эшкәртәсе бар. Репортажны телевидение буенча күрсәткәндә, монда арыш урагы, арыш уру гыпа түгел, борчак чабу да күптән беткән булачак инде. Шуңа күрә аның уракны бетерү моментын күрсәтәсе килә. Җае да чыкты: загон инде бетеп килә. Бу пакосны чыгып, тагын әйләнсәләр, артта камыл гына калачак — оператор өчен арыш урагы бетте дигән сүз. Әмма, кызганычка каршы, һич көтмәгәндә аппаратта пленка бетте. Аппаратлы кабат корганчы, механизаторлар бер урында аны көтеп торырга мәҗбүр булдылар. Моңа алар ризасызлык белдерделәр, Хәяров- ны шелтәләделәр — әйтерсең, ул гаепле. Бер уйлаганда, алар сукранырга хаклы иде, әлбәттә: бу вакыт эчендә инде бүтән участокка күчкән 93 булырлар иде. Хәер, операторның да хәленә кермичә булмый: ул да эш кешесе бит. Хаяров көтеп тору минутларын ничектер файдалырак итеп үткәрү турында уйлады булса кирәк, әле аз гына саргая башлаган арыш башагыннан берничә бөртек учлап алды: в — Менә карагыз, — диде ул, бөртекне ике бармагы арасына кыстырып, — арыш инде урталайга сына. Егып салгач, аңа тәмам җитлегү өчен сабактагы дым җитә. Хәзер инде ул барыбер туфрактан дым ала алмый. һәм ул арыш сабагын йолкып, аның черегән тамырларын күрсәтте. Аеры уру гыйлеме механизаторларга күптән таныш инде, алар бик бирелеп тыңламадылар, тизрәк эшкә башларга ашкындылар. Ниһаять, Юрий, эшен бетереп, машинадан чыкты. Ул механизаторларның лафет янына бергә җыелуларын, кулларын бутый-бутый сөйләшүләрен (янәсе, арыш урагын бетереп, алар борчак урдырырга аргы як басуына чыгарга җыеналар) төшереп алды. Аннары сорап куйды. — Каюмов күренмәде. Кайда соң ул? — Ул бүген лафетка, төнге сменага чыга, — диде Хәяров... Арыш урагы Юрий киноаппараты пленкасында гына бүген үк бетте. Ә чынлыкта бүген, төш вакытында, уракка гына төштеләр әле. Төне буе урдырдылар, иртәгесен дә арышны теземнәргә салу көне буе дәвам итте. Алдан исәпләү дөрес чыкты: ура башлауга 36 сәгать тулганда арышны теземнәргә салу тәмамланды. Шушы 36 сәгать эчендә лафетчылар: Тукаев Нургали, Камалетдинов Җәүдәт, Ваһапов Шәрифуллалар — һәрберсе йөзәр гектар чамасы арыш урдырды. Арыш уру белән борчак чабу да барды. Борчак басуы авыл кырыеннан ук, Шәйморза юлы буйлап, Цильна колхозы кырларына таба сузыла. Калку урында — матур итеп җиһазландырган кыр вагоны, аның өстендә кызыл флаг җилферди. Вагон ишеге янына, сул якка: «Без, механизаторлар, борчак чабуны 74 сәгатьтә тәмамларга сүз бирәбез!» — дип язылган кызыл материя кадакланган. Әйе, борчак чабуны да биредә механизаторлар үз өсләренә алганнар. Авыл кешеләре белә: борчакны кул белән йолкудан яки чалгы белән чабудан да күп көч, зур хезмәт сорый торган эш бик аздыр колхозда. Бу — печән чабу гына түгел, билгә дә, беләкләргә дә көч килә. Борчакны чалгы белән чабу — инә белән кое казу белән бер ул. Ә менә бүген генә Казаң радиосы кайсыдыр колхозда яше-карты чалгы белән борчак чабарга чыгумы мактап сөйләде. Бу авыр эшне машиналар башкарган урында фәлән колхозда 200—300 колхозчының чалгы тотып борчак чабарга чыгуларын мактап сөйләгәнне ишетү безгә бик сәер тоелды. 200— 300 колхозчының чалгы белән җәфалануын түгел, ә халыкны бу авыр эштән азат иткән машина белән уруны пропагандалау кирәк иде дә бит!.. Ул гына да түгел әле. Аннары тагын урыпҗыю вакытында авыллардан йөреп кайткан бер язучының республика газетасы битләрендә, кул белән чабуны тәнкыйтьлисе урында, борчак чабарга халык җитмәүдән зарлануы да күңелдә ризасызлык тудырды. Эш бер авырлыкта гына да түгел. Чалгы белән ике — өч йөз кеше, иртәдән кичкә кадәр эшләсәләр дә, күпме генә эш башкара алалар соң?! 600 гектар мәйданны чабып бетерү өчен аларга никадәр вакыт кирәк! Вакыт узган саен югалту да арта бара бит. Чабылган покослар- ны сәнәк белән теземнәргә өю тагын никадәр өстәмә көч сорый?! Былтыр «Ирек»тә дә борчакны кул белән чапканнар. Бу эштә көн саен 300 кеше катнашкан, һәркайсының көнлек нормасы 0,25 гектар булган. Чабу һәм теземнәргә өю эше өчен генә һәр гектарга 18 сум 60 94 тиен акча киткән. Бу эшне машинага көйләгәч, быел, моңа бары тик 2 сум 46 тиен акча тотылган. Шулай итеп машина белән эшләү нәтиҗәсендә колхоз һәр гектарга 16 сум 14 тиен акчаны янга калдырган. Бу бөтен мәйдан буенча 9.038 сум экономия дигән сүз. ...Гали үз эшендә, Вәли» үз эшендә, дигәндәй — без борчак чапкыч машиналар белән кызыксынабыз, ә Юрий сукрана: иртән көн матур, кояшлы иде, хәзер кояшны болыт каплаган. Эффект ул кадәр булмаячак. Ул бүген борчак чабудагы механизаторларның эшен төшереп алырга ниятли. ■ — Бөтенебезгә монда җыелмасак та ярар. Миң аръяктагы басуларга китәм, — ди Каюмов, һәм без аның белән машинага кереп утырабыз. Оператор нәрсәдер кычкырып кала. Мөгаен, борчак чабучы механизаторлар белән председательне дә төшерергә теләгәндер. Председатель ишетмәмешкә салышып, машинаны юлга бора. — Әллә төнге сменадан соң ял да итеп тормадыгызмы? — дип сорыйм һәм аның йөзенә карыйм, йокламаганын беләм, әмма йөзендә дә, дәртле күзләрендә дә йокымсырау галәмәте күрмим. «Булса булыр икән кешедә энергия», — дим, эчемнән генә. — Кайда ул ял итү. Болан да көн җитми. Минуты да исәптә, — ди председатель. Аннары безгә юл бирергә теләмәгән ваемсыз казларны сүгеп ала: — Үз хокукларын беләләр каһәрләр, исләре дә китми, — ди ул, машинаны кычкырта-кычкырта. —Закон алар яклы. Үзләре теләп башларын көячәк астына тыксалар да, казлар үзләре түгел, шофер гаепле, штраф түләргә— шоферга! Әдһәм йоклау түгел, иртәнге ашны капкаларга да өлгермәгән икән. Алар капка төбенә килеп туктыйбыз. Капкадан ишек алдына үтү белән берсеннәнберсе кечкенә ике кыз, әллә кайдан йөгереп чыгып, әтиләренә сарыла. Әдһәм аларның икесен берьюлы күтәреп ала. Болдырдан менеп, өйгә узабыз. Иптәше Әнисә — Әдһәмнең үзе кебек үк кечкенә буйлы, җитез хәрәкәтле хатын — нәни кызын идәнгә җибәрә дә, без юынган арада, өстәл әзерли. Хатын-кыз хатын-кыз инде — аңарда йорт кайгысы: — Бөтен кеше, уракка төшкәнче, кышка утын әзерләп куйды инде,— ди Әнисә, чәй ясый-ясый. — Үзең председатель булсаң да, безнең казан учагына да бер агач утын юк. — Теңкәгә тидең инде шул утын дип. Азрак бушау белән алып кайтып бирермен. — һәм Әдһәм, идәндә мүкәләп йөргән нәни кызны күтәреп алып, алдына утырта. — Тик кисеп ярырга гына әтинең вакыты юк. диген, кызым, ә?.. ...Юлның бер ягында чөгендер басуы, икенче якта — кукуруз. Кукуруз инде арасына кереп адашырлык булып үскәм. — Быел силосны борчак саламы белән кушып салабыз, — ди Әдһәм. — Терлекләр өчен туклыклы да, тәмле дә. Әйе, биредә узган еллардагы кебек үк быел да терлекләргә азык мул булачак. Әллә ничә меңләгән центнер печән инде ферма янына ташылган, кибәннәргә өеп куелган, 15 мең тоннага якын силос салыначак, тагын никадәр чөгендер, борчак, бөртекле фураж, тупас азык... Бу эшләрнең һәрберсен — уру-сугу эшләрен дә, дәүләткә ашлык ташуны да, көзге чәчүне дә, туңга сөрүне дә, терлекчелектәге, төзелештәге эшләрне дә — бер үк вакытта, бер-берсенә зыян китермичә алып барырга, һәрберсенең үтәлешенә контроль ясарга, кешеләрне дә, техниканы да дөрес файдалана белергә кирәк бит. Бик табигый: мондый кызу эш өстендә шушындый зур артель җитәкчесенең йокларга, ял итәргә дә- 95 вакыты калмый торгандыр шул. Дөрес, үзеңә генә, шундый зур хуҗалык белән җитәкчелек иткәндә, барысына да өлгерү мөмкин түгел. Аның терәге — партия, комсомол оешмалары, правление членнары, комплекслы бригада җитәкчеләре, механиклар, агрономнар — гомумән барлык механизаторлар, барлык колхозчылар. Әмма, дилбегә председатель кулында, бөтен нәрсә өчен иң элек ул җаваплы. Ул хуҗалыкның үсеше, һәр тармактан продукцияне мул алу турында гына түгел, иң мөһиме — кешеләр, колхозчылар турында кайгыртырга, алар өчен дә җавап бирергә тиеш. Җитәкче ул — бер үк .вакытта тәрбияче дә. Ә үзеңнең халык алдында, коллектив алдында авторитетың булмаса, кем сине санга суксын! Андый кеше җитәкче дә, тәрбияче дә була алмый. Буа идарәсе начальнигы Федор Денисович Козарь—авыл хуҗалыгында күптәннән эшләп, зур тәҗрибә туплаган кеше — «Ирек» колхозында «Темижбек» совхозы механизаторлары үрнәгендә тизләтелгән метод белән урып-җыюның барышып тикшерергә килгәч, авыл хуҗалыгындагы җитәкче эшен куәтле тракторның яткын җирләрне сөрүе белән чагыштырган иде: — Әледән-әле чистартып тормасаң, — дигән иде ул, — сабан төрәннәренә чуп үләннәре чәбәләнеп урала. Аннары төрән туфракка керми, өстән генә тырнап йөри. Әгәр җитәкче көндәлек хуҗалык эшендәге берәр кимчелекне яки колхозчының гозерен игътибарсыз калдыра икән, аның эше тауга бармый инде, үзеннән-үзе аксый. Андый председательнең халык алдында абруе да булмый. Чыннан да шулай. Колхоз эшендә һәр көндәлек эш — күтәрелмәгән чирәм. Аны күтәргәндә чүп үләннәре дә чәбәләнә, сабан төрәннәрен дә әледән-әле кайрап торырга, ирешелгән белән тынычланмаска, бар нәрсәне һәр даим игътибар үзәгендә тотарга кирәк. Моннан биш ел элек иң арттагы хуҗалыклардан саналган «Ирек» артеленең бүген күп тармаклар буенча республикадагы үрнәк колхозларның берсе булып үсүе җитәкченең шундый тыйгысызлыгыннан башка мөмкин булмас та иде. Каюмов председатель булып эшли башлаганда, правление членнары арасында да халыкка үзләрен эш белән түгел, тискәрелеге, дорфалыгы белән таныткан кешеләр юк түгел иде. Ләкин коллективның уртак тырышлыгы, элекке вакыттагы кебек сүздә генә түгел, эштә күрелгән нәтиҗәләр, яңа, алдынгы эш методларының файдасы андыйларга уңай йогынты ясады. Элек агроном Шамил Сәләхов турында күп кенә колхозчылардан тискәре фикер ишетергә туры килә, күп кешеләр аның дорфалыгыннан зарланалар иде. Ә хәзер... Хәзер колхозның бүгенге уңышларында аның хезмәтенең дә өлеше шактый. Бөртекле ашлык, борчак, шикәр чөгендере, кукуруз уңышы, һәм аларның үз вакытында җыеп алынуы турыдан-туры аның җаваплылыгында бит. Шуңа күрә председатель белән бергә аны да, узган елгы уңышлар өчен, кыйммәтле бүләк—кул сәгате белән бүләкләгәннәр. Үз-үзеңә җаваплылыкны тоеп, күңелең биреп эшләсәң, гомуми максат өчен тырышучы колхоздашларыңа начар мөнәсәбәттә була аласыңмыни! Сәләхов инде иртәдәп-кичкә кадәр басудан кайтып керми — гел механизаторлар арасында. Әнә ул бүген дә, машинаны бик ерактан күреп, председательне кул изәп чыкырып алды. — Аръяктагы участокны бетергәч, — дип башлады ул сүзен, — симә- нә борчагына керешкәнче, машиналарны, минемчә, Алиев бригадасына тупларга кирәк. Анда борчак инде өлгереп җиткән, ике-өч көндә коела башларга мөмкин. Ә симәнә участогы яшелрәк әле. Председатель җавапны туп-туры әйтмәде, азрак уйланып торды. Аннары: — Аида урдыралармы соң әле? — дип сорап куйды. — Исай белән Адп урдыра. 96 Шамилнең теле-телгә йокмый, тиз сөйли, җитез соры күзләре белән сөзеп, әле әңгәмәдәшенә карап ала, әле карашын тигез басу өстенә ташлый. Ул, көн эссе булуга карамастан, өстенә пиджак кигән, галстук таккан, әмма шулай да аның шактый тулы, түгәрәк битләрендә тир бөртекләре күренми. — Ярый, алайса, — диде председатель, машинага утыра-утыра, — син Ус манга әйт, «1<ЗН»иарга, комбайннарга загони ар бүлә торсын!.. Орлыкка дип билгеләнгән участокта борчак тагы да уңган икән. Сабагының озынлыгы метр-метр ярымга җитә. Җитлеккән кузаклар саны һәрберсендә уртача ун—унбиш. — Гектарыннан кнм дигәндә егерме биш—утыз центнер чыгар, — диде Каюмов һәм бер сабакны йолкып карады. Астагы кузаклар саргая башлаганнар иде инде. Әдһәм, борчакның тамырын бөтереп алды да. сүзен дәвам итте: — Хәер, моны да урырга вакыт җитүен-җиткән,— диде. — Шулай да. Сәләхов сүзе дөрес: орлыкка булгач, бер-пке көн сабакта торса да зыян түгел әле. Кузаклары тула төшсен. Ул ара «ЖБА-3,5» маркалы ургыч эленгән «СК-4» комбайны загон- ның аргы ягына чыкты да, борылып, бу якка урдырмыйча гына килә башлады. Председатель машинаны комбайнга каршы борды. Машина килеп җитәрәк, комбайнчы комбайнын туктатты да җиргә сикереп төште. — Ник урдырмыйча киләсең, әллә ватылдымы? — дип сорады аңардан председатель, кабина ишеген ачып. — Борчак сабагы бер якка ауган, ургыч алдырып бетерә алмый. Сәләхов бер яктан гына урдырырга кушты, — диде комбайнчы. — Урганны кабул итмим,'дип сүкте. Болай буш төшеп вакыт бик күп әрәм китә. Әллә урдырып төшсәк тә ярар иде микән, дим. Председатель җавап бирмәде. Комбайнчыга кузгалмаска кушып, урылмаган борчак өстеннән загонның аргы ягына атлады. Комбайнчыда аңа иярде. Чыннан да ургыч, борчак егылган якка барганда сабакларны төптән үк кистерә алмаган һәм аста шактый гына кузаклар калдырган ИКӘН. — Да-а, — диде сузып кына Каюмов, — боларны чалгы белән тигезләргә туры килер. Сәләхов дөрес әйткән... Син, Исмәгыйль абый, шул килеш дәвам ит. Загонны бетергәч, Усманов борчагына күчәрсең. Адига да әйт. Башта аны бетерергә кирәк. Аннары өстәп куйды: — Ну ничек, «ЖБА» сынатмыймы? — Шәл ургыч, әйбәт ура. Менә борчак сабагының егылган булуы гына качар. — Метр ярымлы сабакка, туры булып, үрмәләп үссен өчен, таяклар кадап чыгып булмый инде, — диде председатель. — Бер яктан гына урдырырбыз, ул кадәр зур мәйдан түгел... Мин, авылга кайтырга чыккач, «ЖБА-3,5» ургычы турында сораштым. Әдһәм бу ургыч турында бик дәртләнеп сөйләде. — Менә дигән ургыч, — диде ул. — Кадерен генә белеп җиткермиләр әле аның. Тракторларга да, үзйөрешле комбайннарга да көйләргә була. Печәнен дә чаба, кузаклы культураларын, арыш-бодаен да урдыра, теземнәргә сала. Яка әле ул, узган ел гына күпләп чыгарыла башлады. Шуңа күрә күп кенә колхозларда рәтен белеп бетермиләр. Ә узган ел, үзең беләсең, урып-жыю вакытында яңгырлар күп яуды. Яңгыр вакытында нинди машина белән урсаң да, эшнең рәте булмый. Үзйөрешле комбайннарны да трактор белән эттереп йөртергә туры килде бит. Әлбәттә, «ЖБА» былтыр үзен күрсәтә алмады. Шуңа күрә быел да бу ургычны алырга бик ашыкмадылар, складларда ята бирде. Мин «Темиж- бек» совхозыннан кайткач, райондагы колхоз җитәкчеләре белән безнең колхозда семинар үткәрелде. Менә шунда бу ургычны үзйөрешле комбайнга җайлаштырып, аның мөмкинлекләрен күрсәттек. Складтан иртәгесен үк алып бетергәннәр. Бик уңай ургыч, бер дә көйсезләнә белми... Әлбәттә, председатель әйткәнчә, эш монда ургычның үзендә түгел, ә аны көйли белгән механизаторларда, кешеләрдә. Аны комбайнга элеп кую белән генә эш бетми бит әле, ике машинаның механизмнарын берберенә тоташтыра да белергә, аларның бер ритм белән эшләвен тәэмин итәргә дә кирәк. Әнә Туктамышев Исмәгыйль шушы ургыч эленгән «СК-4» комбайнында сменага икё-өч норма урдыра. «Кулыннан килмәгән эш юк», — диләр аның турында авылдашлары Ә комбайнчы һөнәренә ул ир уртасы булып җиткәч өйрәнә. Башта, бер-ике ел, Алиев Усманда ярдәмче булып йөри. Аннары бу катлаулы машинаны аның үзенә ышанып тапшыралар, һәм ул хәзер атаклы комбайнчының үзе белән тиңләшерлек эшли. — Басуны, машинаны калдырып, ял итәргә дә кайтасы килми, — диде Туктамышев икенче бер очрашуда. «ЖБА-3,5» ургычының инде ул бөтен хәйләләрен өйрәнеп бетергән. Аның ургычында мотовило бүтәннәрендәге кебек туры түгел, бер яктан билгеле бер градуска алгарак чыгып тора. «Нигә алай куйдың», дип сорагач: — Рәте бар аның, — дип җавап бирде ул, тирләгән битен сөртә-сөр- тә, — болай валларга борчак саламы аз чорнала, җәймә өстенә дә уңай- рак төшә. Кайчан гына әле Шәрифулла Басыйров колхозда «үз кеше» түгел иде. Елына бер ай яисә ай ярым авылына кайтып торса-тора, калган вакытын гел Ульяновск өлкәсендә «шабашник»лыкта үткәрә иде. Кайткан чакларында да колхоз эшенә чыгу турында уйлап та карамый, кибет ишек төбен сагалый, ә караңгы төшкәч, аналарыннан адашып урамда калган сарык бәрәннәренә концерт бирә-бирә, ярты төн җиткәнче алпан-тилпән авыл буйлап йөри торган иде. Менә дигән останың болай йөрүе бик күпләрнең кәефен 'кыра иде. Могҗиза юк, диләр. Кешенең йөрәгенә юл тапсаң, аңа ышаныч күрсәтсәң, ул чын-чынлап могҗиза күрсәтә ала икән. Каюмов яңа сайланган гына иде әле. Ул Басыйров ның авылга кайткан чагын туры китереп, аны правлениегә чакыртты. Аңа аерым бригада оештырып, ферма каралтыларын рәтләргә, яңа абзарлар салырга кушты. Колхозның никадәр ферма каралтылары өр-яңа баштан, арзанлы һәм нык итеп, аның җитәкчелегендә, аның проекты буенча салынды, никадәр колхозчы йортлары янартылды. Ул хәзер үзе тәрбияче. Аның кул астында иллегә якын кеше эшли. Мастерскойларга, пилорамага, хәтта электростанциягә (көндезләрен электростанцияне пилорамага ток бирү өчен эшләтәләр) ул хуҗа. Тәрбияче дигәннән, бүген генә шундый бер вакыйга булган. Кичә пилорамада эшләүче Әмир исемле егет, күрше авылдан туганы килгәч, аны кунак итәргә дип, кичкә таба эштән китә. Эш бетәр алдыннан шактый ук «сәрхуш» булып пилорама янына тагын килә бу. Аны Басыйров күреп ала: — Эчеп йөреп эшкә зыян китергән кеше белән миң дус түгел, — ди ул, кырт кисеп. — Иртәгә пилорамага чыкмаска можешь. Синнән башка да бу эшне белгән кешеләр юк түгел колхозда. Басыйров килергә кушмаса да, Әмир бүген эшкә килгән. Эшкә килү- енкилгән, ләкин соңга калган. Басыйровның, бәлки, кичәге ачуы сүрелгән дә булгандыр — ул ачу саклый торган кеше түгел. Әмма Әмирнең бу соңга калып килүе, шуның аркасында эшнең тоткарланып торуы аның җенен чыгарган, һәм ул Әмирне бик шәпләп «мунча» керткән. — Кичә ни әйттем мин сиңа, — ди икән ул, — эшкә килмә, дидемме? Ник килдең? Эшне тоткарларгамы тагын? Синнән башка да такта җит7. .С. Ә- .4 10. 97 98 мәгәнгә бозаулар абзарының түбәсен ябу тоткарланып тора. Каюмов янына бар да әйт: «Басыйров эшләтми», •— диген... Мин боларны соңыннан Хәяров сөйләве буенча белдем, ә Әмирнең Каюмов белән сөйләшүен үзем ишеттем. Басудан правлениегә кайтып барганда, урам уртасында машинаны урта буйлы, ябыграк, ләкин нык гәүдәле бер егет туктатты. Аның күзләре ачулы ялтырый иде. — Иптәш Каюмов, мин Басыйров белән эшли алмыйм,—дип башлады ул сүзен, бик рәсми булырга тырышып, — я ул, я мин... Председатель, Әмир сүзләрен ишетмәгәндәй, аңа каршы бер сүз дә дәшмичә, каршындагы капкага таба атлады. Ишек алдына кереп, ка- ралтыкураны карады, өй түбәсенә, койма-рәшәткәләргә, чүмәләләп өеп куелган кизәкләргә күз ташлады. — Башка чыкканыңа күпме вакыт үтте инде, — диде ул аннары, тыныч кына, — бер дә үзгәреш күренми әле. Түбәләрне, коймаларны яңартырга күптән вакыт инде. Анлык кына агач рәтләргә була. Алып кайтырга машина бирербез... Ну, нәрсә булды анда синең? Бу сүзләрне ишеткәч, бая бик әтәчләнергә җыенган Әмиребезнең кикриге тиз шиңде. — Ну, кичә күрше авылдан туган кеше килгәч, азрак эчелде,—дип җавап бирде ул, юаш кына. — Моңа кадәр алай итеп йөргән юк бит. үзең дә беләсең. Эшкә отказ биргән юк иде. Кунакны сыйламый булмый инде. Үземнән үзем генә эчеп йөрмәдем лә. Ә Шәриф абый эшкә чыкма, ди. Чыкмыйм да, к чорту. Әллә эш беткәнме... — Ничек инде ул «к чорту», — председатель тавышын күтәрә төште, — син эчеп йөр, эшне тоткарла, ә бригадир сиңа бер сүз әйтмәсен имеш. Сине орышырга, бик нык орышырга кирәк әле. Кеше гаебеңне күрсәткән саен, эштән китәләрмени? Мин дә фәрештә түгел, мине дә орышалар. Мин дә, орышалар дип, эшне ташларга тиешмени синеңчә. Дөрес, мин инде өченче эштә эшлим. Әмма эш сайлап эштән эшкә күчмәдем. Райкомга алмаган булсалар, комбайнда эшли бирер идем. Менә председатель итеп сайлап куйдыгыз. Бездән колхозчылар — сез таләп итәсез, без бригадирлардан, ә бригадир — сездән... — Мин аңлыйм... эшләмим дигәнем юк бит әле. — Ярар булмаса. Хәзер үк пилорамага төш. Калганын шунда сөйләшербез. Пилорама янында сөйләшү озакка сузылмады. Председательдә, Хәяров та, Басыйров та пилорама будкасы алдында тәгәрәп яткан бүрәнәләр өстенә утырыштылар. Утырышның председателен дә сайлап тору булмады, беркетмә дә язып тормадылар, — аларның кирәге дә юк иде. — Төзелештә урак өсте ел буе дәвам итә, — дип, Басыйров сүзен утырган җиреннән генә башлады. — Колхозда барган бөтен төзелеш пилорама эшенә бәйле. Материаллар монда әзерләнә. Раз шулай икән, эшкә вакытында чыгып, вакытында кайтырга кирәк. Әмирнең кичәге и бүгенге тәртибе белән, сез ничектер, — Басыйров Каюмов белән Хәяров- ка карады, — мин бер дә риза түгел. Алай йөри торган булса, минем сүзне сүз итмәсә, эшләмәсен монда. Эшенә салкын караган кешеләр монда булмасын! Менә шул, минем сүз бетте. Пилорама эшчеләре Басыйров сүзләрен хуплап башларын кагып утырдылар. — Минем эшләмим дигәнем юк бит әле, — диде Әмир. — Әллә эшләмим дияргә намусың җитәр идеме? — Председатель ачулы тавыш белән сөйләргә кереште. — Беренчесе — соңгысы булсын. Аның элек болай йөргәне булмавын искә алып, миң Әмиргә каты чара күрү ягында түгел. Эшләсен, ләкин бутәи бу эш кабатланмасын. Барыгызга да шуны әйтәм: кем кайчан тели, шунда эшкә килү, эштән ки 99 түләр бетсен. Хезмәт хакын житәрлек аласыз — аена 80—90 сум, яхшырак эшләсәгез, тагын күбрәк алырсыз... Каюмов Әмирне шулай кисәтү белән генә калдырды. Ә менә самогон эчеп агуланган һәм больницага озатылган комбайнчыга карата аның карары кискен булды: — Бүтән комбайн янына якын җибәрмәскә! Бригадир Усман, учетчик Кәшәй, башка механизаторлар, күптәннән бирлеэшләвен искә алып, аны комбайнда калдырырга бик үтенгәч кенә бу мәсьәләне правление утырышына куймаска риза булды... Әйе, кешеләр белән эшли белү, аларга игътибарлы булу, ышаныч күрсәтү — болар Каюмовка хас сыйфатлар. Шуңа күрә аны председатель буларак та, кеше буларак та колхозчылар үз итәләр, аның сүзенә яше-карты колак сала. Мондый зур хуҗалык белән җитәкчелек итү шунсыз мөмкин дә түгел... =:! * Төштән соң, оператор һәм аның белән килгән хәбәрчене станциягә озатып кайтышлый, аръяктагы арыш басуы уртасында «Волга» машинасы күреп, шунда юнәлдек. — Районнан килгән начальство булса кирәк, — диде председатель. Ләкин «Волга» начальствоныкы булып чыкмады, хәтта әле безнең республиканыкы да түгел икән. Күрше Ульяновск өлкәсенең «Гигант» колхозы председателе Фатих Хөснетдинов машинасы икән ул. Үзе ул лафетны чистартырга тукталган комбайнчы белән сөйләшеп тора иде. Безнең машина килеп туктаганны күргәч, ашыга-ашыга бирегә атлады. — Чикне бозып нишләп безнең якка чыктыгыз әле сез, — диде, шаяртып, Каюмов һәм аның кулын кысып исәнләште. — Ну ни хәл, дус кеше, эшләр барамы? — Кая ул сезнең белән узышу! Бүген арыш урагын бетерәсез икән инде. — Әйе, график белән эшлибез. Утыз алты сәгатьтә арышны теземнәргә салуны тәмамлыйбыз. Иртәгәгә калмас дип торабыз. — Ә борчак? — Борчакны тагын ике көннән бетерәбез. Анысын җитмеш дүрт сәгатьтә. Хөснетдиновның гаҗәпләнүе йөзенә чыкты. — Сәгать тә сәгать дисең. Кайчан әле эшлисе эшне сәгать белән үлчәүгә күчтегез? — дип сорады ул. Аңа, ахрысы, сәгатьләп эшләү графигы, тизләтелгән агым белән урып-җыю алымы таныш та түгел иде булса кирәк. — Сәгатьләп эшне үлчәмибез, эш вакытын сәгатьләп һәм минутлап исәплибез. Ставрополь краендагы «Темижбек» совхозы игенчеләре үрнәгендә. Шунда барып кайттык бит әле. Хөснетдинов сорашуын дәвам итте: — Ә борчак чабуда ничә кеше эшли? — Ул һаман яңа методның асылына төшенмәгән иде. — Алайса, борчак басуына киттек, — диде Каюмов. — Әйдә, минем машинага утыр. Беренче бригаданың борчак басуы. Салаховның баягы тәкъдиме буенча хәзер бөтен техника бирегә тупланган. «КЗН-2,1» маркалы чапкычлар таккан көпчәкле һәм чылбырлы тракторларның, «ЖБА-3,5» ургычы эленгән үзйөрешле комбайннарның ритмлы тавышы бөтен кыр өс- тенә җәелгән. Менә кайда ул хезмәт җыры. Кеше хезмәтенең рухландыргыч көче менә кайда ул! Бу күренешкә карап, бергә тупланган көчнең, бергә тупланган куәтнең теләсә нинди могҗиза башкарырга сәләтле 100 икәненә тагын бер кабат ышанасын. Басу өстендәге дәртле хәрәкәт, тигез ритмлы гөрелте авазлары; үзенә бер симфония булып, күңелгә рухландыргыч тәэсир итә, /Монда, хәтфә төсле яшел үлән белән капланган тар гына үзәнлек уртасында, механизаторларга ашханә һәм кызыл почмак ролен үти торган вагон янында утлап йөргән ат, комбайн бу якка чыккан саен, башын күтәреп пошкырып куя. Әйтерсең, ул үзенең әле күптән түгел генә крестьянның төп терәге булган заманны сагынып искә ала да аның урынына куәтле машиналар эшләүгә кәефсезләнә диярсең. Әйе, хәзер йомышка анда-монда барып кайтырга кирәк булганда да аңа игътибар итмиләр, я машина белән, я мотоциклга атланып очалар. Борчак алуны әле алдагы елларда гына шушы ат көченә дә көйләү мөмкин түгел иде бит. Бу баһадир культураның файдасын аңлады халык, ул күпләп, зур мәйданнарда чәчелә башлады. Менә авыр кул хезмәте сорый торган бу эшне машинага көйләү әмәле дә табылды. Фатих Хөснетдинов бу күренешкә озак кына вакыт сокланып карап торды. Аннары, теземгә салынган борчактан берничә кузак алып, алар- ны ярырга кереште. — Да, сездә монда эшләр гөрли, диде ул, үз-үзенә сөйләгәндәй. — Өчләтә отыш, ә! Югалту да юк, тиз дә, арзан да. Ә без мең гектарга якын борчакны чалгы белән чабарга планлаштырдык. Әле керешкән дә юк. Әллә, Каюмов, мин әйтәм, ярдәмгә бер-ике машинаңны җибәрәсеңме? Кул көче белән генә ерып чыгарлык түгел бит. — «1\ЗН»нарыгыз бармы? — Бар да бит. Аларны көйләргә кирәк. — Бпк җиңел эш ул, әйдә күрсәтим. Каюмов арырак барды да, якынлашып килә торган «Т-40» тракторын туктатты. Ярдәмче малай, утырган урыныннан йөгереп төшеп, чапкычның пычакларын борчак саламыннан әрчергә кереште. — Менә кара, бер дә катлаулы түгел. Чапкыч артына чабылган борчакны җыеп, теземгә салу өчен тырма куела. «КЗН» ике метр чамасы киңлектә урдыра, ә теземнәрне комбайн белән җыеп суктыру өчен тезем араларының кимендә дүрт метр булуы кирәк. Шуңа күрә, үзең беләсең. «ЖР» лафетлары 4 метрдан артык киңлектә урдыра. Алар комбайнга яраклаштырып ясалган. Без теземнәрне кушу өчен дә җайланма эшләдек, өч чапкыч агрегатына ян тырмалар тактык. Алар бер үк вакытта ике теземне бер итеп бара... Хөснетдинов Каюмов сөйләгәнне игътибар белән тыңлады. Аннары баягы соравын тагын кабатлады: — Шулай да, Әдһәм, ике егетеңне машиналары белән безгә җибәр инде. — һәм ярым шаяру тоны белән өстәп куйды: — ярышта җиңүчене хезмәт нәтиҗәләре белән генә түгел, ярышташына ярдәме белән дә бәялиләр бит. Егетләреңә көн саен берәр тавык суярмын. Кирәк икән, көн саен «ярты»сы да жәл түгел. — Юк, дускай, монысын арттырып җибәрәсең. Егетләрне бозмаслык булсаң гына җибәрергә риза, — диде Каюмов, елмаеп. Бу — шаяру тоны белән, елмаеп әйтелгән булса да, ризалык билгесе, сүз бирү иде. Каюмовның үз сүзендә тора торган кеше икәнлеген белгән Хөснетдинов китәргә ашыкты. — Да, Фатих үзе яхшы егет, — диде Каюмов, Хөснетдинов машинасы. тузан эченә күмелеп, күздән югалгач. — Тик яңалык акрын барып җитә аңа. Күршеләрдә яхшы нәтиҗә биргәч кенә... Председатель дөрес әйткән икән: никадәр кеше белән эш итәргә, нихәтле мәсьәләнең очына чыгарга, анда барырга, монда йөгерергә, анысын хәл итәргә, монысына киңәш бирергә кирәк — син йокламаган, ял итмәгән, тамак ялгамаган дип тормый — көн уза да китә. Сизмисең дә. Ләкин ул турыда күп уйланырга вакыт юк, колхозның бүгенге 101 эшенә отчет бирергә кирәк. Ә бүгенге эш начар булмады: алдан планлаштырылганча, 700 гектарга якын арышны теземнәргә салу 36 сәгатьтә тәмамланды. Бер көн эчендә 560 гектар борчакның өчтән бер өлеше чабылды. Бу, әлбәттә, бик әйбәт нәтиҗә инде. Ләкин председательнең дә, бригадирларның да күңелләре тыныч түгел нде. Чөнки ике-өч көннән, мең гектардан артык бодайны теземнәргә салу белән бергә, арышны, борчакны җыеп суктыру башланачак. Аңа комбайннар әзер, кешеләр әзер, ындыр табагы әзер. Ләкин эш гел шома гына бармый бит. Машиналарның көтмәгәндә генә ватылып кую ихтималы да юк түгел. Запас частьләр кирәк. Аларны «Сельхозтехника»ның район бүлекләреннән дә, хәтта Казанның үзеннән табу мөмкин түгел диярлек. Ел саен шундый хәл. Әйтик, комбайн чылбырларын ясау теләсә кайсы завод өчен ул кадәр кыен эш түгелдер. Ә колхозларда алар юк. Иртәгесен иртән үк механиклар, бригадир ярдәмчеләре искергәннәре урынына кирәк булуы мөмкин булган комбайн, башка төрле машина частьләрен эзләп районның ерактагы колхозларына юл алдылар. Ә председатель комбайн чылбырлары табып кайтуны үз өстенә алды. Бер уйлаганда бик аяныч бит: егерме тракторы, унлап үзйөрешле комбайны, егермедән артык ургыч һәм чапкычы, унике автомашинасы, йөз дә сигез киловаттлы электростанция һәм башка бик күп техникасы, машиналары, техник җиһазлары булган зур колхоз ниндидер бик арзанлы һәм ясавы җиңел булган частьләрне эзләп, эзләп кенә түгел, теләнеп тирә-як авылларга, районнарга, хәтта өлкәләргә бара. Бармас иде, меңнәрчә сумга алынган машина, йөзләрчә кешенең кул хезмәтен алыштырырга җитәрлек көч мәет булып эшсез торырга мәҗбүр. Техникадан чын-чынлап хуҗаларча файдалана белүче колхозлар өчен машинаның теге яки бу часте булмау аркасында тукталып торуның, нәрсә икәнен һәркем белә. Аннан да начаррагы бар әле. Дөрес, без аны безнең республикада түгел, Ульяновск өлкәсендә күрдек. Бу өлкә белән чиктәш колхоз җитәкчеләре әйтүенчә, аларда, Ульяновск өлкәсендә, техника, запас частьләр белән тәэмин ителү безгә караганда киңрәк. Ләкин эш тәэмин ителүдә генә дә түгел икән. Каюмов Ульяновск өлкәсенең «Гигант» колхозына, бая әйтелгәнчә, бик арзанлы, бик примитив деталь — комбайннар өчен чылбыр эзләп барды. Бу колхоз Татарстан чигеннән әллә ни ерак түгел — көнбатышка таба егерме километрлап кына барасы. Колхозның зурлыгы, басуларның мәйданы «Ирек» белән бер үк диярлек. Зур һәм тирән күле дә бар — ерганакны буып ясаганнар. Председательне правлениедә очрата алмадык, бөтенләй колхозда да юк икән әле, «ул Ульянга китте», — диделәр. Хөснетдииовны очрата алмауга да, складта комбайн чылбырлары булмауга да Каюмовның ул кадәр үк кәефе китмәде. Аның җен ачуын чыгарган нәрсә шул булды: машиналар паркының бер читендә, койма буенда, хәтта җыелып та куелмаган дүрт-биш «КЗН-2,1» чапкычы һәм берничә «ЖБА-3,5» ургычы ята иде. — Кул белән борчак чабарга керешкәннәр, — диде Каюмов, ачынып, — ә м'ашиналар мәет булып ята. Сүз биргән булсам да, җибәрмим машина. Үзләре килеп өйрәнеп китсеннәр. Булыр икән ваемсыз кешеләр дә... Чыннан да шушы ваемсызлык, техниканы файдалана белмәү аркасында урып-җыю никадәр соңга кала, никадәр ашлык югала, никадәр авыр кул хезмәте сарыф ителә, колхозның никадәр акчасы җилгә оча. Ул машиналарны ясау өчен дәүләт никадәр акча тоткан, аны ясауга ни- чәме-ничә эшченең хезмәте кергән. Ә бу машиналар ачык һавада кирәксез тимер кисәкләре булып ята бирә. Әйе, бу гамьсезлеккә ачуың да килерлек. Ә безнең республика колхозларында техниканың шундый ук эшсез ятулары яки тиешенчә файдаланылмау очраклары азмыни! Урып-җыюда гына түгел, уңышны үстерү, колхозның бүтән тармакларыннан да күп итеп продукция алуда барлык техникадан югары җитештерүчән файдалану зур әһәмияткә ия. Әнә туфрак бер үк, ә шул ук колхозның басуларында арыш-бодайдаң да, борчактан да уңыш — «Нрек»тәгегә караганда шактый түбән буласы күренеп тора: сирәк тә, сабаклары, башаклары да кечерәк; чүп үләннәре дә күп. Каюмов бу тирәләрдә еш булгалый икән, ул моның сәбәпләрен дә әйтеп бирде. Әлеге дә баягы шуңа — техникадан тиешенчә файдаланмауга кайтып кала: соң чәчелгән яки туңга сөрергә өлгермәгәннәр, җирне эшкәртү сыйфаты начар булган. Ярәмәй авылының кырыеннан ук дпп әйтерлек, калкулык итәгеннән, «Цнльна» колхозының арыш басуы җәелеп киткән. Урып-җыю эшендәге кичәге көнне һәм биредәге алымның, яңа алымның өстенлеген күрсәтү өчен махсус калдырылгандыр диярсең ул арыш кырын. -Бу якта. «Ирек»тә, инде борчакны да теземнәргә салып бетерделәр. Ә анда, диңгез кебек зур мәйдан уртасында һаман бер комбайн селкенә, аның хәрәкәтләнүе ерактан аеруча акрын сизелә; иртән хәрәкәттә булса, кичкә табан ватылып туктап тора. Комбайн кебек зур, куәтле машина да урылмаган, зур басу уртасында берүзе генә бик көчсез, мескен булып күренә икән. Яңа, тизләтелгән агым методы белән урылса, бу җит- меш-спксән гектарлы участок бер сменалык кына эш инде. Ләкин ул колхозда да бу метод колач җәймәгән әле. Ставрополь игенчеләренең үрнәге безнең республиканың кайбер колхоз һәм совхозларында да техниканы бөтен мөмкинлегенә җигүдә үзенең уңай якларын, өстенлеген ачык күрсәтте. Тизләтелгән агым методын, сәгатьле эш графигын кулланган хуҗалыклар сынатмадылар: урып-җыю эшләре дә аларда кыска вакыт эчендә тәмамланды, дәүләткә ашлык сату заданиесе дә срогыннан элек һәм арттырып үтәлде. Әйе, Ставрополь игенчеләре, аеруча «Темижбек» совхозы механизаторлары тәҗрибәсе шул ук техника белән кыска срокта күп мәртәбә зуррак күләмдә эшләргә, ашлыкны югалтудан саклап калырга мөмкинлекне ачты. Яна прогрессив технология Ставропольдә генә калмады, Кубаньда, Донда, Урал һәм Украинада да киң таралды, безнең Татарстан колхозлары һәм совхозларына да килеп җитте, һәм шуңа күрә КПСС Үзәк Комитеты секретаре, Совет хөкүмәте башлыгы Никита Сергеевич Хрущевның партиянең Үзәк Комитеты исеменнән «Темижбек» совхозы җитәкчеләренә, эшчеләренә, белгечләренә язган котлау хатындагы мактау сүзләре алар үрнәгендә эшләп зур җиңүгә ирешкән «Ирек» колхозы һәм башка хуҗалык игенчеләре адресына да турыдан-туры карый.