Логотип Казан Утлары
Хикәя

САГЫНДЫРГАН СУКМАКЛАР

Кәшәле кырларны үтеп, таш күпергә килеп җиткәч, йөк машинасы туктады. Хәйдәр Хәбибуллин, тимер юл станциясеннән чыкканнан бирле, әпә шул машинага утырып килгән иде. — Рәхмәт, энем, хуш! — диде ул шоферга, кул биреп саубуллашты да машинадан төште. Машина китеп барды. Хәйдәр исә, олы юлдан уңга борылып, Куш күпергә таба атлады. Куш күпер авылы олы юлдан читтәрәк, урман артына урнашкан иде. Урман буена килеп җиткәч, Хәбибуллин туктады һәм саф-саф булып тезелеп киткән нәфис наратларга карап торды. Аннары урман читендә төркемләшеп утырган яшел чыршылар янына килеп басты. Боларның барысы, барысы да Хәбибуллинга таныш, юк, таныш кына түгел — изге иде. «Бездә генә, безнең илдә генә мондый матур урыннар!» диде Хәйдәр эченнән генә һәм урманга кереп китте. Урман зур түгел. Сукмак буйлап бераз баргач, Хәбибуллин чәчәкле аланга килеп чыкты һәм, кулындагы кечкенә генә сары чемоданын янәшәсенә куеп, яшел чирәм өстепә утырды. Тирә-якта чәчәкләрдән-чәчәкләргә кунып күбәләкләр оча, куакларда чыр-чу килеп кошлар сайрый, күктә сирәк-сирәк кенә ак болытлар йөзә иде. Хәйдәр, дөньяны онытып, үлән өстендә рәхәтләнеп утырмакчы иде, булмады: яралы йөрәк хәтта мондый минутларда да тынгылык бирми икән... Ул тиз генә урыннан торды да, чемоданын алып, яңадан сукмак буйлап китте. Бераз баргач, киң кырлар түренә килеп чыкты ул. Биредәп тирә-як, кул очындагы кебек, ап-ачык булып күренә иде. Әнә түбәндә, уйсу җирләрнең аргы башында, Торна һәм Балыкчы авыллары утыра. Алардан уңдарак — Руслан авылы. Арырак — әрәмәле яшел болыннар һәм киң басулар... Гомергә бер генә килә торган сабый чакларын үткәргән бу таныш урыннарга килеп чыккач, Хәйдәрнең күңеле нечкәреп, күзләрендә дәрт очкыипары кабынып китте. S. .с. ә.- .4 10. Р 65 66 Эй... Тугаи илем, әй... Туган җирләрем! — диде ул үз-үзенә һәм, бераз тукталып торды да, яңадан юлын дәвам итте. Барган саен таныш, кадерле урыннар очрый иде аңа. Әнә уң якта еракларга, әллә кайларга җәелеп киткән арыш басуы? Аның бирге читендә яшел хәтфә ябынган түгәрәк үзән ята. Үзәнне үтеп сулга борылсаң — юкә, усак һәм имән урманы башланып китә. Бу тирәләргә килеп җиткәч, Хәйдәр тагын туктады һәм, кулындагы чемоданын җиргә куеп, башындагы эшләпәсен кулына алды да бөдрә урман һәм яшел үзәп буйларына карап торды. Әйе, кайчандыр йөрәктә калган таныш сукмаклар һаман да югалмаганнар иде әле^ Үзәк уртасыннан, нәкъ электәгечә, көмеш кебек чишмә ага. Бала чакларын, ата-ана канаты астында гамьсез үткән рәхәт минутларын хәтерләтте алар Хәйдәргә... Ата... Нинди изге сүз! Ләкин, шушы яшенә җитеп, Хәйдәр генә ата була алмады... Ә кайчандыр аның да атасы бар иде бит... Бервакыт, шушы үзән аша чыкканда: — Кара әле, улым! Хет су тегермәне кор... хет электр станциясе... тик чишмәне генә буарга кирәк, — дигән нде бит аңа әтисе... Аннан соң инде ничә еллар үтеп китте... Ләкин, кем белә, Хәйдәрнең атасы Хәбибулла агай бәлки хәзер дә исәндер әле! Бәлки кайткандыр инде ул! Кайчандыр, ни өчендер төрмәгә алып киткәннәр иде бит аны... Ниләр көтә икән Хәйдәрне?.. Апасы исәнме икән әле? Әгәр иргә чыккай булса, Хәйдәрнең сеңелесе Зәйтүнә дә балалар анасы булгандыр инде... Киткән чакта: «мин сине көтәрмен» — дип озатып калган Рәйханәсе кайларда икән аның? Кем белә, бәлки каршылаучы да булмас... Гаҗәп түгел: Хәбибуллинның югалып йөргән юллары бик еракта, бик авыр, бик тә бормалы булды шул. Уйлап торсаң, акылга с-ыймаслык: әүвәл сугыш... Ватан сугышы... Волхов урманнары... Каты-каты атакалар... Аннары — әсирлек... Ниһаять, Америка... Бу вакыйгалар исенә төшкәч, Хәйдәрнең чырае бозылып китте һәм ул адымнарын тизләтә төште. Кич якынлаша иде. Урман буйлары, тау битләре һәм яшел басулар кичке шәфәкъ нурлары белән бизәлгән. Офык буйларындагы катлы-кат- лы ау болытлар алсу тауларга охшый. Кайдадыр якында гына бытбылдык тавышы ишетелә, ә сукмак аша, пыр-пыр итеп, ниндидер кошлар очып уза иде. Күңел нечкәрсә, шулай була бит: Хәйдәрнең кинәт күкрәк киереп җырлыйсы килеп китте. Сүзләре дә әзер иде аның: Агы иделкәйләрнең ай камышын Җиз курайлар итеп тарттым мин. Чит илләрдә йерү бнк туйдырды — Туган илкәемә кайттым мин. Бу җырны.Хәйдәрнең атасы Хәбибулла агай җырлый торган иде. Ата җыры искә төшкәч, Хәйдәр пошынып куйды һәм аның күз алдына атасы салган йорт килеп басты. Бу йорт уйландыра һәм пык борчый иде аны. Тора микән әле ул? Анда кемнәр яши икән?.. II Хәйдәр Куш күпергә килеп кергәндә, караңгы төшкән иде инде. Ләкин хәтердә сакланган таныш йортларны танымаслык ук караңгы да түгел иде әле. Таныш йорт дигәннән, Хәйдәр киткәннән бирле авыл йортларының күбесе үзгәргән, яңарган иде ипде. Кайчандыр тау буенда бер генә урам булып утырган Куш күпернең, яңа йортлары белән бергә, үз мәктәбе, үз клубы һәм үзенең зур кибете бар иде хәзер. Әмма, нык нигез озакка чыдый дигәндәй, Куш күпердә Хәйдәр күргән, Хәйдәр белгән йортлар да җитәрлек иде әле. 67 Хәйдәр киткәндә шактый нык булган өч тәрәзәле, калай башлы нарат өй. тыкрык буендагы кое янында бөкшәеп калган иде. Бу йорт янына килеп җиткәч, Хәйдәрнең күңеле җылынып китте: өйдә ут яна иде! Таныш җилкапканы эчке бер дулкынлану белән ачып, Хәйдәр ишек алдына керде һәм өй ишеген шакыды. — Кем бар анда, керегез! Я рабби! Әнисе! Әйе, әнисе тавышы, димәк, исән икән әле! Хәйдәр өйгә кыяр-кыймас кына керде һәм йөрәк тавышы белән: — Әнием, бәгырем! — диде. Шәмсия карчык аптырап китте һәм бер мәлне баскан җирендә шаккатып торды. Аннары улының эчкә баткан чем-кара күзләренә текәлде дә: — Улым, Хәйдәрем, син түгелме соң? Син ич, син! — дип Хәйдәрне кысыл кочаклап алды һәм тыелгысыз елап җибәрде. Хәйдәр нсә, дөньядан үткән кешедәй, бер мәлгә тын калды, аннары әнкәсенә гомер туй' мастай итеп карады да, озын-озак авырудан соң исенә килгәндәй, ананың битләреннән сыйпады һәм аны тынычландырырга тырышып: — Җылама, әни, җылама! Мин бөтенләйгә кайттым, — диде. Тагын нәрсәдер әйтмәкче пдс, ләкин әйтә алмады: тамагына ниндидер төер утырган иде аның. Ниһаять, ана тынычланды һәм, күз яшьләрен башындагы яулык чите белән сөртә-сөртә: — Уз, улым, әйдә, түргә уз!—диде. Хәйдәр түргә узды һәм, тәрәзә каршына килеп, урындыкка утырды. Шулай итеп, бер дә көтмәгәндә улы белән күрешүгә ана һаман дэ аптырый, һаМан да гаҗәпләнә иде әле. — Әй, бәбкәм, бәбкәм! — диде ул, улының каршына басып, — төшем түгелдер ич бу? Кара әле, исән икәнсең ләбаса, ә? Кем уйлаган апын болай буласып. Ни булды соң? Кайларда гына болай хәбәрсез тордың? Кош теледәй бер хатың да булмады бит! — Әйе, мин исән, әни, — диде Хәйдәр һәм, нәүмиз баласымак, башын аска иде. Шул арада ана: — Әй аллам, бөтен дөньяны онытканмын, тукта әле, чәй әзерлим, — диде һәм ашыга-ашыга өйнең почмак ягына кереп китте. Ана картайган, төскә-биткә бик нык үзгәргән булса да, шактый таза, нык күренә иде әле. Хәйдәр аңа карап, елмаеп куйды. Аннары йорт эчеиә күз төшерде, ләкин атасының да, сеңелесенең дә биредә яшәүләрен белдерә торган бернәрсә дә күрә алмады. Ана почмак ягыннан чыкты һәм улының каршына утырып: — Әй балам, сугышта югалды дигән хәбәр килгән иде ләбаса, ничек кенә исән калдың соң? Нигә кайтмадың? — диде. Хәйдәр уйга чумды, хатирәләргә уралды. Әгәр башыннан үткәннәрне сөйли башласа (ә сөйлисе килә иде аның) сәгатьләр генә түгел, атналар да аз булыр иде. — Плендә булдым, — диде ул, ниһаять. — Аннан соң Америкада. Ләкин шикләнмә, әни! Мин усал, ният белән йөрмәдем. Нишлисең бит: әтинең төрмәдә булуы куркыткан иде мине. Хәйдәр пиджагы белән эшләпәсен- салып чөйгә элде, атасы турында сорашырга уйлады. Ләкин турыдан-туры сорарга базмады, сүзне чит- тәнрәк башлады: — Әллә ялгызың гына торасыңмы инде, әни? Зәйтүнә дә күренми,— диде ул. — Зәйтүнә Ташкентта, улым, — диде Шәмсия карчык. — Ташкентта торалар алар. Ире паровоз йөртә. Балалары да бар инде. Бик чакыралар кана, туфрагымны ташлап китәсем килмәде... Ә атаң... кайтмады, улым... Үлгән ул... 68 Ана өстәл янындагы яшел сандыкны барып ачты да аннан ниндидер кәгазь чыгарып Хәйдәргә бирде. Бу кәгазь арасында кечкенә генә бер фоторәсем дә бар иде. Хәйдәр башта кәгазьне укырга тотынды: ...«Заһндуллии Хәбибулланың эше яңадан тикшерелде һәм ул гаепсез дип танылды». Бу язуны Хәйдәр кат-кат укып чыкты. Ә аннары карчык биргән фоторәсемгә текәлде. Рәсемнән Хәйдәрнең, атасы— Хәбибулла агай карап тора иде. Кап-кара мыеклы, киң маңгайлы, кыю карашлы бу кешенең заманында шактый эшлекле булганлыгы күренеп тора иде. Әйе, башта шахтер, аннары авыл советы председателе, коммунист иде бит ул. Хәйдәр, бу рәсемгә карап уйланып утырган арада, апасы ашарга әзерләде: башта өстәл өстенә арыш икмәге, атланмай һәм каймаклы салкын катык китереп куйды. Аннары, самовардан чынаякларга чәй агыза-агыза, улын сыйларга кереште: ■ — Утыр, улым, аша, ачыккансыңдыр, балам. Хәйдәр утырды. Рәхәт иде аңа: хуш исле тансык арыш икмәге белән салкын катык яшь чакларын, менә шушы өйдә, шушы апа янында һичбер гамьсез чабып йөргән .минутларын хәтерләтте аңа. Ә ана сыйлавын дәвам итте һәм, шул арада, үз тормышы турында да сөйләп алды: — Тормышым иркен болан, — днде ул. — Сыерым да бар. Кияү белән кыз да онытмыйлар. Колхоз да күп булышты. Атаңның акчасы да чыкты. Пенсиям дә бар. Бик шөкер, улым... Хәйдәргә кыен булып-китте. Анасы Шәмсия карчыкка кемнәр генә булышмаганнар, ә улы — Хәйдәр нинди ярдәм итте сон. аңа?! Ничәмә еллар буе чит илләрдә йөреп, бер яулык та алып кайта алмады ич ул!.. Хәйдәр уйга калды. Ләкин ана уйланып утырырга бирми иде: — Аша, улым, аша, нигә чемчеңеп кенә утырасың?! — Кичер мине, миңа бик авыр булды, әии,— диде Хәйдәр, һәм, еллар буе йөрәгенә җыелып килгән хәсрәтләрне таратырга теләгәндәй, үз хәле, үз тормышы, үзенең йөргән юллары турында сөйләргә тотынды. — Ничек түзелгәндер, — дип башлады ул һәм берничә сәгать буе бер туктамый сөйләде. Кыскасы, сугыш тәмамлангач, Хәйдәр, Көнбатыш Европа шәһәрләренең берсендә, әсирләр арасында яшәгән. Аннары Америкага китәргә мәҗбүр булган. Түбәләре күккә тигән Ныо-йоркта да булган ул. Анда хезмәт таба алмагач, моңа чаклы күз күрмәгән, колак ишетмәгән әллә нинди штатларга һәм атауларга барып чыккан. Гавай атауларында да торган ул. Ләкин, «кара сакал арттай калмый» дигәндәй, кайда гына барса да, кайда гына сугылса да эшсезлек һәм фәкыйрьлек каршылаган аны. Җилдә дә, яңгырда да, бакча буйларында, каштай төпләрендә кунарга туры килгән аңа. Кыскасы, вакытлы эшләргә дә көч-хәл белән генә урнашып, Гудзон буендагы рестораннардан калдык-постык җыеп, акча патшаларының аяк олтырагы булып, илсез, өйсез, семьясыз яшәгән ул. Ниһаять, Хәйдәр Нью-Йоркка совет илчелегенә килеп, илгә кайтаруны сораган һәм аны кайтарганнар... — Менә шулай: юлдашларыннан адашкан киек каз идем мин, әии,— диде Хәйдәр, сүзен тәмамлап һәм урыныннан торды. Анага авыр булып китте. — Әй. алла, кайтмасан, сөякләрең шунда каласы икән, — диде ул һәм, акрын гына урыныннан торып, Хәйдәргә түшәк җәя башлады. Түшәк җәелгәч, ана: — Ят инде, улым, аргансың ят! —диде һәм, өстәл каршында эленеп торган керосин лампасының утын басыбрак куйды да, өйнең кече ягына кереп китте. 69 Хәйдәр ятты, ләкин йокыга китә алмады. Ул биниһая зур уйлар өермәсе эчендә калган иде. Ниһаять, бу көнне дә күрәсе бар икән әле аның. Үз илендә, үз өендә, үз анасы җәеп биргән йомшак түшәк өстендә яту- дап да рәхәт ни бар?! Ә тегендә — океаннар артында нинди кыен, нинди читен 1!де. Ләкин ышанырлармы? Читкә какмаслармы?.. Ялгышты шул. бик нык ялгышты! Җүнле кешеләр я фронтта үлеп калдылар, я өйләренә кайтып җиңү бәйрәме ясадылар. Ә ул... Нигә соң, нигә дошманнар өндәвенә ышанды ул?! Әсирлектән иленә кайтса, «халык дошманы малае, Ватанын сатучы» дип атарлар, янәсе. Менә атмадылар ич! Ә нигә атсыннар аны? Нинди генә авырлыклар кичерсә дә шымчы булмады, ватанына хыянәт итмәде, долларга сатылмады ич ул! Бервакытны, эшсез йөреп, ачлыкка аптырагач, Хәйдәр теләнергә чыккан иде. Башындагы эшләпәсен алдына куеп, ялтырап торган юл читендә — кино йорты янында утыра иде. Шул чагында кемдер кинәт аның җилкәсенә төртте. Хәйдәр сискәнеп китте һәм башын тиз генә күтәрде. Аның каршында, чыраен бозып, жандарм тора иде. — Теләнергә ярамаганны белмисеңмени?!—диде жандарм һәм Хәйдәрне ниндидер бик зур бер йортка алып керде. Аннары чандыр гына, чибәр генә бер әфәнде Хәйдәрдән сорау алды. Сорау беткәч: -- Менә шулай йөргәнче, без сезне Россиягә җибәрик. Эш хакын кызганмабыз, —• диде әфәнде. Хәйдәрнең колак чигәләре чыңлап китте һәм ана кемдер: «Син бездән киттең, инде безне сатарга җыенасың?! Оят түгелме сиңа? Теләнеп йөрмә, кайт, хезмәттә, икмәк тә күп бездә» — дип кычкыра кебек тоелды. — Юк! — диде Хәйдәр әлеге әфәндегә һәм совет илчелегенә бу турыда да сөйләп бирде. Бу хәл исенә төшкәч, Хәйдәрнең күз алдында аяусыз океан артлары шәүләләнеп китте һәм ул, аларны күрмәскә тырышкандай, күзләрен йомды... Таң әтәче кычкыра иде. Тыкрык буендагы калай түбәле өйнең кече ягында һаман ут яна. Шәмсия карчык һаман йокламый иде әле. ' III Хәйдәр уянып киткәндә, күптән таң аткан, өй эченә күптән кояш нурлары кергән иде. — йокың туйдымы, торамсың, улым? — диде ана һәм Хәйдәрнең маңгаеннан сыйпап алды. Апа Хәйдәрнең баш очында — кровать янында утыра иде. Аның башында әллә нигә бер генә бәйли торган француз яулык. Шундый ук йомшак карашлы, шул ук миһербанлы күзләр... Ниндидер җылылык, ниндидер изгелек белән карыйлар. Хәйдәргә рәхәт булып китте. — Аз гына ятыйм' әле, әни, — диде ул, сабын балаларча, ләкин түшәк өстендә берничә тапкыр киерелгәләп алды да, урыныннан торды һәм, аннанмонпан гына кненгәләп, ишек алдына чыгып китте. Анда тавыклар кытаклый, әтәч кычкыра, амбар түбәсендә күгәрченнәр гөрли иде. Өй енпләтелгәи, капка таза, тик амбар гына искергән иде. Хәйдәр бакчага чыкты. Бакча, электәгечә, каралтылар артында, һәм аның түтәлләре яшәреп киләләр иде. Кайчандыр ботакларын җәеп утырган карт каен гына күренми иде. Өй алдында аны бер кулына комган, бер кулына чиккән сөлге тотып, анасы каршылады: — Я, улым, юынып ал әле! Хәйдәр рәхәтләнеп юынырга булды. Анасы су коеп торды. — Энекәчем! Бу ни бу, балам? — диде ул, Хәйдәрнең аркасында тирән һәм ямьсез уепкы күреп. 70 Сугыш эзләре... •— Хәйдәр, яраны яшерергә теләгәндәй, аркасын бер чпткәрәк борды. — Болан яраланмаган булсам, пленгә дә эләкмәгән булыр идем, бәлки. — Я... рабби! — диде ана. — Андый хәлләр кабатланмасын инде. Хәйдәр дә шундый фикердә иде. — Әйе, кабатланмасын, мәңгегә кабатланмасын! 'Алар өйгә керделәр. Өй эчендә бәйрәмне хәтерләтә торган тәмле аш исләре аңкып гора иде. Мондый чакларда аналар, төп йокыларын бүлеп булса да, балаларын сыйларга тырышалар бит. Шәмсия карчык та шулай итте. Кызыл ашъяулык җәелгән өстәлгә әле майлы кабартма, әле майлы коймак, әле куырган йомырка һәм катыкгсөт китереп куя торды. Аннары, кайнап торган самовар каршына урнашып, улын сыйларга тотынды: — Аша, аша, улым, менә монысын да ал! Сагынгансыңдыр. — Сагынмаган кая ул! — диде Хәйдәр һәм ана пешергән тансык, бик тансык азыкларны авыз итәргә кереште. Ана исә самовардан чәй агызды һәм шул арада авыл хәлләре, кар- дәшырулар, таныш-белешләр турында сөйли башлады. Каушамый гына, уйланып кына, акрын гына сөйләде. Сүз иярә сүз чыгып, Рәйханә дә телгә алынды. Бу исемне ишеткәч, Хәйдәрнең йөрәге жу итеп китте: әйе, матур кыз, сөйкемле кыз иде Рәйханә! Әйтерсең лә кичә генә булган хәл: кайчандыр бергә уйнап, бергә укып йөрделәр. Менә Наратлының урта мәктәбе... Сигезенче-унынчы класслар... Өлгергәнлек аттестаты... .Зур концерт... Аннары айлы кичә, аерылышу кичәсе... Хәйдәрнең әле дә күз алдында: бик шат, бик тырыш, бик булган кыз иде Рәйханә. Нишлисең бит, ат дүрт аяклы булса да абына, дип дөрес әйткәннәр, күрәсең, Рәйханә дә абынган! Юк, абынмаган — алданган, сугыш туктаганнан соң кайдандыр читтән килеп, сельпо кибетендә эшләп йөргән ниндидер бер бәндә алдаган аны. Дөрес, ул әүвәл Рәйханәне загска алып барган, аннары тун ясаган, ә бала булып, өч ай бергә торгач — качкан. Рәйханә горур кыз икән — качканны эзләмәгән. Эштә дә җебеп тормаган ул: баштарак звено башлыгы булган, аннары — бригадир. Хәзер терлекләр фермасының башлыгы икән инде. Халык та бик ярата ди үзен. Рәйханә турында сүз шушы җиргә җиткәч, ишек кактылар. Зәйнулла килеп керде һәм Хәйдәр белән кул биреп күреште. Шәмсия карчыкка тагын да күңеллерәк булып китте: — И-и, мактап йөрисең икән, утыр әле, Зәйнулла, утыр! — Бер уйласаң, нинди әкәмәт! Син дә дөньяда икәнсең, ә батька? — диде Зәйнулла һәм Хәйдәрнең хәл-әхвәлләре турыида сорашырга тотынды. Алар — яшьтәшләр, яшьтәшләр генә дә түгел, кайчандыр бергә уйнап, бергә үскән малайлар иде. Ни дисәң дә, үтәсе еллар үткән, күрәсең: Зәйнулла да үзгәргән, ничектер авырайган. Хәер, эшләгән эшләре дә җаваплы булган аның: әйтергә генә ансат, пичәмә еллар буе колхоз председателе булып торган ул, ә хәзер — бригадир икән. Иске дуслар арасында гәп тагын дәвам итәр иде бәлки, ләкин бригадир ашыкты: — Вакыт юк, батька, муеннан эш,— диде ул һәм, урыныннан торып, ишеккә таба атлады. Эш турында сүз чыккач, Хәйдәрпец йөрәге ярсып китте. Эшне сагынган, эшкә сусаган, эшкә ашкына иде ул. Зәйнулланы озата чыкканда: — Эшкә" чыгасы иде, Зәйнулла, эшсез йөрү бик туйдырды, — диде. Бригадир дәшмәде. Тик капка янына барып җиткәч кенә: — Ашыкма, батька, бераз ял ит! — диде. Шәмсия карчык та шундый ук фикердә иде. 71 — Күреп торам: бик ябыккансың, бәбкәм, — диде ул, Хәйдәр әйләнеп кергәч, — җан кинәндереп ял ит әле! Боегып тормыйк: менә аш үткәрербез. Мунчага да кереп чыгарсың. Кырынып җибәр: кардәш-ыру- ларның, дусишләрнең килеп керүләре бар. Шәмсия карчык ялгышмады. Хәйдәрнең кайту хәбәре, авыл җирендә генә була торганча, бик тиз таралып өлгергән иде: кешеләр берәм-берәм килә дә башладылар... IV Хәйдәр атна буе ял итте, атиа буе кунактан-купакка йөрде. Кемгә генә барса да бик зур табын, тәмле нигъмәт һәм күңелле мәҗлес каршылады аны. Әмма ул очынмады. Киресенчә, шактый кыен һәм гарьлек иде аңа: «Рәтле кешеләр нинди рәтле торалар! Ә мин ничәмә еллар буе адәм актыгы булып, әрәмгә яшәдем ич». Мәҗлесләрдә мондый уйлар күңелен каклый башлагач, Хәйдәр җырлый иде: Кара бөдрә чәчләремне Тарадым — үрәлмадым. Сахра тауларына менеп Карадым — күрәлмадым. Хәйдәр моңлы җырлый, һәм ■ ул җырласа, йөрәкләрдә ниндидер нечкә хисләр уяна иде. Кунаклар Шәмсия карчык өенә җыелган көнне дә шулай булды. Карты да, яше дә аны кыстый-кыстый җырлаттылар. Кыстаучылар арасында күрше Зәйнулла да бар иде. Тик шунысы кызганыч: нигәдер гармунчы булмады ул көнне. Иртәгесен Шәмсия карчык: — Чәчләрең агарса да, тавышың бозылмаган икән әле, улым, — диде Хәйдәргә. — Нәсел нәселгә тарта диләр: атаң җырлаганда да күңелләр сытыла торган иде шул. Бу вакыт Хәйдәр ялгызы гына ни турындадыр уйланып утыра иде. Ул, акрын гына башын күтәреп, анасына карады да: — Әйе, җыр яхшы нәрсә, әни, — диде. — Хезмәтнең дә менә үз җыры бар бит. Миңа эшли башларга вакыт инде. Документлар да аласы бар әле... Ана каршы килмәде. ...Иртәпге чәйдән соң Хәйдәр Наратлыга чыгып китте. Йомышлары бар иде: авыл советы да, колхоз идарәсе дә Наратлы авылына урнашканнар иде. Аннан әйләнеп кайткач, Хәйдәр район үзәгенә юнәлде. — Менә, әни, мин хәзер тулы хокуклы совет гражданы! —• диде ул аннан кайткач һәм, кесәсеннән чыгарып, анасына хәрби билет күрсәтте. Бу хәл ананы да чиксез куандырды. Ул аның өчем дә зур горурлык иде. — Рәхмәт, улым, — диде ул.— Кирәк икән, туган туфрагыңны якларга насыйп булсын! Хәйдәр, юлдан кайтып тамагын туйдыргач та, бригадир янына кереп китте. Кич булып килә иде. Гадәттәгечә, Зәйнулла эштәй кайткан иде инде. — Яманлап йөрисең ахры, нигә чәйгә өлгермәдең? — диде ул, Хәйдәр килеп кергәч тә. — Районда идем, Зәйнулла, — диде Хәйдәр. — Хәрби билет аллым. Давай, тизрәк эш бир! — Ярый, — дпде бригадир һәм Хәйдәрне ияртеп капка янына чыгып утырды. Тәмәке кабызып җибәрделәр. 72 — Терлекләр фермасына утын ташыйсы бар иде. Ризамы? — Бригадирның тавышы көр һәм нигәдер аеруча ягымлы иде. Хәйдәр шатланып кптте һәм: — Риза булмаган кая ул, риза, риза! — диде. Бригадир аңа тиешле аңлатмалар бирергә кереште: Утын дүртенче днләнкәдә,— диде ул.—Машина керерлек урын юк анда, ат белән ташырга туры килә. Сиңа иптәшкә тагып бер кеше бирербез... Атның тазарагын сайлап ал! Ну, ансын ат караучылар үзләре дә белерләр әле... ...Иртәгесен Хәйдәр ат абзарына килеп кергәндә, кояш яңа гына күтәрелеп килә иде әле. Шул арада ундүрт-уибиш яшьлек бер малай да килеп керде: — Абый! Сезнең белән барырга куштылар! — Ярый, — диде Хәйдәр һәм малай белән бергәләшеп ат җигәргә кереште. Ниһаять, ат җигелде, һәм алар юлга чыктылар. — Ну, әйдә, юрга, әйдә! — диде малай, һәм, кулындагы дилбегәсен уңгасулга болгый-болгый, атны куарга кереште. Җирән кашка, карап торуга авыр күренсә дә, елдам иде. Ул юртырга тотынды. t— Я, танышыйк, егет, исемең ничек? — диде Хәйдәр. Бу сорауны малай үзе дә көтеп кенә килгән, күрәсең: — Минме? Мин — Рәхим, — диде ул тиз генә. — Ә атаң? Малай, күңелсезләнеп, башын аска иде. — Әни — Рәйханә, әтине Нургали диләр бугай. Хәйдәр аптырап китте һәм анык күз алдына яңадан Рәйханә килеп басты. Хәзер ул үзе генә түгел: менә шушы иркә елмаючап сөйкемле малай — Рәхим белән бергә басып тора иде. — Беләм, таныйм алайса, — диде Хәйдәр һәм, сабыйның күңелен күтәрергә тырышып, — кайгырма! Син үзең егет инде — дип өстәп куйды. Рәхим башын күтәрде һәм Хәйдәргә туп-туры карады да: — Абый! Сезне Америкада булган диләр... Ничек, анда да галәмгә очучылар бармы? — дип сорады. — Очсалар ни? — диде Хәйдәр. — Өе биек булган белән, өйрәсе сыек, чәнчелгере! — Ничек инде ул, абый? — И-х, энем, энем, син яшь әле, берни дә белмисең, — диде Хәйдәр һәм үзенең Америкада күргән газаплары турында сөйләп китте... Шулай бара торгач, урманга килеп җиттеләр. — Утынны турап-ннтеп торасы юк, абый, — диде Рәхим һәм атны дүртенче диләнкәдәге утын әрдәнәләре янына китереп туктатты. Урманда күңелле иде. Хәйдәргә тагын да рәхәтрәк булып китте һәм ул, өстендәге күлмәген 'салып ташлады да, арбага утын төяргә кереште. Бер генә минутка да туктап тормый, дәртләнә-дәртләнә төяде. Ниһаять, арба тулды. Аннары Хәйдәр, арбадагы утынны ике җирдән аркан белән бәйләде дә, тәмәке тартып җибәрде. ...Алар фермага кайтып кергәндә, сыерлар җәйләүгә куылган, ә ферма бушап калган иде инде. — Кем бар, әни мондамы?—дип кычкырды Рәхим, ферманың ишек алдына килеп керү белән. Ак халатлы ике кыз ияртеп, Рәйханә килеп чыкты. Аны күргәч, Хәйдәр әллә нишләп китте һәм баскан җирендә таптанып торды. Аннары, ничектер кыюланып китеп, Рәйхапә каршына килде. — Исәнме, Хәйдәр? Кайтуың белән тәбрик итәм, — диде Рәйхапә һә.м аның белән елмаеп күреште. 73 Хәйдәргә ничектер бик җиңел булып китте һәм ул, күзләрен Рәйханәгә текәгән килеш: — Рәхмәт! — диде. Бер карасаң, — үзгәргән, картая төшкән кебек иде Рәйханә, бер караган,— яшь әле, бөтенләй яшь! Мәхәббәтле түгәрәк битендә бер җыерчык та юк аның. Ә күзләре... һаман шул ук шаян күзләр... Ниндидер нур балкытып багалар алар... Бу күзләргә Хәйдәрнең караган саеп карыйсы килеп торды, ләкин Рәйханә уңайсызлана күрәсең, улына таба борылды. — Әни! Утынны кайда бушатыйк? — диде Рәхим. Рәйханә урын күрсәтте. Аннары Хәйдәргә күз ташлап: — Мин Казанга китәм әле, слетка чакыралар. Аннары — ялга, — диде. Рәхимне ияртеп, фермадан чыгып китте. Хәйдәр карап калды. Рәйханәнең сөйкемле елмаюы көн буе аның күз алдында торды. V Бу көннәрне Хәйдәр урман белән ферма арасында утын ташып үткәрде. Юл азыклары алып, таң атканда чыгып китә дә, караңгы төшкәч кенә кайтып керә һәм еш-еш кына: «Юк, Рәйханәдән калырга тиеш түгел мин», дип уйлана. Шундый көннәрнең берсендә ничектер иртәрәк кайтты да: — Булды, әни, утынны ташып бетердем, — диде. Аннары юынып, тиз генә тамагын туйдырды һәм бригадир Зәйнулла янына кереп китте. Хәйдәр килеп кергәндә, Зәкиулла, колхоз председателе Тимергалин һәм партоешма секретаре Шакиров белән, ни хакындадыр, ярсы- на-ярсына бәхәсләшеп утыра иде. Хәйдәр кергәч, бәхәс тукталды. — Мөмкиндер бит? — диде Хәйдәр, тартынып кына. Барысы да Хәйдәргә борылып карадылар. — Ник мөмкин булмасын ди, әйдә! — диде аңа Шакиров, ачык чырай белән. Алар Хәйдәрне таныйлар иде инде. — Ишеттек, тырышып эшлисең икән, рәхмәт! — диде.аңа Тимерга- лин һәм үзе белән янәшә урын күрсәтте. — Рәхмәт алырлык эш кырган юк ла, иптәш председатель, — диде ул елмаеп. Аннары бригадирга текәлде. Баягы бәхәстән соң бригадир суынган иде инде, Хәйдәргә борылды да: — Сизеп торам,—диде. — Эш сорап килдең инде сип, ә? Чәчүләр тәмам булды, игеннәр өлгермәгән. Печәнгә төшәргә дә иртәрәк әле. Июнь ае — тын ай бит ул: әллә бераз ял итәсеңме, батька? — Тукта әле, тукта, яшьтәш! — диде аңа Хәйдәр һәм җитәкчеләргә күз салып алды. — Мин үзем бер эш таптым. Кызык эш. Рөхсәт бирсәгез, мин шул эшкә тотыныр идем. Бригадир, сагаеп, Хәйдәрнең сүзен бүлде: — я, я, нинди эш соң ул, батька? Бу сорауга Шакиров белән Тимергалин да җавап көтәләр иде. — Үзәннең чишмәсен буып, күл ясыйсы иде, — диде Хәйдәр, дәртләнеп.— Анда ничаклы каз-үрдәкләр үстереп була бит. Армиядә сапер идем мин. Әсирлектә дә шундый эшләргә җиктеләр. Рөхсәт итегез, ' башлыйм, тик ярдәм генә кирәк. Тимергалин да, Шакиров та бер-беренә карап алдылар, ә бригадир урыныннан торды. — Ул турыда без күптән уйлаган идек инде. Кул тимәде. Техника булмады. 74 Шакиров елмаеп җибәрде һәм: — Менә үз эзенә үзең бастыңмы?! — диде Зәйнуллага. — Киңәш итәргә кирәк, бу бик кызык тәкъдим, — дип тә өстәп куйды. Тимергалин папирос кабызды да тәрәзә аша үзән ягыиа күз салды: — Миңа да ошый бу тәкъдим. Өндәгез, иртәгә үк сәгать тугызга үзәнгә җыелабыз! — диде. ...Идарәдән чыгып, өйгә кайтып барганда, Зәйнулланың кәефе начар һәм аның күзләрендә ниндидер борчылу билгеләре бар иде. — Баш авырттырып йөрисең шунда, батька, — диде ул Хәйдәргә, кискен тавыш белән. — Печән чабылмый калып, терлекләр үлә башласа, җавабын кем бирер? Минме, я синме? Хәйдәр дәшмәде. Берникадәр юлны Зәйпулла да сөйләшми барды. Аннары кинәт әле Тимергалиины, әле Шакировны тиргәргә тотынды. Нәрсә аларга, янәсе, берсе Казаннан җибәрелгән шәһәр агрономы, берсе — комбайнер. Авыл эшен беләләрмени алар?! Әнә колхозларны эреләндергәнче Куш күпердә ал да гөл бара иде эшләр... Гаҗәп түгел: председатель Зәйнулла иде шул ул чакларда... Хәйдәрнең мондый сүзләргә катнашасы килмәде. Шунлыктан тын гына, дәшми генә барды. Йөрәктә дәрт кабынса, шулай була бит: сызыкларны кич буе сызды, кич буе уйланды Хәйдәр, ә иртәгесен таң белән торып, үзәнгә чыгып китте. Хәйдәр берничә минут чишмәгә карап торды, озын-озыи адымнар белән үзәнне аркылыга үлчи башлады. Аннан соң кесәсеннән кичәге яшел тышлы дәфтәрне алып, ничаклы таш, ничаклы агач, ничаклы цемент һәм ком кирәк булачагы турында исәп-хисап йөртергә тотынды. Ул, яр буена утырып, берни тоймый, берни ишетми эшли иде. — Тәк, тәк, ә без сине авылда эзләп йөрибез, — диде аңа кемдер. Хәйдәр сискәнеп китте һәм башын күтәрде. Аның каршында Тимергалин, Шакиров, бригадир Зәйнулла һәм тагын бер кеше басып тора иде. — Кичерегез, эзләп йөргәнсез дип уйламаган идем. — Я, ничек башлыйбыз, дускай? — диде Шакиров. — Минемчә, чишмәне менә бу җирдән буарга кирәк, — диде Хәйдәр һәм, кулы белән ишарәләп үзәнгә күрсәтте дә, үзенең фикерләрен тезеп китте. Ә фикерләре нигезле һәм кызык иде. — Булды. Бу эшне бүген үк идарәгә куябыз, — диде Тимергалин. Шакиров та шундый ук фикердә иде. Тик бригадир Зәйнулла гына: — Ах... ерып чыга алырбызмы икән? — дип куйды һәм, китәргә ашыккандай, юлга таба карады. Юлда «Газ-69» машинасы тора иде. Vi Тагын атна-ун көн вакыт үтеп китте. Бу атнаның күбрәк өлешен Хәйдәр Наратлыда үткәрде. Ниһаять, барысы да табылды, барысы да әзерләнде һәм әлеге үзән буенда күл ясау эше тулысымча башланып китте. Беркөнне үзән буена Шәмсия карчык килде. Әйтерсең лә ахыры заман: үзән буенда әллә нинди котчыккыч машиналар, тракторлар һәм бульдозерлар шаулый иде. Ө халыкның исәбе-хисабы юк! Төрлесе төрле бригадалардан җыелганнар,- күрәсең: Шәмсия карчык күбесен танымады аларның. — Колхозларны эреләгәннәр иде шул. Мепә кайда икән аның галәмәте!- — диде ул үз-үзенә һәм аш учагы янына китте. Үзәндәге колхозчыларның кайсы ком ташый, кайсы цемент китерә, кайберләре тирли-тирли таш вата иде. Хәйдәр килгәндә, балта осталары булачак күлнең капкаларын һәм бетон кояр урыннарын өлгертеп куйганнар иде. 75 — Я, ярыпмы? Кабул лт, иптәш прораб! — диде Хәйдәргә кемдер, шаяртып. Хәйдәр дә шаяру белән җавап бирде һәм, осталар ясаган капкаларны күздән үткәрде дә, кулына көрәк алып, бетончылар янына килде. — Ком! Компы күбрәк салыйк, егетләр, — дип кычкырды ул. Бетончылар арасында егетләр генә түгел, кызлар да, хәтта олырак колхозчылар да бар. Аларга яшүсмер Рәхим дә килеп кушылды. — Мин дә ком биреп торыйм әле, Хәйдәр абый, ~~ диде ул, өлештәй калырга теләмәгәндәй һәм алдында торган зур гына тимер ящиккә ком ташырга тотынды. Кемдер шунда: — Әлбәттә! — дип кычкырды. Ул да түгел, кыңгырау тавышы да ишетелеп китте. Эш тукталды. Берәм-берәм машиналар да тынды. Ниһаять, колхозчылар аш казаннары янына җыелыша башладылар. Хәйдәр исә нигәдер күл өстенә карап тора иде. Көтмәгәндә Шәмсия карчык килеп чыкты. — Әйдә, улым, әйдә, тәмле итеп карабодай боткасы пешердем, — диде ул Хәйдәргә. Хәйдәр елмаеп куйды һәм: — Әни! Син дә биредәмеии? — диде, гаҗәпләнеп. — Бу чаклы халык күтәрелгәндә нишләп өйдә ятыйм?! — диде апа. Аш учаклары чирәм өстендә, арыш кыры буенда иде. Мондый вакытта шулай була бит: кулларына табак, кашык тотып, казан тирәсендә мыж килүче колхозчылар арасында шаяртып сөйләшүчеләр дә җитәрлек иде: — Микроскоп юкмы? Югыйсә боткада .май күренми... — Лыгырдама, тыңкыш, ботка бик тәмле булган! Кая, ■ тагып бер табак бирегез әле, итен күбрәк салыгыз түлке. — Эшләгәндә дә шулай тырышсак, әллә кайчан миллионер булыр идек. — Ашаганда да такылдашалар, әйтерсең лә үрдәкләр, билләһи. — Маңгайларына кашык белән тондырганны көтәләр алар... Аштан соң җитәкчеләр киңәш корып алдылар. Шулчак улы янына Шәмсия карчык килеп туктады. — Кара әле, акыллым!—диде ул Тимергалипга һәм, кулы белән үзәннең аргы ягына күрсәтте. — Әнә анда бер матур чыганак бар. Кыз чагымнан бирле беләм миң аны. Күл белән бергә ничектер шул чыганакны да рәткә кертәсе иде... Бу киңәш барысына да ошады. Тик бригадир Зәйнулла Ялышев кына: — Тукта әле, Шәмсия апа, болай да баш-күз әйләнә, — дип куйды. Ләкин аны Шакиров бүлде: — Ферма эшчеләренә су кирәк булмасмыни? — диде ул. Чыганакка кое казу һәм күл буена каралтылар кору эшләре Ялышев бригадасына тапшырылды, ә бу эшләрнең җитәкчесе итеп Хәбибул- .чин билгеләнде. Беркәйне төзүчеләр арасына филармония артистлары килде. Өчәү иде алар: берсе — баянчы, икесе — җырчы. Эш туктаган, кичке аш узган, эңгер-меңгер төшеп килә иде. Төзүчеләр тау буена җыелдылар һәм, гадәттәгечә үзара гөрләшеп алганнан соң, кинәт тындылар. Ниһаять, моңлы тавышлы зур баянга кушылып, җыр башланды: ...Бишек җырың моңы Назлый колагымны, Күрәк сөтең Тәме телемдә, 76 Изге теләкләрең. Мине җитәкләде Адашамын дигән көпемдә. Әнкәем, күз нурым, Көт микс, кайтырмын! Җыр туктады. Яшь кенә, тартынкы гына артист җырлады аны. Кич кырып кырлар тынгач, тауга басып оста җырчы җырласа, йөрәкләрдә нинди генә хисләр кузгалмый! Бу юлы да шулай булды. Юк, алан гына түгел, кешеләрнең эчке хисләре тышка чыкты бу юлы: — Молодец, молодец! — дип кычкырды берсе, ә икепчесе, тиз генә урыныннан торып, җырчыны кочып ук алды. Төзүчеләр исә ләззәтләнеп кул чабалар иде. Бу вакыт Хәйдәр бер читкә борылды. Әллә яшь артистның тавышы бик моңлы булганга, әллә җырның сүзләре йөрәгенә кабынганга, күзләренә яшь килде аның. Җыр дәвам итте. Икенче җырчы — яшь кенә, кара гына, матур гына кыз иде. Татар җырлары белән бергә казакъ, үзбәк, корея һәм башкорт җырларын да башкарды ул. Концерт матур үтте. Төзүчеләр әлеге кыз хакында: — Сандугач бит, мин сиңа әйтим, — диештеләр. VII Бу кичтән соң атнадан артык вакыт үтеп китте. Шул арада күл төзү эшләре дә тәмам булды, ләкин концерт калдырган матур тәэсир күңелдә иде әле. «Әнкәемә хат» җыры көннән-көн тарала бара, көннән-көн урамнарда, кырларда ешрак яңгырый иде. Бервакытны урманда агач аударучылар арасында да яңгырады бу җыр. Эштә арып ялга утыргач, Хәйдәр җырлады апы: ...Изге теләкләрең Мнве җитәкләде Ялгышамын дигән көнемдә... Рәйханә улы Рәхим дә отып калырга тырышты бу җырны. — Хәйдәр абый! Миңа да өйрәт әле, — диде ул. — Иртәгә, ярыймы? — диде Хәйдәр. Рәхим дәшмәде һәм, юл буенда туктап-туктап, чәчәкләр җыярга кереште. Көннең көн буе урманда эшләү уен түгел бит: Хәйдәр шактый арыган иде. Шуның өстенә көне дә бик эссе булды. Ниһаять, урман юлларыннан килә-килә, кырга чыктылар, ләкин һава кырда да бөркү иде. Әллә суга сусаганга, әллә сүз табылмый торганга, берничә минут сөйләшми бардылар. Аннары йомшак кына җил исәргә тотынды, һәм кинәт суларга җиңел булып китте. Бу вакытта Куш күпернең күле дә якьшайганнанякыная бара иде инде. — Хәйдәр абый! Көмеш күлдә су коеныйк әле, яме? — диде Рәхим һәм өстендәге күлмәген салып, кулына тотты. Хәйдәр туктады һәм малайга елмаеп карады да: — Ничек, пичек? — диде. — Әллә инде көмеш күл дидең? Малай елмаеп җибәрде, һәм: — Үзегез дә беләсез лә, тик әйтмисез генә, — диде. — Сез казыткаи күлне барысы да Көмеш күл дип атыйлар ич. Хәйдәргә күңелле булып китте һәм ул «Көмеш күл» дигән сүзне эченнән генә берничә тапкыр кабатлап куйды. Аннары Рәхимнең чәченнән аталарча сыйпап алды да күлгә таба борылды. Күл, чыннан да, көмештәй ялтырый иде. Кем белә, күлгә мондый исем кушучылар киләчәктә аның көмештәй байлык бирәчәген дә истә тотканнардыр. Чыннан да, киләсе язда монда йөзгән үрдәкләрнең, казларның исәбе-хисабы булырмыни?! Күл читенә килеп баскач та, Хәйдәр әнә шулай уйлапды. Уйланды да, тиз генә чишенеп ташлап, күлгә сикерде һәм колач салып эчкә кереп китте. Күл зур һәм тирән иде. Аның өстендә алтын багана булып сузылган шәфәкъ нурын ертып үтте дә Хәйдәр борылды һәм су читенә килеп чыкты. — Көймә дә кирәк булыр, — дип уйланды ул. Рәхим исә йөзә белми, тик күлнең читендә генә су чәчрәтеп уйный иде. — Хәйдәр абый? Бездә йөзәрлек су юк иде бит: йөзәргә өйрәт әле! — диде ул. Хәйдәр аны өйрәтеп маташты. Рәхим исә, чабак балыксымак, кулдан ычкынырга һәм тиз-тиз генә йөзеп китәргә омтыла иде. Ниһаять, алар судан чыктылар һәм, өсләренә киенеп, китәргә җыенчылар. Нәкъ шул вакыт күл буенда ниндидер хатын-кызлар тавышы ишетелде. Ул да түгел ■— Рәйханә күренде. Аның белән бергә сыер савучы яшь кенә бер кыз да бар иде. — Бу нинди казлар дисәк, сез икән әле! — диде Рәйханә көлеп һәм болар янына килеп туктады. Әлеге кыз, нидәндер тартынгаисыман, бер читтәрәк басып тора иде. — Казлар гына түгел, аларны үстерүче кызлар да булыр әле! — диде Хәйдәр һәм Рәйханә белән кул биреп күреште. Аннары бергәләшеп Куш күпергә киттеләр. Рәйханә җәйләүдән, ферма сыерлары яныннан кайтып килә икән. Кулында ак халат, өстендә чәчәкле күлмәк иде аның. — Әни! Мин кинога барам, — диде Рәхим һәм теге кыз белән бергәләшеп авылга йөгерде. Олылар үзләре генә калдылар. Табигый, күңелне кытыклаган серләрне иркенләп сөйләшергә мөмкин иде. ' — Я, минем егет ничегрәк, бик тәртипсез түгелме? — диде Рәйханә. — Алтын! — диде Хәйдәр. — Урманда бәрәңге белән күкәйне аннан да остарак пешерүчене табуы кыен. Тырыша: әле чыбык ташый, әле пычкы карый. Молодец улың! Рәйханәгә күңелле булып китте һәм ул бик мөлаем итеп Хәйдәргә карады да: — Шулай инде ул: кышын укый, җәен колхозда эшли, — диде. Үзән эченнән урманга таба текә-текә сукмаклар менеп китә. Балачакта Рәйханә белән бергә җиләккә йөргән вакытларны хәтерләтәләр алар. Хәйдәр әле Рәйханәгә, әле шул сукмакларга карап барды һәм: — Эх... Сагындырган сукмаклар!—диде. Рәйханә уйга калды. Аннары матур итеп елмайды: — Сукмаклар гынамы? — диде. — Юк! — диде Хәйдәр. — Белмисең генә: сине, сине дә бик сагындым, Рәйханә! Рәйханәнең бит алмалары кызарып китте һәм ул’ сүзне икенчегә борды. Кайчандыр тирән җәрәхәтләнгән, аннан соң, еллар узу белән, яралары җөйләнгән йөрәкләргә тоз салырга теләмәделәр. Рәйханә дә, Хәйдәр дә үткән көннәре турында сүз кузгатмаска тырыштылар. Кем белә, киләчәктә кузгалмый калмас әле ул сүз, ләкин хәзергә бергәләшеп тын бару бик күңелле, бик рәхәт иде аларга. 1963 ел.