Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

БЫЛТЫР ЕГЫЛГАН ҖИРГӘ... пчә яңгыр явып киткән иде, ә төнлә төньяктан искән салкын жил бөтен җирне шакырдатып туңдырып та куйган. Мин эшкә барырга чыкканда, безнең капка төбендә, шау-гөр килеп, дворниклар тротуарга ком сибәләр иде. Торак конторасы начальнигы Саҗидә апа, бөеренә таянып: — Әйдә, ятрәк, ятрәк селкенегез, менә монда күбрәк сибегез, моидарак, мондарак, һәй,'—дип тегеләрне кыздыра гына. — Ни булды, ни кыланасыз? — дип сорадым. — Күрмисезмени, ком сибәбез. Таймас өчен. — Нигә монда гына? Тегендә дә сибәсе иде. — Нигә, нигә дип, үртәндереп йөрмәгез әле. Кайдан башлап сибәргә сездән башка да белом,— диде Саҗидә апа ачуланып. Аннары, азрак йомшара төшеп: — Былтыр нәкъ менә шушы төштә райсовет председателе егылган иде, — дип куйды. ры килеп бетми кебек. Чөнки аның аксак булып калуының мәзәк тарихы бар. Миңнулла яшь чагында, чүпрәк-чапрак җыючы булып, авылдан авылга йөри торган булган. Беркөнне шулай Кәкре елга авылында, кунарга дип, зур йортлы, кечкенә семьялы бер абзыйга кергән бу. Корсак тутырып чумар ашаган да йокларга яткан. Урынны түрдәге кроватька җәйгәннәр. Кечкенә бүлмәләрендәге иске идәннәрен сүтеп куйганлыктан, хуҗа кызы түрдәге сандык өстенә ятарга мәҗбүр булган. Менә бер мәлне Миңнулланың юрганын кемдер кинәт тартып куйган. Миңнулла ни дип уйларга өлгермәгән, юрганны тагын тарталар, ди. ю. .с. ә.- м ю. АКСАК МИҢНУЛЛА Гадәттә кешенең табигый җитешсезлегеннән көләргә ярамый. Ләкин Миңнуллага карата бу кагыйдә бик үк ту 145 146 — Я, шаярмагыз әле! — дип мыгырдангач, Миңнулла әйләнеп яткан икән, сандык өстендәге кыз көлеп җибәргән. Билгеле, Миңнулла кем шаярганын белгән хәзер. Йокысы качкан моның: әле бер якка, әле икенче якка әйләнеп, боргаланып ята икән бу. Шулай җәфа чигеп ятканда, Миңнулланың юрганын тартып ук алганнар. Күп уйланып тормаган кунак, — туптуры сандык өстендәге кыз янына киткән. Кыз да уянган һәм, озак уйлап тормастан, урындыкны эләктереп алган да, кан җире кычыта Миңнулланың!.. Түзеп-түзеп тә чыдар әмәле калмагач, бәладән котылырга уйлап, теге кечкенә бүлмәгә йөгергән Миңнулла... һәм «түбән өй»гә егылып төшеп, аягын сындырган да кычкыра башлаган. Хуҗа «бу ни хикмәт бу?» дип, кунакның тавышына йөгереп кергән дә ут кабызган. Аннары Миңнулланы тартып чыгарган да сораштыра башлаган. Кроватька күз салсалар, пи күрсеннәр: кровать астындагы ояда утырган ана каз юрганны оясы артына ук «яшереп» куйгап, ди. Кунак белән шаяручы менә кем булган икән! Күрәчәгең булса, каздан да каза күрәсең икән! ПЕЛӘШ БАШЛЫ АШ Б езнең авылда бик әдәпле, күркәм кыяфәтле бер абзый бар иде. Гарифҗан абзый. Гадәттә аны купшы Гариф дип йөртәләр иде. Гарифҗан абзый бер кешене дә, кешене генә түгел, чебенне дә рәнҗетми иде. Хатынына ачуланырга туры килсә дә, сүзне ул «әй, җаным, Таибә» дип башлый иде. Әгәр дә идәндә чүп күрсә: — Кара син аны, чүпне әйтәм, үткән атнада гына боларпы себереп түккән идең ләбаса, яңадан килеп кергәннәр бит, каһәр төшкерләре; Әгәр дә ботка көйсә: — Бу казанны базарга чыгарып сатмый булмас, начарланды; Әгәр өйдә ис чыкса: — Аңламыйм мин аракы этүчеләрне. Ник аңарга акча туздырырга? Безгә килсеннәр иде дә, ис иснәп исерсеннәр иде, — дип шаяра иде. Бервакыт ниндидер йомыш белән Гарифҗан абзыйларга кергән идем, аларның төшке аш вакытына туры килдем. Мина да токмач салып бирде Таибә җиңги. Ашый башларга оялып, ашны кашык белән болгаткалап утыра идем. — Әй, суыта белмисең! — дип, Гарифҗан абзый үзе минем ашны болгатырга тотынды һәм аштан бер озын чәч тапты. 147 — Кара әле, Таибә җаным! — диде хуҗа.— Әле син белмисең икән: күршебез чәчле ашны яратмый бит. Пеләш башлысып салып бир әле