Логотип Казан Утлары
Публицистика

Мин Шабай истәлегенә

Кояшлы бер көндә, 1963 елның бишенче сентябрь көнендә, иртән, бакчада, Ленин бакчасында, кинәт кенә аның йөрәге тибүдән туктады. Язучы Мин Шабан үлде, татар’әдәбияты үзенең гаять сизгер күңелле хикәячесенхудожнигын югалтты. Дан-шөһрәткә исе китмичә, һәрвакыт дөньяга сокланып, әйтә торган сүзен ихлас күңелдән әйтеп, бер тиен акчасыз калган чакларында да теш арасыннан зарлану сүзе чыгармыйча, күтәренке баш. күтәренке күңел белән яши белгән Мин Шабай турында «Танылган язучы», «Зур мирас калдырган язучы» кебек кабарынкы сүзләрне, ничектер, әйтәсе килми. Аңарга, шәхси тормышы фажнгалар белән түшәлгән кешегә, дөресен генә әйткәндә, танылырга вакыт та тимәде. Озын булмаган гомеренең өчтән бер өлешен диярлек, ул сракеракларда. «кара кояш» астында үткәрде — Сталин культы заманында кузгалган башбаштак- лык өермәсе, башка бик күп гөнаһсыз кешеләрне тамырларыннан йолкып аткан кебек, Мин Шабайны да һич гаепсезгә очыртып, каккалап, суккалап йортте. Аннан ул какшап, бер көтү чир төяп кайтты. Ләкин рухаи сау калган иде, элеккечә үк, «кош аулаучы малай» иде. Мин аның кемнән булса да, нәрсә очен булса да зарланып бер ааыз сүз әйткәнен хәтерләмим. Үпкәләүне белмичә, үзен хаксызга җәберләнгән КИТТЕҢМЕНИ? герой ясарга тырышмыйча, әлеге кырык төрле чир белән нсәпләшмәстән, ул шундук, кайтуы белән үк, каләмгә тотынды. Аның каләмне, язу эшен, язу өстәлеп сагынып кайтканлыгы әллә кайдан сизелеп тора иде. Газеталарга — очерклар, зарисов- калар, ххуриалларга — хикәяләр, әзерләнеп, бетеп килә торган повестьлар, роман турында хыяллану... Сугышта ирен югалткан китек күңелле тол хатың, шәхси милекчелек чиреннән кыенлык белән арына баручы «күпер башы» кешеләре, куян «телен белүче» уңган хыз- лар, гаделсезлекне күрәлмәүче якут карты Серафим, суык аяк Фексатый, революциягә кадәрге фаҗигале тормышта, вакытсыз сулган гөлдәй, яшьлән бәхетсезлеккә дучар булган Айсылулар, Габделбәрләр... Тезә башласаң, чынлап та, байтакны тезәргә мөмкин икән! Дөрес, том-том калын китаплар калдыра алмады, әмма калдырган чаклысында тормыш дөреслеге, дөньяга мәхәббәт, тормышны тагып да гаделрәк итеп күрергә тырышу һәм кешеләргә — кемнең кем булуына карамастан — яхшылык теләү бөркелеп тора. Һәм ул туларны нәкъ үз телебездә, кечекечедән колакны һәм күңелне иркәләп килүче саф ана телебездә, бу телне җыр булып яңгырардай әдәби биеклеккә күтәреп, минем кше ачык авызларны шаккатыру өчен чак-чак кына «тылсым» томаны да җибәреп, сурәтли дә белде. Күрәсең, чын художникта булырга тиешле барлык асыл сыйфатлар булган безнең ул Мин Шабай дигән кешебездә! Өзек-өзек бу язмалар мәрхүмнең үзенчәлекле иҗатына нинди дә.булса характеристика бирүдән, әлбәттә, ерак торалар һәм күз алдында аның өчен казылган салкын авызлы кабер торганда, ул турыда сөйләп тә булмас иде. Әйе, монда барысы да өзек-өзек, монда барысы да күңелдән өзелеп алынган. Быел май аенда без аңарга илле яшь тулуны, үзенә күрә бер юбилейсымак итеп, билгеләп утмәкче булдык. Миңа шунда кереш сүз әйтү эше тапшырылган иде. Үземә калса, мин ул кереш сүзне әзерләдем дә. Истәлекләрне актардым, яңадан бер кат хикәяләренә күз төшердем. Ләкин вакыты җиткәч кенә безнең Шабаебыз, туйдан качкан кияү кебек, юкка чыкты. Соңыннан билгеле булды: ул гидай үзенең әлеге шул Башкортстапыиа качкан икән. Шулай итеп, без аның илле еллыгын үзеннән башка, гаК зеталарда һәм журналларда аның иҗаты турында мәкаләләр биреп, рәсемнәрен бастырып, барыбер билгеләп үттек. Кайтып күзгә күренгәч, мин аңарга шелтә ясадым: янәсе, шулай ярыймы соң! Берни булмагандай, башын артка ташлап, гадәттәгечә шаркылдап келә генә бу: — Юбилей дигәннәрен чак-чак кына бе- ләм, малай. Ничек утырмак кирәк ике-өч сәгать буена үзеңне мактауларына чыдап. Әле рәтле эшең булса икән!.. Ул моны тыйнаклык йөзеннән шулай әйтте, әлбәттә. Ул, мәрхүм, бу яктан безнең байтагыбызга үрнәк булырлык, чын мәгънәсендә тыйнак бер кеше иде. Ләкин шулай да, әзерләнеп тә, сөйләнмичә калган юбилей речем өчен мин аны байтакка хәтле гафу итә алмыйча йөрдем. Сөйләнмичә калган ул речьнең истәлекләр белән бәйләнешле кайбер корамаларын монда да китерә алам. ... Кайчан 11әм кайдан килеп чыгуы белән артык кызыксынып тормастан, Мин Шабайны без, Казанда күренүе белән, шундук, ничектер үз ишебез итеп арабызга алдык. Тормыш булгач төрле чак булгандыр, мин бу урында тик бер чакны гына искә төшерәм: май аеның азаклары иде шикелле, хәтерләмим, Арча кырындагы рус зиратында чәчәге, яфрагы бергә шаулый иде. Без—Ибраһим Гази, Мин Шабай һәм мин — шул зират аркылы үтеп, эңгер-меңгердә, күтәренеп. Казанка буендагы куаклыкка— «Русская Швейцария» дип атала торган матур бер урынга киттек. Төи уздырырга. Учак ягып бәрәңге пешерергә. Иң әһәмиятлссе: сандугач җырын тыңларга. Билләһи, һич ялгансыз. Өч мужик, башлары да үз урыннарында, ә менә баралар. Нәрсәгә? Сандугач җыры тыңларга. Бүгенгедәй хәтеремдә: барган җиребездә коры утын булмас, дип, без барышлый ук зират өстеннән, авып, черергә яткан зур бер агач тәре өстерәп киттек. Аннары, учак ягыл, аның көлендә бәрәңгеләребезне пешергәннән соң, шул кайнар бәрәңге белән авызны өтә-өтә, бер бутылка шампанский эчтек. Ибрай да эчте, билләһи! Көлдә пешкән бәрәңге һәм шампанский — нинди кызыклы туры китерү. Аннары, таңга табарак, безнең бу табынга сандугач җыры да кушылды һәм, әлбәттә, без ул төнне күзебезне дә йоммадык... Аннары — бусы сандугач җырыннан байтак соң — кышларның берсендә (мин ул чакта «Йөзек кашы» повестеның актык главаларын яза идем), ничектер шулай туры килде, минем бер генә бүлмәдән торган өемне кунак басты. Ә язасы килә. Кеше янында утыра алмыйм, кешегә бүре булып үкерәсем килә. Шуннан нишләргә? Киттем Шабай янына. Ул чагында Мин Шабай элекке'монастырь йортының өченче катында, гроб кебек озынча, гроб кебек салкын бер бүлмәдә тора иде. Хатыны Миля эштә чак туры килде, үзе редакциядә дежур торып кайткан, салкын бүлмәдә бик селкенәсе килмичә булса кирәк, кырын янтаеп, укып ята иде. Хәлне сөйләп бирүем булды, Шабайның сикереп торып, аннанмоинан гына киенеп, чыгып китүе булды. Һәм кичсез кайтмады. Иптәшенә дигәндә, иҗат өчен дигәндә, менә ничек җанын урталай ярып бирердәй кеше иде ул — безнең Мин Шабай дигән кешебез. Миңа мәгълүм булган бөтен гомере буена — очрашу вакытларында, бергә утырып ирен чылаткан чакларда, Тукай залында булгалап торган шау-шулы җыелышларда, кулын селкеп Казан урамнарында йөргәндә, газета йомышы белән берәр колхозга командировкага китәр алдыннан яки. бигрәк тә, командировкада йөреп кайткач, кыскасы, һәрвакыт, һәр урында очынып, дөньяның хатлаулылыгына хәйран калып яши белә иде ул. Әнә бит Ибраһим Нуруллин яза аның турында: «Мнн ком, шлак, корым кагыш кар суыннан күтәрелгән истән башканы сизмәгәндә», килде дә бу. — Сизәсеңме?.. Каеры исен... дип сорады, — ди. Урамда әле язның башы гына, шәһәрдән әле кар китмәгән, а ул, художник, инде язны, уяна башлаган каеры исен сизә. Соңгы вакытларда Мин Шабан табигатькә, бакчалар, урманнар исенә аеруча сизгерләнә төшкән нде. Мин аны әледән-әле бакчада, өлкән яшьтәге каләмдәш иптәшләре белән сөйләшеп утырган җирендә, очрата идем. Үләрсинән берничә көн генә элек, ул мица, ясалма тәкәллеф күрсәтмичә, әйтте: —• Ичмаса, бакчаңа алып барыр идең, Фатих, — диде. Кем белгән бу фани дөньяныкын! Мин, аны-моны уйлап тормастан, тизрәк аны тынычландырырга тырыштым. — Менә отпусктан малай кайтып җитсен, моторның хуҗасы ул. Мин сине моторный лодка белән, Идел күрсәтеп, алып барачакмын. А1енә хәзер утырам, күземә яшь килә: малай кайтты, ә Шабай юк. Кыскасы, Мин Шабайның кешегә мәхәббәт хисе беләк сугарылган хикәяләре үзләрен үзләре, шат, сакларлар, үзләренә салынган күңел җылылыгын югалтмыйча, килер буыннарга алып барырлар дип ышанасы килә. Тик исән калган кешеләр — без шулай да бер нәтиҗәне ясасак икән: күпме кирәк кешегә, һәм иптәшең өчен бүген эшләргә мөмкин булган эшне нигә иртәгә калдырырга?