Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖӘЛИЛНЕҢ РУХИ ТУГАНЫ

Болгар халкының күренекле революционер-шагыйре Никола Вапцаровның исеме Юлиус Фучик, Муса Жәлил, испан шагыйре һәм драматургы Ф. Гарсиа Дорка исемнәре белән янәшә тора. Ул 1909 елда Болгариянең Пирин краендагы Банско шәһәрендә туа, кырыс тормыш мәктәбен үтә; күп мәхрүмлекләр күрә. Диңгез машиналары училищесын тәмамлагач, диңгездә, тегермәндә, тимер юлда, фабрикада кочегар, техник, слесарь ярдәмчесе булып эшли. 1931 елда «Дерзкий* миноносецында практика үткәндә. Н. Вапцаров СССРга качарга җыена, ләкин, үз илемдә бара торган көрәштән читләшергә хакым юк, дип, бу фикереннән кире кайта. Эшчеләр сыйныфы сафларына, революцион хәрәкәткә бик яшьли кушылган шагыйрь 1933 елда Болгария Коммунистлар партиясенә керә һәм тормышын үз халкын канлы фашизм режимыннан коткару өчен, Советлар Союзы белән дуслык элемтәләрен ныгыту өчен көрәшкә багышлый. Н. Вапцаров үзенең беренче шигырьләре белән ук революционер-шагыйрь булып, эшчеләр сыйныфының хезмәтен, тормышын, героик көрәшен җырлаучы булып аренага чыга. Аның бөтен иҗаты Ватанына, туган халкына, тормышка изге мәхәббәт, революцион энергия, зур гражданлык хисләре белән сугарылган. Никола Вапцаровның «Моторлар җыры» исемле беренче шигырьләр җыентыгы 1940 елда дөньяга чыга. Аңа кереш сүз урынына язылган «Ышану» шигырендә автор тормыш өчен, үзенең идеалы өчен теләсә нинди хәтәр эшкә барырга да әзер торуын әйтә. Н. Вапцаровның «Тарих» исемле шигыре бар. Ул аңарда, тарихка мөрәҗәгать итеп, болай ди: «Күргән газапларыбыз өчен безгә бүләк кирәк түгел; безнең рәсемнәребезне станоклар артына, үзең гасырлар буе җыйган томнар өеменә куйма; ләкин безгә алмашка килүче сугышчыларга шуны сөйлә: без кешелек бәхете өчен нык торып, тайпылышсыз көрәштек». Шагыйрь бу сүзләренә турылыгын тормышы, иҗаты, көрәше һәм үлеме белән раслады. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле көннәрендә, 1941 елның сентябрендә Никола Вапцаров, партия карары буенча, тулысынча профессиональ-революционерлык эшенә күчә. Үзәк Комитетның хәрби бүлеге мөдире ярдәмчесе сыйфатында, ул корал булдыру, подпольщикларны торак, кирәк-яраклар белән тәэмин итү буенча актив эш алып бара; урыннардагы партия оешмалары белән якын элемтәдә тора. 1942 елның мартында Н. Вапцаров өченче тапкыр кулга алына. Аны каты җәзалыйлар. Ләкин шагыйрь үзен батырларча тота. 23 июльдә Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты члены Антон Ивановка, Никола Вапцаровка һәм тагын дүрт подпольщик-коммунистка хөкем карары укыла. «Иптәшләр, еламагыз, — ди Н. Вапцаров залдагыяарга. — Мин Ватаным, халкым өчен үлгәнгә күрә тыныч һәм горур... Яшәсен Кызыл Армия!» Никола Вапцаров кебек миллионнарның көрәше -һәм түккән каннары бушка китмәде. Болгар халкы, Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә, Советлар Союзының туганнарча ярдәме белән, азатлык яулап алды һәм хәзер үзенең туган илендә яңа тормыш — социализм төзи. Н. Вапцаров исеме бөтен дөньяга танылды: аның әсәрләре куп телләрдә басылып чыктылар. Ул безнең халкыбызга да үзенең Муса Җәлиле кебек үк якын һәм кадерле. Шагыйрьнең тууына 55 ел тулу уңае белән Татарстан китап нәшрияты^ аның сайланма шигырьләрен бастырып чыгарырга әзерли. Татарстан шагыйрьләре китап өчен ул әсәрләрне җәмәгатьчелек тәртибендә тәрҗемә итеп тапшырдылар. Укучыларга без Н. Вапцаровның шул җыентыкка кертелгән кайбер шигырьләрен тәкъдим итәбез. 79 ЫШАНУ М ян сулыйм һәм хезмәт итәм. атлыйм тормыш буйлап; һәм шигырьләр чыгарам мин хәлдән килгәненчә. Ә тормышка җитди генә карыйм каш астыннан, — аның белән тартышырга туры килде ничә. Тормыш белән ызгышта мин, ләкин уйлама син: бәхәсләшкәч, тормышны бу сөйми икән, диеп. Киресенчә! Ахыр чиктә, аның тупас, тимер табаннары астында да җырлармын мин сөеп тик аның турында! Тик аның турында! Муеныма бау салып минем, сорасалар әгәр: «Телисеңме яшәргә син, берәр сәгать тагын!» Кычкырырмын һич кичекми: «Әй, явызлар, тизрәк, тизрәк, тизрәк чишегез сез нәләт үлем бавын!» Тормыш өчен әзер мен мин бөтен хәтәр эшкә: кирәк икән, самолетлар сынарга да әзер; чиксез җитез ракетага бер ялгызым утырып, башка ерак планетага очарга да әзер. Карар идем үз өстемдә янган йолдызларны; сөенер идем язмышыма, мин бәхетле булып; сөенер идем, тормыш белән бәйләнгәнмен, диеп, яшим, диеп, һәрвакытта аның белән тулып. Әгәр минем ышануның бөтенесен түгел, тик орлыгын, бер бөртеген тартып алсагыз да, югалтудан яраланып, әрнеп үкерер идем, йөрәгенә пуля тигән чуар юлбарыстай. Ул чак миңа бу тормышта нәрсә калачак соң? Ачыграк та, дөресрәк тә әйтимме бу хакта? Яшәрмен һәм таланырмын, дөньядагы барлык хәерчеләрдән ярлырак булырмын ул чакта. Безнең туар бәхетебезгә якты ышануны юк лтмәкче-бетермәкче буласызмы әллә? Киләчәккә, зирәклеккә, аның шатлыгына ышануны үтермәкче буласызмы әллә? Пуля белән үтермәкче буласызмы аны? Ләкин юкка! Ташлагыз сез! Берни чыкмас моннан. Яшерелгән ул күкрәгемдә — броня артында ул; бу броняны тишәрлек пуля әле коелмаган! Әле коелмаган! өрәш шундый кискен һәм рәхимсез.. Көрәш, — диләр тагын, — эпик эш. Мин егылдым. Башка алыштырды, Юкка чыкты бары бер шәхес. Атканнан сои, безне кортлар ашар; Гадәтн хәл болар бары да. Тик бел, халык, һаман алгы сафта Барырбыз без бергә давылда. 14 сәгать, 23.VII. 1942 Г. X у ж. и е в тәрҗемәләре КУРЫкмАГЫЗ, БАЛАЛАР! Э шлибез күп — Таңнан алып төнгә чаклы. Ә икмәк — аз. Икмәк менә җитми безгә. Балалар! Сез—боек, Кайнар яшь бөртеге кипми калган — Эленеп тора Йөзегездә. Күзләрегез шундый зурлар һәм моңсулар. 80 6. ,С. Ә.' № 1°' 81 Ул күзләрдә яшеренгән Бер үк сүзләр. Аларны соң Ничек кирәк күрми үтмәк! Шундый сүзләр: Икмәк! Икмәк! Икмәк! Әй, балалар! Шулай булды хәлләр иртән, Булды кичә, шулай булды өченче көн. Ә ризыксыз булгач шыксыз, булгач читен, Өмет белән сыйламыйча Нихәл итим! Еллар килер, Ул елларны йөгәнләрбез, Вакыт суын куып бетон буаларга, Юл бирмәбез ташкыннарга. — Без кушканча йөрегез! — дип Боерырбыз без аларга. Шунда менә булыр икмәк! һәм тук булыр бөтен халык, һәрбер адәм! Сезнең күзләр елмаерлар, Олы бәхет Балкып торыр ул күзләрдә шул җөмләдән. Миидә булса икмәк. Булыр ул'— синеке. Синдә булса, ул — минеке, Бар илнеке. Яшәрбез шәп! Без табарбыз тормыш җаен. Узган чорга агып бетәр Бүгенгенең черек суы, Бетәр күз яшь, Әче ваем. Без җырларбыз Гел мырларбыз эштә, өйдә. Кешеләргә дан җырларбыз Шаян көйгә. Ул көннәрдә мин, картайсам. Аталарча Күзәтермен, сөенеп, сезне Тәрәз аша. Сезне җор һәм таза хәлдә күрермен дә Әйтермен мин: — Дөнья матур, шәп ләбаса! Шулай булыр... Ә бүгенгә... юк шул икмәк, Юк шул аның, юк шул хәтта Валчыгы да. 82 Тамчы сөт юк, Әниләргә туры килә Сулырга да талчыгырга. Зарланырга ярамый тик — Юк файдасы. Яшереп тормыйм, Үземнең, дә кайгым ачы. Тик, балалар, Ышаныгыз килер көнгә. Курыкмагыз, Ул көн килә Көлә-көлә! G. Гайфуллин тәржемәсе. СҮЗЛӘР Шундый сүзләр була: керә үтеп бронясын иң нык йөрәкнең; елан угындагы агу кебек әрнетәләр алар күкрәкне. «Сатлык» — дигән сүз бар, әшәке сүз тетрәнәм мин аны ишетсәм; битемә кан йөгерә, канлана күз, кемдер, сугып, гүя, үчекккән. Елан, лайла кебек сүзләр була, андыйларын килми язасым. Мин саф һәм яшь, бу дөньяда шуңа иркен сулыш килә аласым. Менә озак еллар син төрмәдә, баш очында гүли шарла1ма... Кинәт менә кемдер әйтә: — Ирек! Күкрәктә яз шунда башлана. Күрәсең син уч төбендә кебек иркен басуларны, гизәсең... Янрый колагыңда: «Ирек! Ирек!»— Сихри бер көч шунда сизәсең. Киң болында чалгы селтисең син, ялтырый ул, чашт-чошт сызгыра; чәчләреңне җилдә җилписең син... Кара, нинди көчле сүз була! ЗАВОДТА ЯЗ Лермәкче иде ул смена белән, Мотор аны сүгеп ташлады: — Ярамый! Мин монда җавап бирәм! Вахтер янына бар син башта! — ди. Ләкин яз ул шундый үз сүзле! Цех уртасына үтте рөхсәтсез; 83 Киң яктыртты тәрәзәләр күзен, моторга тел чыгарып күрсәтте. Бер машина җырлый башладъ!, Никтер ләкин эшләр бик акрын. Мотор моның серен аңлады: — Чык моннан! — дип тагын акырды. — Әле язны куасыңмы моннан? — диде шунда аңа бер тачка. — Куып кына кара, чукынган, ясарбыз без сиңа стачка! Мотор тынды. Дала җиле ишектән кыр юллары исен китерде; гүя, иртә язда ярылып беткән яланаяк тавыш ишетелде. һәм кайчандыр иген иккән кешеләр, шәп үләнгә юлыккан көтү кук еш-еш сулап, тәрәзәне ачтылар, шатланалар, шундый җете күк! Машина янында кемдер сүгенеп алды... Бер кыз җырлый, үртәп кызларны. Аңа егет гашыйк караш салды, ә кыз алма кебек кызарды. Сиздермичә генә вахтер керде: — Кем рөхсәтсез...? — дип кычкырды. Тик аңлады. Үзе дә эчтән көлде. Сызгырып алды. Башын кашыды. Шып тынды. нгырь түгел бүген кайгым минем, көләч рифма түгел кирәк тә; калын тимер броняны җиңеп ничек үтим сизгер йөрәккә? Син язасың, ә кайдадыр шунда туп гөрселди рифма урынына; ракеталар күкне ертып уза, шәһәрләрдә янгын ургыла. Менә тынлык... ләкин җырларыма хушбуй исле сүзләр килмиләр; кәгазь битенең ап-ак кырларында болытлардай козгыннар йөриләр. һәм каядыр алар ташланалар гүя, канлы калҗага таба; каләмемә карап шашып калам: кара түгел — аннан кан тама. Юк, шигырьдә түгел бүген кайгым, Җырлар идем, җырлый алмыймын... 5. VIII. 1941. Ә. Д а в ы,д,о в тәрҗемәләре. 84 ГАЙДУКЛАР ҖЫРЫ * * өчле җил коя җиргә яфракларны, Өч ел инде күргән дә юк хатыннарны. Карыйлар да алар Пнрин тауларына, «Ятим» калдык, дип уй керә аңнарына. Армадыкмы икән соң без озак йөреп? Сагыныла шул балаларны төштә күреп! йоклаганда таш куябыз баш астына. Кипкән яфрак безгә йомшак юрган була. — Тузып бетте йортыбызның түбәләре... — Үсә кырда бары чүп-чар үләннәре! «йолдызларга тидер угың, төзә биек, Үлеп калсак өстебезгә шинель киеп, Әйтерсез сез, ирек өчен үлде, диеп». Җ Ы Р у " рманда, Пнрин тавында Айкала җилләр. Кузгалды сугыш кырына Имәндәй ирләр. Без бергә киттек көрәшкә Җиде яшь кеше. Еракта калды Пириннең Йолдызлы киче. Яшерендек Җәнлекләр белән Урман эчендүк. Аннан без Әрәмә буйлап Ары күчендек. Таныдык Әтиләр канын Чирәмдә күреп. Кызарган Яшел яфраклар Ал шәфәкъ кебек. Ракит куагыннан белдек Аналар каберен. Дымлы балчыкка күмелгән Буласы ярым. Сугыш кырына Без бергә Җидәүләп киттек. Ә туган йортка Нибары Өч кеше җиттек. Өй АРТЫНДА СИРЕНЬ ЧӘЧӘКЛӘРЕ артында сирень чәчәкләре, Күзләреңне алмый карарлык. Ишетәсезме сез Кошлар җырын? Башлануы бит бу язларның! Үтә ул яз тимер челтәрләрдән, Ишекләрне киереп ача ала. Ашыга ул. Ә син яз килүен Бөтен йөрәк белән каршыла. «Син дәртлеме? — Диеп сорар ул яз. — Әледәме постта торасын; Канатларың җилпеп талпынырга Чыдарлыкмы синең колачың?» Очкынланып яна үткер күзләр, Йөрәкләрдә ялкын кабына. Киләчәге, кайнар дәрте барга Бөтен дөнья язны сагына. САУБУЛЛАШКАНДА ■браклардан, көтелмәгән кунак кебек. Төшләреңә керермен мин кайчак көлеп. Ярты юлда калдырма син мине берүк! Ишегеңнең келәсен син куйма элеп. Шыпырт кына кайтырмын да ярты төндә, Утырырмын карап синең күзләреңә. Иркәләрмен, үбәрмен дә назлый-назлый, Мин китәрмен уятырга сине базмый. Г. Л ат ы й п тәрҗемәләре