Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫК МӘЗӘКЛӘРЕ

МИН БУ АВЫЛНЫКЫ ТҮГЕЛ Гайфи белән Сәйфи, исерешеп йөри торгач, көн белән төнне дә аермый башлаганнар. Менә бер заман алар күктәге яктырткыч җисемгә карап, бәхәсләшеп киткәннәр: — Күктә әле кояш яктырта,—дигән Гайфи. — Кояш түгел, ай яктырта, — дигән Сәйфи. — Ай түгел шул, кояш! — Ә мин әйтәм: ай! Шунда болар яныннан бер кеше үтеп бара икән. Бәхәсләшүчеләр аңа: — Әйтеп бирче әле, күктә яктырткан аймы, кояшмы? — дигәннәр. — Бик әйтер идем дә, мин бу авылныкы түгел шул, ә безмен авылда кояш та, ай да әнә тегеннән чыга, — дип җавап биргән үтеп баручы кеше. АВЫЗЫН АЧСА, ҮПКӘСЕ КҮРЕНӘ Эдек заманда бер егет бер кызны ярата башлаган, имеш. Ләкин сөйләшергә бер дә теле бармый, бик ояла икән. Ул яраткан кызына хат язмакчы булган да шулай дип язып җибәргән: «Исәнме, Хупҗамал, мин сине бик яратам... анда инде сандугачлар да фәлән-фәсмәтән, исем-фамилиямне язып тормыйм, кирәк булсам„ үзен белерсең әле. Сәлам белән Газизов Хафиз». УЛ ДА ҖАВАП Агай читтәге малаена хат язган. — Улым, өйне сипләтәсе бар иде. Миңа әзрәк акча белән ярдәм итә алмассыңмы?—дигән. Малае моңа каршы: — Әти, мин синең акча сорап язган хатыңны алмадым бит, —дип язган. МИҢА ЫШАНЫП ТОРМАГЫЗ... Бай үзенең улын укыту өчен бер чит ил телен яхшы белгән кеше кирәклеге турында газетада белдерү биргән. Бер көн иртүк олы гына яшьтәге берәү килеп ишек каккан. Бай өйдә булмаган. Теге абзый көне 7 Бу мәзәкләрне редакциягә язучы Гомәр Бәшпров тапшырды. Н8 буе байның кунак бүлмәсендә ашап-эчеп яткан. Кичкә таба бай үзе кайткач, яңадан чәй куйдырып, моны үз бүлмәсенә чакырган. — Син француз теленнәнме? — дип сораган. Теге кеше: — Юк, мин француз телен белмим, — дигән. Бай: — Ә, алайса, немец телен яхшы беләсеңдер?—дип сораган. Теге абзый: — Юк, мин немец телен яратмыйм, — дигән. Бай, канатланып: — Әһә, миңа нәкъ инглиз телен белүче кирәк иде, бик шәп! —дигән. Теге абзый: — Юк шул, мин инглиз телен дә белмим, — дигән. Бай бик гаҗәпләнгән: — Соң син игълан буенча килдем дип әйткән идең бит. Алай булгач, нәрсәгә килдең соң? — дип сораган. Абзый кеше: — Мин бер тел дә белмим. Шуңа күрә, миңа ышанып тормагыз, бүтән кеше эзләгез, дип әйтергә килгән идем, ярар, сау булыгыз, — дип чыгып киткән. ДӨРЕСЕ ДӘ ШУЛАЙ Берәү өсте ябылган савыт күтәреп бара икән. Юлда очраган күршесе; — Нәрсә алып барасың? — дип кызыксынган. — Нәрсә икәнен белдерергә яраса, өсте ябылмаган да булыр иде,— дигән теге кеше. УЛЫ ҺӘМ АТАСЫ Берәү, үзе күрше авылга киткәндә, улына ун төрле эш кушып калдырган: — Мин кайтканчы эшләп куй, — дип. Улы аптырап калган. Ул тегеләй сугылып, болай сугылып йәри-йөри дә, өйгә кереп чәй эчә, аннан соң ятып йоклый. Атасы кайткач: — Нигә берсен дә эшләмәдең? —ди. ■Малае әйтә: — Кайсы артыннан кайсын эшләргә икәнен оныттым да, кереп йокладым, —ди. ЮЛӘРНЕ ЧӘЧЕП ҮСТЕРМИЛӘР Чәй булганны көтә-көтә арыгач, атасы кызыннан сораган: — Кызым, самоварың кайнап чыгамы инде?—дигән. Кызы әйткән: — Самоварымның утыра торгач борыны да кәкрәеп төште инде, гәүдәсе дә кыйшайды, ә үзе һаман кайнамый әле, — дигән. Атасы килеп караса, самовар эрегән, имеш. НУЖА БАБАЙ Кышның салкын көннәреннән берсендә бер абзый төпчек улын урманга жибәрмәкче булган. Малае әйткән: — Әти, мин ничек бер үзем кисеп, ничек бер үзем төярмен сон,— дигән. Атасы аны юаткан: — Бер дә исен китмәсен, улым. Нужа бабаң бөтенесенә булышыр,— дигән. Малай чыгып киткән. Урманга барса, бернинди Нужа бабай юк, ди. Малай: — Нужа бабай, мин килдем, әйдә кил! — дип кычкырып та караган. Нужа бабай юк та юк, ди. Көн дә кичкә авышкан, малай туңа да башлаган. Килмәс, ахрысы, бу карт дип, малай үзе эшкә тотынган. Бик дәү агачны кисеп аударган да көч-хәл белән аны турап чанасына төягән, өенә кайтып киткән. Атасына: ■— Нужа бабай килмәде, бөтенесенә бер үзем җәфаландым, — дигән. ГАЛИ ҮЗЕНЧӘ, ВӘЛИ ҮЗЕНЧӘ Әүвәл заманда бер теләнче авыл буенча соранып йөргәндә моңа берәү әйткән: — Энем, оин үзең таза гына күренәсең. Болай йөргәнче, берәр байга керерләр, —• дигән. Теләнче моны үзенчә аңлаган: — Абзый кеше, мин баен-ярлысын тикшереп тормыйм, рәттән барысына да кереп барам, — дигән