Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИДЕЯ САФЛЫГЫ ҺӘМ СӘНГАТЬ КАМИЛЛЕГЕ ӨЧЕН

Булганлык, сәләт, тәҗрибәне халык ничаклы югары куймасын, хезмәт коралының әһәмияте турында ул басым ясап әйтергә тиеш тапкан: «Корал эшләр—ир мактаныр». Сәнгать әһелләре белән булган очрашуларда Н. С. Хрущев һәм Л. Ф. Ильичев иптәшләр дә әдәбият һәм сәнгатьне осталар кулындагы коралга тиңләделәр, бу коралның кем файдасына һәм кемгә каршы юнәлтелергә тиешлеген басым ясап әйттеләр. КПСС программасында социалистик реализм сәнгатенең бурычы ачык һәм төгәл итеп түбәндәгечә билгеләнгән: «Әдәбият һәм сәнгатьне үстерүдә төп линия — халык тормышы белән бәйләнешне ныгыту, бай һәм күпьяклы социалистик чынбарлыкны дөрес һәм югары дәрәҗәдә сәнгатьчә итеп сурәтләү, яңалыкның, чын коммунистик күренешләрнең рухландырырлык гүзәл гәүдәләнешен бирү, җәмгыятьнең алга баруына каршылык күрсәтүче бөтен нәрсәне фаш итү». Соңгы елларда бер төркем яшь художниклар, язучылар, композиторлар һәм кино-театр работниклары, социалистик реализмның олы юлыннан читкә чыгып, абстракционизм һәм формализм сукмагына барып төштеләр. Шәхес культы хөкем сөргән заман сәнгатен тулаем гаепләп һәм шул чорның бөек җиңүләренә һәм сәнгатьтәге казанышларына күз йомып, без новаторлар, без әдәбиятта һәм сәнгатьтә яңа юл салучылар, дип лаф ора башладылар. Билгеле, бу төркем һәм аның тирәсендә күтәрелгән шау-шу социалистик реализм сәнгатенең яшәвенә куркыныч тудырырлык зур вакыйга түгел. Әмма кешеләрнең уй-фикер- ләрен, күңелен һәм хисен коммунизм җаена үзгәртеп коруга чакырылган куәтле коралда тутык һәм чүп-чар булмаска тиеш. Ике лагерь арасында барган аяусыз идеологик көрәш тә коралның төзек, дарының коры булуын таләп итә. Менә ни өчен КПСС Үзәк Комитеты декабрь һәм март айларында әдәбият һәм сәнгать хезмәткәрләрен җыеп, өлгергән мәсьәләләрне уртага салып сөйләшүне, хәтере кыска яисә тез буыннары йомшаграк иптәшләргә партиянең әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге политикасын тагын бер кат аңлатырга кирәк тапты. Очрашуларда һәм Пленумда әдәбиятка карата әйтелгән бик күп фикерләр бер нәрсәгә — социалистик реализм сәнгатен тагын да баету, бүгенге көн таләпләре югарылыгына күтәрү турында кайгыртуга кайтып калды. Социалистик реализмның нигез принципларыннан берсе исә — партиялелек һәм халыкчанлык. Безнең сәнгать халык тормышы белән тыгыз бәйләнештә, халыкка аңлаешлы булырга, халыкның сәламәт эстетик зәвыкларына җавап бирергә тиеш. Шул ук вакытта ул, партиянең турылыклы булышчысы буларак, партия политикасына тулысыңча хезмәт итәргә бурычлы. Партиялелек һәм халыкчанлык хәзер синонимнар рәвешен алып, бер төшенчәне белдерәләр, чөнки коммунистлар партиясенең халыкны якты, бәхетле киләчәккә алып барудан башка интересы юк. Димәк, сәнгать әсәре чын мәгънәсендә халыкчан Б 139 икән, ул партияле, партияле икән— халыкчан. Күп кенә партия документларында, очрашуларда һәм июнь Пленумында әйтеп үтелгәнчә, әдәбият һәм сәнгатьнең төп бурычы социализм чынбарлыгының кешегә бәхет китерүче асылын ачып бирүгә, бу җәмгыятьнең көчен раслауга, аның бөеклеген күрсәтүгә кайтып кала. Ә менә соңгы елларда бу хакыйкать белән килешергә теләмәүчеләр дә табылды. Алар фпкеренчә, сәнгать, «...юкка чыгару белән, инкарь итү белән генә көчле, ә социалистик реализмның тормышны раслаучы пафосы, имештер, чынбарлыкны бизәп күрсәтүгә китерә» ! . Мондый кешеләр дөньяда аяусыз көрәш — ике идеология көрәше барганны, империализм ялчыларының, социализм лагере турында уйдырмалар таратып, кайбер тотрыксыз кешеләргә, аеруча яшьләргә азмы-күпме йогынты ясауларын онытып җибәрәләр. Бу бер. Икенчедән, социализмнан коммунизмга күчүдәге әйдәүче көчләрнең куәтлеләреннән берсе, мәгълүм булганча, совет патриотизмы. Инде уйлап карыйк: социалистик реализмның раслаучы пафосыннан башка халыкны, аеруча «җил- яңгыр тими» үсеп килә торган яшьләрне ничек итеп совет патриотизмы рухында тәрбияләргә мөмкин? Югарыда телгә алынган иптәшләр бу таләпне: бизәүгә, «лак сөртеп» күрсәтүгә чакыру дип аңлыйлар икән, без аларга болай дип җавап бирәбез: җәмгыятебез бизәп күрсәтүгә мохтаҗ түгел. Тик аңа художник хуҗаларча күз белән, коммунист, патриот күзе белән карасын, асыл күренешләрне очраклыдан аера белсен, безнең җәмгыятебезнең табигатеннән чыга торган уңай сыйфатларны талант көче белән калкытып куя, зурайтып күрсәтә алсын. Әйе, мин ялгыш әйтмәдем: калкытып һәм зурайтып. Моның бизәп, ялтыратып күрсәтү белән бернинди уртаклыгы юк. Бу — сәнгатьнең гасырлардан килә торган бөек законы. «Сәнгать, — дигән иде А. М. Горький, — һәрвакыт «типлаштыра», ягъни .ул зурайта, күпләргә хас сыйфатларны ала һәм аларны берәүгә туплап, типлар бирә» 1 2. Димәк, совет язучысының изге бурычы социалистик җәмгыятьнең асылын, бөеклеген һәм гүзәллеген калку итеп күрсәтү, «эре сөякле», тулы канлы типларда гәүдәләндереп бирүдән гыйбарәт. Без хәзер социалистик реализмның аерылмас бер проблемасы — уңай герой проблемасына килдек. Бу турыда газета-журнал битләрен тутырып мәкаләләр язылды, китаплар чыкты, трибуналардан бик күп сүзләр сөйләнелде. Дөрес сүзләр белән бергә хаталары да булды, әлбәттә. Кайберәүләр әдәби әсәрдәге уңай һәм тискәре образларның пропорцияләрен алдан ук билгеләп кую кебек беркатлылыкка бардылар. Икенчеләр уңай геройның кимчелекләре булырга тиешме-юкмы, булса, ул нинди дозаны тәшкил итәргә тиеш, дигән «проблема» күтәреп карадылар. Безнең татар совет язучылары җәмәгатьчелеге уңай герой турындагы сөйләшүләрдән шулай ук читтә калмады. Биредә дә ике тенденция, ике фикер көрәшен чамаларга мөмкин. Совет кешесенең иң гүзәл сыйфатларын үзендә туплаган уңай герой тудыруны алга сөрүчеләрнең күренеклесе М. Әмир булды. Ул үзенең бер чыгышын — Татарстан язучыларыиың III съездындагы речен— хәтта «Кимчелексез уңай герой өчен» дип атаган иде. Икенче төркем исә, кеше фәрештә түгел, аның иң яхшы дигәнендә дә теге яки бу кимчелекләр була, димәк, әдәби әсәрдә «кимчелексез» уңай герой тудырырга көчәнү схематизмга алып бара, ясалмалыкка илтә, дигән кебегрәк карашта торды. Бу төркемнең «лидеры» — Ф. Хөсни булды дисәк, шаять ялгышмабыз. Ул, мәсәлән, шул ук съездда персонажларны «уңай» һәм «кире»гә бүлеп йөртүгә таш атып киткәннән соң. адәм актыгы кешеләргә карата да язучыда мәхәббәт 140 булырга тиеш дигән кебек бик сәер таләп куйган иде. («Совет әдәбияты». 1954, 8 сан). «Кечкенә кеше»г.ә ничек канатлар чыкты...» («Совет әдәбияты», 1958, 9 сан) исемле мәкаләсендә исә К. Нәжмп, А. Шамов, М. Максуд. М. Әмир, Ә. Еники. II. Гази хикәяләрендә нжат ителгән совет кешеләре образларын «кечкенә кешеләр» дип атады. Дөрес, ул моны куштырнаклар эченә кертеп яза. Әмма бу «кечкенә кешеанең нәсел-нәсәбен Ф. Әмирханның Сәмигулласына илтеп терәгәч, куштыр- нак кына коткарып кала алмаса кирәк. Кыскасы, берәүләр «кимчелексез» уңай герой таләп' иттеләр, икенчеләре исә кара буяу тамызып геройга жан әрмәкче булдылар. Кем хаклы? Биредә «алтын урталыкака кереп ышыкланырга да мөмкин булыр иде. Әмма мин, «китек» герой тарафдарларының иронияле елмаюларын алдан ук сизеп, М. Әмирне тулысынча якламакчы булам. Кимчелексез герой, әйдә, түрдән узсын. Кешедә табылырга мөмкин булган нң гүзәл сыйфатларны үзендә туплый бирсен. Тик бер шарты бар: ышандырсын ул, ясалма булмасын. Күтәр героеңны, зурайт, ләкин аны жаннан. каннан мәхрүм итмә. Ахыр чиктә М. Әмирнең дә карашын гадиләштереп аңларга ярамый. Аның ниндидер абсолют кимчелексез герой турында сүз алып барганы юк. «Хәтта аның, уңай геройның, кимчелеге дә, — ди М. Әмир, — үзенә хас. аның характерына туры килә торган, аның уңай ягын көчәйтүгә хезмәт итә торган булсын». («Совет әдәбияты, 1954, 8 сан). Әйе, безнең совет әдәбияты киң колачлы булырга, «күкләрне штурмлаучы» геройлар тудыруга исәп тотып эшләргә тиеш. М. Әмирнең «кимчелексез» герой «теориясе» «Агыйделадәге Гаяз, «Безнең авыл кешесе»ндәге Бикташев, мәгълүм драмадагы Миңлекамал кебек, корычтан коелган типларны тудыруга булышканын кем инкарь итәр? «Еллар һәм голлар» пьесасын аяктан егуда исә Ф. Хөснинең «кимчелекле» герой «теориясе»нең шаукымы булмадымыни? Чынлап га бит бу әсәр- иең ике төп герое — Фоат һәм Зөбәйдә, җентекли башласаң, корама юрган кебек, «уңай» һәм «тискәре» сыйфатлардан корыштырыл эшләнгәннәр иде. Бер карынсың, Фоат ару гына егет кебек. Озак та үтми берәр әшәке чирен күрсәтеп куя. Аннары тагын төз генә атлап китә. Тагын абына, Зөбәйдәсе дә Фоаттан артык ерак китмәгән. Табигый, шушы кешеләрне пьесаның үзәгенә куеп, алардан драма эзләү язучыга уңыш китермәде. Дөрес, «Ялантау кешеләре» һәм «Саф күңел» романнарында уңай герой проблемасын хәл итү ягыннан М. Әмир дә зур уңышка ирешә алмады. Әмма биредә «кимчелексез» герой теориясенең гаебе юк. Югарыда телгә алынган чыгышында автор үзе үк моны танып, сәбәбен, хаклы рәвештә, «...аңардагы (Саниядәге. И. Н.) яхшы сыйфатларны геройның эше, хәрәкәтләре аша җитәрлек итеп ача белмәгәнлеген»нән дип аңлаткан иде. Ф. Хөснинең «кимчелекле» герой «теория»сенә килгәндә исә. аның һәр әсәре шушы өлгедән чыгып кына язылган дисәк, без бик каты ялгышырбыз. Ул, чын художник буларак, үзенең «кимчелекле» герой турындагы карашларын «онытып», сәнгатьнең эчке законы кушканча, нжат итә. һәм күпчелек әсәрләрендә меңләгән прототипларның каймагы булган типик характерлар иҗат итә. «йөзек кашы»ндагы Айдар һәм Вәсилә, «Авыл өстендә йолдызлар»- дагы тагын бер Айдар һәм Тәзкирә, «Җәяүле кеше сукмагыаидагы Сәфәргали һәм Зәйтүнә, «Утызынчы еллар»дагы Вафин, Гафи һәм Нажия әнә шундыйлар түгелмени? Шулай ител, «кимчелексез» уңай герой таләп итү әдәбиятны чынбарлыкның асылына тирәнрәк үтеп керүгә, җәмгыятебезнең гүзәллеген тулырак ачып бирүгә һәм, димәк, әдәбиятның тәрбияви ролен күтәрүгә этәрсә, «кимчелекле» герой «теориясе» исә әдәбиятның канатларын бәйли, чынбарлык өстеннән түш белой шуышуга алып бара, натурализм сукмагына өстери. Яшереп-батырын түгел, безнең бүгенге көн әдәбиятында натурализм 141 юк-юк та үзен сиздереп куя әле. Бу, югарыда әйтелгәнчә, нц әүвәл, совет кешесе образларын тудырганда ясалмалылыктан куркып һәм җанлы итәргә тырышып, турыда н-туры тормыштан күчереп алуда, копиизмга ябышып ятуда күренә. Моннан тыш тагып, кискен һәм киеренке ситуацияләр эзләмичә, геройларны көндәлек ыгы-зыгы эченә куеп, аларны сүлпән генә хәрәкәт иттерүне, ягъни бытовнзмны, яисә инде тормыш-көнкүреш ваклыкларын сайлаусыз-ни- сез әсәргә тутыру, икенче төрле әйткәндә, фактографияне шулай ук натурализм галәмәте итеп карарга кирәк. Мәгълүм булганча, партия әдәбияттагы формализмны, новатор булам дип шамакайлануны хөкем итү белән бергә, натурализмны да кире кага: «...формализмны һәм абстракцнонизмны тәнкыйтьләү — натурализмны амнпстпяләү дигән сүз түгел», — диде Л. Ф. Ильичев очрашуда р н ы ң икенчесендә. Безнең татар совет әдәбиятына килгәндә, игътибарны мәсьәләнең икенче ягына — натурализм, кәсепчелек, чиле-пешле әсәрләр язып чыгару кебек күренешләрне утка тотуга юнәлтү, ихтимал, дөресрәк булыр. Марксизм-ленинизм философиясе әйтә: һәр күренешкә конкрет якын килергә кирәк, ди. Очрашуларда һәм Пленумда башлыча рус әдәбиятын күздә тотып әйтелгән җитәкче күрсәтмәләрне без үз әдәбиятыбызның конкрет хәле яктылыгында тормышка ашырырга тиешбез. Югыйсә, каш ясыйм дпп, күз чыгарырга да мөмкин. Бар бит шундый «белгечләр»: рус совет әдәбиятында берәр авыру як килеп чыктымы, шуны үзебезнең әдәбияттан да эзләргә керешәләр, табалар, булмаса, уйлап чыгаралар. Әлбәттә, партиянең әдәбияттагы формализмга каршы көрәшкә чакыра торган күрсәтмәләрен без һәрвакыт истә тотарга, формализм күренешләрен яралгы чагында ук көйдереп ташларга тиешбез. Бездә дә анык «гөнаһсыз» гына, зәгыйфь кенә талпынулары булгалап куя. Кайбер яшь прозаикларның хикәя язганда көтелмәгән финалга тартымлык күрсәтүләрен генә алыйк. Америка новеллисты О. Гснридан килә торган бу традициядә төп нәрсә — бормалы сюжет һәм хикәянең көтелмәгәнчә очланып куюы. Мондый алым белән иҗат итә торган язучы барлык нәрсәне — кеше образларын, аларның хәрәкәт логикасын, әсәрнең бүтән компонентларын һәм, ахыр чиктә, идея . эчтәлеген шул сюжетка буйсындыра. Сюжет беренчел, ә эчтәлек икенчел булып кала. Формализмның бер күренеше түгелмени бу? Яисә шул ук прозада гадилектән качу, матурландырып язарга тырышу, башка сыймый торган чагыштырулар һәм троплар белән мавыгу? .Моннан да формализмга бер генә адым. Поэзиядә дә форма белән мавыгу очракларын табарга мөмкин. Әмма, кабатлап әйтәм, бездә афәт төсенә кергән формализм юк. Бу дошманның баш калкыту пхтима- лын онытмыйча, боз игътибарны социалистик реализмның икенче дошманы— тема ваклыгы, бытовизм, фактография, барысын бергә кушып әйтсәк, натурализмга юнәлтергә тиешбез. Бу авыруга бердәнбер дәва— чынбарлыкның асылына тирәнрәк үтеп кереп, әдәбиятыбызда ге- ропк башлангычны, романтик агымны көчәйтү. Безнең әдәбият җирдән түш белән шуышып бармасын өчен, аның романтик канатларын ныгыту көн тәртибендә тора. Мәгълүм булганча, критик реализм ук инде үзенең бөек вәкилләре иҗатында романтизмның уңай казанышларын тәненә сеңдергән иде. «...Бальзак, Тургенев, Толстой, Гоголь, Лесков, Чехов кебек классик язучыларга карата, алар романтиклар яисә реалистлар дип, анык кына әйтү дә кыен. Зур художникларда реализм һәм романтизм һәрвакыт гүяки бергә кушылган була» дип язган иде А. М. Горький. Критик реализмда хәл шундый икән, социализм чынбарлыгын раслауга чакырылган совет әдәбиятында бу икеләтә шулай булырга тиешлеге ачык түгелмени? 1 A. М. Горьки й, Сочинения, т. 24, Г954, 471 бит. И2 Татар совет әдәбияты үзенең беренче адымнарың нәкъ менә романтизм байрагы астында ясаган иде. Г. Ибраһимовның хикәя һәм повестьларын, М. Максуд нәсерләрен, Ф. Бурнаш поэмаларын гына хәтерлик. Утызынчы елларга таба романтизм реализм белән органик рәвештә кушыла барып, героик пафослы, сугышчан социалистик реализм ныгыды. Г. Ибраһимовның «Тирән тамырлар» романы һәм һ. Такташ поэмалары, К. Тинчурин һәм Т. Гыйззәт пьесалары, М. Әмирнең «Агый- дел»е, Г. Кутуиның «Тапшырылмаган хатлар»ы һәм Ә. Фәйзинең поэмалары, шигырьләре әнә шуңа ачык мисал була алалар. Бөек Ватан сугышы чоры татар әдәбияты да, бытовизмнан югары торып, романтик күтәренкелек белән сугарылган иде. Сугыштан соңгы яхшы әсәрләрдә шулап ук романтик башлангыч шактый куәтле булды. Г. Бәшировның «Намус» романын, И. Газиның «Онытылмас еллар» повестен яисә Ф. Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагы»н гына хәтерлик. Г. Әпсәләмов иҗатының яшьләр арасында популяр булуы да һич очраклы хәл түгел. Ә бит аның хикәя һәм романнарында схематизм да, ясалмалылык та, тел кытыршылыгы да, ашыгу аркасында килеп чыга торган бүтән төрле «чи урыннар» да бар. Г. Әпсәләмов уңышының сере шунда: язучы төп игътибарын уңай геройлар тудыруга юнәлтә, аларны зурайта, калкытып куя. Ул гына да .түгел, ситуацияләрне куерта, геройларының матур сыйфатлары тулы гәүдәләнерлек кискен, киеренке вакыйгалар эчендә хәрәкәт иттерергә тырыша. Җыеп әйткәндә, Г. Әпсәлә- .мов героик пафоска, романтик күтәренкелеккә омтыла. Аның әсәрләренең яратып укылуы укучының, бигрәк тә яшьләрнең, героикага, тормышның көндәлек ыгы-зыгысыннан югарырак күтәрелгән романтик пафоска сусавын тагыи бер кат расласа кирәк. Очрашуларның игътибар үзәгендә тагын традиция һәм новаторлык. мәсьәләсе торды. Үзе новаторлар партиясе булган безнең коммунистлар партиясе, әлбәттә, новаторлык яклы. Әмма нинди новаторлык? Сынлы сәнгатьтәге абстракциоиистлар һәм әдәбияттагы формалистлар да үзләрен новаторлар дип атыйлар. Ләкин халыкка ят булган бу шамакайлык белән чын новаторлык арасында бернинди уртаклык юк. Чөнки, беренчедән, өйнең нигезен салмый торып, аның икенче катына керешеп булмаган кебек, социалистик реализмның ирешелгән казанышларына таянмыйча, новаторлык була алмый. Формалистлар һәм абстракционнстлар исә һавага терәтеп йорт салмакчылар, ягъни социалистик реализм традицияләрен яклаучыларга «консерватор» мөһере сугып, «өряңадан» сәнгать тудырмакчылар. Әмма, чынлап торып баксаң, бу хәсрәт «новаторлар» кайчандыр үзебездә ялтырап үткән, бүген исә капиталистик илләрдә модада булган декадентларның сәләмәләрен генә ямаштырып кигәннәр икән. Новаторлык ул традициядән башка була алмый. Икенчедән, формалистларның «новаторлыгы» обывательләшкән интеллигентларның бик вак, бик кечкенә уй-хисләрен ялтыравыклы савытка салып тәкъдим итүдән, ягъни «форма» кыланчыклыгыннан бүтән нәрсә түгел. Рус һәм дөиья әдәбияты, шулай ук үзебезнең татар классик һәм совет әдәбияты тәҗрибәсе күрсәткәнчә, чын новаторлык олы фиКердән, гражданлык тойгыларының бөеклегеннән килә. Үзеннән элекке әдәбиятның уңай традицияләрен үзләштереп, бүгенге көн халык тормышының үзәгендә капмый торган һәм шул тормышның асылып философик тирәнлектә аклый алучы художник кына новатор була ала. «Уңай традицияләрен» дидем, чөнки традиция белән традиция арасында аерма бар. Өзлексез үсү-үз- гәрү процессын кичерүче җәмгыятьнең сәнгатьчә гәүдәләнеше булган әдәбият та туктаусыз үсә, үзгәрә. Анда ниндидер сыйфатлар искерә, төшеп кала, яңалары барлыкка килә, ныгый, киләчәк үсеш өчен нигез хезмәтен үти. Шуңа күрә сәнгать «һәр иске — изге» дигән принцип 143 тан чыгып эш итә алмый. Тукайдан килә торган күп кенә традицияләр бүген сау-сәламәт, бүген дә поэзиябез үсешенә у най йогынты ясавын дәвам итә. Ләкин бүген нәкъ Тукайча итеп, Тукайның поэтик форма һәм алымнарын механик күчереп язу һич тә традицияне дәвам иттерү булмас иде. Традицияне дәвам иттерү ул, әйткәнемчә, новаторлык белән органик бәйләнгән. Үткәннең уңай казанышларын үзләштереп, яңа заман таләбе белән, аңа яңа сыйфатлар өстәү дигән сүз ул. Безнең бүгенге көн татар совет әдәбияты тулаем алганда новаторлык .сыйфатларына ия булса да, «яшен яшәгән, ашын ашаган» традицияләрдән дә азат түгел әле. Күп кенә каләм ияләре, милли үзенчәлек дигән булып, кайбер искергән алымнарга ябышып яталар. Еш кына кабатланып тора торган мондый кызыклы хәлгә игътибар .итик. Менә безнең «кирпеч калынлыгы» берәр романыбыз русчага тәрҗемә ителә һәм... кинәт «ябыгып» кала. Эш шунда: күп кенә әсәрләребез элек- электән килгән гадәт буенча, композицион яктан көпшәк, геройларның һәр сүзен, һәр алымын аңлатып бирү хисабына артык сузылган булалар. Тәрҗемәче исә, рус әдәбияты культурасы югарылыгыннан торып, аны артык «майларыннан» арындыра, тыгыз мускуллы организмга әверелдерә. Яисә драматургияне алып карыйк. Биредә Г. Камал яисә К. Тинчурин итәгеннән аерыла алмау үзен аеруча ачык сиздерә. Безнең кайбер пьесаларда еш кына катнашучылар, ялгыз калып, унунбиш минут буена үз-үзләренә сөйләнәләр. Романтик стильдә язылган пьесадагы монолог түгел бу. Мин күздә тоткан «монолог» ситуацияне аңлатуга, сюжетны тәшкил иткән кисәкләрне үзара бәйләүгә генә хезмәт итә. Кайбер пьесаларда персонаж «монолог»ын хәтта «халыкка карап» сөйли. Нәкъ Г. Камалдагыча! Шунсы да мәгълүм булсын: рус драматургиясе Чехов һәм Горький заманында ук инде бу алымнан баш тарткан. А. М. Горькийның, мәсәлән, бер генә пьесасында да персонажның үз алдына сөйләнүен очрата алмыйбыз. Әлеге аңлату «монолог»лары булмаган тәкъдирдә дә безнең күп кенә пьесалар драматургиянең күптән үтелгән этабын искә . төшерәләр. Чөнки алар — шул ук сөйләп бирү, аңлату пьесалары. Монолог урынын диалог кына ала. Ике персонаж сәхнәгә керә дә бер-берсенә озын- озын тирадалар сөйли һәм бу сүзләр фактта тамашачыга адресланган була. Рус совет драматургиясенең классик әсәрләре яисә дөнья әдәбиятының иң яхшы пьесалары аз сүз, тирән мәгънә, кискен конфликт һәм омтылышлы хәрәкәт белән характерлы. Сөйләп бирү, аңлатып тору юк анда, һәр реплика эмоциональ тәэсир ясый, һәркайсының диярлек өске мәгънәсеннән тыш, икенче пландагы эчке мәгънәсе бар. Драматург А. Гыйләжев рус һәм Көнбатыш Европа драматургиясендәге әнә шул уңай сыйфатны татар драматургиясенә «сеңдерү» бурычың алга куеп эшкә кереште. Аның пьесалары сөйләп аңлату түгел, бәлки нәкъ менә хәрәкәт пьесалары. /Ионың өстенә драматург аз сүз белән күп мәгънә аңлатырга омтыла, символ дәрәҗәсенә ирешкән образ һәм детальләрдән оста файдалана. Ләкин, А. Гыйләҗевның эзләнүен хуплау белән- бергә, киңәш йөзеннән кисәтү дә ясап китми ярамый. Аның әсәрләрендә рус совет классикасыннан да бигрәк, чит ил драматургиясенә кирәгеннән артык иярү сизелә. Аратирә «импрессионистик» мавыгулар яисә ул драматургиянең кайбер алымнарын механик күчерү күзгә ташлана. А. Гыйлә- җевның Татар дәүләт академия театрында уйналган өч драмасының өчесендә дә, мәсәлән, вакыйга бер тәүлек эчендә бара. Чит ил драматурглары практикасында киң таралган шушы гадәтне, күрәсең, яшь драматург һичнигә карамый безнең драматургиягә кертмәкче була. Әлбәттә, без «бер тәүлекле» пьесаларга каршы түгел. Пьесадагы вакыйга ничаклы кыска вакыт эчендә барса, шулчаклы яхшырак. Тик бер шарты бар: материал үзе шуны сорасын, вакыт кысасы сюжетны «яньчемәсен», катнашучыларның характерын бозмасын. Ә Гыйләҗевта исә хәзергә әле «бер тәүлек» принцибы файдага эшләми. «Киек каз юлы» драмасын гына хәтерлик. Халыктан аерылган, масайган, каты бәгырьле чиновникны иртән эшеннән алалар. Төрле газаплы кичерешләрдән. уйланулардан сон бу кеше кичен шул ук заводта цех начальнигы булып эшләргә керешә. Бер көн эчендә шайтан фәрештәгә әйләнә! Кешеләр аңындагы искелек калдыкларын бетерү искиткеч җиңел эш икән. Автор телиме-теләми- ме, пьеса әнә шундый нәтиҗәгә китерә. Сәбәп бер генә: «бер тәүлек» принцибы тормыш материалына көчләп тагылган, дөресрәге, драматург эчтәлекне формага буйсындырган. Моны формализмга тартым күренеш дими, ни дисең? Җыеп әйткәндә, новаторлык мәсьәләсе татар совет әдәбиятының игътибар үзәгеңдә торырга тиеш. Ләкин теләсә нинди новаторлык түгел, бәлки зур фикер, олы идеядән чыга торган новаторлык, совет әдәбиятының, аеруча рус классик һәм совет әдәбиятының, уңай казанышларын өйрәнү һәм иҗади үзләштерүгә нигезләнгән новаторлык. Әйе, нәфис әдәбият дип аталган коралыбыз үткен, чиста, көйле булсын. Коммунизм өчен көрәш һәм дошманнарның идеологии һөҗүмнәре әнә шуны таләп итә. Әмма бу коралдан дөрес һәм нәтиҗәле файдалану өчен осталык та кирәк әле. Профессиональ техника, язу культурасы җитмәү аркасында азмы алтын бакырга әйләнеп кала, азмы оригиналь фикер, тирән идея, төссезләнеп, гадәти, урта кул әсәргә әверелә. Кыскасы, коммунистик идеялелек, халык эчендә кайнау, философик фикерләү һәм профессиональ осталык — менә нәрсә әдәбиятыбызның уңышын тәэмин итәчәк, аңа яңаданяңа җиңүләр китерәчәк, аны чынчыннан үткен һәм төзек коралга әверелдерәчәк.