Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГЕНЕРАЛ ЯЗМАЛАРЫ

Фатих Булатов — халкыбызның зур хәрби тормыш юлы үткән данлы улларыннан берсе. Ул 1902 елда Тымытык волостеның (хәзерге Әлмәт районы) Түбән Сукаеш авылында крестьян семьясында туа һәм, армиягә чакырылу яше җиткәнче, шунда яши. Октябрь революциясеннән соң үз авылында культура-агарту эшләрендә актив катнаша. Ә 1923 елдан алып аның тормышы Совет Армиясе белән бәйләнгән: ул башта Татар-башкорт хәрби мәктәбендә курсант, аннары Беренче татар полкында взвод командиры була; Башкортстанның Аргаяш районы, хәрби комиссариатында эшли. 1933 елда яңадан Казанга кайта һәм 1937 елга кадәр рота командиры ярдәмчесе вазыйфасын башкара. Аннары, бераз вакыт Алабугада полк мәктәбе начальнигы булып хезмәт иткәннән соң, Саратов өлкәсендәге хәрби лагерьга батальон командиры итеп җибәрелә. Ә 1941 елда илебезгә фашист козгыннары ябырылгач, Фатих Булатов фронтка китә һәм, сугышның ахырына кадәр башта полк, аннары ике орденлы (Суворов һәм Сугышчан Кызыл Байрак орденнары) Гомель исемендәге дивизия белән җитәкчелек итеп, майордан генерал-майор дәрәҗәсенә күтәрелә. Фашизмны тар- мар итүдә күрсәткән батырлыклары өчен, ике Ленин ордены, дүрт Сугышчан Кызыл Байрак ордены. Почет Билгесе ордены һәм күп кенә медальләр белән бүләкләнә. Фатих Булатов хәзер (1957 елдан бирле) запаста. Соңгы елларда ул Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекләрен язды. Журналыбызның бу саныннан башлап, без аның әнә шул истәлекләрен укучыларыбызга тәкъдим итәбез. s БАЙКАЛ АРТЫНДА елның июль ае. Ботаклары бер-беренә тиеп куе булып үскән имән урманына урнашкан Татищево лагеренда хәрби һәм политик өйрәнүләрнең иң кызу чоры. Яңгырлар сирәк яуганлыктан, көннәр чамасыз кызу. Җил исеп, бөркүлек 1939 кими башласа, күз ачкысыз ком бураны күтәрелә. Ләкин табигатьнең кырыслыгына карап кына хәрби өйрәнүләр тукталмыйлар... Әнә шундый көннәрнең берсендә, солдатларым белән ату кырында ■өйрәнүләр алып барганда (ул чакта мин батальон командиры идем), 104 минем янга полк штабыннан бер офицер килә һәм корпус командиры генерал 3. Я- Колпакчиның «ашыгыч рәвештә килеп җитәргә!» дигән боерыгын тапшыра. Атка атланып җиде километр араны чаптырып барып җитәм дә генерал кабинетына керәм. Корпус командиры мине шат күңел, ачык йөз белән каршылый һәм, докладымны кабул иткәннән соң, урыныннан торып, кул биреп күрешә дә әйтә: — Майор Булатов, сезне 12 нче полк командиры булуыгыз белән котлыйм! Сезгә, бер атна эчендә җыенып, Халхнн-Голга китәргә. Барлык күрсәтмәләрне дивизия командиры Бароновтан алырсыз. Бу хәбәрне мин комиссарым Кононенко һәм штаб начальнигы капитан Звоновка җиткерергә ашыктым. Андрей Антонович Кононенконы да һәм Иван Петрович Звоновны да мин яхшы белә идем. Шунлыктан, ярдәмчеләремнең алар булуына тагын бер тапкыр билгеләнүенә куанып куйдым. Үземә мондый зур җаваплылыкны ышанып тапшыруы өчен, мин генералга рәхмәт әйттем. Ләкин, шул ук вакытта, инде күнегелгән урыннан, иптәшләремнән, ниһаять, менә шушы җыйнак гәүдәле, куе кара кашлы корпус командирыннан аерылу ничектер читен иде миңа. Күрәсең, генерал да минем бу минуттагы уйларымны сизенгәндер: — Иптәш Булатов, аңлыйм сезнең хәлегезне, — диде. — Ләкин безнең эш шундый инде, бүген монда, иртәгә тегендә... Генерал кабинетыннан чыккач, минем күз алдына СССРның географик картасы килеп баса. Менә көнчыгыш... Халхин-Гол... Анда хәзер япон империалистлары белән сугыш бара... Димәк, минем полк шунда китәргә тиеш. Билгеләнгән срокның дүртенче көнендә үк эшелоннар озатыла башлый. Алты көн эчендә полк әзер иде инде. Кызылармеецларның күбесе Идел буе өлкәләреннән, барысы да таза һәм, ел саен лагерьга килеп, хәрби өйрәнүләрне үткән егетләр иде. Полкны әзерләү, бигрәк тә мондый кыска вакыт эчендә, шактый читен эш. Яңа килгән кешеләрне кабул итәргә, аларны подразделениеләргә бүләргә, командирлар билгеләргә, корал белән тәэмин итәргә — барысына да өлгерергә кирәк. Җитмәсә, атнаның соңгы ике көнендә, һич көтмәгәндә, күкнең «капчыгы тишелеп», туктаусыз яңгыр яварга кереште. Яшен яшьни, күк күкри, көндез дә, төнлә дә юлга әзерләнү — коралларны, азык-төлекне вагоннарга, платформаларга төяү дәвам итә. Нәкъ билгеләнгән срокка безнең полк әзерләнеп бетә, һәм без юлга чыгабыз. Махсус боерык буенча, станцияләрдә артык тоткарланып тормыйча, Улан-Үдэ шәһәренә барып җитәбез. Бәхеткә каршы, әле яңа гына төзелеп беткән тимер юлдан беренче булып, безнең эшелон Наушка станциясенә юнәлә. Наушка станциясеннән ары тимер юл булмау сәбәпле, полк, машиналарга ■ төялеп, шаулап торган нарат урманнары, Монголиянең ташлы таулары аша Улан-Батор шәһәренә юл тота. Монголия чиген үтеп аз гына баргач, Мойка авылына җитәбез. Авыл халкы, бала-чагасыннан алып карт-корыларыма кадәр, бары да урамга чыккан; һәркайсыныц йөзендә шатлык, елмаю. Кулларында ниндидер төенчекләр дә күренә. Колонна авылга килеп керү белән солдатларга папирослар «ява» башлады. Машиналар бер-бер артлы үтеп тора, ә монголлар, чьш күңелләреннән куанып, солдатларга папирос ыргыталар һәм кул болгап калалар. Монгол халкы тарафыннан күрсәтелгән бу хөрмәт кызылармеецларның һәм офицерларның күңелләрен күтәреп җибәрә. Полк сугышчылары үзләренең нинди зур, җаваплы бурычны үтәргә баруларың бик яхшы беләләр иде, әлбәттә. Ләкин алар үзләрен тыйнак һәм сабыр тоттылар, подразделениеләрдә тәртип тагын да ныгый төште. 105 Мойка авылыннан кырык километр киткәннән соң, солдатларны ял иттереп алу нияте белән, ярты сәгатьлек привал ясарга боерык бирдем. Без тукталган урыннан ерак та түгел ак туладан тегелгән берничә йорт күренә, ә йорт тирәләрендә монголлар: — Сәй, сәй! — дип кычкыралар, үзләренә чакырып, кулларын болгыйлар иде. Без, берничә офицер, әлеге йортлар янына килгәч, монголлар өйләренә кыстый башладылар. Бу кунакчыл халыкның теләген кире кагу килешеп бетмәс иде — без бер киез өйгә кердек. Кырык яшьләр чамасындагы хуҗа хатын, куанып, чәй әзерли башлады. Аның өстендә парчалы озын чапан. Хуҗаның авызында кара кучкыллы кәкре трубка; чем-кара күзләре караңгы төндәге йолдыздай җемелдәп тора. Сирәк кенә булып үскән озын чәч толымын бик пөхтә итеп башы тирәли урап куйган. Иорт уртасындагы казанда сөт кайный, шунлыктан өй эче сөт исе белән тулган һәм бөркү. Хуҗаларның безнең белән сөйләшәселәре бик килә, без дә рәхәтләнеп әңгәмәгә катнашыр идек, әмма алар безнең, без аларның сүзен төшенмибез. Ләкин, сүз булмаса, куллар бар бит әле, шулар аша аңлашабыз. Менә хуҗа хатын чәен әзерләп бетерде дә безне кыстый башлады. Бик эчәсе дә бит чәйләрен, әмма чисталык дигән нәрсә чамалырак икән шул хуҗада. Хуҗа хатынның чәйне казан тирәсендә аунап яткан, ихтимал, кибеттән алынганнан бирле юылмаган чәшкеләргә салганын күргәч, Кононенко; — Әллә чыгып кына китикме, иптәш майор? — дия башлады. Ләкин эолай итү ярап бетмәс, хуҗаларны кимсетү булыр иде. Шунлыктан, сыкраныбрак булса да, берәр чәшке эчмичә китеп булмады. Шунысы кызык: чәшкеләрне безнең алга куйганда, хуҗа хатын чәйнең берничә тамчысын җиргә түгеп кунды. Моның серен мин соңыннан гына белдем: монголлар, нинди генә эчемлек булса да, җир-анага хөрмәт йөзеннән, башта аның берничә тамчысын түгәләр икән. Тагын шул нәрсә дә мәгълүм булды. (Монысы чисталык мәсьәләсенә карата). Имеш, руслар —- сараннар, киемнәрен юып, тузганчы кияләр. Ә без, монголлар, бер дә күлмәкштаннарыбызны юып азапланмыйбыз, киябез-киябез дә пычрангач ташлыйбыз, тагын яңаны алабыз. Мин бу турыда Улан- Баторда ишеттем. Уйнап әйткәннәрдерме, чынлапмы — анысын белмим. Кичке сәгать бишләрдә без Улан-Батор шәһәренә килеп җитәбез. Монда да нәкъ Мойка авылындагы хәл: шәһәр халкы безнең колоннаны бик шатланып, папирос «яңгыры» белән каршылый. Килеп җитүебез турында доклад ясаганнан соң, гарнизон начальнигы полковник С. Н. Девятов мине полк урнашырга тиешле җирне күрсәтергә алып китте. Мин аннан кайтканда, барлык офицерлар да, бергә җыелып, көтеп торалар иде. — Ничек, иптәш майор, әйбәт җирме? — диде кайсыдыр. — Менә дигән' — дип шаярып җавап бирдем мин,— бик матур әрәмәлек, уртасыннан елга ага! Чынлап ук ышанганнар ахыры офицерлар — шәһәрне чыгып, уннарча километрларга сузылган далада ташлардан башка бернинди агач әсәре дә күренми торган юлдап бара башлагач: — Кайда соң ул әрәмәлек? — дип сораштырырга тотындылар. Ә билгеләнгән урынга җитеп тукталгач: — Менә, егетләр, — дим тегеләргә, — әрәмәлек шушы инде. Офицерлар бераз көлешеп алдылар да, шаяруны куеп, эшкә керештеләр. Ә эш күп, чөнки личный составны урнаштырырга кирәк иде. Икенче көнне Идел буеның эшчән егетләре, ташларны ватып, землянкалар казый башладылар. Кояш бүген үзенең кызуын тагын да арттырган төсле тоела. Эх, булсын иде хәзер Татищеве урманнары, ярты гына сәгать булса да ял иттереп аласы иде егетләрне шул урман ышы 106 гында... Ләкин егетләр бирешмиләр, бу чамасыз эсседән тизрәк котылу нияте белән, землянкаларны казып бетерергә тырышалар иде. Әнә, гасырлар буена искән дала җилләре белән шомартылган кибән чаклы таш янында, куәтле куллары белән таш-җирпе казучы бер төркем кызылармеецлар. Ара-тнрә тукталып калып, нәрсә турындадыр сөйләшәләр. Аларның сүзләре миңа ишетелми, әмма, башларын селкеп, куллары белән кискен хәрәкәтләр ясауларыннан белергә була — сугышчылар нидәндер канәгать түгел. — Нәрсә, егетләр, — дидем мин, алар янына килеп, — кәефләр бик үк шәптән түгелме әллә? — Дөресен генә әйткәндә, — диде түгәрәк йөзле бер яшь кенә солдат,— кәеф-хәтерләр начар безнең, иптәш полк командиры.—Аннан, көрәгенә таянып, дәвам итте. — Без Монголиягә землянка казырга килмәдек, ә сугышырга килдек. Японнарны кыйнарга килдек. Башкалар дошманны кыйнап йөргәндә без монда, сукыр тычкан кебек, җир казып ятабыз. Эшмени бу? Гарьлек бу, иптәш майор! Дөрес, устав буенча, солдатның командирлар белән бәхәсләшергә хакы юк, ул приказны, тикшереп тормыйча, һичсүзсез үтәргә тиеш. Ләкин әлеге егетне ачуланырга кайсы командирның гына көче җитәр икән! Мин эсселектән сукранырлар дип көткән идем, баксаң, алар дошманны тукмауда катнаша алмауларына күңелсезләнәләр. Я, ничек яратмаска кирәк шундый егетләрне, ничек ышанмыйсың аларга! Сүз дә юк, әгәр туры килсә, бу егетләр аяусыз сугышкан булырлар иде һәм, укучы алда күрер, алар чыннан да юлбарысларча сугыштылар. Ләкин безнең полкка японнар белән сугышырга туры килмәде. Теге түгәрәк йөзле солдат белән булган сөйләшүдән соң бер сәгать тә үтмәгәндер, без ХалхинГолда сугышның туктавы, совет армиясе ярдәмендә монгол халкының японнарны тар-мар итүе турында шатлыклы хәбәр алдык һәм шундук моны бөтен лпчний составка җиткердек. Теге «әрәмәлектә» ноябрь урталарына тикле торганнан соң, безнең хәрби шәһәрчек, нарком Ворошилов приказы буенча, Улан-Үдэдән җиде километр ераклыктагы «Дивизионный» станциясенә, 114 иче дивизиягә кайтырга тиеш булды. Гаҗәеп тиз ага торган Селенга елгасы суыкка бирешмәскә тырыша кебек: яр кырыйларына ката башлаган бозларны көчле агым китеп- китеп ала. Монголиянең ашкынып агучы бу елгасы, борылмалар ясый- ясый, көнбатыштан көнчыгышка таба йөзләрчә километрга агып бара да, тау-таш арасында йөреп туйдым инде, бераз урман араларында да йөрим әле дигәндәй, кинәт уң якка борылып, совет җиренә юнәлә, һәм, чыннан да, илебез территориясенә килеп кергәннән алып Байкал күленә кадәр, фәкать нарат, чыршы урманнары арасыннан ага. Менә шушы Селенга елгасы буйлап, безнең полк «Дивизиониый»га кайта. Момда безнең полкка башка номер бирелә һәм, полк агач казармаларга урнаштырылганнан соң, хәрби занятиеләр башлана. Әйтергә кирәк, полкның солдатлары сынатмыйлар. Бу дивизия составында яши башлавыбызга озак та үтми, безнең полк хәрби өйрәнүләр буенча да, тәртип буенча да үзен яхшы яктан танытып өлгерә. Идел буенда туып үскән рус, татар, чуваш һәм башка милләт егетләренең кырыс себер кышына бирешмичә йөрүләренә сокланып, дивизия комиссары Галаджовның: —• Молодец, Идел егетләре! — дигән сүзләре һәм дивизия командиры полковник Девятовлың һәрвакыт: — Исәнмесез, иделлеләр! — дип, якын итеп, үз күреп исәнләшүе бүгенгедәй күз алдымда тора. Ул вакытта Байкал арты хәрби округы командующие генерал Иван Степанович Конев (хәзер Советлар Союзы Маршалы) бер килгәнендә болай диде: 107 — Иделлеләр тынгысыз булып чыктылар ахры, күршеләрен артта калдырдылар бит! Бу сүзләрме округ командующие тикмәгә генә әйтмәде, билгеле. Чатнама суык булуга да карамастан, безнең полк солдатлары хәрби өйрәнүләрдә дә, политик укуда да тырышлыклары белән аерылып торалар иде... 1940 елның языпда Иван Степанович (ул инде генерал-лейтенант иде), мине чакыртты да: — Майор Булатов, сезгә урынбасар итеп үзегезнең якташыгызны билгеләсәм, нәрсә әйтерсез? — диде. — Кем соң ул минем якташым, иптәш командующий? Иван Степанович ягымлы гына итеп елмаеп куйды: — Майор Закиров, штабта эшли. Үкенмәссез! Минем күз алдыма 1928 елдан 1937 елга кадәр татар укчы полыгын- да үзем белән бергә хезмәт иткән Казан егете — кечерәк кенә буйлы, шат күңелле һәм бик хәрәкәтчән Нури Закиров килеп баса. «Аңа ышанырга була, төпле фикерле, эш сөючән кеше ул» дигән уйлар йөгереп үтә башта я һәм: — Рәхәтләнеп ; каршы алырмын, иптәш командующий!—дип, командующийга рәхмәт әйтәм. Берничә көннән соң Закиров үзе дә килә, һәм без бергә эшли башлыйбыз. Әйтергә кирәк,1 үзенең акыллы киңәшләре һәм хәрби эшне яхшы белүе белән Закиров миңа бик зур ярдәм күрсәтте. Себер климатының нркә кыздай капризланып, «характерын» еш кына үзгәртеп торуына да карамастан, хәрби өйрәнүләр, бер генә көнгә дә тукталмыйча, шактый уңышлы барды. Подразделениеләрдә сугышчан өйрәнүнең бер генә сәгатен дә югалтмау — нык кагыйдә булып әверелде. Кайбер көннәрдә 35, хәтта 40 градуслы салкыннар булса да, кырга чыгып сугышчан занятиеләр үткәрү һәм заиятнеләрдән сон ялан кырда палаткаларда йоклау гадәти күренешкә әйләнде. Таш кебек булып туң-' ган бәрәңгеләрдән поварлар менә дигән ашлар пешерергә дә өйрәнеп киттеләр. Ләкин, шушындый читен шартларда яшәсәләр дә, личный состав арасында ризасызлык белдерүче юк иде. һәм бу аңлашыла да. Чөнки Халхин-Голда японнар тар-мар ителсәләр дә, империалистларның, бигрәк тә фашистик Германиянең, Совет иленә теш кайрап торуы офицерларга гына түгел, һәр кызылармеецка да мәгълүм иде. Үзәк газеталар безгә 4—5 көннән соң гына килеп җитүгә дә карамастан, политработииклар илебездәге үзгәрешләрне, халыкара хәлләрне шундук барлык подразделениеләргә җиткерү чарасына керешәләр — лекцияләр, докладлар ясыйлар, беседалар үткәрәләр иде. Баштарак безнең дивизиядә төп әһәмият солдатларны төз атарга өйрәтүгә бирелә иде. Ләкин соңыннан, генерал И. С. Конев боерыгы буенча, төз атуга әһәмият ителү белән беррәттәп, һөҗүм итү тактикасын өйрәнүгә дә зур урын бирелә башлады. «Гаскәрне һөҗүм итү тактикасына өйрәтергә кирәк, сугышчан әзерлекләрнең нигезендә һөҗүм итү тактикасы өстенлек итәргә тиеш!» — дия иде Иван Степанович. * • • Полкның «Дивизионный»™ килүенә ел да җиде ай вакыт үтте. Идел буе егетләре Байкал артының салкын кышына, тирән карына, давыллы язына, кояшлы җәенә күпегеп-няләшеп тә җиткәннәр иде инде. Байкал арты табигате җәй көннәрендә аеруча матур, саф һавалы һәм чәчәкле була. Ләкин безнең егетләргә ерып йөргесез нарат, чыршы урманнарындагы саф һаваны туйганчы сулап, табигатьнең хозурлыгын күңел 108 ләре булганчы күреп калырга туры килмәде—фашист козгыннары илебезгә ябырылдылар. Сугыш башланды, һәм без, минут саен «фронтка!» дигән приказ көтеп, чын мәгънәсендә сугышчан обстановка да яши башладык... ЮЛДА 1941 елның 10 сентябре иде. Кояшлы, эссе көн. Безнең полкта бик кызу рәвештә сугышчан занятиеләр бара. Сугышчылар җан тиргә те- шеп «атакага ташланалар», «дошман» позицияләрен штурмлыйлар. Ләкин Байкал артында бик еш булып тора торган көчле җил бүген аеруча тиз исә һәм солдатларның маңгай тирләрен киптереп бара, сулышны җиңеләйтә иде. Маньчжур тимер юлының 76 нчы разъезды яныннан агучы кечкенә елга буендагы ышык урынга корылган палаткаларда эсселек тагын да артыграк. (Бу вакытта безнең дивизия «Дивизионный»дан көнчыгыш- карак, ?Ланьчжур тимер юлы буена күчерелгән иде). Мин сугышчан занятиеләр кырыннан әле яңарак кына кайткан идем, палаткага штаб начальнигы капитан Звонов килеп керде, йөзеннән үк күренеп тора — Звонов җитди эш белән килгән булырга тиеш. —Иптәш майор, тревога буенча дивизия штабына чакыралар! — диде ул, дулкынланып. Комиссар Кононенко, Звонов һәм мин, машинага утырабыз да, өчәүләп, тиз генә дивизия штабына юнәләбез. Биш километр араны үткәндә, чакыруның серен белергә теләп, башка төрле уйлар килә, үзара бәхәсләшеп тә алабыз. «Мөгаен көнбатышка —• фронтка китәбездер» ди күңел... Менә ике катлы штаб бинасы да күренде, аның янында байтак кына машиналар да җыелган, офицерлар да күп һәм ыгы-зыгы киләләр. Мәсьәлә чыннан да җитди икән: безне зур залга җыйды да дивизия командиры Девятов менә приказны укыды. Бу приказ буенча фашист оккупантларына каршы көрәшү өчең без көнбатышка юл тотарга тиеш. Бу киңәшмәдә сер саклауга аеруча басым ясап әйтелә. Көнбатышка киткәндә безнең Улан-Үдэ шәһәре аша үткәнне беркем дә белергә тиеш түгел. Билгеләнгән вакытта кузгалып китеп, эшелон Улан-Үдэ станциясенә җитеп тукталганда, күп кенә офицерларның семьялары, туган-тумачалары, каяндыр сизенеп килеп, безне көтеп торган булып чыктылар һәм, мине урап алып: —Безнеке кая, безнеке кая? — диешеп, үзләренең ирләрен сораштыра башладылар. Барысына да җавап бирергә кирәк, ә безнең карамакта нибарысы 35 минут. — Безнең китәсен каян белдегез? — дип сорадым. — Земля слухом полнится! ’ — дип җавап бирделәр. —Сез мине урап алгапсыз алуын да, ләкин минем хатын белдеме икән соң, килә алды микән ул монда? — дип сорашып тора идем: —Әнә, әнә, килә! — диделәр, һәм, чыннан да, абыиа-сөртеиә хатыным Фатыйма да килеп җитте. Вакыты бик тар булганлыктан, балаларны алып килә алмаган. Озаклап саубуллашырга вакыт юк иде, әлбәттә. Балаларымны да кочагыма кысып үбәсе иде дә бит, нихәл итәсең, * Имеш-ми.мсшнец аягы озын мәгънәсендә. 109 Фатыйма аларны 7 километр юлга алып чыкмаган шул. Фатыймам белән тизтиз генә хушлаштым да инде кузгала башлаган вагонга сикердем. Әле генә хатын-кыз, бала-чага тавышыннан шау-гөр килеп торган станцияне артта калдырып, мәнге яшел тайга урманнары, колхоз кырлары аша, эшелон алга — көнбатышка юнәлде. Вагоннарда барганда да политик һәм хәрби өйрәнүләр дәвам итә. Командирлар, партия членнары һәм комсомолларның тырышлыгы нәтиҗәсендә, юлда барганда бернинди ЧП 3 булмый, тәртип тагын да ныгый төшә. 17 кеше партия сафына, кырыкка якын кеше комсомолга кабул ителә. Ул көннәрдә Советлар Союзы фронтларында нинди обстановка булганлыгын әйтеп үтәргә кирәк. Октябрь бәйрәменә чаклы Москваны басып алырга хыялланган фашист гаскәрләре Тула шәһәренә килеп җитәләр. Финнар төньякта Петрозаводск шәһәрен алалар һәм шушы уңышлар белән канатланган немецлар Будогощь шәһәре ягыннан Тихвинга һөҗүм итәргә әзерләнәләр. Ленинград дошманнар тарафыннан чолгану куркынычы астында кала. ...Дивизиянең 34 эшелонга төялеп чыгып китүенә ун тәүлек тулганда, безнең 536 нчы полк Киров шәһәренә килеп җитә. Безне монда дивизиянең штаб начальнигы подполковник Панфилович каршылый һәм полкка шәһәр тирәсендәге бер колхозга урнашырга боерык бирә. Фронтка керергә приказ көтеп, тулысынча сугышчан әзерлек белән, без монда бер атна яшибез һәм интенсив рәвештә сугышчан занятнеләрие дәвам итәбез. Мни «Дивизионный»дан киткәндә үземнең яраткан атымның колынын да алган идем. Ләкин колхоз председателе: — Нигә фронтка алып барырга? Кызганыч бит! — дигәч, аны бу колхозда калдырырга булдым. Күрәсең, колын колхоз председателенә бик ошагандыр: — Колаклары, аяклары озын икән, әллә юртакмы? — дип сорады. Әйе, «Филюка» чыннан да Орлов юртаклары нәселеннән иде. «Дивизиоиный»да торганда, аның анасы («Кенгура» исемле иде ул), ике җәй рәттәй Улан-Үдэ ипподромында ат чабышларында катнашып, әйбәт нәтиҗәләр күрсәткән иде. — Сугыштан исән калсак, «Филюка»мны яңадан үземә бирерсезме? — дип сорадым председательдән. — Әлбәттә, бирербез, ләкин бер шарт белән: колынын безгә калдырырсыз. Мин риза булуымны әйттем, һәм «Филюка»миы конюшняга кертеп, ат караучы хатынга тапшырдым. Чыгып китә башлавымны күргәч, ул, мескен хайван, колакларын алмаш-тилмәш селкетеп, күзләрен мөлдерәтеп миңа карады да, кешнәп куйды. Күрәсең, аерылып каласы килми иде. «Филюка» турында сүз чыккан икән, аның исеме хакында да әйтеп китим инде. Минем биш җаннан торган семья членнарымның исеме барысыныкы «ф» хәрефеннән башлана, шунлыктан, әйдә, булгач-бул- сын инде дип, ул колынга «Филюка» исеме кушкан идем. Алгарак китеп булса да әйтим, сугыштан соң безнең семьяда тагың бер «ф» артты. Шулай итеп, бездә хәзер 6 «ф» бар. Ә «Филюка»ның язмышын, кызганычка каршы, белә алмадым. Бу колхозда бер атна торганнан соң, ашыгыч приказ буенча, безнең полк Мәскәү тирәсендәге Брянск станциясенә күчерелә. Ләкин монда да озак торырга туры килми. Батальоннарны бушатып бетерергә дә 3 ЧП—чрезвычайное происшествие (гадәттән тыш хәл). 110 өлгермибез (ә кайберләре әле килеп тә җитмәгән була)', тагын төялә башларга туры килә, чөнки төньякка юнәлергә дигән яна приказ тапшырыла. Бик кыска гына вакыт эчендә яңадан төялеп, Вологда шәһәренә киләбез. Ачыктан-ачык әйтергә кирәк, болай бер җирдән икенче җиргә күченеп йөрүләр сугышчыларның да, командирларның да эчен пошыра башлаган иде. Минем хәтеремдә шундый нәрсә калган: Брянск станциясендә беренче батальон яртылаш бушанырга да өлгерә алмый, мимем тарафтан бирелгән боерык буенча, батальон командиры капитан Абдулла Мохта ровный: — Бушатуны туктатырга! — дигән командасы яңгырый. Вагоннардан атларны, коралларны һәм продуктларны бушатып торучы солдатлар, сержантлар һәм офицерлар тукталып калалар һәм бары да берьюлы: — Нәрсә булды? — дип, ризасызлык белдереп, аптырашып калалар. — Нигә кире китәбез? Мәскәү фронтында фашистларны кыйнарга без әзер түгелмени? — дигән һәм югары командование адресына шактый кискен сүзләр ишетелә. Солдатлар хаклы, әлбәттә. Ләкин югарыдан шундый приказ бит. һәм мин, тиз генә офицерларны җыям да, мәсьәләне аңлатып бирән; күңелләрен төшермәскә кушам, үземнең дә борчылуымны әйтәм. Ләкин Вологда шәһәре тирәсенә урнашкач та бер урыннан икенче урынга күчеп йөрергә туры килә, һәм солдатларның кәефе чын-чынлап ук кырыла башлый. Дөресен әйтергә кирәк, бу кирәксез «сәяхәтләр» минем күңелгә дә зур борчу сала. Чөнки без бернинди мәгънәсезгә «киләп сарып», арлы-бирле йөрибез. Башка әллә нинди уйлар килә. Мәскәү беләме икән соң бу турыда? дип тә уйлап куям. Тагын ике атнага якын вакыт узып китте, ә безнең полкка билгеле бер бурыч куелганы юк әле. Шунлыктан, бер дә гаҗәп түгел, кайсы гына подразделениегә барсам да, миңа һаман бер үк сорауны бирәләр: — Иркенләп сугышыр көннәребез булырмы икән безнең, иптәш полк командиры? Бары көнбатышка юнәлү өчен боерык алгач кына, полк егетләренең күңеле күтәрелеп китә, һәм бик зур җанлылык белән подразделениеләр- дә митинглар үткәрелә. Беренче батальон митннгысында отделение командиры Далакашвилиның: — Ниһаять, безнен дә дошман белән йөзгә-йөз көрәшер көннәребез җитте, иптәшләр!.. Фашистларны туган җиребездән мәңгегә себереп түгәрбез! — дигән сүзләре әле дә хәтеремдә. Саклык кагыйдәләрен үтәп, кичке караңгы төшкәч кенә составларга төялеп, приказда күрсәтелгән маршрут буенча, без тагын кузгалып киттек. Яңгырлы, салкын октябрь төне иде бу. Аның өстенә, төньяктан искән ачы җил әлеге караңгы төнне тагын да шомландыра. Ләкин вагоннарда баручы Идел һәм Себер егетләренең җырлары, гармонь тавышлары бу күңелсез күренешләрне күмеп китеп, йөрәкне җилкетә иде. Бабаево станциясеннән башлап, тыныч барулар бетте, эшелоннарга немец самолетлары тынгылык бирми башлады. Бигрәк тә тимер юл күперләрен үтүе читенләште. Безгә Сясь һәм Паша елгаларын кичүе аеруча кыеп булды, чөнки, бердән, җимерек күперләрне төзәткәнче кадерле вакыт бушка югалса, икенчедән, дошман самолетлары көйгә уннарча мәртәбә налет ясый башладылар. Ләкин безнең дивизия эшелоннарында яхшы оештырылган маскировка һәм ПВО (һава һөҗүменнән саклану) чаралары аркасында, әллә ни зур зыян күрмичә, билгеләнгән районга барып җиттек. Шуны искәртеп үтәргә кирәк: ул чорларда гамәлдә булган хәрби устав нигезендә, дошман самолетлары тарафыннан бомбага тотыла башлаган эшелоннарга тукталып калырга рөхсәт ителми, бәлки баруны 111 дэвам итәргә кушыла иде. Без бу тактиканы үзгәртергә булдык, һәм, немец самолетлары күренүгә, эшелоннар тукталып, аларга каршы ут ача иде. Мондый тактиканың әһәмияте зур булды. Әлегә кадәр бу юлдан үткән эшелоннарның берсе дә исән-сау килеш фронтка килеп җитмәгән булса, без бөтенләй югалтусыз диярлек үтеп киттек. Сугышчан приказ юлда барганда ук тапшырылды. Эшелон кечкенә генә Колчаиово станциясенә килеп туктауга, мин утырган вагонга 7 нче аерым армия штабыннан килгән бер офицер (фамилиясе хәтеремдә калмаган) сикереп менде дә безнең дивизиягә армия командующиеның приказын тапшырды. 12 октябрь. Көн искиткеч матур. Хәтта жил искәне дә сизелми. Безнең эшелон иртәнге сигездә Оять станциясенә килеп туктады. Петро- заводскВолховстрой тимер юлындагы бу станция Лозейное Поле шәһәреннән 40, Ладога күленнән 12 километр ераклыкта урнашкан. Станциянең көнчыгыш ягында куе урман. Бүген шушы урман эченә яшеренеп (чөнки ачык урында дошман самолетлары тынгы бирми), подразделениелар сугышчан тәртипкә китерелергә һәм полк ерак походка әзерлек чараларын күрергә тиеш. Нәкъ сәгать 10 да безнең полкка дивизия командиры полковник Девятов килде. Кечкенәрәк кенә, ләкин бик нык гәүдәле, һәрвакытта шат йөзле бу кеше (милләте буенча чуваш) әле без Бурят-монгол республикасында яшәгәндә үк һәрвакыт Себер һәм Идел буе егетләре белән горурланырга ярата иде. Менә бүген дә, шул гадәте буенча, ул безгә бик шатланып, ачык йөз белән килгән иде. Мин беренче эшелонның хәвефсез-хәтәрсез килеп җитүе турында доклад ясаганнан сок., комдив, тиз-тиз атлап, безне вагоннардан коралны, азык-төлекне бушатучы сугышчылар янына алып китте. Инде бу соңгы берничә көйдә генә дә дүртенче мәртәбә кабатлама торган эш булганлыктан, полк солдатлары бушату-төяү кагыйдәләрен бик ныклап үзләштергәннәр иде. Менә хәзер дә, артык кабаланмыйча, җаен белеп кенә бушатып торалар. Бу күренеш комдивка да ошады булса кирәк: — Молодец, Фатих Гариповнч, синең егетләр! Сәгать механизмнары диярсең — һәркайсы үз эшендә! — дип мактап куйды. Тихвин ягыннан паровоз гудогы ишетелде. Бу — безнең икенче эшелонның станциягә якынлашуы иде. Икенче эшелон килеп җитеп, аны бушатырга боерык биргәч, комдив безне станциядән чпткәрәк, урман эченә алып китте. Юл кырыенарак барып туктадык. — Менә бу сезнең юл! — диде ул, беренче сүзе итеп. Барыбыз да урман эченнән тугайланыбрак киткән юлга карап куйдык. Әйбәт кенә коры юл иде ул. — Әгәр дә болай булса... — Ашыкмагыз!—диде полковник, Звоновның сүзен бүлеп. — Юлның кыенлыгын соңыннанрак күрерсез! һәм ул безне фронтның бу тирәләрендәге обстановка белән таныштырды. Монда, Онега белән Ладога күлләре арасында, барган сугышларның обстановкасы кыскача менә нәрсәдән гыйбарәт иде. Фин гаскәрләре, Карел-Фин ССР башкаласы Петрозаводскины алганнан соң, яңадан зур операция әзерләп, августның беренче көннәрендә Свпрь елгасына таба бөтен фронт буйлап һөҗүм итә башлаганнар һәм, шулай итеп, Октябрьның 10 нарына алар Свирьга якынлашканнар иде инде. Безнең 7 иче аерым армия гаскәрләре, үзләреннән күп мәртәбә көчле булган фин соединениеләрен Свирь елгасында туктату максаты белән, геройларча каплы көрәш алып баралар. 112 12 иче октябрьга конкрет обстановка түбәндәгечә иде. Бояринов отряды Онега күле кырындагы Вознесенье шәһәреннән көньякка — Вожерокса-Левнна торак пунктына табан чигәргә мәҗбүр була. Дошман төп көчен көньякка — тактика ягыннан мөһим булган берничә юл килеп тоташкан Ошта торак пунктына юнәлтә. Шул ук вакытта ул көнбатышка — Гоморовичи ягына һәм көньяккөнбатышка— Тумазы һәм район үзәге Винницыга таба да разведка алып бара башлый. Көнбатышта, Подпорожьедан башлап Свирьстройга чаклы булган фронтта, дошманның 17 нче пехота дивизиясенең 34 иче һәм 13 иче полклары, 5 нче пехота дивизиясенең. 23 нче полкы һәм 4 нче егерь батальоны хәрәкәт итәләр. Аның разведкалары Подпорожьедан, Ше- меничи торак пункты аркылы, Шакшозерога, аннан Чикозеро һәм район үзәге Винницыга юнәлтелгән иде. Бу вакытта безнең 7 нче аерым армия частьлары киң фронтта оборонага күчә башлыйлар. Фин гаскәрләренең һөҗүмен туктату өчен сугыш хәрәкәте алып баралар. Бер дивизия уң флангта — Ошта елгасының көньяк-көнбатыш ярлары кырында оборона сугышына керешә. Аның төп максаты дошман частьларын көньякка җибәрмәүдән гыйбарәт була. Блаха отряды, Соболевщино торак пунктындагы авыр сугышлардан соң, Великий Двор авылы районында оборонага күчү чараларын күрә. Сул флангтагы икенче бер дивизия, Яндыба елгасының көньяк ярлары буенда, оборонага күчә һәм оборона сугышы алып бара. Менә шундый обстановкада, безнең оборонаны өзәр өчен, финнар йомшаграк урынны эзләргә керешәләр. Ә андый урыннар икәү була. 1. Вознесенье-Соболевщина-Випницы. 2. Подпорожье-Шеменичи-Шакшозеро-Чикозеро-Винницы. Бу ике юнәлештә безнең оборона чыннан да йомшак була, һәм моны сизенеп алган дошман шушы юнәлешләрдә алга китәргә омтыла. Шулай ител, әгәр дошман Винницыга чыкса, безнең 7 нче аерым армиянең тылы киселеп калачак дигән сүз иде. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге ике юнәлештә дошманның разведотрядлары бу көннәрдә Чикозеро һәм Тумазы торак пунктларына килеп җитә язганнар иде инде. Менә шушыларны сөйләп биргәннән соң, комдив: — Күрдегезме нинди обстановка? Шулай булгач, дивизия каршында катлаулы һәм бик җаваплы сугышчан бурыч тора!—диде һәм сугышчан приказ бирде. Дивизия командирының приказында ике нәрсә ачыкланды: 1. Походка чыгу шул ук төнгә билгеләнде. 2. 17 октябрьдан да соңга калмыйча, Чикозеро авылына барып җитәргә, анда очраган дошманны бәреп чыгарып, Шакшозероиы алырга һәм Шеменичи авылына чыгарга бурыч куелды. Печеницы торак пунктыннан соң төньякка аерым әһәмият бирергә, ышанычлы сак оештырырга кирәклеге күрсәтелде. Мәсьәлә шунда, Печеницы авылыннан соң безнең маршрут, көнчыгышка борылып, фронт белән параллель барырга тиеш иде. Без монда маршка приказ алганчы, тагы бер эшелон килеп туктады. Бу — з нче батальон иде. Без, командирлар, барыбыз да эшелон туктаган җиргә киттек. Дүртенче вагоннан батальон командиры өлкән лейтенант В. Л. Сахаров сикереп төште дә строевой адым белән полковник каршына килеп басты. — Иптәш полковник, полк командиры майор Булатовка мөрәҗәгать итәргә рөхсәт итегез? — Мөрәҗәгать итегез, — диде комдив. Сахаров миңа доклад ясады, һәм мин эшелонны бушатырга боерык бирдем. Батальон эшкә башлады, ә безгә повар иртәнге аш тәкъдим итте. АХЧ 1 туктаган җиргә, каеннар арасындагы бер поход өстәленә, чәй әзерләнгән, повар ит коисервысы җылытып китергән иде. — Бу «Дивизиониый»даи килгән консерв! — диде Звонов. — Сизәм, сизәм, тәменнән сизәм! — ди комдив, көлемсерәп. Аннан соң җитди итеп безгә карады да: — Продуктларга яхшы контроль куегыз. Әрәм-шәрәм булмасын! Кыенлыклар алда!—дип сүзен бетерде. Мине полкта сугыш приласларының җитәрлек булмавы борчый иде. — Полкны снаряд, мина һәм башка сугыш прнпаслары белән тәэмин итү ничек оештырылыр икән? — дидем мин комдивка. — Алда юллар начар, шуның өчен бу мәсьәлә бик авыр шартларда гына хәл ителергә мөмкин. Бөтен нәрсәгә экономия, тагы бер мәртәбә экономия! — диде полковник. ...Кояш кичкә авышканда, разведрота, саперлар белән . берлектә, юлга чыкты. Аннан соң бер сәгать үткәч, авангард итеп билгеләнгән Сахаров батальоны кузгалып китте, һәм, озакламыйча, полкның төп көчләренә дә походка кузгалырга приказ булды. Полковник Девятов, безгә уңышлар теләп, кулларыбызны кыса-кыса хушлашты да, машинага утырып, Винницы ягына китте. Көн җылы, җилсез, һавада, бик биектә, акрын гына йөзеп баручы сирәк, ак болытлар күренә. Елга буендагы куерып үскән тал агачларының шома яфракларыма саргылт төс керә башлаган. Без Оять елгасы буйлап барабыз. Ул елга, 25-30 километрлар чамасы көнбатышка акканнан соң, кинәттән төньякка борыла, әйтерсең, менә-менә Онега күленә барып кушылырга тиеш. Ләкин ул анда барып җитә алмый, кырт кына борыла да, көньяк-көнбатышка таба ага башлый һәм, шулай борыла-борыл'а тугайланып агып барганнан соң, Свирь елгасына кушылып, Ладога күленә килеп керә. Бу елга буйлап 60 км. үткәч, Алеховщинага җитәбез. Әлегә артык комачаулык күренми. Юл начар түгел, сазлыклар сирәк очрый. Ләкин без, билгеләнгән маршрут буенча Алеховщина авылыннан төньякка борылып, бпш-алты километр гына узган идек, юл әйтеп бетергесез рәвештә начарлана башлады. Калку җире — тайгалак, үзәнлегендә — сазлык. Аның өстенә, каты яңгырлар башланды. Бераз баргач, юл бөтенләй тараеп, сукмакка әйләнде. Ул тайгалак кызыл балчыклы һәм урыны белән сазлык, әрәмә араларыннан боргаланып узган тар сукмаклар безгә тагын да авыр шартлар тудыралар. Атлар таялар, машиналар, буксовать итеп, туктап калалар. Болай да әҗәл даруы кебек кадерле булган бензин расходка чыгып тора, ә алга бару — метрлап кына. Бер дә кабартмыйча әйткәндә, полкның һәр сугышчысы хәзер үзе өчен кайгырмый, ул чын күңелдән полк өчен кайгыра иде. Монда бар да эшли: берәүләр машиналарны тауга этеп менгерәләр, икенчеләре сазга баткан тупларны чыгара, кайберләре урман кисә һәм юлга агач ботаклары ташый. Баткаклыкка агач тезеп юл ясаучылар, атларга ярдәм итүчеләр дә аз түгел. Өскә явып торган яңгыр астында эшләү хәзер гадәткә керде инде. Мондый киеренке обстаиовкада аның бар икәнен дә белүче юк. Менә ике авыл арасы. Бу— Шапша һәм Кукас авыллары. Аларның арасы 8 километр чамасы. Ләкин шушы чакрымнарны узар өчен никадәр вакыт кирәк! Авангард батальоны туктаган. Солдатлар берничә җирдә урман кисәләр, күбесе киселгән агачларны юлга ташый. Рота командиры өлкән 1 АХЧ — адмшшстратив-хуҗалык часте. 8. .С. Ә.* 10. ИЗ 114 лейтенант П. В. Ушаков ротасы агачлар тезеп юл ясый. Лейтенант И. А. Волков үзенең пулеметчылары белән обозларны сазлыктан чыгара. Кайбер подразделениелар сазга баткан машиналарга ярдәм итәләр. Юл булган җирләрнең дә рәте юк. Кызыл балчык арба тәгәрмәчләренә калын булып ябыша. Сугышчылар тубыктан баткан аякларын көчкә тартып алалар. Мондый кыенлыклар 4 тәүлек буена сузыла. Ләкин алга бару тукталмый, һәрбер офицер, сержант һәм солдат Ватанның куркыныч астында калуын яхшы аңлыйлар. Менә шуңа күрә дә кыенлыклар җиңелә бара, һәм без 4 тәүлеккә 150 километр юл үтәбез! 17 октябрьдә полк тактика ягыннан мөһим булган Чикозеро авылына килеп җитә. Бу авыл калкурак, корырак җиргә урнашкан. Авылның көнчыгыш ягында зур гына Чик-озеро исемле күл җәелеп ята. Бу авыл шул күл исеме белән йөртелә икән. (Сүз авыл турындамы яки күл турында барамы икәнлекне белү өчен, язганда авыл исеме — кушылып, ә күл исеме — сызыкча аша языла. Аерма тик шунда гына). Чикозеро- дан көньякка ике юл аерылып киткән. Авылның көньягы ачыклык. Төньягы кара урман. Бу тирәдә яңа гына казылган төрле окоплар да күренәләр. Кыйбла яктай искән куәтле җил урманны шаулата, агач башларын аска бөгә. Урман эченнән мылтык, автоматтан аткан тавышлар да еш кына ишетеләләр. Звонов миңа безнең разведкадан килгән допесениене тапшыра. Бу донесеннедә менә нәрсәләр күрсәтелгән иде: «Бүгеи (17 Октябрьда) иртәннән дивизия разведкасы Винницы юнәлешенә таба хәрәкәт итә башлады һәм, каршылык күрсәткән фин разведподразделениеләрен Чикозеродан бәреп чыгарып, полк разведчиклары белән бергәләп, раз- ведбат моторотасынпан бер взвод һәм бронеротадан бер взвод көч белән, политрук Кузьмин җитәкчелегендә, бу юнәлештә разведка алып бара». Мин Звоновтан разведбатның төп көче кайда икәнен сорадым. — Башка көче Тумазы юнәлешендә икән. Шунысы мәгълүм, развед- бат командиры капитан Левчукка көньяк группа командующие генераллейтенант В. Д. Цветаев үзе сугышчан бурыч куйган! — диде. Хәзер кичке бишләр чамасы иде. Аяз көннең якты кояшы куе урман артына яшеренә башлады. Юл чаты. Минем белән бергә комиссар Кононенко, капитан Звонов. Безнең яннан Мохтаров батальоны уза. — Арыдыгызмы, егетләр! — дип сорыйм пулеметчылардан. Солдатлар, станоклы пулеметларны җилкәләренә салып, кара тиргә баткан хәлдә барсалар да, зарланучы юк иде, хәтта елмаешып, эрерәк атларга тырышып баралар. — Нигә пулеметлар олауларда түгел? — дип сорыйм. — Арбалар сазга баттылар, атлар арып калдылар! — дип җавап бирә бер пулеметчы. Безнең күзләр шундук аңар төбәлә. Шинеле пычракка баткан. Күн итегенә калын булып сары балчык ябышкан. Сугышта үзе белән йөртергә тиешле булган барлык кирәк-яраклар өстенә, аркасына пулемет станогы күтәргән, сул кулына пулемет лентасы тутырылган коробка тоткан бу солдатка тездән пычрак ерып баруы җиңел булмагандыр, билгеле. Әмма ул, бераз киткәч безгә таба борылып караганда, көлемсери иде. — Настроение шәп булырга тиеш, — ди Звонов. — Арыганнар, ләкин сер бирмиләр, — дим мин. — Настроение дигәннән меиә нәрсә, — ди Кононенко. — Юлда килгәндә санитар эшелоннары очраттык без. Безнең егетләр алардан: «Ничек яраландыгыз?» — дип сорыйлар. Кайсыннан гьша сорама, барысы да диярлек бертөрле җавап бирәләр: «Мина осколкасы белән»,— диләр. Менә шуңа күрә личный состав арасында минадан шикләпү хисләре туды. Ләкин бу хәл озакка бармады, политработникларпыц 8* 115 тиешле аңлатулар алып баруы нәтиҗәсендә, сугышчылар тиздән тынычландылар. ...Батальоннар тиешле урынга килеп җитеп, туплана башладылар. Штаб Чикозеро авылы уртасындагы таш нигезле биек кенә агач йортка урнашты. Ул арада Звонов сугышчан донесение дә китерде. Бу донесение разведбатальон командиры Левчуктан һәм анда менә нинди мәгълүматлар язылган иде: «Финнар, Чикозеро авылыннан чиккәннән башлап, туктаусыз каршылык күрсәтәләр. Автоматчылары вак группалар белән флангтан безнең тылга чыгарга омтылалар. 20 сәгать 20 минутта Гонгозерога килеп җиттем. Разведканы дәвам итәм. 17 окт. 20. 30». Бу донесеииедән чыгып, флангларны тәэмин итү өчен, төнге разведка оештырырга һәм Чикозеро авылында һәрьяклап сакчылар билгеләргә, дигән нәтиҗәгә килдем. Чөнки без, бердән, бу тирәдәге обста- новкаиы әлегә яхшылап белмибез, икенчедән, фин разведчикларының, төнлә бик оста хәрәкәт итеп, көтмәгәндә һөҗүмгә күчәргә яратуларын ишеткән идек. Шуның өстеиә, безнең якын-тирәдә күршеләребез дә юк иде. Дивизиянең Иванченко полкы бездән көнчыгышта, 15 километр ераклыктагы Крестноозеро тирәсендә, ә Сорокин отряды бездән көнбатыш яктагы (25 километрда) Вонозеро тирәсендә сугыша. Димәк, финнар өчен 30-35 километр фронт ачык дигән сүз иде бу. Мондый шартларда безгә, бернинди тәҗрибә алмаган, алырга өлгермәгән офицерларга, сугыш оештыруның зур кыенлыкларга очравы бнк мөмкин иде... Сәгать төнге унбердә штабка дивизия политбүлеге начальнигы килеп керде. Ул безне Вознесенье юнәлешендәге обстановка белән таныштырды. Аның әйтүе буенча, безнең дивизиянең полковник Иванченко полкы (363 иче укчы полк), бүген Великий Двор торак пунктыннан дошманның вак группаларын бәреп чыгарып, хәзер Новая Оживка авылын алган иде. Разведбатның ике ротасы (өлкән лейтенант Прокопенко һәм лейтенант Прибега роталары) шул ук юнәлештә хәрәкәт итәләр. Без, әлбәттә, андагы сугыш хәрәкәтләре белән кызыксындык. Нинди уңышлар һәм нинди җитешсезлекләр барын беләсебез килде. Политбүлек начальнигы подразделениеләриең геройларча сугышуларын, ләкин урман сугышы тактикасы тулысыңча кулланылмаганлыкны әйтеп узды. Әлбәттә, бу җитешсезлекне без киләчәктә ныклап искә алырга тиеш идек. Менә бер танкист өлкән лейтенант килеп керде. — Иптәш майор, сезнең карамакка өч «КВ» танкларыннан торган рота килде! — диде ул. Мин танкларның сугышчан әзерлеге турында сораштым. Минем каршымда торган бу офицер бик мактанчык‘булып чыкты. Сөйләвенә караганда, моның бер дә булдырмаган эше юк иде. — Иртәгә сугышчан бурыч алырсыз, хәзер авылның төньягында урнашыгыз! ~ дип боердым мин. — Була ул, иптәш майор! Шулчак комиссар минем колакка: — Минемчә, бу азрак салган! — диде. Мин чынлабрак карарга мәҗбүр булдым. Әйе, чыннан да. лейтенант бераз кызмача икән. Шулай да мин эшле зурга җибәреп тормадым. — Юл һәм сукмакларга ак финнар миналар куйганнар, сак булырга кирәк! — дип, кисәтү белән генә чикләндем. — Рөхсәт итегез, иптәш майор, бер генә сүз әйтергә: «КВ»ны туктатырлык миналар тумаганнар әле финнарда!ди бу. — Мин вәгъдә бирәм, безнең «КВ»ларга берни дә булачак түгел! 116 — Болтун син, иптәш офицер! — диде комиссар. Комиссарны яклап. Звонов та җайлап кына бер-ике сүз әйтеп куйды. Миңа да каты гына кыздырырга туры килде бу мактанчыкны, ул тирләп чыгып китте. Мактанчык кешегә карата безнең татар халкында бик үткен мәкаль бар. Мин аны китереп тормыйм инде. Шуны гына әйтергә кирәк, бу сөйләшүдән соң озак та үтми, әлеге лейтенант, дошман минасына эләгеп, танкны да ватты, үзе дә чак-чак кына исән калды... БЕРЕНЧЕ БӘРЕЛЕШЛӘР 18 октябрьда, иртәнге сәгать 5 тә, полк Чикозеродан кузгала башлый. Кузгалыр алдыннан гына югары штабтан күрсәтмә килде. Анда 18 октябрь киченә Гонгозероның төньяк районына туплану, 19 октябрь иртәсендә Шакшозерога һөҗүм итеп, андагы дошманны юк итү һәм, аны Шеменичига чыгару хакында әйтелгән иде. Шул ук көнне, кичке сәгать уннарда, полк приказда күрсәтелгән районга барып урнаша. Үтелгән юл 25 километр гына булса да, сазлык һәм куе урманнар аша ул араны узу искиткеч кыен булды. Караңгы төшкәннән башлап, авангард батальоны дошман белән очрашкан, кызу атышулар башланган иде. Хәзер дә хәтеремдә, разведбат үзенә куелган бурычны үтәп кайтканнан соң, минем палаткага аның командиры капитан П. П. Левчук килеп керде. Минем каршымда танкист формасы кигән, киң җилкәле, үткен карашлы, чибәр кеше басып тора. Аның күзләре, берничә төн рәттән йокы күрмәгәнлектән, шешенеп кызарганнар. Бик нык арыганлыгы күренә. Ләкин ул аңар игътибар итми кебек һәм чатнатып доклад ясарга керешә: — Финнарның 17 нче дивизиясенең 34 нче полкы подразделение- ләре минем батальонга һәм сезнең разведротага ерткычларча каршылык күрсәтүгә дә карамастан, дошман Чикозеродан Шакшозерога чаклы куылды. Ләкин финнарга, ул рубежда өстәмә көч килү һәм уңайлы позиция булу сәбәпле, безне туктатырга мөмкинлек туды. Алар Шак- шозеро янында контратака ясадылар. Хәзер финнар окоп казыйлар, позицияләрен ныгыталар. Туктаусыз диярлек минометтан атуларын дәвам иттерәләр. — Сезгә разведка бурычын кем куйды? — дип сорадым мин Лев- чуктан. — Бурычны безгә көньяк группа командующие куйды, — дип сөйли башлады капитан. — Бик кызык булып чыкты ул хәл. Дошманны Чикозеродан бәреп чыгарганнан соң, безнең разведчиклар озын гына гәүдәле, ябык йөзле бер солдатны тотып китерделәр. «Каян килеп чыктыгыз, иптәш?» — дип сорыйм мин моннан. Җавап урынына солдат шинелен сала башлады һәм, ике каптырмасын ычкындыруга, шинель эченнән генерал формасы күренде. Бу хәлне күрүгә, аны урап алган разведчиклар шундук таралышып беттеләр. Ә «солдат» шинелен салды да: — Мин Цветаев! — диде. Мин документларын сорагач, берсүзсез удостоверениесен сузды һәм, зирәклекләре өчен, разведчикларны мактап алды... Сугышның бигрәк тә авыр чорлары иде шул ул вакытта. Совет сугышчылары баһадирларча сугышсалар да, корал ягыннан берничә мәртәбә өстен булган дошман басымы астында, еш кына очракларда чигенергә мәҗбүр булалар. Шуның өстенә, тоташ фронт булмау аркасында, •финнар безнең тылга үтеп кергәлиләр һәм күбрәк командирларны сафтан чыгарырга тырышалар иде. Шул сәбәпле, конспирация максатыннан чыгып, генералларга да солдат шинеле киеп йөрергә туры килә иде. 117 Полкның КПсы Шакшозеродан 2,5 километрда 172,9 калкулыгы районында урнашкан иде. Тирә-ягы куе урман белән капланган бу урынның күзәтү өчен уңайсыз булуына борчылып, дошман ягына карап тора .идем: — Иптәш майор, әнә карагыз. Агач башында ут күренә! — диде элемтә начальнигы лейтенант Вәли Исхаков. Мин әйләнеп карыйм. Бездән ерак та түгел тау өстендә, чыннан да, агач башыннан фонарь уты күренә. Мин шундук бер группа разведчик жибәрергә боерык бирәм. Күпме минут узгандыр, хәтеремдә юк, ихтимал 10—15 минуттан артык түгелдер, КП районына бер-бер артлы снарядлар төшеп ярыла башлый. Инде аңлашылды. Агач башындагы утны безнең тылга үтеп кергән фин разведчиклары яисә аларпың агентлары яктырткан һәм, шулай итеп, үзләренең артиллеристларына, кая атарга кирәклекне күрсәтеп, сигнал биргәннәр икән. Кызганычка каршы, бер снаряд разведчиклар палаткасына төшеп ярыла. Менә дигән сигез разведчик сафтан чыга. ...Дөм-караңгы урман эче. Комендант взводы полк штабыпа палаткалар кора, элемтәчеләр бик ашыгып батальоннарга элемтә чыбыклары сузалар. Мин Звонов палаткасына керәм. — Гаҗәпкә калырсың. Батальоннар районында да шундый сигналлар байтак күренә икән. Хәзер генә хәбәр иттеләр! — ди ул. — Димәк, финнарның разведкасы яхшы эшли. Шуңа күрә, үзебезнең эшләргә дөрес нәтиҗә ясап, саклык чараларын көчәйтергә кирәк, — дидем мин. Дөресен генә әйткәндә, бу күңелсезлекләр безне нык уйларга мәжбүр итә. Көрәш чараларын эзлибез, ләкин әлегә тәҗрибә җитеп бетми иде. 19 октябрь. Безне бүген тагы яңгырлы көн каршылады. Төн буена алып барылган разведка һәм күзәтү чаралары дошман оборонасының алгы сызыгын гомумән ачыклаган иде дияргә була. Ләкин фин оборонасының күзгә күренгән урыны Шакшозеро авылы гына иде, шунлыктан бу авылның көнчыгыш ягындагы урман арасыннан сузылган дошман рубежын тәгаенләү авыррак булып чыкты. Чөнки бу рубежның гомуми оборона сызыгымы яисә сугышчан сакмы икәнен исбат итәр өчен бер төн эчендә генә без тиешле мәгълүмат ала алмаган идек. Авылның көнбатыш ягында да шундый хәл. Минем боерык буенча, батальоннар төнлә атака өчен чыгыш урынына китерелгәннәр, һәм атака рубежы дошман оборонасының беренче сызыгыннан 250—300 метр чамасында иде. Таң беленә башлау белән, дошман минометтан атуын ешайтты. Финнар калку урыннарга, бигрәк юл буйларына, күбрәк аталар. Шакшозеро авылы калку җирдә булганлыктан, финнар аннан 1-1,5 километр жирне яхшы күрәләр. Безнең яктан күзәтү шартлары — киресеичЗ. Мондый обстаповкада дошманга никадәрле якынрак килсәк, шулчаклы әйбәт булыр иде. Шул максаттан чыгып, һөҗүм оештыру өчен, турыдан- туры батальоннарның атакага күтәрелү (рубежына киттек. Безне 3 иче батальон командиры Сахаров каршылады. Безнең болай беренче сызыкка якынаю шактый куркыныч иде, ләкин обстановка шуны таләп итте. Күзәтү мөмкинлеген арттыру өчен, без алгарак барырга булдык, ләкин ике адым да атларга өлгермәдек, якында гына миналар ярыла башлады. Бәхеткә каршы, берәү дә сафтан чыкмады. Тагы кузгалып киттек һәм йөз метр чамасы узганнан соң, алдагы сирәгрәк нарат, каен агачлары арасыннан финнарның беренче сызыгын күрә башладык. Хәзер аягүрә бару куркыныч иде, түш белән шуып барырга туры килде. Без үзебезнең беренче линиядән 100—150 метрда туктадык. 118 — Каял ала бу дошман шулкадәрле миналарны? — дип куйды ПНШ 4 өлкән лейтенант Георгин Сергеевич Науменко. Чыннан да уйланырга урын бар. Безнең артиллерия, дошманны капшап карар өчен, бары тик берничә снаряд кына ата. Ә дошман кая теләсә, шунда ата. Аткан саен дистәләрчә снаряд, мина... Без туктаган урын һөҗүм оештыру өчен әйбәт түгел иде. Ә кая барырга? Мин инде көньяктан юл буйлап дошманның 1,5 км. җирне күзәтә алганлыгын әйткән идем. Димәк, ул юнәлештә эш итәргә безгә һич тә ярамый. Ә көньяккөнбатышта Шакшозеро авылы буеннан ук Шакшо- зеро күле башлана. Күл аша һөҗүмгә күчү — сугышчыларны күрәләтә үлемгә җибәрү булыр иде. Шунлыктан, һөҗүм оештыру өчен бердәнбер уңайлырак урын Шакшозероның көньяк-көнчыгышындагы урман иде. Мин төп ударны нәкъ әнә шул урманнан ясарга дигән нәтиҗәгә килдем һәм беренче, өченче батальоннарны шул районга тупларга сугышчан приказ бирдем. Үземнең күзәтү' пунктымны да шунда күчерергә туры килде. Сахаров аз гына сулгарак урнашты. Сугышчан приказ алганнан соң, офицерлар шуышып, үрмәләп таралдылар. Минем белән өлкән лейтенант Науменко, полк инженеры өлкән лейтенант Козин, элемтә начальнигы өлкән лейтенант Исхаков калды. КП артта, урман эчемдә, 400 метр чамасы ераклыкта. Звоповны шунда җибәрдем. Хәзер сәгать 8 иде. — Сезне штаб началышгы телефонга сорый! — ди миңа Исхаков. Телефон трубкасын алдым. — Хәзер генә армия штабыннан радиограмма алдым, — диде штаб 'начальнигы. — Менә укыйм: «Полкка куелган бурычны үтәүне тизләтегез. һөҗүм вакытында флангларны саклауга аерым игътибар бирегез...» — Минем карарны хәбәр иттеңме? — дидем мин. — Радиограмма җибәрдем. Тугыз сәгать утыз минутта телефон аша 1 иче батальон командиры Мохтаровка шалтыратып, һөҗүмгә әзерлекнең барышын сорадым. — Роталар атакага әзер, ләкин минометлар әзер түгел. Миналар ташылып бетмәгән, — диде Мохтаров. Аннары Сахаровка шалтыраттым. —- Хәзер генә, ничек кирәк алай, снарядларны, миналарны ташып бетердек. Менә сезнең белән комиссар сөйләшергә тели, — диде Сахаров. Телефонда Кононенко тавышы ишетелде. (Төп удар Сахаров батальоны юнәлешеннән ясалырга тиеш булганлыктан, комиссар Кононенко шунда киткән иде.)} — Фатих Гарипович, безнең монда эшләр гомумән ярыйсы диярлек, ә менә полк артиллериясенең һәм артидивнзпонның хәлләрен белмим. Минем эчне алар күбрәк пошыра!—диде комиссар. — Бу мәсьәләдә скандал! — дидем мин. — Яңадан сәгать ярым, ике сәгатьсез снарядлар әзерләнеп бетмәс әле. һаман, ящикләп, җилкәдә ташырга туры килә. — Налет ясарга җитәрлек бардыр бит? — Налетка җитәрлек, ә запас юк, — дидем мин. Тагын дивизионга шалтыраттым. — Бөтен булган чараларны күрәм, иптәш майор. Офицерларга чаклы снаряд ташыйлар, — диде дивизион командиры. — Кайчан ташып бетерәсез? — Сәгать 12 гә әзер булачак! Ә атака сәгать улга билгеләнгән иде. Мин тагын да ныграк борчыла башладым һәм кабат Звоиовка шалтыраттым: — Иптәш Звонов, артиллеристлар янына барып кайтсаң ничек булыр икән? 4 ПНШ — помощник начальника штаба (штаб начальнигы ярдәмчесе). 119 — Ат менеп чабыйм әле. Бик тиз кайтырмын! — диде ул. Сәгать 10 да миңа штаб начальнигы шалтырата: — Мондагы хәлне телефон аша гына сөйләп бетерерлек түгел. Юлның начарлыгын күреп, исем китте. Сәгать 2 дә һөҗүмне башлый алсак бик яхшы булыр иде, —ди. Звоповның доклады миңа бик авыр тоелды. Мөмкин кадәр тизрәк эшләргә боердым. Ниһаять, зарыгып көткән вакыт килеп җитте — нәкъ 14 сәгатьтә, кыска гына артналеттан соң, ике батальон атакага ташланды. Биш минутлык налет бик аз иде, әлбәттә. Ләкин юрганыңа күрә аягыңны сузарга туры килә. Юлның начар булуы шуннан артыгын эшләргә мөмкинлек бирмәде шул. Азыксыз ат ара, ди халык, безнең дә запассыз каласы килми иде. Бүген иртәдән коярга тотынган яңгырның һаман туктаганы юк иде әле. Әнә безнең егетләр дошманның беренче траншеяларына барып җиттеләр, һәм көчле «ура!» тавышлары бөтен урманны яңгыратып җибәрде. Бу — безнең полкның беренче «ура!»сы, дошман белән беренче мәртәбә йөзгә-йөз килеп сугыша башлавы иде. Бу берәгәйле «ура» финнарга шулкадәр нык тәэсир итте ки, алар, артык каршылык күрсәтеп тора алмыйча, чигенә башладылар. Хәтта ике туп һәм берничә пулеметларың да алырга өлгермәделәр. Ләкин күп тә узмый, батальоннан артык көч белән, дошман контратакага күтәрелә. Финнар, куе урманлыктан файдаланып, безнең подразделениеләрнең флангларына керергә тырышалар, һәм алар ул максатларына ирешәләр дә. Хәтта тылга керергә дә омтылалар. Урман эчендә һәм Шакшо- зеро авылында дәһшәтле сугышлар дәвам итә. Финнар бик каты каршылык күрсәтәләр. Вак группалар белән маневр да ясыйлар. Хәзер минем күзәтү пункты Шакшозероның көньягындагы калкулык өстендә. Күрәм, Шеменичи юлы буйлап финнар тагын контратакага ташланалар. Мин сугышка икенче эшелонны кертергә булам. Телефоннан икенче батальон командиры капитан Доваторпы (генерал Дова- ториың энесе)’ чакырам. Сугыш һаман кыза бара. Финнар бигрәк тә күзәтү пункты урнашкан тау өстенә минометлардан аталар. Димәк, дошман бу районга нык игътибар бирә. Тулы битләренә бөрчек-бөрчек тирләр чыккан калым гәүдәле Доватор, йөгерә-ята килеп, минем янга окопка сикерде. — Сезнең приказаниегез буенча!.. —• Гадәттә Доватор тотлыгып сөйләшә иде. Ләкин бу моментта аның тотлыгуы каядыр юкка чыккан, күрәсең, артык киеренке минутларда кешенең авыруы да тукталып тора булса кирәк. Тиз генә мин аңа үзенең батальонын сугышка кертергә приказ бирәм һәм ул китеп озак та үтми, полкның сулъяк флангысын- нан икенче эшелон дошманга удар ясый. Шакшозеро дошманнан чистартыла. Бу сугышта йөзләрчә фин солдатлары юкка чыгарыла, берничә туп һәм пулемет, күп кенә автомат һәм мылтыклар кулга төшерелә. Хәзер сугышның дәһшәте алга, урман эченә күчә... ...һөҗүм башланганга инде ике-өч сәгать үтте. Егетләр аяусыз сугышалар. Кинәт комиссар искә төшә. «Кайда ул?» Сахаровка шалтыратам: — Иптәш майор, комиссар сау-сәламәт, — ди ул. — Әнә, ул миннән ерак түгел, 8 иче ротада кул пулеметыннан ата. Контратаканы кире кагуда ярдәм итә. Комиссарны телефонга чакырам... Обстановка кыенлаша башлый. — Андрей Антонович, синнән башка пулеметтан атардай кеше юкмыни батальонда? — дим, төксе тавыш белән. — Бар, әлбәттә, ләкин шулай кирәк булды бит! — ди комиссар. — Минем сиңа приказ бирергә гомумән хакым юк. Ләкин бу минутта хакым бар! — дидем мин. — Хәзер үк миңем янга кайт! 120 Сугыш башында ук комиссарны югалтасы килми иде. Күп тә үтми, урман эченнән җилкәсенә кул пулеметы күтәреп килүче зур гәүдәле бер кешене күрәм. Якынрак килсә, комиссар икән. — Миңа ачуланмагыз, — диде ул, ягымлы елмаеп, — танк эченнән генә аттым. Менә аның пулеметы. һәм ул танк пулеметын минем яига кунды. -— Беренче һәм өченче батальоннар беләк элемтә өзелде! — диде Науменко. — Исхаков кайда? ...Инде көн кичкә авышты. Әнә төштән соң кинәт аязып киткән күктәге кояш та батып бара. Ләкин әле сугышның тукталганы юк, финнар бик кискен каршылык күрсәтәләр. Инде нишләргә? Ичмаса, якын-тирәдә генә кнңәш сорар кеше дә юк, чөнки дивизиянең башка частьлары бездән еракта сугышалар иде. Менә караңгы да төшә башлады. Ә сугыш һаман дәвам итә. Җитмәсә, көньяк группа штабыннан әледән-әле: ««Волга», бурычны үтәү турында хәбәр итегез!» — дип, радиограммалар килеп тора. Комиссар белән киңәшләштем дә, көн тәмам караңгылангач, тукталган урында яхшылап ныгып калырга приказ бирдем. Чөнки, төнлә сугышып йөргән булып, безнең өчен таиыш булмаган җирдә барыбер уңышка ирешеп булмас, бәлки солдатларны гыиа күбрәк югалтырга туры килер дип уйладык без. Приказ батальоннарга барып җиткәнче, тагып байтак вакыт үтте. Чөнки телефон чыбыклары еш кына өзеләләр. Рация аркылы боерыклар бирү озакка сузыла иде. Хәзер кичке тугыз. Менә миңа Сахаров телефоннан шалтырата: — Шушы вакытка чаклы рота командиры Ушаковны таба алмыйм!— ди ул. — Үзе генә юкмы, әллә бөтен ротасы беләкме? — Ротасы белән шул! — ди Сахаров, аптырап. Әйтергә кирәк, мин моңа бик нык борчылдым һәм һич кичекмәстән мәсьәләне ачыкларга боердым. Ә күңел һаман әрни иде. Ләкин, озак та үтми, телефоннан куанычлы хәбәр килде. Ушаков үзенең ротасы белән — Мни монда, иптәш полк командиры! — Исхаков миннән еракта түгел бер окопта икән. — Телефон кабельләрен тикшерергә йөгерделәр инде, ә менә хәзер рацияне әзерлим!—диде ул һәм җиңел гәүдәсе белән окопка сикереп төште дә яңадан рациягә килде. Ул арада рация эшли дә башлады. — Мохтаров белән элемтә булдырылды, — диде Исхаков. Мин трубканы кулыма алдым. Мохтаров батальонындагы хәлне хәбәр итә башлады. Ләкин бер минут та узмый, аппаратта бөтенләй икенче тавыш—батальонның өлкән адъютанты Степанов тавышы ишетелде. — Мохтаров кайда? — дим мин, ачуланып. — Сафтан чыкты. Бик нык яраланды. Фельдшер аркасын бәйли,— диде Степанов һәм докладны үзе тәмамлады. Аннары һушын югалткан комбатны санитарлар алып киткәнлеген әйтте. А. А. Кононенко, 1941 ел. 121 дошманны куып киткән һәм аңа зур югалтулар ясаган икән. Әмма, элемтә өзелү, сәбәпле, бу хәлне Сахаров белә алмаган... Шулай итеп, үз гомерендә беренче мәртәбә бүген безнең полк дошман белән йөзгә-йөз килеп сугышты һәм, курыкмыйча әйтергә кирәк, бик әйбәт сугышты. Ләкин, шул ук вакытта, байтак кына кимчелекләр дә бар иде. Әйтик, дошманны куып барганда туплар еш кына артта калгалады. «Күколәр белән тиешенчә көрәшә белмәү күренде. Без бу кимчелекләрне, һичшиксез, искә алырга тиеш идек. Бүгенге сугышның нәтиҗәләре турында миңа доклад ясаганда, трофей турында сүз чыгуга, батальон командирлары: «Биш автомат алдым!» яки: «Алты автомат эләктердек!» — дип, горурланып, аеруча басым ясап әйтәләр иде. һәм бу аңлашыла да. Ни өчен дигәндә, солдатның аерылмас дусты булган автомат 1941 елда бөтен полкта берничә данә генә, ә фин частьларының күбесе автомат белән коралланганнар иде. Бу хәл командирларны гына түгел,-бәлки солдатларны да бик нык борчып иде. Сүз уңаенда искәртеп китәсем килә: хәзер, инде ул көннәр тарих булып кына калганнан сон, безнең армиядә автоматларның пи өчен аз булганлыгы ачыкланды, әлбәттә. Бу мәсьәләдә һәм башка шундый житешсезлекләрнең килеп чыгуына «барыннан да элек Оборона Халык Комиссариаты җитәкчелеге һәм Генеральный штаб» 5 гаепле булган. Партия һәм Хөкүмәт СССР Кораллы Көчләрен яңа техника белән коралландыру эшен махсус рәвештә үзләренә йөкләгән була торып та, Нарком урынбасарлары Г. И. Кулик, Л. 3. Мехлис һәм Е. А. Шаденко бу эшкә салкын караганнар. Кулик исә автоматларның сугышта бернинди дә кирәклеге юк,- автомат ул «полиция коралы» дигән карашта тор га и. 20 октябрь. Сәгать иртәнге биш. Тиздән таң атарга тиеш. Ләкин безгә иртә ни дә, кич ни, чөнки бу төндә беркем дә йокламады, бик кыен шарт- 'ларда подразделениеләргә перегруппировка ясарга һәм киләсе көндә тагын дошманны кыйнарга әзерлек алып барырга туры килде. Менә ул көн инде туып та килә. Кичә, көн буе сугыш белән җитәкчелек итеп, ашау кайгысы бөтенләй онытылган иде һәм, дөресен генә әйткәндә, аның турында уйларга вакыт та булмады. Шунлыктан, менә хәзер, батальоннарда йөреп төн үткәреп кайткач, бик нык ашыйсы килә башлады һәм мин повардан ашарга китерттем. Без — Кононенко, Звонов һәм мин — бик тәмләп тары боткасы ашарга гына керешкән идек, кинәт, һич тә көтмәгәндә, безнең тирәдә генә дошман миналары һәм снарядлары ярыла башлады. Шунда ук икенче батальон белән элемтә дә өзелде. Тиз генә рациягә кучәм һәм Доваторның ачык текст белән: «Контратака! Контратака!»— дип бик ашыгып хәбәр бирүен ишетәм. Шундук күзәтү пунктына йөгс- рәм. Кононенко икенче батальонга йөгерде, Звоновны КП да калдырдым. Снарядлар ярылуы тагын да ешайды. Ун-унбиш минуттан КПга җитәм, ләкин соң инде — анда мине, Кирилов каршылыйсы урынга, дошман каршылый, ә Кирилов куркып, НП ны ташлап качкан. Артиллерист старшина исә, әгәр хәтерем ялгышмаса, каты яраланган иде. Дошман, кичә югалткан позициясен яңадай кайтару максаты белән, җанфәрманга тырышып атакага ташланды, ләкин полк сугышчылары финнарга бик күп югалтулар ясап, аларны кире чигенергә мәҗбүр иттеләр. 5 История В. О. войны, т. 1, стр. 415. 122 Шакшозеродан көньяктарак булган бердәнбер биеклек тә дошман кулына эләккән булу сәбәпле, минем НП бик тә уңайсыз җиргә туры килде. Нишләргә? Сугыш кырын күзәтү өчен уңайлырак урын — беренче батальонның сул флаигысы иде һәм миңа кургашын яңгыры астында шунда барырга туры килде. Ул арада батальоным атакага әзерләргә минем тарафтан приказ алган Сахаров та килеп җитте. Звонов артдивизионны тизрәк ярдәмгә җибәрү чарасын күргән иде. Хәзер безнең подразделениелар тулысымча тәртипкә килеп, финнарлы кысрыклый башладылар, һәм аларның бер батальоны фланг уты астында калды. Мондый чакта бер минутны да әрәм итмәскә һәм, Шакшозеро районына өстәмә көчләрен китереп җиткергәнче, дошманның үзен атакаларга кирәк иде. Мин мондый нәтиҗәгә килдем: һөҗүмне Сахаров батальонының ике ротасына турыдан-туры фронттан ясатырга, ә Степанов батальонының өлешчә көче һәм Доватор подразделсинеләре белән аңа ярдәм итәргә. Шушы карар нигезендә полкка сугышчан приказ бирелде һәм, бер минутлык артиалетта[1 сон, нәкъ сәгать тугызда, подразделен иел әр дошманны атакаларга керештеләр. Атака уңышлы чыкты: бөтенләй югалтусыз диярлек, без биеклекне һәм Шакшозеро авылын алдык; дошман берничә тубын, уннарча пулеметын, күп кенә солдат һәм офицерларын югалтып чигенергә мәҗбүр булды. Шулай да, финнар һаман каршылык күрсәтүдән туктамадылар. Сугыш көн буенча дәвам итте. Ләкин, ничек кенә булмасын, инициатива безнең кулда иде һәм безнең подразделениелар, төрле маневрлар кулланып, адымлап, метрлап булса да, алга баруларын дәвам иттеләр. Шеменичига бара торган юл буенда дошманның зур контратакасың әйләнеп үтеп, икенче һәм өченче батальоннар кичкә таба шактый алга киттеләр һәм, шулай итеп, Шакшозеро безнең тылда калды. Бүгенге сугыштан без ике төрле сабак алдык. 1. Шакшозероны вакытлыча югалтып торуыбызга да карамастан, 19 Октябрьда кич һөҗүмне туктатып һәм тукталган сызыкта ныгып калып, без яхшы иткәнбез, юкса, төнлә сугышны — урман сугышын! — дәвам иткән булсак, күбрәк югалтуларга дучар булыр идек. Ә болай без сугышчан тәртипне саклап калдык һәм һөҗүмне дәвам итәргә мөмкинлек тудырдык. 2. Без урман сугышы тактикасын тулысьшча игътибарга алмаганбыз — күзәтүне һәм разведканы көчәйтмәгәнбез. Ә дошман, шуннан файдаланып, безнең йомшак урынны капшап тапкай да, кинәттән һөҗүм итеп, полкта паника куптарырга һәм, әгәр җае чыкса, бөтенләй туздырып ташларга ниятләгән. Паника дигәннән, НПны ташлап качканы өчен, Кирилов, шул ук көнне штабтан алынып, взводка җибәрелде... 21 нче октябрь. Иртәдән бирле салкын яңгыр ява. Төньяктан искән каты җил үзәкләргә үтеп керә шикелле. Финнарның 34 нче полкы подразделениеләре бик нык каршы торырга тырышалар. Шиксез, өч көн каплы көрәш нәтиҗәсендә, батальоннарда югалтулар байтак булды. Менә бүген иртән дә рота командиры М. 3. Тимофеев һәм пульрота 6 командиры В. А. Румянцев геройларча һәлак булдылар. Бу хәбәр бөтен подразделен иел әргә яшен тизлегендә таралды. Сугышның тукталып тормавына карамастан, роталарда үзләренең яраткан һәм ихтирам иткән батыр командирлары өчен дошманнан үч алырга чакырган сугышчан листоклар чыгарылды. Менә аның берсе, Румянцевка багышланганы: Пусть месть твою узнают гады! Вражских псов уничтожай! Ни передышки, ни пошады Проклятым врагам не давай! 6 Пульрота — пулемет ротасы. '03 — полк командирының шартлы билгесе. 123 Ә икенче листокта мондый сүзләр язылган иде: «Кадерле иптәшләр! Бөек Ватаныбыз өчен каты көрәштә геройларча һәлак булган безнең командирыбыз өлкән лейтенант М. 3. Тимофеев өчен дошманнан үч алыйк! Алга, иптәшләр!» Бүген кичкә без дошманны Шакшозеро авылыннан 3 километр ераклыктагы Гонг-озеро күленә чигенергә мәҗбүр иттек. Икенче көнне дошманның 34 иче пехота полкы һәм егерь батальоны, Пертозеро белән Гоигозеро арасындагы оборона сызыгын саклау өчен, бигрәк тә ике юл чатын ныгытырга тырыштылар. Менә шушы урында яңадан каты бәрелешләр башланды. Дошман көчле резервларын китерә һәм тагын контратакага ташлана иде. Бүген көн буе шунда сугыштык. Өстенлек әле безнең якка, әле дошман ягына күчте, ләкин бер як та әйтерлек уңышка ирешә алмады. Сугыш көн-төн дәвам итте. 23 октябрьдә иртән тагын яңгыр ява башлады. Сугышчылар, бигрәк тә беренче эшелондагы 1 иче һәм 2 нче батальоннар, нык чыландылар. Без тукталган позиция артык дәрәҗәдә уңайсыз. Күп урыннары сазлык. Коры җир хәзер юк диярлек. Яңгырсыз көннәрдә дә бер көрәк җир алу белән су чыга торган бу урында, тоташтан су җыелып тора. Бүген сәгать иртәнге 10 да 2 нче батальон командиры Доватор телефоннан миңа шалтыратты: — Иптәш 03 ! , дошман Гонг-озероның көнбатыш ягыннан һөҗүмгә әзерләнә! Күп тә үтмәде, фин подразделеииеләре, кыска гына артналеттан соң, контратакага чыктылар. Беренче атака кире кагылды. Бу юнәлештә эш чыгара алмагач, дошман беренче батальонга контратакага ташлана, ләкин монда да (Перт-озеро юнәлеше) уңышка ирешә алмын, күп югалтуларга дучар ителеп, чигенергә мәҗбүр' була. 24 октябрь. Таң атып килә. Күктәге йолдызлар бер-бер артлы сүнә башлый. Мин әле икенче ротада. Әнә, үзара сөйләшә-сөнләшә, сугышчылар иртәнге ашны ашыйлар. Кайберләре, инде ашап бетереп, котелокларын, юеш үлән белән сөртеп, капчыкларына салалар. Рота командиры П. И. Иикарев мине озатырга җыена. Ләкин без, бер отделение солдатларының сөйләшүенә игътибар итеп, туктап калабыз. — Нәрсә калган инде бу фипнарга, нигә немецларны яклап сугышалар икән алар? — дип сорый берәү отделение командирыннан. — Үз башларына сугышалар! — ди тегесе. «Мин аның шулай булачагына ышанам», «Башкача мөмкин дә түгел» — диешеп, тагын берничә сугышчы сүзгә кушыла. Барлык сугышчыларның да йөзләре җитди, өс-башлары юеш, арыгаилыклары сизелеп тора. Канберләреиең битен сакал баскан. Ләкин алар шундый кыен минутларда да күңелләрен төшермиләр, хәтта шаяралар. Менә хәзер дә бер шаяны: — Карагыз әле, Болдиновка сакал чыккан!—дип, финнар турындагы сөйләшүне икенче якка борып җибәрде. Ләкин бурят егете җавапка аптырап калмады, кеткелдәп көлде дә: — Сакал днмәсәң, хәтерең калыр, хәзер үк йолкыйм мин аны. Безнең бурятлар күбесе гомер буе шулай итәләр, — диде. — Ә йолыкмаса нишли? — Нишләсен? йолыкмаса, иягендә биш-алты йоны җилбердәп йөри шунда. Сакалмыни ул!? Бу сөйләшүләрне тыңлау кызык булса да, озак торырга мөмкинлек юк иде. Йөгерә-атлын күзәтү пунктына кайттым. Сигез сәгать 30 минутта юл буйлап Шеменичи юнәлешенә һөҗүм башладык һәм, күп тә үтми, икенче батальон юлның сул ягыннан дош 124 ман оборонасын өзде. Ләкин финнар көчәйтелгән батальон белән яңадай контратакага күчтеләр. Хәзер ике яктан да сугышның бик кызган чагы. Финнар, безнең рубежның бер жирен үтеп чыгып, безгә табан килә башладылар. Артиллерияне аларга юнәлттем. Ләкин снаряд аз иде. Дошман килүен дәвам итә. «Нишләргә?» Шулчак, кылт итеп, машинага урнаштырылган зенит пулеметы исемә төште. Ул ерак та түгел; күл буендагы куаклык арасында гына иде. Тиз генә окопка сикердем дә, миннән биш-алты метрлап кына читтә торучы Науменкога: — Тизрәк, тизрәк! — дип, кулым белән ишарәләп, зенит пулеметын күрсәттем. Берничә секунд эчендә Науменко кемгәдер комайда бнрергә дә өлгерде. Шунда ук бер кеше машинага таба йөгерде, һәм, озак та үтми, тирәякка пычрак чәчрәтеп, машина безнең янга килә башлады. Ә финнар һаман якынаялар. Дошман белән безнең ара, күп булса, 250 метр. Хәзер язмышны сәгать түгел, минут хәл итә. Әгәр дә бу пулеметлар (зенит пулеметында дүрт көпшә бергә беркетелгән була) дошман снарядыннан ватылмаса, мылтык, автоматтан яудырылган пулялар расчетны стройдан чыгармаса, контратакага тиешле отпор биреләчәк. Ышаныч хәзер фәкать шушы машинада иде!.. Машина якынлаша. Әрҗәдә таза гәүдәле старшина, пулеметлар станогы янына аягүрә баскан да, үрелә- үрелә алга карап килә. Кабина эчендәге шофер машинаны иң соңгы тизлектә үргә таба куа. Аның янына утырган расчет номеры, кабинадан чыгып, машинаның алгы канатына баскан да, кулы беләи юл күрсәтеп килә. Үз күзе белән күрмәсә, кеше ышанмаслык: машина дошманның борын төбеннән үтеп бара. Снаряд, миналар шартлавыннан дөнья селкенә, ләкин машина бернинди «җәрәхәт» алмыйча, күрсәтелгән урынга килеп туктый. Бу минутларда старшинага сүзбеләи боерык биреп торасы юк иде. Ул минем кул белән ишарә итүдән шундук эшне аңлап ала һәм парлап станокка беркетелгән дүрт «Максим»нан дошман өсте- нә шундый коточкыч ут ачыла ки, тезелешеп килгән фин солдатлары бер-бер артлы егыла башлыйлар. Ә старшина пулеметларны бер флангтан икенче флангка салмак кына юнәлтә бирә. Шунда старшинаның сул җилкәсе яралана, әмма ул атуыннан туктамый. Аның янында яткан пулеметчы, сикереп торып, старшинаны алыштыра. Дошманга яңадан меңәрләгән пуля ява. һәм шушындый көчле утка дошман батальоны түзә алмый, күл югалтулар белән чигенергә мәҗбүр була. Старшинаны Науменко кочаклап ала. Мин дә чиксез куанып, һәм шул ук вакытта аны кызганып, кулын кыстым. Зур рәхмәт белдердем. — Нинди кызганыч, иптәш майор, китәм бит! — диде старшина. Аның күзләрендә яшь күренә иде. Шул китүеннән ул безнең частька яңадан кайтмады. Мин бу язмаларымда ул батыр сугышчының хәзер . кайда һәм кем булып эшләвен бик рәхәтләнеп сөйләр идем. Ләкин, үкенечкә каршы, эзләүләрем бушка чыкты — мии аның белән бәйләнешкә керә алмадым... Озак та узмады, телефоннан Звонов тавышын ишетәм: — Иптәш майор, меңнәрчә рәхмәт! Минем мондагы комендант взводы гына берни дә эшли алмас иде! Финнар КП га җитәргә нибары 100—150 метрлап кына калган иде, югыйсә. — Рәхмәтне зенитчик старшинага әйтегез! — дидем мин... Караңгы төшкәндә, без Науменко беләи КПга кайттык. Звонов түзә алмады, шатлыгыннан башта мине, аннан соң Иаумеяконы кочаклады. Шул арада землянка ишеге ачылды. Комиссар һәм партбюро секретаре Тамарлаков беренче батальоннан кайтып керделәр. Без бүгенге сугыш нәтиҗәләре турында сөйләшә генә башлагап идек, 21 иче дивизиядән 125 бер офицер килеп керде. Аның сөйләвенә караганда, бу дивизия бездән сулда, 25 километр ераклыктагы Якдыба елгасы буенда сугыша иде. Дөресем әйтергә кирәк, мондый шартларда безгә күршеләр беләп элемтә тотарга мөмкинлек юк, радиоэлемтә фәкать армия һәм корпус штаблары аркылы гына алып барыла иде. Безнең 114 иче дивизиянең полковник Иванченко (363 нче.у. п.) һәм полковник В. А. Самсонов (763 нче у. п.) полклары Гоморовичи һәм Вознесенье юнәлешендә бездән 20 километрда көнчыгыштарак сугышалар иде. Менә шушы мәгълүматлардан соң безгә бер нәрсә ачыкланды: хәзер безнең каршыдагы дошманның көче тулысынча бер полк. Шуның өстенә, фин подразделениеләренең кораллары күп, ә безнең, юл начар булу сәбәпле, сугыш припаслары бик аз. Шунлыктан Шемсничига турыдан чыгарга мөмкин түгел иде. Без киңәшләштек һәм, минем тәкъдимем буенча, икенче юнәлешне сынап карарга булдык. Ул юнәлеш буенча, без Лодвозеро авылы аша һөҗүм итәргә тиеш идек. Бу авыл Шакшозеродан 5 километр көньяк- көнбатышта. Ә сазлыклы сукмактан барганда, кимендә, 8 километр җир үтәргә кирәк. Бу авылны алганнан соң, Шеменпчига туры юл ачылырга тиеш иде. 25 октябрьга каршы төндә Сахаров батальонын артка чыгардык. Мин кичтән үк карта буенча батальон командирына сугышчан приказ биреп куйдым. Яктыру белән, батальон Лодвозеро авылына таба юл тотты. Полкның төп көчләре, вак подразделениеләргә бүленеп, урыны-урыны белән актив хәрәкәт итә башлады. Сахаров белән рация элемтәсе оештырылды. Көн давыллы иде. Күктә куе болытлар кайный-кайный көньякка агылалар. Ләкин урман ышыгында давыл ул кадәр үк сизелми кебек. Мине, барыннан да ныграк, сугыш припасларының бик аз булуы борчый иде. Бу уңайсызлыклар, ихтимал, бер безнең полкта гына түгелдер. Минем искә 17 октябрь килеп төште. Дивизия политбүлек начальдшГы шул вакытта ук Иванченко полкында снарядларның аз булуын сөйләгән иде. Сәбәбе нәрсәдә дип сорагач, «бөтен хикмәт юлның начар булуында» дип җавап биргән иде. Сахаров батальонына ярдәм итәр өчен, бердәнбер гаубица дивизионын билгеләдем. Батальон командирының кушуы буенча, ул ут ачарга тиеш иде. Дивизионның позициясе ерак булса да, аны якынайтырга мөмкинлек булмады. Чөнки тар сукмаклардан авыр туплар уза алмыйлар иде. Шул ук вакытта төп юнәлешне дә йомшартырга һич тә ярамый. Алты-җиде километр ераклык дивизион өчен үти алмаслык нәрсә түгел, билгеле, ләкин снарядлар бик аз шул... Бүген дошман берничә мәртәбә Пертозеро ягыннан полкның уң флапгысына контратакага чыкты. Иртәдән бирле безнең игътибар шул якта. Шуның белән бергә, безне 3 нче батальонның хәле дә кызыксындыра иде. Чөнки аның белән элемтә өзелгәнгә шактый вакыт үтте, әмма әлегә кадәр аннан бернинди хәбәр юк иде. Сәгать кичке дүртләр тирәсендә көтелмәгән хәл булды. — Иптәш майор, карагыз әле, Сахаров кайда? — диде миңа Звонов. (Без күзәтү пунктында идек.) Табигате буенча сабыр холыклы Иван Петрович бу минутларда ничектер чамадан тыш ачуланган иде һәм, кызып китеп, сүгенә үк башлады. Хәер, ачуланмаслык та түгел иде шул. Шакшозероның көньягыннан, бездән 300—400 метрда гына, куаклык эченнән Сахаров батальонының юлга чыгып килүе күренде. — Бу нинди хәл булды соң бу? — дим Звоновка. —- Белмим шул, иптәш майор! Звонов шундук элемтәчене йөгертте. 20 минуттан Сахаров безнең янга килеп җитте дә бик ышанычсыз сүзләр белән генә доклад ясый 126 башлады. Ул, минем ышанып йөргән командирым, бурычны үтәмичә, борылып кайткан! Бу минутларда башымнан бик күп уйлар узып китте. Минем каршымда зур тәҗрибәле сугышчан командир бит! — Иптәш батальон командиры! — дидем мин ачуланып. — Әгәр дә иртәгә шушы вакытка, Лодвозеро авылындагы дошманны куып, аны алмасагыз, батальоныгыз белән алдан ук саубуллашып куегыз! Сахаров бер кызарынды, бер агарынды: — Чын күңелемнән вәгъдә бнрәм, иптәш майор! — диде ул, чәчен йолкырдай булып. Мин шунда ук комиссар белән элемтәгә кердем (ул 1 иче батальонда иде), һәм бу хәлне аңа да әйттем. — Акылыннан язганмы әллә ул Сахаров? — дип кычкырып җибәрде Кононенко. Заданнене үтәмичә кайтуының сәбәбен Сахаров төрлечә аңлатырга тырышты, ләкин, ничек кенә булмасын, без «Сахаров курыккан» дип уйлый алмадык һәм аны җавапка тартмадык. Чөнки, бердән, тылдан, дивизиядән аерылган хәлдә һәм шушындый киеренке моментта командирлар белән шаярырга ярамаса, икенчедән, без Сахаровның киләчәктә бу ялгышын төзәтәчәгенә ышана идек. һәм шулай булып чыкты да: берничә көннән Сахаров батальоны Лодвозеро авылын штурм белән яулап алды. 26 Октябрьда төштән соң тагын бик кызу сугыш башланды. Без, Звонов һәм мин, күзәтү пунктында идек. Куе урман күзәтү мөмкинлеген бик нык чикли, батальоннардагы хәлне күреп булмый. Җитмәсә, әле- дән-әле элемтә чыбыклары өзелеп тора, ә рациядән кирәк кадәр сөйләшеп булмый. Шунлыктан, батальоннар белән элемтә бары тик донесе- ниеләр аркылы гына алып барыла иде. Сәгать кичке өчләрдә Кононен- кодан язу китерделәр. (Кононенко 1 нче батальонда иде),: «Фатих Гарипович, — дип язган иде ул, — монда, каты сугышлар бару өстенә, ятып атарлык урын да юк. Позиция чамадан тыш уңайсыз. Финнар бик нык кысалар. Степанов яхшы сугыша. Калганын кайткач сөйләшербез». Звонов икенче батальон белән рация аркылы элемтәгә керде һәм финнарның юл буйлап, батальонның сул флангысыпа һөҗүм итүен, бер подразделениеләре хәтта ике батальон арасына үтеп керүен әйтте. Чыннан да, тирә-юньдә дөньяның асты өскә килә дип белерсең: снаряд, мина һәм мылтык тавышларына чыдар әмәл юк иде. Мин, үз урыныма Звоновпы калдырып, Доватор батальонына киттем. Шушындый киеренке моментта минем килүемне күреп, Доватор бик нык шатланган иде. Бездән якын гына җирдә лейтенант Волков ята. Аның пулеметчылары финнарга каршы бик шәп аталар, ә ул үзе командирына мондагы шартлар турында доклад ясый иде. Монда окоп казырлык җир юк, бары тик юан нарат агачлары артына яшеренеп кенә сугышырга мөмкин иде. Мин дә агач төбенә постым. Баш өстеннән туктаусыз дошман пулялары очып, агач ботакларын кыеп, сындырып тора. Бер мина Волков яткан агач яныннан, күп булса, өч метрда гына ярылды. Ләкин минаның шартлау дулкыны һәм кыйпылчыклары килеп җиткәнче, Волков, нәкъ юлбарыс җитезлеге белән, икенче агач төбенә сикереп качарга өлгерде. Куркып, каушап калу юк, кайда ул! — Иптәш майор, миңа пулеметчылар яныма барырга рөхсәт итегез,— диде Волков һәм, мин риза булып ым кагуга, агачтан агачка поса-поса, алга ыргылды. Каты сугыш кичкә чаклы дәвам итте. Инде көн тәмам караңгылангач, без (комиссар, штаб начальнигы һәм мин) өчәүләп киңәштек тә, төи караңгылыгыннан файдаланыл, икепче батальонны һәм беренче 127 батальонның сул флангысын бераз арткарак чигереп, уңайлы позициягә урнаштырырга дигән фикергә килдек. — Ә бу эшне югарыга хәбәр итмичә генә тормышка ашырабызмыни?— диде Звонов. Ул хаклы иде. Без радиограмма бирдек һәм җавап көтә башладык. Ләкин, радиограмма урынына, икенче көнне иртән корпус штабыннан бер полковник (исемен хәтерләмим) килде һәм, рәтләп исәнләшеп тә тормыйча: — Сезнең белән бик ныклап сөйләшәсе бар, майор! — диде. —• Күпме таптанып торырга мөмкин бер урында?! «Гөрс, гөрс, гөрс!» Әйтерсең, дошман минем өчен әлеге полковникка җавап бирә иде: безнең НП тирәсендә гепә снарядлар, миналар ярыла башлады, һәм шунда ук бөтен фронт буйлап мылтыклардан, пулеметлардан да ут ачтылар. Мин тыныч кына кичәге карарым турында доклад ясадым. Аннары без ул полковник белой батальоннарда булдык һәм, дөресен әйтергә кирәк, штаб вәкиле, килеп туган хәлнең кыенлыгын үз күзе белән күргәч, шактый йомшаган иде инде. Күрәсең, ул корпуска кайткач та бездәге хәлне ничек булган, шул көенчә сөйләп биргәндер — шул көнне (27 октябрь) кич безнең дивизиягә оборонага күчәргә дигән приказ килде. Октябрь сугышларына йомгак ясап, шуны әйтергә кирәк: Немецларга кушылырга омтылып, көньяк-көнбатышка, Волхов-Тихвин юнәлешенә, баручы финнарның планнарын өзүдә һәм аларның юлын кисеп, чигенергә мәҗбүр итүдә безнең дивизия зур роль уйнады. Ә октябрь сугышларында безнең полк башкарган эшләрнең әһәмияте түбәндәгеләрдән гыйбарәт иде: Шакшозеро һәм Лодвозеро кебек мөһим пунктларны кулга төшереп, без дошманны шактый чигенергә мәҗбүр иттек һәм, күзәтү өчен уңай булган көньяк юнәлештән мәхрүм калдырып, үзебезнең позицияне ныгыттык. Шул ук вакытта полк • финнарга шактый зур югалтулар да ясады. Күп сайлы трофейлар кулга төшерү белән бергә, финнарның 1500 дән артык солдат һәм офицерларын юк итте. Яшерен-батырын түгел, мин, командир буларак, үземнең полктагы сугышчыларга ышансам да, беренче бәрелешләрдә бик нык борчылган идем. Чөнки солдатларымның гына түгел, үземнең дә моңа кадәр сугышта катнашканым юк иде бит әле. Сөенерлек урын бар: полк сугышчылары иң кыен моментларда да каушап калмадылар, үзләренә куелган бурычмы тулысымча үтәп чыктылар. Тагын шуны да искә алырга кирәк, безнең полк үткән сугышларда дивизиянең башка полкларыннан аерылган хәлдә, бер ялгызы хәрәкәт итте бит! Сүз дә юк, ул көннәрдә аеруча батырлык һәм фидакарьлек күрсәтүчеләр полкта бик күп булды. Аларны саный китсәң, сүзне бик озынга сузарга мөмкин. Шуңа күрә мин, укучыны ялыктырмау өчен, аларның берничәсеиә генә тукталырга булдым. Әйтик, менә урта буйлы, таза гәүдәле, коңгырт-кара күзле, рота политругы А. Б. Тамарлаков. Политрук Тамарлаков, сугышның иң кызу чагында пулемет ротасы командиры яраланып сафтан чыкканнан соң, бу подразделение белән командалык итүне үз өстеиә ала. Аның җитәкчелегендә, пулеметчылар йөздән артык финны юкка чыгаралар. Тамарлаков үз мылтыгыннан гына да сигез дошманның башына җитә һәм командирны үлемнән коткара. Флангтан бәреп кергән дошман группасы рота командирын әсиргә алу исәбе белән (финнар командирларга һөҗүм итүне аеруча яраталар иде) ашкынып килгәндә, Тамарлаков фин офицерым атып үтерә, ә башкаларын чигенергә мәҗбүр итә. Шул ук көнне лейтенант Ф. Т. Гусильников үз инициативасы белән взводын финнарның флангысына алып кереп, көтелмәгән удар ясый. 128 Нәтиҗәдә бу взвод дошманның бер тубын, ике пулеметын, 10 мылтыгын һәм башка сугыш кирәк-яракларын кулга төшерә. 21 октябрьның караңгы төнендә рота командиры П. И. Цикарев дошманның контратакасын өзә. Эш менә болай була. Фин подразделепиеләре, бнк көчле артналеттан соң, Цикарев подразделениесе күршесендәге ротага контратакага чыгалар. Хәлнең кыенлыгына карамастан, Цикарев сул флангтан ике взвод беләп финнарга ташлана. Бу көтелмәгән һөҗүмнән каушап калган дошман паникага бирелә һәм тәртипсез рәвештә чигенергә мәҗбүр була. Полкның беренче батальонында отделение командиры булып хезмәт итүче кечерәк кенә буйлы, чандыр гәүдәле грузин егете К. П. Далакашвилиның кеше ышанмастай батырлыгы турында сөйләгәндә, сүзне спорттай башларга кирәк. Ул чандыр егет, чыннан да, бик яхшы спортсмен- көрәшче иде. Әле сугышка кадәр үк, полк, дивизия, округ күләмендә оештырылган көрәш ярышларында, Далакашвили үзеннән шактый таза булган көрәшчеләрне дә бик оста иттереп тәгәрәтеп җибәрә һәм күп очракта җиңүче булып чыга иде. Бу һөнәрен ул сугыш башлангач та ташламады. Чак кына буш вакыты булдымы — тренировкага керешә нде. һәм, әйтергә кирәк, аның бу һөнәре үзенең гомерен саклап калуда бик зур ярдәм итте. Эш менә болайрак булды. Финнар белән беренче бәрелеш көннәрендә, Далакашвили үзенең отделениесе белән маневрлар ясый-ясый алга барганда, бер калку урында дошман пулеметы утына очрап, тукталырга мәҗбүр була. Ләкин бу батыр командир озак уйлап тормый: — Отделение, минем арттан! — дип команда бирә дә, яшендәй атылып, дошман арасына кереп китә. Бу хәл шундый көтелмәгән була ки, финнар тәмам куркып, каушап калалар. Ә Далакашвили исә, үзенең күп еллар буе туплаган көрәш алымнарын кулланып, шундук өч финны сугып-тибеп ега, бер офицерны атып үтерә. Шулай итеп, дошманның пулемет ноктасы туздырыла, безнең подразделениеләргә алга бару өчен юл ачыла. Менә шушы батырлыгы өчен, сержант Далакашвили, полкта беренче булып, Ленин ордены белән бүләкләнде. Ә кече сержант Мачилский 23 октябрьдә үз отделениесе белән дош- маи тылына үтеп керә, һәм хәвеф-хәтәр килүен һич тә сизмичә, бик иркенләп безнең подразделениеләргә атып яткан фин минометчыларын урап алып, аларны юк итә. Мондый батырлыклар күрсәткән сугышчылар алда искәртеп китңән- нәр белән генә чикләнми, алар бик күп. Политруклардан А. Г. Халнм- ский, Я. Ф. Пирунов, рота командиры В. А. Румянцев, взвод командиры Г. М. Мирской һәм батальонның өлкән адъютанты Д. И. Карпенко һәм башкалар бу сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен хөкүмәт орденнары һәм медальләре белән бүләкләнделәр. Бу җаваплы көннәрдәге көрәштә полк саперларының инженер өлкән лейтенант Козин җитәкчелегендә бик зур һәм җаваплы эшләр башкаруларын да әйтеп китәргә кирәк. Безнең алдыбызда торган мөһим бурычларның берсе — миналар белән тулысымча файдалана белү иде. Менә бу эштә безнең полк саперлары беренче сафларда хәрәкәт иттеләр. Тылдан сугыш припаслары алып килү мөмкинлеге булмаса да, саперлар полк сугышып алган җирләрне миналар белән тәэмин итәргә тырыштылар. Дошман һөҗүм итә алырлык юнәлешләргә вакытында миналар куелды. Ләкин, полкта миналар аз булганлыктан, саперлар корып куелган миналарны еш кына бер юнәлештән икенче юнәлешкә алып барып, аларны анда яңадай куялар иде. Ә разведчиклар исә, финнарның тылып үтеп кереп, ал арга шактый зур югалтулар китерделәр. Күп санлы шундый эпизодларның берсенә генә тукталып үтәсем килә. 9. „С. Ә,- NJ 10. 129 Безгә, дошман тылында, Подпорожье авылы янындагы күперне шартлатырга кирәк булды. Чөнки бу күпер аша салынган тар тимер юлдан финнар сугыш кирәк-яраклары, кораллар һәм үзләренә азык-төлек ташыйлар иде. Шунлыктан, күпернежимертү— дошман коммуникацияләрен кисеп калдыру дигән сүз иде. Менә шушы жаваплы заданпене үтәргә кече сержант Г. Н. Орловка боерык бирелде. Бу тирәдәге юлларны, сукмакларны бик яхшы белүче өч партизан белән бергәләп, Орлов, бер төндә уннарча километр жир үтеп, күпер сакчысын тавыш- сыз-тынсыз гына теге дөньяга озатып, күперне шартлата да, агачларга поса-поса, кайтырга чыгалар. Болар күп тә китмиләр, юлдан йөкләр колоннасы килүен күрәләр. — Юк, мин монда яшеренеп кала алмыйм!—ди Орлов һәм партизаннарга ут ачарга команда бирә. Бу бәрелештә дошманның бер аты һәм.берничә солдаты үтерелә, ә калганнары төрлесе төрле якка качып бетәләр. Бераз баргач, әлеге батыр разведчикларга дошманның снаряд төяп килүче машинасы очрый һәм алар аның да башына житәләр: шоферын атып үтереп, машинасын шартлаталар. Орлов яралана, ләкин', яралы килеш тә, атышу тавышына килеп җиткән 4 фин солдатын үтерә. Ул бары икенче мәртәбә яралангач кына стройдан чыга. Әмма партизаннар, дошман эзәрлекләп килүгә дә карамастан, Орловны калдырмыйлар, үзләре белән алып кайталар. Ләкин, шулар белән бергә, кайбер куркак җаннар да булмады түгел. «Батыр яуда сыналыр» диелә бит халык мәкалендә. Бу чыннан да шулай. Әйтик, безнең полкта Щукин фамилияле бер өлкән лейтенант бар иде. Рота командиры булып хезмәт итүче бу кеше тыныч вакытта, без Байкал артында яшәгәндә, шактый булдыклы рәвештә эш итә, актив санала иде. Ә менә дошман белән күзгә-күз очрашып сугыша башлагач, Щукин бөтенләй сәләтсез командир булып чыкты, начар жп- тәкчелек итте. Моннан ары аны рота командиры итеп тотудан мәгънә юк иде һәм, оборонага күчкәч, Щукинны бу эшеннән азат итеп, ябыккан атларны җыеп ашату-тәрбпяләү буенча командир итеп билгеләдем. Ләкин, сугышлар башлангач, командирлар җитмәү сәбәпле, Щукинны яңадан рота командиры итеп билгёләргә туры килде. Әмма Щукин һаман да шул Щукин булып калды: 1942 елның апрель аеидагы сугышларда тактик яктан әһәмиятле булган бер калкулыкка һөҗүм вакытында куркып, башы белән карга чумып, ротадан артта калды һәм командалык итә алмады. Әлбәттә, аны командирлыктан читләштермичә мөмкин түгел иде. * Финнарга бәя биргәндә шуны әйтеп үтәргә кирәк: беренчедән, алар урман эчендә оста сугыша белүләре белән характерлы булсалар, икенчедән, вак группалары белән маневрлар ясап, фланглардан тылга үтеп кереп, көтелмәгән вакытта һөҗүм итүне бик мөһим тактик алымнардан саныйлар һәм еш кына бу нәрсәне тормышка ашыралар иде. Финнар әчеп характерлы алым тагын шул, алар «күке»ләрпе бик оста файдаланалар иде. Беренче көннәрдә, финнарның әлеге алымнарын төшенеп җитмәгән вакытта, безгә алар белән сугышуы шактый читен булды. «Күке»ләр- нең аеруча куркыныч ягы шунда, алар фәкать офицерларны гына үтерергә тырышалар иде. Шунысын да Әйтергә кирәк, бу «күке»ләр һәрберсе сайланып алынган аеруча ерткыч бандитлардан, үлемгә дучар ителгән кешеләрдән гыйбарәт була иде. Мондый бер эпизод исемдә калган. Сугышның икенче көне иде. Бездәй ерак та түгел, бер юан нарат агачы башыннан, автоматтан аткан тавыш ишетелә. Эшнең нәрсәдә икәнлеген белү өчен, мин тнз генә берничә солдатны җибәрергә кушам. Ләкин безнең егетләр барып җиткәндә агач башындагы «күке» инде 130 атудан туктый — патроннары беткан була. Солдатлар, тере килеш кулга алу максаты белән, бу «күке»гә агачтан төшәргә кушалар. — Мәңге төшәсем юк! — дип, әлеге «күке» төрле әшәке сүзләр белән русчалатып сүгенә башлый. Бер солдат агачка менеп сөйрәп төшергәч, бу «күке»нең хатын-кыз икәнлеге һәм Финляндиягә качкан рус эмигранты токымыннан булуы беленә. * * Мин 27 октябрьдә оборонага күчтек, дидем. Әйе, бу югары командование тарафыннан кабул ителгән карар бик дөрес һәм вакытлы булды. Чөнки һөҗүмне тагың да дәвам итү өчен безгә мөмкинлек юк иде. Эш шунда, безнең 114 нче дивизия каршында гына да финнарның 7 нче һәм 17 нче пехота дивизияләренең частьлары оборона тота иделәр. Кыскасы, фин командованиесе безнең дивизия каршына өч көчәйтелгән пехота полкын оборонага куйган, һәм аларның көче безнекеннән артыграк та иде. Үзеннәнүзе аңлашыла булса кирәк, мондый шартларда һөҗүм итү түгел, оборонаны саклап калу да шактый кыенлыкларга очравы мөмкин иде. Оборонага күчкәч, позицияне ныгытуга һәм өзлексез рәвештә разведка алып баруга әһәмият бирелде. Хәзер дошман тылында безнең разведчиклар еш кына паникалар ясый башладылар. Ак фин разведчиклары, үзләренең яраткан тактик алымнарын кулланмакчы булып, вак группалар белән безнең тылга керергә тырышсалар да, безнең разведчиклар, аларның эшләрен вакытында сизеп алып, тиешле отпор бирә башлаганнан соң, бу гадәтләрен ташларга мәҗбүр булдылар. Хәзер инде мөһим тактик бурычларның берсе булып позицияне яхшырту эшләре, ә аның өчен берәм-берәм дошманның терәк пунктларын юк итүгә әзерлек алып бару санала башлады. Безне барыннан да бигрәк бер терәк пункт бик кызыктыра иде. Бу — Большие һәм Малые Чега авыллары. Ул авыллар үзләре зур түгел, берничә өйдән генә гыйбарәт. Ләкин алар тактик яктан бик тә әһәмиятле һәм, шуңа күрә, безне кызыктырып, күзгә төшкән ак шикелле булып, борчып торалар иде. Чега торак пункты Лодвозеродан төньяк- көнбатышта 2,5 километрда. Бу терәк пунктларны алган сурәттә, безнең сул фланг алгарак та китәчәк һәм киңәячәк тә иде. Менә бу кечкенә, ләкин катлаулы операция турында берничә сүз әйтеп узасым килә. 5 нче ноябрь, сәгать иртәнге 10. Ял итәргә ятар алдыннан мин дивизия командиры полковник Михаил Игнатьевич Панфиловичка шалтыраттым. Иртәнге 10 да нинди ял итү ул? диярсез. Ләкин финнар белән сугышканда шулай итмичә мөмкин түгел, чөнки алар көндез хәрәкәт итүгә караганда, төнне ярата төшәләр иде. Ул төнне дә төне буе финнар белән сугышып чыккан идек. Минем шалтыратуымнан мәгънә чыкмады. Яшерен эшне телефон аркылы хәл кылырга мөмкинме сон.?! Мин Чега пунктын алу турында мөрәҗәгать итәсе урында, сүземне икенчегә борып җибәреп, иртәнге докладыма кайбер детальләр кертү белән генә сүземне төгәлләдем. — Иптәш Булатов, сезнең бу докладыгыз пешеп җитмәгән шикелле, тагы нәрсә бар? — диде комдив, ачуланыбрак. — Бар шул, иптәш полковник, ул турыда язармын! — дидем мин һәм тиз генә Звоновны чакырып керттем. Звонов үзе белән Исхаковны да алып кергән иде. Без, өчәүләп, Чега авылын алырга җыенуыбыз турында радиограмма яздык. Икенче көнне җавап килде. Рөхсәт ителгән иде. Без бик җентекләп әзерлек эше алып бара башладык. Берничә көннән яңа радиограмма килде. Бу документта операция белән җитәкчелек итүне корпус штабы начальнигы алып барырга тиешлеге язылган иде. — Ихтимал, безгә өстәмә көч бирә торганнардыр, — диде Кононенко, бик дәртләнеп. Дөресен әйтергә кирәк, мина бу хәбәр бер дә ошамады, һәм мин тагын комдивка шалтыраттым: — Безгә радиограмма аңлашылмый! — Минем үземә дә аңлашылмый, — диде комдив һәм трубканы куйды. Ә 13 ноябрьда безнең КПга штаб начальнигы килде. 14 ноябрьда мин, операция белән якыннан торып җитәкчелек итү өчен, Лодвозерога киттем. Шуны искә алырга кирәк, шул ук полк, шул ук батальон, шул ук артиллерия! Башка бернинди дә үзгәреш юк иде. — Менә сиңа өстәмә көч! — дидем мин комиссарга, штаб начальнигына (генерал иде ул) ишеттермичә генә, һөҗүмгә 3 нче батальонның ике ротасы әзерләнде, ә бер ротасы Лодвозерода калырга тиеш иде. Чега терәк пунктына 3 нче батальон разведчиклары ноябрь башыннан бирле күзәтү алып бардылар һәм бу терәк пунктның гомуми характеры безгә билгеле иде. Тирә-ягында берничә рәт чәнечкеле тимер чыбык киртәсе. Аның алдында мина кыры. Берничә җирдә пулемет нокталары. Траншея системасы яхшы оештырылган иде. 16 ноябрьга каршы төи аеруча караңгы булды. Аның өстеиә, кар ява башлады, бурам да чыкты. Мепә бу табигый шартлар, әлбәттә, безне шатландыра иде. Яшерен рәвештә атака сызыгына килү өчен нәкъ менә шундый төн шәп. Безнең бөтен теләк, барлык игътибарыбыз яшерен әзерлеккә бәйләнгән иде. Таң атканчы, Лодвозеродан сузылган юл буйлап барып, подразделениелар атака сызыгына урнаштылар һәм карда окоп казыдылар. Чаңгыларга көйләнгән батальон туплары, пулеметлар да үз урыннарында. Миномет подразделениеләре дә ут ачу өчен үз позицияләрен җайлап куйдылар һәм артиллерия дивизионы да һөҗүмгә әзерлеген хәбәр итте. 7 сәгать 30 минут. Кыска гына артпалеттан соң, роталар атакага ташландылар. Кар тирән, бурап уйный. Шулчак Чега терәк пунктының өч ягыннан да куәтле «ура!» тавышлары ишетелә. Ләкин алга бару тигез түгел. Тирән кар роталарга чиктән тыш комачаулый. Чаңгыларда барырга куаклар мөмкинлек бирми. Ләкин атака дәвам итә. Яшерен позицияләргә урнашкан туплар атуларын һаман ешайталар. Югарыдан дугаланып төшкәй миналар ярылып карпы туздыра. Трапшеяларның кайбер төшләрендә штык сугышы башлана. Ләкин финнар чигенмиләр. Шушы кан түгү минутларында Сахаров бер взводтан гыйбарәт булган резервны сугышка кертә, һәм бу взвод дошманны ерактанрак чолгап ала башлый. Менә бу моментта ак финнарга чолганышта калу куркынычы туды булса кирәк, тнз арада чигенә башладылар. Тик озак та үтми, дошман контратакага ташланды. Тагын көчле сугыш, кан кою башланды һәм бу хәл бик озак дәвам итте. Бары тик кичке сәгать. 5 тә генә Чега авылы тулысыңча дошманнан чистартылып, безнең кулга күчте. Шулай итеп, оборона сызыгы алгарак китте, күзәтү мөмкинлекләрепең уңайлылыклары безнең якка күчте. Шушы көннәрнең берсендә мин подразделениеләргә киттем. Төштән соң юеш кар ява башлаган иде. Траншея, окоп эчләре сизелерлек суланган. Аратирә ишетелгәләп торган мылтык, снаряд тавышларын псәпкә алмаганда, фронт тыныч дияргә була. Роталарда сай траншеялариың алдына кар (бруствер) өяләр, шуның хисабына траншеяларны тирәнәйтәләр иде. Хәзер безнең иң беренче бурыч — һәрбер терәк пунктында оборонаны ныгыту, подразделен и ел әр арасында яхшы элемтә оештыру, сугышчылар арасында сизгерлекне көчәйтүдән гыйбарәт иде. Минем хәтеремдә ул көннәрдә һәр сугышчыны кызыксындырган бер нәрсә калган: «’ 131 132 мин Шакшозероның төньягына урнашкан батальон траншеялары буйлап бара идем, менә мондый сөйләшүгә игътибар итеп, тукталып калдым: — Иптәш политрук, немецлар әле дә Тихвин шәһәреннән куылмаганнармынл? — дип сорады окоптагы бер сугышчы. — Әйе, — дип җавап бирде политрук В. С. Китайцев. Аннары бу сугышчыга гомуми фронт хәлләрен аңлатырга кереште. Бүген ул мәсьәлә турында ачыктан-ачык аңлатулар барлык роталарда да алып барыла иде. Моның . сәбәбе шунда, немецларның мехдивизияләре, 16 октябрьда Будогощь ягыннан һөҗүм башлап, 8 ноябръда безнең юл өстендәге Тнхвин шәһәрен алганнар иде. Ул тирәдә каты сугышлар башлану белән безне, һәм гомумән 7 нче армияне, кораллар, азык-төлек һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин итү өзелгән иде. Китайцев әлеге сугышчыга әнә шуны аңлатып бирде. (Тихвинпы азат итү өчен генерал I I. I I. Федюнннскнй җитәкчелегендәге 54 нче армия контрудар әзерлеге башлый. Аның өчен кирәк кадәр вакыт билгеләнә. 26 ноябрьда башланган контрудар нәтиҗәсендә 54 нче армия 29 ноябрьиың киченә Тнхвин шәһәрен немецлардан коткарып, Тихвин — Волхов тимер юлын ала. Менә шушы көннән соң гына безгә юл ачылды. Гомумән Тихвин операциясе шактый озакка сузылды: Свирь елгасына бара торган юл ай ярымга якын дошман кулында булды.) Мин траншея буйлап алга юнәлдем. Менә өлкән лейтенант Волков батальоны. (Батыр сугышчы һәм оста җитәкче булганлыгы өчен, Волков батальон командиры итеп билгеләнгән иде.) Килеп җитүгә, минем янга сугышчылар җыелды. — Иптәш майор, тәмәке тарттырыгыз әле, зинһар? — диде бер солдат. Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, 1941 елның ноябрь аенда полкта һәм гомумән дивизиядә ашау яклары такыр иде. Әлеге дә баягы, бу мәсьәлә һаман шул Тихвинның дошман кулына калуына бәйләнгән иде. Дөрес, безнең У-2 самолетлары, сакланып, түбәннән генә очып килеп, азык-төлек ташлыйлар иде, ләкин аның йөге бик аз шул: бер капчык бәрәңге яки ике тартма тәмәке полк тикле полкка ничек җитсен?!. Әлеге солдатның тәмәке соравы, шунлыктан, бер дә гаҗәп түгел иде. Ләкин мине шунысы бераз аптырашта калдырды: пичек инде ул ашарга түгел, бәлки тартырга сорый, һәм бу турыда ул сугышчының үзенә дә әйттем. — Иптәш майор, минем инде берничә көн икмәк ашаганым юк, ләкин түзәм, тагын берничә көн чыдый алам әле. Әмма тәмәкесез, үләм! ...Миңа 12 яшь иде. Ихтимал, өскә рәтле-юиьле кием булмагангадыр инде, кышын без мәдрәсәдә кунып-төнеп укый торган идек. Тәртип дигән нәрсә менә болан: кич белән җыелабыз да парта араларына мендәр салып, йокларга ятабыз. Ә иртән торгач мендәрләрне һәм киезләрне, бер-беребездән арттырырга тырышып, махсус ясалган киң шүрлекләргә ыргытабыз. Шунлыктан, бөтен мәдрәсә эче мендәр мамыгы һәм тузан белән тула торган иде. Ә кичләрен, хәлфә чыгып киткәч, дөнья кубарыл шаярабыз, хәтта үзара сугышулар да шактый булгалый. Кем ■башлагандыр, анысын әйтә алмыйм, бер дә бер көнне ятыр алдыннан тәмәке тартырга булдык. — Мыек чыкмыйча тәмәке тартырга ярамый!^ —дип кычкырды Миргали. Бездән өч яшькә олырак булган бу малайның әлеге сүзләреннән без аптырабрак калдык. Ләкин ул аны шаярып кына әйткән икән. — Нигә шаккатып калдыгыз, юләрләр. Менә болай итәләр аны андый чакта! — диде дә, тунын чөйдән алып, бик әйбәтләп кенә кирәк кадәр йонын кисеп, Миргали үзенә мыек ябыштырып куйды. — Туныгыз булмаса, мыекны корым сызып ясагыз! — диде ул, бик белдекле кыяфәт белән, һәм без, сигез малай, берничә минут эчендә барыбыз да «мыеклы егетләргә» әверелдек тә куйдык. Инде хәзер тар- 133 тырга да була! Мәктәп стенасыннан мук йолкып, аны кәгазьгә төрдек тә, фасонын китереп, тартырга керештек. Моңарчы ул эш белән шөгыльләнмәгән булуыбыз өстенә, мүкнең әче төтене дә ярамады булса кирәк — беребез тончыга, икенчебез йөткерә, өченчебез төчкерә башлады. Күрәсең, мин төтенне башкалардан да күбрәк эчкә алырга тырышканмындыр, бөтенләй тыным буылып калды. Хәзер, мәдрәсә эче төтен белән тулганлыктан, матчадагы лампаның уты да, тонык сары тап булып, чак кына күренә иде. Без, тартучылар, үзара мактаныша гына башлаган ндек — анакай гыпам! — ишектән Фатих хәлфә килеп тә керде, безне унлы-суллы яңаклый да башлады. Бу көтелмәгән вакыйгадан котылу өчен, безгә бер генә юл бар иде, ул да булса тизрәк чыгып йөгерү. Без Фатих Шәвәлнев белән икәү бергә идек, парта өстеннән сикереп төштек тә, Фатих хәлфә икенче малайлар белән шөгыльләнгән арада, яланаяк чыгып ычкындык. Фатихлар өе якынрак булганга, аларга йөгердек. Төн чытырдап торган салкын иде. Аның өстенә, кар бүген генә явып киткән булу сәбәпле, урамда юл да юк иде. Тездән карга бата-бата Фатихлар өенә килеп җиттек тә ишек төпләрендә тукталып калдык. Керер идек, атасы Шәймөхәммәт абзый сизәр дип куркабыз, ул сизсә—бетте! Кермәс идек, суык аякларны «өтә». Шулай да, бер кыйнаганнан берни дә булмас, катып үлгәнче тәвәккәллик дидек тә, ишекне акрып гына ачып, алгы өйгә кердек. Сизмәделәр, безнең бәхеткә каршы, мичкә ягарга кичтән салам кертеп куйганнар икән. Мәктәпкә кире барып, аяк киемнәрен алып кайтырга кирәк, ә анда барыр өчен безгә аякка кияргә берни дә юк. — Әйдә, салам урыйк та, шуның белән барып җитәрбез! — диде Фатих. Әйе, башка чара юк иде безгә. Яланаякларны арыш саламы белән ураштырып куйдык та, әкрен генә өйдән чыгып, мәктәпкә йөгердек. Хәзер безнең аяк бармаклары чеметтерми дә, кыздырмый да, бәлки чамасыз сызлый башлады. Ләкин безне, барыннан да бигрәк, башка нәрсә борчый иде: — Хәлфә киткән генә булса ярар иде! Төнге сәгать 12 булгандыр. Мәктәптә Сәпәй, Чалпы авылларыннан килгән, укучылардан башка берәү дә юк, алар да йокларга ятканнар. Ут сүнгән. Без, мичкә терәп, аякларны җылытырга керештек. Аннары оекларны һәм хәшәпне табып кидек тә, иртәгә нәрсә буласын ал^а ир- кенә тапшырып, өйләребезгә кайтып киттек. Икенче көнне без мәктәпкә килгәндә бер дә ул-бу сизелми, барысы гадәттәгечә иде. Малайлар парталарына урнаштылар. Беренче сәгатьләр Әфтияк бикләргә билгеләнгән иде. Букчаларыбыздаи Әфтиякне- алып, беренче битен ачып укырга җыенган гына идек, Фатих хәлфә килеп керде. Аның йөзендә дә, кыланышында да үзгәреш күренми иде. Башкалар нәрсә уйлаганнардыр — белмим. Ә мин, хәлфәнең болан тыныч икәнен күреп, шатланып куйдым: «Димәк, кичәге хәлне хәзрәткә фаш итмәскә уйлагандыр». Без Әфтияк укырга авызыбызны гына ачкан идек, Фатих хәлфә: — Хәйдәров Миргали!—дип кычкырды. Аннан кулындагы кәгазьдән икенче фамилияләрне укый башлады: «Мөбәрәкшә Дәүләтшин, Фатих Булатов, Җа<мали Хәйретдинов, Фатнх Шәвәлиен...» Кыскасы, сигезебез дә хәлфә исемлегендә идек. Аннары хәлфә, бу эштән ләззәт табып, бер дә ашыкмыйча, суфиларча кыланып кына, безгә чишенә торган бүлмәгә чыгарга кушты. Аның кушуы буенча, башка укучылар да, дәресне туктатып торып, безне карарга чыктылар. — Исемлеккә эләккән балалар, күлмәкләрегезне салыгыз!—диде хәлфә. 13-1 Мәсьәлә безгә хәзер бик ачык иде. Җәзага дучар ителгәннәрнең кайберләре елаша ук башладылар. — Син уң кырдан беренче булып ят! — дип, хәлфә башта Миргалине, аннары безнең җидебезне, башларыбызны стенага таба куеп, идәнгә яткырды. Без күлмәкләребезне салдык. Мин уннан дүртенче булдым. Фатих хәлфә түшәмгә кыстырып куйган озын тал чыбыгын үрелеп алды, ләкин ашыкмый да, по1нмын да. Без аның бу хәрәкәтен күзәтеп ята-ята арып беттек. Менә ул чыбыкны уң кулына алды һәм сул кулы белән, яраткан чабыш атының сыртыннан сөеп сыпырып алган шикелле, йомшак кына итеп төбеннән очына чаклы сыпырып чыгарды. Аннан соң озын һәм киң җиләненең җиңен сызганды. Мин хәзер күземне чытырдатып йомдым инде... — Мә сиңа, тартмассыңмы!! «Мә сиңа!» дигәндә сызгырып чыбык та төште. Бу хәл ©ч мәртәбә кабатланды. Ә мин дүртенче, әле миңа эләкмәде. Хәзер миңа төшәргә тиеш! — Тор, мәлгунь кисәге! Бу боерык Миргалигә иде. —- Мә, рәттән барып, барысына да дүртәр чыбык сугып чык! — диде хәлфә. Үзе урындыкка барып утырды. Ә инде Хәйдәр малаеның ярсуы тын алуыннан ук ишетелеп тора иде. Мин тагы күземне чытырдатып йомдым. Минем сул якта яткан Җамали күптән үкси иде инде. Миргали, уч төбен төкерекләп: «Мә сиңа, тартмассыңмы!» — дип ачу белән җикереп куйды да сугарга кереште. Аркага икешәр чыбык эләккәннән соң. без инде барыбыз да кычкырып елый идек. Барыннан да бер генә сүз ишетелә: «Мулла абзый, тартмам, валлаһи! Хәлфә абый, тартмам, билләһи!» — Җитте, Миргали! — диде хәлфә, өчәрне сугып чыккач. Тагын шунысы кызык бит әле: безне суктырган тал чыбыгын шуннан берничә көн элек кенә, Фатих хәлфәнең соравы буенча, аңа үзем алып кайтып биргән идем, ә элекке чыбыгы түбән очның «таз» Миңиеәхмәтеи кыйнаганда сынган иде. Шул чыбыкның җилкәмә тешәсен кем белгән бит аны! Бу вакыйгага карата йомгак ясап шуны әйтергә кирәк: ул көннән соң инде 50 елдан артык вакыт үтте, ләкин минем бервакытта да авызыма тәмәке капканым булмады. Табигый, шунлыктан мин тәмәкенең тәмен белмим, һәм теге солдатның тәмәке сорап ялваруы миңа сәер тоелды. Мин аңа аптырап, текәлеп карап тордым һәм бик кыска гына вакыт эчендә әле сөйләгән хәлне баштан кичердем. Ә солдат һаман үзенекен тукый иде: — Иптәшләр, тәмәке тартмагач, төкерекләр кибеп бетте инде. — Аптырадың шул тәмәке өчен! — диде бу солдатка иптәше. Күрәсең, ул да минем кебек тартмый торган кеше булгандыр. — Әпә, үләнне киптер дә, йот шуның төтенен туйганчы! Ләкин солдатның исәбе һич тә бирешергә түгел. — Эх, Михаил, Михаил! — диде ул, иптәшенә үпкәләп. — Син бит тәмәкенең тәмен белмисең? Шуңа күрә сүзеңнең дә тәме юк! Миңа сугышчыларның мондый хәл кичерүеп күрү бик кыен иде^ләкин берни дә эшләр хәл юк шул! Әлеге солдатны җылы сүзләр әйтеп юатудан башка берничек тә ярдәм итә алмыйча, ары китәргә туры килде. Бераз баргач, Тамарлаковны очратам. Күптән түгел генә булып үткән партҗыелышта аны полкның, партбюро секретаре итеп сайлаганнар иде. Киң җилкәле, кыска гына буйлы, ашау начар булу сәбәпле ябыгып, күз төпләре кара көеп, батып калгаи бер сугышчы аңа менә мондый сорау биреп тора иде: 135 — Иптәш политрук, немецлар Тихвинны алдылар, безнең юлны бикләделәр. Ашарга азык, тартырга тәмәке юк, ннде нишләрбез икән?.. Ап-ак йөзле, интеллигент кыяфәтле отделение командиры өлкән сержант, үз сугышчысының мондый сукрану сүзләре сөйләп торуына хурланып булса кирәк: — Юкны лыгырдама син! — дип кисәтеп куярга ашыкты. — Сугыш — туйга бару түгел ул. Авырлык бер безгә генә түгел, барысына да кыен хәзер. — Хөкүмәт тә Мәскәүдәи күчкән бугай инде, — диде әлеге солдат. Монысы инде фин агитациясе йогынтысы иде. Әйе, оборонага күчкәч, башкача этлек эшли алмау сәбәпле, финнар, алгы сызыкка громкоговорнтельләр куеп, совет дәүләтенә каршы пропаганда алып баралар иде. Бу солдатка хакыйкатьне яхшылап аңлатып бирергә туры килде... КЫШ КӨНЕ 1941 елның декабре башларында Карелия урманнарында кар шактый ук калын иде инде. Ләкин сазлык урыннарның өсте кар белән капланса да, асты туңып өлгермәгән, шунлыктан анда йөрү икеләтә кыенлашты; кар астында каты җирдер дип басасың, ә аннан су чыга иде. Мондый хәлдә чаңгылар булса бик шәп булыр иде дә бит, ләкин аларны каян аласың? Шулай да солдатлар әмәлен таптылар — үзләре чаңгы ясарга керештеләр. Моның файдасы тиде, хәзер инде бассам сазга батмам микән дип куркып-каранып торасы юк, рәхәтләнеп йөрергә була. Әмма бу яхшылык чагыштырмача, нт булмаса, умач та ярый дигәндәй генә иде. Ник дигәндә, без бит, оборонада булсак та, сугыш кырында, дошман бездән, күп дигәндә, 150— 200 метрда гына һәм ул туктаусыз безгә зыян китерергә, тылга үтеп керергә омтылып тора, хәтта еш кына бу максатына ирешә дә иде. Димәк, безнең сугышчыларга дошман белән чәкәшергә, аны килгән җиреннән кире куарга туры килә. Менә шунда әлеге ясалма чаңгыларның кимчелеге аеруча сизелә иде. Чөнки финнәр, болай да чаңгыда оста йөрүләре өстенә, фабрикада эшләнгән, шома, яхшы чаңгыларда бик ансат маневр ясый алалар, ә безнең егетләргә чи агачтан ясалган авыр, кытыршы аслы чаңгыларда дошманны куып җитү шактый кыен була иде. Шулай да кышның һәм чаңгыларның файдасы тиде: полкның унҗиде километрга сузылган оборона сызыгында сугышчылар икешәрләп һәм төркемләп туктаусыз йөреп торалар һәм, безнең якка узган чаңгы эзен күрүгә, дошманны эзәрлекләү чарасына керешәләр иде. Шулай итеп, январь урталарында финнәргә безнең тылга үтеп керү мөмкинлекләре тулысы белән бетерелде дияргә була. Ә инде февраль башларында, полкка фабрикада эшләнгән чын чаңгылар кайтарылгач, безнең разведчиклар үзләре финнәр тылына «ауга» йөри башладылар. Сүз дә юк, дошман хәйләкәр, әмма безнең егетләр дошманнан да тапкыррак булып чыктылар. Әйтик, финнәрнең тылына керергә кирәк булган очракларда, безнең разведчикларның бер группасы дошманның игътибарын үзенә юнәлтеп торса, икенчеләре, шул форсаттан файдаланып, финнәр тылына шома гына үтеп китәләр һәм «тел» яки берәр төрле кыйммәтле мәгълүматлар алып кайта торганнар иде. Бер көнне безнең разведчиклар офицер-артиллеристны (милләте буенча швед) эләктереп кайттылар. Бу офицер, безнең каршыдагы фин подразделениелә- ренең көче һәм саны турында бик мөһим мәгълүматлар бирү өстенә, рус разведчикларының хәйләкәр һәм батыр булуын да икърар итте: «Сезнең разведчикларның осталыгына сокланабыз без!» — диде. Көнен тәгаен генә әйтә алмыйм, әмма февраль аеның соңгы көннәре икәнлеге бүгенгедәй исемдә. Иртүк, әле кояш чыкканчы ук, рөхсәт 136 сорап, минем землянкага өлкән сержант Ушаков килеп керде. Буе чамасыз озын, ә землянка шактый тәбәнәк булганлыктан, бөгелеп торуы сәбәпле. мин аңа утырырга куштым һәм килүенең сәбәбен сорадым. — Иптәш майор, — ди бу миңа, үтенечле караш белән, — шушы гәүдәм белән бензин өләшеп тору оят мина, күчерегез мине разведкага! Бу аның беренче генә үтенече түгел иде инде. Ләкин артык озын буйлы булуын искә алып, мин ана, үз эшендә (полкның ягулык склады мөдире иде ул) эшләү хәерлерәк булыр дип, рөхсәт бирмәгән идем. Инде икенче мәртәбә үтенгәч, каршы килмәдем. Ушаков, шул көннән башлап, разведчик булып китте һәм ул бу эштә чыннан да сәләте барлыгын күрсәтеп өлгергән иде инде. Ләкин унынчы март көнне әлеге батыр йөрәкле себер егете чираттагы «ау»ларының берсеннән әйләнеп кайтмады... Булаевская белән Гоморовичи арасындагы таш юлга чыгып фин олауларына һөҗүм ясарга кирәк иде. Бу бурычны үтәү өчен сигез разведчиктан торган группа төзелде, һәм анын җитәкчесе ител Ушаков билгеләнде. Фронт сызыгын хәвеф-хәтәрсез үтел, бу группа тиешле урынга барып урнаша да, юлдан үтүче финңәрне көтә башлый. Шактый вакыт үтә, әмма юлда берәү дә күренми. Инде таң да ата башлый. Егетләрнен бу хәлгә кәефләре кырылып, буш кул белән кайтырга туры килер микәнни? дип торганда, мотор тавышы ишетелә башлый. Тавыш көчәйгән- нән-көчәя бара, һәм егетләр фараларын яктыртмыйча гына бер машина килүен күрәләр. Ул нәкъ разведчиклар турысына килеп җиткәч кенә. Ушаков ут ачарга боерык бирә. Машина, юлдан читкә кереп, карга бата, ә аның әрҗәсендәге фин солдатлары тәртипсез рәвештә атарга керешәләр. Ләкин соң була инде. Ушаковчылар, тиз генә гранаталар ыргытып, машинаны шартлаталар һәм, үтерелгән фпннәрнең коралларын, документларын алып, кайтырга чыгалар. Вакытның һәр минуты кадерле. — Тизрәк, иптәшләр, яктырганчы кайтып җитәргә кирәк! — дип, Ушаков иптәшләрен ашыктыра башлый. Шулай унике километр араның яртысын үткәч, һавада ракеталар яктырып китә — фиинәр безнең разведчикларны сизенеп алганнар һәм куа киләләр икән. Дошман тылында качып кына котылып булмаячагын яхшы аңлап, Ушаков, фин- нәрне тоткарлап тору өчен, үзе ятып кала, ә иптәшләренә эзәрлекләүдән ычкынырга мөмкинлек бирә. Дошман белән атыша-сугыша, акрынлап чигенә башлый. Барлык патроннарын атып бетергәч, тереләй кулга алырга дип килүче финнәргә соңгы гранатасын ыргыткан вакытта, бу арслан йөрәкле сугышчы үзе дә яралана. Ул арада безнең сугышчылар да ярдәмгә килеп җитә җитүен, әмма инде Ушаков үлгән була. Тагын бер вакыйга. 1942 нче елның февраль ае иде. Онега белән Ладога күлләре арасындагы Свирь елгасы буйлап сузылган фронт кырлары. Аның алдынгы сызыклары, куе урман арасыннан, күл буйларыннан, сазлыклар эченнән үтеп, еракларга сузылган. Ладога күленнән безнең якка, ягъни көньяккөнчыгышка, никадәрле куәтле җилләр, бураннар иссәләр дә, куе урман эченә кереп, алар хәлсезләнәләр. Күлдән ерак киткән саен, агачлар салмаграк селкенә. Шуңа күрә булса кирәк, тигез һәм йомшак булып ябышып, сырылып калган карларны агачлар үзләрендә озаграк саклыйлар. Ләкин ике яктан да снаряд, бомбалар шартлаган минутларда ул ап-ак карлар буранга әверелә, ә җил өермәгә әйләнә... Төнге сәгать икеләр. Полкның уң флангысында фин разведчиклары белән бәрелеш дәвам итә. Сул флангта, 3 нче батальон районында, әле- гә тынлык хөкем иткән вакыт. Урман эчендәге кар аеруча йомшак һәм тирән. Юлсыз, сукмаксыз урыннарда кеше бил тиңентен бата. Ул гына да түгел, бу флангтагы Лодво-озеро күленең үзенә күрә җиле дә бар. ул җил 3 нче батальонның беренче сызыклары буенда һәм каршыдагы дошман траншеялары тирәсендә карны себергәләп тора. Күктәге куе болыт айны да каплаган. Төн караңгы һәм салкын. Менә шушы төндә дошманның тылына разведка җибәрелә. Билгеле, безнең разведчиклар һәр көн диярлек дошман тылына үтеп, аңа комачаулыклар тудырып торалар. Ләкин бу төндә әзерләнгән разведка башкаларыннан ике нәрсә белән аерыла иде: беренчедән, разведка бер кешедән гыйбарәт, икенчедән, ул кеше хатын-кыз. Бу батыр разведчицаны безнең тылдагы Чнкозеро дигән авылда берничә көн әзерлиләр. Урта буйлы, 30 яшьләрдәге матур гына бер хатын иде ул. Кара-кучкыллы чәчләре җыйнак кына итеп артка җыелган. Күз карашларында бераз борчылу сизелә, ләкин аның сак хәрәкәте, акыллы сөйләшүләре— җиңеп чыгуына шик калдырмыйлар. Төнге сәгать J2 дә бу разведчица Лодвозерога атка утырып килә. Аны озатырга югары штабтан подполковник һәм полктан бер группа чаңгычылар да җибәрелгән иде. Разведчица юл буендагы куе куак эчендә урнашкан Сахаров землянкасында бераз ял итә. Аннары карлы су белән юына, каты чәй эчә һәм тагын бер кат кечкенә төенчеген тикшерә. Менә шушы хәрәкәтләренә, күзләренә чынлабрак карасаң, алардан дошманга каршы булган нәфрәт утлары чәчелеп тора кебек. Хәзер ул берни дә сөйләшми, өстендәге киемнәрен, аягына кигән киез итеген тагын бер кабат карап чыга да, подполковникка карап, башын иеп куя: «Мин әзер!» Берничә минуттан бу патриот рус хатыны беренче сызыкка юнәләчәк. Ул фронт сызыгын узып китәсе урында миналар алынган һәм тимер чыбыклар киселеп, тар гына тыкрык ясалган иде. Бу батыр йөрәкле совет хатыны актык мәртәбә озатучыларның кулларын кысып саубуллаша, ләкин аның төсендә дә, хәрәкәтләрендә дә каушау дигән нәрсә сизелми. Төннең иң караңгы минутларында, тирән карга бата-бата, ул берүзе югары штаб өчен бик кыйммәтле булган заданнене үтәргә юл тота. Безнең траншеяны сикереп уза да, туп-туры карап алга китә. Ераграк киткән саен, кар тирәнәя шикелле — аның баруыннан шулай сизелә. Озатучы сугышчылар арасында тынлык. Мондый җаваплы моментларда бар да үзенчә, чын күңелдән илебезнең батыр кызына уңышлар телиләр. Аның шәүләсе хәзер күренми инде... Бәлки ул берничә минуттан дошман минасына басар, бәлки, автомат уты астында калып, һәлак булыр. Бу уйлар һәркемне борчый. Без тагып байтак көтеп тордык, әмма ату тавышлары ишетелмәде. Димәк, ул финнәр оборонасының беренче сызыгын исән-сау үткәндер. — Кем соң бу батыр хатын?—дип сорадылар. Безгә штабтан килгән подполковник аның турында менә нәрсәләр сөйләде: — Кем соң ул ханым, дисезме? Гади совет хатын-кызы ул. Ике бала анасы, укытучы. Бер малаена сигез яшь, икенчесе 3 яшьтә. Ире фронтта немецлар белән сугыша. Үзенең яраткан Ватаны өчен өзелеп сөйгән ике баласыннан аерылып китәргә куәте җиткән һәм михнәт-җә- заларга, үлем куркынычларына башын югары күтәреп барырлык булып тәрбияләнгән меңләгән совет хатын-кызларының берсе! ...Бу разведканың нәтиҗәсен безгә белергә туры килмәде. Әлбәттә, кызганыч. Ләкин өметне өзәсе килми. Бөек Ватан сугышының тарихы һаман, һаман ачыла бара... (Дәвамы бар