Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әдәбият һәм сәнгать яңалыклары

ТАТАРСТАН ЭШЧЕ ХӘБӘРЧЕЛӘРЕ КОНФЕРЕНЦИЯСЕ 26 август көнне КПСС Өлкә Комитетының конференц-залында эшче хәбәрчеләрнең республика конференциясе булды. Конференциядә «Социалистик Татарстан» һәм «Советская Татария» газеталары редакторы, Татарстан журналистлар союзы правленпесе председателе Ш. X. Ха.мматоа «КПСС Үзәк Комитетының нюнь Плену.мы карарлары һәм Татарстан эшче хәбәрчеләренең бурычлары» дигән темага доклад ясады. Доклад буенча фикер алышуларда 5 нче трест управляющие урынбасары Н. С. Бар- пяковский, органик синтез зааоды эшчесе В. И. Скорбилин. 3 нче трестның 15 нче төзүмоитаж идарәсе монтеры М. Н. Гыйз- зәтуллин, Казан дәүләт университетының журналистика кафедрасы мөдире И. Г. Пех- телев, «Рабочекрестьянский корреспондент» журналының эшче хәбәрчеләр советы секретаре Н. А. Журавлев, Казан телевидение студиясенең промышленность секциясе редакторы А. А. Карасин һ. б. катнашты. Делегатлар Татарстанның барлык эшче хәбәрчеләренә мөрәҗәгать кабул иттеләр. ЧУВАШ ТЕЛЕНДӘ Татар язучылары һәм шагыйрьләре әсәрләренең әледән-әле чуваш теленә тәрҗемә ителеп торуы Чувашстан хезмәт ияләренең татар әдәбияты белән нык кызыксынуы һәм яратып укулары хакында сөйли. Күптән түгел генә «Знамя» журналы үзенең укучыларына татар шагыйре Галимҗан Латыйпның яна әсәрләрен тәкъдим итте. Шигырьләрне Н. Евстафьев тәрҗемә иткәп-. КИТАП ЯРМИНКӘСЕ Август аенда тугандаш Башкортстап республикасының башкаласы Уфа шәһәрендә республикаара китап күргәзмәсе һәм ярминкә үткәрелде. Ярминкәдә татар язучылары һәм шагыйрьләренең дә китаплары бик күп иде. Башкортстап хезмәт ияләре бу күргәзмәне ике көн буе карадылар һәм китаплар сатып алдылар. Ярминкәдә катнашкан башкорт һәм татар язучылары укучыларны үз иҗатлары беләи таныштырдылар,- автографлар бирделәр. А. РАЙКИН МАТБУГАТ ЙОРТЫНДА 20 август көнне Ленинград миниатюрлар театры җитәкчесе, РСФСРиың Халык артисты Аркадий Райкин язучылар һәм журналистларга кунакка килде. Очрашу вакытында Аркадий Райкин үзе җитәкчелек иткән театрның эше. аның коллективы — актерлары, авторлары һәм художниклары турында сөйләде, мәсәл һәм миниатюралар укыды. ХАЛЫК БЕЛӘН ЭЛЕМТӘНЕ НЫГЫТУ ӨЧЕН 6 сентябрьдә Г. Тукай исемендәге клубта шәһәр һәм район газеталарының хатлар булеге мөдирләре семинары булды. Семинарда редакцияләргә алынган хатлар һәм сигналлар беләк эшләү тәртибе турында Бөтенсоюз киңәшмәсе делегаты. «Социалистик Татарстан» һәм «Советская Татария» газеталарының берләштерелгән редакциясенең хатлар, эшче-авыл хезмәткәрләре һәм информация бүлеге мөдире Корбанов доклады тыңланды. Баулы производство идарәсенең «Байрак» газетасы редакциясе хатлар бүлеге мөдире Сәлимуллина үзенең чыгышында партия дәүләт контроле комитетларының эшен матбугатта яктырту мәсьәләсендә тәҗрибә уртаклашты. «Зеленодольская правда» газетасы редакторы урынбасары Морозов газета битләрендә хезмәт ияләренең тормыш- көнкүрешен чагылдырган мәкаләләргә тукталды. «Коммунист Татарии» журналы редакциясенең бүлек мөдире Афанасьев коммунистик хезмәт хәрәкәтенең шәһәр һәм район газеталары битләрендә пропаганда- лануы турында белдерү ясады. Семинарда шулай ук КПСС өлкә комитетының партия- дәүләт контроле комитеты инспекторы Имаметдииов чыгыш ясады. СӨББУХ РАФИКОВ КИЧӘСЕ Язучы С. Рафнковка илле яшь тулу уңае белән Яка Зәй поселогы хезмәт ияләре поселок клубында тантаналы кичә-уздырдылар. Кичәдә С. Рафиковның тормышы һәм иҗаты; турында Б. Камалов сөйләде. Аннары юбиляр исеменә килгән котлау телеграммалары укылды, бүләкләр тапшырылды. Тантанага килгән А. Шамов, Г. Латыйп һәм 156 эшчеләр язучыны каннар тәбрикләделәр, ана зур иҗади уңышлар теләделәр. Кичәдә юбиляр әсәрләренә багышланган фотокүргәзмә оештырылган иде. * * Язучы Габдрахмаи Минский июль—август айларында республикабызның Минзә- лә һәм Мамадыш производство идарәләренә караган колхозларда («Чишмә», «Кызыл флаг») һәм Бондюг химия заводында командировкада булып кайтты. Ул айда югары уцыш осталары һәм коммунистик хезмәт ударниклары белән очрашулар үткәрде, үзенең иҗат планнары белән уртаклашты. Очрашуда катнашкан иптәшләр язучыга үзләренең теләкләрен әйттеләр, иҗатында уңышлар теләделәр. Язучылардан М. Садрн, Р. Мостафин һәм Р. Кутуй 30 август—I сентябрь көннәрендә Әлмәт шәһәрендә үткәрелгән Татарстан яшь нефтьчеләренең унынчы юбилей слетында катнаштылар һәм нефтьче яшьләр алдында чыгышлар ясадылар. Аннары алар СССРның төрле өлкәләреннән килгән яшь нефтьчеләр белән очраштылар, буровойларда, нефть промыселларында булдылар. МИНЗӘЛӘ ТЕАТРЫ ГАСТРОЛЬЛӘРЕ Илебезнең Ульяновск, Куйбышев, Свердловск һәм Пермь өлкәләрендә уңышлы үткәрелгән гастрольләреннән соң, Минзәлә дәүләт драма театры коллективы Казанда да гастрольләр үткәреп китте. Театр коллективы Качалов исемендәге Зур драма театрында, шәһәрнең культура сарайларында һәм клубларында чыгышлар ясап, Казан тамашачыларына В. Галимовның гарәп язучысы Сәхип Җамал романы буенча эшләнгән «Кара чәчәкләр» драмасын. Ш. Шалгалннең «Дуслык һәм мәхәббәт», Ш. Зәйнинең «йөрәк давыллары» пьесаларын, Г. Хөснуллин- ның «Икенче яшьлек», Т. Миңнуллинныц «Безнең авыл кешеләре» исемле комедияләрең күрсәтте. Тамашачылар Минзәлә театры коллективында эшләүче Татарстанның һәм РСФСР - ның атказанган артисткасы С. Хәлнмова, ТАССРның халык артисты М. Кичубаев, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе С. Ө.метбаев, ТАССРның атказанган артистларыннан Р. Шакирова һәм Ә. Фәсхетди- нов л. б. лар башкарган рольләрне аеруча яратып карадылар. «СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ» ЖУРНАЛЫН ТИКШЕРҮ Шушы елның 10 сентябрендә Татарстан язучылары союзы лравлевиесенең киңәйтелгән утырышы булды. «Совет әдәбияты» журналының 1963 елда чыккай 4, 5, 6. 7 һәм 8 саннарында басылган материаллар турындагы бу сөйләшүдә, язучылап белән беррәттән, журналистлар пам күгДсанлы әдәбият сөючеләр дә катнашты. Татарстан язучылары союзы правлениесе председателе Мирсәй Әмирнең кереш сүзеннән соң «Совет әдәбияты» журналының җаваплы редакторы Газиз Мөхәммәтиш» журнал редакциясенең эше һәм киләчәктәге планнары турында сөйләде, тыңлаучыларны журналның тс.матнкасы белән таныштырды, анда 100 дән артык автор катнашканлыгын әйтте. — Күрәсез, иптәшләр, — дяде ул, ~ журналда басылган материаллар күп һәм төрле. Укучыларның редакцнягә язып җибәргән яисә үзләре килеп әйткән фикерләре- нә караганда, тикшерелә торган саннар укучыларның зур күпчелеге тарафыннан җылы кабул ителделәр. Бу — редакциянең һәм редколлегиянең эше бушка китмәгәнлекне күрсәтә. Аннары редактор журналның кайбер кимчелекләренә, аерым алганда, хикәяләрнең аз басылуына тукталды. Язучыларның соцгы вакытларда хикәяләрне аз язуларын искәртеп үтте. «Хикәя кытлыгы белән бергә, — диде ул, — укучыларга тәкъдим итәргә теләгән бер яки ике пәрдәлек пьесаларга да мо.хтажлык зур. Ни өчендер драматурглар авыл сәхнәләрендә куярлык бер-яке пәрдәлек пьесаларны аз язалар». Г. Мөхәммәтшин үзенең чыгышында журналның эшен тагын да яхшырту буенча күрелгән чараларга да тукталды. «Журналны укучыларга тагын да якынайту өчен, — диде ул, — без редакция каршында штаттан тыш сәнгать бүлеге оештырдык. Бу бүлектә художниклар, композиторлар эшли. Мәсәлән, рәсем сәнгатенә караган материалларны әзерләүдә ярдәм итәр өчен художниклардан X. Якупов, JI. Фәттахов иптәшләр билгеләнде. Алар, редакциягә килеп, аерым планнар төзеп, киләсе саннар әчеп материаллар әзерләүдә булышалар... 9 саннан башлап, журналда «Укучы сүзе» дигән яңа бүлек ачып җибәрдек. Журналда басылган әсәрләргә карата укучылар үзләренең фикерләрен язып җибәрәләр. Менә шу- ларны бастырып барырга уйлыйбыз. Болай эшләү укучы белән журнал редакциясе арасындагы мөнәсәбәтне тагын да якынайтачак. 11 саннан башлап журнал редакциясе «Язучының иҗат лабораториясеннән» дигән тагын бер яңа бүлек ачып җибәрәчәк. Ул бүлектә өлкән азучыларыбыз укучылар өчен, бигрәк тә яшь язучылар өчен, кызыклы булган нәрсәләрне — үзләренең теге яки бу әсәрләрен ничек язулары, һәм, гомумән, иҗат лабораторияләре турында сөйләячәкләр. Мәсәлән, 11 санда язучы Гариф Га- лневиең шул максаттан чыгып язылган «ХИКӘЯ турында хикәяләр» исемле мәкаләсе басылачак». — «Совет әдәбияты» журналына, — дпде Фатих Хөсни үзенең чыгышында, — таләп, сорау бик катлаулы. Анда культура өлкәсенең барлык тармакларын күреп була. Укучыларның таләпчән булуы редколлегия составын аптырашта калдырмас дип уйлыйм. Журналның соңгы саннарында уңай яклар күренеп тора. Моны яшереп булмый. Редакция соңгы вакытта яшь каләмнәргә курс тота башлады. Бу — уңай як. Проза өлеше тиешле дәрәҗәдә дип саныйм. Тулаем алганда, шундый тээенр кала. Журналның соңгы саннарында басылган материалларга карата Гомәр Бәширов та -Ф. Хөсни фикерен яклады. Ул болан диде: «Гомумән, журналның соңгы саннары турында сүз барганда, минемчә, аны элеккегә караганда җанлана төште дип әйтергә мөмкин. Журналның элекке төп кимчелекләреннән берсе — материаллар килүне тиешенчә оештырмау һәм аның артык академичный булуында иде. Безнең татар телендә башка әдәби журналлар чыкмаганлыктан, ул күп төрле жанрларны эченә алырга тиеш дип карыйм мин. Элекке күләмнән чыгып караганда, хәзер журналда жанр шактый ук төрләнде. Бу ягын, журналның әле беренче адымнары гына булса да, уңышлы ягы дип алырга кирәк. Правленненең журнал эшен болай утырышка куюы бик урынлы һәм вакытлы... чөнки безнең «Совет әдәбияты» журналында иң яхшы әсәрләребез басыла. Аны безнең әдәбиятның көзгесе дип карарга мөмкин. Ул әсәрләрнең нинди кимчелекләре бар, аларны вакытында ничек бетерергә, дигәндәй, шул рәвешчә, журналны тикшереп тору бик кирәк. Безнең журналда проза күп урынны ала. Соңгы 4 иче саннан башлап 8 иче саннарга кадәр басылган очерклар миңа ошады. Аларда моңа кадәр ачылмаган яңа темалар күтәрелә, һәм алар шактый матур тел белән, яратыл укырлык итеп биреләләр. Хикәяләр аз бирелгән, ләкин алар арасында мин матур.. гына әйберләр укыдым. Мәсәлән, гади генә нәрсәләр турында сүз барса да, Г. Галиев хикәяләре ошый. Соңгы елларда Г. Галневнең колхоз темасына язуда активлашып китүе, минемчә, бик яхшы .нәрсә. Ул үзенең бу эшен киләчәктә дә шулай уңышлы дәвам иттерсә, бик яхшы булыр иде. Өлкән язучыларыбыздан берничә кеше үзләренең әсәрләре белән чыктылар. Мин аларга аерым тукталып тормыйм. Мине кызыксындырган нәрсә — проза буенча ике әсәр булды. Аның берсе — яшь язучы Әнисә Ибраһимова повесте. Зур әдәбият күзлегеннән чыгып әйткәндә, бу әсәр барлык таләпләргә дә җавап биреп бетерә алмас иде, әлбәттә. Яшьләр альманахы булмаган- лыктан, башка органыбыз булмагайлыктан, редакция әсәрне журналда бастырып дөрес эшләгән. Минемчә, әсәр өйрәнчек әсәр булса да, аңа зур әдәбиятка куйган таләпләрне куярга кирәк. Иптәш нинди дә булса ташламаларга исәп тотмаска тиеш, шунлыктан, зур таләп күзлегеннән карарга кирәк бу әсәргә. Әсәрдә җитди проблема куелмый, оешуы ягыннан да шактый ук сыек әйбер. Әсәрдә ике параллель мәсьәлә бара: колхоз эше һәм геройлар арасындагы мөнәсәбәтләр. Бу яктан ул Арчага бара торган таш юл белән параллель баручы тимер юлы чагыштырмасын күз алдына китерә. Колхоздагы эшләр мәхәббәт вакыйгасына фон булып тора. Төп герой дигәнебез — уңай героймы ул, тнскәре герой буламы — төп герой итеп алынган икән, ул вакыйгаларның барышына йогынты ясарга тнеш иде. Бу әсәрдә мин шул нәрсәне күрә алмадым. Гөлназ — безнең заманның яшь кешесе, дәртле, белемле кеше — җәмгыятькә бер файдалы эш эшләргә тиеш иде. Кызганычка каршы, ул үзен күрсәтеп җиткерми. Ул, кайсы якка карарга да белми йөри торгач, шул хәлдә кала. Төп герой дигән кешебез акылы ягыннан да, үткенлеге ягыннан да— бик күп яклардан башкалардан аерылып торырга тиеш иде. Әнисәгә киләчәктә шул нәрсәләргә игътибар игәргә кирәк булыр дип уйлыйм. Икенче әсәр — А. Гыйләҗевнең «Өч аршин җпр»е. Бу әсәр әдәби эшләнеше ягыннан да, көчлелеге ягыннан да башкаларга караганда яхшырак әсәрдер. А. Гыйләҗев анда кешеләрдәге искелек калдыкларын күпертеп күрсәтергә омтылган. Авыл халкы— бик иркен күңелле, яхшы күңелле халык. Ул шулкадәр нзге күңелле кн, хәтта ул мәкерле, күл әшәкелекләр эшләгән кешеләргә дә яхшы күз белән карап, гафу итә ала. Менә шул нәрсә Шәмсегаян һәм Мирвәли образлары аша шактый ук тирән итеп бирелгән. Әдәби әсәрдәге теге яки бу герой әдәбиятка нинди яңалык алып килә, нинди яңа образ ул? Мин Шәмсегаянга шул яктан карыйм. Ул туган җирен, тугай авылын бик нык сагына. Аның авылга кайтып үлүе туган илгә булган мәхәббәтен әйтеп бирә. Әмма, образ буларак, Шәмсегаян кем ул? Үзегезгә • мәгълүм, әдәбиятта тарихи хакыйкать инде ул, безнең халык өч төрле басым астында яшәгән, изелгән, мескен хатыннар бик куп. Үзенең шәхси йөзе булмаган менә шундый хатыннар арасына кереп кала Шәмсегаян. Ул Мирвәлигә каршы бернәрсә дә әйтә алмый. Мондый образлар әдәбиятта бик күп. Хәзерге яшь язучы шулар- ны кабатларга тиеш идеме яки ул яңа образ тудырырга тиешме? Миңа калса, әдәбиятыбызны алга җибәрү өчен яңа образлар тудырырга кирәк иде, образ буларак ул нәрсәдер өстәргә тиеш иде. Мирвәлинең озакка сузылган уйланулары бик күп. Мирвәли үсәме, юкмы? Ул башта да, соңыннан да шул ук кире Мирвәли булып кала. Аңа бернәрсә йогынты ясый алмый. Авылдашлары ана яхшы караган вакытта да алың хисләре үзгәрешсез кала. Ул ерткыч та түгел, яхшы күңелле кеше дә түгел. Шунда ук бик артык төчеләнеп җибәрүләр дә бар. Мәсәлән, Шәмсегаян үзея бары тик каен белән нарат кочаклашып үскән җиргә генә күмәргә куша. Җитдилектән читкә алып китә торган нәрсәләр, ниндидер идиллия бик нык сизелә бу әсәрдә. Теле әйбәт, автор мавыгып яза белә. Ләкин, шуңа карамастан, художниклык көчен җитдирәк әйбергә сарыф иткәндә, Аяз тагын да җитдирәк әсәрләр иҗат нтар дип әйтәсе килә». Журналны тикшерүдә катнашкан язучылардан И. Гази, И. Нуруллин, X. Туфан, М. Ә.мпр, Ш. Маннур. Б. Камалов һәм башкалар да шактый кызыклы, игътибарга лаеклы чыгышлар ясадылар, һәм аларның фикерләрен киләчәктә журнал редакциясе һичшиксез искә алыр.