Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯЗУЧЫЛАР СҮЗЕ


ез, Татарстан совет язучылары, КПСС Үзәк. Комитетының
ноябрь Пленумы карарларын һәр яктан яхшы һәм кирәкле дип
табып, Партия-Дәүләт Контроле Комитетына турыдан-туры
булышлык итәргә үзебезне бурычлы дип саныйбыз.
Бөтен халык бер җан, бер тән булып янып эшләгән чагында бу эшкә
аяк чалырга маташучы һәртөрле бюрократларга, кәгазь боткасы
куертучыларга, взяткачыларга, каракларга, әрәмтамакларга,
ялкауларга, әшнәкәйләргә һәм башка шуның ише соры кортларга каршы
көрәшкә без язучылар да үзебезнең каләм көчебез белән катнашырга
әзер торабыз.
Безнең өлкән буын язучыларыбыз: Галимәдан Ибраһимов, Мәҗит
Гафури, Шәриф Камал, Һади Такташ, Нур Баян, Муса Җәлил, Киви
Нәэцми һәм башкалар бу эшкә үз вакытында актив катнашып
килгәннәр.
Учреждение саен «агай-эне», Почмак саен прогул ясаучы, Колхоз саен
ялкау табып була Эшләмичә ятып ашаучы, —
дип язган иде Һади Такташ.
Без искене җимереп, планетада
Тигез тормыш, Матур, Яңаны
Төзү уе белән янабыз, һәм без шуның өчен илебездә Зур тазарту алып
барабыз!
Шагыйрьнең бу ялкынлы сүзләре бүген аеруча көчле яңгырый.
Халык контроленә ярдәм итү — ул партиябезнең XXII съезды кабул
иткән Программаны — коммунистик җәмгыять төзү
Программасын тормышка ашыру өчен көрәш дигән сүз. Без, язу-
чылар, бу изге һәм зур җаваплы эштән читтә кала алмыйбыз.
Г. Әпсәләмов, М. Әмир, Г. Бәширов, X. Вахит, И. Гази, А. Гумеров, Т.
Журавлев, Н. Исәнбәт, Н. Дәүлн, Р. Ишморат, Ә. Исхак, Ш. Маннур, Г.
Минский, С. Баттал, 3. Нури, А. Шамов, X. Туфан, С. Хәким, Ф. Хөсни, М.
Садри, X. Госман, Г. Кашшаф, Н. Юзиев, Р. Төхфәтуллин, Г. Ахунов, А. Расих,
Г. Халит, X. Хәйри, И. Юзиев, Ә. Юнус, Р. Гәрәй, Ш. Галиев, Ә. Давыдов, Г.
Латыйп, Г. Паушкин, Җ. Тәрҗеманов, К. Лебедев.