Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАР

ЯЗУЧЫ ҺӘМ кино
1962 елның декабренда РСФСР Язучылары
Союзы правлениесенең кино сәнгате
мәсьәләләренә багышланган пленумы булып
үтте. Язучыларның кино сәнгатендәге
эшчәнлекләре "турындагы докладны драматург
А. Софронов ясады. Доклад буенча чыгыш ясаган
иптәшләр язучыларның кинематография эшендә
катнашулары, бу сәнгатьне үзләштерү
проблемалары турында сөйләделәр.
«Знамя» журналы редакторы, язучы В.
Кожевников, мәсәлән, болай диде: «КПСС Үзәк
Комитетының кинематография турындагы
карары язучылар һәм кинематографистлар
арасындагы, композиторлар һәм художниклар
арасындагы аерымлылыкны бетерә.
Кинематограф сәнгатьләр синтезы булып тора».
«Мосфильм» киностудиясендә язучылар
берләшмәсенең эш тәжрибәсе турында драматург
Л. Шейнин чыгыш ясады. «Сценарий
әдәбиятында,— диде ул,— заман темасы төп тема
булып әверелде. Сценаристларның
профессиональ осталыгы үсте, аларның
тормышны белү дәрәҗәләре күтәрелде».
Кино-тәнкыйтьче Н. Кладо РСФСР Язучылары
Союзында кино-драматургия буенча махсус
комиссия төзергә тәкъдим кертте, Язучылар
Союзында правление секретарьларының берсе
кино мәсьәләләре белән шөгыльләнсен иде, дигән
теләк белдерде.
Күренекле шагыйрь, сценарист С. Михалков
югары дәрәҗәле комедия әсәрләренең аз
язылуыннан зарланды. «Көлүдән, —диде ул,—
бернәрсәдән курыкмаган кеше дә курка». С.
Михалков: — Кыю, мәсьәләләр үткен итеп
куелган, кимчелекләрдән оста көлгән, искелек
калдыкларын камчылаган комедияләр бездә юк,
— диде. — Кешеләр сатирадан күп нәрсә көтәләр.
Ләкин ул әсәрләргә беренче бәяне бирүче
кешеләр кайвакыт «уңай башлангыч»ны
көчәйтергә кушалар, жанр үзенчәлеге турында
оныталар. Күренекле сценарист Г. Мдивани,
язучы А. Васильев һәм башкалар да шул фикерне
куәтләделәр.
Татар язучысы Г. Әпсәләмов кино сәнгатенең
географик киңлеген киңәйтергә кирәклек
турында сөйләде.— Андриян Николаевның
Галәмгә очышыннан соц гына чит илләрдә
энциклопедияләрдән «чуваш» сүзен эзли
башлаганнар диләр. Ләкин безнең кино эшчеләре
чит илдә яшәмиләр бит!— диде Г. Әпсәләмов. —
Егерменче елларда кинематография базасы
хәзергегә караганда күп зәгыйфь иде, шулай да ул
елларда кино сәнгате Россиянең күп санлы
халыклары темаларына игътибар итә иде. Ә менә
дистәләрчә еллар була инде, кино шушы бай,
дулкынландыргыч материалга игътибар итми. Ә
чынында тамашачы СССР халыклары тормышын
һәм эшен күрсәткән югары сыйфатлы
кинофильмнар көтә.
РСФСР Язучылары союзы правлениесе
председателе Л. Соболев, пленум эшенә йомгак
ясап, «сәнгатьләрнең иң мөһиме» турындагы бу
зур сөйләшүнең кирәкле һәм файдалы булуын,
Россия язучыларының кинематографистлар
белән якынаюына ярдәм итәчәген әйтте.
ТЕАТР СӘНГАТЕ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ
Казанда, Совет Армиясе йортында Бө-
тенроссия Театр Җәмгыяте (ВТО) советы
президиумының күчмә утырышы булды. Анда,
соңгы берничә дистә ел эчендә беренче тапкыр,
Россия Федерациясендәге милли театрларның
эшчәнлеге мәсьәләсе каралды. Бөтенросспя Театр
Җәмгыятенең Татарстан бүлеге эшчәнлеге
турындагы докладны правление председателе
иптәш А. Люлюкип ясады. Өлкәара иҗади
киңәшмәдә «РСФСРдагы милли театрлар эш-
чәнлегендә кайбер иҗади проблемалар» дигән
темага фикер алышу булды.
Президиум утырышына Мәскәү һәм
Ленинград, шулай ук Россия Федерациясенең күп
кенә автономияле республикалары театрлары
эшчеләре катнашты. Аларның чыгышларында
театр сәнгатенең актуаль мәсьәләләре
тикшерелде, милли театрларның эш тәҗрибәләре
турында сөйләшелде, театрлар алдында торган
кыенлыклар һәм аларны бетерү, алга бару
юллары турында фикер алышынды.
Өлкәара киңәшмәдә театрларның үзара
бәйләнеше һәм үзара баюы мәсьәләсе зур урын
алды.
157
Ораторларның күпчелеге бик хаклы пә- вештә
бүгенге театр тәнкыйтенең гафу ителмәслек йомшак
булуын күрсәтеп үтте, вакытлы матбугатта театр
эшчәнлеге бик аз һәм өстән яктыртыла, театр
сәнгатенең торышына, аның принципиаль
мәсьәләләренә карагай проблемалы мәкаләләр
бөтенләй юк диярлек.
Бу сөйләшүдә классикага мөнәсәбәт мәсьәләсе
дә зур урып алды. Күп кенә чыгышларда классик
әсәрләрнең бүгенге театр репертуарында киң урын
алырга тиешлеге әйтелде. Классиканың тәрбияви
роле зур. Классик әсәрләрдә халыкның күп га-
сырлык тормыш тәҗрибәсе, аның дөньяга карашы,
иҗтимагый фикерләве һ. б. зур тирәнлек һәм
осталык белән күрсәтелә. Ләкин кайчак ул сәхнәдә
бүгенге тамашачыга барып җитми. Ни өчен? Чөнки
режиссер әсәрне сәхнәгә куйганда яңалыкка
омтылмый, иҗади эзләнми, ә әзер, тапталган юлдан
бара, башкаларны кабатлый. Ул режиссерның әсәргә
үз карашы, аны үзенчә, заманча аңлавы булмый.
Нәтиҗәдә классик драма геройлары сәхнәдә музей
персонажлары рәвешен алалар.
Ленинградның Зур драма театрында режиссер Г.
Товстоногов куйган «Акыллылык бәласе» спектакле
— моның кызыклы мисалы. А. С. Грибоедовның күп
еллар буена бөтенләй диярлек ТЮЗлар карамагына
тапшырылган һәм бары урта мәктәп дәреслегенә
иллюстрация ролен генә үтәгән бу пьесасы Г.
Товстоногов трактовкасында бүгенге тамашачыны
тирән уйландыра, дулкынландыра торган көчле,
актуаль спектакльгә әверелде. Бу — классика яңадан
туды дигән сүз.
Киңәшмәдә Татарстан, Башкортстан, Да- гыстан,
Мари, Мордовия, Удмуртия, Чувашия һәм Чечен-
Ингушия автономияле республикаларының
театрлары вәкилләре катнашты.
КУЛЬТУРА ЭШЧЕЛӘРЕ СЪЕЗДЫ
Казанда, Муса Җәлил исемендәге опера һәм
балет театры бинасында, Татарстан- культура
эшчеләренең икенче съезды үткәрелде. Аның
эшендә катнашу өчен культура учаклары эшчеләре,
республикабызның сәнгать осталары, совет һәм
партия оешмалары эшчеләре җыелдылар.
Республиканың культура министры Б.
Гыйззәтуллин культура-агарту учреждениеләрендә
КПССның XXII съезды карарлары үтәлешенең
торышы турында доклад сөйләде.
Фикер алышуларга Әлмәт районының
Абдрахмаи авылы клубы мөдире Хәсәнова,
СССРның халык артисты Н. Якушенко, Әл- ки
районыннан киномеханик Павлов, Зеле- нодольск
шәһәренең җәмәгатьчелек башлангычы нигезендә
эшләүче культура бүлеге мөдире Сәйфуллина,
СССРның халык артисты, Дәүләт премияләре
лауреаты, Казан дәүләт консерваториясе ректоры
профессор ■Н. Җиһанов, республика балалар китап-
ханәсе директоры Глаголева һәм башкалар
катнашты.
Докладчы һәм чыгып сөйләүчеләр партиябезнең
тарихи XXII съездыннан соң культура фронтында
булган зур үзгәрешләрне күрсәттеләр, культура
учакларының практик эшчәнлеккә якынаюларын,
алдынгы тәҗрибәне торган саен киңрәк пропа-
гандалый баруларын әйттеләр. Шул ук вакытта
клубларның, уку өйләренең, кинотеатрларның,
халык театрларының һәм культура
университетларының эшләрендәге байтак
кимчелекләр тәнкыйть ителде.
КҮЧМӘ КҮРГӘЗМӘ
«Новая Кама» газетасы редакциясе инициативасы
белән, Алабуга шәһәрендә «Безнең зона кешеләре
һәм аларның эшләре» дигән темага күчмә
фотокүргәзмә оештырылды. Күргәзмәгә 150 дән
артык рәсем куелган.
Беренче планда — маяклар, промышленность һәм
авыл хуҗалыгы адынгылары: скважиналар бораулау
мастеры Г. База- лицкий, «Гигант» колхозының
атаклы механизаторы Г. Асанов (Чаллы районы),
Алабуга районының Бехтерев исемендәге колхозы
көтүчесе Н, Байгулов һәм башкаларның рәсемнәре.
Туган як табигатенең гүзәллеге М. Петров, А.
Пичугов рәсемнәрендә чагылдырыл- ган.
ТЕЛЛӘР ӨЙРӘНҮ ПРОБЛЕМАЛАРЫ
БУЕНЧА КОНФЕРЕНЦИЯ
Казанда мәгариф эшчеләренең республика
йортында татар телен һәм рус телен укыту
проблемалары буенча беренче фәнни- практик
конференция уздырылды. Ул Татарстан АССР
Мәгариф министрлыгы һәм РСФСР Педагогик
Фәннәр Академиясенең Милли мәктәпләр буенча
фәнни-тикшеренү институты тарафыннан
оештырылды. Конференциядә тугандаш союз һәм
автономияле республикалар вәкилләре катнашты.
РСФСР Педагогик Фәннәр Академиясе Милли
мәктәпләр институтының башлангыч укыту секторы
мөдире В. Баранников «Милли мәктәпләрдә рус һәм
ана телләрен укыту методикасының иң мөһим
проблемалары» дигән темага доклад ясады. РСФСР
Педагогик Фәннәр Академиясенең Милли
мәктәпләр институтының Татарстан филиалы
мөдире Л. Шакирова үзенең докладын башлангыч
классларда укучыларны русча сөйләшергә һәм
язарга өйрәтү мәсьәләләренә багышлады.
Казанның 35 нче мәктәп укытучысы. С.
Мөхәммәтшина, РСФСР Педагогик Фәннәр
Академиясе Милли мәктәпләр институты эшчеләре
А. Бойцов, А. Вәлитов, А. Әсәдуллин, Эстония
ССРныц Педагогия фәнни-тикшеренү институты
эшчесе И. Бо- тарипа, Литва ССР /Мәгариф
министрлыгыннан М. Гилена һәм башка
иптәшләрнең чыгышлары зур кызыксыну белән
тыңланды.
158
МУЗЫКА СӨЮЧЕЛӘРГӘ
Казамда студентлар урамындагы зур яңа
йортның беренче катында үзәк шәһәр ки-
тапханәсе урнашкан. Менә шунда фонотен-
кага бай нота-музыка бүлеге ачылды. Анда рус,
татар, чит ил композиторларының әсәрләре
бар. Телисең икән М. И. Глинка яки С.
Сәйдәшен, П. II. Чайковский яки Н. Җиһанов
әсәрләренә заказ бирергә, Ван Клибернның
уйнавын яки Карузоның җырлавын тыңларга
мөмкин.
Бу яңа бүлекнең перспективасы зур. Ке-
шеләрдә музыкаль зәвык тәрбияләүдә ул күп
нәрсә эшли алыр.
ЯҢА СПЕКТАКЛЬ
Галиәсгар Камал исемендәге Ленин ор-
денлы Татар дәүләт академия театрында
«Хәерле юл» спектаклен күрсәтү башланды. Бу
спектакль Г. Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар»
романы буенча эшләнгән. Әсәрне Ш.
Сарымсахов сәхнәләштерде. Режиссер
ассистенты — Т.АССРның атказанган артисты
Ш. Биктимеров. Спектакльнең художнигы —
Ә. Тумашев, музыканы композитор X.
Вәлиуллин язган.
Спектакльдә РСФСРның һәм Татарстанның
күренекле сәхнә осталары булган өлкән буын
артистлар да, яшь башкаручылар да катнаша.
ӘКИЯТ-БАЛЕТ
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера
һәм балет театры укучы балаларга яңа ел
бүләге итеп композитор А. Битов- ның «Унике
ай» исемле әкият-бадетын әзерләде. Балетның
либреттосын чех халык әкияте һәм С. Маршак
пьесасы мотивлары буенча А. Хандамирова
язган.
«Унике ай» балеты моңарчы бары тик
Ленинградтагы Кече опера һәм балет теат-
рында гына куелган. Ә хәзер аны, Татар дәүләт
опера һәм балет театры белән бер үк вакытта,
Прага театры да куярга әзерләнә.
Сюжеты белән мавыктыргыч, оформление
ҺӘхМ костюмнар ягыннан матур (художнигы
— Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Ә. Нагаев) эшләнгән, балетмейстер С.
Тулубьева тарафыннан куелган бу спектакль
балаларга яхшылыкның Һәм гаделлекнең
тантана итүе турында сөйли.
Баш рольләрне РСФСРның халык артист-
касы Н. Юлтыева, Татарстанның атказанган
артистлары Г. Калашникова, Р. Садый- ков, С.
Хәйруллии, солисткалардан Л. Бә- широва, К.
Янбулатова башкара. Дирижер — РСФСРның
һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе
X. Фазлуллин.
«ДУМКА» КАПЕЛЛАСЫ КАЗАНДА
Украина ССРның «Думка» исемле Дәүләт
академия хор капелласы Казанда булды. Ул В.
И. Качалов исемендәге Казан Зур
чыгыш ясады. Бу
репертуарында ;
җырлары да со.
пелла башкарган әсәрләр яңгырашның бер-
дәмлеге, эмоциональ ачыклык һәм деталь-
ләрнең төгәл эшкәртелгән булуы белән
характерлы.
Үзенең чыгышларын капелла композитор О.
Колмановскийның шагыйрь Е. Евтушенко
сүзләренә язган «Сугыш телиләрме рус? ләр?»
исемле жыр белән тәмамлады.
Украина артистларын һәм аларның җи-
тәкчесе, Украина ССРның халык артисты А.
Сорокины Казан тамашачылары җылы кабул
иттеләр.
МУЗЫКА УНИВЕРСИТЕТЫ
Зелеиодольск шәһәренең музыка сөючеләре
өчен «Родина» культура сараеның зәңгәр
залында «Татар музыкасы кичәләре» дигән
циклдан лекция-концертлар үткәрелде.
Музыка белгечләре 3. Хәйруллина һәм М.
Җиһаншина, гади һәм аңлаешлы итеп, музыка
сәнгатенең үзенчәлекләре, халык жыр иҗаты,
татар профессиональ музыкасының үсү
юллары турында, аерым композиторларның
һәм башкаручыларның иҗатлары турында
сөйләделәр.
Зеленодольскида музыка культурасы
университеты инде өченче ел эшли. Аның
дөнья классиклары, рус музыкасы, атаклы
музыкантларның тормышы һәм татар му-
зыкасы факультетлары бар. Бу соңгысы буенча
быелгы сезонда «Татар халык музыкасы һәм
профессиональ музыка тудыруда беренче
адымнар», «Салих Сәйдә- шев — татар
профессиональ музыкасына нигез салучы», «30
ичы елларда татар композиторларының җыр
иҗаты» дигән темаларга кичәләр бик яхшы
үтте.
Татар профессиональ музыкасын пропа-
гандалауда, халыкның музыкаль зәвыгын
тәрбияләүдә, өлкән мастерлар белән бер-
рәттән, узган ел гына консерватория тә-
мамлаган яшьләр дә актив катнашалар. Совет
властеның беренче елларында иҗат ителгән
җырлар Э. Җәләлетдииов, Ф. Әгъ- ләмова, X.
Гыйниятова башкаруында яңа- ча, матур
яңгырадылар. Яшь музыка белгече И.
Исәнбәтнең лекциясе дә тыңлаучыларда бик
яхшы тәэсир калдырды. Бу лекция төпле
системага, методик төгәллеккә, тирән анализга
корылган иде.
ЧУВАШ ТЕЛЕНДӘ
Чуваш Язучылары Союзы каршында ике
айга бер чыга торган «Таваи атал» ган Идел»)
альманахында драматург X. Вахитның
«Беренче мәхәббәт» драмасы басылып чыкты.
Драманы чувашчага А. Калган тәрҗемә иткән.
Әсәр рәсемнәр белән бизәп чыгарылган.
ОЧРАШУЛАР
Язучылардан бер төркем — Гариф Гали ев,
Илдар Юзиев, Шәүкәт Галиев һәм 1 әи сә
Ишморатова Бөгелмә территориаль
рус драма театрында һәм Казан финанс-
экономика институтында талантлм
коллективның классик әсәрләр дә, хальп
вст композиторлары әсәрләре дә бар. ’ Ка
гои семвиппЛЬТУ?а эшчеләРе өчен үткәрсл- раштылпп ^аИДа
катпашУчылаР белән оч- Үкылнппп’ бучылар үзләренең
әсәрләрен лаштиппп’ 11үКат плапнары белән уртак- зетаги
ппп <<^езмәткә лай» исемле зона га- ппп секциясендә
булып, әдипләр, баш- ‘ азучылаР11ЬП1 әсәрләрен укып,
киңәшләр оирделәр, уңышлыларын газетага тәкъдим
иттеләр.
1. Галиев, И. Юзиев, Ш. Галиев Баулы Ann 1Ы Исергәп
авылында да булдылар. а..да алар сигезьеллык мәктәп
укучылары оелән, ә соңыннан кичке мәктәптә укучы
механизаторлар, терлекчелектәге яшьләр оеләп
очраштылар.
Язучылар Акбуа эшчеләр поселогындагы иче
номерлы уиберьеллык мәктәптә әдәби кичә
үткәрделәр.
4 декабрьда Казанның мехчылар Культура
сараенда язучылардан М. Садри, И. Гази, Н. Дәүлп, Б.
Камал, И. Юзиев, Ш. Галиев, X. Сарьян мехчылар
белән очраштылар. Язучылар яңа әсәрләр укыдылар.
Китап сәүдәсе оештырылган иде.
6 декабрьда Дербышкадагы Культура сараенда
язучылар белән очрашу булды. С. Хәким, X. Туфан, Ә.
Исхак, Н. Дәүли, А. Расих, 3. Нури, X. Сарьян
әсәрләрен эшчеләр әйбәт кабул иттеләр.
Культура сараеның үзешчән сәнгать коллективы
язучыларга үз сәнгатьләрен күрсәттеләр: бик матур
концерт бирделәр.
Si * S?
Казан дәүләт университеты түгәрәгендә язучылар
актив катнаша. Түгәрәк системалы эшләп килә.
(Җитәкчесе Н. Юзиев). Соңгы ике ай эчендә анда М.
Садри шигырь техникасы турында, X. Вахит драма
әсәрләренең үзенчәлекләре, Ф. Хөсни проза
әсәрләрендәге сурәтләү чаралары турында чыгыш
ясадылар.
Укытучыларның белемнәрен камилләштерү
институтында Татарстанның унберь- еллык
мәктәпләре директорлары язучылардан Г. Әпсәләмов,
Л. Ихсанова, Ә. Бикчәи- тәева, Н. Дәүли, М. Садри
белән очраштылар. Язучылар яңа әсәрләрен укыдылар,
бик күп сорауларга җавап бирделәр.
Мәктәп директорларыннан 3. Табаров (Әгерҗе
мәктәбе), К- Абдуллин (Норлат), Н. Хөсәснов
(Мөслим) һ. б. татар язучы- ларының аерым әсәрләре
турында үзләренең фикерләрен әйттеләр.
ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
Яшь язучылар белән эшләү комиссиясендә
Чыңгыз Мусин (Әгерҗе районы шоферы)
шигырьләрен тикшерүгә багышланган аерым семинар
булды. Ә. Баянов һәм Р. Гәрәй катнашында авторның
сатирик һәм юмористик шигырьләре тикшерелде.
масы тикшерелде.
Н. Исәнбәт һәм — ----- я111Ь
Н. Расих, яшь шагыйрә Г. Зәииашева яшь авторның
драма әсәрләре яз р • булуын, ләкин тикшерелгән
драманың_эле ныклап эшләнергә тиешлеген
киңәшләр бирделәр.
КАЗАКЪ СӘНГАТЕ АТНАЛЫГЫ
Казагыстан )
М. Җәлил һәм балет котлау сү- министрЫ исемендәге
режиссеры
Каза-
баш режиссеры
кабул иткән өчен
П. Чайковский романслары, казакъ татар халык
җырлары, ларның җырлары, романслары яңгырады.
Татарстан Дәүләт музеенда Казагыстан к *
художниклары һәм скульпторлары әсәрләреннән
оештырылган күргәзмә эшләде. Художниклардан И.
Иаурзбаевпың «Җам- булның балачагы», К.
Тельҗановныц «Думбра моңы» картиналары, В.
Антошенко- Оленевның «Бар ул андый партия!»
дигән линогравюрасы, К. Барановның «Мартен
ремонты», А. Кастеевның «Кызыл юрта» һәм башка
бик күп
әсәрләр
тамашачылар күңелендә тугандаш сәнгать өчен
горурлык, шатлык хисләре тудырдылар.
Кунаклар республикабыз предприятиеләренең һәм
учреждениеләренең йөзләрчә эшчеләре,
хезмәткәрләре, галимнәр, язучы- лар, артистлар белән
очраштылар. Тыңлаучылар аларны зур соклану,
күтәренке хисләр белән каршыладылар, сәнгать гүзәл-
леге тудырган якты хисләр өчен рәхмәт әйттеләр.
Казанда шулай ук казакъ китаплары күргәзмәсе
оештырылды һәм «Казакъ- фильм» студиясендә
эшләнгән кинофильм- нар фестивале үткәрелде.
Драматурглар секциясендә яшь язучь» Холоф
Гардановиы» «Язмыш.
X. Вахит, С. БаттаЛ,
Татарстанда тугандаш гате атналыгы
булып узды. «Ул исемендәге Татар дәүләт
опера театрында ачылды. Кунакларга зе
белән ТАССР культура Б. Гыйззәтуллин
һәм 1. Камал Татар дәүләт академия
театры
Ш. Сарымсаков чыгыш ясадылар, гыстаи ССРиың
культура министры Л 1а- лимҗанова, композитор А. .
исемендәге театрның К. Байсәетов кунакчыл
казанлыларга зур рәхмәт әйттеләр.
Концерт «Тугандаш Татарстанга» дип исемләнгән
котлау сүзе белән башланды. Аны артистка Фирүзә
Перзадаева укыды. ( _____________________________
Аннан соң атаклы думбрачы Курмангази- пың «Сара-
Арка» исемле инструменталь пьесасы башкарылды.
Казагыстан ССРнын атказанган артисты Фоат Мансуров
ан тәкчелегендәге халык музыка кораллары^ _ оркестры
тыңлаучыларга казакъ далалары иркенлеген, шул
киңлекләрнең җылы поэзиясен гаҗәп зур осталык белән
җиткерде.
Бу онытылмас кичәдә Н. Тлендиев һәм Л. Хәмиди
җырлары, С. Рахманинов һәм 7 " “ ж
һәм
- ------ —-Азербайҗан һәм
һиидстан халык биюләре, А. Жубанов һәм М.
Мозаффаров, Р. Яхин, Е. Рәхмәдисв, О. Колмановский
һәм башка композитор-