Логотип Казан Утлары
Мәзәк

ТАТАР ХАЛЫК МӘЗӘКЛӘРЕ


Безнең көннәрдә генә түгел, элекке заманнарда, дин бик көчле булган вакытларда ук
әле, кешеләр алланъщ барлыгына шикләнеп караганнар һәм дин әһелләренең халыкны
алдавын, икейөзлелеген сизгәннәр, аны фаш итә килгәннәр. Моның шулай икәнлеге халык
иҗатында ачык күренә. Җу риалыбызның бу санында без язучы Гомәр Бәширов
тарафыннан җыйналган, динне һәм аның хезмәтчеләрен фаш итүгә багышланган халык
мәзәкләрен тәкъдим итәбез.
КАЙГЫРТУЧАН МУЛЛА
Шулай бер кешенең сарыгы югалган, ди. Моны ул муллага барып
әйткән.
Мулла моңа бик борчылган булып халыкны мәчеткә җыйган да вәгазь
сөйләргә тотынган: имештер, халык хәзер азгынлана башлаган, кеше
малына тияләр, фәлән-төгән...
Шул вакыт мулланың кече малае атылып-сугылып килеп кергән дә:
— Әти, төнлә алып кайткан теге сарык чыгып качты! — дип кычкырган.
КҮРШЕНЕҢ КИҢӘШЕ
Бер казакъ күршесе нугайга киңәшкә кергән, ди.
— Кардәшем нугай, теге чиркәү башлыгы әрхәрәй чукынырга куша,,
йөз сум акча да бирә, нинди киңәш әйтерсең? — дигән. Күршесе нугай
әйткән:
— Чукынсаң, чукын әйдә, Малдыбай, чорт с ним, йөз сум — кечкенә
акча түгел, — дигән.
ЧУКЫНУНЫҢ КАДЕРЕ КИТТЕ
Борын заманда Троицк шәһәрендә миссионерлар рус булмаган- нарга
чукынган өчен талир тәнкә бирә башлаганнар. Талир тәнкәгә
кызыгучыларның саны артканнан-арткан. Хәтта элек чукынып китүчеләр
дә, акча алыр өчен,' яңадан киләләр икән. Шуны сизгәч, бәяне башта илле
тиенгә төшергәннәр, соңыннан бөтенләй түләми башлаганнар. Шуннан соң
чукынырга килүчеләр:
— Чукынуның сәне китте, — дип кире китә башлаганнар.
АҢА ЫШАНЫЧ ЮК
Авылның ярлы агае урманнан «уф—алла» арбасы белән утын алып
кайтып бара икән. Ул бик арыган, көч-хәл белән генә тартып кайта икән.
Авылның мулласы очраган да моңа:
— Алла куәт бирсен! — дип кычкырган.
144
Теге ярлының моңа бик ачуы килгән:
— Аллаң пычагым да куәт бирми, үземә көчәнергә туры килә, — дигән.
СЫЕР БЕЛӘН ИШӘКНЕ ДӘ АЕРА БЕЛМӘГӘЧ...
Бер карчыкның сыеры, ә аның үги улының ишәге булган, ди. Үги улы сыерның азыгын
урлап үзенең ишәгенә ашата икән. Карчыкның моңа ачуы килеп, аллага ялварган:
«Ярабби, шул ишәкне үтерсәңче»,— дигән. Әмма көннәрдән бер көнне ишәк түгел,
карчыкның сыеры үлгән. Шуннан соң карчык:
— II ходаем, ничек инде син сыер белән ишәкне аера алмадың?— дип елаган ди.
ИХЛАСЛЫ НАМАЗ
Әкмәли абзый намазга «оеп» утырган җиреннән тиз генә сәлам биреп, намазын бүлгән
дә улына борылган:
— Улым, намазлыкны күргәч исемә төште: безнең теге ямаулы капчык Фәттахларда
икән бит, бар, тиз генә алып чык әле,— дигән.
ҮЗ БАШЫНА ТӨШКӘЧ
Көтүченең каршысына бер эт килеп чыккай. Көтүче аннан куркып, артка чигенә
башлаган. Чигенә-чигенә ул мәчеткә үк барып кергән. Ә анда намаз вакыты икән. Намаз
укучыларны күргәч, әлеге көтүченең исе киткән:
— Ай-Һай усал икән бу авылның этләре! Ничаклы кешене куркытып мәчеткә куып
керткәннәр бит, — дигән.
АНДА КҮЗ КҮРЕР ӘЛЕ
Аталы-^уллы икәү көймәдә аргы якка чыгалар икән. Идел уртасына җитү белән көчле
давыл күтәрелгән. Көймәләре чайкала башлаган. Карт, куркуга төшеп, аллага ялвара икән:
— Я, раббый, кодрәтең киң. Әгәр безне бу бәладән коткарып, яр буена чыгарсаң,
үзеңә атап ун сарык суяр идем, — дигән.
— Безнең ул кадәр сарыгыбыз юк бит, әти, — дигән малае.
— Чү, җүләр, күп шапылдама, чыгарып кына җиткерсен, анда күз күрер әле, — дигән
карт.
НИ ӘЙТЕР ИДЕҢ ДӘ БИТ
Мулла вәгазь сөйләгәндә әйтә икән:
— Кеше җилкәсендә яшәгән кеше зур гөнаһ җыяр. Андый адәм теге дөньяда тамугта
янар, — дигән.
Тыңлап торучылардан берсе әйткән:
— Шулай булса ни әйттең идең дә бит, хәзрәт, син янганны без карап торыр идек.
ВӘГАЗЬ
Мулла халыкка вәгазь сөйли икән:
— Оланнар, мәчеттә урысча сөйләргә никак нельзя, зур гөнаһ бү- дет, — дип әйтә ди.
Халык көлешә башлаган:
— Соң, мулла абзый, син үзең дә русча сөйлисең түгелме соң? — дигәннәр. Мулла
күзен дә йоммыйча:
— Это ничего не значит, — ди икән.