ШИГЫРЬЛӘР

ХӘСӘН ТУФАН ШИГЫРЬЛӘРЕ
ХАТЛАР ЯЗА ИДЕК
А*улкайларын чишкән рестансыман 'Аягүрә баскан, ярсыган Бер мәсьәлә Килә дә
Җавап таләп итә барсына:
— Совнаркомда
Ильич янында да Эшләгән бит? Әйе, эшләгән.
Ә аннан соң, — Ленин үлгәннән соң,— Нишләгән!?
Гаделлектән шылдырмаган булса, Яратса ул, әгәр, халыкны, Ник күрмәгән
Дантеныкыннан да I
Күп тапкырлар хәтәр «тамуг»ны?!.
...Лагерьлардан хатлар яза идек, Җитмәсме дип гадел кулларга, Этапларда, Конвойлардан яшереп, Ташлап китә идек юлларга...
Халык, бәлки, табар бу хатны, дип, Тапшырыр дип, бәлки, Үзәккә: Тентүләрдән мең кат исән калган «Иман» яши иде йөрәктә.
Ә чынлап та безнең кайбер хатлар «Адресат»иы таба алганнар: Хатка җавап булып
Яңа сроклар килде аңардан...
...Миллионлаган хатлар — өметләрнең Югалтмады заман һичберсен:
Алып килеп Съезд өстәленә, Салды барысын хаклык үлчәвенә Гаделлекнең иң чын илчесе.
I Дантеның «Илаһи комедия>сендә сурәтләнгән җәһәннәм күздә тотыла,
21
;..Үкереп янган җырлар, поэмалар, Азмы роман, повесть — кыйссалар, һәм үзләре көчкә исән калган Остап Вишня, Ручьев *, Метталар 2 3; һәм исеме дә, хәтта, җәзаланган, Юк ителгән әдип, шагыйрьләр: Галимҗаннар, Чаренц4, Тицианнар5, Корниловлар 6, Юлтый 7, Сәкеннәр 8 Тергезелде!
Яшерен каберләрдән Кайтарды Ил Өйгә һәммәсен...
Алтын белән исәпләнсә әгәр Бу табышның матди бәясе, — Счеттагы төймә җитмәс иде Бу бәхетне әйтеп бирергә. Азмы шатлык, азмы якты артты Илебезнең һәрбер өендә...
Россиянең китап киштәсенә Меңнәр кайтты, меңнәр... тегеннән... Тамуг төбеннән...
һәрбер Кольцов безгә Мең кат кыйммәт Культның барлык мөритләреннән! — Культ догмасы өтекләреннән!..
Кичерергәме, гафу итәргәме? — Шәхес культы дигән Молохның8 Төрмәләренә «Капка» әзерләшкән, «Закон» чүкечләшкән Молотын?!
Әйтсен моны,
«Дошман токымы!» дип
Тамгаланган балалар әйтсен, йөрәкләре нахак ялалардан Яраланган аналар әйтсен!
СҮНМӘДЕ ДӘ, СҮРЕЛМӘДЕ ДӘ
/Онәлтеп син минем яшьлекне Халыкларның уртак юлына, Идеал уты тапшырган идең Паспорт биргән кебек кулыма...
Килеп менә, — соңлап булса да, — Туганыбыз Украинага,
2 Борис Ручьев. 2 Чуваш шагыйре Васли Метта. 3 Әр мән шагыйре Эгише Чаренц. 4 Грузин шагыйре Тициан Табидзе. 3 Рус шагыйре Борис Корнилов. « Башкорт язучысы Давыт Юлтый. 7 Казакъ шагыйре Сәкен Сәй- фуллин. 8 Молох — борынгы Финикиядә һәм Карфа генда мифик алла. Аның күңелен күрер өчен кешеләр
корбан ителә торган булган.
22
Ялтада мин
Юл эзләп йөрим
Син яшәгән изге бинага.
Кайда барыйм зиарәт кылып, Шул ишеккә килмәсәм әгәр? Остазымның газиз сөяге Кайдалыгын белмәсәм әгәр?..
Беренче кат күрүләремнән
Кырык биш ел үткәч, кимендә, — Кем уйлаган, Галимҗан абый, Үксермен дип синең өеңдә?..
Ленин белән таныш җаныңны Шушы өйгә алып килгәнсең.
Шунда туган соңгы романның Каберләре кайда икән соң?..
Синнән монда берни калмаган:
Җуйган барын
Шәхес җанвары...
Ә без — тыныч... кичер син мине...
Сукин сындай гамьсез балаңны...
Беренче кат күрүләремнән Кырык биш ел үткәч, кимендә, Кем уйлаган, Галимҗан абый, Сүгенермен дип изге өеңдә...
Иңнәремдә, гүя, Аю-даг...
Юк, аннан да авыр миңа бу: Кулымдагы чәчәкләр елый... Ни рәсмең юк монда, ни язу...
Юнәлтеп син минем яшьлекне Халыкларның уртак юлына, — Сүнмәс утлар тапшырган идең, Паспорт биргән кебек кулыма.
Юлыкса да юлда киртәләр, Боралмады һичкем чын юлдан:
Син тапшырган шигъри паспортка, Әйтерсең лә Ленин кул куйган.
Кичтем юлның, Галимҗан абый, Томанын да, сөремнәрен дә.
Син кабызган утлар сау һаман, Сүнмәдем дә, сүрелмәдем дә.
Ялта, 1962.
ТУГЫЗЫНЧЫ ДУЛКЫН
«Потому что я с севера, что ли...» С. Есенин.
Лем ул анда
Шакый таш ярны?
Нинди шау-шу анда, нинди ду? Балконыма сугылып куясың, Тугызынчы дулкын, синме бу?!
23
Борчылма ла, пошынма, диңгез, Шаулама ла шулай төн-ката:
Тәрәзәмдә ут булмагач та
Син уйлыйсың: — Хәсән тын ята?!
Ах, яшәүнең нәрсә икәнен
Белсәң иде, диңгез, син әгәр... Дулкынлана, сагына алулар Бәхет лә ул, бәхет никадәр.
Тормыш миңа тынгы бирмәде, Моннан соң да бирмәс һичкайда: Гамьсез гомер тәкъдим итеп ул Җәберләмәс мине «иншалла».
Кил әле, кил, диңгез, мен ярга, Серләшик бер, Тәмам туйганчы.
һәм дуслашыйк... күпкә... дәфтәрне Соңгы тапкыр ябып куйганчы.
Ни генә юк безнең хәтердә: Утлы, канлы юллар дисеңме; . Соңгы кабат үбеп хушлашкан, Саубуллашкан еллар дисеңме, Ни генә юк безнең хәтердә?..
Кил әле, кил, диңгез, мен ярга!
Серләшик бер икәүдән-икәү: ...Күз нурлары зәп-зәңгәр иде, Төньякныкы икәнгә микән?..
Котып төне балкышысыман Уйчан иде, ямьле, ягымлы...
Күрәм, диңгез, син дә сагынасың Аның белән таныш чагыңны.
Син дә, диңгез, күпне күргәнсең, Буш түгелдер синең күңел дә. Кыймылдашып куядыр бәлки Шыр сөякләр синең төбеңдә...
Исеңдәдер әрсез пиратлар — Эллададан, Римнан килгәннәр...
Сиңа — җиңел: ятлар бит алар, Упкыныңда яткан җилкәннәр...
Синең гомер мәңге дә, диңгез,
Ә кеше бит
Яши бер генә.
Килерменме сиңа тагын бер, Әллә юкмы, аны кем белә...
йөрәк минем тына белмәде, Моннан соң да тынмас «иншалла»: Җил-давыллар белән очрашып Киеренкелек өстәр илһамга.
24
Ах, тормышның нәрсә икәнен Белсәң иде, диңгез, син әгәр... Дулкынланып яши алулар Бәхет лә ул, бәхет никадәр!..
Гагра. 1962.
ТУРГАЙ НИГӘ ЭНДӘШМИ
С. Л. га.
Л*өзге салкын җилләр искәч, Әйткән идем тургайга: —< Яз килгәндә хәбәр китер, Юлың безнең уңайда.
Язлар җитте, Кошлар килде.
— Сау кайттыңмы, тургаем!
Сәлам бардыр, хәбәр бардыр: Күргәнсеңдер мөгаен?
Нигә дәшми?
Ник эндәшми?
Ник сөйләшми бу тургай?! «Әйтермен дә йөрәге ярылыр, Егылып китәр...» ди бугай...
1955.
КАЙСЫГЫЗНЫҢ КУЛЫ җылы
Дтъя мине
Үзгәртте:
Еламаска өйрәтте.
Күлмәк җиңен ертасымы? —-
Бәйлисе бар йөрәкне.
Сугышлардан замана
Туктап торган арада, Яраларны ямаштырып Ята идем
Далада:
—• Кайт!.. — дип хатлар килделәр...
Юллар... озын иделәр...
Кайттым,
— Бусы алкалары,
Бусы — кабере... — диделәр.
Әгәр тагын килсәләр, Сау дип хәбәр бирсәләр, —« Вулканга да керер идем, Шундадыр ул, дисәләр...
Бирде дөнья кирәкне;
Еламаска өйрәтте...
Кайсыгызның кулы җылы?—» Бәйлисе бар йөрәкне...
1956.
25
МӨҺИМ мәсьәлә
т
* ашкент төне...
Җирдә зәңгәр язның Сөремсыман сыек томаны...
Төнбоеклы күлне хәтерләтә Аэродромның сигнал нурлары.
Аэропортта, җылы ресторанда Сала-сала күзне сәгатькә, — Таң атканны көтеп утырганда, Үз итептер инде, әлбәттә,
Сөйләп алды шунда бер чал агай Мәсьәләнең шактый мөһимен:
— Шулай инде-дөнья, —дип куйды ул,— Күрәчәкне күрдек без, энем.
Мин уйлаган идем
Бу дөньяда
Әкерен генә гомер итәргә, Безгә тигән озын гомер юлын Алашада үтеп китәргә...
Шыгырдамый гына яшик, имеш, Дегет белән майлап арбаны;
Ә гаеттә корбан итеп чалып, Сарык белән җайлап... алланы.
Китәрмен, ди идем, бу дөньядан Шул бәхеткә күңел кандырып; Җир йөзенә, хәлем кадәренчә, Берәр дистә малай калдырып.
Мин уйлаган идем... ләкин мине Бүтән язмыш көткән икән шул: Алашалы гомер юлларыннан Китәр көннәр җиткән икән шул...
Уйлап торды шунда бераз агай, Әйтим микән, юкмы? —- дигәндәй; >—> Иске гадәтләрне ташлау, энем, Шактый гына читен икән, әй...
Безне, энем, теләсәң ничек ата, Хет «басурман» диген, хет «урда»; Аз гына да ләкин безнең канның Катнашы юк андый позорга.
Юлбасар да, илбасар да түгел, Безнең нәсел — хезмәт иясе:
Безнең нәсел — ун гасырдан бирле Игенчеләр династиясе!
Гасырларны
Кылыч белән түгел, Сука белән ерып үткәнбез. Исенә дә мескен алашаның, Итенә дә күнегеп беткәнбез.
26
Бәндә яза!.. Әмма ил язмышын
Берәү генә язса әгәр дә, — Язмыш түгел, каһәр икән бит ул, Бәла икән барлык бәндәгә...
Җир...
Тик изге җир тидертмәде миңа. Тау-тау бирдек һәр ел уңышны. Илерде җир:
— Ти-и-мә Ибәтләремә-ә! Шулар башкара бит бу эшне.
Җир... изге дә, гадел дә ул бездән, Бүлгәләми кешене милләткә, һәр игенче — аның үз баласы, Игнат та бер аңа, Ибәт тә...
Эшләп чыгаруның асыл көче — Дизеле иде миңа алаша.
Күрәм бер көн: шул дизельдән күңел Аерылмаска тырышалабаса...
Чабудан да тарта социализм, Иң хак юлны миңа Искәртә.
Сораулар да биреп, җанкисәгем, Чын күңелдән мине Эшкәртә:
— Кем соң, имеш, абзый, синең нәсел? Алар элек ничек яшәде?
Алар, теге, патша дөньясында Нинди кеше иде? — янәсе.
Маңлай тирең белән таптыңмы син Тиеннәрең-тәңкәл әреңне;
Бүтәннәрнең хезмәт көчләрен соң, Бераз... әллә чәлгәләдеңме?
— Булды инде... мин дә бу турыда Бабайлардан артта калмадым:
Үз кулларым көче белән генә Мин дә, энем, яши алмадым.
Бүтән көчтән файдалану ягы Булды инде... ансы хак инде: Алашаның көчен файдаландым, Нишлисең бит, шундый чак иде.
Шундый идек, энекәш, бүтән идек... Аны нигә сөйләп торырга?
Кинода да күреп була аны, Китаптан да мөмкин укырга.
Мин уйлаган идем... ләкин дөнья Бүтәнчәрәк булып китте шул: Язмышларны 1инде бәндә үзе Үзе язган еллар җитте шул...
27
Медальләрен сыйпап куйды бабай, Тыйнак кына итеп елмаеп.
Нәрсәнедер искә төшергәндәй
Тынып торды бераз моңланып:
— Мәрхүм булу дигән хәлләрдән дә Котылу җаен табасы иде...
Исән булса әгәр, Михал Ваныч Үзе каршы аласы иде...
Зирәк иде мәрхүм... башлы иде, Күрә белә иде кешене...
Әйткән иде, бездә чәй эчкәндә, Санга санап безнең ишене:
Икенчесең чәйнең, дигәи иде, Бездә эчәрбез инде, иншалла, — Туры үземә төш син, дигән иде, Мәскәү ягына юлың чыкканда...
Шул, Мәскәүгә барам әле менә, Реактивный дигән нәрсәдә.
Кемгә ничек,
Ләкин безнең өчен
Коммунизм — мөһим мәсьәлә.
Кем уйлаган: безнең газиз башлар Шул хәлләрне күрер әле, дип;
Җир шарында, — атта гына түгел,— «ТУ»ларда да йөрер әле, дип?..
Бәлки тагын очрашырбыз әле, Хуш әлегә, исән бул, туган. Канатларын җәйде ак самолет Тыныч күлнең аккошысыман.
1960.
ИСЕМЕН ТЕЛГӘ АЛМЫЙ ГЫНА
^ллә ничек, көтмәгәндә
Туды аңа ихтирам.
Кырга килде
Озын буйлы, Бераз бөкре ветеран.
Көрәшергә чыккансыман
Киерә төшеп иңнәрен, —
Күккә бераз карап торгач
Сыпырып куеп җиңнәрен, —
Сәлам бирде кызларга ул:
— Хәлләр ничек, балалар?
— Хәлләр, бабай, ал да-гөл дә, Ала-кола һавалар...
Яңгыр... Суык... Ләкин яшьлек Җиңеп һәрбер читенне, — Мәзәк белән җылыта җанны Гамил Афзал шикелле.
28
. Бабай, җаным, һаваларны Бераз рәтләттер әле: «Тегемнең белән араң бәлки һаман әйбәттер әле?!..
Ни була соң сиптермәсә, Яудырмаса бу чаклы: Харап итү ләбаса бу, һич гаепсез борчакны!
*
Шактый гына дулкынланып, Киерә төшеп иңнәрен, Мәйданнарга чыккансыман Сыдырып куеп җиңнәрен, — Исемен телгә алмый гына Тиргәп бабай «теге»не, Күккә бакты: «—* Күкрәми тор, Җитте! Пычак кергере...
Кочакларга теләгәндәй Туган-үскән кырларын, Уйга калып
Карап тора
Җәеп чандыр кулларын.
Кул... Кырыс кул. Табигатьнең Казык теше тигән кул, ►—< Тамгаланып беткән... ләкин Җиңгән... Азмы җиңгән ул!
Азмыни ул Бу кырларда Әвәләгән михнәтне; Явымнарга, давылларга Бирмәс өчен икмәкне...
Нәрсәдәндер котылгандай Әйтеп куйды ветеран:
— Бетте инде, балакайлар, «Тегеңәрагә ихтирам...
Хет чап, хет ур! — Әмма кырдан Кирәк җыеп алырга.
Мөмкинме Кеше исемен Аяк аска салырга!..
Яңгыр тынды,
Яшьләр җанын
Суыталмыйча тамчы да.
Бабай белән ярышып, көлешеп
Борчак чаба барсы да:
29
— И бабай, җаным, килче, кадыйм, Шушы зәңгәр чәчәкне;
Синең гомер ихтирамга Лаек булган сәбәпле...
Онытмамдыр... Мәңге шулай
Истә торыр ихтимал;
Озын буйлы, уйчан йөзле Бераз бөкре ветеран.
Буа районы. 1962.
ончыкоIX
рада тик урман гына да бит, Ерак түгел дә бит әлләни, — Ә күрештек бары Быел гына, Чәчкә кебек гүзәл Чәчәви.
Безнекеләр төслүк икәнсез бит, Мари халкы хатын-кызлары...
Күчтәнәчкә
Нигә сәлам генә
Алып килдек икән без бары?..
Ах, билләһи, матур Мари иле, Карыйсыңда күзләр камаша!
Кай арада үтеп киттең, атна!— Кайтыр көн дә җитте ләбаса...
Исмең генә түгел, син үзең дә Чәчкә төслегәдер, Чәчәви, Китәргә дә өлгермәдек әле, Юксындыра инде әлләни.
Күрешсәк тә бары әле генә — Урталары узгач гасырның, Шулай да син безнең хәтерләрдә Ахыргача бергә барырсың...
—Чү! —дисәм дә,—җә димисең, заман,— Ошамый ла шушы гадәтең...
Минутлары әллә, Йошкар-Ола, Кыска микән синең сәгатьнең?
Тарих шаһит:
Безнең игзәк илләр Киләчәккә бергә омтыла:
Вәгъдә булып безнең йөрәкләрдә, Яңрап тора сезнең «Ончыко!» Ончыко!.. Ончыко!..
ИЛ кызы
Сез — беренче гөле сәхнәбезнең, Сезнең иҗат әле дә чәчкәле, Даһи халык, бөек халыкның сез Үзе кебек һаман яшь әле!
IX Ончыко — алга.
30
Туган илебез кебек талантлы сез, Халык кебек җитез, чая сез;
Эшегезгә лаек сезнең исем:
Чын мәгънәдә Ильская сез!
1959
ЯЗ ДА ЯЗ ИНДЕ ХӘЗЕР
-Дерып та, каерып та безне Сынады бераз заман...
Шулай да бергә барабыз, Арабыз якын һаман.
Киләчәк көннәр кырына
Барганда бергә тагын
Бер генә яшькә, Гомәр, мин Алда бит синнән бары.
Сер итеп кенә дигәндәй, Сиңа да әйтиммикән? — Алтмышның аргы ягы да, Билләһи, әйбәт икән.
Бигрәк тә безнең хәзерге, Съезддан соңгы дәвер Шулкадәр әйбәт, күңелле! Яз гына инде хәзер.
Нәрсәдер көткәнсыман син
Тын гына йөри идең;
Шулчакны көткән күрәсең Синең бу Юбилеең.
һәм бүген килсә дә Тукай
Сәхнәгә чыкса иде:
— Туган тел өчен, Гомәр! — дип, Кулыңны кысар иде...
Алкышлый сине Туган ил һәм белеп алкышлый бит:
Иҗатта гына түгел син, һәркайда намуслы бит.
1961.
ЯКТЫ ЕЛЛАР ЮЛДАШ БУЛСЫН
(Җыр һәм бию ансамбленең егермебиш еллыгына)
Кылыч түгел,
Тыныч тальян
Сезнең кулларыгызда.
«Сибелә чәчәк» моңы сибелә Йөргән юлларыгызга.
Поход итеге киеп түгел, Башмак киеп тәпигә, — Вьетнамга барып җитте Сезнең кыю «Әпипә»!
Сезнең җырлар һәрбер илгә Бездән сәлам илтсеннәр: «Былбыллы ил Татарстан — Күңелле ил», — дисеннәр.
Киләчәкнең капкалары
Ачык сезгә, әлбәттә: Халкыбызның бүләге сез Коммунистик сәнгатькә!
Чәмчәлесен, бизәклесен
Ки дә, әйдә, тәпигә, —
Җир шарында син басмаган Җир калмасын, «Әпипә»!
Кылыч түгел,
Тыныч тальян
Сезнең кулларыгызда.
Якты еллар юлдаш булсын йөргән юлларыгызда.

Реклама