Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШАЯН СОНЕТЛАР

-£^ез яшибез
Җиңеп кеше Юллар
салып нурдан үзе өчен,
Очып йөри чиксез Галәмдә.
Туктаталмый бернинди көч аны,
Күтәрелеп ул Җир шарыннан, Аркасыннан
сыйпап үтә Айны, Җырлап үтә Кояш
яныннан.
Илтер бу юл тиздән, мин ышанам, Ерак
йолдызларга кешене...
Тик мин генә җиңә алмыйм һаман, Синең,
бәгърем, тарту көчеңне.
Ул бик көчле, димәк. Шуңар мин
Орбитаңнан һаман чыгалмыйм!
Чыга алмыйм һаман орбитаңнан... Ни
булды соң миңа, гүзәлем? Әйләнергә
шунда мәңге калсам, Бу бушлыкта ничек
түзәрем?
Рәхәт тә күк кайчак бу хәл миңа:
Карашыңнан елы нур алып, Өметләнеп бер
көн кавышуга, Гел тирәңдә йөрим уралып.
Якыныңа килә алмавымның Бик әрнетә
ләкин газабы... Белмим инде, мондый
әйләнүнең Нәрсә белән бетәр азагы?!
Ерак китсәм, куркам сүнүдән, Якын килсәм
— янып үлүдән!
ЯНА ДҮРТЬЮЛЛЫКЛАР
ТИин төш күрдем: имеш, күктә очып йөрим.
Балкый, имеш, мең-мең йолдыз тирә-якта...
Уяндым да уйлап ятам: «Юләр син, — дим,
Очканы бар кемнең, ятып... караватта?!»
ШАЯН СОНЕТЛАР
шундый заманда:
Җирнең тарту көчен,
— Эх, булсачы, — дисең, — минем канатларым!..
Кош түгел бнт, канат сиңа нигә кирәк? Җитәм дигән
җиргә кеше җитә барып Шуышып та. Булсын гына
бары теләк!
Җирнең нигә асты-өскә килеп бетми, Йоклый бирә
ул, бернигә исе китми. Кермидер күк борчулы бер
төш тә аңа... Кирәк түгел! Кызыкмыйм мин һич тә
аңа!
Оныттыңмы, сеңлем, шундый көннәреңне: Бу
икмәкнең валчыгын да бүлгәнеңне? Оялмыйча,
шундый газиз нәрсә белән Туйдырасың ничек тавык-
үрдәгеңне?
Язмышыңа, имән, синең кызыкмыйм мин,
Зурлыгыңнан, ныклыгыңнан нинди файда?
Тамырларың белән җиргә бәйләнеп син Торасың ич
бер урында мәңге бәйдә!
Зарланма син, күңел, эшем күп, дип, Шундый
туйдым, түзәр хәлем юк, дип. Уйла чит илдәге
туганнарның- Эшсезлектән ничек туйганнарын!
Эш кешене бозмый һичкайчап да, Киресенчә, ул
төзәтә бары.
Нинди бозык күрсәң, бел, дөньяда, Бозган булыр
эшлексезлек аны!
Утырасың саклап түрәң ишек төбен, Карый һәркем
овчаркага караган күк. Эшләсәң бит, әй, чибәр кыз,
юньле җирдә, Гашикъ булыр иде һәркем күрүгә үк!
— Ничек чыккан илле биштән пенсиягә? — Дип аны
сез әрлисез бит юкка гына: Чыкса да ул, өйдә эшсез
тик ятмый ич, Көне буе массаж ясый... корсагына!