Логотип Казан Утлары
Публицистика

РӘШИТ ВАҺАПОВ

ты авырудан соң 1962 елның 14
декабренда Татарстанның халык
артисты Рәшит Ваһапов үлде. Ул
безнең арабыздан үзенең иҗат көчләре
чәчәк аткан, хыяллары ташып торган
вакытында китте.
Халыкның сөекле җырчысы,
коммунист Рәшит Ваһапов 1908 елда,
Горький өлкәсенең Октябрь районында
туган. Ул кече яшеннән җыр һәм музыка
белән кызыксынган. Мәскәү дәүләт
консерваториясенең татар опера студия-
сендә укып чыкканнан соң, Рәшит
Ваһапов Г. Тукай исемендәге Та-
I РӘШИТ ВАҺАПОВ
тар дәүләт филармониясенең эстрада
солисты булып эшләде. Татар халык
музыкасын һәм җырын бик бирелеп
яраткан, җырлау культурасы бик югары
булган бу җырчы остабыз үзенең йөрәк
җылысын, татар музыкасының тирән
моңын һәм гүзәллеген сокланырлык
ачыклык белән җиткерә иде. Татар
халкының җыр иҗаты үрнәкләрен ул
армый-талмый һәм рухланып
пропагандалады.
Рәшит Ваһапов исеме безнең
республикада гына түгел, ә аннан тыш,
бик күп өлкәләрдә һәм республикаларда
да киң билгеле. Кайда гына чыгыш
ясамасын, ул ты ңл аучыларны ң
йөрәген яулап ала, аның бөтен иҗаты
чын мәгънәсендә халыкчан иде.
Рәшит Ваһапов сокландыргыч
тыйнак, сизгер һәм йомшак күңелле
кеше иде. Аны белгән һәм аның
җырлаганын тыңлаган һәркем
күңелендә ул, әнә шундый гүзәл кеше
һәм талантлы артист булып, озак яшәр.