ПАРЧАЛАР
ОРЧЫК
әмам теңкәсенә тиде бит, агай, шул Җеп дигәннәре Орчыкның.
Килеп бәйләнә дә, менә тотына Орчыкны бөтерергә. Бөтерелә
Орчык, үрле-кырлы сикергәли, кыскасы, тәмам хәлдән тая.
Бер заманны Орчыкка үз Тәлинкәсендә зырылдарга туры килде. То-
тынды шуннан соң, бичара, тотынды моң-зарын сөйләргә.
— Минем, үзең беләсең, баш эшли. Ләкин берәү дә башлы икәнлегемә
игътибар итми. Көннәр буе эшләргә мә?кбүр итәләр. Шул кадәр эшләүдән
башларым әйләнеп бетә! Ул гына җитмәсә, Җеп өзелеп китә дә, шап итеп
идәнгә төшәм. Туйдым бу Җептән. Мөстәкыйль яшисем килә! — диде.
Тәлинкә теләсә кем алдында тәлинкә тотарга ярата торган зат иде.
— Бу өйдә, әлбәттә, кем башлы дисәң, син башлы. Шуңа карамастан, я
тузанлы киштә башында ауныйсың, я стена арасындагы мүккә кыстырып
куялар да, шунда тырпаеп торасың. Җеп килеп бәйләнде исә сикер дә төш,
— дип киңәш бирде Тәлинкә. — Башың исән булсын.
Тыңлады Орчык. Җеп бәйләнә башлауга, Тәлинкә өстеннән идәнгә
сикереп төште.
— Очы озын иде, әрәм булды!—диделәр һәм очсыз Орчыкны чүплеккә
чыгарып ташладылар.
— Нигә анда ташлыйсыз, мин башлы бит! — дип кычкырып карады
Орчык. Ләкин аны берәү дә ишетмәде. Ә ни өчен икәнен үзе уйлап табарга
зиһене җитмәде. Нигә дисәң, аның башы үзлегеннән эшли торганнардан
түгел иде шул.
УРТАЧА САН
арлык саннарның башында тора Берле. Шуның өчен булса кирәк,
ул үзе турында:
— Иң беренче сан, — дип сөйләнергә ярата.
Саннар, ни сәбәптәндер, Берленең болай узынуын күрмәмешкә са-
лыналар. Каршы әйтмиләр.
Менә бер заманны Берле үз янына Өчлене чакыртып китерде.
ю. .с. Ә/ № 1.
Т
Б
145
— Арада син иң бәхетсез сан, — дип кычкырды аңарга Берле,— Кара инде
бу кыяфәтеңә! Башың бөгелгән, аркаң бөкрәйгән, синең өчен миңа оят!
Ул да булмады, тагын кемдер:
— 13 — бәхетсез сан, — дип пышылдады.
Ачуы килде Өчленең.
— Минем кай җирем Берледән ким соң! — дип уйлады ул һәм тотты да
башын күтәреп карады. — Мин дә беренче булам! — дип белдерде. Менә ул
башын күтәрде, аннары аркасын турайтты, итәген җыйды һәм, син күр дә мин
күр, берле булды да калды.
— Хәзер мин дә беренче сан, — диде Өчле, һәм үз урыныннан сикереп
төште дә Берле вазифаларын үтәргә кереште.
Бүлеп карады — бүлә алмады. Тапкырламакчы булды, анысын булдыра
алмады.
— Мин берле! — дип кычкырды ул. Ләкин мәктәп ягыннан үзе турында:
«Начар. Берле белән дус булырга язмасын», дигән сүзләрне ишетте.
Аның белән элек исәпләшәләр, «уртача» ярап тора ул дип булса да күңелен
юаталар иде. Хәзер бөтенләй санга сукмыйлар. Ни эшләргә? Менә турайган
Өчлебез киңәш сорап Тапкыр билгесенә китте.
— Минем Берле белән эш пешми, — диде аңарга Тапкыр. Мин
тапкырлыктан мәхрүм булганнарны яратмыйм. Берле тапкырлау таблицасында
бер хезмәт тә үтәми. Ул монда форма өчен генә утыра! — диде.
Шуннан соң Өчле аңлады. «Уртача» сан булып хисапланса да ул тапкырлау
таблицасында зур эш башкара иде бит. Бүлә, тапкырлый ала, хәтта башка
саннардан өлешләр дә чыгара иде.
— Төкер шул Берлегә! — дип кушты аңарга Кушу билгесе. — Син бит үзең
Берлегә караганда өч тапкыр артыграк!
һәм Өчле тыңлады. Яңадан күршеләре Икеле белән Дүртле арасына кайтты.
Хәзер ул Берле кебекләр сүзенә бөтенләй игътибар итми башлады.
Өстәвенә дусты Тапкыр билгесе аңарга:
— 13 — бәхетсез сан дип артта калганнар, ырымнарга ышанучылар гына
әйтәләр, — диде.