Логотип Казан Утлары
Шигърият

КАЗАКЪ ПОЭЗИЯСЕ ҮРНӘКЛӘРЕ


АБАЙ КУНАНБАЕВ (1845—1904)
Күренекле мәгърифәтче һәм шагыйрь Абай Кунанбаев иҗаты—XIX йөздәге казакъ әдәбиятының зур казанышы. Абай Кунанбаевның тормышы һәм иҗаты өчен рус культурасы зур этәргеч ясады. Үзенең әсәрләрендә ул рус халкы белән дуслашырга чакырды, казакъ хезмәт ияләренең иркен тормышка чыгу юлын Россиянең алдынгы фикер ияләре белән кулга-кул тотынып яшәүдә, халыкларның бердәмлегендә күрде. Рус поэзиясе шагыйрьнең иҗатына аеруча көчле тәэсир итте. Абай казакъ поэзиясен яңа алымнар, яңа фикерләр белән баетты. Аның лирикасында чын дуслыкка, пакъ мәхәббәткә, кешелекле хисләргә дан җырлана.
Реалистик традицияләргә һәм яңа казакъ әдәбиятына нигез салган Абай Кунанбаев чиксез зур әдәби мирас калдырды. Хакыйкатьне һәм гаделлекне яклап көрәшүне үзенең гражданлык бурычы итеп санаган шагыйрьнең бик күп әсәрләре бүген дә укучылар кулыннан төшми.
"■«өрәк— диңгез, аның төпләрендә Хәзинә бар: шатлык ятмасы...
йөрәк тере тик шул ут барында, Шул ут сүнсә, бәхет тапмассың.
Дуслык ямен һәм дошманлык хисен Аңлый бары кайнар йөрәкләр.
Саф намусны йөрәк саклый белсен, Намуссызлар кемгә кирәкләр!
Картлык килсә, дөрләү басыла төшәр, Ялкынланмас өмет утлары;
Юлларыңа тормыш ташлар ишәр... Ләкин атла, калма тукталып.
* * *
^ай синең телең, Күңелләр кылын Чиертеп йөрисең. Тыңла кешене, Аңлат хисеңне, Сөйлә дөресен.
Хаклыкны яклыйм, Курыкмый атлыйм, Туры юл салам...
Уңа эшләрең, Әгәр дусларың Тугры булсалар.
72
ҖАМБУЛ ҖАБАЕВ (1846—1945)
Казакъ халкының мәшһүр акыны Җамбул Җабаев үз гомерендә бик күп җырлар һәм поэмалар иҗат итте. Халык арасыннан күтәрелеп чыккан һәм милли азатлык хәрәкәтендә катнашкан геройларга дан җырлау Җамбулның Октябрьга кадәрге иҗатында үзәк урынны били. Аның эпик әсәрләреннән укучыларга «Үтәгән батыр» һәм «Суранчи батыр» исемле поэмалары билгеле. «Үтәгән батыр» поэмасының герое, үз халкы өчен бәхет яулап, кара көчләргә каршы көрәшә.
Октябрь социалистик революциясен Җамбул алкышлап каршылый. Ул яңа тормышны, халыкларны коллыктан азат иткән Бөек Октябрьны мактап җырлый. «Ленин мавзолеенда», «Халык сәламе», «Аксакал Калининга», «Кавказга сәяхәт» шигырьләрендә ул совет халыкларының дуслыгын, бердәмлеген олылый. Бөек Ватан сугышы елларында Җамбулның тавышы тагын да көчлерәк яңгырады. Аның «Ленинградлылар — минем балаларым», «Воронеж каһарманнарына», «Москва» һәм башка әсәрләре халкыбызны җиңүгә рухландырды.
Җамбул Җабаев 1945 елның июнендә, 99 яшендә үлде.
ҮТӘГӘН БАТЫР
(Дастаннъщ прологы)
^4к күбеккә уралып, Дулкынланып, дуланып, Шаулап аккан елгадай, Җамбул бер җырласын, Ил хикәя тыңласын: Бер моң чыңлый башымда, Үтәгәннең-батырның Егетлеге хакында.
Исемдә юк, бу җырны Кайчан, кемнән алганым. Моны миңа җырлады Җиләс җиле даланың. Ишеттем мин бу җырны Тау тәкәсе өнендә, Ишеттем мин бу җырны Сандугачлар көендә.
Ишеттем мин бу җырны, Ир-Үтәгән хакында Тау бөркете авазын Тыңлап торган чагымда. Җырлады миңа моны Дулкыннарның гөрләве, Җырлады миңа моны Далаларның гөлләре.
Әйтте миңа бу җырны Күкләрдәге йолдызлар; Әйтте миңа бу җырны Таш-үзәннәр, чүл-кырлар. Җыйнадым мин бу җырны Китеп йортым-өемнән; Ишеттем мин бу җырны Җырчы-акын илемнән.
Зәки Нури тәрҗемәсе.
73
Ел артыннан ел узып, Мәрхүм булган Үтәгән. Ләкин даны үлмәгән: Китсә дә ул дөньядан Кайтмый торган сәфәргә, Искә ала аны ил, Килеп җитте батыр ир Бу көннәргә кадәр дә.
Шул турыда бүген мин Думбрамны сөйләтәм; Үтәгәнне данлыклап Телләремне тибрәтәм...
Хәсән Туфан тәрҗемәсе.
МӨХӘММӘТ ҮТӘМИСОВ
(1803—1846)
XIX гасырның беренче яртысында яшәгән күренекле әдипләрнең берсе булган Мөхәммәт Үтәмисоеның поэзиясе казакъ халкының ул чордагы азатлык идеяләрен бөтен тулылыгы белән чагылдыра. Аның иҗаты изүчеләргә каршы 1836—1838 елларда И сатай Тайманов җитәкчелегендә күтәрелгән восстание белән аерылгысыз бәйләнгән. М. Үтәмисов бу восстаниене оештыруда актив катнаша һәм Исатайның иң якын ярдәмчесе була. Халык бәхете өчен көрәш темасы аның поэтик әсәрләрендә үзәк урынны алып тора. Шагыйрьнең байлардан, солтаннардан һәм аларның Ялчыларыннан көлеп язылган шигырьләре халыкны эксплуататорларга каршы аяусыз көрәшкә рухландыра. И сатай Тайманов кузгалышында үзе катнашкан талантлы шагыйрьнең әсәрләре бу тарихи кузгалышның әдәби чагылышы булып яши. Казакъ революцион поэзиясенә нигез салган Мөхәммәт Үтәмисов 1846 елда хыянәтчеләр кулыннан һәлак була.
АТЛАРГА АТЛАНЫЙК
Л дала уллары, сер бирмик ятларга, Атланыйк атларга, атланыйк атларга. Даланы айкаган җитез җил көнләшсен Юлларны шаулатып без чапкан чакларда.
Дөньяда залимнар һәм җәбер барында Ятырга мөмкинме тынчу су ярында; Ятырга мөмкинме тик иркәң янында, Походка, егетләр, барың да, барың да.
Көрәшкә ашкыныйк, туган ил уллары, Сөңгене, кылычны күтәреп югары.
Палачлар кулыннан җирләрне, суларны Сез тартып алыгыз, көрәшче куллары.
74
ИБРАЙ АЛТЫНСАРИН
(1841-1889)
Күренекле мәгърифәтче, педагог һәм язучы Ибрай Алтынсаринның публицистик мәкаләләре, очерклары, хикәяләре һәм шигырьләре fa заманының иң актуаль мәсьәләләренә — халыкның культурасын үстерүгә, аң-белемен күтәрүгә багышланды. Аның әсәрләрендә патриархаль шартларга каршы көрәш темасы зур урын тота. Үзенең күпчелек шигырьләрендә ул динчеләрнең кабахәтлеген, суд башында утыручыларның чын йөзләрен фаш итә, туган халкының газаплы тормышта яшәвен чагылдыра. Ибрай Алтынсарин үз Ватанының ялкынлы патриоты булып кала һәм эксплуататорлардан үч алу сәгате сугачагына, казакъ һәм рус халыкларының дуслыгы тантана итәчәгенә бөтен йөрәге белән ышана. Ул рус язучыларының әсәрләрен пропагандалау буенча шактый зур эш башкара: Пушкин, Лермонтов, Толстой, Ушинский, Крылов әсәрләрен казакъ теленә тәрҗемә итә.
Казакъ халкының культурасын үстерү юлында армый-талмый эшләгән Ибрай Алтынсаринның исеме безнең көннәрдә дә зур хөрмәт белән искә алына.
КЕМ УЛ?
кикереп торып төнлә йокыдан Яннарыңа йөгереп килүче, Бишегеңә синең иелеп: «йокла, балам, йокла» диюче, Саклагандай каймак савытын, Назлый-назлый сине сөюче;
Салкын булса синең биләүсәң, Җылытучы куеп күкрәккә, һәр минутта сине уйлаучы Сөенеп тә, куркып-тетрәп тә, «Алмам бул» дип карап йөртүче, Киендереп тәти чүпрәккә?
Зәки Нури тәрҗемәсе.
ИЛЬЯС ҖАНСУГУРОВ
(1894—1937)
Ильяс Җансугуров 1894 елда Талды Курган өлкәсенең Аксуй районында туган. Булачак шагыйрь балачактан ук үз халкының изелүен күреп үсә. Ул Бөек Октябрь социалистик революциясен шатланып каршы ала. Үзенең шигырьләрендә халыкларны якты киләчәккә илтүче Ленин юлының бөеклегенә мактау җырлый. Аның иҗаты халык тормышы белән аерылгысыз бәйләнгән. 1920—1924 елларда язылган «Барлык яшьләргә», «Ана мәхәббәте», «Яшь батракка» һ. б. шигырьләрендә шагыйрь яшьләрне иске тормышка каршы көрәшкә чакыра. 1930 елда Ильяс Җансугуров Казагыстанның унъеллыгына багышлап «Дала» исемле поэма яза. Моннан тыш ул «Көй» (1929), «Көйче» (1935) һәм «Кулагер» (1936) поэмаларын иҗат итә. И. Җансугуров шагыйрь генә түгел, ул талантлы прозаик һәм драматург та. Аның тарафыннан күп санлы хикәяләр, драмалар иҗат ителгән. Ильяс Җансугуровның бай әдәби мирасы казакъ халкының культура хәзинәсенә кыйммәтле өлеш булып керде.
АНТ
кыннар!
Җыйнал бүген, бире кил!
Дөнья бүген нур чәчте:
Күктә — кояш, Җирдә — ил, Яктылыкка юл ачты! Ашкын, каләм, җилкен син!
75
Акыннар!
Элгәреге тын дала Бүген хезмәт мәйданым! Яңрасын җыр дөньяга, Кырда ярыш кайнасын! Эшкә, каләм, хезмәткә!
Акыннар!
Бу — бер антым халыкка, Бу — рапортым бүгенгә! Җырга эш аз «акыл»га: Җыр — йөрәктә, күңелдә! йөрәккә, каләм, йөрәккә!
Акыннар!
Күңелләрне җилкетеп, Бишьеллыкны дүрт елда Башкарырга ант итеп, Кил кулга-кул киң юлга! Күмәккә, каләм, күмәккә!
Хәсән Туфан тәрҗемәсе.
ТАҺИР ЖАРОКОВ
(1908)
*
Таһир Жароков әдәбият мәйданына моннан утыз ел чамасы элек, килде. Шуннан бирле ул казакъ совет поэзиясен үстерүдә зур активлык белән эшли, 1932 елда аның «Йолдызлар балкышы» исемле беренче җыентыгы басылды. Моннан соң шагыйрьнең «Коммунизм таңында», «Нефтьстан», «Кояш сүз алды» поэмалары һәм «Мотор җыры», «Тормыш сөйли» дигән китаплары чыкты. Аның «Миллионнар дулкыны», «Ташкын», «Далада урман шаулый» һ. б. әсәрләре заман рухы белән сугарылганнар. «Далада туган корыч» поэмасында Т. Жароков казакъ эшчеләренең яңа, яшь буыны үсүен һәм чыныгуын сурәтли. Таһир Жароков укучыларга талантлы тәрҗемәче буларак та билгеле. Казакъ теленә аның тарафыннан В: Маяковскийның «Владимир Ильич Ленин», М. Алигерның «Зоя» поэмалары, Пушкин, Лермонтов, Шевченко, Назыйм Хикмәт шигырьләре һәм тугандаш халыклар шагыйрьләренең күп кенә әсәрләре тәрҗемә ителгән.
Әдәбият өлкәсендә күрсәткән хезмәтләре өчен Т. Жароков «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнгән.
ҖЫРЛАП ТУГАН КАЗАКЪ МИН
Алатауның очыннан Кремльгә җиткәнче, Казакъның киң кырыннан Җырлый-җырлый килгәнче Сагынып беттем, астанам! XVI Сәлам Казагыстаннан!
Сөйдем балачагымнан, Кочагыңда мин бүген: һәр өеңнең ташыннан Җырларын мин гомернең Укыймсыман, башкалам, Сәлам сиңа, җан-анам!
Күңел сиңа тоташкан...
Күрсәң казакъ кырларын! —
> Карги гого — чибәр кыз дигән сүз (грузинча)'.
76
Сиңа бүген ерактан Кырларымның җырларын
Алып киләм, астанам,
Бу тик бары — башламам
Төсе-бите ал-кызыл Алма-атаның алмасы; Йөзе алсу ул-кызын Казагыстаи даласы
Сәлам итеп җибәрде
Җырчы, биючеләрне.
Ачып казакъ үзенең
Җирендәй киң кочагын, йөрәгенең, гомренең Нурын-якты кояшын
Синнән ала, астанам! —• Сәлам Казагыстаннан!
Алтын телле Абайның —
Зур останың токымы Китерә сиңа сәламен, Яңгыратып җыр-моңын.
Синнән илһам алам мин,
Җырлап туган балаң мин!
Хәсән Туфан тәрҗемәсе
ОЧЫП БАРАМ
А*ояш. Көн уртасы нәкъ...
Мин Кавказ якларына Очып барам бик ерак, «Аккош» канатларында.
Күктә, мамык теткәндәй, Ак болытлар авылы, Чәчелеп ята, үткәндәй Өстеннән күк давылы.
Эльбрус тавы әнә Ята аяк астымда; Күтәрелдем күкләргә, Болытлардан аштым да.
Мәңге калды күз алда Зур таулар, яр төпләре. Тойдым үземне анда Космонавттай — күктәге.
ЭЛЬБРУС
Яшьнәсә дә яшеннәр, Баскан да киереп күкрәк, — Эльбрус тора чибәр, Сөнгесен күккә терәп.
77
Ак болытларны тишеп, Ул ашкан киң бушлыкка; Әнә омтылган ничек, Охшап атылган укка!
КҮЗ ЯШЕ ^сз Рицага барганда, Бер карт күрсәтеп тауга: >— Шерба тавы ул алда! — Диде. .— Борын заманда
Шербашидзе шул ярда Таштан салган йортлар, ди; Хатын итеп утарда Унике сылу тоткан, ди.
Яшь хатынын аерым Аулак өйгә япкан, ди; Ул бичара аһ орып, Елап күзе аккан, ди...
Кинәт бер көн таш булып Сылу катып калган, ди; Кара ташка яшь тулып, Тамчы-тамчы тамган, ди...
Күрәм: ташның күзеннән Яшьләре агасыман;
Күпме серләр күмелгән Бу ташлар арасына!..
Бу бер багы заманның, Искенең юк эзе дә; Җыерчыгы моң-зарның Калган тик таш йөзендә.
КАРГИ ГОГО1
•Л*арги того, карги гого, Алай төбәп карама.
Кара күзең җәя угы — йөрәгемә кадама!
Шундый матур йөзең синең, Кем яратмас үзеңне;
Мәлдер кара күзең синең Киек җәйран күземе?..
Карги гого, шундый килгән
Бөтен җирең, чәчкәсең;
Кара чәчләргә ямь биргән Өч-дүрт бөртек ак чәчең.
78-
Толымнарың дулкынланып Иңнәреңә төшкәннәр, Анико дип каян табып Матур исем кушканнар?!
Әй, Анико! — карги гого, Озын кара керфегең;
Карги гого, күрдем нигә Керфегең — ут бөртеген?!
Анико, тау сылуы син, Ә мин үстем далада, Яралсаң да сөю өчен, Миңа алай карама.
ТАУ ЙОКЫДА
*1арап торсаң, картаймастай иске дала, Кайчак болыт борчып йөзен чыткан аңа. Эңгерләиеп, төн каплауга тирә-якны, Күзен йомган күк итәкле зур тау алда, Күптән көтеп, инде күргән ил бәхетен, Йоклап ята, гүя, минем сөйгән бабам.
Ябынган да чуар юлбарыс тиресен, Гизеп йөргән, гүя, биек таулар өстен; Тарлавыклар кичеп кайткан тиңсез батыр, Инде менә арып йоклап ята төсле; Җәелгән дә җиде төндә, калган тынып, Алатаудай дәһшәтле һәм горур, көчле.:
Таш киемен салмый гына тау батырым, Үз өстенә корып куйган төи чатырын; Яшел очлы чыршы-нарат сөңгеләрен Текә чәнчеп тетрәткән ул алан-кырын; йоклап яткан тау өстенә мәрҗән чәчеп, Зәнгәр күктән йолдыз-кызлар сибә нурын.
Белмәгәнмен Алатауның күркәмлеген, Мин төшендем инде аның серен бүген; Шушы тауның ефәк шәлле җиңгәседәй, Хуш ис бөркеп, чинар болгый яшел чугын, һәм куна ул тау өстендә, ә түбәндә Аксыл томан тарткан ефәк чыбылдыгын...
Айлы төн кочагында ярсып ага Ташболак, ул шаярып дулкын кага, Ә дулкыннар уяталар шаулап тауны, Сандугачлар сайравына тула һава, Таң аттырып янган кояш нурларында Игеннәрен тибрәндереп балкый дала.
Нури Арсланов тәрҗемәләре.
Зәки Нури тәрҗемәсе.