Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВ ТУРЫНДА ИСТӘЛЕКЛӘР, ХАТЛАР


(Үлүенә 25 ел тулуы уңае белән)
атар әдәбияты классигы, зур җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның хатлары, рәсемнәре, запискалары, иптәшләренә, якыннарына бүләк итеп, язып биргән китаплары яисә аның биографиясен ачыклый торган төрле материаллар күп кенә кулларда, китапханәләрдә, дәүләт архивларында саклана. Кулларында шундый әһәмиятле нәрсәләр булган аерым кешеләр яисә дәүләт архивларында эшләүче иптәшләр, Г. Ибраһимовның биографиясенә, иҗатына, эшчәнлегеиә багланышлы документларны матбугатка чыгаруның кирәклеген төшенеп, алариы язучының әдәби мирас Комиссиясенә җибәрүләрен дәвам итәләр. Шулай ук Комиссиягә Г. Ибраһимов турында язылган истәлекләр дә килә. Журналыбызның бу санында без Г. Ибраһимовның төрле кешеләргә һәм учреждениеләргә язган хатларын һәм әдип турындагы хатирәләрне күңелләрендә саклаган иптәшләрнең истәлекләрен урнаштырабыз.
Хатлар, адресатларга бүленеп, хронологик тәртиптә урнаштырылды. Кыскартылган урыннар җәяләр эченә алынган нокталар белән күрсәтелде.
Революциягә чаклы язылган хатларның числолары иске стильдә бирелде, яңа стильне күрсәткән цифрлар җәяләр эченә алынды. Редакция тарафыннан өстәлгән ел һәм урын күрсәтмәләре квадрат җәяләр эченә урнаштырылды.
Г. Ибраһимовның хатлары, запискалары, автографлары һәм әдипнең үзе турында аерым кешеләр тарафыннан язылган истәлекләр журналыбыз битләрендә моннан соң да тәртипле рәвештә урын алачаклар. Кулларында шундый әһәмиятле әйберләр, хатирәләр булган иптәшләрнең Г. Ибраһимовның әдәби мирасы Комиссиясе белән бәйләнешкә керүен үтенәбез. Комиссиянең адресы: Казань, ул. Баумана, 19, Дом печати, Союз Писателей Татарии.
Журналыбызның бу санында басылган Г. Ибраһимов хатлары һәм әдип турындагы истәлекләр Комиссия председателе язучы Афзал Шамов тарафыннан әзерләнде, искәрмәләр аның каләме белән язылды.
ФАТИХ КӘРИМИГӘ
14(27) март, 1913 ел, Киев.
әнабе газиз Фатих әфәнде!
Сез, үтешле, Киевтә бераз туктагансыз икән ни тәәс- сеф ки 2, миңа хәбәр ирешмәде дә, Сезне күрү мөяссәр булмады 3. Ул минем өчен үзенә күрә бер бәхет булыр иде.
Сез мәктүбләреңез 4 белән, бер яктан, татарның Төркия хакындагы барлык иллюзиясен җимердеңез, икенчедән, Истамбулны Казан мәртә-бәсендә якын һәм таныш итеп калдырдыңыз.
Ләкин үзеңезне күргәндә, бәлки, тагы ачыграк, тагы пәрдәсезрәк сүзләр ишетеп булыр иде.
Адәм чыннан канәгатьсез ахры. Татар журнализмысында бөтенләй яңа бөтенләй башка төстә килеп чыккан ул мәктүбләреңез җан ачлы-
Т
Ж
108
гы белән укылдыгы хәлдә, күңел Сездән тагы бер нәрсә көтә иде. Әйтәчәгем төрек әдәбияты мәсьәләседер.
Сез аңа бик аз урын бирдеңез. Сәбәбе ачык. Әхваль 5 — мәмләкәт язмышын хәл итәчәк бер ноктага җиткәндә, әллә кем шагыйрьләр турысында тәфсыйлать сөйләп утыру ятрак булыр иде. Шулай да без һаман Сездән әдәбиятчы да улмагыңыз сыйфатыннан ул хакта бер сүз көтәбез.
И стам бул да ничаклы шәкерт укый. Йосыф әфәнде6 ничә еллар анда, (...) ләкин һичбере шул матур, шул нәфис әдәбиятны авызга алмады һәм алмый. Халбуки, Фөзулп вә Кәмаллары... Габделхак Хамид, Әкрәм, Халид Зыя һәм Тәүфикълары булган ул әдәбиятта безем татар өчен бик күп гыйбрәтләр, бик күп нәмүнә 7 вә хәзинәләр бардыр.
Мин бу ел Габделхак Хамидның трагедияләрен укый башладым. Аның «Зәйнәб»ен мөталәгадән соң8, Сездән шул зат хакында тәфсыйль өмит иткәнебезне әйтеп, бер хат та язган идем. Туры адресыңызиы белмәдем. «Вакыт»9 аша йөртсәм, озаклар да аңарчы кайтып килерсез дип, тагы тукталдым. Шулай калды.
Вакыйган, мин ул куәт алдында хәйранмып. Ул трагедияләр яза. Ләкин иң зур трагедия аның үзендә, үз язмышында: ул төрек галәмендә, төрек угылы булып туган, менә шул аны Шекспир, Шиллер, Гётелар белән беррәттән алырга тиеш булган урыныннан мәхрүм итә (...).
Изелгән, йөрәге хәлсезләнгән төрек эченнән ничек шу дәрәҗәдә тугры гарешкә, тәңренең үз хозурына оча алырлык бер рух, бер йөрәк, бер куәт чыга алган — хакыйкатән, ташылачак хәл. «Нәмидә», «Фәрди вә шөрәкясе» кебек нәфис, «Мави вә сияһ хикәяләр» кебек назик 10 әсәрләр тудырган Гошшакый-задә, Халид Зыя бәк... Нәжад Әкрәм белән ха- тимәләнгән ", әшгарь сахибы 12 Әкрәм бәк тә... безем өчен, безем әдәбияттан мужик чабатасы күренеп торуын эзләгән тупас натулистлары- мыз өчен бөек тәэсир итә белерләр иде.
Гафу итеңез, мин бу сүзләрне бер ихласый укучыңыз сыйфаты илә әйтәм. Теле, гавамнан ераклыгы кебек хакыйкый кысурлары 13 өчен бу бөтенләй читкә ташланган шул әдәбиятның безгә тәэсире мәтлуб 14. Ул кысурын игътираф илә бәрабәр 15, татар андагы сәнгатькә, андагы Нәфасәткә ирешергә бик ерак төсле күренә. Төрек әдәбияты диләр дә кул селкәләр; хальбуки, бу — балалык, берничә кысуры өчен бөтен шәйне инкярдер 16. Шуның белән көрәш башлансын иде. Бу хакта без Сездән дә куәтле бер зат уйлый алмыйбыз. Теләгемне туры әйтеп бетә алмыйм бугай. Пожалуйста, һәммәсен хонусыма хәмел итеңез. 17
(...) Төрек әдәбиятына хәсрәтем, әдәбиятка мотлак рус народниклары күзе илә карауны бераз игътидальгә 18 китермәсме дигән өмидем- дәндер.
Сезгә хөрмәт вә холусый гарыз итеп 19,
Галимҗан Ибрагимов.
Соңыннан:
Гафуыңызга таянып, бер үтенеч: Йосыф әфәнденең гафве гомумигә20 эләгү, эләкмәве ачык беленмәде. Эләккән тәкъдирдә Россиягә кайтамы икән? Кайтмаса, бер открытка аркылы шуның айдагы адресын миңа белдертсәгезче.
А Г. И.
Адресым: Киев, вокзал, беренче класс буфеты...
Фатих Кәрим и (1870—1943), әдип, журналист, педагог, җәмәгать эшлеклесе. Хатларның оригиналы Татарстан Үзәк дәүләт архивында, Фатих Карими фондында* саклана. 1 Сез, үтешле, Киевтә бераз туктагансыз икән —Фатих Кәримн 1912 елның ноябреннан 1913 елның мартына чаклы, «Вакыт» газетасының махсус хәбәрчесе булып, Төркиядә яши. Киевкә шуннан кайтышлый кергән булса кирәк.
109
3 Ни тоэссеф к и — нинди кызганыч.
4 Л V Р Ү мөяссәр булмады — күрә алмадым.
топ М ӘЛТ Ү б л э р еңсз -- хатларыгыз. Сүз Фатих Кәриминең Төркиядән язып ган «Истамбул мәктүбләре» исемендәге очерклары турында бара. 6 Әх в а ль — хәлләр; Төркня хәле.
Йосыф әфәнде — Йосыф Акчура, 1908 елда Төркиягә күчеп киткән, төрекләшкән татар буржуаз интеллигенты. 7 Н ә м ү н ә — үрнәк.
* Мөта л ә г а д а и соң — җентекләп укыганнан соң.
«Вакыт»— 1906—1918 елларда Оренбургта чыгып килгән татар газетасы.
10 Назик— матур.
11 X а т и м ә л ә н г ә и — тәмамланган.
12 Ә ш г а р ь сахибы — шагыйрь.
13 Г а в а м н а н ераклыгы кебек х ә к ы й к ы й к ы с у р л а р ы — массадан ераклыгы кебек чын кимчелекләре.
14 М ә т л у б — кирәк.
15 Игътираф илә бәрабәр — тану белән бергә.
16 Бөтен ш ә й н е инкярдер — бөтен нәрсәне юкка чыгару.
17 X опусыма хәмел итегез — кыюсызлыгыма кайтарып калдырыгыз.
18 И гът и д а л ь гә — урта дәрәҗәгә.
19 X о л у с ы й г а р ы з итеп — чын күңелемнән олылавымны белдереп.
20Гафве гомумигә — амнистиягә.
Г. Ибраһимов бу хатында шул замандагы төрек әдәбиятының торышына тиешеннән артык бәя бирә һәм аның кайбер вәкилләренең иҗатларын бөтен дөнья әдәбиятының бөек язучылары иҗатлары белән нигезсез рәвештә янәшә куя. Ләкин ул шул ук вакытта, сизгер художник буларак, төрек әдәбиятының халык интересларыннан ерак торуына төшенә һәм аның «теле, гавамнан ераклыгы кебек хакыйкый кысурлары» турында әйтмичә булдыра алмый.
Г. Ибраһимовның бу карашы озак дәвам итмәде, ул тиз арада төрек әдәбиятының бөтен дөнья әдәбияты тарихында чынлыкта нинди урын тотуына төшенде, кимчелекләрен күрде, аңа дөрес бәя бирә башлады. Билгеле, моңа, бердән, Г. Ибраһимовның бөек рус әдәбияты, аның бай хәзинәсе һәм бөтен дөнья әдәбияты классикларының иҗатлары белән ныклабрак танышуы, аларны җентекләбрәк өйрәнүе ярдәм иткән булса, икенчедән, иҗтимагый политик фикеренең уңай юнәлештә үсә баруы сәбәпче булды. Язучы буларак, ул әдәбиятның халык тормышы, аның интереслары белән тыгыз ■бәйләнештә яшәргә, бары шул юнәлештә генә үсәргә тиешлеген үзенең күренекле әсәрләре белән бик матур исбат итте. Халкыбызның тормышын, аның бәхет, азатлык өчен алып барган көрәшләрен чагылдырган әдәби җәүһәрләр иҗат итеп, культурабыз хәзинәсен тулыландырды, баетты. Әдәби тәнкыйть мәкаләләрендә һәм әдәби практик эш- чәнлегендә исә, ул татар әдәбиятының үсеш юлын дөрес билгеләде, аның беренче чиратта рус классик әдәбияты һәм бөтен дөнья әдәбиятының иң алдынгы иҗатлары үрнәгендә үсәргә тиешлеген пропагандалады.
Г. Ибраһимовның бу хатын без аның төрле чордагы әдәби карашларын ачыклау теләге белән урнаштырабыз.
27 октябрь(9 ноябрь), 1913 ел, Казан.
өхтәрәм Фатих әфәнде!
Сезнең хосусый үзеңезә «Аң» ]ның № 21 йибәрдем һәм шундагы анкетка илтифатыңызны үтенер идем.
Милләт мәсьәләсенең нәзарый һәм гамәли2 дөньямызда җитди сурәттә кузгатылырга тиеш идеке һәркемгә мәгълүм, дип уйлыйм. Ләкин бу «тиеш»нең вөҗүткә килүе3 өчен бераз шартлар бар.
Су башыннан болгана, диләр. Халык күп турыда Сезнең ишарәгә дикъкать итәргә өйрәнгән. Идарәмез исеменнән Сездән шул сөальгә һич булмаса бер-ике сүз, бер-ике җөмлә илә булса да җавап язуңызны үте- нәм. Әгәр дә озын язачак булсаңыз, безгә аерым бәхет булачак.
Дәхи бер риҗам 4: «Аң»да әдәбиятымыз тарихи яки әдәби-иҗтима- гый куәтләремез сыйрәсе илә 5 Сезнең хакта язмак — максудым иде. Шул мөнәсәбәт белән журналымызда рәсемеңезне дәреҗ итәргә 6 рөхсәт итәрсез дип беләм. Мөсагадәңез булса 7, һәм бер данә рәсемеңезне риҗа итәр идем. Чөнки журнал өчен иң соң алдырган булуы мәтлуб иде.
«Вакыт» илә бик мәшгул идекеңезне беләм. Шулай булса да, «Аң»- да Сезнең имзаны күрергә теләвемезне әйтүдән тыела алмыйм. Хикәя
М
110
вә романыңызмы, башкача «Вакыт» вә «Шура»8 да кертергә теләмәде- кеңез бер шәмме улыр — йибәрсәңез мәмнүн улыр идек. Гонорар иң азы юлына 7 тиеннән улачактыр. Дәхи бер сөаль: «Вакыт»ның иске номерларыннан берендә Сезнең «Дачада» исемендә, ләкин имзасыз бер фель- етоныңыз бар иде. Бер-берләрдә шуны Сезгә ачык нисбәт ителүгә9, шуңардан берәр парчаны исемеңез илә алырга рөхсәт итәрсезме?
Хөрмәт һәм сәлам илә «Аң» һәйәте исеменнән
секретарь Гали м җ а н И б р а һ и м о в.
1 «А ң» — 1912—1918 елларда Казанда чыгып килгән әдәби-ижтимагый журнал.
2 Нәзарый һәм гамәли — теоретик һәм практик.
3Вөжүткә килүе — тормышка ашуы.
4 Р и ж а м — үтенечем.
5 С ы й р ә с е илә — уңае илә.
6 Д ә р е ж итәргә — урнаштырырга.
7 М ө сә г а дэке з булса — вакытыгыз булса.
8 «Шура» — 1908—1918 елларда Оренбургта чыккан әдәби-иҗтимагый, гыйльми журнал.
9 Нисбәт ителүгә — сезнеке булса.
МӘҖИТ ГАФУРИГА
16 май, [1923 ел, Казан].
әжит агай! Синең бәйрәмең булачагын ишетеп, бик шатландым. Син икенче дәвер татар әдәбиятының бүген исән булган ша
гыйрьләренең иң карты, иң күп эшләгәне һәм мәсләге буенча тарихның яңа әмәлләренә килеп ирешкәне булганга, пролетариат революциясе вакытында һәрбер эшче-крестьян баласы синең юбилееңә чын күңелдән катнашачак.
Егерме еллык туктаусыз әдәби хезмәт — бу үзе генә дә бик зур бер бәхеттер. Ләкин синең бәхетең — халыкка хезмәт юлында чиккән газапларыңнан туган бәхетең. Бу хезмәтләреңнең эчке мәгънәсе, мөндәриҗәсе белән тагы да тирәнәя, тарихи кыйммәт ала.
Син, хәзерге әдәбиятыбызның олыгайган буыннарының башкалары кебек, кадим, дин, схоластика эчендә тудың, яшь гомереңне шуның эчендә үткәрдең. Соңра мөтәрәкъкый буржуазиянең милләтчелек, яңа динчелек баскычын үтеп чыктың. Каты реакция, империализм сугышлары синең фикер күзең алдында яңа дөньялар, яңа мәгънәләр ачты, шуңа күрә февраль революциясен син зиһене, акылы, йөрәге милли буржуазия әмәлләре эчендә туңып каткан бәндәләр белән түгел, бәлки эшче-крестьян сафында каршы алдың, пролетариатның кызыл байрагын ж.ырлап, сыйнфый сугышта безнең гаммә ягында булдың.
Февраль вакытында «кызыл» күренгән, «революционер» күренгән күп бәндәләр, Октябрьның, канлы гражданлык сугышларының, авыр террорларның рәхимсез көннәрендә пролетариатны ташлап, капитал ягына чыктылар. Син бу хурлыкка төшмәдең, үзеңнең үсүеңдә дәвам иттең: үзеңнең йомшак күңелле булуыңа карамастан, канлы көрәш вакытларында һаман революция ягында калдың.
Татар әдәбияты тарихында син менә шул бер-бер артлы килгән фик- ри-әдәби-иҗтимагый зур үзгәрешләрдә башкалар кебек бер баскычка туктап калмадың, һаман үсә бардың, һаман алга бардың, шуңа күрә син, шәхси хәятыңның гадәттән тыш авырлыгына карамастан, үзеңне бәхетле санарга тиешлесең.
Феодализм харабалары эчендә тәрбияләнеп тә, төрле баскычларны үтә-үтә, туктаусыз үсә-үсә, коммунист пролетариат сафына килеп ире-
111
шү актык көчне шул көрәшче пролетариат белән бер сафтан торып, инсаният дөньясының олуг әмәлләре өчен сарыф кылу — бу һәркемгә насыйп була торган бәхет имәс.
20 еллык әдәби хезмәтең белән, бу хезмәтнең әнә шундый олуг әмәлгә юнәлгән булуы белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.
Галимҗан И б р а һ и м о в.
, Казан матбугатында мәкалә язачакмын. Уфага башка нәрсә бирә алмадым. Газыймга1, Мусага2, Давытка3, башкаларга сәлам сөйлә. Аларга әйт: минем бу мәктүбемне синең юбилей көнеңдә газетада чыгарсыннар.
Г. И.
1923 елда татар һәм башкорт җәмәгатьчелеге Мәҗит Гафурииың әдәби-иҗтима- гый эшчәнлегенә 20 ел тулу көнен киң рәвештә билгеләп үттеләр. Г. Ибраһимовның бу хаты шул уңай белән язылган.
Хатның оригиналы СССР Фәннәр Академиясе Казан филиалы архивында саклана. Фонд № 12, опись № 2.
1 Газыйм — Газыйм Касыймов (1891 —1941), журналист, партия эшчесе.
2 Муса — Муса Юсупов (1896—1945), журналист. Ул вакытта «Башкорстан» газетасының редакторы.
3 Давыт — Давыт Юлтый (1893—1942), башкорт язучысы.
СИБГАТЬ ГАФУРОВ ИПТӘШКӘ
ИСТӘ ТОТУ ӨЧЕН
әламәтлегемнең торышы һәм дәвалануымның барышы турында кайбер объектив мәгълүматлар: 1. Авырлыгым: норма буенча 69 килограмм булырга
тиеш, хәзер 55 килограмм. Димәк, нормага 14 килограмм җитми. Соңгы авыруым вакытында кимедем. 2. Какырыгыма соңгы тапкыр ясалган (1929 елның 29 маенда) ана-лизның нәтиҗәсе: бер карау мәйданында 2-5-8 Кох бацилласы (авырый башлаганда 55—65 бацилла иде). 3. Быелгы язның озак вакыт томанлы, юеш булып торуы аркасында яңа авыру өстәлде. 1929 елның 17 маенда Семашко исемендәге институтта рентгеноскопия ясадылар. Туберкулезлы уң үпкәмдә эксудат- ның1 барлыкка килүе ачык билгеле булды. 4. Эксудатлы плеврит аркасында бөтен тәнемдә беркадәр хәлсезләнү сизәм. Температурам 37,6—37,7 гә хәтле күтәрелә. 5. Эксудатның барлыкка килүе аркасында пневмоторакс ясау2 беркадәр читенләште, үпкәгә өрдертеп кертелә торган газ кубикларының саны шактый кимеде. (Эксудатлы плевриткә чаклы үпкәмә, айга 3—4 тапкыр, 400—500 кубик газ өрдертәләр иде, хәзер инде шулай ук 3—4 тапкыр өрдерткәндә 100—150 кубиктан арттыра алмыйлар). 6. Авыруымның иң куркынычлы һәм иң авыр вакыты күп һәм еш кан килгәндә иде. Кырымда сигез ай дәваланганнан соң, 1927 елның декабрендә һәм 1928 елның январенда барлыгы 21 көн кан килде. Шуннан соң 16 ай узды, кан килеп карамады. Врачларның әйтүләренә караганда, моның төп сәбәбе климатта, режимда — пневмоторакста. 1928 елның ноябрь-декабрь айларында, өченче стадия туберкулез нәтиҗәсендә, тамагым авырый башлады. Аны электричество белән яндырып дәваладылар, авыруымның азуын туктаттылар. 7. Соңгы анализларга караганда, канымның сыйфаты һәм составы яхшыра бара. Аның шулай булуы организмыма авыру белән уңышлы рәвештә көрәшергә мөмкинлек бирә.
С
112
Гомумән алганда, дәвалану барышында авыруымның бер көчәеп, бер җиңеләя төшеп торуына, өченче стадия туберкулезның гадәттәге кризисларына һәм өзлегүләргә карамастан, организмымның гомуми торышы системалы рәвештә яхшыруга бара.
Объектив мәгълүматлар шуны күрсәтәләр: дәвалануымны тиешле шартларда системалы рәвештә дәвам иттерсәм, тереләчәкмен һәм эш эшли алырлык хәлгә киләчәкмен.
Мине түбәндә исемнәре күрсәтелгән специалист врачлар дәвалыйлар һәм хәлемне күзәтеп баралар:
1. Доктор Я. А. Керцман пневмоторакс ясый (Курортлар идарәсе консультанты).
2. Организмымның гомуми торышын доктор терапевт А. В. Дьяконов күзәтеп тора (Курортлар идарәсе консультанты).
3. Тамагымны доктор Ф. А. Меркемсон дәвалый һәм тикшереп тора (Курортлар идарәсе консультанты).
4. Рентгеноскопияне Семашко исемендәге Физик методлар институтында ясыйлар.
5. Какырык, кан һәм башка шуның кебек нәрсәләрнең анализларын доктор Романов (Туберкулез институтының лаборатория мөдире) системалы рәвештә ясап килә.
Галимҗан И б р а һ и м о в.
Сибгать Гафуров (1888—1938) — карт большевик, 1905 елдан КПСС члены; бу белешмә язылган вакытта ВКП(б) ныц Татарстан Өлкә Комитетында партия тарихы бүлеге мөдире.
Белешмә русча язылган, машинкада күчерелгән, кул куелган. Язылу датасы күрсәтелмәгән. Текстының эчтәлегенә караганда, 1929 елның җәендә Ялтада язылганлыгы аңлашыла.
Белешмәнең оригиналы КПССның Татарстан Өлкә Комитеты партия архивында саклана. Фонд 1378, эш 1987, төргәк 110.
1 Эксудатның — эренле үлекнең.
2 Пневмоторакс ясау — газ өрдерү.
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ХАЛЫК КОМИССАРИАТЫНА
Кырымда дәваланучы Галимҗан Ибраһимовтан
Гариза
<1 /Л\ 29 елның 12 июнендә мин Татарстан Мәгариф Халык Ко-
I миссариатыннан, иптәш Колосов1 имзасы куелган телеграмма алдым һәм шунда ук, «риза» дип, җавап телеграммасы бирдем. Бу уңай белән түбәндәгеләрне хәбәр итәргә кирәк табам:
1928 елның мартында миңа Казан Шәһәр Советы Президиумының 1928 елның 8 мартында, № 51 белән чыгарылган беркетмәсеннән № 2388 ле күчермә җибәргәннәр иде. Анда болай диелгән:
«Каргар бирелде: Иптәш Ибраһимовның каты авыруын, XX еллык юбилеен, зур әдәби-иҗади һәм гыйльми-иҗтимагый эшчәнлеген искә алып, Шәһәр Советы Президиумы карар бирә:
Ибраһимовтан квартира өчен һәм барлык коммуналь хезмәтләр (су, электроэнергия һ. б. ш. к.) өчен түләү алмаска».
Бу карарның практик рәвештә тормышка ашырылуын белдереп, мина Казан шәһәр коммуналь хуҗалыгы бүлегенең 1928 елның 20 мартындагы беркетмәсеннән түбәндәге күчермәне җибәрделәр:
8. „с. Ә." № 1. 113
Ǥ 1.
Казан Шәһәр Советы Президиумының быелгы 8 марттагы карары нигезендә, иптәш Ибраһимовиың зур әдәби-иҗади һәм гыйльми-иҗти- магый эшчәнлеген искә алып, Ибраһимовтан квартира өчен һәм барлык коммуналь хезмәтләр (су, электроэнергия һ. б. ш. к.) өчен түләү алмаска».
һәрбер авыручы кебек, мин гадәттән тыш оптимист идем, менә бер ай, күп дигәндә ике ай үтәр, терелермен, яңадан Казанга кайтырмын һәм эшли башлармын дип, һәрвакыт өметләнә идем. Шул иллюзия аркасында мин югарыда телгә алынган квартираны һаман үземдә тотып килдем. Хәзер инде иллюзияләр узды. Дәвалау өчен тагын шактый күп вакыт кирәк. Бигрәк тә бу эксудатлы плевриттан соң ачыкланды. Хәзер инде квартирамны моннан соң үземдә тоту коммунистик аңым өчең авыр булып тоела.
Бу мәсьәләне рәтләр өчен үзем кайтырмын дип уйлаган идем, ләкин өченче стадия туберкулез һәм хәзер аңа килеп кушылган эксудатлы плеврит кайтырга мөмкинлек бирми. Шуңа күрә без болай эшләргә булган идек: хатыным, иптәш Аеров (Татарстан Өлкә Комитетының агитация һәм пропаганда бүлегеннән) белән бергә, Ялтадан Казанга кайтыр да квартирамны тапшырыр, дигән идек. Шул вакыт без иптәш Колосовтан түбәндәге сүзләр язылган телеграмма алдык:
«Казанда торак кризисының кискенлеге, һәр буш метр мәйданны файдаланырга кирәклеге җитәкче работникларны Сезнең квартирадан файдалану мәсьәләсен куярга мәҗбүр итте. Сезгә кайткан вакытыгызга хәзерге квартирагыз шикелле үк квартира бирүне гарантиялибез. Ризалыгыгызны белдереп, телеграмма бирегез.
Наркомпрос К о л о с о в».
Билгеле, шунда ук мин, ризалыгымны белдереп, телеграмма бирдем, тик бер үтенечемне — шартымны әйттем: гаять зур ул квартирадан (90 метрдан артыграк) бер бүлмәне үземә калдыруларын үтендем. Ул бүлмәгә түбәндәге нәрсәләр күчереләчәк: 1) уннарча ел буенча зур кыенлыклар белән тупланган көтепханәм, 2) миңа, татарлар арасындагы революцион хәрәкәт тарихчысы өчен, соң дәрәҗәдә кирәк булган архив һәм 3) өй әйберләре.
Бу мәсьәләне Сезнең белән бергә ачыклау һәм практик рәвештә тормышка ашыру эшен хатыным Гөлсем Давыт кызы Мөхәммәдневага тапшырам. Бу гаризаны Сезгә ул бирәчәк.
Коммунистлар сәламе белән
Галимҗан И б р а һ и м о в.
VI, 1929 ед
Ялта.
Гариза рус телендә язылган. Оригиналы КПССның Татарстан Өлкә Комитеты партия архивында, югарыда күрсәтелгән фондта саклана., ,
1 Колосов — ул вакытта Татарстан Мәгариф Халык Комиссарының урынбасары.
МОХТАР ИБРАҺИМОВКА 8 июль, 1932 ел [Ялта].
адерле Мохтар!
Сиңа уртак дус Шәһит 1 мәрхүм белән бергә төшкән бу рәсемне җибәрәм.
К
114
Минем хәл яхшыра, үлемне җиңәргә дигән көрәшләрем нәтиҗәсез булмады — хәзер инде авыруның куркыныч дәвере кичте, инде ныгып эшкә башлау заманнары якынлый.
Сагынып сәлам: Г а л и м җ а и.
Мохтар И б р а һ и м о в (1885 елда туган) — укытучы, хәзер пенсионер. Г. Иб- раһпмовның туганнан туган кардәше; әтиләре бертуган.
Хат Шәһит Әхмәдиев белән бергә төшкән рәсем артына язылган. Оригиналы Г. Ибраһимов әдәби мирасы Комиссиясенең председателе Афзал Шамовта саклана.
1 Шәһит — Шәһит Әхмәдиев (1888—1930), журналист, җәмәгать эшлеклесе, егерменче елларда Татарстан Мәгариф Халык Комиссариатының комиссары.
МӨХӘММӘТ БИКБУЛАТОВКА
26 декабрь, 1932 ел, Ялта. Мөхәммәт!
Миндә исәнлек, саулык. Хатыңны үз вакытында алган идем.
Бер нәрсәгә эчем пошып тора: Уфа Башпедвуз III иче курс студентларының сорауларына каршы язып җибәргән җавабым 1 барганлык турында хәбәр-хәтәр юк, адрес яңлыш булмадымы, дигән шигем бар.
Андагы иптәшләргә, аеруча Мәҗит агайга 28 29 30 сәлам әйт. Аның исәнлеге ничек? Нигәдер, күптән хат юк. Хуш!
Ком. сәлам белән Галимҗан.
Мәскәү ВЦИК Президиумы тарафыннан миңа тапшырылыр өчен якын арада бер документ — Хезмәт Каһарманлыгы турында грамота31 килгән иде. Шуны декабрь 22 дә Ялта райпрофсоветы миңа рәсми акт белән тапшырды. Фотограф шуңардан бик кечерәйтеп копия ясаган. Бер экземплярны сиңа җибәрәм. Ленин милли сәясәтенең — партия әдәби сәясәтенең ачык конкрет нәтиҗәсе булган мондый вакыйгалар белән таныша тору зыян итми ич!
Г.
Мөхәммәт Бикбулатов (1899—1961), журналист. Ул чакта Уфадагы «Коммуна» (хәзер «Кызыл таң») газетасының редакторы. Хатның оригиналы Афзал Шамовта саклана.
29 ...язып җибәргән җавабым... — Г. Ибраһимовның бу җавабы «Кайбер әдәби мәсьәләләр» исеме белән 1933 елның башында «Коммуна» газетасында басылды. Хатның бераз кыскартылган варианты «Совет әдәбияты» журналында да чыкты (1957 ел, № 3).
30 М ә җ и т агай — шагыйрь Мәҗит Гафури.
31 Хезмәт Каһарманлыгы турында грамота — 1928 елның 13 июлендә Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы Г. Ибраһимовка Хезмәт Герое исеме бирү турында карар чыгарган иде. Сүз шул карар нигезендә килгән грамота турында бара. Грамота Г. Ибраһимов кулына 1932 елда бирелгән.
ТУГАНЫМ ТУРЫНДА
Г
алимҗан Ибраһимов әсәрләрен укыган һәм ул әсәрләрнең татар әдәбияты тарихында тоткан урынын аңлаган кешеләр, фамилиям Ибраһимов икәнен белгәч, кызыксынып:
— Язучы Ибраһимовның берәр кардәше түгелме сез? — дип сорыйлар.
Мин аларга Галимҗанның әтисе минем әти белән бертуган икәнен әйтергә дә өлгермим, алар мине яңа сораулар белән күмә башлыйлар:
— Сез аны яхшы белә идегезме? Әллә бала чагыннан ук беләсезме? Ничек үсте ул, ничек укыды? Ничек иҗат итә иде? — Һәм башка шуның кебек сорауларны тезеп китәләр.
8* 115
_ Билгеле, боларның барысына да канәгатьләндерерлек жавап биреп оулмый һәм мөмкин түгел. Шулай да мин исемдә калганнарны һич тә иренмичә сөйләп бирәм.
Гуганнаи туган булу әле ул Галимҗанны бөтен яклап, кеше буларак та, әдип һәм галим буларак та беләм дигән сүз түгел. Моның өчен Галимҗанның бөтен иҗатын өйрәнергә, тикшерергә, аның үткән юлын һәм иҗтимагый эшчәнлегеи күз алдына китерергә кирәк, тик шуннан соң гына Галимҗан турында һәм аның иҗаты турында тулы бер^ сүз әйтергә мөмкин. Ләкин мин мондый зур бурычны өстемә алмыйм, мин бары аның белән бергә уйнап, үскән еллардагы кайбер истәлекләрне һәм нәсел-нәсәбебез турында белгәннәремне, ишеткәннәремне генә сөйләп бирәм.
Безнең нәсел-нәсәбебез турында язма шәҗәрә юк. Галимҗан әтисенең һәм минем әтинең абыйсы булган Рәян бабай авылыбызның тарихы һәм нәсел-нәсәбебез турында һәрвакыт сөйли иде. Кызганычка каршы, ул сөйләгән сүзләрне язып алырга беребезнең дә уена килмәгән.
Башта авылыбыз турында. Борын заманда Солтанморат исемле бер татар командиры булган икән. Ул, патша армиясендә хезмәт итеп, күп батырлыклар күрсәткән, хәтта башкортларның баш күтәрүләрен бастыруда да катнашкан. Менә шул хезмәтләре өчен, имеш, аңа патша хөкүмәте башкортларның буш яктан җирләреннән зур бер участокны бүләк иткән. Түрсәгәле елгасы белән Авыргазы елгасы килеп кушылган урында яткан урманлы, тугайлы бу җир Солтанморат командирның күңеленә бик ошаган. Шул урынга ул авыл салган һәм анда татарларны утырткан. Авылга Солтанморат исеме биргәннәр.
Дөресме бу, түгелме? Ачык әйтә алмыйм. Ләкин без кечкенә чакта картлар безгә шулай сөйлиләр иде. Ул заманда безнең авылда Солтанморат исемле бер кеше бар иде. Имеш, ул әлеге Солтанморат командир нәселеннән икән, диләр иде.
Ничек кенә булмасын, анысы тарих эше. Кирәксенгән, аеруча кы-зыксынган кешеләр Солтанморатка барырлар, картлар белән очрашырлар, авылыбыз турындагы риваятләрне җыярлар, бер-берләре белән чагыштырып карарлар, бәлки, Уфа губернасының борынгы архивларын да актарырлар, аннан кайбер мәгълүматлар табарлар һәм авылыбызның тарихы турында билгеле бер фикергә килерләр. Бусын мин заманыбызның дәртле, тырыш һәм бөтен нәрсә белән кызыксынучы яшьләренә калдырам.
Солтанморат бик матур урынга, су буена салынган. Аның елгалары, тугайлары, урманы, таш-таулары теләсә кемнең күңелен җәлеп итәрлек. Мин еш кына уйлыйм: «Бу җирләрнең сихри матурлыгы Галимҗанны нечкә күңелле әдип итеп тәрбияләп үстермәдеме икән?» — дим.
Бу авылга безнең бабаларыбыз күптән килеп утырганнар. Бер заман авылга имам кирәк була. Авыл халкы безнең бабаларыбызның берсе булган Әхмәт ахунны Бирски өязеннән чакырып алып килә. Әтинең сөйләвенә караганда, Әхмәт бабай үзе белән бергә мәдрәсәсендәге шәкертләрен дә ияртеп килгән. Шәкертләре аннан аерылырга теләмәгәннәр, безнең авылда укыганнар.
Авылыбызда һәм тирә-якта Ибраһимовлар күп. Электә аларның кайберләре мулла булганнар, кайберләре укытучылык иткәннәр, шул заман теле белән әйтсәк, хәлфә хезмәтен үтәгәннәр. Алар барысы да безнең нәселдәйме, түгелме, — белмим, әмма мин белгәннәренең күбесе безнең нәселдән.
Безнең бабабыз — әтинең әтисе Нурмөхәммәт исемле. Әлеге Әхмәт ахунның улы. Мин аны күреп белмим. Без балачакта үлгән иде инде ул.
116
Нурмөхәммәт бабай Солтанморатта имам булып яшәгән. Дүрт кызы, сигез улы булган. Галимҗанның әтисе Гыйрфан аның өченче баласы.
Гыйрфан абый Кыешкы авылында, Мирсәяф ахун мәдрәсәсендә укыган. Бу авыл Уфадан ерак түгел.
Нурмөхәммәт бабай үзе Эстәрлетамак өязепдәге Эстәрлебаш мәдрәсәсендә укыган булса да, улын Кыешкыга биргән. Чөнки Мирсәяф ахун аңа кода тиешле кеше булган. Нурмөхәммәт бабай аның энесенә үзенең олы кызын — Мәрзия апаны биргән.
Гыйрфан абый (гәрчә ул әти белән бертуган булса да, нигәдер без аны гомеренең соңгы елларында сбабай дип атый идек; монда мин аны укучылар саташмасын өчен абый дип атап йөртәм), Кыешкыда күп еллар укып, пишкадәм була, ягъни мәдрәсәне тәмамлагач та, мәдрәсәдә кала, хезмәт табылганчы шунда яши. Шуннан аиы Троицк шәһәренә мөдәррис итеп чакырганнар. Ул айда Рахманкуловлар мәдрәсәсендә күп еллар укытучылык иткән, шул ук шәһәрдә Хәсәнә исемле кызга өйләнгән. Аннары Солтанморатка мулла булып кайткан.
Гыйрфан абый кайтканчы, безнең авылда бер генә мәхәллә булган. Троицк шәһәрендәге Яушевлар авылыбызга яңа мәчет салдырганнар, яңа мәхәллә оештырганнар. Революция елларында безнең авыл инде өч мәхәлләле иде. Чама белән биш йөздән артыграк хуҗалык бар иде.
Галимҗанның әнисе Хәсәнә апа әле дә күз алдымда. Ул җыйнак, кечерәк буйлы бик матур хатын иде. Әйтүләренә караганда, ул ярлырак семьяда туып-үскән булса да, заманы өчен укымышлы кыз булган. Гыйрфан абый аны шуңа күрә үзенә остаз бикә итеп алган. Ләкин алар икесе дә Солтанморатта мәктәп ачмадылар, балалар укытмадылар. Уку-укыту эшен бик яратсалар да, мәктәп ачарга, укыту белән шөгыльләнергә мөмкин булмаган, күрәсең.
Аларны урта хәлле кешеләр дип әйтергә була иде, тормышны авыр алып баручылардан түгелләр иде. Без кечкенә чакта өйләре ике катлы иде. Ике каты да бүрәнәдән. Өске катында үзләре торалар, аскы катында аш-су пешерәләр һәм бер өлешендә үзләрендә эшләштергәләп йөрүче кешеләр тора.
Олы балалары кызлар булды: Фәрдәнә, Нәгыймә исемлеләр. Фәр- дәнә апа, буйга җиткәч, ютәл авыруыннан үлде. Нәгыймә апаны Бәгә- нәш авылына, Габделхәбир Мәхмүдов дигән бер муллага кияүгә бирделәр. Ул анда озак яшәмәде. Икенче баласын тапканда вафат булды.
Гыйрфан абыйның шуннан соңгы балалары: Шакирҗан, Галимҗан, Нәфисә, Габделхәким һәм иң кечесе Гобәйдулла. Боларның хәзер берсе дә юк.
Гыйрфан абый заманы өчен алдынгы, ачык фикерле кешеләрдән иде. Мин аның бервакытта да алдынгы фикергә каршы килгәнен, искелекне алга сөргәнен хәтерләмим. Ул үз авылыбыздагы һәм күрше авыллардагы хәллерәк кешеләргә балаларын зуррак мәдрәсәләргә, Оренбургка, Уфага, Эстәрлетамакка, Орскига һәм башка шуның кебек шәһәрләргә җибәреп укытырга киңәш бирә һәм аларны анда урнаштырышу эшендә ярдәм итә иде. Шулай итеп, ул күп кенә яшьләрнең, ир балаларның гына түгел, кайбер кызларның да заманы өчен алдынгырак уку йортларында белем алуларына сәбәпче булды.
Гыйрфан абый ат чабыштыруны бик ярата иде, үзе дә чабышкы атлар асрый иде. Ул беренче империалистик сугыш алдыннан берничә ел элек, 1910 елда булса кирәк, муллалыгын ташлады, указын кайтарып бирде, крестьян булып калды.
Галимҗанның әтисе минем әтидән берничә яшькә олырак (минем әти Вилдан исемле). Өйләребез янәшә. Ике семья бер-берләре белән дус, тату. Мин дә Галимҗан белән якын дус. Галимҗан миннән бераз яшьрәк. Мин 1885 елның ахырында, ә ул 1887 елның 12 мартында
117
туган. Араларыбыз яшь ярым да юк. Шуңа булса кирәк, без кечкенәдән үк бик дус булып киттек. Җәй көннәрендә булсын, бераз үскәч, кыш көннәрендә сабакка бармаган чакларда булсын, Галимҗан иртә тору белән үк безгә атылып кереп җитә яисә ишек алдыннан гына миңа сызгыра иде. Мин дә аңа сызгырып җавап бирәм, һәм икебез дә урамга йөгерешеп чыгабыз, бөтен дөньябызны онытып, уйнарга керешәбез.
Кечкенә чакта без бизәкле чынаяк китекләре җыя идек. Галимҗан төрле бизәкләрне ярата, аларны бик матур итеп, чәчәккә охшатып тезә, урнаштыра, уйный. Шулай ук без йомры ташларны һәм чуер ташларны да яратып җыя идек. Болары белән биш таш, җиде таш уйныйбыз. Ташларыбызны җыйнак, матур итеп тотарга яратабыз. Алар, башка балаларныкына караганда, матуррак, йомрырак, шомарак булсыннар. Кайчакларда без шул ташлар аркасында үпкәләшеп тә алабыз. Үпкәләшәбез, әмма түбәләшмибез. Галимҗан үз сүзен итәргә тырыша, өстенрәк булып чыгарга тели. Дөрес, мин дә өстенлекне яратам, ләкин мин Галимҗаннан олырак. Нәрсә әйтсәң дә, аңа караганда, 14—15 ай элек туган. Олылар кечеләргә ягымлы булырга, аларны рәнҗетмәскә, кыерсытмаска тиешләр. Кечкенә чакта безне шулай өйрәтәләр иде. Менә шул юл бирү безнең дуслыкны ныгыта гына иде. Галимҗан да кирәк вакытта юл бирә белә иде.
Шар уенын да ярата идек без. Хәер, кем генә соң балачакта шар сукмаган да, абынып егылып, борынын канатмаган яисә атылып килүче малайларның шар таяклары астында калмаган! Матур чаклар, күңелле чаклар!
Әле дә хәтердә. Бервакыт без кечкенә арба ясау белән мавыгып киттек. Безгә аны зурлар да ясап бирергә әзер торалар, тик үзебезнең ясыйсыбыз килә. Без әле рәтләп пычкы да тота белмибез, шулай да үзебез ясыйбыз, үзебез эшлибез. Ниһаять, арбабыз эшләнеп бетте. Ул арба исемә төшсә, хәзер дә әле елмаймыйча булдыра алмыйм. Бүген безнең балалар уйный торган арбаларга пародия иде ул. Көпчәкләре юан колгалардан киселеп ясалган. Дүртесе дүрт эздән бара. Шулай да ул безнең өчен авылдагы иң матур, иң җыйнак арбалардан. Нигә матур булмасын, без ясаган бит аны!
Арба ясалып бетте. Тартып, кырга чыгып киттек. Арба булгач, аны җигәргә, аның белән кая да булса барырга кирәк. Әгәр аны җикмәсәң, аның белән кая да булса бармасаң, нигә кирәге бар аның! Борыннарыбызны тарта-тарта, ашауны-эчүне белми ни өчен тырыштык без!
Кырга иң яхшы ният белән чыккан идек. Имеш, без дә зурлар, басуга, көлтә төяргә барабыз. Басу капкасын чыгып бераз баргач та, күзебез Вәлиулла бабайның шалкан җиренә төште. Кызыктырып, түп- түгәрәк булып, шалканнар үсеп тора. Вәлиулла бабай күренми. Җир өстендә дә, шалашында да юк. Тирә-юньдә дә кеше-кара күзгә ташланмый. Бары шалканнар гына бар. Без шунда ук, барыр җиребезне онытып, үзебез дә сизмичә, шалкан җиренә атылып кердек. Күз ачып- йомганчы арбабызны шалкан белән тутырдык. Тиз генә тәпиләребезне авылга таба бордык. Бәхеткә каршы, юлда берәү дә очрамады, берәү дә туктатмады. Шатлыгыбыз эчебезгә сыймый. Тик өйгә кайтып җитә- рәк кенә уйга калдык: караклык бит бу; моның өчен чыбыкны кызганмаслар. Ә без чыбыкның тәмен белә идек. Мондый хәлдә колакны йолкып кына калмыйлар, күлмәкләребезне, хәтта ыштаннарыбызны салдырып, чыбык белән чарлыйлар. Шуңа күрә шалканнарны өйгә алып кайтмаска булдык. Борылып, ындыр ягына сыздык, Анда безнең печән кибәне бар. Шуның астына яшереп куйдык. Кабып та карамадык. Хәтта соңыннан да барып алмадык. Күңелебезгә бик начар эш булып утырып калды.
118
Бәлки, без урлаган талкан бер-ике кило да булмагандыр. Шулай да без аны гомеребез буена оныта алмадык. Соңыннан Галимҗан, язучы булгач, дан казангач та, аны берничә мәртәбә көлеп исенә төшерде. Кайвакытларда без үзебезне, шалкан караклары дип атап, көлә идек.
Безнең авыл елга буена утырган. Җәй көннәрендә иң яраткан урыныбыз елга буенда, суда. Кичтән кая барырга икәнен уйлап куябыз. Бер көн Шәкертләр ятуы дип аталган җирдә коенсак, икенче көнне Кызылъярга китәбез. Кармакларыбызны да алып барабыз. Тик балыклар гына ул кадәр чиртми. Чиртмәсә, чиртмәсен! Зурларча кармак күтәреп, елга буена бару үзе пи тора.
Солтанморатта татар мәдрәсәсе юк дәрәҗәсендә иде. Мәдрәсә юк дигән сүз түгел. Мәдрәсә бар, тик айда укытуның рәте юк. Авылыбызда башлангыч рус мәктәбе бар иде. Бер учитель. Дүрт класс. Дүртесен дә бергә, берьюлы укыта. Галимҗан белән без берничә ел шул мәктәпкә йөрдек.
Бер елны, көз көне Гыйрфан абый, Шакирҗан белән Галимҗанны «Хөсәения» мәдрәсәсенә бирәм дип, Оренбургка алып китте. Галимҗан әле кечкенә иде, унберләрдә генә. Шакирҗанны «Хөсәения»гә алганнар. Галимҗанны исә, авыру дип, кабул итмәгәннәр. Гыйрфан абый, икесе бер шәһәрдә укысыннар, бер-берләреиә таяныч булырлар дип, Галимҗанны шундагы кадим мәдрәсәгә — Вәли мулла мәдрәсәсенә биреп калдырган. Соңыннан Галимҗан «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» исемле хикәясендә бу кара, иске мәдрәсәнең күп якларын чагылдырды.
Гыйрфан абыйның, Оренбургтан кайткач, әтигә сөйләгән сүзләре әле дә хәтерехмдә:
— Атымны тарантаска җигеп, юлга чыккач, артыма борылып ка- рый-карый кайтам: без дә кайтабыз дип, йөгереп килерләр кебек. Галимҗаным бигрәк кечкенә. Җитмәсә, абыйсы белән бер мәдрәсәгә туры килмәде, — дигән иде.
Нигәдер мине Оренбургка җибәрмәделәр. Алмаслар, керә= алмас, дип уйладылар булса кирәк. Эстәрлетамактагы «Иске таш мәдрәсә»гә бирделәр. Шулай итеп, без Галимҗан белән берничә елга аерылдык. Тик җәйге каникул вакытларында гына очраша идек. Икебез дә, бер-беребезне һәм авылыбызны сагынып кайтып, тирә-юньдә йөрмәгән, күрмәгән җирләрне калдырмый идек. Елга буенда, урманда, болыннарда, тау-таш араларында йөрергә гаҗәп ярата иде Галимҗан. Мондый урыннарга баруны ул оештыра иде.
Безнең авыл янында Яманташ дигән чокыр бар. Ул чокырда яз көннәрендә кар озак ята. Бөтен җирдә кар беткән була, әмма анда саклана. Кояш җылысын сыртлар каплап тора. Галимҗан менә шул урындагы карның әкренләп эреп бетүен күзәтергә ярата иде. Ярата дип әйтү дөрес булып бетмәс. Ул кайдадыр чокырда посып калган карны кызгана иде кебек. Нәрсә әйтсәң дә, ялгыз калган, иптәшләреннән аерылган кар. Ә мондый ялгызлык һәрвакыт күңелдә моңсулык һәм кызгану хисләре уята.

Бер язны без, шәригем Гомәр Нигъмәтуллии белән бергә, «Иске таш мәдрәсә»не ташлап чыгып, «Хөсәеиия» мәдрәсәсенә керү нияте белән Оренбургка киттек. Аркаларыбызда капчык, кулларыбызда таяк Әле кар эреп бетмәгән. Юл пычрак. Бата-чума барабыз. Ара якын түгел. Ләкин борынгы кәрван юлы пычрак, тайгак булса да ышанычлы Ул безне Оренбургка алып бара.
119
«Хөсәения» мәдрәсәсенә барып сөйләшкәннән, имтихан биргәннән соң Вәли мулла мәдрәсәсенә киттек. Галимҗанны эзләп таптык. Ул оезне бик шатланып, ачык йөз белән каршы алды. Шунда ук чәй урыны әзерләде, хәзинәсендә булган ризыкларын чыгарып куйды. Без дә капчыкларыбызны чишеп җибәрдек.
Идәннән аз гына калкып торган тәбәнәк өстәл. Аның тирәсендә шундый ук тәбәнәк артсыз урындыклар. Без шул өстәл тирәсендә утырабыз. Галимҗан чәй ясый, кыстый. Сөйләшә-сөйләшә эчәбез.
Мондагы шәкертләрнең тормышлары, көнкүрешләре һәм укулары Эстәрлетамакның «Иске таш мәдрәсә»сеннән килгән, кадимнең бик күп сәер якларын күргән һәм аңа күнеккән безне дә аптырашта калдырды. Монда тагын да кадимрәк икән. Шәкертләр, безгә тынычлап сөйләшеп утырырга, чәй эчәргә ирек бирмичә, бәхәсләшергә генә торалар. Безгә дә, Галимҗанга да һичбер мәгънәсе булмаган схоластик сораулар бирәләр, шуларны аңлатуны таләп итәләр. Моидый хәлләрдә без шәкертләр арасында моназараның, ягъни бәхәснең башланып китүен генә түгел, йодрыклар, иске каталар белән сугышның башланып китүен дә беләбез.
Мәдрәсәдә озак еллар ятып, ябыккан, яңаклары сулган, тик ялтыраган нервлы күзләре генә калган, неп-нечкә муенлы бер шәкерт, Галимҗанны бәхәскә чакырырга теләп, берничә тапкыр:
— Галимҗан, вә ма ла фәла? — дип, гарәпчә кычкырды. Ягъни «юк иәрсә юк, шулай булгач, нәрсә ул?»
Галимҗан җавап бирмәде, көлемсерәү белән генә чикләнде. Ул бик зәһәр моназарачылардан иде. Күрәсең, нечкә муен, шундый сорау биреп, аны безнең алда хур итәргә теләде булса кирәк. Ләкин, бәхеткә каршы, моназара башланып китмәде, талаш чыкмый калды.
Гомәр белән без җәйгә авылга кайтмаска, Рәмиевләрнең алтын приискаларында эшләп, бераз акча табарга ниятләдек. Без инде шактый зур егетләр булып килә идек. Алтын приискаларының хуҗаларыннан берсе булган шагыйрь Закир Рәмиевнең Оренбургта яшәгәнлеген белә идек. Гомәр белән аның янына бардык, приискаларының берәр- сенә эшче итеп урнаштыруын үтендек. Шагыйрь безне ачык йөз белән каршы алды, хәлләребезне, укуларыбызны сорашты, киңәшләр бирде,- ләкин эшкә урнаштырмады.
— Прииска эшләренә катнашмыйм, шуңа күрә урнаштыра алмыйм, — диде һәм, кесәсеннән акча чыгарып, икебезгә дә бишәр сум бирде.
Без аннан акча сорамаган идек, шулай да, шатланып, бик зур рәхмәт әйтеп алдык.
Галимҗан белән бергә мин берничә ел Уфада «Галия» мәдрәсәсендә укыдым. Галимҗанның «Галия» чоры турында матбугатта кайбер иптәшләрнең истәлекләре басылып чыкты. Ул истәлекләргә мин бернәрсә дә өсти алмам дип уйлыйм. Шуңа күрә аңа тукталып тормыйм.
1914 елның җәе әле дә исемдә. Ул елны мин Дәүләкәндә учитель- ләр әзерләү курсларында укый идем. Минем яныма Галимҗанның дусларыннан берсе булган Булат Сәлиев килде. Бу егет «Галия»дә Галимҗан белән бергә укыган. Рус, гарәп, фарсы һәм үзбәк телләрен бик яхшы белә иде. Революциядән соң ул Ташкент университетында тарих һәм археология фәннәре профессоры булды. Үзбәк телендә берничә тарих китабы бастырып чыгарды. Бу талантлы галим хәзер дөньяда юк. Ул шәхес культы елларында һәлак булды.
120
Сәлиевның миндә кунакта икәнен ишетеп, бер көнне Мәҗит Гафури, ә икенче көнне Галимҗан килеп төште. Шулай итеп, без Дәүләкән станциясендә бер төркем «Галия» шәкертләре җыелдык һәм көннәребезне шәкертләрчә уен-көлкеләр белән үткәрдек, көймәдә йөрдек, оо- лыннарга чыктык, җырладык, биедек, кыскасы, ул көннәр онытылмас булып күңелгә утырып калдылар. Шунда үткәргән матур көннәрнең истәлеге булсын дип, Галимҗан миңа үзенең бер рәсемен бүләк итте. Ул рәсем әле дә саклана. Галимҗан җәйге плащтан, ак эшләпәдән, by рәсем күпләргә мәгълүм. Заманында аны открытка итеп, бастырып та чыгардылар. Менә шул рәсемнән миңа Галимҗан үзенең бераз моңсу күзләре белән карап тора. Рәсемнең артына түбәндәге сүзләр язылган:
«'Мохтар иптәш, Дәүләкәндә хозур үткәргән берничә көн хатирәсе итеп, моны Һәдия итәм. Ләкин бер шарты бар: син яхшы рәсемеңнән берсен миңа бирергә тиешлесең.
Гали м җ а и.
1914 ел, август, Дәүләкән».
1915 елны, җәй көне, мәктәпләрдә каникул вакытында авылга кайттым. Галимҗан да авылда иде. Ул елны җәй бик матур килде. Атна саен диярлек бер тапкыр яңгыр явып, бөтен тузаннарны, корылыкны алып китә. Игеннәр гөрләп үсә. Ләкин, кызганычка каршы, игеннәрне җыеп алырлык, эшләрлек ирләр юк. Корал күтәрә алган ирләр сугыш-та. Авылда бары карт-корылар, хатын-кызлар, бала-чагалар гына калган.
Галимҗаннарның да, безнекеләрнең дә чәчкән игеннәре күп. Үзебез генә җыештырып бетерерлек түгел. Нишләргә? Киңәшеп, уру машинасы сатып алырга булдык. Дәүләкәндә авыл хуҗалыгы машиналары сата торган магазин бар иде. Бер көнне барып, уру машинасы сатып алып кайттым.
Иген өлгергәч, Галимҗан белән уракка чыктык. Алардан ике ат, бездән ике ат. Алмашлап җигәбез. Галимҗан ат куа, мин урылган игенне ике җәпле агач сәнәк белән этеп төшереп барам. Кайчакларда мин ат куам, Галимҗан минем урынга менеп утыра. Башкаларыбыз көлтә бәйлиләр, чүмәлә куялар.
Галимҗан физик эшне ярата иде, чын крестьян кебек бирелеп эшли иде. Ул елны без 70—80 дисәтинә чамасында ашлык урдык. Галимҗан бер тапкыр да зарланып карамады.
Шуннан соң мин аның белән 1917 елның декабрь ахырында гына очраштым. Мин Башкортстанның хәзерге Авыргазы районындагы бер авылда укытучы идем. Беркөнне, төштән соң, безнең капка төбенә пар ат җигелгән артлы чана килеп туктады, йөгереп чыксам, ни күрим, Галимҗан белән Габделхәким. Галимҗан кышкы җылы киемнән, то-лыптан. Салкыннан, җилдән бит алмалары алсуланган. Үзе күтәренке рухлы, дәртле. ’ ‘
Без бер-ике генә сәгатькә. Атларны да туарып тормыйбыз, — диде ул. — Станциягә барам. Аннан Петроградка. Учредительное собраниегә.
Галимҗан Уфа губернасыннан Учредительное собраниегә сайланган иде. Шунда баруы икән.
Бер-ике генә сәгатькә дип кергән булсалар да, дөнья хәлләрен сөйләшеп утыра торгач, самовар артыннан самовар яңартып төн УЗЫП китте, таң да беленде. J
Галимҗан матур итеп сөйли белә торган бик күңелле сөхбәтче иде Ул төнне сөйләгән сүзнең күбесе Бөек Октябрь революциясе һәм аның
121
өтеп дөнья хезмәт ияләре өчен булган әһәмияте турында булды. Бу көннәрдә Галимҗан зур планнар, бөек әмәлләр белән яна иде. һәхм ул, шул бөек максатларын тормышка ашырырга теләп, Петроградка китеп барды. Берникадәр вакыттан соң мин аның большевиклар партиясе белән бергә Учредительное собрание утырышын ташлап чыгуы һәм Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитетына член булып сайлануы турында ишеттем. Бу көннәрдә әле ул Коммунистлар партиясенә рәсми рәвештә кермәгән һәм сул эсерлар белән арасын өзеп бетермәгән иде. Ләкин ул үзенең бөтен фикере, эше, тоткан юлы белән Ленин партиясе ягында иде. Миндә үткәргән төнне без бөек Ленинны берничә мәртәбә телгә алдык, аны күрәсе иде, сөйләгәнен тыңлыйсы иде дип хыялландык.
Галимҗан Ленинны күрде, аның ялкынлы речьләрен ишетте, хәтта 1918 елда Владимир Ильич аны эш белән махсус кабул да иткән. Ул миңа, Ленинны күрсәм, аның турында бик тәфсыйллап сөйләрмен дигән иде. Ләкин без шушы төннән соң Галимҗан белән очраша алмадык. Галимҗан, революция дулкыннары эченә ташланып, Коммунистлар партиясенең актив эшчесе булып китте, ә мин, Ташкентка күчеп, төрле югары мәктәпләрдә укыттым.
Очраша алмасак та, дуслык мөнәсәбәтебез бервакытта да өзелмәде. Еш кына хатлар язышып тордык. Аның миңа язган кайбер хатлары матбугатта да чыкты. Күбесе төрле кулларда, бигрәк тә шәхес культы елларында югалды, әрәм булды.
Галимҗанның минем янга, Ташкентка килеп китәргә нияте зур иде. Ташкентта аны үзбәк җәмәгатьчелеге дә бик кызыксынып көтә иде. Аны минем аркылы да, аерым хатлар белән дә чакыралар иде. Шулай да аңа Ташкентка килергә насыйп булмады. Башта зур җәмәгать эшеннән бушамады, аннары каты авырып китте.
МОХТАР ИБРАҺИМОВ.
Педагог, пенсионер.
КАЙБЕР ХАТИРӘЛӘР
00 елларда булса кирәк, Троицк шәһәрендә бер кеше, зуррак бала ияртеп, безгә килде. Әти аны:
— Әйдәгез, мулла Гыйрфан, хуш килдегез, — дип, ачык йөз белән каршы алды.
Мин, әтинең кушуы буенча, түргә юрган түшәдем, чәй урыны әзерләдем. Ашъяулыкка тәлинкә белән бодай күмәче, яңа язылган акмай кертеп куйдым. Әни тиз генә тәбә кыздырды. Аны да керттем.
Кунак, аягын бөкләп, түргә утырды. Аның уң ягына кунак малае урнашты. Аның каршысына, самовар янына тезләнеп, мин утырдым. Әти чәй ясый, кунакларны сыйлый.
— Мулла Гыйрфан, ашап-эчегез әле, — ди.
Кунак малаена чынаяк сузганда:
Егетнең исеме ничек? — дип сорый.
— Галимҗан, — ди Гыйрфан агай.
Менә шулай итеп, мин моннан алтмыш еллар элек кечкенә Галимҗан белән таныштым. Галимҗан назланып кына ашый, бүлмәдәге нәрсәләргә кызыксынып карый. Әти аны сүзгә катнаштырмакчы була, ләкин малай әдәп саклый, күп сөйләшми. Сорауларга кыска-кыска гына җавап бирә. Ә үзенең күзе китап шкафында. Андагы китапларны актарып карыйсы килә төсле.
W
122
Бер читтәге тәбәнәк өстәлдә әтинең сәгать төзәтә торган кораллары, таратып ташлаган сәгатьләре ята. Галимҗанны алар да кызыксындыра булса кирәк. Өстәлгә берничә кат борылып карагач, әтисенең колагына шыпырт кына нәрсәдер әйтте. Әтисе, барыбызга да ишеттереп:
— Хәлфәнең сәгать төзәтә торган өстәле ул, — диде. ләлцэә сабак укыта, бушаганда сәгать төзәтә. Әнә стенада төзәткән сәгатьләре эленеп тора. Сынарга куйган.
Әтиләр чәй янында сөйләшә калдылар, ә без ишек алдына уйнарга чыгып киттек. Минем кечкенә арбам бар иде. Бераз тартышып уйнадык. Аннары урамга чыктык. Бездән ике өй аша почмакка барып, бер квартал югары күтәрелдек, сулга борылдык. Троицкының зур урамнарының берсендә Габдулла- Яушев дигән байның ике катлы зур таш йорты бар иде. Шул йортка терәлеп, ике тәрәзәсе урамга караган кечкенә генә бер өй тора. Ул Галимҗан әнисенең туып үскән өе икән. Галимҗан миңа шул өйне күрсәтте.
— Без әбиләргә кунакка килдек. Минем янга кил, бергә уйнарбыз, — диде.
Без, берәр кызык нәрсә күргән саен туктый-туктый, ашыкмый гына кайтып киттек.
Әтиләр сөйләшеп бетергәннәр, урамга чыкканнар, безне эзлиләр икән. Гыйрфан агай Галимҗанны бераз шелтәләп алды:
— Сорамыйча кайда йөрисең? Шәһәр җире бит бу, адашуың мөмкин, — диде.
— Хәбипкә әбиләрнең өен күрсәттем, — диде Галимҗан.
Алар киткәч, мин әтидән Гыйрфан агайга нигә мулла Гыйрфан дип эндәшүенең сәбәбен сорадым:
— Башында чалма юк ич, нигә мулла булсын ул? — дидем.
— Миңа ошаган укымышлы кешеләрнең барысына да мулла дип дәшәм мин, — диде әти. — Яратмаган кешегә, мулла булса да, мулла димим.
Әти Гыйрфан агайның яшь чагында үзеннән укыганлыгын сөйләде. Ул безгә якташ икән. Аннары әнисе аркылы минем әнигә бераз кардәш тиешле дә икән.
Әти Мәҗит Гафурига да, мулла Мәҗит, дип эндәшә иде. Мәҗит Гафури да заманында, «Рәсүлия» мәдрәсәсенә йөреп, әтидән укыган икән.
Мәҗит Гафури әтидән шигырь язу кагыйдәсен өйрәтә торган китап алып укыды. Әгәр исеме хәтеремдә ялгыш калмаган булса, «Әлҗәзә- ри» дигән гарәпчә китап иде. Гарәпчә сүзләрне иҗекләргә бүлгәләп, бармак белән өстәлгә тукылдатып укыйлар иде. «Вәзен», «мисраг», «дүртле», «алтылы» дигән сүзләре әле дә исемдә.
Мәҗит агай киткәч, мин әтидән сораштым:
Ул кеше белән нәрсә укыйсыз, нигә өстәлгә бармакларыгыз белән тукылдатасыз? — дидем.
Шагыйрь ул, — диде әти. — Шигырьләр яза. Шигырь язу өчен матур сүзләр сайлау гына җитми, кагыйдәсен дә белергә кирәк. Аның үлчәве бар, кафиясе бар.— һәм ул миңа Мәҗит Гафуриның бер-ике шигырен укып күрсәтте.
Мин, двухклассный училищены бетереп, зурлар өчен ачылган кичке гимназиягә кердем. Аны бетергәч, 1907 елда, «Галия» мәдрәсәсенә укырга дип, Jy фага килдем. Анда Галимҗан, ирекле укучы булып югары сыйныфларда дәресләр тынлап йөри иде.
123
«I алия» мәдрәсәсендә коридорда, кайчакта берәр класс бүлмәсендә шәкертләрнең җыелышы була иде. Галимҗан да җыелышларда катнаша: ул, утырган җиреннән торып, кискен чыгышлар ясый. Күп сөйләми, кирәкмәсие әйтми. Күбрәк җыелышның азагына табарак чыгыш ясый, әйтелгән сүзләрне йомгаклап, аны практик эшкә бәйләргә ярата иде.
Җыелышларда иң күп сөйләүче Зыя Өммәти була иде. Шәкертләр аны Кызыл Зыя дип йөртәләр иде. Аның чәче дә, кашы да, йөзе дә кызыл иде. Күбесенчә, кызыл күлмәк кия иде. Ул, кулларын селкеп, ялкынланып сөйләргә ярата. Ләкин сөйләгән сүзләре буш саф-сата- дан гыйбарәт була иде. Соңыннан бу Зыяның укытучы һәм шагыйрь булып киткәнен ишеттем. Берничә китабы да басылды.
Мәҗит Гафури да сөйләштергәли, тик ул сирәк сөйли иде.
Галимҗан Ибраһимов, Мәҗит Гафури, Хәлим Искәидәров, Зыя Өммәти, Галә Ходаяров, Фәрхи Әхметов, Шәһит Әхмәдиевләр күбрәк бергә йөриләр, җыелышларда да бер тирәдәрәк утыралар. Алар алдынгы, яңа фикерле шәкертләр. Укучылар аларның чыгышларына колак салалар. Хәер, укучылар гына түгел, укытучылар да алар белән исәпләшәләр иде.
«Галия» мәдрәсәсендә шундый бер гадәт бар иде: югары класс шәкертләре буш вакытларында, каникул алдыннан, түбән класс укучылары белән коридорда йөриләр, аларга дусларча үгет бирәләр, мәдрәсәдәге кимчелекләрне сөйлиләр, киләчәк өчен ничек әзерләнергә кирәклеген өйрәтәләр, зуррак урыннарда укырга киңәш итәләр иде. Галимҗан берничә тапкыр мине ияртеп йөрде, «Галия»дә уку белән генә канәгатьләнмәскә, ә зуррак рус мәктәбенә керергә, төплерәк белем алырга киңәш бирде:
— Син әле яшь, русчаң яхшы, монда ятып, гомереңне әрәм итмә. Университетка яисә институтка керергә тырыш, — диде.
Галимҗанның шәкертләр җыелышында сөйләгән сүзләре миңа ошый иде. Ул матур итеп, кирәкмәс сүзләр кыстырмыйча, кулларын селекмичә, үткен һәм мәгънәле сөйли иде. Аның эчтәлекле-чыгышларын тыңлау күңелле иде. Шәкертләр Галимҗанны яраталар иде. Ул түбәнчелекле, гади, туры сүзле иде.
❖ *
1920 елда мине Кечкенә Башкортстан Мәгариф комиссариаты Белоретка, укытучылар курсына укытучы итеп җибәрде. Укытучылар җыелмаганга, курслар ачылмады. Шул вакыт миңа Тамьян-Катай кантонының җаваплы эшчесе Муллаян Халиков Корташка Галимҗан Ибраһимов белән артист Мохтар Мутинның кымызга килгәнлеген әйтте. Галимҗанны күптән күргәнем юк, сагынылган иде. Ул инде хәзер яшьлек дусты гына түгел, атаклы язучы, галим һәм зур җәмәгать эшлеклесе иде. Аның белән күрешү, сөйләшүне, аннан киңәшләр алуны ул елларда күпләр бәхет итеп саныйлар иде.
Без Муллаян Халиков белән аның янына барырга дигән фикергә килдек. Мондый мөмкинлектән файдаланырга, аны күрергә, хәлен белешергә кирәк.
Корташ — Белорет белән Верхие-Урал арасы таулык, җәйләү. Табигате бик матур, һавасы саф, кымызы яхшы һәм тәмле. Башкортлар анда җәй көне малларын багарга күчеп чыгалар, киез өйләрен корып җибәрәләр.
Атыбыз яхшы иде,Җорташка тиз барып җиттек. Бу тирәдә булганым юк иде. Чыннан да, табигате, күренеше искиткеч икән. Тау битләрен ап-ак каеннар каплаган, аланнарда тездән үлән, чәчәкләрдән хуш ис аңкый. Чишмәләр чылтырап ага.
124
Тирмәләр янына килеп туктадык. Казыкларга тартылган кыл арканга колыннар бәйләнгән. Хатыннар агач чиләкләргә бия савалар. Яшүсмерләр колыннар тирәсендә айкалалар. Кичке тын һавага зәңгәрсу төтен күтәрелә: самовар куялар, өч аякка утыртылган казан астына ягалар, бавырсак пешерәләр.
Якындагы бурамадаи, иңбашларына пальтоларын салып, Галимҗан белән Мохтар килеп чыкты. Дусларча якын итеп күрештек. Галимҗанның, кояшта янган, каралган булуына карамастан, мин күргәннән бирле шактый ябыкканлыгы, яңаклары бераз суырыла төшкәнлеге сизелеп тора. Арыган, талчыккан. Аның бу хәле соңгы елларда алып барган зур җәмәгать эшенең, йокысыз төннәрнең, актив иҗади хезмәтенең нәтиҗәсе булса кирәк. Ул ничектер тынып калган кебек. Ләкин берничә минут үтмәде, мин яңадан аның яшь, үткен, оста сүзле Галимҗан икәнен күреп алдым.
Хуҗалар безне, бик олылап, кадерләп, тирмәгә чакырдылар, асларыбызга көрпәләрен, мендәрләрен салдылар. Исән-саулык сорашырга да өлгермәдек, чәй урыны әзерләнде. Тазартылган зур җиз самовар килде. Ашъяулыкка кайнар бавырсак, каймак, таба күмәче, ак май, кәрәзле бал китерелде. Тәпән белән кымыз алып керделәр, җамаякларга салдылар.
Егерменче елда мондый сыйны бары төштә генә күрергә мөмкин иде. Бу сый белән Галимҗан тазарырга, рәтләнергә тиеш иде кебек. Күрәсең, авыруы җитди булса кирәк. Мин, уңаен туры китереп, аның сәламәтлеге турында берничә мәртәбә сүз кузгаттым.
— Мондый азыклар белән эчтәге микробларны себереп түгәргә була, — дидем.
Галимҗан җавап бирмәде, мыек астыннан гына елмайды. Мин аның авыруы турында сөйләргә яратмавын, аның белән кешеләрне борчырга теләмәвен сизеп алдым. ААоны миңа соңыннан Мохтар да әйтте:
— Аның сәламәтлеге яхшы түгел, — диде. — Авырый. Кайвакыт- ларда ютәлли. Ләкин бервакытта да зарланмый. Бик арыган, талчыккан ул. Ничек талчыкмаска! Җилкәсендә тау күтәреп бара бит.
Кич белән йокларга ятар алдыннан, Галимҗанның күкрәгенә горчичник куеп маташканын күрдем.
— Нигәдер күкрәгем чәнчешә, әллә салкын тигән инде, — диде. Моны ул авыруны дәвалау итеп түгел, ә бик гади бер эшне башкарган кебек итеп әйтте.
Бу очрашуда Галимҗан миңа берничә ягы белән ачылды. Аның белән мин электән үк таныш булсам да, кайбер сыйфатларын күреп җиткермәгән икәнмен. Монда, башкорт җәйләвендә, аның табигатьне, халыкны, халык көйләрен өзелеп яратуын һәм кешеләрнең характерында без күрмәгән нечкә сыйфатларны күрә белүен төшендем. Менә кечкенә генә бер мисал. Икенче көнне кич белән, далада йөреп кайткач, тирмәгә кердек. Тирмәдә хуҗа хатыны белән ерактан килгән кодагый утыра. Килен әнисе. Кунак алдында кымыз, бавырсак, каймак, көл күмәчләре. Ике кодагый тәмләп кенә нәрсә турындадыр сөй-ләшәләр, гәпләшәләр. Хуҗа хатыны кыстый, кунак назлана.
Без, бераз кымыз эчеп, чыгып киттек. Галимҗан калды:
— Туңган идем, бераз җылынам әле, — диде.
Бераздан Галимҗан безнең янга, бурамага килде:
— Өйдәге сценаны төшендегезме? — диде.
— Нинди сценаны?
— Кычкырышны.
— Бертөрле дә кычкырыш юк иде бит, — дидек без һәм Галимҗанга гаҗәпләнеп карадык.
125
•>гп к,^аР ид<;; Без кергәндә үк кычкырышалар иде, — диде Галим- пәм вакыйганы баштанаяк аңлатып бирде.
1НТТӘН килгән кодагыйның бердәнбер кызы бу тирмәдә кияүдә икән. Ул^ аның начар торуын, җәберләнүен ишетеп, бик борчылып, Көньяк Башкортстаннан килгән. Никадәр кыстасалар да, авызына оериәрсә дә алмый. Әкрен генә, төсен бозмый гына сөйли. Әйтерсең, ниндидер бер кызыклы хикәя сөйли: «Минем кызым сугышып алынган кол түгел, ирекле, башкорт кызы, ди. Үзе белән никадәр нәрсә алып килде. Өс-башы әллә ничә кат иде. Хәзер бернәрсәсе калмаган. Хәерче кебек йөри. Юньле хуҗа этен дә алай карамый. Ул адәм баласы, иркә кызыбыз. Бөтен эшне аңа йөкләткәнсез. Авырулыгына карау юк. Үзе белән алып килгән маллары гына ничә баш иде. Алар кайда? Кешегә азрак миһербанлы булырга кирәк. Ул да башкорт оаласы бит. Кызымны бу хәлдә күрермен дип, уема китермәгән идем. Нәрсәләрен җыеп бирегез. Малларын әйдәп, кызымны ияртеп, үзем белән алып китәм», — ди.
Менә кеше! Менә характер! — диде Галимҗан. — Берәүләр булса, акырып, күсәк күтәреп, кычкырышырлар, бөтен тирә-күршене җыярлар иде. Алар тавышсыз гына бәхәсләшәләр, йөрәкләрендәге әрнүләрен, хәсрәтләрен коялар. Гаҗәп кешеләр! Ничек сизмәдегез сез? Сизмәү мөмкин түгел иде бит.
Без тик Галимҗан сөйләп биргәннән соң гына ике кодагый арасында нәрсәдер барлыгын сизенгән кебек булдык. Шулай да аларның характерларына Галимҗан кебек соклана белмәдек. Галимҗан кешене таный белә, аны ярата, аның матур сыйфатларына чын күңеленнән соклана иде.
ХӘБИБ ЗӘЙНИ.
Педагог, пенсионер.
ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВ КИЕВТӘ
10 елның җәендә, кымызга барышлый Казанда тукталдым, ^'77 Кәрим Тинчурин белән Заһид Нуркин минем якын таныш- ларым, дусларым иде. Казандагы санаулы көннәремне бушка уздырмас өчен мин, үтисе йомышларымны үтәгәннән соң, алар белән бергә театрларга барам, шәһәр бакчаларында йөрим, көймә белән Кабан күле өстенә чыгам һәм башка шуның кебек күңел ача торган урыннарда булам.
Бер көнне өчәүләп Державин бакчасыннан (хәзер ул урынга Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера-балет театры салынган) кайтып килгәндә, безгә озын кара чәчле бер егет очрады. Башында искерә төшкән кара эшләпә, өстендә кызыл сатин күлмәк, билендә киң каеш, аягында күн итек. Егет хәллеләрдән булмаска кирәк: итеге дә, чалбары да шактый дөнья күргән.
Заһид Нуркин, гадәтенчә, олысыман бер тавыш белән:
Ә, Галимҗан, каян сине болай җил ташлады? — дип, әлеге егеткә кул биреп күрешкәч, мине аңа тәкъдим итте: — Каюм Моста- каев. Мөгаллим. Киев ягында, Казатинда укыта.
«Әльислах» газетасында басылган «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы.» дигән хикәясен укып, Галимҗан Ибраһимовны мин беркадәр беләдер идем. Шулай да бу очраклы күрешү миндә аның белән якыннан танышу теләген уятты. Сулган йөзле, тирә-юньнән риза түгеллеген белдереп торган үткен күзле бу егет әллә ничек күңелне үзенә җәлеп итә иде. Шунлыктан мин аңа үземнең кайсы гостиницада торуымны әйттем, теләсә кайвакыт килсә дә, аны иптәшләрчә каршы алачагымны белдердем.
126
Шуннан соң без, мин Казаннан киткәнче, Галимҗан белән берничә тапкыр күрешеп, ул чордагы яшьләрнең күңелләрен бик нык борчыган мәсьәләләр турында сөйләшеп, фикер алыша, яктылыкка таба юллар эзли торган булдык. Галимҗан да, ул замандагы алдынгы яшьләр кебек, «аттестат авыруы» (гимназия программасы буенча хәзерләнеп, имтихан бирү, университетка керү теләге) белән авырын икән: Тик материаль мөмкинлеге генә юк.
Сүз бу турыда башлангач, мин, үземне мисалга алып, дүрт-биш елдан бирле укытучылык итүемне һәм шул ук вакытта русча укуымны сөйләп бирдем. Тик менә быел саулыгым бераз какшап китте, врачлар кымызга барырга киңәш итәләр, дидем.
— Әгәр синеке кебек җайлы урын туры килсә, мин дә укытучылык итәргә һәм русча укуымны дәвам иттерергә әзер, — диде Галимҗан.
Шул уңайдан, минем кымызга бару мәсьәләсенә туктап, кайбер киңәшләр бирде:
— Дим буендагы Күрмәнкәй авылына бар. Аның Дим буена урнашкан булуы гына ни тора! — диде. — Тагын шуны әйтим, Уфага барып чыккач, /Мәҗит Гафури агай янына кер. Бик әйбәт кеше ул. Мин аңа хат та язармын, бирерсең. Ул сине хуплап каршы алыр, кымыз турында акыллы киңәшләр бирер.
Мин аның киңәше белән кымызга, Дим буена киттем. Хатлар аша һәрвакыт хәбәрләшеп торырга сүз бирешеп, самими дуслар булып аерылыштык.
Икенче елны миңа Галимҗан белән очрашырга туры килмәде, шулай да, югарыда әйтелгәнчә, сирәгрәк булса да, хатлар язышып тордык. 1911 елның азагына таба җибәргән хатларында Галимҗан үзенең «Яшь йөрәкләр» романы өстендә эшләвен һәм аны, якын арада тәмам итеп, Орскиның китап сәүдәгәре Әхмәт Исхакига биреп бастыру уенда икәнен, аның белән инде бу хакта килешкәнлеген яза иде. Ләкин бу роман нигәдер Орскида басылмады, ә 1912 елда Казанда «Шәрык» кө- тепханәсендә басылды.
1912 ел башларында мин Галимҗанга, Киевтә укытучылык урыны булырга тора дип, хат яздым һәм җәйге каникул вакытында Казанга барып чыгачагымны әйттем, бу турыда ачык җавап бирүен үтендем. Галимҗан минем бу хатыма каршы җәй көне мин дә Казанга барачакмын, син тәкъдим иткән мәсьәлә турында шунда иркенләп сөйләшербез, дип җавап бирде.
Ниһаять, без тагын очраштык: Галимҗанның тышкы кыяфәтендә атап әйтерлек әллә ни үзгәреш юк иде, шулай да аның арыганлыгы, таушалганлыгы йөзенә чыккан иде.
Гадәтчә, күрешү вакытында сөйләнә торган сүзләр әйтелеп беткәннән соң, мин сүзне төп мәсьәләгә бордым һәм тәкъдим ителә торган укытучылык эше нәрсәдәй гыйбарәт икәнен аңлатып бирдем. Киев университетында укучы ике-өч татар студентына, өч-дүрт гимназисткага татар теле, әдәбияты укыту өчен һәм тагын берничә балага хәреф танытып, аларны укырга-язарга өйрәтү өчен лаеклы кеше кирәк. Балаларның әтиләре әйтәләр: хәзерге заманның таләбенә муафыйк укытучы булсын, эш белән генә түгел, үз-үзен тота белү ягыннан да чын-чынлап үрнәк кеше булсын иде, диләр. Әзер квартир, ашап-эчү вокзалның беренче класс ресторанында. Болары укыту өчен түләнәчәк хезмәт хакына кермиләр. Эш хакы айга 35 сум. Юл расходлары алар исәбеннән. Ризалыгыңны белдереп язсаң, юл өчен акча җибәрәчәкләр. Укыту өчен көн саен 7—8 сәгать вакыт кирәк булачак. Тәүлекнең калган 16 сәгате үз иркеңдә. Өлгергәнлек аттестатына хәзерләнүне дәвам иттерергә телисең икән, хәзерләнү өчен менә дигән укытучы табып була. J
Тәкъдимем Галимҗанга бик ошады.
127
„ 1ынлап сөйлисеңме, әллә шаяртасың гынамы? — диде һәм, җа-
ваоымны көтмичә, кочаклап, битемнән алмаш-тилмәш үбеп алды.
Ооңынтын бу тәкъдимне ул Заһид беләи Кәримгә сөйләде, алар- Даи
киңәш сорады. Алар моны яхшы дип табу гына түгел, Галимҗанны күптән
көткән теләгенә ирешү беләи котладылар.
Казандагы йомышларымны үтәп бетергәч, мин яңадан Киевкә киттем
һәм анда тиешле кешеләргә Галимҗанның укытучы булып килергә
ризалыгың әйттем. Аңа юл өчен 35 сум бирергә булдылар. Бу турыда
Галимҗанга тиз генә хәбәр иттем. Озакламыйча аның үзеннән хат алдым.
Хатында: син инде юл расходына дип җибәреләчәк 35 сум янына үз
кесәңнән 40 сум чамасы кушып җибәрә күр: беләсең, бирәчәкләр бар;
аннары өс-башны да бераз сипләргә кирәк мәгънәсендә язган иде.
Ул сораган күләмдә акча салдым. Юлга чыккач, телеграмма бирүен
үтендем.
Ниһаять, көткән телеграмма килде. Поезд киләсе сәгатьтә вокзалга
төштем.
Мәскәү поездын көтеп, перронның бер башыннан икенче башына таба
агылып йөрүчеләр арасында европача киенгән калфаклы татар хатын-
кызлары да ара-тирә күзгә чагылып китә иде.
Поезд килеп туктады.
Юлчылар арасыннан Галимҗанны танып алдым. Нинди үзгәреш!
Галимҗанны мин мондый кием-салымнан бервакытта да күргәнем юк иде.
Чыдамадым, әйттем:
— Галимҗан, сине бит танырлык түгел! Бер караганда, Шаляпинга
охшыйсың, икенче караганда, Горькийның яшь чагын хәтерләтәсең, —
дидем.
Галимҗан көлеп җибәрде:
— Плащым белән эшләпәм Кәрим Тинчуринныкы, пиджагым Сад- ри
Җәләлнеке, ә калганнарын үзем әмәлләдем. — диде.
Вокзал перронында ара-тирә күзгә чагылгалап киткән калфаклы татар
хатын-кызлары Галимҗанның игътибарын үзенә җәлеп итми кала алмаган
икән. Вокзалның беренче класс ресторанына кереп, өстәл янына утырыр-
утырмас сорады:
— Каюм, Киевтә шулай, башка халык хатын-кызлары кебек качмыйча,
иркенләп йөри торган татар хатын-кызлары бармыни? — диде.
— Әнә күрәсең, бар икән шул, — дидем мин.
Аларның бүген перронда берничәүләп йөргәнен күргәч, мин дә бераз
гаҗәпләнгән идем. Нигә төшкәннәр алар? Туганнарын, якыннарын
каршыларгамы, әллә, язучы Галимҗан Ибраһимовның киләсен ишетеп,
читтән генә булса да, аны каршыларга төшкәннәрме? Бу турыда мин
Галимҗанга бернәрсә дә әйтмәдем. Шулай да халык арасында, гәрчә читтә,
Казаннан еракта булса да, ирләрдән качмый йөрүче татар хатын-кызларын
күрү күңелгә рәхәт иде.
Озакламый безнең янга студент Ибраһим Максудов килеп басты. Бу
егетне мин моннан берничә ел элек татарча укыткан идем. Хәзер инде ул
Галимҗаннан татар теле, татар әдәбияты турында дәрес, алачак.
Ибраһим Максудов, нәзакәтлекнең бөтен кагыйдәләрен җиренә
җиткереп:
_ Каюм абый, сезнең белән бергәләп Галимҗан абыйны каршы алырга
вакытында килеп җитешә алмавыбыз өчен Янбаев белән икебез исеменнән
гафу үтенәм! — диде. — Ашыгыч эшебез бар иде. Нишлисең бит...
Бераз утырганнан соң ул, безне кичкә үзләренә әтисенең кунакка
чакырганлыгын әйтеп, китеп барды.
Безгә аш урыны хәзерләп маташучы татар официанты Галимҗанга хәйләле карап
алды да:
— Каюм абын, аш алдына ниндине китерим: акнымы, әллә кызылнымы? — диде.
— Башка вакытларда миңа ниндине китергән булсаң, хәзер дә шундыйны китер.
Официант безгә аракыны бераз яшерә төшеп китереп бирде.
Галимҗан аның әлеге хәйләле карашын һәм аракыны ничек китерүен күреп торган
икән. Моңа гаҗәпләнде:
— Димәк, монда да, вокзал рестораны кебек массовый урыннарда, бераз төшергәләп
алуыңны сиздерергә ярап бетми икән, — диде.
— Мондагы кайбер татарлар кием-салымнары белән европалы джентельмен
кыяфәтендә булсалар да, алар безнең бөтен эшебезне «төшереп алу» яки алмавыбызга
карап бәялиләр, — дидем, һәм аңа үткән кышны бер укытучыны бары тик әнә шул ак һәм
кызыл белән маташуны яратканлыгы өчен генә куып җибәрүләрен сөйләп бирдем.
Ашап-эчкәннәп соң мин Галимҗанны аның өчен алдан хәзерләнеп куелган фатирга
алып киттем. Фатир вокзалдан ерак түгел иде.
Өч тәрәзәле зур, иркен бүлмә. Ике тәрәзәсе урам якка караган, берсе ишек алдына.
Галимҗан бүлмәне, җиһазларны игътибар белән карады, яратты:
— .Монда рәхәтләнеп укырга, язарга мөмкин, — диде.
Кич белән Ибраһим Максудовларга киттек. Ибраһимның әтисе Габдулла Максудов,
вокзалда буфет тотучы һәм тимер юлларда «ресторан вагоннар» йөртүче бай иде.
Без барып кергәндә аларда, хуҗаларның үзләреннән башка, Галимҗаннан сабак
укыячак өч-дүрт бала, ике студент һәм өч гимназистка бар иде. Карт Максудов, җылы
сүзләр әйтеп, Галимҗанны алар белән таныштырды.
Аш янында сүз Казан хәлләре, андагы хөкүмәт мәктәпләрендә укучы татар яшьләре,
матбугат, татар әдәбиятының кай якка таба үсүе һәм шуларга охшаулы башка мәсьәләләр
турында барды. Кыскасы, бу мәҗлес гомер буенча күңелдә сакланырлык дәрәҗәдә
кызыклы һәм күңелле үтте.
Таралышыр алдыннан карт Максудов, миңа карап:
— Каюм әфәнде, син инде шушы ике-өч көн эчендә, Галимҗан әфәндене Киев белән
таныштыр, — диде. — Үзең беләсең, Киевтә кызыксынырлык нәрсәләр күп.
Иртәгесен без шәһәр белән танышып йөрдек. Күрергә кирәкле урыннарны карап
йөри торгач, кварталның буеннан-буена сузылган университет бинасы янына барып
чыктык. Парадный ишеге төбендә бераз икеләнеп торганнан соң эченә кердек. Пөхтәлек,
мәһабәтлек, актовой залның зурлыгы, китапханәсенең акылларны хәйран калдырырлык
дәрәҗәдә байлыгы һәм башка яклары белән икебезне дә телдән яздырды.
Галимҗан университетның казарманы хәтерләткән тышкы күренешен бик үк
ошатып бетермәсә дә, эчендәге байлыгына хәйран булып йөрде. Урамга чыккач,
университетка карап, уйланып торды да сорады:
— Каюм, син ничек уйлыйсың, бу гыйлем-фән михрабына үрмәләп булырмы, юкмы?
— диде. — Әллә булмаса, явыз язмыш безне, аяктан егып, каядыр түбәнгә өстерәрме,
чәнчелдерерме?
— Белмим, Галимҗан, белмим шул, — дидем мин. — Әмма бу йортка тулы хокуклы
студент булып керү гаҗәп зур бәхет булыр иде. Белмим, насыйп булырмы икән? Бу
минутларда без икебез дә бик дулкынланган идек, икебез дә бер үк хис, бер үк теләк белән
яна идек.
Без, бер-берсенә капма-каршы булган ике дөньяны чагыштырып 128
9. ,С. Ә.* № 1. 129
карарга теләгәндәй, Киев Печерская лаврына киттек. Ул Киев шәһәре
астына казып салынган борынгы иң зур рус монастырьларыннан берсе.
Борынгы заманда, моннан күп-күп гасырлар элек ул рус культурасын
үстерү эшендә шактый зур роль уйнаган булса да, соңгы гасырларда,
аеруча XX йөз башында, кара динчеләр оясына әверелгән иде. Аның өчен
яктылык, мәгърифәт, халык азатлыгы һәм революцион фикерләр ят,
дошман. Үлем дошманы.
Менә без шул кара динчеләр оясы янында.
Шәһәрчекнең капкасыман ишеген ачып, җир астына, караңгыга
төшәбез. Безне зур, таза гәүдәле, кып-кызыл чырайлы монах каршы ала һәм,
икебезгә дә утлы шәм тоттырып, караңгы, тар коридор буйлап алып китә.
Як-якта кечкенә-кечкенә караңгы бүлмәләр. Анда христиан «әүлияләренең»
табутлары.
Караңгы бүлмәләрнең берсе янында туктыйбыз.
— Господа, табутларга кулларыгыз белән кагыласы булмагыз! — ди
монах. Ул, табут саен туктап, бу фәлән изге дип, «изгеләр» турында сөйли,
алар күрсәткән «могҗизаларны» саный. Имеш, менә бусы сукырларны
күзле иткән, хәтта бала тапмый торган хатыннардан да бала таптырган.
Имеш, бу изгеләрнең берсе дә черемәгән. Гәүдәләре тере кешенеке кебек
нык, таза.
Монах сөйләгән арада, Галимҗан «изгеләрнең» берсен тиз генә капшап
карады һәм, тыела алмыйча, әйтеп куйды:
— Монда бит кибәк белән сөяк кенә, — диде.
Мин сискәнеп киттем. Чөнки мондый хәлләрдә монахларның андый
кешеләрне, караңгырак почмакка алып китеп, аңнарын югалтканчы
кыйнауларын ишеткәнем бар иде. Ләкин, бәхеткә каршы, безнең монахыбыз
тавыш куптарырга теләмәде, безне, үзенчә хурлап, орышып, куып кына
чыгарды.
Җир өстенә килеп чыккач, Галимҗан күкрәген тутырып сулады.
— Каюм, ни дип уйлыйсың син, хурлык бит бу, валлаһи, хурлык! —
диде. — Культура үзәге булган Киевнең кыл уртасында дип әйтерлек,
шушындый вәхшилек, мәҗүсилек! Бер үк шәһәрдә ике культура:
университет һәм монастырь. Берсе — гыйлем, мәгърифәт, прогресс үзәге,
икенчесе — кара вәхшилек, наданлык, коллык. Бездә дә, татарларда да
шулай бит ул. Ике дөнья.
Мин, шаяртып, аның күңелен ачарга теләдем.
— Мин сине тагы «изгеләрне, әүлияләрне» зиярәт кылгач, тәүфыйк
табарсыңмы әллә дип уйлаган идем, ә син тагын да бозыла төштең, —
дидем.
Галимҗанның минем шаяртуга ничек җавап биргәнен хәтерләмим.
Исемдә калмаган. Тик аның минем яннан уйчан гына баруы әле дә күз
алдымда. .
Бераз баргач, сорады:
— Инде кая барабыз?
— Җир асты шәһәрчегендәге «әүлияләрне» күрдек. Хәзер инде җир
өстендә яшәп тә, үлемгә хөкем ителгән «тере мәетләр поселогына» барыйк,
— дидем. Һәм аны Подолга, ягъни шәһәрдән читтә яшәргә мәҗбүр ителгән
еврейләр поселогына алып киттем. Бу поселокта вакытлы рәвештә Киевкә
килгән яки шунда торып калган «алып-сатар» татарлар да яши иде.
Барыбызга да билгеле, Бөек Октябрь революциясенә чаклы, патша
хөкүмәтенең законы буенча, еврей хезмәт ияләренә Петербург, Мәс- кәү
калаларында һәм эчке Россиянең зур губерна шәһәрендә яшәргә рөхсәт
ителми иде. Алар бары Польша, Украина һәм Белоруссиядәге зур
9. ,С. Ә.* № 1. 130
шәһәрләрнең читләрендә аерым поселок булып кына торалар иде. Киевтә дә
Подлужиый дип аталган пычрак, баткак, әшәке район менә шул чикләү
нәтиҗәсендә туган район иде.
131
Галимҗан, мондагы пычраклык, ярлылык, бөлгенлекне күреп, телдән калды.
Кемне генә очратма, сары йөзле, сәләмә киемле, кеше кыяфәтендәге шәүләләрне генә
күрәсең.
Ниһаять, Галимҗан кинәт аңына килгәндәй көрсенеп куйды:
— Самодержавие менә ничек итеп үзенә кабер хәзерли икән! — диде. _ Каюм,
бүгенгә шул кадәресе җитеп торсын. Бу күренешләрдән бик арыдым. Син дә
арыгансың. Кайтыйк.
Икенче көнне вакытның иң күп өлешен музейда уздырдык. Момдагы байлык,
экспонатларның күплеге, төрлелеге һәм нәфис сәнгать бүлегендә сирәк очрый торган
әсәрләр Галимҗанның күңелен аеруча җәлеп итте. Бу музейда борынгы татар
гаскәрләренең сугыш киемнәре, сугыш коралларының күплеге, төрлелеге, хәтта
шулар арасында кайбер тарихи кыйммәткә ия булган җиһазларының да булуы исне
китәрерлек күренешләрдән иде.
Музейдан чыккач, драма театрына билетлар алып, кайтып киттек.
Иртәгесен мин, Галимҗанга башлаган эшендә зур уңышларга ирешүен теләп,
үзем укытучылык иткән калага — Казатинга кайтып киттем.
Өч айга якын вакыт аерылышып торганнан соң Галимҗанны күрү теләге белән
Киевкә килеп чыктым.
Кайнап, дулкынланып торган тереклек үрнәге булган Галимҗан муен тиңентен
эшкә чумган. Укыту эшләренең уңышлы баруы сизелеп тора иде.
Үзеннән укучы студентлар өлгергәнлек аттестатына хәзерләү өчен Галимҗанга
бик яхшы укытучы табып биргәннәр. Галимҗан бөтен күңелен биреп укырга
тотынган. Күптән яза башлап та, бәхетсезлек- кә тап булу аркасында юкка чыккан
«Казакъ кызы» романын өр-яңадан язарга керешкән. Шулар өстенә прогрессив
профессорлар тарафыннан киң халык массасына ара-тирә укыла торган лекцияләргә
дә йөрештергәли икән. Уфа ягы мирза малайларыннан берсе булган студент Хәлил
Еникиев белән танышып алган һәм аның булышлыгы белән «Мөселман студентлар
түгәрәгенә» (ул чагында Киев университетында кавказлы мөселманнардан гына да
184 студент бар иде), катышып, аларның җыелышларына йөрергә юл ачкан. Кыскасы,
Галимҗан үзенең Киевкә килүеннән канәгать иде.
Бу зур талант иясенең төп максатка, үзе әйтмешли, гыйлем-фәи михрабына таба
шундый юллар белән омтылуына, билгеле, шатланмаслык түгел иде.
— Казаннан хатлар киләме? — дип сорадым. — Нигәдер миңа соңгы вакытта
сирәк килә башлады.
— Миңа күп килә, — диде ул һәм Дәрдемәидтән яңа гына алган хатны укып
күрсәтте.
Февраль азагында Галимҗан үзе минем янга килде һәм миңа яңа басылып чыккан
«Яшь йөрәкләр» романын бүләк итте. Кәефе яхшы, күңеле күтәренке, тормышыннан
бик канәгать иде.
Апрель урталарында мине ашыгыч рәвештә Киевкә чакыртып алдылар. Килеп
керү белән Габдулла абый Максудов, бик борчылып, сүз башлады:
— Укыйм дигәч, чынлап торып укырга кирәк иде. Студентлар тирәсендә буталып
йөрү нигә кирәк булды икән бу Галимҗанга! — дип, Галимҗанның кулга алынуын
һәм хәзер төрмәдә ятуын сөйләп бирде. Галимҗанга да, миңа да үпкәләгәнлеген
белдерде.
— Буласы эш булган инде, Габдулла абый, — дидем мин. — Бу хәбәрне юлда
килгәндә ишетеп, аптырап калдым. Галимҗанның андый эшләргә катнашуын
ишеткәнем юк иде. Миңа читләтеп кенә булса да әйтмәде... Ничек булса да, Габдулла
абый, аиы котылдыру чарасын күрәсе иде бит, — дидем.
9* 132
Жандармнар башлыгы полковник, нәрсәдер иснәштереп, кичә
кичкырыи килеп чыккан иде. Авызын аракы белән чайкап утырганда, сүз
арасында гына дигәндәй, Галимҗан эше турында фикерен сораган булдым.
Бер сүз дә әйтмәде. Вакыты җиткәч чыгар, диде. — 1 абдулла абый, сүзен
дәвам иттереп, миннән сорады: — Галимҗанның студентлар тирәсендә
чуалуы турында шулай ук бер нәрсә дә белмисеңмени? — диде. «Юк»
җавапны алгач: — Алай булса, үпкәләштән булмасын, мин сине бары
шуның өчен генә чакырткан идем,—■ диде.
Икенче көнне мин, Галимҗанга ашамлык әйберләр кертергә, әгәр
мөмкин булса, хат та бирергә дип, төрмәгә киттем. Вокзал буфетында күп
еллар эшләгән, шәһәрнең жандармнары һәм полицейскийлары белән
шактый таныш булган касыймлы мишәр егете Шаһвәлиие дә иярттем. Аны
алып баруның файдасы тиде. Төрмәдәге дежурный аның танышларыннан
булып чыкты. Барып керү белән үк ул Шаһ- вәлине танып алды. Чөнки
Шаһвәли аңа, вокзал буфетына кергән чакларында, акчасыз гына аракы
эчерә, закускасын да куя торган булган. Шулай да кызыл борынлы жандарм
без алып килгән әйберләрне бик җентекләп тикшерде, хатыбызны кире
кайтарды, бусы ярамый, законга сыймый, әле тикшерү эше бетмәгән, диде.
Без тарткалашып карасак та, алмады.
— Ибраһимовны күрермен, нәрсәләр кирәк икәнен сорашырмын.
Чыккач, сезгә әйтермен, — диде.
Иң кимендә без шуңа риза булдык.
Бөтен нәрсәне акчага, тиенгә күчереп караучы Шаһвәли жандармның бу
тискәрелегенә бик гаҗәпләнде һәм кәефсезләнде.
— Менә бит, кәбәм!—диде миңа. — Менә бит нинди кешеләр бар! Син
аңа, буфетка кергән саен, стопка белән аракы китергән буласың. Алай-болай
булып китсәм, файдасы-фәләне тимәсме икән, дисең. Тияр, көт. Эчәргә белә
эт җан, ә кирәк чакта кечкенә генә кәгазь кисәген дә кертергә теләми. Менә
бит дөньяда нинди кешеләр бар!
Егетем озак тынычлана алмады, өзлексез мыгырданып торды.
Жандарм әйләнеп чыкты. Галимҗанга күлмәк-ыштан, сөлге, сабын
кебек әйберләр кирәк икән. Шуларны тиз арада кертүебезне үтенгән.
Галимҗанның фатирына кайтып, сораган әйберләрен хәзерләдем дә
Шаһвәлииең кулына тоттырдым, иртәгә илтеп бирергә әйттем.
— Илтәм, кәбәм, илтәм, — диде егетем. — Кирәк икән, теге хатны да
илтәм. Ыштан балагына тегеп кертәм.
Аның жандармга булган ачуы әле һаман басылмаган иде. Ул аны тагын
сүгеп алды:
— Ярамый, дигән була эт җан. Эчәргә ярый, ә хатны кертергә ярамый.
Менә бит нинди җирбитләр бар!
Шаһвәли хатны кертергә тырышканмы, юкмы, — анысын белмәдем,
әмма мин хәзерләп биргән әйберләрне керткән иде.
Шәһәрдә эшемне бетергәч, вокзал буфеты артына кереп утырып,
Галимҗан вакыйгасы турында Казанга, Фатих Әмирханга хат яздым. Ул,
минем хаттагы мәгълүматлардан файдаланып, бу турыда «Кояш»
газетасында язып чыкты. Бу хәбәрне, «Кояш»тан күчереп, «Вакыт» һәм
башка газеталар да бастылар.
Берничә ай үткәч, Галимҗанны төрмәдән чыгардылар. Шуннан соң ул,
политик ышанычсыз саналып, 1917 елның Февраль революциясенә чаклы
полициянең ачык карамагы астында яшәде. Студентлар хәрәкәтендә башлап
йөрүчеләрнең берсе булган Хәлил Еникиевне дә, моннан соң Россия
университетларының берсенә дә кабул итмәскә ясап, азат иттеләр.
Киевкә зур өметләр, бөек әмәлләр белән килгән Галимҗанның
канатларын төрмә, политик ышанычсызлык, полиция карамагы астын

да яшәү генә каера алмады. Киресенчә, бу сынауны үтеп, ул әдип буларак та, көрәшче
буларак та ныгыды, үсте, тагын да зуррак көч гайрәт белән үзенең максатына омтылды.
Ул елларда аның беренче максаты, үз сүзе белән әйтсәк, «гыйлем, фән михрабына» менү
иде. Гәрчә ул университетка керә алмаса да, заманыбызның зур язучысы, тел белгече,
галиме булып җитеште.
Әле дә хәтердә, төрмәдән чыгып, Казанга кайтып киткәч, миңа җибәргән
хатларының берсендә Галимҗан түбәндәге сүзләрне язган иде (ул хатлар шәхес
культы елларында югалдылар, мин аны бары күңелдән генә кптерәм): «Каюм,
Киевтәге хәятымның шулай очлануына аз гына да кайгырмыйм. Андагы эшләр,„
утырып чыгу минем өчен бер мәктәп булды. Дөресен әйткәндә, файдалы мәктәп.
Күзем ачыла төште. Күп нәрсәне һәм кешеләрне дөресрәк күрә, дөресрәк таный
башладым...»
Аның хаты менә шундый рухта язылган иде.
Революциядән соң ул бу вакыйганы яңадан исенә төшерде. 1922 елда «Татар
студентлары хәрәкәтеннән» дигән кечкенә бер брошюра бастырып чыгарды. Бу
әсәрендә ул, Киев вакыйгаларына чын революционерларча карап, түбәндәге сүзләрне
яза: «Реакция вакытында бездә бердәнбер яшерен хәрәкәт булган Киев вакыйгасы —
кәгазьләре, планнары, эшләргә дигән бу карарлары, эләккән протоколлары буенча
бик зур мәсьәлә тудырырлык бер нәрсә иде. Ләкин эшләгән эше, тудырган нәтиҗәсе
белән чыннан да бер миф, бер төтен тавы иде», — ди.
Төрмә, ялгыз камерада утыру белән тәмамланган Киев вакыйгасына шундый
үтергеч бәя бирү язучының соңыннан ни дәрәҗәдә’үскәнлеген, революцион
көрәшнең төп мәгънәсен ни дәрәҗәдә дөрес аңлаганлыгын күрсәтеп тора. Ул
брошюрада бер генә дә'лаф ору, мактану җөмләсе юк. Бары дөрес, ачык бәя бирү генә
бар.
Киев вакыйгасы «бер миф, бер төтен тавы» булса да, Галимҗанны үстерде, аңа
сабак бирде, аны көрәшкә өйрәтте.
КАЮМ МОСТАКАЕВ,
Журналист, педагог, пенсионер.

ХӘТЕРДӘ КАЛГАННАРДАН
атар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов белән миңа 1929 елда Ялтада
танышырга туры килде. Аңа чаклы мин аны, кайбер китапларын укып, барыннан да
бигрәк, хатыным аркылы белә идем. Тормыш иптәшем аңа кардәш тиешле.
Галимҗан Ибраһимов гомеренең соңгы елларын Ялтада үткәрде. Ялтага ул 1927
елда каты авыру хәлендә килгән. Үзенең Ялтага ничек килүе турында еш кына сөйли
иде: «Севастополь шәһәреннән Ялтага кадәр, автомобиль селкетмәсен өчен,
шиннарын бераз бушатып килергә туры килде. Мин бик каты‘авыру идем. Хәзерге
хәлем, ул вакытка караганда, чагыштыра алмаслык дәрәҗәдә яхшырды. Моңа
Ялтаның бай табигате, диңгез һавасы ярдәм итте. Шуның өчен Ялтага мин зур
бурычлы», — ди торган иде.
Ялтаның Халтурин урамы, 5 нче номерлы йорт. Хәзер инде ул йорт юк, сугыш
вакытында җимерелгән, диләр. Ләкин ул һаман күз алдымда. Мин генә түгел, аны
к\пләр хәтерли торгандыр. Чөнки, бу йортны эзләп, бик күпләр килә иде. Аның
әсәрләрен укып, я үзен күреп белгән кешеләр,' Кырымга, санаторийга килгәч, аны
күрми кайтмаска тырышалар иде'. Алар арасында язучылар яки аны күреп белүчеләр
генә түгел, бәлки Донбасс, Урал эшчеләре, Татарстан, Башкортстан колхозчылары да
була 132
Т
133
торган иде. Аны күрергә, аның белән сөйләшергә, төрле мәсьәләләр ту-
рында аның белән киңәшергә, аның сүзен ишетергә теләп, татарлар, үз-
бәкләр, казакълар, азербайҗаннар, башкортлар, кыскасы, күп милләт
вәкилләре килә иде.
Кайвакыт мин аңа:
— Галимҗан абзый, көн саен килә торган бу халыктан йөдәп бетәсеңдер,
— ди торган идем.
— Юк, Батыр туган, мин шул халык белән яшим. Халык миңа хәл кертә.
Тормышның мәгънәсе шунда, — ди торган иде ул.
Мин Ялта санаториеидә ятканда Г. Ибраһимов янына еш баручыларның
берсе булып киттем.
Г. Ибраһимов тора торган йорт тауда, агачлар арасында иде. Ике катлы
ак йорт, йорт үзе һәм ишек алды үсеп торган агачлар белән әйләндереп
алынган. Уртада ком катыш вак таш сибелгән ачыклык. Уң якта башка
агачлардан үзенең зурлыгы белән аерылып торган карт чыршы. Шул
чыршының күләгәсендә агарып барган озын чәчләрен артка таба тараган,
яланбашлы мәһабәт бер кеше утыра. Ул Галимҗан абзый. Аны күрергә
килүчеләрнең кайберләре белән ул шунда гына сөйләшә, кайберләрең өенә
алып керә. Кешеләрне аерганга түгел, кәефенең яхшылыгына» начарлыгына
карап шулай итә.
Ул мине беренче килүемдә үк бик ачык йөз белән каршы алды. Мин
аның белән күрешкәндә бик каушаган идем. Моны ул сизде булса кирәк.
Тынычландыргыч сүзләр әйтте. Каушавым тиз бетте һәм без иркенләп
сөйләшә башладык, йорт алды күзгә ташланырлык матур булганга, минем
шуңа игътибар итүемне сизепме, әллә болай гынамы:
— Монда бик уңайлы. Бердән, ял итеп утыру өчен әйбәт, икенчедән,
килгән кеше сорашып, эзләп йөрү мәшәкатеннән котыла, — диде.
Минем аның туган авылыннан ерак булмаган бер авылда туып-үскән
кеше икәнемне һәм хатынымның аңа кардәш булуын да белгәч, Галим-
җанның йөзе тагын да ачылып китте һәм бик күңелләнеп сөйләшә башлады,
авыл хәлләрен, андагы тормышны, ага-энеләрен сорашты. Бик озак
сөйләшеп утырдык. Авыруны борчымыйм дип, китәргә теләсәм дә, җи-
бәрмәде.
— Кайтыр алдыннан тагын кереп чык, тартынма, мин эш белән мәшгуль
түгел, — диде.
Мин санаторийда яткан чакта Баку шәһәреннән килгән авырулар:
«Имеш, Бакуның мәгълүм бер врачы туберкулезга каршы яңа бер дару
тапкан, шул дару белән дәваланып, туберкулездан бөтенләй терелеп була
икән», — дигән хәбәр тараттылар. Бу хәбәрне бөтен авырулар гаҗәп
шатланып каршы алды. Мин, үзем туберкулез белән авырмасам да, моны
ишетеп, бик шатландым. Шул минутта ук күз алдыма туберкулез белән
газапланучы Галимҗан килеп басты. Бу хәбәрне аңа җиткерәсем, аны да
шатландырасым килде. Төшке аштан соң, ял сәгате белән файдаланып
тормыйча, Галимҗан янына киттем.
Бу баруымда чыршы күләгәсендә берәү дә булмагач, өйгә керергә
булдым. Бу әле аларның өенә беренче керүем иде.
Өйнең икенче катына менгәч, уң яктагы ишекне шакылдаттым да, җавап
көтмичә, кердем. Кергәч тә уң якта кухня, аның янәшәсендә зур булмаган
бер бүлмә. Бу аш бүлмәсе булып чыкты. Ул бүлмәнең сул ягындагы кояшлы
бүлмәгә үттем. Бусы Галимҗанның ята һәм эшли торган бүлмәсе иде. '
Бүлмәнең җиһазы бай түгел: гади кровать. Шундый ук гади китап
шкафы, өстәл һәм бер-ике урындык. Тәрәзәне зур миндаль агачы каплый
язып торганга, бүлмә әллә ни эссе түгел.
Галимҗан абзый, мин бик шәп бер хәбәр ишеттем бит әле. Менә шул
хәбәрне сөйләргә дип килдем. Әгәр дөрес булса, искиткеч, — дидем һәм
хәбәрне түкми-чәчми сөйләп бирдем.
134
Бу хәбәргә ул бик шатланды, йөзе яктырып китте.
Шуннан соң ул газеталарны күзәтте, хәбәрнең раслануын көтте, әмма хәбәр
расланмады.
Кайтыр алдыннан тагын бардым, үземнең Ялтага эшкә киләчәгемне
әйттем. Чөнки врачлар миңа шулай киңәш бирәләр иде.
Бер-ике айдан мин семьям белән яңадан Ялтада. Шуннан башлап Галимҗан
белән мөнәсәбәт бөтенләй якынайды, аларга ялгызым да, семьям белән дә сш
бара торган булдым. Бу аның өчен күңелле иде бугай, чөнки бераз бармый
торсак, ул ризасызлык күрсәтә:
— Кайда булдыгыз, ник озак килми тордыгыз? — дип шелтәләп тә ала иде.
Шуның өчен мин аның янына мөмкин кадәр еш, ким дигәндә 3—4 көнгә бер
бара идем.
Аның белән сөйләшеп утыруы рәхәт, күңелле иде, чөнки ул бик ма- түр
сөйли, сүз һәрвакытта кызыклһң кирәкле, әһәмиятле мәсьәләләр турында була
иде. Кайвакыт ул, хәл белешергә кергәндә дә, икешәр-өчәр сәгать тота иде.
Аның янында вакытның үткәне сизелми иде.
Галимҗан, авыру булуына карамастан, агымдагы бөтен эшләр белән
танышып бара, барысы белән дә кызыксына иде. Ул елларда беренче
бишьеллык планны яңа гына үти башлаган вакыт иде. Ул инде бишьеллык
планны өйрәнгән, детальләренә кадәр белә, зур күләмдә план-плакат эшләтеп,
үзе ята торган бүлмә стенасына элеп куйган. Сүз бишьеллык план турында
барганда, ул сине стенадагы плакат янына алып бара да кирәкле объектларны
күрсәтә. Балаларча шатланып әйтә:
— Грандиоз план! Никадәр төзелеш! Әгәр шундый тагын ике-өч
бишьеллык планны үтәсәк, капиталистларның артларына тибәчәкбез. Менә ул
мәдәни һәм иҗтимагый үсү! Мондый зур эшләрне бары Коммунистлар
партиясе җитәкчелегендә генә башкару мөмкин. .
Мондый минутларда аның күзләре яна, хәтта сулган яңагына да ниндидер
алсуга якын бер төс бәреп чыга иде. Яшьләрчә рухлана, куана белә иде ул.
Агымдагы вакыйгаларны — партия Үзәк Комитеты пленумнары, Бө-
тенсоюз Башкарма Комитеты сессияләре материалларын ул үз вакытында
өйрәнә, тикшерә иде. Күп вакыт без аның белән бергә ил өчен әһәмиятле
мәсьәләләр турында фикер алыша идек. Кайвакыт икебездә ике төрле караш
туа да, бәхәс җитди төс ала. Нәтиҗәдә җиңелүче, әлбәттә, мин булып калам.
Галимҗан Кырымны, бигрәк тә Ялтаны бик ярата, аңа гашыйк иде. Бу
турыда шундый бер эпизод истә калган. Бер көнне кич белән сөйләшеп
утырганнан соң:
— Әйдә, Батыр, чыгып, бераз йөреп килик, — диде.
Ул, бераз искерә башлаган костюмын, кояш ашаган зәңгәр эшләпәсен киеп,
бервакытта да үзеннән калмый торган кәкре башлы таягын кулына алды.
Чыгып киттек.
Ул йөргәндә дә сөйләшергә ярата иде. Ләкин бераз бара да туктый, хәл ала
иде.
Шулай, туктый-туктый, әкрен генә бара торгач, тауга байтак менгәнбез.
Диңгез ягына кире борылдык. Алдыбызда бөтен Ялта, Ялтаның ялтырап янган
меңләгән утлары, диңгез —=• һәммәсе уч төбендәге кебек күренеп тора.
Порттан аклы-кызыллы-яшелле фонарьларын яндырган бер катер чыгып бара,
йөзләрчә утлар белән бизәнгән зур «Абхазия» пароходы портка кереп килә.
Кич матур, җылы, тыныч. Җил юк. Күктән, сирәк болытлар арасыннан
тулы ай елмаеп карый. Аның яктысыннан диңгез искиткеч матүп ялтырый,
сихерли. 71
Галимҗан бу манзарага гашыйкларча карап торганнан соң миңа беләге
белән төртеп: ’
~ Батыр, кара әле, гаҗәп манзара бит!—диде. — Мондый матурлыкның,
мондый кичнең бары, әкиятләрдә генә булуы мөмкин. Бу матурлыкны тел
белән, сүз белән яисә буяулар белән тасвирлый ала торган художник бармы
икән? Юктыр. Чынбарлык сәнгатькә караганда, бик һүп, бик күп көчлерәк,
баерак, мулрак.
Ул тынып калды һәм өйгә кайтып җиткәнче бер сүз әйтмәде. Мин дә,
аның күңел кичерешләрен сизеп, эндәшмәдем. Тик йорты янына килеп
җиткәч кенә әйтеп куйды:
— Менә шундый матурлыкны тасвирлый аласы иде. Гомергә хәтердә
калырлык булсын иде.
1931 елны аның 5—6 яшьләр чамасындагы бердәнбер улы — Рөстәме
дифтериттан үлде. Бу кайгыны ул бик авыр кичерде. Баланы күмгәндә
булсын, соңыннан булсын, күзендә бер тамчы яшь күренмәде. Ул, еларлык
хәлдән узып, исе китеп, катып калды. Бу хәл аның сәламәтлегенә шактый
начар тәэсир итте. Баласын бик ярата иде. Баласы да акыллы, матур, таза
иде.
Галимҗан Ибраһимов җиңелүне яратмый торган кеше булып хәтердә
калган. Әгәр аңа гомерендә җиңелергә туры килгән вакытлар булга- ласа,
ул аны авыр кичергәндер. Мәсәлән, бер кечкенә штрих. Без аның ■белән
кайвакыт шашка уйнаштыра торган идек. Әгәр ул җиңелә башласа,
тынычсызлана, борчыла иде. Аны ул хәлдән чыгару өчен, үзенә сиздермичә,
аңа юл куярга, аны «авыр хәленнән» коткарырга туры килә иде.,
Галимҗан җыйнаклыкны ярата иде. Ул, авыру булуына карамастан,
һәрвакыт яхшы итеп кырынган була, кирәк нәрсәләрен һәрвакыт кул
астында тота һәм аларның әйбәт булуын ярата иде.
— Язу өчен эшләгән җирең уңай булу гына җитми, хәтта яза торган
кәгазең дә, каләмең дә яхшы булырга тиеш, — ди иде ул.
Галимҗанның миңа биргән тагын бер сабагы әле дә хәтеремдә. Җәй
көне, ял көннәренең берсендә, эшләгән җиремә барып, бик озак эшләп
утырганнан соң, кайтышлый Галимҗанга кердем. Эштән кайтып барганны
белгәч, ул миңа:
— Патриотлык, туганым, әйбәт эш, ләкин илгә күбрәк хезмәт итим
дисәң, ял вакыты исәбенә эшләргә ярамый, — диде. — Бу үзеңә дә, илеңә
дә зарар. Сәламәтлекне сакларга кирәк. Менә, тәмәкеңне ташлап, бик әйбәт
иткәнсең. Яңадан башламауның секреты нәрсәдә икәнен беләсеңме? Аның
секреты: бер папирос тартмауда, берне тартмаска кирәк, — диде.
Галимҗан Казанны бик ярата иде. Шуңадыр, мин авырудан терелгәч,
бер баруымда ул минем кая кайту мәсьәләсе белән кызыксынды:
— Казанга кайт, — диде. — Казан үзебезнеке бит ул. Матур, куль-
туралы шәһәр. Үзәк. Менә дигән итеп эшкә урнашырсың. Башта, әлбәттә,
бергәләп ярдәм итәрбез, — диде. Ләкин мин никтер Уфага кайтып киттем.
Соңгы күрешүемдә ул:
— Бәйләнешне өзмә. Язгалап тор. Мин җавап язарга иренмим. Менә
сиңа истәлек итеп бер-ике китап һәм бөтен документларның копияләре, —
диде.
Ул документлар арасында Хезмәт Герое грамотасының фотосы, ав-
тобиография һәм башка документларның копияләре бар иде. Шәхес
культының иң азган елларында бу кәгазьләрнең барысын да яндырырга
туры килде. Чөнки җыелышларда булсын, матбугатта булсын, мине
Галимҗан белән бәйләнештә булган өчен каты гаепли башладылар.
1935 елның август аенда, ял вакытында, Галимҗанны махсус күрү өчен,
курсовка алып, Ялтага тагы бардым.
Бу баруда Галимҗанның хәле начарланган, ул шәһәр больницасында ята
иде. Мин аның янына өч тапкыр кердем. Бу вакытта инде Галим
Җан, элекке кебек, 5—10 минутка хәл белешеп кенә чыгыйм дип кергәндәге кебек,
икешәр-өчәр сәгать тота торган Галимҗан түгел иде. Ул бик үзгәргән, ябыккан, чәчләре
агарган, күзендәге элекке ялкын сүнә башлаган.
Мин кергән саен 5—10 минуттан артык булмадым, үзе дә элекке кебек: «Ник
утырмыйсың, кая ашыгасың?» — димәде, чөнки аңа сөйләшү авыр иде, мин моны
сизә идем.
Шуның өстенә больницадагы шартлар да шәп түгел иде. Ул беренче катның
гомуми бүлмәсендә ята. Башка авырулар да бар. Җитмәсә, бүлмәсенә кояш та төшми.
Тәрәзәгә якын үскән агачлар яктыны каплыйлар, шуңа күрә бүлмә күңелсез, караңгы
иде.
Мондый күренеш һәм аның хәле миндә бик авыр тәэсир калдырды. Галимҗан
Ибраһимовны шуннан соң күрә алмадым.
БАТЫР Г03ӘЕР0В.
карт коммунист, пенсионер