Логотип Казан Утлары
Очерк

ЭНЕРГЕТИКЛАР


Очерк I. УРУССУ
лек бу урында ни булган дисезме? Ни булсын, басу, дала иде. Туймазы якларында нефть табылгач кына, поездлар тукташтыргалый башлады. Будкасымак нәрсә дә корып куйдылар. Разъезд булып китте. Якын арага йөри торган поездлар законный туктый башладылар, — диде өстенә шәһәрчә тегелгән пальто, башына колакчын бүрек кигән шактый олы яшьтәге бер абзый. Без аның белән бер вагонда килгән идек. Бу абзый, чемоданын куеп, перчаткасын салып, тагын ни булганын бик тәмләп сөйләп китмәкче иде бугай, борылышта маңгаена «Уруссу— Бәйрәкә» дип язылган автобус күренгәч, ашыгып, саубуллашып та тормастан, тукталышка таба атлады...
Әйе, элек монда берни дә булмаган. Ә хәзер... Әнә зур тимер юл станцияләрендә генә була торган ике катлы менә дигән вокзал бинасы. Анда — матур итеп җиһазлаидырылгаи ял итү залы, буфеты, газета- китап киоскысы... Мәскәүдән, Казаннан, Ульяновскидан — Уралга, Баш- кортстанга һәм киресенчә — Уралдан, Башкортстаннан — Мәскәүгә, Казанга, Ульяновскига, шулай ук арырак та, пассажир поездлары, төрле машина төягән товар вагоннары, бик күп цистерналар таккан тепловозлар үтеп кенә тора. Күбесе туктый: пассажирлар төшерә, пассажирлар ала, машина, төрле җиһазлар бушата, товар төйи, ә кайберләре туктап та тормый, «Исән торасызмы, сау булыгыз!» дигәнсы- ман, станциягә керер алдыннан һәм чыгып киткәч гудок биреп ала да боргалана-боргалана күздән югала.
> Уруссу — зур магистральдә Татарстан белән Башкортстан чигенә, Ык елгасы буена урнашкан тимер юл станциясе, бары тик күләме ягыннан гына шәһәрләрдән калышырлык эшчеләр поселогы. Күп квартиралы таш йортлар урамнарның һәр ике ягыннан тип-тигез булып тезелеп киткән. Аларның һәрберсе бакча эчендә утыра. Асфальт җәелгән тротуарлар һәм машиналар юлы араларында, урамның бер очыннан икенче очына кадәр ике яклап, бакчалар сузыла, йортлар буендагы бакчалар — матур итеп корылган челтәрле таш койма эчендә. Яшеллек гаять мул. Архитектураның бүгенге таләпләреннән чыгып
Э
6, ,с, Ә." № 1. 81
салынган өч катлы зур Культура йорты бик күп шәһәр клубларын көн- ләштерерлек. Колонналар, төрле картиналар, стендлар белән бизәлгән фойесында кичләрен яшьләр бииләр, төрле уеннар уйныйлар, күп сан- ы ч,үлмәләрендә төрле үзешчән түгәрәкләрнең дәресләре бара, спорт залында физкультурачылар күнегүләр үткәрәләр. Аскы катта кафе 1әм биллиард залы... Культура йортыннан ерак та түгел, зур универмаг слән рәттән — киң экранлы кинотеатр «Мир». Ленин урамы белән Ык үзәнлегенә таба бераз баргач, аерым бер кварталны алып торган больница шәһәрчегенә килеп чыгасың, ә үзәнлектә, поселок читендә стадион. Азык товарлары, промышленность товарлары, культура товарлары кибетләре, ашханә, кафе, көнкүреш мастерскойлары алар барысы да бүгенге таләпләрдән чыгып җиһазландырылган. Нәрсәсе белән шәһәрдән ким! Һәр квартирага да газ кергән. Газ гынамы соң әле! Салкын суы да, җылы суы да торба буйлап квартираңа агып керә, ваннага кереп юынып аласың килсә, су җылытып маташасы түгел, кранны гына борасы...
Бакчалар поселок урамнарында гына түгел, Ык үзәнлеге буйлап та сузылган. Болары җиләк-җимеш бакчалары, эшчеләрнең үз бакчалары. Бу бакчаларга терәлеп калары тезелеп киткән,
Ләкин бу поселокка түгел. Уруссу— үзенең
II. ГРЭС УТЛАРЫ
Әнә ГРЭСның биш-алты катлы бинасы, йөз метрдан биергәк булган морҗалары, меңнәрчә кубометр сыеклык сыешлы резервуарлары посе-локның һәр очыннан зур-зур йортлар аша да күренеп тора. Морҗалар очыннан аксыл төтен — ягулык-газ калдыклары акрын гына тирбәлә- тирбәлә болытларга тоташа.
Әлбәттә, бу якларда — Башкортстан һәм Татарстан җирләрендә — «кара алтын» чыгарыла башламаса, бәлки монда электр станциясе салуның, дөресрәге, сугыш барган районнардан эвакуацияләнгән машиналарның нәкъ менә шушы урында урнаштырылуы, җыелуы кирәк тә булмас иде. Уруссу ГРЭСының барлыкка килүе турыдан-туры «Икенче Баку»да мул нефть чыганаклары эшкәртелә башлауга бәйле.
ГРЭС Бөек Ватан сугышы елларында, төгәлрәк әйтсәк, 1942 елның башында төзелә башлый.
1942 ел салкыннарын кем генә хәтерләми?! Чыпчык очып барган җиреннән катып тәгәри. Салкынга хәтта хайван да түзми: атларның борын-колакларыннан кан китә. Бүтән елларда кыш көннәрендә буран башланса, суык зәгыйфьләнә: урман өсләрендә, авыл өсләрендә болыт кара төскә керә, бу — көннәрнең җылынуы билгесе. Ул елны бит бураннар вакытында да температура күтәрелмәде, суык сөякләргә генә түгел, үзәккә үтте. Ә кешеләр бирешмәгәннәр. Бернинди күтәрү, бушату машиналары, җайланмалары булмауга карамастан, кулың тисә боз булып ябышып катарлык суыкта авыр машиналарны вагоннардан бушаталар, туйганчы ашаган да юк бит дип тормыйча, аларны тиешле урынга ташыйлар. Тау ярып таш чыгаралар, аны китереп станциянең бинасын торгызалар. (Станциянең беренче чираты әле дә тора. Аны хәзер склад иткәннәр. Тышкы матурлыгына игътибар биреп тормаганнар— стеналары кытыршы. Әмма булсын дип, нык итеп салганнар).
Ике елдан соң, хөкүмәт тарафыннан билгеләнгән срокта, беренче турбогенератор сафка баса, һәм ул Туймазы нефть промыселларын электр көче белән тәэмин итә башлый. Дошманны тизрәк тар-мар итү, сугыш алып килгән җимерекләрне тизрәк аякка бастыру өчен вата-
диярлек елганың ике ягыннан да нефть выш- еракта газ факеллары яна.
тимер юл эшчеләре дә, нефтьчеләр дә хуҗа энергетиклары белән атаклы...
82
Ь1быз «кара алтыи»ны торган саен күбрәк таләп итә. Нефтьчеләр,» этанның, халыкның бу таләбен үтәп, Туймазы тирәсендә «кара элтын»ның тагын да куәтлерәк чыганакларын табалар. Гаҗәп тизлек оелән үскәннән-үсә барган нефть промыселларының электр энергиясенә мохтаҗлыгы зур була — аларны әлеге турбогенератор гына канәгатьләндерә алмый инде. Ниһаять, станциянең икенче генераторы да ток бирә, станциягә параллель рәвештә күчмә электростанцияләр — энергопоездлар хәрәкәт итә башлый.
Башкортстанда һәм Татарстанда яңадаи-яңа нефть мәйданнары табыла тора, «кара алтын» чыгару арткаинаи-арта. Аларны электр көче белән тәэмин итү өчен ГРЭСның куәтен дә арттырырга кирәк була һәм ГРЭСның икенче чираты (1950), аннары өченче чираты (1953) үсеп чыга. 1957 елга инде электростанциянең куәте электәге еллар белән чагыштыргысыз үсә һәм аңа үз илебездә эшләнгән яңа. агрегатлар урнаштырыла.
ГРЭСның инде егерме еллык тарихы бар. Халкыбыз өчен гасырларга тиң вакыт бу. Шул вакыт эчендә булып үткән дөнья күләм-тари- хи әһәмиятле вакыйгалар, халкыбызның һәр өлкәдә тиңдәшсез җиңүләре, ирешкән бөек казанышлары — алар һәркемнең күз алдында. Бу чор эчендә халкыбыз ирешкән казанышларда Уруссу энергетиклары керткән өлеш тә аз түгел. Алар һәрвакыт коммунизм төзүчеләрнең алгы сафында. Алардагы техник-экономик күрсәткечләр республика энергетиклары өчен генә түгел, бәлки бөтен Советлар Союзындагы күп. кенә электр станцияләре өчен дә үрнәк булырлык.
Мәсәлән, ягулыкка экономия мәсьәләсе. Партиянең XXI съездында, җылылык электростанцияләрен гидроэлектростанцияләргә караганда, тизрәк салу мөмкинлеге һәм арзанракка төшүе басым ясап әйтелде. Ләкин моның өчен ягулык ресурсларының гаять зур булуы кирәк. Бу төр электростанцияләр өчен ягулык — төп мәсьәлә.
Уруссу ГРЭСы күп электростанцияләр өчен уртак ягулык — күмергә исәпләп салынган. Монда күмер ташу өчен никадәр эшелон кирәк булыр- иде һәм ул күпмегә төшәр иде. Ул күмерне бит җир астында казырга, җир өстенә чыгарырга, вагоннарга төяргә дә кирәк. Аннары урманга утын ташу кебек мәгънәсезлек тә килеп чыга: тирә-якта хәзер никадәр газ факеллары яна, никадәр энергия җилгә оча! Ул әрәмгә янган газларны электр энергиясенә күчереп исәпләсәң, ничә мең яки миллион, киловатт энергия чыгар икән? Ә бит бер киловатт электр энергиясе бер секунд эчендә бер центнер йөкне бер метрга күтәрә ала, яисә промышленностьта, авыл хуҗалыгында сигез кешене авыр физик хезмәттән азат итә. Бер тонна авырлыкны 367 метрга өскә күтәрү, 50 килограмм металл прокаты кою, 42 килограмм шикәрне эшләп чыгару һәм төрү, 10 метр мамык тукымасы туку өчен бер киловатт-сәгать энергия (1 кило- ватлы машина 1 сәгатьтә эшләп чыгарган куәт) җитә.
Ләкин станциядә урнаштырылган пар казаннары газ түгел, күмер- тузаны ягу өчен көйләнгән. Чөнки заводларга заказлар гадәттә ягулык, төрен күрсәтеп бирелми бит.
ГРЭС эшчеләре ярдәмне читтән көтеп тормыйлар: казаннарны газ,, мазут, эшкәртелмәгән нефть ягарлык итеп җайлыйлар, моның белән файдалы эш коэффициентын яхшырталар, ягъни бер киловатт-сәгать- электр энергиясе эшләп чыгару өчен киткән шартлы ягулыкны киметәләр. Пар казаннарына яңа җайланмалар урнаштыру, камилләштерү тәкъдимнәре дә ягулыкның үзкыйммәтен киметүгә зур этәргеч биргән. Хәзер Уруссу ГРЭСы 10 киловатт-сәгать энергия бирүгә киткән ягулыкның үзкыйммәте буенча шул типтагы электростанцияләр арасында Советлар Союзында беренче урынны алып тора.
Бүтән техник-экономик күрсәткечләр дә биредә чыи-чыилап сокланырлык. Партиябез Үзәк Комитетының электр энергиясен экономияле-
6* 83
файдалану турындагы чакыруына кушылып, ГРЭС коллективы бер ел мия АӘ У'? М0ХтаҗлаРы өчен тотыла торган энергиягә 1 процент эконо-
1 процент кечкенә генә сан кебек үзе. Исәпләп карасаң, ул уналты миллион киловатт-сәгать дигән сүз. Бу энергия өстәмә рәвештә самолетлар ясау өчен тиңдәшсез металл булган 800 тонна алюминий коярга яки сигез миллион пар аяк киеме тегәргә җитә. Меиә нәрсә ул 1 процент!
Уруссу ГРЭСында мондый күрсәткечләр болардан башка да күп. Татарстан совнархозына караган предприятиеләр арасында социалистик ярышта ул ел саен дип әйтерлек беренче урынны алып килде.
Партиябезнең XXII съезды алдыннан 1961 елның 22 сентябрендә Уруссу дәүләт район электр станциясенә республикабызда береичеләр- дәи булып Коммунистик хезмәт предприятиесе исеме бирелде.
Коммунистик хезмәт предприятиесе! Республикабызда бу мактаулы исемнең беренче булып энергетиклар коллективына бирелүе, уйлап карасаң, зур символик мәгънәгә ия...
1920 ел. Декабрь. Салкын кыш. Бу вакытта әле Ватаныбыз җирләре дөнья империализмы илбасарларыннан һәм контрреволюционер- лардан азат ителеп тә бетмәгән. Күп урында каты сугышлар бара. Шәһәрләрдә, авылларда җимереклек, ачлык...
Мәскәүдә, Зур театрның биш яруслы залында илебезнең төрле поч-макларыннан хезмәт халкы вәкилләре җыйналган. Биредә Советларның VIII Бөтенроссия съезды бара. Залдагы кешеләрнең күзләре сәхнәдәге зур картага төбәлгән. Картада Россиянең күп урыннарын төрле төстәге лампочкалардан ясалган түгәрәкләр бизи. Утыз түгәрәк.
Карта янына өстенә җылы кием кигән бер кеше баскан да, кулындагы таягы белән әлеге түгәрәкләргә күрсәтеп, доклад сөйли. Картада таяк тигән урыннарда якты лампочка кабына. Ул — инженер-энергетик Г. М. Кржижановский — В. И. Ленин инициативасы буенча төзелгән ГОЭЛРО планын съездга катнашучыларга аңлата.
Ә залда суык һәм караңгы. Чөнки картадагы лампочкаларны, якты сызыкларны, түгәрәкләрне яктырту өчен Мәскәүдәге барлык электр энергиясе тотылган. Бары тик Кремльдә генә 16 шәмле бер лампочка янган...
Шулай да залдагылар В. И. Ленин күрсәткән киләчәкнең яктысын ачык күргәннәр, бу аларның күңелләрен җылыткан. Әлеге утыз якты түгәрәкнең унысы төзеләчәк гидроэлектростанцияләрне, калганнары — ягулык белән эшли торган станцияләрне аңлаткан. ГОЭЛРО планы 10—15 ел эчендә бу станцияләрне төзеп бетерү бурычын куйган.
Нәкъ әнә шушы съездда инде В. И. Ленин Халык Комиссарлары Советы эше турында ясаган докладында ГОЭЛРО планын партиябезнең икенче программасы дип атый.
«Безнең партия программасы бары тик партия программасы гына булып кала алмый,—ди Владимир Ильич ул докладында. — Ул безнең хуҗалык төзелешебезнең программасына әверелергә тиеш, шулай булмаганда ул партия программасы буларак та яраксыз булачак. Ул партиянең икенче программасы белән, бөтен халык хуҗалыгын яңадан барлыкка китерү һәм аны хәзерге техника дәрәҗәсенә җиткерү планы белән тулыланырга тиеш. Электрлаштыру планыннан башка без чын төзелешкә күчә алмыйбыз... Партиянең бу программасы, безнең хәзерге программабыз кебрк партия съездларында гына үзгәртелергә тиеш булган, үзгәрми торган программа булмас. Юк, бу программа һәр
84
көнне, һәрбер мастерскойда, һәрбер волостьта яхшыртыла, эшкәртелә, камилләштерелә һәм үзгәртелә барачак.
Коммунизм — совет власте плюс бөтен илне электрлаштыру ул...
Ил электрлаштырылгач кына, промышленность, авыл хуҗалыгы һәм транспорт хәзерге заман эре промышленностеның техник базасына корылгач кына, тик шул чакта гына без җиңәрбез...» XVII
Бу елларда Советлар Россиясенә Англиянең күренекле язучысы Герберт Уэллс килә. Марсианнар һәм Айга очу турында язарга, фантазиясе җиткән Уэллс ул планның чынга ашасын башына сыйдыра алмый. Аның җимерек, таланган Россияне ун-унбиш елдан соң шәһәрләрендә һәм авылларында электр утлары балкып торган ил итеп, гигант завод-фабрикалар иле итеп хәтта күз алдына китерергә дә фантазиясе җитми. «Утопия — бу», — ди ул.
Ә чынлыкта ГОЭЛРО планы 15 ел эчендә өч тапкырга арттырып үтәлә!
Ә хәзер исә, җидееллыкның 5 нче елында, Советларның тарихи VIII съездыннан соң бары тик 42 ел үткәч (аның әле 15 елын Ватаныбызга көчләп тагылган сугышлар һәм хуҗалыкта сугыш җимерекләрен төзәтү алып тора), 1920 елга караганда 800 мәртәбә артыграк электр энергиясе эшләп чыгарыла. Димәк, бездә хәзер бер тәүлек эчендә генә эшләп чыгарылган электр энергиясе моннан 42 ел элек бөтен ел буена эшләп чыгарылган энергиягә караганда ике ярым тапкырга артыграк! Ә тагын алты-җиде ел эчендә электр энергиясе эшләп чыгару быелгыга караганда ике-ике ярым тапкырга артачак, 1970 елда илебездә электр энергиясе эшләп чыгару 1000 миллиард киловатт- сәгатьтән дә узып китәчәк!
Бу бик табигый: коммунистик җәмгыять — муллык җәмгыяте. Коммунизмга якынайган саен, хезмәтнең җитештерүчәнлеге арта, һәр эшче моның өчен хезмәт процессында гаять зур электр энергиясен файдалана.
Ә коммунизм безнең өчен хәзер ерак киләчәк түгел инде. Аның характерлы сыйфатларын без хәзер үк чынбарлыкта, әйләнә-тирәбездә күп күрәбез.
«Коммунистик хезмәт коллективы», «Коммунистик хезмәт ударнигы» — бу мактаулы исем өчен көрәш заманыбыз өчен иң характерлы үзенчәлек. Бу исемне яулап алган коллективлар: бригада һәм цехлар, смена һәм вахталар, завод һәм фабрикалар хәзер инде меңнәрчә. Хәзер инде зур-зур шәһәрләр, колхоз һәм совхозлар бу мактаулы исемгә лаек булу өчен көрәшә.
«Коммунизм совет власте плюс бөтен илне электрлаиггыру ул».
Бөек даһиның гомумиләштерелгән бу формуласын кабат искә төшерик. Моннан ачык күренә: коммунизмның материаль-техиик базасын тудыру электрлаштырудаи башка мөмкин түгел. Димәк, коммунистик иҗтимагый мөнәсәбәтләрне үстерүдә, киләчәк, коммунистик җәмгыять кешесе формалашуда энергетиканың гаять зур әһәмияте бар.
Кешелек җәмгыятенең якты маягы булган коммунизм бинасы диварларын төзүдә илебез энергетикасы кан тамырларына аерылмас булып береккән Уруссу ГРЭСы коллективының да өлеше юк түгел. «Коммунистик хезмәт предприятиесе» исеменә республикабызда нәкъ менә энергетиклар коллективының иң беренче лаеклы булуы әнә шуңа күрә зур мәгънәгә ия. Уруссу ГРЭСыннан республикабыз һәм күршеләребез шәһәр һәм авылларына, нефть буровойларына һәм промыселларына, заводларына һәм фабрикаларына электр уты гына түгел, коммунизмга хас эш һәм яшәү үрнәге дә тарала...
XVII В. И. Ленин, Әсәрләр, 31 том, 482—484 битләр. Татарстан китап нәшрияты.
85
III. ЯХШЫ КЕШЕЛӘР
Без яңа юл җиргә салырбыз, Хезмәт булыр җирнең хуҗасы.
Г. М. Кржижановский.
ГРЭСның партия оешмасы секретаре Алексей Иванович Захаров — Урта буйлы, ябыграк кына гәүдәле, кырыс йөзле, ир урталарындагы кеше — бүген вакыты тыгыз булуга карамастан, мине станция белән таныштыру эшен үз өстеиә алды.
Эшчеләр белән эш урыннарында танышу яхшырак булыр, — диде ул. — Әйдәгез, цехларны йөреп чыгыйк. Күрерсез, сөйләшерсез...
Мин моңа бик шатланып риза булдым. Үзем дә шул турыда сорарга тора идем. Хуҗа кеше үзе тәкъдим иткәч, җитмәсә, үзе мине ияртеп йөрергә ниятләгәч, күңел күтәрелеп китте. Югыйсә, станция белән танышуны кайдан, нәрсәдән башларга белмичә тәмам аптыраган идем.
Моңа кадәр миңа редакция эше буенча бары тик колхозларда, сов-хозларда гына булырга туры килә иде. Анда нәрсә, бары да таныш. Килеп җитәсең һәм идарәгә барасың да керәсең. Фатирга урнаштыралар, кирәк-ярагыңны кайгырталар. Урнаш та теләгәнчә йөр: фермасына бар, клубына кер, төзелешләрен кара. Тәмәке көйрәтеп җибәр дә, теләгән кешең белән сөйләшеп утыр. Кемнең кайда эшләгәне дә күз алдында.
Ә монда бөтенләй башка. Әнә «Чисталык тактасы», кайсы участок турысында — 2 ле, кайсысының—5 ле, 3 ле белән 4 ле куелганнар да шактый. «Ат аунаган җирдә төк калыр», диләр. Эше булгач, эзе дә бардыр инде. Ә эшләре шәптән күренә. План үтәлешен күрсәткән тактада — процентлар югары. Камилләштерү тәкъдиме кертүчеләрнең «Мактау такталары»нда да рәсемнәр күп.
Завкомның киңәйтелгән утырышы булачагы турында белдерү ябыш-тырылган ишекне ачып, ГРЭС вестибюленә узабыз. В. И. Ленинның зур итеп эшләнгән бюсты, колонналар, стена газетасы, байраклар, пыяла астында бик матур итеп эшләнгән «Почет кенәгәсе», «Коммунистик хезмәт предприятиесе» исеме бирелү турында таныклык...
Тар гына коридор аша үтеп, цехка керәбез. Монда пар казаннары залы икән. Берничә кат йорт биеклегендәге казаннар бер-бер артлы тезелеп киткән. Алар янында кеше фил янындагы кырмыска кебек кенә күренә. Шулай да казаннар түгел, кешеләр игътибарны үзләренә күбрәк җәлеп итәләр. Чөнки эшчеләр биредә бик аз.
Захаров пар казаннары тирәсендә йөри-йөри суның пар казаннарына килеп җиткәнче ничек эшкәртелүен, казан эчендәге процессны, югары атмосфера басымы астында парның турбиналарга юнәлдерелүен сөйләп бирде. Ләкин монда эшләүчеләр кайда соң?..
Әһә, аларның эш урыны казаннарның аргы ягында икән. «Алар» дигәч 1тә, монда күплек алмашлыгы куллануның кирәге юк. Шушы гаять зур «җәһәннәм машиналары»ның икесенә, өчесенә бер машинист хезмәт күрсәтә. Футбол кырыннан азрак кына кечерәк булган залда бармак белән генә санарлык кеше эшли. Менә биредә — 4,5 номерлы казаннар янында — Антон Сергеев — урта буйлы, ябыграк кына, озынча битле, биек маңгайлы, тыйнак, соры күзле, утыз яшьләрендәге татар егете. Арырак бер машинист өч казанга хезмәт күрсәтә. Ә тегендә, алгы якта — Горелов — күптән түгел генә армиядән кайткан яшь егет. Тагын боларга өлкән мастер, смена начальнигы һәм биш машинага бер машинист ярдәмчесен өстәргә була. Менә бу гигант машиналар, алар эчендәге меңнәрчә градуслы ут өермәсе, торбалардагы югары басымлы пар агышы һ. б. лар, һ. б. лар белән әнә шул биш- алты кеше идарә итә. Дөресрәге, алар түгел, автоматлар идарә итә. Ә машинистлар щитка беркетелгән электрон-хисаплау машиналарының
86
шакмаклы кәгазь битенә язган тамгаларын укыйлар. Әллә ничә төрле приборларның стрелкаларын күзәтәләр. Хәтта, яки пар басымы, яки ягулык, яки ягу өчен кирәк булган һава агымы нормадан артып яисә кимеп китсә дә, автомат, звонок һәм яктылык сигналы белән, бу турыда машинистка хәбәр итә һәм ниндидер механизмнарны хәрәкәткә китерә.
— Без, элеккечә әйтсәк, кочегарлар инде, — диде Сергеев һәм щит янына барды да электрон-хисаплау машинасының капкачын ачып күрсәтте. Анда радиоалгыч яки телевизор эчендәге кебек төрле лампалар куелган, нечкә үткәргеч чыбыклары челтәрләнгән. — Әнә шулар белән эш итәбез инде. — Аның тавышында үз эше белән горурлану сизелеп тора иде. Ул капкачны япты да кайсы сәгатьтә парның нинди режим белән агышын күрсәткән тамгаларны карап чыккач, сүзен дәвам итте: —Әмма хәзер кочегар сүзе искерде инде. Кара күмер тузанына, манма тиргә батып, көрәк беләи мичкә күмер ыргытучы эшче юк инде ул хәзер...
Әйе, Антонның эше элеккеге кочегар эшенә бөтенләй охшаш түгел. Эшче сүзен дә элеккеге мәгънәсендә кулланып булмый инде аңа карата хәзер. Ул — акыл хезмәте беләи эш итүче, иҗади хезмәт кешесе. Антон — бу гигант машиналарның чын хуҗасы, командиры, ә аларнын колы түгел.
Ирексездән, күз алдына М. Горькийның капитализм шартларында эшченең машиналар янындагы эш процессын сурәтләгән картинасы килеп басты.
«Монда хыяллануга, фантазиягә, акылга урын юк, — дип яза ул «Металл арасында» XVIII исемле зарисовкасында. — Монда азатлыктан мәхрүм ителгән, җансыз хәрәкәт хакимлек итә.
Күзләрдән гаять зур тимер һәм чуен кисәкләре чагыла, корыч ялтырый, бакыр җемелди; җансыз машиналар үкерәләр, чыжылдыйлар, гөрелдиләр.
Тиргә, пычракка баткан кеше, ертык киемгә төренгән кеше машиналарның кечкенә частьларына май эчертә һәм бер тырналу эзе дә булмаган тимердәге пычракны һәм тирне үзенең бәрелеп кара көйгән йөзендәге һәм кулындагы пычракны сөрткәнгә караганда шактый ешрак сөртеп ала. Бу шау-шу, гүләү һәм өзлексез хәрәкәт эчендә ул, уенчык, иске, ватык уенчык кебек, кызганыч һәм кирәксез. Ул шундый автоматик, шулкадәр машина хәрәкәтенә буйсынган һәм алариың эш барышына бөтен барлыгы белән шулкадәр күмелгән, аның үз тормышы юк кебек, һәм бу энергияне машиналар хәрәкәтеннән үзләштерә төсле.
...Металлдан ясалган шушы гигантлар аның эшен җиңеләйтә аламы соң? Ул бөтенләе беләи аиың хакимлегендә. Алар әйләнәләр, йөгерәләр, шаулыйлар, колакны тондыралар, ару-талусыз — хәрәкәтләнәләр, ялыкмыйча эшлиләр, авыртусыз ватылалар, — ул, ялыгып, сызланып, авыртудан әрнеп, арып бөтен нәрсәдән ваз кичкән килеш, аңгыраеп алармы карый, кадерли...
Кая да булса... читтәрәк бер ун минут аңа карап торасың да, үзеңне бу шау-шудан, хәрәкәттән исергән, йончыган һәм ватылган кеше итеп тоясың...»
Монда да гигант агрегат — биеклеге биш-алты катлы йорт биеклегендәге пар казаны. Югарыга таба тимер баскычлар менеп киткән, төрле юанлыктагы торбалар пар казаннарыннан чыгып, тирә-юньгә сузылалар. Казан эчендә ялкын өермәсе улый, үкерә. Ә тирә-якта, идәннәрдә танец мәйданындагы кебек чип-чиста. Биек тәрәзәләрдән төшкән кояш нурларында бөтен нәрсә ялтырап тора. Идарә пульты янында өстенә чиста костюм, ак күлмәк кигән Антон Сергеев, кулла-
XVIII М. Горький, Әсәрләр, 23 том, 1953 ел, 159—160 битләр.
87
рын кесәсенә тыгып, арлы-бирле йөри. Шунда ук кызыл материя ябылган өстәл. Өстәлдә телефон һәм журнал. Ул әледән-әле бронза, никель пәм пыяладан ясалган приборларның стрелкаларына караштыргалый, махсус күзлек киеп казан эчендәге ялкынны күзәтеп тора да ниндидер кнопкага басып ала. Әйтерсең, ул фәнни-тикшеренү лабораториясендәге гыильми тәҗрибә ясаучы галим!..
Монда син үзеңне ватылган, йончыган кеше итеп сизмисең. Киресенчә, кеше хезмәтенең гүзәллегенә, кеше акылының киңлегенә һәм тирәнлегенә, кеше көченең бөеклегенә хәйран каласың. Күңелең күтәрелеп, сафланып китә, йөрәк яңа дәрт белән тибә башлый, шушы гигант машина көче генә башкара алырлык эшләрне башкарырдай •булып, канатланып китәсең!..
Шушы ике гигант агрегатлар белән берүзе идарә итүче Сергеев Антон кем соң ул? Гади авыл малае. Башкортстан авылларының берсендә 1928 елны туган, һөнәр мәктәбен тәмамлап, кочегар һөнәрен үзләштергән, башта шахтада, аннары Сучанда электростанциядә эшләгән. 1951 елны монда кайтып төпләнгән. Өйләнеп, нигез корган — кичке мәктәптә 9 классны тәмамлаган.
Пар казаннары буенча һәртөрле техник яңалыкны, автоматларны даими өйрәнеп бара. Үзе эшли торган «В» вахтасында — профорг. Аның биографиясе дә үзе кебек үк бик гади, бүтән бик күп, ун меңнәрчә эшче һәм колхозчы биографияләреннән аерылмый.
Әйе, гади эшченең хәзер физик хезмәт белән түгел, акыл хезмәте •белән шөгыльләнүен күп җирдә очрата алабыз. Ләкин мәсьәлә эшченең катлаулы приборлар белән эш итүендә генә түгел бит.
Менә шушы ук вахтада эшләүче Миша Горелов. Аңа әле 25 яшь тә юк. Совет Армиясеннән кайтып, монда эшкә кергәненә берничә ай гына. КПСС членлыгына кандидат Горелов шушы кыска гына вакыт эчендә үзен коммунистик хезмәт коллективы члены булуга лаеклы икәнлеген күрсәтеп өлгергән; Буш вакытларда шигырьләр яза. Ләкин быел аның өчен буш вакыт бөтенләй диярлек юк: ул өлгергәнлек аттестаты алырга әзерләнә.
— Мин бу автоматларны күзәтеп тору эше яшьләр өчен бик үк кулай түгел дип исәплим, — диде ул, казанга килә торган су режимын тәэмин итүче автоматның эш принцибын күрсәтә-күрсәтә. — Бу эштә пенсиягә чыккан картлар да эшли алыр кебек.
Аннары өстәп куйды:
— Ничек, Казан кибетләрендә мотоцикллар булып торамы? Монда һич кайтмый...
Үз эшеннән канәгатьсезлекме бу? Мин алай димәс идем. Бу — яшьлек романтикасы, алга омтылу. Ул эштән түгел, ә үз-үзеннән канәгатьләнми. Аның яшендәгеләр бит инде илнең һәр почмагында зур геройлыклар эшлиләр, ерак йолдызларга очарга әзерләнәләр, мөһим фәнни очышлар ясыйлар!..
Бер дә күңелеңне төшермә, Миша! Син дә яшь гомереңне бушка гына уздырмыйсың. Моңа кадәр үткән вакытың да бушка үтмәгән. .Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, машинист һөнәрен үзләштергәнсең. Совет Армиясендә хезмәт итү белән бергә укуыңны да дәвам иткәнсең. Менә хәзер, быел урта мәктәпне тәмамлыйсың. Әйе, яшь йөрәк ашкына, ул тормыш сукмагыннан җай гына, җәяүләп, ташбака тизлеге белән генә баруга риза түгел. Аңа канатларны җәяр өчен киңлек, күтәрелер өчен биеклек кирәк... Дөрес, чирек гасыр яшәү әле ул күп түгел. Шулай ук — күп тә. Беренче чирек гасырны тутыручылар өчен ул күп түгел. Ә инде алдагы чирек, ярты гасырда эшләнәсе эшләр өчен мотоцикл тизлеге генә түгел, ракета тизлеге — беренче, икенче, .өченче космик тизлек кирәк булачак.
Үзеңне әнә шул эшләргә әзерләргә кирәк!..
88
Галим Шакиров Гореловтаи ун яшькә олырак. Ләкин аларның икесенең дә характерларында бер сыйфат бар: ул — әлеге дә баягы әнә* шул — үз-үзеңиән канәгать булмау.
Галим шушы Ютазы районының Бояр авылында туып үскән. ГРЭС- та 1949 елдан бирле эшли. ГРЭС аның күз алдында үсә, зурая. Башта Галим шофер була, ГРЭС өчен төзү материаллары ташый, аннан соң слесарьлыкка өйрәнеп, турыдан-туры төзү эшләрендә катнаша. Кочегар һөнәрен үзләштерә һәм пар казаннары цехында эшли. Техникумга керә, читтән торып аны тәмамлый, җылылык техникасы буенча белгеч- теплотехник булып чыга. Ләкин ул моның белән дә канәгать түгел,, үзенең белемен камилләштерергә теләп Бөтенсоюз энергетика техникумына гариза бирә. Хәзер инде ул — бу техникумның да соңгы курсында, озакламый электротехник дипломы да алачак.
Бу кешенең өлгерлегенә гаҗәпләнәсең (ул хәзер пар казаннары участогында смена начальнигы булып эшли): партбюро члены, завком члены, техминимум буенча дәресләр алып бара.
Галим Шакировның хезмәт биографиясен кыскача гына санап үтү дә аның характерына тынгысызлык, туктаусыз эзләнү, омтылыш хас икәнлекне күрсәтеп тора. Әйе, ул шундый...
...Галим эшли торган «Г» вахтасы төнге сменада иде. Смена началь-никларының эш урыны ике участок арасында — бер якта пар казаннары залы, икенче якта — турбогенераторлар — машиналар залы. Зур* бүлмә. Стеналар коммунистик хезмәт участокларына, вахталарына,, цехка бирелгән вымпеллар, бу турыдагы таныклыклар, грамоталар белән бизәлгән. Телефоннар, шкафлар, холодильник...
Шакиров белән партбюро кабинетында ук танышкан идек инде. Ул бик ачык йөз белән каршы алды. Сорашканны да көтмичә үз вахтасы турында сөйләргә кереште. Без аның белән озак сөйләшеп утырдык. Галим мәгънәле итеп сөйли.
— Көн узсынга дип кенә эшләү юк бездә, — ди ул. — һәркем уйлый, фикер йөртә. Заводлар бит машиналарны һәрбер шартларга яраклы итеп эшләмиләр. Менә әйтик, пар казаннары күмер тузаны ягарлык итеп ясалган. Безгә аларны газга, сыек ягулыкка көйләргә үзебезгә туры килде. Хәтердә юк инде, авторын белмим дә, инглиз язучысы- бугай, эш анда түгел. Ул бик характерлы — безнең өчен түгел, әлбәттәг капитализм өчен характерлы — бер күренеш турында яза. Автомобиль, заводында була бу. Бер эшче автомобильнең — татарча ничек дип әйтергә дә белмим, руслар «задний мост» диләр — әнә шул задний мост- ны җыйганда конвейер белән килгән уңайга болтларны ныгытып тора- икән. Ул күп еллар буе шунда эшли, картая башлый. Бу эштән китәргә мәҗбүр итәләр. Аннан ул консерв заводына эшкә керә. Хезмәт хакы* да шактый. Ә эше бик гади. Конвейерда килгән чияләрне сайлап аерып- торырга гына кирәк була: кызылын бер якка, әйтик, уңга, карасын — сулга. Ләкин әлеге эшче бу эштә бер атна да эшли алмый. Расчет алганда болай ди икән: «Бик җаваплы эш бу, шул теңкәмә тиде, һаман уйларга да уйларга кирәк...»
Димәк, ул инде элеккеге эшендә тәмам механизмга әйләнеп беткән.. Эшеннән бернинди тәм тапмаган, бары тик ачтан үлмәс өчен гадәт,, инстинкт буенча кулларын механик рәвештә хәрәкәтләндергән. Ул инде- кеше түгел.
Эшеңнән тәм тапсаң, эшеңнең нәтиҗәсен күрә белсәң, машина,, автомат эшләгәнне генә карап тормыйсың инде. Уйланасың, уйланырга тиешсең: бу ни өчен болай, тегеләй түгел. Уйлануның нәтиҗәсе була аның... әгәр белемең булса... Әнә Насыйров, безнең вахтада дежурный- инженер, Угольников белән икесе идарә итүнең үзәк пультында эшләүчеләрне җиде кешедән өч кешегә калдырырга тәкъдим ясады. Моны бер дә уйламыйча гына әйтергә һич мөмкин түгел, һәрьяклап: техник
89
барлыгы' Лкономик яктан да нигезләргә кирәк. Димәк, дүрт вахтада Н„х,тп 10 кешегә бүтән мөһимрәк эшкә күчәргә мөмкинлек туды, ны п 6 ЭК01]°^ия!" Ә мондый тәкъдим ясаучылар бик күп. Бер быел- ша да 150 дән артык камилләштерү тәкъдиме керттеләр.
алим мин биредә язганча озын итеп сөйләмәде, әлбәттә. Без сүз ра сүз чыгып Кариб диңгезендәге хәлләр турында да, Кытай — индстаи чикләре буендагы конфликтны тыныч юл белән хәл итү өмкинлеге хакында да сөйләштек, космик очышларга да, «Ленин» атомоходындагы турбиналарның көченә дә тукталдык, әйләнә-тирә, гади көнкүреш мәсьәләләре турында да сүз йөрттек. Әмма монда алар- ның барына тукталып тормадым, үземне иң кызыксындырган әйберләргә аның карашын гомумән җыеп әйттем. Ләкин ул, аның үзе турында сораша башласам, сүзне гел бүтәннәргә борды. Хәер, бу нәрсә бер аңа гына түгел, монда эшләүчеләрнең барысына да диярлек (һәрхәлдә, мин сөйләшкән кешеләрнең барысына да) хас нәрсә. Мин инде бүтәннәр сөйләве буенча, Шакировның да берничә дистә камилләштерү тәкъдиме керткәнен, аларның ГРЭСны шактый чыгымнардан азат иткәнен белә идем.
— Безнең партия оешмасы бер бик һәйбәт кешегә артты бүген, — диде Галим, телефоннан кем беләндер сөйләшеп алгач.— Регина Борисовна Шагарованы партиягә алдык. Безнең вахтада эшли. Аппаратчица булып. Бәлки, сөйләшергә теләрсез.
Без киендек тә тар, биек баскычлардан түбән төшеп, ниндидер ишекләр аша үткәч, кинәт, бер дә көтмәгәндә, ишек алдына килеп чыктык. Тышта аяз төн. Бөтен тирә-як тирән йокыда. Электростанция территориясендә дә тып-тын. Ерактан, Урал таулары яныннан сирәк ак болытлар арасында тулган ай күтәрелеп килә.
Электростанциянең төп корпусыннан ерак түгел салынган ике катлы зур гына йорт янына килеп җиттек. Суны химик юл белән чистарту участогы икән бу. Ишекне ачып, эчкә уздык. Зур гына зал. Идәннән түшәмгә кадәр биеклектәге зур-зур чаннар рәт-рәт булып тезелеп киткән. Әнә шул чаннар эчендә Ык суы төрле тозлардан чистара, «йомшара» икән.
Шагарова залның аргы очында, өстәл артында утыра иде. Ачык йөзле, кыю күзле, утыз яшьләрендәге бу хатын без ишектән керүгә, урыныннан торып, каршы килде.
— Татарча бер сөйләшеп утырыйк әле дип килдек, Регина Борисовна, — диде Шакиров, шаяртып, мине аның белән таныштырганнан соң.
Мин Шагарованы партиягә кабул ителүе белән котладым.
— Иртәрәк әле, — дип җавап бирде ул, — райкомда ни әйтерләр бит...
.Чыннан да Регина Борисовна татар телен туган теле — рус телен белгән кебек үк белә. Бернинди акцентсыз-нисез сөйләшә.
Аз гына сөйләшүдән дә күренә: Регина Борисовна ваемсыз кеше түгел. Аның һәрнәрсәдә эше бар. Коллективта, эш урынында булсын, тормышта, көнкүрештә булсын, кечкенә генә кимчелеккә, аз гына тиешсезлеккә дә аның эче поша. Кушсалар да, кушмасалар да ул җәмәгать эшеннән башка яши алмый. Өй мәшәкатьләре дә бит аның җитәрлек: ике баланы карыйсы, ашатасы-эчерәсе, киендерәсе, бүлмәләрне җыештырасы, кер юасы — барысы да аның өстендә. Хәер, шул мәшәкатьләрдән, хезмәттән башка аның тынгысыз йөрәге тормышның ямен дә тапмас иде. «Райкомда ни әйтерләр бит әле» дип шикләнүе дә юкка гына түгел икән. Аның да үзенә күрә тарихы бар.
Гадәттәгечә Шагарова беркөнне эштән кайтып килә. Яңа урам ансамблен бозып торган иске, ярым җимерек йортның ишек алдында кычкырышкан тавыш ишетә. Ул белә: монда үзенең берничә кечкенә
баласы белән бер ялгыз хатын тора. «Ни эшләп ул хатынны яңа квартирага күчермиләр икән? Бу җимерекне бөтенләй сүтеп ташлап, яңасын салырга күптән инде вакыт», — дип аның элек тә уйланганы бар. «Нинди шау-шу анда, әллә хулигаи-мазар кергәнме?»
Регина Борисовна «минем эшем түгел бу» дип тыныч кына узып китә торган кеше түгел, капканы ача да ишек алдына керә.
Әлеге хатын белән райбашкарма вәкиле кычкырыша икән. Берничә тапкыр гариза язгач, «тору шартларын» тикшерергә килгән.
— Монда торасың килми икән, үзең йорт салып кер, я частныйга күч, — ди ул хатынга.
— Ничек инде «частныйга күч», — дип Шагарова да сүзгә кушыла,— үзегез частныйда да, мондый җимерек йортта да тормыйсыз ич. Менә дигән квартирада торасыз. Яклаучысы булмаган ялгыз хатынны частныйга куасыз. Оятыгыз кайда?
— Сиңа ни җитмәгән тагы? Син кем буласың? — ди вәкил, Регина Борисовнага таба борылып.
— Кем булсам да сезнең өчен барыбер түгелмени? Кешегә карата кайгыртучанлык турында сөйлибез. Ә сез... Кем ышанып тапшырды икән сезгә бу җаваплы эшне? — Шагарова сүз сорап кесәгә керә торганнардан түгел, вәкилнең тетмәсен тетә.
Әлбәттә, эш моның белән генә бетми, Регина Борисовна райбашкарма председателенең үзе янына керә, райкомга бара — үз дигәнен булдыра: әлеге хатынга ике бүлмәле менә дигән квартира бирәләр. Ә теге ярым җимерек йортны сүтеп ташлыйлар. Әмма вәкил дә шуиын белән генә чикләнми: «хезмәт вазифасын башкарган чакта мине оскорбить итте», дип Шагарова өстеннән жалоба бирә.
Партиягә кабул иткәндә райком бюросында ул жалобаны да, һичшиксез, искә алачаклар — Регина Борисовна әнә шуннан шикләнә.
— Бер дә исең китмәсен, — диде Шакиров, бу юлы рус телендә.— Син хаклы, коллектив та, хатынның тирә-күршеләре дә синең яклы...
...Без һаман әле пар казаннары залында. Пар казаннары электр станциясенең иң мөһим участогы дисәк тә ялгыш булмас. ГЭСларда турбиналарны су көче әйләндерә, су көче генераторларда электр энергиясенә әверелә. Ә биредә, җылылык белән эшли торган станциядә, турбинаны хәрәкәткә китерүче көч — югары атмосфералы су парлары. Ягулык, бу очракта газ яки эшкәртелмәгән нефть, — электр энергиясенең чималы, концентраты ул.
«Казан» дигәч тә без зур чуен цилиндрны күз алдына китерәбез, аның аскы катында мич, ә өстендә — парга әйләнәчәк су булырга тиеш, дибез, һәрхәлдә, мин үзем пар казанын нәкъ шулай күз алдыма китерә идем. Бөтенләй алай түгел икән. Элеккеге пар казаннары гына шулай булган. Пар казаны, нигездә, эчендә ут өермәсе уйнап торган гаять зур «мич» икән ул. Әби әкиятләрендәге тәмугъ мичен дә алай уктыр дип күз алдыма китерми идем.
Эчтә «мич» стенасы буйлап рәттән, астан өскә таба, бик күп торбалар сузылган. Әнә шул торбалар эчендә су парга әйләнә, димәк, ягулыкның, газның җылылыгы, энергиясе шунда су парына күчә икән. Бу парның температурасы 500 градуска җитә һәм ул 100 атмосфера басымы, белән, секундына 200 метр тизлектә, алга омтыла. Мондый парның кайнар сулышы бик тиз вакыт эчендә агачны күмергә әйләндерә, һәм ул, алмаз кебек, пыяланы, хәтта корычны кисәргә сәләтле, диләр.
Әнә шундый зур көчкә ия булган пар торбалар буйлап машиналар залына үтә һәм үзенең юлында берничә рәт булып тезелгән турбина канатларына бәрелә. Пар турбинасы үз чиратында бу энергияне электрга әверелдерү өчен генераторны хәрәкәткә китерә.
Пар үзенең эшен башкарганнан соң, махсус суыткычлар ярдәмендә 90
91
K°JI^eiIlI'aTKa> ягъни чиста суга әверелә һәм кабат пар казанына <ол ала.
Машиналар залы пар казаннары залына охшашлы. Биек пар ка- ; <■ ннары урынында биредә тәбәнәк кенә турбогенераторлар. Монда да тегендәге кебек үк ике-өч машинага бер машинист хезмәт күрсәтә, ларның эш урыны автоматик идарә итү щитлары янында. Гыйльми лабораторияләрдәге кебек чисталык, һава саф, тик эссерәк.
Ләкин монда күнекмәгән кешегә бер-берең белән аңлашу бик җиңел эш түгел. Турбиналар, генераторлар, электромоторлар шавы бер генә минутка да тынып тормый, вахталар алышына, машинистлар алышына, машиналар өзлексез эшли, автоматлар, электрон-үлчәү регуля- торлары, приборлары бу эшне өзлексез күзәтеп тора.
Кешеләр бик сирәк күренгәч, ыгы-зыгы килеп алар тегендә-монда йөгереп тормагач, машиналарның ’ котырып әйләнүе дә, зыңгылдаган, гүелдәгән, чыжылдаган тавышларның тигез ритмлы хоры да ничектер ул кадәр тәэсир итми. Зал тып-тыи кебек, шау-шу юк кебек. Бу шау- шушы ишетәсең дә үзең, ә ул уйланырга да, хыялланырга да, әллә кайчангы үткән хатирәләрне искә төшерергә дә комачауламый. Җәйге эссе көндә тып-тыи урман эчендәге мең төрле чәчәкләр үсеп утырган алан уртасында да шулай бит: әкрен генә җил исеп китә, агач яфраклары шаулаша, күп төрле кошлар сайраша’, ерак та түгел урман күгәрчене гөрелди, тартар кычкыра, чикерткәләр чырылдый, чәчәкләр, биек үлән сабаклары бер-берсе белән нидер серләшә, бал кортлары, төклетуралар, азманнар безелди, кипкән яфракларны чыштырдатып елан яки кәлтә елан узып китә — ә тирә-якта барыбер тып-тын...
Монда эшләүче машинистлар да югары квалификацияле эшчеләр. Аларның' барысының да диярлек махсус урта белемнәре бар, ә кайберләре читтән торып югары техник уку йортларында укыйлар. Ләкин бу участокта апалы-сеңелле Мөхлисә белән Асия кебекләрнең дә эше гаять мөһим. Дөрес, алар эшендә эшләү өчен махсус уку йортын тәмамлау турында диплом таләп ителми. Шулай да мондагы катлаулы машиналарны, аларның эшен идарә итә торган автоматларны, электрон техниканың эш принципларын биш бармагың кебек белү кирәк.
Мине Мөхлисә һәм Асия белән «Г» вахтасында машиналар участогы буенча смена начальнигы Петр Афанасьевич Бержицкий таныштырды.
Петр Афанасьевич — кырык биш яшьләрдәге, бик көр күңелле, һәрвакыт көлеп торган зәңгәр күзле, түгәрәк йөзле кеше. Ул йөргәндә бераз аксый—Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк алган яра. Шуның аркасында ул пленга эләгә, 1941 елдан 1945 елга кадәр фашист тоткынлыгында, Дорстен концлагеренда җәфа чигә. Армиядән кайтканнан соңгы аның бөтен тормышы шушы ГРЭС белән бәйле. Башта машинист өйрәнчеге була. 1957 елда энергетика техникумын тәмамлый.
Бержицкий эчкерсез, гади кеше. Күбрәк китап сүзләре белән сөйләргә ярата. Әгәр радио хәбәрчесе магнитофон белән аның янына килсә, белеп торсын: бернинди әзерлексез үз вахтасында, үз участогында' эшнең барышы турында ул нәкъ радио таләп иткәнчә сөйләп бирәчәк. Ләкин үзе турында, үзенең эше турында сорамагыз. Ул барыбер бүтәннәр турында элеккеге үк тонда, рәсми итеп сөйләргә Ке- реШер. -
_ Безнең коллектив, — ди ул, бик җитди кыяфәт белән, — аз чыгым биреп, күп керем алырга тырыша. Без файдалы эш коэфициен- тын күтәреп,'ягулык берәмлеген киметергә, дәүләткә күбрәк доход бирергә үзкыйммәтне киметергә бөтен көчебезне биреп тырышабыз. Бе'з бик яхшы беләбез: планнан тыш бирелгән һәр киловатт электр энергиясе өч ярым килограмм макарон дигән сүз ул...
92
Петр Афанасьевич белән машиналар залының аскы катына төштек— Мөхлисә белән Асиянең эш урыны шунда икән.
Хаҗиәхмәтова Мөхлисә залның бер очында, ә Курамшина Асия икенче очында эшли. Икесе дә — машинист ярдәмчесе.
Биредә турбиналар, насослар шавы шулкадәр көчле, мин алар әйткәннәрнең берсен дә ишетә алмадым. Тик автоматлар кертелгәнче алар урынында берничә кеше эшләгәнен генә белә алдым.
— Махсус белемегез дә булмагач, ул автоматлар белән идарә итәргә ничек өйрәндегез соң? —дип сорадым мин, иртәгесен кызыл почмакта аларны очратып.
Яше утыз тугызда булса да Асия унсигез — егерме яшьлек кызлар кебек хәрәкәтчән. Бераз шадра йөзеннән, зәңгәр күзләреннән чаялык, үткенлек сизелеп тора.
— Барлык автоматлар да берьюлы кертелми бит, — дип җавап бирде ул, алдында яткан газетаны читкәрәк этеп куйды да.— Кертелгәнен берсен әкренләп өйрәнә бардык. Техминимумны да гел укытып торалар. Аннары... апа белән икебезнең машина дигәнең яшьтән үк каныбызга сеңгән...
Мөхлисә буйга Асиягә караганда бераз калкурак, үз-үзен тотышы, салмак хәрәкәтләре гади булуын, тыйнаклыгын, сабыр холыклы икәнлеген әйтеп тора. Акыллы, коңгырт-кара күзләре уйчан карый.
Аларның икесенә дә тормышта күп кичерергә туры килгән. Бөек Ватан сугышы елларында Мөхлисә Ютазы районының Вахитов исемендәге совхозында шофер булган; ә Асия башта бозаулар караган, аннары, курста укып кайткан да, җиде ел буена тракторчы булып эшләгән.
— Машиналарны да, тракторларны да фронтка алып бетерделәр,— дип сөйли Мөхлисә. Колхозларга йөреп, күгәреп яткан ватык машина калдыклары җыйдык. Тәки кораштырдык җыеп, утильдән машина... Күрмәгәнне күрсәтте инде ул сугыш: шофер да үзем, йөк төяргә, бушатырга да үзем.
Тормышка чыгып, семья коргач, балалар булгач, Асия артыннан Мөхлисәләр дә Уруссуга күчәләр. Ире Мәгъсум шофер булып эшли, ә Мөхлисә Асия янына ГРЭСка, машина ярдәмчесе булып керә. Менә алар хәзер икесе дә монда мактаулы кешеләр, икесе дә коммунистик хезмәт ударниклары.
Коммунист Хаҗиәхмәтова Мөхлисә — актив җәмәгать эшлеклесе дә:^ берничә елдан бирле инде, поселок советы депутаты, КПССның район комитеты членлыгына кандидат. Тырыш хезмәте, җәмәгать эшендә актив катнашуы өчен Татарстан Верховный Советы Президиумы аны Почет Грамотасы белән бүләкләгән.
...Узган яз көне Мәскәү радиосы Уруссу ГРЭСындагы яңалыклар, камилләштерү тәкъдимнәре турында хәбәр иткән иде. Анда кертелгән техник үзгәрешләрнең берничәсен Союздагы кайбер башка электростанцияләр дә уңышлы кулланалар икән.
Бу турыда тулырак сорашу нияте белән баш инженер Вячеслав Александрович Парфенов янына кердем. Парфенов, йөзенә караганда >тыз яшьләрдән артык түгелдер, кечерәк кенә буйлы, ләкин төз гәүдәле, киң җилкәле кеше—мөгаен, буш вакытларында спорт белән нык кына шөгыльләнә торгандыр.
Уруссу ГРЭСы турындагы Мәскәү радиосы хәбәрен ул тыңламаган булып чыкты.
— Шулай да нинди яңалыклар турында сөйләве мөмкин соң аның? ~ дип сорадым.
Вячеслав Александрович бер-беренә нык кысылган иреннәрен бео- якка кыйшайтыбрак аз гына елмаеп куйды да:
93
Нинди яңалык турында сөйләделәр икән соң? — Ул ике кулын әлнең ике почмагына салды һәм яшькелт-соры күзләрен түшәмдәге люстрага текәде. Аннары һәр сүзен үлчәп кенә, акрын тавыш оеләи салмак кына сөйләп китте: — Бүтән станцияләр өчен үрнәк оулырлык яңалыклар да бардыр, әлбәттә. Мәсәлән, бездә Советлар Союзында беренче тапкыр конденсатор торбаларын резина шарлар белән чистарту җайланмасы кулланылды. Безнең өчен бу бик мөһим. Ни өчен дисезме? Чөнки Ык суының югары агымында минераль тозлар бик күп. Диңгез суыннан аз гына калыша диләр белгечләр. Конденсатор торбаларына юшкын нык утыра да турбиналарның куәте кими. Резина шарлар белән торбаларны чистарту ысулы эшне шактый җиңелләштерде. Өстәвенә тагын торбаларны юшкыннан чистарту өчен механик җайланма булдырдык. Хәзер бу эштә бер сменада сигез кеше урынына ике генә кеше эшли...
Шул вакыт ишектән шактый зур гәүдәле, гади, шул ук вакытта җитди йөзле, кырык-кырык биш яшьләрендәге бер кеше килеп керде.
— Таныш булыгыз — директор. Суздальцев Василий Игнатьевич. Күрештек. Мин үземнең ни өчен килүемне сөйләп бирдем.
— Яхшы кешеләр күп бездә, — диде Василий Игнатьевич, идән буйлап йөри-йөри. — Бик һәйбәт. Алар турында халык, һичшиксез, белергә тиеш... Коллектив тырыш булмаса, җитәкчеләр үзләре генә әллә ни кыра алмаслар иде. Шундый зур исемне дә бирмәсләр иде.
— Василий Игнатьевич, сез тыңламадыгызмы? Безнең ГРЭС турында Мәскәү радиосы сөйләгән икән, — диде баш инженер һәм портсигарыннан сигарет алып кабызды. — Бездәге яңалыклар турында әйткән...
Директор өчен дә бу хәбәр яңа икән.
— Бәлки оештыру эшләре турында әйткәннәрдер, — диде директор, Парфеновтан сигарет алып. — Беләсезме, предприятиедәге күп цехлы структура элек кенә, эшчеләрнең квалификациясе тиешле югарылыкта булмаганда гына үз-үзләрен аклый иде. Ә хәзер ул производствоны камилләштерүдә комачаулык кына тудыра: инженер-техник кадрларның сәләтләрен бер үзәккә тупламый, алариың эшен, омтылышын тулысыңча файдалы итәргә мөмкинлек бирми. Шуңа күрә без цехларны берләштердек. Моның белән төрле чыгымнарны шактый киметтек, ә хезмәт җитештерүчәнлеге күтәрелде.
Техник белемле кешеләр булмаса, без моны эшли алмас идек. Безнең барыбызга да, эшләү белән бергә, белемне арттырырга, укырга туры килде. Әле илленче елларда гына хәзерге кебек белемле кадрлар булдыру турында хыяллана гына идек. Барлык эшчеләр дә бит тирә- як авыллардан килделәр, махсус белемлеләр бөтенләй юк иде. Җиде- сигез ел эчендә илледән артык кеше читтән торып укып югары һәм урта махсус белем алды, йөздән артык кеше урта мәктәп тәмамлады. Менә хәзер дә 30 кеше энергетика техникумында, 10 кеше институтта, 50 эшче урта мәктәптә укый.
Әнә Насыйров илленче елда өйрәнчек монтер булып эшкә кергән иде. Хәзер ул дежурный инженер — вахтада бөтен электростанциянең хуҗасы...
Директорның барлык хәрәкәтләрендә, сөйләшүендә кайбер җитәк-челәрдә була торган үзен югары тотарга тырышу, халыкча әйтсәң, «борын күтәрү» бөтенләй сизелми. Югарыдан торып түгел, гади эшче булып сөйләшә, һәм чыннан да ул гади эшчедән күтәрелгән. Электро- цехның начальнигы, аннары ГРЭСның баш инженеры булып эшләгән. Эшчеләрнең дә, инженер-техник хезмәткәрләрнең дә омтылышларын яхшы аңлый. Бу коллектив аның өчен кадерле, коллектив аның күз алдында, станция белән бергә үсә, ныгый. Шуңа күрәдер, аның сүзләрендә үз коллективын чын күңелдән яратуы, даими кайгыртучанлыгы
сизелеп тора. Аның белән танышып сөйләшсәң, «чын җитәкче, чын коммунист нәкъ әнә шулай булырга тиеш», дигән нәтиҗәгә киләсең...
Насыйров турында инде ике кешедән ишеттем. Ниндирәк кеше икән соң ул?
Мин аның белән танышу нияте белән, алар вахтасы эшкә керешкәнче үк, үзәк идарә пультына килдем.
Шактый зур зал. «Кат кат эчендә» дигәндәй бүлмә эчендә — тагын бүлмә; анысының стеналары эчтән дә, тыштан да әллә ничә төрле контроль үлчәү приборлары, электрон регуляторлар, җайланмалар белән тулы. Пар казаннарының, насосларның эше, генераторларда эшләнеп чыккан куәтле энергия агымы белән моннан идарә итәләр, буровойларга, фабрика-завод станокларын хәрәкәтләндерүгә, өйләрдәге лампаларга китә торган электр агымы монда үлчәнә, бүленә. Кыскасы, монда — электростанциянең йөрәге. Шушы үзәк пульт аша ГРЭС Чиләбе, Башкортстан электростанцияләре, В. И. Ленин исемендәге Куйбышев гидроэлекстранциясе, XXII съезд исемендәге ГЭС,, дөньяда беренче атом электростанциясе, Украина, Кавказ, Мәскәү — Бердәм Европа энергетика системасы белән бәйләнешкә керә. Димәк,. Кремльнең съездлар сараенда һәм ерактагы татар авылы өендә бер үк чыганактан булган ут яна...
Бүлмә уртасында «Т» хәрефе формасында куелган зур өстәл. Өстәл өстендә коммутатор, микрофон, телефоннар. Биредә — дежурный инженерның, дежурный электротехникның, дежурный электрикның эш урыны.
Әнә ГРЭС та беренче булып коммунистик исемен яулап алган «В» вахтасының хуҗасы — дежурный инженер Иван Николаевич Романов. Ул потомственный энергетик: Шатура шәһәрендә туып үсә, шунда һөнәр мәктәбен тәмамлый. Монтер булып эшләгән килеш укуын дәвам итә һәм техникумны бетергәннән соң Уруссуга эшкә җибәрелә. Кеше өчен туган җир генә түгел, торган җир дә, үзеңнең маңгай тирең түгелгән, хезмәтең кергән урын да бик кадерле бит. Шуңа күрә Иван Николаевич Уруссу ГРЭСының чын патриоты.
— Энергетика буенча белгечләр хәзерләп чыгару урыны булып китте хәзер безнең ГРЭС, — ди ул, чын-чынлап горурланып. — Кайда гына эшләмиләр бездә эшкә өйрәнгән, тәҗрибә туплаган кешеләр: Казанда да, Урта Азиядә дә, Украинада да, Себердә дә.
Дежурный электротехник Лотфуллин Гуссамның энергетика системасында эшли башлавына егерме биш ел икән. «Белмәгәне юк бер дә, җиде классны гына бетергән булса да»,—диләр аның турында. Чыннан да ул барысын да үзлегеннән өйрәнеп, электротехник дәрәҗәсенә үскән.
— Мин монда бик гади кеше, — ди Галимә Галләмова үзе турында. — Зур хезмәт күрсәткәнем дә юк.
— Бер дә алай түгел. Сезнең фамилияне Почет кенәгәсендә күрдем,— дидем мин.
Сөйләшә торгач беленде: Галимә шушы районныкы, Акбаш дигән авылдан икән. Урта мәктәпне кассир булып эшләгәндә тәмамлаган. Аннары читтән торып Бөтенсоюз энергетика техникумына укырга кергән һәм монтер булып ГРЭСта эшли башлаган.
— Моннан өч ел элек аның эшендә 4 кеше эшли иде, — диде Лотфуллин. — Ә хәзер автоматика...
Галимә һәр сәгать саен электр энергиясенең чыгышын тикшереп тора, станциядәге меңгә якын моторларны күзәтә.
Бик тыйнак сөйләшсә дә, ГРЭС күләмендә генә түгел, район күләмендә дә шактый күренекле кеше икән үзе: завкомда көнкүреш комиссиясенең председателе, район халык судында — утырышчы...
Инде «В» вахтасының эше бетеп килә. Урамда инде төн. Ә биредә, 94
станция эчендә, төн бервакытта да юк. Менә «Г» вахтасы кешеләре дә килә башлады.
Мин Насыйровны бик җитди, кырыс кеше итеп күз алдыма китергән идем. Бөтенләй андый түгел икән. Аның шактый тулы гәүдәсенә, түгәрәк йөзенә елмаю бик килешә. Әллә үзе дә шуны белепме, ул күбрәк елмаеп сөйләшә, шаяртырга ярата, һәр сүздән мәзәк таба.
Без эш турында аз сөйләштек. Ул урта мәктәптә укыган вакытлары турында көлә-көлә сөйләп китте.
— Юк иде инде белем алу ул вакытта, — диде ул, кечкеиә зәңгәр күзләрен тагы да кыса төшеп. — Әллә үзебез укуның кадерен белмәгән, әллә укытулары шулай булган. Армиягә, училищега китеп бардык шулай. Русча белүебезнең бер дә инде рәте юк. Уйлап карасаң, көләрлек: үзебез, мин сиңа әйтим, урта белемле кеше, ә русча белмибез. «Чей карандаш?» — диләр. Без хор белән кычкырабыз: — «Моя». «Чья книга?» — «Мой». Менә хәзер укучылар бездә электростанциягә килеп һөнәргә өйрәнәләр. Без ул вакытта электрның ни икәнен дә белми идек. Алда — физика китабы да формулалар. Аларны бары билге өчен генә өйрәнәбез. Аңлап сөйләү юк. Тормыш өчен ни файдасы булсын инде аның. Безнең класста үзе зур колаклы, үзе кечкенә генә бер малай бар иде. «Әрекмән колак» дип үрти торган идек. Менә шул малай гына формулаларның мәгънәсен ничектер аңлый иде. Хәзер Казанда диләр аны. Матбугат тирәсендә эшли бугай. Белмисезме?
һәм ул сабакташының исем-фамилиясен әйтте.
— Юк, матбугат тирәсендә түгел. Ул инде фәннәр кандидаты, гыйльми эшче.
— Шулаймыни? Башлы малай иде шул.
— Ә хәзер бу эшегездән канәгатьме соң?
— Канәгать булмаска ни?
Шул вакыт ул приборларга күз йөртеп: «Газ утыра башлады, исләренә төшерим әле», — диде дә телефон трубкасын алды.
Кем беләндер шул турыда сөйләшеп алгач, әйтәсе сүзен дәвам итте:
— Коммунизмдагы хезмәтне мин нәкъ менә бездәге кебек булыр дип күз алдыма китерәм. Безнең эштән дә нәтиҗәле эш тагын бармы икән?! Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрүдән дә күбрәк ләззәт биргән тагын ни бар!
Берничә көй дәвамында ГРЭС белән, анда эшләүчеләр белән танышып йөри-йөри, мин үзем дә нәкъ әнә Насыйров әйткән нәтиҗәгә килгән идем. Чыннан да энергетиклар эшеннән дә нәтиҗәлерәк эшне күз алдына китерү кыен. Уйлап карагыз: электр энергиясеннән башка хәзерге тормыш нәрсә ул?! Электр безнең өйләребезне яктырта, җылыта, трамвайларны, троллейбусларны, поездларны, миллионлаган станокларны, моторларны хәрәкәткә китерә, сыер сава, элеваторларда ашлык чистарта, иң каты металларны эшкәртә, коя, кешеләрне дәвалый, инкубаторларда чебеш чыгара, кеше аңына очына чыгу өчен йөзләрчә ел таләп иткән катлаулы математик мәсьәләләрне чишә.
Электр тогы булмаса, самолетлар оча алмас иде, алай гына да түгел, алар үзләре дә булмас иде. Чөнки, электр тогыннан башка «оча торган металл»ны — алюминийны күпләп кою мөмкин түгел.
Бүгенге көн могҗизаларын: телефон, телеграф, радио, телевидение, кино, магнитофон, үтә сизгер приборлар, автоматлар һәм, ниһаять, космосны яулап алу — боларның һәрберсен электр тогыннан башка күз алдына да китерерлек түгел.
Кыскасы, хәзерге заманда электр тогы һава һәм су кебек үк кеше өчен иң кирәк нәрсә. Менә шуңа күрә дә бик табигый: энергетиклар үз эшләре беләи горурланалар, аның тагы да нәтиҗәлерәк булуы өчен тырышалар.