Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРЕНЧЕ ҖЫЕНТЫК


икәяләр» !. Яшь язучы Хәсән
Сарьянның беренче китабы шул
исем белән чыккан. Җыентыкка’ ун
хикәя урнаштырылган. Әсәрләрне
шартлы рәвештә ике төркемгә бүләргә
мөмкин. «Таң йолдызы», «Бала хакы»,
«Гашыйклар», «Ике Төхфәт»
хикәяләрендә уңай характерлар, олы
җанлы замандашларыбызны сурәтләү
максат итеп куелса, «Хәерсез», «Болан
бүрек», «Тимерп-Җимери», «Управдом
Гайсин», «Антенна», «Чәмәт — фәннәр
кандидаты» исемлеләрендә бю-
рократлар, эчкечеләр һәм һәртөрле
искелеккә ябышып ятучылар тән-
кыйтьләнә.
Китапның беренче битләренә ур-
наштырылган «Таң йолдызы», «Бала
хакы», «Гашыйклар» исемле
хикәяләрдә, сюжет нигезе итеп, яшьләр
арасындагы интим мөнәсәбәтләр
алынган. Ләкин автор бу әсәрләрендә
мәхәббәт хисләрен сурәтләү белән генә
чикләнми. Геройлар арасындагы андый
мөнәсәбәтләр аларның тормышта
тоткан урыннарына, хезмәтләренә
бәйле вакыйгалар аша бирелә.
«Таң йолдызы»ның төп геройлары:
Шамил һәм Зөһрә. Зөһрә белән Шамил
бер мәктәптә укып, бергә уйнап
үскәннәр. Үсеп җиткәч, егет шәһәргә
китеп, институтта укый. Кыз, урта
мәктәпне тәмамлап, колхозда эшли.
Байтак еллар аерылып торгач, алар
кабат очрашалар. Егет инде институтны
тәмамлаган, кыз үрдәкләр үрчетә, ул —
колхоз маягы. Вакыйгалар әнә шулай
тормышчан, гади генә баш-
1 X. С ә р ь я н, Хикәяләр. Татарстан китап
нәшрияты, 19G2 ел, 107 бит, тиражы 8000, бәясе
11 тиен.
ланып китәләр һәм укучыны герой-
ларның үткән тормышы, бүгенгесе,
колхоз производствосы белән та-
ныштыралар.
Шамил галим булырга, Зөһрә, читтән
торып, укырга хыяллана. Икесе дә
халыкка, илгә хезмәт итәргә омтылалар.
Аларның бу омтылышларын һәм бер-
берсенә булган мәхәббәт хисләрен
автор укучы күңелен җәлеп итәрлек
итеп язган. Моңа X. Сарьян купшы сүз-
ләр белән түгел, бәлки геройларның
кичерешләрен гади, тормышчан
детальләрдә сурәтләү аркылы ирешкән.
Бу ике яшьнең киләчәктә тормыш
юлыннан кулга-кул тотынып
атлаячакларына ышануы кыен түгел.
Автор бу әсәрендә, үз геройларына
бәйле рәвештә, хәзерге авыл
тормышының күркәмлеген сәнгатьчә
сурәтләп күрсәтүне максат итеп куйган.
Хикәядә авыл күренешләрен күз алдына
китереп бастырырлык шактый кызыклы
детальләр һәм вакыйгалар бар.
Колхоз тормышына бәйле ва-
кыйгалар үрдәкләр фермасында бара.
Геройлар белән без шунда ныклабрак
танышабыз. Киң- юлга чыккан авыл
тормышы белән X. Сарьян укучыны
колхоз производствосының бер тармагы
— үрдәкләр фермасын сурәтләү аркылы
таныштырырга тели. Сүз юк—автор
дөрес юл сайлаган. Чөнки ул, колхоз
хуҗалыгының аерылгысыз өлеше
булган кошчылыкны күрсәтү аша,
бүгенге авылның тулы картинасын
гәүдәләндерә алыр иде. һәм ул шуңа
омтыла да. Ләкин, кызганычка каршы,
X. Сарьян хикәядә
Х
141
үрдәкләр фермасын бик өстән генә
сурәтләү белән чикләнгән,
Шамил авылда калырга була.
Автор персонажның бу адымын оаи
Һәм матур авыл тормышының
кешеләрне үзенә тартуына бәйләп
аңлатырга тели. Ләкин ул уңышлы
килеп чыкмаган. Чөнки Шамилны
авылда калырга мәҗбүр иткән төп
сәбәпләрне язучы бөтен тулылыгы
белән укучыга күрсәтә алмаган.
Шамилны, барыннан да элек, зур
үзгәрешләр кичерүче колхоз тор-
мышы тарта кебек. Ләкин әсәр белән
танышкач, укучы Шамил бары тик
Зөһрәне яратканы өчен генә авылда
калырга булды, дип кабул итә.
Мәхәббәт өчеи калу гаеп эш түгел.
Ләкин мондый берьяклы чишелеш
характерны тарайта, аны тулы
күзаллауга комачаулый.
Хикәягә хас төп кимчелекләрнең
тагын берсе — кайбер образларның
тулы канлы булмаулары. Сүз әйтеп
булмый, Зөһрә образын ул яратып,
көчен кызганмый иҗат иткән. Таң
йолдызы кебек балкып тормаса да,
Зөһрә күңелдә бик җылы хис калдыра,
укучы аны онытмый. Ә менә
язучының Шамилгә булган
мөнәсәбәте бөтенләй башка. Биредә
автор үз мөмкинлекләреннән
тулысынча файдаланмаган. «Шамил
авыл хуҗалыгы институтын бетереп,
әти-әнисенә диплом күрсәтергә
кайтып килә иде», —■ дип, башлый
автор хикәяне. Язучының персонаж
адресына, әйткән беренче репликасы
бу. Югары белемле кешенең диплом
күрсәтү өчен генә әти-әнисе янына
кайтуы бик сәер, әлбәттә. Ярый,
шулай да булсын. Ул очракта
Шамилның аң дәрәҗәсе
дипломындагы бәядән күп түбән була
түгелме соң? һәм укучы, шуны
хәтерендә тотып, персонаж белән
таныша башлый. Ләкин Шамил андый
түгел, ул бүгенге көн сулышын тоеп,
шуның белән рухланып яши. Әсәр
дәвамында автор шуңа ишарә ясый.
Кыскасы, Шамил образын конкрет
гәүдәләндерерлек детальләр әсәрдә
җитәрлек түгел. Моннан тыш хикәягә
төп персонажларның характерын
ачуда бернинди роль уйнамаган,
кыскасы, һич кирәкмәгән исемнәр
килеп кергән. Мәсәлән, шофер Әхсән,
үрдәк караучы Сәвия, Мәгьфирүз,
ферма мөдире, азык ташучы бер агай
ике- өч сүз әйтәләр дә юкка чыгалар.
Социалистик җәмгыять кешесенең
үз-үзен тотышын, кешенең кол-
лективка, коллективның кешегә мө-
нәсәбәтен гәүдәләндергән бик күп
әдәби әсәрләр иҗат ителде һәм ителә.
Бу тема бүген дә яңа һәм киләчәктә дә
шулай булыр.
Яшь язучы X. Сарьянның «Га-
шыйклар» һәм «Бала хакы» хикәя-
ләрендә дә әнә шул тема — кешегә
кешечә мөнәсәбәт мәсьәләсе күтә-
релә. һәм ул шактый тирәнтен як-
тыртыла. Әлфия белән Идрис («Га-
шыйклар») арасында саф мәхәббәт
уянуы укучыны ышандыра.
Кайбер язучылар еш кына герой-
ның портретын аңлы рәвештә ямьсез
итеп күрсәтергә омтылалар. С. Хәсән
дә нәкъ менә шундый алымны
кулланган. Монда Идриснең гүзәл
рухи дөньясы аның физик
ямьсезлеген күмеп китә. Укучы автор
белән килешә. Әлфиянең Идрисне
яратуы табигый килеп чыга. Әлфия
тышкы матурлыкка алданмый. Аны,
барыннан да элек, кешенең рухи
матурлыгы җәлеп итә. Автор тышкы
матурлык кына кешене бизәми, ул иң
элек үзенең эчке дөньясы белән гүзәл
булырга тиеш дигән фикерне әйтә. Бу
фикер «Бала хакы» хикәясендә тагын
да кискенрәк тон ала. Кара эчле
Шәкертҗан, үзенең тышкы купшы-
лыгына таянып, саф күңелле Әнүзә-
нең йөрәк хисләре белән шаяра.
Кешегә чын-чынлап ышанучы, тая-
нып яшәүче Әнүзә Шәкертҗанның
алдашуын күз алдына да китерми,
язмышын Шәкертҗан кулына тап-
шыра. Шәкертҗанның үз исәп-хи-
саплары бар. Өйләнешеп бераз тор-
гач, ул Әнүзәне йортын сатып читкә
китәргә димли. Күндерә алмагач, көч
куллану һәм янаудан да тартынмый.
Ләкин яшь ана куркып калмый.
Үзенең ялгышын аңлаган хәлдә,
Шәкертҗан белән ■ арасын өзә.
Биредә без капма-каршы характерлар
бәрелешен һәм берсенең
авырлыкларны җиңеп, алдагы көнгә
зур ышаныч белән атлавын,
икенчесенең, ансат юл белән, кеше-
ләр исәбенә яшәргә маташуын күрәбез.
Әнүзә кебекләрнең югалып
калмаячагын, Шәкертҗан ишеләр- нең
бетәргә, юкка чыгарга хөкем ителгән
булуларын аңлыйбыз.
Әсәрдә олылар белән янәшә бала
образы бирелгән. Рәмилне «Таң
йолдызы»нда күзгә чалынып үткән
Әхсән, Сәвия, Мәгъфирүз белән һич
чагыштырып булмый. Бала образы
биредә олылар характерын төгәлрәк
ачуга хезмәт итә. Бу, һичшиксез,
авторның уңышы.
Җыентыкта сатирик характердагы
әсәрләр зур гына урын алып тора.
Шулардай хәтердә иң нык калганы —
«Тимерн-Җимери» хикәясе. Кыска гына
бу әсәрдә автор уңышлы ситуацияләр
таба алган, һәм, шул нигездә, сатирик
персонажны шактый тулы фаш итүгә
ирешкән.
«Хәерсез» хикәясе дә шундый ук
әсәр. Аңарда автор әрәмтамакларга
безнең арабызда урын булмаска тиеш
дигән фикерне күтәрә. Төп персонаж —
Марат. Ул хезмәткә төкереп карый.
Кызганычка каршы, бу характер күз
алдына бөтен тулылыгы белән килеп
басмый. Чөнки автор күбрәк үзе сөйли,
аңлату белән мавыга. Персонаж хә-
рәкәттә, конкрет ситуацияләрдә
күрсәтелми. Нәтиҗәдә, Маратка автор
ябыштырган әрәмтамак «эти-
кеткасы»ннан башканы укучы күрми.
Уңышлы чыккан сатирик хикәя-
ләрдән тагын берсе — «Управдом
Гайсин». «Управдом Гайсин» үзенең
темасы һәм эчтәлеге белән «Хәер-
сез»гә якын. Кыска гына бу әсәрендә
автор эш урыныннан явыз ният белән
файдаланучыларны тәнкыйть уты
астына ала. Гайсин «ярты» кыстырып
килгән һәм бераз «төрткән» кешегә
барын да эшли. Шундый вак
«мәсьәләне» аңламаган кешеләр белән
генә эше пешми аның. Ләкин управдом
озак кәеф-сафа кора алмый.
Җәмәгатьчелек ул җилкуарны
вакытында тәртипкә китерә. Гайсин
кебекләр тормышыбызның ямен җи-
бәрәләр. Җәмәгатьчелек андыйлар- га
каршы кискен ут ачарга тиеш —
әсәрдән шул аңлашыла, автор шуңа
басым ясый.
Күпчелек сатирик хикәяләрдә уңай
көчләр турыдан-туры катнашмыйлар.
Ләкин укучы һәр әсәрдә ул көчнең
тормышта хәлиткеч роль уйнавын тоя
һәм аңлый. Бу — авторның отышы.
Йомгак ясап, шуны әйтәсе килә.
Автор әсәрләрнең теле өстеидә иренми,
күңел биреп эшләгән. Бу— яшь
авторның, һичшиксез, мактауга лаеклы
ягы. Ләкин, шуның белән бергә, X.
Сарьян укучыга кирәгеннән тыш аңлату
белән мавыкмасын, вакыйгаларның, де-
тальләрнең уңышлы булуына, хә-
рәкәткә, динамикага шулай ук игътибар
итсен һәм төп характерларны ачуда
әһәмияте булмаган персонажлар белән
әсәрне тутырмасын иде.
«Хикәяләр» җыентыгы белән та-
нышкан укучы, хаклы рәвештә, ав-
тордай яңа әсәрләр көтә.

Г. СӘЙФЕТДИНОВ.