Логотип Казан Утлары
Хикәя

АНЫҢ ЭЗЛӘРЕ


окларга ятыр алдыннан һәрвакыт саф һава сулап керергә яратам. Гадәттә мин кичке унберләрдә чыгам. Бу вакытта урамнарда шау-шу басылган, аяк тавышлары ишетелми башлаган була инде. Төн куенындагы шәһәрнең җиләс җилле һавасы бу вакытта бөтенләй сафланып кала.
Көндәгечә, каршыбыздагы бакчага кердем. Акрын гына бара торгач, шактый ерак киткәнмен. Әле бөтенләй саргаеп җитмәгән агачлар яфракларын салмак кына җилпеп утыралар. Юка гына кырпак кар- асфальт өстенә ак ашъяулык япкандай иткән. Тар сукмаклар ак тасма булып, тагы да озынаеп киткән кебек күренәләр. Бакчаның мондый чагы, сокландыргыч сафлыгы бөтен җаныңны да сафландыра кебек: сафлык — сафлыкка, наслык XII — наслыкка өнди диләр бит.
Аллеялардан бераз кырыйдарак урнашкан ресторан турысыннан узып барганда, үземә таба әкрен генә атлап килгән бер хатынны күрдем. Ул, җәнлек эзенә төшкән аучыдай, түбән карый-карый, бер туктап, бер атлап килә. Бераздан төсмерләдем: Нәзекән икән. Аны күрмәгәнемә күп еллар үтсә дә, шундук таныдым. Озын гәүдәле ул кыз, сөйкемле, кыю, ачык йөзле һәм бик әдәпле иде. Кешедә оялчаилык белән әдәп бергә кушылса, берсеи-берсе ышыклап — тыебрак тора, ә кыюлык белән саксызлык бергә килсә, берсеинән-берсе уздырырга тырышалар. Нәзекән кешегә нурлы ачык чырай, эчкерсез ышаныч белән карый торган кыз иде. Аның шул яшь чагы, шул характеры кинәт исемә төште. Мондый саф кичтә аны күрүемә шатлана калдым.
— Туктале, Нәзекән түгелме соң син? Кайдан килеп чыктың? Нинди очрашу? — дип, аптырый төшеп, исәнләшер өчен аңа кулымны суздым. Нәфис бармаклары йомшак иде элек аның. Инде шактый тупаслана башлаганнар икән. Кулы да сөяк кенә һәм салкын. Бай сәләмә киенсә дә бай икәне, ярлы парчадан киенсә дә ярлы икәне беленә диләр шул. Нәзекәннең тормышы бик үк әйбәт түгеллеге сизелде. Шулай да, ягымлы сүзләр табып исәнләшүенә караганда, аның элекке ачык йөзлелеге сакланган төсле күренә иде.
Нәзекән алдында мин элек тә каушабрак кала торган идем, шул гадәттән әле дә арынмаган икәнмен — бер-ике авыз сүз әйтергә дә- өлгермәстәи, бер дә кирәкмәгән сорау биреп ташладым:
—- Балаң зур үскәндер инде?
XII Нас — пычрак.
Й
63
Минем бу урынсыз соравым Нәзекәннең күңеленә берьюлы ике яра салды. Беренчедән, ул алты гына ай бергә торып, кинәт кенә аерылган ярын, Җантасын, исенә төшерде. Икенчедән, аптыраганнан гына кушылган хәзерге ире Айдарбәк аркасында барлык элекке дус-ишләреиең читләшеп китүен уйлап алды. Мин бик уңайсызланып калдым. Нәзекән әллә ни тартынып тормыйча:
— Сәелҗаины әйтәсеңдер, — дип җавап кайтарды. — Быел, укуын тәмамлап, Алтайга китте. Менә дигән озын буйлы, киң җилкәле егет булып үсеп җитте. Нәкъ Җантас үзе инде! — диде.
Нәзекәннең башта кыюсызрак яңгыраган тавышы, сөйли торгач, ачылып ктите: әле беренче ирен, әле беренче улын күз алдына китергәнлеге сизелде. Шул икесе турында гына сөйлисе килүе күренеп тора иде. Минем уйларым да кайчандыр иң кадерле дустым булган Җан- таска күчте.
Җантас бик талантлы егет иде. Ул, урта һәм югары мәктәпләрне бер кыенлыксыз тәмамлап, тау инженеры булды. Аның «Алтай рудалары» дигән беренче хезмәтен заманында «Алтай поэмасы» дип атаганнары әле дә хәтеремдә. Ә менә хәзер Җантас үзе дә, шул поэмасы да юк. Теге елларны икесе дә тоткын ителде. Җантас «Барса — килмәс» XIII тән кайта алмыйча югалды, ә хезмәтләре, шул авыр еллардан соң күп заманнар үткәч, әле хәзер генә басылып чыгарга торалар.
— Тормышта кызыклы хәлләр була шул. Туры килүен кара син аның, Җанкөбәк... Сәел Алтай комбинатына, атасы урынына эшкә кергән, — диде Нәзекән. Мин котлап аиың кулын кыстым һәм шул аз гына вакыт эчендә аның кулы тәмам җылынып җиткәнен тойдым.
Җантасның Алтайга китәр көне — Нәзекәннең хәтерендә гомере буе сакланган кайгылы бер көн булып калды. Яна гына кушылган ике яшь, барлык уй-хыялларын җимешле хезмәткә багышлап, сызганып эшкә керешергә торганда гына Җантасны кулга алдылар.
йөзләреннән кан әсәре качкан, чытык чырайлы ике егет килеп керде дә:
— Җантас Асылбәков, әйдәгез! — дип ишеккә таба күрсәттеләр.
«Халык дошманы» дигән шомлы сүз алып килгән бу ике егеткә карап, ә халык дусты нинди була икән дип аптырашта калырга мөмкин иде. Соры киемле, соры йөзле бу ике егет сызгырына-сызгырына тентергә керештеләр. Ул егетләрнең берсенең уң битендә, яңак сөягеннән алып авыз кырыена кадәр, татуировка ясалган — әйтерсең лә кара тамга басылган. Икенчесенең кыяфәтенә карап, аңарда кеше йөзен нурландыра торган аң, хис чаткыларының әсәре дә юклыгына исең китеп, аптырап каласың. Алар икесе дә нәрсә эшләүләре турында уйлап та карамый торган, борынгы Чыңгыз заманыннан терелеп чыккан өрәкләрсыман шыксыз бәндәләр иде. Алар, ялт-йолт каранып, барыбызны да тентеп чыктылар. Берсенең күсенекедәй күзе муенымдагы буй-буй күкле галстугыма төшкәч мин үземне буалар кебек сиздем. Татуировкалы битлесенең ике колагы да бөрешебрәк, нидер тыңлаган бүре колагыдай, алга таба очлаеп, тырпаеп тора. Ул бәндә шушы өй эчендәге кешеләрнең ничек тын алуларына кадәр ишетә кебек тоелды.
Җантас кием-салымын, китапханәсен моннан берничә көн элек кенә Алтайга озаткан икән. Әлеге ике егет юлга әзерләнгән ике чемо-' данны, иясе белән алып китәргә дип, берәм-берәм ишек катына илтеп куйдылар.
— Чемоданның берсендә хатынымның кием-салымы. Ачып карагыз да калдырыгыз, — диде Җантас.
XIII «Барса — килмәс» — «китсә — кайтмас» дигән сүз. Арал диңгезендәге утрау исеме.
64
— Анысын баргач карарбыз. Акт язылыр... Киттек!—диде татуировкалы егет, ике чемоданны да кулына алып.
Мондый бәлане өнендә түгел, төшендә дә көтмәгән гөнаһсыз яшь Җантас бик аптыраган, ләкин бер дә курыкмаган иде. Ул елмаеп Нә- зекәпгә якынлаша башлаган иде, әлеге татуировкалы битле егет:
— Кит! — дип җикеренде.
Җантас шул елмайган килеш туктап калды да:
— Иптәшләр, таралышмагыз. Мин хәзер үк кайтып җитәрмен,— диде. Без эчтән генә баш изәдек.
Җантасның бөтен барлыгы — ачык һәм туры карый торган күзләре, киң ак маңгае, җилкәсенә төшкән дулкынлы кара чәчләре — тышкы ишек ачылуга, бер балкып күренде дә... югалды. Шомлы тавыш белән ишек ябылгач, колакта, дагалы атлар тупырдап чапкандагы кебек, такта коридордан атлап киткән аяк тавышлары яңгырады.
Менә Нәзекән, түр бүлмә ишеге яңагына сөялгән килеш, хәрәкәтсез катып калган. Көзге мул җимешләрдән сыгылып торган озын өстәл «утырыгыз!», бокаллар, гүя, «тутырыгыз безне!» дип чакыра кебек, ә без алып килеп өстәл түренә утырткан чәчәкләр бәйләме үзенең төсен югалта барасымаи. Чәчәкләр генә түгел, бу өйдәге кешеләрнең барысы да төсләрен югалта бара иде.
Без таралыштык. Җантасның «хәзер үк кайтырмын» диюенә, билгеле, беркем дә ышанмады. Гомумән ышанычсызлык, шик-шөбһәләр заманы иде шул. Өн белән төш арасында калып аптыраган хәлдә, Нәзекәнгә көчкә күз кырыйларыбыз белән генә карый-карый, гаепле кешеләр шикелле, ишеккә таба ян белән елыша-елыша, чыгып киттек без.
Иреннәребез хушлашкан булып тибрәнсәләр дә, алардан бер авыз сүз чыкмады. Әйе, шундый ямансу чагында Нәзекәине барыбыз да ташлап киттек. Әле егермегә дә җитмәгән, җан әрнеткеч кайгылы яшь хатын ялгыз, бер ялгыз калды...
Җантас аралашу-йөрешүне бик яратучан кеше булганга күрә, ул көнне аңарда дус-ишләре күп җыелган, тик бер Айдарбәк кенә, эшеннән бушый алмыйча, килми калган иде. Җантас белән Айдарбәк бер һөнәр кешеләре. Айдарбәк Алтай комбинатында дүрт елга якын хезмәт итеп, үзенең әйтүенә караганда, башлыклары белән килешә алмыйча, гариза биреп эштән чыккан икән. Шуннан ул бер Өлкә Комитетында авыр промышленность бүлеге мөдире булып эшли башлаган. Җантас исә Алтайга шул Айдарбәк урынына китәргә тиеш булган икән. Шул бүлектә эшләүче олы яшьтәге бер инженер Алтай турындагы кайбер фикерләрен әйтмәкче, хезмәтләрен китермәкче булса да, нәкъ озатыр вакытта гына килә алмый калган. Җантас, моңа шактый борчылып, үзем барып алыйм дисә дә, Айдарбәк, кайбер урыннарын яңадан карап чыгып, иртәгәдән калдырмыйча почта белән җибәрермен дип, телефон аша вәгъдә биргән.
Политик рамкаларга сыеп бетми торган әйберләрне аңлауда хатын- кыз зирәгрәк була. Мин өйгә кайтып хатыныма Җантасның хәлен сөйләп биргән идем, ул шунда ук моны үзенчә юрады.
— Көт тә тор, менә әйтте диярсең, бу эштә Айдарбәкнең кулы уйный, — диде ул, — Җантаска нинди бәла килсә дә шул Айдарбәктән килә. Аның кулы пычрак! Ул көнче кеше. Җантас Алтайга барырга булгач, ярылырга җитешеп йөрде... Җантас белән Нәзекән икесе бик бәхетлеләр иде шул. Без шуңа шатлансак, кайберәүләр аларны күрә алмыйлар, көнләшәләр. Шул көнчелек харап итә аларны, көнчелек! — дип, елап җибәрде дә, хатыным киенә башлады. Мин аңа кушыла да алмадым, каршы килеп тә берни дә әйтмәдем. Хатыным тиз генә чыгып китте.
Б. ,с. Ә.' № 1. 65
Балалар катоктан кайтканчы мин өйдә ут алмадым. Әгәр Җантас кебек гаепсез кешене дә көнчелек харап итә икән — кеше аңының үсүе, кеше җанының олылыгы турында сөйләүләребезнең ни мәгънәсе бар соң? Айдарбәк кебек инженерыбыз шундый кабахәтлеккә бара икән, югары аңлы җәмгыять — бөек ил төзүчеләр булуыбыз шул булдымыни инде безнең?
Юк, бу бер ялгышлык кына булырга тиеш. Каһәр суккан ашыгуым шик тудырды, ахрысы, дип уйладым. Ләкин тынычлана алмадым.
Караңгы өйдә ялгыз утырганда башка әллә ниләр төшә. Барлык халыклар аңында сакланып калган Варфоломей төне хәтеремә төште, йөрәгемдә курку, кешеләргә ышанмау хисләре үскәнен-үрләгәнен сиздем. Чиксез шикләр ишәйгәннән-ишәя барып, кемнеңдер ачуыннан куркып, таралырга юл табалмыйча, бер почмакка кереп кысылалар кебек иде. Чишелүе, чиге булмаган каушау-курку хисе чолгап алды, үземне өйдә, ә уйларымны тоткында кебек сизә башладым.
Бераздан хатыным кайтып керде дә:
— Гөнаһ шомлыгы, Нәзекәннең үзен дә чакыртып алганнар. Кем чакыртуын берәү дә белми. Ишеге бикле, — диде.
Ике көннән бирле йөрәге авыртып азапланган хатыным ул төнне керфек тә какмады. Мин пышылдап сөйләнеп ятам, ә ул, тартынып- нитеп тормыйча, әллә кемне теттереп сүгә иде.
Иртә белән, мин хезмәткә киткәнче, хатыным Нәзекәнгә тагын бер барып кайтты. Ул үзенең бик зур борчуга төшүен әйтте:
— Җанкөбәк, дим, бу дөнья нишләп бара соң әле болай? Мин тагын берни дә аңламыйм. Нәзекәнне кичә Айдарбәк чакырткан икән! — диде.
— Кит инде? — дидем мин берни дә төшенмичә.
— Айдарбәк Нәзекән белән бик үз булып сөйләшкән: «Җантасны коткарып кала алмадым. Аны Алтайга халык дошманнары җибәрергә җыенганнар икән. Үзең беләсең, Алтай безнең алтын хәзинәбез ул. Шунда корткычлык эшләргә җибәрмәкче булганнар. Мин әле дә Җантас андыйларга аралашмас дип якламакчы булам. Тик, корып кит- кересе, өстеннән материаллар бик күп шул», — дигән Айдарбәк.
— Шулай да коткарырга өмет бар ди микән соң? — дип сорадым мин.
— Нәзекән бик яшь бит әле, ышанып кайткан, — диде хатыным.
— Ышанмаган кая, ышаныр инде, — дидем мин.
Шуннан ике атиа үткәч, Нәзекәннең медицина институтыннан чыга-рылганлыгын ишеттек. Икенче көнне иртәгесен, теге ике соры киемле кеше килеп, мине дә алып киттеләр. Җиңел булмады миңа. Күпне күрдем, ләкин өемә исән-сау кайтып кердем.
Ике ел үткәч, хатыным Нәзекәннең Айдарбәк белән кушылуы турында ишеткән. Шуннан бирле Нәзекәннең барлык дус-ишләре белән арасы өзелгән икән. Менә шул Нәзекәнне унтугыз елдан соң мин бүген төндә бакчада очраттым...
Баштагы каушавым басылгач, аннан нишләп йөрүе турында сораштым. Аның тавышы тагын да тоныкланып китте. Күрәсең, мин аның иң авыр ярасына кагылдым.
— И, Җанкөбәк, аның нәрсәсен сорашып торасың. Бер газаптан икенче газапка дучар булып йөрүче бер бәхетсез җан инде мин, — диде Нәзекән көрсенеп. — Айдарбәкне эзләп йөрим... Ул эчә бит. Кайчакмы өйгә дә кайтмый, төннәр буе каңгырап йөри. Кайчакны урамда егылып, ятып та калгалый... Иртәнчәк пенсиясен алырга дип чыгып киткән иде, менә әле һаман кайтмый...
Айдарбәкнең эчкече булып китүенә гаҗәпләнмәдем. Киләчәге аның шундыйрак буласына нигез бар иде. Ярым-йорты белемле тау инженеры, Өлкә Комитетында промышленность бүлеге мөдире, Эчке эшләр
66
министрлыгы идарәсендә өлкә күләмендәге промышленность мәсьәләләрен тикшерүче, ГАИда эшләгәндә «Гаитаиии» кушаматы алып, яше иллегә дә җитми торып пенсиягә чыгуын ишеткәч, бу бәндәнең үткән гарип юлын күз алдына китерүе кыен түгел иде. Шундый гарип тормышлы кешенең кармагына эләккән Нәзекәнгә үземдә ачу хисе туа башлаганын сиздем. Иң авыр ярасы шул булса, аны тагы да катырак тырнап авырттырасым килде:
— Пенсиягә чыгарга әле аңа иртәрәк түгелме соң?—дидем.
— Белә торып сорасаң да әйтим инде, теге елларда күпме кешене бер дә хаксызга халык дошманы итеп гаепләүче бәндәләр бар идеме? Айдарбәк менә шуларның берсе булып чыкты бит... Соңыннан аңа пенсия биреп, эшеннән азат иттеләр, — диде Нәзекән.
Иреннәрем калтырап, күзләремә эссе кан йөгерде. Гәүдәм тетрәп китте.
— Инде син, Ыәзекән, нигә дип төн уртасында шул исерек башны эзләп йөрисең? — дидем.
Ыәзекән эндәшмәде. Кинәт күңеле бозылып китте. Мин аны кызгана башладым.
— Әйдә, алайса, бергә эзлик. Кай тирәдән эзли идең син аны? — дидем.
Ресторан тирәсен әйләнеп чыктык. Озак эзләдек. Вино сата торган подвалларга бардык. Базар янындагы бер подвалда әле һаман шау-гөр килеп утыралар икән. Ыәзекән шунда кереп чыкты да:
— Шушында булган, әле генә чыгып киткән, — диде.
Без лареклар янына киттек. Ыәзекән бая, бакчада очрашканда, җәнлек эзенә төшкән аучыдай, бер атлап, бер туктап барса, хәзер яшелчә базары тыкрыкларыннан, гәүдәсен турайтып, нык басып, тиз- тиз атлап үтә иде. Мин аңа иярдем.
Базарның бер поч м агы и н а н:
— Әй, ханым! — дигән тавыш ишетелде. Ыәзекән туктады, мин дә туктадым. Брезент башлыгы белән мәһабәт сакалыннан башка бөтен битен каплаган, әзмәвердәй зур гәүдәле бер кеше, безгә якынлашып:.
— Айдарбәкнең кайда кунаклавын беләсең бит син, сылуым! — диде. — Башта сыйганынча карынына коя, сыймаганын куенына тыга да Бүре колак белән икәүләп китә. Дәү бүксә өеннән эзлә син аны!
Русларда, ясалма ягымлылыкны кулланмыйча, ни булса да туп-туры йөзеңә бәреп әйтә торган бер гадәт бар. Менә бу мәһабәт сакаллы кеше дә шулай итте. Мин Нәзекәииең шундый сүзләр ишетү дәрәҗәсенә төшкәнлегенә борчылдым. Нәзекән:
— Рәхмәт, — диде дә базар мәйданыннан чыгып китте.
Озакламый шәһәр үзәгеннән ерагаеп, караңгырак урамнар буйлап бара башладык. Шәһәр инде йокыда, тып-тын. Анда-саида капка астыннан йөгереп чыккан этләр генә өреп тынлыкны бозалар.
— Ие, бу аның эзе! — диде Нәзекән тукталып. Асфальтны каплап яткан кырпак карда ике кешенең эзе аерымачык күренә иде. Икесе дә аякларын өстерәп атлаганнар.
— Култыклашып-кочаклашып атлаган килешләрен күр әле син аларның? — диде Нәзекән. Әле туры барган, әле аягы таеп, арыкка төшкән һәм яңадан, дуга ясап, тротуарга чыккан аяк эзләре исерек кешеләрнең нинди хурлыкларга төшүе мөмкинлеген асфальтка теркәп барган. Аларның кайда һәм нинди хәлдә булуларын эзләр кычкырып әйтеп торалар иде.
Бер борылышта Нәзекән зур бер ак тирәкне бераз читләтеп узды. Ике исерек, тирәккә иңбашлары белән сөялеп, кара-каршы чүгәләп утырган булганнар. Тирәк төбендәге эзләр аларның, арыкка төшеп чыккач, яңадан кар каплаган асфальт буйлап киткәилекләреи әйтеп тора. Без бераз баргач:
5* 67
— Синең атаң хаҗга ике тапкыр баргаи! — дигән исерек тавыш ишеттек.
— Ә синең атаң? Алма-Ата белән Ташкентта яшәгән черегән капи-талистның беренче приказчигы иде түгелме соң? — дип, икенче исерек тегеңәргә чәнечкеле җавап кайтарды.
Төртешеп әйтешүләр әлеге тирәк төбендә башланып, хәзер инде бик пычрак ызгышуга килеп җиткәннәр иде.
— Әнә алар!—диде Нәзекән.
Тавыш килгән турыда кечкенә генә бер тәрәзәдән ут яктысы төшкән. Бер катлы иске агач өйнең тәрәзәсеннән урамга башын сузган хатынның аллы-кызыллы чуар яулыгы да инде ачык күренә иде.
— Әй, сосунчики мои, заходите же! XIV — дип, русча эндәшкән чәрел-дәвек тавыш ишетелде. Бу әлеге базар каравылчысы әйткән «Дәү бүксә» булырга кирәк иде.
— Җанкөбәк, сии шунда торып тор. Мин Айдарбәкне алып килим, — дип, Нәзекән җитезрәк атлап китте.
Ике исерек, әйтешә торгач, ап-ак кар яуган шушы матур төнне пычратып, бер-берсеннән узыша-узыша, әшәке сүзләрне сибәләр. Менә ата-аналарыи да искә ала башладылар. Шулай да бу сүгенүләр ике яктан да бернинди кинәсез әйтешүләргә охшый иде.
Бераздан Нәзекән, Айдарбәген култыклап-сөйрәп, миңа таба килә башлады. Үзенең ялгыз түгеллеген, янында мин дә барлыгын әйтә-әйтә килүен ишеттем.
— Ә!?—дип, Айдарбәк кинәт тукталды. — Җанкөбәк? Ул атаңның гүрен... Кайдан килеп чыккан тагын?
Бер Нәзекәнгә сөялеп, бер аны үзе белән икенче якка таба өстерәп алып китә-китә, Айдарбәк миңа якын килде дә:
— Җанкөбәк, синме бу? Эт җан икәнсең, әҗәл тимәсә тими икән үзеңә! — дип муеныма асылынды. Борыны этнеке кебек сап-салкьш. Күптән кырылмаган сакал-мыегы битемне тырмап, җебегән, пычрак иреннәреннән якама селәгәйләре агып төшә башлады. Мин эчемнән: «Мине дә әҗәлгә җибәрүче сии идеңме?» — дип уйладым.
— Кайчандыр дуслар идек бит без, ә? Нигә күзгә-башка күренми качып йөрисең? Нәзекән, култыклап ал әле үзен. Өйгә алып кайтыйк!— диде Айдарбәк.
Элек авыз тутырып сүкте, аннан кочаклап үпте һәм инде менә бөтенләй аек кеше сүзен сөйли башлады.
Без Айдарбәкнең фатирына җиткәндә, әллә кайчан төн уртасы авышкан иде инде. Унөч-ундүрт яшьлек кыз бала, ятмыйча, әнисен көткән икән. Үкчәсе тапталып беткән башмагын аяк очларына гына элгән килеш, бер кулы белән яңагына таянып, дәрес хәзерләп утыра.
Нәзекән, ишектән керә-керә:
— И, Җанкөбәк, нигә болай мәшәкатьләнеп кунак җыеп йөрисең?— дигән булды.
Нәзекән шулай итеп кызыннан хәсрәт-борчуларын яшерергә тели иде. Бичара шул көнгә калган икән. Ләкин безне матур кара күзләренең кырые белән генә чәнчеп үткән кызның карашында ышану сизелмәде. Анага бу тагын бер хәсрәт: турылыклы итеп үстерергә теләгән кызына ялган сөйләү хәсрәте, ышандыра алмау, ышандыра алма- ганлыгыи белү хәсрәте, иртә-кичен, көнен-төнен тынгы белми торган хәсрәт иде бу.
— Син ят инде,— дип, Нәзекән Айдарбәкне икенче бүлмәгә алып чыкты.
Мин, ярым ватык урындыкка утырдым да, өйдә күз’ туктарлык башка бер әйбер дә булмаганга, юк, булмаганга түгел, төрле яклап
XIV Әй, тайчыкларым, керегез инде.
68
кысып алган фәкыйрьлеккә карыйсым килмәгәнгә, дәрес хәзерләүче кызчыкка карый башладым. Койган да каплаган Нәзекән инде. Кыз чагындагы Нәзекәпне тагын бер тапкыр күргәндәй булдым.
Минем Нәзекәниең бервакыт су коенып чыгып килгәнен күргәнем бар. Җантас белән икесе Балхашның комлы ярында, коена торган костюмнан гына очрадылар. Нечкә билле, матур аяклы, гаҗәп нәфис яшь кыз минем белән бераз тартыныбрак исәнләште. Аның матур үкчәләре, алсу аяк бармаклары ялтырап, янып торалар төсле иде. Шунда бер зур акынның «Нәкъ шушындый инде нәфис аяклы...» дигән шигыре исемә төшкән иде. Менә хәзер, гүя, мин шул Нәзекәнгә карап утырам.
Карый торгач, кыз йөзендә саклык һәм ышанмаучанлык барлыгын күрдем. Эчкерсез яшь җан әнисенең «кунак җыеп» дигән сүзләренә дә ышанмаган икән, инде минем көтмәгәндә очрашуыма да ышанмый, билгеле. Мине бу өйне каплап алган кайгы-хәсрәтнең бер сәбәпчесе итеп, яратмый утыруы ап-ачык беленеп тора. Берәр сүз кушсам, төксе җавап кайтарырга әзер иде ул.
Яңа гына чәчәк атып килә торган яшь кызның ышанычсызлык дәверендә туып, тәмам кешелеген җуйган атадан өметен өзгәне әллә кайдан күренеп тора. Эчкече кеше ул үз өендә дә көндә бер ялган әйтмичә калмый. Иренең ялганын фаш итмәскә тырышып, ана да ялган сөйләргә мәҗбүр була. Анасына, тормышта тотнаклылык тапмыйча, ышанычын җуеп, ялгыш юл белән китүе бик мөмкин бит.
Борчулы уйларга батып, газапланып утырганда, күптән түгел генә Нәзекәниең «бу аның эзләре» диюе исемә төште. Әйе, аның эзе шул... Озак вакытлар зәһәрле төньяк җиле истергән дәвер эзе, курку күрмәгән өй калмаган дәвер эзе. Шул зәһәрле давылга кушылып бергә ыжгырган, кыяга күтәрелеп ыжгырган һәм, ниһаять, шул кыядан авып төшкәндә баткакка батып, инде шуннан чыга алмый калган ата эзләре.
— Ие, бу аның эзе!
Мин сөйләшергә ярата торган кеше. Кызчыкның күз карашында җылы нур күрмәсәм дә, сөйләндерәсем килеп, телемә ни төшсә, шуны сорый куйдым:
— Җәй көне пионерлар лагеренда булгансыңдыр бит, акыллым? — дидем.
— Юк. Иртәгә интернатка китәм.
— О, интернатта хәзер яхшы шул!
— Яман булса да китәм!
Кызның җавабы мин уйлаганча килеп чыкты. Ата-ана белән тату торудан тәмам өмет өзгән, нинди генә язмышка булмасын бил бәйләп ташланырга әзер торган, нык тартылган думбра кылы кебек ныгаеп чыныккан яшүсмернең җавабы иде бу.
Бераздан, Айдарбәген яткырып, бүлмәдән Нәзекән чыкты.
— Сәүләш, һаман утырасың икән әле. Ят инде, балам, — диде.
Сәүләш, тавышсыз гына урыныннан торып, йокларга китте. Әнисенә дә бер сүз әйтмәде, минем белән дә хушлашмады. Инде бүлмәдә Нәзекән белән икебез генә калдык. Бүлмә эче буп-буш. Аш өстәленә ябылган иске клеенка тәмәке төпчеге сүндерүдән калган кара таплар белән чуарланып беткән. Түшәмнән салынып төшкән ялгыз лампочка чекерәеп, күзне авырттырып янып тора? Стеналарда буй-буй ярыклар... Иске диванның тимерләре, күптән инде япманы тишеп, шәрәеп чыгып торалар.
Нәзекән өстәлнең бер кырыена килеп утырды да, сул кулы белән маңгаена таянып, елап җибәрде. Ул тавышсыз гына елап, күз яшен түгеп, ояла-тартына бәхетсез гомере турында сөйли кебек тоелды. Мин аны бүлдермәдем.
69
• Оялам... — дип әйтә кебек иде Нәзекән. — Үлемнән оят көчле булса, хәзер мин шундый хәлдә. Үлемнән дә авыр хәлдә. Үземне кешеләр арасында түгел, ә далада ялгыз калган кебек хис итәм. Бездән бизмәгән бер адәм калмады. Бу өйдән кан исе, газап тавышлары килә. Җантасның чиккән газабы, түгелгән каны тынгы бирми миңа. Акланырлык мөмкинлегем юк, алдандым. Ни рәхәт күрдем соң мин? Алдануымны бик соң белдем шул. Муеныма бау салынгач кына белдем. Ләкин аны өзеп ташлый алмадым. Шуннан бирле беренче кат дуска очрап, ялгызлык зарын, ил-йортны сагыну моңымны сөйләп утырам. Таш булып каткан кайгы-хәсрәтем инде эчемә сыярлык түгел. Хурлап^ яман караш белән китмә, дуслык кулыңны суз... — дип әйткәндәй, Нәзекән үксеп-үксеп елавында дәвам итте.
u Гүрдән купкандай, йокы бүлмәсеннән ап-ак агарынган, чытык йөзле Айдарбәк килеп чыкты. Ул бер кулын керле ыштанының кырыена тыгып, кашына-кашына, безгә таба килә башлады. Тәмам кысылган кабаклары арасыннан еланныкы кебек күзләре елтырап, төбәлеп карыйлар.
— Әй, син нигә безгә килдең? Папиросың бармы? — диде Айдарбәк, миңа якыная төшеп.
Мин папирос суздыМ, ә җавап бирмәдем. Айдарбәк, папиросын кабызып, авызын тутырып бер-ике суырды да, өстәл читенә басып сүн- дерә-сүндерә:)
— Кара аны, син тагын бу өйгә ияләшеп китмә, дустым! Элекке Нәзекән бар дип килгәнсеңдер. Ул юк инде, ул минем хатын, — диде.
Уктай кадалган елан күзләр маңгаемны тишеп үтәрдәй булып төбәлделәр.
Хатыннарын теләсә кемнән көнләү — барлык эчкечеләргә уртак бер гадәт. Чынлап карасаң бу ирләр көнләшүенә дә охшамый. Көн дә исерек булганга хатыны тарафыннан еш тиргәлүче эчкече кеше бары тик тавыш чыгарыр өчен генә шулай итә. Башта юри генә тавыш чыгара торгач, тора-бара үзе дә көнләшүенә ышана башлый.
Айдарбәкнең миңа бәйләнүенә Нәзекән катышмады, мин дә игъти-' бар итмәдем. Миңа: «Бу бичара нигә шулкадәр түбәнлеккә төште икән?» — дигән уй килде. Мондый баткакка батканнар ул кадәр күп тә түгел, ләкин юк та түгел. Кайчак җитлектем, күтәрелдем дигән берәүнең ялтыравык алтын кабыгына тырнак очы белән әз генә тиеп китүең була, хәзер бакыры күренә башлый. Ярым-йорты белем, түбән культура, һичшиксез, кайчан да булса бер екмыйча калдырмый торган карьера юлына алып чыга. «Зур карьера — биек таш кыя, кыяга очып кыран XV да менә, үрмәләп, шуышып елан да менә». Шул биеклектән авып төшкән Айдарбәккә ни әйтеп була соң?
— Син минем белән шаярма!—диде Айдарбәк, буталып. — Шаярма, ишеттеңме? Сине эт җигә торган җиргә тагы бер җибәреп кайтарырга кулымнан килә минем. Аңладыңмы?
Аннан, иреннәрен кыйшайтып, аркасын бөкрәйтеп, берни дә абайламый утырган Нәзекәнгә тибәргә әзерләнде. Мин, утырган килеш, Айдарбәкнең күтәрелә башлаган аягына төртеп җибәрдем. Ул идәнгә егылды, Нәзекән ни булганын сизмәде, исерек ире үзе ауды дип уйлады ахрысы, урыныннан кузгалмыйча, утыра бирде. Айдарбәк белән икебезнең арада ни булганын Сәүләш кенә күрде. Ул, бүлмәсеннән чыккан да, ишек яңагына сөялеп, карап торган икән. Әтисенең миңа әйткән сүзләрен төгәл ишеткән булырга кирәк.
Тиз генә урынымнан торып, чыгып киттем. Беркем белән дә хуш-лашмадым. Нәзекәнне икенче тапкыр ялгыз калдырган кебек хис иттем. Саф һавада йөреп кайтыйм дигән идем бит, тегенең якама төпткән
XV Кыран — шоңкар, җитез оча торган ау кошы дигән сүз.
җилемдәй, юеш хәшәрәттәй селәгәен исемә төшереп, җаным чирканып китте. Күңелемә ниндидер бер пычрак ягылып калган кебек булды...
Бу вакыйгадан соң, ике көй узгач, иртә белән кемнеңдер акрын гына шакуына ишекне ачкан идем, Сәүләш басып тора. Ярлы гына киемнән. Ул көлемсерәп исәнләште. Каршымда, гүя Сәүләш түгел, кыз чагындагы Нәзекәи басып тора иде. Мин аиы кочаклап, күкрәгемә кыстым. Сәүләш тартынмады, киресенчә, кочагыма сыенды.
— Әнием җибәрде. Безне вокзалга озатып куймассыз микән дигән иде, — диде Сәүләш. Болытсыз зәңгәр һавада күктән көлеп караган кояш Сәүләшнең эчке шатлыгын балкытып тора иде. Мии барысына да төшендем. Сәүләшнең якты йөзе миңа барысын да аңлатты.
— Юлыгыз уңсын, Сәүләш! Барырмын, — дидем.
Сәүләшнең йөзендә бәхет эзләре балкый иде.
Казакъчадан Нури Арсланов тәрҗемәсе.