ЯҢАЛЫКЛАР
«ПРАВДА» ГАЗЕТАСЫНА ХАЛЫКАРА
ПРЕМИЯ
Халыкара журналистлар оешмасы прези-
диумының карары буенча «Правда» газетасына,
күренекле профессиональ эше өчен, Халыкара
премия бирелде. «Правда», диелә бу турыдагы
карарда, Берләшкән Милләтләр Оешмасы
уставы рухымда бөтен дөньяда тынычлыкны .
саклауга, халыклар арасында дуслык
мөнәсәбәтләрен үстерүгә ярдәм итә.
Халыкара журналистлар оешмасының
бишенче Конгрессында катнашкай совет де-
легациясе башлыгы, «Правда» газетасының баш
редакторы П. А. Сатюков, газетаның эшенә
югары бәя биргән өчен, Халыкара журналистлар
оешмасы җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Икенче Халыкара премия журналистика
теориясе өлкәсендәге күренекле эше өчен
Венесуэла профессоры Эктор Мухикага бирелде.
Дөньяның күренекле 36 журналистына
Халыкара журналистлар оешмасының почетлы
дипломнары тапшырылды. Ул дипломнар белән
бүләкләнүчеләр арасында совет матбугаты
работникларыннан А. И. Ад- жубей, П. П.
Ерофеев, Д. Ф. Краминов һәм П. А. Сатюков бар.
СССР ЖУРНАЛИСТЛАРЫ СОЮЗЫНДА
26 июльдә СССР Журналистлары Союзы
идарәсе секретариаты Журналистлар Союзы
членнарының республика съездлары, шәһәр,
.өлкә, край конференцияләре һәм җыелышлары
йомгакларын тикшерде. Идарәдә шулай ук Идел
буе, РСФСРның Үзәк зонасы һәм Урта Азия
журналистларының иҗат семинарларына
йомгак ясалды.
Хатын-кызлар журналларында эшләүче
журналистларның Бөтенсоюз очрашуын үт-
кәрергә карар бирелде. Очрашу бу жур-
налларның КПССның ХХП съезды карар-
ларыннан килеп чыга торган бурычларына
багышлана.
Вакытлы матбугатта эшләүче художник-
ларның .Иркутск шәһәрендә куст семинарын,
фән Һәм техника буенча язучы журналист-
ларның Бөтенсоюз күләмендә иҗат семинарын
үткәрү билгеләнде.
«БОЛЬШЕВИСТИК МАТБУГАТ»
КИТАБЫ
Мәскәүдәге политик әдәбият нәшрияты рус
телендә «Большевистская печать»
(«Большевистик матбугат») исемле китап
бастырып чыгарды. Бу китапта большевистик
матбугатның туган вакытыннан алып Бөек
Октябрь социалистик революциясенең җиңүенә
кадәрге чордагы тарихы чагылдыр ыла.
Китап киң катлау укучыларга, иҗтимагый
фәннәр укытучыларына, журналистларга һәм
башка кызыксынучыларга карата төзелгән.
«СОВЕТСКАЯ РОССИЯ» ҺӘМ
«СЕЛЬСКАЯ ЖИЗНЬ» ГАЗЕТАЛАРЫ
КАЗАНДА БАСЫЛА БАШЛАДЫ
Шушы елның август аеннан «Ил-14» са-
молетында Мәскәүдән Казанга, «Правда» һәм
«Комсомольская правда» газеталары
матрицалары белән бергә, «Советская Россия»
һәм «Сельская жизнь» газеталары матрицалары
да килә башлады. Хәзер «Советская Россия» һәм
«Сельская жизнь» газеталары Казанда Камил
Якуб исемендәге матбугат комбинатында басыла
һәм укучыларга шул ук көнне җиткерелә.
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫ
ПАРТИЯ ОЕШМАСЫНЫҢ АЧЫК
ҖЫЕЛЫШЫ
26 июльдә Г. Тукай исемендәге клубта
Татарстан Язучылары Союзы партия оеш-
масының ачык җыелышы булды. Анда язу-
чыларның республикабызның җәмәгать
тормышында ничек катнашулары турындагы
мәсьәлә тикшерелде. Бу мәсьәлә буенча докладны
Татарстан Язучылары Союзы идарәсе
председателе Мирсәй Әмир ясады. Ул күп кенә
язучыларыбызның һәм ша- гыйрьләребезнең
халык тормышы белән тыгыз бәйләнештә
яшәүләрен, шуның практик нәтиҗәсе буларак,
укучылар яратып укый торган матур-матур
әсәрләр иҗат итүләрен әйтте. Г. Бәширов, Г.
Әпсәләмов, С. Хәким, И. Гази, Т. Журавлев, Р.
Ишморат, Г. Паушкин һ. б. лар, диде докладчы,
бүгенге көн проблемаларына багышланган
әсәрләр өстендә эшлиләр. Шул ук вакытта бездә
әле җәмәгать тормышыннан читләшергә
тырышучы язучылар да бар.
Фикер алышуларда С. Радзиевская, С.
Баттал, Ә. Исхак, 3. Нури, А. Шамов. «Советская
Татария» газетасының бүлек мөдире Я.
Винецкий, «Чаян» журналы редакторы С.
Бәхтияров, Татарстан Журналистлары Союзы
идарәсе председателе Ш. Хамматов һ. б. лар
сөйләде.
Җыелышның эшендә КПССның Татарстан
Өлкә Комитеты секретаре М. Тутаев,
158
КПСС Өлкә Комитетының культура бүлеге
мөдире М. Хәсәнов та катнашты.
Җыелышта М. Тутаев зур речь белән чыкты
һәм язучылар алдында торган конкрет
бурычларга тукталды.
КУБА ШАГЫЙРЕН ТӘБРИКЛӘҮ
1962 елның июль аенда героик Куба
халкының күренекле шагыйре, «Халыклар
арасында тынычлыкны ныгыту өчен» Халыкара
Ленин премиясе лауреаты Николае Гильенның
тууына 60 ел тулды. Шул уңай белән 10 июльдә
Язучыларның Үзәк Портында Мәскәүгә, гомуми
коралсызлану һәм тынычлык өчен Бөтен дөнья
конгрессына килгән Николае Гильенны
тәбрикләү булды.
— Поэзиядәге һәрбер яңа күренеш халык
тормышының чагылышы булып тора, — диде,
юбилярны котлап, шагыйрь Александр
Твардовский. — Чын шагыйрь картаймый, ул —
барлык буыннарга яшьтәш булып кала. Николае
Гильен Куба халкының революцион яшьлеге
белән сулаганга күрә үзен бәхетле санарга тиеш.
— Мин Николае Гильен исеме белән
бәйләнгән өч шәһәрне санап үтәргә телим:
Мадрид, Гавана, Мәскәү. Бу исә Николае
Гильенның безнең өчен нинди кеше булганлыгы
турында бик ачык сөйли, — диде кинооператор
Роман Кармен.
Кайнар тәбрикләре өчен совет язучыларына
рәхмәт белдереп, Николае Гильен болан диде:
— Минем туган көннәремнең бөтенесеннән, ә
алар 60 тапкыр булды, бусы минем тормышымда
иң бәхетлесе. Чөнки, беренчедән, минем тугай
илем азат, икенчедән, мин СССРда, үземнең
дусларым арасында.
ПОЧЕТ ГРАМОТАЛАРЫ БЕЛӘН
БҮЛӘКЛӘНДЕЛӘР
Татарстан АССР Верховный Советы
Президиумы 1962 елгы җәйге гастрольләр
вакытында Казан шәһәре һәм республика хезмәт
ияләренә яхшы һәм культуралы хезмәт
күрсәткән өчен Мәскәүнең «Ромэн» чегән театры,
Башкорт академия драма театры һәм А1ари
АССРның республика рус драма театры
коллективларын Татарстан АССР Верховный
Советы Президиумының Почет Грамоталары
белән бүләкләде.
Ф. ХӨСНИ ХИКӘЯСЕ «СЕЛЬСКАЯ
ЖИЗНЬ» ГАЗЕТАСЫНДА
КПСС Үзәк Комитеты органы «Сельская
жизнь» газетасының 20 июль санында Ф.
Хөснинең «Председатель улы» дигән яңа хикәясе
рус телендә басылды.
‘ БОЛГАР ШАГЫЙРЕ КАЗАНДА
20 июльдә Казанга Болгариянең өлкән һәм
күренекле шагыйрьләреннән берсе, Димитров
премиясе лауреаты Ламар (Пон- чев Лалю
Маринов) килде. Биредә ул Татарстан
язучылары белән очрашты, болгар һәм татар
әдәбиятлары турындагы фикерләре белән
уртаклашты, киләчәктә татарчадан болгарчага
һәм болгар теленнән татарчага тәрҗемә ителергә
лаеклы әсәрләр хакында киңәште. Ламар
Казаннан Чабак- сарга китте. Аны каршыларга
Чувашиянең; халык шагыйре Педер Хузангай
килгән иде.
ӘСГАТЬ ҖИҺАНШИН БЕЛӘН ОЧРАШУ
Тын океанда 49 көн буена дәвам иткән
легендар дрейф батыры Әсгать Җиһаншин: 25
июльдә Казанга килде. Аны каршыларга тимер
юл вокзалына бик күп яшьләр, комсомол һәм
матбугат вәкилләре төшкән иде. Казанда ул
яшьләрнең һәм студентларның Хельсинкидагы
VIII Бөтен дөнья фестивале хөрмәтенә
үткәрелгән фестиваль атналыгында катнашты;
пионер лагерьларында, М. Горький исемендәге
Үзәк культура һәм ял паркында, «Спартак»
комбинатында һ. б. урыннарда чыгышлар ясады.
26 июльдә Әсгать Җиһаншин журналистлар,
язучылар һәм Татарстан китап нәшрияты
эшчеләре белән очрашты. Үзе һәм иптәшләре
исеменнән кайнар сәлам тапшырганнан соң,
тыңлаучыларга ул дүрт совет солдатының 49 көн
буена океанда ничек йөзүләре турында сөйләде.
Очрашуда катнашучылар аның чыгышын зур
игътибар белән тыңладылар, аңа һәм
иптәшләренә укуларында, тормышларында яңа
уңышлар теләделәр.
ЦИРК ҺӘМ ТЕАТР ГАСТРОЛЬЛӘРЕ
Шушы елның июнь-июль айларында Ка-
занда, В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Үзәк
стадионда Мәскәү циркы гастрольләре булып
узды. Тамашачылар совет циркы мастерлары 3.
Тарасова, Н. Столяров, Е. Ланн- на, Я.
Сквнрский, артистлардан П. Водала- га, Ф.
Прихожий, X. Мусин, Л. Мозговой, П. Кукушкин,
М. Магомедов һ. б. ларның чыгышларын аеруча
яратып кабул иттеләр.
Мәскәү циркы гастрольләрендә, Казан
тамашачылары белән бергә, Биектау, Зелено-
дольск, Питрәч, Тукай, Дөбъяз һәм башка
районнарның хезмәт ияләре дә булдылар.
♦ ♦ ♦
Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет
театрында 2 августта «Цирк үзенең утларын
кабыза» дигән спектакль белән Свердловск
дәүләт музыкаль комедия театры гастрольләре
башланып китте. Моннан тыш театрның
репертуарында «Табигать киңлекләре», «Цирк
принцессасы», «Комарго», «Шат күңелле тол
хатын», «Фраскнта». «Сильва», «Марица»,
«Кайдадыр көньякта» һәм «Диңгез узелы»
исемле әсәрләр бар иде.
Моннан тыш Казан һәм республикабыз
тамашачылары август аенда Белоруссия
ССРның М. Горький исемендәге рус дәүләт драма
театры артистлары башкаруында Вс.
Вишневскийиыц «Оптимистик трагедия», А. И.
Островскийның «Бирнәсез кыз», 10. Герман һәм
Б. Растның «Бер ел», А. Мовзонның «Бер күк
астында», А. Са- лынскийның «Барабанчы кыз»,
К. Губаре- вичның «Баш ставка» һәм К-
Гольдоннның «Венециан игезәкләре» әсәрләрен
карадылар. Бу спектакльләр В. И. Качалов исе-
мендәге Зур драма театрында барды.
КАЗАН КИНОСТУДИЯСЕНДӘ
Узган ел Казанда киностудия ачылган иде.
Аны квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү
буенча инде шактый эш башкарылды. Студиягә
«Идел буе» журналы аша тамашачыларга таныш
булган тәҗрн- бәле кинооператорлардан Г.
Эмиров, Л. Барышев, П. Ожегов белән бергә,
Горький- дан, Хабаровскидан һәм Якутиядән күп
кенә сәләтле яшьләр килде. Режиссерлык эшен
моңа кадәр В. Савьев бер үзе башкарган булса,
хәзер студиядә Таллиннан килгән кинорежиссер
В. Иевежин эшли башлады. Озакламый бирегә
Бөтенсоюз дәүләт кинематография институтын
тәмамлаучылардан бер группа яшьләр кайта. Та-
тарстан Культура министрлыгы шул институтка
быел тагын берничә кешене укырга жибәрә.
Хәзерге көндә студиядә шагыйрь Муса Җәлил
турында документаль фильм төшерелә,
профессор Г. Камайның фәнни һәм җәмәгать
эшчәилегенә багышланган киноочерк хәзерләнә,
республикабызның башкаласы турында «Казан
рапсодиясе» исемле музыкаль фильм эшләнә.
Киләсе елга Идел буендагы җидееллык
маяклары, җәмәгатьчелек нигезендә эшләүчеләр,
техник прогресс өчен көрәшүчеләр, фән һәм
культура эшлеклеләре турында документаль
фильмнар чыгару планлаш- тырылды. Тиздән
студия Свердловск киностудиясеннән нәфис
фильмнар дубляжын эшләүне үз өстенә алырга
тиеш. Яңа фильмнар Казан киностудиясендә
татар, башкорт, чуваш һәм мари теленә тәрҗемә
ителәчәк.
ФОЛЬКЛОР ЭКСПЕДИЦИЯСЕ
В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Хезмәт
Кызыл Байрагы орденлы Казан дәүләт
университетының тарих-филология факультеты
студентлары 1 июльдән алып 15 июльгә кадәр
Пермь өлкәсенең Барда районы авылларында
фольклор экспедициясендә булдылар.
Филология фәннәре кандидаты Н. Юзиев һәм Ю.
Әмннов җитәкчелек иткән бу экспедициягә
катнашучылар безгә әле моңа кадәр билгеле
булмаган күп кенә яңа җырлар, әкиятләр,
бәетләр җыйнадылар. Болардан тыш татар
әдәбияты тарихы өчен билгеле бер әһәмияткә ия
булган борынгы кулъязмалар тупланды.
Экспедиция вакытында студентлар көче
белән колхозчыларга концертлар куелды, әдәби
кичәләр үткәрелде. Н. Юзиев берничә авылда
«Хәзерге татар әдәбияты» дигән темага лекция
укыды.
МӘКТӘП МУЗЕЕ
Әгерҗе районының Кырынды сигезьеллык
мәктәбендә шактый күп санлы экспонатлардан
торган музей оештырылды. Бу экспонатлар
арасында гражданнар сугышы герое Азинның
сирәк очрый торган фоторәсемнәре һцм ул
командалык иткән дивизия сугышчыларының
төрле истәлекләре, Октябрь революциясенә
чаклы Әгерҗе районы территориясендә булып
узган вакыйгалар, революциядән соң ул якларда
Совет власте урнаштыру, беренче партия
ячейкалары төзелү турында сөйләүче доку-
ментлар бар.
Моннан тыш музейда татар хатын-кыз-
ларыннан беренче артистка Сәхипҗамал Г
ыйззәтуллина-Волжскаяның фоторәсемнәрен
күрәсең.
Музей тарих укытучысы Фоат Садыйков
тырышлыгы белән оештырылган. Ф. Садыйков
үзенең күп кенә вакытын тарихи эзләнүләргә,
иҗат эшенә багышлый. Ул 1919 елда Әгерҗе
районында Колчак бандалары тарафыннан
ерткычларча җәзалап үтерелгән Д. Гобәйди
әсәрләрен җыеп бастырды. Хәзер Азин турында
яңа материаллар җыя.
ПРОЗАИКЛАР СЕКЦИЯСЕНДӘ
18 июльдә прозаиклар секциясенең чи-
раттагы утырышы булып узды. Анда М.
Хәсәновның «Саф җилләр» исемле романы
тикшерелде. Фикер алышуда катнашкан М.
Әмир, Г. Минский, А. Расих, Ф. Мусин, X.
Сарьяп, Г. Сәйфетдинов һ. б. лар романга нигездә
уңай бәя биреп, аның актуаль темага язылуын,
партиябезнең XX һәм XXII съездларыннан соң
авыл хуҗалыгындагы үзгәрешләрне
чагылдыруын әйттеләр, һәм әсәрнең
композициясен, телен яхшырту, образларын
үстерү буенча авторга күп кенә киңәшләр
бирделәр.
ОЧРАШУЛАР, ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР
15 июльдә Казандагы М. Горький исемендәге
Үзәк культура һәм ял паркының укучылар
павильонында герой-шагыйрь Муса Җәлилгә
багышланган әдәби кичә булды. Анда
катнашучылар политик һәм фәнни белемнәр
тарату буенча Бөтенсоюз җәмгыяте члены Л.
Журавлев чыгышып һәм фашистлар
тоткынлыгында М. Җәлил белән бергә булган М.
Иконников истәлекләрен зур кызыксыну белән
тыңладылар. Кичә Казан театр училищесы
студенты Рифкать Садыйковның Муса Җәлил
шигырьләрен укуы белән тәмамланды.
Шул ук көнне паркта «Кеше хезмәт белән,
бары тик хезмәт белән бөек» дигән темага күңел
ачу уздырылды. Анда шәһәр хезмәт ияләре
производство алдынгылары, әдәбият һәм сәнгать
вәкилләре белән очраштылар, концертларда һәм
төрле спорт уеннарында катнаштылар.
Парктагы ачык эстрадада үткәрелгән әдәби-
музыкаль концерт музыка белгече Галина
Иванованың күренекле рус композиторы, Ленин-
премиясе лауреаты Соловь- ев-Седой иҗатына
багышланган лекциясе белән башланды.
Соловьев-Седой җырлары башкарылганнан соң,
сүз Г, Тукай исемендәге Татар дәүләт
филармония солистлары С. Соловьев, И.
Алексеева, Т. Белова, К. Басыйров һәм пианист
Н. Алексеевка бирелде. Р. Гәрәй тыңлаучыларга
хезмәт һәм тынычлык турындагы шигырьләрен
укыды.