Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА КИТАПЛАР

Мариэтта Шагиняннын әле
күптән түгел генә Татарстан
китап нәшрияты тарафыннан
чыгарылган романы әнә шулай
атала. Әсәрнең күләме зур
түгел, нибары 152 бит. Шуңа да
— -------------------
ГЛариэтта ?
Шагинян
УЛЬЯНОВЛАР
ГАИЛӘСЕ карамастан,
ул вакыйгаларга бай язылган.
Язучының төп максаты
Мария Александровна һәм
Илья Николаевич Ульянов-
ларның нәсел-нәсәбе хакында
мәгълүмат бирү һәм аларның
Владимир Ильич Ленин туганга
кадәрге тормыш юлларын
сурәтләү булса да, үткән
гасырның 60—70 елларындагы
тарихи вакыйгалар да романда
шактый тулы чагыла. Әсәрне
уку дәвамында безнең күз
алдыбызга Ульяновлар яшәгән
Пенза, Нижний һәм Сембердәге
хәлләр генә түгел, бәлки
Питердагы вакыйгалар да
килеп баса. Ә' безгә, татар
укучыларына, бу роман тагын
шунын өчен дә кызыклы, анда
шул чордагы Кокушкино, Ва-
сильево һәм Казан турында да
сөйләнә.
Әсәрнең үзәген тәшкил
итүче, вакыйгаларны бәйләп
алып баручы образлардан Илья
Николаевич бе лән Мария
Александровна
Ульяновларның үзара бик тату
яшәүләре, кыен чакларда да
югалып калмыйча, уртак тел
табып эш итүләре аеруча жылы
тәэсир калдыра. Автор, бер
яктан, Мария Александров-
нанын, рус .. хатыннарына хас
булганча, киң күңелле, эшчән
һәм бала яратучан булуын,
икенче яктан, башта физика
укытучысы, соңыннан
мәктәпләр инспекторы Илья
Николаевичның үз эшенә чын
күңелдән бирелгән һәм зур
мәгълүматлы кеше
булганлыгын тарихи дәлилләр
белән сурәтләп бирә алган.
Әсәрдә шулай ук Ломоносов,
Кулибин, Лобачевский,
Шевченко, Чернышевский,
Добролюбов, Щапов кебек
тарихи шәхесләрнең
тормышыннан да күп кенә
кызыклы фактлар китерелгән.
Романны татарчага Р.
Гайнанов тәрҗемә иткән.
Китапның- бәясе 50 тиен.
Тиражы 9000 данә.
В. Нуруллин.
Салих Батталның бу ки-
табында безнең якташыбыз
Минһаҗ Тимеровның Бөек
Ватан сугышы чорында фа-
шистлар тылындагы батыр-
лыклары күрсәтелә. Снаряд
тиеп самолет моторы шарт-
лаганнан соң Тимеровның
Днепр елгасының фашистлар
кулындагы аргы ягына килеп
төшүе һәм яралы килеш
берничә көн буена фронтка таба
үрмәләве берникадәр Б.
Полевойның «Чын
ксшеасендәге Алексей
Мсресьевнып хәтерләтг
фашист саен үлем карамастан,
ol. гаи мәхәббәтләрен, я
өметләрен югалтмаг Химма
Григорьевна, байнчы хатын,
колхозчы карт Һ. б. совет
кешеләренең ярдәме
нәтиҗәсендә Тимеров исән
кала. Ул, безнең гаскәрләрнең
килеп җиткәнен көтеп, фашист
тылында тик кенә ятмый.
Пулеметчыларын юк итеп,
дошманнар арасында паника
тудыра, совет самолетларына
немец- ләрнең автоколоннасын
күрсәтеп сигнал бирә, берничә
мәртәбә яраланган булуына да
карамастан, авыл кешеләрен
дошманнарга каршы күтәрә.
Аның җитәкчелегендә
колхозчылар 0
фашистлардан азат пәрчә
йортларны < күп совет ке- дист
тоткынлы- -ЛАлап калалар.
Алты тапкыр хөкүмәт бүләге
белән бүләкләнгән капитан
Минһаҗ Тимеров, тырыш
хезмәте өчен Хезмәт Кызыл
Байрагы ордены бе-
Салих Баттал £
СОВЕТ
КЕШЕЛӘРЕ
лән бүләкләнгән һәм берничә
тапкыр Бөтенсоюз Халык
Хуҗалыгы Күргәзмәсенә
катнашкан Химма Григорь-
евна хәзер дә исәннәр. Алар
үзара кунакка йөрешәләр.
Тимеров Казанда яши, ә Химма
Григорьевна үзенең туган
авылында...
Китапка Тимеровның һәм
Химма Грнгорьевнаның фо-
торәсемнәре урнаштырылган.
Күләме 60 бит, бәясе 5 тиен.
AL Әхмәдуллик.
ю. .с. ә.* м 9.
145

146
«Советский композитор»
нәшрияты (Мәскәү) рус телендә
«Александр Ключарев» дигән
монография бастырып
чыгарды.
Н. А. Шумская s
КОМПОЗИТОР *
АЛЕКСАНДР г
КЛЮЧАРЕВ $
ТУРЫНДА
МОНОГРАФИЯ i
Монографиянең авторы
күренекле сәнгать белгече Н. А.
Шумская Советлар Союзы
халыкларының яшь милли
музыкаль культураларын
үстерү буенча актив эшләп
килгән рус компози-
торларының эшчәнлегенә
туктала һәм Татарстанның
атказанган сәнгать эшлек- лесе
Александр Сергеевич
Ключаревның тормыш һәм
иҗат юлын шактый киң як-
тырта. Татар халык шагыйре
Габдулла Тукайның рус һәм
татар халыклары дуслыгы
турындагы атаклы
шигыреннән өземтә белән
ачылган бу китап «Балалык
еллары», «Уку еллары.
Профессиональ эшчәнлек- нең
башлануы», «Башкорт- станда
эшләү. Башкорт темаларына
язылган әсәрләр», «Казан.
Татар фольклорын язып алу
һәм сәи-
* * * гатьчә эшкәртү. Балалар
өчен музыка», «Камерный
инструменталь һәм симфоник
иҗат», «Балет. Опера. Яңа
хезмәтләр һәм уйлар», «А. С.
Ключарев әсәрләренең
исемлеге» дигән бүлекләрдән
тора. Татар музыкасының үсү
тарихын җитди өйрәнеп,
фактик яктай бай
материалларга нигезләп,
җиңел телдә язылган бу
монографиядә укучы әһә-
миятле бик күп белешмәләр дә
табачак. Монография фото-
иллюстрацияләр һәм ноталар
белән яхшы кәгазьдә басылган.
Күләме 156 бит, бәясе 27 тиен.
Г. Закиров.
Шагыйрь Галимҗан Ла-
тыйпка быел илле яшь тулды.
Сугышка кадәр үк инде үзенең
беренче җыентыгын бастырып
чыгарган бу автор поэзия
өлкәсендә шактый актив эшләп
килә. Аның Татарстан китап
нәшриятында күптән түгел
басылып чыккан яңа җы-
ентыгындагы шигырьләре әнә
шул хакта сөйли. Җыентык
«Якты юл», «Җылы учагым»,
«Уйнап торсын кояш нуры»
һәм «Шулай да була» дигән
бүлекләрдән тора. Шигырьләр
һәр бүлектә тематик яктан бер-
гә тупланып бирелгәннәр һәм
эчтәлекләре белән берберләрен
шактый тулыландыралар.
«Якты юл» һәм «Уйнап
торсын кояш нуры» дип
исемләнгән бүлекләргә ав-
торның бөек юлбашчыбыз
Ленинга, партиягә, коммунизм
төзүче совет кешеләренең
тырыш хезмәтенә, туган
республикабызның
уңышларын тасвирлауга һәм
Казан портын төзүчеләргә
багышланган шигырьләре
кертелгән. Алар арасында
«Мин Ильичның үзен күреп
белмим», «Коммунист», «Көтү
кайта», «Яң-
Галимҗан
Латыйп
ШИГЫРЬЛӘР гыр ява»,
«Ташчы», «Тегермәндә»,
«Урманчы» һ. б. шигырьләр
гади һәм җыйнак эшләнешләре
белән игътибарны үзләренә
җәлеп итәләр. «Җылы учагым»
дигән бүлеккә тупланган
шигырьләрдә шагыйрьнең
фәлсәфи уйлары, лирик ки-
черешләре чагыла. Җыен-
тыкның соңгы бүлегендә
басылган * шигырьләрдә ае-
рым кешеләрнең аңында яшәп
килгән искелек калдыклары,
тормышның күр- кен җибәрә
торган кайбер ямьсез
күренешләр тәнкыйтьләнә.
Г. Латыйпның кайбер
текстларына татар компо-
зиторлары тарафыннан көйләр
дә язылган. Укучы җыентыкта
аның «Жигули утлары»,
«Тургайлар килде», «Гөрләп үс,
Татарстан!», «Шәһәрдән
кайтты егет», «Син булмасаң
яннарымда» һ. б. җырлары бе-
лән танышачак.
Китап каты тышлыкта, 5000
данә тираж белән басылган,
аның беренче битенә
шагыйрьнең рәсеме ур-
наштырылган. Җыентыкның
бәясе 31 тиен.
Р. Гатин.
«Бер көнне төлке, телен
салындырып, койрыгын
болгый-болгый, җан иясе
булмаган бер даладан юыртып
килгәндә, юл буенда яткан бер
куй койрыгы таба. Ул моңа бик
шатлана. Яхшылабрак караса
— анда капкын да бар икән.
Койрыкны бик ашыйсы килеп,
төкереген агыза, нишләргә дә
белмичә, озак кына аптырап
утыра. Шул вакытта, чаба-
чаба, бер бүре килеп чыга.
Төлке хәйләгә керешә.
— Бүре агай, кил әле,
койрыкны күп ашап май
кикерә башладым. Менә бу
кисәген сиңа калдырдым,— ди.
— Астында капкын юк
микән аның? — ди бүре,
кыюсызланып тора.
— Кайчакта шулай назлана
торган гадәтең бар... ашамасаң,
ашама, үзем өТиә алып
кайтырмын, — ди төлке,
койрыкка үрелгәндәй була.
Бүре ашыгып, төлкедән алга
чыгып, борыны белән
капкынга элә-
? КЫРГЫЗ ХАЛЫК <
ӘКИЯТЛӘРЕ $
I !
геп тә кала. Койрык бер читкә
тәгәрәп кала. Төлке аны
эләктереп ала да үз юлына
чабып китә».
Татарстан китап нәшрияты
басып чыгарган «Кыр

гыз халык әкиятләре» исемле
китаптан алынган «Төлке
белән бүре» әкияте бу. Үзара
бер-берен яратышучы кыз
белән егет һәм алар артында
кашларын җимереп, нинди дә
булса явызлык эшләргә
чамалап торучы мәкерле карт
рәсеме төшерелгән тышлык бе-
лән чыгарылган бу җыентыкка
кыргыз халкының 33 әкияте
тупланган.
Халык әкиятләренә гомумән
хас булганча, кыргыз
әкиятләрендә дә халыкның
тапкырлыгы, тирән акыл-
лылыгы, байларга нәфрәте,
хаклыкның ялганнан өстенлеге
күрсәтелә. Шул ук вакытта,
татар халык әкиятләреннән
аермалы буларак, кыргыз
әкиятләрендә сюжет гадилеге
һәм кыскалык күзгә ташлана.
Әлеге җыентыкка кергән
әкиятләрнең иң зур дигәне дә
дүрт биттән артмый. Шунысын
да әйтергә кирәк, кыска һәм
гади булсалар да, кыргыз
халык әкиятләре һәр- кайсы
үзенчә кызыклы, ма-
выктыргыч һәм аларны
укыган кеше рухи канәгатьлек
табачак. Әкиятләрне Н.
Арсланов тәрҗемә иткән.
Җыентыкның бәясе 30 тиен,
тиражы 11 000 данә.
В. Нәҗметдинов.
Әминә Бикчәнтәеваның «Яз
бүләкләре» исемле шигырьләр
җыентыгы тышлыгына:
«Мәктәпкәчә яшьтәге балалар
өчен» дип язылган.
> ~ <
Әминә $
? Бикчәнтәева •
< >
< ЯЗ БҮЛӘКЛӘРЕ ?
Ләкин китапны нәни дус-
ларыбыз яратып тыңлаган
кебек үк, башлангыч класс
укучылары да, хәтта зурлар да
кызыксынып укырлар дип
шикләнми әйтергә була.
Җыентыкка урнаштырылган
утыздан артык шигырьнең
тематикасы киң, эчтәлекләре
кызыклы.
Китап илебезнең табигатен
тасвирлаучы . шигырьләр
белән ачыла. Яз җитүен хәбәр
итеп кара каргалар килгән,
нәни дуслары ясап куйган оя
өстенә кунып инде сыерчык
сайрый, бөтерелеп-бөтере- леп
күктә карлыгачлар уйный,
зәңгәр бушлыкка тургайлар
күтәрелә. Хәтфә кебек яшел
үләннәр өстенә беренче
тамчылар тама. Тормышыбыз
матур һәм ямьле, яшәү күңелле
— һәр шигырьдән шул
аңлашыла. Шул ук вакытта
автор табигатьне сурәтләү
белән генә чикләнми,
шигырьләрнең күбесе хезмәткә,
белемгә мәхәббәт, зурларга,
картларга ихтирамлылык хис-
ләре тәрбияли. Җыентыкта
олыларны тыңламауның,
урынлы-урынсыз шаяруның
әдәпсезлек икәнлеген бала-
ларның исләренә төшерүче
шигырьләр дә аз түгел.
Шунысы куанычлы — автор
балаларга үгет-нәсихәт
укымый, ә конкрет детальләр
белән эш итә. Шигырьләрне
тыңлаучы яки укучы бала,
гади, конкрет мисаллардан
чыгып, нәрсәнең яравы һәм
ярамавы хакында үзе фикер
йөртә ала.
Җыентыкның тиражы 15 000
данә, бәясе 4 тиен.
Г. Сәйфетдинов.
Роберт Әхмәтҗанов —
поэзиябезгә үз тавышы белән
килә торган өметле яшь
шагыйрьләрнең берсе. Аның
әсәрләренә романтик
күтәренкелек, кешенең эчке
дөньясын югары пафослы һәм
тирән мәгънәле сүзләр
ярдәмендә ачып бирергә
омтылу хас. Ул, барыннан да
элек, бүгенге көннең актуаль
темаларына мөрәҗәгать итәргә
тырыша. Роберт Әхмәтҗанов
коммунизмның бөеклеге,
күгебездә янган кояшның
яктылыгы, җирнең иминлеге,
яшьлекнең матурлыгы, мә-
хәббәтнең сафлыгы турында
яза.
Унҗиденче елдан килә инде Бу
көннәргә илткән юл
башы...
Саумы, Коммунизм, җир
яшьлеге,
Халыкларның өмет
кояшы, — ди ул «Җир
яшьлеге» исемле шигырендә.
Җыентыкка студентлар
тормышына багышланып
иҗат ителгән шигырьләр дә
кертелгән. Аларда безнең
яшьләребезнең тормыш эчендә
кайнавы, заман белән бергә
атлап барулары, укуда һәм
хезмәттә чыныгулары тас-
вирлана:
Каникулда, өйгә кайтмый
гына, Студентлар китте далага;
Зачетлардан шулай туры- дан-
туры Имтиханга дәште замана.
Мондый уңышлы юлларны
Роберт
Әхмәтҗанов
СИНЕҢ КОЯШЫҢ
Р. Әхмәтҗанов шигырьләрендә
шактый очратырга мөмкин.
Кыскасы, шагыйрьнең бу
җыентыгы аның иҗади үсә
баруы, эзләнүе, яңа темалар
өстендә эшләве хакында сөйли.
Җыентык художник Б.
Альменов оформлениесендө,
7000 данә тираж белән
басылган. Бәясе 7 тиен.
Р. Гәрәй.

148