ТЫНЫЧЛЫК ЭШЕ ҖИҢӘР!
омуми .коралсызлану һәм тынычлыкны яклау буенча Мәскәүдә уздырылган бөек Ассамблеяның көчле авазы планетаның барлык почмакларына яңгырап ишетелде. Үзенең масштабы белән' моңарчы үткәрелгән барлык халыкара форумнардан өстен торган Бөтен дөнья Мәскәү конгрессы чиксез зур әһәмияткә ия булып калырлык тарихи вакыйгага әверелде. Җирдә тынычлыкны яклап дөнья җәмәгать-челеге тавышының моңа чаклы бер- кайчан да әле шул кадәр көчле һәм ышанычлы яңгыраганы юк иде.
Конгресста 120 илнең вәкилләре катнашты. Бу халыкара форумга Җир шарының барлык почмакларыннан җибәрелгән кешеләр җыйналды. Алар үз өсләренә йөкләтел- тән җаваплылыкны бик яхшы аңлыйлар, планетабыз өстендә туган куркынычны ачык күрәләр һәм •барлык халыкларның көчләрен бергә тупларга тырышалар, яңа сугыш уты кабызырга маташучыларның мәкерле планнарын җимерергә телиләр.
Дөнья халыкларына шунысы ачык: сугышны булдырмас өчен сугыш коралларын юк итәргә «кирәк. Гомуми һәм тулы коралсызлану буенча тәкъдим иткән программасында Совет хөкүмәте нәкъ әнә шу- на ирешергә омтыла.
Кешелекнең хәтерендә мәңге сак-ланачак ул көннәрдә Кремльнең Съездлар сараенда .кемнәр генә юк аде! Азия һәм Латин Америкасы илләрендә яшәүчеләр,' европалылар һәм африкалылар — эшчеләр һәм крестьяннар, интеллигентлар, буржуаз, социалистик һәм коммунистик партияләрнең политик эшлеклеләре, төрле диннәргә табынучылар, капи-талистик җәмгыять вәкилләре һәм иртәгәсе көннең тулы хокуклы ху-җалары... Боларның һәркайсын оч-ратырга мөмкин иде биредә.
Конгрессның иң кульминацион моменты безнең хөкүмәтебез башлыгы Никита Сергеевич Хрущевның чыгышы булды. Хәзерге дәүләт эш-леклеләре арасында тынычлыкны яклау буенча иптәш Н. С. Хрущев шикелле күп көч куеп, армый-талмый эшләгән башка бер генә кеше дә юк. Бүген бөтен кешелекне дул-кынландыра торган иң әһәмиятле, иң актуаль мәсьәләләр Н. С. Хрущевның без чиксез кызыксынып һәм зур игътибар белән тыңлаган речендә тирәнтен яктыртылды.
Никита Сергеевичны минем күп тапкырлар тыңлаганым бар; аның чыгышлары бер-берсеннән яна эчтәлек һәм яна идеяләргә бай булуы белән аерылып торалар. Бу юлы да ул илебезнең тынычлык эше өчен көрәшүен ачык һәм ышандырырлык итеп аңлатты. Аның гади һәм акла-
Г
10«
ешлы сүзләрендә Советлар Союзының, бөтен социалистик лагерьның җиңелмәс көче, какшамас куәте гәүдәләнде. Ул чыгышта Җир ша-рындагы күпчелек кешеләрнең бердәм көче чагылгандай булды.
Миңа Н. С. Хрущев чыгышында кешелекнең яңа сугыш уты кабызу-чыларны йөгәнләргә көче җитәчәге турында ныклы ышаныч белән әйткән сүзләре аеруча ошады һәм хәтеремә сеңеп калды. Конгресска килгән ике мең ярым делегатның аны нинди зур игътибар һәм ярату белән тыңлаганлыгын сүздә генә аңлатырга мөмкинме соң?! Н. С. Хрущев чыгышын тәмамлауга, залда тәбрикләү һәм озакка сузылган көчле алкышлар дулкыны күтәрелде. Ә ул трибунадан төшеп, кызу адымнар белән ишеккә таба юнәлгәч, залда утыручыларны күрсәгез иде сез! Конгресска председательлек итүче профессор Бернал президиум исеменнән иптәш Хрущевның президиумга күтәрелүен үтенде. Совет хөкүмәте башлыгы президиумдагы кара һәм ак тәнле кешеләр — галимнәр һәм дин вәкилләре, ирләр һәм хатын-кызлар белән кул биреп күреште. Зал, тынычлык һәм дуслыкны мәңгелеккә бер-берсенә кушарга теләгәндәй, аягүрә басып, иптәш Хрущевны тәбрикләвен дәвам итте.
Н. С. Хрущевның конгресста ясаган чыгышыннан соң күп кенә нәрсәләр тагын да ачыклана төште, сулыш алуы җиңеләеп киткән кебек булды. Зал кулуарларында, гостиницаларда делегатлар аның чыгышы турында үзләренең фикерләрен уртаклаштылар. Ал арның күбесенең бит әле Н. С. Хрущевны беренче тапкыр күрүе һәм тыңлавы иде! Иптәш Хрущевның чыгышы тәмамлангач, без, совет делегатларыннан берничә хатын-кыз, Индия делегатлары арасында калдык. Мин алар- ның берсенә мөрәҗәгать итеп: «Сез бу чыгышка нинди бәя бирәсез?» дип сорадым. Мин мөрәҗәгать иткән делегат язучы Вирджа Билан булып чыкты. «Тәэсирләремне шушы минутта ук туплап өлгерүе бик кыен, — диде ул. — Советлар иле башлыгының рече тынычлыкны яклау буенча миңа тыңларга туры килгән речьләрнең иң күренеклесе».
Куба делегатлары элек бер хәреф тә танымаган ватандашларының им-залары куелган 12 том китапны кон-гресс президиумына тапшырганда залда искиткеч җанлылык хөкем сөрде. Бу — капитал коллыгыннан азат ителгән яшь илнең җиңү символы һәм .конгресска отчеты иде.
Мәскәүгә, Бөтен дөнья конгрессына килгән зур делегацияләрнең берсе Америка Кушма Штатлары деле-гациясе иде. Кемнәр соң алар, пентагон тарафыннан үткәрелә торган сугыш психозы көчәйгәннән-көчәя барган вакытта тынычлык өчен кө-рәшүчеләрнең бөек форумына кат-нашырга батырчылык иткән ул де- легетлар? Без, совет делегатлары алар белән А. Корнейчук һәм А. Ад- жубей җитәкчелегендә уздырылган махсус кабул итүдә очраштык. Бик тиз танышып өлгердек. Алар арасында гади америкалылар — хирург, бизнесмен, студент кыз, дин эшчесе, физик, укытучы, юрист һ. б. лар бар иде.
— Минем фамилиям Иннерст, — ди күбәләккә охшатып бәйләнгән галстук таккан өлкән яшьтәге бер делегат. — Мин — Калифорниядәге Уитгнер шәһәрчегеннән, квакер, дингә ышана торган язучы. Тынычлык, турында нәрсә уйлыйм? Барыннан да элек мин шуңа ышанам: тынычлыкны саклап калырга мөмкин. Америка Кушма Штатларындагы квакерлар кешеләрнең акылына өмег баглыйлар. Без һәртөрле ирексезләүләргә каршы. Ләкин җирдә әле ирексезләүләр бик күп. Ә атом сугышы — хәтта уйга да китерә алмаслык әшәкелек ул! Атом сугышы кешенең табигатенә бөтенләй капма-каршы әйбер. Кеше үлем түгел, ә яшәргә тели, һәм без сугышны булдырмаска мөмкин дип саныйбыз. Америкада моны күпләр аңлыйлармы? Әйе, күпләр, ләкин әле бөтенесе дә түгел. Мин — «Тынычлыкка борылыш» дип аталган квакерлар оешмасы җитәкчеләренең берсе. Без үзебезнең теләктәшләребезнен күбрәк булуына мре-шергә телибез. Америкада тынычлык өчен көрәш КӨННӘ1НКӨН үсә. Атом-төш коралын
109
сынауларны туктатуны, Советлар Союзы белән дусларча, эчкерсез сөйләшүне таләп итеп язылган хат-ларны мистер Кеннеди беркайчан да әле хәзерге кебек күпләп алмый иде. Ләкин Америкада тынычлыкны яклап көрәшү өчен зур кыюлык кирәк. Мин шәхси контактлар булдыруга аеруча игътибар бирәм. Ә бер-береңә шикләнеп яшәү һич тә файда китерми.
Лос-Анжелостан килгән Майкл Дробинский үзе яшәгән шәһәрдә конгресс идеяләрен яклаучылар барлыгы, ләкин аларның үз фикерләрен ачыктан-ачык әйтергә куркулары турында сөйли. Менә Сан-Францискодан .ирле-хатынлы Адольф һәм Марта Бреннерлар. Адольф — пенсионер, Марта — Тынычлыкны яклау буенча хатын-кызлар хәрәкәтенең актив члены. Мәс- кәүгә килгән вакытта алар Лондонда неонацистларның әшәке чыгышларын үз «күзләре белән күргәннәр.
— Фашизмны кире кайтарырга маташучылар шулкадәргә барып җиткәннәр ки, алар митингта ачык- тан-ачык «Хайль Гитлер!» дип кыч-кыралар. Кара елан кабат башын күтәрә. Аның белән көрәшергә кирәк, — диләр Адольф һәм Марта.
Бу америкалыларның Мәскәүгә килә алмыйча калулары да мөмкин иде. СССРга килү өчен алар бәлки үз-үзләрен зур куркыныч астына куйганнардыр; бәлки Америкага кайтканнан соң да әле аларга төрле кыенлыкларга очрарга туры килер. Ләкин иң әһәмиятлесе шунда — аларның һәркайсысы кешелекнең язмышын хәл итүдә зур роль уйнаячак тарихи вакыйгага катнашучылар инде. Без, совет делегатлары, ул кешеләрне гади Американың үзе итеп тойдык.
13 июль бер үк профессиядәге де-легатларның — язучыларның, жур-налистларның, врачларның, галим-нәрнең, укытучыларның, парламен-тарийларның, профсоюз эшлеклелә- ренең, архитекторларның, худож-никларның һәм скульпторларның очрашу көне булды. Ул очрашуларда фикер алышулар бик иркен барды/
М'ин хатын-кызлар очрашуында катнаштым. Биш континент хатын- кызларының — конгресста катна-шучыларның бу очрашуын күренекле җәмәгать эшлеклесе, Индонезиянең хатын-кызлар конгрессы председателе Субандрио ачты. Бер-бер артлы сүз алып сөйләүче хатын-кыз делегатлар тынычлыкны, азатлыкны яклап чыктылар. Көньяк Вьетнамнан килгән һәм күзләренә яшь тулган курку белмәс Ма-Ти-Тю- ның Америка империалистларына нәгъләт яудырган нәфрәтле сүзләрен тыңлаганда зал бер кешедәй тынып калды.
— Бүген минем илем халкыбыз газап чигә торган гигант концлагерьны хәтерләтә, — диде Ма-Ти- Тю. — Төрмәләрдә 350 мең ир һәм хатын-кыз утыра. Алты мең бала төрмәдә туды, аларның күбесе якты дөнья төсен бер генә сәгать тә күрә алмыйча, үлемгә дучар булды. Илдә эшсезләрнең саны миллионнан артык. Беөничә миллион бала мәктәпкә йөри алмый. Дошманнар 1000 кешене концентрацион лагерьларда тоталар, бактериологик корал ясау өчен махсус предприятиеләр төзиләр. Бездә балалар кан төкерә, өлкәннәр сулыш ала алмый интегәләр.
Чыгышын тәмамлауга, Ма-Ти- Тюны Изабелла Блюм (Бельгия) аналарча кочаклап алды һәм аның белән бик озак әңгәмә ясады.
Конгресс барышында хатын-кыз-ларның тынычлык өчен көрәштә зур көчкә ия булып торганлыкларын бик ачык куоергә мөмкин иде.
Америка империалистларының Тын Океан өстендә атом бомбасы шартлатулары турындагы коточкыч хәбәрне ишетүебезне язып та, сөйләп тә аңлатырлык түгел, һәркемнең йөзенә ачу бәреп чыкты, карашы кырысланды, йөрәкләргә нәфрәт хисе тулды. Конгрессның рухы бөтенләй икенчеләнде. Тынычлыкка булган омтылыш кешеләрне бер-берсенә тагын да ныграк якынайтты. Әйе, тынычлык көчләре барыбер өстенлек итәчәк!
Конгрессның эше белән мәскәүле-ләр туктаусыз кызыксынып тордылар. Көннәр болытлы һәм яңгырлы
110
булуга да карамастан, Съездлар сарае тирәсендә кешеләр өзелмәде, аларның һәркайсысы делегатларны якыннан күрергә тырышты. Кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан балалар әледән-әле килеп йөрделәр һәм ул чәчәкләрне делегатларга өләштеләр. Шундый кайгыртучан- лыкны күреп, делегатлар бик дулкынланалар һәм чәчәк бәйләмнәрен кулларыннан төшермиләр иде.
Менә Мәскәү шәһәренең 160 нчы мәктәбе укучысы Саша тынычлыкны яклаучыларны тәбрикли, аларның күкрәкләренә канәфер чәчәкләре кадый. Америкалы Хамара Дяк үзенең тәэсирләрен башкалар белән уртаклашырга ашыга:
— Мин инде өлкән яшьтәге кеше, — ди ул. — Ләкин кызыл галстук таккан совет укучылары Съездлар сараеның ишек төбендә безгә чәчәк бүләк иткән вакытта күзләремә яшь тулды. Советлар илендә халык нинди яхшы, сезнең идеяләрегез нинди әйбәт. Ә бит Америка халкына боларның барсы да бозып аңлатыла.
Мәскәүдә вакытта мин чит илләр радиолары өчен ике тапкыр чыгыш ясадым һәм бөек рус халкы җитәк-челегендә культурасы та н ы м асл ы к булып үзгәргән, чәчәк аткан татар халкы турында, татар егетләренең Бөек Ватан сугышы кырларында ничек көрәшүләре, Муса Җәлил кебек геройларның фашист палачлары тоткынлыгында һәлак булулары ту-рында, безнең сугыш теләмәвебез, тыныч хезмәттә яшәргә теләвебез, тормышның матурлыгы һәм киләчәк көнебезнең тагын да матуррак бу-лачагы турында сөйләдем.
Делегатларның бер-бер артлы Юрий Гагарин һәм Герман Титов янына көлеп һәм елмаеп килүләрен күзәтүе күңелгә үзе бер рәхәтлек бирә иде. Алар космос геройларының кулларын кысалар, автографлар алалар һәм, үзләренең гражданлык бурычларын үтәгән кеше шикелле, сөенә-сөенә үз урыннарына китәләр. Чыннан да космосны беренче булып штурмлаучыларны күрү, алар белән сөйләшү нинди зур бәхет! Герман Степанович Титов чыгыш ясаганда һәм үзенең сүзен шагыйрь Евгений Евтушенконың «Руслар сугыш тели ләрме?» исемле җырыннан алынган сүзләр белән тәмамлаганда залдг алкышлар күкрәве яңгырады.
Да, мы ‘ умеем воевать, Но не хотим, чтобы опять Солдаты падали в бою На землю горькую свою. Спросите вы у матерей, Спросите у жены моей, И вы тогда понять должны. Хотят ли русские войны!
Менә Хиросимада атам бомбасы шартлавы дәһшәтен үзе татыгаш Мийоко Мацубара тагын бер тапкыр Герман Титов янына килә һәза аннан әле генә кабатлаган җырнын сүзләрен язып бирүен үтенә.
— Шул сүзләр белән мин җирдё тынычлык һәм бәхет идеяләрен та-ратырмын, — ди ул.
Конгрессның йомгаклау утыры-шында делегатлар зур күтәренкелек белән бөтен дөнья халыкларына хат кабул иттеләр. Дуслык һәхм бер-бер-ләрен аңлау рухының көчлелеген тойган делегатларның күзләрендә шатлык нурлары балкый иде. Хатка бары тик ике америкалы гына каршы тавыш бирде һәм Англиядән килгән җиде делегат бер якка да кушылмады. Аларның үлеп баручы капитал ялчылары икәнлеге ачык иде.
Конгресс барышында делегетлар башкалабыз хезмәт ияләре белән оч-раштылар; «Динамо», Электр лам-палары, О р д ж о н и к и дз е исемен дәге машиналар төзү заводларында, метрода, күргәзмәләрдә булдылар. Мәскәүнең тарихи урыннары белән таныштылар. Алар бик-бик канәгать булып калдылар. Профессор Бернал үзенең йомгаклау речендә конгресс-ның уңайлы шартларда эшләвем тәэмин иткән өчен безнең Хөкүмәте-безгә, совет кешеләренә һәм иптәш Хрущевка юкка гына рәхмәт белдер-мәде шул!
Конгресс делегатларына профсоюз оешмалары тарафыннан хәзерләнгән зур концерт күрсәтелде. «Концерт кына түгел бу, сәхнәдә тынычлык үзе, сезнең илегезнең, халкыгызның көче гәүдәләнде», диделәр безгә соңыннан венгр дусла
111
рыбыз. «Мондый концертны безнең әле беркайчан да караганыбыз юк иде һәм бәлки бүтән карарга да туры килмәс», — дип өстәделәр аме-рикалылар. Профессор Бернал һәм безнең белән очрашкан башка барлык делегатлар да шул ук сүзләрне кабатладылар.
15 июльдә, конгресс үзенең эшен тәмам иткәннән соң, делегатлар аш- су хәзерләнгән табын янында озаклап сөйләшеп утырдылар. Төрле телләрдә җыр һәм музыка яңгырады, делегатлар бер-берләрен үз өстәлләре янына чакырдылар, дуслык һәм тынычлык хөрмәтенә тостлар күтәрделәр. Мин халыкның тарихта иң зур көч икәнлегенә, аның тынычлыкка сусавына бөтен күңелем белән ышандым. Әйе, халык бәхет тели, матур һәм тыныч тормыш тели.
Ә менә шул изге теләкне, шул җырларны, бер табын янында күңел ачып утыруларны һәм гади кешеләр-нең хезмәт дәртен океан артындагы кайнар башлар бөтенләйгә юк итәргә җыеналар. Алар марксистик идея-ләрдән куркалар. Шәхси байлыгы әллә ничә миллион долларга җиткән президент Кеннеди ничек инде •миллионнарча кешеләрнең газаплы тормышта яшәүләрен күз алдына китерә алсын да, ничек итеп ал арның бәхете турында кайгыртсын!
Ләкин, әгәр дә тынычлыкка каршы кул күтәрсәләр, гади кешеләрнең ярсулы ачуыннан империалистларны алтын да, көмеш тә коткарып кала алмас.
Яшәү өчен кешелеккә тынычлык, имин тормыш кирәк! Гомуми һәм тулы коралсызлануга «ирешү кешелек тормышында өр-яңа, иң бәхетле чорга аяк басуны тәэмин итәр иде. Бу исә иң-иң бөек максат булып тора һәм ул барлык халыкларның тырышлыгын, бердәмлеген сорый. Менә шуңа күрә дә Гомуми коралсызлану һәм тынычлыкны яклау буенча Бөтен дөнья Мәскәү конгрессы гаять зур әһәмияткә ия булып тора.
Американың җәмәгать эшлеклесе Рут Гейдж Колби үзенең чыгышында Америка Кушма Штатларында сугыш истериясенең хәтта нәни балаларга да тәэсир итүе хакында сөйләде һәм оныгы Христофор белән булып узган бер вакыйгага тукталды. Бервакыт ул кызларына кунакка бара һәм шулчакта оныгы аннан: «Әбием, без чыннан да бомбалардан янып уләчәкбезмени?» дип сорый. Юк, дип җавап кайтара аңа әбисе, кешеләр балаларны яндырып үтерергә ирек куймаслар!
Чечен шагыйрәсе Рәисә Ахматова үзенең «Курыкма син, бала» дигән шигырен нәкъ әнә шул Рут Колбига багышлады: «Залда кул чабулар тынмады. Син, төрле телдә яңгыраган котлаулар астында, алга уздың. Бер-берсен белмәгән, ләкин инде туганлашып өлгергән кешеләрнең сасЬлары тагын да тыгызлана төште». Аның оныгы турында дәвам итеп, шагыйрә болай диде: «Юк, Христофор! Кояш янып торганда, курыкма син, курыкма, нәни хыялланучы! Без синең тормышың хакына көрәшәчәкбез һәм сугыш уты кабызучылар сиңа беркайчан да кул күтәрә алмаслар!»
Әйе, сугыш дигән дәһшәтле сүз яңадан һичкайчан да кабатланмасын!
Ә безнең күпме сабыйларыбыз үзләренең балалык елларын һәм әти- әниләрен күрмичә үстеләр! Бу хакта язарга, туктаусыз язарга мөмкин, чөнки безнең күңелләребез үзләренә байлык туплау өчен яңа сугышка хәзерләнүчеләргә каршы нәфрәт хисе белән тулы.
Менә тагын хәтеремә төште... Бер-вакыт мин өйгә бик соңлап кайттым (ул чакта мин партиянең авыл рай-комында эшли идем). Кызларым мине аякларын урам якка асылынды- рып тәрәзә төбенә утырып торган хәлдә каршыладылар: «Әни, безнең икебезнең дә эчебез авырта. Ипи бул-магач, кычыткан шулпасы ашаган һәм сөт эчкән идек... Ә син тагын озакка китәсеңме? Әни, син кайчан өйдә торырсың икән?..» Әйе, ул елларда балалар үзләренең ата-анала- рын, туганнарын әнә шулай көннәр буена күрә алмыйлар иде.
Сугыш газапларын үз җилкәсендә кичергән һәр кеше тынычлыкның нәрсә икәнлеген бик ачык аңлый, ты-ныч хезмәт белән көн иткән һәр кеше (иминлекне ныграк кадерли.
Юк, безгә сугыш кирәкми! Ләкин империалистлар яңа сугышка хәзер-лекне көчәйткән вакытта, без кул кушырып утыра алмыйбыз, шуңа күрә дә, яңа сугыш уты кабызучыларга кискен җавап итеп, безнең Хө-күмәтебез атом-төш коралының өр- яңа үрнәкләрен сынарга карар бирде. СССР хөкүмәтенең бу чарасы социалистик лагерьның хәрби куәтен агрессорларга һәр моментта җимергеч отпор бирерлек дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итәр.
Кешелек тарихында шатлыклы һәм кайгылы даталарның исәбе-хисабы юк. Ләкин вакытлар үтү белән хәтта иң әһәмиятле, иң күренекле вакыйгалар да онытыла. Ә менә 1962 елгы июль аеның икенче атнасында булып узган тиңдәшсез зур вакыйга киләчәк буыннарның хәтерендә мәңге сакланачак. Алар барлык халыкара форумнарга караганда да бөегрәк булган конгресска бүгенге кешеләрнең генә түгел, туар буыннарның да язмышын хәл итү өчеи килгән делегатларны зур хөрмәт һәм ихтирам белән иокә алырлар.
Конгресска 120 илдән катнашкан делегатларның бердәм һәм катгый авазы планета өстендә ■ көчле набат булып яңгырый:
— Тынычлык эше җиңәр! Яна сугышка юл кунмабыз!