Логотип Казан Утлары
Драма

ТУТЫЙ КОШ


Драматик, этюд, 3 пәрдәдә 11
УЙНАУЧЫЛАР:
Төхфәт — спекулянт.
Фаты й м а — аның хатыны.
К а ю м— татар бае.
Гөлбану — күрше карчык.
Таҗетдин — Төхфәтнең компаньоны.
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
Уртача тормышлы татар спекулянты бүлмәсе. Уртада һәм уңда ишекләр. Бер тәрәзә.
БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Төхфәт һәм Каюм бай
Төхфәт (ишек төбендә баскан килеш). Олы башыңны кече итеп, килүең өчен рәхмәт, Каюм абый!
Каюм. Кем, Төхфәтулла дус, алып калсаң яхшы булыр иде.
Төхфәт. Булмый шул, Каюм абый. Кыйммәт сорыйсың. Аннан соң үзең дә ишетәсең бит: туп тавышлары якынлаша бара. Теге ләгънәт сукканнар шәһәргә кермәгәйләре иде дим. Ярапланнары, кара кошлар төсле, шәһәр өстендә дә йөриләр бит. Шәһәргә кермәгәйләре иде.
11 Әсәрнең бер генә пәрдәсе язылып беткән.
128
Каю м. Керсәләр, сиңа ни. Пашпортыңда приказчик дип язылгандыр бит.
Т ө х ф ә т. Берәрсе, дошманлык .итеп, чага-нитә күрмәсен, дим. Атып та куярлар. Хәләл кәсепне, мин сиңа әйтсәм, спикулянция дигән булып, үз диннәремчә харамга чыгаралар бит. Ул алланың ләгънәте төшкән, динсез, мордар, тәмуг кисәүләрендә иман бармыни? Алла алар кергән көнне күрсәтмәсен диең! Керсәләр, барыбызның да эше бер төсле инде, куркыныч. Менә шуңа күрә акчаны малга тыгып куюы уңайсызрак та шул.
Каю м. Энем, Төхфәтулла дус, мин сиңа мал сатмыйм, акча сатам лабаса. Алтын акчаны кәгазьгә алмаштырырга килдем ләбаса, рәхмәт төшкере. Юлга акча кирәккә генә сатам лабаса. Юкса алтын акчалар сатып торырга башыма тай типмәгән лә минем. Энем, Төхфәтулла дус, шулай артык бирә алмыйсыңмыни инде?
Төхфәт. Син әйткән бәягә ала алмыйм шул.
Каюм. Я, күпмедән алыр идең соң? Үз бәяңне әйтеп кара, ишетик!
Төхфәт. Илледән булса калдыр.
Каю м. Алтмыш та итмисеңмени?
Төхфәт. Булмый, Каюм абый, әле монысын да синең өчен генә.
К а юм. Я, ярый, урыска түгел, үз кешегә, дин кардәшкә китә, илле биштән булсын.
Төхфәт. Нишләттең инде? Нигә вакланасың.
Туп шартлый.
һайт!.. Ишетәсеңме? Әллә бу нәгъләт төшкәннәр керәләр инде!..
Каю м. Ә!.. Керәләр дисеңме? Ярый, булмаган булган икән инде, илле өчтән булсын. Игелеген, рәхәтен күр.
Туп шартлый.
Төхфәт, һайт. Ишетәсеңме? Дәҗҗал барабанымыни, тавышы дөньяны селкетә.
Каю м. Шартлый шул, шартлый, шуңа күрә илле өч дим дә бит. Син дигәнчә илле өчтән булды инде, игелеген күр.
Төхфәт. Уйлап торам да, Каюм абый, керә-нитә калсалар, мин бу алтыннар белән кая барырмын? Сүзне бозу кыямәт көнне дуңгыз булып кубарылу булса да, әйткәннән таярга микән дим әле.
Каю м. Чү, чү, та»я күрмә, энекәш. Ярый, хәерле булсын, игелеген күр. Син дигәнчә, илле булсын инде алайса. Мөселман кеше, ә-ә, мөселман. (Акчаларны бирә.)
Төхфәт. Барысы күпме монда? (Өстәл янына утырып, акчаларны таратып саный башлый.)
Төхфәт. Бер, ике, өч.
Туп шартлый. Икесе дә акчага ябышалар.
Ишетәсеңме, Каюм абый?
Каю м. Ишетәм, ишетәм, кем, мулла Төхфәтулла дус.
Төхфәт. Шартлады бит.
К а ю м. Шартлады, бик нык шартлады. Кая, энем Төхфәтулла, санап ал да мине җибәр.
Төхфәт. Нәрсә санарга?
К а юм. Алтыннарымны.
Төхфәт. Әйе. Мәслихәт. Рус әйтмешли, дингә шут лубит.
Каю м. Шулай, шулай. Шут лубит. Дингә шут лубит. Рус булса да, дөрес әйткән. Лубит шул, бик лубит. һи-һи-һи...
Төхфәт (тагы утырып саный башлый). Бер, ике... ике йөз данә — дөрес икән. Хуш, биш мең дә биш мең, дөрес, ун мең. Ярый, бик дөрес
9. .С. Ә.“ X* 9. 129
санагансың икән, Каюм абый, рәхмәт. Аллаһе әкбәр!.. (Урыныннан торып,
алтыннарны кесәсенә салып куя.)
Каюм. Кем, энем Төхфәтулла, ә акча, акча?
Төхфәт. Нинди акча?..
' Каюм. Алтыннарым өчен.
Төхфәт. Әйе, шулай бит әле, кара, хәтердән чыккан бит, менә
бисмиллаиррахманиррахим, сиңа, Каюм абый, биш йөз сум. Калганын кичкә
кертермен. Менә нәкъ биш йөз сум.
Каюм. Кем, Төхфәтулла дус, барысын да хәзер бирә күр инде. Акча
кирәккә генә шул мөф бәягә 1 саттым бит, мөф бит, бөтенләй мөф...
Төхфәт. Кичкә кертермен, Каюм абый. Хәзер янымда җек тиенем12 13, дә
юк.
Каюм. Дөресен әйткәндә, энем, кем, Төхфәтулла, без бу көн, аллага
тапшырып, китәргә булган идек бит.
Төхфәт. Кая?
Каюм, һиҗрәткә, алла бирсә.
Т ө х ф ә т. Ә!.?.
Каюм, һиҗрәткә сәфәр кылабыз, боерган булса.
Төхфәт. Кая? Хаҗгамы әллә?..
Каюм. Юк. Хәзергә Өфсгә дип торабыз, аннан кая күз күрер тагын.
Төхфәт. Озаккамы?
Каюм. Озаккамы дип инде, дөньялар рәтләнгәнче, бәльшәвикләр беткәнче
торылыр инде! Юкса бит торырлык хәл калмады үзләреннән
Төхфәт. Тукта, нәрсә саташасың, чехлар кулында торабыз ла- баса.
Каюм. Шул аен шулай да, керә-нитә калсалар, бер якта чехларда эшләр
рәтле күренми юкса.
Төхфәт, һе, кара син аны, рәтле күренми диген алайса?
Каюм. Мактарлык түгел диләр шул. Проховой эшчеләре кызыллар көен
көйлиләр, ди. Шуның өстеиә Мәскәүдән эшелон-эшелон кызылларның
гаскәрләре килеп кенә тора, ди. Алланың дәргаһыннан мордар булып
сөрелгән, кем дигәннәре, бар бит әле...
Т ө х ф ә т. Я, я!
Каюм. Менә шул Зөягә үзе килгән, ди. Әгәр дә, дип әйтә икән, ди, шәһәргә
керә-нитә калсам, дип әйтә, ди, бер исән кеше калдырмам, дип әйтә икән, ди.
Ун яшьтән башлап сиксәнгә кадәр кем очраса, шуны кырам да салам, дип әйтә
икән, ди. Ярапланнаи шулай дил язу тараткан икән, ди. Кәҗә Якуп шул
язуның берсен табып алып, Печән базары мәчетендә мөнбәргә менеп,
халыкка укыган. Кызылларга каршы сугышу бөтен мөселманга фарыз, чеп-
чи фарыз эш, дип хәзрәт әйткән. Үзең беләсең, без карт кеше инде. Муенка
төшкән бөтен фарызларны үтәү кыенрак шул.
Туп шартлый.
Әнә нишәләтәләр алар. Фарыз диц, каршы барып кара, бездән ул эшләр
булмас инде. Яшьләр сугышсыннар. Чехларга, әфисәрләргә аллаһе- тәгалә
хәзрәте Гали батырлыгын бирсен инде. Бездән шул теләк. Әмма сугышып
булмас шул. Гөнаһ булса булыр тагын. Фарыз дип, инде туп көпшәсенә барып
керер хәл юк. Тапшырдык инде. Язганны күрми хәл юк, күрәсең инде.
Төхфәт. Чехларның гаскәрләре бик күи дигәннәр иде ләбаса. Без
мөселманнардан да атлы гаскәр төзегәннәр иде бит. Аны төзүче егет, кем әле,
аты коргыры, бик батыр кеше ләбаса. Сабан туенда да көрә
12Мөф бәя — юк бәягә (жаргон).
13 Җек ти е н — бер тиен.
130
шә иде бит. Ул да аларны җиңә алмас микәнни? Аннан соң әле кичә генә
төнлә Арча -ягыннан йөз мең чех, илле мең әфисәр гаскәрләре килгән
дигәннәр иде бит. Алар нәрсә карап торалар икән?
Каю м. Ул кызыллар нәкъ яэҗүҗ-мәэҗүҗләр, ди. Чехларның пу- ләләре
дә, сөнгеләре дә аларның тәннәренә үтми икән. Аларның тәннәре дә, куллары
төсле үк, сөялле, ди. Шуңа күрә дус-иш .китүне мәслихәт күрә. Адбокат Иван
Микулаевич та китүне мәслихәт күрә. Салих хаҗи киткән инде. Ул эшне
алдан сизә торган кеше. Янараллар, при- стафлар арасында дуслыгы да зур,
белми эшләмәгәндер. Менә шул, энекәш. Аларныкы сөялле, ди. Бернәрсә дә
үтми икән, ди шул. Кая, энем Төхфәтулла, калган акчамны 'бир дә, мин китим
инде.
Төхфәт. Кара син аны, эшләр начар дисең икән.
Каюм. Начар гынамы? Мишәр әйтмешли, кәкәй, барып торган кәкәй инде.
Төхфәт. Керә-нитә калсалар, без ни эшләрбез икән, ә?
Каю м. Сиңа нәрсә куркырга, сиңа тимәсләр, йортың юк, магаҗи- ның юк.
Приказчик булып хезмәт итүеңне әбәтен шәһәр белә.
Төхфәт. Шулаен шулай да, сәүдәгә керешкәнне дә беләләр бит.
Сәүдәгәргә спикулян диләр алар. Спикуляннарны аталар. Менә шунысы
бераз шүрләтә шул. Әфисәрләр дә үзләрен җиңә алмаслар микәнни?..
Каюм. Кем, энем Төхфәтулла! Шулай да син инде бүгеннән калдыра
күрмә. Кич сәгать унда, аллага тапшырып, һиҗрәткә сәфәргә чыгарга булдык.
Төхфәт. Була, була.
Каюм. Зинһар, кем, Төхфәтулла дус, кертеп чыга күр инде. Дөнья бер
бүген генә түгел әле. Заманалар гомергә болай булмас. Алла боерса, иске
тормыш кайтып, гөр килеп, яңадан алыш-биреш итәрбез әле. Син яңа
сәүдәгәр. Оныта күрмә инде. Хуш.
Төхфәт. Хуш, хуш!
Каю м. Кертә күр инде. Сәгать унда һиҗрәткә сәфәр, боерган булса, хуш!
Төхфәт. Хуш, хуш! Була, була. Фатыйма, Фатыйма, Фатыйма, бире чык
әле!
ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Фатыйма һәм Төхфәт
Ф а т ы й м а. Нәрсә, ни бар?
Төхфәт. Менә шул алтыннарны хәзер базга төшереп күм.
Фатыйма. Кара әле, Төхфәт, заманаларның нинди икәнлеген үзең дә
күрәсең бит. Алтыннар җыеп, байлык даның чыга күрмәсен. Тегеләр
Бишбалтага якынлашып киләләр, ди. Нахакка харап булырсың.
Төхфәт. Алар безгә тимәсләр. Безнең пулатларыбыз юк ич. Аннан соң
минем пашпортымда чернорабочий дип язылган.
Ф а т ы й м а. Хәергә генә булса ярар иде. Алтыннарың да, күмелгән
малларың да бер дә күңелемне шатландырмыйлар. Шул яшерен сәүдәгә
керешкәннән бирле дөнья тынычлыгым югалды. Ярлы булсаң да; җаның
тыныч булсын икән. Байлык дип бер дә исем китеп бармый. Байларның хәлен
дә күрдек инде. Җаннарын кая куярга аптырап, юләр бәрәннәр төсле, тик
миңгерәшеп йөриләр.
Төхфәт. Дөнья мәңге болай тормас. Байлык үзенекен бер алыр әле. Бар,
бар, яхшылап күм. Кара әле, анасы, мин базарга чыгам. Дус-иштән сораучы
фәлән булса, Печән базарына җибәрерсең.
Ф а т ы й м а/ Кара әле, шунда берьюлы балаларга күлмәкләр дә алып кайт
әле. Зәйнәпнең аягына берәр нәрсә алсаң да ярар иде.
9* 131
Төхфәт. Ярый, туры килсә алырмын. Үзеңә берәр нәрсә, кирәк түгелме?
Ф а т ы й м а. Минем өчен кайгырма. Кирәксә әйтермен әле. Нәрсәләр
алырга күңелем дә күтәрелми.
Төхфәт. Борчылма, Фатыйма. Керә-нитә калсалар да безгә тимәсләр.
Ярый, бар, күм. Сораучы булса, Печән базарында булырмын. (Чыга.) I
ӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Фатыйма ялгыз.
Фаты й м а. Хәерлегә генә булсын иде инде. Ни өчендер шул яш,е- рен
сәүдәсенә һич ияләшә алмыйм. Күңелем дә утырмый. Күрше-улак- тан да
уңайсызланып бетәм. Көне-төне, тычкан төсле, әйберләр яшереп, идән
асларында казынып йөрүеннән дә туйдым. Ни дисәң дә, „бу яшерен сәүдә
яхшы булмаска кирәк. Яхшы эш ‘булса, спикулян димәсләр иде. Ә
спикуляннарны аталар. Яхшы кешене берәүнең дә атканы юк әле. Ахыры
гына хәерле булып чыкса иде. (Чыга.)
ДҮРТЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Гөлбану һәм Фатыйма
Гөлбану (ашыгып, сулышына буылып кереп). Әллә болар да киткәннәр
инде. Күрше! Күрше, Фатыйма, Фатыйма дим! 1;1
Фаты, й м а керә.
Ф атый м а. Исәнме, Гөлбану абыстай.
Гөлбану. Хуш, бәхил бул, Фатыйма, кил күрешик!..
Фатыйма. Тукта, тукта, Гөлбану абыстай, түрдән уз.
Гөлбану. Фатыйма, балам, бәхилләшергә килдем. Бүген китәбез. Фаты й
м а. Кая?
Гөлбану. Кәтиринбурга, балакай,’ Кәтиринбурга. Бөтен өй җә-
мәгатьләребез белән.
Ф ат ы й м а. Озаккамы, әллә туй-фәлән бармы?
Гөлбану. Каян килсен туй. Качабыз, балакай, качабыз...
Фаты й м а. Кемнән?
Г ө л 16 а н у. Белмим, балакай.
Фаты й м а. Качабыз дисең түгелме соң?
Гөлбикә. Качабыз, балакай, бик чынлап качабыз.
Фатыйма. Кемнән качасыз соң?
Гөлбану. Халык кемнән качса, без дә шулардайдыр инде.
Фатыйма. Халык кемнән кача соң?
Гөлбану. Бишбалтаның күперен алганнар, ди, инде. Хуш, балам
Фатыйма, бәхил бул. Сүз белән, күз белән рәнҗеткән булсам, бәхиллә.
Дөньядагы дөньяда калсын, балакай. Үткән ел сорамыйча чыралыкка бер
пүлән утыныгызны алган идем. Кыямәт көнне даулама.
Фатыйма. Бәхил, Гөлбану абыстай, бәхил. Үзең дә бәхил бул инде.
Гөлбану. Бәхил, бәхил. Береннән, адып меңенә кадәр бәхил, й соң үзегез
китәргә уйламыйсызмы?
Ф аты й м а. Кая?
Гөлбану. Кая дип, халык кая бара, шунда инде. Бишбалта күперенә
кергәннәр, ди, инде. Шәһәргә керә-нитә калсалар, бөтен карт- корыны
үтереп бетерәчәкләр, ди. Иске дөнья дигәннәре шул инде, без картлар икән,
ди. Нинди генә зарарыбыз тигән икән үзләренә. Йөзлә-

рен дә бит күргәнем юк. Шулап ук газиз җаннарым камманис кулында чыгар
микәнни? (Елый.)
Фатын м а. Кем әйтә аны?
I өлба ну. Бөтен шәһәр, бөтен байлар шулай ди. Җомгада муллалар да
шулай дигәннәр. Шәһәрдәге бөтен йортлы-җнрле халык кача. Шакир байлар
да киткәннәр. Күмәчче Гарәфи, Сабынчы Хәбибулла, Галчукчы Вафа,
Кәләвә Кадир, Умарта Мөхәммәт, Сәгатьче Гариф, Сандалчы Хәмит бай —
барысы да күченеп, һиҗрәткә сәфәр кылганнар. Садыйк байларны тәкбир
әйтеп озатканнар. Беләсеңме, балакай, камманис дигәннәре, бөтен
мәчетләрне япдырып, зиратларны сукалап, үлекләр өстенә кәбестә
утыртачаклар, ди. Үлгән кешеләрне, җиргә күммичә керәчин сибеп, ут
төртеп яндырачаклар, ди. Харап инде, балакай, харап. Әсма остабикә,
Сембердә дәҗҗал чыккан, Арча кырында яэҗүҗ-мәэҗүҗ малайларын
күргәннәр, ди. Ахыр заман, кыямәт, күрәсең инде, балакай. Харап! Шул
кызыллар бөтен шайтаннарны үзләренә хезмәткә алганнар, ди, кем әле, аты
коргырыеы, бар бит әле, бер башлыклары, Блннме шунда, Плииме шунда,
шушы Әзазил икән, ди. Белмәгән нәрсәсе юк икән, ди. Үзе күзгә күренми,
ди. Тәүбә, тәүбә, тфү, алла сакласын. Бүлмәдә безнең сөйләшкәнне тыңлап
тора күрмәсен тагын, һиҗрәткә сәфәр дә кыла алмый калырсың. Шул, чеп-
чи Әзазил икән, ди.
Фатыйма. Гөлбану абыстай, чехларга кадәр шәһәр алар кулында иде бит.
Андый эшләре бер дә күренмәде ләбаса.
Гөлбану. Алары аның бәлшәвикләр* булган, ди. Ә болары хәзер
килүчеләре камманпслар икән, ди. Болары яман, ди, балакай. Болары
бәлшәвикләр булса бер хәл иде, камманис дигәне яман, ди, шул. Ярый,
Фатыйма, бәхил бул. Үлгән хәбәремне ишетсәң, дога кыл. Хуш-сау бул. Ә
кем, Фатыйма, Минһаҗ суфига шул сәдакамны бирерсең.
Ф а т ы й м а. Ул китмимени?
Гөлбану. Әйе, ул да китә торгандыр шул, китәр, китәр. Я, яэҗүҗ-
мәэҗүҗләр. шайтаннар арасында кала алмас. Ярый, хуш, вакыт тар.
Бишбалта күперен алганнар, ди. (Чыга.)
БИШЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Фатыйма ялгызы
Ф а т ы й м а. Бу халыкка ни булган? Кемнәр боларны болай котырта?
Байларының начарлыклары да бардыр инде. Бу карчыкка ни булган? Ни
булса шул булыр. Кеше кача дип инде, йорт-җиремнән аерылып, бала-
чагамны ияртеп китәр хәлем юк. Киткән кеше китсен. Кызыллар да бүреләр
түгел, ашамаслар әле. Алар белән рәхәтрәк иде әле, бушлай паюк биреп
тордылар. Юк, юк, кеше китә дип, китәр хәлем юк.
АЛТЫНЧЫ КҮРЕНЕШ
Фатыйма һәм Төхфәт
Төхфәт (бик ашыгып, сулышына буылып кереп). Уф, уф Фатын ма, харап,
харап, Фатыйма!..
Фатыйма. Нәрсә, ни бар?
Төхфәт. Харап, Фатыйма, харап.
Фатыйма. Нәрсә, ни булды?
Төхфәт. Кая, тизрәк нәрсәләрне җыйна, китәбез.
Фаты й м а. Кая?!.
Төхфәт. Кая, күз күрер. Харап, әйдә, нәрсәләрне җыйна.
132

133
Фаты й м а. Тукта эле, ни булды? Кая чакырасың?!
Төхфәт. Әйдә, тиз бул, пароходка төшәбез. Бу көн азаккы наро- хөд, ди.
Прховойны алганнар, харап!
Фат ы й м а. Ала бирсеннәр, сиңа ни булган?
Төхфәт. Соң бит кычкыртып суячаклар менә моннан, иңсәннән
суячаклар.
Фаты й м а. Кемне?!.
Төхфәт. Мине дә, сине дә, Зәйнәпне дә, Габдуллаҗанны да —
барыбызны да. Әйдә, тиз бул, нәрсәләрне җыйна* Алтын кая? Энҗе кая?
Ефәкләрне баздан чыгар.
Фатыйма. Тукта әле, Төхфәт, ни булган? Яхшылап аңлатсана.
Төхфәт. Прховойны алганнар. Бөтен шәһәр купкан. Мәчетләрдә,
тәкбирләр әйтеп, байларны озаталар.
Туп тавышы.
һайт. Әнә, ишетәсеңме?..
Ф а т ы й м а. Киткән кеше китсен. Минем, бала-чагамны ияртеп, өемне
ташлап китәр хәлем юк. Кызыллар да шундый ук кешеләр ич.
Төхфәт. Атарлар, атарлар. Менә шунда, маңлаеңа атарлар, иңсәңнән
суярлар. Кая, тизрәк алтыннарны чыгар:
Фаты й м а. Тукта әле...
Төхфәт. Бишбалтаны, тфү, Прховойны чыгар, әй, алтыннарны дигәнем,
Прховойны алганнар!
Фаты й м а. Төхфәт!..
Төхфәт. Алтыннарны чыгар дим!..
Фаты й м а чыга.
Әгәр дә сау-сәламәт котылсам, Бишбалтага сәдака, әй чәнчелгере, Минһаҗ
суфига... Балалар, Зәйнәп, Габдуллаҗан, киенегез, китәбез, кызыллар керә.
(Урындыкны култык астына кыстыра.) Фу, чәнчелгере, башым бөтенләй
чуалып бетте.
Туп тавышы.
Төхфәт өстәлгә ышыклана.
Әгәр дә мәгәр сау-сәламәт котылсам, Минһаҗ суфига җилән тектереп
бирермен. Фатыйма, Фатыйма!.. Тиз бул!.. Керәләр, керәләр, Уф, сулышым
кысыла башлады.
Фатыйма. Тукта, ул кадәр кабаланма әле.
Төхфәт. Әйдә, ал Бишбалталарны... Балаларны дигәнем. Киен, киттек.
Фатыйма. Мип өйдән бер яры чыкмыйм. Каушавың басылгач, кайтып
керерсең әле. Мин калам.
Төхфәт. Үтерсәләр?..
Ф аты й м а. Кем үтерсен? Әгәр дә куркыныч була башласа, әтиләргә,
Ягодныйга барырмын. •
Төхфәт. Ярый, мәслихәт. Ихтыяр үзендә. Мин ир хакын хакладым.
Ахирәттә миңа бәйләнәсе булма. Ишетсен колагың, миңа бәйләнәсе булма.
Мин китәм. Кая тарт читекне! Бисмиллаиррахманиррахим. (Акчалар яшерә.)
Кая, юлга чәй, шикәр, күмәч куй. (Багажларны бәйли баиСлый.)
Ф аты й м а ашамлык нәрсәләр белән төен кертә.
Ф аты й м а. Тукта, минем күлмәгем ич!..
Төхфәт. Әй, чәнчелсен! (Ыргыта.)
Фаты й м а. Балалар оегы ич, калдыр.
Т ө х ф ә т. Мә, мә!..
Фаты й м а. Барган җиреңнән хәбәр җибәр!

Төхфәт: Ярый.
Фатыйма. Кая барырга уйлыйсың?
Төхфәт. Белмим.
Фаты й м а. Расхудка акча калдыр!
Төхфәт. Мә!
Фаты й м а. Кемнәр белән китәсең?
Төхфәт. Бөтен шәһәр белән.
Урамда тәкбир тавышлары ишетелә.
ҖИДЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Әүвәлгеләр һәм К а ю м
Каюм. Кая, кем, Төхфәт, акчаны бир. Хәзер шәһәрдән чыгабыз.
Төхфәт. Юлда бирермен, вакыт юк. Прховойга кергәннәр.
Туп тавышы.
Каюм. Энем Төхфәт!..
Төхфәт. Тукта әле син! Хуш, Фатыйма, бәхил бул!
Фаты й м а. Балалар белән күреш.
Төхфәт. Минем өчен син күреш. Бишбалтага...
Туп тавышы.
Каюм. Акчаны, биш меңне, Төхфәтулла дим!..
Төхфәт. Ай, ай, ай... Керәләр, керәләр, Прховойга кергәннәр!..
Шаулашып, буталып чыгып китәләр:
Пәрдә төшә