Логотип Казан Утлары
Мәзәк

ТАТАР ХАЛЫК МӘЗӘКЛӘРЕ


Халыкның үз авызыннан ишетеп тупланган күп санлы мәзәкләрнең бер өлешен Гомәр
Бәширов 1960 елда сТуксан тугыз мәзәк» исеме астында аерым китап итеп бастырып
чыгарган иде. Татарстан китап нәшриятында бастыру өчен Г. Бәширов татар халык
мәзәкләренең икенче китабын хәзерләде. Түбәндә без укучы- ларыбызга шуларның кайберләрен
тәкъдим итәбез.
ИКЕ ИГЕНЧЕ
Элекке вакытта ике игенче -күрше булып бодай чәчәләр икән. Берсе,
изүен чишеп, җиңен сызганып, кулларын киң селтәп:
— Чәчәм, чәчәм бер капчык, булсын шуннан ун капчык! — дип әйтеп,
бик әйбәтләп чәчкән. Икенчесе, кулын селтәр-селтәмәс кенә кыймылдап:
— Чәчәм, чәчәм бер капчык, булырмы икән бер янчык, — дип алай-
болай гына чәчә икән. Аның уңышы да шуның төсле генә булган, диләр.
«БОРЧАК» КҮТӘРӘ
Берәү күршесеннән сораган:
— Син, Галәветдин, әйт әле, нәрсә белән күтәрелә «Алга» колхозының
председателе? Мин аны һәрвакыт президиумда күрәм, гәзиткә дә мактап
язалар. Мин әйтәм, әллә аны кукуруз бик күтәрәме?
— Юк ла, — дигән күршесе, — кукуруз түгел, борчак. Ул борчакны күп
чәчә.
— Молодец, борчак та бик кыйммәтле культура бит.
— Юк, ашый торган борчак түгел, сүз борчагын күп сибә ул.
ШАЯН БАБАЙ
Хатын-кызлар кырда чүмәлә куялар икән. Алар белән бик шаян бер бабай
да эшли икән. Шул бабай бер кызга әйткән:
— Кара әле, кызым, юл буйлап куян чаба түгелме?
— Юк, бабай, бернәрсә дә күренми.
— Алайса, кызым, чүмәләң өстеиә менеп кара, бәлки шуннан күрерсең.
Кыз чүмәлә өстеиә менгән икән, чүмәләсе ишелгән дә төшкән, кыз эшне
аңлаган да, чүмәләсен яңадан куя башлаган.
149
УРЫНЫНА ҖИТКЕРЕП
Колхоз председателе җыелышта әйткән:
— Кеше үз гаебен үзе танырга тиеш. Эшкә чыкмый кала икән, сәбәбен
иртәгесен килеп әйтергә тиеш.
— Менә әйтергә килдем,—дигән бер ялкау, — кичә эшкә чыкмаган идем.
— Соң син бүген дә эштә түгел ич!
— Бүгенгесе турында иртәгә килеп әйтермен, дигән идем.
САЛЬДО БАШМЫ, МИН БАШМЫ?
Бер колхозның председателе бухгалтерын чакырып китергән дә әйткән:
— Менә сиңа счетлар, иртәгәдән болар түләнгән булсын! — дигән.
Бухгалтер моңа каршы әйтеп куйган:
— Сальдо кушмый бит, сальдо, — дигән, чөнки колхозның счетында
акчалары беткән булган.
Председательнең моңа бик ачуы килгән.
— Колхозга сальдо башмы, әллә мин башмы, .күчер дигәч, күчер! —
дигән.
ТЕЛМЕ, БАШМЫ ГАЕПЛЕ?
Бервакыт тел бик күп такылдый башлагач, баш әйткән:
— Син лыгырдыйсың да кереп югаласың, синең аркаңда минем маңгайга
сугалар,—дигән. Шул чак тел әйткән:
— Син, ахмак баш, уйламыйча -мине күп сөйләтәсең дә синең аркаңда
мин оятлы булып калам,—дигән.
БАШ БЕЛӘН...
1914 елны сугышка алынган университет студентларын стройга тезгәч,
ефрейтор тигезләнергә .команда 'биргән. Студентлар төрлесе-төрле якка
борылып тигезләнә башлагач, ефрейтор ачуланып:
— Әй, сез! Монда баш белән эшләргә кирәк, бу сезгә университет түгел,
— дип кычкырган.
КАРА ҮКЧӘЛЕ ОЕК
Авыл кешесе хатынына оек алу өчен магазинга кергән. Бер офицер’
хатынына кара үкчәле капрон оек алып тора икән. Бу агай кибетчедән аңа да
шундый оек бирүен үтенгән. Кибетче аңа:
— Сезгә ярармы икән? Бу бит кара үкчәле капрон оек,—дигән. Авыл
кешесе кулын селтәп:
—- Әйдә, ярар әле, киез итек эченнән кияргә генә бит ул, — дип җавап
биргән.
ТАГЫ БАРМЫ?
Яңалиф чыккан ел икән. Үзенең белеме әлифбадан уза алмаган берәүне
укытучы итеп куйганнар. Бу кеше бөтен белгәннәрен биш-алты көндә
укытып бетергән дә районга шулай дип хәбәр иткән:
— Утыз ике хәрефегезне укытып бетердем. Калган хәрефләрегез булса,
тагы җибәрегез!
150
КИТАП УКЫЙ ИМЕШ
Бер егет көн саен китапханәдән бер китап ала да, икенче көнне үк
тапшыра икән. Китап бирүче кыз беркөнне аңа алгебра дәреслеген биреп
җибәргән. Егет икенче көнне үк аны тапшырырга килгән. Кыз сорашкан:
— Кызык китапмы, нәрсә турында?
Егет бик белгәндәй сөйләп киткән:
— Әй, әллә нәрсәсе юк ла. Алгебра исемле бер кыз булган, шуның
маҗаралары турында икән, — дигән.
ТРАКТОР
Бер кеше клубта трактор һәм аның ничә ат көчлелеге турында сәгать ярым
лекция тыңлаган. Лектор сөйләп туктагач, ул:
— Башкасы аңлашылды, аның аты кайда була соң? — дип сораган.
АРГЫ ОЧТА ТУЙ БАР ДИП, БИРГЕ ОЧТА БИЕГӘН
Бер егетне солдат хезмәтендә ефрейтор итеп күтәргәннәр. Ул бик
шатланып карчык анасына хат язган.
— Әни, мине ефрейтор итеп куйдылар, — дигән. Анасы «Улым бик зур
кеше булган икән» дип бик шатланып ефрейтор улына хат яздырган:
— Улым, рәхмәт сиңа, яхшы хезмәт итәсең икән, шуңа күрә сине бик зур
кеше итеп куйганнардыр. Инде, улым, афрәйтил булдым дигәч тә, бик масаеп
китеп, генералларыңны җәберли күрмә, гадел, акыллы була күр, — дигән.
ТҮЗЕМЛЕК ӨЧЕН
Кайсыдыр районда үзешчән сәнгать түгәрәкләренә смотр бара икән.
Соңыннан комиссия яхшы дип тапкан номерларга мактау кәгазьләре бирә
башлаган. Шул чак, бер ялгызы гына утырып калган тамашачы комиссия
членнары янына килгән дә:
— Миңа мактау кәгазе бирмисезме? — дип сораган.
Тегеләр шаккатып калганнар.
— Ни өчен? — дигәннәр. — Син бит концертка катнашмадың?
— Түземлелегем өчен, — дип әйтте ди тамашачы. — Концертыгызны
баштанаяк тыңлап утырырга бары /мин генә түзә алдым.
БЕРКАТЛЫ
Күпне белүче бер кеше:
— Тимер юлда билет мәсьәләсе шулай ул, — дип сөйли икән, —
билетны никадәр ераккарак алсаң, ул шулкадәр арзанрак була.
Шуны бер юлаучы ишетеп торган да кассага барып:
— Миңа билетны шундый еракка бирегез, бөтенләй бушка килсен, —
дигән.
АЕРМА
Врач авыруны карый да:
— Сезгә баш белән бәйләнешле эштән баш тартырга туры киләчәк, — ди.
— Мөмкин түгел, иптәш врач!—дип кычкырып җибәрә авыру.
— Нәрсә, әллә сез язучымы? — дип сорый врач.
— Юк, мин парикмахер! —дип җавап биргән ди авыру.
151
ФЕЛЬДФЕБЕЛЬ БЕЛӘН СОЛДАТ
Фельдфебель. Синең абыең бармы?
Солдат. Бар, фельдфебель әфәнде.
Фельдфебель. Ул да синең шикелле аңгырамы?
Солдат. Ул миннән дә аңгырарак, фельдфебель әфәнде.
Фельдфебель. Нәрсә белән көн күрә соң ул?
Солдат. Ул фельдфебель булып хезмәт итә, фельдфебель әфәнде.
АЯККА ХӨРМӘТ
Фашист солдаты, сугыштан .кайткач, һәрвакытта аягын кадерләп
мендәргә сала икән.
Аңа хатыны:
— Син, Ганс, нигә аягыңны мендәргә саласың? — дигән.
Ганс әйткән, имеш:
— Әй, хатын, шушы аягым булмаса, мин Мәскәүдән Берлингача кача да
алмаган булыр идем, — дигән.
ИКЕ КЫЗ АРАСЫНДА
— Дустым, нигә кәефең юк?
—’ Әйтмә инде, җаныем, бар икән .күрәселәрем, яңа калфагым чәчемнең
төсенә туры килми.
— Сатып кына җибәр алай булгачыннан.
— Юк инде, калфагы бик матур, чәчемне генә буятырга булдым.
НИНДИ АЕРМА
Шымчы кеше хәрби хезмәттәге аш пешерүчедән, бер җаен китереп:
— Ничә солдатның тамагын туйдырасың? — дип сораган.
— Юк, әйтмим, ул хәрби сер. Ул турыда әйтергә ярамый.
— Ә ничә кашык бар?
— Менә анысын әйтергә була. Алты йөз илле...
ЧӘКҮШКӘ төшкән
Мортый абый ат җигеп урманга киткән. Урманга барып җитәрәк караса,
чәкүшкәсе төшеп калган. Инде нишләргә дип уйлап торасы да юк, урманга
гына барып керәсе калган. Ә ул кире борылып авылына хәтле юл буенча
чәкүшкә эзләп кайткан, ди.
ТҮЗ, ЙӨРӘГЕМ
Бер кеше аракы эчәргә ярата, ди. Менә бервакыт бу эчүен ташларга сүз
бирә. Кибет турысыннан узганда: «Түз, йөрәгем, түз, кибет турысыннан
үтәбез», — дип әйтә, ди. Кибет турысыннан үткәч:
— Рәхмәт, йөрәгем, түздең, шуның өчен үзеңне сыйлыйм инде, — дип
кибеткә кереп китә, ди.
ТАПКЫР ҖАВАП
Бер хатын ирен:
— Намаз укымыйсың, дин тотмыйсың,—дип табалый икән.
Ире аңа әйткән:
— Син, карчык, юк белән мине аптыратма, үлгәч бер кешене дә намаз
укымагансың дип кире борып җибәрмиләр әле, — дигән.

МАКТАНЧЫК ӘТӘЧ
Бер кеше, исереп кайткан да, ишек алдында егылган. Кесәсендәге шешәсе
ватылып аракысы җиргә аккан. Шул тирәдә чүтләнеп йөргән әтәч моны бераз
эчеп караган икән, ул да исереп егылган. Хуҗа хатын кайтса, әтәчне күреп
бик борчылган. «Харап икән, әтәчебез әрәм булган икән, ичмаса йонын гына
булса да алып калыйм», — дип, әтәчнең бөтен йонын йолкып бетергән дә
гәүдәсен чүплеккә чыгарып таш’лаган.
Иртәгесен әтәч айныган, берне кычкырган да тавыклары янына киткән.
Тавыклары сорыйлар икән әтәчтән:
— Кичәдән бирле кайда йөрдең? Без монда синең өчен куркышып беттек,
— диләр икән.
Әтәч эре генә әйткән:
— Кичә хуҗа белән бик каты эчкән идек, шунда шәп-шәрә калганчы
чишендереп киткәннәр, — дигән.