Логотип Казан Утлары
Повесть

ОНЫТЫЛМАС ЕЛЛАР


Түшәмдәге утлар сүнде, халык, станция сүндерде дип белеп, шаулаша башлады. Пәрдә ачылып, сәхнәдә кызыл комач җәелгән ОЗЬЩ өстәл, өстәл артында бер кеше күренгәч, яңадан тындылар.
Хәлим, өстәл яны*ндагы кешене танып, Бәдригә: «Якуп абзый, безнең авылныкы», — дип пышылдады.
Якуп абзасы җыелышны ачты да, куллар күтәртеп, озын өстәл янына утырту өчен кешеләр сайлатты. Аннары бер ак чырайлы кешегә сөйләргә рөхсәт итте.
Җыелышта Шәрифҗан да бар иде. Ул укытучылар курсына килгән Мәгъсүмә белән янәшә утыра .иде. Ут сүнгәч, Шәрифҗан Мәгъсүмәнең кулларыннан тотып утыра башлады. Кыз, бармаклары кысылган саен, уңайсызланып, башын ия, кулларын Шәрифҗан кулыннан алмакчы була, әмма Шәрифҗан җибәрми иде. Алар докладны рәтләп тыңлый да алмадылар.
Такталардан кораштырып, кызыл буяу белән буялган трибунада* йодрыкларын селкеп торучы ак чырайлы кеше әүвәле Кызыл Армиянең көньякта дошманны тар-мар итеп баруы хакында сөйләде. Театрдагы халык, аның сүзен бүлдереп, әллә «ичә кат *кул чапты. Ахырда докладчы эчке хәлләргә күчте дә болай дип тотынды:
— Революция башлангач, мещаннар, обывательләр, бик кызыксынып, тараканнар кебек, үзләренең ярыкларыннан башларын чыгарып,- карап торганнар иде. Аларның уенча, революция мещаннарга җирдә җәннәт ясап бирергә тиеш булып, алар кулларын кушырып, шул җәннәттә май белән баллап чәй эчеп утырасылар иде. Ә ул алай булып чыкмады. Чәйгә кадәр әле, кулга корал алып сугышырга, кан, ут, ачлык, тиф газаплары аркылы үтеп, чистарынырга, изге утта чыныгырга кирәк булды. Мещаннар, төрле обывательләр, куркытып, кире ярык эченә кереп киттеләр. Хәзер алар шуннан -карап, көтеп яталар: кай як җиңәр? Кайчан, алар каршына килеп: «Чәй эчәргә рәхим итегез!»— дип әйтерләр.
Ак чырайлы бераз артка таба китте дә, һөҗүмгә ташлангандай, кинәт алга омтылып:
— Алар ярыктан чыкмаса чыкмас, без дошманны аларсыз да җиңәрбез!— дип баш очында йодрык уйнатып алды. — Кайчан гына Украинаның икмәген, шикәрен, күмерен немец бароннары ташый иде, хәзер Украина безнеке! Без хәзер иркенрәк сулап җибәрдек. Ләкин әле Төркестанныц мамыгы, Оренбургның йоны, Кавказның -нефте, Уралның тимере һаман дошман кулында. Урал ягыннан адмирал Колчак безнең өстебезгә килә. Мондый шартларда нинди власть кына үзенең халкын май белән балда йөздерә алыр иде икән дә, -нинди генә власть ефәк күлмәкләргә киендерә алыр иде икән? Килер бер көн (ә ул -көн киләчәк, без моңа бик нык ышанабыз) дошман безнең аяк астыбызда тузан булып ятар, без пуляләр белән тишелеп беткән канлы байракларыбызны музейларга куярбыз да, кулга чүкеч белән урак тотып, тыныч, рәхәт тормыш кора башларбыз! Шул вакыт безнең халкйбыз туйганчы ашар, өстенә матур киемнәр, кияр, сез дә, мещан әфәнделәр, әзергә хәзер бу-лып, зур кашыкларыгызны тотып килеп чытарсыз. Ә хәзергә, — диде ул, аның кашлары сынды, ак чырае тагын да агара төште, — хәзергә каты көрәш әле дәвам итә, безнең җиңеп чыганагыбызга ышанмаган, шик тоткан адәмнәргә безнең сафларыбызда урын юк! Куркаклар, хыянәтчеләр, агу таратучылар, шыңшучылар һәм ярыктагы тараканнар белеп торсыннар: без аларны сытып узачакбыз! Яшәсен революциянең арслан йөрәкле батырлары, бетсен шыңшучылар, бетсен тараканнар!
Әле генә зал эчендә докладчының тантаналы авазыннан башка чё- беи очкан тавыш та юк иде, ә хәзер кул чабудан, үкерешүдән стеналар селкенә башлады. Начаррак ябыштырылган бер плакат кешеләрнең башлары ө.стенә очып төште, ничектер театрга килеп кереп, түшәмдә.
20
үзләренә урын тапкан күгәрченнәр, куркышып, канатларын шап-шап иттереп, очып йөрергә керештеләр.
Хәлим дә идәнгә тибә-тибә кул чапты.
Ут кабынгач, Шәрифҗан белән Мәгъсүмә кулларын аердылар. Шә-рифҗан, кызына таба янтаеп, елмаеп, нидер әйтте. Мәгъсүмә, шәле белән битен каплый төшеп, кызарынып, башын иде.
Шәрифҗан, үз исемен ишетеп, артына борылды.
Гыйльметдин кешеләрнең башлары өстеннән аңа .кул изәп тора иде. Шәрифҗан, Мәгъсүмәгә иелеп: «Мин хәзер», — диде дә, вакытсыз борчыганга ризасызлык белдереп, Гыйльметдингә таба китте.
— Нәрсә булды тагын? — диде ул коры гына.
— Мине дежурный җибәрде, — диде Гыйльметдин, үзенең борчыганын аңлап һәм уңайсызланып, — көндез килгән кешеләр тагын килделәр, безнең мулланы чыгармыйча, без моннан китмибез, безне дә төрмәгә ябыгыз, — диләр.
— Соң аларга кырык әйтелгән бит инде: Сараланга без яңа мулла бирәбез, бусының эше судта. Бар шулай диген дежурныйга. Алай бик төрмәгә керәселәре килә икән, — диде Шәрифҗан елмаеп, — дежурный ябып куйсын үзләрен берәр салкын бүлмәгә.
Гыйльметдин киткәч, Шәрифҗан залга кереп китә башлаган иде, каршысына дусты Федюшкин очрап, аны туктатты. Федюшкин, өязнең азык комиссары булса да, хәрбиләрчә киенгән, театрга да наганнар тагып килгән иде. Кара папахасы астыннан күзләрен хәйләле генә җемелдәтеп елмайды да, бармак янап:
— Син анда нинди кыз белән утырасың? -— диде.
- Шәрифҗан малайлар кебек кызарынды. Федя аның иңбашына җиңелчә генә төртеп җибәрде:
•• — Театрдан соң миңа кайтырбыз, ярыймы? — диде.
— Минем бит тегене озатып куясым бар.
— Алып кил миңа, хатын-кыз белән утыру күңеллерәк булыр. '• -г- Сиңа бару түгел, ул миннән дә ояла.
Федя тагын, бармак янап, көләргә кереште.
— Беләм мин сине! Ояла... Алып кил, отбивать не буду.
' — Аны озаткач, үзем генә керермен.
. — Ну, ярый, чорт с тобой...
Шәрифҗан Мәгъсүмә янына кереп утыруга, ут сүнеп, пәрдә күтәрелде. Сәхнәгә койрыклы кара казаки астыннан ак түшле күлмәк, башына ка’бык торыпша шикелле кара цилиндр кигән, кулына сары таяк тоткан бер кеше елмаеп килеп чыкты да кулындагы таягын муен артыннан, ике бот араларыннан уздырырга, һавага күтәреп, баш очында ике бармагы белән зыр-зыр әйләндерергә тотынды. Ул да түгел, башындагы кара торыпшасын салып, аны һавага чөйде, таяк очы белән тотып, күз иярмәс итеп әйләндерде, аннары ялт торыпша белән таягын өстәл өсте- нә куйды да, чалт иттереп, учын учка сукты. Сәхнәгә бер хатын килеп чыкты. Шуннан алар икәүләп фокус күрсәтә башладылар. Малайларга иң ошаганы һавадан көмеш акча чүпләү булды. Аннары тагын менә мондый фокус бик ошады: теге койрыклы абын кешеләрнең сәгатьләрен җыеп алды да аларны килегә салып төйде. Төя башлангач, бер кеше: «Давай сәгатьне обратно!» дип кычкыра башлады. Халык көләргә тотынды. Малайлар, яхшырак күрергә дип, урыннарыннан сикерешеп тордылар. Аларга арттан: «Утырыгыз!» дип кычкырдылар. Францибр да, мыекларын тырпайтып: «Кешегә капламагыз», — диде. Койрыклы абзый: «Мин сиңа үз сәгатемне бирермен, беразга сабыр ит», дигәч, теге тынды. Фокусчыга хатын бер пистолет китереп тоттырды. Писто-летның көпшәсе очка таба буранка шикелле киңәйгән иде. Менә бервакыт, киледән алып, сәгать валчыкларын шушы пистолет көпшәсенә гөя-төя тутырдылар. Койрыклы абзый арткарак чигенде дә, стенага
21
төзәп, шарт иттереп атып җибәрде. Бөтен сәхнә ап-ак төтен белән тул-* ды. Төтен таралып беткәч, хатын, стенада кадакларда эленеп торган сәгатьләрне берәм-берәм алып, хуҗаларына өләшә башлады. Үзе өләшә, үзе, елмаеп, сорый: «Ничек соң, йөриме, ватылмаганмы?» Кешеләр сәгатьләрен колакларына куеп-куеп карыйлар, башларын чайкыйлар, көлешәләр: менә син әкәмәт! Килегә салып төйгәнен үз күзләре белән күреп торганнар иде бит!
...Концерттан соң Шәрифҗан белән Мәгъсүмә урамда йөрделәр. Шәрифҗан култыкламакчы булып караган иде дә, кыз, оялам, берәрсе күрер дип, ризалык бирмәде.
Алар инде Идел буена да барып килделәр. Мәгъсүмәнең шәленә әлләни хәтле кар яуды, киез итекләре дә карга буялды. Күбрәк Шә- рифҗаи сөйли, кыз дәшми генә тыңлый. Чека председателе тиздән гөлт итеп кабыначак бөтен дөнья революциясе турында, шул революция no- w жарында янып бетәчәк капитализм, алда торган бәхетле тыныч еллар, бәхетле тормыш хакында сөйли иде.
Озакламый курс бетәр, Мәгъсүмә яңадан авылга кайтып китәр. Шәрифҗанның кыздан өзеп әйттерәсе килә: кияүгә чыгарга ризамы ул аңа? Кыз баядан бирле бер сүзне кабатлый: «Белмим» — ди. Шәриф- жан: «Ничек инде белмисең?» — дип, допрос алгандагы кебек, шул ук сорауны икенче төрле әйләндереп китереп куя. Ахырда Мәгъсүмә: «Әти-әни белән киңәш итми торып, бер сүз дә әйтә алмыйм», — ди башлады. Ул да түгел: «Мин инде кайтыйм, — диде,—бик озак йөрдек, фатир хуҗаларыннан оят: кайда булдың бу хәтле дисәләр, ни дип җавап бирермен?»
Мәгъсүмә китә башлагач, Шәрифҗан аны озата барырга булды. Капка төбендә тагын әлләни гомер сөйләшеп тордылар. Куллар бирешкәннән соң, Шәрифҗан кызны кочып алды да карышуына, башын боруларына карамастан авызыннан үпмәкче булды, ләкин карлы шәлен генә үбеп калды, Мәгъсүмә ычкынды да йөгереп кереп китте.
Ут кабызмыйча гына чишенеп, тизрәк йокларга ятты. Күзен йомгач, каршысына елмайган Шәрифҗан килеп басты. Үптермәгәнгә ачуланып китмәдеме икән? дип пошынды Мәгъсүмә. Үз гомерендә ул беренче тапкыр шулай төнката ’ир .кеше »белән йөрде, беренче тапкыр ир кеше аны кочаклады, гомер авыз итмәгән шатлыктан авыз итте ул бүген... Таң атканчы шулай, Шәрифҗанга сыенып, кар күбәләкләре астында йөрергә яраса...
Мәгъсүмә^йокламак була, ләкин аны йокы алмый. Ул бик дул-* кынланган. Караңгыда күзләрен зур итеп ачып, Шәрифҗанга кияүгә чыгу турында уйлый. Чекада кешеләр атып йөрүче белән ул үзенең гомерен бәйли аламы? Ата-анасы рөхсәт бирерме? Әтисе белән әнисенең фатихасын алмыйча, ул бит кияүгә чыкмаячак.
Фатир хуҗаларының абзарында таң әтәче кычкыра башлаганда, Мәгъсүмә уяу иде әле.
...Кыздан аерылгач, Шәрифҗан Федя квартирына таба китте- Урамда кеше түгел эт тә күренми, бик соң булса -кирәк. Инде Федя ятып йоклагандыр, аның янына кермәскә дә була. Мәгъсүмәнең болан, кырыкмаса-кырык сылтау табып, ачык җавап бирмәвен яхшыгамы юрарга, әллә ямангамы? Мулла-монтагай канының мужиктан чирканып маташуы түгелдер ич?
Федюшкинның тәрәзәсендә әле ут бар иде. Шәрифҗан кереп чыгарга булды. Бусаганы атлауга Шәрифҗанның борынына самогон исе килеп бәрелде. Бүлмәдә тәмәке төтене пычак белән кисен алырлык куе иде. Ниндидер кешеләр диванга капланып йоклаганнар, Федя үзе ашау- эчү әйберләре белән тулган өстәл янында көм беләндер сөйләшеп утыра иде. Икесенең дә битләре 'кызарган, икесе дә шактый исерек.
22
. Сонга калып килгән өчен, Шәрифҗаины ул дусларча гына туздырып атты, өстәл янына рәхим итүен үтенде. Шәрифҗан чишенгән арада, дивандагыларны уятып, этә-төртә күрше бүлмәгә чыгарып җибәрде, үзе белән әле яңа гына сөйләшеп утырган кешегә дә:
— Микитич, бар син дә чыгып йокла, — диде,—‘безнең монда Чека председателе белән важный государственный сүзләр сөйләшәсебез бар, секрет, аңладыңмы?
«Чека председателе» дигәч, теге кеше Шәрифҗанга күзләрен тутырып бер карады да тиз генә күрше бүлмәгә чыгып тайды. Шәрифҗан аның артыннан сораулы караш белән карап калганны күргән Федюшкин, кулын селкеп куйды: янәсе, игътибарга лаеклы кешеләр түгел, авылдашларым, шәһәргә килеп чыгасы иткәннәр, менә күчтәнәчләр дә алып килгәннәр.
— Давай утыр, — диде ул, кулы белән өстәлгә таба күрсәтте. Үзе стаканнарга тонык сары самогон тутыра башлады. — Яхшы аш калганчы яман корсак шартласын диләрме әле? Давай эчеп җибәрик. Урамда йөри-йөрн, катып беткәнсең. Әйттем бит мин сиңа монда гына алып кил дип...
Берәрие төшереп, капкалап алганнан соң, Шәрифҗанның да битләре кызарып китте.
— Ну, ничек соң?—дип сорады Федя. — Ни, чыраеңнан ук кү- рәм, эшең уңмаган. Уңмадымы? Тәртә күрмәгән яшь нәрсә бит ул әле...
Федюшкинның Мәгъсүмә хакында шулай тупас һәм начар итеп сөйләвенә Шәрифҗанның ачуы кабара башлады. Мәгъсүмә инде аңа кардәшеннән битәр якын булып тоела, аның турында пычрак итеп сөйләгәнне ишетеп тору Шәрифҗанга авыр иде. Ул, Федюшкинның сүзләренә игътибар итмәскә тырышып, күңелендәге ачуын басты да сүзне икенчегә борды: — Мулланы чыгарыгыз дин дәгъвәләп, Сараланнан унбиш бабай килгән, барысының да сакаллары ап-ак, — диде.
Бабайлар дигәч, келт итеп Федюшкинның исенә төште:
— Мин апкайтып биргән кулаклар белән теге астына чүпрәләгән мулланы сез әле стенага терәгәнегез юкмыни? — диде ул гаҗәпсенеп,— айяй сез контрлар белән цацкаться итәсез! Якуп Саттарович ул инде йомшак кеше, ә син?
— Судсыз аталар димени?
Федюшкин ачуыннан гөрс иттереп өстәлгә сугып куйды.
— Ә алар безнең иптәшләрне? Суд белән аттылармы? Белегез, суелган иптәшләребезнең каны елый. — һәм кинәт кенә ул өстәл яныннан сикереп торды. — Давай киттек!
Кая?
— Хәзер барабыз да өстерәп чыгарып атабыз! Давай киен! — һәм ул, чөйдәге шинелен йолкып алды да, киенә дә (башлады.
Шәрифҗан аны никадәр генә туктатырга тырышса да, берни эшләтә алмады: алар, киенеп, чыгып киттеләр.
17
Балалар йортына яңа укытучы киләчәк. Ул кечерәк балаларга ана теле укытырга тиеш. Аның инде фамилиясе дә билгеле — Арсланов. Ләкин малайлар, яңа укытучы дип, әлләни куанмыйлар. Берсе дә укырга бик атлыгып тормый, мич каршында бәрәңге көйдереп утыру рәхәтрәк.
Башка укытучылар кебек, аны Франц Иосифович алып кереп таныш-тырмады, ул класс бүлмәсенә ялгызы гына килеп керде. Малайлар Арслановны моның төсле булыр дип көтмәгәннәр иде. Барлык укытучылар кебек, пинҗәктән, калош эчендә ышкылып- йөри-йөри, үкчәсе агарып беткән иске ботинкадан, галстуктан, бәлки әле, күзлекле дә бу
23
лыр дип уйлаганнар иде, ә ул кызыл командирлар кия торган яшел френч, яшел галифе, кара хром итек кигән, гаскәриләрчә бик төз буйлы, какчарак тәнле яшь кенә бер кеше булып чыкты. Аннары малайларның күзләренә ташланган тагын «бер ягы: аның кашлары кимерчәк кылыч борыны турысында бергә тоташып үскән иде.
Ул ни китап, ни дәфтәр тотмаган килеш, солдат адымнары белән класс бүлмәсенә килеп керде дә, башка укытучылар кебек, «исәнмесез, балалар!» дип түгел, ә:
— Исәнмесез, егетләр! — дип күреште. «Егетләр», сикерешеп тордылар да:
— Исәнмесез! — дип кычкырдылар.
Арсланов өстәл янына килде, башын артка таба атып, чәчләрен яткырды, туңган кулларын ышкып куйды.
— Ягез, егетләр, ана телен беләсезме?
Укучылар, аптырашып, дәшмичә утырдылар.
— Әһә, белмисез икән алайса?
Тынлык.
— Аңлашылды, аңлашылды... Сезне укытмаганнар.
Тагын тынлык, үзара карашып алулар...
— Бик шәп, бик шәп... Алайса без әгүзе-бисмилласыннан ук башлап җибәрербез. Эһем... Ана теле ул — әнкәбез теле, менә сез, мин сөйләшә торган тел. Эһем... — Арсланов тагын кулларын уып алды.-—Ана телен өйрәнгәндә... Китапларыгыз бармы?
— Юк, китапның нинди икәнен дә белмибез.
— Шәп, бик шәп... Акбурыгыз да юкмы әллә?
— Бар, бар.
Тубал, йөгереп чыгып, акбурны табып бирде.
— Шулай. Шәп... =—Арсланов стенага сөяп куйган зур кара тактага яза башлады. — Менә бу хәрефне беләсезме?
— Беләбез! — дип, балалар хор белән кычкырдылар.
— Ә бусын? Ә менә бусын?
— Барсын да беләбез. Хәреф танымаган кеше юк.
Арсланов, акбурга буялган бармакларын ышкый-ышкый, такта яныннан китте.
— Шәп, бик шәп. Чык әле, энем, такта (катына.
Биктәш чыгып басты һәм, муенын боргалап, көтеп тора башлады.
— Яз,— диде укытучы. — Иптәш Арсланов сугыштан яраланып кайтты. Яраланып... Яздыңмы? Пуля менә шушы җиргә тигән иде. — Ул кулына һәм аягына күрсәтте. — Ансын язма. ААалайларга борылып: — Дөрес язганмы? — дип сорады.
— Дөрес!
— Утыр дөрес булса. Шәп. Тагын кем чыга?
— Мин чыгам, абый.
Әкәм-Төкәм чыгып акбурны алды, аяк очларына күтәрелеп, тактага сузылды. Укытучы әйтергә тотынды:
— Ярый, шәп, шәп... Арслановның итекләре дагалы. —Әкәм, укытучы ничек әйтсә шулай, «шәп-шәп»ләре белән язып куйды.
— Дөрес түгел! — дип кычкырдылар малайлар.
Арсланов, тактага борылып карап торгач:
— Зарар юк, дөрес язган, — диде.
Балалар, шулай бер-бер артлы чыгып, Арслановның аклар белән ничек сугышуы, больницада ничек дәвалануы хакында яздылар. Иң ахырдан Арсланов: «Кызыл Армия җиңәр» дигән җөмләне яздырды.
Яңа укытучы балаларга ошады. Дәрес беткәч, сары башлы, ак башлы малайлар аны сарып алдылар да: «Арсланов абый! Сугышта ниләр күргәнеңне сөйлә әле!» дип аптырата башладылар.
24
— Иртәгә,—диде Арсланов һәм, кергәндәге кебек, солдат адымнары белән чыгып китте.
Кичнең кич буе малайлар Арсланов булып кыланып йөрделәр: башларын артка ташлап, чәч төзәтүләрме дисең, аякка, кулга төртеп күрсәтеп, «яралы» дип әйтүләрме, урынлы да, урынсыз да «шәп-шәп, ярый- ярый»ларны кыстырып сөйләүләрме, Арслановның йөрешен, утырышын күрсәткән булып, маймылларча итенүләрме — бөтенесен эшләделәр. Ләкин бу көлү дә, мыскыл итү дә түгел, ә бары уйнау гына иде.
Зарыгып көткән иртәнге сәгатьләр җитте. Арсланов, үзенең иске дуслары янына кергән кебек, елмаеп килеп керде. Ул бүген өстенә арты ерып җибәрелгән, тубыкка кадәр төшеп торган шинель кигән, җонлач авыр папахасын башына кырын салган. Буе озын, бит-каш матур. Үзләренең укытучыларын шушы кыяфәттә күргәч, малайлар, сокланып бер-берсенә карашып алдылар.
Арсланов, сугышта үзенең башыннан кичкәннәрне сөйләп, балаларны тәмам авызына каратты. Барсы да, кыймылдарга да, сулыш алырга да куркып, аның теленнән төшкән сүзләрне йотып утыралар. Кичә дәрестә булмаган малайлар бүген барсы да кергән. Бәдри дә муйнын сузып утыра. Әкәм-Төкәмнең дулкынланудан хәтта күзләре зурайган. Биктәш, салынып төшкән авыр башын учы белән терәп куеп, бу дөньядан ваз кичкән. Гәүдәсе биредә утырса да, күңеле Арсланов эскадроны белән дошманнар өстенә атакага ыргыла...
Менә кыныларыннан тартып чыгарылган кылычлар эскадронның баш очында яшен кебек ялтырап китте. Атлар гыжылдый, тояк асларыннан пычрак атыла. Арсланов, алга сөрлегеп кылычы белән һаваны айкый-ай- кый, дошман өстенә томырыла... Аның артыннан атлыгып эскадрон килә... Дошман качып котылмак була... Эскадрон, куып җитеп, кылыч белән уңлы-суңлы, уңлы-суллы... Дошман башлары җиргә тәгәрәп-тәгәрәп китә...
Малайлар коры төкерекләрен йотып җибәрәләр дә тагын, сулыш та алмыйча, тыңлый башлыйлар.
Бу юлы инде Арсланов түгел, ә комиссар Иванов... Кара көз. Каты суыклар... Кием-салым начар: ертык ботинка, чабата... Корсак буш... Атакага керергә кирәк. Янарак кына авылдан килгән кызылармеецларны кайсыдыр контры котырткан. Тегеләр: без атакага бармыйбыз! Башлап киендерегез, ашатыгыз, аннары... Хәбәр комиссарга ирешә. Иванов ат өстендә яшен ташыдай атылып. килеп җитә дә болар каршында ияреннән сикереп төшә.
— Кемнең монда аягы туңа? — ди. Күзләре усал, борын яфраклары ертылырлык булып киерелгән. Төрле яктан тавышлар:
— Минем, минем, иптәш комиссар...
Иванов кычкыручыларның каршына килә дә өстендәге кыршылып беткән тунын, аягындагы тишек итекләрен салып, тегеләрнең алдына ыргыта.
— Ал! Син туңасың бит, ал!
— Иптәш комиссар, без бит...
— Ал! Давай миңа үзецнекелбрнс!
— Иптәш комиссар... соң бит без...
— Кем туңа, алсын! — ди ул, каршында уңайсызланып таптанып торган кызылармеецларга күзләреннән яшеннәр атып. — Ник алмыйсыз, алыгыз! — дип кабатлап кычкыра ул.
Берәү дә аның киеменә кагылмый. Комиссар киенә дә атыиа сикереп менеп атлана.
— Кемгә революция кадерле — минем арттан!
Кызылармеецлар атларына сикерешеп менәләр дә комиссарлары артыннан чабалар.
25
Комиссарның Иванов түгел, ә Арсланов үзе булганын укытучы бу юлы балаларга әйтми.
Күптән көндезге аш вакыты җиткән. Аграфена түти, ишек төбенә килеп, ике тапкыр тыңлап -китте: бар икән, бетмәс сабак, һаман сөйли...
Менә комиссарны атарга дип, аклар сарай артына алып баралар. Котылырга һичбер әмәл юк. Малайлар инде урыннарыннан сикерешеп торганнар, барсының да күзләре түгәрәкләнгән: котылса гына ярар иде!..
Арслановның үзенең дә күзләре дымланган: ул әсәрләнеп, дулкын- ланып сөйли.
...Кинәт артта тояк тавышы... Тупыр-тупыр... тупыр-тупыр... Безнекеләр! Кинәт — Урра! Урра!
...Кухарка өченче тапкыр карарга килгәндә, класс бүлмәсе ду килә иде. Укытучы бер кырыйда елмаеп басып тора, ә уртада, кашыкларын шыкыл-шакыл китереп, Биктәш такмаклый-такмаклый бии:
— Аптырама, кайгырма,
Борының салма, Гришка! Кызыл гаскәрләр килделәр, Буржуйларга крыйшка!
Ул да түгел, «Иех!» дип, әче *итеп кычкырып җибәрә дә, .инде бөтенләй котырынып, ярсып, тилереп биеп китә.
Кухарка, ишек ярыгыннан карап-карап торды да, башын чайкап, тагын китеп барды. Франц Иосифовичның сәләмәтлек өчен утын ярып йөргән чагы иде. Коридорга кергәч, дөбер-дөбер иткән тавыш ишетеп, ишек төбендә басып калды. Класс бүлмәсен барып ачса, бу ни хәл бу? Аптырап китте...
...Көтмәгәндә генә Хәлимне һәм аның берничә иптәшен Чека кешесе килеп алып китте. Кичкә таба малайлар кире борылып кайттылар. Шундук аларны бөтен балалар йорты сарып алды: ник чакыртканнар? Нинди гаебегез бар иде?
Баручы малайлар үзара карашалар, рәтле җавап кайтармыйлар. Хәлим белән Биктәш (ул да барды) тирәсендә Бәдри тилгән кебек бөтерелә: аның бик беләсе килә. Чекада алар ни эшләделәр икән? Хәлимнән сүз ала алмагач, Бәдри, Биктәшне биленнән кочып, мич янына җилтерәтеп алып китте. Хәлим: «Әйтсәң, кара аны!» — дип тегенең артыннан янап калды. Менә бер вакыт Биктәшнең каравыл кычкырганы ишетелде: Бәдри аның кулын каерырга тотынган иде. Хәлим, тавышка йөгереп кереп, Тубалбашны коткарып алып чыкты.
Сер саклаган булып маташучы бу малайлар үзләре дә эшнең нәрсәдә икәнен белмиләр иде әле.
Икенче көнне иртүк алар тагын Чекага киттеләр. Бу юлы малайларга сары туи кигән җирән сакаллы бер абзыйны күрсәттеләр: менә бу кешене танымыйсызмы? Абзый, калын иңбашларын салындырып, малайларга түгел, ә идәндәге тәмәке төпчегенә карап тора иде. Хәлим, аскы иренен тешләп, каршындагы җирән сакаллыга текәлде. Аннары башын чайкап куйды: юк, аларның мондый кешене күргәннәре юк.
— Көз көне, урманнан ’кайтканда, —диде Чека; кешесе,— якында гына мылтык тавышы ишеткәнсез, аннары бер йөк төягән кеше очраткансыз, шулаймы?
Малайлар, бер-берен бүлә-бүлә, шау килеп, Чека кешесенең сүзен расладылар.
— Без калага хәтле ияреп кайттык, — диде Тубал-Биктәш.
— йөк хуҗасы менә шушы адәм түгел идеме?
Малайлар тагын телсез калдылар: мыш-мыш килеп, текәлешеп карап тордылар. Шулай аптырашып торганда, Тубалбаш кинәт сикереп куйды.
26
— Шушы кеше! Валлаһи әгәр шушы. Таныдым.
— Сережа, — дип кычкырды Чека кешесе күрше бүлмәгә, — алып чыгып кит!
Әлеге җирән сакаллы адәм, иңбашларын салындырып, чыгып киткәннән соң, малайлардан төпчеп-төпчеп сораштылар. By Җирән сакал Заһидуллин Хәллә исемле Саралан кулагы иде. Саралаи вакыйгасы буенча кулга алынып, тикшерү вакытында, аның Совет властена каршы бүтән җинаятьләр дә эшләгән булуы сизелде. Юл саклаучы чула* Хә- бибуллинны шушы кеше атып үтергән булып чыга иде. Әлбәттә, ул, үзе валлаһи, таллаһиларны әйтеп, икмәк күтәреп, ант итә: «Кеше үтергән булсам, кул-аягым тартышсын, күзләрем чәчрәп чыксын», — ди. Ләкин бу карганулары белән ул Чека кешеләренең исләрен китәрә алмый. Аларның кулларында көчлерәк дәлилләр бар.
Менә бер көнне шәһәр театры стенасына ябыштырылган белдерү кәгазен кешеләр өелеп-өелеп укый башладылар.
ИГЪЛАН
Кеше җанын кыючы Саралан контрларына
СУД
Башланачак иртәгә, 21 нче мартта, көндез сәгать 12 дә, шәһәр театры бинасында. Теләгән кешеләргә керергә рөхсәт ителә.
Суд карарга килүчеләрне тотып Чека подвалына ябачаклар икән, шуның өчен кешеләрне алдап театрга җыялар икән, дигән хәбәр таралып өлгерсә дә, әйтелгән вакытка суд залы кеше белән шыгрым тулды. Гаепләнүчеләр утырырга тиеш скамьялар әле буш иде. Менә бервакыт: «Алып кереп киләләр!» — дигән хәбәр залга таралды. Кешеләр, урыннарыннан торып-торып, алгы ишеккә карый башладылар. Бөкерәебрәк ак чалмалы карт мулла керде, аның артыннан ишектә бүтәннәр күренделәр. Скамьяларга авыр гына барып утырган гаепләнүчеләрне .кызылармеецларның штыклары халыктан аерды.
Суд башлануга мулла,- үтенеч өчен дип, чиратсыз сүз сорады. Өйлә намазы вакыты җиткәнгә күрә, ул намаз укып алырга тели, шуңа рөхсәт сорый иде. Суд, киңәшкәннән соң, аның бу үтенечен кире какты. Мулла тыңлап бетерде дә, ике кулын баш очына күтәреп, калтыранган тавыш белән: «йа, хода, үзең шаһит, минем калебем сиңа юнәлгән, әмма кул-аягым богаулы» — дип бер аһ орды да утырды. Гәрчә аның кулы да, аягы да богаулы булмаса да, бу сүзе белән ул залда утыручы татарларның дини тойгыларын кузгатмакчы иде. Суд председателе муллага суд залында аидый сүзләр кычкырырга ярамаганын әйтте.
Гаепләү актын укып чыкканнан соң, берәм-берәм шаһитларны чакырып кертә башладылар. Аларны суд каршында дөресен генә сөйләргә тиешсез, ялган сөйләүчеләр җавапка тартылачак, дип кисәттеләр. Тегеләр дөресне генә сөйләргә ант иттеләр.
Хәлимнәр судның башына өлгермәде: Хәлим мәктәптә, Бәдри мас-терскойда калды. Кичке утырышка да соңарып килделәр. Зал ишеге төбендә, мылтыклы кеше аларны туктатты: сезгә монда ни калган? Хәлим эре генә кыяфәт белән: «Мин шаһит! Ә бу минем иптәш!» — дип, Бәдригә күрсәтте дә, гәрчә бөтенләй шаһит булмаса да, мылтыклының борын төбеннән ялт үтеп китте. Алар бармак очларына гына басып эчкә керделәр, стенага килеп сөялделәр.
Чекада малайларга күрсәткән Заһидуллин Хәлләдән сорау алалар иде. Ул, иңбашларын салындырып, мескен кыяфәттә басып тора, суд председателе, кашларын җыерган усал чырайлы кеше, аңардан сорый:
—’ Менә сез әйтәсез, — ди усал чырайлы,—көз көне шәһәрдә булмадым дисез, ә сез булгансыз, бер йөк оп китереп саткансыз. Сез төшкән
27
фатир хуҗасы, Чекага дәштергәч, менә нәрсә сөйләгән. — һәм ул өстәлгә иелде дә, кәгазьләр алып, судка укып күрсәтте.
— Я хәзер инде ни диярсез? — дип, Заһидуллинга карады.
Заһидуллии бу сүзләрнең барсы да ялган дип бара иде. Аның көзли шәһәрдә булганы юк, көзнең-көз буе авылдан чыкмагаилыгына шаһитлары да бар, алар судка чакырылган, ышанмасагыз, әнә дәшеп кертегез дә сорагыз.
—-Яхшы, сорарбыз, — диде суд председателе, — чакырып «кертегез әле бирегә... — ул кәгазьгә иелде, — шаһит Камаловиы,— дип, ишек төбендәге мылтыклы егеткә таба борылды.
Камалов шәһәрдә бик билгеле кеше иде. Ул атлы юлаучыларны фатир җибәрә, спекуляция белән шөгыльләнә, шуның өчен Чека подвалында, да утырып чыкты.
Ияр шикелле уелмалы башына сай бүрек, кыска аякларына киез ката кигән тәбәнәк буйлы Камалов, карак кебек, як-юньгә каранып, залга керде дә өстәл каршына барып басты. Бүтән шаһитлар кебек, ул да дөресен генә сөйләргә ант итте. «Әнә теге кешене таныйсызмы?» — дип, председатель Заһидуллинга күрсәткәч, Камалов аны танымады. Председательнең ачулы кырыс чыраенда елмаю чагылып узды.
— Алайса таныш булыгыз, — диде ул: — Шәһәргә килгән саен, сезгә фатир керүче Хәллә Заһидуллии.
Шулай таныштырганнан соң да, Камалов аны таный алмады. Гомердә дә күргән кешем түгел, диде. Ә Чекада допрос вакытында сөйләгән сүзләрен барсын да ялганга чыгарды: янәсе, аны куркытып сөйләт- тергәннәр.
— «Заһидуллии миңа бер капчык он бирде» дигәнегез дә ялганмы? — дип сорады суд председателе.
Камалов моны да ялганга чыгарды. Икенче шаһитны алып керделәр. Бусы яулык өстеннән башына бүрек, өстеиә кеше искесеннән бозып тегелгән пальтосыман бер нәрсә кигән ак чырайлы яшьрәк кенә бер хатын иде. Председательнең соравына каршы ул: «Камаловиы мин дә белмәгәч, инде кем белсен?» — диде. Ул Камаловларда өй хезмәтчесе булып торган икә1-к Заһидуллиниы да таныды: «Сараланиыкы, фатирга гел безгә төште», — дип, чатнатып сөйләп бирде.
*- Бу зәһәр хатын миңа үчле, мине батырырга тели, — дип аңлатты Камалов.
— Үчле шул! — диде хатын кинәт чәчрәп, — синдә бөкересе чыккан кешеләр барсы да сиңа үчле!
Председатель аның сүзен бүлдерде.
— Менә сез әйтә алмассызмы? — диде ул үзенә карап торган хатынга,—Заһидуллии сезгә соңгы тапкыр кайчан килде?
— Көз көне.
— Хәтерләмисезме: иртәнме, көндезме, кичме ул сезгә килеп керде?
-- Мин инде өй идәннәрен юып бетергән идем, — диде хатын уйланып, үзалдына сөйләнгәндәй итеп, — өйалды баскычын да бетергән идем... Суны түктем, кереп барам, капка төбендә арба тавышы. Әле дә хәтеремдә: «Инде бер генә төпне тынычлап йокламаммы дигән идем, тагын килделәр...» — дип пошындым. Капканы ачып керттем, Саралан- ныц шушы Заһидуллии... йөк белән... — Хатын бөкерәеп утырган Заһи- дуллин ягына төртеп күрсәтте. — «Самавар яңартыйммы?» —дидем. «Яңартма, чәй кайгысы түгел әле монда», — диде.
— Димәк, ул сезгә күз бәйләнгәчрәк килеп керде?
Караңгы төшкән иде инде.
— Кемнең нинди сораулары бар? — диде председатель, гаепләүчегә, яклаучыга карап-карап чыкты. Гаепләүче сорау <бирде. Хатын җавап кайтарды.
28
— Миңа кайтып китәргә ярыймы? — диде хатын, башындагы бүреген ирләрчә ике кул белән басып куйды. — Балаларым ялгыз калды, куркам, ут-мазар белән уйнамасыннар.
Аңа кайтырга рөхсәт бирделәр.
Хәлим белән Бәдригә мулланың чалма кигән башы ерактан ук күренеп тора иде. Председатель дәшеп торгызгач, мулла сорауга җавап бирү урынына: «Кече йомышка бик кысталдым, чыгарыгыз»,—ди башлады. Суд утырышны бүләргә мәҗбүр булды.
Федюшкин белән Шәрифҗан тәмәке тартырга чыктылар.
— Ул кулакның контрлыгы әлләкаян күренеп тора, — диде Федюшкин, кыйшайган авыз кырыеннан әче төтен чыгарып, — ни шайтаныма шаһитлар чакырып, судлар ясаган булып торырга?! Тот та яр астына алып төшеп гөпелдәт. Теге вакытта син аркылы төшмәгән булсаң, мин аларны инде җәһәннәмгә җибәргән идем.
— Кызык кеше син, Федя, — диде Шәрифҗан, елмаеп, — синеңчә тот та ат, тот та ат, суд та кирәкми, закон да кирәкми.
— Ә соң! — дип тотынды Федюшкин кызып,— мулла котырткан, •калганнары, азан кычкыра-кычкыра, тимер сәнәкләр белән кадап үтергәннәр, үлеп җитмәгәннәрен ат койрыкларына тагып, урам буйлап чаптырып йөрткәннәр. Шул вакытта ук барысын да атып үтермәгәнемә үкенәм.
— Политиканы онытасың, Федя, — диде Шәрифҗан. — Политика бит монда: без әнә никадәре кешегә политикадан сабак бирәбез, — дип Шәрифҗан зал ягына төртеп күрсәтте, — алар кайтып, тагы шул хәтле кешегә сөйлиләр. Көрәш бит бу, сыйныфлар көрәше...
Федюшкин тагын авызын кыйшайтты.
— Әнә Колчак Бөгелмәгә килеп җиткән, күрсәтер әле ул сиңа сыйныфлар көрәшен! Ә син монда суд ясап яткан буласың, судсыз гына атсаң, закон киртәсенә сыймый янәсе... Ә Колчак әнә сыйдыра.
Тәмәкеләрен тартып бетереп, төпчекләрен идәңгә салып изгәч, яңадан залга кереп киттеләр.
Кич белән судтан кайтып барган чакта, Федюшкин гаепләүчене «мәми авыз» дип сөйләп кайтты. Заһидуллинны атарга, бусы яхшы, ә тегеләрен? Ә мулланы? Фетнәнең башы муллада бит, ник аңа бары сигез ел?
Шәрифҗан Федюшкинның сүзләрен ишетә дә ишетми дә, ул Мәгъсүмә хакында уйлап кайтып килә иде. Төн айсыз, караңгы. Мулла турында Мәгъсүмәнең бервакытта бер сүз әйткәне булмаса да, ул бит инде уйлап йөри. Аның Шәрифҗанга кияүгә чыгарга теләмәве дә, бәлки, шуннандыр. «Чык миңа, Мәгъсүмә», дигәч, авылга кайтып китәсе көнне кыз, башын иеп, киез итеге белән карга сызып-сызып торды да оялып кына: «Сез кешеләр атасыз, мин сездән куркам», диде. Бу сүзне ул уйнап кына әйткән кебек әйтсә дә, асылда, күрәсең, чынлап әйткән сүз булгандыр. Соңгы көннәрдә Шәрифҗан кызны бер онытып тора, бер яңадан исенә төшерә, аның хакында гына уйлый, сагына, һичнигә карамыйча, Саралапга барып, кызны я кияүгә чыгарга күндерү, я урлап кайту белән хыяллана иде. Федяга әйтсәң, бер төнне барып, урлап кайтырга ул шундук бик теләп риза булачагын Шәрифҗан белә иде.
— Ул контрлар исән чакта, минем җаным тынычлык тапмаячак,— диде Федюшкин почмакта аерылган вакытта,— ничек итсәм итәрмен, барыбер мин аларны көпшә каршына бастырырмын. Чека подвалыннан булса да урлап атам мин аларны.
Үз уйларына чумган Шәрифҗан аның бу сүзләренә әлләни игътибар итмәде.
— Хәерле төн! ,
— Кемгә ничек, — диде Федюшкин, нәрсәгәдер кинаяләп. Шуннан соң, икесе ике якка китеп бардылар. Шәрифҗан Чекага таба, юнәлде.
29
сЧынлап та, булыр аңардан, — дип уйлады Шәрифҗан, бераз үз уйларыннан айныгач, — каравылга әйтеп куярга кирәк». Ләкин Чекада башка эшләр белән мавыгып китеп, әйтергә бөтенләй онытты. Инде өенә кайтып йокларга яткач кына йокы аралаш исенә төшерде, ләкин җылы урын-жирдән салкын идәнгә төшеп телефон янына барасы килмәде, шул килеш йоклап китте.
Шәрифжан сискәнеп уянды: аңа телефон шалтырыйдыр кебек тоелды. Башын мендәрдән калкытып, стенага эленгән, кечерәк ящиккә охшаган сары телефон аппаратына карап, тыңлап ятты, ләкин телефон шалтырамый иде. Тәрәзәләргә бизәкле боз каткан булса да, бүлмәгә иртәнге кояш яктысы саркый башлаган. Күрәсең, көн бүген дә аяз булыр. Ул, юрганын яңадан башына тикле тартып, күзләрен йомды. Кояш нуры күз кабаклары аша да саркып керә иде. «Юк инде, — дип уйлады ул,— Чека председателенә кыз урлап йөрү килешеп бетмәс, Мәгъсүмәне болай күндерербез». Кичәге суд исенә төште. Чудак та соң бу Федя. «Чека подвалыннан урлап атармын», ди, атуга ул бик җиңел карый башлады, йөрәкле булуыңны мин синең, Федя, яратам, ләкин кеше ату белән шаяруыңны яратмыйм.
Кояш нуры, тәрәзәдәге боз аша үткәндә, зәңгәр, сары, яшел төсләргә аерылып, Шәрифҗанның күзләрен чагылдыра башлады. Ул икенче якка борылып ятты. Стенага да кызгылт-зәңгәр якты төшкән йде. Мәгъсүмәнең оялып, башын иеп, карап торулары күз алдына килде. Аның шулай итеп караулары Шәрифҗанга бик ошый. «Берәр сылтау табып, Са.раланга -барып кайтыргамы әллә? — дип уйлады Шәрифжан,— күрәсе килеп кенә тора бит шул чукынчык кызны!»
Торып өстенә киде дә телефон янына барды.
— Исәнме Сергеев! Эшләр ничек? Приказ? Үтәлде? Кем приказы? Минем приказ!? Минем андый приказ биргәнем юк! Синең кулыңда?! Укып күрсәт.
Сергеев әле укып та бетермәде, Шәрифҗан, трубканы элеп, тиз генә киенде дә, наганын алып, урамга йөгереп чыкты.
Суык биткә каплана, сулышны буа иде.
Төсләре киткән Сергеев Шәрифҗанны баскычта ук каршы алды. Шәрифжан, ике басманы бер атлап, эчкә кереп китте. Дежурный аның артыннан чак-чак өлгерә иде. Килеп кергәч, Шәрифҗан, кырт борылып, Сергеевның өстенә килде.
— Кайда приказ? Күрсәт!
Курыккан, агарган Сергеев кәгазьне Шәрифҗанның сузылган кулына тоттырды. Теге күзләре белән тиз генә язуны йөгереп чыкты.
Федюшкин, Чека председателе исеменнән приказ язып, Саралан ку-лакларын һәм мулланы төнлә подвалдан алып чыгып киткән иде. Шәрифжан, кәгазьне тоткан килеш, идән уртасында басып калды. Аның йөзе кинәт ябыгып, ямьсезләнеп киткәндәй булды. Ул кәгазьне бөтереп кесәсенә тыкты да телефон янына атлады.
— Якуб абый! — Шәрифҗан эшнең нәрсәдә икәнен кыска гына сөйләп бирде. Якуп аңа нәрсәләрдер әйтте булса кирәк, Шәрифҗан кинәт агарынды, ярар дип, трубканы элде.
Ярты сәгать үтмәгәндер. Шәрифҗан кораллы өч егет белән Федюш- кинның квартирасы каршына барып туктады. Федюшкинны кулга алырга Ревком приказ биргән иде. Шәрифҗан хәзер үзенең дустын тотып төрмәгә ябарга тиеш, ләкин Федюшкин ансат кына кулга бирелерме? Приказны ишетүгә коралга ябышачагы Шәрифҗанга көн кебек ачык иде.
Ул, егетләрне коридорга яшереп, үзе Федюшкинның ишеген төртте. Ишек бикле түгел иде. Шәрифҗан бусаганы атлауга, эчке бүлмәдән: «Кем бар анда?» дигән бик таныш тавыш ишетелде.
30
— Мин бу, Федя.
Эчке бүлмәнең ишеге ачылып китте, аннан сакал-мыегыи күбекләгән Федюшкинның башы күренде.
— Әйдә, рәхим ит!—диде ул, кулы белән эчкә күрсәтеп, — кулакларың яр астында, күмәргә кешеләр җибәр.
Шулай диде дә, үзе сакалын кырырга өстәл янына утырды. Шәрифҗан буржуйлар йортыннан алып кайтып куелган кызыл кәнәфи белән аяклы зур көзге арасында, арслан ти.ресе өстеннән әкрен генә марш атлап йөри башлады.
— Син миңа рәхмәт әйтергә тиеш,—диде Федюшкин, өстәл өстендәге көзгегә караган килеш кырынуында дәвам итеп, — рәтле кеше эшләми торган әшәке хезмәтне эшләп бирдем. .Мулла бик йомшак булып чыкты: атмас борын ук җанын аллага биреп өлгерде.
Аяклы көзге катына эленгән кара тужурка кесәсеннән наган сабы күренеп тора иде. Шәрифҗан аны ялт үз кесәсенә алып тыкты. Федюшкин әле һаман кырына иде. Үгез муенлы, куна тактасыдай киң аркалы бу кешедә чынлап та үгез көче булырга тиеш. Көчләп алып барырга калса, аны җиңеп булу бик шикле иде.
— Нәрсә син минем артта басып торасың? — дип, Федюшкин кинәт кенә артына борылып, Шәрифҗанга сәерсенеп карады. — Килеп кергәннән бирле бер сүз әйткәнең юк, ник килдең?
Шәрифҗан кызыл кәнәфигә таба атлап китте, 'барып җиткәч, арыслан өсләп, кире аяклы көзгегә таба кайтты.
— Федя, сине Ревкомга чакыралар.
Федюшкин озак кына җавап кайтармый торды. Аның аркасына, җилкә чокырына карап торган Шәрифҗан Федяның ни уйлаганын һич төшенә алмый иде.
— Матураеп җитәргә ирек 'бир, — диде ул, ниһаять, битен сыпырып,— шул кулаклар өченме?
Кырынып, юынып, Париж одеколоннары сөртеп, тәмам «матураеп» җиткәч, Федюшкин көзге янындагы кара тужурканы алып киде, наган булырга тиешле кесәсенә кулы белән сукты, наган анда юк иде. Өстәлгә, кәнәфигә, тәрәзә төпләренә ялт-ялт күз атты, беркайда да юк. Кинәт аның авыр карашлы усал күзләре Шәрифҗанга төбәлде.
• — Син алдыңмы?
Ул шундый итеп сорады, гүя Шәрифҗанның күкрәгенә револьвер китереп терәде. Чека председателенең чыраеннан ук наганны ул алганлыкны аңлап, Федюшкин кулларын үрә баскан аюдай күтәрде дә Шәрифҗанга ташланды. Шәрифҗан наганын кесәсеннән тартып чыгарды.
— Якын килмә! — Ал а.рның корычтай салкын күз карашлары бәрелеште: бу минутта 'икесенең дә күзләрендә дошманлык кайный иде. Федюшкинның авызы, чалышайган, муйнына кан йөгергән. Шәрифҗанның борын яфраклары калтырый. Федюшкин наган көпшәсе каршында, яралы аюдай ыңгыраша-ыңгыраша, артка чигенде. Шәрифҗан револьвер тоткан кулын төшерде. Шуны гына көткән кебек, Федюшкин, кинәт үкереп җибәреп, Шәрифҗанга ерткычтай ыргылды. Шәрифҗан түшәмгә атып җибәрде. Коридордагы егетләр, атылып кереп, морякка ташландылар. Дүртәүләп идәнгә егып, кулын-аягын каешлар белән кысып бәйләделәр.
Кан баскан акылсыз күзләрен Шәрифҗанга таба әйләндереп, Федюшкин гырылдады:
— Исән йөртер дип уйлама, башыңа җитәм мин синең!..
Ат чакыртырга туры килде. Мәет чыгарган кебек, аягы белән алга тотып, Федюшкиниы арбага чыгарып салдылар. Ярты сәгатьтән ул инде төрмә камерасы-нда үкерә иде.
31
18
Яз килә.
Кояшка карагай якта шәһәрнең өй түбәләреннән чалт-чалт тамчы тама, күләгә якта боз имчәкләре салынып-салыиыл төшкән. Нигез янындагы эрегән туфра.клардан дулкынланып, тирбәлеп пар күтәрелә. Чыпчыкларның башларыннан кыш кайгысы китте: каурыйларын кабартып, башларын боргалап, язгы кояшның рәхимле нурлары астында кәрнизләрдә җыелышып утыралар, я, җиргә төшеп, сикерә-сикерә, нидер чүпләп пәриләр. Әнә кышын морҗаларда куиа-куна каралып, өтелеп беткән бер ата чыпчык, кояш җылысында тернәкләнеп киткәч, үзен әллә кем дип белгән: ана чыпчык тирәсендә кырын-кырын сикереп, корымлы муеннарын боргалап, күзләрен кыса-кыса, -бик күңелле итеп нидер черкелди.
Икмәксез, утынсыз озын кыштан соң, җылы көннәр кешеләргә дә җан кертеп җибәрде: урамнан барганда, алар тыйнак кына елмаялар, ак чырайларындагы җыерчыклары языла, бер-беренә карашалар, янәсе, быелгы кышны исән чыгарбыз дип уйламаган идек. Ә балалар, кояш күргәч, карыннарының ач, тәннәренең йончыган булуын оныттылар: мәктәпләрдән 'йөгерешеп чыгып, шаяра, кар атышып уйный, көрәшә башладылар. Кайберләре, кояш нурларын калын пыяла белән тотып, бишмәт җиңнәрен яндыралар, кайберләре, чалкан егылып, кар өстендә эз калдыра: кемнең эзе матуррак?
Ә кояшның эше бихисап. Ул тротуарлардагы карны эретә, нурлары белән кешеләрнең битләреннән сыйпый, тәрәзә пыялаларын үтеп, ничә ай буе кояш яктысы күрмәгән почмакларга үзенең шифалы нурларын суза, бәбиләрнең -бишекләренә төшә, тегеләр, уенчык дип белеп, аның нурларына сузылалар.
Күңелле яз бик зур күңелсезлек алып килә. Иделгә Колчак якынлаша... Кем соң ул Колчак? Николай патшадан калган адмирал, ата •монархист. 1917 елны ул Кара диңгез флотында командующий, үзен, гүя, революция бөтенләй (булмаган, патша да куылмаган кебек, иске адмиралларча тота. Моряклар аңа каршы баш күтәрәләр. Колчак флоттан «үкчә күтәрергә» мәҗбүр -була. Шуннан ул, илен ташлап, Англиягә хәрби хезмәткә яллана. Инглиз колонизаторлары аны Месопотамия фронтына җибәрмәкче булалар, инде җибәрәләр дә, ләкин язмыш дигәнең аңа каберне эссе Месопотамия чүлләрендә түгел, ә салкын Себер туфрагында казып куйган «була. Шанхайда туктатып, аны Харбинга кайтаралар. Сәбәп? Капитал дөньясының башы өстендә Октябрь яшене яшьнәгән чак була. Антанта буржуйлары бөек рус революциясен бишектә вакытта ук буып үтерү турында хыялланалар, үтерүче итеп Кол- чакны сайлыйлар.
1918 елның Октябренда Колчак, инглиз генералы Нокс белән бер вагонда, Омск шәһәренә килеп төшә. «Директория» дип аталган контрреволюцион Омск хөкүмәте аны, инглизләр боерыгы буенча, хәрби министр -булып рәхим итүен үтенә. Колчак, әлбәттә, «рәхим итә». Хөкүмәттәге министрлык портфельләренең күбесе эсерлар кулында булган була. Эсерлар? Социалистлармы? Колчак эсер министрларны бер төнне кулга-ала да чит илләргә сөргенгә җибәрә, ә үзен «бөтен Россияне идарә итүче» дип игълан кыла. Антанта агайлары шулай итәргә кушалар. Ул да булмый, 'Колчак үзен «барлык рус армиясенең (барлык контрлар армиясенең, дип өстик үзебездән) башкомандующие» дип тә белдерә. Антанта дәүләтләре Колчак хөкүмәтен рәсми рәвештә танырга ашыгалар.
Менә шушы кеше, Колчак, сатлык җан, 130. меңлек гаскәр белән, рус революциясен бишектә буып үтер.мәкче булып, Совет иле өстенә ябырыла. Дөресен әйтергә кирәк, ул көчле. Аңардан курыкмыйча булмый. Ак чехлар Казамнан урлап алып киткән 600 миллион алтын хәзер
32
аның кулында. Солдатлары инглиз киеменә киенгән, инглиз коралы белән коралланган. Бөтен Себер аныкы. Ашыйм • дисә, Себер тулы икмәк, гаскәр җыйыйм дисә, Себердә халык күп; инде чигенергә туры килсә, чигенер җире зур.
Ул гаскәрен өч йодрык итеп йомарлап һөҗүм итә. Әле бер йодрыгы, әле икенчесе белән сугыша. Кышлый ул күбрәк уң йодрыгы белән селтәнде, Пермь каласын алды. Хәзер ул бүтән йодрыгы белән кизәнә. Бу йодрыгы бик зур, бик авыр: монда аның генерал Ханҗин командалыгында 50 меңгә якын гаскәре бар. Ул инде кизәнеп кенә калмады, китереп сукты да... Безнең 5 нче армия чигенә...
Аның планнары билгеле: уң канаты белән ул Архангельск ягыннан килә торган инглиз гаскәрләренә барып кушылмакчы... Аннары, инглизләр белән бергәләп, канлы штыкны Москва йөрәгенә кадамакчы... Сулъякта Урта Азиягә сузылмакчы... Уртада Идел юлын кисмәкче... Саратовта генерал Деникин белән кушылмакчы, аннары, ике гаскәрдән бер куш йодрык ясап, тагы-н Москвага китереп сукмакчы... Планнар бик дәһшәтле.
Безнең 5 нче армиядә нибары 11 мең кеше. Колчак генералы Ханҗин 50 меңгә якын гаскәре белән 5 нче армия өстенә ташланды. Көчләр тигез түгел. Канлы каты сугышлардан соң, 14 мартта Уфа китте. 5 апрельдә Стәрле Тамак... 10 апрельдә Бөгелмә алынды, инде Колчак Чистайга сузыла. Болай килсә, озакламый Иделдә булачак.
Идел юлы куркыныч астында калды. Газеталар борчылып язалар:
«Капитал ялчысы Колчак Идел өстенә ыргыла, икмәкле җирләр берәм-берәм аның канлы кулы астына керәләр.
Колчакка тагылып, безнең мәңгелек дошманнарыбыз алпавытлар кайта... Эшче белән крестьян агайга камчы белән таяк кайта, дар агачы кайта...
Колчак килгәнгә ач күз кулаклар гына сөенсә сөенер. Безнең өчен Колчак — үлем!
Коралга ябышыгыз, иптәшләр! Кемгә кан түгеп алган үз җире кадерле, кемгә зур ^корбаннар биреп алган эшче-крестьян вылачы кадерле, барыгыз да Колчакка каршы күтәрелегез!»
дТ. шәһәрендә митинглар, җыелышлар -кайный. Ут тегермәне эшчеләре Якупның дошманга каршы аякланырга чакыруын күтәреп алып, резолюция чыгардылар:
«Төп йортыбыз Иделне, туган туфрагыбызны соңгы тамчы каныбыз- гача сакларга ант итәбез. Дошман үтсә дә, безнең мәетләребез аша гына үтәр. Яшәсен бөтен дөнья революциясе! Инглиз, француз буржуйлары ялчысы Колчакка үлем!»
Электростанциядә, ремонт мастерскоенда, типографиядә,— барлык җирдә кыска-кыска митинглар, җыелышлар булып узды. Эштән соң халык урамнарга агылды. Баш очларында талпынган кызыл байраклар кешеләрне көрәшкә чакыра. Анда да, монда да кабынып киткән җырлар күңелләрне ярсыта.
— На бой кровавый, святой и правый Марш, марш вперед, рабочий народ!
Хәлимнәр мәктәбе трибуна каршыннан җырлап узды. Хәлим, кулларын адым җаена бутап, солдат шикелле, аякларын салып-салып атлап, гомердә әле беренче тапкыр русча җырлап бара.
— Войны мы не хотим,
Но в бой готовы, Ковать мы не дадим Для нас оковы!
Трибунада басып торган Якуп абыйсына, Шәрифҗан абыйсына малай кул болгап узды.

Стеналарга, коймаларга язылган лозунглар бөтен урамга кычкыралар:
Дошманның кара көчләрен Идел-йортка якын җибәрмәбез!
Барыгыз да Кызыл Армия сафларына!
Элекке кызлар гимназиясенең стенасына кемдер күмер белән: ПОБЕДИЛИ ВШИВОГО, ПОБЕДИМ И ПАРШИВОГО! —
дип язып куйгал, ягъни тифны җиңдек, Колчакны да җиңәрбез!
Шәһәрне саклау өчен, коммунистлардан махсус батальон төзелде. Идел тавында окоплар казырга барлык буржуй калдыкларын куып китерделәр. Ревком карары буенча, шәһәрдә корал җыю атнасы игълан ителде, махсус листовкалар басылып чыкты.
Иптәш!
Яшергән коралың булса, китереп бир! Корал яшереп, син Колчакка ярдәм итәсең!
Мондый чакта хыянәтче белән спекулянт кына коралны җиргә күмә.
Син хыянәтче түгел! Спекулянт түгел! Тапшыр коралыңны!
Җыеп куйган винтовкаң булса, милициягә китереп бир! Син биргән винтовкадан, бәлки, Колчакны атып үтерерләр!
Тапшыр хөкүмәткә коралыңны! Тапшырмасаң, аны барыбер тентеп табарлар, ә сине атып үтерерләр!
Янап кына калмадылар. Чека отряды берничә төн рәттән шикле йортларның астын-өскә китереп айкап йөрде. Купең Малининның ике катлы өен очырмасыннан алып идән астына хәтле тентеделәр. Ягылмый торган бер мичтән гранаталар табылды. Калай фәрештәле чиркәүнең алтаре астыннан сүтеп куелган пулемет таптылар. Күрәсең, бу әле чехлар заманыннан калган булгандыр. Әле кайчан гына күмәч пешерү, он сату белән шәһәрдә дан тоткан Мифтах байның он складыннан винтовкалар килеп чыкты.
Төнге тентүләрдән соң, шәһәрнең төрле җирләренә револьверлар, винтовкалар китереп ташлый башладылар. Иртә белән «фантанга» су алырга килгән хатын-кыз, аяк астында аунап яткан «лимонка» гранаталарын күреп, су алмыйча, куркып кайтып киттеләр.
Корал ыргыту шундый күбәйде, балаларга хәтле милициягә винтовкалар табып китерә башладылар.
• Беркөнне Хәлим мәктәптән кайтып керде дә, ялт-йолт каранып, мендәр астына нидер тыкты. Ул әсәрләнгән, күзләре яна... Мендәрне бер күтәреп карый, бер кире куя. Ярый әле малайлар аш бүлмәсендә чак, Хәлимнең бу сәер хәрәкәтләрен күрүче юк. Ахырда ул яшергән әйберен, мендәр астыннан алып, чабуына кыстырды да берни булмаган кыяфәт белән өйалдына чыкты, каранды, нидер уйлап торды. Шуннан тиз-тиз чормага менеп китте. Бауга киптерергә элгән керләрне маңгае белән сөзә-сөзә барып, чорма туфрагына әлеге әйберен күмеп куйды.
Арсланов малайларга үзенең револьверын сүтеп күрсәткән иде, запас патроннар тапкач, аттырып карарга да вәгъдә иткән иде. Шул көннән бирле, малайлар револьвер табу белән саташып чыктылар. Бөтен сөйләшкәннәре револьвер турында, бөтен укыганнары сугыш хакында... Сер тоту—аю тоту, дигәннәр. Хәлим телен көчкә тыеп йөри: «Ә минем револьверым бар!» дип .кычкырасы килә аның. Көн саен мәктәптән соң, чормага менеп, револьверны карый, бер урыннан икенче урынга күчереп күмә.
Бер шулай чормага менеп, керләр арасыннан иелә-иелә бара иде, маңгайга-маңгай Бәдри белән очрашты. Икесе дә, гаҗәпләнеп, күзләрен терәштеләр. «Иснәнеп менеп җиткән», дип уйлады Хәлим.
— Битләреңә пәрәвез чолганып беткән, — дигән булды ул Бәдригә. Нидер әйтергә кирәк иде ләбаса.
— Үзеңнекен кара, —диде Бәдри. — Нишләп йөрисең чормада?
— Мин... мин монда, малайлардан качып, шигырь биклим:
3. ,С. Ә.* № 9. QQ
31
— Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.
— Синең монда яшергән револьверың бар. Күрсәт!
— Үзеңнеке юкка күңелең сызамыни? — диде Хәлим. — Күрсәтми торсын әле!
— Күрсәт! Аннары мин дә күрсәтәм.
— Башлап син күрсәт!
Бәдри «исең киткән икән иске чикмәнгә, күрсәтүдән китсә, берне түгел икене дә күрсәтермен», дигән кыяфәт белән Хәлимне чорманың кап-караңгы почмагына таба ияртеп китте. Аунап яткан сары калай кисәгеннән бер адым сулга сикерде дә, иелеп, туфракны актарды.
— Менә!
Хәлим кулына алды, гомер буе револьверлар белән кайнашкан бик белдекле кеше шикелле, әйләндереп-әйләндереп карады, иренен бүлтәйтте.
— Наган, авыр...
— Ә менә бусы? — диде Бәдри, калайдан уңга сикереп, тагын берне тартып чыгарды.
Сокланудан, юк, көнләшүдән Хәлимнең кинәт сулышы тыгылды. Браунинг! Учка салсаң, учка сыеп бетә! Дөрес, күп йөртүдән сабы шомарган, ләкин шәп!.. Ах, Хәлимгә шундые очрамады бит.
— Синекеләр янында минеке чебеш кенә, — дияргә мәҗбүр булды ул үз «Смит Вессонын» күрсәткән чакта.
Бәдри карауга борынын җыерды, янәсе мин булсам, бу чүпне алып та кайтмаган булыр идем, ятсын иде шунда аунап.
Бу сүзләре белән ул Хәлимнең эченә ут салды. Кешенең бәхете! Табылган бит чукынмышка...
Бер көнне Хәлим Арслановтан: «Арсланов абый, нәрсә яхшырак: браунингмы, «Смит Вессонмы»?» дип сораган иде, теге: «Смит Вессон» ул гимназистларга атылып үләргә генә ярый», дип, үзе дә белмәстән. Хәлимне үтереп ташлады. Малайның «Смит Вессон»нан тәмам гайрәте кайтты. Шундук берәр малайга ике-өч телем икмәккә сатмакчы да булган иде, Францибр теге малайның кулында күрсә, малай кемнән алганын әйтсә, баш өстемдә яшеннәр яшьнәр дип куркып, мәктәпкә барышлый милициягә кертте дә бирде. Милициядә: «Менә, ичмаса, акыллы малай!» дип, револьверны алып, бер ящикка, үз ишләре арасына ташладылар.
Урамга чыккан саен, Хәлим койма буйларын карап, тирес өемнәренә итек башы белән типкәләп йөри. Юк, табылмый гына бит. Малай төннәрен браунинг белән саташып чыга... Менә күрерсез, Хәлимнең дә учка сыеп бетә торган җип-җиңел браунингы булыр! Кич белән ул Бәдрине аулакта туры китерде дә: «Сат!» диде.
— Күпме бирәсең?
— Ә күпме сорыйсың?
— Биш йөз телем.
— Ааа!.. Син мине ачтан үтермәк буласың ич!
— Соң алма, берәү дә ялынмый.
Китә башлаган Бәдринең җиңеннән тотып, Хәлим:
— Давай ике йөзгә, — диде.
— Өч йөз!
— Чукынсын, давай.
Аграфена түти, малайларның киптерергә элгән кер янына менеп йөрүләрен күргәч, чорманы бикләп куйган иде. Бәдригә өйалдындагы әҗәтханәнең түшәм тактасын күтәреп, чормага чыгарга туры килде. Бака кебек сап-салкын браунинг Хәлимнең учына ятты. Бака кебек булса да, аны тоту рәхәт иде.
Иртә белән Хәлим мәктәпкә икмәк ашамыйча китте. Төш вакытын-

э* 35
да да аш кына ашады, кичке икмәген дә бирде. Аның каравы кесәне браунинг нинди салмак баса! Ботка орынып-орынып китүен сизеп тору гажәп рәхәт! Ничек тә ачка үлмәс әле, тубалбаш Биктәш атнага бер тапкыр карчыклар приютына, әбисе янына бара, аннан күп итеп икмәк һәм бәлеш катылары төяп кайта. Киеп барырга шинелен биреп торган өчен, Хәлимгә Биктәштән акмаса да тамгалый. Менә шуңа өметен сузып, Хәлим бурычка батудан әлләни .курыкмаган иде. Биктәш узган баруда әбисенең ярты каравай ипиен чәлеп кайткан да хәзер барып күренергә шүрләп йөри. Телисең икән, Бәдри көтәргә икмәк биреп торачак. Тик бер телемне ике итеп кайтарырга туры килә. Юк инде, андый көнгә калырга язмасын.
Шундый уйлар уйлап, Хәлим китапханәдән кайтып килә иде, артыннан Арсланов куып җитте. Китабын алып карады: «Шәп, бик шәп!» диде.
— Сез бәхетле малайлар, — диде Арсланов, китапны кире биргәннән соң. — Яңа тормыш сезне кочагын җәеп каршы ала. Синең яшьтә әле урыс китаплары минем төшемә дә кермидер иде.
Бәхетле? Анасы аңа гел: «Бәхет өләшкәндә, йоклап калган, бәхетсез малай син», ди торган иде. Атасы да бәхетне кызыл кар яугач кына вәгъдә итә иде. Ә бу тотты да: «Бәхетле малай»,—диде. Хәлим үзен әлләни бәхетлегә санамый. Мәктәпкә -барганда, көн саен аяклары туңа, тамагы гел ач, парта эчләреннән каты-коты җыеп ашый. Шул да булды ди бәхет... Дөресен генә әйткәндә, Хәлимнең бәхет хакында рәтләп уйлап караганы да юк. Нәрсә икән соң ул бәхет дигәннәре? Атасы аңа: «Мин сине бәхетле итәм, писерлеккә укытам», — дип әйтә иде. Писер ни ул... Менә Хәлим үзләренең хисап укытучылары Вәли абзый кебек булырга бик теләр иде. Кара тактага акбур белән шак-шок язып, малайларга хисап аңлату бик рәхәттер. Идел буенда куна-төнә йөргәндә, ул пароход капитаннарына соклана иде. Менә алар, ичмаса, бәхетле кешеләр! Башларына аппак фуражка киеп, мостикта югарыда кукыраеп басып торалар, бөтен кешенең күзе аларда. Яисә менә, Арсланов абый кебек, ялт иткән күн итек, колаклы чалбар киеп, Колчакны дөмбәсләп йөрсәң! Атка сикереп менеп, кылычыңны кыныннан суырып чыгарасың да иех! Җилдәй очасың! Артыңнан тупыр-тупыр дусларың чабышып килә. Дошман арасына атылып барып керәсең дә тотынасың дошманны кылыч белән, кылыч белән! Менә кайда ул бәхет! Ә монда нәрсә?
Арсланов балалар белән саубуллашырга килгән икән, Колчак фронтына сугышка китә икән. Сугыш дигәч, малайларның колаклары торды. Качып фронтка китү белән саташып йөрүче кайнар башлар монда берәү генә түгел иде. Арсланов үзен сарып алган шушы ак чырайлы, ач корсаклы, ач булсалар да романтик күңелле чуар төркемне көчле куллары белән барысын берьюлы кочаклап алды да, кайсын егып, кайсына юри йодырыгы белән төрткәләп, шаярырга 'Тотынды.
— Арсланов абый,—диде әүмәкләшүдән мышкылдап чыккан Әкәм, — син бит 'безгә Арслановның итекләре дагалы дип яздырган идең, итекләреңдә дага юк ич?
— Аның каравы минем атымның тояклары дагалы, — диде көлеп Арсланов. — Мин фронтта Колчакны түбәләгәндә, сез монда махы бирмәгез! Яхшы укыгыз. Хат язарсызмы4 миңа?
Бөтен бүлмә белән:
— Язарбыз!—дип кычкырдылар. Тәрәзә каршындагы ботакка кунган чыпчык куркуыннан очып китте.
Арсланов та язып торырга вәгъдә итте.
— Сау булыгыз!
Инде чыгып китәм дигәндә, күңеленә ниндидер уй килде бугай, артына борылды.
36
— Биш кеше әйдә минем белән!
Кая әйдә? Сорап торучы булмады, бишәү урынына унау аның артыннан йөгерде. Ул аларны каберлек артына, иске җил тегермәне янына алып барып, револьвердан берәр патрон аттырып карады.
Хәлим белән Бәдри бармадылар. Атарга бик теләсәләр, аларның кешегә ялынасы түгел.
— Шулай бит, Балыкчы? — диде Бәдри, Хәлимгә күз кысты.
— Ә мин сиңа ипине бирмим!
— Нәрсә?!
Бәдринең борын тишекләре киерелде.
— Бирмим! Теге вакытта син мич җылысын саттың, бу юлы казна револьверын ипигә алыштырдың. Милиция бирсен сиңа ипи, мин ре-вольверны милициягә илттем.
Хәлим бу сүзләрне бер сулыш алуда әйтеп, җөмләнең ахырын пулеметтан аткандай шатырдатты.
Милициягә бирү кайда! Кат-кат кәгазьгә төреп, утын сараена яшереп куйды.
— Кара аны, егет! — диде Бәдри, йодрыгы-н йомарлап, — төнлә белән кара мунча чабынасың килдемени? Чабындырырбыз!
19
Козлов бүген Ревкомда дежурный. Сакал-мыегын әйбәтләп кырган, аксыл бөдрәләрен кабартып тараган, билен сары каеш белән кысып буган. Почтадагы Надя исемле кыз белән танышып алганнан бирле, уЛ' бик көяз йөри башлады.
Эчтәге бүлмәдә Ревком утырышы бара. Федюшкинны кыздыралар. Ишек ябык булса да, сөйләгән сүзләр барысы да Козловка ишетелеп тора. Якупның карлыккан ачулы тавышы яңгырый:
— Ревкомга жалобалар ява: син кулаклардан конфисковать иткән атларны авылдагы дус-ишләреңә бүләк итәсең икән, ә алар сиңа ит- май төяп җибәрәләр икән. Дөресме шул?
— Дөрес.
— Дөрес?! Фронт ач, эшчеләр ач, хәтта балалар ач яши, шундый вакытта ничек син иттә, майда йөзә аласың, ничек тамагыңнан үтә? Кызылармеецлар чабата белән фронтка киткәндә, ничек аяк астыңа арслан тиреләре җәя аласың?
Федюшкинның чәчрәп җавап биргәне ишетелә.
Әйе, авылга барса, ул кулакларның җелекләрен суыра. Ленин аларны хәшәрәтләр урынына сытарга кушкан. Матрос Федька аларның малларын рәхимсез кулы белән суырып ала да ярлыларга өләшә. Инде үз тамагы өчен аны-моны апкайта икән, аңардан гына мировой революциянең бер кырые да кылтаймас!
«Ник Чека подвалыннан тегеләрне урладың?» — дип сорыйлар. Җавап урынына ул судны мәми авызлыкта гаепләргә тотына. Революциянең дошманнары белән песием-песием кыланган өчен, судның үзен подвалга дөмектерергә кирәк, ди.
Электростанция начальнигы Копылов тегермән ташы кебек авыр сүзләр ыргыта. Адым саен революция сүзе белән авыз чайкап та, асылда революциянең нигезен җимереп йөрисең, дип гаепли. Син анархист, син башсыз! ди.
Аннары тагын Якуп тотына:
— Син Ленинның «рәхимсез сытарга» дигән сүзен генә отып калгансың, аның бит әле «оста политик була белегез» дигән сүзләре дә бар, — ди Якуп. — Ат та үтер, ат та үтер, партиянең авылдагы политикасы, синеңчә, шул буламы? Атардаен син бит инде шунда ук атып кайттың, суд та берсен атарга ясады.
37
— Ә мулла? Ә башка .контрлар? — дип кадала Федюшкин.—Атаман буржуйны подвалдан чыгардыгыз, контрдан такта заводы салдырасыз! Буржуй безгә завод сала! Көлке!
— Ансын корып бетерүгә кирпеч заводы салдырабыз әле аңардан. Буржуйны революция арбасына җигәбез! — дигән җавапны ала Федюшкин.
— Мулланы нинди арбага җикмәкче идегез? Сез бит мине мулла өчен ашыйсыз!
— Мулланың артында авыл тора, ак сакаллы картлар җыелышып килеп, .муллабызны чыгарыгыз, аның урынына менә безне утыртыгыз, дип ике-өч тәүлек шушыннан чыкмыйча яттылар. Ату ансат, ләкин Колчак ындыр артында торганда, крестьян белән араны бозу ахмаклык!
— Син татар, син мулланы кызгандың, татар контрын аядың!—дип кычкырды Федюшкин: — Эш әнә шунда, ә крестьян белән ара бозылуда түгел.
Куллары белән тезләренә таянып, алга сөрлегеп утырган Шәрифҗан, бу сүзләрне ишеткәч, кинәт сикереп торды.
— Феодр, Феодр,— диде ул шелтәле тавыш белән.— Син нәрсә сөйләп ташладың? Что син? Аңлыйсыңмы син үзеңнең ни әйткәнеңне?
Ләкин Федюшкин үзенең элекке дустын да аяп тормады.
— Син дә татар, Мухамет токымы! Алла-бисмилла!
Ул үзен төрле яктан этләр чорнап алган бүре кебек сизә, әле берсен, әле икенчесен тешләп ала иде.
Козлов бәхәсне тыңлап бетерә алмады, военком Павлов килеп керде. Ул революция вакытында кызыллар ягына чыккан патша офицеры иде. Гаскәрдә озак хезмәт иткән барлык кешеләр кебек, ул бик төз гәүдәле, ләкин таяк шикелле кипкән һәм ябык. Аның сары колак яфраклары да, матур юка борыны да кипкәндер, шыгырдабрак чыга торган тавышы да кипкәндер, шуңа күрә шыгырдыйдыр кебек иде.
Павловның бердәнбер җанлы нәрсәсе матур күк күзләре булганга. Козлов аның күзләренә карады. Павловның күзе җылы һәм тыныч иде. Ул ябык ишеккә таба ымлады. Ягъни керергә буламы?
Дежурный, утырыш барган бүлмәгә башын тыгып:
— Военком Павлов, — дип хәбәр итте.
Бусаганы атлагач, Павлов аптырабрак калды. Гадәттә утырышларны тыныч, сабыр алып -бара белә торган Якуп Саттарич торып баскан, чыраена, күз карашларына рәхимсезлек чыккан; Шәрифҗан Заһирович. сугышырга җыенгандай, йодрыкларын йомарлап, бер почмакта басып тора; Копыловның чырае зәңгәрләнгән, сикереп басарга әзер кеше кыяфәтендә, түрдәге креслода утыра. Бүтәннәрнең дә төс-башлары иләс-миләс. Продкомиссар Федюшкин үпкәләгән балалар кыяфәтендә урта бер җиргә баскан. Аның бөтен торышы: «Революция каршында тамчы да гаебем юк, белмим, ни өчен минеболай хурлыйлардыр», — ди кебек иде.
Военком йомышын тизрәк ревком председателенә әйтәсе килде. Якуп, утырып тор дип, аңа урын күрсәткәч, ул бер дә теләмичә генә утырды да таяктай аякларын урындык астына тыкты.
Шәрифҗан, үзенең почмагыннан чыгып, сүз сорады. Ул Федюшкин- ны судка бирүгә «мин категорически каршы», — диде.
— Колчак безнең баш очыбызга кылыч күтәргән бер вакытта, Федюшкин кебек, революциягә җаны-тәне белән бирелгән кешене төрмәгә тыгып кую... Мин моны ничек дип тә атый алмыйм! Үзенең дустын яклый дип әйтерләр, — диде ул, Якуп ягына кырыс караш ташлап.— Әйе, яклыйм! Мин аны, үз кулым белән аяк-кулын бәйләп, Чека подвалына китереп ташлады-м. Аның соңгы батырлыкларын мин категорически осуждаю! Шулай да мин судка бирүгә каршы. Аны төрмәгә түгел, ә фронтка җибәрергә кирәк, Колчакка каршы.. Коммунист өчен бу.
38
конешно, җәза түгел. Без Колчак фронтына иң яхшы кешеләребезне җибәрәбез. Китсен ул да, гаебен каны белән төзәтсен!
Павлов, бәхәснең очы-кырые күренмәгәнне сизеп, председательгә язу язып бирде. Якуп укыды да, ярый дип, баш какты.
— Иптәшләр, куеп торыйк, — диде ул. — Сүз военкомга. Утыр, Федюшкин.
Павловның төз гәүдәсе урындыктан калыкты. Барысы да аның ягына борылдылар. Военком бик кыска сөйләде. Колчакка каршы китә торган 1890—95 елгыларны әйбәтләп озатып калырга кирәк икән. Сабан чәчәр алдыннан йортны ташлап китү берсенә дә ансат түгел. Җирләребез чәчелми калыр дип куркалар. Ревком агайлары белән сөйләшәсебез килә, әйтеп калдырасы йомышларыбыз бар, диләр икән. Павлов Ревком җитәкчеләрен чакыра килгән.
Бу хәбәрдән соң, Федюшкин мәсьәләсе арткы планга күчте. Якуп утырган урындыгын артка этеп, өстәл артыннан күтәрелде.
— Дежурный!
Козлов кергәч, Якуп Федюшкинны алып чыгып ябарга кушты һәм чөйдәге бүрегенә сузылды.
— Киттек, иптәшләр.
Шәрифҗан, кашларын җыерып, Якуп каршына бастьь
— Ник яңадан ябабыз? — диде ул. — Япмагач та качмый бит инде ул.
— Син казармага бармыйсың! — дип кисте Якуп. — Окоп казый торган җирләрне йөреп кайт, кызула, тизрәк кыймылдасыннар.
Конвоирлар кереп, Федюшкинны алып чыктылар. Ул, аларның икесен ике якка төртеп җибәреп, алдан атлап китте.
Казармалар шәһәр читендә иде. Язгы кояш җылысында урыиы- урыны белән кибә башлаган такта тротуар өсләп китеп бардылар. Коймаларга ябыштырылган зур-зур кәгазьләр: «Раздавим сибирскую гадину» дип кычкыралар. Якупның күзләре шул кәгазьләргә төште. «Гадина» инде Чистайга якынлашып килә иде. Рәхәтләнеп сука сукалыйбыз, сабан чәчәбез дип торганда гына Колчак... Крестьянга, сукасын карт-корыга, бала-чагага ташлап, яңадан винтовка алырга туры килә.
Алда тәбәнәк казармалар күренде.
...Шәрифҗан, атка атланып, окоплар казыла, чәнечкеле тимер чыбыклар тартыла торган урынга китте.
Җыелган суларда кояш ялтырый. Агач башларында кара каргалар былтыргы ояларын оипләп азапланалар. Шәрифҗанның атны кызулыйсы килми. Дагалары белән бозга чалт-чолт басып, ара-тирә башын чай- каштыргалап, бия салмак кына атлый. «Гел тукып килмәдемме мин сиңа. Федя, хәерлегә алып бармый синең бу анархистлыгың, дип әйтмәдемме? Ә син колак салырга теләмәдең». Ат адымы уңаена әкрен генә чайкалып, Шәрифҗан шулай дип уйлап бара. Аннары ул курстан кайтып киткәннән бирле хәбәре булмаган Мәгъсүмә турында, Камага җиткән Колчак турында, фронтка китүче крестьян егетләре турында уйлый. Федя аркасында Якуп белән аның арасы салкыная башлады. Казармага алып бармас өчен, аны менә монда җибәрде. Өскә дошман явы килгәндә, тылда яту оят дип, Шәрифҗан Ревкомнан фронтка җибәрүне сораган иде. Якуп аны бик каты әрләп ташлады. «Әллә Федюшкиннан анархизм чире йоктырдыңмы? Партия нинди эшкә куйган, шунда эшли бир!» — диде. Якупның әле бервакытта да аның белән болай кискен сөйләшкәне юк иде.
Шәһәрдә гөрләвекләр йөгерсә дә, кырда әле аппак кар икән. Тик ат юлы гына шушы ак кыр уртасында сап-сары булып сузылып ята да калкурак урыннарда кар астыннан чыккан җир генә ак~ өстендә кара ямау булып күренеп тора. Юлда әле ат аягы да батмый. Ләкин кояш
39
көн саен болай кыздырса, бу карлар озакка бармас. Юл да өзелер. Колчак та, берәр җирдә батып, һөҗүмнән туктар. Вятка, Кама елгалары ачылып, дошманның юлына аркылы ятса, ул арада безнең гаскәрләр егәр җыеп өлгерсә, Колчак әллә кая сикерә алмас. Аның корал, гаскәр ташыр юллары бик озынайды, артында гел болганып тора торган крестьян диңгезе җәелеп ята. Себердән алып чыккан полклары сутыша- сугыша инде шактый өтелгәндер, яңалары инде аның Кама арты крестьяннарыннан әштер-өштер генә җыелгандыр, һөҗүм итеп алга барганда әле ул бер хәл. Туктап, бер урында таптана башласа, ^өстәвенә хәл алып өлгергән кызыл гаскәр каты-каты кундыргалый да башласа, Колчагыңа бата-чума кире кайтып китәргә туры килмәгәе...
Шәрифҗан, атыннан төшеп, юл буендагы карны чыбыркы сабы белән казып карады. Чокыр бик тиз су белән тулды. Болай булса, озакламас... Ә бит әле авыллар казна биргән чәчүлекне ташып бетерә алганнары юк. Бигрәк тә атсызларның хәле мөшкел.
Шәрифҗан өзәңгегә баскач, ияр шыгырдап -куйды. Ат, камчы күтәргәнне көтмичә, кызу-кызу китте. Бу төштә юл Идел ярына таба каера иде. Боз өстенә чыккан су анда-санда ялтырап күренә башлады.
Шәрифҗанның күңелендә бүген әллә нинди таш утыра. Якуп белән бозылышкангамы, әллә Федя подвалда утырып калгангамы, я булмаса дошман якынаеп килгәнгә күрәме, эче поша. Ниндидер бер көтелмәгән күңелсез вакыйга булыр кебек.
Юл ике тармакка аерылып, берсе туры китте, икенчесе урман ягына борылды. Шәрифҗан атның тезгенен уңга тартты. Бераздан ул инде урман эчләп бара башлады. Шәрә агач очларында язгы җил шыелдый, көздән калган коры яфраклар очып-очып төшә. Саесканнар, Шәрифҗан- ны күреп алдылар да, чыр.к-нырк килеп, бөтен урманга хәбәр салдылар: килә, сак булыгыз! Алар, шулай хәбәр бирә-бирә, урман кырыена кадәр аны озата бардылар.
Юл урманнан йөгереп чыкты да Идел яры буйлап сулга китте. Ерак та түгел, окоплар эченнән көрәк белән туфрак атучылар, төркем-төркем сөйләшеп торучылар, яңа утыртылган баганалар арасына чәнечкеле ти-мерчыбык тартучыла.р күренде. Пычкы зыңгылдавы, агачларның шаулап авулары ишетелде
Эшләмичә сөйләшеп торучылар, Чека килгәнне шәйләп алгач, көрәкләрен тотып, окоп эчләренә сикерделәр. Ирләренә ашарга-эчәргә күтәреп килгән буржуйкалар, ат өстендәге Шәрифҗанны күргәч, өркегән сарыклар кебек, бер якка сөрлектеләр дә: «Кара, бу Чека дигәннәре дә кеше төсле икән, үзе тагы матур да», дигән шикелле, бер үк вакыт гаҗәпләнеп тә, кызыксынып та карап тора башладылар. Шәрифҗан атын туп-туры алар өстенә борды.
— Мадамнар, мамзельләр, юл бир!
Тегеләр, төенчекләре белән кизәнә-кизәнә, арткарак чигенделәр.
Шәрифҗан, ияреннән ’сикереп төшеп, Идел -ярының кырыена ук килде, тау астына карады: су, калын боз кабыгына сыеша алмыйча, ургылып өскә чыга башлаган иде инде. «Туплар да куеп җибәрсәк, дошман пароходларын тау башыннан чүкеп кенә торырбыз!» дип уйлады ул.
Көрәкләрдән атылган окоп балчыгы Чека председателенең итек баш-ларына килеп-килеп төшә иде.
Казу эше белән җитәкчелек итүче Терентьевны табып, Шәрифҗан артиллерия позициясе хакында боерыклар бирде. Ашыктыр! диде. Аннары биясенә атланды да шәһәргә кайтып китте. Күңелендәге таш бераз кечерәйде кебек, ләкин һаман тырнап тора әле.
Юлда ул баягы буржуй хатыннарын куып узды. Атын кинәт кушаяк- латып, тояк астыннан пычрак карлар аттыра-аттыра, чабып китте. Шәһәргә җитәрәк каршысына чана җиккән юлаучылар очрады. Атлар, лвыр юлда бөкерәеп тарта-тарта, бик акрын кыймылдыйлар иде.
40
Шәрифҗан, аларга юл биреп, биясе белән карга кереп батты.
— Кай яклар?
— Болгаерлар.
— Симәнәме?
— Симәнә бирде хөкүмәт, алланың рәхмәте төшкересе... — диде бер тәвәккәл бүрекле агай.
Унбиш чана үтеп беткәнче, Шәр.ифҗан юл кы.рыенда батып торырга мәҗбүр булды. «Симәнәле булгач куанганнар, — дип уйлады, — сөйлә- шүләре үк бүтән...».
Җил тегермәнен узганнан соң, кечкенә чанага җигелгән авыл хатыннары очрады. Болар да чәчүлек алып кайтып баралар иде. Авызларын куллары белән каплап, Шәрифҗанны уздырып җибәрделәр.
Шәһәр урамына килеп керде. Тагы Федя исенә төште. Ул бит инде аткан икән, революциягә файда эшлим дип аткан.
Коридордан узган чакта, председатель -бүлмәсендә Якуп тавышын ишетте. «Казармадан кайтканнар икән», дип уйлады. Керергәме? Бүген Якуп белән очрашасы килми иде аның. Ул, Чека бүлмәсенә кереп, шуннан телефон белән генә шалтыратты. Эшнең барышын хәбәр итте.
— Кара әле, — диде Якуп, — нишләп син, стена артында гына торыш телефоннан сөйләшәсең? Кер. Дустыңның язмышын хәл итәсе бар. Федюшкин алдында син үзеңне яхшы, безне начар итеп күр-сәтмәкчс буласың. Без инде аның фокусларына бик озак чыдадык. Артык түзә алмыйбыз. Соңгы вакыйга бер киртәгә дә сыймый. Кер әле давай!
20
Колчак Чистайны алды. Дошман 1якыная. Туплар гөрелдәве Т. шәһәренә дә ишетелгәли. Кешеләр, урамнан барганда туктап, ерактагы шомлы тетрәүгә колак салып торалар да, монда да килеп җитәр микәнни дияргә теләгәндәй, бер-беренә карап алалар.
Идел тавына туплар куелды. Чиркәү белән мәчет манарасына пулеметлар менгезелде. Базар мәйданында иртәдән алып кичкә хәтле кызылармеецлар өйрәнә. Эшчеләргә, коммунистларга винтовкалар өләшенде. Почтаны, банкны, электростанцияне саклау көчәйтелде. Тау астындагы иген складларын Чека отряды пулеметлар белән каравыллый.
Шәһәр корылган пулеметлары, авызын ыржайткан туплары белән Идел өстенә акаеп карап тора. Кешеләрнең кыяфәтләре кырыс, болай да ябык йөзләре тагы да суырыла төште. Кәрниздәге күгәрченнәр дә моңсу гөрли. Тик чыпчыклар гына язгы кояштан тәмам шашынып киттеләр...
Бер төрле халык кич сәгать сигез җитүгә тәрәзә капкачларын яба. өенә кереп бикләнә, төнлә белән урыныннан бишәр тапкыр торып, большевиклар сыза башламады микән дип өметләнеп тыңлап тора. Аннары, уфылдап, кире урынына ята, чөнки шәһәр тын, бары атлы патрульләрнең генә узганы ишетелеп кала...
Бүтән халык кич белән эш урыннарына җыела. Бергә күңеллерәк. Пулемет сүтәләр, винтовка... Сугыш карталары карыйлар... Барың бергә булганда, җан тыныч...
Ревком белән Чека бүлмәләре төн буе кайнап тора. Якуп, Казанга шалтыратып, фронт хәлләрен белешә. Кешеләр, -стенадагы телефон аппараты каршына -баскан Якупны -сарып алып, аның талчыккан йөзенә текәләләр, чыраендагы үзгәрешләрдән хәлне аңларга тырышалар. Якуп трубканы элүгә, барсы берьюлы: «Я, *сөйлә тизрәк!» дип аңа ташлана.
Якуп беркавым дәшмичә маңгаен уып тора, аның төсләре бик ак.
— Үзгәрешләр юк... — ди ул, үзенә текәлгән түземсез күзләргә карап.
Чистай элеваторындагы ашлыкның байтагын Казанга ташып өлгер
41
гәннәр. Колчакны Иделгә чыгармаска барлык чаралар күрелә икән. Казаннан Чистайга коммунистик батальоннар җибәрелгән. Шушы атна эчендә яңа хәбәрләр көтәртә кирәк.
Якуп әлләни куанычлы нәрсә әйтмәсә дә, барсының да йөзләре ачыла... Шәр.ифҗа-н белән Якуп чикәгә-чикә нидер сөйләшеп алалар. Аннары икесе дә турая.
— Иптәшләр! — ди Якуп. Башлар аның ягына борыла.
Ревкомда дежурный пулеметчыны гына калдыралар да, үзләре Казаннан алынган хәбәрләр белән электростанциягә, ут тегермәненә, ремонт мастерскоена, типографиягә таралалар. Төннең яртысы эшчеләр белән сөйләшеп уза. Ревкомга бик соң кайтып керәләр. Өстәл өсләренә сузылып яталар, идәнгә түшәләләр. Кайберсе утырган килеш кенә гырылдый, кайсылары винтовкаларына таянып черем итәләр. Дежурный- лар, авырайган күз кабакларын йоммаска тырышып, пулемет янында сагаеп утыра.
Иртән барсы да сикерешеп торып, йокы туймаудан исерек шикелле чанкала-чайкала, ишек алдына йөгерешеп чыгалар, шешенеп киткән күзләрен бозлы су белән юалар, аннары һәркайсы үз хез»мәтенә юнәлә...
Колга башларында җем-жем кара сыерчыклар котырып сайрый. Таш стеналардан сары кәгазьләр дошман хакында кычкыралар. Соңгы атнада барлык стена, барлык койма шундый кәгазьләр белән тулды. Кешеләр өелешеп-өелешеп укый. Бер сары кәгазьдә язылган:
Красный воин, ты винтовку заряжай!
Во врага ты метко, ловко бей, стреляй! А патроны выйдут — бейся ты штыком! И покончишь с Колчаком!
Барлык стеналар, коймалар: «Бей, стреляй!» дип кычкыра. Бөтен шәһәр дошманга каршы аяклана.
Бүген Хәлим дә рәтләп йоклый алмады. Туп тавышы ишетелмиме дип, малайлар төн буе тыңлап яттылар. Иртән соң гына уяндылар. Хәлим утынлыкка яшергән браунингын алып кереп, мендәр астына тыкты. Арсланов балалар йортында укытып .киткәннән бирле, бик күп малай фронтка китү белән саташып йөри башлады. Хәлим дә мыштым гына хәзерләнә. Дәресләренә күңеле сүрелде. Ул көн саен чиркәү манарасына Гыйльметдин абыйсы я-нына менеп пулемет өйрәнә. Кич белән китабын ачып куя да күңеле белән әллә кайларда йөри. Алмаслар дип курка ул. Бик яшь бит. Гыйльметдингә дә тел язганы юк әле. Шәриф- җан абыйга тишә калса, тотарлар да җибәрмәсләр. Хәлим үзен я пулеметчы итеп, я кавалерист итеп күз алдына китерә.
Бүген ул мәктәптә ике генә дәрес утырды да чыгып китте. Урамда кояш, җылы! Күл-күл булып җыелып яткан сулардан күзләр чагыла. Хәлим стенадагы: «Бей, стреляй!» ‘каршында бераз юанып торды. Чалбар кесәсендәге браунингын капшап карады. Браунинг кап-кайнар. Берәр малайны да ияртсәң, -күңеллерәк булыр иде. Бәдри белән аралары начар. Икмәкне түләми башлаганнан бирле, эт белән мәче кебек яшиләр.
Бу кадәр кайнар булгач, браунинг үзеннән-үзе атылып китмәс микән соң? Хәлим аны шинеленең эчке кесәсенә күчереп салды. Кыш буе катып йөргәннән соң, ул бүген беренче тапкыр шинель чабуларын җилбәгәйгә ычкындырган. Атлаганда итәкләре очып-очып китә.
Су ера-ера, ул калай фәрештәле чиркәүгә таба йөгерде. Чуен басмаларга гөп-гөп басып менгәндә, бөтен манара эче гүелдәп торды.
Гыйльметдин чүмәлә хәтле чиркәү чаңы янында, пулеметы катында икмәк белән бәрәңге «бүсеп» утыра иде. Бүлтәеп чыккан авызын көчкә кыймылдатып:
42
— Әйдә, авылдаш, түргә уз, — диде, чикмәнле бәрәңге белән бер «сынык икмәк сузды. — Сыйланып кал Гыйльметдин абыең исән чакта.
— Ә син нәрсә, үләргә җыенасыңмыни? — диде Хәлим көлеп.
— Фронтка китеп куюым ихтимал.
— Фронтка?
Хәлимнең колаклары шәңкәйде. «Мине дә иярт, Гыйльметдин -абый!» дип, чак кына әйтеп җибәрмәде Хәлим. Чаң итәкләре астыннан узып, пулемет янына килде. Манара тәрәзәсеннән ала сыер тиресе төсле язгы кырлар бик ачык күренә иде.
— Бүген коммунистлар батальоны Чистай ягына китә, — диде Гыйльметдин,— Шәрифҗан абыйга ни ялындым, җибәрми. — Мин ком-мунист бит хәзер.
«Батальон китә... Шуңа тагылып Хәлим дә китә алмасмы?..»
— Укулар ничегрәк тәгәри? — дип сорады Гыйльметдин авызын сөртә-сөртә.
— Тәгәри әкренләп.
— Давай син докторлыкка укы. Син укымасаң, үзем укыйм,—диде кинәт Гыйльметдин.
— Икебез дә укысак?
— Бер авылга ике доктор була ич... Әнә җыела башладылар!—дип, Гыйльметдин аска, чиркәү мәйданына күрсәтте. Капчыклар аскан, вин-товкалар таккан кешеләр урамны тутырып килделәр дә Ревком кар- шысына туктадылар.
Хәлим, чуен басмаларны дөбердәтеп, тиз генә аска төшеп китте. Кешеләр һаман киләләр. Шинельле, күн киемле яшьләр янында кызлар да күренгәли иде.
Ревкомнан өстәл чыгардылар. Хәлим шунда Якуп абзасын күреп алды. Ябыккан, картайган төсле тоелды ул Хәлимгә. Якуп өстәл өстенә менеп басты да йодрыгын чайкап сөйләргә тотынды.
— ...Колча.к Россияне, азат итәм дип .килә. Кемнән азат итмәкче ул безнең илебезне?—дип, Якуп кулларын алга сузды.— Эшчедәнме? Крестьяннанмы? Эшче белән крестьян — яңа Россиянең хуҗалары! йортны хуҗадан азат иткәнне кайчан .күргәнегез бар?
Аннары ул төп йортыбыз Идел турында, тимер юллар вәйран булып ятканда су юлының илебез өчен бик кирәк булуы турында сөйләде.
— Республикабызның зур кан тамыры — Иделне чабып өзәргә ирек бирмәбез! — дип йодрыгын һавага күтәрде.
Якуп төшкәч, бүтәннәр менеп-менеп сөйләделәр.
— Клянемся защищать до ’последней капли крови нашу кормили- цу-Волгу! — дип бөтен батальон ант итте.
Хәлим тизрәк әйберләрен алып килергә чапты. Аның качканын белгәч, Якуп абзасы ни дияр икән? Больницадан чыккач, үзенә кунакка алып китеп: «Каласыңмы миндә?» дип сораган иде. Бүлмәләре суык, әби бер сүз сөйләшми. Хәлим ике генә көн торды да кире балалар йортына кайтты.
Китә торган батальонга командир, итеп Федюшкин билгеләнгән иде. «Юк, рядовой булып китсен, аңа батальон ышанып булмый», — дип Якуп аяк терәп караса да, бүтәннәр: «Китсен командир булып», — диештеләр. Ике якның бәрелеше урта бер фикерне тудырды: Чистайга хәтле батальонны Федюшкин алып барачак, анда карарлар... Юлга чыгар алдыннан ул Шәрифҗан янына саубуллашырга керде. Авыз кырыен кыйшайтыбрак елмаеп, кискен адымнар белән бүлмәгә килеп керде дә аю тәпиедәй куллары белән Шәрифҗанны дусларча кочып алды.
— Сиңа ачу тотмыйм, — диде ул. — Якуп Саттаричка да әйт, аңа да үпкәм юк. Я, м-ине анда батальон көтә.
Тагын бер мәртәбә Шәрифҗанны күкрәгенә кысты да ишеккә таба борылды. Икесенең дә күзләре дымланган иде.
43
— Тукта, мин сине озата барам.
Шәрифҗан өстенә киенә башлады. Чыгып атларга атландылар да батальон артыннан чаптылар. Юл, тирән кызыл яр эчләп, Идел буена төшә иде. Бик текә 'булганга, атларның аяклары тая башлады. Әкренрәк атлатып, сөйләшә-сөйләшә генә төштеләр.
Пароход борыны шикелле алга чыккан кызыл кыяны узгач, батальон да күренде. Сафлар буталган. Кешеләр, яр эченә сибелеп, кайсы хатыны белән, кайсы сөйгән -кызы, ә яшьрәкләр әниләре4 белән баралар. Егетләр кызларның билләреннән кочаклаганнар. Гармоньчы моңлы көй белән кешеләрнең күңелен талап бара.
— Тукта әле мин аны! — дип, Федюшкин атына камчы орды да, батальонны куып җитеп, гармоиьчыга кычкырды:
— Нәрсә син? Мәет куярга барасыңмы әллә?’Бию көйләрен җибәр!
Кызлар, аңа борылып карап, елмаештылар.
Иделнең уртасында әле чыга алмаслык су күренми, ә кырыйларда күп. Таяк тотып кереп караган кешеләр тездән батып чыктылар. Федюшкин яр буенда кыш кышлаган көймәләрне суга төртеп төшерергә боерды. Көймәләр өсләп, күпердән чыккан кебек, батальон боз өстенә утә башлады. Шушында аерылырга тиешле хатын-кыз, чырыйлап җибәреп, ирләренең, сөйгән егетләренең муеннарына асылынды. Ирләр үз күкрәкләрендә аларга тагын бер тапкыр (бәлки соңгы тапкырдыр!), рәхәтләнеп еларга ирек бирделәр дә, муеннарны .кочкан кайнар кулларны әкрен генә куптарып ташлап, көймәләргә керә башладылар. Яр буена өелгән хатын-кыз елга өстендәге ирләренә яулык изәргә, күз яшьләрен сөртә-сөртә, кул болгарга, кичә төн буе сөйләшеп тә сөйләшеп бетерә алмаган сүзләрне тартынмыйча кеше алдында кычкырыл сөйләшергә тотындылар.
Тау астына озатырга төшмәгән кешеләр югарыдан, тау башыннан, астагыларга бүрек болгыйлар, нидер кычкыралар иде.
Батальон, көймәләр аркылы узып, бозга төшеп беткәнче әллә нихәтле вакыт узды. Шәрифҗан Федяне тагын бер кочаклады да, инде мин ахырга кадәр тормыйм дип, дусты белән бөтенләйгә саубуллашты.
— Исән-сау әйләнеп кайт! — диде ул.
— Колчакның муенын сындыргач та кайтырмын.
Биясенә атланды да Шәрифҗан чаптырып менеп китте. Аның күзенә эләгүдән куркып торган Хәлим иркен сулап җибәрде. Хәзер инде берәү дә туктата алмас. Төенчеген аркасына салып, батальонга иярде.
Көймәләрдән бозга төшкәч, Бәдри белән күкрәккә-күкрәк очраштылар.
— Син нәрсә? — диде Хәлим куркып, артыннан күзәтеп төшкән дип уйлады.
— Ә син нәрсә? — диде Бәдри.
— Мин... мин китәм!
— Мин дә китәм!.. Менә минем нәрсәм бар! — һәм ул исе киткән Хәлимгә «лимонка» дип атала торган граната күрсәтте.
...Шәрифҗан борылып тау астына караганда, батальон Иделнең бу ягыннан теге ягына тикле сузылган иде. Шәрифҗан боз өстендәге кара нокталар арасыннан Федюшкинны эзләде. Ат яныннан баручы бер зур ноктаны чамалап, Федя шушы икән дип юрады.
...Сары электр яктысында дежурный Шәрифҗанга хат тоттырды. Аның йөрәге дөп! итеп куйды. Мәгъсүмәдән! Шәрифҗан үз бүлмәсенә йөгереп кереп, ишекне бикләп алды, конвертны ертты.
«Шәрифҗан абый, бәгырем, минем монда башымны ашарга йөриләр», — дип укырга кереште Шәрифҗан. Хат озын түгел иде. Ул аны керфеген какмыйча укып бетерде. Шәрифҗан белән Мәгъсүмәнең араларында нидер барын сизгәч тә, авылда кызга тынычлык бирми башла-
44
ганнар. «Чикадагы чукынган татарыңның аягына барып егыл, инәл, оии сорагач, ул эшләми калмас, чыгарыйк өтермәдән мулла бабаңны!» дип каныкканнар. Федюшкин аркасында мулла дөньядан кичкәч, аның үлүендә син гаепле, син барып сорамадың, бәддога сиңа шуның өчен дип, теге кызыл төймәле Гыйлаҗи карт кызның күзен дә ачырмый башлаган. Авыл кулаклары, мәктәбеңә ут төртеп, үзеңне янып торган ут эченә ыргытабыз, китеп котыл яхшы чакта, дип куркыталар икән. Бичара Мәгъсүмә: «Инде^ нишләргә дә белмим, зиһенем чуалды, Шәрифҗан абый! Әниләргә кайтып китәр идем, әниләр хәзер Колчак ягында калды, монда торырга куркам», дип язган иде.
Шәрифҗан сикереп торды, бәрелеп-сугылып бүлмә эчендә йөри башлады. Дошман якынайганга котыралар, бәдбәхетләр! Беркемгә бер сүз әйтмичә, бүген төнлә үк чыгып китәргә! Иртә белән Сараланда... Кызга хәзер ярдәм кулы сузмасаң, харап буласын кәттә тор. «Мәктәбеңә ут төртеп, үзеңне утка!..» Кара, ничек сөйләшә башлаганнар... Сабыр итегез, иртә кычкырган күкенең башы нишли дигән?
Атларны юлга хәзерләргә кушып, үзе Гыйльметдинне чакырырга кеше җибәрде. Икәү уңайрак булыр...
Төнлә дә катмаган язгы юлдан ике атлы чаба. Зәңгәр ай кыйпылчы- гы күктән аларга карап бара. Икесенең-дә күләгәләре, үзләрен узып, алдан йөгерә. Барыр юлның әле яртысын да үтмәделәр, ә атлары инде арый башлады. Юлчылар, бер сүз сөйләшмичә, уйларына чумып баралар.
«Кадалып китсеннәр иде шунда муллалары белән, кайтарып җибәрергә кирәк иде, — дип уйлый Шәрифҗан,— ул вакыт мәктәпкә дә тимәсләр иде, мөгаллимәгә дә янамаслар «иде. Федя бит, котырган, атты...»
Шәрифҗанга мәктәпне инде яндырганнардыр, Мәгъсүмәне харап иткәннәрдер, ярдәм соңга калгандыр кебек тоела. Ул арыган атына камчыны китереп ора, би*я, үрсәләнеп куеп, сикерә-сикерә чабарга тотына. Гыйльметдин артта кала.
Юлчыларның уң ягыннан кап-кара булып урман сузылып бара башлады. Ай батты. Төн караңгылана төште, йолдызлар нуры, Киек каз юлы яктысы күктән серле көч булып агыла иде.
«Сөйки чокырына су төшмәгән булса ярар иде», дип пошына Шәрифҗан. һаман атын куалый. Бичара хайваннар икесе дә аппак күбеккә баттылар.
— Гыйльметдин, ник бер сүз дәшмисең?
— Уйланып барам, Шәрифҗан абый.
— Нәрсә уйлыйсың?
Атларны хәл алдыру өчен, әкренли төштеләр. Гыйльметдин үзенеи уйларын сөйләргә кереште. Ул тәмләп, хыялланып сөйли. Менә Колчак- ны кугач, сугышны бетергәч, берәр яры укырга кереп, укымышлы кеше булып китәсе иде. Әнәтүлий мәрхүм белән буржуй йортыннан йөк-йөк китаплар ташыганда, Гыйльметдин дә берничә китап чәлеп кайткан иде Шуларны укып-укып карады, анда бөтенләй икенче дөнья! Авылда чакта, кара мунчага җыелып, дию пәриләре турында әкият сөйләшеп ятканда, шундый кызык китаплар бардыр дип ул башына да китереп карамый иде. Гел генә болай сугышып-талашып торылмас әле: су да бит ташый-ташый да аннары ярларына кайтып төшә. Россия дә янар- янар да, Колчак ише ил корткычлар янып беткәч, бер басылыр. Менә шунда: кемнең укыган кеше буласы килә? дип сорарлар. Сорарлар бит? Гыйльметдин ике адым алга чыгар да: «Минем килә», дияр. Аны укырга җибәрерләр. Нинди җиргә, кем булырга китәр соң ул? Доктор булырга!
— Доктор! — дип, Шәрифҗан гаҗәпләнде.
Сөйки чокырын чабып кына узмакчы булганнар иде, атлар корсактан боламык карга кереп чумды. Шәрифҗанның биясе, ике-өч мәртәбә талпынганнан соң, пошкырып ярга сикереп чыкты. Гыйльметдиннеке
45
азаплана торгач, сыртыннан ук кар эченә китте. Аны чыгарганда үзләре дә суга манчылдылар. Бу килеш юл бару хакында уйларга да ярамый иде. Сөйкидә ярлырак бер өйне сайлап, тәрәзә кысасына йодрык белән суктылар. Бик озак ишек ачучы булмады. Икесенең дә итек эчләре су гына, тизрәк кибенергә кирәк. Тагын-тагын дөбердәткәннән соң, тун бөркәнгән рус карты өй алдына чыкты. «Өебез кечкенә, бала-чага мыжлап тора» дисә дә, кемнәр икәнен белгәч, кертергә булды. Тычкан уты кебек кенә ут та кабыздылар. Балалар мыжлап ук тормаса да байтак иде. Сары чәчле малайлар, күзләрен тырнап, тун астыннан чыга башладылар. Шәрифҗан, бер шакмак шикәрне ваклап, һәркайсына тоттырды. Шуннан соң хуҗаларның йөзләре яктырып китте. Иван дәдәгә юан итеп тәмәке дә төрдергәч, аралары бөтенләй яхшырды. Тиз генә мичкә ягып җибәрделәр. Атларга печән дә табылды.
Кайнар чәй белән эч җылытып, өс-башны киптереп, атларны хәл алдырып, бераз юанганнан соң, тагын чыгып чаптылар.
— Турыдан юл өзелде, күпергә таба суктырыгыз, — дип, хуҗа юл өйрәтеп калды.
Инде яктырып та килә, йолдызлар әле сүнеп бетмәгән. Кояш чыгышы гәрәбә төсле сары, чия төсле ал буяуларга манчылган.
«Мәгъсүмәне туры шәһәргә алып кайтыйм микән, әллә авылда үзе- безнекеләрдә калдырып торыйм микән?» — дип уйлап бара Шәрифҗан. Кызның ризалыгында ул һичбер шик тотмый иде.
Алда тирән чокырга аркылы яткан күпер күренде, кар суының ярсып үкерүе ишетелә башлады. «Юк, авылда калдырырга ярамас, — дигән фикергә туктады ул, — Колчак килә-нитә калса, Маликлар аның башын ашарлар. Үзем белән шәһәргә алып кайтып китәрмен».
Күперне чабып уздылар да үргә каршы атлатып кына менеп киттеләр.
Офык артындагы кояш үзе күренмәсә дә, нурлары баш очындагы болытларны кызарткан. Юлчылар, үргә менеп җиткәч, офыктан яртылаш кына чыгып торган утлы шар күрделәр. Әгәр хәзер атларның күзләренә караучы булса, аларның талчыккан күзләрендә дә шушы утлы шарны күрер иде.
Миллиард еллар җирне тамаша кылып йөри-йөри туеп беткән кояш офыктан аерылырга теләмичә торды-торды да, аннары салмак кына талпынып, үзенең мәңгелек юлы белән күккә таба менеп китте. Әнә хәзер җир белән кояшның арасы ат атланган кеше башын имичә узарлык булды инде. Кояш нурына каршы һавага берьюлы әллә нихәтле тургай күтәрелде. Кырлар өсте, сабан тургайларының челтерәп торган салкын моңнары белән тулды. Иртәнге шушы гүзәл сәгатьтә, Шәрифҗанның Чистай катыннан янап торган Колчак хакында уйлыйсы килми иде. Каралып беткән күңеле нечкәрде, йөрәге ачылган яра кебек сулкылдый башлады. Ул «кемнедер» юксына, «кемгәдер» омтыла... Бу ’билгесез «кемне» Шәрифҗан бик яхшы белә: бу аның Мәгъсүмәсе, керфекләрен төшереп, оялып, киез итек башы белән ак карга сыза-сыза: «Белмим шул, Шәрифҗан абый, әтиләр белән киңәшмичә, мин вәгъдә бирә алмыйм» дип, тартына-тартына гына сөйләшеп торган Мәгъсүмәсе...
Кояш хәйран җылыта. Юл бик йомшады. Атларның аяклары батканга, чаптырып бара алмыйлар.
Инде авылга да ерак калмады. Шәрифҗан барып керер дә: «Мәгъсүмә, мин сине алып китәргә килдем! Сиңа монда калырга ярамый!» — дияр.
Ташып торган шатлыгын кая куярга белмәгән Шәрифҗан кинәт борылды да:
— Гыйльметдин! — диде. — Синең берәр җан көйдергечең бармы соң?
46
Гыйльметдиннең авызы ерылып китте. Иех! Бүрегең өстендә тургайлар гөрләгәндә, аркаңны кояш пешереп барганда, күңел үз алдына әллә нишләп моңланып торганда, җан көйдергечең бармы дип сорыйлар тагы!
— Булмыйча... Авылда аерылып калды.
— Ә хат язышасызмы?
— Ул яза белми ич.
Шәрифҗан бүтән сорашмады. Гыйльметдингә дә сүзне шушында өзәргә була иде, әмма күңел дигәнең сөйлисе килеп кымырҗып тора бит! Банатның үзе белән, авызны авызга куеп, рәхәтләнеп серләшеп булмый икән, һич югында Банат турында бүтән кеше белән генә сөйләшсәң дә рәхәт. Шәһәргә килгәләп йөрүче авылдашлары Гыйльметдингә җиткерәләр, кыз бик сагына икән. Кич утырганда бер генә егетне дә үзенә якын җибәрми икән. Сүс өмәсендә тана колак Хөснулла Хәбире бик сагызлана башлагач, Банат тегеңә кнлсап белән кундырган. Кайтышлый авылга кагылып булса, Гыйльметдин ул тана колакны икенче кул сузмаслык итәр иде итүен... Егет авылга кагылып үтү турында сүз кузгаткач, Шәрифҗан:
— Вакытыбыз бик тар, — диде. — Колчак!
Чанасына тирес төягән бер агай, боларның каршысына очрап, кырын күз белән генә карап узды. Инде авыл яп-якын. Вилдән су эченә кереп баскан өянкеләрнең ботакларында кара каргалар тирбәлеп утыра.
Басу капкасыннан керү белән этләр өрергә тотынды. Гөрләвек суларын буып уйнап йөрүче малайлар, ят кешеләр күргәч, авызларын ачып карап тора башладылар.
Шәрифҗан бала-чага турысында атның тезгенен тартты.
— Сез укымыйсызмыни, уйнап йөрисез?
— Мәптек янды ич, — диде бүреге күзләренә төшкән 'бер малай.
— Янды?!
Шәрифҗан белән Гыйльметдин карашып куйдылар. Каз пәпәсе төсле булып кызарган кулына «су тегермәне» тоткан кылый күзле зур малай алга чыкты.
— Мөгаллимә апа да янды, — диде ул, бармакларын сулышы белән җылыта-җылыта.
— Китсәнә, кылый пәри, — дип чәчрәп тотынды чабатасына агач кү-тәртмә таккан икенче зур малай. — Бик беләсең килсә, мөгаллимә апз чыгып йөгерде. Ут капкач чыкты да йөгерде.
Кылый малай үз сүзен аста калдырырга теләмәде:
— Йөгерерсең бар, ут чолгап алгач.
— йөгерде шул! Әти күргән.
— Ә минем шәкерт абый кычкыра-кычкыра янганын үз күзе беләк карап торган.
— Торган!
— Торган шул!
Малайлар, якалашырга җитеп, җиңешә башлагач, Шәрифҗан атның корсагына үкчәсе белән типте дә чабып китте. Элек мәктәп булган җиргә чабышып килеп туктадылар. Кап-кара күмер генә өелеп тора иде. ,
Шәрифҗанның төсләре үзгәрде. Ә Мәгъсүмә? Ул исән булырга тиеш! Исән булырга! Биянең башын каерып, кырт кына борды да ;авыл советына чапты. Гыйльметдин аның артыннан китте. Советта кеше юк иде. Председательнең өенә барырга булдылар.
Калай түбәле зур йортның урыс капкасы алдына килеп туктагач, Шә-рифҗан атыннан төште.
— Сабыр ит, мин хәзер.
Курт-курт атлап, ишек алдына кереп китте. Урамда калган Гыйльметдин ияр астына кулын тыгып карады, атның чуалган ялларын төбәтте. «Председатель үзе дә йорты кебек булса,—дип, тәрәзә капкачлары зәңгәргә буялган, юан нарат бүрәнәләрдән салынган өйгә сокланып ка-
47-
pan торды. — Безнең Малик козгынныкыннан бер дә ким түгел. Сайла ганнар .икән болар председательне!»
Шәрифҗанның биясе, ашарга сорап, Гыйльметдиннең -кулына сузыла, бияләен тешләп тарта башлады. Атла.р икесе дә ачыкканнар иде.
Гыйльметдин авыл өстеннән очып баручы кыр казлары тезмәсенә каерылып карап торганда, өй эчендә нәрсәдер гөрс-гөрс итте. Гыйльметдин .капкага ыргылды һәм өйалды баскычында күзләре акайган Шә- рифҗанга килеп бәрелде. Теге, калтыранган куллары белән револьверын кабурасына тыга-тыга, «баскычтан атылып төшеп килә иде. Аягын өзәнгегә туры китерә алмый азапланган Шәрифҗанга Гыйльметдин йөгереп килеп ияргә менәргә булышты.
Пычраклар аттыра-аттыра чабышып киттеләр. Бик озак сөйләшми чаптылар. Гыйльметдиннең: «Әллә контрны атып ектыңмы?» дип сорыйсы килеп барды. Әмма сорау түгел, тамак кырырга да шикләнеп. Шәрифҗанның биясе койрыгына тагылып чапты ул.
Инеш башында кер чайкаучы хатын-кызлар боларның чабышып йөрүләренә аптырап карап калдылар. Тәрәзә налишниклары сырлап- сырлап ясаган, кыекларына калай әтәчләр бастырган бер әйбәт өй каршында Шәрифҗаи тагын атыннан төште. Гыйльметдин бу юлы да капка төбендә калып торды. Мәгъсүмә шушы йортта торган булган икән. Шә- рифҗан, йөгереп чыгып, биясенә бер сүзсез сикереп атланды да тагын урам буйлап чапты. Гыйльметдингә аның артыннан иярергә генә калды.
Алар янә бер өй каршында туктадылар. Мәгъсүмә моннан да табылмады. Шәрифҗанның борын канатлары җилпенә башлады, чыраена кара коелды, йорттан йортка яшен ташыдай атылып йөрде ул. Гыйльметдин, тагылган кебек, аның артыннан чаба иде. Берәү дә мөгаллимәнең кайда икәнен өзеп әйтә алмады. Тик бер нәрсә билгеле булды — ул исән! Ләкин шушы авылда качып ятамы, әллә күрше авылларның берсенә киткәнме. Шәрифҗаи һич белә алмады.
Авылдан чыгып, әллә «никадәр җир киткәч .кенә Шәрифҗаи лып туктады, иләс-миләс күзләре белән тирә-юньгә каранды.
— Кая алып барасың син мине? — дип, ул ачу белән Гыйльметдингә борылды.
— Ничек инде мин алып барам? — диде Гыйльметдин куркып,—син алдан чабасың ич!
Алар, кире шәһәргә кайтасы урында, Таулар юлына борылганнар иде. Шәрифҗанның күзләрендә яшеннәр уйнап алды, әмма озакламый яшеннәр сүнде.
— Беләм мин сине! — дигән булды, йодрык янап, — Банат тарта сине. Әйдә, син дигәнчә булсын...
Бер көнгә үзләренең туган-үскән авылларына кереп чыгарга булдылар.
— Шәрифҗаи абый, оин теге контрны шапылдатмагансың ич?
— Што син! Кулымны шул эт канына буйыйммы соң! Куркыттым гына... — Бераз баргач өстәп куйдьп:—Теге вакытта ул бәдбәхет безнең азык отрядын бетертте, хәзер күрәләтә мәктәпне яндыртты, җитешә^м әле мин ана!
Ала-кола тау башлары, малай чактан таныш җил тегермәннәре күренде. Беравыктан инде Гыйльметдиннең күзләре тау астындагы салам бүрекле өйләр арасыннан Банатлар өен эзләп тапты. Бакча як тәрәзә бик истәлекле иде: Банат шул тәрәзәне кичләрен бикләми торган иде.
Әнә үз өйләре дә... Тыкрык авызында бөкерәеп кенә басып тора. Тор; мыйча кая китсен инде ул?
Шул кичне үк Гыйльметдин үзенең «алма бите» белән аулакта очрашты.
Иртүк китмәкчеләр иде, китә алмадылар. Ыргылма суы котырган, ат атланып та үтәрлек түгел.
48
Шәрифжанга мунча яктылар. Култык астына каен себеркесе кыстырып, ул бакча ягына китеп барды. Колакларны өтеп алырлык эссе мунчага килеп кергәч, Шәрифжан бер чиләк кайнар суны кызган ташлар өстенә китереп орды. Чажлап атылган пар болыты түшәмне күтәреп ыргыта язды. Җәһәннәмдәй эссе ләүкәдә хуш исле кайнар себерке белән ул күптән мунчага зарыккан тәнен рәхәтләнеп «каезларга» тотынды. Әх! әх! дип кычкырып жибәргәләп, арка сөякләрен, күкрәк такталарын, аякларын бер унбиш минутлап «тунаганнан» соң, ләүкәдән сикереп төште дә, бераз сулыш алырга дип, идәнгә чүгәләде. Шул вакыт тәрәзә турысыннан ниндидер шәүлә узганын шәйләп калды. Сеңелесе Гайшә күлмәк-ыштан китерде булса кирәк.
Шәрифжан, мунчаласын сабынлап, беләкләрен ышкырга тотынды. Мунча алдында каты-каты баскан аяк тавышлары ишетелеп китте, һәм ят ирләр авазы:
— Әй, Чика перчидәтле, иманың булса, тизрәк иманыңны укы, бер башыңны хәзер ике итәбез! — диде.
— Кем анда юләр сатып йөри?—дип сорады Шәрифжан, юынуын дәвам итеп. г
Тыштан жавап ишетелмәде, ләкин бераздан тагын:
— Чык! Мунчаңа ут төртәбез! — дигән янау ишетелде.
«Кем булыр бу?» Шәрифжан тиз генә битендәге күбекне сыпырып төшерде дә ишеккә килде. Беркавым дәшми генә тыңлап торды. Мунча алдында кемдер бар иде. Шәрифжан ишекнең элгечен элде дә тагын мунчаласына ябышты. Үзе юына, үзе сагаеп тыңлый. Шаяралармы, әллә чынлап йөриләрме? Көпә-иөндез кемнең «батырлыгы житсен?
Тыштан янә кычкырдылар:
— Шәрифжан, ник тавышың чыкмый, әллә мунча пәриләре буып үтерделәрме үзеңне?
Бу юлы Шәрифжан танып алды: ерак күршесе Берьярым Миңнулла карт башы белән уйнап йөри икән.
Шәрифжан, ишекне ачып, башын тыкты:
— Исәнме, Миңнулла абзый! Кер, үзеңне кайнар ташка утыртыйм әле кеше куркытып йөргән өчен!
— Юк, мин монда да бик әйбәт утырам. Синдә йомышым бар.
Шәрифжан коенып мунча алдына чыкКач, кәжә битле, чөй сакаллы Миңнулла үзенең тырмавычтай кулларын сузып күреште дә:
— Үпкәләмә, Шәрифжан энем, — диде. — Китап әйткән бит: алты яшьлек юлдан кайтса, алтмыш яшьлек хәл сораша килер, дигән. Сагынып килдем үзеңне.
Киенгән арада Шәрифжан авыл хәлләрен сорашты:
— Ничек соң? — диде, — Маликлар белән дус яшисезме?
— Дус! Эт белән мәче кебек. Ул үзенә этлекне алды. Ул өрә, мин мияулыйм. Сырхаулап тора әле бу араларда Малик абзагыз. Башы бер дә бульнистән кайтмый.
— Нинди корт тешләгән соң үзен?
— Хәсрәттән авыруга сабышты. Булыста безнең авылның теге кем эшли әле? Аты коргыры, тел очымда тора, әйтә алмыйм. Зәкәрьяның олы улы, ничек әле шуның аты?
— Яхъямы?
— Шул. Өстенә үк бастың, ал аягың. Бөркөнне шушы Яхъя сөйләде, име? Малик, бульнискә барып, оныттыру даруы сорап йөри икән.
— Нинди дару?!
— Саңгырауга ике азан! Оныттыру даруы... Име?
Шәрифжан, берни аңламыйча, Миңнуллага карап куйды. Теге, тыңлаучыны зарыктыру нияте белән, сакалын чеметкәләп, сукыр күзен йомгалап шактый гына дәшми торды да, Шәрифжанның көтеп торуын күргәч, ашыкмый гына аңлатырга кереште. Малик бит, янәсе, соң
49
гы елларда шактый малыннан колак какты. Мин рәхәт күрерлек булмагач, кеше дә минем атларымнан рәхәт күрмәсен әле дип, нәселле айгырын, нәселле биясен балта белән үзе ча1бып үтерде. Югалган малларын оныта алмыйча саргая икән, мәлгои! Духторларга барып, оныттыру дарулары сорап ^алҗыта икән, һич кенә дә оныта алмыйм, күзем йомсам, атларым (күз алдыма килә, үлӘхМ инде, дару эчереп оныттырыгыз, юкса үземә-үзем кул салам дип :куркыта, имеш...
Ш ә рп I ф җа н көл ә - көл ә ты ң л а д ы.
— Табып биргәннәрме соң эзләгән даруын?
—- Шайтан белсен, — диде Миңнулла, — андый дару бармы икән ул дөньяда? Булса да зур буржуйлар эчеп бетергәннәрдер, безнең Маликка калмагандыр... Сараланның бер бөлгән баенда бар икән, Әмеркәдәи алдырган, имеш, ди, анда да барып йөрде бугай...
Киенеп бетергәч, мунча алдыннан чыктылар. Бакчада кар инде юк, алмагач төпләрендә сулар җыелып тора, сукмакта яшел чирәм шытып чыгып килә иде.
Миңнулла авылдашына сәерсенеп карап-карап торды да:
— Нишләп әле син болай, име, Гафият абзаңның әтәче кебек, кызыл ыштаннар киеп җибәрдең? —дип, Шәрифҗанның кызыл-комач га- лифесенә ишарәләде.— Әллә калада барлык кеше шундыйны кияме? Кара аны, Малик абзаңның үгезенә юлыга күрмә, сөзде үтерде булыр, кызылны күрсә авылның бер башыннан икенче башына хәтле куып бара, читән аркылы сикереп тә котыла алмассың, безнең читәннәр аңа нипочом... Беркөнне кем хатыны әле? Гапсаттар хатыны бугай, кызыл күлмәк киеп суга барган җиреннән моны үгез күргән дә үкереп өстенә килә башлаган. Име! Көянтә-чиләген ташлап, илләалла белән генә ка- чып котылган. Үгезнең усаллыгын әйт син: хатынны куып җитә алмаган ачудан тегенең чиләкләрен мөгезенә киеп, кайтып киткән. Гапсаттар абзац әйтә, чиләктән бөтенләй иләк ясаган, ди. Менә шулай, Шәриф- җан энем, бездә чиләкне иләк итә торган үгезләр бар, сезнең кала җи-рендә андыйлар юктыр әле... Так шту кара аны, бу :кыяфәтең белән күзенә чалынасы булма. Ччг.ка дип тормас, мөгезенә эләр дә кайтып китәр...
— Үгезе хуҗасына охшаган икән, — диде Шәрифҗан көлеп, — Малик үзе дә кызылны бер дә яратмый бит, гел аклар ягын каера.
— Ак дигәндә җаны эри инде, әйтерең бармы...
— Әйдә миңа кереп чәйләп алыйк, — диде Шәрифҗан ишек алдына кайтып җиткәч.
— Рәхмәт, энем, кем... Шәрифҗан. Мин әле... кичә генә чәйләгән идем, бүген ухута юграк...
— Миңнулла абзый, мин чынлап чакырам сине.
— Мин дә уйнап әйтмим. Бик рәхмәт. Яңарак кына табын яныннан кубып чыктым. Син бар, чәйлә. Аннары .кем, Шәрифҗан, халык бик сорый синнән/тймерче алачыгы янына төшсен әле, диләр, киңәшәсе киңәшләре бар икән.
Миңнулланы капкадан озатып калганда, Шәрифҗан уйлап алды: «Малик, башын юләргә салган булып, Саралан тирәсендә юкка гына йөрмидер әле ул. Колчакка өмет сузып, берәр канлы эш корыштырырга маташмыйлармы? Контрларның чүпрәләре бик кабарган чак...»
Чәйдән соң, Шәрифҗан тимерче алачыгы катына китте. Мәгъсүмә, Мәгъсүмә, кая югалдың син? Исән дип алдаган гына булсалар? Бәлки, син инде кара күмерләр астында шундый ук кара күмер булып ятасыңдыр?
Теге вакыттагы .кебек, егетнең күңеленә тагын «кайнар таш» кереп .утырган да җанын талап тора иде.
Әле ерактан ук Шәрифҗан өелеп торган халыкны күрде. Кемнеңдер таптатырга дип алып килгән сабан төрәне булса кирәк, кояш нур- чЧары астында җирдә ялтырап ята иде.
4. .с. ә.- х? 9.
50
— Әссәламегаләйкем! — дип, Шәрифҗан озын итеп сәлам бирде.
Барысы да кулларын биреп-биреп күрештеләр.
— Әйтәм, авылга кызыл ыштанлы кешеләр килде дип хатын-кыз лыгырдый да лыгырдый. Син икәнсең ул, исән-сау гына кайттыңмы? — диде Гапсаттар авылдашының кулын кысканда. — Ничек анда кала җирләрендә?
Ат дагалый торган зур-зур алкалы баганаларның берсенә сөялеп, кырпу бүрек астыннан сөзеп кенә карап торучы Гафият тә күрешергә кулларын сузды. Ул аякларына күтәртмәле чабата, өстенә култык аслары сүтелгән, мамыклары чыккан солдат сырганы кигән. Бу кием Гафиятнең аюныкыдай иңнәре өчен бик тар, шуңа күрә төймәләрен төймәләп булырлык түгел иде. Шәрифҗан аның кайчандыр яз көннәрендә күн итекләр киеп, егетләр кебек йөргән чакларын хәтерләде дә: «Юри шулай хәерче төсенә кергәнме, әллә чынлап та өсте-башына беткәнме?» дип уйлады. Аның шушы уйларын белгән кебек, Гапсаттар:
— Гафият абзаңны таныйсыңмы? — дип, Шәрифҗанга күз кысты.— Хәзер авылда аңардан да фәкыйрьрәк кеше юк бит. Миңнулла абзаң нашту хәерче, ул да Гафияттән байрак... Кара син аның өстенә!
Гафият Гапсаттарның чәнчеп әйткән сүзләренә берничек тә җавап бирмәде, Шәрифҗан белән күреште дә кире үзенең баганасына барып сөялде. Багана янында подаука тора, подаука төбендә күмер бар иде. Моны күргән Шәрифҗан Гафияттән:
— Ник күтәреп йөрисең бу күмерне? — дип сорады.
— Бик күтәрмәс идем дә, — диде Гафият, — менә сука калагы ясатасым бар. Ибан күмерсез ясамый. Хатынның самаварга дигән актык күмерен алып чыгып киттем. Кайткач, миңа эләгәсе бар әле.
Тимерче алачыгыннан ишетелгән -чаң-чың тимер чүкү тавышлары, тирә-юньдә авылдашларының гөрләшеп сөйләшеп торулары Шәрифҗан- ның сагышын баса, күңелен яндырып торган «кайнар ташны» бераз булса да суыта иде. Беравыктан ул шактый гына ма.выгып сөйләшә башлады. Кешеләрне барсыннан да бигрәк Колчакның «монда тикле» килеп җитүе борчый икән.
Барысы өчен Гафият сорау бирде. Әлеге шул кырпу бүреге астыннан карап:
— Иделнең теге ягында пырахут юлы төшкәнне көтеп ята дип сөйлиләр, бозлар кузгалгач, имештер, бу якларга да сузылырга ниятли икән, хакмы шул? — дип сорады ул.
Барсының да күзләре Шәрифҗанга борылды, барсының да чырае кырысланды. Көтәләр! Үзара инде алар Колчак турында кайгырышып арыган. Кала кешесенең сүзен ишетәселәре килә. Ул күбрәк беләдер, ул аңлатыр, күңелләрдәге төерләрне языр... Әллә нихәтле кешенең күз карашы астында басып торган Шәрифҗан үзенең җаваплылыгын төшенә, хәзер ул ни әйтсә, шул бөтен авылга таралачак. Чика председателе үзе шулай дип әйтте, ул инде белми сөйләмәс, диячәкләр.
Шәрифҗан үзе шик тотмый: башка контрлар тар-мар ителгән кебек, Колчак та тар-мар китереләчәк, ләкин крестьян агайга шулай дип ансат кына әйтеп ташласаң, ул әле, ышанып җитә алмыйча, башын кашып торачак. Шәрифҗанга хәзер бу агайларны ышандырырлык итеп сөйләргә кирәк иде.
Барлык күз карашы аңа кадалган. Шәрифҗан сөйләргә тотынды. Ул үзе дә бу турыда төнләр йокламыйча уйлаган бит инде. Күңеле белән ул инде Колчакны җиңелүгә хөкем итеп куйган. Үзе иман китергән нәрсәне сөйләү аңа рәхәт. Дәлилләр бер-бер артлы агылып кына тора. Шәрифҗан кешеләрнең күз карашларыннан сизеп бара: аның сөйләгәннәренә ышанасылары килә аларның. Башларыннан чехлар кавеме үт^е. Талады, үтерде. Ж,итәр! Колчак явы, Шәрифҗан әйткәнчә, Идел-
51
не уза алмаса, язгы суларда батып кырылып бетсә, ни әйтер идең дә бит, шулай булыр микән соң? Шулай була күрсен иде инде!
Алачыктан күңелле яңгырап ишетелгән тимер тавышы кинәт өзелде, беравыктан Иван дәдәнең:
— Чүкеч кызганда килеп кал, кем чираты? — дип чакыруы ишетелде.
Алга ук чыгып, сакалын сәлперәйтеп тыңлап торган Гапсаттар кабаланып алачык ишегенә ташланды.
— Минеке чират, Ибан дус!
Җирдә ялтырап яткан сука тимерен иелеп алып, корым сарган алачыкка барып керде. Шәрифҗанның әйткәннәрен ахырына тикле ишетәсе, сука калагын Иванга тоттырып кире чыгасы бик килгән .иде дә, булмады, күрек басып торырга кирәк, һәм Гапсаттар, күрек сабын тирбәтеп, сүнә башлаган горнада алтын очкыннар уйната башлады. Иван дәдә сука тимерен утка китереп тыкты, күрекне катырак басарга кушты.
Тыштагылар Колчактан симәнәгә күчтеләр. Җитми! Былач өлешсез итмәде, рәхмәт, бирде. Барыбер җитенкерәми.
Багана төбенә чүгәләп, учлары белән тез башларын тотып утырган Гафият, кешеләргә ишеттерүдән бигрәк үзе өчен генә әйткән кебек итеп, әйтеп куйды:
— Күп чәчүнең кирәге дә юк хәзерге заманда, син чәчәсең, үстерәсең, авызыңа эләкми кала...
Әкрен генә әйткән шушы сүзләре белән ул саламга утлы күмер ташлаган кебек итте. Агайлар дөрләп кабындылар. Янәсе, Шәрифҗан ят кеше түгел, аның алдында әйтергә ярый. Кайчан соң инде үзебез өчен иген игә башларбыз? Гелән-гелән себереп алып кына торгач, крестьянның хуҗалыгы аяктан егылачак бит! Яхшы хузәйн балны үзе генә ашамый, умарталарына да ашата. Юкса бит, ‘болай барса, бер көн килер, умарта кортларын ачтан үтереп бетерербез, хузәйн бөтенләй балсыз калыр... Син бит, Шәрифҗан, үзең дә буразнада туып, буразнада үскән егет, аңлыйсың булыр... Гел алып кына эш чыкмаганны...
Ничек инде Шәрифҗан аңламасын? Бу бит инде вакытлы политика, менә сугышлар бетәр, политика да үзгәрер.
— Без дә бит бу дөньяда вакытлы, — дип Гафият тагы сүзгә килеп кушылды, — кайчан үзгәрә бит әле... Бүгенгесе бик кыен...
— Гафият кордаш, — дип каяндыр халык арасыннан Миңнулла килеп чыкты. — Синең әле кышлый без тапканнан калган иген базларыңда бардыр, юкка син монда яшь коеп утырган буласың. Кызгандырма, барыбер кызганмыйбыз.
Гафият бу юлы да үзенә кадап әйтелгән сүзне колак артыннан гына уздырып җибәрде дә сабыр гына сөйләп алып китте:
Шәрифҗан, әллә ниләр лыгырдый бу Гафият дип шәт казаматка яптырмассың, кешедән ишеткәнне генә сөйлим, үз башым белән мондыйны уйлап чыгару кая инде ул мин кара сөяккә... Менә шул, Кече Карамалныкы әйтеп торды, ул каян ишеткәндер, ансын белмим, халык арасында сөйлиләр икән: эш башында утыручы агайлар кайчан да бер аңламый булмаслар, артык болай бара алмый, сугыш дип кенә чыдый халык, сугыш дип кенә кырып-себереп биреп тора, сугышлар бетеп, заманалар тынычлангач үзгәрер дип өмет итә... Үзгәрмәсә, крестьян дигән җиңел сөяк, йомыры баш, сукасын бер якка ыргытып, туган-үскән җирләреннән башын алып качачак, кайсы рабучий арасына, кайсы кая китеп бетәчәк, аягы-кулы исән булган кеше кайда да үз тамагын туйдырырлык кына эшли ала ул дип әйтеп әйтәләр, ди... Менә мин дә төннәрен уйлап ятам: шундый көнгә калмасак ярар иде, басуларыбызны шайтан таягы басып китеп, үзебез зимагур, ала канат булып бет- мәсәк иде дип пошынам...

Гафият бүрек астыннан карап алды, кулларын тез араларына кыстырды.
— Шәрифҗан, менә ниләр кимерә безнең күңелләрне. Син анда пә- литикә ясаучылар тирәрендә кайнашасың, белә торгансың, гомер шу* лай барачакмы бу, әллә моның бер кунсасы булырмы?
Сөйләшү куерганнан-куера барды. Шәрифҗан гаепләмәс дип, өйдә хатын белән генә уйлаша торган уйларга хәтле Шәрифҗан алдына чыгарып селектеләр. Күңел төбендә яшеренеп ятканы да өскә ургылып чыкты, барлык төеннәр чишелде, гомергә бер туры килгән икән, әйтеп калыйк диделәр бугай, ачыктан-ачык сөйләштеләр. Тик Гафият кенә, саламга утны төртте дә, соңыннан үзе тыңлап кына утырды.
Инде төш авышып бара. Кояш мәчет артына керде. Кешеләрнең цә бертөрлесе кайнар бәрәңге ашарга өйләренә кайтып китте. Бертөрлесе Иван янына алачыкка керде. Бер вакыт Миңнулла белән Шәрифҗан гына төзәтергә дип китергән тимер сабаннар катында сөйләшеп калдылар.
— Син инде, Шәрифҗан энем, уйлыйсыңдыр, име? — диде Миңнулла, бөгелеп, Шәрифҗанның галифе колагын тартып карады. — Сантый әйтмешли, бу үзе шулаймы, әллә әйбер тутырдыңмы? Син инде уйлый-сыңдыр, бу Миңнулла абзый элек тә акылга бик тулы кеше түгел иде, хәзер бөтенләй карт лыгырдыкка әйләнеп, бара икән дисең бугай, име? Мин ансы борын-борыннан сүзгә бик комар кеше, үлем түшәгенә егылгач та әле мин, берәр нәрсә лыгырдап, газраилне көлдерермен, берәр ун елга пушшады сорармын.
Ул, җиргә иелеп, ат дагалый торган кадак табып алды? — Ибан тө-шергәндер дә таба алмагандыр — дип, багана ярыгына кыстырып куйды.
— Ярый, уен-көлкене куеп торыйк, — диде. — Менә без шулай тырмашып азапланабыз инде. Яшьләрне Красный Әрмигә озаттык та үзебез сабан чәчүенә җиң сызганырга тотындык. Менә тимерче китерттек. Күмерне халыктан җыябыз. Казна биргән чәчүлекне, шөкер, юллар өзелгәнче ташып бетердек. Красный Эрми хатыннарының иманаларын чәчеп бирмәк келибез. Күрәсеңме менә боларны, — дип Миңнулла алачык каршында тезелеп торган унлап-унбишләп тимер сабаннарга ымлады. — Битната кәмититыныкы. Алпавыттан талап алып кайткан идек, менә бусын Маликтан акыртып алып чыктык, хәзер барсы да җәмәгать малы, сораган кешегә сукаларга биреп торабыз.
Миңнулла тавышын кыса төште, як-ягына каранды:
— Монда син дә мин, ят кеше юк, — диде. — Шәрифҗан энем, син Миңнулла абзаца, күршең итеп, чын дөресен генә әйт: Идел артындагы теге җиде башлы аждаһа, име, монда тикле үрелә алмасмы? Бик ишеттем, син сөйләдең, дөрес сөйләдең, пәлитикә сиңа шулай сөйләргә куша, син миңа пәлитикәсез-нисез дөресен генә әйт хәзер: килеп җитә алмасмы безгә тикле? Авыз көлсә дә менә бу төш тырнап тора бит. Ул кара елан килә калса, бу юлы безнең башлар да очып төшмәгәе, име? Малик бит миңа пушшада бирмәс, әнә шул карт тәре йөрде өернең башында дип, тотар да миңа төртеп күрсәтер... Ну, мин инде ул мин, мине асыя кына дөньяның бер почмагы да кителмәс. Авылга кыен булыр бит, Шәрифҗан энем. Кәнтрибутси китереп салырлар, име, тереләй каурыебызны йолкырлар. Былач кешеләрен ике багана арасына кәкшетергә элерләр... Дөресен генә ярып сал да, минем күңелдәге кортны үтер, кем... Шәрифҗан^ Аждаһа Идел артына җиде йозак белән бикләнгән дип әйтүең чынмы?
Ул сыңар күзе белән Шәрифҗанның йөзенә сынап карап тора башлады. Бу инде баягы ваемсыз «лыгырдык карт» түгел, ә үз ишләренең

'
53
язмышы өчен борчылучы акыллы бер авыл карты иде. Шәрифҗан аны тынычландырырга тырышты. Бөтен илнең күзе хәзер шушы аждаһага төбәлгән, Кызыл Армия йодрыкларын йомарлый, озакламый җыланның башын сугып өзәчәк...
— Рәхмәт, энем, сөендердең! Юкса монда әллә ниләр лыгырдыйлар. Бик рәхмәт, — диде Миңнулла, аның күзендә яшь тамчысы күренде. — Кайчан китәсең? Кереп утыр миңа да, кайнар ясмык коймагы белән сыйлап чыгарырмын.
Шәрифҗан, Ыргылмадан чыгып булса, бүген төнлә китәргә җыенуларын әйтте.
— Карале, энем, — диде кинәт кенә Миңнулла, — күз төшер әле син -минем өс-башка. Котырган эт талаган шикелле, име? Мондай кызылы булсын дип әйтмим. Кызылын үзегез киегез, миңа карасы да ярап торыр иде, ә? Ничек, табылмасмы анда сезнең?
— Син сорагач, табылмыймы соң инде, Миңнулла абзый! — диде Шәрифҗан. — Идел артындагыны куып җибәрүгә, тот та калага үз яныма кил, яме? Менә дигән буржуйныкын ’.салдырып алып бирермен! Булдымы?
—Буржуйныкын?! Әллә син мине буржуй калдыгын кияргә? Кем дип белдең син Миңнулла абзаңны, ул хәтле мыскыл итәсең? Буржуй калдыгын үзегез киегез, миңа булса булсын яңа гына энәдән-җептән төшкәне! Булмаса, бөтенләй хаҗәте юк! йөри бирермен дөньяга оят җирләремне күрсәтеп...
Шәрифҗан аптырап калды: юри тузынамы соң бу? Менә ярлы тәкәббер!
—Юк ла, Миңнулла абзый, кадалсын буржуйныкы. Мин уйнап әйттем ич. Складтан өр-яңасын сайларсың, яме?
Картның чынлап кәефе китте, ахрысы. Салкын гына саубуллашты да, икегә сынып, алачык ишегенә чумды.
Шәрифҗан Ыргылма чокырында су үкергәнне тыңлап торды. «Басылырга ниятләми ахры әле?».. Мәгъсүмә, Мәгъсүмә... Кинәт кенә Шәрифханның башына: «Әгәр ул волостька качкан булса? — дигән уй килде. — Хатны волостьтан язган бит. Тиз генә барып килсәм?»
Кайтып атның койрыгын төенләде дә, кая .киткәнен әйтмичә, волостька чыгып чапты. Волость Чекасы каршында атыннан сикереп төшеп, баскычтан йөгереп менде. Андагы чекистларга Маликның Сара- лан тирәсендә айкалуыннан шикләнүен әйтеп, сак булырга кушты. Аннары Өязгә шалтыратып, үзенең кайда, нишләп йөрүен хәбәр итте. Берәүгә бер сүз әйтми киткән иде бит. Шуннан соң инде Мәгъсүмә турында сорашты. Исполкомныкылар: «Саралан мөгаллимәсе бер атна элек бездә булды, кулакларның янауларын сөйләде, аннары кире Са- раланга китеп барды», — диделәр.
Шәрифҗан бата-чума төн уртасында гына кайтып егылды. Өйдәге- ләр аны югалтканнар, ни дип уйларга да белмичә, куркышып торалар иде. Бергә китмәделәр микән дип, Гыйльметдиннәргә дә барып килгәннәр. Гыйльметдиннең әнисе: «Ярулла куян кызы Банат тәмам сихерләде малаебызны, кайтканнан бирле шулардан чыга алганы юк, киткәнче күрми дә калабыз инде!» дип сукранган. Гыйльметдиннең бу кыланышын Шәрифҗанның әнисе яратмыйча сөйләде: «Айда бер дә кайда бер кайткан, шунда да әнкәсе күзенә күренмичә,-кызлар янында йөри, килешмәгәнне...» — диде. Анасыннан бу сүзләрне ишеткәч, Шәрифҗан елмаюын мыек астына яшерде. «Үз улыңның нишләп йөргәнең белмисең әле син!» — дип уйлады.
Өч көн, өч төн котырганнан соң, Ыргылма суы бераз кайтты. Шәрифҗан белән Гыйльметдин, ниһаять, юлга чыктылар.
54
21
Алар, шәһәргә борылып кайтып, атна-уи көн торганнан соң, яңгырачы, томанлы төннәрнең берендә, туптан аткан кебек шартлап, Идел бозы кузгалды. Йоклап ятучы кешеләр, дошман килеп җиткән дип белеп, урыннарыннан сикерешеп тордылар да яланаяк тәрәзәгә йөгерешеп килделәр. Дөп-дөп типкән йөрәкләре турысына кулларын куеп, туп авазы кабатланганны дулкынланып көттеләр. Берәүләр шатланудан дулкынланды, икенчеләре куркудан һәм шомланудан...
Каратай хәлфәсе Курманаев кышка кәгазь белән ябыштырылган кысаларны шатырдатып ачты да, яртылаш тәрәзәдән чыгып, түше белән салкын кирпечкә ятты. Шалама суык томан, иркә мәче шикелле, Курманаевка сырыла башлады, юеш тәпиләре белән аның иңбашларына сарылды, күкрәгенә килеп кагылды... Төн буе яңгыр яуганга, актык карлар эреп беткән, өй түрендәге агачларның ботакларыннан, койма такталарыннан тып-тып тамчы тама иде.
Туп авазына охшаган тавыш кабатланмады, аның каравы Иделдәге бозларның шатыр-шотыр сытылуы, увалуы аерым-ачык ишетелә иде. Курманаев тынычланды. Ул, гәрчә коммунистлар белән бик күп нәрсәдә килешә алмаса да, Колчакның җиңүен һич теләми. Колчак монархист, аңардан нинди яхшылык көтмәк кирәк? Большевиклар татар крестьянына җир бирде, Колчак ул җирләрне тартып алып кире хуҗаларына кайтарачак, алпавытларны яңадан крестьян җилкәсенә атландырачак. Большевиклар мең яхшырак, тик, авылны икегә ярып, бусы ярлы, бусы кулак дигән исемнәр тагып, крестьяннарны үзара талаштырулары белән алар ялгышалар. Ярты авылны үз куллары белән үзләренә дошман ясыйлар. Бердәм авыл белән Колчакны җиңү ансатрак булыр иде. Хәер, үз эшләре... Курманаев хәзер сәясәттән ерак: ул балалар укыта. И, туган тел, и, матур тел! Каратай хәлфәсеннән сәясәтче чыкмады...
Теге вакытта Якуп аңардан Дәүләтьяров турында сорагач, ул, белмим дип, чехлар вакытында безнең юллар аерылды дип ялганлаган иде. Икесе дә ак чехлар тәртәсенә җигелеп йөреп карадылар. Чехтан татарга милли автономиясыман берәр нәрсә эләкмәсме дип өмет иттеләр. Кызыл Армиянең үткен штыгы ак чех бандаларын яр башыннан Иделгә төртеп төшергәч, икесе дә, көймәчегә сәгатьләрен биреп, ак гаскәр белән бергә Идел артына качтылар. Аерма тик шунда булды: Дәүләтьяров, Идел кичкәннән соң көймәчене атып егып, сәгатен кире алды, ә Курманаев, качып котылуына сөенеп, сәгатен онытты, хатынын ияртеп, тизрәк сызу ягын карады. Шул качудан ул Оренбурга барып җитте. Озакламый икесенең дә чехлардан гайрәтләре чикте. Әле кайчан гына табынган аллаларын икесе дә каһәрли башладылар. Чехтан мескен татарга автономия эләкмәде. Ак чех, килмешәк һәм оккупант, ни дә булса бирүдән бигрәк, алу һәм талау ягын карады. Иске алла Себер ягына куылды, Курманаев, хатынын вакытлыча Оренбургта калдырып, качкан юллар белән кире Казан якларына кайтты, җаны сөймәгән большевикларда ана теле һәхм әдәбият укытучысы булып,хезмәт итә башлады.
Ул битләренә, кашларына кунган салкын томанны учы белән сөртте дә, суыктан иңбашларын җыергалап, тәрәзәне ябып куйды. Өстенә киенеп, урамга чыкты. Томан бик куе булганга, ике адымдагы әйберләрне дә аеру читен иде. Курманаев туктады. Идел ягыннан ниндидер сәер авазлар ишетелә иде. Бер тыңласаң, коточкыч зур киледә кемнәрдер пыяла төяләрдер кебек; бер тыңласаң, ниндидер кешеләр, көчәнеп, авыр йөк ташыйлардыр, ухылдыйлардыр, уфылдашалардыр шикелле... тагын бер тыңласаң, көзге урманда җил шаулыйдыр, агач башлары бер-бе
55
ренә ышкылалардыр, черегән ботаклар шарт-шарт сынып төшәләрдер- сыман иде...
Курманаев, әлбәттә белә: пыяла да төймиләр, урман да шауламый, Идел бозлары бәрелешеп, ватылышып, шундый сәер авазлар чыгаралар...
Әллә ниләр эшләп куандырмакчы булып йөргән иде ул үз милләтен... Барып чыкмады. Беренче чабышта ук ат сыртыннан егылып төшеп калды. Ә менә Дәүләтьяров, ялга ябышып булса да, чаба... Беркадәр вакыт Курманаев аны күздән югалтып торган иде. Күптән түгел Дәүләтьяров турында ул гаҗәп хәбәрләр ишетте: дөрес булса, имеш, ул кызыллар ягында Колчак белән түбәләшеп йөри икән!.. Хәлфә моның дөреслегендә ләкин шик тота. Колчак ягыннан сугышмый микән ул? Тәвәккәллеге бар инде ул кешенең, анысын инкарь итеп булмый. Әмма, мин тәвәккәл дип, үзеңнең кичәге дошманнарың кочагына ташлану... Большевиклар белән бер арбага җигелү, бер йөкне тарту... Бусы инде, гафу итсеннәр... Курманаев шул хәтле үз иманыннан ваз кичкән мөртәт түгел... Балалар укыту анысы башка... Ул революциягә кадәр дә укытты, хәзер дә укыта... Үз халкыңны агарту, балаларның күзен ачу кайчан да изге эш...
Урам яктыра төшкән кебек булды. Томан сыек ал төскә керде. Күрәсең, таң атадыр. Кечкенә генә бер кош, фыр итеп, каяндыр атылып килеп чыкты да өй каршындагы ботак очына кунды, ботак белән бергә бераз тирбәлеп торды, аннары, фыр итеп, тагын очып китте...
Курманаев, кызгылт томан мамыгын ерта-ерта, үзенең уйларына чумган килеш урам буйлап әкрен генә китеп барды. Бераздан ул, томан эченә кереп, күздән югалды.
Хәлим белән Бәдригә фронтка барып җитү насыйп булмады. Федюшкин аларны беренче көнне үк туздырып кире кайтарып җибәрде. Икесе дә, соң гына кайтып кереп, Аграфена түтәйдән аш сорап ашадылар да шым гына кереп яттылар.
Бүген Хәлим мәктәпкә барышлый, Идел ярына туктап, хәйран калып, тау астына карап торды. Идел өсте бер дә тамаша иде. Сал озынлыгы бозлар ашыга-ашыга уртадан агалар, кечерәкләре, мәсәлән, мунча зурлыклары, яр буена сикерешеп чыгып, шунда ташлар өстендә ятып калалар иде.
Урам озынлыгы бер боз өстеннән кышлый чана юлы узгандыр, ахры: бил турысында саргылт «билбавы» бар. Хәлим, күңеле белән боздан- бозга сикереп, шул чана юллы бозга (кереп китте, аңардан тагын сикереп, күпер шикелле бозга, аннары сал-бозга барып керде һәм Әчтерхан- га таба агып төшеп китте...
Мондый зур суда боз китүен ул әле беренче тапкыр күрә. Аның өчен бу карап туймаслык бер күренеш. Ләкин мәктәптә дәрес башланып куймагае...
Мәктәптән кайтышлый ул тагын туктады. Бу юлы инде ул ялгызы гына түгел, аның белән янәшә озын муенлы бер матур кыз да бар. Бу шул теге, Хәлим беренче тапкыр көзли укырга килгәч, «приют малае» белән бер партада утырырга теләмәгән Кафия исемле кыз иде. Бу кыз Хәлимгә укып торырга китаплар бирә, Хәлим укып чыга да, мәктәп мастерскоенда төпләп, кире кайтара. Бер тапкыр Хәлим китапны укып бетерде дә уникенче битендәге кайбер хәрефләрнең астына карандаш белән төртеп-төртеп чыкты. Бу хәрефләрне җыеп укысаң: «Дустың X.» дигән сүз килеп чыга иде.
Боз акканны карарга халык күп җыелган. Әниләренең чабуларына тагылып килгән бала-чагадан алып, сакаллары агарган картларга хәтле
56
барсы да Идел өстен тамаша кылып торалар. Бозлар иртәгедән дә катырак ага. Кайвакыт боз (белән бергә агып бара торган берәр нәрсә күрәләр дә: «Әнә-әнә!» дип, кешеләр бер-беренә күрсәтәләр.
Скамья да бәйләү бәйләп утыручы бер карчык эшеннән туктамыйча гына сөйли:
— Көндез бер ат, бер сыер акты... Бичараларны кызганып карап калдык...
Чылбырлы эт иярткән ак сакаллы карт:
— Ел да ага, бер быел гына түгел, — дип куйды.
Хәлимнең кызы, китап сумкасын бутый торгач, узып баручы бер олы яшьтәге кешегә тидерде, битләре комачтай булып кызарды. Үтте микән бер минут, ул яңадан сумкасын бутарга кереште. Ир малай белән янәшә басып торуыннан ул уңайсызлана булса кирәк: гел боргалана, кызарына, чыркылдап көлеп җибәрә дә учы белән кинәт авызын тота...
Хәлим, китапларын җиргә ыргытып, кулына таш алды да, каерылып торып, Идел өстенә ыргытты. Таш яр кырыенда чайрап яткан калын, яшел бозларга төшеп, сикереп-сикереп китте.
Кафия, суга җиткерә алмадың дип, бөгелә-сыгыла көләргә тотынды. Үзе ыргытып карамакчы булды. Аткан ташы ике адым да китмәде.
— Кара әле, Хәлим, — диде. — Әти әйтә, шул китап төпләргә оста малайны ияртеп кайт әле, минем аңарда йомышым бар, ди. Әти кушканга күрә генә мин сине чакырам, ә син килмә, ярыймы?
— Ярый, килмәм.
— Ул сине гел чакыра, китапларын күрсәтмәкче була, ә син килмә, юкса үпкәлим!
— Үпкәләгәнгә мәче үпкәсе, белдеңме! — дип, Хәлим сүзне уенга борып җибәрде.
— Мин үпкәләсәмме? Бик каты үпкәлим!
— Үпкәләп күрсәт! Я әле!
— Хәзер үпкәлисем генә килми, — диде кыз. — Ату...
Үзе нәзек кашларын җыерды, күзләрен кысты... Үпкәләде, янәсе... Аннары гадәтенчә чыркылдап көлеп җибәрде... Ул да булмады, кинәт йөгерде дә китте барды... Хәлим аны шаяра дип тора, борылып килер дип көтә, кыз шул китүдән китте дә китте... Әйләнеп тә карамады.
Идел зур-зур бозларны яр кырыена һаман чыгарып-чыгарып ата иде әле. Сакаллы абзыйлар шуңа рәхәтләнеп карап торалар. «Ни кызык тапканнардыр олы башлары белән... — дип уйлады Хәлим. — Күңелсез монда басып карап тору!..»
йөгереп китеп барды. Ул балалар йортының мәш килгән чагында кайтып керде. Бәдрине «уллыкка» алып китәргә авылдан бер агай килгән иде.
Соңгы вакытта ул столярлык эшеннән тәмам бизде. Чын җил тегермәне ясый белә торган егеттән артсыз урындык белән скамья ясаталар. Үзе яратканны эшләргә тотынса, кулыннан инструментларын тартып алалар. Бәдри, тынгысыз җан, үзсүзле кеше, мастер белән пычакка килешә язды. Эшкә йөрми башлады. Франц Иосифович: синдә талант бар, көздән мин сине укырга йөртә башлыйм дип, Бәдри белән озак кына сөйләшеп утырды.
Көз бит әле ерак. Көзгә кадәр Бәдри ни беләндер юанып торырга тиеш. Аның энергиясен яхшы якка борып җибәрмәсәң, начар якка ташып ага башлаячак. Ул бер нәрсәдән дә тартына белми, тик торырга булмасын аңа да эче пошмасын. Токтомалга малайларны түбәләшге- рү, берәр нәрсәне ватып ташлау, Аграфена түтәйне елаганчы^ үртәү — Бәдригә берни тормый. Франц Иосифович аның хәтәр малай икәнен
57
күптән аңлады. «Ничек игә китерергә моны?» дип уйлана, ләкин әле берни дә уйлап таба алганы юк иде.
Шул вакытта балалар йортына авылдан бер агай килеп: «Уллыкка алырлык бер ир бала заты юкмы?» — дип сорады. Франц Иосифович аңа Бәдрине күрсәтте. Агайга Бәдри ошады. Тимер Иодрьгк үзе дә каршы түгел .иде.
Францибр Мәгариф бүлегеннән ризалык алып кайтты. Крестьян ху- жалыгында ике кулына дүрт эш булыр, котырып йөрергә вакыт калмас. Талант кайчан да бер үзенә юл ярыр...
Ә менә бүген инде малайны алып китәргә килгәннәр. Бәдри бүлмәдәге балаларны пыранлатып чыгарды да агай белән икәүдән-икәү генә калды. Бала-чага, ишек төбенә өелеп, ярыктан карый башлады.
— Нишлиләр?
— Абзый -бүктәрен чишә, — диде ярыктан күзләп торучы Әкәм. — Бәдри ашый башлады. Ай бөгә! Бәрәңге кыстыбые, ахры. Бик йомшак.
Тубалбаш Биктәш Әкәм-Төкәмнең артына тезе белән төртте:
— Каян беләсең йомшак икәнен?
— Чәйнәп тә тормый, перәме йота гына! Абзый көлә, Бәдринең башыннан сыйпый. Тагын берне алып бирде. Чукынып китим, кыстыбый!
— Кит әле, син генә карарга димәгән!
Әкәмне кагып, Биктәш үзе ярыкка сеңде.
— Мин дә болай булгач уллыкка китәм!
Барсының да эчләрен борып-борып алды. Ни гомер бит инде алар- ның кыстыбый түгел, бәрәңгене дә туйганчы ашаганнары юк. Ә Бәдри инде өченче кыстыбыйны бөтереп авызына тыкты. Тубал, укшый язып, ишек яныннан китеп барды. Ярыкка берьюлы ике малай ташланып маңгайлары белән сөзештеләр. Сары башлысы, җиңеп, ярыкны үз карамагына алды.
— Тунны киеп карый, — дип, әйтеп тора башлады.
— Ә мин кыстыбый белән күмсәләр дә китмәс идем, — дип шыгырдады Әкәм.
— Бик кирәгең бар! Син ат та җигә алмыйсың.
— Чыгал*ар! — дип, ярыктагы малай бәхәсне бүлде.
Бәдри ишектән килеп чыкты да .кулындагы бәрәңге кәлҗемәсен бү- леп-бүлеп малайларга өләште. Ул бүген «бик рәхимле, бик юмарт. Бурычлы малайларның бурычларын кичерде.
— Син минем караватта ят, — диде ул Тубалга, аннары Хәлимгә борылды: — Писталит өчен ачу тотмыйм. Бир кулыңны, Балыкчы!
Каты итеп Хәлимнең кулын кысты.
— Бел аны, минем малайларны кыерсытма! Налог сал, аркаң кашыт, йомышыңа йөгерт — кулың белән кагыласы булма! Сау булыгыз, иптәшләр! Үпкәләп калмагыз!
Тубалбаш, кашыклар шыкылдатып, такмаклар әйтеп, арба артыннан бии-бии барды. Вак малайлар капка ачарга йөгерделәр.
Бөтенесе, арбага төялеп, күпергә кадәр озата барды. Күпердә агай аларны берәм-берәм арбадан төртеп төшерде дә атына дилбегә белән сукты. Бәдри борылып кул изәде:
— Мин кунакка кайтырмын, көтегез!
Бәдри киткәч, балалар йорты беркавымга күңелсезләнеп калган кебек булды. Ләкин аның юклыгы берәүне дә кайгыга салмады. Киресенчә! Әллә ни гомер икмәк йөзе күрмәгән малайлар рәхәт сулап җибәрделәр. Ике бүлмә бер-беренә йөрешә башлады. Әле кичә генә дөрләп янган дошманлык уты әкренләп сүрелде. Ара-тирә безнең Тимер Йодрык нишләп йөри икән анда дип искә төшерүләрне .алмаганда, Бәдрине сагынучы юк иде.
58
Беркөнне Хәлим мәктәптән кайтып керсә, малайлар хат күтәреп йөри. Бәдридәнме? Юк, Арслановтан икән! «Дошманны Чистайдан куып алып киттек, хәзер Бөгелмә каласы янында сугышабыз. Атым да исән, үзем дә исән-сау. Аграфена түти белән Франц Иосифовичка сәлам әйтегез», дип язган иде. Җыелышып җавап хаты яздылар. Дөресрәге, Хәлим язды, бүтәннәр өелеп карап торды. Хатка барсы да кул куйды. Сары кәгазьдән конверт ясап, пешкән бәрәңге белән ябыштырдылар да хатны почта каршындагы калай ящикка төшерделәр. Аннары җавап көтә башладылар. Хәлим һәр көнне кайтуга: «Килмәдеме?» дип сорый, ләкин хат юк та юк.
Көннәр җып-җылы. Укырга бер дә йөрисе килми. Шулай да Хәлим һәр көн иртән мәктәпкә йөгерә. Бүген барлык укучыга дәрестән соң калырга куштылар. Чыра кебек ябык математик Вәли абзый:
— Иртәгә уку булмый, барыбыз да субботникка чыгабыз, — диде.
Икенче көнне иртән баштарак яңгыр сибәләп торды. Түбә калайлары чыланды. Мәктәп каршындагы тирәк агачларының яшь яфракларыннан тәмле исләр таралды. Себерке тоткан, көрәк, тырмавыч, тимер сәнәкләр күтәргән кешеләр, баш очларында кызыл әләмнәр җилфердәтеп, язгы җылы яңгыр астында ревком бинасы каршына агылдылар. Озакламый яңгыр туктап, салават күпере чыкты. Аның бер аягы Идел артында, икенчесе, шәһәр аркылы атлап, урманга барып терәлгән иде.
Хәлимнәр мәктәбе дә, кызыл әләм күтәреп: «Ты работник, я работник, значит, надо на субботник!» дип русча җырлап мәйданга килде. Болытларны тишеп, кояш килеп чыкты. Шәһәр урамнары яп-якты булды. Кызыл байраклардан кешеләрнең битләренә ал шәүләләр төште. Басмаханәдән әле яңа гына алып кайтылган, буявы да кибеп өлгермәгән сары кәгазьле газеталар өләштеләр. «Иптәшләр!» дигән каты тавышка Хәлим газетадан башын күтәрде. Көрәк сабына таянып, кемдер... Якуп абзасы ич бу! сөйли башлаган иде.
— Иптәшләр! Җыелышларда резолюцияләр язып, Совет властен кәгазьләрдә хуплау заманы үтеп бара... Безгә матур сүзләр кирәкми, эш^ кирәк! Ат урнына җигелеп, тылны ныгытырга, Кызыл Армиягә дошманны тар-мар итүдә булышырга кирәк. Кечкенә генә эш тә бик зур резолюциядән яхшырак!
Хәлим соңгы тапкыр күргәндә Якуп абзасы шактый картайган кебек иде. Хәзер бер дә алай тоелмый. Сакал-мыегы әйбәтләп кырылган, чәчләре кап-кара... Тураеп көрәккә таянган да әллә кайларга .ишетелерлек каты тавыш белән сөйли:
— Борынгылар әйткәннәр: бауның озыны яхшы, сүзнең кыскасы, дигәннәр. Җиң сызганып бер эшлик әле, иптәшләр!
Көрәген винтовка кебек иңбашына салып, Якуп ут тегермәне эшчеләре сафына барып басты. Кешеләрне командаларга бүлделәр дә эш урыннарына алып киттеләр. Җыр яңгырый башлады. Берәүләр баржага имән кайрысы ташырга Идел буена төшеп китте. Икенчеләре аклар чигенгәндә янган склад урынын тазартырга түбән урамга атлады. Хәлимнәр мәктәбе чиркәү мәйданын чистартырга калды. Кем кем белән бер партада утыра, кем кем белән дус, шулар бергәрәк оешып, мәйданны себерергә тотынды. Таш койма башындагы калай фәрештәләр һаман шулай, нәрсәләрендер югалткан шикелле, аяк асларына карап, күңелсез генә басып торалар иде.
Хәлим себерке тоткан, Кафия үзеннән зур тимер сәнәк күтәргән. Кичә парталар арасыннан узганда аяк чалып ега язган өчен, Кафия бүген Хәлим белән сөйләшми йөргән була. Кичә бер дә үпкәләмәде, тел очын күрсәтеп, үртәп кенә узды, ә бүген үпкәләгән: күрмәмешкә салыша, малайның борын төбеннән выж итеп үтеп киткән чагында, Хәлимгә җиле генә бәрелеп кала. Сөйләшмәсә, бик исе китм.и әле Хәлимнең!

Бүген иртәдән бирле, тай муенындагы җиз кыңгырау кебек, Кафиянең көлгән тавышы малайның колак төбендә яңгырап тора. Хәлим, гүя. ишетмәгән шикелле, кыз ягына башын да борып карамый. Алар икесе дә бер-берен күрмәмешкә салышалар. Хәлим тимер тырма белән чүп-чар тырмалый, үзе партадашы Мөбарәкҗанга кычкырып-кычкырып нидер сөйли. Ул юри шулай, Кафия ишетсен дип, бөтен мәйданга сөйли, Кафия дә, Хәлимгә ишеттерәсе килеп, кычкырып көлә иде. Берберенә турыдан-туры ярты гына сүз әйтешмәсәләр дә, алар шулай үзара сөйләшәләр, ә болай, читтән караучыларга, гүя, бер-берен бөтенләй белмиләр дә кебек иде.
Кафия сәнәк белән тирес өемен кыймылдатты да җинәт: «Абау, җаным! Нәрсә бу?» — дип чәрелдәп җибәрде. Кафиянең һәр сүзен колагына җыеп баручы Хәлим, кызның «абау җаным»ын ишетеп, сагаеп калды. Тирес астыннан Кафия нәрсәдер казып чыгарды булса кирәк. Ул да түгел, кыз еланга баскан кешесыман чырыйлап куйды.
— Ай, ай, карагыз, кара! Патроннар!
Малайлар шунда таба йөгереште/Хәлимнең гәрчә табылдыкны күрәсе бик килсә дә, баскан урыныннан кузгалмады. Кафия аның саен чырыйлый: «Тимәгез! Тимә! Атылып китмәсеннәр!» дип, малайларны якын җибәрмәскә маташа иде. Хәлим кызның бу чырыйлавын: «Тизрәк кил!» дип аңлады, ләкин кыймылдап та бакмады.
Малайлар талаша-талаша патроннарны бүлештеләр. Кафия сәнәк белән тагын җирдәге чүп-чарны кыймылдата башлады. Шул вакыт Хәлим аның каршысына йөгереп килде дә, кесәсеннән пистолетын тартыл алып, кызга төзәде. Тегенең кулындагы сәнәге җиргә төшеп китте. Хәлим ялт револьверын кесәсенә салды.
— Тапкач менә шундыйны табарга кирәк аны! — диде.
һәм китте барды. Артында Кафиянең: «Юләр!» дигән тавышы ишетелеп калды. Бу сүз Хәлимнең колагында бик озак яңгырап торды. Юләр! Юләр! Кафия, аны ирештерү өчен, өзлексез шаярды, көлде. Сәнәген мылтык итеп тотып иптәш кызлары өстенә атакага барды, тегеләр аңа себеркеләре белән кадаган булдылар. Кафиягә кешеләр арасында җилфер-җилфер йөрү, сәбәпсезгә кычкырып көлү, күрше урамнарга ишетелерлек итеп кычкырып сөйләшү бик рәхәт иде булса кирәк.
Менә бер вакыт Хәлим, төялгән чүп-чарны түгеп кайтырга дип, арба янына килде, атның дилбегәсен какты. Кафия, борылып карамаса да, аның киткәнен шундук сизеп алды. Сайрап туйган кош кебек, кинәт тынып калды. Көлми дә, сөйләшми дә... Тик басып тора.
Хәлим борылып кайтканнан соң, кызга янә җан керде. Тик баштагы кебек үк рухланып, кабынып китә алмады. Ул инде талчыккан иде. Хәлим тагын йөк илтә киткәч, Кафия үз янындагы кызларга: «Мин ардым»,— диде. Ул да түгел: «Мин кайтам» — диде һәм, сәнәген ташлап, кайтып та китте.
Кафиянең кайтып китүен белгәннән соң, Хәлим дә сүрелде. Эшне бер дә теләмичә генә эшләде. Арба тулгач, чүпне дә бүтән малайлардан илттерде. Вәли абзыйның: «Җитте бүгенгә!» диюен ишетеп, бик куанды.
(Дәвамы бар)