ХӘТЕРДӘ САКЛАНГАННАР
Истәлек
әрим Т.инчуринның әдәби иҗаты театр белән, татар театры үсеше белән
аерылгысыз бәйләнгән. Дөрес, аның үз вакытларында газета-журнал битләрендә
басылыш чыккан хикәяләре дә бар. Гомеренең соңгы елларында, иҗат юлының
ахырларында ул драматургиядән прозага күчәргә һәм хәтта роман язарга да
җыена иде. 1936 елда Кәрим Тинчурин «Мәрҗәннәр» дигән исем белән бер цикл
хикәяләр яза башлады. Ул циклның беренче сигез новелласы 1900 елдан алып
1906 елга кадәрге вакыт эчендә татар мәдрәсәсе тормышын чагылдыруны
максат итеп -куя, автор шушы «Мәрҗәннәр» аркылы үзенең бөтен тормыш
юлын сурәтләргә, аерым иҗтимагый-политик вакыйгаларны, шул вакыйгаларга
катнашкан кешеләрне, үзенең шул вакыйгаларга һәм кешеләргә мөнәсәбәтен
күрсәтергә җыена иде. Аянычка каршы, мәрҗәннәрнең җебе иртә өзелде һәм
автор бик яратып керешкән эшен дәвам иттерә алмады. «Мәрҗәннәр»дән тыш
Кәрим Тинчурин «Утыз өч көн» исемле повоеть өстендә эшләде. Бик авыр
К
Кәрим Тинчурин.
1915 елда алдырылган фото.
138
шартларда, зур «кыенлык белән сакланып калган кулъязмалар арасыннан ул
повестьның каралмасы табылды һәм бу әсәр 1960 елда, кайбер редакцион
төзәтмәләр белән, Татарстан китап нәшрияты тарафыннан аерым китап итеп
бастырып чыгарылды.
Ләкин, ничек кенә булмасын, Тинчурин ул 33 пьеса язган драматург. Шуның
өстеиә Тинчурин язучы гына түгел, бәлки талантлы, зур артист Габдулла Кариев
җитәкчелегендә сәхнәдә эшли башлаган актер һәм режиссер да. Тинчурин соңгы
сулышына тикле театрны яратты һәм бөтен җаиы-тәие белән театрга турылыклы
булды. Театрны шундый дәртле ярату Кариев белән Тинчуриины якын дуслар
ясады. Тинчурин- чың театрны бирелеп ярата башлавының төп сәбәпчесе
Кариев диясем
139
килә минем. Кабатлап әйтәм, алар бик дуслар иде, сәхнә сәнгатенә һәм гомумән
сәнгатькә алар икесе дә бер үк дәрәҗәдә соклангыч карашта торалар, үзләрендә
туган һәрбер яңа фикер белән һәрвакыт уртаклашалар, татар театрын киң юлга
чыгару турында — аны үзенең
Кәрим Тинчурин Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры техник эшчеләре
белән. 1926 елда алдырылган фото.
махсус бинасы булган, иҗади эзләнүләрен иркен тормышка ашыра ала торган
театр итү турында хыялланалар иде. Ләкин очраклы рәвештә генә төрле клуб
биналарына сыенып килгән һәм һәрбер поста- новкасы өчен патша
түрәләреннән махсус рөхсәт сорап йөрергә мәҗбүр булган хәлендә дә, Кариев
театрны үстерү өчен үз-үзен аямастаи, барлык көчен сала, халыкны агартып,
якты, матур киләчәккә алып барырга тырыша иде. Менә шушы изге эштә (гәрчә
татар халкының культурасын үстерү эшендә бу театрның хезмәте
чагыштырмача бер тамчы диярлек кенә булса да) Тинчурин, бөек актер һәм якын
дусты Кариевтан һаман өйрәнә-өйрәнә, хәле җиткәнчә аңарга булыша-булы- ша,
аның белән бергә барды.
Кариев белән -Тинчурин бик күп нәрсәдә бер-берсен тутыралар иде.
Характерлары ягыннан алар бер-берсеннән бик аерылалар, күп кенә
мәсьәләләрдә капма-каршы фикердә торалар — шуның аркасында еш кына бик
нык бәхәсләшәләр, бер-берсенә шактый әче генә сүзләр дә әйтешкәлиләр, әмма
үзләренең принципиаль каршылыкларын шәхси мөнәсәбәтләренә, бигрәк тә
театр эшенә күчермиләр иде. Театр интересларына каршы баруны алар зур
хыянәт, иң ямьсез әшәкелек саныйлар иде. Кариев театрда бик зур урын биләсә
дә, үзен үтә тыйнак тота, бер генә вакытта да «мин-минлеккә» юл куймый иде.
Тыныч һәм бар нәрсәгә дә бик уйлап карап эш итә белә торган Тинчурин еш
кына үзенең үтә кайнар һәм гасаби дустын кирәкмәс урында кабынып китүдән,
хәтта гаделсезлеккә бара язып калудан саклап-тотып кала иде. Шунысы
куанычлы, Тинчурииның -килеп катышуына Кариев ачуланмый, кәефсезләнми,
дустының хаклы икәнен күрү белән тынычлана да ялгышын төзәтә иде. Шундый
бер хәл исемдә. 1917 елның декабре.
140
Театрда репетиция бара. Сәхнәдә -яшь, тәҗрибәсез .һәвәскәр артистка белән
сәләтсез, җитмәсә суфлерны ®ик начар тыңлый торган икенче бер артистка.
Мәскәүдән әле генә кайтып төшкән Тинчурин (ул Мәс- кәүдә газетада эшләгән
иде) килеп керде. Репетицияне бераз карап торгач, ул, рөхсәт тә сорамастан,
сәхнәгә менде дә, артисткага уңайсыз һәм килешми дип, мезан-сценаны
үзгәртергә кереште. Кариев белән Тинчуринның якын дуслар икәнен белмәгән
кешеләр, хәзер талаш куба инде дип, сагайдылар. Ләкин... берни булмады.
Кариев аз гына уйланып торды, күрәсең, төрле яктан үлчәп карады, һәм
Тинчуринның төзәтмәсе белән .килеште. Болар һәммәсе дә бик гади генә,
тавышсез гына, бик эшчән генә үтте. Режиссерлар әйтсеннәр, аларның
практикасында андый сәер хәлләр була микән, алар мондый хәлләргә тыныч
түзәләр микән. Аның әлләни сере юк: мондый түземлекнең нигезендә чын дус-
лык, Кариев белән Тинчуринның ‘бер-берсенә ышануы, театрны чынлап
яратулары, «мин-минлек»нең эзе дә булмавы ята иде шул.
Кариев трагиклар, комиклар, ә кайчакта резонерлар рольләрен башкара, ә
Тинчурин үзенең пьесаларында аның өчен рольләр иҗат итә иде. Алардан,
мәсәлән, «Соңгы сәлам»дәге Мөхәммәтшаны, «Сакла, шартламасын»дагы
Шакирҗаииы күрсәтергә мөмкин. Мөхәммәтшаны Кариев аеруча яратып уйный
иде һәм ул, чыннан да, онытылмас образ иҗат итте. Бу пьесаны җомга көннәрне
Казанның Зур театр- рында куйганда, дүртенче акт барганда, рус актерлары
кереп учак янындагы күренешкә (.Кариев белән Мангушевка) сокланалар, ре-
жиссерлардан Зотов белән Славянова бу күренешне, хәтта татар телен белмәгән
хәлдә дә, сокланып карарга була диләр иде.
Тинчурин геройлар ролен башкара иде (ул елларда герой-гашыйк амплуасы
бар иде). Сәхнә өчен бик килешле кыяфәте, тавышының йомшак тембры,
хәрәкәтләренең матурлыгы, хисләрен чын-чыннан бирелеп сурәтли алуы аңа
бик күп гүзәл образлар иҗат итәргә мөмкин-
Кәрим Тинчурин 1934 елныц 26 августында совет язучыларыныц I иче Бөтенсоюз съезды уцае
белән Мәскәүнец А. М. Горький исемендәге үзәк культура һәм ял паркында үткәрелгән очрашуда.
Икенче рәттә, сул яктан икенче — язучы Михаил Кольцов, өченче — Корим Тинчурин, дүртенче
— Заһидә ханым Тинчурнна.
;1ек тудырды. Алардан «Соңгы сәлам»дәге бөтен җаиы-тәне белән гашыйк.
ләкин оста сәүдәгәр дә булган Вахитны, «Беренче чәчәкләр»дәге үз-үзенә бик
ышанган, алдына нык бер максат куйган Хәмитне, Остров- скийның
«Төшемле урын»ындагы намуслы, туры сүзле Жадовны, Шил- лерның
«Мәкер вә мәхәббәт»ендәге бик ягымлы егет, ләкин кара көчләргә каршы
көчсез Фердинандны, «Ревизор»дагы көяз аферистны,. «Иосыф вә
Зөләйха»дагы нужа аркасында Фаизә бикә карчыкка өйләнергә мәҗбүр
булган җилкуар Сәфәргалине искә алырга кирәк. Шунысы мөһим, соңгы
пьеса башыннан ахырынача, тупас фарска аз гына да кинаясез, бик җитди
тонда бара иде. Үзенең күренекле партнершалары Болгарская, Ильская,
Арапова, Кушловская, Байкина һәм башкалар белән Тинчуринның бик күп
рольләрдә уйнаганын хәтерлим.
Татар театры Габдулла Кариевны бик иртә югалтты. Турылыклы дусты
Тинчурин татар театрын оештырган бу кешенең табуты өстендә ул башлаган
эшне дәвам итәргә ант итте. Остазы һәм дусты Кариез- ның традицияләрен
дәвам иттергән Тинчурин үзенең вәгъдәсен .изге итеп үтәде дисәм
ялгышмамдыр. Түбән һәм тар карашлы, көнче бәндәләрнең «син театрны
монополияңә әйләндердең» дигән хаксыз гаепләүләрен ишеткәне хәлдә,
мораль яктан зур кыенлыклар, эзәрлекләүләр күрә-күрә, Тинчурин да халык
өчен үз-үзен аямастан, көчләрен кызганмастан эшләде.
1920 елның декабренда Самара шәһәрендәге татар драма студиясе 55
сәхнә эшчесе әзерләп чыгарды. Менә шул 55 яшь артист һәм артистка
Тинчурин җитәкчелегендә Оренбургка җибәрелде. Коллективның теләве
белән труппага «Кариев исемендәге пролетар труппа» дигән исем бирелде.
Барысы да эшче һәм крестьян балаларыннан торган бу группа бик тырышып
эшләде. v
Тинчурин язган 33 пьесаның, чагыштырмача алганда, бик азы гына
басылып чыкты. Гадәттә ул бик ашыгып яза иде, чөнки ул иҗат итә башлаган
елларда әле театр яңа оешып кына килә һәм яңа әсәрләргә мохтаҗлык бик зур
иде. Театрда бик күп эшләгәнгә күрә, Тинчурин бары тик буш вакытларында
гына кулына каләм ала һәм күбесенчә төнлә белән, төнге 1 дән иртәнге 6 га
кадәр, башын күтәрми язып утыра иде. Ә 11 дә инде ул театрда репетициядә.
Яңа пьесаны тиз-тиз укыйлар, киңәшәләр һәм сәхнәгә әзерлиләр, ә пьесаны
бастырып чыгару турында уйларга вакыт юк. Тинчуринның алда мин әйткән
«Мәрҗәннәреннән тыш, халыкка билгесез 10—12 пьесасы (алардан «Кара
күз», «Мәзәкчән повар», «Стан»нарны әйтергә була), алардан тыш тагын
сәхнәдә куелган, ләкин басылып чыкмаган дистәдән артык пьесасы һәм вак-
вак хикәяләре калды.