ИРЕКЛЕ КЕШЕ ӘЙБЕР КОЛЫ БУЛМАС УЛ!
я. Н АЦИ БУЛЛИН
Татарстан Верховный суды председателе
азан урамнарының берсендә моннан берничә еллар элек бик сәер бер картны очраталар. Өстенә кырык ямау салынган иске бишмәт, аягына автомашина резинасыннан ясалган галош кигән ул картны узып баручылар кызганып үтәләр. Мәчет картлары Фазылгалләм Әхмәтҗанов дигән ул кешенең өе шып-шыр ялангач, ә үзе бик ярлы көн кичерә дип сөйлиләр. Менә шул карт спе-куляция өчен кулга алынгач, аны элек күргән һәркем бик гаҗәпләнә. Өен тентегәндә аңардан 24 килограмм алтын, 330 килограмм көмеш, 500 грамм энҗе, капчык-капчык дөге, шикәр, ящи.к-ящик кадак, менә дигән келәмнәр, кыйммәтле сервизлар, бик бәяле кием-салымнар табыла.
Явыз спекулянт төрмәгә ябылды. Ләкин ул анда да үзенекен итә: төрмә паюгын җыя, селедка, кильки балыкларын киптерә, шикәр кисәкләрен җыеп бара. Кешелеккә хас булган барлык нәрсәдән кул селтәгән шушы картның коточкыч комсызлыгына төрмәдә утыручы җинаятьчеләрнең дә исләре китә.
Мондый коточкыч әшәке ком-сызлык каян килгән соң? Бөек Ок-тябрьга кадәр Фазылгалләм Әх- мәтҖаиов сәүдәгәр булган, баю — җыю аның канына сеңгән. ^°вет кешеләре фаш итәрләр дип JPbiKKan бу бәндә кулындагы бай- I *наГЬ1 ^еләи яшәргә шүрләгән, ан- 11 соң яшеренеп көн күрүгә күч- ' 8. г
• № 9.
VIII В. И. Ленин, Әсәрләр, 31 т. 304 бнт.
113
кән, Һәм үзенә үзе тудырган мәх-рүмлекләргә дә бик җиңел чыдый башлаган. Алтыннары, көмешләре, энҗеләре күмелгән яшерен базлары аның дөньяда яшәвенең бердәнбер максатына, юанычына әйләнгән. Алар картның бөтен җанын, тәнен колга әйләндергәннәр.
Әйе, Фазылгалләм Әхмәтҗанов кешеләр бары тик әйбер өчен генә яшәгән, шул «алтын капчыгына» табынган ләгънәтләнгән иске дөньяның җанлы бер вәкиле. Менә шул «алтын капчык» музаларга хезмәт итүчеләрдән башлап гаскәр башлыкларна тикле бар кешене дә үзенең скәнҗәләрендә кысып тоткан. Гасырлар тирәнлегендә туган «Өем—ул минем крепостем», «Көчле белән талашма, бай белән көрәшмә», «Акчаның исе юк», «Кунакны киеменә карап каршы алалар» дигән һәртөрле «зирәк сүзләр» изүче сыйныфлар урнаштырган черек моральне, бүре законнарын, әшәке тәртипләрне шактый төгәл чагылдыралар. Ләкин кешелек дөньясының иң яхшы акыл ияләре кешеләр, әйберләрнең үзләре өстеннән хакимлек итүләрен алып ташлап, үз язмышларының чын хуҗаларына әйләнәчәк бәхетле заман турында хыял’итеп килгәннәр. Бөек остазыбыз В. И. Ленин хосусый милек турында хосусый милек «кешеләрне бер-берсеннән аера һәм ерткычларга әйләндерә», диVIII. КПССның XXII съездында
К
114
Н. С. Хрущев: «Безнең илнең, шулай ук барлык бөтен дөнья социалистик системасының бай тарихы кешене барлык социаль бәйлелек төрләреннән азат итүче һәм шәхеснең ирекле үсеше өчен киң мөмкинлекләр бирүче көч хосусый милек түгел, бәлки иҗтимагый милек булуы турында сөйли», диде. Менә шуңа күрә дә янчыклары тулган кешеләр түгел, ә коммунизм төзү эшенә башкалардан бик күп артыграк хезмәт салучы кеше-ләр безнең заманыбыз геройлары булып торалар. Бөтен тормышларын тар мещанлык белән чикләгән аерым бәндәчекләр алар янында искиткеч кызганыч һәм рухи гарип көн кичерәләр. Каһәрләнгән иске дөньяның әле һаман да яшәмәктә булган һәм бик нык ябышкак хорафатлары йогынтысына бирелгән андый бәндәчекләр безнең .илебездә әллә ни күп түгел. Ләкин гасырлар буе оешып килгән нәрсәләрдән тиз генә арынуы бик кыен. Әмма шуны да ачык истә тотарга кирәк, ул искелек калдыклары, нинди генә формада гәүдәләнсәләр дә, безнең барлык чынбарлыгыбыз белән кискен каршылыкка керәләр, киң җәмәгатьчелек аларга кискен отпор бирә.
Урицкий урамында яши торган Орловларның алма бакчасына үткән көзне берничә бала керә. Алар алма өзәргә керешәләр. Шулчакны Е. И. Орлова йөгереп чыга да ау мылтыгыннан ата һәм бишенче класста укучы бер малайның аягын яралый. Е. И. Орлова өчен малайның тормышы һәм сәләмәтлеге берничә алмадан да арзан булып тоела. Бәлкем, шул алма бакчасы Орловлар өчен бердәнбер яшәү чыганагыдыр? һич юк, Орловларның атасы белән улы заводта эшлиләр, алар яхшы хезмәт хакы алалар. Алар- ның йортлары үзләренеке, бакчалары, хәтта автомобильләре дә бар. Бәлкем, Е. И. Орлова бик томана, бик надан хатындыр? Юк шул. Ул совет власте шартларында урта белем алган, кинога йөри, радио тыңлый һәм безнең совет законнарын аның белмәве һич мөмкин түгел. Ләкин Е. И. Орлова үзенең милкенә кагылганны күрү белән бо- ларның барысына да кулын селеккән. Берничә алма ул хатынның акылын җуйдырган, кешене хайваннан аера торган ихтыярын җиңгән һәм аны, әйберләр колына әйләндереп, кулына мылтык алырга мәҗбүр иткән. Билгеле, мондый кыргый чыгыш җәьмәгатьчелектә катгый протест ту-дырды һәм гаепле Орлова совет законнары буенча тиешле җәзага тартылды.
Суд эшләрен тикшергәндә җи-наятьләрнең күбесенең нигезендә хосусый милекчелек, буржуаз пси-хология калдыклары ятканын күрәсең. Мәсәлән, караклык һәм взят- качылык кебек уголовный җинаятьләр кешенең ашарына булмаганнан эшләнми бит. Гадәттә бу категориядәге җинаятьчеләрнең шактый зур сума тәшкил итә торган милекләренә конфискация ясала.
Үзләрендә яшеренеп ята торган: искелек калдыкларын җиңә алмаган кешеләр кайчакларда тәмам гаҗәпкә калдыра торган үтә ямьсез әшәкелекләр эшлиләр. Күптән түгел генә без ирле-хатынлы Матвеевлар «эше» белән таныштык. Матвеевларның элекке торак мәй-данын алып, анда балалар бакчасын киңәйтергә булалар. Матвеевларга яңа салынган йорттан барлык уңайлыклары булган өч бүлмәле менә дигән квартирага ордер биргәннәр. Мондый яхшы .квартира 'бирелгәч, һәркем рәхмәт әйтеп шунда ук күчәр иде. Ләкин Матвеевлар иске квартираларындагы барлык агулык радиаторларын, идәндәге линолеумны кубарып, ваннаны, ишекләрне каерып алыге киткәннәр. Алар без бу нәрсәләрне үз акчабызга сатып алып куйдырдык дип акланырга азапланалар.. Тагын мондый бер факт китереп үтәргә була: Матвеевларның кызы нәкъ шул балалар бакчасында тәрбияләнгән һәм менә шуның өчен Матвеевлар шулай «рәхмәт белдер-гәннәр!» Ирле-хатынлы Матвеевлар эшли торган Казан елга порты ашханәсе һәм Юдино тимер юл станциясе коллективларының тәрбия роле нәрсәдән гыйбарәт булган соң дигән сорау туа. Күрәсең, ул коллективларда үзләрендә эшләүче
8* 115
кешеләрнең ничек яшәүләре белән, аларның настроениеләре белән, хо-сусый милек тенденцияләре ул кешеләрне нишләткәне белән кызыксынмыйлар булып чыга. Әгәр дә ул коллективларда идеология эше тиешле югарылыкта торса, суд утырышында «Матвеевлар эше»н тыңларга туры килмәс, һәм гомумән андый «эш» тумас та иде.
«Барлык экономик, социаль-көн-күреш, политик, хокук рычагларыннан кешеләрнең коммунистик аңлылыгын үстерү өчен, һәм буржуаз мораль калдыкларын бетерү өчен файдаланырга кирәк», диде Н. С. Хрущев партиябезнең XXII съездында. КПСС Программасының түбәндәге мөһим положениесендә бу фикер бик ачык гәүдәләнә. Аңарда болай диелә: «Партия буржуаз идеология һәм буржуаз мораль күренешләренә, хосусый милекчелек психологиясенә, юк-барга ышанулар һәм хорафатлар калдыкларына каршы көрәшне комму-нистик тәрбия эшенең состав өлеше дип карый».
Ихтыярсыздан шундый сорау туа: әгәр дә милек .кайбер гражданнарның акылларына шундый зарарлы тәэсир итә икән, милекне берьюлы бетерү яхшырак булмасмы? Юк, без милеккә каршы түгел.
Без бары тик ялангач идеяләр белән генә туендырыла торган аскетлар түгел. Безгә җир өстендәге рәхәтлекләр дә чит түгел. КПСС- ның Программасында партия «Советлар Союзында, теләсә кайсы капиталистик ил белән чагыштырганда, иң югары тормыш дәрәҗәсе тәэмин итү»не дөньякүләм әһәмиятле бурыч итеп куйды. Коммунизм ул кешеләргә үзләренең барлык материаль һәм рухи ихтыяҗларын тулысымча канәгатьләндерергә мөмкинлек бирә торган муллык җәмгыяте. Әле советлар власте яңа урнашкан гына көннәрдә В. И. Ленин болай дигән иде: «Әгәр дә мине әчмүхә кадак икмәк ала торган итеп хөрмәтләсәләр, бик рәхмәт андый хөрмәткә. Алдынгылык өчен хөрмәтләү ул куллануда да хөрмәтләү. Ансыз алдынгылык— ул хыял, болыт, ә без, шулай да, материалистлар бит.
9 В. И. Лени н, Әсәрләр, 32 т., 10 бит.
10 В. И. Ленин, Әсәрләр, 31 том, 300 бит.
Эшчеләр дә материалистлар; әгәр дә алдынгылык турында сөйлисең икән,, икмәкне дә, кием-салымны да, итне дә бир»1. Мода буенча тегелгән костюм булдыру, яхшы мебель алу, яңа квартирага күчү безнең кайсыбызны гына куандырмый икән! һәркемдә дә табигый матурлык тойгысы булганга һәм искегә караганда яңа нәрсә күңеллерәк булганга гына куандырмый ул. Өеңдә ниндидер яхшы нәрсә була икән — бу иң элек синең намуслы хезмәтеңнең җимеше, коммунизм төзү эшенә керткән өлешеңнең ниндидер символы бит. Җәмгыятькә көчеңне, белемеңне, сәләтеңне син никадәрле күбрәк бирсәң, сип рәхәтлектә яшәүгә шул тикле күбрәк хаклысың. Кичә зиннәтле нәрсә саналган әйбер бүген бик күп кешеләр өчен беренче кирәкле нәрсәгә әйләнә икән, бу ниндидер «таркалу» була, «артык милек җыюга» әйләнә дип шикләнергә һич ярамый. Мәсәлән, безнең көннәрдә массовый товарларга әйләнгән шул ук сәгать, фотоаппарат, радиоалгыч яки телевизорларны алырга була. Ә бит беренче бишьеллык чорында безнең аларны һәркемдЬ дә булдыру турында уйларлык мөмкинлегебез юк иде, бик күпләр аларны зиннәт әйберләре саныйлар иде. Ләкин шул заманнарда ук инде А. М. Горький: «Мине зиннәтле әйберләргә гомумән каршы дип уйламагыз, мин зиннәтле әйберләрнең һәркемдә дә булуы яклы, әмма мин әйберләргә табынуга каршы», дип язды. Бу сүзләр бик уйлап әйтелгән һәм тирән мәгънәле сүзләр, аларда безнең хосусый булмаган, ләкин шәхси булган милеккә мөнәсәбәтебез ачыла. «Хосусый милек, — ди В. И. Ленин,— ул талау»9 10. СССР гражданнарының шәхси милеген совет законнары яклый, һәм, күрәсең, иҗтимагый продукт социалистик принцип белән бүленү сакланып килгән барлык вакыт эчендә дә шулай яклаячак. Ләкин «минем диваным», «минем /
гардеробым» һәм башка шундый «минеке» дигән әйберләр бөтен дөньяны капламаска, миңа хуҗа булмаска, минем үз-үземне тотуыма хуҗа булмаска тиеш. Ә менә әгәр . дә мин иҗади хезмәтне үземнең бердәнбер һәм төп максатым итеп куя алмасам, саранлык һәм күршеләрдән ямьсез көнләшү кебек әшәке һәм сукыр инстинктларга юл куйсам, алар хуҗа булачаклар.
Күптән түгел генә мин Әминә һәм Шамил Гайнетдиновлар белән таныштым. Алар икесе дә Казанда «Сантехприбор» заводында слесарь булып эшлиләр, балалары өчесе дә мәктәптә укый. Бу бик гади совет семьясы. Гади генә мебель белән җиһазланган җыйнак кына өйдә матур гына яшиләр. Аларның мул тормышта яшәгәннәре күренеп тора, әмма алар нормаль тормыш өчен, ял өчен, балаларын тәрбияләр өчен кирәкле әйберләрне генә алалар. Бу семья тәмам буш җирдә оешкан дияргә була. Квартирадагы бар нәрсәне алар үз кул көчләре белән эшләп тапкан акчага алганнар. Шамил шул квартиралары урнашкан йортны салуга үз кул көче белән катнашкан.
Гайнетдиновлар белән мин тор-мышның мәгънәсе турында озаклап сөйләшеп утырдым. Гайнетдиновлар, тормышның бөтен мәгънәсе җәмгыять файдасына намуслы хезмәт итүдә, диләр. Алар үзләре эшли торган заводта ясалган эшләнмәләрнең Мәскәү университетының яңа бинасы, Варшавадагы Культура сарае, Кремльдәге КПССның яңа Программасы кабул ителгән әкияттәгедәй матур Съездлар сарае җиһазларына керүе белән горурла-налар. Шул ук вакытта алар үзләренең квартиралары белән дә: аның файдалы һәм бик кирәкле җиһаз белән баюына да шатланалар. ■
Бу семьяны хәзер радиоалгыч кына канәгатьләндерми башлаган. Гайнетдиловлар телевизор алырга җыеналар. Моннан берничә ел элек, әле бездә телевизорлар аз ясалган чакта, Гайнетдиновлар бу турыда уйламаганнар да. Ныклап уйлап карыйк әле: кайсы капиталистик илдә эшче үзенең семьясының тормыш шартлары яхшыруын бөтен дәүләтнең экономик үсеше белән бәйли ала икән? Ә менә безнең Советлар иле эшчеләре Гайнетдиновлар моны бик яхшы төшенәләр һәм үзләренең заводларында барлык сәләтләрен һәм көчләрен биреп эшлиләр.
Алар үзләренең квартираларындагы диваннары, өстәлләре, радио-алгычлары белән алар өчен фәлән сум акча түләгәннәре өчен түгел, бәлки шул әйберләр билгеле бер күләмдә шушы хезмәт ияләре бөтен җәмгыять файдасына керткән хезмәтләрен гәүдәләндергән өчен горурланалар.
Юк, Җир шарындагы иң ирекле кеше булган совет гражданины әйберләр колы була алмый һәм һич булмас та! Коммунизмга якынайган саен аның тормышы матурланганнан матурлана барыр, аңардагы бөек мораль сыйфатлар тагы да көчлерәк чәчәк атар. Илебездә к ы й м м әтл е әйберләрне җә м гы я тькә бүләк итеп бирү кебек соклангыч күренешләрнең һаман ешрак күренүе моны бик ачык раслый. Бездә хәзер җәмгыятькә, совет халкына бик кыйммәтле шәхси китапханәләр, картиналар җыелмалары, мәктәпләр, балалар бакчалары һ. б. салу өчен акчалар бүләк итәләр. Безнең Татарстанда СССР Верховный Советы депутаты академик А. Е. Арбузов үзенең дачасын балалар учреждениесенә бүләк итте, бер группа художниклар Әл- мәт районындагы «Зәй» колхозына иң яхшы картиналарын бүләк итеп, шунда сынлы сәнгать галлереясе оештырдылар. Бөек грузин шагыйре Шота Руставелиның: «Яшергән әй-берең югала, ә биргән әйберең ул синеке булып саклана» — дигән ил-һамлы сүзләрен раслагандай, совет кешеләре шау-шусыз, йөрәкләре кушуы белән патриотик эшләр эш-лиләр.