Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГОМӘР БӘШИРОВ ӘСӘРЛӘРЕНДӘ ХАЛЫК ПОЭЗИЯСЕ


иде-сигез гасырлык тарихы булгаи язма әдәбиятыбызны өйрәнү, аның үсү юлларын бәяләү буенча соңгы елларда күп кенә фәнни хезмәтләр басылып чыкты. Бу хезмәтләрдә әдәбият фәне алдында торган төп мәсьәләләрнең күбесе игътибар үзәгенә алынды. Ләкин, безнең карашыбызча, әдәбият фәненең гаять җитди бер тармагына җитәрлек әһәмият бирелми киленә. Ул — әдәбият һәм фольклорның бер-беренә мөнәсәбәтләре мәсьәләсе.
һәрбер халыкның язма әдәбияты кебек, безнең татар әдәбиятының да төп чыганагы, башлангыч чишмәсе, һичшиксез, халык иҗаты.
Мәгълүм ки, кешелек җәмгыяте гадидән катлаулы тормышка таба үсә, күтәрелә килгән. Димәк, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр дә торган саен катлаулана һәм кискенләшә барган, тормышта берсеннән- берсе мөһимрәк вакыйгалар туа торган. Элекке традицион фольклорны саклау һәм аны баету белән беррәт- тән, үскәннән-үсә һәм үзгәрә барган тормышны тагын да тулырак, тагын да тирәнрәк чагылдыра алырлык әсәрләр — яңа жанрлар тудыру кирәк булган. Шул нигездә халык һәрбер тарихи чорның үзенә хас сыйфатларын чагылдырырлык йөзләрчә һәм меңнәрчә мәкаль һәм табышмаклар, җырлар һәм бәетләр, әйтемнәр һәм тапкыр сүзләр иҗат итә килә.
Халыкның күңел байлыгы булып хезмәт иткән фольклоры язма әдә-биятка нигез ташы булып ята. Халык поэзиясеннән тема һәм өлгеләр алу, аның тел байлыгыннан файдалану өчен фольклорга мөрәҗәгать итү борын-борыннан язучылар практикасына кергән бер алым ул.
Халык авыз иҗатының төрле үр-нәкләре Утыз Имәни, Мәүлә Колый һәм Кандалый иҗатында-булган кебек, фольклорның кыйммәтен тагын да тирәнрәк аңлап эш иткән Каюм Насыйри һәм Г. Тукайдан соң аның язма әдәбиятта тоткан урыны көчәя һәм үскәннән-үсә бара.
Бөек Октябрь социалистик рево-люциясеннән соң матур әдәбият ал-дына халыкның үз тормышын, аның күптәнге өметләрен, идеалларын ча-гылдыру бурычы куелгач, язма әдәбият белән халык авыз иҗатының үзара бәйләнеше һәм бер-берсенә йогынтылары тагы да көчәйде. Мәҗит Гафури, Шәриф Камал, Галимҗан Ибраһимов, Һади Такташ, Фәтхи Бурнаш, Кави Нәҗми, Муса Җәлил, Г. Толымбай, Кәрим Тин- чурин, Таҗи Гыйззәт кебек язучыларның халык авыз иҗатына ихтирамнары гаять зур булды. Хәзерге көн язучыларыннан Хәсән Туфан, Гомәр Бәширов, Мирсәй Әмир, Шәйхи Маннур, Әмирхан Еники, Ибраһим Гази, Фатих Хөсни, Габ- драхман Әпсәләмов һ. б. лар да үз иҗатларында фольклорга, аннан иҗади файдалануга зур игътибар бирәләр.
Ләкин, татар әдәбиятында фольк-лордан файдалануның бик матур үр-нәкләре һәм уңышлы алымнары
ТӘНКЫЙТЬ
Ж
118
булуга карамастан, бу мәсьәләнең аерым рәвештә тикшерелгәне, игъ-тибар үзәгенә алынганы юк. Бу мә-каләдә без, шушы мөһим мәсьәләне тикшерә башлауга бер кереш ясау төсендә генә булса да, язучы Гомәр Бәширов иҗатының нәкъ әнә шул ягына, ягъни аның әсәрләренең халык поэзиясе белән бәйләнеше мәсьәләсенә тукталырга булдык.
$ s *
Әдәби иҗат процессы шулкадәр катлаулы, шулкадәр нечкә һәм аңлатуы кыен булган четерекле бер процесс ки, ул турыда сүз йөртү өчен үз өстеңә бик зур җаваплылык алып һәм фикереңнең дөреслегенә бик нык ышанып керешкән сурәттә дә кайбер мәсьәләләрне аңлатуда ялгышуың бик мөмкин.
Шуңа карамастан, без Гомәр Бә-широв әсәрләрендә халык иҗатының ниндирәк урын тотуы мәсьәләсен берникадәр тикшереп карамакчы булдык.
Билгеле, һәр язучы халык авыз иҗаты әсәрләренә үзенчә якын килә һәм аны үзенчә файдалана. Берәүләрне фольклор әсәрләренең сюжеты кызыксындырса, икенче берәүләрне алардагы тел байлыгы, җөмлә төзелеше, сүз агышы мавыктыра.
Халык җырларын яки мәкальләрне персонажлар теленә кертү юлы белән файдалану — шактый таралган алым. Дөрес, халык авыз иҗаты әсәрләреннән файдалану, алар- ны урынлы куллана белү бик мактаулы бер факт һәм шул ук вакытта бик катлаулы эш тә. Әлбәттә, язучының фольклорга мөнәсәбәте аның үз әсәренә халык мәкальләрен яки җырларын күпләп кертүе белән һич билгеләнми. Бу җитди мәсьәләгә андый үлчәү белән килү — фор- маль юлга басу булыр иде.
• Халыкның авыз иҗатыннан фай- лануда таләп ителергә тиешле булган төп бер шартны Г. Бәшировның уңышлы үтәвен әйтеп китәргә кирәк. Ул һәрбер мәкаль һәм әйтемнең җыр һәм әкият яки сөйләкнең эчке рухи мәгънәсен тирәнтен аңлап, алармы кирәк урында гына куллана. Гомәр Бәширов әсәрләренә кертелгән фольклор элементларының һәрберсе әсәрнең бөтен эчтәлеге, аның сюжеты, теле һәм эчке рухи байлыгы, бик нечкә нюанслары белән ныклы бәйләнештә бирелә, һәрбер мәкаль, әйтем яки халык җырының үз урынында кулланылуы әсәрнең эчтәлеген баетуга, әдәби стилен матурландыру һәм төзеклән-дерүгә, тормыш күренешләре белән ныграк бәйләргә, халык рухы белән сугарырга ярдәм итә. Аның фольк-лордан файдалану алымын тулырак аңлау өчен башта авторның үз сүзләрен искә төшереп үтү урынсыз булмас. «Реализм теле» (1952 ел) исемле мәкаләсендә халык авыз иҗатына булган карашын Г. Бәши- роз түбәндәгечә аңлата: «Телемне баету, әсәремдәге тел кимчелеген бетерү өчен халыкның бетмәс-төкәнмәс күңел хәзинәсенә — халык иҗатына мөрәҗәгать итәргә булдым. Бу фикер миндә Алексей Максимович Горький иҗатын өйрәнгәндә туды... Авыз иҗатын өйрәнү — кыйм;мәтенең иге-чиге булмаган яна хәзинә табу белән бер* иде. Менә кайда саклана икән халыкның күңел гәүһәрләре! Оста тел, тапкыр сүз, тирән мәгънәле әйтемнәр — халык күңеленең саф чишмәсендә болар барысы да бар икән... Тирәнрәк өйрәнә башлагач, халык әкият-ләрендәге, халык җырларындагы мәгънә тирәнлеге, сүз тапкырлыгы,, художество көче мине, яңа ачкан дөнья кебек, хәйран калдырды.. Оста кулланылган, үз урынында әйтелгән гади сүзнең шундый тасвир көче, шундый тирән философик мәгънә бирә алуының серен дә шунда төшендем. Горький хикәяләрендәге ул гади сүзләр тормыш тәҗрибәсенең сөземтәсе белән баетылганга күрә шулай көчле булганнар ' икән».
Г. Бәшировның халык иҗатына мәхәббәте, үзенең әсәрләрен халык поэзиясе белән шулай сугаруы очраклы хәл түгел, ә аның иҗаты өчен иң характерлы бер күренеш. Ниһаять, язучының халык иҗатына булган мөнәсәбәте — ул аның үзен тудырып тәрбияләп үстергән туган халкына кайнар мәхәббәтенең бер чагылышы дип тә әйтергә мөмкин.
119
Г. Бәширов үзенең әсәрләрендә фольклорның барлык төр һәм жанр-, ларын «эшкә җигә», аларны әдәбиятка оста хезмәт иттерә белә.
«Сиваш» повесте гражданнар су-гышының әһәмиятле бер чорын, аның геройларын әдәби образларда тасвирлап биргән һәм халык тара-фыннан яратылып укыла торган бик популяр әсәрләрнең берсе.
Авылның түбән катлавыннан чыккан Шәмси исемле егет повестьның төп образларыннан берсе. Тыйнак, юаш егет Шәмси фронтка җилгән вакытында туган авылын, аның та-бигатен бик сагына. Ул авылын са-гынып, бик борын заманнарда, ка-ләмнәр каурый булган чакларда җырлана торган борынгы солдат җырларын да җырлый:
Кич утырып хатлар яздым, Каурый минем каләмем;
Иртәнге җил, кичке салкын Булсын сезгә сәламем.
Ләкин Шәмсине үзе өчен генә җырлау канәгатьләндерми. Аның әкият батыры кебек «күз ачып йомганчы» туган авылына кайтып, авыл янындагы Киек тавы башыннан торып җырлап җибәрәсе, җыр, моң аша үзенең исән-сау икәнен авылдашларына белдереп, тиз генә көрәш сафына, үзенең постына кайтасы килә.
Өлкән сугышчылардан Әхмәди Вәлитов та халык арасыннан чыккан кеше. Ул үзенең тапкырлыгы, курыкмаучанлыгы, кыюлыгы белән әкиятләрдәге утта янмый, суда батмый торган халык батырларына охшый төшә.
«Сиваш» повестена фольклор эле-ментлары күп кергән. Җырларны, мәкальләрне, кайбер урыннарда герой л арның уй -тойгылары н, ки ч е- решләрен тәэсирлерәк, тирәнрәк итеп бирү өчен кулланылган халык иҗатына хас алымнарны аңарда күп очратырга мөмкин.
Татар һәм рус халык җырларының, мәкаль һәм әйтемнәрнең, солдат җырларының оста һәм урынлы кулланылуы әсәрдәге аерым вакый-галарны һәркемнең күз алдына китереп бастырырлык итеп сурәтләүгә һәм вакыйгаларның үзәгендә торга н су гы ш ч ы л а р н ы ң характерларын, кичерешләрен һәм эшләрен типик итеп бирергә ярдәм иткән.
Язучының үз халкына, аның га-сырлар буе иҗат итеп килгән фольк-лорына мәхәббәте һаман киңәя һәм тирәнәя бара. Моның шулай икәнлеген раслау өчен аның «Урман шаулый» исемле хикәясенә тукталып үтәргә мөмкин.
Зур осталык белән язылган бу хи-кәянең үзәгендә яшь татар компози-торы образы тора. Үз халкын чын күңеленнән яратучы яшь композитор совет халкының бүгенге бәхетле тормышын гына түгел, бәлки аның якты киләчәген дә матур һәм көчле музыка теле белән әйтеп бирергә тели. Аның уенча, булачак яңа әсәр бер татар халкының моңы белән генә чикләнергә тиеш түгел. «Ул көй, — ди яшь композитор Фәтхи,— безнең илнең көрәшедәй ашкынулы, хәзерге көндәй тирән мәгънәле, дәртле булыр. Ул безнең яшьлегебез кебек үк ялкынлы, омтылышлы, үзебез шикелле үк җилкенчәк булыр. Аны тыңлаганда кешеләрнең яшәрәселәре, гел яшь буласылары килсен! Аннары тагын ул көй бер милләт моңы эчендә генә бикләнеп калмасын! Аны үзбәк тә, рус та, татар да — һәммәсе дә аңласын, яра-тып тыңласын!»
Халыкчан көй язарга омтылган Фәтхи иң элек үз илен, үз халкын чын күңелдән ярата һәм аның үткәне белән бик нык кызыксына. Ләкин иҗат кешесе өчен халыкның үткәнен белү генә җитми. Ул хәзерге тормыш белән якын бәйләнешкә керергә, халыкның бүгенге һәм киләчәк турындагы якты өметләрен, омтылышларын да тирәнтен аңлый алырга тиеш. Нәкъ шуңа күрә Фәтхи үз халкының үткән тарихына, аның борынгы көй һәм җырларына мөрәҗәгать итә дә. «Элекке халык җырларында халыкның күз яше, ятим балалар, бичара аналарның ыңгырашуы ишетелә. Шулай да алар көчле булырга, яшәргә өндиләр. Чөнки аларны бит мәңге яши торган халык үзе тудырган!» — ди ул, һәм мисал итеп, иптәшенә, тирән дулкынлану белән, халык арасында бик киң таралган «Сәфәр көе»нең тарихын сөйләп бирә.
120
йөрәкне сыкрата торган элекке кайгы-хәсрәт моңнарына каршы Фәтхинең яңа, дәртле «көй, кояш нурлары бәреп тора торган шатлык көе иҗат итәсе килә. Бәлки бу яңа көй халыкның электән калган моң- сагышын, кайгы-хәсрәтен оныттырыр иде?
Моннан 24 ел элек язылган бу хикәядә авторның музыка иҗатына зур ихтирам һәм ышаныч белән каравы ачык чагылу белән бергә, халыкчан сәнгатьне тудыру өчен халык тормышын өйрәнүнең төп шарт итеп куелуы әсәрнең әһәмиятен тагын да күтәрә.
Халык иҗатына, аеруча халык җырына тирән мәхәббәте Г. Бәши- ровның 1940 елда басылып чыккан «Кунак егет» исемле хикәясендә тагын да көчлерәк сизелә.
Хикәядә тасвирланган вакыйгалар шау-гөр килеп торган зур тормыштан читтә, каядыр шунда, караңгы урман буенда посып кына утырган кечкенә генә бер йортта яшәүче Гыйлаҗи абзыйлар семьясында бара. Монда күп нәрсә халык әкиятләрендә тасвирлана торган мохитны хәтерләтә: карурман буе, өйдә сукыр лампа, тышта караңгы шомлылык, этләр өрә... йорт хуҗасы көннәр буе урманда югала, өйдә хатын-кыз гына кала. Менә хәзер алар янына юлбарысмы, сихерле карчыкмы килеп керер кебек... Ә менә язның бер төнендә бу өйгә кызылармеецлар авыр яраланган бер иптәшләрен кертеп калдыралар. Тазаруына өмет итеп түгел, юк, аларча, яралы солдат аннан узган, ичмаса, караңгы төндә юлда бар-ганда үлмәсен, кеше кулында, җылыда үлсен дип кертәләр.
Язучы нигә әкияткә охшаган шун-дый хәлне сайлаган? Теләсә, ул шул ук вакыйганы бик җиңел рәвештә шәһәргә яисә зур авылга күчерә алган булыр иде. Хикәядә тасвирланган вакыйгалар, хикәянең эчтәлеге, андагы образлар аша гына түгел, бәлки язу алымы һәм вакыйгаларга урын сайлавы белән үк язучы революциянең көтелмәгәндә күктән килеп төшкән бернәрсә түгеллеген расларга тели. Революцион көрәш шәһәрләрдән генә шаулап узмаган. Ул менә монда, карурман эчендә дә халыкның үз эше, аның тормышының бер кисәге. Шунлыктан әллә кайдан килеп чыккан чит-ят бер башкорт егетен Гыйлаҗи да, аның хатыны да үз уллары кебек каршы алалар. Күрәсең, язучы шушы алымны сайлаган икән, ул моның белән әллә кайдагы караңгы урманда югалып калган татар агаеның да революцияне үз эше, күптән көтелгән бер хәл итеп кабул иткәнлеген халыкчан тел белән, халыкка якын образларда, халыкның күңеленә сеңдерерлек итеп, әкиятчә үк шартта тасвирлауга ирешкән.
Шуның өстенә мондый шарт (матур табигать эче, тынычлык) ике яшь кешенең мәхәббәтендәге интим якларны, мәхәббәтнең көчен, саф-лыгын көчлерәк итеп бирү өчен дә уңай килгән.
Хикәядә алынган яңа тормыш вә-киле— гражданнар сугышы герое Йомабайның электә байлар һәм патшалар тарафыннан икеләтә изелеп, кимсетелеп яшәгән Гыйлаҗи- лар йортына бөтен табигатьнең уяну, яңару һәм яшәрү чоры булган яз көнендә килеп керүе хикәянең эчке-мәгънәви яңгырашын шактый көчәйтә. Кызыл көрәшче белән бергә бу йортка язгы табигать кебек яңа һәм гаҗәп җылы бер һава килеп керә. Әле генә үлем якасын-да торган, ләкин менә шушы Гыйлаҗи агай семьясының туганнарча кайгыртуы һәм йөрәк җылысы яр-дәмендә үлемнән котылып калган Йомабай бик тиз вакыт эчендә яңадан көрәш сафына басарлык булып сәламәтләнә. Язучы шушы кечкенә генә хикәясендә туган илебезнең бай табигатен һәм аның матурлыгын, менә әле генә яңа тормышка аяк баскан ике милләт хезмәт ияләре арасындагы матур һәм ягымлы туганлык дуслыгын, Йомабай белән Фәһимә арасындагы «чиге дә, тиңе дә булмаган» саф һәм тирән мәхәббәтне аз сүз, ләкин зур осталык белән әйтеп, сәнгатьчә сурәтләп бирүгә ирешә.
Бу хикәянең шулай көчле тәэсир итүенең, аның бервакытта да искерми һәм картаймый торган чын- чыннан матур хикәя булып калуы
121
ның төп сәбәпләреннән берсе, без-неңчә, аның, алда әйткәнебезчә, әлеге шул халык күңеленә якын итеп язылуында, халык поэзиясе белән сугарылуында.
Башкорт егете Йомабай җырлый башлау белән: «Еракта җәелеп яткан яшел җәйләүләрдәй киң, Урал тауларының итәгендәге агым сулардай бормалы, дала җилләредәй иркен сулышлы бу ерак илләр моңын Идел буеның зифа наратлары белән салкынча -кичке тынлыгы йотлыгып тыңладылар», — ди автор.
Менә тагын бер мисал. «Идел буеның бай табигате эчендә аккаен- га сөялеп, «Зөлхиҗә көе»ң тыңлап торган Фәһимәгә «Зөлхиҗә үзе җырлыйдырсыман тоела башлады. Әллә елыймы икән ул? Гел җырласын иде ул, гел җырласын гына иде. Дөнья шундый ямьле, күңелгә шундый рәхәт, еламый гына булмыймы икән соң?..» Бу җыр Йомабай белән Фәһимә арасында булган кайнар мәхәббәтне көчәйтеп җибәрүгә хезмәт итә һәм аларны көрәшкә чакыру гимны булып яңгырый.
Гомәр Бәшировның Бөек Ватан сугышы елларында колхоз авылы һәм аның кешеләрен сурәтләүгә багышлап язылган «Намус» романы татар совет әдәбияты үсешендә зур бер адым, мөһим бер вакыйга булды. Язучы үзенең бу әсәрендә Бөек Ватан сугышы чоры авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәреп баручы Тимри һәм Мансурав, Нәфисә һәм Айсылу, Мәүлиха һәм Шәмсетдин •кебек онытылмаслык образлар иҗат итте.
Халык эчендә яшәү, аның тарихы һәм хәзерге тормышы, культурасы һәм рухи кичерешләре белән тирәи- тен таныш булу язучыга халык тормышын киң күләмдә, төрле яклап яктыртырга мөмкинлек биргән. Әсәрдә алынган һәрбер аерым образның язмышы реаль тормыш вакыйгалары белән, халыкның тарихы белән тыгыз бәйләнештә сурәт-ләнгән. Шунлыктан укучы әсәрнең һәрбер юлын үзе белгән, үзе күргән, үзе кичергән вакыйга кебек итеп яратып, якын күреп укый да.
Бу романның югары сәнгать әсәре булып, әдәбиятта мактаулы урын тотуында фольклорның да өлеше аз түгел.
Халык иҗаты алымнарын әдәбиятка оста хезмәт иттерә белү иң башта романның сулышын, аның диапазонын киңәйтергә ярдәм иткән. Романдагы вакыйгалар яз көне башлана, Октябрь бәйрәме көнне тәмам була. Әмма Байтирәк авылы кешеләренең шул кыска гына вакыт эчендә башларыннан узган вакыйгалар, бу авыл тормышында гына түгел, бөтен ил, бөтен татар халкының тарихында зур урын тоткан тарихи вакыйгалар җирлегендә баралар. Анда Пугачев явы да, революция еллары да, колхоз төзелеше вакытындагы каты сыйнфый көрәш тә, күрше авыллар арасындагы элекке ызгыш та, Тимери агайның борыңгы бабалары да, Тнмеринең үзенең ничек башка чыгуы да, хәтта азмы-күпме а>вылның киләчәге дә бар. Язучы моның белән тормыш һәм көрәш күренешләрен логик бәй-ләнештә һәм үсештә тасвирлауга ирешә. Моның өчен ул, алдарак китереп үтелгән мисалдагы кебег- рәк, әкият алымын, әкият сөйләмен куллана. Мәсәлән, Тимери карт образы аша язучы халык гакылы, халык тәҗрибәсе белән сугарылган һәм бары тик Бөек Октябрь җиңүләре аркасында гына ирек, азатлык алып яңа, совет төзелешенең тирән мәгънәсен, аның тәмен һәм ямен белеп эш итүче кешене сурәтләүне (бурыч итеп куйган. Ти-мери картның колхоз эшенә чын кү-ңелдән бирелгәнлеге үзеннән-үзе, очраклы рәвештә генә килеп чыккан бер хәл түгел икән. Аның җепләре бик ерактан сузылып килә икән. Шуны дәлилләү өчен язучы үз әсәрендә Тнмеринең ерак бабаларыннан берсе булган Моратай батыр турындагы сөйләкне кертеп җи- , бәрә. Тарихи легенда төсендә, тел һәм стиле ягыннан сокландырырлык итеп эшләнгән бу сөйләк аша Моратай кебек хезмәт ияләре вәкилләренең гасырлар буенча алып барган азатлык көрәше укучының күз алдына җанлы бер күренеш булып килеп баса. Күп кан, чиксез корбаннар бәрабәренә алынган бу азатлыкны Тимери картның сугыш
122
вакытында җаны-тәне белән саклавы укучы күз алдына бик табигый бер хәл булып килеп баса.
Беренче карашка шушындый алым белән язучы аерым кешеләрнең тормыш юлларын тасвирлап бара кебек кенә күренергә мөмкин. Ләкин алай гына түгел шул. Тиме- ригә бәйләнештә халык тормышының шактый ук борынгы чоры ачылган. Инде /Мыек Шәмсетдин килеп керүгә, авылда революция еллары, авыл ярлысының, димәк, хезмәт ияләренең революцияне ничек кабул итүе күз алдына килеп баса. Гомер буена ачы тир түгеп байларга эшләп йөргән, күп еллар буена көтүчелектән башы чыкмаган бу ярлы крестьян, 1917 елда үз авылларына кайтып төшкән Сибай партизан кушуы буенча халыкны җыенга өндәргә чыга.
— «һәй, уян, халык, кузгал, тор барың! Һәй, җыенга, патша төше-рергә... һә-ә-й, җыенга!» — дип га-сырлар 'буена хезмәт ияләрен изеп, җәберләп торган Романовлар тәхетенең чәлпәрәмә килүен бөтен авыл буена яңгырап киткән көр һәм көчле тавыш белән хәбәр итә. Болай итеп җыелышка дәшү формасы ягыннан бик борынгыдан килгән гадәт. Әмма бу очракта ул язучы тарафыннан фольклорга якынайтып һәм киеренке шартларда «зур йөкләмә» белән бирелгәнлектән, коммунист Сибайның хезмәт ияләрен азатлык өчен көрәшкә өндәве булып яңгырый. Батрак, көтүче Шәмсетдин халыкны патша төшерергә чакыра! Язучы тарафыннан тирән мәгънә салынган бу вакыйга аша коммунист Сибай образы да ачыла, шуның белән бергә, әсәргә элекке авыллар өчен характерлы булган һәм иске тормыш — сыйнфый җәм-гыятьнең ачысын-төчесен үз җилкә-сендә татыган Шәмсетдин образы да килеп керә.
Коммунист Сәрьянның кулаклар тарафыннан атып үтерелүе турындагы вакыйга да фольклор әсәре стиленә якынайтып бирелгән.
Язучының иҗат алымы, бигрәк тә аның иҗат лабораториясе турында сүз барганда һәр мисалны, хәтта һәрбер кечкенә детальне аңлату мәсьәләсендә дә бик сизгер, игътибарлы һәм сак булырга кирәк. Мәгълүм ки, әсәрдә Сәрьян революция һәм яңа тормыш өчен җанын аямыйча көрәшеп һәлак булган халык батыры дәрәҗәсенә күтәрелеп күрсәтелгән. Автор моңа ничек ирешкән? Бу эпизодның нигезендә тормышта булып узган чын вакыйга ята булса кирәк. Авторның туган абыйсының революция елларында ярлылар комитеты председателе булып эшләвен, күмәкләшү чорында язучының үзенең дә авылда эшләгән булуын искә алыйк. Тормышның үзендә булган һәм, ихтимал, язучыны күп еллар буенча дулкынландырып килгән әнә шундый вакыйгалар язучының иҗат хыялы аша «түгәрәкләнеп» һәм халык поэзиясе белән сугарылып чыгуы нәтиҗәсендә онытылмастай бер эпизод булып әдәбиятка килеп кергән һә.м шул рәвешендә, әдәби факт буларак, яңадан яши башлаган.
Ә Хәйдәрнең балачагын сурәтләү уңае белән авыл егете Хәсбинең, авылга беренче тракторны алып кайтуы турындагы сөйләк суканы, сабанны ташлап машина белән эшләү юлына аяк баскан колхоз авылының беренче көннәрен бик матур итеп күз алдына китерә. Бу сөйләк һәм легендаларның барысы да романның берничә урынында төрле вакыйгаларны сурәтләү уңае белән кертелгәннәр.
Бөек Октябрь социалистик рево-люциясе хезмәт ияләренә үзләренең көчләрен һәм тормышта тоткан урыннарын анык билгеләргә тулы мөмкинлек бирде. Тормышның эш һәм хезмәт аркасында гына үсүен аңлау халык массаларының күңелләрендә билгеле бер горурлык тудырды һәм аларның революцион көрәштә актив катнашуларына кин юл ачты. «Намус» романында хезмәт белән революцион Көрәш һәм туган илне саклау идеяләре, бөек Горький әсәрләрендәге кебек, хез-мәт ияләренең төп идеаллары буларак алга куела. Романда алынган геройларның эш һәм көрәш, дуслык һәм бердәмлек нигезендә җиңеп чы-гулары укучыны алга, яңа көрәшләргә рухландыра. Нәфисә һәм Гөл-
123
зәбәр, Мәүлиха һәм Зәйнәпбану, Хәйдәр һәм Айтуган карт, Тимери^ һәм башка бик күп, бик күп кол-' хозчылар чын-чыннаи хезмәт үрнәкләре күрсәтәләр. Халыкның «тырышкан табар, ташка кадак кагар» мәкаленә чын күңеленнән ышанган бу кешеләр үз эшләрен күрсәтү яки шуның өчен кемнәндер макталу өчен эшләмиләр. Яңа тормыш төзү һәм илне саклау максатларыннан чыгып эшләнгән бу тырыш хезмәт алар тарафыннан элек-электән, ата- бабадан килә торган гадәти бернәрсә, изге бер эш итеп үтәлә. Бу исә безнең совет кешеләренең рухи һәм мораль үсешен, аларның хезмәткә дан эше итеп карау югарылыгына күтәрелүләрен бик матур итеп раслый.
Г. Бәшировның һәрбер герое белән бергә, бер уй, бер теләк һәм бер омтылыш белән яшәве әсәрнең һәрбер юлыннан күренеп тора. Ул үз геройларыннан кайгыга, хәсрәткә юлыккан кешеләр белән бергә кайгыра, аларның уңышларын, шатлыкларын күреп чын күңеленнән куана белә.
Халык иҗаты aiBTopra әсәрдә алынган геройларны үзенчәлекле, аларның һәрберсен үзенә, тик аңа гына хас характерлы итеп гәүдәләндерергә ярдәм итә. Менә, мәсәлән, Мәүлиха карчыкның үз фикерләрең халык мәкальләре ярдәмендә бик оста һәм тирән эчтәлекле итеп җиткерә алуы, колхоз кызларының хәсрәтләрен борынгы кайгы-хәсрәт җырлары, шатлыкларын күңелле такмаклар, нәфрәтләрен сатирик мәзәкләр аша әйтеп бирә белүләре бу образларның эчке дөньяларын һәм аларның идеалларын җитәрлек ачыклый. Халык иҗаты әсәрләренә мөнәсәбәт аша авторның үзенең кешенең көченә, аның күңел байлыгына, яңа тормыш өчен көрәш идеяләре белән бәйләнештә үсә һәм көчәя барган матурлыгына ышануы бик төгәл ачыклана. Халык тормышының дуслык, бердәмлек, мә-хәббәт кебек иң матур, иң гүзәл як-ларын белеп, күреп үтү генә түгел, бәлки аларны халык авыз иҗаты байлыгы, халык лирикасы ярдәмендә реаль вакыйгалар, совет кешеләренең көндәлек эшләре, тормыш- көнкүреше белән бәйләп бирү әсәрнең чын-чыннан халыкчан әсәр булуын күрсәтә.
Әсәрдә яшьләр мәхәббәте, аеруча Нәфисә белән Хәйдәр арасында булган мәхәббәтнең матурлыгы халык җырлары, халык лирикасы аша бирелә. Бу исә авторның аерым образ һәм характерларны фольклор әсәрләре ярдәмендә ачу алымын бик оста куллана белүен дәлилләүче факт. Бу — классик әдәбиятта шактый матур үрнәкләре күренгән бер алым.
Фольклор халыкның тирән кай-гыларын һәм дөньяга карашын, аның мораль йөзен чагылдыра. Ләкин үз әсәрендә алынган теманы мөмкин хәтле тулы һәм матур итеп ачарга теләгән һәм фольклорга мөрәҗәгать иткән язучы, халык авыз иҗаты әсәрләрен дөрес һәм урынлы сайлап алу белән бергә, аларның үз стильләрен бозмыйча, әдәби текстлар белән табигый бәйләнештә бирә дә белергә тиеш. Нәкъ менә әнә шушы шартларның үтәлүе «Намус» романының тулысынча халыкчан рухта булуына бик нык ярдәм иткән дә.
Мо«ның шулай икәненә ' ышану өчен әсәрнең үзәк фигураларыннан берсе булган Нәфисә образына мө-рәҗәгать итү дә җитә. Автор Нәфи-сәнең көченә һәм акылына ышануын кечкенә генә бер деталь (вакыйга) аша, халык авыз иҗаты ярдәмендә, бик оста тасвирлаган. Нәфисәнең иң яраткан кешесе Газиз Бөек Ватан сугышы фронтында һәлак була. Нәфисә бу зур югалтуны гаять авыр кичерә һәм Газизне сагынып: «И, Газиз, Газиз... үземнең ярым итеп сине сайлаган идем. Икебез дә бәхетле булабыз, бүтәннәрне дә бәхетле итәрбез дигән идем. Ай бирде, кояш күпсенде, атылган йолдыз төсле, бер балык- тың да сүндең...» дип үзенең хисләрен халык әйтемнәре һәм җырлары ярдәмендә гаҗәп төгәл әйтеп бирә. Бу ачы кайгы-хәсрәт Нәфисәне каушатмый, ә, киресенчә, ул явыз дош-манга үзенең эше, хезмәте, туган колхозын хуҗалык ягыннан көчәйтү белән җавап бирергә була. Нәкъ
124
менә шул вакытта Нәфисә үзенең яшь чагындагы мәхәббәте Зиннәтне очрата. Ләкин Нәфисә аңа: «Үткәндәге үткән, өстенә үлән үскән», дип, нәкъ халыктагыча — кыска һәм апачык әйтә.
Әмма эш моның белән генә бетми. Әле халык, әйләнә-тирә бар бит. Ирсез калган Нәфисәне килен-кун- чык бик тырышып кияүгә димли башлый: «Шушы буең-сының, шушы чибәрлегең белән яшь башыңнан тол калып җәфа чикмәссең, яшьтән сөйгән үз танышың егет башы белән шулай өзелеп тора икән, әйдә, кире какма. Андыйлар хәзер бик исәпле...» диләр. Ә Нәфисә аларга: «Татарга толмач кирәк-ми, ни эшләргә кирәген мин үзем дә беләм» дип, ярым фольклор, ярым үз сүзләре белән бу мәсьәләгә кире әйләнеп кайтмаслык итеп җавап бирә. Әсәрдә Нәфисә колхозчыларга чын күңеленнән ышанып, алай гына да түгел, аларның бердәм хезмәтләре һәм киңәшләренә таянып, нәкъ менә шул коллектив эчендә яшәүче бер кеше булып күз алдына баса. Ул халыкның «ялгыз агач өй булмас» дигән тормыш кодексын бик нык үзләштергән һәм менә шуннан килеп бригадасында эшләүче хатын-кызларны һәрвакытта бергә эшләргә, бер-беренә ярдәмләшер-гә өндәп, халыкның «аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар» дигән мәкален аларның исләренә төшерә тора. Кыскасы, татар халык җырлары, мәкальләр һәм халык иҗатында зур урын тоткан тапкыр сүзләрнең гаять уңышлы һәм урынлы файдалануы язучыга «Намусның үзәк геройларыннан берсе булган Нәфисәне реаль образ итеп сурәтләүгә бик нык ярдәм иткән.
Халык җырлары язучыга кеше-ләрнең характерларын, дөньяга ка-рашларын ачарга булышу белән бергә, әсәргә кертелгән бик күп сандагы җырларның барысы бергә романның тормыш моңы, тормыш симфониясе булып яңгыравына хезмәт итәләр. Халык җырлары аша колхоз яшьләренең шатлыкларын, киләчәк турындагы матур-матур уйларын, ә Шәмсетдин карт җырлары аша үткән авыр, кайгы-хәсрәтле тормышны һәм халыкның аһ-зарын күз алдына китереп була. Фронттан кайтып керүенә хатыны Әпипәнең җинаятен үз күзе белән күргән Солтанның җыры борынгы халык җырлары -хәзинәсеннән алынган.
Иделкәйләр алкын, дуслар, ди, сулары салкын, Ак үрдәкләр каршы йөзә алмый.
Эчләрем поша, туганнар, ди, йөрәгем яна. Бер җырламый күңелем түзә алмый...
дигән җырны өзелеп-өзелеп җырлавы аның авыр рухи кичерешләрен күрсәтә.
Кайчандыр, әйтергә кирәк, бик борынгы заманнарда туган мәкальләр һәм әйтемнәрнең иң үткен һәм иң популярын сайлап алып, аларны хәзерге персонажлар теленә табигый рәвештә кертеп җибәрү язучыдан гаять зур осталык сорый. Ә Гомәр Бәширов исә, бигрәк тә «Намус» романында, халык мәкальләреннән оста файдалана белгән. Хәдичә һәм Мәүлиха түти, Шәмсетдин һәм Бикмулла карт, Тимери һәм Йөзлебикәләр телендә мәкаль һәм әйтемнәрнең күп очравы бу образларның рухи һәм акыл байлыкла-рын, шуның белән бергә аларнын ничек «сулауларын һәм тын алуларын» тулы чагылдыра. Мәсәлән, Мәүлиха түти романның беренче өлешендә үк Әпипәнең йөреш-то- рышы һәм кыланышларын яратмыйча: «һе! Кара сине! Ник, ишеткәнең юкмыни! «Кеше булган кешедә мең кешенең эше бар, кеше булмаган кешедә кешенең ни эше бар!», ди.
Язгы чәчү алдыннан Нәфисә бригадасында яхшы сыйфатлы орлык булдыру мәсьәләсе төп пробле-маларның берсе булып килеп баса. Нәфисә бу турыда колхоз председателе Сәйфи белән дә сөйләшеп карый. Ә Сәйфи аңа: «Картлар әйтә: юрганыңа карап аягың суз, ди. Бүтән бригадалар әнә артыгын кыланмыйлар бит. Ә сиңа орлыкнын да яхшысын гына бир...» Моны тыңлап торган Мәүлиха карчьькның Сәйфигә бик нык ачуы килә һәм ул: «Инде кем, Сәйфулла туган, әйтсәң сүз чыга, төртсәң күз чыга, дигәндәй, иртәнге көнне кайгыртмаганга күрә дә әнә шулай кырда калды безнең былтыргы игенебез...» — ди.
125
Сәйфи фикеренә кушылгансы- мак:
— «Орлык җитмәгәченнән ниш-лисең? Башны ташка орып булмый ла. Җиткәнче чәчәрбез дә калганы калып торыр тагын...» — диюче Зәй-нәпбануга каршы шул ук Мәүлиха түти:
— Ай алла, бәбкәм... Авызыңнан җил алсын! Икмәк шундый кирәк чагында, сугыш вакытында басуны кЫсыр калдырсаң, җир йотар үзеңне, белдеңме шуны, җир йотар», ди.
Моңа тагын Мәүлиха түтинең Нарспига үз тормышы турында сөй-ләгән истәлеген китереп өстәсәк (ул истәлек тә халык әкиятләре стилендә үтә матур .итеп сөйләнә), бу образ уе, фикере, бөтен омтылышлары һәм кешелеклелеге белән, халыкның гади бер вәкиле сыйфатында, тулысынча укучы күңеленә кереп кала.
Уңмаган колхоз председателе Сәйфи образын сурәтләүдә дә язучы фольклордан бик оста файдаланган.
Нәфисәнең уңышны күтәрү өчен орлыкның иң яхшысын чәчәргә ки-рәк, дигән тәкъдименә каршы Сәйфи:
— «һи, һи, һи! Быелгысы елиы- мы? Юк, кодача, ул әкиятеңне әнә -оланнарыңа сөйлә инде син, яме! Миңа бүгенгесе көнем кадерле. Менә бүгенем! Иртәгә өчен ишәк кайгырган. Иртәгә әллә кем бар, әллә кем юк әле», — дип җавап бирүе Сәйфинең кем икәнлеген үзе үк әйтеп бирә.
Шул ук Әпипә сөйләмендә «бө-тенесе парлы-парлы, мин генә моңлы, зарлы», «ялгыз утын янмас, ялгыз куен җылынмас», «ярыклы түмә җирдә ятмас» кебек мәкаль һәм әйтемнәрнең кулланылуы чиксез гамьсезлек һәм җенси тотнаксызлык сазлыгына кереп баткан Әпипәнең холкын сурәтләүгә хезмәт итә. Үзенең таркаулык һәм тот- наксызлыгын «дүрт аяклы хайван . Да сөртенә» мәкале белән акларга маташып йөргән бу колхозчы бригада членнары — коллективның кайгыртуы аркасында гына дөрес юлга баса.
Кыскасы, язучы үз әсәрендә алынган геройларның дөньяга ка-рашларын, аларның һәртөрле рухи кичерешләрен, характерларын ачык һәм төгәл итеп бирүдә халык авыз иҗаты байлыгыннан киң файдаланган. Нәкъ менә халык тормышын һәм аның авыз иҗаты әсәрләренең барлык төрләре һәм жанрларын тирәннән белү, аларны уңышлы һәм урынлы куллану аркасында автор үз әсәренең чын-чыннаи җырлап торган халыкчан телдә язылуына һәм югары сәнгать әсәре булуына ирешә дә. Әсәрдә алынган һәрбер вакыйгадан һәм образларның һәрбер хәрәкәтеннән тормыш-көнкүреш шатлыгының аңкып торуы һәм тормыш музыкасы, халык моңы яңгыравы укучыны бик нык тартып тора һәм аны романда алынган ва-кыйгаларның эченә алып кереп китә. Укучы әсәрдә тасвирланган һәрбер образның эше һәм язмышы белән якыннан кызыксына һәм һәрбер вакыйганы чын күңеленнән хис •итеп, аның халык файдасына хәл ителүе өчен чын күңеленнән омтыла.
Әсәрдә кешеләрнең хезмәткә мө-нәсәбәтләрен күрсәтүдә бөек Горький традицияләренең матур дәвам иттерелүе, авыр сугыш еллары баруга карамастан, якын киләчәктә коммунизм төзү идеаллары белән янып яшәгән райком секретаре Мансуров, үзенең йөреш-торышы, холкы, эше белән коммунизм төзелеше чоры кешеләрендә булырга тиешле сыйфатларны туплаган Хәйдәр кебек яңа кеше образларын язучы һәркемгә якын, һәрбер укучының күңелендә калырлык итеп иҗат иткән.
Әсәрдә туган ил табигате, Идел образы халык җырлары ярдәмендә гаҗәп матур һәм онытылмаслык итеп сурәтләнә.
Халык авыз иҗатының язма әдә-биятны, ә әдәбиятның фольклорны баетуда тоткан рольләре гаять зур. Күп гасырлар буенча килгән бу гүзәл традицияне дәвам иттерү белән беррәттәи Г. Бәширов үзенең «Намус» романында яңа фольклор тудыру үрнәкләрен дә биргән. Аның халык иҗатының такмаклар жанры стилендә:

Берәү килә урамнан, Курыкмый җил-бураннан, Киң урамны тар итеп, 1Ок сүзләрне бар итеп, —
дип башланып киткән һәм Мыек Шәмсетдиннең йөреш-торышын, гадәтләрен күз алдына китереп бастырырлык итеп төзегән яңа так-магы, «Олыларның акылы, комсо-молның ялкыны», «Ай бирде, кояш күпсенде», «Эчендә ялкын, йөрәгендә ут, тик сөреме генә күренми» һәм башка шуның кебек бик күп матур- матур яңа мәкальләр тудыруы язу-чының туктаусыз иҗади эзләнүен күрсәтә.
Күп еллар буенча төрле фольклор экспедицияләрендә актив катнашып, бик күп районнарда, авылларда булган, зур әһәмиятле фольклор җыентыкларын чыгарган, халык авыз иҗаты дәрьясының әкиятләр һәм мәзәкләр кебек зур һәм мөһим жанрларын халык теленнән язып алып, алариы җентекләп эшкәртеп, өйрәнеп халыкка җиткергән бу язучының фольклористика фәне өлкәсендәге" күренекле хезмәтләре турында да бик күп, бик күп фикерләр әйтеп булыр иде. Ләкин бу зур һәм мөһим мәсьәлә аерым тикшеренүне һәм киләчәктә бу турыда махсус хезмәт язуны сорый.