Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВ БЕЛӘН КӘРИМ ТИНЧУРИН ХАТЛАРЫ


ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫНАXIV
Кадерле Кәрим дус,
бу 1936 ел эчендә синең 25 еллык хезмәт бәйрәмең булачагын белә идем. Якын
арада тантананың көнен хәбәр иттеләр. Әсәрләреңнең һәммәсен укып та,
сәхнәдә күреп тә беләм. Татар культура хәрәкәтенең элекке авыр чакларыннан
алып, хәзерге бәхетле көннәргәчә татар театры өчен каһарманнарча дәвам
иттереп килгән бөтен хезмәтең дә күз алдымда. Шуңа күрә синең бу тиешле
хезмәт бәйрәмең өчен бөтен күңеленнән иң нык шатланган дусларыңның берсе
мин булырмын.
Яшә, Кәрим туган! Сине бөек бәйрәмең белән бөтен йөрәгемнән котлыйм,
сиңа күп гомер телим, тагы күп кыйммәтле әсәрләр бирүеңә, драмаларың
аркылы социализм өчен көрәшүләрең тагы да зур дәрәҗәгә күтәрелүенә нык
ышанып калам.
Дуслык һәм котлау сәламе белән, Г а л и м җ а н
И б р а һ и м о в.
1936 ел, 10 май. Ялта.
'Кадерле Галимҗан иптәш!
Бу хат белән сиңа, күңелемнең иң тирән җиренә урнашкан иң якын дуслык
ихтирамым белән бергә, Шатлыкларымны җибәрәм. Синең чын дусларча,
туган агаларча, самими йөрәктән 25 еллык бәйрәмемне котлап җибәргән
хатыңдагы җылы, таза, большевикларча батыр сүзләрең кәгазьләргә төрелгән
нурлар төсле булып күренделәр.
Синең хатыңдагы чын дуслык, чын иптәшлек сүзләрең 27 ел элек булган бер
вакыйганы күз алдыма китереп бастырдылар. Ул вакыйга, бүгенге күздән
караганда, зур да түгел төсле. Ләкин кечкенә вакыйганың җепләре бүгенгә
хәтле сузылганлыктан, ул минем өчен бик кадерле, бер дә онытылмаслык бер
истәлек булып тора.
1909 ел. Яз көне. Сәгать биш-алты арасында.
Ул замандагы «ирекле» яшьләр, ягъни урынсыз, юклыкны, бушлыкны үз
араларында уртаклашучы яшьләр, һавага чыгып, дус-ишлә- ренә кереп, хәл-
әхвәл белешеп йөри торган бер чак була иде.
Бердәнбер кечкенә тәрәзәсе Казанка суына карап торган бүлмәмә син килеп
кердең. Өстәл өстендә карандаш белән генә язылган язуны үзең алып укыдың
да:
— Моны кем язды? — дидең.
Мин бик уңайсызланып кына:
— Эч пошканнан, шаяру гына, — диюгә, «шигырь»не син тагы бер кат укып
XIV Хат почта кәгазенең ике битенә машинкада яңалиф хәрефләре белән басылган. Галимҗан
Ибраһпмов кулы белән хатның беренче битендә өстә «Татарстан язучылары Союзына. Копия» дип
язылган һәм хатның ахырында яңалифчә «Галимҗан Ибраһпмов» дип кул куелган. Хат Заһндә
ханым Тинчурннада саклана.
1 Заһидә ханым Тинчуринада саклана торган хат күчермәсеннән китерелә. Күчермә гади язу
кәгазенең икө ягына да машинкада яңалиф хәрефләре белән басылган.
138
чыгып, бик якын һәм э^ылы тавыш белән: