Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧИРЕК ГАСЫР


>?. £ оннан егерме биш ел элек
Казанда» Татарстан радио- х комитеты
каршында рус һәм татар артистлары
катнашында берләштерелгән хор эшли
башлый. 1937 елны Татар дәүләт
филармониясе оештырылгач, бу хор
радио- комитеттан филармониягә күчә.
Шул ук елны филармония каршында
Татар хоры студиясе ачыла һәм
һәвәскәр җырчылардай Татар халык
хоры оештырыла. Әнә шушы хор
җирлегендә хәзерге Татар дәүләт җыр
һәм юию ансамбле туа. Филармониягә
композитор Солтан Габәши, А.
Бармусов, хор.мейстр И. Грекулов,
мәшһүр бию остасы, Татарстанда
беренче балетмейстр Ю. Муко
чакыртыла.
10. Муко ансамбль өчен бию но-
мерлары хәзерли. А. Бармусов «Зө-
бәрҗәт», «Салкын чишмә», «Җиз-
нәкәй», «Эрбет» кебек халык көйләрен
хор өчен эшкәртә. Ниһаять, җыр һәм
бию ансамбле 1938 елда Казанда, •
хәзерге М. Н.' Вахитов ♦ исемендәге
клубта беренче тапкыр чыгыш ясый.
Шул ук елны ансамбль Татарстан
районнарында гастрольдә булып кайта.
Ә 1939 елны инде ул Советлар Союзы
буй- аап өзак вакытка гастрольгә чыга
һәм Мәскәү, Горький, Архангельск,
Пермь, Свердловск, Төмән, Чиләбе,
Уфа, Красноярск, Иркутск, Влади-
восток, Хабаровск, Магнитогорск,
Ашхабад, Бохара, Сәмәрканд, Алма-
Ата шәһәрләрендә була. Ансамбльнең
чыгышлары һәркайда җылы каршы
алына. Татар артистлары Таллин, Рига,
Ленинград, Петрозаводск, Львов,
Кишепев, Киев, Одесса,
Днепропетровск,
Ансамбль үзенең программасын
һаман яңарта килә. Репертуарга колхоз
авылын, аның фидакарь хезмәтен,
шәһәр тормышын яктырткан яңадаи-
яңа әсәрләр алына.
Бөек Ватаи сугышы чорында ан-
самбль совет сугышчыларына сәнгать
хезмәте күрсәтә. Сугыштан соң
тынычлык һәм хезмәт турындагы
җырлар ансамбль репертуарында төп
урынны били. Ансамбль Татарстан
композиторлары Союзы ярдәмендә
эшен тагы да җанландырып җибәрә. С.
Сәйдәшев, И. Җиһанов, М.
Мозаффаров, Җ Фәйзи, 3. Хәби-
буллин, А. Ключарев кебек танылган
композиторлар ансамбль коллективы
белән даими иҗади бәйләнештә
булдылар.
Композитор А. Ключаревның ан-
самбльдәге эшчәнлеге аеруча игъ-
тибарга лаеклы. А. Ключарев 1937
елдай башлап ансамбль белән ае-
рылгысыз бәйләнгән. Татар дәүләт
җыр һәм бию ансамбле оешкан көннән
алып бу яшь коллектив өчен ул төрле
жанрдагы, төрле формадагы музыкаль
әсәрләр язды, татар халкының бик күп
көйләрен эшкәртте, хор өчен җырлар,
бию көйләре иҗат итте. Ключарев
музыкасы җылы лирикасы, юморы,
дәртлелеге белән игътибарны җәлеп
итә. Халык моңнарының милли
үзенчәлеген саклаган хәлдә, татар
халык көйләрен хор өчен эшкәртеп,
композитор татар хор культурасы
үсешенә уңай йогынты ясады.
«Гармонь, гармонь», «Фазыл
чишмәсе». «Яшьлек җыры», «Колхоз
бәйрәме», «Туган ил» һәм башка
көйләр ансамбль
Харьков, Баку, Махачкала, Ульяновск,
Куйбышев шәһәрләренә дә баралар.

репертуарында озын гомерле әсәрләр
булдылар.
Ансамбльне булдыру өчен бөтен
көчен биреп эшләгән Зөләйха Ахме-
тованың хезмәтен без аеруча билгеләп
үтәргә тиешбез. Татар сәнгате
тарихында хатын-кызлардан беренче
дирижер һәм художество җитәк- чесе,
талантлы хормейстр Зөләйха Ахметова
ансамбль белән үзе җи- тәкчелек итеп,
аны иҗади яктан үстерүгә бик күп көч
куя. Күп милләтле совет халыклары
ансамбльләре арасында Татар дәүләт
җыр һәм бию ансамбле бик югары бәя
ала. 3. Ахметова, А. Ключарев, Ю.
Муко һәм башка сәнгать осталарының
иҗади эшләре бергә башлана.
Композитор А. Ключарев һәм Ю. Муко
авылларга экспедициягә чыгып,
ансамбль өчен халык көйләре җыеп,
аны ансамбль репертуарына
яраклаштыралар. Озак та үтми, ул
көйләр Зөләйха ханым
җитәкчелегендәге ансамбль башка-
руында халык мәхәббәтен казана- лар.
Сугыш елларында 3. Ахметова
филармония директоры һәм ан-
самбльнең художество җитәкчесе
вазифасын үти. Казан шәһәр советына
депутат итеп сайлана. Татарстанның
атказанган артисткасы Зөләйха
Ахметова Советлар Союзы
шәһәрләрендәге гастрольләр вакы-
тында тамашачыларның ихтирамын
яулап алды.
Мәскәүдә үткәрелгән Бөтен дөнья
яшьләре һәм студентларының Ал-
тынчы фестивалендә ансамбльнең
биючеләр группасы лауреат исеме
алды.
1957 елны Мәскәүдә үткәрелгән
Татар сәнгате һәм әдәбияты дека-
дасында да коллектив зур уңыш
казанды.
Җыр һәм бию ансамбленең даны
Советлар Союзының барлык поч-
макларына таралды, ансамбль күп
милләтле илебез тамашачылары та-
рафыннан хаклы рәвештә макталды..
Хәзер Казан артистларын Уралда да,
Урта Азиядә дә, Себердә дә
тамашачылар көтеп алалар.
ТАССРның атказанган артистлары
Разия Тимерханова, Гөлсем
Баһманова, Салих Әхмеров, Җәвә-
һирә Сәләхова, Рәшит Ваһапов, Галия
Гафиятуллина кебек җырчылар
ансамбльнең оештырылу көненнән
бирле эшләп киләләр. Коллективта Г.
Шаһиев, С. Юсупов, Татарстанның
атказанган артисткасы Ә. Аф- залова,
Р. Сабиров, И. Якупов, Ф. Абдуллина
кебек яшь талантлар үсеп чыкты.
Ансамбль коллектив ы ту г а н д а ш
Кытай илендә гастрольдә булып
кайтты. Кытай халкы бөек Советлар
иленнән килгән татар артистларын
якын итеп, кунакчыл кабул итте.
25 еллык .иҗат гомерендә ансамбль
репертуарын татар халкынын җыр һәм
бию фольклоры, совет ком-
позиторлары әсәрләре хисабына ел-
дан-ел баета килде. Хәзер аның ре-
пертуарында 400 дәи артык күмәк һәм
ялгыз җыр бар.
һәр дәвернең үз моңы, үз дәрте, үз
җырлары була. Татарстан җыр һәм бию
ансамбленең дә яшәү һәм иҗат тарихы
шуңа охшаш. Заман кушканча, көннең
кадагына суга торган, эстетик
тойгылар уятырлык әсәрләр иҗат итү,
аларны халыкка җиткерү—ансамбль
үзенең яшәү максатын әнә шунда күрә.
ӘНВӘР ӘХМӘДУЛЛИН.