Логотип Казан Утлары
Шигърият

БОРОДИНО КЫРЫ


Ода
^А'ыялларга түгел, табигатькә Сары шәлен ябынып көз керә. Яшь имәннәр нәрсә җырлый икән Бородино юлы өстендә?
Ул кырларда яңгыр гынамы соң, Чуен туплар койган тоташтан;
Кылыч белән кылыч чарпылышкан, — Корыч белән корыч очрашкан.
Ике яктан ике дулкын килгән, Бәрелешкән гүя тауга тау.
Кемнәр шунда бары балдак кына, Кемнәр шунда башын югалткан.
Ятлар өчен юлның чиге — шушы, Безнең өчен бары — юл башы.
Шул кырларда соң кат тоныкланган Бөек империя кояшы.
Басурманның погон укалары Җемелдәгән кышкы сыкыда. Ак юргандай рус карларын ябынып, Мәңгелеккә киткән йокыга.
Тыны белән туңган кулга өреп, Аткан алар безнең редутка. Иңен тотып ауган рус солдаты. Ул табынган бары бер утка: Артта Мәскәү! Алга, ил уллары! Туган илем, безне онытма!..
Көртләр ярып, биеп узган атлар, Чыкмаган ла алар чабышка: Иң өстенә җиңел тунын салып, Чал фельдмаршал чыккан алышка!.. Бородино! Гүзәл рус кырлары! Тап төшмәде сезнең язмышка...

Туган илнең кояшына үрелеп, Шәрә кулын сузып, ашкынып, Кырык бердә кабат узган иде Көнбатышның кара ташкыны.
Кан җылысы синең туфрагыңда, Күпме язмыш шунда тоташкан... Бородино! Синең кырларыңда Көрәш белән Җиңү очрашкан!
Бородино! Син бит Россиянең Бер мәйданы, тик бер мәйданы!.. Күренә безгә күпме мәйданнарда Комачларның канат җәйгәне!
Язмышыбыз безнең синең хакка Упкын аша узды сикереп; Куакларны кочып егылды ир, Үзәннәргә шатлык китереп.
Аяз күкне соң кат үпте күзләр, Каны тамды карны яндырып. Бер кургашны алып китте бары, Җиңү дигән кояш калдырып.
Шундый булды даулар, штык сынды, Куллар белән китте алышу.
Кояш чыкты, — үзең батып киттең, — Җиңү белән кыен кавышу!..
Куллар белән каерып алышканда, Күрде алар русның кемлеген!..
Кем килсә дә күреп китте инде, — Бородино — җирнең кендеге!
Без — антейлар түгел, кеше генә, Кеше генә бары алышта!
Бородино! Илнең бер мәйданы, — Азмы алар безнең язмышта?!.
Хыялларга түгел, табигатькә Саргылт шәлен ябынып көз керә... Яшь имәннәр учарланып килә Бородино юлы өстендә.
Нәрсә сөйли алар? Геройларга Дан җырлыймы имән сафлары?..
Күп күрдем мин батыр баш очына Ташка уйган имән яфрагын...
Бородино! Мәрмәр һәйкәл баскан Мең мәйданнар ача колачын — Ул мәйданнар сугыш көтми безнең, — Тыныч ярыш көчен сынасын!
1962, август.
2* .с. ә.' № 9.