1812 ЕЛГЫ ВАТАН СУГЫШЫНА 150 ЕЛ ТУЛДЫ
Быел 1812 елгы Ватан сугышына 150 ел тулды. Шул уңай белән журнал укучыларга күренекле рус шагыйре Эдуард Багрицкийның «Можайск юлы» һәм Роберт Әхмәтҗановның «Бородино кыры» исемле шигырьләрен тәкъдим итә \
МОЖАЙСК ЮЛЫ
Иөнтәс бүрек кигән французлар Көнчыгышка килгән бу юлдан. Сапларына ефәк байракларның Җиз бөркетләр элеп .куелган.
Егерме төрле тел — меңәрләгән полк, Ят киемнәр, хәрби кораллар...
Гвардиянең үткен штыкларда Ялтыравын тоя курганнар.
Наратлары тыңлый рус җиренең Яңгыравын «Виват!» сүзенең.
...Ә иң алда, гырлап-йокымсырап, Кырын салып бүреген үзенең, Наратларны күзләп, бакенбардлы Мюрат ашыга — җуеп түземен.
Мәскәү каршыда ук!
Неаполь артта!
Җиңү юлдаш аның көченә.
ГалЪм бизәкләре — Төньяк йолдызы, Көньяк Тәресе яна түшендә.
...Тир исләре сеңгән тарантаста Бонапарт утыра каты мендәрдә һәм күзәтә: өскә күтәрелеп Акрын гына томан тирбәлә.
Көрән сюртук һәм ак жилеттан ул (Полководецлар тыйнак «киенә);
йомры корсак дерелди кесәл кебек, Иягендә калтырау сизелә.
Тарантас шытырдый көчле аваз салып... һәм тузанлы юлның каршында — Чиркәүләре белән Мәскәү калка Поклонная тавы артында.
Мәскәү (мәгърур!
Кил дә җиңеп кара!
Ишетә Бонапарт атлар лешнәвен.
Ишекләре кысар, шәме белән яндырыр — Туплый Мәскәү үзенең көчләрен.
Ботаклардан'кылыч үсеп чыгар... Тыңлый Бонапарт, нидер сизенә. Чиркәүләрнең очлы гөмбәзләре Кукиш ясап төртә күзенә. Кар астына күмелеп, сытылырлар Туплар -белә1н шыгрым урыннар. Җиз бөркетләр түгел, зур җиңүгә Рус кошла.ры шаһит булырлар. Кар-буранлы, кыргый матурлыкта Кабат бушап калыр бу юллар...
Ышанабыз һәрбер сабагына Җир карныннан чыккан үләннең. Автобус чаба авыр-сикәлтәле Юлларыннан изге җирләрнең. Алты ягына аның ачык итеп Маршруты төгәл язылган. Без егерме телдә сөйләшсәк тә Бер үк рәттә урын табылган. Үз билгесе .килә һәрбер якның Башкалага — ерак юллардан: Урман артта калды...
Автобуста тузан...
Тәгәрмәчкә үлән уралган. Бензин исе тәнне чемердәтә... Көр терлекләр, .күлләр, кибәннәр Керер өчен, түя, автобуска Тәрәзәгә якын киләләр... Без сулыйбыз, киереп күкрәкләрне,. Болыннарның дымлы һавасын. Уйнасыннар күлдә ак чабаклар, Куакларда кошлар сайрасын! Узу белән җимрек трактирны Дорогомилово |безне каршылый. Нефть баклары һәм фабрикалар Күренеп кала узып барышлый. Шофер илтә безне Мәскәү буйлап, Алып керә түгәрәк мәйданга. Мәскәү янындагы урман булып, Бакча сузыла әллә кайларга... Көзгеләр һәм ап-ак тәгәрмәчләр Көн яктысын тотып калалмый: Автобуслар паркы, төн җитүгә, Эш сәгатен үзенең тәмамлый.
1928.
Рәшит Гәрәй тәрҗемәсе..