СӘГЫЙТЬ РӘМИЕВ ӘСӘРЛӘРЕ
'Татарстан китап нәшрияты 1 Г. Тукай һәм Ф. Әмирхан белән бер үк чорда яза башлаган һәм аларның якын дусты булган күренекле татар әдибе Сәгыйть Рәмиевнең әсәрләрен аерым җыентык итеп бастырып чыгарды Китапка аның 25 шигыре, 2 хикәясе һәм 2 пьесасы кергән. Сәгыйть Рәмиевнең әсәрләре 1918 елдан бирле тупланып чыгарылганы юк иде әле. Шуңа күрә җыентыкны зур кызыксыну белән кулга аласың. Җ. Вәзиева төзегән бу җыентык филология фәннәре докторы М. Гайнуллинның Сәгыйть Рәмиев турындагы мәкаләсе белән ачыла. Ул мәкалә әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты турында тулы гына бер тәэсир тудыра. Сәгыйть Рәмиевнең шигырьләре сәнгатьчә яхшы эшләнүләре, үткен һәм тирән фәлсәфи фикерле булулары белән аерылып торалар. Аларда без бик авыр булган иске заманда яшәгән бунтарь шагыйрьнең шул чор мохитына каршы кизәнүен дә, төшенкелеккә төшүен дә, мәхәббәткә бирелеп күкләргә ашарга тырышуын да, халыкны аң-белемле итәргә омтылуын да күрәбез. Менә «Уку» дигән шигырь. С. Рәмиев укуның кирәклеген, адәмне алга илткән нәрсә уку икәнлеген, ирләргә дә, кызларга да аның фарыз булуын шигъри итеп әйтеп бирә. Дөрес, заманында ’* Сәгыйть Рәмиев, Сайланма әсәрләр, Татарстан китап нәшрияты, 1962 ел, 162 бит, тьражы 6000. бәясе33 тиен. Г. Тукай бу шигырьгә пародия рәвешендә «йокы» дигән шигырен язган, ләкин ул бу шигырьне юкка чыгаруны максат итүдән эшләнмәгән. 1906 елның 22 декабрендә татар телендә беренче тапкыр спектакль уйнала. Бу турыда вакытлы матбугат битләрендә язып чыгалар. С. Рәмиевнең «Театр» исемле шигыре әнә шул уңай белән язылган. Ул аңарда яктылыкка, мәгърифәткә омтылучы яшьләрне, халыкны искелектән йолып алырга теләүче артистларны тәбрик итә. Заманында бик күпләр тарафыннан яратып укылган, яшьләр һәм артистлар сәхнәләрдә сөйләгән «Таң вакыты» шигыре татар әдәбиятында ислам фанатизмына, дин белән агуланып һаман да искелеккә ябышып «алладан ярдәм көтеп ятуга» каршы юнәлтелгән әсәрләр арасында күренекле урында тора. Шагыйрь: Туг, яңадан, мәгърифәтле анадан! Югыйсә, син, әй татар, бел, бетәсең! дип, яңадан туарга, мәгърифәтле булырга, культура ягыннан алга киткән хальпклар белән тигезләнергә чакыра. Бетәрләр микән татарлар алла, ди-ди, Әллә белерләр микән хаталарын бер алда? — дип бик хаклы сорау куя шагыйрь. «Таң вакыты» шигыре А. Пинке- вич тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителеп, 1908 елның 16 январенда «Волжско-Камская речь» газетасында басыла. Бу хәл әсәрнең 149 ул чор өчен бик характерлы булуын раслый. «Мин», «Син», «Ул» һәм «Бер кеше» шигырьләре дә чын сәнгать әсәрләре. Аларда Сәгыйть Рәмиев- нең новаторлыгы күрелә. Сүзләрне, лог.ик яктан бик акланган хәлдә һәм һич тә ялыктырмаслык итеп, фикерне көчәйтә торган итеп (кабатлый белү, матур сынландырулар куллану, өндәү һәм сорау җөмләләр ярдәмендә эчке тойгыларны бирә белү — болар - барысы да аның осталыгын күрсәтәләр. Моннан 24 ел элек үзебезнең авыл китапханәсе мөдире Хәйдәр абый Гатауллин: — «Мин!» димен мин, «Мин» дидисәм, Миңа бер зур көч керә, Аллалар, шаһлар, кануннар Булалар бер чүп кенә! — дигән -строфаны күңелдән сөйләде һәм миннән: «Бу кем шигыре?» дип сорады. Мин ул чакта малай гына Идем, шигырьнең авторын белми идем. Бик нык кызардым. Еллар үтте һәм бу шигырьне күренекле татар шагыйре Сәгыйть Рәмиев язганлыгын белдем. Ул күңелемә тирән кереп урнашты һәм Хәйдәр абыйның сүзләре әле дә -колак төбемдә яңгырап тора. Сәгыйть Рәмиев аллага, тәхетләргә һәм гарше көрсиләргә каршы •көчле протест белән чыга. Масайма син, раббым! Кодрәтеңә, Тартып алып ни бар бәхтемне... Килер бер көн: ватар, көл итәрмен Гарше көрси, сәмаң, тәхтеңне! — ди ул «Мәҗид сүзе» дигән шигырендә. Ләкин С. Рәмиев бунтарь буларак чыгыш ясый, җәмгыятьнең үсеше законнарын аңлап эш итү дәрәҗәсенә күтәрелә алмый. Шулай да кара реакция елларында мондый чы-гыш ясау шактый шау- шу куптара, искелек яраннарына яшен булып суга. Шагыйрьнең иң көчле шигырьләре 1906—1915 елларда язылалар. Ул тирәягындагы кара мохитка, ’байларга, икейөзле куштаннарга, гаделсезлеккә, халыкны алдап көн күрүчеләргә нәфрәт белдерә, Татар телендә беренче газеталар чыга башлауга ун ел тулу көнендә С. Рәмиев «Басма сүз» дигән шигырен яза һәм «Әй, яшә, хөр басма сүз!» дип вакытлы матбугатта «сүз буасын ерып, киң, якты юлга чыгу» турында җырлый. Сугышлар хезмәт ияләренә бәлаказалар, ачлык, хәерчелек китерә. Капиталистларның кесәләрен калынайту өчен алып барылган сугышларда миллионнарча кешеләр имгәнә, һәлак була. Шуның өчен шагыйрь гадел булмаган сугышларга каршы чыга. «Сука белән Пушка (туп)» дигән шигырьне ул әнә шундый максатлардан чыгып тәрҗемә итә. «йортлар вату, утлар ату», җан кыю белән масаючы Пушкага каршы карт Сука «Җир сөрдем, гел сөрәчәкмен!» — дип җавап кайтара. Шигырьнең ахыры оптимистик рухта, җир -сөрүчегә дан җырлау белән тәмамлана. Әдип рус шагыйрьләренең әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү буенча актив эшли. Аның тәрҗемәләре оригиналь әсәр кебек җиңел укылалар. Андыйлар рәтенә М. Ю. Лермонтовның «Перчатка», «Язам, язам гамьсез кулым белән...», А. М. Горькийның «Тормыш төбендә»сендәге «Богаулар» дигән шигырьләрен күрсәтергә була. Шулай ук Сәгыйть Рәмиевнең революцион җырларны һәм «Марсельеза» ны татар теленә тәрҗемә итүен дә, аның пролетариат әдәбиятына өлеш кертүен дә әйтергә кирәк. С. Рәмиев, үзенчәлекле шагыйрь булу -белән бергә, проза һәм драма өлкәсендә дә шактый эшләгән кеше. Аның «Галәветдин хаҗи корбаны — Җаек Хәдичә», «Нәҗметдин агай бәйрәме» һ. б. хикәяләре бар. Беренче хикәя йөрәкне тетрәтерлек фаҗигале күренеш белән башланып ;китә: «Ул бәйрәм көнне кабак алдында авызына шкалик .күтәреп, дырыл- дыйдырылдый аягүрә аракы эчеп торган хатын шушы Галәветдин хаҗиның корбаны — Җаек Хәдичә иде. Галәветдин хаҗи аны танымыйча куып җибәрде». Кем соң ул Җаек Хәдичә, ни өчен ул шундый хәлгә төшкән? Хәдичә 30—35 еллар элек Җаек суы буендагы бер шәһәрдә камытчы Бәдретдин дигән кешенең бердәнбер кызы булып, сылулыгы, гүзәллеге белән халык арасында дан тоткан. Менә шул яшь кызны кияүгә бирергә ярәшкәч, көннәрнең берендә аны Галәветдин хаҗи, землянкага чакыртып чыгарып, мәсхәрә итә. Хәдичә, бу хурлыкны күтәрә алмый, туган шәһәрен ташлап, Казанга китә. Чат саен хәер соранып торучылар, эш таба алмый каңгыраган кешеләр белән тулы Казанда Хәдичәне ачлык каршы ала. Ул, кая барып сыенырга урын таба алмый йөри торгач, актык чнкт.ә, фәхешханәгә керергә мәҗбүр була. Бу бозыклык йортында Хәдичә авыру ияртә һәм соңыннан урамга -куып чыгарыла, күпер асларында кунып йөри. С. Рәмиев бу гүзәл Хәдичәнең соңгы вакыттагы хәлен болай сурәтли: «Аның яшь чагындагы көлтә кебек куе, озын кара чәчләре хәзер, бер сөям дә калмыйча, тәмам коелып беткәннәр һәм башындагы керле яулыгының тишекләреннән күренеп, чучка - сыртындагы йоннар кебек саргылт төскә кереп, тырпаеп-тырпаеп торалар...», «аның киемнәренең тишекләреннән суык кыш көненең, декабрь аеның рәхимсез җилләре өреп, аны дер-дер калтырата». Бу юлларны салкын кан белән генә укып булмый. Хәдичә хәер соранып Галәветдин хаҗи капкасына килә һәм хаҗи аны куып җибәрә. Никадәр контраст! Бер якта — Галәветдин хаҗилар бәйрәм итеп, халык җилкәсендә типтерәләр, ә икенче якта — Хәдичәләр мәсхәрә ителеп, урамга куып чыгарылалар. «Нәҗметдин агай бәйрәме» әсәрендә дә шул заманның коточкыч картиналары сурәтләнә. Мәдрәсәләрнең шәкертләрне дин сөреме белән агулауларын, анда шәкертләрнең бушка гомерләрен әрәм итүләрен, унар-унбишәр ел укып та җәмгыять өчен бернинди дә файдалы кеше 'булмауларын тәнкыйть итеп С. Рәмиев «Низамлы мәдрәсә» дигән сәхнә әсәрен яза. Ул, бер генә пәрдәле булуына карамастан, шактый катлаулы вакыйганы эченә ала. Ф. Әмирхан 1908 елда «Әльислах» газетасында бу пьесага бик дөрес бәя бирә. ««Мәдрәсәң Хөсәения» хәлфәләре вә мөдирләренә дә бу әсәрдән үз сурәтләрен .карап, әгәр авызлары чалыш күренсә, көзгегә ачуланмаска, бәлки авызларын турайтыбрак тотарга тырышырга тәүсия итәм», — ди Ф. Әмирхан^ С. Рәмиевнең халык арасында шактый киң таралган күренекле әсәрләреннән «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!» исемле пьесасының китапка кертелүе күңелле хәл. Пьесада яшьләрнең халыкка хезмәт итәргә тиешлекләре, «кеше кешегә—бүре» принцибының бетәргә тиешлеге, яңа тормыш төзүдә хатын-кызларның да катнашы барлыгы төрле ситуацияләрдә ачык күренә. Яна тормыш төзү өчен үзләрендә якты фикерләр туа башлаган татар кызларының образлары оста гәүдәләнә. Бу пьесаның Г. Тукай тарафыннан уңай телгә алынуы очраклы түгел. С. Рәмиев шул замандагы социаль каршылыкларны, яшьләрнең уй-тойгыларын, алга омтылуларын чагылдыра алган. Әдипнең кайбер әсәрләрендә төшенкелек -мотивлары ачык күренә. Аның кара реакция елларында дөньяга, каргый-каргый, ләгънәт әйтүләренең, ачынуларының сәбәбе шәхси тормышындагы күңелсезлек- ләр булса, төп сәбәп исә шул чорда эксплуататор сыйныфларының халыкны изүе, кешелекле мөнәсәбәтнең булмавы, явызлык һәм тиранлыкның өстенлек итүендә иде. С. Рәмиев—күпкырлы әдипләрнең берсе. Ул хикәяләр, фельетоннар, истәлекләр һәм күп кенә мәкаләләр язып калдырган. Кызганычка каршы, бу җыентыкка С. Рәмиевнең шактый әсәрләре кертелмәгән. Киләчәктә, аның яңа басмасын чыгарган вакытта, моны искә алырга кирәк. С