Поэзия
ТЫРЫШ ГАЛИМ -4 ерылган тормыштан, дип Мөмкин түгел әйтергә: Тырыша ул басуларның Уңышын ишәйтергә. Өйрәнде ул, читкә куеп Көндәлек бар эшләрен, Дөньяда нинди җанвар бар, Шуларның тиресләрен. һәм, әсәр язып бу хакта (Фән докторы иде ул): — Дөньяда иң шәп ашлама — Фил тиресе! — диде ул. Күрсәтте төгәл исәпләп Тәҗрибә үрнәгендә: Гектарга ничәшәр тонна Кертергә -кирәген дә. Юк, 'шикләнмим, язгандыр ул Бәлки иң-нң дөресен... Ләкин колхоз -каян алсын Шул чаклы фил тиресен?! БУЛДЫКСЫЗ ТҮРӘ •^арлык шартлар аңа тудырылган, Тик эшләргә калган бирелеп! Булдыксыз ул ләкин. Шуңа һаман Күрсәтәлми эштә игелек. Куркып яши, очмагаем, диеп, Бу җәннәттән... Шуның өчен дә Күрсәтә ул өстәп, таудай итеп, Чыпчык борыны кадәр эшен дә! ДУСЛАРЧА КИҢӘШ әрсә әйтерләр икән? — дип, Йөрмә гел югары карап; Анда да күзеңне сал, тик Күбрәк вакыт түбәнгә бак. Күккә генә .күз салып гел, Күрми аяк астындагын,— Күпме үткен күзлеләр, бел, Абынып, булдылар харап! ТӘНКЫЙТЬЧЕ ХӘЛЕ Т етеп ташлар иде ул авторны, Китабының санап гаебен,— Җәберләүдән курка редакторны (Ничек кырсын дусның кәефен?) Барыр иде мондый корбанга да, Ачуланыр кебек басучы... Аптырагач, мескен, дәшми кала: — Шул булыр, — дип, — иң-иң яхшысы! * ‘ * Мондый хәлнең бигрәк шунсы жәл: Бер өлкәдә түгел мондый хәл! КАЙГЫРТУЧАНЛЫК — Эх, әти, — ди егет, — күтәрәсең Шундый авыр йөкне син нигә? Ташлап тора ала бит ул эшен, — Булмый мени кушсаң әнигә?! КҮСЕЛӘР ҺӘМ КЕШЕЛӘР Тишек булса әгәр корабында, Ташлап китә аны күселәр; Үз гәүдәсе белән, -һич югында, Томалыйлар аны кешеләр. ^син үз эшендә күсе булма, Бер авырлык күрү белән шылма! Ай ҺӘМ КОЯШ (Мәс ә л) Тулмасаң син, Кемнән алыр идем яктыны мин? —< Диде бер көн Кояшка Ай. —■ Эх, елтыр баш, — Диде Кояш, — Син икән бит чын ялагай! Юкса, сиңа нигә кирәк Бу турыда тору миңа сөйләп?! МӘКАЛЬ Танышы күпнең — табышы күп, Табышы күпнең — сагышы күп.