Поэзия
Шамил Маннапов УРМАН ҖЫРЫ /И лг1әокәү артындагы мәгърүр урман Серен сөйли җилгә таңнарда. Беләм, болар — язылмаган җырлар, Эх, яфракларның телен аңларга. Үткәндәге авыр яраларын Каплап киткән яфрак күлмәге. Очрап куйган ватык каска гына Хәтерләтә давыл эзләрен. Ул каскада шыксыз свастика Чәчә төсле һаман зәһәрен. Күмелмәгән ничек, черемәгән дә, Бик яшәүчән икән каһәрең. Бу урманга агу чәчәр өчен Ул кил-мәкче тагын ’сөйрәлеп. Оныткандыр, ахры, Безнең җирдән Көч-хәл белән тайган көннәрен... Давылларда чыныгып үскән урман Шулай көйли җилгә таңнарда. Үзем сакта торам, Үзем тырышам һәр агачның телен аңларга... САУМЫ, ИМӘН... £/• Л омандирның үтәп боерыгын Казармага кайтып килгәндә.— Күзем төште, яфракларын коеп, Яп-ялангач калган имәнгә. Саумы, имән? Әллә танымыйсың, Оныткансың иске таныш ы н. Частька килүемне күрдең ич син Вагон тәрәзәсенә авышып. Эх, ул чакта нинди купшы идең, Яшел чикмән иде иңеңдә. Шаулый-шаулый көлеп калган идең Тузан сарган минем киемнән. Язмыш менә тагын очраштырды, Тик мин бүген яшел киемнән Көлеп торам. Ә син калтырыйсың Гаҗиз булып көзнең җиленнән... КАРТ СОЛДАТ Тирә-юньне Сары киемгә төрә. Ә Мохтар карт, көз килдеме, Ямь-яшел төскә керә. .Урамнан узып баруын Күреп таңга каласың: һәр көз солдат киеменең Киенә ул яңасын. — Тагын улың кайттымы? — дип •Сораса бер колхозчы,— .Мохтар бабай, үрә катып, Җавап бирә: — Так точно! кыя Алдындагы колонналарына Авыр сыны белән таянып,— Басып тора безнең университет 'Туган шәһәремә каранып. Гыйлем дәрьясының кыясы бу, Иң беренче шушы кыядан Яшь бер бөркет, Бөек очышын башлап, .Канатының көчен сынаган. .Мәгърүр кыя Бөркетенең исемен .Уеп язган үзенең түшенә. .(Минем баштан шуды солдат бүреге Бу исемгә күзем төшүгә). Ай-Һай биек... Тәүге сынауларда Егылмаммы сынып канатым? «Нык бул!» дигән төсле яшь Володя Пьедесталдан карын яратып. ДАУТ СӨН ГАТОВ МАТУРЛЫКНЫ килә ҖЫРЛЫЙСЫМ омшак күңел, сабый күңеле кебек Тилердеңме әллә югыйсә. Я көләсем килә, я елыйсым, Юк, юк, Тәүге җырны килә җырлыйсым... Күңел! Чыгыйк әле кичке урамга, ИЗ Көз — көз инде, в. .с. ә.- м &. 1)4 Йөрик әле карлы юлларда! Күңел! Тәүге җырны эзләп тапканчы йөрик әле, йөрик буранда, йөрик әле, йөрик урауда... Чү! Баштан-аяк карга күмелгән — Кем анда?! Әллә инде сихри кар кызы. Юк ла, Бу — Гөлчирә, Көлә-көлә килә Группаның гади бер кызы. Тукта әле, тукта, Гөлчирә, Таңны көтик әле без бергә. Гөлчирә! Ап-ак карлар бизи бөдрәләрен, Чәчен сөеп карлы җил өрә. Их, ак карлар, сихри бизәк ясап, Сибелә җиргә, сибелә мул булып, Гөлчирәкәй, Безнең гомер, безнең яшьлек гомер ’ Яңгырарсымаи гүзәл җыр булып... Күңел! Мәхәббәтне эзләп күп йөрдең, Күпме яндың... кемнәр уйлаган: Ә ул минем белән бер партада Ничә еллар дәрес тыңлаган. Урам... Кемнәр, әнә, эштән кайтышлый ук Ишеген ВУЗның ачып керәләр... Яшьлек кадерен белеп, уйнап-көлеп. Студентлар кайтып киләләр. Буран... Сөеп туймыйм карлы буранны, Күреп туймыйм кичке урамны. Кичке смена эшкә китеп бара Шау-гөр килеп, иңләп урамны. Күңел, Әйдә барыйк алар белән бергә Станоклар җырын тыңларга. Бәлки әле көтеп торалардыр Килүеңне тәүге җырлар да... Узып бара таныш авыл карты, Сорыйк әле колхоз хәлләрен. Беләм, тәүге җырым минем Алар исеме белән бәйләнер... Күңел эзли, күңел ярсына; Хисләремнән әллә тилердем! Я көләсем килә, я елыйсым, Юк, юк, Матурлыкны, Бары матурлыкны, Матурлыкны килә җырлыйсым. 8* ТИ әткәйгә И смеңә багышлыйм Язылган бу җырым: Күңелдә бик күптән Сакланды, әткәем. Ә сүзләр күңелдән Ак кәгазь битенә Тик бүген, тик бүгең Ялганды, әткәем... ...Урман тын һәм серле. Түгәрәк аланда Җирне үбә, иркәли, Их, кояш нурлары. Җир улы, барсы да Барсы да сиңа дип Матурлык сибә күк Табигать куллары. Бик якын, ахрысы, Бу сихри матурлык, — Туган як-аиамны Өзелеп сөйгәнгә; Чү! нигә бу кадәр Күңелем биләде: Күзләрем төбәлде Мәһабәт имәнгә, һай, нинди горур ул, һай, нинди чыдам ул. Утыра бер үзе Тутырып аланны. Үскән ул ы ш ы кл а п Җилләрдән, давылдан, Саклаган яшеннән Яшь юкә, талларны. Саклаган һәрберсен; Тик үзе яралы. Киң колач ботаклар Көйгәннәр яшеннән. Шулай да горур ул, Әйтерсең, әйтерсең, Кайгысын, әрнүен Эченә яшергән... Әткәем, гомерең тиң Мәһабәт имәнгә; Имәндәй тордың син Илгә яу килгәндә. РӘДИФ ГАТАУЛЛИН ҖЫР БАШЫ Д ™ тлыи да адымын саный, Артына борыла сабый... Уйлана куңел: сабыйдан Калышу әллә ярый?! 116 Тәпиләп, гомерем язында Юл ясап киткән идем... — Ни булыр — ерак юлларны Каплаган зәңгәр томанны Бер ачып үтсәм? — дидем. Юлларым... авыл юлымы?! — Мәктәпкә илткән юлмы? Үзәннәр саклар үзендә Малайчак сузган җырны! Яндырган беренче сөю, (Сөйдем, бер дә үпмәдем), Әллә синнән эзләргәме Матур эзен үткәннең?! Менә шулар... шулар икән Барасы юлның башы. Шушымы тик — туып килгән Язасы җырның башы?!. ӘХМӘТ АБЫЙ СҮЗЛӘРЕ ^ер авырлык күрми буламыни?! Син сорыйсың миннән: — Күрдеңме?! Ачу белән, дисең, бар дөньяга, Башың иеп берәр йөрдеңме?! Юктыр, энем... Авырлыклар өчен Үпкәләми кеше дөньяга. Үпкәләмим, дөнья! Моны хәтта Керткәнем юк минем уйга да... Давылларны, дулкыннарны үттем, Кыялардан булды барганым... Авырлыктан ләкин курыкмадым, Мин дөньяга Гашыйк күзләр белән карадым... Давыллардан алып чыкты йөрәк, Кордашларым — үзем кебекләр: Кызы өчен, назы өчен түгел, Бу дөньяның тыныч язы өчен Күпме биргән бөркет егетләр... Әйе, без дөньяның матурлыгы белән Авырлыклар аша таныштык. Үзебезнең матурлыкны җуйдык көрәшләрдә, Ә шулай да, дөнья — безгә, без дөньяга гашыйк. Дуслык булып үсте танышлык! Үпкәлимсең, дисең?! Моны, энем, Керткәнем юк минем уйга да... Хаталарым, ялгышларым өчен Гафу итсә иде дөнья да! 117 ТӨНГЕ РОМАНТИКА Т әрәзәмне ачкан төнге җилләр — Әллә үзем өйдә юктамы?! Йөрәгемә минем тынгы бирми — Давылмы ул, романтикамы?! ...һаваларда ак болытлар ага, Чакыра күк мине юлларга... Шул болытка тотынып, күккә менсәм. Карар идем төнге дөньяга... Ә юк! Болытларга карап көнләшмимен, Көнләшмимен, алар биек, дип... Йөрәк! — Болытлардан биегрәк — югарыга меник?! меник бит?! ...Балкып янган күкнең йолдызлары Җем-җем итә... Безне күзлиме?! Җирнең өсте матуррак, дипме, Якыная җиргә... түзмиме?! Юллар! Алар каян гына үтми, Үтә җирдән, үтә күк аша... Ләкин бүген, ахры, юллар башы йөрәгемә минем тоташа... Давылларда йөрәк... Ә урамда Кемдер — әллә эше юккамы? — Кычкыра күк: — Янар бу. яшьлеккә Ят нәрсә, — дип... романтиканы... Ә йөрәгем әйтә күк аңа: Бөтен төн дөньясын үзеңә бирәм, Тик кагылма романтикама! ХӘНИФ ХӨСНУЛЛИН ТУКАЙ Ул Пушкиннар нәселеннән иде Уй белән дә, шигырь белән дә. Шул нәселгә хас бер кодрәт иде Ул тибрәткән очлы каләмдә. Үзе инде гасыр башыннан ук Кереп калган олы тарихка. Тукай киткән.... й ө р ә к ә йтәс ы м а н: Без Тукайсыз әллә калыйкмы? Туган көнен бәйрәм итәр вакыт, Кайда йөри үзе юбиляр? 118 Ул Казансыз минут яшәмәде. Кайтыр әле, диләр күңелләр. Кайтыр әле, Әнә безгә дигән Калын томы ята өстәлдә. Без укыдык аны зур тормышка Агач бишекләрдән күчкәндә. Без укыдык, Укый яңа буын, Укыр аны туар кешеләр. Кешеләр бит Пушкиннары белән, Тукайлары белән көчлеләр... Туган көнен бәйрәм итәр вакыт, Уйнат, әйдә, «Тукай марыш»ын. Ишетсен ул Үзенең алгы сафта Безнең белән атлап барышын. КӨЙМӘ АГА Л*өймә килә, көймә килә, Тар елгада кала эзе. Койрык тотып барган кыздан Егет ала алмый күзен. Ишкәктән тамчы тама, Егет йөрәге яна. Көймә килә, көймә килә Тар елгада дулкын ярып. Ишкәкчегә генә сирпи Койрыкчы кыз күз нурларын. Калактан су тамчылый. Кыз нигә авыр сулый? Көймә ага, көймә ага Елга суы аккан жайга. Егет нигә ишми икән, Койрыкчы соң нишли икән? Шаулый елга сулары: Буш түгел, дип, куллары... ЗӘЙ КЫЗЫНА (Җ ы р) <>әй буена, Зәй буена Очып кына, очып кына, Кайтчы син, хат кисәгем. Зәй кызына, йолдызыма, Чәчми генә, түкми генә Җиткер солдат хисләрен. Окопларда, окопларда, Походларда, походларда Ярату арта икән. 119 Ерактан да, ерактан да Шул Зәй кызы, таң йолдызы Үзенә тарта икән. Зәй кызына, Зәй кызына, йолдызыма, йолдызыма Аңлат син, хат кисәгем: Еллар үтәр, һаман үсәр — Ашкынулы һәм ташкынлы Гыйшкым... сөю хисләрем. ШАТЛАНА ТУАР УРАМНАР *1 үкләргә кадәр үрелеп Күзәткән чакта краннар,— Безгә урын эзлиләр, дип Шатлана туар урамнар. ДИФГАТЬ СИРАҺ СКРИПКА кылларына ничә еллар буе Кагылмаган беркем кулы да. Нихәтле моң анда! Карт сугышчы Аңламыймы әллә шуны да?! Уйнар иде, Кесәләргә бөкләп Тыгылмаса очы җиңнәрнең. Скрипка дәшми. Ә кайчандыр җыры Тибрәткән бит күңелен меңнәрнең... Скрипка дәшми. Карт сугышчы Ала алмас кабат кулына. ...Җирдә шундый азмы сагыш яши Чиертә-чиертә күңел кылына. ЧӘЧӘКЛӘР КҮП МОНДА өрәш үткән кырлар буйлап барам. Якташларым шуннан атлаган. Бу җирләрне хәзер Хуш исләрен Бөркеп торган чәчәк каплаган. Минем кебек Монда чәчәк эзләп, Меңнәр әле килеп йөрерләр. Көрәш кыры... Ә астында күмелеп Калганнардыр күпме гомерләр... Чәчәкләр күп монда. Ләкин тимим; Батыр ирләр килә уема. Алар өстендәге чәчәкләрне Ялгыш өзәрмен күк тоела. БАР, ЙӨРӘГЕМ * / игә болай, йөрәк, әсирләнденг Тургайларның дәртле тавышына. Дөньяның бит күкеләре дә бар, Күз салсаңчы агач башына. Юкка гына алар сызланмыйлар Тын урманга серле шом салып. Тартынма син, әйдә, хисләреңнең Иң җылысын шунда бар алып. Бар, йөрәгем, Яратасың икән Гел тургайлар җырын тыңларга,— Юата бел башта күкеләрне, Ирек куйма һич тә еларга БӨРКЕТ ^*өчле давылда да тынгы белми, Ни калган соң аңа кыяда? Омтыла ул һәрчак югарыга — Шулай яши бөркет дөньяда. Очкан саен Ныгый канатлары, Болытларны хәтта кичә ул. Үләм дигәндә дә җиргә чаклы Канатларын селкеп төшә ул. ТАШКЫН ^Сәелә ташкын, Җәелә болыннарның Кышкы киемнәрен салдырып,. Кая ашыга ул, Зифа таллы Сөзәк ярын читтә калдырып. Җәелә ташкын... Бәлки берәр кеше Үз юлыннан аны боргандыр. ...Бәлки ул да Кеше күңеле кебек Киң булырга тели торгандыр..