ОНЫТЫЛМАС ЕЛЛАР
Икенче китап
Иң кызык җирдә ишек ачылып, бусагада Баязитов күренде. Барысының да күзләре сары тун кигән Баязитовка төбәлде. Кулакларның котын алып йөри торган отряд башлыгы дигәч, янтыгына наган таккан мәһабәт, куркыныч бер кешедер дип көтеп утыручыларның каршына, чынлабрак суксаң, шундук аяк сузарга торган чандыр, ябык бер адәм килеп кергәч, бөтенесенең дә гайрәте- чиккән кебек булды. Баязитовка түрдә, леплеп янып торган лампа катында, урын күрсәттеләр. Аның отрядташ иптәшләре күптән шунда утыралар иде инде. Кешеләрнең иреннәрендә елмаю сүнеп өлгермәгән иде әле. «Миңнулла абзый, сөйләп бетер, бетер инде сөйләп» дип, кайберәүләр кыстый башлады. Миңнулла абзагызның үзенең дә сөйләп бетерәсе килгәнлеге йөзенә үк чыккан иде. Ләкин Баязитовның, берни аңламыйча, коры гына карап торуын күрде дә: «Шунда бетте инде» дияргә ашыкты. «Юк, бетмәде әле, Сәрбиҗамалның атасы икегезне дә корык белән пыранлатып арыш арасында куып йөртәсе бар әле» — дип тә кычкырып карадылар, тик Миңнулла аларның берсенә дә колак салмады. — Башлыйбызмы? — дип, Баязитовка борылды. Башлап җибәрделәр. Миңнулла абзагыз сүзне Баязитовка бирде дә, кәҗәнеке шикелле очланып килгән сакалын түземсезлек белән чеметкәләп, ни генә сөйләсәң дә яңа сүз әйтә алмассың, барысын да беләбез, давай лутчы, тимер сәнәкләрне алып, күмелгән базларны капшарга чыгыйк дияргә теләгәндәй, хәтта урынына да утырмыйча, тегенең сөйләп бетергәнен көтеп тора башлады. Яңак сөякләренә кызыл таплар бәреп чыккан Баязитов, кулларын артка куеп баскан килеш, фронт турында, Кызыл Армия, ачыгучы шәһәрләр, Германиядәге революция турында сөйләде. Әллә кайдагы Германия өчен барысы да куандылар: янәсе, без хәзер, болай булгач, ялгыз түгел, ерак ярман җирләрендә дә безнең дуслар бар. Сөйләгәндә Баязитовның битендәге кызыл таплары тагын да куера төште. Ул, кулларын һаман шулай артка куйган килеш, һаман шулай алга иелебрәк: 2 Дәвамы. Башы 6, 7 саннарда. И 58 — Койма баганага тотынып торган кебек, Совет вылачы менә сезгә, ярлыларга, тотынып тора, — дип сөйли иде. — Сезгә таянып, вылач кулакларның күмелгән ашлыкларын казып чыгармакчы була. Әгәр берәү күмелгән урынны күрсәтә алса, табылган игеннең ярты бәясе күрсәтүчегә — шундый закон. Ленин әйтә, ил икмәккә тилмергәндә, ашлык күмүче, икмәк белән спекуляция корыштыручы, самогон куып, иген әрәм итүче — Совет вылачыиың дошманы, ди, андый кешеләрне, ди, кара төндә юл басучылар белән тиңләргә туры килә, ди. Ә юлбасарларга ни буласын үзегез дә беләсез, — диде Баязитов. Ул сулыш алырга туктаган арада, ишек катындагылардан берәү кычкырып сорады: — Рас ярлылар сәвит былачына шундый кадерле кешеләр икән, нилектән Миңнулла мине пуслидний кеше рәтендә йөртә? Нужа бит инде минем түремә менеп, аягын бөкләп утырган. Баязитов тавыш килгән якка борылды. Тар гына җилкәсенә ертык- портык тун салган, мескен бүреген кашларына хәтле төшереп кигән бер ир уртасы кеше, ишек төбенә чүмәшкән дә, шуннан кулын Баязитовка таба сузып, сораулар бирә иде. Янәсе, ул инде ничә мәртәбә ярлы кәми- тит прчидәтеле Миңнулла белән чүт кенә бугазга-бугаз килешмәде. Миңнулла, озын шайтан, күк терәве, аны ярлылар кәгазенә кертергә теләми, сәвит былачы ярлыларга өләшә торган арыштан аңа өлеш чыгартмый, бу ниткән хәл инде бу? Баязитов, чынлап та бу нинди эш соң дигәндәй, Миңнуллага карады. Миңнулла, сөзәргә килгән кебек, ябы-к муенын алга таба сузды да беренче сүздән үк кызып китеп: — Син Малик җырын җырлап йөрдең, ипине аңардан барып сора, вылачта сиңа дигән ипи юк, име!—диде дә, кисте дә салды. Шуның белән сөйләүдән туктыймы, әллә тагын да катырак кызып китәме дип торганда, Миңнулла чынлап та ярсып элеп алды: — Малик сиңа ничә пот арыш бирде? Син аны ничә йөз тәнкәгә илтеп саттың? Ә? Син ярлы түгел, син искепулән, беләсең килсә, име! Менә син кем! Ленин синең кебекләрне разбуйник дип атый, талаучы дип... Син ялгыш кына безнең арада селкенеп йөрисең, бик беләсең килсә... Кулак пәлитикасы альгп барасың, итәк астыннан ут йөртәсең. Кара аны, синең бу пәлитикаң мыравай буржуйны куандыра: әнә, ди, мыравай буржуй әйтә, ярлы Шәйхаттар, ди, үз ишләрен сатты, кулаклар койрыгына тагылды, сәвитокий вылачка каршы китте, вылачның нигезен какшата, ди. Менә белдеңме инде? Син мыравай буржуйны сөендерәсең. Ничек итеп шуннан соң син сәвитский вылачтан икмәк сорап кул сузарга оялмыйсың? Сине әле субранҗага якын да җибәрмәскә кирәк ие, ярый инде, кергәнсең икән, бусага төбендә ...теңне кысып утыра бир. Име! Бик шаулый башласаң, бел аны: ничек чыгып киткәнеңне сизми дә калырсың! Менә сиңа шул минем җавап!.. Миңнулла, иңбашы аркылы Шәйхаттарга кырын-кырын карап, кире үз урынына барып басты. Шәйхаттар янә нидер кычкыра башлаган иде дә, төрле почмактан аның өстенә: «Җитәр инде сиңа, берни булса, гел син җәнҗал чыгарасың!» — дигән тавышлар яварга тотынды. Шуннан тегенең кикриге шиңеп, кычкырудан туктады. Өй эче бик бөркүләнеп китте. Баядан бирле мелт-мелт итеп торган лампа һава җитмәүдән сүнәргә җыена башлады. Түр башында аякларын бөкләп утырган Гапсаттар: — Ишекне кылтайтып куегыз әле, лампа монда җан тәслим кыла, — дип, сәке өстеннән кычкырды. Ишекне ачтылар, кешеләр җиңелрәк сулап җибәрде. Авылда кемнәрдә икмәк бар, кемнәрдә юк, кем яшергән, кем яшермәгән — сүз шуңа күчте. Кайчан, кемнән хөкүмәткә күпме алынган, күпмесе калган — шуларны исәпли башладылар. Миңнулла, бармакла 59 рын бөгә-бөгә, кемнең ничә дисәтинә чәчүен, дисәтинәдән быел ничә көлтә, көлтәдән уртача ничә кадак иген чыгуын санарга тотынды. Төрлесе төрле яктан кычкырып, аңа исәпләргә булышып, ялгышса, төзәтеп тордылар. Әлбәттә инде, бәхәсләр дә кабынып-кабынып алгалады. Тур башындагы Гапсаттар кызарынып-бүртенеп кычкыра: «Миңнулла, быел дисәтинәдән ул тикле чыкмады, исәбең дөрес түгел!» — ди. «Нинди көлтә бит, — дип кычкыралар икенчеләре, — Миңнулла карчыгы бәйли торган уенчык көлтәләр белән санасаң, артыграк та чыккандыр!», «Көлтә башына фәлән кадак — кем үлчәгән аны? Миңнулла, син үлчәдеңме?» «Үзем үлчәдем, — дип кычкыра Миңнулла, — кәмитит бит- ната үлчәде: без шулай кемнең'күпме иген сугып алганын белдек. Безлә барсы да язылган». «Сезнең кайсыгыз алай язуга бик остарып китте әле? Үзең түгелсең ич, Миңнулла?» Соңгы (кычкыруны җавапсыз калдырып, Миңнулла абзагыз дәвам итте: — Вәт шул, үзенә, терлегенә калдырабыз, әлегә хәтле биргәнен чигереп ташлыйбыз, калганын давай! — Ә чәчүлеккә нәрсә? Шымытырмы? Миңнулла кебек беркатлыраклары, ашлык отряды каршында бөтенләй чишелеп китеп, авылда күпме запас бар—бөтенесен чыгарып селкергә тотынса, хәйләкәррәкләре: «Бүген барсын да тоттырып җибәрсәк, иртәгә тагын сорап килгәндә нәрсә бирербез?»—дип, капчыкларын төбенә хәтле үк селкергә ашыкмадылар. Миңнулланың чабуыннан тарттылар, колагына пышылдап бактылар: нәрсә син бик штансызлана- •сыц? Болары .китүгә, иртәгүк икенчеләре килеп төшәчәк бит, аларга ни бирербез? Алай көлтәләп, башаклап ук күрсәтмәсәң, ярамыймыни? Кулакларныкын санаганда, Миңнуллага берәү дә аркылы сүз әйтмәде: аларныкын ник шунда нигезләренә кадәр куптарып алып китмиләр, шунда да: «Ай, бетерәләр бит боларны...» дип кызганучы табылмаячак иде. «Авылны елан кебек бик озак имеп яттылар, шәп булды әле», дип сөенүчеләр әллә нихәтле булыр иде, чөнки һәркайсының байда, кулакта ачуы бар. Бигрәк тә Маликны яратмыйлар. Малик турында сүз купкач, Миңнулла, Шәйхаттарга борылып: — Чыгып тор әле, энем, сиңа ышаныч юк, — дип ишеккә таба күрсәтте. Шәйхаттар ашыкмыйча гына тәмәке чорнарга кереште, чорнап бетергәч, үзенең чыгып китүен көтеп торган җыелышның ачуын кабартырга теләп булса кирәк, бармак юанлыгы тәмәкесен ялый-ялый, тагын бераз басып торды. — Сиңа әйтәләр, Шәйхаттар!—дип, Миңнулла тагын бер кычкыргач кына ишектән чыгып югалды. Ул чыгып киткәч, барысының да теле чишелде. Маликның, игене күп була торып та, хөкүмәткә бирмәвен, Шәйхаттар ише кешеләр аркылы читкә саттыруын отряд кешеләренә сөйләделәр. Баязитов торып басты, -кулларын артка куйды. Ул икмәк яшерүчеләрнең табылган игеннәрен генә түгел, барлык малын җәмәгать файдасына тартып алырга законның рөхсәт итүе хакында әйтте. — Андый кешенең, — диде, — атын, сыерын, сарыкларын, барлык нәрсәсен канфискавать итәргә хакыбыз бар. Ишек шар ачылып китте, анда Шәйхаттарның мескен бүрекле башы күренде. — Керергә ярыйдыр бит инде? — Өеңә кайтып китәргә ярый, — диде аңа Миңнулла. — Син, энем, бүгенгә кайтып мич башына кунакла инде. Малик, авылга «талаучылар» килгәнен ишетсә дә, тыныч кына ятып йокларга булды. Аның келәтендә законга сыймый торган артык ашлык юк. Күмелгән кадәресен Миңнулла түгел, аңардан остараклары килеп 60 иснәп йөрсәләр дә, таба алмаслар. Өләшенгәне өчен тагын куркасьг юк, анысы инде Маликның, амбарыннан чыгып -киткән. Шулай булгач, атлаган саен килеп торучы отрядлардан өркер чагы үтте. Ләкин күзләренә никтер һаман йокы керми. Әллә ничә тапкыр торып тәмәке дә көйрәтеп карады, - ишекле-түрле йөренгәләп тә бакты, аптырагач, аягына киез катасын элеп, иңенә тунын салып, терлекләр янына чыгып китте. Әхмәтсафа армиягә алынганнан бирле, бүтән хезмәтче яллаганы юкг атларны үзе карый, сыерларны, сарыкларны хатын-кыз бага. Абзар ишегеннән килеп кергәч, Маликның битенә җылы тирес исе, терлекләр исе килеп бәрелде. Сыерлар, мыш-мыш итеп, үз якларында тыныч кына күшиләр. Атлар кичтән болгатып биргән башакны ашый. Айгыр, хуҗа кергәнне сизгәч, әкрен генә кешнәп җибәреп, Маликның кулына сузылды. Хуҗа аның «маңгаена кулы белән кагылды, ялыннан сыпырды. «Ник ашамыйсың?» дип сорады. Абзардан борылып чыккач, Малик тагын тәмәке кабызып җибәрде. Теле өтелгән, тартасы килми иде. Тәмәкесен аяк астына салып таптады да, капка алдына чыгып, шунда басып калды. Мәчет тәрәзәләрендә әле ут бар иде. Кайчандыр Маликтан котлары очып торган кешеләр авылның язмышын үз кулларына алдылар. Нигә үз-үзеңнән яшерергә? Малик хәзер шул кешеләрдән өркеп яши. Соңгы бер ел эчендә чәчләренә ак керде. Бар иде Маликның авылны дер селкеткән чаклары. Яшь чагында ул кеше ише генә кыланмады. Күңел көр, байлык бар, тазалык биш кешегә җитәрлек иде. Әле дә хәтерендә: урысларның -крещение бәйрәме иде. Кышның яман суык чагы. Җигүле чана белән урыс авылы аркылы узып бара. Урыслар чиркәүгә агылалар. Карт урысларның суыктан борыннары күгәргән, яшь марҗаларның «битләре алмадай -кызыл, шәл астыннан күренеп торган чәч бөртекләренә апак бәс кунган. Чиркәү чаңы даң-доң сугып тора. Кызма баштан Малик атын чиркәү каршында1 туктатты да, чанасыннан сикереп төшеп, тунын, казакиын, күлмәген салып ыргытты, чатнама суыкта ярым ялангач калды. «Төкерәм мин- урысның суыгына, төкерәм бәйрәменә» дияргә теләп, чиркәү баскычыалдында күлмәгеннән җанварлар чүпләгәндәй итенеп тора башлады. Таякка таянган, икегә бөгелгән рус карчыклары, бу дивана әдәм икән дип уйлап, кызганып, 'сәдака биреп-биреп -китәләр, көрәк сакаллы ирләр, аның чиркәү каршында чүпләнеп торуын яратмыйча, кырын- кырын карап узалар. Крещение суыгы моның ялангач тәнен өтеп-өтеп ала, ә бу, исе дә китмәгән булып, һаман үз эшен эшләп тора бирә. Менә бервакыт, моның мыскыл итүен сизеп, Маликка бәйләнә башлыйлар. Кайсыдыр берне кундырып та ала. Малик та аның авызына менеп төшә. Бер заман сугыш башланып китмәсенме! Малик, йөгереп барып, чанасындагы бастырыкны тартып ала да давай тегеләрне кайсын уңга,, кайсын сулга!.. Тегеләрне шулай куып тараткач, үзе тиз генә чанага ава да, ялангач тәнгә тунын бөркәнеп, атны кыйный-кыйный, давай качарга!... Ярты юлга тикле артыннан куа киләләр. Аты яхшы булмасаг измәсен изәчәкләр икән. Шулай, ялан тәнгә тун кигән килеш, бер заман авылга чабып кайтып керә. Инде бу турыда сөйләп көлдерүләр дисеңме... Даны үз авылында гына түгел, күрше авылларга хәтле таралды. Аннары тагы бер вакыт... Көлке... яшь чак булган, юләр чак.г. Шул ук авыл аркылы узганда чаң бавына эт бәйләп киткән иде. Эт, бичара, куркуыннан үрле-кырлы сикеренә башлады, чиркәү чаңы, янгын чыккан кебек, бертуктаусыз үкерә калды. Күзләре акайган рус агайлар өйләреннән йөгерешеп чыктылар. «Кем яна? Кая пожар?» диешеп, йөгереп йөриләр. Малик, тарантасына кырын төшеп, рәхәтләнеп көлеп бара. Булды инде төрле хәлләр. Бер тапкыр, барлык йорт-җирен страхованием яздырганнан соң, сәке астына янулы шәм утыртып, үзе бөтен 61 жәмәгате белән кырга уракка китеп барды. Үз йорт-җире генә түгел, күршекүләннеке дә ЯНЬРП, кара күмергә әйләнде. Үзе төрткән дип, страхование акчасын бирмәскә маташып карадылар. Мировой судья Кондрат Порфинтич, уры-ны оҗмахта 'булсын, Маликка страхование акчасын алып бирде. Гапсаттар, чатан тәре, җәмәгать арасында: «Син үзеңә- үзең ут төрттең, имансыз син!» дип кычкырган иде. Малик моны күңеленә салып куйды. Ярман сугышы башлангач, шушы сүзе өчен, Гапсат- тарны, «сугыш вакытында аракы сата» дип, ялган шаһитлар яллап, төрмәгә яптырды, һич үкенми. Гапсаттар кебек, ач әрвахларны шулай акылга утыртмасаң, алар, котырган эт кебек, бугазыңа ук сикерә башлыйлар. Бар иде заманалар, барысының да Маликтан йөрәге алына торган иде. Хәзер генә замана җыен йолкыш кулына калып бара. Бервакыт, сугышка хәтле, ничектер сүздән сүз чыгып, Малик бөтен халык алдында: «Яланаяк чыгып чапсагыз да Малик абзагызның артыннан куып җитә алмассыз!» дип мактанган иде. Барып чыкмады. Сәвит вылачы тез астына бик каты сукты. Малик, чынлап та аяк буыннары йомшап киткән кебек, баскан урынында таптанып куйды. Дәүләтьяров, кызыл авыз, соңгы килүендә: «Большевикларның кояшы батты, хәерче кәмититләрен син инде үлгәнгә сана, алар кабат терелмәячәк» дип, «татар милләте», «бөек максатлар» турында сөйләгән -булган иде, ниндидер милли кәмититләр өчен дигән булып, шактый гына акча да теләнгән иде, ләкин бу большевикларның кояшы бер дә сүнәр төсле күренми, кәмититләр яңадан җилкәгә атландылар, Маликка менә .бүген шул хәерче кәмититләрдән коты очып яшәргә туры килә. Дөньялар икенче якка әйләнеп китсә (бер шайтан гына өметсез!), күмелгән малларны казып чыгарып, канатны яңадан җәеп җибәрергә мөмкин булыр әле. Ләкин менә бүгенгесе яман... Сулыш алырга да ирек бирмиләр, -бугазга китереп -басканнар... Мәчеттә ут сүнде. Малик, кереп ятмакчы булып, капкага таба борылды. Шул вакыт караңгылык эченнән бер шәүлә килеп чыкты. Шәүлә Маликка таба якыная башлады. — Шәйхәттар, синме соң бу? — Мин, Малик абзый. Төнге кунакларны каршы алырга җыен, хәзер киләләр. Шәйхәттар туктады. Ике шәүлә бергә кушылды. Яшергән ашлыгын бөтен шайкалары белән килеп эзләргә җыеналар икән. Малик үзе әйтеп бирмәсә, барлык мал-туарын конфискавайть итәргә дип карар чыгарганнар. Малик тешләрен кысты. Бик озак бер сүз дәшә алмыйча торды, ниндидер тимер бармаклар бугазыннан алган кебек иде. Каршындагы кара шәүлә китеп -баргач, йөгереп ишек алдына керде, капканы биклә- мәкче булды, ләкин... бикләүдән ни файда? Җимереп булса да керәчәкләр. Өй алды баскычына йөгереп менде. Балта һәрвакыттагы урынында ята иде. Кулы-на алып, йөзен бармагына каптырып карады. «Акылыңа кил, Малик!—диде ул үз-үзенә,— картайган көнеңдә балтага ябышма!» Килсәләр тизрәк килсеннәр иде. Барып ишек яңагына сөялде, көтә башлады. Килеп җиттеләр дип, сискәнеп китеп, ничәме тапкыр колакларын торгызды. Ләкин бик озак килмичә, тәмам тенкәсен корттылар. Менә бервакыт капка дөбердәде, Малик ашыкмый гына өйалдыннан төште. — Кемнәр анда вакытсыз? Берьярым Миңнулланың тавышы ишетелде. — Ач, Малик! Бурзайларыңны бәйлә. Минем бурзай чылбырда, ә менә синекеләр... Нәрсә калган сезгә монда төн уртасында? — дип, Малик капканың аркылы күсәген тартып 62 чыгарды, керүчеләргә чигенеп юл бирде. — Нинди яхшы хәбәр китердегез? Ярлылар комитетының -карарын укып күрсәттеләр. Малик салкын .гына тыңлады. «Яшергән игенем юк, ышанмасагыз, тентегез», — диде һәм бер дә борчылмаган кыяфәт белән, читкә -китеп басты. — Малик, башыңны юләргә салма, — диде Миңнулла. — Сиңа татарча сөйлиләр: я үзең әйтәсең, я капфискавайт! Баязитов винтовкалар белән коралланган ике егетенә: «Хуҗаны күздән ычкындырмаска», — дип пышылдады, калганнарына: «Башлагыз!» — дип боерды. Малик бөтен байлыгыма конфискация ясарлар дип һич ышанмый иде. Келәтне ачарга -кушкач, ул тукмак кыяфәтендәге озын йозакка берсүзсез ачкыч китереп тыкты, ишекне каерып ачьпп куйды. Янәсе, менә карагыз, законга сыймаслык игенем юк. Фонарь тоткан продотрядчылар келәткә керделәр. Фонарьны баш очларына күтәреп, келәт эчен яктырттылар. Туштуш сарык ите эленеп тора иде. Аларны элгечләреннән ала башлагач, Малик, кинәт ярсып, тегеләрнең юлларына каршы төште. — Нәрсә сез, таларгамы? — дип кычкырды ул буылган тавыш белән, һәм куллары белән изү турысын тырный башлады. — Миңнулла! Син нәрсә? Бу шайкадан мине талатмакчы буласыңмыни? Кара аны, үкенерсең!.. Берничә кешене чөеп атарга өлгергән Маликны келәттән өстерәп чыгардылар. «Каравыл!» дип разбой салган тавышка өйдән хатын- кыз йөгереп чыкты, чәрелдәшү башланды. Малны төяргә дип, хуҗаның атын җикмәкче булдылар. Комитет карары буенча, аңарда бер ат, бер сыер гына калырга тиеш иде. «Сайла, атларыңның кайсын алып каласың?» дигәч, Малик тәмам акайды,, баягы тимер бармаклар тагын муеннан кысып тоткан кебек булды. Сулуы кысылуга чыдый алмыйча, ул кинәт изүен тартып ертты. Отряд кешеләре фонарьларын әле бер ат, әле икенче ат каршына китерделәр. Маликның тун итәге астыннан ялтырап балта килеп чыкты. Кулын тотып өлгермәделәр, бөтен көченә кизәнеп, айгырның муенына китереп чапты, кан кешеләр өстенә фонтан булып атылды. Ул да түгел, икенче атка да чабып өлгерде. Маликны, бөтереп алып, бәйләп аттылар. Шашынып чабып киткән айгыр ишек алдының аргы башына гөрс итеп егылды да хырылдап җирдә ята башлады. Икенче ат, кызганыч итеп кешнәп җибәреп, җиргә тезләнде, кешеләр абзардан йөгерешеп чыктылар. — Җәмәгать малы өчен җавап бирерсең! — диде Миңнулла бәйләп, ташланган Маликка. Баязитов фонарь яктысында протокол язарга кереште. 10 Франц Иосифович Браун, балаларга кием сорап, Мәгариф бүлеге бусагасын таптый торган булып китте. Баштарак ул, бүреген салып, бик инсафлы гына сөйләшеп азапланды. «Сабыр итегез, бирербез» — дигәндә: «Яхшы, сабыр итәрбез»,— дип чыгып китә иде. Соңрак ул бәйләнеп ята башлады. Көн саен барып, Мәгариф бүлеге хезмәткәрләренең теңкәсенә тиеп бетте. Бик аккурат кеше булганлыктан, ул бер үк сәгатьтә, бер үк минутта килеп керә дә, исәнләшеп, урындыкка барып утыра. Тегендәгеләр, моның ул гадәтен өйрәнеп алып: «Менә хәзер Браун килеп керәчәк» — дип, сәгатьләренә карый торган булып киттеләр, һәм ул чынлап та нәкъ шул минутта килеп керә иде. Киемнәр бирде 63 ләр, ләкин ялангач кешегә бер кулъяулыгы биргән кебек, бу киемнәр балалар йортының шәрә тәнен һич каплый алмады. Шуннан ул, мәгарифчеләрне вакытлыча борчымый торырга булып, бәхетне ревкомда сынап карарга ниятләде. Бер көн барды, ике көн барды. Керә алмый кайтты. Ревкомның хуҗалык - бүлегенә аяк тыгарлык түгел — чират! Якуп Саттаричның үзенә кермәкче иде, анарда киңәшмә, диделәр: авыл советларын яңадан сайлау кампаниясе башланган икән. Дүртенче тапкыр баруында хуҗалык бүлеге кешесе: «Председательдән башка сыңар бүрек тә бирә алмыйм»,— диде. Якуп Браунны таный иде. Елмайды, утырырга кушты. Балалар йорты хәлләрен сорашырга тотынды. — Балалар өчен, аннан кырып, моннан себереп булса да, юнәтербез, — диде, язу язып бирде. Кулга рөхсәт язуы кергәннән соң да әле, Браун ун көнләп ала алмый йөрде. Менә, ниһаять, шатлыклы көн җитте. Франц Иосифович, зур малайларны ияртеп *килеп, пальтоларны һәм бүрекләрне складтан алып кайтып китте. Гомер тәрбия эшендә эшләмәгән, партия кушканга гына балалар йортына мөдир булып килгән Франц Иосифович, педагогия китапларын кулыннан төшермичә укыса да, гап-гади мәсьәләләрдә аптырашта калгалый иде. Яңа кием өләшер алдыннан балаларны мунчада юындырып чыгарырга кирәк булды. Ишек алдында үз мунчалары... Утын белән суга да күршегә керәсе юк. Сабынны, елый-елый булса да, Мәгариф бүлеге складыннан бирделәр. Мунчаңны як, юындыр да чыгар... Бик ансат кебек... Ләкин... чәч машинасы бөтен эшне бозып ташлый язды. Кечкенәләрнең шалканга охшап калган башларын күргәч, олы малайлар: «Чәчкә тисәгез, мунчага кермибез!» — дип аяк терәделәр. Янәсе, «безнең башыбыз туна!» Чәче ат ялы кебек тузгып йөргән тубалбаш Биктәш: «Башымны бирсәм дә чәчемне бирмим! Чәчем миңа бүрек тә, шарф та»,— дип, мамык шарф белән куян бүрек бирелсә генә чәчен китәртергә риза булачагын әйтте. Хәлим дә мәктәптәге шәһәр малайлары арасында «кыркылган сарык» булып йөрергә теләми иде. «Каты куллы» булып авызы бер тапкыр пешкән Браунга «алайса бу юлга калып торсын» дияргә туры килде. Шуннан соң гына олы малайлар яңа кием алырга, мунча керергә риза булдылар. Франц Иосифович чисталык һәм төгәллек белән «бертуган» кеше иде. Аның кабарып торган саргылт мыеклары гаҗәп пөхтә итеп киселгән, чал керә башлаган чәчләре дә артка бик пөхтә итеп тарап куелган, өстенә кигән ак тужуркасы да. гәрчә берничә җирдән ямалган булса да, бик чиста итеп юылган, бер генә җыерчык та калдырмыйча, тип- гигез итеп үтүкләнгән. Борын сеңгергәндә кесәсеннән ала торган зур яулыгы да бик аккурат итеп дүрткә бөкләнгән, тырнаклары да бик пөхтә итеп киселгән, хәтта авызыннан чыга торган сүзләре дә бик пөхтә һәм бик аккурат иде. Балаларны да ул шушы төгәллеккә ияләштермәкче, гомумән, йортка тәртип һәм чисталык кертмәкче булды. Әлләнп гомер юылмаган тәрәзәләрне юдырды; капкадагы, стеналардагы сурәтләрне бетертте; пәке белән уеп ясалганнарын буяу белән буятты; урьгн-җирләрдә аунап ятуларны тыйды; тәртип саклау өчен малайлардан дежурлар куйдырды. Тәртип керә дип торганда тына, урак койрыклы әтәчләр тагын капкага менеп кунакладылар. Дежурныйлар, тәртип саклыйсы урында, Франц Иосифовичтан малайларны сакладылар. Браун күрмәгәндә рәхәтләнеп аунап калыйк дип, кроватьта тәгәрәп яткан чакта, дежурный ишек төбендә сакта басып торды. 64 Педагогия китабыннан Браун белә иде инде: тәртәгә тибә башладылармы, балаларны көч белән игә китереп булмый, мондый хәлдә күрмәмешкә, белмәмешкә салышу яхшы. Франц Иосифович «болай булгач, мин сезнең белән уйнамыйм» дияргә теләгәндәй, уеннан чыкты. Малайларның ләкин уенны дәвам иттерәселәре *килә иде. Алар тоттылар да Браунның үз ишегенә ат башлы кеше сурәте ясап куйдылар. Беркавым моны да күрми йөрергә туры килде. Җитмәсә, сурәтнең астына акбур белән «Францибр» дип язып та куелган иде. Сүзләрне кыскарту чире модага -кереп барган заман булганга, Франц Иосифович бу сүзнең «Франц Браун»нан алып ясалганын бик тиз төшенеп алды. Аграфена түти сурәтне юеш чүпрәк белән сөртеп атты. Франц Иосифович белән «малайлар арасында шул рәвешле «уен» дәвам итте. Бу «уен» төрле чакта төрле төсләргә керә иде. Бервакыт Франц Иосифович кочаклашып йөргән малайларны күргән дә: «Кочаклашып йөрмәгез!» дип әйтеп ташлаган. Малайларга шул җитә калды. Гомер кочаклашмаган балалар, үч итеп, гел кочаклашып йөри башладылар. Иртә белән тәрбияче апалары: «Балалар, укырга!» — дип кычкыргач, әле генә дөнья җимертеп чабышып йөргән малайларның шундук «эчләре авыртырга», «башлары сызларга» тотына, кайсының бөтенләй аягы ук аксап кала, йөри алмый башлый, ә бер төрлесе, кроватена егылып: «Миндә бизгәк» дип, калтыранырга керешә иде. Биктәш каяндыр кул яулыгы белән чүбек табып алган. Чүбекне, Франц Иосифович мыегына охшатып, борын астына ябыштыра да, кесәсеннән дүрткә бөкләнгән яулыгын чыгарып, борынын сеңгерә, аннары яулыкны пөхтә генә итеп дүрткә бөкли, кесәсенә сала һәм, Франц Иосифович хәрәкәтләренә охшатырга тырышып, кесә авызына кулы белән сугып куя. Малайлар егыла-егыла көләләр. Чүлмәкчедән күрмәк- че, бервакыт бөтен малай үзенә мыек куйды. Францибр коридорда күренүгә, мыекларын бөтереп, кулларын кесәләренә тыгалар да, яулык чыгарган булып, борыннарын сеңгерә башлыйлар. Браунның мыек очлары тырпая, күзләре ояларыннан чыга... Инде улмы алар өчен тырышмый? Ә аларның бар белгәне вату, җимерү, тәртәгә тибү! Укырга да теләмиләр. Ничек кулга алырга соң бу шайтан балаларын? Франц Иосифович шушы турыда төннәр буе баш вата. Ул баш ваткан арада, малайлар тәрәзә ваталар. Тәрбияче апаларын бүлмәдән куып чыгаралар. Тегеләре, Франц Иосифович янына кереп, елыйлар. Үзебез хәтле алтын бирсәгез дә без -монда эшли алмыйбыз, чыгарыгыз безне, диләр. Ә Франц Иосифович а ларны тиргәп ташлый. Педагог була белмисез, ди, кулларына педагогия китаплары тоттырып чыгара. Ә балалар... карап торырга алар барсы да кеше төсле. Әнә берсе, юрганын башыннан бөркәнеп, кровать өстенә менеп кунаклаган да пычак белән нидер юна... Бөтен бүлмәне йомычка белән тутырган. Икенчесе, кайчы белән кисеп, калайдан нәрсәдер ясап утыра. Өченчеләре идәнгә .пәке кадап уйныйлар. Бер ишесе түшәмгә төкерә: кемнең төкреге түшәм тактасына ябышып калыр? Икенче берәүләр, кроватька өелешеп, бик тәмле итеп нидер сөйләшәләр... Төркемдә тубалбаш Биктәш тә бар. Башының авырлыгына чыдый алмаган кебек, муены бер якка кыйшайган, башы кырын төшкән, күзләре май ашаган мәченеке шикелле елтырый... Ул үзенең кайчандыр ашаган ашларын сагынып сөйли. Бүтәннәр рәхәтләнеп тыңлыйлар. Әкәм-Төкәм иреннәрен ялап куя. Иң тәмле ашлардан тотынып, ясмык коймагына килеп төшәләр. — Их, хәзер булса! Мең коймак ашар идем!.. — ди Биктәш. — Ясмык коймагын күп ашый алмассың, — дип, Әкәм дә сүзгә кысыла. — Ашый алмаммы? Давай спур! Китер хәзер меңне! Әкәм меңне түгел, берне дә китерә алмый, «спур» үзеннән-үзе сүнә. Ашау хакында тыңлап утыра-утыра, Тфү-Сәмыйкның аш казанын көзән җыера башлый, ул кинәт укшып җибәрә. Аны кровать өстеннән төртеп төшерәләр: «Кит! Чыдый алмаслык булгач, тыңлап утырма!» Ләкин Сәмыйк берьяры да «китми: шундый тәмле ашларны ташлап, нигә китсен ул? Озак та үтми, дуңгыз мыркылдаган тавыш чыгарып, ишек ачыла. Тимер Йодрык килеп керә. Идәнгә пәке кадап уйнаучыларга тибеп узып, кроватьтагылар янына килеп баса. — Кем нинди һөнәр күрсәтә, ипи бирәм! — ди ул. Малайлар дәшмиләр. — Тубал, давай .кыланып күрсәт, ипи- ашарсың. Биктәшнең «кыланасы килми. Ул аягым авырТа дигән сылтау таба, чатанлап бер читкә китә. Тимер йодрык Әкәмгә төртә. — Ашыйсың киләме? Әкәм дәшми. Сукса-нитсә дип, куллары белән башын каплый, күзләрен йома, йодрык Сәмыйк каршына бара. — Киләме ашыйсың? — Килә, — ди теге. — Ә эчәсең? — Юк. — Килә бит, чыраеңнан күренеп тора. — Валлаһи, килми. — Ник килми? Килсен! Ничә кружка эчәсең, тамагыңа тыгылганчы ипи ашатам. — Өчне эчәм. — Бишне эч. Шул вакыт ишек тагын дуңгыз тавышы чыгара, бүлмәгә көтмәгәндә Браун килеп керә. Малайлар кроватьтан шыбыр-шыбыр коелалар, одеялны төзәтеп куялар. Франц Иосифович уңлы-суллы карана да: — Кем дежурный? — дип сорый. Тубал, -гәрчә дежур булмаса да, хәтта бу бүлмәдә тор-маса да, Франц Иосифовичның каршысына килеп басып: — Мин дежурный, Франс ясап эч, — дигән була. — Идәннәрең ник себерелмәгән? — Хәзер себерәм. Щетка ала да тиз-тиз себерә башлый. Браун канәгатьләнеп чыгыл китә. Тубал шундук щетканы Әкәмгә суза. — Себереп бетер, Әкәм дус, — ди. Үзе, чатанларга да онытып, уен барган җиргә килеп баса. Тимер йодрык Сәмыйкка: — Я, бишне эчәмсең? — ди. Сәмыйк борынын тартып куя. Бэдри шундук: — Әкәм, бер чиләк салкын су китер! — дип кычкыра. Менә бервакыт су килә. Бөтенесе дә «кызык» карарга* җыелалар. Сәмыйк ипине каршысына куярга әйтә, икмәккә карап эчкәч, янәсе, ансатрак эчеләчәк. Ишектә йолдызлы фуражка кигән Хәлим күренә, аның мәктәптән кайтышы. — Әнә безнең шәкерт абый да кайтты, — дип көлеп куя Бәдри,— ничек соң, Балыкчы, бүген мөгаллим борчакка тезләндермәдеме үзеңне? Хәлим ашый да утынлыкка чыгып китә. Яңа туралган пүләннәрнең тәмле исен исни-исни, ул монда шигырь бикли, ботаника, тарих китабы укый. Акырышып торучы малайлар юк, дәресне тиз өйрәнеп була, ләкин суык: аяк туңа. Хәлим, китапларын куеп, йодрыкларына өрә, сике- ренә башлый. 5. .C. Ә.“ № 8. .65 66 11 Баязитовның азык отряды Тауларда биш көн булды. Шушы вакыт эчендә бик күп яшерен базлар табылды. Гафият булып Гафият, совет члены башы белән, утыз пот ашлыгын җиргә күмгән иде. Миңнулла тегенең өстенә тимер сәнәк 'белән ташланды: «Оятсыз син, җир бит син!» — диде. Маликныкын таба алмыйча гаҗиз булдылар. Миңнулла абзагыз тәмам авыруга сапты: тамагыннан аш үтми башлады. Хупжамал җиңги ни генә пешереп бирмәсен, Миңнулла ике генә каба да кире этәреп куя. Аптырагач Хупжамал түти, картының таба ашы яратканын исенә төшереп, ясмык коймагы пешереп бирергә булды. Миңнулла табадан гына төшкән кайнар коймак белән чәй эчеп утырганда, карчыгын куркуга салып, кинәт сикереп торды да, куян бүреге белән тун кәләмәтен кия-кия, авызындагы «коймагын да чәйнәп бетермичә, өйдән чыгып чапты. Сулулары тыгылып Баязитов янына барып кергәндә, теге көзге кыйпылчыгы каршында сакал-мыегын кырып азаплана иде. — Таптым! Таптым! — дип, Миңнулла бусагадан ук кычкыра-кыч- кыра керде. Баязитов чокырлы-чакырлы сары битен аннаи-моннан гына кырып бетерде дә, кыска тунын киеп, наганын кесәсенә салып, Миңнуллага ияреп чыгып китте. Әле япон сугышы вакытында ук, Малик тегермән эченнән жир астына иген склады казыткан иде. Бу складны Миңнулла үзе казып биргән иде. Малик, күрәсең, онытты дип уйлагандыр. Бөтен ашлыгын шунда илтеп тутырган. Кояш баеп караңгы төшкәнче, егерме биш ат йөге иген чыгардылар, әле шулай да барсын да ташып бетерә алмадылар. Закон буенча, Миңнулла абзагызга, табып биргән өчен, әлләни кадәр иген тиешле булып чыкты. Миңнулла, мин Малик игененә калмаган, әнә ачка тилмергән Питербурдагы эшче агайлар ашасын дип, үзенә тиешле өлешне дә волостька озаттырды. Бу юмартлыгы өчен, Хулҗа- мал түти кич белән өйдә Сафура бураннары уйнатты. «Ач тәкәббер, соңгы оныңнан коймак коеп ашаттым бит үзеңә, беразын үзебезгә калдырган булсаң, авызыбыз икмәккә туяр дип курыктыңмыни? Картайган саен шыр тилегә әйләнә барасың, син гидайга, син штансызга чыгып, җиләк кебек гомеремне әрәм иттем, туйганчы икмәк тә ашата алмадың...»— кебек, һәрвакыт әйтелә торган тиргәү сүзләрен бу юлы да тезеп чыкты. Утыз биш ел буе ишетә-ишетә ияләшеп беткән Миңнулла абзагыз Хупжамал түтинең тиргәвенә кул гына селекте. — Бүгенгә җитеп торыр, карчык, беразын киләчәккә калдыр, барысын да хәзер әйтеп бетерсәң, иртәгә ни дип тиргәрсең... Ә бит әле аллап тәгаләнең иртәгә дә көне бар, — диде. Тауларда эшне бетергәч, Баязитов моннан егерме биш чакрымдагы Саралан авылына «китәргә җыена башлады. Төнлә белән каты җил чыгыл, ябык тәрәзә капкачларын тотып-тотып селекте, морҗада, самовар юллыгында карт шайтан кебек улады. Баязитов, иртән торып, ишек алдына чыкканда, бөтен авылны ап-ак кар басып киткән иде. Ул капчыгындагы киез итеген алып киде, тездән «кар ерып, абзардагы атны -карап килде. Арбаларны шушы авылда ташлап, ике чана җиктеләр дә Саралан- га чыгып киттеләр. Чанада урый җитмәгән -кешеләр атларына атланды. Баязитовның инде күптән кышкы юлда йөргәне юк иде. Җем-җем иткән кар яктысыннан күзләрен йомгалап, ул сөйләшми генә барды. Аның каршысында ат коерыгы җилферди, тояклардан атылган йомарлак кар, чанага сикереп менеп, Баязитовның тун итәгенә шап-шап килеп төшә иде. Еракта Идел таулары күренде. Тау башлары ап-ак иде. Тик урман 5* 67 нар гына грифель тактасы төсле кара, балалар ясаган рәсемдәге шикелле яссы иде. Арттагы чанада кемдер җыр башлап карады да җырлап бетерми туктады. Анда көлешә-көлешә сөйләшергә тотындылар. Баязитов, өен сагынып, уйланып 'бара иде. Ревком аңа буржуй йортыннан яңа квартир бирде. Егерме биш ел гомерен подвалда уздырган карчыгы, буржуй йортындагы зур-зур бүлмәләргә ияләшә алмыйча, тәмам аптырап чыкты. Берни булса, тегендә яхшы иде, җыештырыр өчен дә ансат иде, утын да күп китми иде дип, үзенең иске подвалын мактый башлый иде. Аяклы көзгедә үзен күргәч, тәмам шашып калды: «И, аллам! Мин шул хәтле үк ямьсезмени», — дип, кайгыга төште. Көзге яныннан узганда, бөтенләй читкә борылып уза торган булды. Аның каравы, ике җиткән кызы рәхәтләнделәр, көзге яныннан үзләрен куып җибәреп булмый. Әниләре ачулана: «Табындыгыз инде шул буржуй искесенә, китегез кыйнап җибәргәнче!» — ди, көзгене сары газета кәгазьләре белән каплап куйды... Ашарларына бетмәде микән әле? Иңкүлектә, җем-җем иткән кар эчендә, бәләкәй генә мәчет манарасы һәм кар бүреге кигән авыл йортлары күренде. Бу әле Саралан түгелдер. Саралан турында Баязитовка бик бай авыл дип сөйләгәннәр иде. Иген дә күп чәчәләр икән. Узган-барган пароходларга сөт, балык, алма, чия алып төшеп, акча да шактый гына сугалар икән. Миңнулла Сараланда сак кыланырга киңәш иткән иде. Янәсе, анда кулаклар, Таулардагы кебек, берән-сәрән генә түгел, мыжлап ята, күзләрегезне ачыбрак йөрмәсәгез, үзегезгә вакытыннан элек ясыйн чыгарга туры килер, дип көлдергән иде. Азык отрядларын йоклаганда балталар белән чабып үтерүләр, мунча кергәндә ишекне бикләп, тереләй яндырулар турында Баязитовның ишеткәне бар. Сараланда ул инде, әлбәттә, мунча чабынып тормас. Димәк, аны яндыра алмаслар. Егетләрен дә кунарга төрле йортка чәчмәс, барысын бер өйгә куяр. Әлләни эшләтә алмаслар, кешеләр арттырып сөйләргә яратучаи. Атларны кызулый башладылар, Сараланга якты күздә барып кергә-’ нең хәерлерәк. ...Ә бу вакытта Саралан мәчетендә Гыйлаҗетдин мулла халыкны вәгазьләп утыра, ә манарада бер малай сакта басып тора иде. Юлда атлылар күренсә, ул, атылып төшеп, мәзингә хәбәр салырга тиеш, мәзин, манарага менеп, тиз генә азан бакырырга, ягъни киләләр, чыгыгыз! дип авылны аякка бастырырга тиеш иде. Әлегә мәзинне чакыручы юк, димәк, авылга килүчеләр дә юк. Мәхәлләнең карт имамы Гыйлаҗетдин мулла өйлә намазыннан соң мәчет әһеленә дөнья хәлләре турында сөйли. Башында ак чалма, җилкәсендә соры җилән. Киң чабулары, ике зур канат шикелле, җилпен еп- җилпенеп куя. Гүя менә ул хәзер, идәндә саф-саф булып тезләнеп утыручы түбәтәйләр, чалмалар өстенә мөнбәрдән очып төшәр дә кешеләрнең башларын тилгән шикелле чукый башлар кебек тоела иде. Менә Гыйлаҗетдин мулла, шомарып беткән таягына кипшенгән сары куллары белән таянган килеш: — Ходай каршында барлык бәндә бер тигез,— дип, калтыравык тавыш белән нотыгын дәвам итте. — Әм«ма ләкин бәлшәуникләр хөкүмәте алланың бәндәләрен байга, ярлыга аерып ташлады. Аеруы әле бер хәер. Әмма шунысы җөдәһ хәвефле: байга кизәнә дә фәкыйрьгә китереп суга. Менә син, Байтирәк энем,—дип Гыйлаҗетдин хәзрәт кулындагы таягын каешланган түбәтәйле бер сары агаңга таба сузды, — синең күпме игенеңне себереп алып киттеләр? Ә? Ишетмим. А, барәкәлла, шактый икән! Ә бит син инде бай кеше түгел. Авылыбызның фазый- ләтле генә адәмнәрен мин ничә атна буе инде «мәчеттә күрмим. Ишетүем хак булса, аларның башы абуздан кайтмый, имеш. Хатын, бала-чага 68 лары ут йотып көтеп торалар: кайтып керәчәкме алар бер көнне, әллә шул абуз юлында газиз 'башларын югалтачакмы? Исән-сау бер көнне кайтып керерләр дип өмит итик, амин! Хәзрәт, сакалын әле бер якка, әле икенче якка боргалаш, һаман сөйләвендә булды. Янәсе, сәвит башлыклары әле кайчан гына алтын таулары вәгъдә иткәннәр иде. Теге дә булачак, бу да булачак • иде, товар да кайтачак, ашау-эчү әйберләре дә өелеп ятачак иде. Товар димәктән, шушы арада күпмедер кайткан ди, бугай. Имам кешегә, дөнья эшенә тыгылу гөнаһ, тик шулай да... Бүлеп карагач, җан башына берәр биршук читсы тиясе булган диме... дөресме шул, җәмәгать? («Дөрес!» «дөрес!» дигән тавышлар ишетелде.) Имештер, бир- шуклап бүлеп тормыйча, йөкле хатыннар белән үләргә ятучыларга кәфенлеккә генә өләшкәннәр, ди. Вә янә чалгылар, кадаклар кайтты дигән хәбәр йөрде. Дөрес булса, илле хуҗага бер чалгы туры килгән, ди, бугай, ансын ничек бүлгәннәрдер, хәбәрем юк, ә кадакларны кисеп бүлешәсе иткәннәр икән дә берәүгә эшләпәле башы, берәүгә очлы башы тиячәк булгач, түбән очның Алтынбай агай: «Җүләр сатмагыз, кем бик мохтаҗ—шуңа гына бирегез!» — дигән, шуннан быел ызба күтәрүчеләргә генә биргәннәр икән. Бусы да дөресме? Идәнгә тезләнгән кәләпүшлеләр, чалмалылар арасыннан: «Дөрес, хәзрәт» — дигән авазлар ишетелгәч, мулла, хәйран калган булып, күзләрен гарше көрсигә таба күтәрде. Кинәт аның чал кашлары җыерылды, ул идәнгә таягы белән каты итеп төртеп куйды. — йөкле хатыннарыгызны ул мәлгуннар янына йөртәсе булмагыз, миннән катгый мәнегъ! — дип, мулла нәгърә орды, аның җилән чабулары баягы шикелле үк кабарынды. — Йөкле дигәнгә ышанмыйча, анда сезнең хатыннарыгызның корсакларын капшыйлар дип ишеттем. Әс- тәгъфирулла, тәүбә! Әгәр шул хак булса, бу зинаның гөнаһсы бөтен авыл өстенә төшәчәк. Агаһ булыгыз, җәмәгать: бу языкларыбыз өчен, аллаһы тәгалә җирләребезгә яңгыр яудырмас, терлекләребезгә мур зәхмәте җибәрер. Моннан ары берәрегезнең хатыны шул мордарлар •каршысына барганын ишетсәм, бәтдога укып, гомерлеккә җәһәннәм кисәве итәрмен! Бүген иртә белән яшь остабикә сыек чәй эчерткәнгә, хәзрәтнең кәефе бик кырылган нде. Менә хәзер дә шул иртәнге ачуы яңадан кабарып, мулла ярсып киткән иде. Чалмалылар арасыннан аның сүзен куәтләп кычкырган тавышлар ишетелде. — Бик хуп сөйлисең, хәзрәт! — Афәрин, мәллә Гыйлаҗетдин! Кара хәтфә кәләпүшен колагына салган үгез муенлы бер симез агай идәннән тезләренә калкынды. — Элек заманда баяр талады, хәзер бәлшәүникләр талый, — дип тотынды ул. — Болары тагын да яманрак булып чыкты. Кайсы баяр- ның сату-алуны тыйганы булды? Болар бит базарны да яптылар. Бер кызыл кәләпүшлесе, чыдаша алмыйча, аягүрә үк сикереп торды. — Әрәм тамакларга күк капугысы ачылды хәзер, — дип ябышты бусы, — аларныкы дөнья! Гомер буе ач йөргәннең үчен кайтармакчы булалар, берьюлы ун елныкын ашамакчы... Ашамый торсыннар әле, тамакларына тыгылыр! Алгы сафка, имамның каршысына ук тезләнгән керле чалмалы, кирпеч чырайлы бер кешенең куе тавышы мәчет эчен яңгыратып җибәрде. — Шәһәрдән атлаган саен галахлар килеп тора... Әстәгфирулла тәүбә, начар сүз белән авызымны тәмсезләдем... Аларга бит нәрсә? ■ Гомерләренә иген игеп карамаган, иген игүнең нинди мәшәкать эш икә- -нен башына да кертми, килә дә давай, бир, бирмәсәң, мин сине тегеләй 69 итәм дә болай итәм... Әнә беркөн килгәннәре... кунган өчен дә түләмичә киткәннәр... Ашаганнар, эчкәннәр, мунча да чабынганнар бугай әле... Рәхмәт тә әйтмәгәннәр. — Чабындырасы иде аларны мунча, икенче килмәслек итеп... — Син кайсылары турысында әйтәсең, мәзин? — дип, каеш түбәтәйле Байтирәк сорап куйды. — Миндә кунганнары чәй-шикәр белән түләде, түләделәр, гөнаһларына керер хәлем юк. Хәзрәтнең сакалы сөйләүче ягына таба борылды. «Ике шакмак шикәр өчен, җанын шайтанга сатып җибәрер бу-гидай», — дип уйлады. Шул вакыт аргы баштагы ишек шарт итеп ачылды, манарада сакта торучы малай йөгереп килеп керде. — Киләләр! — дигән шомлы әче тавыш кешеләрнең башлары өстеннән яңгырап узды. Имам -каршында утыруларын онытып, барысы да сикерешеп тордылар, мулла, кулы белән ишарәләп, аларны кире урыннарына утыртты. Мәзин манарага йөгерде. Башка көннәрне -манарага менгәндә, аның бер дә сулуы капмый торган иде, ә бүген, нишләптер, күкрәге кыса, йөрәге кага. — Уфф!—дип, ул кабаланып менеп җитте дә манара тәрәзәсеннән кыр ягына 1күз салды: карлы ак юл буйлап авылга таба ниндидер атлы кешеләр якынлашып -киләләр иде. Мәзин, дөп-дөп иткән йөрәк турысын тотып, бераз карап торды, аннары, калтыранган кулы белән манара тәрәзәсен ачып җибәреп, учларын колакларына күтәрде, авыл өстендә шомлы аваз яңгырый башлады: — Аллаһы әкбәр! Аллаһы әкбәр!.. Әшһәде әнлә... Азанны әйтеп 'бетергәч, манара эчендә әйләнгәләп, ак түбәле йортларга, карлы ак урамнарга карап торды. Авыл аның тавышын ишеттеме? Әле бервакытта да бу кадәр кычкырып азан әйткәне юк иде шикелле, көчәнүдәнме, әллә тәшвишләнүдәнме, эче борып-борып авыртырга тотынды. Атлылар инде бөтенләй якынлаштылар. Халык ник урамга чыкмый соң? Әллә аның хәбәрен ишетмәделәрме? Ул инде икенче тапкырга кулларын колакларына күтәрә башлаган иде, югары очның капкаларыннан кешеләр йөгерешеп чыкканны күрде дә туктады. Түбән оч агайлары да төркем-төркем җыелыша башлаганнар иде. Манарадан төшкәндә, аның тез буыннары тотмас булды, ул чак кына баскычтан егылып китмәде. ...Баязитов, алдагы атларның чәбәләнүен күреп, чанадан сикереп төште: — Нәрсә бар анда? Отрядның озын яллы матур айгыры чабып килгән уңайга кинәт абынган да егылган; атланган кешесе, айгырның башы аркылы чәчрәп китеп, -кар өстенә барып төшкән. Бөтен отрядның яраткан аты, әлеге матур айгыр куркынган зур күзләре белән кешеләргә инәлеп карап, гүя, «кулыгыздан килерлек булса, хәлемә керегез» дияргә теләгәндәй, кешеләр арасында басып тора, алгы аякларыннан, күкрәгеннән кар өстенә кан тамчылары тама иде. Ниндидер явыз җаннар кар астына юлга ике сабан тырмасы күмгәннәр, ат шуңа абынып егылган икән. Баязитов, юлны карап барырга дип, алдан кешеләр җибәрде. Чаналар тагын кузгалдылар. Авылга килеп кергәндә, отрядның кәефе шәптән түгел иде. Берәү дә сөйләшми, чырайлары караңгы, тешләре кысылган. Баязитовның эчкә баткан битләренә комач таплар тибеп чыкты. Отрядны әле бер җирдә дә болай каршылаганнары юк иде. Басу ка-пкасын үтүгә, һау-һаулап, этләр килеп чыкты. Ырылдап килгән бурзайлар, караколаклар, сарбайлар ат аяклары астына ташландылар, чаналарга сикерә башладылар. Эт хуҗалары, капка төбендә 70 басып, тик карап торалар, ник берсе шунда үзенең сарбаен, я актыр- нагын туктатсын... Этләр бераз тынгач, Баязитов чанадан төште дә җәяү китте. Теге капкадан да, бу капкадан да кулларына бала күтәргән хатын-кыз йөгереп чыга башлады. «Барсы берьюлы кубып, кая киттеләр болар?» — дип гаҗәпләнде Баязитов. Ак шәл чорнаган, ак тула оек белән чабата киенгән, кочагына баласын кыскан бер чибәр яшь хатын чаналар яныннан узып бара иде. — Кызым, — диде аңа Баязитов,— әллә чәчәк салучы килдеме, кая ашыгалар балалы хатыннар? Теге, кара керфекләрен сир.пеп, Баязитовны ялт кына күздән кичерде дә, җавап (кайтармыйча узып китә башлады. — Авыл советы кайда монда, матурым? — дип сорады Баязитов. Хатын, күзләрен елт-елт иттереп, уңлы-суллы каранып алды. — Абзый, — диде. — Саграк булыгыз... — һәм, яңа чабаталары белән карны шырт-шырт китереп, Баязитовны узып китте. Отряд, мәчет каршындагы мәйданга җитеп, туктады. Баязитов, киез итекләрен кагып, авыл советына -кереп китте. Ул кире чыкканда, мәйдан инде гөж итә иде. Ирләр, төркем-төркем җыелып, кызу-кызу сөйләшәләр, хатынкыз, елый торган балаларын кулларында селкеп, отряд кешеләрен сарып алган. Хатыннарның кайберләре сабыр гына карап тора, гүя, нинди кызык күрербез икән дип кенә урамга чыкканнар, ә икенчеләре, балалары белән отряд егетләренең күзләренә кереп, аларга нидер кычкыралар. Баязитов, өйалды баскычыннан төшкәндә, аерым ачык күрде: бала урынына чүпрәк чорнап тоткан ике яшь хатын, атлар янындагы отряд егетләренең өсләренә -килә-килә: «Талап китәргә җыенасызмы? Ә? Талап китәргәме?» — дип чәрелдәшәләр иде. Баязитовның егетләре нидер җавап бирделәр, шау-шу эчендә ул ишетмәде. Күрәсең, аларның җавабы ошамагандыр, хатыннар, май сипкән ут кебек, дөрләп киттеләр. Баязитов отряд катына юнәлде. Хатыннарның ниләр кычкырганын ул ишетеп бара иде. — Ирләребезне сугыштан кайтарыгыз! — Кызык бу сәвитвылачы: давай да давай! Гел биреп кенә тор аңа! — Бирә-бирә ... бауларым тузып бетте инде! — дип чәрелдәп җибәрде ак яулык өстеннән тәвәккәл бүрек кигән бер хатын. — Без потла.п-потлап бирәбез, ә безгә бер виршук читсы! — Кырачин ник юк? Күзләребез бетләп бетте инде чыра белән уты- раутыра... Өченче хатын «Тоз!» дип бәйләнә башлады, дүртенчесе шырпы дәгъвәләргә кереште, янәсе: көлгә күмеп асрый торган утың сүнсә, кешедән кешегә ут теләнеп йөрергә туры килә... Сөйләшеп торучы төркемнәрдә ирләр арта башлады: алар, мәчеттән чыгыл, әкрен-әкрен хатыннар артына җыелалар, ләкин әле сүзгә тыгылмыйлар иде. Баязитов бу авылда эшнең барып чыкмаячагын авыл советына кереп сөйләшкәч” үк аңлады. Халыкны «кемнәрдер каршы котыртып куйганнар. Боларны сүз белән генә җиңеп булмаячак. Ул, үз иптәшләренә ярдәмгә дип, хатыннар шау-шуы эченә барып керде. Иләс-миләсләнгән, ярсыган хатыннар үз каршыларында Баязитовны -күргәч, бөтен ачуларын яна кеше өстенә түктеләр. Баязитов аптырашып торган егетләренә: «Бу‘матавыктан чыгыгыз, атлар -катына барыгыз!» — дип ишарәләде. Тегеләр хатын-кыз боҗрасын өзеп чыга башлагач, бөтен шау-шуны басып киткән ирләр тавышы: — Чыгарма! Качарга җыеналар! — дип кычкырды. Шулай да берничәсе чыгып өлгерде, тик ул арада инде атларны 71 ирләр чолгап алганнар, тезгеннәреннән тотып торалар иде, егетләрне атларга якын җибәрмәделәр. Вакыйга җитди төс ала башлады. Артта, балаларын кочаклап, авызларын шәл очлары белән каплап, тик кенә басып торучы хатыннарны ирләр, нидер әйтә-әйтә, алгарак төрткәләп чыгарырга тотындылар. Баязитов 'белән аның иптәшләре тирәсендәге боҗра дәһшәтле рәвештә кысылды. Баштарак Баязитов, сөйләшеп карамакчы булып, кешеләргә сүз катып бакса да, төркем эченнән: «Әбиеңә сәлам әйт, бабаң утырма- лый килсен!» — дип, яисә: «Колак сасып бетте инде сезнең сүзегездән! Җитәр!» — дип кычкыра башлагач, сөйләшеп тә боларны җайга төшереп булмаячагын аңлады. Моннан хәзер исән-сау котылу юлын гына эзләп табасы ’бар иде. Баязитов атлар торган якка борылып карады. Андагыларны да -боҗра эченә кысканнар иде ‘инде. Үз тирәсендәге иптәшләренә ишарә ясады: «Килегез әле, киңәш бар». Унбер кеше Баязитов янына җыелды. Барсының да күзе аңарда. Менә ул хәзер мөшкел хәлдән ычкыну өчен нәрсәдер уйлап табар, бәлки, инде тапкандыр да, һәм алар, чаналарына төялеп, атларына атланып, бу авылдан китеп барырлар. Ләкин мондый хәлдә нәрсә уйлап табарга мөмкин -иде соң? Наганнарны тартып чыгары.п, халык өстенә ташлансаң, хатын-кызны, бәлки әле, куркытып та булыр иде, әмма атлар бит дошман кулында, барыбер атланып качы-п булмый. Шулай да ятып калганчы атып калырга булдылар. — Минем арттан!—дип, Баязитов иптәшләренә ымлады да алар кара стена булып торучы хатыннар өстенә (киттеләр. Унике кеше, зур йодрык шикелле, бергә йомарланып, тыныч кына адымнар белән боҗраны ерып уза башладылар. Хатыннар юл бир-мәсәләр дә, артык каршылык та күрсәтмиләр ’иде. Баязитов салмак кына алдан атлый, иптәшләре аның артыннан -баралар. Максат: стенаны ярып, атлар катына чыгу иде. Хатын-кызны аралап, өметләнеп чыгып барганда, барлык кешене сискәндереп җибәргән әче авазлар яңгырады: — Чыгып баралар! Тотыгыз! Шундук тап-таза унбиш-егерме ир уртасы кеше, йөгереп килеп, боларның юлларына каршы төштеләр дә, иңбашлары белән бәреп, йодрыклары белән күкрәкләренә сугып, тегеләрне кире боҗра эченә кертә башладылар. Бөтен халык хәрәкәткә килде. Ярсыган дулкын каршында чигенеп, тагын боҗра эченә кысылдылар. Эш начар! Ниятләре нәрсә соң боларның? Үтерү булса, нәрсә көтәләр? Бәлки, «кунаклар» башламаслармы дип уйлыйлардыр? Баязитов- ның күңеленә Якупның отрядны озатка-нда әйткән сүзләре килде. «Крестьянга ату — совет властена ату»,— дигән иде ул. Ләкин монда атып та эш чыгарып булмаячак. Бер-беренә аркалары, халыкка йөзләре белән басып торалар. Берсенең дә башына: «Бетүебез шушында икән»,— дигән уй килми, алар әле өметләнәләр, моңардан да мөшкелрәк хәлләрдә булганнары бар. Ничек тә котылырлар. Баязитов меңләгән кешенең күз карашы астында кыю басып торырга, башын югары тотарга тырыша. Иптәшләренә сүз катканда, берни булмаган кебек, елмаеп эндәшә, тегеләр дә берьюлы мең күз белән карап торучы дошманга сер бирмиләр: көлешкән булалар, менә нинди әкәмәт хәл килеп чыкты әле дигәндәй, башларын чайкап куялар, чүгәләп тәмәке көйрәтергә тотыналар. Баязитов авыл советы хакында уйлый: берәр ярдәм күрсәтә алмаслар микәнни? Әллә авылдан ук чыгып шылдылармы? Кем белә, бәлки, алар үзләре дә шушы котырган кешеләр белән бер сүзледер... Баязитовның күзенә бая юлда очраган ак шәлле яшь хатын чалынды: баласын күкрәгенә кысып, арттарак басып тора иде ул. Аны монда, күрәсең, ирексезләп китергәннәрдер. Абзарда аның савылмаган сыеры мөңгерәп көтеп тора булыр, ашы пешерелмәгәндер, аягы туңа- 72 дыр. Ул инде берничә тапкыр артына да борылып карады, өенә кайтырга талпынуы әллә каян күренеп тора. Монда, аның кебек, ирексезләп китерелгән хатыннар әлләни хәтледер әле... «Сак булыгыз, абый» дип, хатынның бая кисәтеп куюына игътибар итмәве өчен бик үкенде. Баязитов кинәт сискәнеп китте: аның аяк астына, шап итеп, ниндидер бер бүрек килеп төште. Ахрысы, малайлар берәрсенекеи шаярып тотып атканнардыр. Ул да түгел, кызарынып беткән бер малай, боҗра эченә бәрелепсугылып килеп керде дә, бүрекне алып, чыгып китте. Бүреккә иелгәндә, малай ниндидер язу ташлады. Баязитов кәгазьгә киез итеге белән басты. «Бу нәрсә булыр?»—дип, кар өстенә чүгәләде. Аяк астындагы язуны алып укыды. «Тагын беразга чыдагыз, вулыска ат чаптырдык». һич көтмәгәндә Баязитовның күзләре дымланды. Иптәшләре сизмәсен тагы... Чехлар төрмәсендә үлехМ көтеп ятканда да күз яше күрсәтмәгән иде ул. Бер тапкыр аны төрмәдән атарга дип алып чыктылар. Төн урталары иде. Таш стена буена китереп бастырдылар. Винтовка затворлары чатыр-чотыр корылды. Баязитов, тешләрен кысып, күзләрен йомды. Көтә-көтә, ә аткан тавыш юк. Атмыйча, кире алып керделәр. Шул төннән соң, аның чигә чәчләре агарды... Чехлар төрмәсеннән ул инде исән котылырмын дип уйламаган иде. Котылды! Моннан да котылырлар. Инде көн кичкә таба китте. Караңгыга калсалар, эшләре шәптән булмас. Волостьтан ярдәм килеп өлгерерме? Ничек тә халыкның ачуын кабартмаска, вакытны сузарга кирәк. Ирләр, бер зур төркемгә оешып, нидер сөйләшә, киңәшә башладылар. Бер генә минутка да халыкны күздән ычкындырмаган Баязитов сизенә: «Нишләтәбез?» дигән бәхәс купты булса кирәк. Бер төркем кеше мәчеткә кереп китте. Халык арасында тавыш көчәйде. «Бер нияткә килә алмыйлар. Бәхәс», дип куанды Баязитов. ...Кар өсте күгелҗем төскә керде. Караңгылана. Хатын-кыз берәм- сәрәм тарала башлады. Теге яшь хатын да кайтып китте. Малайлар белән уйнап йөргән сарбайлар да күренми. Тимер сәнәкләргә таянган ирләр, нидер көткән кебек, тын гына басып торалар. Боҗраның куркыныч кара стенасы кысылганнан-кысыла. Нәрсәдер ниятләделәр. Баязитов сизә, дәһшәтле тынлык бу! Кешеләрнең йөзләрен аерып булмый, караңгыланды, битләр урынына ак таплар гына күренә... Нәрсә көтәләр икән соң болар? Күрәсең, әле мәчеттә киңәшәләрдер. Озаграк киңәшсеннәр иде, ул арада волостьтан... Олы кызы төнге сменага эшкә җыенадыр инде. Типографиядә иртәге газетаны баса башлаганнардыр. Яна хәрефләр койдырттырып кайтарасы бар, искеләре бик искергән, кайбер хәрефләр бөтенләй чыкмый. Ревком каршында бу мәсьәләне куймый булмас. Кассалар да искергән, яңаларны ясатырга кирәк. Кәгазь запасы да бетеп барадыр. Кызы инде өйдән чыкты, хәзер ул Революция урамы буйлап бара булыр; урам караңгы, аргы башта бер генә фонарь бар, ул да янган көнне яна, янмаган көнне янмый. Әнә кызы ут тегермәне капкасына якынлашып килә... Каршысына кешеләр очрыйлар. Әйе, дөньяда үз ирекләре белән йөрүче кешеләр дә бар, аның кызы әнә капкадан кереп китте, ә ул, аның атасы, тәбегә эләккән тычкан кебек, монда ничә сәгать инде басып тора. Тынып калган авыл өстендә кинәт азан тавышы яңгырый башлады: — Аллаһы әкбәр! әшһәде әнлә лә илаһ... Баязитовның аяклары катына сызгырып тимер сәнәк килеп төште. Чак кына бер якка сикереп өлгерде. Каерылып торып ыргыткан тимер сәнәкләр алдан да, арттан да ява башлады. Баязитовның ике иптәше, ахылдап, кар өстенә егылды. Азан һаман яңгырый иде әле: 73 — Лә илаһ иллә аллаһ... әшһәде әилә... Мөхәммәдән рәсулаллаһ... Илереп акырышкан авазлар мәзиннең тавышын басып китте. Кара стена, урыныннан кубып, боларга таба килә башлады. Ул хәзер кара стена түгел, ә кара дулкын иде. Тимер сәнәкләрен штык кебек итеп тоткан ниндидер кара нәрсәләр Баязитовның өстенә акырышып киләләр. Дулкын инде аның каршына ук килеп җитте... «Атарга кирәк!» — дип уйлады Баязитов. Калтыранган кулы белән наганын чыгарды, төзәмичә генә кара стенага атып җибәрде. Ул револьверның барабанында патрон беткәнче атты, иптәшләре дә аттылар. Патроны беткәннән соң, наганы белән кемнеңдер башына сукты. Аны ектылар. Үкереп килгән дулкын Баязитовның өстеннән узып китте... Ул әле үлмәгән иде. Аны ат койрыгына тагып, урамда чаптырып йөртеп үтерделәр. 12 Өяз Чекасының дежурные Козлов телефон янында иске газеталар актарып утыра иде. Моңа ул эчпошканнан тотынды: шалтыратучы юк, ятып йокларга ярамый, почтадагы таныш кыз белән дә минут саен сөйләшеп тору килешми. Күзләренә иске газеталар чалынды да шулар- ны актарырга кереште. Түшәмнән салынып төшкән электр лампасы кызарып кына тора: станциядә чи утын ягалар. Кызыл нур Козловның бөдрәләренә,, өстәлдәге сары газета битләренә төшә, бүлмәнең ерак почмаклары кап-ка- раңгы. Ул ноябрьда чыккан газеталар белән мавыгып китте. «Москва, 10 ноябрь. Кайзер Вильгельм тәхетеннән бәреп төшерелде, Германиядә буржуазный республика урнашты. Шәһәрләрдә Советлар оештырыла. Германиядә дә власть башына Советлар утырып алыр дигән өмет бар. Кызыл Армия Германия эшчеләренә ярдәм кулын сузарга һәрвакыт хәзер. Хурлыклы Брест килешүе юкка чыкты». Козлов Германиядә ниндидер революция булганын Шәрифҗаннан ишеткән иде, ләкин немец шәһәрләрендә совет власте... бу бит искитмәле хәбәр. Тукта әле, тагын ниләр язалар икән? Козлов сары газета битләренә иелде. Шулвакыт электр лампасы сүнә башлады, сүн- де-бетте дигәндә яңадан кызарып, яктырып китте. Австрия короле Карл тәхетен ташлап сызган! Болгариядә революция! Быел патшаларга, корольләргә үләт елы булды, кырылып кына торалар. Баш мәкаләдә язалар: «...Без корольләргә каршы түбәләштә туры- дантуры катнашмадык, аның каравы үз илебездәге контрреволюция бандалары белән сугышабыз, Россиядә социализм кору өчен көрәшәбез, ә бу инде барлык корольләргә каты удар булып төшә. Без һич тартынмыйча әйтә алабыз: Германия, Австрия эшчеләренең бу җиңүенә безнең дә өлешебез кергән»... Телефон шалтырады. Козлов, укый торган җиренә бармагы белән басып, трубканы алды. — Ә!? Кайчан? — Егетнең битләре агара башлады. — Барысы да үтерелгән?! Ник алданрак хәбәр итмәдегез? Хәзер шалтыратып әйтәм. Каты-каты борганга өстәлдәге телефон аппараты сикереп-сикереп куйды. — Чека председателе квартирын! Председателен дим! Әллә колагыгызга бияләй кидегезме? — Бераз көткәч: — Шәрифҗан Заһирович, күңелсез хәбәр... Сараланда... Әйтүләре дөрес булса, барысын да... Әйе. Ул телефон трубкасын элеп, урыныннан сикереп торды. — Хаматшин! Күрше бүлмәдә идәнгә гөрс-гөрс баскан тавыш ишетелде, йөгереп Хаматшин килеп керде. Ул йоклаган булган: күзләре җилсенгән, 74 битләре кызарган. Бил каешын төзәтә-төзәтә, шалт-шолт өстәл янына килеп басты. — Тыңлыйм. Козлов, өстәл тартмасыннан алып, аңа язу сузды. — Менә сиңа исемлек, адреслар, живо! Чакырып кил! Чекада хезмәт итә башлага>ннан бирле төнлә сикереп торуларга күнегеп беткән Хаматшин (Козлов аны ни өчендер шулай дип атый, дөресе Мөхәммәтшин иде), сузган кәгазьне алды да, дөп-дөп басып, йөгереп чыгып та китте. Озакламый капка төбенә чабып килеп туктаган ат аягы тавышы ишетелде. Ишектән өстенә күн пальто, башына күн фуражка кигән Шәрифҗан кискеннкискен адымнар белән килеп керде. Аны-моны әйтеп тормастан, туптуры телефонга барып ябышты. — Якуп абый, син бик кирәк. Әйе, күңелсез хәл. Үзем дә рәтләп белмим әле. Трубканы куеп, Козловка борылды. — Кешеләрне чакыртырга җибәрдеңме? — Җибәрдем. Шәрифҗан, почмактагы кара сандыкка иелеп, наган патроннары алды да кесәсенә тутырды. Аннары яңадан телефон янына килеп, аның тоткасын бора башлады. — Богородский волостын! Әйе.— Пальто төймәләрен ычкындырды, фуражкасын салып атты. — Кем бу? Өяз Чекасыннан сөйлиләр. Ни булды анда сезнең? Так. Ә сез... ә сез ни карадыгыз? Авыз белән чәүкә тотып утыру өчен куелганмыни сез анда? Барып җитешә алмадык, имеш! Менә без сезгә хәзер җитешербез! Барыгызны да подсуд! Понимаете! Бөтен бер отрядны кырдыргансыз. Куркытмыйм, ә подсуд! Эшегез Чекада каралыр. Вот шул! Иртәгә мине көтегез! Ачу белән трубканы элеп куйды, тартыша башлаган яңагын йодрыгы белән басты. Кешеләр килә башладылар. Җылы шинель, колакчын бүрек кигән Якуп килеп керде. Ул ябыккан. Битләре батып кергән. Күзләре зурайган һәм ояларыннан кешегә сөзеп карыйлар. Шәрифҗан белән икәү тиз-тиз күрше бүлмәгә кереп киттеләр. ...Отряд юлга җыенып беткәндә, сәгать төнге өч тулды. Тышта суык. Кимеп бара торган ай тирәсендә аллы-гөллы түгәрәк таҗ. Китереп баскан саен, кар каен тузы кебек шыгыр-шыгыр итә. Җигүле атлар да, кешеләр дә зарыгып беттеләр, Шәрифҗан әле һаман чыкмый. Башлык бәйләп, өстенә кулаклардан конфисковать ителгән җылы тун киеп, Шәрифҗан менә баскыч алдына чыкты. Ул, туктап, күк йөзенә карады. Чалт аяз. Буран булыр дип куркыр җир юк. Ул инде, өй алдыннан төшмәкче булып, аягын күтәргән иде, тәмәке тартып торучылар арасыннан берсенең: «Туйдырды инде бу төнлә чыгып чабулар»— дигән карлыккан тавышын ишетте дә кинәт тукталып калды. Теге тавыш, суганлап-борычлап сүгенгәннән соң тагын: «Кемнәргә каршы сугышабыз бит әле! Аталарыбызга каршы», — диде. Кемдер аңа аркылы әйтте, бәхәс купты. Шәрифҗан баскыч алдыннан карчыгадай очып төште дә тынып калган кешеләр арасына атылып барып керде. — Сөнгатуллин, давай винтовкаңны! Теге аны-моны аңлап өлгергәнче кулыннан винтовкасын тартып алды. — Контр! Кулак агитациясе корыштырып маташасыңмы? Кертеп тапшырыгыз үзен Козловка, — диде ул тыны кысылып, — әйтегез, без кайтканчы ябып асрасын! Сөнгәтуллиниы алып кереп киттеләр. — Бер уңайдан миңа Гыйльметдин Нәҗмиевне чакырып чыгарыгыз, — дип кычкырып калды Шәрифҗан тегеләрнең артыннан. 75 Беравыктан Гыйльметдин йөгереп килеп чыкты. — Шәрифҗан абый, син мине чакырдыңмы? — Киенеп чык, безнең белән барасың. — Ай рәхмәт яугыры, Шәрифҗан абый, җан кисәгем! Кереп барган Гыйльметдиннең аяк астында баскыч такталары гөп- гөп итеп калды. Чанада җәй исе аңкытып яткан печәнне кулы белән төзәткәндә, Шәрифҗанның тез башы пулеметка бәрелде. Авыртудан ул, тешләрен кысып, әкрен генә сүгенеп алды. Оясын ошатмаган каз кебек, чана эчендә байтак таптанганнан сон, Шәрифҗан, тун итәкләрен җыеп, печән эченә чумып утырды. Кайберәүләр атларга атланды. Туңгач, алар чанага күчәчәк, чанадагылар атларга атланачак иде. — Шәрифҗан абый, мин кая утырам? — Кил минем янга. Әкрен, менә бу чукынмышка бәрелмә. Капка шыгырдап ачылгач, чаналар, карны сайратып, урамга чыктылар. Ай сул яктан чабып бара башлады. Отрядны озатып җибәргәч, Якуп яңадан ревкомга керде. Квартирында салкын. Көзен хәзерләткән утын больницаларга, мәктәпләргә, балалар йортларына да такы-токы гына. Шәһәрдә тиф күренә башлады. Якуп, кулларын шинель кесәләренә батырып, ишекле-түрле йөрергә тотынды. Баязитовның карчыгына моны ничек әйтергә инде? Беркөн, хәлләрен белергә кергән чакта, озакламый әтиегез дә кайтыр дип, кызларына әйтеп чыккан иде. Якупның бик хәтерендә: волость советына санлау вакытында Саралан кулаклары аның үзенең дә башына чак кына җитмәделәр. Советка да бу авыл Дәүләтьяров белән Каратай хәлфәсен сайлаган иде. Бөтен өязгә атаклы Саралан инде ул. Күңелсез нәрсәләр көн саен булып тора. Кичә шәһәрдәге бер мәктәпнең укытучылары «эш ташладылар». Янәсе, алар яңача укыта белмиләр, аннары икмәк паегын, утын паегын арттыруны сорыйлар. Ревкомга бүген аларның махсус вәкиле киләчәк. Аңа ничек дип җавап бирергә— Якуп әле хәл итмәгән. Алда, тау булып, язгы чәчү тора. Байтак волостьларның үз чәчүлекләре җитми. Атсыз кешеләр бик күп. Ревком барысын да кайгыртырга тиеш. Шәрифҗан бик каты куллыланып бара, авылга пулеметлар төяп китте, берәр мөгез чыгарып куймагае. Федюшкин белән икәү алар, ревкомга буйсынмыйча, үз белдекләре белән йөри башладылар. Бигрәк тә Федюшкин. Укытучылар өчен, бер-ике атналык кына булса да, кышкы каникулда курс ачарга кирәк. Бәлки, аларга чынлап та яңача укыту кыендыр. Әле бит шәһәр укытучылары шулай диләр, ә авылда? Иман шарты, корьән укытып ятучы авыллар да бар бит әле. Халык сорый дип, намаз кагыйдәләре өйрәтеп яткан укытучыларны очратканы бар Якупның. Янәсе, намазның нәрсәсе бар, гимнастика гына ич ул, файда гына. Курста шунда берьюлы үзләрен политика кайрагы белән үткенләп җибәрергә дә мөмкин булыр. Казанга язарга кирәк: курс ачырга булышсыннар, акча һәм кешеләр җибәрсеннәр. Тотарга да менә хәзер үк язып ташларга. Барыбер бүген күзгә йокы керми инде. Бөтен отрядны бит! Харап булды Баязитов. Кызганыч! Якуп лампаның филтәсен күтәрде дә (электр төнге бергә кадәр генә яна иде), кәгазь алып, язарга утырды. Курсның кирәклеген исбат итәргә тотынгач кына, Якупның артында ишек ачылып китте. Дежурный керде. Ревком председателен телефонга чакыралар икән. — Бу вакытта... кем ул? — Продкомиссар Федюшкин, Сөйки волостеннан шалтырата. Якуп телефон янына чыкты. Федюшкинның тавышы чебен безелдәгән кебек кенә ишетелә иде. Якуп, трубканы колагына кысып, башын 76 бер якка салды. Тыңлаган саен, аның йөзендә киеренкелек арта, таянган йодрыгы агара бара иде. Ниһаять, ул, сөйләшеп бетереп, трубканы уңайсыз гына элде дә әкрен генә чыгып китте. Кулларын кесәләренә тыгып, бик озак бүлмә эчендә йөрде. Федюшкин аңа менә нәрсә хәбәр итте: Саралаи вакыйгасын ишетүгә, ул үзенең отрядын иярткән дә шунда чыгып чапкан. Аны Сараланда тимер сәнәкләр, куян мылтыклары, хәтта винтовкалар белән каршы алганнар. Федюшкин да конфитланып тормаган: тегеләрнең өсләренә пулеметтан төкертергә кушкан. Күпмедер крестьян, әлбәттә, үлгән. Федюшкин, авылга кереп, Баязитов кешеләренең мәетләрен таптырган: инде кырдагы бер ерак чокырга, кар астына илтеп күмәргә өлгергән булганнар. «Баязитовны көчкә таныдым, — дип сөйләде телефонда Федюшкин, — аның корсагын ярып, эченә арыш тутырганнар. Янәсе, син ашлык сорап килгән идең, менә сиңа ашлык, тыгын, рәхәтлән!» Федюшкин ярсыган. Биш кулакны шундук судсызнисез үз кулы белән атып үтергән. Мулланы, остабикәсе куеныннан тартып чыгарып, кулга алган. Бөтен авыл белән ялынып сорасалар да бирмәгән. Хәзер мәетләр янына чанага утыртып, үзен шәһәргә алып кайтып килә икән. «Контрның җаны уч төбендә», — дип көлеп сөйләде Федюшкин. Якуп яңадан хатка утырса да яза алмады, һаман күз алдында корсагына арыш тутырылган Баязитов тора иде. Кулаклар иң усал ерткычлар алар диюе белән Ленин мең мәртәбә хаклы. Үзебездә дә гаеп бар: шәһәрдән җибәрелгән товарны авыл советлары җан башыннан бүләләр; борын башына ярты аршын ситсы, бер шакмак шикәр тия, халыкның ачуы килми хәле юк. Бер кайтканда бер кешегә, икенче кайтканда икенчеләренә бирәсе урында, юри шулай мыскыл итеп өләшүче контр җаннар бар. Сабан чәчкәндә быел, шаять, кешегә кытлык булмас, Германиядән пленныйлар кайта башлады. Ә бит Брест мәсьәләсендә Ленинның әйткәне дөрескә чыкты. Ул көннәрдә безнекеләр кайзерның сораганын'бирмәгән булсалар, бүген, бәлки инде, совет властеннан җилләр искән булыр иде. Украина белән Белоруссия комсыз немецның эчен тиште. Украина белән Белоруссия исән, Советлар Россиясе дә исән, ә кайзер тәгәрәп ята... Боз каткан тәрәзәләрдән иртәнге тонык якты саркый башлады. Якуп лампаны басты да өреп сүндерде. Әгәр ул хәзер көзгедә үзен күрсә, куркып китәр иде. Аның битләре көл кебек. Талчыккан сөякләрен язып җибәрер өчен, ул каты «итеп бер киерелде дә земский управадан калган, керләнеп беткән диванга барып утырды. Өенә кайтса суык, шушында гына ял итеп алырга булды. Баш астына бүреген салып, диванга сузылып ятты. Күз кабаклары әчетә, сыңар колагы ни өчендер шаулый иде. Күзләрен йомуга, тагын Баязитовны күрде. Аны онытып тору өчен, тиф турында уйларга тотынды. Тифны пленныйлар ияртеп кайттылар, ахры. Больницалар суык. Врачлар, операция вакытында кулларыбыз ката, дип зарланалар. Каяндыр атлар табарга, көзли кискән утыннарны урманнан ташытып бетерергә кирәк. Кирәкнең чиге юк. Шәһәрдә бер такта яру урыны корып җибәрәсе иде. Ямыйсысиплисе җирләр күп. Кирпеч сугу заводы да кирәк. Күз кабаклары авырайды, Якуп йокыга китте. Ул уянганда, бүлмә эче яктырган иде инде. Тәрәзә бозында кояш нуры җемелди. Кичтән җилкәне таш кебек басып торган арганлык, талчыкканлык беткән иде. Якуп, бүреген киеп, коридорга чыкты. Дежурный, утырган җиреннән башын өстәлгә куеп, мышмыш килеп, йоклап -ята. Якуп, аны уятмас өчен, аяк очларына гына басып узса да, идән шыгырдаган тавышка дежурный, уянып китеп, иләс-миләс аягүрә басты. Декабрь суыгы Якупның битләрен чеметеп алды. Ул, яшьләрчә курт- курт атлап, ишек алдыннан урамга чыгып китте. 77 «Фантан» дип йөртелә торган кызыл таш бина, сөремле нечкә моржасыннан пуф-пуф төтен атып, су чыгара башлаган; хатыннар, көянтәчиләкләрен тотып, суга чиратка басканнар иде. Чиркәү янындагы ак бәсле агачлар катыннан узганда, Якуп бер агачны тотып селекте. Өстенә кырпак кар коелды. Ревком председателенең уйнавын берәрсе күрмәдеме дип, як-ягына каранып алды. Bv кеше дигәнеңнән картайгач та малайлык чыгып бетми икән дип, үз алдына елмаеп куйды. Пар чыгып торган яңа ат тизәгендә казынучы чыпчыклар, Якупны күреп, бер дә теләмичә генә, чиркәү коймасына очып кундылар. Якуп узгач, яңадан төшеп, казынырга керештеләр. Көн гадәттәгечә башланып, гадәттәгечә дәвам итте. Кичә азык отрядын тимер сәнәкләр белән чәпчеп, ат койрыкларына тагып йөртеп үтерделәр дип кенә бернәрсә дә үзгәрмәде. Шәһәрдә тиф, кешеләр ачыга, өйләр ягылмаган дип кенә туасы көн тумыйча калмады. Кояш, суыкта туңган кебек, кызарынды, хәленнән килгән кадәр шәһәргә нур һәм яктылык сибеп, салкын өйләрнең тәрәзәләренә ягымлы караш ташлый-ташлый, күк бите буйлап йөзеп китте. Якуп та әнкәсе пешергән тары боткасын ашап, кайнар чәй белән (исеме генә чәй, көйдергән кишер суы) эчен җылытып, яңадан ревкомга килде. Ул кергәндә, алгы бүл-мә шыгырым иде инде. «Кончил дело — уходи!» дигән язу турысындагы скамьяга тезелешеп утырганнар. Күбесе, урын юктан, кайда эләксә шунда сөялгән я ишек төбендә басып тора иделәр. Ревком председателен күргәч, утыручылар аякланды. Кайберәүләр Якупка ияреп .үк кермәкче булды. Ишеккә аркылы баскан каты чырайлы дежурный кызылармеец кешеләрнең юлын кисте. йомыш белән килүчеләр арасында, көн саен ревком бусагасын таптый торган, килә-килә Якупны аптыратып бетергән ике дама да бар иде. Алар Якуп янына кереп утыралар да елыйлар. Берсе үзенә төшкән чрезвычайный налогны алдырырга дип йөри, икенчесе төрмәдәге ирен күрергә рөхсәт сорап аптырата иде. Аның ире әле күптән дә түгел бик бай булган, күмелгән алтынын әйтмәгән өчен, төрмәгә кергән иде. Коридорда бүген тагын шул дамаларны күргәч, Якупның тамак төбе кибеп китте. — Дәүләт эше белән килгәннәрне кертә башла!—диде ул дежурный кызылармеецка. Беренче булып Якуп янына «эш ташлаган» укытучылар вәкиле Халит Җамали керде. Ул озын буйлы, матур битле кеше иде. Аягында муллалар мәчеткә йөри торган киез ката, башында көяз хәлфәләр кия торган очлы каракүл бүрек, өстендә мех якалы яхшы пальто иде. Әгәр бу кеше «шушындый эш» белән йөрмәсә, Якупка, мөгаен, ошаган булыр иде. Ләкин хәзер аның киез каталарын, каракүл бүреген, бигрәк тә үз-үзеннән бик канәгать кыяфәттә елмаеп кына сөйләшүен күргәч, ревком председателенең күңелендә бу кешегә каршы «җеннәре» кузгала башлады. Теге, киез каталы озын аякларын чалып куйды да, алдан хәзерләп язып килгән «шартларын» укып чыкты. Янәсе, менә шушы шартлар кабул ителгән хәлдә, алар бүген үк яңадан укыта башларга риза. Әлбәттә, шәхсән, ул үзе бертөрле шартсыз да укытырга әзер тора, чөнки балалар укыту аның нәселдән нәселгә күчеп килә торган иң яраткан кәсебе, ач яшәсә дә, ул балалар укытуны ташламаячак. Әмма аның коллегалары, ягъни иптәшләре, менә шушындый шартларны куялар, бәс шулай булгач, ул да, коллегаларына тугърылык йөзеннән, бу шартларны яклый. Сөйләгәндә, гадәттәгечә, төкереге чәчрәп киткәләде. Ревком председателе аңа шәһәрдәге утын кытлыгын әйтте, икмәк паегын арттырырга ревкомның хакы юклыгын, Петроград, Мәскәү кебек зур шәһәрләрдәге эшчеләрнең кай көннәрне бөтенләй икмәк ала алмауларын сөйләде. 78 Ахырда «шәхсән, бертөрле шартсыз да укытырга хәзер торучы» бу бәндә, үз коллегаларыннан узып, ризалык бирә алмавын әйткәч, Якупның «җеннәре» яңадан котырып китте, ул, әлегә кадәр тыеп торган ачуына ирек биреп: — Совет властеның мондый гына ультиматумнарны ишеткәне бар,— дип кисте. — Америка президенты Вильсон әфәнде дә ультиматухМ куеп карады, тиешле җавабын алды. Сез бит Америка президенты түгел, ә нибары эш ташлаучы укытучылар вәкиле генә. Якупның күзләре тегенең чалып куйган озын аякларына, мәчет каталарына төште, күңеле җирәнү тойгысы белән тулды. Яраса, ул хәзер сикереп торыр иде дә аның көлемсерәп торган матур йөзенә бер-икене йодрык белән кундырыр иде. — Я иртәгедән укыта башлыйсыз, я ревком сезнең барыгызны да эштән алып ташлый, паеклардан мәхрүм иъә. Минем сезгә әйтер сүзем бетте. Хушыгыз! Вәкил каракүл бүреген киде, урыныннан торды. — Миннән коллегаларым үтенделәр, мин килдем. Илчегә үлем юк. һәм ул, хушлашып, озын гәүдәсен таяк кебек туры тотып, горур кыяфәт белән чыгып китте. «Менә хайван, — дип ярсыды Якуп,— менә оятсыз! Шәхсән, ул үзе, имеш... Хайван!..» Якупның ишек төбендә каты бәрелешү, төртешү башланды. Кысылган чабуын тартып алып, бүлмәгә аяклары циркуль кыяфәтле, биткә чандыр бер ир уртасы кеше килеп керде. Чиратсыз дип, җибәрмәскә азапланганнар икән, ә аның эше бик мөһим. Ул, исәнләшергә дә онытып, утырыгыз дигәнне дә ишетмичә, кыска адымнар белән кызу-кызу йөренгәләп алды. — Гафу итегез, — диде ул аннары, Якупның утырыгыз дигәнен ишетеп, ниһаять, килеп утырды. — Гафу итәсез, мин мөгаллим, Вәли Хафизов булам. Ул сөйләргә тотынды. Укытучылар һични дәгъваламыйлар, һичнинди шарт куймыйлар икән. Мөгаллим Халит Җамали үз белдеге белән берничә кеше исеменнән генә йөри икән. Укытучылар коллективы менә аны, Вәли Хафизовны, ревкомга шуны әйтергә җибәргән. Якуп, өстәл яныннан торып, Вәли агайның ябык кулларын кысты. Урындыкка утыртты. Тыныч кына сөйләп бирүен үтенде. [ Вәли агай мәктәп нужаларын сөйләп бетергәннән соң, Якуп ревкомның мәктәп өчен берни дә кызганмаячагын әйтте. Урманнан ташыгач, укытучыларга утын бирелер, ә икмәк паегын арттыру ревком кулында түгел, диде. Вәли агай: — Арттыруны сораучы юк, вакытында бирелсен, шул гына... Укытучының чандыр кулларын тагын бер кысып, Якуп иШек төбендә аны озатып калды. Вәли агайдан соң теге ике даманың берсе (налогын киметергә йөрүчесе) кереп, кулъяулыгы чыланып беткәнче елап, налогын киметтерә алмыйча чыгып китте. | Аннары ишектә больницаның баш врачы сакалбай Дроздов күренде. Ул, озын-озын атлап, күрешергә дип кулын сузып, Якупка таба китте. Кайчандыр Шәрифҗан үзенең кызылармеецларына /операция ясарга көчләп дачадан алып киткән Дроздовка ул хәзер тИк шул сакалы белән генә охшаса охшыйдыр. Корсагы шиңгән, битләре юкарган. Бик тәвәккәл, бик кыю күренә. Характеры йомшак һрм карусыз булса да, тыштан батыр кеше күренергә тырыша иде ул, ревком тирәсендә шунсыз йомыш йомышлап булмаганны белә иде. Якупның сузылган кулын мөмкин кадәр авырттырыбрак кысарга тырышып, Дроздов беренче сүздән үк характер «катылыгын» күрсәтмәк булды: 79 — Авыруларны мунча чабындырырга сабын бярмәсәгез, мин бусагагызга аркылы ятам да беркая да китмим, — диде һәм үзенең шушы хәтле «кыю» сүзләреннән үзе дә көлеп җибәрде. Якупның да тешләре елтырап китте. — Тиф турында клубта лекцияләр укый башлагансыз, бик рәхмәт, — диде. — Авылларга да докладчылар чыгарып булмас идеме икән? Дроздов, үзенең «характер катылыгын» бик тиз онытып җибәрде. «Авылда волость врачлары укыр» диясе урында «уйлап карарбыз» дип җавап бирде. Болай дию вәгъдә итү белән бер булганга, соңыннан бу сүзләре өчен ул бик үкенде, чөнки больницаның болай да такы- токы көчләрен авылга лекция укырга чыгарып җибәрергә туры килде. Аның каравы бүген ул шат: Якуп ана сораган сабынның яртысын бер сүзсез бирергә булды. Төрмәдәге ире белән күрешергә йөргән даманы Якуп Чекага борып кертмәкче булган иде, дама учына йомарлаган кулъяулыгын авызына китерде. Ул елап җибәрергә җыена иде. Якуп «Мөмкин булса, күрештерегез»,— дип язып бирергә мәҗбүр булды. Дама: «Мерсй!»—дип, тәмәке ‘исе сеңеп беткән бүлмәдә ислемай исләре калдырып, юаш кына адымнар белән чыгып китте. Якупның исенә бер нәрсә килеп төште. Ул ишектәге кызылармеец янына барды да: — Борып кертегез әле тиз генә теге ханымны, — дип кушты. Куркуыннан төсләре агарган ханым зур булып ачылган күзләрен Якупка терәде. Бу даманың ире завод хуҗасы булган. Күмелгән алтыны бар, дип уйлыйлар. Әгәр анардан такта яру заводы салдырсаң, шул шарт белән төрмәдән чыгарсаң? Аптырап көтеп торган хатынга Якуп шундый тәкъдим ясагач, куанычыннан хатынның күзләренә кинәт яшь килде. — Икене салып бирә, чыгарыгыз гына, — диде. — Завод шәһәрнеке була, теләсә ирегез шунда управляющий булып эшләр. Хатын бик куанып чыгып китте. Берәү белән дә киңәшмәстән эшләп ташлады бит әле моны Якуп. Иптәшләре ии дияр? Хәер, киңәшергә вакыт бар әле. Тиф комиссиясе председателе Авксентьев керде. Ул ялкын төсле кызыл сакаллы, зур битле, күзлекле кеше иде. Шәһәрдә соңгы атнада авыручылар саны артмаган. Монысы яхшы, тик шунсы начар: халыкны юындырырга мунчада кайнар су җитми икән. Эш тагын шул каһәр суккан утынга барып төртелде: урманнан ташырга атлар юк. Тегеләй дә, болай да уйлаша торгач, Авксентьев бармагына чорнаган кызыл сакалын сүтеп җибәрде дә кызыл төкле кулы белән өстәлгә әкрен генә сукты. — Әгәр болай итсәк? Шәһәрдә әле кайбер кешеләрнең атлары алынмаган икән. — Әгәр шуларны конфисковать итсәк, яисә вакытлыча сорап торсак? — диде ул. Якуп соңгысы яклы иде, чөнки конфисковать иткән хәлдә, аларны туйдырып торасы була. Гадәттән тыш хокуклар бирә торган мандат яздырып, аңа кул куеп; печать суктырып, Якуп Авксентьевның кулына тоттырды да, аңа бу авыр эштә уңыш теләп, озатып чыгарып җибәрде. Кешеләр бертуктаусыз кереп торалар. Керәләр дә үзләренең күңел газапларын, дөнья мәшәкатьләрен Якуп өстенә аударып чыгалар. Гүя ул шундый зур кодрәт иясе, әгәр теләсә, аларның барчасын суыктан да, икмәксезлектән дә, бөтен күңел газапларыннан да коткара ала. Тик ул, күрәсең, коткарырга теләми, чөнки күп кенә кешеләрнең үтенечләрен кире кага, буш кул белән борып чыгара. Кайберәүләр ачуланып, 80 хәтта янап чыгып китәләр. Шунсы гаҗәп, барсы да аңардан үтенәләр, таләп итәләр, ләкин берсе дә: «Синең үз хәлең ничек соң?» — дип сорамый. Аның үз квартирына да инде күптәй суык кереп оялаган: әнкәсе белән сеңелесе гел туңып яшиләр. Тамаклары да ярты ач. Якупнын үзенең дә күптән инде туйганчы ашаганы юк. Федюшкин аңа әйтә: «Якуп Саттарыч, син ач тору белән генә мировой революциягә әлләнн файда килмәячәк. Җитәр, без күп ач тордык, хәзер контрлар бераз ач торсын»,— ди. Аның үз өстелендә ит, икмәк, май, хәтта самогон да өзелеп тормый. Бу хакта Якуп инде аның белән бик каты бәрелешеп тә алды... Федюшкин ярсыды, көзән җыерудан иреннәре чалшайды, ул хәтта билендәге наганына сузыла башлады. «Давай, минем өй эшемә тыгылмагыз, — диде ул. — Син ач торасың икән, ихтыярың, ә миңа ашарга комачау итмә!» ...Якуп дежурныйны чакырып кертте. — Күпме әле анда? Дежурный кулындагы исемлекне Якупка сузды. — Берәү иртәдән бирле йөдәтә, — диде, — фамилиясе Курманаев, йомышым бар, кертегез, ди. Курманаев? Якупның күз алдына ай шикелле түгәрәк битле, симез иренле Каратай хәлфәсе килеп басты: «Без мөселман социал-революционерлары»... Якупта шул кешенең йомышы бар, кызык... Каян килеп чыккан ул бирегә? — Керсен. Ишектән суырылган битле, зур кара күзле бер кеше килеп керде. Ул теге вакыттагы кызыл иренле, чытлы, көяз Курмаиаевиың шәүләсе дип кенә әйтерлек иде. Бераз күзгә-күз карашып торганнан соң, Якуп: — Утырыгыз, — дип, урындыкка күрсәтте. •— Бик .исән-сау гына-мысыз! — диде Курманаев, рәхмәт әйтеп, күрсәткән җиргә килеп утырды. — Инде мин сезне күптән «тегеләр» белән сәфәр кылгансыз дип уйлаган идем,— диде Якуп, чак кына елмаеп. — Ник болай бик ябыктыгыз? — Авырдым, тиф... Сез мине юкка гына тегеләр белән җибәрмәкче буласыз. Мин сул социал-революционер... Анда да «идем» дип өстәргә кирәк. — Сул ни, уң ни... — диде Якуп, елмаюдан туктап, — Совет властена каршы суллар корал күтәрмәделәрмени! Мәскәүдәге кораллы фетнәне генә исегезгә төшерегез. Күпме кан түгелде... Әле җәйли генә Германия илчесе Мирбахны үтереп, безне яңадан немец белән сугыштырып җибәрергә йөрүче кемнәр булды? Суллар! Сул социал-революционерларның Казан комитеты, үзәктәге Совет хөкүмәтенә ышанычсызлык белдереп, резолюция чыгармадымыни? Каратай хәлфәсе, нишләмәк кйрәк, замана сезнеке, ни әйтсәгез дә тыңлап утырудан башка чара юк дигәндәй, башын иебрәк сабыр гына Якупның сүзләрен тыңлап торды. •— Казан губерна башкарма комитеты председателе сул эсер Калегаев Москвага Советларның 5 нче Бөтенроссия съездына китәр алдыннан Казан губвоенкомы Межлауктан 5 пот динамит сораган, бу нәкъ Мәскәүдәге канлы фетнә алдыннан булган. Әллә бу динамитны ул чәйгә салып эчәргә сораган дип беләсезме? Якуп сул эсерларның революция каршындагы җинаятьләреннән алынган фактларны Курманаевның битенә атты, атты да кинәт тынып калды. Тәрәзә пыялалары суыктан, абага яфрагыдай челтәрле, матур бизәкләр белән бизәлгән «иде. Курманаев, шул челтәрле бизәкләрне күзәткәндәй, тәрәзәгә карап, дәшми генә утырды. Якуп сөйләп бетергәннән соң, ниндидер юаш, гафу үтенә торган тавыш белән: — Мин бит бары шәкерт, хәлфә, — диде, — мин татар керәстияннә- ренә җир булсын дип кенә йөргән кеше, «зур политика»да минем катнашым юк. Мин һәртөрле кораллы фетнәгә, кан коюга, көчләүгә каршы булдым. Без мөселман социал-революционерлары... — Сез, бәлки, кулакларның игеннәрен тартып алуга да каршысыз? Бигрәк тә мөселман кула:кларыныкын? — диде Якуп, чәнчеп, — сез. бәлки әле, икмәк монополиясенә дә, ярлылар комитетына да каршысыз, чөнки ул да көчләү бит? — Юк, мин каршы түгел, мин хөкүмәт политикасына каршы бармыйм. Якуп көлеп җибәрде. Аның күптән инде болай рәхәтләнеп көлгәне юк иде. — Соң, билгеле инде, каршы бармыйсыз, — диде ул көлә-көлә, — каршы торыр җир калмагач, бөтен сәясәтегез банкротка чыккач, каршы булудан ни файда? Я юкка иске бәхәсне яңартып тормыйк. Сөйләгез, ни йомыш? Курманаев сүз башлаганчы буынлы-буынлы ябык бармакларының тырнакларына карап торды. Ул укытучылыкка урын сорарга килгән иде. — Авылгамы, шәһәргәме? — диде Якуп. Аның өчен барыбер, тик укытырга гына булсын. — Сез, яңа гына большевикларга каршы көрәшеп килгән кеше, безнең балаларыбызга нәрсә өйрәтә алырсыз икән? Бу сорау, үзенең артык туры булуы белән, Каратай хәлфәсен уңайсыз хәлгә куярга тиеш иде кебек. Ләкин хәлфә бу сорауның биреләчәген белгән иде һәм моңа алдан ук хәзерләнеп килгән иде. — Мин бервакытта да үз халкыма дошман булган кеше түгел, — диде ул, шактый тантаналы итеп, аның арык кара күзләре елтырап китте, — хәзер, мөгаллимнәр җитмәгән чакта, минем изге бурычым... халык һәм ил каршындагы изге бурычым... балаларга кулымнан килгән кадәр белем бирү, аларның күңелен агарту. Сәясәт минем эшем түгел, сәясәт өлкәсендә мин вакытлы кеше... Укытучылык минем канымда! Ана теле, Тукан, әдәбият — менә минем рәхәтләнеп йөзә торган диңгезем. Аннары, — диде ул һәм кисәк аягүрә торып басты, — әгәр мин хөкүмәткә хилаф берәр эш эшләсәм, әлбәттә, мин аны бервакытта да эшләячәк түгел, әгәр эшли калсам, мине һәрвакыт тотып төрмәгә ябарга, ниһаять, тотып атарга мөмкин. Бу сүзләрне ул бик эффектлы итеп, элекке вакыттагы кебек, чытлыкланып әйтте. Күрәсең, рольгә кереп, бераз әсәрләнеп китте бугай. Аннары ул яңадан урынына утырды. Аның хәтта күзләре дә юешләнгән иде. Курманаев бер төркем укытучыларның «эш ташлавын» ишеткән, шуңа күрә килгән дә иде. Эшкә алалармы, юкмы, ансы башка, ләкин ул үзен яхшы яктан күрсәтте: совет мәктәбенең үз укытучылары «без эшләмибез» дип торганда, ул үз халкына, үз милләтенә хезмәтен тәкъдим итте. Әлбәттә, хәзерге заманда берәр хезмәттә булу да бик әһәмиятле: икмәге, утыны, квартиры... Аннары, дөрестән дә,укыту эшен бик сагынган да иде инде ул. Якуп өзеп вәгъдә итмәде. Мәгариф бүлеге белән уйлашып карар, бәлки, берәр мәктәптән урын да табыльш куяр. Курманаев чыгып китәргә җыена башлагач, Якуп аның сабыр итүен сорады. — Дәүләтьяров кайда, белмисезме? — диде ул. Курманаев белми икән. — Чехлар вакытында безнең юллар аерылды, шуннан бирле мин аны очратканым юк, — диде. .с. ә.- № 8. 81 82 Чыккан чакта ишектә Каратай хәлфәсен ега яздылар. Ике татар, дежурныйны бәреп-сугып, бүлмәгә омтылды. Чалбар балакларын чабата өстенә чыгарып салган, каешланып беткән шинель кигән, иякләрен каты сакал баскан бу ике татар, дежурный белән әйткәләшә-әйткә- ләшә, Якуп янына килеп керделәр. Туңганга икесенең дә борыннары күгәргән иде. Германиядән пленнан кайтып килүчеләр икән. Юлда бөтен киемсалымнарын сатып ашап бетергәннәр, бу килеш авылга кайтып күренергә оят дип, өскә-башка берәр нәрсә юнәтергә чамалап керүләре икән. Таушалып беткән ниндидер документлар да чыгарып күрсәттеләр. Берсе бик яшь иде әле. Кара мыек очлары, Вильгельм патшаныкы шикелле бөтерелеп, өскә таба тырпаеп тора иде. Йөзе кара кучкыллы булгангамы, тешләре бик ак күренәләр, елмайганда егетнең балкып торган тешләреннән Якупка бүлмә эче яктырып һәм хәтта җылынып киткән кебек тоела иде. Икенчесе урта яшьләрдәге гади *бер татар. Сакалы саргылт, сирәк, мыеклары, чук-чук булып, салынып тора. Ул юлда кайта-кайта йөнче- гән, иренеп кенә сөйләшә. Берлин янындагы Үберсвальде шәһәрендә бер байда эшләгәннәр икән. Яше бик сүзчән булып чыкты. Якуп каршында бик белдекле булып күренергә тырышып, ара-тирә немец сүзләре дә катыштырып сөйли иде. Якуп, кызыгып китеп: — Ничек соң анда? Немецләр тизме ясый инде рабочий революцияне? Бик көтәбез бит инде монда, — дигәч, егет, кайзер мыегы шикелле мыегы астыннан матур елмаеп: — Кайный Дейчланд, асты-өскә килә, — диде. — Берлинга салдат кайта, салдат кайта, перәме хәрап күп... Немецләр үзләре әйтмешли, цу фил! Барсы да Украинадан наххавыз кайталар... — Гәрчә аның бервакытта да Үберсвальдедән чыкканы, Берлинга барганы бул м аса да, ул күзен дә йоммыйча: «Без Берлинда чакта» — дип, Берлинны үз авылы шикелле иттереп, бик белгән булып сөйли иде. Аннары ул, вагонда бер рус солдатыннан ишеткән сүзләрне исенә төшереп, аны үз фикере итеп, Якупка сөйли башлады. Янәсе, Берлинга кайтучы ул сал- датларны Ярман революциясен бугазларга алып кайталар. Германиядә эшчеләр советский революция ясап ташламагайлары дип шүрләп, офицерлар алып кайталар аларны... Юкса немец талпаны Украина каныннан алай тиз туяр идемени? Үз өйләренә ут кабудан куркып, Украинадан үкчә ялтыратканнар алар... Ул, мич катында мыегын салындырып басып торган иптәшенә карап, күз кысып куйды. Ишеттеңме, мин нинди сүзләр сөйләшә беләм, ә син торасың мичкә сөялеп, боегып... Бераз җылынгач, тегесе дә телгә килде. Ләкин ул Берлин хакында түгел (ник чәнчелми Берлиннары!), ә үз авылы, үз кайгысы турында сүз кузгатты. Менә >инде алар кайтып киләләр, ә авылда ашарга ипи дә юк дип сөйлиләр. Бар булганын казнага себереп алып бетергәннәр, имеш. Германиядә дә аларга шулай дип сөйләгән булганнар, кайтмаска, бөтенләйгә Германиядә калырга димләгәннәр. Алар, ышанмыйча, кайтканнар, туган-үскән җир җанга якын, үлсәң дә үз туфрагың астында яту рәхәтрәк... Ә монда чыннан да теш астына кыстырырга бик такы-токы булып чыга, ахрысы? Ичмаса, язлый хөкүмәт симәнә бирер микән? — Обязательно бирәбез, — диде Якуп. — Кайтып бик яхшы иткәнсез, авылда ирләр кулы җитми. Җирләр чәчелмижысыр ята... Салынкы мыек дөнья хәлләренә бик батып китә башлагач, иптәше, аңа нидер ымлады да, Якуп аңламасын дип, немецча кыстырып: — Мантель, мюце, шу — ал да тизрәк шу! — диде. Ягьни1 өскә- башка сорыйк та җәтрәк ычкыныйк! 83 Якуп Чека складына язу язып бирде. Тегеләр, рәхмәтләр укып, чыгын киттеләр. Ишек төбендәге кешенең һич бетәсе юк. Күкрәкләрен кагып кычкыралар. Кайсы еларлык булып ялынып сорый. Бер генә минутка кертегез! Барсы да дежурныйга инәлә, кычкыра, яный... Якуп стенадагы сәгатькә карады. Ике булган! Якупның бит әле бү- тән эшләре күп. Ул дежурныйга: «Җитәр!» — диде. Арган, төсләре качкан дежурный: «Бүгенгә бетте!»—дип, кешеләрне коридордан чыгара башлады. Якуп, почтага шалтыратып, кичке унга Казан белән тоташтыруны үтенде. Купең Ярмолкинның Алабуга банкасындагы алтыннарын конфисковать иттерү хакында Казан Совдепы белән сөйләшергә кирәк иде. Коридорга чыкса, җиңнәренә ябышачаклар. Халык саркыганны көтеп торды. Дежурный, ишектән башын тыгып: «Мөмкин!» дигәннән соң гына өстенә киенде дә ут тегермәненә китеп барды. Тегермән эшчеләренә әлләкай гомердән бирле хезмәт хакы түли алганнары юк иде инде. Алда >бик авыр сөйләшү торганга, күңелен шуңа хәзерләп куйды. Мыекларына он тузаны сарган караңгы чырайлы эшчеләр, Якупка маңгай астыннан карап, дәшми генә тыңладылар. Алар хәлне аңлый, ләкин бит һәркайсының өендә, әтиләре кайтканны көтеп, карга балалары шикелле авызларын ачып торучы ыбыр-чыбырлары бар... Аларның ачылган авызларына көн саен нидер каптырырга кирәк. Ике ай буе хезмәт хакы алмаганга, өйләрендә тычкан кимерерлек ипи катылары да калмады. Якуп эшчеләрнең шелтәле күз карашлары астында шабыр тиргә батты. Семьялыларга икешәр пот, семьясызларга берәр пот он өләшергә булдылар. Тегермән халкының йөзләре ачылып китте, карап торышлары ук үзгәрде. Якуп бик арып кайтты. Ул мичкә ягарга, ут каршында утырырга бик ярата иде. Өйдәгеләр ул кайтканчы якмый торалар иде. Якуп өстен салды да мичтәге коры агачларга ут төртте. Чәй кайнаганчы мич каршында тезләрен җылытып утырды. Иренеп кенә тотынган ут кодрәтләнеп китте. Ялкыннарның кызыл телләре, утыннарны тәмләп ялый-ялый, өскәрәк үрелә башладылар. Ниһаять, дәртле ялкын, аскы агачларны үзенең кайнар кочагына кысып, өстәге юан, чи пүләннәргә сикерде дә, гайрәтләнеп, мичне дуыл- датып, агачларны чатыр-чотыр китерә башлады. Тезләре пешкәч, Якуп арткарак чигенеп утырды. Россия революциясенең ялкыны Германия өстенә сикерсә һәм Германиягә советлар баш булып алса, Европада ’бу .ике революция учагын сүндерергә кемнең көче җитәр иде икән! Якуп Германиядә кабыначак революцияне зарыгып көтә иде. Бер Якуп кына микән? Көн саен булып тора торган митингларда, җыелышларда сөйләүче ораторлар Герман җирендә пролетар революция вәгъдә итмиләрмени? «Яшәсен бөтен дөнья революциясе!»—дип кычкырганда, һәр кеше күңеле белән Германияне уйламыймыни? Ниһаять, Ленинның ялкынлы сүзләрендә Германия революциясенә өметләнү ярылып ятмыймыни? Революция Вильгельм тәхетен вату белән генә чикләнеп калмасмы, дөрләп китеп, буржуазиянең муртаеп беткән сөякләрен чатыр-чотыр китерергә тотынырмы? Тизрәк тотынса иде инде! Россиянең бер үзенә генә бик авыр. Европада ике кызыл гигант тотаклашып юл чыксалар. Франция белән Англиянең бик тиз сыннары катыр иде. Машинага оста герман халкы белән игенгә оста Россия халкы икмәккә дә, машинага да кинәнерләр иде. Пленнан кайтып баручы теге татар егете, үзе дә белештермичә, куанычлы хәбәр әйтеп ташлады. Немец буржуйлары төрле илгә чәчелгән 6» 84 гаскәрләрен ашык-пошык Берлинга кайтаралар икән. Революция куркынычы зур икән. Кабызып җибәрсәләр, ярдәмгә моннан без кузгалыр идек! — Якуп, улым, — дип сузып әйткән карчыклар тавышы Якупның уйларын бүлдерде. Ул мичне болгатты да әнкәсенең тары боткасын ашарга кереп китте. Тамак туйдырып чыккач, газеталар тотып, буржуйдан калган диванга килеп утырды, газета битен ачты. «Көрәшкә күтәрелгән Германия пролетариатына Россиядән беренче икмәк эшелоннары озатылды. Илебезнең барлык почмакларында «Карл Либкнехт» фондлары, «Дөнья революциясенә ярдәм» фондлары оеша...» дип укырга тотынды Якуп. Бер телем икмәккә йөдәгән Россиянең хезмәт ияләре немец туганнарына әнә шулай дуслык ипиен суза ’башлаган иде. Якуплар да Идел буендагы ашлык складларында, тегермәннәрдә «Кызыл Германия» фонды төзеделәр, инде бер баржа арышны Казанга җибәрергә дә өлгергәннәр иде. Әйе, тимер Германиядән салам Россиягә машиналар агылыр көн ерак түгел. Якуп ышана, бу көн бик тиз килер, машиналар булыр, бик яхшылары булыр, ә бүгенгә ватык сабаннар, җимерек сугу машиналары, тузган җилгәргечләр генә бар. Аларны кагып-сугып, төзәткәләп бирергә берәр мастерской корып җибәрергә иде. Шәһәрнең теге төше ачык, бу төше тишек, такта кирәк, кирпеч кирәк. Теге контрдан такта заводы салдырып, буржуйны революция тәртәсенә җигеп булмасмы? Якуп телефон янына барды. «Казан тизме?» дип почтадан сорады. Саралан вакыйгасы бүген көн буе күңелендә таш булып утыра. Ни хәтле кеше әрәм булды! Иң әйбәт кешеләр! Казанга әйтергәме-юкмы? Хәзер үзләре дә рәхим-шәфкать көтмәсеннәр! Безнең дә кулыбыз калтырамас. Судыбыз каты булыр. йомарлап газета тоткан кулларын артына куеп, беразга басып калды. Кинәт телефон шалтырады. Якуп, трубканы алып, Казан белән сөйләшергә тотынды. Революциядән соң Кытай ягына сыптырган купең Ярмолкинның Алабуга банкысында алтыннары ятканны белүчеләр ревкомга килеп әйткәннәр иде. Я'куп шул байлыкның бер өлешен Казан ревкомы аркылы сорап алырга, ут тегермәне эшчеләренә хезмәт хакы түләргә ниятли иде. Казан аны өметләндерде бугай. Якуп телефонда күңелле генә сөйләште. 13 Көндез урын-җирләрегезгә утырмагыз, урын ул — йоклар өчен, утырырга урындык бар дип, Францибр малайларның колакларына кат- кат тукыган булса да, суыкка чыдый алмаган малайлар һаман урыннарына менеп, башларыннан юрган бөркәнеп утыралар иде. Хәлим дә, кроватена купажлап, аякларын юрган белән төргән, китап укый. Юк, дәрес хәзерләми ул. Салкын бүлмәдә кызу Африка турында хикәяләр укып утыра. Урысча укый бит! Әле кайчан гына русча сөйләшүченең авызына исе китеп карап тора торган иде. Хәзер — юк! Үзе дә унлыкны оста гына вата. Башта гел вывескалар укып йөрде. Аннары китапка күчте. Ләкин, китаплар бик тәкәббер, сөйләшәселәре бер дә килми. Кәртинкәләрен күрсәтәләр, ә рәхәтләнеп, җәелеп сөйләшергә теләмиләр. Хәлим үҗәт- ләнәүҗәтләнә рус китапларын тел яздыра. Хәзер инде ул мәктәп балалары өчен язылган хикәяләрне шытырдатып укый башлады. 85 Русча укуның шатлыгын белсәгез иде! Ә сөйләшүнең! Элек рус малае алдында елмаеп, иңбашларын кыскалап тик басып тора иде. Теге әллә бөтенләй дә елмаерлык сүзләр әйтмидер. Хәзер рус малаеның авызыннан сүз чыгып җитми, Хәлим тач иттереп, җавабын да биреп куя... Китапка бирелгән Хәлим малайларның кроватьлардан сикерешеп төшкәнен с«изми дә калды. Башын күтәреп караса, Франц Иосифович, мыек очларын кыймыл-кыймыл китереп, күзләрен акайтып бүлмәдә басып тора. Безнең малаебыз хәтта сикереп төшәргә дә онытты. Франц Иосифович үзенең кагыйдәләрен бозмый торган кеше иде. Шулай булгач, ни өчен ул педагогия китаплары укый’торган вакытында бүлмәләрне карап йөри? Ул бит инде бүген бер тапкыр урын-җирнең ничек җыелган булуын тикшереп, юрган асларыннан җәймә кырыйлары күренеп торган кроватьларны (Францибрның үз сүзләре белән әйтсәк, якшәмбе астыннан шимбәсе күренеп торган урын-җирне) кайтарып-кайтарып аткан иде. — Киен дә әйдә минем белән! — диде ул Хәлимгә. Аш бүлмәсендә өстен-башын киенгән Бәдри басып тора иде. Хәлим аның янына туктады. — Син дә каптыңмы? Урын өстеннән тоттымы? — дип сорады. — Юк, ник тотсын? Мин гаепсез. Хәлим көлде. Булыр Бәдри гаепсез. Францибр гаепсезләргә тими. Франц Иосифович иске булса да яңа булып күренә торган пальтосын, бүреген киеп чыкты. — Әйдәгез! — дип кул изәде. Коедан су ташырга алып чыга икән дип курыкканнар иде, Францибр аларны урам якка таба ук ияртеп китте. — Белдем, — дип пышылдады Бәдри, — капкага акбур белән ясаган пәри башын боздырырга алып барадыр. Ләкин инде капканы да уздылар. Францибр үзенең төп салдырган зур киез итекләре белән карда бик пөхтә, бик төгәл эзләр калдырып (шундый төгәл, хәтта дратва эзләре дә карга аермачык булып төшә иде) атлый да атлый. Хәлим белән Бәдри, алда ни көткәнен уйламыйча, шаярышып, аяк чалыш уйнап бара башладылар. Элекстростанция яныннан узганда, капка төбендәге буш тимер мичкәгә тибеп карадылар, мичкә шыңгырдап куйды. Хәлим кинәт кенә туктады да: — Беләсеңме, ул безне кая алып бара? — диде. — Олы малайларга киез итекләр кайтасы дигәннәр иде, шуларны алыргадыр. Үзләренә иң әйбәтләрен сайлап алырга сүз берләшеп, малайлар салкын таш бинага килеп керделәр. Озын кызыл чүпрәккә: «Яшәсен Германия революциясе, яшәсен Ленин!» — дип язып, стенага элгәннәр иде. Франц Иосифович, бүреген салды да «Мәгариф бүлеге» дигән ак ишеккә кереп югалды. — Киез итекләрне монда ук киябез, яме? — диде Бәдри, аның салкыннан кызарган борыны эри башлаган иде. — Кидертсә киярсең, — диде Хәлим. — Минем аяклар катты ич монда... Францибр, кәгазь тотып, бүреген кия-кия, ишектән килеп чыкты. Аның йөзе, һәрвакыттагы кебек, җитди иде, димәк, чыраена карап кына, итеккә рөхсәт алганмы-юкмы икәнен белерлек түгел иде. Аннары складка керделәр. Франц Иосифович, склад мөдиренә ия- 86 реп, эчкәрәк кереп китте, малайлар ишек төбендәрәк калдылар. Шүрлекләрдә нечкә муенлы пыяла савытлар, микроскоп, глобус, акбур, мәктәптәге төсле барометр, сары табаклы кечкенә бизмәннәр һәм тагын әлләниләр бар иде. 14дәндә әлләии кадәр китап өелеп ята иде. Бәдри кайдадыр югалып торган арада, Хәлим шул китапларның берсен ялт куйнына алып тыкты, калкып тормасын, "францибр сизмәсен дип. учы белән куйнына шап иттереп сугып та куйды. — Малайлар!—дигән авазга икесе дә йөгерешеп чыктылар. Хәлимгә Франц Иосифович гел аңа таба карыйдыр, бишмәт аркылы китапны күрәдер кебек тоела иде. Францибр аларның икесенә ике бәйләм китап тоттырды: бу — өйдә укучы малайлар өчен дәреслекләр иде. — Киез итегең кысмыймы? — диде Хәлим Бәдригә. Теге барган уңайга борылмыйча гына Хәлимгә типте, Хәлим дә бурычлы булып калмады. — Әй, малайлар! Сугышмыйча гына! Францибр, киң аркасы белән бөтен тротуарны каплап, әлеге шул аккурат эзләр калдырып, алдан бара, малайлар, китап бәйләмнәрен җилкәләренә күтәргән килеш, арттанрак атлыйлар. Икенче көнне кичкырын, малайлар ягылган мич каршында урын өчен талашып торган вакытта, бүлмәгә өермәләнеп Франц Иосифич килеп керде. Ул бик ярсыган иде, әйтер сүзен дә ачык әйтә алмыйча ыкы-мыкы килә иде. Ул. мич каршындагы Хәлимнең якасыннан тотып, мәче баласын күтәргән кебек, аны җиңел генә күтәреп алды да идән уртасына чыгарып бастырды. — Син алдыңмы? Куркуыннан Хәлимнең .кинәт тавышы бетте: авызын кыймылдата, «мин» дип әйтмәкче була, ә тавышы чыкмый иде. Ниһаять, ул: «Мин алдым» — дип әйтә алу хәленә килде. —- Китер монда! — диде Францибр. Хәлим, йөгереп барып, мендәр астындагы китапны алып килеп бирде. Францибр бер китапка, бер агарып калган Хәлимгә карап алды да, китапны шап иттереп идәнгә атып бәреп, малайларны бик аптырашта калдырып, кергән ишегеннән йөгереп чыгып та китте. Соңыннан малайлар Хәлимгә көлә-көлә сөйләделәр. Франц Иосифич Хәлимнәр бүлмәсеннән, коерыгы пешкән мәче кебек, атылып чыккач, Бәдри янына барып кергән дә: — Син алдыңмы, малай актыгы? — дип сораган. Бәдри, аңламаганга салышып: «Нәрсәне, Франц Иосыбыйч?» — дигән булып, теленә салына башлагач, Францибр тегенең мендәрен, матрацын чөеп-чөеп аткан, эзләгән нәрсә аннан табылмагач, Бәдринен кровать астындагы сандыгын дөбердәтеп өстерәп чыгарган. Сандык бикле икән. Бер тартуда тегенең күгәнен йолкып алып, сандык эченнән будильник сәгатенә охшашлы бер нәрсә табып алган. Әле шунда да Бәдри: «Мин алмадым, бу сандык минеке түгел»,—дип тора икән. Францибр, бер кулына барометрны тотып, икенчесе белән Бәдрине җитәкләп, үз бүлмәсенә кереп бикләнгән. Малайлар, ишеккә ябырылып, ярыктан барсын да ишетеп торганнар. Бәдри, аяк терәп: «Мин алмадым, җәй богы, мин түгел» — дип, киреләнеп маташкач, Францибр: «Син түгелме әле?» — дип, давай тегенең яңагына уңлы-суллы чалт та чалт, чалт та чалт... Бәдри, йодырыкларын төенләп, тегенең өстенә ыргыла икән, кыйнарга не имеш правы!» дип кычкыра икән. Кичкә кадәр Бәдринең яңаклары ут кебек янып йөрде. Хәлим, китап урлаган өчен миңа да эләкмәсен дип, бик шүрләде. Шушының белән беттеме дип торганда гына, бер көнне Францибр ӘкәмТөкәм аркылы тегеләрне тагын чакыртты. 87 — Давай кермибез, — диде Бәдри һәм, кроватена менеп, бөгәрләнеп ятты: ягъни, ул авырый, авыру кешене берәүнең дә кузгатырга хакы юк. Хәлим дә юрган астына ук керде. Вакыт-вакыт алар хәтта ыңгырашалар да иде. Франц Иоснфич, алариың чыкканын көтеп, аш бүлмәсендә йөри иде инде. Көтеп-көтеп тә чыкмагач, тегеләр янына тагын Әкәмне кертте. — Әле ни ара авырый башлаганнар? — диде ул, Әкәм бүлмәдән чыгып, алар авырыйлар икән дигәч. — Моннан биш кенә минут элек чабышып йөриләр иде. Үзе керде, малайларның башларына кулын куеп-куеп карады һәм тегеләрне шундук урыннарыннан куып төшерде. — Киенегез, живо! Мин сезне гафу үтенергә алып барам. Малайларга киенергә туры килде. Чыктылар. Гомердә булмый торган хәл: Франц Иосифович үзенең пальтосының бер төймәсен төймәләргә онытып чыккан иде. — Син бит аны сәгать дип алдангансың, — диде Хәлим, Францибр- дан узып китеп, алданрак бара башлагач, — ә ул сәгать түгел. — Беләм, син әйтмәсәң дә! — Белсәң, нәрсә соң? — Сәгать түгел. — Беләсең икән... Янгыр күрсәткеч ул, бик беләсең килсә... Бәдри аптырап китте, чөнки ул аны, чынлап та, сәгать дип уйлаган иде. — Кит аннан, ялганлама! — диде ул, Хәлимне үзеннән көлә дип белеп, — ничек күрсәтсен ди ул яңгырны! — Алдан әйтеп куя: иртәгә яңгыр була, ди. — Ә карны әйтәме? — диде ул, авызын ыржайтып, Хәлимнең әйткәненә ул әле һаман ышанмый иде. — Карны да әйтә. — Әйтер... — Валлаһи менә, җир упсын, шушы урыннан кузгалмыйм, әйтә. Болай «җир упсыинар» белән үк каргангач, Бәдри ышанмый булдыра алмады. — Иех, — дип куйды ул, — нинди шәп нәрсә булган икән! Карыйсың да әйтәсең: иртәгә кар! Берсекөнгә яңгыр! Иех, әрәм китте! Малайларны мәгариф бүлегенә алып кереп, ниндидер сары чәчле бер матур апа каршында гафу үтендергәч, Францибр аларны чыгарып җибәрде. Малайлар кайтышлый электростанциягә сугылдылар. Куалап чыгармаслармы дип, башта бусага алдында гына таптанып тордылар. Эчтә кара киемле ниндидер кешеләр йөри. Урта бер җирдә, кара айгыр шикелле, пар казаны басып тора. Айгырның күкрәк турысы тишек, шул тишектә ялкын үкерә иде. — Кара әле, кара! Әнә яңгыр күрсәткеч! — диде Бәдри пар казанының маңгаендагы монометрга таба ымлады. — Ул монда нәрсә күрсәтә икән: яңгырмы, кармы? Күн бияләйле бер агай килде дә пар казанының ялкын үкереп торган авызын тимер кисәү белән ачып җибәрде. Аннары җирдә яткан утын ярганакларын котырынган ялкын эченә ыргыта башлады. Малайлар, йөгерешеп килеп, аңа булышырга тотындылар. — Менә шулай, — диде теге абзый, — карарга керүчеләргә без бушлай бернәрсә дә күрсәтмибез. Утын кисә беләсезме? Бүтән җирдә булса, алар «белмибез» дип, тизрәк чыгып шылу ягын карарлар иде, ә монда икесе дә атлыгышып: «Беләбез!»—диделәр. Теге агай аларны пычкы тавышлары шыңгырдап ишетелә торган җиргә алып кереп китте. 88 14 Федюшкинның кыюлыгына Шәрифҗан соклана иде. — Ай-Һай, Федя, син башыңны бер бетерерсең әле, — дип, тегене акылга килергә өндәгән кебек итсә дә, үзе Федюшкин шикелле үк үткен дә, кыю да булырга тырышып, кайвакытларны артык башсыз кылан галап ташлый иде. Т. шәһәреннән егерме чакырымнардагы волость үзәге Сөйкигә отряд белән килеп җиткәч, Шәрифҗанга мәгълүм булды: Сараланда аның отрядына эш калмаган иде инде. Федяның алдан өлгергән булуы башта Шәрифханның бераз кәефен дә кырды, ләкин, гадәтенчә сокланмыйча да булдыра алмады. — Уздырган бит каһәрең! Берни эшләр хәл юк. Хәер, аның үзенә дә эш табылып тора. Кичә төнлә белән, ниндидер атлы кешеләр килеп, волостьның борын төбендәге Балтач авылын талап киткәннәр. «Без вылачның кушуы буенча йөрүче азык отряды» — дип, Совет хөкүмәте исеменнән сөйләшеп, каршы торырга теләүчеләрне кышның-кыш буена Богородск янындагы таш чыгару шахталарына эшкә җибәрү белән куркытып, аңардан өрекмәгән кешеләргә атып үтерү белән янап, әлләни кадәр ашлыкларын, терлек-туарларын алып киткәннәр. Ялган азык отрядлары турында Чекага күптән хатлар килә иде инде. Аларның кайберләрен Чека отрядлары тоттылар да, берсен тотсаң, каяндыр икенчеләре килеп чыга тора. Шәрифҗан, волость милициясеннән өстәмә көчләр алып, бандитларны куа китте. Балтач халкы, Чека отряды килгәнне белгәч, Шәрифҗан янына урам-урам агыла башлады. Хатын-кызларның чәчүргечләрендәге көмеш чулпыларга тикле йолкып алып киттеләр дип, күз яшьләре белән зарландылар. Картлар, таякларына таянып, болай беркемгә дә мөрәҗәгать итмичә, әмма шул ук вакытта Шәрифҗан ишетерлек итеп, сукранырга тотындылар: янәсе, алланың каргышына юлыккан заман булды ахры инде бу! Җанга бер көн дә тынычлык юк. Менә тагын яз җитәр. Кемнең генә җир тырнап, сабаннар чәчеп йөрисе килер икән? Барыбер талап алып бетерәләр ич. Үзеңә җитәрлек итеп кенә чәч тә, койрыгыңны кысып, тик ят. Болганчык суда балык тотып калырга теләүчеләр дә юк түгел иде. Таланмаган нәрсәләрен таланды дип яздырырга азапландылар. Әмма Шәрифҗанның хәзер кем таланган, кем таланмаган—тикшереп торырга вакыты юк иде. Банданың артыннан тизрәк куып җитәргә кирәк. Берәүләр әйтә, - Лаптевка ягына киттеләр, ди, икенчеләре, юк, Келәнче, Болгаер юлы белән чыгып ычкындылар, үзем күрдем, диләр. Шәрифҗан банданың койрыгына ансат кына басмакчы булган иде. Менә инде бишенче тәүлек, авылдан-авылга чабып, тегеләрнең эзе буенча бара, ә тота алганы юк. Башлары мендәр күрмәгәнгә алтынчы тәүлек, ат өстендә утырган килеш, йоклап-йоклап «китәләр. Шәрифханның үзенең дә күз алмаларына кан сарды. Чанага егылып, ике көн рәттән йоклар иде. «Федя булса, күптән тоткан булыр иде инде», — дип, Шәрифҗан үзен үзе битәрли. Арада бер Гыйльметдин генә әле бирешми. Ике сүзнең берендә шаян сүз кыстырган булып, кешеләрне көлмәс җирләреннән көлдереп йөри. Эш кушсалар, шундук сикереп торып, үтәргә керешә иде. Банданы башта, Зөя елгасы аркылы чыгып, чуваш ягына киткән дип уйлаганнар иде. Соңыннан, киресенчә, ул Иделгә таба кача булып чыкты. Күрәсең, алар Идел бозы өстеннән чыгып, бай якларга — Чистай, Чаллы, Бөгелмә якларына юл тотмакчылардыр. Шәрифҗан аксый башлаган атларны Биябашта алыштырды да, тегеләргә Иделнең аргы ягына качарга ирек бирмәс өчен, күз ачкысыз 89 буранда төннең-төн буе чабып, таң алдыннан Каратунга килеп җитте. Шуннан ул тиз генә Идел буе авылларына атлы кешеләр чаптырды. Җибәрелгән кешеләр борылып кайтканчы ук, банданың Әҗем авылында икәне мәгълүм булды. Каратунда алебастр заводында эшләүче Әҗем кешесенең хатыны бәбиләгән булган икән дә, ул авылына кайтып килгән икән. Шул сөйләгән: безнең авылда ниндидер кешеләр төн буе мунча керделәр, сыйландылар, мылтыклардан ата-ата, лаякыл исерек хәлдә, урам буенча куышып йөрделәр, дигән. Шәрифҗан моны сөйләүче Әҗем кешесен эзләтеп таптырды, аның белән икәүдән-икәү генә нидер гәпләште — һәм шундук атларны җигәргә боерды. Төн буе буран котырганга, юл бик начар иде. Шулай да Гыйльметдин, атларга сулыш алырга да бирмичә, чыбыркылап куды. Аңардан күрә бүтәннәр дә ат аркасын һәм чыбыркыны кызганмадылар. Юл буендагы салам бүрекле маяклар, мәтәлеп-мәтәлеп артта калалар иде. Шәрифҗан печән салынган артлы чанага утырган. Каты җил булуга да карамастан, якасын күтәрмәгән. Бу бер атна эчендә сакал-мыегы җитте, яңак сөякләре калыкты, җилдән, салкыннан битләре ;кап-кара булды. Аяк катында — пулемет, каршында — Гыйльметдиннең кин аркасы, баш очында арткы чана атының зур башы чайкала. Көртле юлда кошовка, дулкындагы көймә шикелле, бер очып менә, бер очып төшә... Гыйльметдин, артына борылып, егылып 'калмадымы икән әле дип, Шәрифҗанга карый. Теге: «Куала!» дип, аның саен кул гына изи, Гыйльметдин болай да җаи-фарманга чапкан атларны тагын да рәхимсезрәк суктырырга тотына, ә үзе күңеленнән: «Беразга түзегез инде, җаннарым! Менә бандитларны тоткач, мин сезне солы белән сыйлармын!» — дип уйлап бара. Атлар ак күбеккә батсалар баттылар, отряд бер сәгатьтән Әҗемнең таякка таянган хәерчегә охшашлы иске җил тегермәненә якынлашты. Шәрифҗанның билгеле бер планы юк иде. Авылны чолгап алырга аның кешеләре җитмәячәк. Бандитларның басу капкасы төбендәге сакчысы җылынырга кергән иде. Тәрәзәдән күреп калды: атның ялына ятып, кушаяклатып, ниндидер бер билгесез кеше авылга чабып килеп керде. Бандит, йөгереп чыгып, винтовкадан гөрселдәтте. Шәрифҗан, тунын чанага салып ыргытты да, җиңел чә генә калып, үзенең йонлач биясенә менеп атланды. Гыйльметдин, пулеметны күтәреп куеп, атарга хәзерләнде. Шәрифҗан отрядның бер өлешен тегермән артында калдырып, икенче өлеше белән авыл өстенә .ябырылды. Иярендә сикеренгәли-сикерен- гәли, ул алдан чаба, бүтәннәр, тезгеннәрен кулдан ычкындырып, карабиннарын атарга әзер килеш тотып, аның артыннан очып киләләр иде. Авылга керүгә, борыннарына өлгергән мунча исе, кызган таш исе килеп бәрелде. Ахры, әле бүген дә «азык отряды» мунча керә иде. «Хәзер без сезне мунча чабындырырбыз» — дип уйлап, Шәрифҗан, атын сикертә-сикертә, урам буенча чапты. Каршысына кешеләр очрамый. Янгын сараена җитәрәк, отрядны винтовкалардан атып -каршыладылар. Бер кызылармеец, пуля тиеп, ияр өстеннән мәтәлеп төште. Аның аты, кызулык белән чабып бара-ба- ра, янгын сараеның каршысына ук килеп туктады. Сарай катында бәрелеш барган арада, бандитларның бер төркеме, өч чанага төялеп, югары очка таба шыла иде инде. Гыйльметдин, чабып килгән уңайга чананы арты белән борып, тегеләрнең өсләренә пулеметтан сиптерергә тотынды. Пулеметның «кулы» бик озын: ул. ерактан сузылып, чанага җигелгән атларның икесен гөрселдәтеп екты, чанадагы бандитларның кайсын-кая туздырып атты. Бертөрлесе, егыл 90 ган җиреннән тора алмыйча, кар өстендә ятып калды, әмма күпчелек, урамга сибелеп, ишек алларына, терлек абзарларына сеңеп беттеләр. Иң алдан элдерткән чанага пулеметның буе җитмәде. Котырынган атлар, чана үрәчәләрен басу капкасы баганаларына бәрә-суга, кырга чыгып чаптылар. Ул чанада бандитларның башлыклары качкандыр дигән уй туды. Шәрифҗан чананы куып тотарга боерды. Безнең карабинчылар, ат тояклары астыннан кар аттыра-аттыра, тегеләрне куа киттеләр. Авылда калган берәм-сәрәм бандитларның кайсын мунча кергән җирдән. кайсын печәнлектән, сарык абзарларыннан, чормадан, кайсын мич башында иске чикмән астына поскан җирдән тотып, янгын сараена китереп-китереп яба тордылар. Берннчәсен крестьяннар үзләре тотып китерде. Шәрифҗан, янгын сараеның кечкенә, караңгы өенә кереп, допрос алырга һәм суд ясарга хәзерләнде. Инде караңгы төште. Допрос әле дәвам «тә. Берсен кире чыгарып ябалар да, икенчесен алып кереп китәләр. Сарай тирәсендә авыл халкы буа шикелле буылып тора. Малайлар тәрәзәгә үреләләр. Бишле лампа яктысында, Шәрифҗан һәм ап-ак сакаллы авыл картлары утыра. Шәрифҗан наганын чыгарып куйган. Бандит мич катына баскан. Тыштан тәрәзәгә менгән -малайлар астагыларга хәбәр салып торалар: — Бусын да алып чыгып киттеләр, яңасын кертәләр! Нигез тирәсендә айкалучы ыбыр-чыбыр тәрәзәдәге бәхетле малайларның чабуларыннан тарталар, өстерәп төшермәкче булалар, тегеләр киез итекләре, чабаталары белән боларның башларына тибәләр. Урын өчен сугыш бара. — Берсен тентиләр! — дип кычкыра тәрәзәнең биш тиен акча хәтле генә катмый калган җиреннән карап торучы малай. — Итек балтырыннан сәгать чыкты! Көмеш! Тимергали абыйныкы төсле! Бер малай борынын пыялага китереп терәве булды, чабатасы таеп китеп, маңгае белән тәрәзәгә барып та кадалды. Өй эчендәгеләр урыннарыннан сикерешеп тордылар. Күрәсе килүгә чыдый алмыйча, бераздан малайлар тагын җыелды, әмма тәрәзәгә эчтән нидер сөяп куелган иде инде. Менә бер вакыт: «Кагылыгыз, кагыл! Юл бир!» — дип кычкырган ачулы тавышлар ишетелде. Өелеп торган халык икегә ярылды. Аркасына винтовка көпшәсе терәлгән кеше күренде. Качып котылмакчы булган бандитлар башлыгын тотып кайтканнар иде. Таланган малны Шәрифҗан янына почмакка кертеп өйделәр. Монда ни генә юк! Өръяңа күн итекләр, бүре толыплар, кама туннар, чүпләмле затлы сөлгеләр, бер тәпән каткан бал, көмеш тәңкәле күкрәкчәләр, рус авылыннан таланган алтын тәреләр, иконалар һәм тагын әллә ниләр, әлләниләр... Шәрифҗанның каршына бер бүрек сәгать, балдак, йөзек, беләзекләр китереп куйдылар. Болар барысы да «азык отрядының» качып ычкынырга маташкан, ләкин ычкына алмаган атаманыннан табылган иде. Ак сакаллы картлар, бүрек тулы малга карап, башларын чайкап утырдылар. Шәрифҗан, наганын идәнгә таба каратып тоткан килеш, нервланып, ишекле-түрле йөри иде. Допрос ала-ала, ул инде ярсып бетте. Кан сарыган күзләренә карарга куркыныч. Менә ул каршындагы бүрекне наган көпшәсе белән бер якка этте дә ишек төбендәге карабинлы егеткә: — Алып керсеннәр! — диде һәм үзе түргә барып басты. Ак сакаллы картларның күзләре ишеккә төбәлде. Менә ишектән башлап ауиый-тәгәри суык килеп керде. Шундук киез итектән, ак якалы кыска туннан, маңгае канаган, урта яшьләрдәге бүрексез бер чибәр татарны өйгә алып керделәр. Бу тегеләрнең 91 атаманы иде. Күрәсең, ул инде үзенең язмышын белә, шуңа күрә дөньясына төкереп тә бирми... һәрхәлдә дошманнары алдында ул үзен шулай тотарга тырыша иде бугай. Шомырт кара күзләре белән ул ялт Шәрифҗанны, ялт авыл картларын чәнчеп-чәнчеп алды да, бер аягын алга чыгарып басып, ачыктан-ачык мыскыллы кыяфәт белән көлемсерәп тора башлады, һәм бу поза ул каһәр төшкәнгә бик килешә иде. Шәрифҗан, бүректәге алтыннкөмешкә ымлап: — Бу синекеме? — дип сорады. Теге, иреннәрен кыймылдатыр-кыймылдатмас кына: — Хәзер инде синеке, — диде. Шәрифҗанның күзләрендә яшен уйнап куйды. «Федя аның бу сүзләрен гафу итмәс иде», — дип уйлады ул, бер адым артка чигенде һәм, төзәп тә тормыйча, шарт иттереп атып җибәрде. Гөрс иткән тавышка ак сакаллы картлар дерт итеп киттеләр. Теге идәндә чалкан ята иде инде. — Өйне кан белән пакьсызладың, — диде ике (картның тагын да картырагы, шелтәле итеп башын чайкады, — хәзер бу йортка җен ияләшер, адәм баласы яши алмас... -- һәм янә башын чайкап куйды. ...Үлемгә хөкем ителүчеләрне икенче әтәчләр вакытында берәм-берәм алып чыга башладылар. Авылдан ерак түгел бер чокыр янында соры күләгәләр күзгә чалынды. Винтовкадан залп биргән тавышка урман «аһ» итеп кычкырып куйды. Агач ботагына кунган карлар, куркышып, җиргә коелып төштеләр. Күләгәләр, винтовкаларын киеп, кире авылга таба юнәлде. Иртә белән Шәрифҗан күрше-колан авылларга ат җибәрде. Таланучылар килсеннәр, малларын алып китсеннәр, дип әйтергә кушты, Ә үзе отрядның зур өлеше белән Сараланга юл тотты. Саралаига ашыгуның, барлык кешегә билгеле рәсми сәбәбеннән башка, Шәрифҗанның үзенә генә мәгълүм яшерен сәбәбе дә бар иде. Шәрифҗан бигрәк тә соңгысы өчен бара иде булса кирәк. Дөрес, ул «шуның өчен» барахм дип уйламый, кулаклар вакыйгасының төбенә төшәргә кирәк, максатым шул дип бара, ләкин күңелен ашкындыручы, Шәрифҗанны Сараланга алып баручы сәбәп әлеге шул яшерен сәбәп иде, ул моны үзе дә аңлап бетерми иде. Көз көне шулай Саралан аркылы узганда, Шәрифҗан укытучы бер кыз белән танышты. Кызның исеме Мәгъсүмә иде. Кыз Саралан мулласының ерак кардәше булып, әле быел гына укыта башлаган. Бик яшь, бик саф, ир-атка күзләрен күтәреп карарга да ояла иде. Үзенең шул оялчанлыгы, шул самими сафлыгы белән ул, үзе дә теләмичә, Шәрифҗанның күңелен әсир итте. Шәрифҗан, каткан күңел, кызның мөлаем күз карашларыннан эреде дә төште. Ул вакытта Шәрифҗан аның белән күзгә-күз калып озак сөйләшә алмады. Вакыты шундый иде, ашыгыч китеп барырга туры килде. Шәһәргә кайткач, хат язып җибәр- мәкче дә булып йөргән иде, ләкин, хатның кеше кулына эләгүе бар дип, язмады. Берәр сылтау табып, Сараланга барып кайтыйм дип йөргәндә генә әлеге фаҗигале вакыйга килеп чыкты. Менә инде ул Саралан юлында. Атлар ял иткән, аякларына күз иярми. Тузган карны җил бер якка алып китә. Гыйльметдин чыбыркыны печән астына ук тыгып куйган. Дилбегәне кыймылдатып: «Иех, атлары да атлары! Бәгыр кисәкләрем!»— дип кычкырып җибәрә дә төн буе солы ашаган атлар канат куйган кебек очалар. Шәрифҗан кырынган, матурайган, ләкин бик каты талчыгу барыбер йөзенә чыккан. Юл буе ул бер сүз дәшмәде, йоклаган кебек, күзләрен йомып, нидер уйланып барды. Кичә үзе аттырган кешеләр, теге чибәр татар күз алдыннан китмичә теңкәсенә тиде. «Федя дә шулай азаплана микән?» — дип аптырады ул. Бу хакта уйламаска, ә Мәгъсүмә 92 белән күрешү турында уйларга тырышты. Аца инде күптән өйләнергә вакыт. Гомер буе дуадак каз булып йөрмәс. Өяздән менә шулай эт булып арып кайтасың да якмаган сап-салкын квартирга барып керәсең. Ичмаса, кайтып кергәндә елмаеп каршы алучы, өйне нурландырып торучы бер якын кешесе булыр. Аның мулла нәселеннән булуы бернәрсә дә түгел, мужик тәрбиясе бирербез. Мәгъсүмәнең оялчан карашлары, кызарынулары күз алдына килде дә: «Ул әле бала гына, тал чыбыгын бөккән кебек, теге якка да, бу як- якка да бик ансат бөгәргә мөмкин аны», — дип уйлап барды. Аппак калкулыкка чабып менеп җитәр-җитмәс, атлар акрынайдылар. Ерак түгел зират агачлары, мәчет, яртылаш карга күмелгән йортлар күренде. — Килеп җиттек, — диде Гыйльметдин. Җиткәнне Шәрифҗан үзе дә күреп тора. Куанычтан аның йөрәге кысылып-кысылып куя. Шул ук вакытта күңеле нәрсәдәндер курка да, гүя, аны монда ниндидер бәхетсезлек көтә... Ләкин Шәрифҗан начар тойгыны баса, куанычка, шатлыкка гына ирек бирә иде. Авыл капкасыннан кергәндә, бүреген кырынрак салып киде, чанада тураебрак утырды. Каршы очраган хатын-кыз аңа кызыксынып карап уза кебек, гүя, алар: «Әнә Мәгъсүмәнең кияве килә» — дип әйтәләрдер шикелле Шәрифҗанга. Кибет каршында өелешеп торучы агайларның чырайлары караңгы иде. Шәрифҗанның «Әссәламегаләйкем» дип исәнләшүенә каршы сүрән генә сәлам кайтардылар. Шәрифҗан бу сүрәнлеккә игътибар итмәде, аның үз күңелендә кояш балкый иде. Сиртмәле кое янында бер төркем агай-эне боз каткан улаклардан ат эчереп торалар. Чанага утырып килүче Шәрифҗанны һәм аның ат менгән иптәшләрен күреп алдылар да, борылышып, аларга карап тора башладылар. Кое турысына барып җитеп, Шәрифҗан тегеләргә сәлам биргәч, чия төсле кып-кызыл пыяла төймәле иске туи кигән, корышып беткән бер карт, олтан салган авыр киез итекләрен өстерәп, Шәрифҗанның каршысына чыкты. Гыйльметдин атларны туктатты. — Мөселман икәнсең, улым, — диде бабай, Шәрифҗанның сәламен кайтарып. Яшьләнеп торган күзләрен бияләй очы белән сөртеп алды. Шәрифҗан, үз каршына өлкән кеше килгәнне күреп, чанадан төште дә картка якынайды. Гадәттә авылда «мәчет карты» дип йөртелә торган, яшисен яшәгән, ашыйсын ашаган, сыңар аягы белән кабер якасына баскан бер карт иде бу. Менә ул, үз каршында кеше түгел, ә кояш торган кебек, яшьле күзләрен челт-челт китереп, Шәрифҗанга бераз карап торды да: — Гозерем бар сиңа, — диде һәм якынрак килде, — безнең муллабыз гөнаһсызга өтермәдә утыра, аны чыгарып, менә мин карт пәрине утыртып куегыз. — Гаебе булмаса, чыгарырлар, — диде Шәрифҗан. — Аның нинди гаебе булсын? — дип, кое янындагылар да якынрак елыштылар. — Эчәргә өйрәтмәде, урларга өндәмәде, әүлия кеше иде. — Гаепсез булса, кайтыр, — дип кабатлады Шәрифҗан, чанага таба борылды. — Совет вылачы гаепсезләрне рәнҗетми. Шәрифҗан утырды да китеп барды. — Рәнҗетми, атып кына үтерә, — дип кычкырды кайсыдыр аның артыннан. Карт белән сөйләшү Шәрифҗанның кәефен кыра алмады, алда Мәгъсүмә белән очрашу куанычы тора иде әле. Ул башта авыл советына сугылырга, дәресләр бетәрәк кенә мәктәпкә юнәлергә булды. Чанадай җиңел генә сикереп төшеп, Советның болдырына йөгереп менде. Аны шатлык шулай очырып йөртә иде. Бөтен гәүдәсендә 93 инде күптән булмаган җиңеллек сизә, арганлык, йончыганлык, гүя, бөтенләй булмаган да... Азык отрядының ничек үтерелүен бәйнә-бәйнә тикшерде. Мәктәпкә ул дәрес бетәргә бер ун минут калгач кына барып керде. Иске мәктәпләрдә әчелек дип йөртелгән алгы бүлмәнең бер почмагында балаларның чабаталары тау кебек булып өелеп тора иде. Шәрифҗан укыган чакта да шулай әчелек тулы чабата була торган иде. Дәрес беткәч, малайлар, ут капкан кебек, әчелеккә ташланалар иде дә, үз чабаталарын таба алмыйча, сугышып бетәләр иде. Шәрифҗан, ни өчендер аяк очлары белән генә басып, ишек янына килде. Мәгъсүмәнең тавышын ишеткәч, суларга да куркып, бераз тыңлап торды. Озакламады, дөрр итеп, балалар урыннарыннан куптылар да ишеккә таба йөгерделәр. Дәрес бетте. Шәрифҗан, балалар агымына каршы атлап, эчкә керде. Аны күреп алган Мәгъсүмә кызарынды, кулына дәфтәрләр тоткан килеш, бер-ике адым Шәрифҗанга таба атлады. — Исәнмесез! — диде. Шәрифҗан үзе дә Мәгъсүмәдән ким каушамаган иде. — Мин өяздән, мәктәп хәле белән кызыксынам, — диде ул, ни әйткәнен белештермичә, — хәтерегездә булса, мин сездә инде бер булган идем. — Шулай диде дә Мәгъсүмәнең кызарудан тагын да матурая төшкән йөзенә күтәрелеп карады. Кыз, туры карарга кыймыйча, я читкә, я аяк астына карап, Шәрифҗанга мәктәп күрсәтергә тотынды. Гел суык була икән. Каләм-каран- даш җитми, дәреслекләр иске, хан заманыннан калган. Кулга алынганчы мулла үз утынын яктырып килгән, хәзер утыннары беткән. Авыл советына көн саен диярлек утын сорап бара икән, әле кайтарта алганнары юк. Кыз иңендәге мамык шәлен тартып, төзәтеп куйды. — Әйдәгез, аягүрә торганчы бүлмәгә кереп утырыйк. Халыкның бер өлеше мәктәпкә кырын карый икән. Шайтан сабагы укып йөргәнче, балаларының өйдә ятуы биш артык, дип әйтәләр, имеш... Безгә мөгаллимә түгел, мөгаллим кирәк, ул дин сабагы да укытыр иде, мөгаллимә нәрсә белә ул: чәче озын, акылы кыска, дип әйтүчеләр дә бар икән. Бүлмәгә керешли Шәрифҗан ни өчендер мич авызын ачып карауны кирәк тапты. Утырдылар. Мәгъсүмә, иске дип, ярамыйлар дип, дәреслекләрне күрсәтергә кереште. Шәрифҗан сиздерми генә кызның хәрәкәтләрен күзәтеп торды. Кыз аңарда бик җылы, бик якты тойгылар уята иде. Тәрәзә каршысыннан ниндидер күләгәләр уза башлады. Ул да булмады, шул ук тәрәзәдә тәвәккәл бүрек күренде. Бүрек хуҗасының борыны пыялада кабартма шикелле җәелгән иде. Шәрифҗан: «Бу кемнәр? Ни эшләп йөриләр?» — дип уйлап бетерә алмады, әчелектә кычкырган тавышлар ишетелде. — Кая әле алар? Хәзер мин аларны! — дигән тавышны ишеткәч, кыз, агарына башлап, урыныннан торды. Шәрифҗан да аягына калыкты. Ишектән кулына таяк тоткан баягы кызыл төймәле корышкан карт килеп керде. Аның артында тагын берничә тәвәккәл бүрек күренде. Ул бик ачулы кыяфәт белән керде дә таягы белән идәнгә дөп иттереп төртте. Тешсез авызы ачылды, кәҗә сакалы селкенә башлады. — Мәгъсүмә! — диде, төкереге атылып китте, — нишләп ир-ат белән бикләнеп утырасың? Бабаң, үзен өтермәгә алып киткәндә, беләсең бит миңа нәстә кушып калдырганын. — Беләм, — диде Мәгъсүмә йомшак кына. 94 — Оятсыз! Авызыңны каплап сөйләш, каршыңда ирләр тора. Мин сине менә хәзер! — Һәм сугарга дип, таягын күтәрде. Шәрифҗан картның кулыннан таякны тартып алды, үзен бер читкә какты. — Чыгып кит моннан! Без эш белән утырабыз. — Беләбез нинди эш белән икәнен... — диде карт, ишеккә таба чи- генәчигенә, — менә мин хәзер авыл картларын җыеп килим әле. Ул тузынып чыгып киткәч, төсләре качкан кыз, тәмам югалып, «инде нишлибез?» дигәндәй, Шәрифҗанга инәнүле караш ташлады. — Борчылмагыз! — диде Шәрифҗан, кызны юатып, — мин монда чакта башыгыздан бер бөртек чәчегез дә төшмәс, — дип тә өстәде. Шәрифҗан үзен хәзер герой итеп сизә, кызны бер кешедән дә кыерсыт- тырмаячагына ышана иде. — Сез кайтасыз да китәсез, мин монда каласы кеше. Башымны ашарга йөриләр инде алар, — диде кыз, ул еларга җитешкән иде. Аскы иренен тешләп кенә, күз яшьләрен тыеп калды. Шәрифҗанга ул бала кебек кызганыч булып тоелды, янына килеп, ике кулы белән Мәгъсүмәнең иңбашларыннан йомшак кына тотты. Шәрифҗан кызның башын үзенең күкрәгенә шысып, чәчләреннән сыйпа макчы иде, ләкин Мәгъсүмә аның кулларын әкрен генә үзенең иңбашларыннан алды да бер адым читкәрәк китеп басты. Тәрәзә турысыннан янә бер өер күләгә узды. Теге карт, үзенең кавемен ияртеп, әчелеккә килеп кергәч һәм: «Мөртәт җаннар, кешедән дә оялмыйча, көпә-көндез бит, көпә-көндез!»—дип кычкыра-кычкыра, бүлмә ишегенә якынайгач, Мәгъсүмә баскан җирендә турайды, ни өчендер өстәлдәге карандашын кулына алды һәм кискен адымнар белән ишеккә таба китте. Шәрифҗан, аның артыннан ташланып: — Кая барасыз? Үзем чыгам, йөрмәгез! — дисә дә, Мәгъсүмә, кулы белән ишарәләп, «мин үзем» дип аңлатты һәм ярсыган өернең каршы- сына барып чыкты. Кызның чырае агарган, күз карашлары кискеч иде. йодрыгына карандашын йомарлап, тегеләрнең алдына килеп басты. — Менә мин мулла бабайга җиткерим әле, төрмәдән чыккач,— диде. — Мине авыл каршында рисвай итеп, кешеләр җыеп килүең өчен ул сиңа рәхмәт әйтмәс! Мин өяз тарафыннан куелган мөгаллимә, минем яныма кем килмәс! Теләсә кем белән сөйләшергә хакым бар! Бу иптәш, — диде ул, артында басып торган Шәрифҗанга күрсәтеп, — өяздән килгән, аның миндә йомышы бар. Барыгыз, яхшы чакта чыгып китегез! Россия!.. Аяк астында челпәрәмә килеп ята торган искелек калдыклары арасыннан калкып, күтәрелеп килүче яңа, бөек Россия! Петро- градтан, Мәскәүдән алып, иң ерак, иң караңгы почмакларыңа кадәр барлык җиреңдә, җан әсәре булган барлык почмакларыңда, көрәш, тартыш, якалашу дәвам итә. Берәүләр аңлап, икенчеләре аңламыйча, пычакка-пычак киләләр. Елга-елга каннар коела, башлар китә. Искелек үлә, яңалык тартыша-сугыша дөньяга килә... Шушы рәхимсез көрәшнең уртасында, кулларына винтовка тотып түгел, ә карандаш һәм китап тотып, Мәгъсүмәләр, Әминәләр сугышалар. Ә сугышабыз дигән фикер аларның башларында да юк. Аларның күбесе төнлә ялгыз урамга да чыгарга курка. Аларга үтерү белән яныйлар, закон буенча бирелергә тиешле икмәк паекларыннан мәхрүм итәләр. Ә ул кызлар, яңарак кына балалыктан чыккан бу куркак, елак кызлар, мәктәпләрендә таракан катырырлык суык булуга да карамастан, икмәксез, керосинсыз, ярдәмчесез, әле җитмәсә үлем куркынычы астында, үзләренең изге эшләрен эшләп киләләр. Алар, винтовка белән коралланган сугышчы кебек үк, сугыш кы- 95 рында. Алар көрәшнең нәкъ үзәгендә, ә үзләре шуны белмиләр. Белмиләр, ә сугышалар һәм җиңеп киләләр... Теге картлар, мыгыр-мыгыр килеп, мәктәптән чыгып киткәч, Мәгъсүмә яңадан бүлмәгә керде һәм бик арыган, талчыккан кыяфәт белән өстәл каршына килеп утырды, салынган шәлен төзәтеп куйды. Шәриф- җан, аңа сокланып: — Әнә сез нинди кыз икәнсез! — диде. 15 Сакалы җиткән, битләре җилдә көйгән Шәрифҗан ревком капкасы төбендә аттан сикереп төште. Ул егылырлык булып арыган иде. Аякларын көчкә өстерәп, биясен ишек алдына җитәкләп алып кереп китте. Бу аның өяздән кайтып килүе иде. Якуп аңа хәзер үк өенә кайтырга, егылып йокларга, мунча чабынып, кырынып, кеше төсенә керергә, шуннан соң гына ревкомга килергә кушты. — Мин хәзер балалар йортына барам, анда тиф, — диде һәм, саубуллашып, икесе дә үз юлларына китеп бардылар. Тиф, балалар йортына килеп кергәч, ач, ябык малайларны уңлы- суллы селтәп егарга тотынды. Беренче Тфү-Сәмыйкны больницага алып киттеләр. Озакламый тубалбаш Биктәш, иреннәре кара көеп, саташып ята башлады. Аны да, салам җәйгән чанага чыгарып салып, больницага озаттылар. Хәлим белән бер кроватьта йоклаучы Әкәм-Төкәм дә бер көнне урыныннан тора алмады. Хәлим, авыруның ипи белән шикәрен алып, баш очына куйды да үзе мәктәпкә йөгерде. Дәрес вакытында малайның башы авырта башлады, авызына тәмсез тәм чыкты, бармаклары суынды. Сабактан кайткач, итле кәбестә штиен, тәмсез дип, рәтләп ашамыйча, малайларга бирде. Аннары, теләмичә генә, тагын мәктәпкә китте. Ул мәктәпкә йөреп дәрес хәзерләргә рөхсәт алган иде. Әле кайчан гына малайлар белән тулып торган класс бүлмәсе шып- шыр. Тактада рус теле укытучысы язган язулар сөртелмичә калган. Хәлим, китапларын парта өстенә атып, күгәргән йодрыкларын тыны белән җылытырга кереште. Нишләптер колаклары чыңлый иде, күз алларында күгелҗем алкалар күренеп-күренеп китә иде. Малай, калган ипи сыныклары тапмаммы дип, башлап парта асларын актарып чыкты. Кай көннәрне кызлар ашап бетермәгән икмәкләрен шулай калдырып китә торганнар иде, Хәлим аларны җыеп ашый иде. Бүген икмәк тә ничектер кырку тоелды. Кафиянең партасы астыннан килеп сыккан, май ягылган ипи кисәге дә бик тәмсез иде. Әнә инде ул, география картасын элеп, китабын өстәл өстенә ачып салган. Китаптан елга, тау, күл исемнәрен укый, аларны картадан эзли, тапканнан соң, күлләрне, диңгезләрне бармагы белән күрсәтә, ә елгаларны агып чыккан яктан диңгезгә таба бармак бите белән сызып төшә иде. Ай, башы... Хәлим маңгаен сыпырып куйды. Авылда чакта томау төшкәндә генә шулай сызлый торган иде. Мич башында авырып ятканда, тамак төбе, каннар ком тутырган кебек, чатный иде. Хәзер тамак төбе бер дә авыртмый, ә башы үтерә генә сызлап... Хәлим, картадан Богородский волостен эзләп табып, үз авылының каидарак икәнен чамалады. Тәрәзәләре сәке такталары белән кадакланган, кайчандыр үзе туган, уйнап йөргән йорт күз алдына килде. Алма бакчасы... Карлыган... Шәрә ботакларга эленгән кош оясы... Ояны җил туздыра. Юк, дәресләрне хәзерләп бетерергә кирәк. Ул терсәкләре белән П/зртага таянды да, башын учлап, китап битенә кадалды. Түшәмдәге 96 электр лампасының яктысы бүлмәгә җитми, почмаклар караңгы, Хәлимнең баш турысына гына бераз якты төшә. Малайның күзләре әчетә, авызында тәмсез лайла... Икенче көнне иртә белән Хәлимгә мендәрдән башын күтәрү дә авыр булды. Шул ятудан ул инде тормады. Аңарда да тиф иде. Балаларның яртысы егылып ята. Аерым кроватьта йоклагангамы, Бәдри әле авырмый. Кайвакыт ул Хәлим янына керә, иптәшенең тиф утыннан куырылган иреннәренә, ялкындай янган битләренә карап-ка- рап тора да, аягын алмаштырып басып: — Ипиеңне ник ашамыйсың, Балыкчы? — ди, Хәлимнең баш очында өелеп торган икмәк сыныкларына ияге белән ымлап күрсәтә. Хәлим мендәрдә башын селкетеп куя, ашыйсым килми, ди. — Шикәрен яла, тәмле, — ди Бәдри. Хәлимнең көеп ябышкан иреннәре ачыла. — Ал, Бәдри, аша... Бәдри тагын аягын алмаштырып баса, аның икмәккә сузыласы килә. Ләкин сузылмый. Кирәкми, рәхмәт, ди. Хәлимнең чынлап та икмәге күп җыелды: көн саен кертеп куялар. Франц Иосифович кулы белән туралган аккурат, пөхтә телемнәр һаман арта бара. Кухарка авырып киткәннән бирле, Францибр, беләгенә ак җиңсәләр киеп, икмәкне үзе турый башлады. Пычакны бик әйбәтләп кайрый. Бер генә валчык та төшерми. Аның телемнәре, игез бәбиләр шикелле, бер-беренә гаҗәп охшаган булалар. Әгәр шунда ике сыныкны бизмәнгә салсаң, берсе икенчесеннән бер генә валчыкка ким дә, артык та булмас иде. Сөйләшкән тавышка Хәлим күз кабакларын ачты да аптырап калды. Әллә саташуымы, күзләренә күренә башладымы? Франц Иосифович белән янәшә шинель төймәләрен чишеп җибәргән Якуп абыйсы басып тора иде. Юк, саташмый икән. Якуб абзасы иелеп салкын кулы белән Хәлимнең маңгаеннан тотты, Браунга карады: — Күптәнме? Аның шулай дип соравы, маңгайдан тотуы Хәлимгә бик рәхәт булды. Якуп абзасы, шинель кесәсеннән зур-зур ике алма чыгарып, малайга сузды. Хәлим иснәде дә алмаларны кровать кырыена куйды. Якуп мичне барып капшады. — Күбрәк ягыгыз, шәһәрдә хәзер утын бар, — диде. Аннары ул авырып ятучы бүтән балаларны карап йөрде. Чыгып киткәнче минем янга тагын бер килер микән? дип, Хәлим көтеп ятты. Чынлап та, Якуп тагын килде. — Барыгызны да больницага салабыз, терелтәбез, — диде. Инде китә дип уйлап торганда, Якуп Хәлимнең кроватена килеп утырды, малайның ябык кулларыннан тотты, елмаюлы күзләре белән карап тора башлады. — Минем улым буласың киләме? — дип, ул малайга бөтенләй көтмәгән сорау бирде. Фатыйманың үлгәнен ишеткәч, дусты Галиулланың улын тәрбияләп кеше итүне үз бурычы итеп саный башлаган иде ул. Хәлим бармакларын кыймылдатты, алманы бер алды, бер кире куйды. Якупның соравына ничек дип тә җавап кайтармады. — Сәламәтләнгәч сөйләшербез, — диде Якуп, баланың нәзек беләген кысты да урыныннан торды. — Бер дә курыкма, терелтәбез үзеңне! Шифаханәгә салабыз дигәннән соң да әле, авыру балалар әлләничә көн өйдә яттылар. Больницаларның коридорларына хәтле шыгырым тулы, аяк басар җир дә юк иде. Буржуйлардан калган йортны ревком ашыгыч рәвештә больница итте, ләкин шәһәрдә врачлар җитми. Булганнары, төне-көне эшләп, аяктан егылыр хәлгә килде. Врачларга һәм гомумән тиф белән сугышучыларга иң әйбәт паеклар бирәләр, эшләсеннәр генә... Чират җитте, балаларны ташый башладылар. Хәлимне дә илттеләр. Соңгы ике көндә ул бик авыр ятты. Больница капкасы төбендә, чанада, керергә чират көткәндә, салкын һавадан аңына килеп, күзләрен ачып җибәрде. «Нишләп түшәм болан бик биек?» — дип уйлады. Ул әле үзен һаман бүлмәдә ятам дип белә иде. Машинка белән чәчен алганда, ваннада юындырганда, ул аңында иде. Кертеп салганнан соң аңын җуйды. Авыру балаларны илтеп тапшырганнан соң, Франц Иосифович бик куанып кайтты. Монда кырылып беткән булырлар иде, хәзер аларга врачлар үләргә ирек бирмәс. Сәламәтлек өчен дип, ул көн саен утын яра иде. Бүген дә, «кайтып пальтосын гына алыштырды да, сарайга утын ярырга чыкты. Әле узган еллардан ярылмыйча калган агач төпләрен ярып, мич саен сигезәр пүләннән (бу үзе уйлап тапкан норма иде), дүрт мичкә утыз ике пү- ләнне дүрт өемгә өйде. Аннары, экономия йөзеннән, берәр пүләине алып, читкә куйды. Атна саен бер тапкыр экономиядән җыелган утынны яктыра иде ул. Аннары үз бүлмәсе өчен дә сигез пүлән алып, аның да берсен читкә илтеп куйды. Шулай тышта эшен бетергәч, утыннарны ташырга кушты да үзе өйгә керде. Өстен салгач, хатыны (зәңгәр чырайлы сүзсез бер ханым) каршына килеп, аңа беләк мускулларын капшатты. Хатыны иренең беләген тотып карады да, башын чайкап, чәй куярга чыгып китте. Берәр телем икмәк белән чәй эчкәннән соң, хатыны сүзсез генә савыт-саба юды, аннары, шәлен иңбашына салып, кулына китап алды. Франц Иосифович та, үзенең педагогия китабын ачып, өстәл янына утырды. Хәлим саташып ята. «Бир безнең алтын сәгатьләрне!»:—дип, сары аяклы кешеләр аның өстенә киләләр. Аларның салкын куллары инде аның җилкәсендә, аның маңгаенда... Хәлимнең маңгае бик туңа... Сары аяклар Хәлимне тотканнар, җибәрмиләр... Ул барлык көчен җыеп кычкыра: аааа! һәм күзләрен ачып җибәрә... Аның өстенә ак халатлы, ак битле бер 1кыз иелгән. Ул Хәлимнең маңгаенда бозлы капчык тотып тора, Хәлимгә рәхәт... Кызның битләре бик ак, тешләре дә бик ак, иреннәре елмая. — Ник кычкырасың? — дип кыймылдый аның иреннәре. Хәлим кызның сүзләрен аңлый, ләкин җавап кайтарырга көче юк. Авызына кайнар ком тулган... Бу ак битле апа бер дә китмәсен иде, гел шулай башны тотып торсын иде. Хәлим, җибәрмәс өчен, аның җиңеннән тотмакчы була, ләкин кулы күтәрелергә теләми, одеал өстенә кире төшә... ...Хәлим сәламәтләнә башлады. Ул хәзер күршеләренә карый, бүлмәдәге вакыйгаларны күзләп ята. Ак апа, кергән саен, башлап ишек катындагы кровать янында туктый. Хәлим шул кроватьта ятучы очлы иякле авырудан көнләшә. Кечкенә чакта Хәлим әнкәсен шулай чит малайлардан көнли торган иде. Әнкәсе берәр малайны кулына алса, я аркасыннан чәбәкләсә, Хәлим, йөгереп барып, теге малайны этеп җибәрә, я әнкәсенә йодрыклары белән ташлана иде. Ак апа башлап торып Хәлим янына килсә, ни була инде? Юк, ул әүвәле шул зур ияк катына бара, аннары гына Хәлим каршына килеп елмая. — Ник болай авызыңны турсайттың? — дип сорый әле җитмәсә. Хәлим еларлык булып, стенага таба борыла. Бер көнне Хәлим янына баштан-аяк актан киенгән сакалбай доктор Дроздов керде. Малайның кровать башындагы язуны укып карады да: — Я әле, — диде, — терелеп җиттек микән әле без? Аякта басып тора алабыз микән? Хәлим торып баскач, доктор аның кулбашыннан тотты. — Әнә теге кроватька хәтле бара аласыңмы? — диде. 7. „С. Ә.“№ 8 97 98 ...Менә инде безнец Хәлим чанага яткан, кайтып килә. Сөяктән генә кораштырып куелган ат лырт-лырт чаба, дилбегә тоткан абзыйның мыеклары арасыннан төтен бөркелә. Башларына шәл чорнаган хатыннар фонтаннан су алалар. Шәһәр карга күмелгән. Өйалды баскычыннан Хәлим үзе генә менә алмады, аны кухарка — Аграфена түтәй култыклап алып менде. Кроватын инде алганнар иде. Мич янынарак скамья куеп, шунда яткырдылар. Малайлар килеп карап-карап китәләр. Тубалбаш килде. Муены нечкәргән, башы тагын да зурая төшкән кебек. Хәлим янына скамьяга утырды. — Әй-яй син, Балыкчы, ябыккан! — диде ул, Хәлимнең таяк кебек кенә булып калган ак кулларын тотып-тотып карады. — Ә үзең! — диде Хәлим. — Шадраларың чабата-чабата булган. — Ә мин беләсеңме хәзер күпме ипи ашар идем? — дип, тубалбаш Биктәш зур башын кырын салды да үзенең күпме ашап бетерәчәге турында уйга калды. Хәлимгә аның кырын салган башы инде тураймас, шундый зур башны нечкә муен күтәрә алмас кебек тоелды. Ләкин баш бик ансат турайды, Биктәш, күзләрен җемелдәтеп, үзенең күпме ипи ашап бетерә алачагын әйтте. Әкәм-Төкәм килде. Бик арыкланган, яр буендагы әкәм-төкәм хәтле генә булып калган. Ул Хәлимгә көлдә пешкән бер бәрәңге алып килгән иде. Хәер, бәрәңгенең бер ягы чи булып чыкты, әмма Хәлимгә шушы яртылаш чи бәрәңгене чәйнәү, йотып җибәрү гаҗәп рәхәт иде. — Бергә йоклыйбызмы? — диде Әкәм. Кроватьны мич янына китереп куйдылар да, Хәлим менеп ятты. Тифтән соң ул бик туңа. Ни өчендер аяклары чемер-чемер итәләр, бөкләп ятса, бик тиз ойыйлар, йодрыгын йомарлап озаграк торса, бармаклары бүрәнә юанлыгы булып тоела башлый, теле калыная-калыная авызына сыймаслык була. Нилектән бу шулай икән дип, Хәлим аптырый. Беләкләренә карый да хәйран кала: шыр сөяк! Җитмәсә төннәрен күзләре күрми башлады. Тавык күз! Анысы, Әкәм дә күрми, больницадан кайтучылар арткан саен, «тавык»ларның да саны күбәя. Караңгы төшкәч алар, «күзле» малайларга тагылып, абына-сөртенә йөриләр. Тубал кичке аш вакыты җитүгә: — Әй сукыр пәриләр, минем койрыкка! — дип кычкыра да тегеләр, үз почмакларыннан чыгып, тавышка таба киләләр, Биктәш аларны аш бүлмәсенә ияртеп алып китә, кайтканда төрлесен төрле җирдә адаштырып калдыра, бераздан үзе үк эзләргә чыгып китә. «Сукырларның» кулларыннан икмәкләрен алып китү, каршыларына килеп, күзләренә бармак белән төртү, юри абындырып егу үзенә күрә бер уенга әйләнеп китте. Тифтән терелеп кайтучылар күбәйгәч, мич янында сөялеп торырга урын җитми башлады. Бәдри больницадан кайтканнан бирле, вак малайлар мичкә якын килә алмый башладылар. Ул да арыкланган, кайчандыр кабартма шикелле кабарып торган битләре суырылган, борыны белән яшел күзләре генә утырып калган. Бәдри Хәлим янына кроватька менеп, аркасын җылытып утыра торган булып китте. Алар больница хәлләрен сөйләшәләр иде. Бу урын аңа шундый ошады, бер көнне ул Хәлимгә: — Давай Әкәм-Төкәмне куыйк та икәү йоклыйк, — диде. Хәлим риза булмагач, ачуы чыгып: — Алайса икегез дә мич яныннан фюйт! Буржуйлар кебек, үзегез генә рәхәт чикмәгез әле! — дип сикереп төште дә Хәлимне кроваты-ние белән бер якка өстерәп ташлады. Мич янына үз кроватын китереп куйды. Таза чагы булса, Хәлим ирек биреп торыр идеме соң! Беләкләре өзелеп төшәргә җиткән шул! 99 Бер Тфү-Сәмыйк кына шифаханәдән борылып кайтмады. Терелеп килгәндә генә, кемнеңдер икмәген урлап, күбрәк ашап ташлаган да кинәт өзлеккән. — И бирән! — диде Бәдри моны ишеткәч, — шунда да бер авызына хуҗа була белмәгән... Хәлим әле укырга йөрми. Хәле юк. Өйдә укучы малайлар янына эч пошканнан кайвакыт кергәләп утыра. Францибр бөтен малайларны көчләп укытырга боерды. Стенага: «Укымаган — ашамый!» дигән лозунг «яздырып куйды. Тубалбаш Биктәш бу лозунг янына: «Ашамаган—- укымый!» дигән икенче лозунг элде. Бәдри дә ашамыйча тора алмый, ул да укырга йөргән була, әмма укытучының сорауларына җавап бирми: «Тифтан соң башым эшләми»—дип котыла... Балалар зур кара такта каршында скамьяларга тезелешеп утырганнар. Пальтосы бары пальто кигән, булмаганы башыннан одеал бөркәнгән. Укытучы апаның авызына карап утыралар. Укытучының үзенең дә өстендә пальто, башында шәл. Әкәм-Төкәм аякларына чорнаган чүпрәкләрне өстерәп (аның ботинкалары юк), кара такта янына чыкты. Буе җитмәгәнгә бармак очларына күтәрелеп, тактага акбур белән шак-шок бәрә-бәрә язарга тотынды. Ул үз урынына барып утыргач, укытучы апа Тубалга: — Син чык, — диде. Тубал урыныннан күтәрелде дә туп-туры ишеккә таба китеп барды. — Син кая? — Чык дидегез ич... — Такта янына дидехм мин. Малайларга шаркылдарга бер сылтау булды. Биктәш борылып такта каршына килде, иптәшләренә күз кысып алды. Юкка гына тубал кадәр баш йөртми икән, укытучы апа әйтеп яздырган саннарга күзләрен терәп карап торды да: — 442! — дип куйды. — Ничек белдең? — Белдем инде. Кара акыл белән ул бик ансат чыгарды, ә тактага язып бирә алмыйча тирләп бетте. Укытучы: «Яхшы», — дигәч, малайның авызы ерылды. Балалар йортына эләккәннән бирле ул беренче тапкыр мактау ишетә иде. Мондый куанычлы минутта бер дырбаеп алмый ярамый дип тапты: барлык малайны көлдереп, кылангалап, үз урынына барып утырды. Бәдригә күңелсез: аның чыгь?п китәсе килә. Кысталдым дип, ул инде ярты сәгать каядыр йөреп керде. Бөтенләй кермәсә, апа Фран- цибрга җиткерәчәк. Ул үзенең бөтен кыяфәте белән: «Мине монда богаулап тотасыз, үзегезне күрәсем, сүзегезне ишетәсем килми», — дип әйтеп тора иде кебек. Ул, кинәт йоклап киткән булып, хырылдап куя, я урыныннан сикереп тора да: «Ә, нәрсә дисез?» — дигән булып, күзләрен та- сырайтып, укытучыга карап тора башлый. Бер тапкыр ул, дивана шикелле, дәрес уртасында шаркылдап көлеп җибәрде. Янәсе, ул тифтан соц шулай булып калган... Ахырда эш тагын Франц Иосифовичка барып җитте. Укудан баш тарткан өчен һәм мич катындагы җылы урынны ике телем икмәккә саткан өчен (бусы Франц Иосифовичка ничек барып ирешкәндер, алла белсен!) Францибр аны кыздырырга тотынды. — Нәрсә син? — диде ул Бәдринең өстенә килеп, — мич җылысы белән сату итәргә тотындыңмы, оятсыз! — Син үзең оятсыз! — дигән җаваптан Франц Иосифовичның күзләре акаймасынмы! — Нәрсә?! Кабатла әле, нәрсә дидең? Бәдри, тамчы да исе китмичә: 100 Син үзең оятсыз! — дип кабатлады. — Син безнең ипине ашап ятасың, безнең утынны ягасың! Франңибрның мыек чылгыйлары сикерә башлады, зәңгәр күзләре ояларыннан чыгарлык булып зурайды. — Марш! — дип чыелдап җибәрде ул хатын-кыз тавышы белән.— Маррш урамга! — һәм Бәдрине, изүеннән эләктереп, бөтен көчкә селкеде, малайның төймәләре чәчрәп китте. — Уррамга! Катырып үте- рәм мин сине! Җилтерәтеп коридорга алып чыкты да ишеккә таба төртеп җибәрде. Франңибр аны чыгып китмәс дип уйлаган иде, ә теге, ишекне шап иттереп ябып, суыкка чыкты да китте. Әле җитмәсә: «Малайларны кыйнаган өчен, мин сине барып әйтәм!» — дип янап чыгып китте. Франңибр үзенең бүлмәсенә кереп бикләнде. Бик озак вакыт, тынычлана алмыйча, лап-лап йөрде. Улмы инде балалар өчен тырышмый? Аның ниндидер (китаптан укыганы бар: бер түрә әйткән, имеш: бирегез миңа бер казна чыпчыгы, шул чыпчык янында мин бөтен туган- тумачаларым белән туенып торырмын, дигән. Ул килгәнче балалар йортын әнә шул казна чыпчыгына әйләндергәннәр иде, бөтен кардәш- ыруглары белән шушында туенып яталар идс. Ул аларның ояларын туздырып ташлады. Үзе балаларның чырасына да, валчыгына да кагылганы юк. Эшне ул шулай куйды: складтан ашау-эчү әйберләрен үлчәп алганда, балаларның үз вәкилләре катнаша, кухняда да үз вәкилләре дежур тора. Ул әлегә кадәр булмаган гаделлекне урнаштырды. Шуңа күрә ул кешеләрнең күзләренә туры карый, җиргә кыю басып йөри. Пальтосы тузган, ябынып ятарга юрганы юк, аның каравы вөҗданы саф, күңеле ак. Теләсә, кухарка белән бер булып, ул маен да, итен дә, икмәген дә урлый алыр иде, ләкин инде ул вакытта кешеләрнең күзләренә туры карый алмас иде, итне салып бетермәгән өчен, Аг- рафенаны эт итеп тирги дә алмас иде. Малайны салкынга куып чыгаруы белән ул, бәлки, ялгышкандыр. Әйдә, ялгышса, ялгышыр. Әйтеп куярга кирәк, артыннан эзләп йөрисе булмасыннар. Ни кадәр генә ишекле-түрле чапса да, ул тынычлана алмады. Ниемә кирәк иде инде шул малай белән кул пычратырга? Юк, сиңа балалар арасында эшләргә ярамый. Син педагог түгел. Ун тапкыр тыелып кала алсаң да, унберенчесендә син барыбер тузынасын. Ташлап китәргә дә кызганыч. Нинди кеше килә бит әле, синнән дә начаррагы килеп, балаларны имеп ятса?.. Франц Иосифович балта алды да,э нервларны тынычландырыр өчен дигән булып, утын сараена чыкты. Ишек алдында Бәдри юк иде. Фран- цибр аның кар өстендәге эзләрен күреп алды: малай мунчага иваны ашыгып колач- лый-колачлый әйләнепме-әйләнә иде. «Кырык тырнагы» кыза башлады дип, Бәдри Аграфена түтидән бераз май да сорап алды. Майның күп- месе «кырык тырнакка», күпмесе үз авызына киткәндер, ансын Аграфена түти белмәде. «Кара син аны, кулы һөнәрле икән бу малайның» — дип сөенде ул. Франц Иосифович малайны столярлык мастерскоена бирде. Тегермән чире бүтән малайларга да йогып калды: барысы да юнарга, гишәргә, киртләргә керештеләр. Бүлмәләрне йомычка күмеп китте, чәчләренә хәтле йомычка кереп тула иде, ләкин тегермән ясый алучы булмады.
(Дәвамы бар)