Логотип Казан Утлары
Хикәя

КЫСКА ХИКӘЯЛӘР

КЫРМЫСКАНЫҢ СУНЫ КИЧҮЕ оңгы вакытта көчле яңгырлар явып үтте. Шунлыктан бүген дә җир бик дымлы. Хәтта әле юл буразналарында, ат тоягы эзләрендә яңгыр суларын күрергә мөмкин. Ә инде болыннарда, тугайлыкларда үлән төпләренә җыелган сулар бер-ике көндә генә кибеп бетәрлек түгел шикелле. Көннең үзәге. Кырмыска «халкы», гадәтенчә, җитди эш белән мәшгуль. Җилкәләренә «бүрәнә», «кура» -кебек һәртөрле төзү «материаллары» салган бу бөҗәкләр, мыж килеп, әле .бер якка, әле икенче якка үтеп торалар. Шуларның берсенә игътибарым юнәлде. Башкалар кебек үк моның да җилкәсендә авыр йөк. Ләкин ул эһ тә дими, бик ашыгып кайтып бара. Менә ул кыяклы үлән арасындагы кечкенә «елга» каршына килеп туктады. Авыр йөк белән бу «елга»ны ничек кичәргә? Ул уңга барды, ләкин кире борылып яңадан үз сукмагына килде. Сулга барды, аннан да кире борылып кайтты. Кинәт ниндидер бер үләнне күреп алды һәм аның нәкъ кыяк очына менеп китте. Кырмыска менгәч, кыяк тирбәлә башлады һәм, шулай тирбәләтирбәлә, әлеге «елга» аркылы башын иде. «Елга» бөгелгән кыяк астында калды, йөк белән кайтып килүче кырмыска, кире чыкты да, «йөген» алып, кыяк очыннан «ярга» төшеп, үз сукмагына басты һәм ашыга-ашыга китеп барды. ҮРЧҮ ШАТЛЫГЫ Май башлары. Таң алды тынлыгын өйдә, кровать астындагы читән ояда, бәбкә чыгарырга утырган каз бозды — аның түше дә кызган, ашыйсы да килгән иде. Ул, бик сак кына «как-как» итеп, оясыннан сикереп төште дә, аякларын чалдый-болдый китереп атлый-атлый, ишеккә килде. Хуҗа хатын аның хәлен тиз аңлап алды һәм, урыныннан торып, ишек ачты. Каз, җилпенәҗилпенә, тышка чыкты. Ишек алдында, башын сыртына, ике канаты арасына кыстырып, ата каз йоклап ята иде. Ана казның тавышын ишетү белән ул, муенын сузыл йөгерәйөгерә, аның янына килде. Икесе дә туктаусыз какылдыйлар, бер-берсенең хәлләрен сорашалар. Ана каз өзлексез канатларын кага, кагынган саен аның канат асларыннан ап-ак мамыклар коела. Ата каз, болай да бик озын муенын тагы да суза төшеп, гел анын янында урала. «Кайчан чыгарасың инде бәбиләр?»—дигән кебек йомшак кына тавыш белән какылдый. Кичтән хуҗа хатын җим хәзерләп куйган икән. Ата каз, үзенә генә хас «тел» белән әйди-әйди, ана казны җим янына алып килә. Ана каз, С ашыга-ашыга, какылдый-какылдый капкалый да, өй ишегенә таба атлый. Ул, ата казга борыла-борыла «миңа соңга калырга ярамый, түшем суына, бер-ике көннән бәбиләребез белән чыгармын инде» дигән .кебек, какылдый. Ата каз аны ишак төбенә кадәр озата килә. Ана каз өйгә кереп киткәч, озак вакытлар ямансулап, башын кыңгыр салып карап тора. — Егерме сигез көн түзгәнне, ике-өч .көнгә генә түз инде, — ди хуҗа хатын казга карап. — Аннары бәбиләрегез булыр, — ди көлемсерәп. Ата каз шуннан сон. гына лапаска таба кузгала. РЕКЛАМАДАГЫ ӨСТӘМӘ Ык буе авылларының берсендә элемтә бүлеге бинасына килеп керү белән зур гына реклама күзгә ташлана. Төрле буяулар белән буяп ясалган бу рекламага самолет рәсеме төшерелгән һәм эреле-ваклы басма хәрефләр белән текстлар язылган. Бу текстларда самолетта йөрүнең тизлеге, арзанлыгы һәм һәр яктан уңайлыгы турында әйтелә. Бөтенесе дә үз урынында, бөтенесе дә дөрес. — Ниндидер чуар йөрәкле, дәртле, бик шат күңелле бер кеше рекламага язылганнар белән генә канәгатьләнмәгән, ул аның почмагына юан сөрмәле карандаш белән болай дип өстәп куйган: «Телисең икән, көнгә өч тапкыр ура Казанны!» Менә шушы җөмлә рекламадагы барлык рәсемнәрдән дә һәм барлык сүзләрдән дә көчлерәк яңгырый!..